Логотип Казан Утлары
Роман

МУСА (дәвамы)

                

II

Рәфикъ артыннан ишеген бикләп керде дә чишенеп койкасына ауды. Аның тәне дә, җаны да арыган иде, тизрәк йоклап китәсе килде. Әмма көенечле фикерләре ирек бирмәде. Менә бит ул ничеккә әйләнде: оешмада тагын бер кеше арта дип торганда, ике кеше юкка чыкты. Исрафилев үзенең ышанмавы белән җилкенчәк күңелле Рәфикъны да аяктан егып ташлады. Андый чайкалучан кеше­ләргә, әлбәттә, таянырга ярамый. Яхшы әле, икесе дә ачык әйттеләр. Эчке уйларын яшереп калып, тегеләй-болай гына ризалык биргән бул­салар, шайтан белсен, ниләр килеп чыгуы мөмкин иде... Кайда соң бу Нәзир, нигә һаман күренми ул? Менә ул булса, болай баш тартмас иде! Юк, тизрәк күрешергә, сөйләшергә кирәк аның белән!..

Төн урталары узганда Алиш белән Гаянов редакция эшеннән кайтып керделәр. Муса, тизрәк йоклап китәсе килгәнлектән, үзенең уяу ятуын сиздермәде. Гаянов барында әллә ни сөйләшер сүз дә юк, бик мөһим яңа хәбәрләре булса, үзләре әйтерләр тагын. Ләкин алар да чыш-пыш килеп кенә чишенгәләделәр дә урыннарына чумдылар.

Фәтхи Гаянов аларга Казаннан ук таныш иде. Ул полиграфия буенча административ урында эшләп йөрде. Анда чакта партбилеты да бар иде шикелле, хәзер дә андый-мондый тайгак сыйфатлары беленми сыман. Әмма шулай да Муса аңа үзенең эчке серләрен ача алмады. Ул Гаянов-ның калтыранып торган бала йон баскан ябык чыраена, ниндидер суык ялтырау белән калайланган яшькелт-соры күзләренә, башына сыланган сыек кара чәчләренә, күләгә шикелле җансыз, сүзсез хәрәкәтләренә, берәүгә дә катнашмый һәм баш күтәрми немецчадан тәрҗемә итеп утыруына ике-өч көн карап йөрде дә ныклап бер фикергә килде: юк, бу ке­шегә ачылырга ярамый! Ни өчен? Ни өчен икәнен, бәлки, Муса беркай­чан да ачык кына әйтеп бирә алмас иде. Ниндидер бер эчке сагаю көче кушкандыр, күрәсең. Үз уен Алишка да аңлатты һәм ачылмаска киңәш бирде.

— Үзе бик әйбәт кеше сыман күренә ул,— диде Абдулла.— Тик әллә ничек җансыз шул, тере мәет шикелле. Дөньяң янып көл булса да, һич нигә исе китмәс төсле...

Менә шул сәбәпле аларга өчәү бер бүлмәдә яшәве бик кыен, һәрва­кыт сагаерга, яшеренергә туры килә иде. Кем белсен, бәлки күзәтергә куйганнардыр аны? Ә бәлки, бер тиенлек тә гөнаһсы юктыр? Нишлисең бит, кеше карбыз түгел, пычак белән ярып карый алмыйсың...

Иртәгесен иң элек Муса торып, урыннарын рәтләде дә юынырга чыгып китте. Аннары Гаянов белән Алиш та кухняга юнәлделәр. Ләкин Алишның кранда гына юып эләсе кулъяулыгы бар икән. Ул шуны алыр өчен кире кереп китте. Ул ара да булмады, чәчен тарый-тарый Муса ки­леп керде.

  • Дөрес йөрисең,— дип пышылдады Алиш, яулык актарган булып.— Мин юри борылдым, сүз бар: Яуш үзенекен теләнгән. Шәфи аңа 30—40 кеше охран бирергә булган. Вустраудан озакламый шунда китәчәкләр. Чара кирәк...

Сүз шунда бүленеп калды. Ишекне тавышсыз гына ачып, Гаянов килеп керде. Алиш, бусагада аңа каршы бәрелә язган сыман итеп, чыгып китте. Мусаның күзәтүенчә, Гаянов берни дә сизмәде булырга тиеш.

Аларның бүгенге ач паек ипиләре кичә үк ашалып беткән иде. Имән чикләвегеннән көйдерелгән кофе сыман нәрсә кайнатып, берәр стакан эчтеләр дә чыгып киттеләр. Алиш баскычтан җырлый-җырлый төште:

Кайгырма син ипи юклыгына,

Иписез дә бик шәп торырсың.

Ныграк кыс билдә каешыңны

Зифа буйлы солдат булырсың!

Алиш тарафыннан чыгарылган бу гади тезмәне алар, ашарларына юк чакта хәсрәтле көлемсерәү катыш тавыш белән, «Эшче» операсында­гы Нигъмәт ариясе көенә җырлыйлар иде. Бүген дә шулай булды: урам­га чыккач кына җырлап бетерделәр дә:

  • Нигъмәт ариясе,— дип куйды Гаянов.
  • Габәши музыкасы,— дип көлде Муса.
  • Сүзләре легион солдаты — ач шагыйрь Фәлән Фәсмәтәнскинеке,— дип тәмамлады Алиш.

Юллары озакламый аерылды. Алиш белән Гаянов Кохштрасседагы «Дойчеферлаг»ка киттеләр, газета редакциясе шунда иде. Муса Берлинның көнбатышынарак юнәлде: «Идел-Урал» комитеты Нюренберг урамындагы 14 нче йортка урнашкан иде. Ул шактый күңелсез чырай белән үз урынына кереп утырды, өстәл астыннан ниндидер кәгазьләр чыга­рып куйган булды, алардан нәрсәдер эзләде, нидер сызгалады да, каран­дашын өстәлгә ташлап, уйга калды. Кулында кодрәт булмауга һәм үз эшләрен тизрәк җәеп җибәрә алмауга борчыла иде ул. Чынлап та, тиз арада оешманың беренче утырышын җыярга һәм көчле пропаганда эшен башлап җибәрергә кирәк, ә кешеләр җитәрлек түгел, күздә тоткан ике кеше юкка чыкты, башкалар табылмаган. Артык бәйрәмчә яшәргә өйрәнелде бугай ахры! Җитмәсә, ул кырык кеше белән нишләргә? Кулыңда кодрәтең булса, аларны җибәрмәү бик җиңел булыр иде. Татар егетлә­ренең махсус ялланган полицай булып, полякларны изәргә баруына ни­чек түзеп тору мөмкин? Әмма чара юк. Шәфигә алтын белән түли Яу- шев. Шулай булгач, ул акча кортын бу ниятеннән кире бору — мөхаль бер эш. Егетләрне анда җибәрүдән тотып калып булмаячак. Димәк, башка юл кирәк... Уйла, Муса, уйла!

Уйлый торгач, ярыйсы гына сыман бер хәйлә табылгандай булды, һәм ул Шәфи кабинетына кереп китте. Президент буласы кеше, бик ләззәтләнеп, каурый белән теш казып утыра иде. Мусаның сәламенә җавап би­реп, урын күрсәтте.

  • Хикмәти хода,— диде ул каурыен күкрәк кесәсенә кыстырып.— Ни сәбәптәндер тешләр сирәгәя бара, араларына ит тула. Шуларны чүпләмәсәң эч поша.
  • Шулай инде ул, әфәндем: сезнең тешкә керә, безнең төшкә керә, — диде Муса.
  • Ничек алай?
  • Шулай. Чөнки без ит ашамыйбыз.
  • Һәй, тел бистәсе,—дип куйды Шәфи кәефе килеп.

Муса үз йомышына күчте:

  • Мин монда килдем дә оя баскан каз булдым, өстәл артыннан чык­мыйм,— диде ул.— Мәдәни агарту эшләрен рәткә салып җибәрергә вакыттыр ич?
  • Әлбәттә, әлбәттә,—дип җөпләде Шәфи.— Вакыт, вакыт.
  • Алайса, мин башта Вольһайде, Даргибель, Вустрау кебек бәләкәй лагерьлардан йөреп кайтыйм, андагы хәлләрне күрим. Аннары Польша­га, легионның төп лагерьларына китәрмен. Иртәгә юлга ниятләнәм. Ти­ешле командировка кәгазьләре бүген үк ясатылса, юл хәраҗәте дә җай­ланса, яхшы булыр иде.
  • Бик һәйбәт. Ниятегез изге күренә,— дип риза булды Шәфи олы кешеләрчә генә. — Кирәк, кирәк. Мәдәни эшләр безнең мөселман арасын­да гөрләп барсын. Ярый, сөйләшермен, әйтермен, әзер булыр.

Муса үз бүлмәсенә канатланып чыкты. «Бай йомышын йомышла, үз эшеңне онытма!» Ибраһим абыйсы байлар йомышы белән чапканда әниләре әйтә торган иде бу сүзне. Мусаның да төп нияте шул иде. Ул иртәгесен үк Вустрауда булыр, андагы егетләр белән ничек тә җаен табып сөйләшер, аңлатыр. Бәлки, аларны Познаньга баргач палач роле уйнау­дан коткару мөмкин булыр...

Өстәл артында утырган Мусаның кәгазь кыштырдатып бер эш тә эшлисе килмәде, һаман үз планнары белән мәшгуль булды. Ниһаять, төшке тәнәфескә звонок бирделәр. Муса коридорга чыкты. Төрле ишекләр­дән күләгә төсле кешеләр күренә башлады. Шәфинең бу шомлы оясында байтак кына көртлекләр утыра иде, аларның кайсы нишләгәнен белеп бетерү дә мөмкин түгел, чөнки эшләр шулай яшертен корылган. Көрт­лекләр үзләре дә ул хакта күп көркелдәргә яратмыйлар. Шул төркем белән ул да парадный баскычына юнәлде. Каршыдагы караңгырак коридордан килүче ниндидер таныш сыман бер фигура күзенә чалынды. Муса аны, баскыч яктысына таба килгәч, танып алды да:

  • Нәзир, исәнме!—дип кычкырды, һәм куанычы йөзенә балкып чыкты. Чөнки бу аның якын дусты һәм бик-бик кирәкле кеше иде.
  • Я, шулай итеп, син дә монда килдеңмени?..
  • Килгән булдым инде шунда...— дип, әкрен һәм сүлпән тавыш бе­лән генә җавап кайтарды Нәзир.

Муса аның мондый хәләтенә игътибар итмәде, чөнки ул әле һаман үз куанычы тәэсирендә иде.

  • Әйдә, тәнәфес ич, берәр җиргә кереп, ашап алыйк, сөйләшеп тә утырырбыз, сине күрмәгәнгә биш былтыр бит инде,— дип көлде Муса һәм, аны җитәкләп, түбәнгә йөгерде. Урамга чыккач, ул аның йөзенә карап алды. Бәләкәй генә йомры башлы, шундый ук бәләкәй битле, неч­кә муенлы, болганчыграк яшькелт күзле, Мусадан әз генә калкурак, чандыр гәүдәле бу кеше аның балачак дусты, бер үк шау-шулы чорда үскән иптәше Һадиев иде. Муса аның белән Вустрауда чакта бер генә тапкыр сөйләшеп утырды. Сүзләре күбрәк Оренбургта үткән яшьлек, Хөсәения мәдрәсәсендәге көннәр турында булды. Исләрендә калган кы­зыклы вакыйгаларны хәтерләп алдылар. Аннары, хәзерге хәлләренә кү­чеп, кара язмышларыннан зарланыштылар, гаиләләрен сораштылар. Ул чактагы сөйләшүдә Муса үзенең төп ниятен әйтеп өлгермәде. Хәер, ашы­гуның кирәге дә юк иде. Бүтәннәр белән фикер алышып бетерсен, оешма әз генә гәүдәләнә төшсен, аннары Нәзирне куандырыр. Ике якын дус, икесе дә партияле, берсе галим, берсе шагыйрь, идеаллары бер. Һәм алар бик тиз арада бергә-бергә җиң сызганып эшли башларлар!..

Шуннан соң алар байтак вакыт очраша алмадылар. Нәзир каядыр югалып торды. Вольһайде лагерендагы утыз-кырык татар әсиренә лек­ция укырга җибәрелгән, диделәр. Булыр да шул, Казан вузының доцен­ты ич Нәзир, галим кеше. Аннары Мусаның Берлинга күченү, фатир таба алмый йөрү көннәре башланды, Һадиевны ул һаман күрә алмады.

Менә бүген инде алар барын да аңлашырлар, Муса үзенең төп серен ачкач, Нәзир бик сөенер һәм аның белән бергә көрәш мәйданына ташланыр!

Сөйләшеп бара торгач, Муса аны тар тыкрыктагы гади генә бер кафега алып керде. Ярым подвалга урнашкан чиста гына бу ханәнең бер өстәлендә ике генә немец солдаты сыра чөмереп утыра иде. Мусалар алардан ерактагы почмак өстәлне алдылар.

  • Гадәттә бу куыш аулаграк була,— диде Муса.— Безнең ише әләмәтрәк комитетчылар бу тирәдә йөрми. Хәрби алманнар күп очракта куркыныч түгел: алар, таш багана шикелле, зыянсызлар, чөнки безнең телне белмиләр.

Карт кына официант килеп, икесенең дә көндезге аш талонын алып китте. Муса, әллә кайчангы сүзен дәвам иттергән шикелле, турыдан- туры үз фикерләрен әйтергә тотынды. Тавышын күтәрмәскә, салкын сөй­ләргә тырыша иде ул.

  • Менә шулай, Нәзир туган, мондый үләмәт хәлендә яшәп булмый,— диде.— Без көрәшкә чыгарга тиешбез. Чыктык дияргә дә ярый инде. Оешып бетеп киләбез. Моңарчы күрә алмавым гына бу хакта сиңа алдан ук әйтергә мөмкинлек бирмәде. Хәер, синең бу эшнең үзәгендә булача­гыңа һичбер шөбһәм юк. Үземә ышангандай ышанам мин сиңа һәм үзем­нең иң якын таянычым саныйм...

Нәзир тирән итеп сулыш алды. Моңарчы да төссез күренгән бәләкәй йөзе, тагын да сүрелә төшеп, сорыланып китте. Бик озак эндәшмичә утырды. Аның болай телсез калуына Муса гаҗәпләнеп куйды. Әллә ал­дан ук әйтмәгәнгә үпкәлиме, әллә Муса үз ниятләрен аңлатып җиткерә алмадымы? Юк, үпкәли торгандыр, нәрсәсе аңлашылмасын аның!.. Шу­лай да легиондагы меңнәрчә кешеләрнең фаҗигале язмышын, аларны коткару эше фәкать үзләре өстендә генә икәнен сөйләп китте.

  • Болар Корыч каланы алулары һәм Каф тауларына барып җитүләре белән мактанганда, без тыныч кала алабызмы? Без шул һәлакәт каршындагы газиз илнең аңлы кешеләре, укымышлысы, патриотлары!— дип өстәде ул.

Ләкин Нәзир Һадиевның җансыз йөзендә әз генә дә якты шәүлә чагылмады. Тагын күп кенә сүзсез торганнан соң, теләр-теләмәс кенә авыз ачты:

  • Ә «теге як» белән элемтәгез бармы соң сезнең?..
  • Кайсы як белән?
  • Кайсы, дип... Үзәк белән... Әгәр анда Үзәк калган булса...

Муса шаккатудан шардай булган күзләре белән аңа карады, аскы

ирене дә ныграк ачыла төште. Бу аның чамадан тыш нык гаҗәпләнүен, көтелмәгән хәлдән аптырап калуын аңлата иде. «Нәрсә сөйли бу?..» дип уйлады ул, һич нәрсә аңлый алмыйча. Ләкин кабынмады, әүвәлге түзем­леге белән генә җавап бирде.

  • Мондый эшкә керешкәндә, иң элек телефон корып куймыйлар ич, Нәзир,— диде.— Безнең хәлдә андый эшнең ничаклы кыен булуын үзең дә беләсең. Әмма без аны булдырачакбыз. Иң элек шушы тирәдәге «җеп очларын» эзләп карыйбыз, аннары...

һадиев тагын бер мышнап, борын аша пошкырып куйды. Нәрсәдер әйтергә теләде шикелле. Ләкин шул чакта кельнер аш китерде, борчак һәм әрчемәгән бәрәңге салып пешергән эштинең әчкелтем исле җылы па­ры борыннарны ярып үтте. Моның ләззәтен сизгән ашказаны, оядагы ач бүре баласы шикелле, төрле якка сикергәләп алган төсле булды. Алар йотлыгып ашый башладылар. Берсенең тәлинкәсеннән килеп чыккан дуңгыз күзе белән икенче тәлинкәдән чыккан тишекле танау очы да аларның иштиһасын һәм кәефләрен бозмады

  • О, итле аш икән! — дип куйды Муса.— Я, көтәм. Актык сүзеңне әйт тә кул бир! Керештек!

Нәзир тәлинкәдән башын күтәрмәде. Мусага карамыйча гына сула­ды да әйтеп салды:

  • Үзбелдек белән генә башланган эш — кружковшина инде ул. Аңа ышанучы да, белүче дә булмый...
  • Без бит кеше белсен өчен түгел, ничәмә мең әсирне мәҗбүри хыя­нәттән коткару өчен эшлибез,— дип каршы төште Муса.— Кемнең да булса моны белеп, кәгазьгә теркәп куюының нинди хаҗәте бар? Мондый эшне фәкать яшерен эшлиләр. «Яхшылык эшлә дә суга сал, балык бел­мәс, халык белер!» дигән акыллылар.

Һадиев тагын мышнады һәм башын һаман тәлинкә өстендә тоткан килеш:

  • Юк, Муса, андый вак-төяк эш миннән булмый...— диде һәм бәлә­кәй битең тагын да яшерә төште.— Мин — әсир. Сугыштан чыгарылган, кулдан корал алынган. Шулай булгач, мин бер якка да катнаша ал­мыйм...
  • Син шаярып сөйлисеңме моны?..
  • Юк, чынлап. Ник шаярыйм? Юкка көчәнү генә бит ул...

Мусаның үз колакларына һаман ышанасы килми иде әле. Юктыр, ялгыш ишетәдер, Нәзир каршы киләме соң! Малай чактагы шикелле үр­ти генәдер ул аны. Менә хәзер көлеп җибәрер дә кулын сузар. Дөрес әй­тәсең, дустым, әйе, бергәләп көрәшик! — дияр.

Әмма Нәзир андый сүзне һаман әйтмәде. Саңгырау һәм җансыз килеш калды. Озак көтте Муса. Тик шуннан соң гына:

  • Эх син! Котсыз куян! — дип ычкындырды ул, түземлеген җуеп.— Бәләкәй чактагы шикелле бер ярыр идем мин сине хәзер! Юкка көчәнү, имеш! Катнашмыйм, имеш! Ә комитетка килгәнсең ич! Катнашмау шу­шы буламы?

Нәзир муенын селкеп куйды.

  • Мине бит көчләп китерделәр, көчләп куштылар. Әсирне һәрвакыт көчлиләр. Ул — кол. Җиңүче колы.

Мусаның авызыннан аш тәме югалды. Китергән кофены берәр генә чөмерде дә кискен генә урыныннан кузгалды.

  • Көтмәгән идем моны синнән! — диде ул ачу белән һәм киң-киң ат­лап ишеккә юнәлде.

Нәзир аның артыннан чыкты.

  • Юк, Муса туган, син ачуланма, кичер,—дип ялынды ул.—Мин сезгә изге теләктә торырмын. Уңышларыгыз өчен куанырмын, кайгыгыз өчен көенермен. Миннән хәер дога сезгә.
  • Намаз укып дога кыл син! — дип үчекләде Муса.— Болай аягүрә генә, юмаган ни белән генә кабул булмас! — Һәм каршыдагы метро бакчасыннан төшеп юк булды. Нәзир, җилкәсен сикертеп, баскан урынында калды, «Һем... Сәер... Мин гаеплемени инде...» дип гаҗәпләнде ул.

Мусаның күзенә ак-кара күренмәде. Ниндидер вагонга немец хатыннары белән кысылып керде дә, кай тарафка юнәлгәнен дә абайламыйча китеп барды... Тау текәсеннән тәгәрәгән төсле куркыныч һәм ямьсез уйлары, берсе артыннан берсе ишелеп, башын чатнаттылар. Юк, язмыш аннан кычкырып көлә. Аны һаман яңа уңышсызлыклар белән мыскыл итә, әллә нинди кыен хәлләргә куеп, сындырмакчы була, бу эштән күңе­лен кайтарып, ваз кичерергә тели. Эх, бу каһәр төшкән дөнья нигә шун­дый суык, шундый ямьсез икән? Үзеңнең балачактан бирле белгән, ышан­ган иптәшең дә, суга төшкән тавык шикелле, шулай бетәшкәч, шулай ышанмагач, шулай өметсез булгач, башка кем ышансын? Кем сиңа кул бирсен? Кем сиңа тугры юлдаш булсын?!

III

«Эчең пошса, чык сәхрәгә, сәхрәдә кош моңлана!..»

Мусаның бу җырны авызыннан төшермәгән чаклары шактый еш була иде. Бигрәк тә яшьлек елларында, ниндидер үзе дә ачык белмәгән сәбәпләрдән кинәт кенә моңаю-юксынулар, эч пошулар башланса, авыз эченнән шушы җырны өзлексез көйләргә тотына һәм, кыш булса — чаң­гы киеп, җәй булса — электричкага утырып, каядыр еракларга, урман­нар дөньясына чыгып югала иде. Ә табигать аны, елның кайсы фасылын­да гына булмасын, үзенең рәхәт һәм яшерен тынлык тулы кочагын җәеп каршылый, аның уйларына һәм хисләренә, гомумән бөтен кәефенә могжиз тәэсир ясый. Муса аны үзенең иң якын сердәше һәм күңел юатучы­сы итеп тоя иде. Еш кына күзәткәне бар хәтта: бер кайгысы булмаган яшьләр дә, җырдагы әнә шул «сәхрә» кочагына чыксалар, канатлы кош­ка әйләнгән төсле җиңеләеп, очып китәрдәй булалар; аларның көр тавы­шы, шат җырларыннан дөнья яңгырый; әле гомердә татып карамаган беренче матур тойгылары, ләззәт һәм бәхет тулы мәхәббәт хисләре уя­на... Әмма табигать хәсрәтле кеше күңеленә дә искиткеч шифа була. Ан­дый кешенең авыр кайгылары, табигать киңлегендә йөри торгач, кояш нуры төшкән бозлы тәрәзә шикелле, әкренләп эри башлый; күңелендәге әрнүле төеннәр язылып киткәндәй була. Мусаның үз башындагы авыр һәм чуалчык уйлары да, көзге кургаш болытлардай түбәнтен агылып, сиздермичә генә төрле якка тарала, акыл гөмбәзе аязып китә, әле генә борчулы эч пошу һәм сагыш яткан күңел түрләре, әнә шул «сәхрә» киң­лекләре килеп кергән шикелле, рәхәт бушанып кала иде...

Бу юлы да шулай туры килде. Нәзир белән әңгәмәсе шундый ямьсез өзелгәннән соң, башка һичкемне күрәсе, сөйләшәсе килмичә, метро базы­на чумды ул. Метро аны Берлин уртасындагы бер вокзалга китерде. Бормалы баскычтан өскә күтәрелде дә перронга чыгып поездга утырды һәм, ике сәгать узуга, Вустрауда төшеп калды. Дөньяны чәнечкеле тимер чыбыклар белән урап бетерү мөмкин түгел ич. Вустрауның да әле шун­дый урыннары калган икән. Станция тирәсендәге йортларны узгач, сул­да яткан урман сукмагына төште ул. Әлеге авыр һәм ямьсез уйлары аны куа килгән төсле иде. «Кая барсам, кайгы капкыннары — кул-аякны һа­ман бушатмый,— дип пышылдады ул.— Бу каргалган этләр дөньясы әй­бәт кенә кешеләрнең дә әллә нинди әшәке инстинктларын актарып чыга­ра. Төрле халык кешеләренең милли кылларында уйнап, хыянәтчеләр хәзерли, куркытып-өркетеп агент, шпион ясый, Һадиев һәм Исрафилев ишеләрне «битараф бәрәннәр» сурәтенә кертә. Нинди әшәке җаннар дөньясы бу! Чалт итеп яңагыңа суга да кулыңа прәнник тоттырган була! Менә бит, хәтта мине дә, коммунист икәнемне белә торып, богаудан чы­гарды, тамагыма, өстемә бирде. Бакчи, нинди франт мин хәзер: өстемдә һәйбәт күлмәкләр, менә дигән зәңгәр бостон костюм, аякта сары түфли, башта яшел эшләпә, кулымда хәтта плащ та бар. Нинди шәп! Кыз янына барасы кияү егетемени! Болар һәммәсе дә аның «яхшылыгы», һәм ул безне шушы «яхшылык» белән миңгерәтергә тели... Хәйләкәр син, немец, нечкә уйлыйсың: аш белән атканга таш белән кем атсын, янәсе. Тик шун­сы бар: каян, кем кулыннан һәм нигә шулай бик юмарт коела бу «ях­шылык?» Ә моны инде сукыр булмаган кеше бик тиз күрер!..»

Муса атлаган сукмак, карт имәннең җир өстеннән сузылган тамыр­лары кебек, төрле тармакларга таралып, тора-бара бөтенләй югалды. Ул хәзер сирәк агачлар арасындагы яшькелт-сары үләннәр өстеннән бара башлады. Куе булып үскән вак кыяклы бу үләннәр, үзләренә әллә кай­чан инде карт төс кергән булса да, ниндидер бик калын хәтфә палас җәйгәндәй, аякка йомшак, атлар өчен рәхәт булып тоела. Муса бик озак шулай рәхәт кенә атлап барды. Кая барганын да, ни эзләгәнен дә уйла­мады ул. Көн кояшсыз иде. Күк йөзен пар катыш сыек төтен төсле тоташ болыт каплаган, ләкин ул яварга-бүселергә торган кебек авырсытып, җилкәгә басып тормый. Көзге болыт булса да, аксыл-көрән чыбылды­гын югары корган җиңел болыт иде. Табигать тын. Әледән-әле узып торган поезд гөрелтесеннән башка, шылт иткән тавыш юк. Гадәттә, көзге урманның бөреле каеннарына җыелып:

«Тим-тим ләй, тим-тим!

Без соң кемнән ким? —

Былбылга без тиң!..»

дип, чыпчыклар мактанышырга ярата торган иде. Монда алар җыры да ишетелми. Сайрар кошлары ни өчендер ташлап киткән бакчага охшый бу урман. Шулай да Мусага начар тәэсир ясамады ул. Гомумән аның баягы ярсу уйлары, яңгырдан соң аккан гөрләвекләр шикелле, әкрен-әкрен тынып калды. Күңеле бушагандай булды. Ноябрь ахырлары булса да, шактый җылымса саф һава аны җиңеләйтеп җибәрде. Ул, үзе дә сизмәстән, «эчең пошса, чык сәхрәгә...»не көйли-көйли, яфраклар җыя башлады. «Табигать — табиб!» дип көлемсерәде Муса. Өрәңге төпләрен­дәге яфракларның гәрәбә суына манылган төсле үтә күренмәле матур сарыларын һәм биш бармагы биш якка киереп җәелгән уч хәтле зурла­рын гына җыйды. Өзелми торган кыяк үлән белән бәйләп тә куйгач, бу яфраклар моңарчы һичкем тапмаган ниндидер гайре табигый чәчәкләр букетына охшап китте. Бу гәрәбә чәчәкләр бәйләмен Чулпанына алып кайтыр иде ул... Чулпанына?.. Аңа авыр булып китте. Йөрәген нидер чәнчеп алды. Андый авыр уйлардан качарга теләгән шикелле, җәһәт-җә- һәт алга атлады. Байтак барганнан соң, колачларын киң җәеп үскән япа-ялгыз ак чыршы янына килеп чыккач, аның тирәсендәге куе үләннәр­нең ничектер бигрәк тә саф сыек яшел һәм йомшак күренүенә исе ки­теп, туктап калды. Шунда ятып, сабыйларча гамьсез бер ауныйсы килде. Плащын җәеп ташлады да өстенә тәгәрәде. Күзләре күккә юнәлде, тик анда бер кызык та юк иде. Күз камаштыргыч саф зәңгәрлекне дә, алтын сөңгеләр тезелгән сыман кояш нурларын да күрү мөмкин түгел. Бөтен күк гөмбәзен сыек төтен чыбылдыгы каплап алган. Уйлыйсы да килми, моңаясы да килми, йоклыйсы да килми. Шулай да рәхәт. Озак-озак итеп ятасы иде шушында...

Әмма кинәт исенә төште: туктале, ул бит бер нәрсәсез чыгып киткән ләбаса! Шәфи әзерлисе командировка язулары да, юл пропусклары да анда калган. Гомумән, ул монда бүген түгел, иртәгә килергә тиеш иде бит. Муса, хәтта сикереп торып, аягүрә басты. Нишләргә соң? Тиз генә кире кайтып китәргәме?.. Кесәләрен капшанып карады. «Идел-Урал»да эшләве турында Розенберг кәнсәләре биргән танык кәгазе бар икән. Алайса, шул җитәр...

Муса, тынычланып, салмак кына атлавын дәвам иттерде. Әйдә, чүп тә булмас! Ул үзенең ниндидер гаепле һәм астыртын кеше сыман гел сагаеп яшәргә тиешлеген, әллә кемнәр кулында бәйле булуын уйлап, ачы елмаеп куйды. Чынлап та, аның әле үз гомерендә бер генә җитди эшне дә яшерен эшләгәне юк иде. Андый эшләр кинолардан гына бил­геле иде аңа... Ни өчендер аның күз алдына «Кигәвен» — Артур килеп басты. Муса «Кигәвен» белән үз арасында аз гына булса да ниндидер уртак бер сыйфат бар кебек тоя иде. Аның нәрсәдә икәнен анык әйтүе дә кыен; бәлки, аллаларның изге сурәте тулган мәһабәт гыйбадәтханә­дә йөреп һәм табынган булып та, шуларның берсенә дә ышанмаган азат йөрәкле Артур белән фашист чиркәвенә китереп ябылган һәм шундагы аллаларга табынырга мәҗбүр ителеп тә, табынмаган шагыйрь арасында нинди дә булса охшашлык бардыр? Бәлки, шулайдыр, ләкин Муса моны үзе раслый алмас иде. Тик шул хакыйкать: һәрвакыт ике катлы була белергә кирәк. Эчтән янсаң да, тыштан көл. Эчтән көлсәң — тышка чы­гарма! Кулыңда гөлләр булсын, куеныңда хәнҗәр булсын!..

Муса ачык лагерьга кич кенә килеп керде. Бик кысмасалар, үзенең документсыз булуын әйтмәскә уйлап, турыдан-туры Хәнәфин торган ба­ракка юнәлде. Хәнәфин, Шәфи Алмазның яшүсмер кызына күз төшереп, хәтта өйләнергә дә өметләнеп йөргәнлектән, хуҗасына һәрвакыт койрык болгап кына торучы Алабай хезмәтен үти иде. Шуңар күрә Шәфи аны мондагы пропаганда курсларына җитәкче итеп куйды. Туган нлдә чакта башлангыч мәктәп укытучысы булган бу кеше әсиргә эләккәч бөтенләй сатылганмы, әллә шул кызга кызыгу аркасында гына Шәфи ялчысы булып йөриме,— хәзергә билгесез иде. Шулай да Муса баракның бер башындагы аның бүлмәсенә барып керде: «Этнең оясында булсаң, бүре тимәс...».

Хәнәфин аны якты чырай белән каршылады:

  • Исәнмесез, Гумеров абый!—дип күреште.— Әллә безгә лекция укырга килдегезме?
  • Була ул,— диде Муса.— Сәгать тапсагыз, укыйбыз. Сезнең монда мәдәни агарту эшләре белән дә танышырга исәп бар. Мин бит хәзер нәчәлник кеше.
  • Бик хуп, бик күңелле! — һәм ул, Мусаны ашханәгә илтеп, кичке аш ашатты. Хәтта талон да сорамыйча, каяндыр үзе юнәтте.

Баракның калган өлешендә булачак пропагандистлар белән Яушев заводына китәсе кайбер әсирләр яши, һәм аларга да лекцияләр тыңлау мәҗбүри икән. Үгетләп җибәрмәкчеләр, күрәсең. Муса алар белән сөйләшеп утырды.

  • Ничек соң, үзегезне мәдәни яктан агарталармы?
  • Агарталар инде, кершән яккан шикелле! — диде берсе.

Элек ябык лагерьда бергә яткан Мулланур Гәрәев та монда икән хәзер. Ул да сүзгә кушылды.

  • Агаруның аръягына чыгып барабыз инде,— диде ул.— Караны да ак дип атый башладык...
  • Сез дә пропагандист буласыз алайса? — дип сорады Муса аңар­дан.
  • Юк, Муса абый, без Познаньга озатыласы кешеләр. Кайбер лек­цияләрдә генә булабыз,— диде ул гаепле кеше сыманрак.— Без бит полякларга охран торасы. Шулай булгач, аларга мәгърифәт чәчеп бул­мас... Автомат белән чәчсәк — шул җитәр...

Бу сүздән сүрән генә көлешеп алдылар. Барак эченә яңа кешеләр кайтып тула торды. Шулардан бер калкурак буйлысы үз койкасы янын­да башын кырын салыбрак карап торды да Муса каршына килеп басты.

  • Әһә, агайне, тотылдың бит!—дигән булды ул көлеп, һәм Мусага кулын сузды.— Ә сине танырлык та түгел, маскировканы бик нык үз­гәрткәнсең!..

Муса шундук хәтерләп алды: Гани Сәләхов фамилияле бу кеше белән Каунастагы алтынчы форпостта бәрәңге чүпләп яткан иде ул. Шпигель чокырыннан соң туйганчы бәрәңге ашап, сахаринлы крахмал кесәл­ләре белән сыйланганнар иде алар. Аннары юллары аерылды: төрле як­ка озаттылар. Хәзер Муса аны яңадан күрүгә сөенеп куйды: начар ма­лай түгел иде ул егет.

  • Кара, кара, син түгелме соң бу, Гани дускай!—диде Муса, кул биреп — Исәнме! Сине дә монда китереп тыктылармыни?
  • Шулайрак...— дип сулады Гани.— Безне, Миңгали белән, Вольһайдегә китергәннәр иде, шунда яттык. Ә хәзер менә монда сөйрәделәр.
  • Миңгали дә биредәме соң?
  • Юк, ул Вольһайдедә калды. Немес телен өйрәнә. Аны Симаев ди­гән егет үзенә алырга йөри,— дип җавап бирде Сәләхов.

Алар сөйләшеп киттеләр. Ганине пропаганда курсына китергәннәр, ә аның бер дә ул эшкә күңеле тартмый икән. Познань төркеменә иярмәкче була икән... Сәләхов аны почмактагы үз койкасына алып килде. Уры­ны булмаса, бергә йокларга тәкъдим итте.

Муса рәхмәт әйтте, аны урын түгел, икенче нәрсә борчый иде. Сә­гатенә карады. Төнге унбер Барак кешеләренең ятар вакыты җиткән. Алар йоклар алдыннан бер-бер артлы тышка йөри башладылар.

  • Син Мулланур Гәрәевны беләсеңме, Гани? — дип сорады Муса әкрен тавыш белән.
  • Монда килгәч таныштык һәм якташлар булып чыктык, ошый ул миңа, ипле егет күренә.
  •  Алайса, менә нәрсә, дускай.— диде Муса пышылдап.— Сез аның белән төнге өчтә тышка чыгыгыз әле, сүз бар, киңәш бар... Син аңа ал­дан әйтеп куй. Чамалабрак йоклар.
  • Була ул,—диде Сәләхов әзер кешеләрчә.—Чыгабыз аны. Миндә дә юк түгел иде кайбер сүз...

Муса, аның белән хушлашып, Хәнәфин бүлмәсенә керде дә кушетка сыман бер урынга ятты.

Бик йомшак булмас инде, Гумеров абый,— диде Хәнәфин гафу үтенгәндәй.

  • Ннчава! — дип куйды Муса.—«Бер кичкә — кер мичкә»,—дигән­нәр ич. Солдат мендәре — мылтык төйтәсе...

Бүлмә ярыйсы гына җылы иде. Муса плащын чыштырдатып бөркәнде дә йокыга китте. Ул инде редакциядә эшләгәндә үк үзен теләсә нин­ди вакытта йоклап китәргә һәм уянырга өйрәткән иде. Аның бу гадәте хәзер бигрәк тә ярап куйды: ачлы-туклы эшләп йөргәндә, буш ара та­бып унбиш минут черем итсәң, тәндә күбрәк егәр саклана кебек...

Ниндидер эчке «будильник»ның йомры башлы бәләкәй генә чукмары йөрәген тибрәтә башлавын сизеп, Муса уянып китте һәм сак кына кузгалды да, һичбер кыштырдаусыз булырга тырышып, ишеккә юнәлде.

Тышка чыкканнан соң сәгатенә карады: өч туларга унбиш минут иде. Әле генә җылы урыннан кубарылган гәүдәсенә шунда ук төнге салкын йөгерде. Җилкәсенә салган костюмын киеп, төймәләп алды да читтәрәк торган бер юан агачка сөялде, кәүсәгә берегеп үскәндәй булып калды. Егерме минутлар чамасы көткәннән соң баскыч төбенә бер күләгә килеп чыкты. Як-ягына карангандай селкенеп тамак кыруыннан Муса аның Гәрәев икәнен танып алды, үзе дә тамак кырды һәм агач кәүсәсеннән аерылды. Озакламый икенче бер күләгә дә күренде. Бу ике күләгә аның янына килә башлагач, Муса тагын да читкәрәк китеп аларны көтеп алды. Утын лапасы төслерәк бер алачык бар иде, шунда килеп сыендылар...

— Мулланур,—диде Муса пышылдап,—син үзеңнең исемең бик матур икәнен һәм анын сиңа кадәр кемнеке булганын беләсеңме»

Гәрәев, исе-акылы киткәндәй, шаккатып калды «Ничек инде бу?.. Төнге сәгать өчтә кешене уятып чыгар да аның исеме матурлыгы һәм элек кемнеке булуы турында сораш?..» Шулай да абайлап   алды: сыный... әвәрә кылмакчы була... Бераз сәерсенеп торганнан соң:

— Беләм, - дип җавап бирде Гәрәев шулай ук пышылдап, — вахитовныкы булган...

  • Синең туган елың кайсы әле?
  • 1918...
  • Менә ничек бит. Димәкки, әти-әниләрең белеп кушкан бу исемне?

—      Әйе, минем әти укытучы булган.   

— Ә беләсеңме, нәрсә өчен үлгән Вахитов?

  • Беләм, Муса абый. Имтиханыгыз бик вакытлы. Муллануров  татар халкының азатлыгы өчен һәлак булган. Мәҗит Гафуриның шигырен дә укыганым бар.
  • Ә Мулланур Гәрәев бу турыда ничегрәк уйлый икән?..
  • Җавабы ансат, эшләве кыен,— диде егет шактый тын торганнан соң. — Чөнки туган илем өчен үләргә мин дә әзер, ләкин бу шартларда ничек итеп көрәшү юлын белмим...
  • Синең җавапларың бик ошый миңа, афәрин, дустым! — дип куй­ды Муса һәм егетнең кулын кысты. Аннары Сәләховка эндәште:
  • Ә синдә нинди уйлар бар, Гани?..
  • Син инде, Муса абый, минем холыкны беләсең — гәрәчиерәк,— ди­де ул.— Мин пропагандистка риза түгел. Познаньга китәсем килә. Ан­нан поляк партизаннарына юл якынрак бит...
  •  Юк, син риза бул,— дип кисәтте Муса.— Һәм шушы төркемнең пропагандисты булып Яушев заводына кит. Мулланур белән бергәләп эш башлагыз. Үзегезгә тагын берничә ышанычлы иптәш табыгыз. Беренче бурыч болай: зинһар өчен поляк эшчеләренең зөбание була күрмәгез! Ә Яушев сезне шундый итәр өчен чакыра. Завод полициясен үз татарла­рыннан — ышанычлы кешеләрдән — куя, янәсе. Моны бөтен төркемгә бик оста гына аңлатыгыз. Тотылмагыз. Поляк эшчеләре — безнең союзник. Үзләре белгәнчә көрәш алып баралар. Тимәгез, юл куегыз. Сез нин­ди булсагыз, алар безнең татар халкы турында да шулай уйлаячак. Димәкки, сезнең кечкенә төркемнең полицайлык хезмәте дә халык исе­ме белән бәйләнгән. Онытмагыз моны!

Икенче бурыч: качу оештырыгыз. Аны болай эшләгез: ышанычлы поляклар белән элемтәгә кереп, качарга теләгән егетләрне өч-дүрт ке­шелек төркемнәр белән поляк партизаннарына озатыгыз. Ахырда үзе­гез дә качарсыз. Охрана таралсын, Искәндәр Яушев кишер түтәле өс­тендә утырып калсын!..

Егетләр тавышсыз гына хихылдашып алдылар.

  • Я, ризамы сез шуңа?—дип сорады үзе дә елмайган Муса.— Би­рәсезме кулыгызны?..

Иң элек аны Мулланур кочаклап алды. Әллә туңудан, әллә дулкын­ланудан, бөтен гәүдәсе дерелди төсле иде аның.

  • Риза, Муса абый! —диде ул кайнар пышылдап.— Көчем җиткән­нең барын да эшләрмен. Җан аямам! Антым шушы булсын!..

Аннары Сәләхов кул бирде.

  • Мин дә риза! — диде ул шулай ук кайнар дәрт белән.— Качасы да булгач, бу эш мине кызыктыра! Ишетерсең, туганкай, без анда кай­бер хитри нәрсәләр дә маташтырырбыз әле! Әйтик, завод үзе төтен булып очмагае!..
  • Ләкин башсыз кыланмагыз!—диде Муса.— Үзегезне хәрап итәрсез.— Ул аларның икесен дә кочаклап алды һәм якын бер хис белән аркаларыннан какты — Ышанам сезгә. Хәерле юл!..

Гәрәев белән Сәләхов кереп урнашканчы, Муса бәдрәф тирәләреннән әйләнеп килде дә, ишек төбендә тукталып, эчкә колак салды. Ан­дагыларның гырлап йоклавыннан башка һич тавыш-тын ишетелми иде. Песи адымнары белән генә эчкә чумды.

Иртәгесен Муса лекция укымыйча китә алмады. Курстагы егетләре үзләре килеп үтенделәр. Болай караганда, алар Гитлер Германиясен һәм аның «киң ирек»ләрен мактаучы булып чыгарга тиешле агитатор­лар. Ләкин, кем белә бит, мондагы кешенең эчендә һәрвакыт бөгәрлән­гән керпе ята. Ак керпеме ул, кара керпеме? — анысын белүе дә кыен. Әмма ничек кенә булмасын, бу адәмнәрнең күңеленә дә кадерле бер орлык чәчеп калдырырга тиеш ул. Бәлки, иң әшәке дигәненә дә бәлә­кәй генә бер файда бирер. Аның темасы әзер иде: «Татар композитор­лары һәм татар музыкасының үсеше».

Салих Сәйдәшев турында сөйләгәндә, «Наемщик» һәм «Кандыр буе» әсәрләренә тукталды. Муса Батырҗан һәм Гөлйөзем арияләренең ни­кадәр тирән моң һәм матурлык белән яңгыравын композиторның та­лантына гына түгел, үз халкын, үз туган җирен яратуына бәйләп сөй­ләде. Атаклы маршын мандолинда уйнап күрсәтте. Егетләрнең йөзлә­ре балкып китте. Алар, үзләре дә сизмәстән, Мусага кушылып марш­ны көйли башладылар. Шул чагында лагерь башлыгы Френцель килеп керде:

  • Бу нинди концерт? — дип сорады ул кырыс тавыш белән.

Хәнәфин, җитәкче буларак, бөтен формасын китереп жавап бирде:

  • Татар музыкасы турында Гумеров әфәнде лекция укый, майн һерр. Бу безнең атаклы композитордан бер иллюстрация.
  • Ә мин сезне Кызыл Армия маршы уйныйсыз дип торам.— Фрекцель елмайган булды.— Ничектер бик шундый тоела!
  • Аллам сакласын, мин андыйга юл куяммы соң? — дип өтәләнде Хәнәфин.

Френцель чыгып киткәч, егетләр бик мәгънәле итеп Мусага һәм Хәнәфиягә карашып алдылар.       

  • Шулай да, Гумеров әфәнде, бик мавыкмагыз,— дип куйды Хәнә­фин борчылып.
  • Хафаланмагыз, — диде Муса тыныч кына. Чөнки, рәсми яктан караганда, лекциягә ачыктан-ачык бәйләнер урын, әлбәттә, юк иде. Андагы һәрбер сүз үлчәп әйтелгән, хәтта явызлар да борын тыгарлык һәм дәлил китерерлек түгел. Әмма шулай да күп кенә күңелләргә гүзәл орлык чәчә иде ул. Муса сүзләре тыңлаучыларда матур хисләр уятып, туган якларны сагындырып куйды. Аңа барысы да рәхмәт әйтеп, озатып калдылар.

IV

Вустрау читендә егетләрдән аерылгач, Муса кичәге сукмагы белән поездга юнәлде. Аны мондагы эшләренең уңышлы узуы куандырса да, кичәге әрнү күңеленнән китмәгән иде әле. Шундый якын дус булган һәм ышанган Нәзирнең баш тартуын, бер почмакта посып калырга ма­ташуын ул һич кенә дә аңлый алмады. Уйлаган саен ачуы кабарды. Аның өчен хәтта курка башлады. Әллә хыянәтче булырга җыена ми­кән, каһәр суккан өркәк, котсыз куян!.. Ә менә бу гади егетләр, Мусаны Нәзиргә караганда йөз тапкыр ким белә торган кешеләр, аңа ышана­лар. Аның белән эшкә тотынырга атлыгып торалар. Эх, Нәзир, Нәзир, белмәгән икән Муса сине моңарчы ныклабрак! Астыртын җан икәнсең син!..

Шул хакта көенеп бара торгач, кичәге матур чыршы төбенә килеп чыкты ул. Анда кичәге гәрәбә яфраклар бәйләме, ташландык бер чүп шикелле, ауналып ята иде. Муса, тукталып, аңа карап торды. Хәтта иелеп кулына да алды. Ул коры яфраклар һаман әле шиңмәгән, алар әле көзнең ниндидер үлеп бара торган матурлыгын һаман саклыйлар иде. Ә Муса аларны кичә онытып, ташлап киткән һәм һич хәтеренә дә килмәде. Күрәсең, ул алтын яфракларны кемгәдер сузып, куандырыр кешесе булмагангадыр инде. Күрәсең, андый яфраклар белән юамырдай гамьсез чаклар, әллә кайларда калып, югалганнар. Күрәсең, бу яфрак­лар шиңгәнче Чулпанкай белән күрешүләре дә мөмкин түгел. Юллар шундый әйләнеч, җиде диңгез кичәсе, җиде сыртлы Каф тавын узасы гына түгел, җиде башлы аждаһаның муенын кисәсе, җитмеш чакрым­лы ут күперен үтәсе бар әле. Ерак, һай ерак ул юл!..

Якын тирәдә ниндидер бала-чага тавышы ишетелә башлады. Муса, уйларыннан арынып, шул якка күз йөгертте. Ул аларның немец бала­лары икәнен күрмичә дә белеп тора һәм эчендә аларны читсенү, үз итә алмау хисе барлыгын да сизә иде. Шул чит балалар белән очрашкан­чы дип, җәһәт кенә үз юлыннан атлап китте. Әмма балалар аны бары­бер күрделәр. Күрделәр дә тукталышып калдылар. Муса белән дә га­җәп бер хәл булды. Аның бала сөяр күңеле шунда ук эреп китте һәм киң елмаеп җибәрде. Юк, бу балаларны чит күрү, яратмау тойгысы чын булмаган, ахры. Үзләрен күргәч, Муса андый хисне күңеленнән таба алмады һәм аларга табан атлады.

  • Гутен таг, ребята!—дип кычкырды ул дусларча тавыш белән.

Малайлар да теләр-теләмәс кенә: «Гутен таг» дип җавап бирделәр.

Сыек сары чәчләренә күзләре төсле үк зәңгәр бант бәйләгән бер матур кызчык аны бигрәк тә үзенә җәлеп итте. Муса аның янына килеп, олы кешеләрчә кул биреп күреште дә гәрәбә яфраклар бәйләмен аңа сузды. Икенче бәләкәй кызчыкка кесә төбендә калган конфет кисәген чыга­рып бирде, сыңар күзен кысып, телен шартлатып куйды. Башка кесә­ләрен яңадан актарып карады, ләкин берни дә табылмагач, «бигайбә» дигән шикелле, калган балаларга да шулай ук каш сикертеп, телен шартлатып, кул суза-суза күрешкән булып чыкты: «Здрасти-гутен таг! Здрасти-гутен таг!» — дип кабатлады ул. Балалар үзләшә башлады­лар. Хәтта берсе «Здравствуйте!» дип җавап та кайтарды. Муса гаҗәп­ләнеп калды. Кара, кара, каян отып алган бу?..

Ул ара да булмады, калкурак буйлы бер малай артына борылды да, кул болгый-болгый: «Дядя Тулиян, коммен зи һир!» дип кычкырды. Муса тагын аптырашта калды. Туктале, нәрсә соң бу? «Дядя Тулиян?» Кем булыр ул? Тукта, тукта. Шпигель лагере... Чокырдаш күрше... Әйе, монда бергә килделәр бит... Шуннан бирле күргәне юк... Ул һаман би­редә микәнни?.. Да-а... Ә нишләп болар белән соң ул?..

Эре яфракларын әле һаман да коеп бетермәгән куе куаклар арасыннан Мусага караганда шактый озын буйлы, кара кыл чәчле, әрмән­чә зур борынлы Тулиян үзе килеп чыкты, аның кулында искерәк кенә бәләкәй чыбык кәрзин, эчендә төрле төстәге гөмбәләр тулган иде. Янында тагын бер-ике бала күренде. Ул чыршы төбенә килеп җитүгә, шаккаткан төстә күзләрен зурайтып, буш кулы белән ботына шап итеп сукты да:

  • Муса?! Каян, нинди җилләр белән? — дип куйды.

Кочаклашып күрешкәннән соң, хәл-әхвәл сорашу китте. Геһам Ту­лиян балаларга атлый торырга кушты.

  • Син нәрсә, әллә гувернер булдың? — диде Муса көлеп.
  • Түгел, болай гына. Алар белән шаярсам, алар белән йөрсәм, кү­ңел ачыла. Яратам бугай, ахры, үзләрен. Аннары шул ягы файдалы— немесчәгә өйрәнәм.
  • Синме? Кара син аны! Әллә берәр фрәйләйнгэ гыйшкың төштеме?
  • Юк, башка мөһимрәк эшләр бар...

Муса Тулиянның күзләренә сорау белән карады. Ләкин Тулиян башка бер сүз дә әйтмәде. Аның да хәзер өс-башы үзгәргән, ярыйсы гына цивильный киемнәр кигән, төс-битендәге ачлык эзләре дә беткән диярлек иде.

  • Вустрауда берәр немкага йортка кермәгәңсеңдер бит, алай тыры­шып немецча өйрәнгәч?..
  • Туктале,— диде Геһам Тулиян,— бик сорыйсың да сорыйсың, ә син үзең кем сон? Өс-башың да шома күренә, битләрең дә түгәрәкләнеп киткән төсле, бөтенләй франт булгансың диярлек! Тик мөгез башлы тросточка гына җитми.
  • Анысы да булыр әле, фюрер исән булса,— диде Муса җитди сыман төс белән.— Ул мине бик нык кайгырта.
  • Юк, шулай да кайда эшлисең, кем булып? — дип сорады әрмән егете гаҗәпләнгән тавыш белән.— Күптән күрешкән юк бит...
  • Кем дисеңме? Әйтергә дә була: без хәзер милли деятель. Килә­чәктә безгә зур урыннар вәгъдә ителгән!.. Рәхмәт фюрер әфәндегә. Күзләремне ачты. Буду служить верой и правдой, рус әйтмешли.

Тулиян беркавым сүзсез торды да кәрзин төбеннән бер учлам нарат җиләге яфраклары тартып чыгарды.

  • Менә,— диде ул,— монда да үсә икән... Хәтерлимсең, Шпигель оҗмахында ятканда, синең аякларны дәвалаган идек...
  • Булгандыр инде, күптән бит...— диде Муса, андый вак-төякне хәтерлисе килмәгән шикелле.
  • Шпигель «комиссиясе»н дә оныттыңмы? Безне чишендереп, яһүд эзләгәнен?..
  • Ничек дип әйтим? Барын да хәтерләп, явыз күңелле буласы да килми. Фюрернең хәзерге яхшылыклары үткәндәгеләрне күмеп китә ич...

Геһамның йөзенә бәргән ярсу кан аны бүртендереп җибәргәндәй итте. Ул, утлы күзләрен уйнатып, як-ягына каранды. Балалар шактый ерак киткән, ә тирәдә генә бер кеше дә юк иде. Артйна борылды, анда да тыныч иде. Шуннан соң кинәт кенә кәрзинен җиргә селтәде дә ике кулы белән Мусаның якасыннан буып алды:

  • Инде тәмам сатылып беттеңмени, эт баласы! — дип пышылдады ул тешләрен шыкырдатып.
  • Менә монысы миңа ошый, ичмаса!—дип гыжылдады муены буылган Муса, көлә-көлә.— Яратам шул көчле кешеләрне! Алар кулын­да, волейбол тубы шикелле, күккә чөелергә дә мөмкин!..
  • Шаяртма, дуңгыз! — Аны тагын да ныграк кысты әрмән егете.— Җаның минем кулда!

Ә Муса, көчкә-көчкә генә тын алса да, һаман көлә иде. Аның йөзен­дә әз генә дә курку заты күренми; әйтерсең, Тулиян аның белән шаяра гына. Геһам моңа аптырап калды. Юри шулай курыкмас булып кыла­намы, бу җүнсез? Әллә...

  • Җибәр,— диде Муса шул ук гөнаһсыз сыман көлү белән.— Фю­рер биргән яңа костюмымның якасын умырып чыгарсаң, мин нишләрмен?

Ачулы доктор теләр-теләмәс кенә кулларын ычкындырды да учларын җәеп чалбарына ышкып куйды. Гүяки аның куллары ниндидер бер пычрак нәрсәгә буялган иде.

  • Монысы да шәп! — диде Муса.— Кая, шул кулларыңны үбим әле!

Егет, тагын да аптырабрак, кулларын артына яшерде, Мусаның мо­ңа да исе китмәде.

  • Бирәсең килми, дөрес эшлисең! Тик шунсы бар,—дип куйды Му­са,— мин дә сиңа кагылган кулларымны чалбарыма сөртимме? Синең өстә дә башка киемнәр ич хәзер?
  • Мин синең кебек сатылган җан түгел! — дип җавап бирде Геһам җирәнүле тавыш белән.
  • Алай булса, кил, мин сине кочаклап үбим, Геһамҗан!—дип кыч кырды Муса һәм, кулларын җәеп, озын буйлы яшь докторның киң күкрәгенә сарылды. Аптыраган Тулиян әле һаман читсенә, Мусаның болай кыланышын һаман аңламый, үзенә якын җибәрергә теләми иде. Муса, шуларның бөтенесенә чиксез җәберсенгәндәй, кинәт көлүеннән туктап, әрнүле тавыш белән көрсенеп куйды:
  • Эх, дускай! Кадерле дускай!.. К чорту маску! Буылам!..

Ниһаять, алар аңлаштылар. Сүз белән дә, дәлил һәм антлар белән

дә түгел, бу очракта андый нәрсәләр көчсез һәм ышанычсыз иде. Юк, алар бер-беренең ничек тын алуыннан, ничек күз каравыннан икесе дә саф икәнлекне аңлап алдылар. Аңлашып алгач инде, үзләренең әле генә уздырган көлке кыланышларын онытып, һични булмагандай тату гына гәпләшә башладылар. Тик Тулиян гына, җирдә чәчелеп яткан гөм­бәләрен саклык белән кәрзиненә сала-сала:

  • Гөмбәләремне хәрап иттерә яздың, җүнсез,— дип зарланып куй­ган булды.— Шунда ук туп-туры әйткән булсаң, ярамаган идеме? Менә ничек ватылганнар...

Җиргә чүгәләп, Муса да аңа гөмбәләрен җыешты. Гөмбәләр кәрзингә тулгач, шунда ук йомшак көзге үлән өстенә утырдылар да, Геһам тәмәке тарта башлады.

  • Я, сезнең бөек «Идел-Урал» тирәсендә ниләр бар? — диде ул,— Мин синең анда эшләвеңне мондагылардан сорашып белдем инде. Ни­ләр җимертәсез?
  • Кавказ тауларын җимерергә җыенабыз,— дип җавап кайтарды Муса.—Мин дә «Әрмән легионы» төзелеп ятуын беләм... Сездә ниләр бар?
  • Бездә эшләр кайный! Озакламый Кавказны кызыллардан котка­рабыз да, хөрмәтле фюрер кушуы буенча дөньядагы бөтен әрмәннәрне җыеп, Бөек Урарту дәүләте төзибез. Аларны урнаштыру өчен мәңгелек дошманыбыз грузиннарны кисеп чыгабыз. Бөтен җир һәм мөлкәтләре безгә кала. Фюрер үзе шулай вәгъдә итә. Грузин легионы да төзелә. Алар ден дошманнары әзербәйҗаннарны кырачаклар. Әзербәйҗан легионы исә шундый ук ден дошманы булган әрмәнне кырачак. Менә безнең эшләр ничек гөрли, дускаем! Борынгы Варфоломей төннәре, «әрмән-татар суешы» яңадан дөнья шаулатып узачак!
  • Шәп, шәп! — диде Муса башын селкеп.— Искиткеч! Болай бул­гач, сезгә әрмән легионын бик ныгытырга кирәк була инде... Бәлки, шул юнәлештә эшләүчеләр дә бардыр сездә, ә?..

Тулиян, зур кара күзләрен кысып, Мусага текәлде. Беравык сынап караганнан соң:

  • Ай-яй, күпне белергә телисең! — дип куйды. Аннары, тирә-ягын күзәтеп, ярым пышылдап кына әйтте: — Булса нишләтерсең?
  • Нишләтим? Акыл өйрәнермен,— дип көлде Муса һәм үзләренең дә шундый ук эшләр башларга йөрүләрен әйтте. Тулиянның йөзе бө­тенләй яктырып китте хәзер.
  • Бездә ул «Өченче комитет» дип атала. Әзербәйҗаннарда «Икен­че», ә русларда «Беренче»...
  • Менә ничек? — дип гаҗәпләнде Муса.— Сезнең алар белән дә элемтә бармы?
  • «Остарбайтер»лар аша бәйләнештек. Алар арасында куып ките­релгән әрмәннәр дә бар. Ләкин рус комитетының төп үзәге Одердагы Франкфуртта булырга тиеш. Берлинда филиаллары гына...

Мусаның күге кинәт җәелеп китте. Әнә ничек икән эшләр! Һәркем кыймылдый, берәү дә, язмышка буйсынып, тик ятмый икән! Болар һәммәсе дә безгә канат! Тизрәк Франкфурт белән табышырга кирәк...

  • Алайса, без «Дүртенче комитет» булабыз, исеңдә тот, Геһам дус,— диде ул.— Киләчәктә без тыгызрак бәйләнешербез, иптәшләреңә әйт, элемтәче билгеләсеннәр.
  • Хәзергә минем аша,— диде Геһам.— Мин монда врач. Безнең элекке карантинда хәзер — пропагандистлар курсы. Авырулар да ялга һәм дәваланырга килгәли. Легионга китәсе кешеләргә, фюрер сабакла­ры белән аралаштырып, оеткы салып җибәрәбез. Әлбәттә, сайлап. Үзең беләсең...
  • Ә кешеләрне ничек ачыклыйсыз, ничек базып беренче сүзне ку­шасыз? — дип сорады Муса.
  • «Кояшлы Арарат» дигән җыр түгәрәге бар безнең. Кешеләрнең күңелен җыр ачып бирә...

Ерактан балаларның «Дядя Тулиян!» дип кычкырган тавышлары ишетелде. Күрәсең, алар бөтенләй югалтканнар аны һәм авылга ялгызкайтып керүләренә ышанмыйлар иде. Тулиян да, Муса да, урыннарын­нан торып, аерылыша башладылар.

  • Антмы? — диде берсе. — Мондагы сүз монда калырмы?
  • Ант! — диде икенчесе. Һәм, кочаклашып үбешкәннән соң, каты итеп кул кысыштылар.

Тулиян балалар янына ашыкты. Муса аны күз карашы белән озатты да станциягә атлады.

«Кешеләрнең күңелен җыр ачып бирә безгә...». Кызык сүз бу. Дөрес шикелле тоела. Җырны безгә дә легионда киң яңгырату кирәк булыр. Ул бит әле кешене дәртләндерә дә, өмет һәм омтылышлар да уята...

V

Берлин уртасындагы Александерплацның аргы читендәрәк кафе- ресторан сыман аулак кына бер урын бар иде. Андагы ашау-эчүнең иң шәбе булган «мундирлы бәрәңге»не Алиш ачып, бүтән иптәшләрен дә шунда ияләндереп өлгергән иде инде. Шуның өстенә, шактый тыныч та тагы үзе. Әз акчалы кешеләр генә күренә һәм, озак утырмыйча, алма­шынып торалар. Бүген дә Алиш Муса белән Гарифны һәм Фоат белән Әхмәтне шунда җыеп алып килде. Фоатның бүген әллә чынлап, әллә юри генә туган көне булып чыкты. «Мин сезне симез каз итле, өреле- майлы бәрәңге белән һәм шампански белән сыйлыйм!» — дип көлдерде ул. Өстәлгә, буларын бөркеп, олы тәлинкә тулы «чикмәнле бавырсак» һәм ак күбекләре ташып торган нәзек озын сыра бокаллары килеп утырды. Фоат Булатов һәрвакытта диярлек үзен күтәренке күңелле итеп күрсәтергә һәм җор телле булырга тырыша иде. Бүген дә аның авы­зыннан мәзәк сүз өзелмәде:

  • Ишеттегез микән, бер елны Хуҗа Насретдин Казанга килеп чык­кан бит, — дип башлады ул нәүбәттәге мәзәген. — Казан Кремлендә йөргәннән соң Сөембикә манарасына менеп, тирә-як матурлыгын күзәтә икән. Моны күреп калган бер хәйләкәр саилче Хуҗаны кызык итәргә уйлаган. Сөембикә манарасы төбенә килгән дә: «Я, Хуҗа әфәнде, сиңа бер гозер йомышым бар иде, төшеп кенә килсәңче!»—дип кычкырган. Хуҗа төшкән. «Тыңлыйм гозереңне, агайне, сөйлә», — дигән. «Менә, Донбасстан кайтып килә идем, семьям авырып бальниска керде, үзем­нең кесәмне бастылар, — дип тезеп киткән теге саилче. — Бер тиенсез калдым, сәдәкадән рәхим итсәгез лә!..»

Хуҗа тегенең күзләренә карау белән хәйләсен сизеп алган: бер дә инде Донбасстан түгел, ә Казанның киселеп беткән алдар теләнчесе! «Я, тәкъсир, хәлең бик мөшкел икән! — дигән Хуҗа, кайгырган бу­лып.— Кил, зинһар, рәхим ит», — дигән һәм кесәләрен актара башлаган. Берсеннән дә акча чыкмагач: — «Һай, ашыгу бәласе, алтын янчы­гымны манара башында калдырганмын бит, томалангыры, — дигән,— Әйдә минем арттан, гозереңне мул итеп үтәрмен»,— дигән һәм манара башына менеп тә киткән. Аның артыннан «ах-ух» килеп әлеге теләнче дә менеп җиткән. Караса, бер дә андый-мондый алтын янчыгы күренми. «Я, Хуҗа, кая, бир инде сәдәкаңне», — дигән бу. Шунда инде Хуҗа күккә бармагы белән төрткән дә әйткән: «Син, энем, ходайдан сора, дигән, ул моннан якынрак та, ә миндә бакыры да юк», — дигән. «Алай булгач, иик алдап алып мендең?» — дип бәйләнгән теләнче. «Ә син мине ник алдап төшердең? Шуннан гына да сорый ала идең бит!»    дигән Хуҗа. Шунда бетте. Көлегез, җәмәгать, ату мин елый башлыйм хәзер!

Егетләр бокалларын күтәрделәр.

—Әйдәле, Хуҗа әпәнде, — диде Шабаев үзбәкчәләбрәк, — сез, бәл­кем, Ташкәнт мосафиредер. Мең дә беренче яшегез тулган көнне кот­лап тизрәк күтәрик. Юкса, сыра суына, кәртүпнең күбеге шиңә... Яшә мең ел тагын!.. — Чәкәшеп сыра чөмерделәр һәм бәрәңгегә һөҗүм баш­ланды.

  • Тупланган кадәребез шушы биш баш хәзергә, — диде Муса, ба­шын бәрәңге өстеннән күтәрмичә генә. Ул Исрафилев, Һадиев, Гыйль- фановларның баш тартуы өчен әле һаман бик әрнесә дә, монда алар турында сөйләп торуны кирәк тапмады, ә киләчәк хәрәкәтне ничек баш­лап җибәрү хакында кайгырткан төс белән дәвам итте:
  • Беренче эш — вәгазьгә каршы вәгазь! Кешеләрнең әүвәлге рухын кайтару. Моның өчен күбрәк һәм ешрак «хат» лар чыгару. Без аны «туган ил хатлары» дип атарбыз. «Җырлар»ны Симай «күктән» тота. Хатны язучы — мин. Симай үзенең ике егете белән «карындык» ка сук­тыра, Булат белән Шабай аны «аяк машинасы» нда күбәйтәләр. Хатны саклаучы һәм тиешле кешеләргә тапшыручы — Алиш була. «Сәүдәгәр тастымалы» нда бик әшәке нәрсәләр җибәрмәү, анда «умеренный тон» саклау эше дә Алишка йөкләнә, һәммәгез дә «тегеләр»  белән дипло­матик шома буласыз. Этне ырлатудан файда юк, тешләп алуы мөм­кин,— Муса үз бокалыннан тагын бер-ике йотым чөмереп куйды. Баш­калар тәмәке кабызып җибәрделәр. Алиш бәрәңге сыпырды. «Әмма безнең яктагы «Молтан» бәрәңгесенә җитми инде барыбер», — дип, ту­ган як бәрәңгесен сагынып алды ул. Фоатка мәзәк өчен шул җитә калды:
  • Теге крәстьян дә шулай дигән бит...
  • Ничек?—дип сорадылар аннан, яңа бер мәзәк көтеп.
  • Балык бистәсеннән бер агай Казанга килеп төшкән. Үсиядә бар­жадан карбыз бушатып яталар икән. Бик кызыгып карап торган да, «беткән баш беткән» дип, бер бөтен карбыз сатып алган. Аннары, Идел ярына аякларын салындырып утырып, кесәсеннән чалгы пәкесен чыгар­ган да, «бисмиллаһи» дип, карбызны урталай ярган. Бакса: карбыз ап- ак! Бик хәтере калган моның. Мескен, башын кырын салып селкә-селкә: «Һәй-й, сәвит дисәң сәвит шул, карбызы да аппак бит! Кая инде ул Микулай карбызларына җитү!» — ди икән.

Егетләр көлешеп алган булдылар.

  • Мин аны «кызлар хаты» дип атар идем,—диде Симай. — Хат­ның беренчесе әзер. Карындык безнең үзебездә. Тегеләр аңа үз вәгазь­ләрен сугып, аяк машинасында күбәйттеләр. Алар кайтып киткәч, бик­ле бүлмәне җай гына ачып керәбез дә «Ундервуд»та шул карындыкка үз хатыбызны төшерәбез. Фәйзелхаков дигән егет бармакларын уйна­та, мин әйтеп торам, Газизов дигән егет сакка баса. Шуннан соң об­мотка эченә яки кунычка чорнап тыгып, Абдулла абыйга китерәбез. Калган ягын ул белә инде...

Фоат Булатов комитетта экскурсияләр буенча эшләү белән бергә, немецларның «Тагеблатт» дигән солдат журналын да кечкенә аяк ротациясендә басарга тиеш иде. Шабаев белән икесе бу машинаны бик яше­рен рәвештә листовка басу өчен дә файдалана башладылар. Хәзер алар шул хакта кыска гына сөйләп бирделәр:

  • Безнең карт әбинең дә әле Урынбурда чакта ук шундый җеп машинасы бар иде. Аягы белән әйләндереп, гел җон эрләп утыра, анна­ры шуннан безгә бияләй бәйли иде. Хәзер, күрәсең, аның машинасы миңа мирас булып калган, — дип көлдерде Фоат. — Җон җебе чыкмаса да, «кызлар хаты» әйбәт чыга.

Муса яңадан сүзгә кереште:

— «Кызлар хаты»ның әзер булуы бик яхшы. Мин, озак юанмастан,

Польшага кунакка җыенам. Шунда матуррак кызларга биргәләрмен. Анда татарчасы күбрәк китәр инде, ә монда, «Ост...»лар арасында рус­часы яхшырак булыр. —Мусаның бокалы буш иде инде. Калганнар да ялтыратып куйганнар. Кесә төпләрен кырып, тагын берәр бокал китерттеләр.— Монысы кызлар арасында уңышларыбыз булсын өчен! — диде ул. Алар чаң-чоң китереп чәкештеләр, көлештеләр. Мөмкин хәт­ле шау-шулы күренергә, кыз һәм эчемлек ярата торган мәгълүм егет­ләр булып танылырга тырыштылар. Үзләре берәр генә йотым чүмереп куйдылар. — Күршеләр дә тик ятмый икән, — дип дәвам итте Муса, кызык сөйләгән тон белән. — Тулиянны беләсез инде, ул сөйләде. Алар хәтта бездән алданрак тотынган булсалар кирәк. Олы күрше  «Берен­че» дип аталган. Калганнары: «Икенче», «Өченче» дип исем кушкан­нар. Без «Дүртенче комитет» дип йөртербез инде...—Муса бу сүзләрен сагая төшебрәк әйтте һәм сиздерми генә тирә-ягына карады. Әле кичке күңел ачу вакыты җитмәгәнлектән, залда халык бик аз һәм почмак өстәлләрдә генә иде.— Франкфуртта да кунак буласым килә. Одер буйларында йөрсәм, бәлки, берәр «матур кыз»  табып, элемтәгә керер­мен, дим. Олы кардәшнең «төп төенчеге» шунда, имеш...

Муса әйткәннәр белән килешеп бетмәүчеләр дә булды.

  • «Дүртенче...» дип кенә бик коры булмас микән? — диде Алиш.
  • Берәр шигъри һәм чакыра торганрак исем кирәк иде кебек...
  • Юк, Абдулла, — дип каршы төште Шабай. — Аның кычкырып то­руында хикмәт булмас. Без бит ниндидер матур сүзләр белән мавыктырырга җыенмыйбыз, тыйнак һәм конкрет хәрәкәт кирәк безгә. Ул исем­гә усал күзләр төшкәндә дә артык игътибар итәрлек булмасын...
  • Гел вәгазь-нәсихәт белән маташу да ничек булыр икән? — дип куйды Симаев. — Кызыксыз булмасмы?
  • Ашыкма, Әхмәт, — диде Муса. — Беренче чор өчен шулай кирәк. Тупланып җитик, колач җәйик, аннары тормыш безгә үзе әйтер.
  • Димәк, хәзергә кызлар һәм аларга хат? — дип нәтиҗә ясагандай сорады Булатов.
  • Шулай... Кызлар дигәннән, Аккүл тирәсендә күп кенә хатын-кыз­лар эшли, имеш. Барыбыз да анда өелешеп йөрү килешмәс; күз тиюе мөмкин, — дип елмайды Муса. — Анда, минемчә, Гарифны билгеләсәк җитәр. Калганнарыгыз шәһәрнең башка өлешләренә йөрерсез. Анда да табылыр матур кызлар...

Шул чагында залга Карип Ишбулдин килеп кергәне күренде. Аның астыртын елтыр күзләре тычкан баласыдай уйнаклый иде.

Ашка таракан төште, егетләр, ычкына башлагыз,— диде Фоат пышылдап. — Тикмәгә йөрмәс бу...

Ишбулдин, елмайган сыман авыз ерып, алар янына килде.

  • О, майне фройнде! Кәеф-сафалар хуш булсын, — диде ул, сирәк тешләрен калкайтып. — Үзебезнең чикмәнле бавырсак белән ләззәтлә­нәсез икән! Бик хуп... Ә мин сине эзли-эзли җаннарым чыкты, Алиш! Бик интересный җиргә чакырганнар иде, үзең дус дигән буласың, үзең әйтми дә китәсең...

— Менә бит, егетләр алып китте, — дигән булды Алиш урыныннан кузгалып. Сине караштырган идем, тапмадым, тамак та бик ачык­кан иде...

Муса да аягүрә басты, китәргә җыена башладылар.

  • Кая болай, мин килгәч кенә? — диде Карип гаҗәпләнеп. — Алай­са, мин дә синең белән, Алиш.
  • Һәй, што син!—дип каршы төште калган егетләр. — Утырыйк әле, Карип дус. Алар гел китә бирсен. Монда да «зер интересант!» булачак...
  • Озакламый безнең таныш немкалар киләсе, — дип өстәде Фоат, сер итеп кенә әйткәндәй. — Сиңа да бер матурны табарбыз...
  • Син миңа карама, Карип,— диде Алиш.— Минем әле алдагы но­мерның материалларын укымаган, сәркатип кеше бит, үзең беләсең.

Ишбулдинның тиз генә риза буласы һәм Алишны күздән ычкындыра­сы килмәде. Чөнки бүген иртә белән генә аны Гаптрахман абыйсы пеш­кәкләп алган иде.

  • Жалунияңнән тыш, үзеңә кесә акчасы да җәлләмим, син аны бик хуп күреп аласың да, кабарэларга йөреп, немкалар ботына кызыга-кы- зыга, үзең эчеп бетерәсең, — диде ул. — Ә инде Алишны сыйларга, аңа да бер майлы немка табып, егетнең эч серенә керергә кулыңнан килми! Болай булгач, нинди хадим син? Юк, җебегән сыер дучмагы!

Ишбулдин өчен бу эш, чынлап та, ярыйсы ук кыен иде. Алишны ул ун елдан артык белә. Казанда чакта дус булып, бергә яшьлек мәҗлесләренә һәм кызлар белән күрешергә йөргән вакытлары да булды. Седельце лагеренда очрашкач та «җан дусым!» дип игълан итте. Алиш­ның аңа бик күп яхшылыклары да тиде... Әмма ләкин Гаптрахман абзасы да бик кирәкле кеше шул. Аннан башка ничек яшәмәк мөмкин? Ул биргән маркылар тукталып калса, легион унтеры жалуниясе белән генә нинди кызыгы бар дөньяның? Бигрәк тә, Берлин шикелле, күңел ача торган урыннары һәм алтын чәчле, зәп-зәңгәр эмаль күзле, шикәр муенлы матур туташлары күп булган бер Европа шәһәрендә акчасыз яшәү — ни дигән сүз ул? Гомердә ике килми бит мондый рәхәт! Шулай булгач, дус-фәлән дип торып булмый инде... Хәер, әллә нәрсәсе дә юк бит. Гаптрахман абыйсы, үзенең кадрларын яхшырак өйрәнү өчен булса кирәк, Алишның ниләр сөйләвен, ниләр эшләвен генә беләсе килә. Шу­шындый гөнаһсыз нәрсәләр хакында Карип аңа хәбәр иткәләп тора икән, моның нинди гаебе бар? Шәфи Алмаз гестапо түгел лә ул!..

Ишбулдин, вак-төяк эчке борчылулардан шулай арынып, Гаптрахман абзасын берәр шәбрәк яңалык белән сөендерү өчен монда килсә, әнә нәрсә күренде: кабыклы бәрәңге ашап утыралар, адәм көлкесе! Менә сиңа Надпинкертон! Карипнең Шәфигә дә, үзенә дә ачуы килде. Алиш кайтып китә башлагач, тагын да яманрак булып китте. Материал укырга дигән була. Дөрес әйтә үзе, нәләт, ялганламый. Чыгып киткән­дә Карип үзе дә күрде: газетка әзерләнгән бөтен материаллар Алиш өстәлендә өелеп калды. Ул укымыйча торып, берсе дә типографиягә китми. Алиш та хәзер Муса белән әллә кая китә алмый, кайтып мате­риал укырга тиеш ул. Бәс, шулай булгач, фәкыйрегез Ишбулдин монда әле бик рәхәтләнеп күңел ача ала! О, теге әйткән фрейлиннары да ки­леп чыкса? Ә шул утырган арада боларыннан берәр сер дә алып бул­са?.. Шәп булыр иде!

Алиш белән Муса инде әллә кайчан чыгып киткән, ә Карип, калганнар алдында сынатмас өчен, коньяк китерткән һәм, алар белән чәкәшеп, шушы рәхәт хыялында йөзеп утыра иде. Рюмка артыннан икенчесе, өченчесе күтәрелде. Ишбулдин сәрхушланып һәм юмартланып китте:

  • Күтәрик әле, дуслар, әйдә, кыстатмагыз!—диде ул һәм, тегеләр берне эчеп бетергәнче, икенчесен дә кәгеп куйгалады. — Што-то сезнең фәрештәләрегез килеп җитми, ә?

Рюмкаларга ирен тидереп кенә утырган егетләр дә борчылган булдылар. «Нигәдер соңладылар, әллә алдадылар инде?» —дип куйды Фоат.

Карип тагын кыстады, хәлләрен, ничек яшәүләрен сораштырган булды. Хәтта үзенең бер мөнәҗәтен дә укып җибәрде. Залда халык күбәя төшкәч, музыка башланды. Карип тагын ишеккә карады:

  • Што-то күренмиләр, ә?..

Дөньяда юк немкалар, әлбәттә, килмәделәр. Симаев пошынган кыяфәт белән урыныннан ук кузгалды.

  • Әйдәгез, эзләп барабыз, мин аларның торган җирен беләм, диде ул. Күрәсең, берәр хәйлә белән чыгып таймакчы булды егет.

—Хәзер, хәзер, сабыр ит, — дип мыгырдады Карип, бөтенләй мәл­җерәп төшеп. — Җитешербез. Эчеп бетерик. Кәүсәр шәрабы әр-рәм калмасын!

Шулай тагын берәр сәгать юанганнан соң, алар чыгып киттеләр. Ләкин баскыч төбенә чыгу белән көтелмәгән хәл булып алды: кафега өч немец офицеры кереп килә иде. Унтер киемендәге Ишбулдин кызмача баштан аларга честь бирмичә узып китте. Усал күзле яшь оберлейтенант кире борылды да:

  • О, һунд! Нигә честь бирмисең? — дип, Ишбулдинның колак төбе­нә берне чалтыратып та җибәрде. Карип аркасы белән стенага килеп бәрелде һәм, чайкалып, чак кына егылмый калды. — Җитмәсә исерек!— дип зәһәрләнде обер.— О, швайн! Патруль! — дип кычкырды ул аннары.

Өч минут та үтмәгәндер, беләкләренә чүпрәк бәйләгән ике немец унтеры килеп җитте һәм Карипне җилтерәтеп алып та киттеләр...

  • Килеште моңа, — диде Фоат метрога кереп барганда. — Үз хуҗа­лары биетәләр.
  • Ничава, — дип көлемсерәде Гариф. — Озак тотмаслар егетне, Алмаз агай тырышыр әле...

Яшерен оешманың беренче утырышы шулай узды.

 

ДҮРТЕНЧЕ БАШЛАМ

Бүген якшәмбе булганлыктан, иркенләп йокларга мөмкин иде. Шу­лай да «шыпырт Фәтхи» (Мусалар аны шундый кушамат белән йөртә­ләр иде) түзмәде, сәгать җиделәрдә үк торды да, тиз-тиз генә юынып, бик ашыгыч эшле кешедәй чыгып китте. Гадәтенчә, кая барганын да әйтмәде. Хәер, аның әйтмәве, аралашырга тырышмавы яхшырак та иде, чөнки Муса белән Алиш аны һаман өнәмиләр һәм сөйләшергә уртак тел дә таба алмыйлар иде. Муса аның бөтен хәрәкәтләрен үз почмагын­нан күзәтеп ятты: «Кем соң бу? Акмы, кызылмы бу карбызның эче?..» Бер уйласаң, мондый сорау үзе үк гаҗәп. Ул бит партияле булган кеше. Ә менә хәзер җаны ачык түгел. Күрәсең, партбилет кына кешенең кү­ңелендә ни ятканын сөйләп бирә алмый икән әле. Бөтенләй чит кеше төсле ич... Ул чыгып китсә, бүлмәнең һавасы иркенәеп калгандай тоела. Хәзер чыгып китүе дә яхшы булды әле. Чөнки Мусалар бүген яңа бер урынга барырга, яңа кешеләр белән танышырга җыеналар иде. Әйдә, белмәве, иярмәве хәерлерәк...

Кайдагыдыр «Аккүл» буенда көнчыгыш эшчеләреннән якшәмбе саен күп кенә кеше җыела, имеш. Анда һәркем ишеткән-белгәнен сөйли, ди, яңа хәбәрләр дә була, ди. Кайберәүләр хәтта үз якташларын да очра­талар икән. Күреп кайтырга кирәк. Үз туган илең кешеләре белән бер сөйләшеп утыруы да ни тора бит мондый җирдә. Дөрес, Мусаның күңе­ле бер дә тыныч түгел. Аңа әллә кайчан инде легионга чыгып китәргә, анда эш башлап җибәрергә кирәк. Ләкин Шәфи һаман тоткарлап килә, икәү бергә чыгарбыз, имеш. Ашыкма, анда әле батальоннарны оешты­ралар гына, имеш...

Сәгать сигезләр дә тулып җитмәгәндер, ишек кактылар. Фрауны тынычсызлау булса да, кузгаласы килмичә:

— Ачык! — дип кычкырды Муса.

Һәрвакыт басынкы чырайлы, хәтта бер караганда астыртын кеше сыман күренгән Гариф Шабаев белән очлы иякле, ядрә күзле Фоат Булатов килеп керде. Фоат беренче хәрәкәтләре белән үк, гадәтенчә, уенчак кәефле, шат күңелле булып күренде.

  • Э-э, егетләр, — диде ул сузып, — сез һаман әле йоклап ятасыз икән! Кызларның матурыннан колак кагасыз бит! Алиш, тор давай тиз­рәк! — Һәм барып өстери дә башлады.

Алиш, авыр йокысыннан арына алмагандай, салмак кына кузгалып, идәнгә басты. Майка һәм трусиктан гына булган Муса, койкасыннан ялт сикереп төшеп, зарядкасына тотынды. Фоат команда биреп торган булды. Аннары юынып керделәр. Алишның кәефе шәп түгел иде.

  • Нәрсә булды, челемен югалткан чирмеш агай шикелле, һаман исеңне җыя алмый торасың? — дип бәйләнде Булатов.
  • Һай, әгәр челем генә булса-а!— дип куйды Алиш үкенечле та­выш белән. — Зуррагы-ы, туганкай...— Һәм ул үзенең төш күрүен, Агыйдел пароходында бик матур гына сәяхәт иткәндә кинәт Өркыясын югал­туын сөйләп бирде. Бар да тын калып һәм моңаешып тыңладылар. Мондый төшнең һәрберенә дә керүе мөмкин иде.
  • Шунсы гаҗәп, — диде Алиш, — нәкъ тормышта булганча бит: хәтта балан чәчәге исенә хәтле! Хәтта сандутач сайравы да шулай!.. Без, чынлап та, яшь чагыбызда, бәхетле чагыбызда, шулай сәяхәт кыл­ган идек. Балан чәчәгенең хуш исе шулай исертерлек куәтле иде, сан­дугачлар да шулай, флаг мачтасына тезелеп баскан кебек, якында гына сайраган иде. Ах, ул сандугачлар минем тормышымның берәүгә дә сөйләнми торган иң кадерле сәхифәләре иде. Тик Өркыяны югалту гына...

Моңарчы шаяртып сөйләү гадәте булмаган Гариф елмаеп куйды:

  • Хәрап, дустым, эшең,— диде ул.— Усман мөфтигә барып төш юрат, фал ачтыр. Ул булмаса, үзем генә юрап бирим: Вайсензеегә бара­сы булганга кергән сиңа мондый төш. Өркыяңның сине ятлар янына җибәрәсе килмәгән, шуңар күрә качып, үзеңне шомга төшергән!

Холкы буенча иң элек Булатов көләргә тиеш иде, ләкин ул да көл­мәде. Киресенчә, көрсенеп алды да:

  • Эх, егетләр, сез әле бәхетле, сез әле төштә булса да күрә аласыз икән! — дип сүз башлады. — Ә мин менә Сәгадәтемне бер генә тапкыр да күрә алганым юк! Эсфирамны әйтәсе дә түгел инде, ул миннән алты гына айлык булып калган иде. Нәкъ үзем төсле буласы иде. Әллә, мин әйтәм, баткан кешеләр төшкә кермиләр микән? Ә үзләрен бер генә минутка да оныта алмыйм, бер генә минутка да истән чыкмыйлар... Төшкә керсәләр, ичмаса, бер юаныч булыр иде. Иллюзия!.. Әйт әле, Муса, төш гыйльмендә, бәлки, син көчлерәктер, дин мәктәпләрендә дә укыган кеше бит, ничегрәк икән ул?

         — Ә син аларны исән дип уйла, Фоат, — диде Муса. — Бәлки, алар,

чыннан да, исән котылганнардыр. Күңел түреңдәге иң кадерле урында сакла, алар белән һәрвакыт сөйләшеп йөр, үзеңә зур бер юаныч булыр, көчең’артыр һәм илгә кайтып күрешү юлы да кыскарак тоелыр.

— Рәхмәт, агай-эне, әйбәт вәгәзьлисең син, — дип көлгән булды

Фоат. — Шулай итеп үз-үземне алдаштырыйм әле. Кара диңгез төбен­нән Сәгадәтем калкып чыкмасмы, Эсфирамны күтәреп...

Алишның кәефе әле һаман төзәлеп җитмәгән иде, аннан әзрәк көлеп тә алдылар. Бигрәк тә Гариф Шабай, аның белән Седельце лагереннан ук дус булганлыктай, үзенчә үртәштереп, аның күңелен табарга ты­рышты:

— Кайгырма, дускай, салындырма борыныңны! Ваисензеедә менә

дигән кызлар бетәсе түгел ди. Иң кәттәләрен табып бирербез үзеңә!— диде ул. — Нишлисең бит, син инде Өркыяң өчен, бәлки, әллә кайчан череп туфрак булгансыңдыр. Сугыш. Хәбәрең юк. Плен калганыңны берәү дә кайтып әйтмәгән. Димәк, син үлгән. Ә яшь хатын сине кыямәт­кә хәтле ничек көтсен? Үпкәләмә син аңар... Мин үземнең хатынга рөх­сәт биреп киттем: «Алай-болай була калсам, гомереңне заяга уздыр­ма», — дидем. Менә шулай. Кырын тизрәк. Мондый сакаллы бәрәңге­ләрне кабул итмиләр ди анда!

Алишның куе сакалы, чынлап та, яңакларын кап-кара итеп тора иде. «Көн саен кырынырга кирәк, шайтан алгыры», — дип мыгырдан­ды ул.

Ишекне дәррәү ачып Әхмәт Симай килеп керде. Керде дә егетләр­нең һәммәсенә җитез генә күз йөртеп чыкты. Ул нидер әйтергә ашыга иде кебек. Муса гаҗәпләнә төште: аның болай килеп керүе көтелмәгән хәл, чөнки «Аккүл»гә бару турында аңа әйтергә өлгермәгәннәр иде.

Симаев, чынлап та, ниндидер тантаналы тавыш белән юри мишәрчәтеп сүз уйнатырга кереште:

  • И цугынган татар лөхырләре, цүп тә белми ятацыздыр әл-дә сез!.. — диде. — Афләт баскан сезне! Ә дөньяда әлямәт хабәрләр бар, ниндәен красота маршлар уйный!
  • Нәрсә бар ул хәтле куанырлык? — диештеләр егетләр­— Бар шыл вота! — диде Әхмәт җиңүле тавыш белән, һәм чалбар кесәсеннән ниндидер бөгәрләнеп беткән кәгазь кисәге чыгарды. — Мынавыл, Муса абый! — Кәгазьне аңа сузды. Ләкин шунда ук кире алды. — Йак, сез аннан цүп тә аңламаячак, анда сыйфырлар гына. Үзем сүлием. Баштан ук. — Һәм тагын тегеләргә күзен ялтыратты да:— Бу цугынганнарга ышанырга ярыймы соң? — дип, Мусага пышылдаган булды.
  • Үзеңә ышанмасаң да була, но безгә ышан! — диде Булатов. — Бигрәк тә миңа. Сүзең ялган булса, хәзер дөресләп бирермен!
  • Беләсезме, ун көн эзләдем мин бу хәбәрне! — диде Әхмәт Симай, кинәт саф татарча сөйләүгә һәм җитди тонга күчеп. — Борынгы китап­ларда гына калган мәгъшука кызның җиде төн уртасында торып, Җи­дегән белән Иләк йолдыз араларыннан, Киек каз юлы өсләреннән үз бәхет йолдызын эзләгәне кебек, мин дә ун төн буена салкын эфир буш­лыгыннан шушы җылы сүзләрне эзләдем. Хәтерлисезме, Фон Менде әфәнде Шәфиләрдәге мәҗлестә «Шталинградны алдык!» дип шапырын­ган иде. Ә минем аңа шул минутта ук: «врешь!» дип кычкырасым килде. Ләкин кычкыра алмадым... Шуннан соң иртәгесен үк сер яшергән эфир­ны айкый башладым. Үземнең бер ышанычлы егетне ишек төбенә сакка куйдым. Эфирдагы тавышны ерып чыккысыз: әле генә ата чучка чи­кылдап туктаса, шунда ук шашкын тавыш белән ишәк акыра башлый. Әллә нинди бегемотлар үкерә, әллә ниткән сыбызгылар колакны тон­дыра. Ниһаять, табам: «Сталинград урамнарында һәр йорт өчен сугыш бара...» Бер дә күңел күтәрер нәрсә юк. Теге каһәрләрнең сүзләре дө­рескә чыга, күрәсең... Соңга табарак хәтта: «Сталинград районында... аннан көньяктарак Туапсе, Нальчик тирәләрендә...» дип сөйли башла­дылар. Минем кәеф, футбол тубы тигән тәрәзә пыяласыдай, кырылып төште. Болай булгач, бөтенләй хәрап икән эшләр, мин әйтәм. Нальчик­ларга барып җиткәч, Сталинград немец тылында калган була инде. Ләкин соңгы берничә көндә фрицлар кинәт авызларына су каптылар, эфирда бүрек чөю бетте: Корыч каланы телгә дә алмый башладылар. Әмма Мәскәү хәбәрләрендә дә «вак-төяк бәрелешләр» генә... Нәрсә икән сон?.. — дим. Ә менә кичә, вдруг шушындый сводка! Безнекеләр 19 нчы ноябрьда Сталинградның төньяк-көнбатышыннан һәм көньягыннан һө­җүм башлаганнар. Иң элек сиксән минут буенча меңнәрчә-меңнәрчә туплар артподготовка ясаган. Исегездә тотыгыз: әле сугышлар тари­хында мондый күләмдә һәм болайга сузылган туп хәзерлеге булганы юк! Аннары авиация. Аннары танклар һәм пехота бер яктан 30 кило­метр, икенче яктан 20 километр киңлектә фронтны өзеп, һәр ике тараф­тай 60—70 чакрымга эчкә кереп киткәннәр!..

Дөресме синең бу хәбәрең? — дип сорады, нык әсәрләнүдән күз­ләре тагын да зурая төшкән Булатов. Егетләр бар да Симай тирәсенә җыелдылар.

  • Син мине әллә Һеббельс хәзрәтләренең информбюросы дип бел­деңме ялган сөйләргә? — диде ул, ачулангандай итеп.— Бүлдермә, май кап, авызыңны чайкап! Дальше тыңла! Дүрт көнлек һөҗүм барышын­да Калач, Кривомузгинская, Абганерово, Чернышевская, Перелазовск, Погодинский, Тундутово, Аксай дигән шәһәр, станция һәм пунктларны алганнар. Әсирләр саны — 24 мең; үтерелгәннәр саны — 23 мең; кулга төшерелгән орудие — 557; автомашина—2826; тимер юл вагоны — 1200; пулемет — 2625, төзек самолет 32, төзек танк 35, тагын әллә ни­хәтле башка трофей алынган, һөҗүм дәвам итә!
  • Да-а-а, — дип куйды Гариф Шабаев,—бу инде, күрәсең, уен- муен түгел, чуен муен, ә!

Симайның бөгәрләнеп беткән кәгазе кулдан-кулга китте. Аны һәрбере үз күзеннән кичереп чыгарга теләде.

  • Исегез китмәсен, юри бөгәрләдем, — дип акланды ул. — Янәсе, алай-болай каптыра калсалар, хаҗәт эш өчен кесәгә тыгылган чүп-чар кәгазь генә. Берние дә юк...

Егетләрнең кәефләре кинәт күтәрелеп китте. Алар, үзләре дә сиз­мәстән, биегәндәй җитез хәрәкәтләр белән бөтерелеп алдылар, килеп Симайны кочаклап үптеләр. «Молодец, кәбәм, олы бүләк алып килгәнсең!» — диештеләр.

  • Димәкки, болай булгач, Сталинград юнәлешендәге немецларны ике яктан камап алу башланган, — диде Муса. — Бик шәп. Бирсен хо­дай, шулай уңышлы дәвам итә генә күрсен!—Аннары ул Алишка бо­рылды. — Өйдә кәгазь бармы безнең, Абдулла? — дип сорады.
  • Нигә ул? Бар бугай әзрәк...
  • Минемчә, — диде Муса, — бу сводканы һәркайсыбызга күчереп алу кирәк. Басма хәрефләр белән языгыз, кул танырлык булмасын. Ышанырдай кешеләр очраса, шуларга биреп китәрбез. Безне Розенберг әфәнде пропагандистлар итеп тота ич, эш күрсәтик.

Муса, башын түбәнрәк төшереп, маңгай астыннан Симайга карап алды. Ул аны кыюлыгы һәм тапкырлыгы өчен ярата иде. Теге көнне Фон Мендегә каршы нинди хәйлә тапты бит егет. Бүген дә әнә ничек әйбәт хәбәр алып килгән, молодец!

  • Мондый егетлегең өчен, Әхмәт,— диде ул,—без сине бер җиргә кунакка алып барабыз, ризамы?
  • Ә кая, кая? —дип сорады Әхмәт дәртсенеп. — Әйтсәгез, барам.
  • Анысы инде сер. Баргач белерсең...

Алиш, үтмәс пәке белән щетина кырган шикелле, шытыр-шытыр кырына торгач, ниһаять, эшен бетерде.

 Бер тавык суйган хәтле кан бар тамак астыңда, — дип көлде Фоат. — Бар, тизрәк юын инде!

  • Син, Әхмәт, киләчәктә дә шушындый хәбәрләр китереп тор,—

диде Муса. — Корыч кала һөҗүмен өзлексез күзәт, син хәзер безнең информбюро!       

  • Есть, иптәш капитан!— дигән булды Әхмәт шаян честь биреп,— Ватанга хезмәт итәм!..

Ишектә шыпырт Фәтхи күренде. Култык астына ниндидер иске күл­мәк кыстырган һәм кулына немец газетасы тоткан иде ул. Бу кешенең песием генә килеп керүеннән кинәт куркып киткән Әхмәтнең күзләре чокыр хәтле булып уйнаклый һәм иптәшләренә карый иде: ишетмәде микән, янәсе.

Муса, шыпырт Фәтхинең газетасын сорап алып, тиз-тиз генә күз йөгертте. Немецлар Сталинград фронты хакында бернәрсә дә язмаганнар иде. Әһә, су капканнар икән... Газетаны кире бирде дә ишеккә юнәлде.

  • Я, булдыгызмы, егетләр, әйдәгез! — диде ул, тупсадан атлап.

II

Вайнсензее Берлинның төньяк районындарак икән. Мусалар анда метро белән килеп чыктылар. Гади генә түгәрәк бер күлнең карт каш­танлы ярларында күп кенә кешеләр кайнаша иде инде. Алар һәммәсе дә диярлек бер чама киенгән фәкыйрь өс-башлы яшь хатын-кызлар һәм егетләр. Урта һәм олы яшьтәгеләре дә сирәк-мирәк күренгәли. Хатын- кызларның төсләрендә гадәттәге яшьлек чаткылары уйнаган кебек тоелса да, Муса аларның хәсрәт чиккән кешеләрчә боек чырайлы, ба­сынкы булуларын күрми кала алмады. Кайберләренең чәчләрендәге сирәк чал бөртекләре дә ялтырап күзгә чалына иде. Монда Берлинның төп халкы — ыспай киемле, эшләпәле немкалар һәм аларның юан таяк­лы ирләре яки хәрби немецлар — бөтенләй күренми. Бары тик аллея­ларның ике ягында кыркылган агачлар белән берничә почмакка бас­кан полицайлар гына бу урынның да немец җире икәнен белдереп тора иде. Ярыйсы ук аулак почмак икән бу, дип уйлады Муса. Төрле кыя­фәттәге кешеләрнең беркадәр ашыгып, әрле-бирле йөрүенә караганда, бу урынны ниндидер бер базар дип уйларга да мөмкин, ләкин берәү дә, бернәрсә дә тәкъдим итми, алмашмый, кул сугып сатып җибәрми. Юк, монда кешеләр михнәт сатарга гына чыга икән... Әле берсе, әле икенчесе төрле телдә якташ килеп сорый, тартырга юкмы, ди. Мусалар, шундый ыгы-зыгы арасында икегә бүленеп, гомуми агым эченә кереп киттеләр.

Алиш та бүген, җанын кысып торган гаскәри кабыгын салып ташлап, Муса белән бер очтан киенеп чыккан иде. Алар күл буен әйләнеп, мон­дагы кешеләрне күздән кичереп килгәндә, каршыларына бер кыз килеп басты.

  • Здоровеньки булы, дядьки! — диде ул, әллә кайчангы танышла­рын күргәндәй елмаеп. — Вы не з Харькиву буте?..

Бу кызга Алишның куе кара кашлары һәм алар астындагы текә яр­дан караган коңгырт күзләре, куш ияген матур гына итеп икегә аерып торган җәплекә уентыгы кайчандыр күргән сыман, ничектер таныш сы­ман булып тоелды. Болар, ахры, украин кешеләре булса кирәк, дип уйлады ул һәм шуңа күрә кыю эндәшергә җөрьәт итте. Алиш белән Муса исә русча җавап бирделәр һәм, кул сузып күрешкәннән соң, сөй­ләшеп киттеләр:

  • Кызганычка каршы, аннан түгел шул, — диделәр. — Сез Харьковтан, украин кызы буласызмыни?

Алай ук дип әйтмәс идем... Мин үзем Мәскәү тирәсеннән... Тех­никум бетергәч, Харьковта эшләдем, китә алмыйча калдым... Быел җәен немецлар монда китерде... — Кыз үзенең кызыксыз язмышын күп нокталар белән аралашкан өзек җөмләләрдә генә әйтеп бирде. Бу хакта озын сөйлисе килмәве күренеп тора иде аның. — Болай борчуым өчен гафу итегез... — дип өстәде ул­— Гафу сорарлык һич гаебегез юк!—дип җавап бирде Алиш, кыз­ны сүзгә җәлеп итәргә теләгәндәй канатланып. — Киресенчә, сезнең сүз кушуыгыз өчен без шат кына! Безнең әле бу күл буена беренче чыгуыбыз, һичкемне белми идек, ә менә хәзер танышыбыз булды, ич­маса! Исемегез ничек, әгәр сер булмаса?—Алиш менә дигән тапкыр егетләр шикелле, кызның култыгыннан алып, аның авызына, күзләренә карады, аннан җавап көтте, аның сүзләре белән генә мавыгып, алга таба атлады. Муса әкренләп артка калды, ләкин Алиш моны сизмәмеш­кә салынды. Әйтерсең, дөньяда аның өчен бары тик шушы сөйкемле кыз гына бар! Аның сөйләгәне, сандугач сайравы кебек үк булмаса да, үзе шикелле ирексез бер кешенең тирән аһ-зары буларак кадерле иде. Алар гәпләшә-гәпләшә шактый алга киткәч, Муса аллеядагы зәңгәр эскәмияләрнең бер бушына килеп утырды. Гаҗәп күл буе иде бу: ти­рәсендә бер бала-чага юк. Бәлки, бүген генә шулайдыр бу? Күл тирәсен шушы михнәт базары сарып алганлыктан, югары мәдәниятле немкалар үз балаларын чыгармаганнардыр? Бик ихтимал, һәм шул балалар бул- магангадыр инде, күл өсте, үз тирәсендә йөргән кешеләр төсле үк, авыр сулышлы, боек чырайлы булып күренә иде.Муса озак карап утырды. Ул инде әллә кайчаннан бирле өзелеп-өзелеп Чулпанын сагына, менә тагын күз алдына кызчыгы килеп басты. Казан читендәге Займище күле комында уйнап яталар, имеш, алар. Нинди рәхәт булган ук чаклар! Хәзер ул көннәрне искә алуы да газап кына китерә...

Бу вакытта Гариф, Фоат һәм Әхмәт күлнең аргы кырыеннан әйләнеп баралар һәм беренче мәхәббәт хикәяләрен сөйли иделәр. Араларында иң озын буйлы Гариф уртага баскан да Әхмәт белән Фоатны, йотылыр­дай итеп, үз авызына караткан.

  • Шуннан?... Шуннан?—дип сорый алар бик кызыксынган йөз бе­лән. — Дәвам ит инде!

Гариф ашыкмый, ияк очына гына үсеп чыккан төкле миңенең әллә кайчан йолкынган бөртеген тырнак очы белән яңадан чеметеп маташ­кан була, ә төк эләкми дә эләкми.

  • Шуннан, — ди Гариф тегеләргә җавап биреп, — мин бу кызга тәмам гашыйк булдым. Минем өчен дөньяда аннан да матур кыз юк. Аның әз генә елмаеп карый торган сыек зәңгәр күзләре, аның тыгызлап үргән алтын-сары толымнары, аның сөйкемле җилкәләре, аның әз генә бөятләнеп килгән бәләкәй генә аяклары мине тәмам әсир итәләр. Мин дәрестә аның артындагы партада утыра идем. Шуңар күрә аның шул алтын толымнарына, шул ефәк чәчләре астыннан әз генә күренеп тор­ган алсу колак яфракларына туйганчы-туйганчы карый идем. Чөнки монда мине оялта торган беркем юк, бер күз юк...

Шул чагында аның сүзен бүлделәр:

  • Абыйлар, туктагыз әле! —дип татарча эндәшкән тавыш ишетел­де. Егетләр, ялт борылып, тирә-якка күз салдылар. Биек бер карт ти­рәк төбендә берничә хатын-кыз басып тора иде. Шуларның берсе бо- ларга таба юнәлде.
  • Гафу итегез, — диде ул саф татарча. — Үзебезнең ана телендә сөйләшүчеләрне ишеткәч, түзмәдек, якташларыбызны очратырбыз төс­ле, танышасыбыз килде... Сез кай яклардан буласыз? Нинди җилләр ташлады монда?..

—Җил генә түгел, сеңеле-ем! — диде Фоат зарлырак тавыш оелән

сузып. — Шайтан өермәсе, аждаһа давылы!..

Танышып, сөйләшеп киткәч, кызлар да үз хәлләрен кыска гына әйтеп бирделәр: алар Донбассның Макеевка шәһәрендә яшәгәннәр, берсе «Ветка» дигән шахтадан икән. Немецлар монда куып алып килеп, за­вод эшенә тыкканнар. Снаряд кабыклары шомарталар икән...

Үзара җанлы гына әңгәмә башланды. Бер-бере белән очрашуларына, куптән күрешмәгән туганнар шикелле, бар да сөенештеләр. Егетләр дә үзләренең  кай яктан булуларын сөйләп бирделәр. Кызларның кургән- кичергәннәренең бөтен эзләре каш араларына, күз төпләренә генә түгел, яңаклары ияк аслары, бит түгәрәкләре кебек бер дә көтелмәгән урын­нарга ла «җеп елан» шикелле сарылып яткан иде. Ә күзләре, шул көз­ге кул өсте төсле боек, моңсу, хәтта җансыз сыман карыйлар иде.

—Бик моңайган сыман торасыз, кызлар, бирешмәгез! — дигән бул- ды Әхмәт Симай, шаян тон белән. — Без бит әле яшь кешеләр!

— Моңаерсың, абый!..—диде бер олырак кыяфәтлесе. — Ундүрт- унбишәр сәгать исле, сөремле цехта баш та күтәрми эшли башласаң... Хәер,  безнең хәлләрне, бәлки, үзегез дә беләсездер инде...

—Ә сезнең абыйлар, өс-башларыгыз бик тәти күренә, — дип куй­ды Сания исемле иң яше. — Сез әллә... теге... ниләрме?..

  • Юк, сеңелем, «ниләр» түгел без!—диде Симаев ашыгып. Монда Гаптрахман дигән бер татар бае бар икән. Безне ул үзенең фрукты бак­часында эшләтте җәй буе. Шул киендергән булды...— Әхмәтнең шун­дый кыен чакта тиз генә тапкыр җавап таба белүе бу юлы да бик урынлы булып чыкты. Дөресен әйтсәләр, бу саф күңелле бичаралар шунда ук сөйләшүдән туктар һәм җирәнеп китеп тә барырлар иде. Ә хәзер исә Сания Әхмәтнең бу нәни ялганына шөбһәсез ышанды һәм хәтта ягымлы гына елмаеп та куйды. Аннары үз хәлен сөйләп бирде. Әтисе пенсиядәге карт шахтер булган икән. Санияне Германиягә куа башлагач, каршы төшкән. «Муены астына килсен Гитлерыгызның! Бир­мим кызымны!» — дип кычкырган. Картны урамга сөйрәгәннәр дә электр баганасына күтәргәннәр. Әнисе, шул багана төбендә елый-елый, акылдан язган, ә Санияне кызыл вагонга кертеп бикләгәннәр... Кыз, тотлыга-тотлыга сөйләвеннән туктап, кечкенә яулык кисәге белән күз­ләрен сөртте. Әхмәт Симай, аны ничек юатырга белмичә, янында бөте­релде. «Саниякәй, кирәкми, тынычлан зинһар», — ди иде ул, үзе дә ела­гандай булып. Ләкин бу яшь кызның бәгыре инде янасын янып, көясен көеп беткән булса кирәк, ул үзен бик тиз кулга алды.
  • Юк, мин җыламыйм! — диде Сания, батырайган шикелле. — Миңамы җылап торырга? Ут булып атылырга кирәк миңа!..
  • Санияү!.. — диде Мәрьям исемле олысы, аны искәрткән тавыш белән. — Хискә биреләсең. Бар, күл буена төшеп, салкын су белән авы­зыңны чайкап кил, кайнар сүзләрне суытырга әйбәт була ул.
  • Гел без сөйлибез дә, без такылдыйбыз, — диде дүртенчесе. — Үзегездә ниләр бар соң, абыйлар? Ил якларыннан хәбәрләр ишетел­миме? Хат-фәлән килгәне юкмы? — Ул үзе генә көлеп куйды. Егетләр арасында олырак күренгән Гариф Шабаевка төбәп мөрәҗәгать итте: — Сез, абый, безгә караганда күбрәк беләсездер. Безнең бер җүнле хәбәр ишеткәнебез юк. Сталинград, Кавказлар киткәнен заводта бик яхшы аңлатканнар иде, ә менә бүген мондагы хатын-кыз әллә нинди имеш- мимеш хәбәрләр сөйләгән була, һич ышанырлык түгел... Моңаюлар ул якларга да барып тоташа безнең... Мин әле, гел-гел шулай моңая тор­гач, куана белү гадәтебезне бөтенләй онытмасак ярар иде дип куркам ..
  • Онытмагыз, былбылларым! Куана белү әле безгә бик кирәк була­чак!— диде Шабай олыларча итеп. — Чөнки бик матур хәбәрләр килүе дә мөмкин бит... Без аны сезгә дә ирештерербез...
  • Әйе, әйе! — дип дәртләнеп сөйли башлады Әхмәт Симай.— Әле без сезгә «кызлар хаты» алып килгән идек, гыйшкыбызны аңлатып, янәсе... — Һәм ул куен кесәсен актарырга да тотынды.
  • Әхмәт дус, — диде Гариф сабыр гына тавыш белән. — Син ашы­гасың бугай, ахры. Кызларга язган хатны алай бөтен кеше алдында тапшырмыйлар аны! Әдәп, инсаф дигән нәрсәне яшьләргә дә онытырга ярамый лабаса... Һәр нәрсәнең үз урыны, үз җае бар дигән кебек тү­гелме?..

Һәммәсе дә көлешеп куйдылар. Симай гына авызына су капкандай шып булды, хәтта кызарып китеп, маңгаенда тир бөртеге дә күренде.

  • Ә-ә, әйе шул...—дигән булды ул битләрен сөртеп. — Фу-у, чорт возьми, көн эсселәнеп китте, ахры... — Симай, үз хәлен шундый сүзләр белән яшерергә маташса да, эчтән бик борчылды. «Шушы булдымы си­нең конспирация саклавың? Көрәшчелегең? Шушы ахмаклыгыңны Муса белсә?.. Юк, шапылдык малай син! Тиле бәрән орлыгы ашаган нәрсә!..» — дип тиргәде ул үзен.

Алар янына тагын ике кыз килеп туктады, болар да татар кызлары иде. Берсенең төпсез түгәрәк күлдәй тирән һәм зур зәңгәр күзләре нин­дидер ягы белән Фоатка үзенең Сәгадәте күзләрен хәтерләткән төсле булды. Янәшә бастырып карасаң, бәлки, охшашлык та юктыр, әмма шу­лай да ул күзләрнең зурлыгымы, керфекләренең шулай сыгылыбрак килүеме, әллә каш көянтәсеме — кайсыдыр бер нечкә сызыгы Сәгадәтне искә төшерде. Бу инде сагыну бәласедер, күрәсең. Мәңге күрешмәячәк кешеңне, һаман күз алдыңнан җуя алмыйча, өзлексез юксынудан килә торгандыр... Фоат ул кызның исеме Фәридә икәнен белде һәм аңа сүз­сез карап калды...

Ә Гарифның, оясын саклаган лачынныкы шикелле, уяу күзләре якын борылмадагы немец полицаена төбәлгән иде. Ул җирән «фәрештә» һа­ман бу төркемне күзәтә. Күп җыелып торуларына эче поша булса кирәк, бая бер тапкыр читләтеп узып та китте, тик бәйләнер сәбәп тапмады, ахры — эндәшмәде. Хәзер дә, әнә, күзләрен чәйнектәй итеп болай карап тора. Юк бит, бер генә почмакта да иркен сулыш ала алмыйсың! Куз­галырга кирәктер... Бәбәген киермәсен..

Әхмәт Симайның хат мәсьәләсе белән уңайсыз хәлгә калуына бай­так минутлар үтте. Бар да диярлек үзара вак-төяк сүз белән мавык­кан булдылар. Әмма кызларның күңелен һаман бер нәрсә кытыклап тора иде: «Нинди хәбәр икән ул?..» Ниһаять, теге олы хатын түзмәде, Гарифка карал, көлә-көлә әйтә куйды:

  • Сез, егетләр, безгә конфетыгызның чугын гына күрсәттегез дә яңадан кесәгезгә яшердегез. Кызларны алай алдау бер дә килешми инде ул...
  • Ә-ә, конфет яратасыз икән, хуп мәйле, үзбәк әйтмешли, рәхим итегез! — дип җавап бирде Шабаев һәм, кесәсенең әллә кайсы почмагыннан гына чыгарып, Мәрьямгә бер конфет кисәге сузды.
  • Фу-у, мондый эрзац кирәкми лә безгә, — дип кире какты Мәрьям назлы тавыш белән. — Аннан әрем тәме килә. Безгә чын конфет кирәк. Бая вәгъдә иткән туган як күчтәнәче...
  • Шулаймыни-и? Мин тагы аңламыйча да торам, — дигән булды Шабай. —Аз гына сабыр итегез. Безнең әле тагын иптәшләр бар, әй­дәгез, аларны да күрсәтик үзегезгә. Шунда берьюлы күчтәнәчтән дә авыз итәрсез...

Алар, аллы-артлы ике төркемгә бүленеп, күл әйләнә йөри башладылар. Хәзер инде кызларның да күңеле күтәрелеп киткәндәй булды: уен сүзләр дә табылды, елмаю һәм көлү тавышлары да ишетелгәләде. Егетләр артык мавыгып киткәннәр идеме, нәрсә булгандыр, тик Мусаны икенче әйләнүдә генә күрделәр.

  • Әнә безнең бер сандугач эскәмиягә кунаклаган, — дип көлде Ша­бай. — Күрәсезме, ничек моңаеп утыра ялгыз, бичаракай...

Алар бар да Муса каршына килеп туктадылар.

  • Карале, Муса дус, без нихәтле якташлар таптык! —дип мактан­ган булды Шабаев. — Искиткеч гүзәл кызлар!

Муса, Гумеров фамилиясен әйтеп, аларның барысы белән дә күре­шеп чыкты. Берлинда шулкадәр якташ кызлар булуына гаҗәпләнде. Кайда һәм ничек яшәүләрен сораштыра башлаган иде:

         —Ә без инде аларның җиде буыннан килгән бөтен биографияләрен

беләбез! — диде Фоат шаяртып. — Үзебез генә сөйләп бирербез, кич утырып.

—Дөрес, Гумеров абый, мин дә Санияне бик яхшы беләм, — дип

сүз кыстырды Симаев, Мусаның каршына ук килеп. — Комсомолка булган, шахтер кызы! Тик әнә Гариф абый гына...— Ул кинәт пышыл­дауга күчте һәм, шаярган булып, Мусаны читкәрәк алып китте, — хат­ны һаман бирдерми... Минемчә... куркырлык кызлар түгел...

Муса рәхәтләнеп көлеп куйды.

—Әй, Әхмәт, Әхмәт, синең, чынлап та, йөрәк ялкынланган, ахры,—

диде ул, кире борылып. — Әйдә, бирегез, укысын кызлар ераклардан килгән сәламне!..

Симаев Сания янына очып кына килде дә, аның белән күрешкән сыман итеп, кызлар хатыча төрелгән әлеге сводканы учтан учка күчер­де. Кыз шунда ук агачлык арасына йөгерде. Аның яшь һәм хыялчан йөрәге, күп газаплар кичергән булса да, барыбер үз жилкенчәклеген әле җуймаганлыктан, әллә нинди куанычлы яңалыклар көтте, ул шуларны тизрәк укып белергә ашыга иде. Һәм өч минут та узмагандыр, кабын­ган чырай белән әйләнеп тә килде.

  • Бу, чынлап та, әткәй-әнкәйдән килгән төсле иң кадерле хат икән, абыкаем, честный комсомольски... Ой, ялгыш! — дип авызын каплады ул учы белән. — Һаман өйрәнеп булмый бит шайтан теле белән сөй­ләшергә...

Сания Әхмәткә сабыйларча гашыйк күз белән карый һәм аңардан тагын әллә ни төрле шатлыклар көтә иде. Ул аны үзе култыклап, тагын йөрергә алып китте.

Бу хатны башкалар да шулай яшерен-пошырын гына укып, иң ыша­нычлы ерак кесәләренә яшерделәр. Аларның да күңелләре ачылды, инде сүнә язган өметләре яңадан терелде.

  • Яхшы кешеләр икәнсез, изге хәбәрләр алып килгәнсез! — дип рәх­мәт укыды кызлар.

Көн кичкә авышып бара иде инде. Егетләр кайтырга кузгалдылар.

  • Сак булыгыз, кызлар, — дип, тагын бер искәртеп куйды Муса.— Иң белгән, сыналган кешеләргә генә укытыгыз. Кайбер кешеләр белән күзгә-күз генә калып, телдән генә әйтеп бирегез, шаһитсез булсын.
  • Шулай итәрбез, абый, — диде кызлар, кул биреп. — Тагын киле­гез, яме! Без көтәрбез! Бөтенләй җаннарыбыз рәхәтләнеп китте.

Алиш белән теге «украин» кызы әйләнеп килделәр.

  • Ба! — диде кыз, матур күзләрен киң итеп ачып. — Минем подружкаларым да кавалер тапканнар икән!
  • Син дә йокламагансың икән лә!.. — дип көлде иптәшләре.

Аннары Алиш аны калган иптәшләре белән таныштырды. Кыз һәммәсенә дә, Фая дип, кул биреп чыкты. Муса аны белә иде инде, дус­ларча шаян сүз кыстырган булды:

— Сезнең серләр бик килеште, ахры, көн буе югалып йөрдегез.

  • Яшь чакта була инде ул!—дип, ягымлы күксел-соры күзләрен уйнаклатып алды Фая. — Үзебез ямь-яшел яшьләр, үзебезнең кәефләр шәп, үзебез Европа үзәгендә туристлар, наци могҗизаларын карап тик йөрибез, уртаклашыр өчен впечатлениеләр күп!..

Егетләр яңадан саубуллаша башладылар.

  • Әле китәсездәме? — дип гаҗәпләнде Фая.

Бүгенгә җитәр, Фаечка, — диде Алиш сабыр гына. — Бәхетле минутлар кыска була, дигәннәр. Тагын килербез әле...

  • Киләсе якшәмбегә көтегез! — диде Гариф барысы өчен дә — Шуннан да калмабыз, шәт иншалла!..

Әхмәт Симай аларны, «ах-ух» килеп, куып җитте.

  • Сиздегезме, егетләр, безнең Әхмәтне? — диде Фоат — Саниягә чистый гашыйк булды бит.

— Кара, Симай, башың әйләнеп, Аккүлгә тәгәрәмәсен! — дип көлде­ләр аңардан.

Әхмәт, чынлап та, Санияне бик ошаткан иде. Аның күңелендә әллә нинди үзе дә аңламаган хисләр уянып китте. Тик ул моны сиздермәскә тырышты.  

— Берцәк кенә ярый инде ул, кәбәм!—дигән булды егет, уен суз белән котылмакчы булып.—Андый гына мулла кызында да була ди­гәннәр, түгелме?..     

III

Берлинның озакка сузылган көзе узып китте. Декабрь урталарында Балтыйктан искән үтләшмә суык һәм чи җил, бала чактагы каурый мылтыктан ясмык аттырган төсле, битләрне, яңакларны чеметтереп ала торган тыгыз бөртекле яңгырлар алып килде. Кичкә таба ул яктыр очлы вак бозга әйләнә һәм колак яфракларына, борын өсләренә аеруча зәһәр ук булып кадала. Немецлар хәзер урамнарда шактый азая төш­те. Күренгәннәренең дә башлары элекке шикелле күккә чөелмәгән. Эш­ләпәләрен басып, якаларын күтәргәннәр дә пошынулы гына атлый бирәләр. Йөзләре, иртәнге соры томан сыланган төсле, җансыз булып күренә...

Рәссам белән язучының уртак бер гадәте бар: кайда гына йөрсәләр дә, күзгә чалынган күренешне нинди буяу белән, нинди сүз белән би­реп булу турында уйламыйча калмыйлар. Иртә-кич урамнардан узган Алиш та Берлиндагы төс, буяу, күренеш һәм кәеф үзгәрешләренең хә­зер никадәр сизелеп торганын язучы күзе аша кичереп йөрде. Ләкин йөрәге үз хисләрен дә өстәде. Әче җил белән сибелгән чи ясмык шикел­ле яңгыр аның битләрен таласа да, егет елмаеп бара иде. «Икенче кыш боектыра, ахры, немецны, — дип уйлады ул. — Сталинград калтырата. Әйтерсең, эченә боз туңган... Юк, моның аңа никадәр каты удар бу­луын һәм психологиясенә нинди тирән яра салуын аңлау өчен, ихти­мал, бер генә минутка немец булып карау кирәктер. Ул бит инде, җиң­дем дип, шушы авыр сугышларда исән калдым дип, шулай булгач мин бәхетле, дип уйлаган иде, әллә нинди матур планнар да корган иде. Ә хәзер бары да җилгә очып бара. Басып алу хыяллары белән саташ­кан кешеләр өчен тәмам бер фаҗига инде бу. Немецларның бу көннә­рен онытмаска, күңел дәфтәренә теркәп куярга тиеш Алиш. Килер бер көн, боларны бөтен тирәнлеге белән язасы булыр. Балалар өчен генә түгел, бөтен халыкка сөйләп бирергә туры килер...»

Алишны уйлар ерак алып китте. Менә ул, шушы шомлы ояның тыштан һәм эчтән пира-зара килү көннәрен үзе күреп, шуңа ярдәм итешеп,  Казанга кайткан да үзенең Черек күл буендагы кечкенә генә бүлмә­сендә, таң аткан вакытларда беренче романын төгәлләп утыра. Ни өчен­дер шул чагында Пушкинның «Борис Годунов»ындагы карт монах Пи­мен аның күз алдына килә. Ул да шулай үзенең кечкенә генә хөҗрәсен­дә, төннәр буе Мәскәү патшалыгы һәм аның сугышлары, патшалары­ның җинаятьләре тарихын язып, «Еще одно, последнее сказание — и летопись окончена моя!» — дип, тәмамлау куанычын тизрәк татырга ашыга бит. Әйе, андый зур бер иҗат эшен уңышлы тәмамлый алсаң, куанычы да, бер үзең бер шәһәр алгандай, олы булырга тиеш!.. Ул китапның иң беренче укучылары аның сөекле уллары булыр, алар хәзер икесе дә урта мәктәп шәкертләре бит инде! Ә беренче тәнкыйтьчесе, әл­бәттә, Өркыякай булачак. Чөнки ул, элек аның нәниләр өчен язган нәни хикәяләре белән бик үк кызыксынмаса да, бу зур романын, әлбәт­тә, укымыйча калмас! Ил халкының, шул исәптән үзенең дә, Алиш бе­лән иптәшләренең дә һәм, гомумән, бөтен сугышчыларның да никадәр авыр газап, михнәт чигүен, нинди түзгесез мәхрүмлекләр кичерүен һәм нинди баһадир йөрәкле батыр булуын шул китаптан укып белер ул. Һәм шуннан соң үзенең тыйнак кына, юаш кына Алишына да бөтенләй икенче күз белән карый башлар: «Тукта әле, минем шушы юаш бәтием эчендә дә арыслан ята икән ләбаса!» — дип уйлап куяр..

— Әй, абзый, узып киттең бит! — дип кычкырды кемдер, шаян тавыш белән.

Кинәт иң татлы төшеннән аерылырга мәҗбүр булган кеше төсле, Алиш та матур хыялыннан уянып, артына карады. Ул, чыннан да, «Дойчеферлаг» бинасын узып бара икән. Ә кычкыручы кеше баскыч түбәсе астына яңгырдан ышыкланып торучы Әхмәт Симаев булып чыкты.

— Бик тирән хыялларга чумган идең, ахры, — дип көлде ул, Алиш килеп җитүгә. — Алай каты уйланма, куаныр чаклар хәзер, анда без­гә юл салалар!

  • Нәрсә сайрыйсың, урам авыз. Нинди юл, асфальт та җәяләрме?— диде Алиш әкрен тавыш белән. — Бик кычкырмасаң да буладыр бит.
  • Кычкырмыйм ла!— дип кул селтәде Симай. — Туйдым инде гел «пьппын-чышын» яшәүдән. Әйтерсең, борынгы яшь килен! Я, ярар, эш анда түгел, эш, Абдулла абый, зур вакыйгаларда! Шафист (бу алар­ның фашист дигән сүзне яшерен әйтүләре иде) сөякләрен булыжник итеп түшиләр анда! Ә син асфальт дисең!
  • Кубызыңны бик дынгыратма инде, «кәнгрит» әйтеп бир.
  • Соң менә, мә, ышанмасаң, үзең укы! — Симай кесәләрен капша­на башлады, ләкин эзләгән нәрсәсен тиз генә таба алмады. — Әй, шай­тан төкергән, мин аны ыштан балагына ук төшергәнмен икән! Монда алырлык түгел инде, ярар, телдән генә әйтим, — һәм, күзләрен йомып, сабак тыңлаткандай, тезеп китте: — Корыч кала тирәсендәге шафист гаскәрләрен безнекеләр тәмам боҗрага алып, кырып яталар. Шул ук вакытта икенче төркемнәр Төньяк Кавказдан кысрыклап киләләр; Көньяк фронт Донны кичеп, болай таба ябырылган. Бөтен дала киң­лекләре буйлап үкчә ялтырату уены гаять матур бара. Ул алынган кала һәм авылларның, безнең кулга төшкән туплар, танклар һәм башка ко­раллар шикелле трофейларның, әсирләрнең чуты юк; кырылганнарның санына чыга торган түгел! Аларын кәгазьдән карамыйча, төгәл әйтә алмыйм инде. Юл менә шулай салына, Алиш абыкаем!
  • Авызыңа баллыяу! — диде Алиш. — Син, Симай дус, тәмам без­нең информбюрога әйләнеп беттең хәзер, име! Төннәрдә приемнигыңны кочаклап кунасың, ахры, молодец.
  • Юк, мин Саниямне кочаклар өчен тырышам, — дип җавап бирде Әхмәт, сер итеп кенә әйткәндәй. — Мин яңа хәбәр алып килсәм, ул мине ныграк ярата. Без бит аның белән чынлап... Икебез бергә җиңү юлларыннан кайтачакбыз. Вәгъдәбез шулай... Ярый, мин китим, ашыгам, эшем күп... Иртәгә бу хатлар кулыңда булыр...

Аның кар катыш яңгыр астында чап-чоп атлап күздән югалуын Алиш карап калды. Әйе, ил якларыннан шундый әйбәт хәбәрләр килә башлавы бик күнеллегә әйләнде хәзер. Мондагы һәр ирексезне уятып, дәрт кабызып җибәрде. Кайчандыр очраклы гына башланган «кызлар хаты» Көнчыгыш эшчеләре арасына өзлексез таралып тора. Ул хатлар хәзер өч телдә басыла: татарча, русча һәм полякча. Бу эш биш кешенең баш бәясе белән бәйләнгән, ләкин егетләр аның белән исәпләшмиләр. Чөнки ил хәбәренә сусаган кешеләр арасында ниндидер изге «бөтинамә»дәй булып китте ул хатлар. Бер якшәмбедә Фая белән күрешергә баргач, Алиш моны үзе күреп исе китте. Фая шактый олы яшьтәге бер хатын белән сөйләшеп утыра иде. Кыз аны «тетя Дарья» дип таныш­тырды һәм Алишның да якын кеше булуын әйтте аңа. Алар өчәүләп байтак сөйләшеп утыргач, тетя Дарья китәргә җыенды да: «Ә беләсез­ме, балакайлар, сөешү анысы яшь чакта ярый торган эш, әмма күз-колакларыгыз гел үк томаланган булмасын иде... Дөньяда менә мон­дый хәлләр дә бар икән, аңлап торыгыз...» — дип куйды һәм, як-ягына каранып, муенындагы нечкә чылбырын өскә таба тартты да күкрәген­нән шомарып беткән көмеш медальон чыгарды. Аны тиз генә ачып, эчен­дәге бик кечкенә бөти сыман нәрсәне Фаяга сузды. «Үзең таныш та ип­тәшеңә бир. Әмма закон шулай: мин сиңа бирмәдем, син миннән алма­дың! Ярый, мин китим, хушыгыз...» — Һәм ул халык арасына кереп югалды. Алиш кабаланып Фая кулындагы нәрсәне үзенә алды. Ул йөз­гә бөкләнеп, таушалып, тапланып беткән бер кәгазь кисәге иде. Сак кына сүтеп карагач, шәмәхә карандаш белән вак кына итеп чалыш хә­рефләр белән язылган ниндидер язу килеп чыкты. Алиш аны шулай ук кабаланып укый башлады... Я алла, ни күзе белән күрсен: бу бит аларның үзләре алып килгән беренче «кызлар хаты», къчереп язганнар!..

— Уф!—дип куйды Алиш.— Менә бит, ә! — Һәм хатны Фаяга суз­ды. Кыз да, укып карагач, көлеп җибәрде. «Үз хатыгыз, йөрәкләр аша әйләнеп, үзегезгә кайтты, диген. Аңласаң, мәгънәсе бар инде моның...»— диде ул.

Ул көнне алар күп нәрсәләр турында сөйләштеләр, хатларны эшче­ләр арасында ничек тарату юлларын билгеләделәр. Соңрак килеп чык­кан Мәрьям белән Сания дә бу киңәшкә катышып, үз фикерләрен әйт­теләр. Алиш бу өч кызны иптәшләре арасында пропаганданы киңәйтеп җибәрү өчен оешма исеменнән «җитәкче өчлек» итеп билгеләде. Шу­ның өстенә Сания, Симайны күрергә килү сылтавы белән, ике арада элемтәче булырга һәм Алиштан хатлар алып китәргә тиеш булды. Са­ния моңа бик шатланып ризалык бирде, әлбәттә. Чөнки ул үзенең Әх­мәтен ешрак күрә алачак иде. Шулай итеп, «ост»лар арасында «кыз­лар хаты» регуляр йөри башлады.

Шул ук очрашуда Алиш кызлар күңеленә икенче бер яңа орлык та салды. «Ничек соң, сезнең эшләргә әзрәк «чөй» кыстырып булмый­мы?— дип башлады ул.  —Әйтик, цехларда кайбер вак диверсияләр, ясаган детальләрегездә «сизелмәс» дефектлар, ярылмый торган снаряд­лар, очраклы янгын чыгу һәм башкалар».

Кызлар башта куркып «алган төсле күренделәр. Фая, хәйләкәр генә көлеп: «Куда ты нас толкаешь, бес!» — дигән булды. Ә соңыннан исә сүз үтәрдәйләр белән үзара сөйләшкәннәр булса кирәк, теге яки бу эшченең заданиене аңлап җиткермәү сылтавы белән цехларда һәртөрле деталь бозулар, иясез браклар ешаеп китүен үзләре әйтеп бирделәр. Күптән түгел генә хәтта зуррак бер хәл дә булып алган: Фаялар цехын­дагы автомат станокларны юа торган бензин багы ничектер авып кит­кән дә, эчендәге сыекча бөтен идәнгә җәелеп тә өлгергән. Шунда аны-моны уйламыйча, корыч деталь ышкылап яткан бер немецның калын игәве астыннан инә күзедәй генә очкын чәчрәп төшкән дә, станоклар арасыннан гөлт итеп ялкын күтәрелгән. Шунысы гаҗәп, «ост»лар ара­сыннан берәү дә зарарланмаган. Алар бик тырышып сүндерешеп йөр­гәннәр, ләкин янгынга каршы баллоннарның борыла торган нәни кап­качлары кайчандыр бушатылган килеш калдырылганлыктан, сүндергеч күбекләр чыгып беткән булган. Ул арада, янгынчылар килеп җиткәнче, озын цехның бер башын ялкын чорнап та алган...

Әле өченче көн генә Аккүл буенда Алиш бу хәбәрләрне бик рәхәтләнеп тыңлап утырды. «Сез, зинһар өчен, саграк кыланыгыз, — диде ул, Фаяны жәлләп. — Бармакларыгыз пешмәсен. Итәкләрегезгә ут каба күрмәсен!..»

Алиш баскыч төбендә Симайны озатып калган килеш озак басып торды. Әле генә хәтереннән кичергән уйлары белән мавыгу аңа күңел­ле булса да, редакциягә кереп, яңадан шул чиркәнеч язмаларга тотыну чамадан тыш авыр иде. Ул дошман пропагандасын мичкә тутырып, ут төртергә генә кирәк югыйсә, янсын иде шунда дөрләп, көле җилгә оч­сын! Әмма, юк, син шуларны төзәтеп, стилистик ягы, җөмлә кытыршы­лыгы, әдәбилеге һәм башкалары дигән хәйлә белән агулы укларын чүп­ләп, оятсыз ялаларның, пычрак ялганнарның зәһәрен, яман шештәге үлекле эреннәрне әрчүче хирург шикелле, хәреф-би-хәреф чүпләп уты­рырга тиешсең. Ә аның әшәкесе, күпме тырышсаң да, барыбер кала. Син төзәтсәң, Шәфи кодрәте белән яңадан кыстыралар. Моннан да ка­бахәт эш булуы мөмкинме?.. Җитмәсә бит, аның, үләт тигере, Карип Ишбулднн шикелле, һәркөнне Шәфигә кереп елаучылары да бар: «Алиш минем әйберләрне юри басмый, большевикларга каршы булганга, үз милләтемне сөйгәнгә күрә генә, юктан гаеп таба, менә дигән әсәрләрем­не дә «чиле-пешле» дип бракка чыгара, газетта урын бирми...» имеш. Дус киселеп йөргән була бит әле үзе, серләрен сөйләгән була. «Син ми­нем җан дусым», фәлән дә төгән. Ничек ул аны элегрәк белмәгән, илгән беренче «кызлар хаты», күчереп яз­ганнар!..

Лагерьда чакта ук башын комга тыгасы булган икән! Ә шулай да бер бик өркетеп алмыйча булмас әле аны. Бер караңгы почмакта яхшы гына җилпеп алсаң—акыл кермәсме әзрәк... Муса дөрес әйтә: газета саен татар классикларының әсәрләрен икешәр-өчәр бит тутырып бирергә ки­рәк. Шулай итсәң, Карипләрнең һәм Геббельснең юынтык суларына урын калмас!..

«Дойчеферлаг» чатыннан ике немец патруле килеп чыкты. Ярый эле Абдулла вакытында абайлап өлгерде: немец офицеры якынаю белән, ялт борылып, үрә катты. Шулай да аның документын тикшереп узды­лар. Алар артыннан ук өстенә солдат плащы бөркәнгән тагын бер кеше күренде. Биек түбәле матур хәрби фуражкасын яңгырга чылатмас өчен башлыгын да күтәргән Алиш аны кара тирәчле күзлегеннән таныды — Ишбулдин үзе булып чыкты ул. «Үлмәс, каһәр суккыры, йөз яшәр,— дип уйлады Алиш.

 — Эткә талау тияме соң! Нәкъ үзе хакында уйлаган­да гына килеп чыга бит!..»

  • А, исәнме, коллега, — дип эндәште Карип югартын тавыш белән генә. — Ниләр бетереп тору?
  • Менә үзебезнең Казан кышларын сагынып тора идем әле, — диде Алиш. — Боларның кышлары да үзләре төсле черек икән...
  • Да-а, — дип куйды Карип, — бу инде чәчәкләр иле, монда кырык градуслы кышлар юк...
  • Ах, атаң башы! — дип көлде Алиш. — Гүяки гомер буе шушы Берлинда яшәгәнсең — шулай сөйлисең.
  • А что же, майн фроенд!

Алиш бүтән сүз дәшмәде. Аның тагын ачуы килде бу адәмгә. Коллега дип эндәшкән булуы да, хәтта немецча сөйләшеп маташуы да җирәнгеч тоелды. Чөнки ул аның үзен әллә кемгә куюыннан килә иде. Шулай итеп, монда эшли башлагач, Алиш аның күп кенә сару кай­наткыч яңа сыйфатларын ачты. Тик ул аның төп сыйфатын гына һаман белми иде әле...

Алиш шул ачулы кыяфәте белән «Дойчеферлаг»ның калын ишеген каерып ачты да эчкә кереп китте. Шул ук ярыкка Ишбулдин да кы­сылды.

 

БИШЕНЧЕ БАШЛАМ

I

Муса легион частьларының кайда урнашуын Берлиннан үк белә иде. Шәфи белән бергә килү исә аның юлын тагын да җиңеләйтте. Алар туп- туры Польшаның Радом шәһәренә килеп төштеләр дә машина белән Едельня авылына юнәлделәр. Легионның беренче батальоны шул авылның урман читенә урнашкан иде. Легион башлыгы — олы яшьләрдәге майор фон Зикендорф — аларны кунак йортының аерым бүлмәләренә куйды. Хуҗа һәм хезмәткәр мөнәсәбәтләрендә ара сакланырга тиеш, немец шул кагыйдә буенча эш итте. Ә бу хәл Муса өчен яхшы булып кына чыкты. Шәфинең туктаусыз лыгырдавын тыңлаудан, аларган күз­ләренең һаман капшап торуыннан котылды.

Шәфи, килү белән үк дәртсенеп, лекциягә тотынды. Әле бер рота­да, әле икенчесендә, туктаусыз, борчак сиптергән шикелле, солдатлар алдында сайрана башлады. Муса да, «Берлиннан килгән Гумеров» буларак, үз хезмәте буенча рота һәм взводларга йөреп, мәдәни агарту эшләре белән танышты. Бер сәгать газета укып фашист пропагандасы таратудан башка, бер төрле дә агарту эшләре юк иде. Мусаның моңа ачуы килде.

— Ни өчен солдат арасында һичбер төрле мәдәни күңел ачу, уйнау, җырлау, бию шикелле сәнгать эшләре юк?—дип сорады ул Зикендорфтан.

Бу кеше — элекке сугышта Россиядә пленда булып, әз-мәз русча өйрәнгән, үзен көнчыгыш халыкларының дусты итеп күрсәтергә маташ­кан җир хуҗасы, Гитлер партиясенә кергәннән соң Дрезден тирәсендә яңа биләмәләргә тиенгән, хәтта алпавыт исеме алган ярыйсы ук хәй­ләкәр немец иде. Мусаның шулай кырт соравына да төс бозарга ты­рышмады.

  • Гаеп бездәдер инде, сугыш вакыты бит, барына-югына җитешеп тә булмый... — диде ул юаш кына сыман. — Аннары, үзләре дә сорамый­лар, майн һер... Бәлки, араларында һөнәр ияләре дә юктыр. Музыка белү — бәрәңге ашау гына түгел бит...
  • Гафу итегез, әфәндем, сез сәеррәк сөйлисез: татар булгач — бә­рәңге ашый гына белә, янәсе! Каян музыка белсен ул? Кая аның Шу­ман, Рейхард, Гендель һәм башкалары...
  • Юк, майн һерр, сез инде арттырасыз, — диде Зикендорф җәбер­сенгән булып. — Мин татар халкына исклучително уважением карыйм. Менә монда хезмәт итүем дә тикмәгә түгел минем.

Бу сүзләр барганда Шәфи дә шунда иде. Ул да Зикендорфка тел тидерү ягында түгел, килешү ягында булды. Әмма Муса үзен курыкмый сөйләшергә өйрәтә иде. Ул юри ныграк бәйләнде:

  • Музыка белү — бәрәңге ашау гына түгел дигән сүзен Зикендорф әфәнде кире алсын! Ул сүзләр минем халкымны мыскыл итә. Мин гаять дәрәҗәдә милләтче кеше, андый хурлыкны күтәрә алмыйм. Ә җыр, му­зыка, бию һәм сәнгатьчә сүз остасы булган кешеләр батальоныгызда илледән артык! Менә аларның исемлеге, рәхим итеп таныш булыгыз... Әле мин бар бүлекчәләрне дә йөреп чыга алмадым, алар тагын да кү­бәячәкләр!..

Гитлер ясаган алпавыт ык-мык итте, уңга-сулга боргаланды, әмма үз гаебен танымыйча булдыра алмады.

  • Мин алай начар мәгънәдә әйтергә теләмәгән идем, Һумероф әфәнде, русчаны яхшы белмәү аркасында төгәлсезлек киткәндер, зурга җибәрешмик инде, — дигән булды ул. — Беренче очрашуда ук сездәй кадерле кунаклар белән ямьсезләнешәсе килми... Яхшы, рәтлибез аны, солдатлар өчен уен кораллары алыйк, җырласыннар, биесеннәр... Ә сез беренче ярдәмне күрсәтерсез...
  • Менә монысы башка сүз! — диде Муса, кинәт ачылып. — Күптән шулай кирәк иде. Юкса, солдатны шул көйгә генә сугышка илтеп ты­гарга, сугымлыкка куыла торган сарык түгел ич ул! Ә инде миннән ярдәм кирәк икән, рәхим итегез. Анысы белән мин көн-төн шөгыльләнер­гә дә әзер!..

«Тәки теш төбенә төште бит немецның!..» — дип куанды Шәфи Ал­маз. Сәер кеше инде ул: бер караганда немецның табанын яларга әзер тора, икенче карасаң — шул сыйфатларын бөтенләй онытып җибәрә, хәтта аны яратмый кебек тоела. Мусага карата да шулай: аның үткен сүзе үзенә килеп кадалса, Мусаны пәри урынына күрә башлый; әгәр инде шул әче теле белән башкаларны чыбыркыласа, рәхәтләнеп китә, «һай, маладес!» дип куя.

Мәсьәләнең болай хәл ителүе Муса өчен бигрәк тә уңай булып чык­ты. Ул хәзер бөтен батальонны айкап йөри, үзенә кирәкле кешеләрне сайлап ала. Аларны җырлатып, уйнатып карый; төркем-төркем солдат­лар белән әңгәмә уздыра. Кайберләре белән аерым сөйләшеп, кылларын тартып карый. Беренче карашка кешеләрнең күңелләре әле агуланып җитмәгән сыман күренә. Югарыдан килгән кеше булгач һәм легион башлыгы да шулай киң юл ачкач, аның солдатлар белән болай якынтын аралашуына батальон һәм рота командирлары да каршы килә алмады.

Муса икенче көнне үк Зикендорф белән Шәфи алдына яңа конкрет тәкъдимнәр куйды. Төрле музыка коралларында яхшы гына уйный белүчеләр унике кеше. Болардан музыкаль капелла төзергә һәм хәзер үк уен кораллары белән тәэмин итәргә; җырчы һәм биючеләр, сүз осталарының сайлап алырдае ундүрт кеше. Болардан артистлар труппа­сы оештырырга. Ә шуларның барысын бергә җыеп культвзвод төзергә, аларга яшәү һәм репетицияләр алып бару өчен аерым бина бирергә!

  • Шушы көчләр белән минем җитәкчелектә хәзер үк эш башлап, тиз арада солдатлар өчен беренче концерт куярга; тынчып ятмасыннар, халык җырларын тыңлап, сугышчан рухлары күтәрелсен! — дип бетер­де ул сүзен.
  • Бәрәкалла, бу бик мәслихәт эш булыр! — диде Шәфи дә аны ку­әтләп һәм, булачак президентларча елмаеп, Зикендорфка карады.

Легион башлыгының борылыр җире калмаган иде. Мусаның тәкъдимнәре гөнаһсыз сыман күренде, хәтта алай эшләгәндә, чынлап та, ул азиатларның күңеле ачылып китәр, моңарчы сизелеп килгән ниндидер туң җансызлык эрер төсле тоелды һәм ризалык бирергә мәҗбүр бул­ды. Иртәгесен үк Радом каласыннан музыка кораллары кайтартылды. Күрсәтелгән кешеләрне сайлап алдылар һәм Муса алар белән репети­ция башлады.

Монда җыелганнар арасында Мусаны электән белгән кешеләр килеп чыкмады. Шуның өчен ул үзен Гумеров дип кенә йөртте. Егетләр арасында талантлы гына кешеләр барлыгы күренде. Аларның берничәсе тальян гармунда оста уйнауларын әйттеләр. Ләкин монда андый гар­мунны табу мөмкин түгел иде. Муса аларны аккордеонда уйнарга өй­рәтте. Аны үзләштерү читен түгел иде. Кыллы коралда уйнаучылар мандолинга өйрәнделәр. Муса аларга мандолинда уйнауның «могҗиза»ларын үзе күрсәтеп бирде. Уртача тавыш белән җырлаучылардан хор оештырып, «Тәфтиләү» көен Тукай сүзләре белән җырларга өйрәт­те. «Кара урман», «Кыр казы», «Көзге ачы җилләрдә» көйләрен дә бик матур җырлый башладылар. Шуннан соң ул аларга «Иршат белән Гөл­шат» көен өйрәтте. Егетләр, бу көйне һәм аның сүзләрен ишеткәч, кое­лып төштеләр. Әйтерсең, андагы һәр сүз аларга әйтелгән, ә алар аны тота алмаганнар. Менә шуңа күрә дә ул сүзләр егетләрнең бәгырен яралап узгандай булды. Ул җырны аерым бер көчле моң белән башка­рырга өйрәнделәр.

Суфиянов фамилияле бер яшь кенә егет Муса каршына килеп бас­ты. Аның битләрендә бала чак сипкелләре дә бетеп җитмәгән, беренче сызыклар да төшмәгән иде әле.

  • Абый әфәнде, мин берәр аерым җыр да җырлап карарыем, әгәр рөхсәт булса, — диде ул, оялып кына. — Мине үзебезнең клубта җыр- латаларые...

Кинәт кенә Муса күз алдына Сайкичү авылы һәм аның суык клубы килеп басты. Менә бу яшь кенә малай да бөтенләй әсир түгел, ә бө­теркә маңгайлы, саф күңелле, шундый ук гади сүзле Нәсимә кебек тоелды. Шуннан соң анда булган бөтен матур истәлекләр, Гөлшикәр әби белән Алыпкул бабай, бүрек иснәүче шаян һәм эшчән җиңгиләр, ки­тапханәче Фатыйма һәм гармунчы малай, бөтен авыл белән уздырган күңелле кичә һәм күңелле итеп озату, Нәсимә бүләк иткән матур пирчәткәләр — бар да бер-бер артлы тезелеп китте. Бу бик күптән-күптән күргән бер вакыйга, әллә төшкә генә кергән бер матур хыял шикелле ерак булып күренде. Бар да калды, бар да бетте... Ул истәлекләрнең берсен дә яңадан кайтарып алу, ул көннәрнең бер генә минутын да яңа­дан күрү мөмкин түгел. Ничек яши икән ул әйбәт кешеләр хәзер? Ма­тур яшиләрдер, күңелләре шаттыр, алар хәзер җиңү хәбәрләрен ешрак ишетәләр бит инде. Тик алар ошатып калган Муса гына менә кайларда йөри хәзер... Үзенең өзгәләнеп беткән күңел кылларын яңадан ялгаган булып, бу мескен җаннарның да рухларын әз генә булса да терелтер өчен Сайкичү көен алар арасында яңгыратмакчы була... Эх, аяныч язмыш...

Муса, эчке өзгәләнүләрен алып ташларга теләгәндәй, ничектер сул кулы белән селтәнеп куйды да каршында торган яшь егеткә эндәште:

  • Яле, тыңлап  карыйк, дус егет, нинди һөнәрең бар икән?..

Күптән җавап көтеп торган Суфиянов көчле хәтфә баритон белән сузып җибәрде:

Агыйделкәй алкын, сулары ла салкын,

Каекларны дулкын кагадыр

Туган ягым калды, сөйгән ярым калды,

Шуның өчен йөрәк янадыр...

 

Агыйделгә безнең, һай, яр якын,

Яр якынга күрә су салкын.

Алтын ла да көмеш чыккан җирдән

Туган гына үскән җир якын...

Операда күп ел эшләгән Муса тавышның нәрсә икәнен яхшы белә иде. Әмма бу егетне ишеткәч, башын чайкап куйды: нинди йомшак хәтфә тавыш, нинди сафлык, нинди киң күкрәк, киң сулыш! Күрәсең, бу бала үзенең никадәр зур байлыгы, зур таланты барлыгын уйлап та карамый. Эх, менә хәзер үк Казанга, опера театрына җибәр идең моны! Укысын иде, өйрәнсен — нинди шәп җырчы чыгар иде. Кошлар гына итеп очрасынмыни соң?

  • Тавышың әйбәт яңгырый, исемең ничек синең? — дип сорады Муса, уйларыннан арынып.
  • Ник, исемем Мирәсгать инде, үзем Кенә иленеке, — диде егет ка­баланыбрак. — Молотов ублысы, может, белә торгансыздыр да әле... Хәер, бу немес ягында көн күргәч, сез каян беләсез инде аны... —Муса­ның яхшы өс-башына карап, аны күптәннән монда яшәүче, туган илен әллә кайчан оныткан кеше дип аңлаганга шулайрак әйтте ул һәм ар­тыграк ычкындырып ташлавын үзе дә сизенеп алды. Мусаның ачула­нуын көтеп, кыяр-кынмас кына аның күзләренә карады.

Ләкин бу бәләкәй генә буйлы кешенең шактый ук караңгы күзләрендә усал очкыннар түгел, киресенчә, яшертен генә көлемсерәү чаткылары күреп, хәйран калды. «Кара, ачуланмады бит, әллә аңламадымы икән минем сүзне? Әллә ул да плен төшкән кеше генә микән?..»

Ә Муса, һични булмаган кеше кебек, баягы тавыш белән сүзен дәвам итте:

  • Җырларың да сәер генә синең... Көеңне дә ишеткәнем юк иде...
  • Җырлый башлагач, сүз минем телгә үзе килеп тора ул. Ә көен фронтта чыгардык без аның, абый... әй, гафу итегез: әфәнде абый.

Муса кычкырып көлеп җибәрде:

  • Көчәнмә инде! Ярар бу юлга «әфәнде»сез дә. Шәп җырлаганың өчен кичерәм!

Шуннан соң ул аның белән аерым шөгыльләнеп, Җәүдәт Фәйзинең «Гайнавал» җырын һәм Заһид Хәбибуллинның «Сагыну» көен өйрәтте. Моның сүзләре үзенеке икәнен, әлбәттә, әйтмәде. Егетнең үз көен «Яңа Агыйдел» дип атадылар. Муса бу көйләрнең өчесен дә ялгыз җырларга рөхсәт итте. Алдан икесен җырларсың, ә инде «бис»кә чакырсалар — өченчесен җырларсың, диде.

Курайчы һәм җырчы башкорт егетләре дә табылды. Алар башта язылмаган булганнар. Ләкин репетицияләр башланып, концерт куела­сы хәбәр таралгач, үзләре килеп чыктылар. Шадра гына, бүрәнкә авыз­лы гына иде берсе. Муса аны күргәч, кире взводка кайтарып җибәрә язды, чөнки бөтен тышкы кыяфәтләре сәхнә өчен бер дә отышлы түгел иде. Шуңар күрә, башта курайчының «Сакмар су» көен рәхәтләнеп тың­лап туйгач кына, теге егетне дә бөтенләй җәберсетеп ташламас өчен сорап куйды:

  • Нинди һөнәрең бар соң синең?..
  • Үнәр?.. Нимә тим?.. Үнәрем юк ла.
  • Соң алай булгач, нигә килдең?..
  • Башкорттың «Азамат»ын әйтеп бирсәм тигәйнем...
  • Соң шул һөнәр була ич инде, шул хакта сорыйм ич! — диде Муса бу шадрадан рәт чыкмас, ахры, дигән уй белән.
  • Ерлаумы?.. Һә-әй, — дип көлеп куйды башкорт егете, тезеп куй­гандай ап-ак тигез тешләрен күрсәтеп. — Ул да үнәр булса!.. — Аннары, кинәт җитдиләнеп, бил каешын рәтләде дә, тамак кыргалап алгач, «Алыслардан балкып, һай, күренә»не җырлап җибәрде. Аның калын һәм күкрәүле тавышына тәрәзә пыялалары калтыранып киткәндәй бул­ды. Репетициягә җыелган егетләр авызларын ачып, шаккатып калды­лар. Муса үзе дә, күзләрен очлайтып, аңа текәлде. «Карасана бу шадракайны!..» дип гаҗәпләнде ул.
  • Яраймы? — дип, исе китмәгәндәй генә сорады егет байтак тын торганнан соң.
  • Һе, ярый инде болай булгач,— дип көлемсерәде Муса. —Исемен ничек синең?
  • Киекбаев Кылычбай.
  • Бусы да бик хәтәр икән! Киеге дә, кылычы да, эләгә калсаң, алла сакласын!.. Тавышың да хәтәр. Куркам әле, немецлар Берлинга алып китмәгәйләр үзеңне.
  • Бармаем, — диде егет, горур гына кырт кисеп. — Нимес аңлаймыный ул яхшы нәмәне?..

Муса сүзне икенчегә борды:

  • Тагын нинди көйләр җырлыйсың?
  • «Һандугас», «Ашказар» и телә ниндәйне!
  • Уһу, — дип куйды Муса Кылычбайның үзенә ышануына сокла­нып. — Ярар, «Сандугач» белән «Азамат»ны ялгыз җырда башкарыр­сың. «Ашказар»ны курайчыга бирик. Су буе, камышлар шаулавы, киек кош тавышы дигәндәй, курайда шәбрәк яңгырар...

Егетләр өйрәнә калдылар. Өч-дүрт сәгатькә сузылган беренче танышулардан соң шактый талчыгып, Муса урамга чыкты. Аның бу концерт­ны оештырудан максаты солдатларга туган илне, якыннарыңны һәм сөйгәннәреңне сагыну хисен җиткерү һәм шул юл белән, бәйләнчек колакларга сизелмәслек итеп, солдат күңелендә патриотизм тойгылары уяту иде. Әмма бу хисләр үзләре үк солдат йөрәгендә кайнап яталар икән. Беренче репетиция үк моны ачык күрсәтте, һәркайсы үз туган ягын, үзенә кадерле кешеләрне сагынып җырлый, сагынып уйный. Бик яхшы! Алар, Муса белән бергә үк торып, иптәшләре күңеленә сабан чәчәләр.

Сүз осталары да Мусаны бик куандырдылар. Актаныш районыннан Габделмән Бикчәнтәев дигән олырак яшьтәге бер укытучы Тукайның –«Пар ат»ын бик кызыклы итеп укый белә икән. Аның «һайт!», «на-на!» дип кычкырып һәм сызгырып җибәрүләре өстәмә бизәк булып яңгы­рый иде.

Аннары Аюков Нурук дигән мишәр егете Такташның «Мокамай»ын сөйли. Муса аңа аеруча әсәрләнеп карап торды. Ул Такташныкы төсле үк сары чәчле, зәңгәр күзле һәм акценты, уку манеры да шагыйрьнең үзен бик хәтерләтә иде. Бу утыз бишләр тирәсендәге солдат үзен Так­ташның авылдашы дип таныштырды, кайчандыр Казанда укуын һәм шагыйрьне яхшы белгәнлеген сөйләде. «Мине дә белгән булса соң...— дип елмайды Муса. — Бәлки, таяныр кеше булыр иде!»

Ул аларның берәр генә шигырь укуын әзсенде. Ә башкаларын өйрәтергә Тукай да, Такташ китаплары да юк иде. Уйлап торганнан соң Нурукка үзенең «Кызыл ромашка»сын, ә Габделмәнгә «Дару» исемле шигырен өйрәтте. Шигырьләрне яратып өйрәнделәр, тик кемнеке икәнен Муса аларга әйтмәде.

Концерт әйбәт булыр сыман күренә иде, аны тиз-тиз хәзерләп, үзе

монда чакта куеп китү яхшы булачак. Немецларны да чакырырга ки­рәк, күрсеннәр. Безнең халыкны азиатлар дип кенә йөрмәсеннәр!

Муса батальон кухнясына таба юнәлде, аның бик ашыйсы килгән иде. Кизү немецка үзенең язуларын күрсәткәч, аңа аш бирергә кушты­лар. Муса өстәлгә юып өелгән табак-савыт арасыннан бер тирәнрәк алюмин тәлинкә алды да, жетоннарын салып, кухня тәрәзәсеннән эчкә сузды. Аның савытын кемдер алып, аш салырга команда бирде. Озак та үтмәде, мәһабәт гәүдәле, Мусадан олырак яшьтәге бер солдат тә­линкә тутырып аш китереп, аңа сузды. Сузды да, кинәт сискәнгән төсле, күзләрен зур ачып һәм шул ук вакытта икеләнгәндәй челт-челт йомып, аптырап калды:

  • Я, алла! — дип кычкырып җибәрде ул, — әллә саташам үзем, әллә алдаша күзем? Бәләкәчем, бу син түгелме соң?!

Мусага аш бирүче — аның Двина лагеренда бергә яткан иске дусты Арыслан Алыпкулов иде. Ул йөгереп кухнядан чыкты, ике дус кочаклашып күрешкәннән соң, гадәттә була торганча хәл-әхвәл сорашырга то­тындылар: кайларда булдың, ниләр күрдең һәм башкалар һәм башка­лар?.. Аннары гына алар бер-беренә күз төшерделәр.

  • Әт-тә-тә! — дип сокланган булды Арыслан, Мусаның костюм җиңеннән чеметеп. — Гүпчи кәлтәфи егет булгансың икән син хәзер, әллә берәр мимеч баена перкәшшек-фәлән булып ялландыңмы?
  • Әт-тә-тә! — дип, нәкъ Арысланның үзенчә үк җавап бирде Муса да, аның яшькелт-зәңгәр мундир җиңеннән чеметеп. — Син хәзер гүпчи тегеләрчә киенеп җибәргәнсең! Биек түбәле картузың да бардыр әле синең. Анысын да кигәч, гел фрицнең үзе буласың инде, ә? Ас-кис, берни юк. Дөнья рәхәте!
  • Үзем дә шулай дим, Муса туган. Шуның өчен ялландым да бит... Синнән аерылганда Дрезденгә дип киткән ием бугай, ул Демблингә булып чыкты. Аннары сугышка тазаларны монда җыя башладылар. Мин дә килдем. Олы яшьтә дип рабучи командага дигәннәрне дә, риза булмадым, «Юк, мин әйтәм, фүриргә хезмәт итәсем килә. Солдат булып. Сугышка барам!»
  • Ай-я-яй!—дип сокланды Муса, озын өстәлнең башына утырган килеш кәбестә шулпасы ашый-ашый. — Шәп иткәнсең бит... Ишеткәнең бар микән: бишектәге баланы пәри-җен алмаштыра, имеш...
  • Бар, бар, сигезенче брат. Әмма минем яшьтәгеләрне алыштыра алмый, имеш. Мин бит инде бишеккә чүтки гел сыеп ук бетмим дигән шикелле сыман. Күтәреп китәргә көче җитмәс... Ә менә синең үзеңне нишләтте икән ул? Син бит, чынлабрак салсаң, бишеккә дә сыярсың...
  • Мин дә синең шикелле инде, брат. Кәчтүмем әйбәт ич... Аңлашылмыймыни?
  • Фәрштәйн инде анысы, кәнишне, — дип куйды Арыслан, булма­ган мыегын сыпырып.
  • Тагын берәр нәрсә ашатасызмы?
  • Солы буткасы бар, кая, бир мискиеңне, хәзер апчыгам.
  • У-һу, мае да бар, — дип куйды Муса, миски тулы бутканы күргәч.Сезне начар ашатмыйлар икән монда...
  • Ул кунак хакына гына. Мимечнекен чәлдердем. Монда китергәч, үземне бик нык сикертә башлаганнарые, сөякләр шылтырап коелыр хәлгә җитте. Тукта, мәйтәм, бик сикермә. Арыслан, эчең эчкә ябышкан... Сүгыш уенын болай да бик шәп беләсең, ә менә пубыр булып кара, тамагың туймасмы, кешеләргә дә файдаң булмасмы. И һәм ничек итсәм иттем, кухнәгә килеп эләктем.
  • Монысына да кул куям,— диде Муса.—Дөрес эшләгәнсең. Ә ничек, безнең яктан белгән-күргән кешеләр очрамыймы соң монда?
  • Минем якташ егетләр, белгән-күргәннәр байтак анысы. Түльке син аларны белмисеңдер, — дип җавап бирде Арыслан. Ә менә син Казандагы Кабан арты лагеренда булмаганыенмы?
  • Булган идем, айдан артык булган идем әле. Нигә? дип сорады Муса.

— Мин дә булганыем. Шунда өйрәтеп җибәрделәр сугышка,—диде солдат. — Менә шунда бер патпалкауник барые, лагерь башлыгы. Ә монда нәкъ шул кешегә ошаулы бер старши унтерәфисәр йөри, беренче ротада Фамилиясе дә шуныкы төслерәк бугай...

  • Кем булыр икән ул? —дип гаҗәпләнде Муса. — Фамилиясе ничегрәк дисең?
  • Актабановмы, Актагановмы — шундыйрак...
  • Искиткеч бу!—диде Муса. — Неужели Актабанов монда икән? Хәер, булмас ла. Ул бит Казанда калды. Начлагерь җитмәсә... Шулай да хәзер үк табарга кирәк аны!
  • Сабыр ит, — диде Арыслан тыныч кына. — «Сабыр иткән — өенә кайтып җиткән» — диләр бездә. Монда әле тагын бер кадерле таныш бар безнең...
  • Анысы кем тагын?
  • Улмы?.. Көзге әфәнде...
  • Кит аннан!
  • Китми торыйм әле. Ул монда «Кис-тапта» булып эшли.
  • Әкәмәт сүзләрең бар синең. Монысын ничек аңларга соң?
  • Тоймастан каптырып бугазлаучы дип аңларга. Кешеләргә йөргән чагында карда куян эзе калмасын. Юкса, хәзер ау этләре «һау да һау!» — үкчәңнән кабып та алырлар.

Муса озак кына башын кашыды. Каһәр генә суккан икән. Димәкки, Шпигель монда гестапо булып эшли. Аңардан котыла алмассың, эләгеп кенә кара!

  • Үзем дә шуны уйлап пубыр булганыем, — дип куйды Арыслан бик әкрен тавыш белән.—Мин аның яхшылыкларын бер дә оныта алмыйм. «Бәйрәм ашы — кара каршы» дигән шикелле, үзем дә берәр яхшылык итә алмаммы дип йөрим...
  • Ничек? — диде Муса кызыксынып.
  • Бау муенны авырттыра, диләр. Пычакның эзе кала, каны-фәләне әрәм була тегенең. Ә менә берәр әйбәт дару, үлән сыгынтысыннан, әйтик. Тик әле менә градусын җиткереп булмый...
  • Юк белән маташасың бугай. Бер этне генә дарулап...
  • Фүрирне җиңә алмассың дисеңдер инде. Алай түгел. Эткә эт үлеме. Мин сугышта. Мәргән берәмләп чүки...
  • Алайса, ашыкма! — диде Муса, аның белән килешеп. — Җиде үлчә, бер кис. Бу эштә промах ярамый. Ялгышу — үз башыңа җитүе бар.

Кухнядан Арысланның фамилиясен кычкырдылар.

  • Алыпкулов! Кайда ишәк сугара ул?
  • Ярый,—диде солдат. — Мине сагыналар, сау бул. Калганын үзең чамала, бәләкәчем...
  • Мин кунак йортта,— диде Муса. — Булдыра алсаң —кер. Бүлмәдә үзем генә хәзергә... Йомышлар да булыр, бәлки...

Арыслан кухня артына чапты Муса, тамак туйдырып чыккач, ба­тальон мәйданы буенча уйланып йөри башлады.

II

Едельнядәге кешеләр Седельце, Демблин шикелле хәзерлек лагеренда чакта ук әсирлек хәленнән чыгарылып, ант кабул итеп, иске немец формасына киендерелеп, Дойчлянд солдаты исәпләнәләр иде. Тик җиңнәрендә легион билгесе булу гына аларның ниндидер аерымрак бүлекчә икәнен аңлата. Хәер, бәлки, ул билге солдат күзенә төтен җибәрү өчен генә кирәк булгандыр, чөнки легион частьларындагы бөтен тәртип немец казармаларындагыча урнаштырылган. Взвод, рота, батальон командирлары немецлардан, аларның ярдәмчеләре һәм отделение командирлары гына шул легиондагы халыклардан куелган. Бөтен нәр­сә бары тик немец штабыннан чыккан боерык буенча гына эшләнә. Әмма шулай да бу инде әсирләр лагере түгел. Дөньяны андагы шикелле чәнечкеле тимер чыбык камап алмаган, почмакларда пулеметлы машлар һәм капкаларда кораллы сакчылар да юк. Немецлар үзләре көч­ләп җыйган кешеләргә ничек тә «яхшы» күренергә, ышаныч күрсәткән булып кыланырга яраталар. Бу режим буенча солдатка лагерь эчендә кичке отбойга чаклы йөрергә ярый, рөхсәт белән батальоннан тышкары чыгарга да мөмкинлек бирелә. Карт хәйләкәр Зикендорф бу өлкәдә аеруча тырышлык күрсәтә, татар солдатларын кайгыртучан кеше булып кылана, хәтта кайберәүләр аны яхшы немец дип тә уйлыйлар иде Шулай итеп, бөтенесе дә «әйбәт», тик ун күзле гестапо гына көн-төн уяу­лыкта тора...

Бу тәртипләр белән танышып алу Мусаның үзе өчен дә уңайлы булып чыкты. Ул теләгән казармага теләгән вакытта кереп йөрде һәм теләгән солдаты, «якташы» белән сөйләшә алды. Аннары, Берлиннан килгән вәкил кешегә, гомумән, үзен бәйсез, хәтта түрәчәрәк тотарга кирәк иде бит әле. Муса ул мөмкинлекләрдән дә тулы файдаланды. Казармалардагы шапшаклык, культурасызлык турында немец фельдфебельләре һәм рота командирлары белән бик һавалы һәм бәйләнүчән төстә генә сөйләшкәләп алды. Немецның үзеннән дә болан вакчыл, пе­дант күренеп, казармаларда мәдәни тәртип һәм чисталык таләп итте. Шуның өчен бу Һумероф дигән кешене тиз танып алдылар һәм бераз шүрләбрәк тә карый башладылар.

Концертка хәзерлек репетицияләреннән соң солдат арасында да аның исеме тиз таралып китте. «Бу Гумеров дигән кеше гел шулай легион частьларында кәнцнрт куеп йөри икән, ди...» «Уйнамаган уен коралы, җырламаган җыры юк икән, ди», «Элек үзе дә әртист булган, ди», «Немецлар аны бик күп акча биреп кенә тоталар икән, ди...»,  «Иртә белән үзем күреп тордым, ну фитфибельнең бирде кирәген! Утлы табада биетте!..» дигән шикелле имеш-мимеш сүзләр казармалар буй­лап аның хакында кабатлана иде.

Муса беренче рота казармасына килеп җиткәндә, инде тәмам караңгы төшеп өлгергән булса да, сәгать кичке алтылар гына иде әле. Тигезләп көрәлгән җир өстендә кемнәрнеңдер басып торганы күренде. Ә, ике солдат сөйләшеп тора икән, Муса алар яныннан узып китә баш­лады...

  • Бәй, үзе түгелме соң? — диде берсе кычкырыбрак. — Әнә бит, сибилни киемнән... Агай-эне, туктале, мөмкин булса.

Муса тукталып артына борылды.

  • Нәрсә, миңа әйтәсезме? — дип сорады ул.

Әлеге солдат, җәһәт кенә аның янына килеп, җентекләбрәк кара­ды да:

—  Әйттем бит! — диде,— Нәкъ сезнең хакта сөйләшеп торадырыек,

Муса туган. Теге кеше — Уничим Гуринч ул... Кил бирегә, таптым! — дип кычкырды аңа Арыслан. — Ходай күктән эзләгәнне җирдән бирде!

Килеп җиткән кеше Мусага кул сузды:

  • Исәнмесез. Тау белән тау гына... диләрме? Менә бит тагын очра­шырга туры килде.
  • Шулай шул, иптәш... начлаг... — диде Муса, аптырабрак аның кулын кысып. — Обстановкалар бөтенләй табигый түгел...

Алар юл өстендә сөйләшеп тора башладылар. Ләкин күптән күреш­мәгән кешеләр, бер-берсенең төс-битен ачык күрмәгәнгәме, әллә иялә­шеп җитмәгәнгәме, сүзләре ябышмый иде. Муса моны аңлап алды. Аннары, гомумән, казарма юлы өстендә, кышкы кичтә күпме сөйләшеп тору мөмкин?

  • Әйдәгез, минем бүлмәгә барыйк,—дип тәкъдим итте ул.
  • Юк, мин күхнәгә чабам, әфисәрләрне ашатмаган әле, — диде Арыслан. Ул аларның икесен генә сөйләштерү өчен хәйлә таптымы, әллә чынлап та эше бар идеме, тиз генә китеп югалды. Муса белән Онисим, вак-төякне сөйләшә-сөйләшә, кунак йортка кайтып керделәр.

Бүлмәгә ут яндырып, тәрәзәгә газета каплау белән үк Муса үзенең кунагына күз төшерде. Онисим Гуриевичның элекке дулкын чәчләре, мәһабәт саргылт-кара мыегы хәзер юк иде инде. Чыраена ниндидер басынкылык, хафалылык эзләре яткан. Теш кысып яшәргә мәҗбүрлек­нең һәм эчкә яшерелгән уйларның тирән сызыклары ияк тирәләренә сугылганы, хәрәкәтләренә салмаклык керткәнлеге күренде. Аерылула­рына ел ярым чамасы гына булса да, аларның һәркайсы бер-беренә бик нык үзгәргән төсле тоелды.

Кешеләр үзләренең гадәттән тыш хәлләрдә һәм көтелмәгәндә очрашуларына гаҗәпләнмәскә күнеккәннәр иде инде.

Таныш булыгыз, иптәш начальник, сез курска җибәргән рядовой Муса Җәлил, ә хәзерге көндә Гумеров, менә шушы була инде, — диде Муса шаян тавыш белән. — Курслар бик шәп булды, Минзәләдә тәмамладык. Тик фронтта гына эш күрсәтеп булмады. Өч ай да узмастан, немец колына әйләндек... Волхов, Икенче удар армия, капчык, Власов... бәлки, үзегез дә ишеткәнсездер.

Олы яшьтәге подполковник та үз башыннан кичкәннәрне кыска гына сөйләп бирде.

Без Казаннан октябрь урталарында чыгып киттек, — дип башла­ды ул. Сугышның Мәскәү өчен иң куркыныч көннәре иде. Можайски юнәлешендәге бер прорывны томаларга куелдым. Минем полк килгән шәпкә бик каты сугышты, әмма гомеребез кыска булды. Өч көннән соң немецларның яңа прорывы башланды һәм без окружениедә калдык. — Онисим Гуриевич хәзер татарчаны шактый чиста сөйли. Элекке керәшенчәлеге бөтенләй диярлек сизелми иде. Муса елмаеп куйды:

— Сезнең тел шомарган хәзер, Онисим Гуриевич, теге вакыттагыча түгел...

— Мин бит татар солдатларын өйрәтүче унтер хәзер. Татарча гәзит тә укыйм, чөнки пропагандист та, — дип аңлатты ул.

Сүзегезне бүлдердем, дәвам итегез,—диде Муса, гафу үтенеп.

  • Шул. Окружениенең хәле билгеле инде... Күпме тырышсак та,

ерып чыга алмадык. Безнең гаскәрләрнең декабрьдагы һөҗүме башланганда без инде боевой единица булудан бигрәк, өшеп беткән ач мескеннәр идек, һәм немецка безне тар-мар итеп, лагерьларга тутыру кыен булмады. Эх үзебез гаепле инде: сугыша белмәдек ул чакта... Менә хәзер булса!..  

— Ә хәзер булса, нишләр идегез? — дип сорады Муса кинәт кенә.

 —Хәзер булсамы?..Һем... Ә сез, Муса туган, любопытныйга әйләнгәнсез...

Икесе дә, бер-беренә карап, көлешеп алдылар.

  • Менә нәрсә Онисим Гуриевич, — диде Муса, җитди төскә кереп. Сез яшегез белән дә, дәрәҗәгез белән дә миннән олы кеше. Әмма без икебез дә коммунистлар идек һәм хәзер дә шулайдыр дип ышанам...

— Әлбәттә, шулай!—дип куйды Актабанов.

  • Димәкки, без «сукыр тәкә»сез генә дә сөйләшә алабыз? Шуның

өстенә күзгә күз генә тагы.   

— Ие, диде командир, — качышлы уенсыз гына мөмкин...

— Әйтегез әле, ни өмет, ни теләк белән яшисез?

—Өмет бер генә, — диде подполковник. — Алла кушып батальонны тизрәк сугышка җибәрсәләр, үзебезнең якка ычкынам!

  • Үзегез генәме?..
  • Окружениедән күпләп чыгарга маташтык — булмады...
    • Бик бәләкәй түгелме соң бу теләк? — диде Муса аңа төбәлеп.
    •  Сез командир кеше ич... Күрәм, монда да сезне унтер мундирына тык­каннар әле. Димәкки, солдат өйрәтәсез...
  • Взвод командирының помошниге.
  • Шулай булгач?.. Солдатларыгызны ташлап, япабаш качарга җыенасызмы?..

Актабанов эндәшмәде. Бу сорау аңа әллә ничек урынсыз сыман тоелды. Камалыш турында әйтте бит инде... Пычранмастан элек, саф вөҗдан белән үз ягыңа чыгу бәләкәй була микәнни?..

  • Ә кайчанрак җибәрүләре мөмкин сезне?—дип сорады Муса.
  • Минемчә, озакламаслар. Тегеннән бик кысалар бугай. Офицер­ларның сөйләшүе шактый борчулы...

Муса уйга калды. Гаҗәп бер хәл: бар да үзләре качу турында гына уйлыйлар. Хәтта менә бу өлкән командир да шуннан уза алмаган. Ә ул кешенең никадәр сугыш тәҗрибәсе һәм хәрби белеме булырга тиеш. Гомумән, теге вакытта төн уртасында танышкан Онисим Гуриевич хәзер бик үзгәргән, ватылган, картлык баса башлаган күренә. Хәер, күп булса кырык алты, кырык җиде яшьтер әле аңа. Ә шулай да тар гына бер эздән атлаучы аерым шәхес кенә калган төсле. Нишләргә соң? Бу кеше­дә командирлык утын ничек кабызып җибәрергә?..

Сүзсез утыруы белән Актабановны пошындыра башлаган Муса, үз-үзенә сөйләгәндәй, хәрби фәлсәфәгә бирелде:

  • Камалыш, «капчык», «кләшшә» һәм тагын әллә нәрсәләр дибез... Хәтта бу мәсьәләдә мәгълүм бер нәтиҗә дә ясый алабыз хәзер: Гитлер гаскәренең моңарчы тоткан тактикасы фронт сызыгын аннан-моннан ертып, безне камап алуда булды. Ә безнең өчен характерлы һәм үке­нечле як — шул камалышта калуда һәм аны оешкан рәвештә өзеп чыга белмәүдә иде. Дөрес, аерым командирлар ул камалышны җимерә белделәр, ләкин алар күпчелек түгел...
  • Сез инде миңа да суктырасыз булса кирәк, — дип кунды Актаба­нов. — Аны бит әйтүе генә ансат. Бу сугышның масштабы, техника хә­рәкәте— бөтенләй башка!..
  • Юк, сезгә генә суктырмыйм, — дип бүлде аны Муса. — Бик күп генералларыбыз, хәтта маршалларыбыз да шул хәлдә калдылар. Кайсыдыр маршаллның кырык икенче ел башларында, крестьян чикмәне белән оек-чабата киеп, камалыштан чыкканлыгы һәм Мәскәүгә япа-ялгыз җәяүләп кайтып кергәнен сөйләгәннәр иде. Без сугышка әзер булмаганбыз. Гражданнар сугышындагы батырлыклар белән күбрәк мавыгып яшәдек шикелле...
  • Анысы булды инде булуын. Ул хакта бик күп җырладык һәм «Дошманны бары тик үз җирендә генә тукмарбыз!» — дип кычкырдык... Әмма сугышның яка хәйләләрен табуда йоклабрак калганбыз, бугай.
  • Ә кырык өченче ел ниндидер яңалык алып килә кебек, сиздегез­ме? —дип елмайды Муса. — Сталинград тирәсендә фюрер гаскәренең үзен моңарчы күрелмәгән колачлар белән камап алу төгәлләнеп бара төсле...   

— Ие, анда дошманны үз тактикасы белән кыйный башлау сизелә...

Тик мин андагы хәлләрнең барын да белмим, бик өстән генә таныш, — диде Актабанов.

Муса аның күзләренә озак карап торды. Алар һаман салкын кебек иде әле. Ниһаять ул, Онисим Гуриевичнең ачылып җитмәгән эчке дөньясына дөрләткеч ут атарга теләгән шикелле, күкрәк кесәсеннән бер кәгазь чыгарды да аңа тоттырды.

Актабанов бу юка кәгазьне тиз-тиз генә сүтте дә, аркасын бөкрәйтә төшеп, анда язылганнарга текәлде. Шактый озак укыды, әйләндергәләп карады, тагын аерым урыннарга текәлде, аннары, тынгы таба алмаган шикелле, урыныннан кузгалды да:

  • Әттә-тәтә! — дип, малайларча шаккаткан тавыш белән сузып куйды. — Шулай укмыни?!.
  • Моннан соң инде биш тәүлек узды,—диде Муса. — Хәзер яңарак хәбәрләр булуы мөмкин.

— Ә бу... бу «ил хатлары» —дип сорады подполковник пышылдап һәм Мусага якын ук килеп, — ничек?..

Муса аз гына көлемсерәде дә Актабановның үзенә бөтенләй көтел­мәгән сорау бирде:

  • Онисим Гуриевич, сез берәр музыка коралында уйный белә­сезме?
  • Монысы ниткән сүз тагы? — дип аптырашта калды командир.
  • Юк, мин чынлап сорыйм! — дип, бастырыбрак әйтте Муса.
  • Ник, кайчандыр тальянка сайратадырыек сайратуын. Марҗый түтәгез артыннан йөргән чакларда...
  • Алайса, сез тиз арада аккордеонда өйрәнегез һәм без сезне культвзводның командиры итеп куйыйк, — диде Муса бөтенләй җитди төс белән. — Ризамы?

Актабанов озак итеп аңа карап торды. Муса әйтеп бетермәгәннәрнең байтагысын үзлегеннән аңларга тырышып бакты. Әмма башын чай­кап барыбер сорарга мәҗбүр булды:

  • Нәрсә соң бу?
  • Шулай кирәк, иптәш Актабанов,—диде Муса шул ук җитдилек белән. — Алда зур эшләр тора... Актык сүзегезне көтәм.

Онисим Гуриевич солдатча гадәт беләнме, китәргә җыеныпмы аягүрә басты. Ике кулын артка куеп, тәрәзә яныннан әйләнде дә:

  • Әллә ниткән серле кеше сез, Җәлил иптәш, — диде елмая төшеп. — «Алтынчәч» белән мине гашыйкъ иткән идегез, ә хәзер бөтенләй куркыныч. Әллә ниткән чародейга әйләнгәнсез, ахры...

Муса, көлемсерәгәндәй итсә дә, һаман җитди хәлендә калды. Акта­банов, шул сыгылмас ихтыяр көченә бирелгәндәй, аның каршына сол­датча килеп басты да:

  • Яхшы, шулай булсын, — диде. — Кайчандыр мин сезнең коман­дир идем, хәзер киресенчә булып чыга, күрәсең... Буйсынам һәм тың­лыйм. Боерыгыз, иптәш генерал!

Икесе дә көлешеп алдылар. Тик шуннан соң гына Муса Берлинда «Дүртенче комитет» барлыгын һәм нинди максатлар өчен көрәшүен сөйләп бирде.

  • Сез хәзергә культвзвод командиры буласыз, — диде ул. — Андагы кешеләрнең иң ышанычлыларын сайлап алып, шушы максатны аларга да җиткерәсез. Солдат арасында көн-төн аңлату алып барсыннар. «Ил хатлары» килеп торыр. Аларны тарату, ябыштыру зур саклык белән эшләнсен. Ил хатлары әсир күңеленә терәк булачак: «Әһә, үз кешеләр бар икән әле!» — дип уйлар ул. Шулай итеп, сезнең батальонның бер генә солдаты да туган илгә каршы атмаска тиеш! Алай гына да түгел: батальонны, фронтка барып җитү белән, тулы составында үзебезнең якка алып чыгарга! Бу эш оешма тарафыннан сезгә тапшырыла. Шуның өчен бүгеннән үк үзегезне батальон командиры санагыз. Взвод һәм ротадагы кече командирлар белән якын элемтәгә керегез. Алар бит барысы да әсирләрдән куелган. Ышанычсыз күренгәннәрен алыштыры­гыз. Батальон тулы хәзерлектә торсын!
  • Әттә-тәтә, бик зур эшләр йөкләдегез бит әле сез! — дип куйды, подполковник. — Җырып чыгып булыр микән соң?..

— Һи-и, иптәш подполковник, — диде Муса аның кулын кысып, — сезтә батальон түгел, дивизия бирергә кирәк! Бер да хафаланмагыз! Уңыш телим, хушыгыз!

III

Шпигель икенче күрүендә үк Мусаны танып һәм аның артыннан үзенең «күз»ләрен куеп өлгергән иде инде. Моңарчы тын гына укмашып яткан азиатлар батальонына кемдер килеп, концертлар кузгатып йөри башлавы, җитмәсә, ул кеше күптәнге «таныш» булып чыгуы бу ата бүренең тынычлыгын җуеп ташлады. Ниндидер эт сизгерлеге белән шикләнә башлады ул аннан. Ләкин ачыктан-ачык бәреп ташларга бу инде Двински лагере түгел, һәм Шпигельнең хезмәте дә башка иде хәзер. Шуңар күрә ул, кулы бик кычытып та, асып үтерергә хәтта мәче дә тапмаган җәллад пошынуы белән, Зикендорф кабинетына килеп керде. Легион башлыгы үзе генә иде. Шпигель, кабинет ишеген ябу белән:

  • Ферфлюгте тартарен!  — дип кычкырып куйды.—Яратмыйм шуны. Әллә нәрсә генә эчемне тырный. Әллә нинди шикле кеше шул! Кай җиреннән йолкып алырга шуны!
  • Туктагыз әле, әфәндем,—диде хәйләкәр Зикендорф. Бу гестапо­чыдан ул үзе дә шактый шүрләп, абайламастан каптырып алмагае, ди­гән эчке бер сагаю белән яши һәм шунлыктан аның белән мөмкин кадәр йомшак телле булырга тырыша иде.
  • Беренчедән, исәнмесез, майн һерр; икенчедән, битешөн, утыры­гыз; өченчедән, кемгә карый бу хәтле кайнар патетика? Кемне шулай нык яратмыйсыз?
  • Һайль!.. — диде Шпигель һәм дәвам итте:—Мин аны Двина ярында ук агач ботагына элеп куя идем, ярый, бәхете, «юде түгел» дип, якташлары алып калды...
  • Майн Готт, кем соң ул? —дип ялварган булды Зикендорф.— Һични аңламыйм!
  • Кем булсын, шул инде — Һумиароф! — диде гестапочы шакмак күзләрен әйләндереп. — Шул швайн килгән бит.
  • Ах, майн Готт,— дип көлде карт немец. — Шул хәтле куркынычмыни ул?
  • Минемчә, астыртын ут җибәреп йөри. Двина лагеренда да аның чокыры тирәсендә һәрвакыт җыелып яталар иде. Ул аларга күзләрен йома-йома нәрсәләрдер көйләп сөйли иде. Ә хәзер, Берлиннан килеп, азиатлар арасында музыка, җыр, бию кузгатып җибәрде, концерт, имеш! Ә сез, аның таләбе буенча, хәтта уен кораллары китерткәнсез икән! Монда хәзер батальон түгел, ә зельбештвиркенд балаган!
  • Хөрмәтле әфәндем, бу сүзләрегез мине җәберли, — диде Зикен­дорф, төсен үзгәртеп. — Батальон бүген үк сугышка хәзер дияргә була. Ә Һумероф — татарның зур шагыйре. Министр Розенберг әфәнде аны үзе кабул иткән, исегездә тотыгыз! Һумероф безгә эшли, моны да оныт­магыз. Әйдә, куйсын концерт, якташларының күңелен күтәрсен, яхшы­рак хезмәт итәрләр. Культура кирәк, майн һерр, цивилизация!
  • Ә минемчә, алармы Берлиннан алып фронт сызыгына чаклы агач ботакларына элеп чыгарга кирәк! Иң яхшысы шул!..

Алар сөйләшеп бетерә алмадылар. Кырт кына шакыган тавыш ише-телде дә ишек ачылып китте, һәм аннан алтын пенснеле, матур порт­фельле Шәфи Алмаз килеп керде. Аның артыннан Муса да күренде Шәфи Зикендорфны үз кеше саный иде. Аның белән байтак мәҗлестәш булганы да бар, аңа батрак итеп дистәләп татар егетен дә бүләк иткән. Шул сәбәпле аның кабинетына да тәкәллефсез генә килеп керде. Ләкин анда чит кеше барлыгын күргәч, уңайсызланып артка чигенә башлады.

  • Гафу итегез, мин, ахры, вакытсызрак кердем, сездә кеше бар икән, — диде ул, ишек төбеннән.
  • Юк, юк, битешөн, — дип урыныннан торды легион башлыгы.— Һични түгел, рәхим итегез. Таныш булыгыз: Шпигель әдәнде...

Гестапочы да аягүрә баскан иде инде. Мәҗбүри йоланы үтәгәндәй генә Шәфи белән бер сүзсез танышып алды да ишеккә юнәлде. Зикен­дорф аны калырга кыстамады.

  • Ярый, хәзергә хушыгыз, майн һерр; йомышларыгыз булганда керә йөрегез, — дип кенә калды.

Шпигель, ишектән чыкканда, шакмак күзләрен очлайтып Мусага карады. Муса да боз шикелле үтә тишәрдәй күзләрен аңа чекерәйткән иде. Бу күзләр сугышы секундның ниндидер бер өлеше генә сузылды. Куркытып өйрәнгән Шпигель, Муса күзләрендә курку шәүләсе урынына ниндидер дуамал кыю һәм хәтта мыскыллы нәфрәт очкыннары күргәч, арка сөякләрендә суык сизеп, карашын читкә борды һәм ишекне ачулы ябып чыгып китте. Аның шәүләсе күмелгәч, Зикендорф белән Шәфи иркенрәк сулагандай булдылар.

  • Безнең берничә тәкъдим бар, әфәндем, — дип башлады Шәфи. — Солдатлар арасында мәдәни агарту эшләре моңарчы бер дә алып ба­рылмаган икән. Хәтта лекция дә тыңлый белмиләр...
  • Без инде аның чараларын күрдек, майн һерр, — дип җавап бирер­гә ашыкты легион башлыгы.—Моннан соң андый хәлләр кабатланмас. Батальон һәм роталарга муллалар куйдык, гәзит укучылар билгеләдек, менә сезнең һәм Муса әфәнденең киңәше белән культвзвод оештыра­быз...
  • Муса әфәнде пропагандистлар да билгеләргә куша, — диде Шәфи. — Рота саен икешәр-өчәрне. Мин аның фикеренә кушылам. Ул сезгә аларның исемлеген бирер, үзегез карап тәгаен кылырсыз. Янә килеп культвзвод командирлыгына Онисим Гуриевич Актабанов дигән өлкән унтер офицерны тәкъдим итәм. Дөрес, аның керәшен булуы миңа ошап бетми бетүен, кайчандыр дин саткан кешеләр. Әмма хәзер, ул мәсьәләдән бигрәк, кешеләрнең ышанычлы булуы кыйбат: лагерьдан үзе теләп килгән, музыканы да әйбәт белә икән.Турылыклы күренә...
  • Беләм ул кешене, — диде Зикендорф. — Без дә аңа ышанабыз, солдатны яхшы өйрәтә. Кыска гына вакыт эчендә без аны оберунтер итеп күтәрдек. Тәкъдимегезне яклыйм.
  • Бик хуп, — дип елмайды Шәфи. — Алайса, Берлинда без чыгар­ган гәзит-журнал һәм китапларны легионга тизрәк алып кайту өчен өч кеше билгеләү кирәк, әфәндем. Юкса, моңарчы алар почта аша йөреп, искереп беткәч кенә киләләр икән...
  • Яхшы, уйлашырбыз, әфәнделәр, — диде немец. — Тагын ни бое­расыз?
  • Безнең озакламый концертыбыз өлгерә, майн һерр,-—диде Муса тәмле тел белән. — Сезне шунда беренче кунагыбыз итеп чакырасыбыз килә һәм бик ихлас күңелдән! Шулай бит, Алмаз әфәнде?

Әлбәттә, шулай, — дип җавап бирде Шәфи кунакчыл елмаеп.— Халкыбызның чын профессионал милли талантларын хәзергә күрү һәм тыңлау мөмкин булмаганлыктан, ичмаса, һәвәскәр көчләрен күрегез.

Зикендорф та шундый ук әдәпле сүзләр белән генә ризалык бирде. Аннары концертның көнен билгеләделәр. Парлап татарча бию өчен ха­тын-кыз киемнәре кирәк иде, Зикендорф ярдәме белән Муса аны бул­дыру юлларын да тапты. Аны батальон тегүчеләре әзерләп бирергә булдылар.

Гомумән, Муса үзенең эшчән, хәрәкәтчән кыяфәте һәм ярыйсы ук йомшак якка үзгәрә барган теле белән Зикендорфта яхшы тәэсир ту­дыра башлады. Ә Мусага иркен хәрәкәт өчен шул гына кирәк тә иде. Дошманның башына татлы сөрем җибәреп, күзләрен йомшак ефәк белән бәйли алсаң—иң яхшысы шул инде!.. Ул, үз йомышларын бе­тергәннән соң, аларның үзләрен генә калдырып чыгып китте.

IV

Муса дусты белән яңадан очрашкач, Арыслан бөтенләй канатланып йөри башлады. Әмма шул ук вакытта хафага да төште: Муса тикмәгә генә йөрмәс, һаман да шул шигырьләрен башкаларга укый торган булса, Шпигель аны харап итәр. Тәки әрәм булыр егет. Юк, аны мон­нан тизрәк коткарырга кирәк!..

Ул әллә нинди матур планнар корды һәм хәзер инде бу планнарны җиренә җиткерергә дә мөмкин булып күренде. Чөнки хәзер кирәк хәтле ризык та хәстәрләп була, аякта агач башмак та түгел, шулай булгач, моннан шома гына ычкынырга җай да бар шикелле. Үзенең шушы кы­зыктыргыч уе белән мавыгып, Едлино тирәсендәге урманга да чыккалап йөрде ул. Шактый эчкәре кергәч, урман куеланып китә икән. Монда хәтле имин килеп җитсәң, юлыңнан инде чыпчык та аркылы үтмәячәк... Шунда ул бик юан бер куш юкә очратты, аның җәп арасында кечкенә генә черек куышы да бар икән. Ул аның череген кулы белән тазартып, куышны шактый иркенәйтте. Анда хәзер берәр пот ризык сыярдай булды, һәм Арыслан, кухняда нинди азык булса, шуны киптереп, әз-мәз •шушында ташый башлады. Әмма шул ук вакытта аның җилкәсендә икенче бер кайгы да утыра иде. «Валлаһи, шул нәләт суккан Көзгене ватмыйча калмам!» — дип ант иткән иде ул. Шул антын үти алмыйча китсә, ул үзен кешегә дә санамаячак. Әмма ничек үтәргә? Булсын иде ачык мәйдан: ул аны бер селтәүдә юк итәр иде. Ләкин андый мөмкин­лек юк, яшерен эш итәргә кала. Ниндидер әче биреп чәнчелдерергә туры килә ул үләксә козгынын!..

Бу тирәләр Польшаның шактый көньягында булганлыктан, кыш үтә чыккан җылы килү сәбәпле, хәтта урман эчендә дә кар юка кырпак кына булып яткан иде. Ул үзе белгән агулы үсемлекләрнең кышкы кал­дыкларын эзләргә кереште. Берничә урында «шайтан таягы* табып, пычак белән аларның тамырларын казып алды. «Пәри тигәнәге» орлы­гын кәгазьгә коеп, куен кесәсенә тыкты. Эзли торгач, кар өстендә кызарып, тирбәлеп утыра торган «бүре җиләге» дә табылды Зелпе агачы тамырындагы кара үзәкне ярып алды. Мүкле җирдә кар астында череп яткан имән яфракларын да, мүге-ние белән учлап алып, иснәште- реп карагач, кесәсенә тутырды. Тагын ниндидер үзе генә белгән әкәм- төкәм мөгезләре, каеры асты кортлары, баткак җирдән «бака чәчләре» актарып чыгарды. «Әллә ниткән сихерче карчыктай йөрим, җык тиге-

ре!»  дип борчылды ул. Чынлап та, моңарчы ашарга һәм дәвага ярый

торган үләннәр генә җыеп, кешеләргә җиңеллек эзләүче Арыслан иде бит ул Ә хәзер шул дошманын бетерер өчен агу эзләргә тиеш...

Шулай да Арыслан үз ниятеннән кайтмады. Шушы җыйган нәрсә­ләреннән әллә нинди сыгынтылар ясап, барысын бергә кушып, бер пыя­ла банкада әчетте. Немецларның бәйсез йөри торган бер овчаркасы бар иде Ул кешегә сыена, уйнаган-шаярган була да, тоймастан гына берәр җиремнән кабып, яралап китә. Солдатларның моңа бик ачуы кызса да немецныкы булгач, һични эшли алмыйлар иде. Үзе ясаган дару тәмам әчеп җиткәч, Арыслан бер сынык икмәкне шуңа манды да, өстено шикәр комы сибеп, овчаркага сузды. Тәмле яраткан эт Арыслан кулыннан төшкән ипине «һалп!» итеп кенә авызына чумырды һәм йотып та җибәрде. Аннары Арыслан үз эшендә булды, ул әйләнеп чыкканда

овчарка каядыр китеп югалган иде инде. Икенче көнне ул этне яр ас­тындагы чишмә яныннан таптылар. Арыслан үзе барып карады Этнең эче янган булса кирәк, чишмә кырыендагы юка карларга басып, төрле урыннан су эчкән, аннары шул тирәгә ятып аунаган, аксыл-көрән яба­галары карга ябышып калганчы озак аунаган, ахры. Андый урын өчәү иде, ә дүртенче урынга яткач, тора алмаган, күрәсең; телләрен аркылы тешләгән дә каткан. Арыслан бик кызганды бу этне. Шпигель белән Зикендорф та килгән иде, алар алдында бигрәк тә өтәләнеп, тирән кайгы күрсәтте.

  • Ах,—диде, — жалкы сабакы,—диде. — Харуши был с-сабакы, умный был с-сабакы, кәк хәҗәен, — диде русчалатып.

’ Шпигель, русчаны аннан-моннан гына сукалаганлыктан, солдатның сүзләренә каршы: «Да, да, карошн биль пьес», — дип кенә торды. Бу та­тарның немец эте үлгән өчен шулай кайгыруы аңа бик ошый иде.

Әмма Зикендорф әфәнде Арысланның ватып-җимереп әйткән сүзлә­рендә икенче мәгънә дә барлыгын сизенде. Бигрәк тә аның «с-с-с»ларны көчәйтеп әйтүе һәм этне хуҗасы белән тиңләве ниндидер астыртын мыскыллау булып ишетелде. Карап торуга байгыш кына күренгән бу гади солдатка Зикендорф әфәнде күзләрен усал гына итеп бер текәде дә китеп барды. Легион башлыгы түзем булырга, олы күңелле күре: нергә тиеш. Әнә Шпигель шөгыльләнсен алар белән! Ә ул тинтәк шул хәйләкәр тартарен сүзләрен җөпләп тора. Үзеңне дә утыртыр ул казык башына!..

Ә «тартарен», чынлап та, Шпигельне казык башына утыртырга җые­на иде хәзер. Эткә ясаган тәҗрибәсе шулай уңышлы чыккач, Шпигель белән дә һәйбәт узуына шиге калмады. Ул аны нәүбәттәге якшәмбедә җиренә җиткермәкче булган иде һәм, якшәмбе килеп җиткәч, «сынау­ны» уздырып та карады. Якшәмбе «өннәрдә Шпигель, гадәтенчә, шнапс төшереп килүчән иде. Бу юлы да ул шактый ук кызмача булып чыкты. Арыслан сөенеп куйды: бигрәк яхшы, аны-моны сизми дә калыр...

Кәрбән генә эмаль табада, бөтен хәсиятләрен җиткереп, май һәм йомырка белән кыздырылган итне Шпигель алдына китереп куйды. Тиешле «соус»ларының һәммәсе дә кирәгенчә салынган, ят тәмнәр'ише­релгән иде. Комсыз иштиһалы гестапочы табадагы ризыкны күз ачып йомганчы сыпырып та өлгерде. Арыслан, бу шушында ук бөгәрләнеп төшмәгәе дип, берхәтле шигәя калды һәм стакан белән сөтле кофе ки­терде. Шпигель аны да ялт кына эчеп җибәрде дә, сигара кабызып, кулындагы камчысын уйната-уйната чыгып китте.

Арыслан солдат көтә башлады. Бер чиләктән артык бәрәңге әрчеп бетерде, аны юып, турап куйды. Андый-мондый хәбәр ишетмәмме дип, ишек алдында утын ваклап керде, бакларга су тутырды, тагын әллә ниләр эшләде — вакыт бер дә узмый кебек тоела иде. Кичке караңгы төшә башлагач та көтелгән хәбәр һаман килмәде. «Тукта, соңгарак тотар ул аның кендегеннән, төнгә табарак!» — дип уйлады Арыслан. Әнә бит, овчарка телен ничек тешләгән иде, бу да озакламас, овчарка булыр!..

Ниһаять, кичен солдатларны ашатканнан соң, бушанып, һавага чык­ты, беркадәр йөргәч, Шпигельнең берничә тапкыр бәдрәфкә чыкканын күрде. «Әһә, барып җиткән икән, тиздән капут...» дип куйды ул эчен­нән һәм тыныч кына үз казармасына юнәлде Иртәгә Шпигельнең үле гәүдәсен күргәч, һични сиздермәскә кирәклеген уйлый-уйлый, талчык­кан эш кешеләречә изрәп йокыга китте. Иртәгесен биштән үк яңадан кухняга чапты, солдат туйдырырга кирәк иде. Сәгать җиделәр дә тул­магандыр, Шпигель үзе килеп керде һәм аш тәрәзәсенә тыгылып:

  • Ике стакан кара кофе! — дип кычкырды.

Арыслан кул аркасы белән күзләрен ышкып, маңгаен сыпырып куй­ды. «Өрәге күренә мәллә?..» — дип уйлады ул. Ләкин аның каршында

бер дә өрәк түгел, ә шул ук шашкан күзләрен акайтып, Шпигельнең тере башы тора иде. Арысланның куллары калтырап киткәндәй булды. Стаканнардагы кара кофе чайкалып, тәлинкә төбенә җәелде, чистасы белән алыштырырга туры килде. Кофены Шпигель алдына илтеп куеп, кухня артына кергәннән соң гына аңына килгән кебек: «Сыеклап кына калган икән, нәгаләт!. »—дип үкенде ул. Аның кәефе бөтенләй кыры­лып төшкән иде. Нәрсәдә промах бирде соң? Кай төше килеп җитмә­де?.. Күпме уйласа да, үз «даруы»ның гаебен таба алмады.

Кухня эшләреннән әзме-күпме бушану белән, Мусаны эзләп китте Арыслан. Ул ничек йөрергә белә иде: аның кунак йортка Муса бүлмә­сенә килеп кергәнен берәү дә күрмәде.

  • Эш харап, Муса туган! Качыйк моннан тизрәк!—дип кайнар пышылдады ул аның колагына ук килеп, һәм Мусаның соравын та көтмичә, үзенең ачы үкенечен сөйләп бирде. — Эт булып эткә талау тиде, ә бу нәгаләт фашистка пычагым да булмады! — дип өзгәләнде Арыслан.

Муса бу сүзләрдән рәхәтләнеп көлде дә кинәт җитдиләнеп, аңа шелтә белән карады:

  • Нигә үз белдегең белән әллә ниләр эшләп йөрисең? Ни өчен ашыктың?.
  • Тизрәк эшен бетерәсе килгән иде лә... — дип Арыслан башын түбән иде. — Гаеп миндә инде Эләктерсә, үз башым белән түләргә

сүзды.

' _ Латинча укый беләсеңме? Мә, укы, — диде, лы иптәшең булса, ана да укыт. Сүз бетте. Минем тирәдә бик кирәк чакта гына күрен...

Шәфи Алмазның бу сәфәрдәге көннәре күңелсез үтә дип әйтү мөм­кин тугел иде һерр Зикендорф аңа киң күңел белән сый-хөрмәт күр­сәтте Үзендә кунак итү белән генә чикләнмичә, еш кына Радомга да алын барты Ә Радонда инде «зәңгәр оҗмах» бар иде Ә зәңгәр оҗмах­та зәңгәр кузле алтын чәчле, сөңгедәй озын кара керфекле поляк кызы «изге Магдалина» бар иде. Дөресен генә әйткәндә, аның маңгаена язылмаган: әллә ул поляк кызы, әллә немец кызы, әллә итальян кызы.

туры килә...         _

  • Анысы өчен алдан ук үлмә әле,—дип куйды Муса. Синнән шикләнсә, инде кичтән үк яптырган һәм җиде кат тиреңне таң атканчы салдырып аткан булыр иде. Димәкки, синнән шикләнмәгән, нәрсәдер килешмәгән дип кенә уйлаган. Гадәттәге салкын каныңны җуйма, һични булмаган кебек, эшеңдә бул.
  • Ә качарга барыбер кирәк,— диде Арыслан — Монда күпме ятасың тагы? Мин инде икебезгә җитәрлек юл ризыклары да хәстәрләп кундым... — һәм ул урмандагы куышы турында аерым бер горурлык белән сөйләп бирде.

Ә Муса бу эшне дә шәп дип тапмады. Тагын күзләрен ал артып Арысланга карады:         _

  • Баш катты инде сезнең качуларыгыз белән! —диде ул. — Син дә, брат, ялгызак крестьян икәнсең әле, гел үзеңне генә кайгыртасың!

’ _ Ничек инде үземне генә. Икәү качыйк, дим ич!

  • Ә калганнар? Ә батальон?
  • Батальо-он? Әй-й, туганкай, булмый торган эш ул! Мең ата ба­ласын бер авызга күндереп кара син!.
  • Булырга тиеш!-диде Муса һәм үзенең монда ни өчен килүен, нинди эшләр башлап йөрүен кыска гына аңлатып бирде. Кечкенә генә чемоданының аскы катыннан бер кәгазь тартып чыгарып. Арысланга

- Үзеңдәй ышаныч-

Һәм анысы мөһим дә түгел, чөнки Шәфинең ул кыз теле белән сәүдә йөртәсе юк лабаса! Әмма ләкин ул кыз, егетнең яшьме-картмы булуына карамастан, кочакта бик оста иркәләнә белә! Оҗмах еланы шикелле синең муеннарыңа сарыла, күкрәкләреңә уралып бетә, култык асларын­нан нәни генә башын китереп чыгара, тамак асларыңны үбеп кытыгың­ны ярсыта, ияк очындагы түгәрәк керпе төкләргә мамыктай шыгырдап торган ап-ак алсу битләрен назлы гына ышкып: «Мили мой, позаль- ста!» —дигән була. Шул чагында инде, бөтен дөньяларыңны онытып, җиде кат күк капуглары ачылгандай тирә-юнеңә рәхәт тулып, фирдәвес оҗмахының түрендә кәүсәр шәрабе генә эчеп утырган шикелле сәрхүш булып китәсең. Менә шунысы мөһим аның! һай, ул изге Магдалина, һай, ул рәхмәт фәрештәсе! Илледән узып киткән Гаптрахман абзагыз- ны да нинди итеп яшәртә белә бит ул!..

Әмма шулай да Шәфи, айнык эш кешесе буларак, «зәңгәр оҗмах»- тан бөтенләй чыкмыйча гына ятмады. Радом спекулянтлары белән итәк астыннан гына коммерция ясарга да өлгерде, лекцияләрен дә әштер-өш­тер китергәләде. Теге көнге башбаштаклык өчен беренче ротаны строй белән өч сәгать йөгерткәч, лекция тыңлаучы солдат арасында үлем тынлыгы урнашты. Әз генә акылга утырту ярый икән ул. Мусаның нишләп йөрүенә күз-колак булырга да җитеште. Ә Муса даһи эшлекле егет булып чыкты тагы. Берлинда чакта гел кадалып торучан шырпы телле, галәмәт усал малай булып күренсә дә, юлга чыккач бик күңелле кеше икән, һәнүз көлдерү дә җор сүз икән телендә. Оештыру сәләтенә килгәндә дә бик тере кылана. Немецларның калын тиресен шәп кенә кыргычлап алды. Юк, әйбәт егет...

Шулай итеп, моңарчы гел Мусадан куркып, шигәеп йөргән Шәфи Алмаз хәзер аңа кинәт кенә ышана башлады Муса әле моны үзе цә белми иде. Шуңар күрә ул, бүген икенче батальонга китәсе булгач, Шәфи Алмазны үзе чакыра керде. «Бу инде барыбер минем арттан калмас, әйдә, үзем сөйрәп алып барыйм моны», — дип көлде Муса. Бүлмәсендәге диванда кырын ятып кына сөйләшкән Шәфинең кәефе башкачарак булып чыкты. Күзләре шактый майланып елтырыйлар иде аның.

— Син инде, эңкәш, үзең генә барып кайт анда, —диде ул. — Минем Радомда гаять кичектергесез йомышларым бар, шунда йөреп килермен дигән идем, әйе... Вә дәхи килеп, мин сиңа тулы ышаныч игълан итәм, Муса әфәнде. Күрәсең, хәтта «син» дип эндәшә башладым. Бу инде Гаптрахман абзаңның дус итү билгесе...

Муса, ярый алай булгач, нишлисең инде дип, үзе генә барырга бик тиз риза булды. Шәфинең эт эчәгесе шикелле аякка чорналып йөрмәве бигрәк тә яхшы булачак иде...

Муса Крушино станциясенә төштән соң килеп җитте. Алдан өйрәтү­ләре буенча, тимер юл хуторының көньягындагы «Кысла күле» дигән урынны эзләп китте. Хуторның иң соңгы өйләрен узып, ялан кырга чыккач та, байтак атлыйсы булды әле. Әмма Муса моңа иренмәде. Юк, киресенчә, Польшага килгәч аны ниндидер яңа дәртләр, яңа ашкы­нулар чорнап алды. Әйтерсең, аның беренче яшьлек еллары яңадан кайтты. Әйтерсең, ул дала бураннарында, крестьянның олау чанасына яткан килеш Орск өязендәге авылларга йөри, ат булмаганда җәяүләп атлый. Аның кайгысы — авыл яшьләреннән комсомол ячейкасы оеш­тыру, булган урыннарда аның эшен рәткә салу...

Тик ул үзенең ярым хыял, ярым төш шикелле бу уйлары эчендә озак югалып кала алмый. Әйләнә-тирәсендәге табигать үзгәлеге, шак- мак-шакмак киртәләнгән басулар, ярым-ялгыз калгаеп утырган утар­лар, әллә нидә бер күренеп калучан урман кештәкләре һәм шул бүлем­текләр чаты саен аркылысына Гайса сурәте кадакланган озын-озын тәре баганалары аның күңел күзен рәхәт кенә каплап алган уйлар пәр­

дәсен читкә чөереп ташлыйлар. Юк шул, Җаек буе далалары түгел бу. Монда — тимерләгән олтаннар таптап узган Польша җирләре икән...

Батальон, чыннан да, бер кештәк нарат урманы буенда, итәкләре салам матица белән төрелгән палаткаларга урнашкан булып чыкты. Алар тирәсендә шул ук наратларның чи такталарыннан вакытлы ба­раклар корыла башлаган иде. «Кысла күле» дигәне шул урман кештәге читендә җәелеп яткан бер сазламакка охшый. Хәзер аның өсте соры боз белән капланган, солдатлар шуннан су алалар, ул су тимер чәйнектәге иске чәй төсле кызгылт-җирән булып тора иде.

Ул үзенең «кодрәтле» командировка язуларын батальон командиры Фирцихман әфәндегә тапшырды, һауптман дәрәҗәсендәге бу немец төпсә генә буйлы, соры-яшькелт күзле, ак керфекле мөлаем генә бер кеше иде.

  • Безнең әле кунак йортыбыз юк, — диде ул борын тавышы бе­лән. — Мулла әфәнде белән пропагандистлар аерым бер палаткада то­ралар. Рәхим итеп шунда барырсыз инде, һумероф әфәнде.

Ул тиз генә мулланы чакыртып китерде. Бу олы яшьләрдәге кешенең башында чалма, өстендә чапан булмаса да, аягында читек-кәвеш, ә биле каешсыз иде. Капитан аларны таныштырды Берлиннан килгән һерр һумерофны яхшы кунак итәргә, җылы урый бирергә кушты. Хәзрәт кеше Мусаның кечкенә чемоданын үзе алды һәм: «Әйдәгез, әйдә», — дип, кунакка юл күрсәтә-күрсәтә алдан атлады.

Палаткада дүрт кенә койка булып, аның да берсендә коры матрас кына ята иде. Мулла абзый Мусаның чемоданын, бисмилла әйтеп, шул койкага куйды һәм тиз генә каяндыр салам мендәр кисәге, җәймә һәм одеаллар табып, урын-җирне корып җибәрде.^

  • Рәхим итегез, әфәндекәем, — диде ул койка тирәсендә эше бет­кәч. — Урыныгыз бик тә ямьле булыр, йокыгыз бик тә тәмле булыр, аллаһе боерса!..

Муса урынга килеп утырды һәм, өс-башларын салып, бераз ял итәр­гә уйлады. Мулла хәзрәт, кунакка ходайдан тыныч ял теләп, чыгып китте.   .        .. с

  •  Нинди зат икән соң бу? — дип уйланып ятты Муса. Ьер дә хәрап суфый күренә, гел укынып кына тора... Кайсы мәхәллә имамы булды икән?.. Ничектер эченә керәсе иде моның!..

Ул күз йомарга да өлгермәде, юешкә каткан ишекне кыштырдатмый гына ачып, мулла яңадан килеп керде. Аның кулында ниндидер төргәк бар иде, ул аны өстәлгә куйды, сүтә башлады.

  • йокыгыз тәмле булыр, дигән идегез, хәзрәт. Ай-Һай, болай булса, шулай булыр микән? — диде Муса, сүз уйнатыбрак.

Мулла елмаеп куйды.

  • Җавап өчен кесәгә керергә туры килә инде болай булгач,— диде үл Һәм эчке кесәсенә тыгылып, нәзек озын бер шешә тартып чыгар­ды — Йокы тәмле булмаса, даруларбыз аны... Менә ул — пульшннский чөгендер җимешеннән ясаган әгъля «бембер» шәрабе! Нәкъ безнең як­лардагы ар күмүшкәсе инде, ифрат дәрәҗәдә һәйбәт...

Хәзрәт кешенең бу хәтле «әбрисез» кылануы Мусаны бөтенләй га­җәпләндереп җибәрде. «Нишли бу суфый?..» Ә хәзрәт исә, һични булма­гандай, сүзендә дәвам итте:

  • Менә монысы бик ләззәтле зәкүси булыр, — дип төргәк эченнән бер үрдәк тартып чыгарды һәм аны, ботыннан гына тоткан килеш юга­ры күтәреп, Мусага күрсәтте.
  • Сөбханалла хәзрәт, сездә оҗмах нигъмәтләре бар икән! — дип кычкырды’Муса аның үз теле беләнрәк. — Кайлардан ходай мондый ри­зыклар бирде сезгә?

Җан биргәнгә — жүн бирермен, дигән бит.. Күл читендә яши­

без... Пулыиә җирләрендә, һи-һи... Алар безнең ише дин ияләрен бик ихтирам кылалар. Мөселманнары да очрый, әйе...

Шуннан соң аларның сүзләре ялганып китте, Мусаның йокысы да ачылды, һәм алар иң гади рәвештә бер-бере хакында сорашырга тотын­дылар.

Бикмулла хәзрәт Җиһаншин Татарстанның Чнрмешән ягында егер­ме сигезенче елларга хәтле мәхәллә имамы булып торган икән. Аннары мөгаллим булган... Сугышка алынып, плен төшү белән үзенең изге хез­мәтенә тагын тотынган, һәм менә легион төзелә башлагач, Бикмулла хәзрәт өчен киң мәйдан ачылган Мондый сыйлар өчен хөрмәтле әфән­денең исе китмәсен инде. Хәзрәт кеше андый «ябалак шулпасы»ның тамчысын да үзе татып караганы юк. Ул аны тик Гумеров әфәнде шикелле кадерле кунаклар өчен генә таныш-белешләреннән табып ала икән...

Хәзрәт үзе сөйләгән арада тик тормады, үрдәкне юып, эчләрен тазар­тып кискәләде дә, кәрбән генә бер корымлы кәстрүльгә салып, тимер мич өстенә куйды. Берлин кунагы да үзенең кем икәнен хәзрәттән яшереп тормады. Ул — Оренбург шәһәренең зур гына фрукты сәүдә­гәре Зәкәрия әфәнде Гумеровның Муса исемле уртанчы углы булып чыкты Аларның алма, лимон, әфлисун кибетләре бер Оренбурда гына түгел, хәтта Казан һәм Чистай ише җирләрдә дә булган икән. Заманасында сәүдәләр гөрләп барган, дан вә мөлкәт иясе булганнар... Сугышлар яхшы гына, ягъни фюрер коралының җиңүе белән тәмам булып, исән-сау илгә кайта калса, Муса әфәнде ата-бабадан калган шул изге кәсепкә яңадан тотыначак икән...

Алар шулай сайрашып утырганда, шыштырдавык палатка ишеген күтәреп һәм әз генә бөкрәя төшеп, бер кеше килеп керде. Турайгач, аның шактый калку буйлы, калын кара кашлы, маңгаеннан коела баш­лаган сирәк чәчле, киң ачык йөзле икәнлеге күренде. Чишенгән арада аның күзләре моңарчы буш торган койкада аяк салындырып утыручы яна кешедә булды. «Кем сон бу?» дигәндәй, байтак кына карап торды да алга атлады һәм, очарга хәзерләнгән сыман, ике кулын җәеп:

  • Муса Җәлил?! — дип кычкырып җибәрде

Муса, ачулы сискәнеп, аңа таба борылды, ләкин тиз генә төсмерли алмаганлыктан, кем дип әйтергә белмичә торды һәм шул чакта аның күзләре Бикмулла хәзрәт күзләре белән очрашты: мулла карашында тирән гаҗәпләнү иде. Муса, шушы көтелмәгән кыен хәлнең һәм фаш булу куркынычының икесеннән дә берьюлы котылырга теләгәндәй, «Шаярмагыз, әфәндем!» диде дә яшен тизлегендә урың эченә чумды, иске көрән одеалны баштан-аяк бөркәнеп куйды. Янәсе, йоклый ул, бәйләнмәгез.

Әмма теге кеше эт әрсезе бер нәмәстә булып чыкты: Муса алда ниш­ләргә кирәген уйлап та өлгерә алмады, теге аның янына килде дә өс­тендәге одеалын сыдырып та ташлады:

  • Качалмыйсың! Комга башны тыгып кына тәвә кошы да котыла алмаган!—диде ул дөбердәтеп көлә-көлә. — Мин бит сине, мичкә кер­сәң... үкчәңнән таныйм!

Ялангач калган һәм кая керер тишек таба алмаган кеше хәлендәге Муса, көләргә дә, еларга да белмичә, күзләрен аңа текәде һәм тагын да ярсыбрак әйтә салды:

  • Әфәндем, сез артык фамильяр кыланасыз! Эт әрсезе булу, әллә нинди кушаматлар тагу — мәдәниятсезлек! Мин сезнең белән дуңгыз көткәнем юк ич. Мин Берлин вәкиле!..
  • Беләбез, беләбез, һе-һе-һей! Ник белмәскә? — диде теге кеше Мусаның каты сүзенә һич кенә дә җәберләнмичә. — Әгәр җен алыш­тырган булмаса...—Бөйрәкләренә таянып Муса каршына баскан бу кеше әле һаман авыз ерып, күзләрен челт-челт йомгалап тора иде.

Мусаның кинәт исенә төште, әйе. шул бит бу, каһәр суккыры! Шуның «челт-челт» күзләре, шуның үпкәсез көлүе, шул үзе — Уразаев!

Кайчандыр Уразаев ИКПда укыганда, алар яхшы дуслар һәм икесе дә сазаган егетләр иде. Муса фатирсыз йөргән чакларда еш кына аның янына, тулай торакка барып куна, бергәләп консерва ашыйлар һәм суык чәй эчәләр иде. Шуннан соң Уразаевны Чаллы политбүлегенә жибәрделәр. Муса утыз дүртенче елны күчмә редакция белән шул ук районга килеп төшкәч, алар тагын күрештеләр. Аннары Уразайны кай­сыдыр районга секретарь итеп жибәрделәр. Сарман иде бугай, ахры. Шуннан бирле ул аның язмышыннан хәбәрдар түгел иде.

Беравык эчендә шуларны хәтереннән кичергән Мусаның ачуы инде тәмам язылып, йөзенә елмаю чыкты

Харис! Синме, шайтан таягы!.. — дип кычкырды ул һәм, ялан аяк идәнгә басып. Уразаевны кочаклап алды. Шул арада Муса пышылдар­га да өлгерде: Ачык авыз син һаман. Әллә кем алдында фаш итә­сең...

  • Куркыныч юк!—диде Харис кул селтәп,—Минем икенче секре­тарь ул!
  • Ничек инде алай? — дип гаҗәпләнде Муса, җилкәләрен куырып.
  • Шулай,—дип куйды тегесе тыныч кына,—Сарманда минем икен­че секретарем иде, монда да шул чамарак, ягъни мәсәлән...
  • Ах, сез шайтан төкергән нәрсәләр! — дип бот чапты Муса — Утыртасыз кешене! Бикмулла хәзрәт, имеш! Чирмешән ягыннан. Кара песи авылыннан... Каркарый ишан малае... Ах, Алдартазлар!..
  • Ә сез үзегез? — диде Җиһаншин, авызын колак артларына эл­гәндәй итеп.— Оренбурның атаклы фруктычы Гумеровлар малае, имеш, ха-ха-ха!
  • Шулай таныттымыни?—дип сорады Харис та, күкрәтеп көлеп.
  • Шулай ди шул. Ә мин сизеп торам — куык шартлата! Чөнки мин кырыгынчы елны гына заочно пединститут бетергән кеше. Җәйге сессия­дә чакта без язучыларны институтка чакырдык. Шунда сез дә бар иде­гез һәм шигырьләр укыдыгыз!
  • Абау, бөтенләй чыгырымнан чыгардылар! — диде Муса, зарлан­ган булып.— Вәт йөр инде: мине беркем дә белми дип!

Алар хәзер, шул элекке тормышларында гүяки һични булмаган ке­бек. өчәүләшеп гамьсез көлешә иделәр. Аннары гына Муса үз эшенә кереште.

  • Ярар, егетләр,— диде ул.—Сезне монда очратуыма бик шат. Әле куркып килгән идем: кемне табармын, ничек башлармын, дип. Болай булгач, зерә шәп килеп чыкты: берегез батальонның главный пропаган­дисты, икенчегез главный мулласы икән — тыңлагыз! — һәм Муса яшерен оешманың төп максатларын аларга да сөйләп бирде. Нидән башлап җибәрергә, солдатны ничек оештырырга кирәклеген әйтте. Бу сүзләр ниндидер якты өмет уятучан кызыклы булып, батырлык һәм фидакарьлеккә чакыручы серле булып, төн уртасына хәтле сузылды Уразаев белән Җиһаншииның бу көтелмәгән яңа бурычны җентекләб­рәк төшенәселәре килде. Палаткада алар өчәү генә иделәр. Үзләре бе­лән бергә торучы Әминев дигән егет Варшавага пропаганда материал­ларына җибәрелгән икән, ул кайтып җитмәде, шуңа күрә иркенләп сөй­ләштеләр. Бөтен мәсьәләләр кат-кат кузгатылып, җентекләп аңлашкан­нан соң, Уразаев белән Җиһаншин. гвардия байрагын үпкәндәге шикел­ле, бер аяклары белән генә идәнгә тезләнделәр һәм Муса артыннан ант сүзләрен кабатладылар
  • ...Актык тамчы канымача!..

Иртә1есен Муса үзенең рәсми эшләрен тиз-тиз башкарды да, кабат килергә вәгъдә итеп, беренче батальонга кайтып китте.

Беренче февральдә фюрернең туган көне булгандырмы, әллә эш ба­шына менгән көне иде микән,— немецлар шул көнне аңа багышланган бәйрәм ясадылар. Тан тишегеннән солдат уенына куып чыгару булма­ды, мәйданнар, казарма тирәләре һәм эчләре бик шәпләп чистартыл­ган, бөтен җир балавызлагандай ялтыратып куелган иде. Радиодан иртәдән үк иң фанфарлы музыкаларны гына яңгырата башладылар. Роталар саен фюрернең даһилыгы, оста полководецлыгы турында әңгәмәләр уздырылды. Бу эштә Зикендорф әфәнде турыдан-туры үзе җитәкчелек итеп, пропагандистларның занятиеләрне ничек уздырула­рын күзәтеп йөрде. Күп урында үзе тылкышып, ватык-җимерек рус теле белән озын речьләр сөйләп күрсәтте. Солдатлар хәзерләгән концертны да шушы ук көннең киченә билгеләде. Шуңар күрә Муса икенче баталь­оннан кайту белән репетицияләр үткәрергә кереште. Аның җитәкчеле­гендә хәзерләнгән беренче концертның профессиональ югарылыкта узуы бик мөһим иде. Ул көчен һәм сәләтен жәлләмәде: үзе дә тирләп, егет­ләрне дә тирләтеп өйрәтә торгач, максатына ирешкәндәй булды, шәт, кызыллык китермәсләр йөзенә.

Шул кызу эш арасында почтальон аның кулына телеграмма китереп тоттырды. Муса, бераздан гына эшеннән бүленеп, аның адресына күз салды: телеграмма аңа түгел, Шәфи Алмазга, һәм өстенә «дрингенд» 1 2 дип язылган иде. Ә почтальон ни өчендер аңа китереп тоттырган да үз юлына китеп тә барган... Муса, репетициядән кайткач, Шәфи бүлмәсе­нең ишеген какты, җавап булмады. Фон Зикендорфтан сорагач, ул аның кичәдән бирле Радомда булуын һәм әле һаман да кайтып җитмә­вен әйтте.

  • Аның исеменә ашыгыч телеграмма бар, майн һерр,— диде Муса кәгазьне аңа сузып.—Нишләрбез икән?

Легион коменданты, тиз генә машинасын китертеп, Мусага тәкъдим итте һәм Шәфинең кайда булу ихтималын өйрәтте.

Гаптрахман агаең, өстенә романтик чигүле Иран халаты салып, ба­шына Бохар кәләпүше киеп кенә алгы бүлмәгә чыкса — аптырап кал­ды: каршында мәгънәле генә көлемсерәп Муса тора иде.

  • Сезгә ашыгыч телеграмма бар, әфәндем,— диде ул, җитди бу­лырга тырышып.

Шәфи, кәгазьнең печәтен кубарып, укырга тотынды. Кинәт аның йөзе яшелле-күкле булып китте, мыек очлары тартылып куйды, баскан уры­ныннан кузгалып, күзләре белән нәрсәдер эзләнә башлады. Эзләнү генә түгел, күзләрең маңгаеңа менәрлек иде шул: «Гемайнһайт! * Бүген кайтып җитмәсәң, иртәгә үзем килеп җитәм»,— дип язылган иде анда.

  • Ах, һем-һем,—дип кабатлады ул.— Маһия апагыз чакыра, ашы­гыч кайтырга куша... һем-һем, менә син, ә?..

һәм Шәфи Мусаның күз алдында коелып төште. Ниндидер каты кы­рау суккан әрекмән яфрагы шикелле, шәлберәп калды.

  • Сез машина беләнме? — дип сорады картлач, ниһаять, Мусага күз калкытып.— Бик яхшы. Киттек...

Булачак мәмләкәтнең булачак президенты батальонга кайткач тиз- тнз җыенып алды да, Зикендорф белән хушлашып, юлга ашыкты.

  • Бүгенгә калу кирәк иде, майн һерр,— диде немец.— Үзе бәйрәм көн, кунак булыр идек. Ә кичен сезнең солдатлар концерт бирә, бергә­ләп тыңлар идек.

Рәхмәт, әфәндем. Чакырталар... Сез инде үзегез генә. Муса әфәнде белән. Хушыгыз. Берлинда көтәм үзегезне! — Зикендорфның шул ук машинасы Варшавага алып китте аны...

Кичен немецлар бәйрәм ашы ясадылар. Үзләре кәефләнү генә түгел, хәтта батальон солдатларына да фюрер исәнлеге өчен йөзәр грамм шнапс бирделәр. Мондый хәлнең әле бервакытта да булганы юк иде. Солдатлар, әлбәттә, кыстатып тормадылар: «Фуриргә байлык, ә безгә саулык!.» — дип капладылар да куйдылар. Аннары баш бармаклары белән мыек очларын гына сыпырып җибәрделәр. Кәефләре шәбәеп китте.

Аштан соң халык концертка җыела башлады. Немецлар, урман авы- зынарак кертеп, гаражмы яки склад өченме, озын гына бер бина салып бетергәннәр иде. Муса теләве буенча концертны шунда уздырырга бул­дылар. Анда тиз генә такта сәхнә корып, такта эскәмияләр тезеп, әмәлләп чыктылар. Тыгызлап утырта торгач, биш йөзләп кеше сыйды. Пәрдә ачылганын көткәндә була торганча, үзара әкрен генә гөжләшү башланды. Әсирлеккә төшкәч гел явызлык кына күреп өйрәнгән кеше­ләрнең күңелләрендә беренче тапкыр, бүген монда җыелгач, әллә кай­чангы кадерле хатирәләре, инде мәңге кайтмас төсле матур истәлекләре уянып китте, һәркем үзенең колхозы клубында яки шәһәр театрында, яшьлек шатлыгы белән шау-гөр килеп, үз сөйгәненең күзләренә туй­мастай карап, сөйләшеп утыруларын, я булмаса ул шаян кызны читтән генә күзәтеп, аның бер кәлимә сүзенә зар-интизар булып йөргән чакла­рын исенә төшерде. Кайчан иде соң әле бу?., йөз ел элек булгандыр кебек тоела шулар. Мең ел элек!.. Төштә генә күргән кебек...

Немецның камуфляжлы плащ-палаткаларыннан корылган чуар чар­шау ачылып китте. Сәхнә уртасына өч рәт булып тезелгән егетләр ирләрчә көр һәм моңлы тавыш белән «Тәфтилэу»гә Тукайны җырлап җибәрделәр.

Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;

Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата...

Солдат күңеле кинәт йомшап, мөлдерәмә булып китте, һәркемнең үз туган ягындагы таңнар, яр өсте талларында өзеп сайрый торган санду­гачлар, үз инеше буендагы чыклы болыннар, шул болыннардан таңнар­да күтәрелә торган исерткеч хуш исләр, үз авылы күгендәге әз генә кителә башлаган түгәрәк ай һәм аның, таң атканга чынлап та хәсрәт­ләнгәндәй, әкрен генә сызып югала баруы күз алдына килде. Җыр тук­тауга гөр күтәреп кул чаптылар. Сәхнә артында җитәкчелек иткән Муса моның беренче кайнар тамыр тибеше булуын сизә иде. Шул кие­ренкелекне суытмас өчен Тукайны дәвам иттерергә булды. Программа номерларын тиз генә күчергәләп, «Шүрәле» белән «Пар ат»ны башка­рырга әлеге укытучыны чыгарды. Бу егет, чынлап та, сәнгатьчә һәм юмор белән укый белә торган кеше иде. «Шүрәле»не өзлексез көлдерү­ләр һәм алкышлар белән алып барды. Ә инде һәркем диярлек яттан белгән «Җиктереп пар зт...»ны укый башлагач, зал, сулыш алудан тук­тагандай хәтта керфек тә какмады; ярату яктысы белән күзләре нур­ланган һәркем ул шигырьнең һәр сүзен эченнән кабатлап барды. Ни­һаять укучы кулын күтәрде дә: «Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алды­бызда бит Казан!» дигән сүзләрне әйтте. Шунда ук берничә тавыш берьюлы кабаттап: «Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!» дип кыч­кырып җибәрде. Гүяки алар бу юеш стеналы салкын сарайда утырмый­лар ә яшь Тукайның үзе белән шул ук атта бергәләп Казанга, газиз туган җирпәргә, күңелләренә тулган өзелеп сагынуларны сөйгәннәренә сөйләргә бишектә калган бәгырь кисәкләрен кочып үбәргә кайталар иде Шуңа күрә әле һаман тыела алмыйча: «И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!»ны тагын кабатладылар.

Дымга сусаган иген туфрагына тирән үткәзеп ява торган эре тамчы­лы яңгырны күзаллап куйды Муса. «Әле бездә монысы да, монысы да бар!» дигән төсле, яңадан-яңа көчләрне сәхнәгә чыгара торды ул. Теге

бәләкәй генә, бүрәнкә авызлы гына, шадра гына башкорт егете Кылыч­байның үз эченә бөтенләй сыймастай. хәтта күкрәк сөякләрен каерыр- чай калын һәм гайрәтле арыслан тавышы белән:

«Алыслардан балкып һай күренә Ирәмәлкәп таудыц ак ташы...

Кайларда гына нөрмән. нидәр күрмәй Ир егеткәй менән ат башы!..» —

дип. шангыратып җибәрүе залдагы бөтен кешене таң калдырды. Башы күкләргә чыккан таулар һәм яшерен тарлавыклар арасында кинәт куз­галган давыл, Урал кабыргаларындагы меңәр еллык имәннәрнең серле куышларын курай итеп, ак таш кыя өсләреннән ыргыла торган «очан- су»ларның көмеш толымнарын арфа кыллары итеп, болын һәм далалар буйлап аккан Ашказар. Сакмар, Җаек ярларындагы зифа камышлар­ны мең тавышлы сорнай итеп уйнап узгандай булды.

Кайларда гына йөрми, ниләр күрми Ир егеткәй белән ат башы...

Бу сүзләр, Һәркемнең үз хәлен аңлатып, колак төбендә озак яңгырап торды. Соклану һаман сүрелмәде. «Юктыр, моның үз тавышы гына булмас, көчәйтә торган микрофоны бардыр берәр җирендә! » — дип пышылдашты солдатлар. Алдагы рәттә, махсус креслода утырган фон Зикендорф әфәнде дә уйланып алды: «Әгәр бу азиатны өйрәтеп, дөнья буйлап җибәрсәң, миллионнар ясап булыр иде».— дип куйды ул, эчен­нән генә.

Концерт, ахырынача шундый ук пафос белән барып, зур шатлык- куаныч эчендә тәмам булды. Чуар чаршау шыштырдап ябылганнан соң да барлык «артист»ны кат-кат чакырып алкышладылар. Солдатлар бөтенләй терелеп, җанланып китте, һәркемнең күңеле күтәренке, йөзе якты елмаюлы, бәйрәмчә ягымлы иде. Әйтерсең, алар бөтен бәлаләр­дән мәңгегә котылып, үз туган илләренә кайтканнар да Октябрь бәйрә­ме кичәсенә җыелганнар!

Шушы ук көр кәеф белән төнге урамга чыктылар, кыш салкыны күкрәкләренә кагылды, ләкин берәү дә корышып, үз казармасына тиз­рәк йөгерү ягын карамады, һичбер төрле әйтү булмаса да, иптәшләре янына тезелде. Берәүнең дә командасын көтмәстән, шул строй кинәт кенә уңга борылып, меңләгән үкчәне бердәй «шап!» итеп орды да уры­ныннан кузгалды. Кемдер солдатча кыю тавыш белән сузып җибәрде:

Расцветали яблони и груши,

Поплыли томаны над рекой,

Выходила на берег Катюша,

Нз высокий берег на крутой...

Кайсы җирдән чыкты бу тавыш? Сафның башыннанмы, уртасыннан­мы, әллә ахырыннанмы? — берәү дә абайлый алмый калды. Аңа, «эһ» дигәнче, бөтен колонна кушылып, гөрләтеп алып китте. Гүяки* коры салам түбәгә яндыргыч «дум-дум пулясе» җибәрделәр. Нечкә генә бер камылга килеп тию белән аның кисәкләре күз ачып йомганчы әллә кан­ларга чәчрәп киттеләр дә, кинәт бөтен түбәдән гөлт итеп ялкын күтә­релде. Колонна өстендә дә нәкъ шуның шикелле җыр янгыны айкала иде.

Концертның болай узуына һәм куелган максатка бу кадәр уңыш белән ирешүгә шагыйрьләрчә эчке яктылык һәм иҗади горурлык белән куанган Муса иң ахыргы кеше булып караңгы залдан чыгып килгәндә бу җыр тавышын ишетсә дә артык игътибар бирмәде. «Әһә. концерт дәвам итә. ахры...» дип кенә елмайды ул. Ләкин шул ук минутта әче яңгыраган сыбызгы тавышы һәм Шпигельнең колонна тирәсендә утка

баскандай йөгергәләп «һальт! Ауфһөрен!» 1 дип кычкырулары ишетел­де. Муса баганадагы ут яктысынарак атлады. Шпигель әфәнде, ниш­ләргә дә белмичә, һаман чапкалый, һаман кычкырына, хәтта кабурын- дагы парабеллумын суырып чыгармакча була иде...

Ә колонна исә, аны бөтенләй күрмәгәндәй, һичнигә исе китмәгән салмак һәм куәтле адымнар белән һаман атлый һәм җырлый бирә. Мусаның күз алдына мәһабәт гәүдәле фил белән чәрелдек тавышлы бәләкәй мәчкәй килеп басты. «Таныш картина!» дип көлемсерәде ул. Әмма бу мәчкәй монда гына шулай ачык һөҗүм ясый алмый, көчсез булып кылана. Чөнки мәҗбүр. Эх, әгәр Двина ярларында булсагыз, ашатыр иде ул сезгә кургашын буткасын!

Сафка тезелгән егетләр, үзләренең шул ышанычлы адымнарын боз­мыйча, җырлый-җырлый казармаларына килеп җиттеләр дә, шып тук­тап, үз бүлекчәләренә таралыштылар. Шпигельгә игътибар итүче яки сүз әйтүче булмады, ул берни дә эшли алмыйча калды һәм шул ачудан" Зикендорф янына йөгерде.

  • Нәрсә бу, майн һерр? Бунт? Пропаганда, коммунистлар җыры!— дип кычкырды.

Мусаны чакырттылар. Аның ирен почмакларындагы шаян елмаю Аткылары сүрелмәгән иде әле.

  • Без бит концертка гына рөхсәт биргән идек, хөрмәтле Гумеров әфәнде,— дип сүз башлады Зикендорф.— Ә килеп чыга нәрсә? Золь- датлар «Катюша» белән марширен?..

Муса кырт кына итеп Шпигельгә борылды.

  • Сезнең агентлар репетицияләрне, әлбәттә, күзәткәннәрдер, һерр гестапо! Безнең «Катюша»ны өйрәткәнебез юк һәм ул программага да кертелмәгән,— диде Муса кыза төшеп.— Ләкин һәр яшь кеше бездә аны үзе белә. Өйрәтүнең кирәге юк. Ул яшьләрнең иң яраткан җыры.
  • Коммунистиш! — дип куйды Шпигель, авыз читен почмаклап.
  • Туктату кирәк иде алай булгач,— диде Муса, һәр сүзенә басым ясап.— Ә сез шул коммунистиш җырны казармаларга хәтле җырлап кайтырга мөмкинлек бирдегез... Без моны... истә тотарбыз, һерр Шпи­гель!..

Кинәт мәсьәләнең болайга борылуына гестапочы немец бер агарын­ды, бер күгәренде. Гадәттән тыш гаҗәпләнгән һәм убыр уты янган күзләре белән Мусага текәлде. Ул аны хәзер үк чәйнәп ташлар иде, ләкин булдыра алмый, ферфлюхте! — Югарыдан килгән.

  • Сез?..— дур ул ярсуын йотарга тырышып.— Минем бит атарга хакым юк!.. Ә ул швайн азиатларны болай гына туктату мөмкинмени?..
  • Атып карагыз, алар хәзер фюрер солдаты!—дип җавап бирде Муса.

          Шулай да концерт бәласе бу,— диде пошынып әрле-бирле тап­танган Зикендорф.

  • Юк, әфәнделәр, шнапс биреп, солдатның күңелен үзегез котырт­кансыз         диде Муса таш салкынлыгы белән.—Гаепне шуннан эз­ләгез...    .

Шпигельнең убырлы күзләре сүрелә төште: ул хәзер шактый ук шүр­ләп калган иде. Хәйләкәр Зикендорф та аңына килә башлады.

  • Ярар Шпигель әфәнде, юктан мөгез чыгармыйк әле,— диде ул урынына утырып.—Ул җырда әллә ни юк, мин беләм аны... Аннары ин­де төн дә бит соң... Муса әфәнденең ашыйсы да килгәндер Ә мин тыйнак кына ужин да хәзерләткән идем, әйдәгез булмаса, чыгыйк теге якка. Утырыйк бераз. Кичтән иртә хәерлерәк, диләр. Калганын иртәгә карарбыз...

Иртәгесен Муса торып ишек алдына чыгуга, һәр бинаның стенала­рына, капка һәм тәрәзә башларына кара каймалы кайгы флаглары эленгән иде. Нәрсә булды икән, дип гаҗәпләнде Муса, әллә Гитлер кәк­рәйгәнме?..

Солдат кухнясында Арыслан ана бик мәгънәле генә елмаю белән бутка китереп бирде. Тәлинкәсен куйды да ипигә китте, ипи китергәч, кашык алып килде. Нишләгән бүген бу? дип аптырый калды Муса. Ә Арыслан шул киләп сарган арада яңалыкларны учлап-учлап кына ыр­гыта торды:

  • Күрдеңме кара чүпрәкләрне?.. Матур бит! Корыч кала...— Әйтеп бетермәде, ниндидер йомыш табып, кухнядан әйләнеп килде. — Башы беткәннәрнең саны өч йөз мең диме шунда... Безнең грамыт җитми. Туч- нысын үзең белерсең әле...— Тагын китеп барды. Горчица белән тоз савыты күтәреп килде. Тары буткасына — горчица! Юри кылана, ахры, бу усал!..— Дистәләп генерал диме... Палкауник-майор, капитаннар­ның чуты-ние юк ди... — Тагын кухняга кереп, ике стакан күтәреп чык­ты— Чәй эчәсеңме, куфиме?.. Яна пушты да алып кайттык. Алиш дус сиңа сәлам әйтте... Мине хәзер пуштыга куялар...— Муса нәрсәдер св- рамакчы булып авыз ача гына башлаган иде, Арыслан кофе стаканын күтәреп, китеп тә барды.— Тагын чәй китеримме? — диде ул әйләнеп килүенә,— Ничек, «Кәтүшия» ошадымы? Тәртип бар идеме?.. Кәнсирт- не урамда төгәллик, диде бит кайбер егетләр...
  • Рәхмәт,— диде Муса урыныннан кузгалып,— буткаң бик майлы, чәең бик баллы булды. Хәбәрләрең дә шуңа охшаган... Андый киңәшел- мәгән чыгышлардан саграк булу яхшы. Көзге әфәнде кичә төкерткеченә тотына башлады. Кешеләрне юкка әрәм итүе мөмкин...
  • Ярый, әйтермен үзләренә,— диде Арыслан, тыйнак кына тавыш белән.

Муса, аш блогыннан тышка чыгып, якын тирәдә кешеләр кайнаш­мавын күргәч кенә җәелеп, елмаеп җибәрде. Каһәр суксын бу буйсы­нып яшәүне! Кая борылсаң да шул дошман күзләре сине фокустан ыч­кындырмыйлар кебек. Хәтта чынлап көләсең килгәндә дә качып кына көләргә кирәк. Бик зур сөенеч әйтте бит әле бу Арыслан! Димәккп, Сталинградта немецларга әбиләрен танытканнар! Димәкки, бөтен Гер­маниядә мондый кара чүпрәкләр җилфердәтергә калгач, шап-шактый булып чыккан инде бу эш. Тәбрик итәбез, иптәшләр! Үлем читлекләрен­нән кулларыбызны чыгарып тәбрик итәбез!.. •

Мусаның күңеле нечкәреп китте, ике күз төбен ике тамчы яшь пеше­реп алды, ул аларның очкын бөртегедәй елтырап торуын үз күзләре белән күргән төсле булды һәм тиз генә эчкә куып, күңел төбенә яшер­де. Күрмәсен, кайгы яшьләремне күрә алмаган фриц сөенеч яшьләрем­не дә күрмәсен! һәм шунда ук бөтенләй икенче төрле кәеф белән үз- үзенә сөйли башлады: «Ярамас. Легион шефының хәлен белик, кайгы­лы чагыдыр — уртаклашыйк. Кичәге ужинда немец коралының куәте өчен күтәрткән француз винолары да бик шәп иде, рәхмәт әйтергә ки­рәк...»

Штабтагы кабинетка ул килеп кергәндә, Зикендорф үзенең тар яңак­ларын ике учына кысып, терсәкләре белән өстәлгә таянган иде. Аның ике терсәге арасында иллюстрацияле ниндидер журнал җәелеп ята, бит­ләрендә зур-зур портретлар, һәм шеф әфәнде шуларга күз теккән нде.

  • Исәнмесез,— диде борчылган тавыш белән Муса һәм, якын ук килеп, кул бирде.— Бу нинди хәвефле яңалыклар тагын, нинди кара флаглар җилферди тышта, майн һерр?..

Зикендорф, башын күтәрә төшеп, сәлам кайтарды. Муса аның нтс кипкән маңгай сөягендәге ике чокырдан караган ике күзендә өметсез

кайгы һәм тәшвишле куркыну шаукымнары күрде. Шеф, сул кулын селтәгәндәй итеп, журнал битендәге портретка күрсәтте.

  • Шталннград...— дип куйды ул тирән офтанулы сулыш белән.— Менә, фельдмаршал Паулюс, тагын күпме генераллар, офицерлар, өч йөз меңле зур бер армия группасы, танк, артиллерия дивизияләре һәм, шайтан белсен, тагын нәрсәләр — пленга төшкән, юк ителгән... Мәскәү, коточкыч дәһшәтле һөҗүмгә күчеп, безнең гаскәрләрне Дон аръягына алып ыргыткан. Шулкадәр зур югалту, бөтен Германия күләмендә шун­дый кайгы, матәм! О, майн Готт! Я не могю!
  • Да-а-а, күңелсез хәбәрләр икән шул...— диде Муса, чын кайгыр­тучы төсле көрсенеп.— Әмма һични аңламыйм: хөрмәтле фюрернең шәүкәтле гаскәре Кавказ тауларына басып, гайрәтле пантерадай, һиндстанга сикерергә тиеш чакта гына... шушындый хәл?..

Зикендорф аңа шөбһәле караш ташлады: нәрсә сөйләнә бу азиат?.. Безнең бәхетсезлектән көләргә маташамы?

Бу кешеләр һәр икесе дә бер-береннән тизрәк арынырга тели иде. Мусаның тиз генә рәсми сүзләрне бетереп, юлга китәсе һәм шунда бер­үзе куанып барасы килә; Зикендорфның исә, бу татар чыгып китү белән, өенә кайтып бикләнәсе һәм бер ялгызы гына шешә төбендә уйланасы килә иде. Кая бара бу сугыш? Әгәр алар һәрвакыт шундый югалту­лар ясый башласа, нәрсә белән бетәр бу?..

Муса, немецның җанын тырнаган уйларны күзе белән үк укып, сү­зен кыска тотты: Берлинга китешли Демблиндәге легион резервына кагылырга теләвен әйтте. Төзелеп ята торган өченче батальонда куль­тура көчләре юк икән. Бәлки, андый егетләр Демблиндә бардыр. Ул аларны өченче батальонга җибәрер, һәм шефның кабул итеп алуына да ышанасы килә...

Немец, урыныннан кузгалып, аның сүзләрен хуплаган кыяфәт бе­лән озатып куйды:

  • Яхшы, шулай итәрбез, хушыгыз...

Мусаның китәчәген алдан белгән Актабанов бүлмә ишеге төбендә көтеп утыра иде. Муса аңа сүзсез генә кул сузды да эчкә алып керде. Бүлмә ишеген ныклап япканнан соң гына шат елмаеп җибәрде.

  • Я, хөрмәтле Онисим Гуриич, нихәлләрегез бар? Кара чүпрәкләр белән котлыйм үзегезне! Ошыймы сезгә?
  • Бик ошый!—диде подполковник.—Немец кан йота. Рәхмәт ил­

нең батырларына!

  • Бу инде Мәскәү яны гына түгел, ә? Монда колач башка! Немец­ның өч йөз меңлек армиясен камап алып юк итү һәм берничә фронт буйлап Көнбатышка ыргылу — ничек дип атала инде ул, иптәш Акта­банов, сезнең телдә?
  • Стратегик һөҗүмгә күчү дип атала, Муса туган!

          Днмәкки, немец арт ягына борылды! Моннан соң ул инде яңа­дан безнең өскә ябырыла алмастыр. Чөнки хәзер безнең чират җитте!.. Болай булгач, сезне озак тотмаслар, халыкны астан хәзерләгез, ба­тальон әзер булсын!

          Тырышырбыз,—диде Актабанов.— Солдат арасында кәеф шәп.

Кайбер кече командирларның да кылларын тарткаладым, сүз үтәр сы­ман Аннары культвзвод егетләренең берничэсен кабул итәсе иде Мин алар белән ныклап сөйләштем дә инде - ышанычлы егетләр, таянырга

6уЛ ә ничек эшлибез аны? — дип сорады Муса.

  • Ансы җайсыз Аулак урын юк. Мнн аларны хәзер клубта калдыр­дым Жыр музыка өйрәнәләр, янәсе. Олы ишектә безнен сакчы булыр, ана куренмәсәгез дә ярый. Сәхнә артында кинобудка ишеге бар, күз бәйләнә башлагачыннанрак шуннан килеп керегез дә тыңлагыз. Калга­нын үзем башкарырмын...
  • Алайса, ярый,— диде Муса.— Сез хәзер анда йөгерегез. Җыр һәм музыка тавышы клубның тышына да яңгырап торсын. Мин ике минут­тан килеп җитәрмен.
  • Есть! — диде подполковник солдатча честь биреп һәм ишеккә атлады.
  • Бер генә минут,—дип туктатты аны Муса.—Мин сезгә, Онисим Гуриич. менә мондый «хат»лар калдырам — Ул чемоданыннан алып ана бер кечерәк төргәк листовкалар бирде.— Яхшы саклагыз. Мин ки­теп бер атна узгач, солдат арасына таратыгыз, кеше укырдай җирләргә ябыштырыгыз. Моның өчен махсус ышанычлы кешеләр билгеләү сезнең өскә төшә. Караңгы төндә эшләнсен! Яхшы, барыгыз.

Актабанов чыгып китүгә, Арыслан килеп керде. Авызы колаклары­на җиткән иде аның.

  • Шәпме, бәләкәчем! — дип куйды ул.

— Әллә сез минем ишек төбендә чират торасызмы? — дигән булды Муса ачуланган тавыш белән.— Мин министр түгел ич.

  • Министрчә сөйләшәсең! — диде Арыслан.— Үзе китәргә җыена, үзенә саубуллашырга керү дә ярамый... Мә, менә чүт кенә ризык хәзер­ләгән идем юлыңа, ач йөрмә тагын.— Ул шинель куеныннан бәләкәй генә төргәк чыгарып, Мусаның чемоданына салды.
  • Рәхмәт төшкән кеше син,— диде Муса аны кочаклап.— Оныт­мам, дускай! Бар, хәзер клубка чап. Анда сине Актабанов көтә. Бик мөһим эш бар....

Арыслан хушлашып чыгып китте. Муса, сабын-сөлге шикелле вак- төякләрен чемоданына салып бикләгәч, өс-башын киенеп, үзе дә клуб­ка юнәлде.

Аның арткы ишектән шым гына килеп керүен берәү дә сизмәде. Ак­табанов тырышып-тырышып аккордионда уйный, ә калганнар: Кылыч­бай Киекбаев, Мирәсгать Суфиянов, Арыслан Алыпкулов «Галиябану» көен җырлыйлар иде. Бераздан Актабанов сәхнә ягына күз кырыен гына төшереп алды да көйне өзмичә тегеләрне бер сафка бастырды. Алар, үзләре үк аңлап, култык аша бер-беренең кулларын кысышып, бик дәү һәм тәвәккәл эшкә тотыныр алдыннан бергә береккәндәй тыгыз­ланышып, тантаналы бер хәлгә килделәр. Муса сәхнә ярыгыннан аларга сокланып карап торды. Җыр әкрен генә тынуга, басынкы һәм киеренке тавыш белән Актабанов кайнар сүзләрен бер-бер артлы тезәргә то­тынды:

  • Мин — Ватан солдаты — ант итәм: үтерсәләр дә, туган илемә атмам! Ант итәм: явыз дошман кулыннан якташларымны коткаруда җанымны аямам! Ант итәм: тотыла калсам, серемне чишмәм, дусла­рымны әйтмәм! Яшәсен туган ил!..

Бу соңгы сүзләрен егетләр йөрәк ярсуларын тыеп кына әйттеләр. Шулай да ашкынулы тавышлары, клуб стеналарын җимереп чыгып, ерак урман эчләренә яңгырап киткәндәй булды. Шуңа кушылган кебек, яңадан гармун сайрый һәм җыр түгелә башлады. Муса аларның күз төпләрендә яшь бөртекләре җемелдәвен күрде, үзенең дә күңеле нечкә­реп китте: ул аларның һәммәсен дә кочаклап үбәрдәй булып, кыен юлына ашыкты.

Аның серле сукмак буйлап ераклаша баруын тәрәзәгә күзе төшкән Арыслан гына шәйләп калды.

  • Сизенгән идем аны...— дип кенә куйды ул.

(Дәвамы бар )