Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ЯРЛЫК

 

«Китапларның да язмышлары бар», ди бер борынгы мәкаль. Китапларның гына түгел, аерым кәгазьләрнең дә язмышлары була икән...

1912 елда тарих укытучысы Сәет Вахиди Мамадыш өязе татар авылларының берсендә ниндидер «хикмәтле», «изге» язу — бөти саклануы турында ишетә. Кызыксынучан укытучы, шактый тырышлыклардан соң, әлеге язуның эзенә төшә, хәтта ул «изге» язуны күреп уку бәхетенә дә ирешә. Баксаң, таушалып беткән бу кәгазь ки­сәге гадәти «шифалы» бөти генә түгел икән. 1523 елда Казан ханы Сәхип-Гәрәй та­рафыннан бирелгән тарханлык язуы булып чыга ул. С. Вахиди ничек тә документны кулга төшерергә һәм дөньяга чыгарырга исәпли. Әмма хуҗалар «изге» кәгазьгә ябы­шып яталар. Тиздән Беренче бөтендөнья сугышы башлана, аннары Октябрь револю­циясе. Бары егерменче елларда гына С. Вахиди кыйммәтле документны яңадан кулга төшерә һәм 1925 елда аның фотокопиясен, рус һәм татар телләренә тәрҗемәсен мат­бугатка чыгара (Ярлык тексты икенче мәртәбә «Борынгы татар әдәбияты» китабында нәшер ителде). Әнә шулай итеп, Казан ханлыгы чорына караган бердәнбер татарча тарихи документ, 400 елдан сон гына, үзенең икенче, гыйльми тормышы белән яши башлый. Хәзер ул кәгазь фәндә «С ә х и п-Г ә р ә й ханның тарханлык ярлыгы»  дигән исем белән билгеле.

Бу икенче, яңа ярлыкның табылуы да кызык кына. 1963 елда Казан дәүләт уни­верситеты аспиранты Р. Степанов Мәскәүгә, борынгы актлар саклана торган Үзәк архивка бара. Кандидатлык диссертациясе өчен материаллар эзләнеп утырганда, та­тарча язылган борынгы бер кәгазьгә күзе төшә моның. Нәрсә булыр бу? Кәгазьнең аскы кырында дүртпочмаклы борынгы печать тә бар. Тикшеренә торгач, «Ибраима царя жалованная грамота» дигән сүзләр табыла. Ярлык! Тагын бер хан ярлыгы. Әйе, бу Олуг Мөхәммәтнең оныгы Ибраһим хан ярлыгы булып чыга. Ибраһим хан 1467—1479 елларда Казан тәхетендә утыра. Документ азагындагы тамга-печать тә аныкы.

Ярлык Мәскәү архивына - ничек эләккән соң? Әлеге архивтагы башка документ­ларны да өйрәнгәннән соң, шул нәрсә ачыклана: 1685 елда Казан өязе Тыңламас авы­лының Котломөхәммәт Котлогошев дигән бер кешесе рус патшасы исеменә, үзенең тарханлык хокукын яңадан раслауны үтенеп, гариза яза. Аның бабалары «мөселман патшалары» заманында ук тархан булып торганнар икән (билгеле булганча, рус пат­шалары да, элекке татар тарханнарының экономик хокукларын танып, аларга кай­бер җиңеллекләр тудыра торган булганнар). Котломөхәммәт Котлогошев, патша исе­менә язган әлеге гаризасына кушымта итеп, борыннан калган тарханлык ярлыгының күчермәсен дә теркәгән. Ярлыкны рус теленә Артык Иманаев дигән кеше тәрҗемә итә («с сего списка... переводил Артык Иманаев»), Казан ханлыгы чорына караган сирәк ярлыкларның икенчесе биш гасырдан соң шулай дөньяга чыга.

Ярлык оригинал түгел, ә күчермә генә. Аның күчермә булуын түбәндәге дәлилләр белән исбатлый алабыз. Беренчедән, архив киштәләренә килеп кергәнче 200 елдан ар­тыграк вакыт кулларда йөргән кәгазь болай чиста, бөтен сак­лана алмас иде. Икенчедән, язуның орфографиясендә «яңа­ру» элементлары бар. Мәсәлән, XV гасырда «ч» авазы, гадәт­тә, бер нокталы гарәп «җиме» белән языла торган була, әлеге документта исә ул аваз соң­рак, фарсылардан алынган өч нокталы «ч» хәрефе белән би­релгән. Өченчедән, һәм бу иң мөһиме, хан мөһерендә берничә ялгыш бар. Ә ханнарның үз билгеләрендә, бигрәк тә, «иман» сүзләрендә хата җибәрүләре ихтималдан ерак хәл. Дүртен­чедән, ярлык хуҗасына бу кыйммәтле документның ори­гиналын ук гариза белән Мәс- кәүгә җибәрергә бернинди дә ихтыяҗ булмаган.

Ярлык 27,3*17 см. Күләм­ле кәгазьгә кыеклап язылган. Барлыгы 12 юл. Теле — борын­гы татар әдәби теле. Ярлык стиле һәм композицион төзеле­ше белән дә шул чордагы баш­ка документларга якын тора, бигрәк тә, Сәхип-Гәрәй ярлыгы белән уртаклык зур. Ярлыкта кайбер стилистик кытыршы­лыклар, орфография хаталары очрый. Мәсәлән, мөһер тирәсендә нке мәртәбә кабатланган тәшәһһөдтә (иманда) бер урында «илаһ» урынына «иллаһ» язылган, ә азакта «аллаһ» сүзе бөтенләй төшеп кал­ган: «лә илаһ илла-аллаһ, Мөхәммәт рәсүл-аллаһ; лә иллаһ (!) илла-аллаһ, Мөхәммәт рәсүл-[аллаһ]>. Мөһернең уртасына шундый сүзләр язылган (төзәтеп укыйбыз): «Әс-солта[н], әл-әгъзам, гыйзз-[әддин]Ибраһим хан хәлләд-аллаһу мөлкәһү вә әййәде солтан [әтәһү]». (Мәгънәсе — диннең күрке бөек солтан Ибраһим хан, алла аның дәүләтен мәңгелек, ә патшалыгын кодрәтле итсен).

ЯРЛЫКНЫҢ ТРАНСКРИПЦИЯСЕ'

  1. Ибраһим ханымыз,
  2. суйургал сүзем. Ходай ризасы өчен, Мөхәммәт рәсүл-аллаһ шәфагате өчен бу үксез углул3.
  3. тол хатунны азат тархан булсын тидек. Бу азат йибәрелгән кем ирсәләрнен аты: башлыг
  4. Гөл-Бостан-хәтун, угылы Мөхәммәт-Газиз-хан, нәсәбе шаһ, нәсәбе Җанәкә-солтан. Бу атлы кем ирсәләрне азат,
  5. йибәрелде; тәкый Хуш-Килде атлыг чүрәсен бергә булсын тидек, вә тәкый Мөхәммәт-Гали Мөхәммәт-Газизнен
  6. ийәсе суйургап биргән бу ике тамга урманын суйургап, ил агалары берлә ирәктә суйургадык.
  7. Болардин билгесез кем-кем ирсә урманларына йөремәсенләр, иген-саба сөр­сә, хәзре-инар,
  8. алмасынлар; боларга көч берлә кунак кундырмасынлар, тархан, илче олаг- алмак  тотмасынлар;
  9. кайу ма йандин көч тигермәсенләр тип, бу Хәйдәр-Гали-солтанның азат йибәргән Гөл-Бостан-
  10. -хатун, углы Мөхәммәт-Гали-Газиз-хан, нәсәбе шаһ, нәсәбе Җанәкә-солтан, тә­кый Хуш-Килде атлы чүрәсе
  11. бу кем нрсәлә тота торган санлыг йарлыг бирелде. Тарих сигез йөздә, ра­мазан айынын әүвәлендә бетелде.
  12. Хаҗи Корбан-хафиз бетелде7.

ХӘЗЕРГЕ ТЕЛГӘ ТӘРҖЕМӘСЕ

«Ибраһим хан

Суюргал сүзем. Ходайның ризалыгы, алла илчесе Мөхәммәтнең шәфәгате (якла­вы) өчен бу үксез угул (һәм) тол хатунны азат тархан булсын дидек. Бу азат җибә­релгән кешеләрнең исеме: Гөл-Бостан-хатун (һәм аның) улы шаһ нәселе, Җанәкә-сол­тан нәселе Мөхәммәт-Газиз-хан. Шундый исемле кешеләр азат ителде. Тагын (аларның) Хуш-Килде исемле хезмәтчесе дә бергә (азат) булсын дидек. Һәм тагын Мөхәммәт-Гали Мөхәммәт-Газизнең (элекке) хуҗасы бүләк итеп биргән бу ике тамга урманын ил агалары белән бергә ирәктә (кремльдә) (яңадан аларга) бүләк иттек. Болардан башка билгесез бернинди кеше (аларның) урманнарына йөрмәсеннәр; иген игеп, сабан сөрсә, хәзре-анбар алмасыннар; аларга көч белән кунак (фатирчы) тө­шермәсеннәр; тарханнар һәм илчеләр алардан олау һәм менү атлары алмасыннар; (шулай ук) теләсә кайсы яктан да җәбер итмәсеннәр дип, (элек) Хәйдәр-Гали-солтан тарафыннан азат ителгән Гөл-Бостан-хатунга, (аның) улы шаһ нәселе, Җанәкә-солтан нәселе Мөхәммәт-Гали Газиз-ханга, шулай ук Хуш-Килде исемле хезмәткәренә (алар) тота торган бу дәрәҗәле ярлык бирелде. (Һиҗри белән) тарих сигез йөздә ра­мазан аеның берендә язылды.

Хаҗи Корбан-хафиз язды».

***

Документның азагындагы дата, һиҗри белән 800 ел (милади исәбе буенча 1398 ел), Ибраһим хан хөкем сөргән чорга туры килми. Биредә ялгыш бармы, әллә ул дата ярлыкның элгәресен бирүче Хәйдәр-Гали-солтан дәверен күрсәтәме, хәзергә тәгаен әй­түе читен. Һәрхәлдә, документтан күренгәнчә, Гөл-Бостан-хатуннар гаиләсен тарханлык язуы белән беренче тапкыр Хәйдәр-Гали исемле солтан (патша) бүләкли. Димәк, Ибраһим хан гамәлдәге тарханлыкны икенче кат раслаучы гына булып чыга. Әмма Хәйдәр-Гали-солтанның шәхесенә килгәндә, без бернәрсә дә кистереп әйтә алмыйбыз. Болгар патшалары, Казан ханнары арасында андый кеше хәзергә билгеле түгел. Дөресен әйткәндә, без Болгар патшаларының барсын да белмибез әле. Димәк, бу яр­лык ярдәмендә Болгар чоры патшаларының берсенең исеме беленде һәм XIV гасыр Идел буеның политик тарихына беркадәр ачыклык кертелде дип исәпләргә мөмкин. Әлбәттә, бу мәсьәлә җентекләп тикшерүне сорый.

Борынгыдан сакланып калган ярлыклар шул чорда кулланылган әдәби тел нор­маларын. бигрәк тә эш кәгазьләре телен һәм документлар стилен өйрәнергә материал бирә. Шуның өстенә, документтагы иҗтимагый-хуҗалык атамаларын тикшереп, без шул чорда гамәлдә булган социаль-политик мөнәсәбәтләрне беләбез. Мәсәлән, тархан­лык ярлыкларында дәүләт учреждениеләре, чиновник-түрәләр исемлеге, салым-налог атамалары һәм башка күп төрле терминнар китерелә. Алар исә күп мәсьәләләрне ачык­ларга ярдәм итәчәк. Бер генә мисалга тукталыйк. Сәхип-Гәрәй ярлыгында «суйургап» дигән бер сүз бар. Аны тикшереп, галимнәр Казан ханлыгында да «суйургал» дип атал­ган җир биләү системасы булуын ачыкладылар. Бу — фән өчен бик әһәмиятле яңалык иде. Чөнки, ярлык җентекләп тикшерелгәнгә хәтле, борынгы Урта Идел буенда нинди җир биләү системасы гамәлдә булуы турында тәгаен генә бернәрсә дә билгеле түгел иде. Ә феодализм дәверен өйрәнгәндә җир биләү мәсьәләсе төп проблемаларның бер­сеннән исәпләнеп, башка күп кенә сорауларны чишүдә ачкыч булып тора.

Ибраһим хан ярлыгында да тарихыбызны гыйльми дөрес өйрәнү өчен кирәкле, бик әһәмиятле фактлар бар. Аларның кайберләре Сәхип-Гәрәй ярлыгындагы мәгълүмат­ларны куәтлиләр, икенчеләре исә безнең белемебезне тагын да тулыландыра төшәләр, ягъни яңалыклар бирәләр.

 

КАЙБЕР АТАМАЛАРГА ҺӘМ АРХАИК СҮЗЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Суйургау сүзе бүләкләү, бүләк бирү, өлеш бирү, мәрхәмәт күрсәтү дигән мәгъ­нәне аңлата. Суйургал — бүләк, бүләк ителгән милек. Икенче төрле әйткәндә, суй­ургал — феодализм дәверендә милекле сыйныфлардан чыккан аерым кешеләргә хәрби хезмәттә булу һәм сугыш кампанияләренә актив катнашу шарты белән бирелә торган җир биләмәсе, утар. «Суйургал» алган алпавытлар шул утарны, андагы кеше­ләрне теләгәнчә изгәннәр, талаганнар. Сәхип-Гәрәй ярлыгында бу сүз бер генә мәртә­бә һәм «суйургап» формасында кулланыла. Ибраһим хан ярлыгында исә «суйургал», «суйургап», «суйургадык» дигән формаларда да очрый..

У г у л сүзе элек «шаһзадә», «принц», «бәкзадә» дигән мәгънәләрдә, ягъни со­циаль атама буларак та кулланылган. «Угул» титулы, аерым очракларда, кешенең  хан нәселеннән чыгуын белдергән. У г у л-у г л а н н ы ң «командующий», «гаскәр башы» дигән төшенчәләре дә бар.

X а т у н «бикә», «ханым», «принцесса» мәгънәләрен белдереп, «затлы» гаиләдән чыккан хатын-кызларга карата кулланылган.

Ч ү р ә гадәттә «кол» мәгънәсендә йөри. Әмма бу ярлыкта ул «хезмәткәр», «ирек­ле ялчы», «хезмәтче» мәгънәсендә булса кирәк. Әгәр «кол» мәгънәсендә дип аңласак, алпавыт, тарханлык язуы алу белән, үзенең милке — колыннан мәхрүм калган булып чыга. Димәк, биредә бу сүз татар телендә моңарчы исәпкә алынмаган яңа эчтәлек бе­лән китерелә.

Ат,  атлы, атлыг — исем, исемле,... дип аталган.

Тамга — моңарчы билге, галәмәт, пошлина, налог дигән мәгънәләре белән бил­геле иде. Ә Ибраһим ярлыгында «ике тамга урман» дигән бөтенләй яңа контекстта китерелә. Димәк, ул пошлина алына торган объектның берәмлеген, күләмен белдерә торган, хәзергәчә билгесез төшенчәдә кулланылган. Киләчәктә бу җентекләп тикшерү­не таләп итә.

И р ә к — хан яши торган крепость, ягъни «кремль»нең борынгы татарча исеме.

X ә з р е-а н б а р. Бу атама бераз үзгәргән формада башка ярлыкларда да очрый. Ләкин бер тикшерүче дә аның дөрес мәгънәсен ачыклый алмаган. Безнең фикеребез­чә, ул хосусый милектән алына торган процентны, ягъни пошлинаның бер төрен бел­дерә булса кирәк.

Олаг-элмәк — олау һәм менеш атлары. Элмәк — атланып йөрү өчен кирәк­ле мал.

Каюма Йандин — кайсы яктан булса да, һәр яктан да.

С а н л ы г — дәрәҗәле, хөрмәтле.

Хафиз — укыган, белемле кеше. «Абзый» сүзе шул тамырдан.

 

* * *

Ибраһим хан ярлыгындагы яңалыклар болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Ярлык­ны чын-чынлап тикшерү, томанлы төшләрен ачыклау — киләчәктәге бурыч. Әмма, бер­нәрсә бәхәссез: яңа табылган бу документ филология һәм тарих фәннәре өчен кыйм­мәтле, әһәмиятле чыганак булачак.

М. ГОСМАНОВ,

Ш. МӨХӘММӘДЬЯРОВ.

Р. СТЕПАНОВ.

 

ТАТАРЛАР АРАСЫНДА РЕВОЛЮЦИОН ХӘРӘКӘТ КӨНДӘЛЕГЕННӘН

(1905—1912 еллар)

«Бу көннәрдә Казанда яшерен рәвештә басылган «Иттихад» (Берләшү)  исемле татарча бер газета заһир булды (күренде). Максады шәкертләрне берләштерүдер.»

«Йолдыз» газетасы, 1906 ел, ноябрь.

«Оренбургта социал-демократлар группасы новобранецлар (армиягә чакырылган яшь солдатлар) арасында русча һәм татарча прокламацияләр, үзләренең чыгарган китапларын таратмышлар.»

«Вакыт», 1906.

«Өфедә гает көнне иртә намаз вакытында мәчеттә татарча прокламацияләр табылмыш.»

«Вакыт», 1906

«Казанда Крестовников заводында революционерларның боевая дружинасы кул­га алынган һәм бер татарча типография табылган.»

«Вакыт», 1906.

«Бу көннәрдә Казанда Ягодный бистәсендә Мамадыш өязенең Риза Рахманов исемле кешенең фатирында бик күп татарча хәрефләр, өч данә хәреф кассасы, бер типография станогы, басарга әзерләнгән прокламацияләр һәм бик күп кәгазь табылмыш, фатир иясе кулга алынмыш.»

«Йолдыз»,  1906, ноябрь.

«Оренбург, 27 январьда төнлә кораллы өч кеше «Дин вә мәгыйшәт» типогра­фиясенә кереп, татарча һәм русча өч-дүрт пот хәреф алып чыкканнар. Һәм дә: «Без моны урламадык, бик кирәк булганга күрә алдык. Бәясен газета аркылы игълан итәр­сез, түләрбез» дип хат язып, конверт эченә салып, өстәлгә куеп калдырганнар. Полиция боларны эзләсә дә хәзергә кадәр тотылган кеше юк.»

«Вакыт», 1907.

«Оренбург полициясе Казанга телеграмма биреп, Кәримов — Хөсәенов китап шир­кәте типографиясендә басылган һәм Казанга җибәрелгән «Шәкертләр садасы» (тавышы) исемле китапны барып җитү белән тимер юлда ук конфискацияләргә куша.»

«Вакыт», 1907.

«Урал» идарәсенең (татар социал-демократлар, большевиклар газетасы редак­циясенең) «Эшчеләрнең котылуы аларның үзләренең эше булырга тиеш» исемендәге китапларының (редакциядә калган) 150 данәсе полиция тарафыннан коифисковать ителде. Бу газета идарәсенең бастырган биш китабыннан хәзергә кадәр дүртесе кои­фисковать ителде»

«Вакыт», 1907.

«Өфе губернаторы кушуы белән Кәримовлар китап магазинында тентү булып, «Урал» газетасы чыгарган китапларның кибеттә булган барлык нөсхәләре конфискация­ләнә һәм мондый китапларны сатканы өчен кибет хуҗасына 300 сум штраф салына.»

«Вакыт», 1907.

«Үткән ел августта Казанда яшерен типография белән тотылган Моратов судебный палата тарафыннан 6 айга крепостька хөкем ителгән.»

«Вакыт», 1907.

«Казанда «Шәрәфләр» типографиясендә басылган «Татар шәкертләре ни өчен ислах (реформа) сорый?» исемендәге китапның барлык тиражы полиция тарафыннан җыеп алынган. Китапның авторы Өфедәге Галия мәдрәсәсе шәкерте Галимжан Ибраһи- мовдыр.»

«Вакыт», 1908.

«Казанның палата мәхкәмәсендә 1910 ел 18 февральдә сәяси эштә гаепләнгән Ибраһимов һәм Миңлеһади Вәлиуллин исемле егетләрнең эшләре каралып, мәхкәмә Ибраһимовны ике елга крепостька ябарга, Вәлиуллинны торыр өчен башка шәһәргә җибәрергә хөкем итте. Вактилә боларның фатирында тентү булып, гектограф (жилем басма), татарча шрифтлар һәм социал-демократлар тарафыннан татарча басылган прокламацияләр вә «Әлислах» темасына язылмыш тыелган язулар табылган».

«Вакыт», 1910.

«Үткән ел февральдә Өфедә жандарм һәм полиция түрәләре «Шәрык» типогра­фиясе һәм «Кәримов — Хөсәенов ширкәте» китап кибетендә тентү ясап, кайбер китап­ларның тиражын тәмам җыеп алдылар. Мәсәлән, «Германиядә сайлау көне», «Халыкның мәгарифе», «Чын хөррият кайчан булачак», «Халык акчасы ни рәвештә җыела вә каю урыннарга тотыла» (дүртесе дә Г. Камал нәшрендә чыккан китаплар), «Яшь гомерем» (М. Гафури әсәре), «Тукаев шигырьләренең 4 нче кисәге» («Китмибез» исемле шигыре өчен), «Сәгыйть Рәмиев шигырьләре» һ. б.».

«Йолдыз», 1912 ел.

Җыйды - И. РӘМИ.