Логотип Казан Утлары
Комедия

КАРЛЫГАЧ КАНАТ КАГА (ахыры)

 

ҖИТДИ КОМЕДИЯ, ӨЧ ПӘРДӘДӘ

Марсель (конторада кеше юклыгына ышангач). Хәзер, хәзер. (Өстәл янына килә, эзләнә, әлеге катыргыны тартып чыгара.)

Б ә н а т. Нишлисең анда? Әллә әтигә дә яздыңмы?

Марсель. Синең әтиең дип торып булмас монда. Берсе дә тынгылык көтмәсен.

Бәнат. Каяле (тартып алып укый). «Мууу... сыер булып мөңгерәп йөргәнче, эшкә тотынса иде бууу...» Ха-ха. Мә, җыеп куй, истәлек бу­лыр. Ха-ха-ха... Мөңгерәп йөрүеңнән ни файда, сөтен булмагач. (Күз­дән югала.)

Марсель. Мин эшсез йөримме?! Мин... Мин стенгазета члены. (Бүлмәдән Кәүсәрия чыга.) Бүген үк яңаны чыгарабыз. Исемен дә үзгәртәбез: «Карлыгач канат кага». Кәүсәрия апа, мәкалә яз.

Кәүсәрия. Дөнья мәшәкатьләре муеннан ашкан, ахирәт эшләре белән шөгыльләнергә вакытым юк.

Мәйсәрә белән Диләра керә.

Мәйсәрә. Ильяс абый юк ахры?

Марсель. Менә Мәйсәрә яза, йөкләмә ала. Һәр сыердан берәр пот сөт.

Кәүсәрия. Борыныңны сөрт. Бүгенге көнне ни бары биш литр.

Марсель. Мәйсәрә, ичмаса ун литрга да җиткереп булмыймы­ни, ә?

Мәйсәрә. Бер сыер урынына икене саусаң.

Марсель. Ә тырышсаң? Кәүсәрия апа, булмас микәнни?

Кәүсәрия. Нигә булмасын, була, нәнәм, була.

Марсель. Буламы? Унбиш литрга?

Кәүсәрия. Кирәк икән, унбиш литрга да җиткереп була.

Марсель. Ә егермегә?

Кәүсәрия. Ә менә анысы булмый.

Марсель. Нишләп?

Кәүсәрия. Ул чакта гел суга гына әйләнә ул.

Ильяс керә. Кәүсәрия шыпырт кына чыгып китә.

Ильяс. Мәйсәрә? (Мәйсәрә җавап бирмичә генә кәгазь суза.) Бу ни, гариза? Эштән чыгаруны сорыйсың? Сәбәп?

Мәйсәрә. Ялкау мин. Эш яратмыйм.

Ильяс. Чү-чү, тыныч кына.

Мәйсәрә. Тотмагыз мине. Кул куегыз да җибәрегез. Эшсез кал­мам, табармын.

Ильяс. Берни дә аңламыйм

Мәйсәрә. Мин сездән китәм. Кала алмыйм.

Ильяс. Ни өчен?

Мәйсәрә. Кияүгә чыгам! Шәһәр егетенә!

Дил әра. Мәйсәрә, ялганлыйсың бит. Баштан аяк ялганлыйсың.

Ильяс. Нәрсә булды?

Мәйсәрә. Әйтерсең, белмисез. Низами агай белән киңәшеп мине куарга булгансыз ич. (Чыгып китә.)

Ильяс. Мин? Низами белән? (Буылып.) Ах, менә ничек?! Димәк, Низами эше? Кайда ул?

Марсель. Күптән түгел генә мунчага кереп киткәнен күреп кал­ган идем.

Ильяс. Алып килегез. Мунчасыннан өстерәп чыгыгыз. Ялангач килеш булса да каршыма килеп баскан булсын!

Марсель. Булдырабыз аны. (Чыгып йөгерә.)

Ильяс (үзен көчкә кулга алып). Я, агроном, синең ничек анда— өченче бригадада? Ни өчен орлык нитрогенланып бетерелмәгән?

Д и л ә р а. Бригадир исерек, кладовщик баш төзәтә.

Ильяс. Ә син?

Дил әра. Мин алардан башка нишли алам.

Ильяс. Ах, менә ничек?! Димәк, тынычланып кайттың? Үз өстең­нән жаваплылыкны төшереп? (Кызып, ни әйтергә дә белмичә йөренә.) Гаепне аударырга кеше табылган, җавабын бригадир бирсен икән, кладовщик бирсен, тик Диләра гына түгел, ә?

Диләр а. Ә син нәрсә эшләргә кушар идең?

Ильяс. Орлык синең участокмы? Синеке икән, алынгансың икән, башкалар өстенә аударып кына тынычланма инде, ярыл — шартла, теләсәң нишлә, анысында минем эшем юк, әмма эш эшләнгән булсын.

Диләра. Нәрсә? Миңа бәлки бригадир урынына төшәргәдер?

Ильяс. Кирәк икән, кладовщик урынына утыр. Әмма ышандырып алынган эшең җиренә җиткерелергә тиеш.

Диләра. Алай икән, үзең генә түбәнгә төшеп калмадың, бездән дә, миннән дә шуны көтәсең икән. Беләсе иде, бу фикер кайчан килде икән синең башыңа. Күптәнме?

Ильяс. Күптән. Сине якыннан белә башлаганнан бирле.

Диләра. О-о, синең мине якын итүең шушымени? Көтмәгән идем. Син алайса мондый юлны—түбәнгә тәгәрәү юлын дим — яраткан кешеләреңә генә тәкъдим итәсең?

Ильяс. Ышанган кешеләремә генә.

Диләра. Рәхмәт.

Ильяс. Рәхмәтең түгел, эшеңнең нәтиҗәсе кирәк.

Диләра. Тыныч булыгыз, иптәш управляющий. Боерыгыгыз үтәлер. Бригадир булырга... кладовщик булырга... Ашыгыйм, урынымны алып куя күрмәсеннәр. М-м-м, туң йөрәк, туң йөрәк. Булса да булыр икән, йөрәгең күмергә әйләнгән синең.

Ильяс. Диләра!

Диләраның әйтер сүзләре күп, әмма берсен дә әйтә алмый. Ильясны кочаклап үбеп ала да ишеккә йөгерә.

Ильяс. Диләра!

Диләра. Артымнан йөрмә. (Чыгып китә.)

Ильяс (тәрәзәгә ташлана). Диләра!!!

Лемара (бүлмәдән чыга). Шулкадәр тавышланмагыз әле. Кеше йоклый. Тсс...

Икесе дә тынып кала. Ут сүнә. Бераздан ут кабына. Өстәлгә җәеп салган чертежга курсәтә-күрсәтә, Җәүдәт Гыйлаҗне өйрәтә Гыйлаҗнең кулында коловорот — боргыч­лы борау. Үз урынында Сәрьян карт утыра.

Г ыйләҗ. Әһә-әһә, берьюлы ничә сыер керә?

Җәүдәт. Утыз ике. Менә кара син, карусельгә сыер үзе керә. Ке­рүгә ишеге механически ябыла.

Г ы й л ә җ (тәмам иләсләнгән, урамнан кергән Кәүсәрияне дә күр­ми) Әһә-әһә... Иллә лә! Көненә күпме сыер савыла дигән сүз инде?

Җәүдәт. Менә исәплә. Алты минутка утыз ике сыер. Димәк, өч дүрт кеше көненә сигезәр-тугызар йөз сыер сава алачак.

Г ыйләж (шаккатып). Менә бит ничек ул, аңладыңмы?

Җәүдәт. Кара, үзем аңлатып торам түгелме соң, миннән аңладыңмы дип сорый.

Г ыйләҗ (Кәүсәрияне күреп). Әнкәсе, сизәсеңме, эшләр кая табан бара?!

Кәүсәрия. Кил әле, кил. Яле, өр әле.

Г ы й л ә җ. Ау-ау... вау-вау...

Кәүсәрия. Сулышыңны, сулышыңны өр. (Исни.) Эчмәгән. Нидән болай теле ачылган соң әле моның дисәм, кулына техника тоттырган­нар икән егетнең. Тел ачкычың аракыда гына түгел икән ләбаса. Бирсен ходай. (Аркасыннан сөя.)

Урамнан Ильяс кера.

Ильяс (кожанын сала-сала). Өченче бригаданың күперен сипләтмичә булмас.

Җәүдәт. Ильяс абый, ничек, бу карусельгә чынлап керешә­безме?

Ильяс. Шундый зур эшкә уйнап кына керешәләрмени?!

Җәүдәт. Димәк, карусельне ясыйсыз?

Ильяс. Нигә мин, син ясыйсың!

Җәүдәт. Ул чагында менә нәрсә, двигатель булыр. Двигатель бар.

Ильяс (җанланып). Сәрьян абый, ишетәсеңме, нәрсә дигән идем. Ну-ну?

Җәүдәт. Без ул карусельне күптән ясарга тиеш идек инде. Шу­ның өчен мине Казанга жибәрделәр. Бардым, өйрәнеп кайттым. Кайт­кач та төннәр буе чертеж өстендә утырдым. Инде эшкә тотынырга гына дигәндә, шалт — бервакыт ишетәм: карусель ясамаска! Имеш, булды­рырлык кеше юк. Җәүдәт механик түгел, өйрәнчек кенә. Двигательне пилорамага алырга булганнар. Пилораманың үз двигателе дә эшләрлек, карыйсы гына бар. Ә карусель... Карусель безгә во (!) кирәк. (Муенын­нан сызып күрсәтә.) Аннан соң, нәрсәгә мин чертежлар белән баш ка­тырып утырдым соң?! Атналар буенча! Шул, тоттым да бер төнне двигательне яшереп куйдым. Бәрәңге чокырына.

Ильяс. Үзләренә аңлатырга кирәк тапмагансың?!

Җәүдәт. Күпме аңлатырга?!

Ильяс. Ах син, ә! Алтын егет син үзең, әмма башсыз егет. Сәрьян абый, ә?! (Ике кулының бармаклары белән генә ярты литрлы шешәнең озынлыгын күрсәтә.) Китте!

Сәрьян. Лемара кызым, әйдә, теге чуар тавыкны тотарга булыш.

Л е м а р а. Әбигә ни дип җавап бирерсең. Сиңа да, миңа да көн

күрсәтмәс.

Сәрьян. Берәр хәйләсен табарга туры килә инде. Ат аягы баскан

диярмен.

Лемара. Һей, ат баскач үлгән була бит ул. Ильяс абыйга үлгән тавык ашатыр хәлем юк.

Сәрьян (артыннан кычкыра). Кайдан өйрәндең бу усаллыкка.

Лемара. Синнән. (Урамга чыгып китә.)

Ильяс (Җәүдәткә). Бәрәңге чокырына дисеңме?! Ха-ха-ха... Әмма

шуны бел, эшне сузасы булма. Менә бүгеннән үзем дә сакал үстерә башлыйм. Карусельне төзеп бетергәнчегә кадәр кырынмаячакмын.

Җәүдәт. Пардан йөрербез.

Ильяс. Ах сакалбай, сакалбай. (Үз бүлмәсенә кереп китә.)

Кәүсәрия (ашыкмыйча гына Җәүдәт каршына килеп баса). Бу эшең барып чыкмас, энем Җәүдәт! Судан коры чыгарга чамалыйсың­мы? Имеш ул двигательне үзе китереп бирә, үзе килеп әйтә. Янәсе, аны берәү дә мәҗбүр итмәгән. Суд алдына барып басасы килми егетнең.

Җәүдәт. Син сөйләсәң, Кәүсәрия апа, аңлатып сөйлә.

Кәүсәрия. Аңлыйсың, бик яхшы аңлыйсың.

С ә р ь я н. Кәүсәрия килен, мин үзем дә төшенә алмыйм бит әле.

Кәүсәрия. Сәрьян абый, двигательнең эзенә беренче булып мин төштем. Җәүдәт моны сизеп алган да тизрәк монда йөгергән. Кәүсә­рия барып сөйләгәнче үзем әйтим дигәндер. Акланып калырга чама­лаган. (Җәүдәткә борыла.) Кәнишне, мин күргәч син килеп әйтерсең, башка чараң юк.

Җәүдәт. Двигательне мин үзем чыгардым. Әнә, чокыр өстендә.

Кәүсәрия. Мин күргәч чыгардың.

Җәүдәт. А юк, син аны мин чыгаргач күргән.

Кәүсәрия. Син бутама, яме, мин күргәч чыгардың!

Җәүдәт. Әй, канца-то концов, син күрсәң дә күрмәсәң дә чыгара идем мин аны. (Чыгып китә.)

Кәүсәрия. Әһә, ишеттегезме, ишеттегезме, үзе икърар итте. Мин күргәч чыгарганын үзе әйтеп бирде. Совет властен таларга ирек бир­мәбез.

Г ыйләҗ (кисәтеп кычкыра). Кәүсәрия! Син нәрсә азынасың?

Кәүсәрия. Совет властен обижайт иттермәм.

Г ыйләҗ. Тишек борын, бу карусель кем өчен төзелә, совет власте өчен түгелме?!

Кәүсәрия. Абау, кара ничек котырына. Элегрәк, яшьрәк чакта «фәрештәм» дип кенә йөргән кеше.

Г ыйләҗ. Хәзер мин аллага ышанмыйм. Кемгә каршы чыкканың­ны беләсеңме син? Кара аны, сүзеңне үлчәп сөйлисе бул, муеныңны бо­рырмын. (Зырылдатып коловоротны әйләндерә.)

Кәүсәрия. Борырсың, борырсың. (Гыйлаҗнең битеннән сыйпаш- тыргалый да кисәк муенын борып куя.) Борырсың. (Алып чыгып китә.)

Тәрәзәдән Сәрьянның карчыгы күренә.

Карчык. Шушында утырадыр дигән идем аны. (Конторага керә ) Өеңә аю мае сөртмәгәннәрдер бит. Хәзер кайтам дип чыгып киткән кеше. Ни дип утырасың?

Сәрьян. Синнән шүрләп утырам, әнкәсе.

Карчык. Шүрләтерсең сине.

Сәрьян. Хәрап итте бит теге явыз.

Карчык. Нәрсә булды тагын?

Сәрьян. Әнә шул каһәр суккан чуар тавыгыңны әйтәм лә. Чистартыйм дип тегү машинасының бер винтигын алып чыккан идем. Такта өстенә куеп торуым булды, нәгъләт төшкере, ни ара килеп тә җиткән, кабып та йоткан.

Карчык. Машинам винтигынмы? Чуар тавык йоттымы?

Сәрьян. Шул булмый кайсы булсын.

Карчык. Хәрап иткәнсең икән, шайтан дими, кем диясең инде сине. Ул винтиксыз машина эшләми бит инде. Кире чыкмас микәнни?

Сәрьян. Аны каравыллап йөрисеңмени?

Карчык. Алайса, ул тавыкны тизрәк суярга кирәк, үлеп китә күрмәсен тагын.

С ә р ь я н. Суймый нишлисең. Авызына бармак тыгып алып булмый. Әллә суймыйбызмы, әнкәсе? Чәнчелеп китсен винтигы, аның өчен генә тавык әрәм итеп торырга.

Карчык. Ни дигән сүз, суябыз, суябыз. Әйдә, суябыз.

С ә р ь я н. Лемара кызым, әйдә алайса, тотарга булыш. (Чыгалар.)

Урамда машина тавышы. Лемара йөгереп керә.

Лемара. Ильяс абый, Ильяс абый.

Бүлмәсеннән Ильяс чыга.

Шамил абый килде, тегене нишләтәбез? Шамил абый күрсә хәрап булабыз бит. Сыя торган булса, тумбочкага гына тыгып бикләп куяр идем. Нишләтәбез соң?

Ильяс. Син болай ит, бүлмәңә кер дә эчтән бикләп куй.

Лемара бүлмәсенә кереп китә. Урамнан Шамил керә. Ул яхшы киемнәреннән. Башны бик горур тота. Директор бит.

Шамил (Ильяска ике бармагын гына сузып). Сәлам бирдек. (Кепкасын, плащын салып Ильяска тоттыра. Ашыкмый. Нәкъ Ильяс гадәтенә охшатып ишекле-түрле йөри башлый. Урындыкка килә. Кулъ­яулыгы белән каккалаганнан соң гына утыра. Папирос кабыза.) Так... (Түшәм почмагына текәлеп.) Үрмәкүч оялаган димме? Так... Болай булмый бит, егетләр. Сезнең белән нишләргә соң инде миңа. Сөтне киметтегез.

Ильяс. Ундүртне савып уникегә бүлмибез.

Шамил. Күпер җимерелә башлаган, күрмисез. Әллә инде начальство килеп борчып йөрмәсен дип үзегез җимерәсезме?.. Ремонт бетмә­гән, орлык өлгермәгән. Чәчүне өзәргә җыенасыз, что ли? Ну, егетләр, кәҗә маегызны чыгарам мин сезнең болай булса. Продукт кимеде, социалистик законность бозыла, угрылар почетта йөри башлады. Нишләргә инде сезнең белән, ә? Миндә ике бүлекчә...

Ильяс. Тегесендә эш гөрләп бара.

Шамил. Әйе, гөрләп бара. Ә биредә...

Ильяс. Һаман да әле сөйрәләбез.

Шамил. Сөйрәләсез.

Ильяс (нәкъ Шамил интонациясендә. Шамил хәрәкәтләренә ох­шатып). Ишеткән сүзләр, иптәш директор. Колак тынып бетте. Тиргә­гәнгә карап кына эш барса иде. Сүздән чабата да үреп булмый. Тир­гәве җиңел ул, ә менә эшләве? Сезгә нәрсә, югарыдан гына күрсәтмә биреп ятулары ансат шул. Үзең эшлисе булмагач! (Шамил елмаюын яшерә алмый.) Булган ди берәүнең ике хатыны, берсе—карт, икенче­се — яшь. Яшь хатыны моның ак чәчләрен чүпли икән, карт хатыны карасын. Шуның хәленә калдырасыз инде мине. Пеләш итәсез инде..

Шамил көләргә дә, ачуланырга да белмичә утыра. Шулай да, түзә алмый, кулын Ильяс җилкәсенә салып, шаркылдап көлеп җибәрә.

Ильяс. Без арбаның арт тәгәрмәчләре!

Шамил (тынып торгач). Бу хәлләр өчен югарыда рәхмәт әйтерләр дисеңме?

Ильяс. Рәхмәт өчен эшләмим.

Шамил. Баштан сыйпамаслар.

Ильяс. Өркетмә. Югарыда ахмаклар утырмый.

Шамил. Ильяс, урманга илле кеше сорадым. Нигә җибәрмәдең? Ильяс. Мөмкинлегем юк. Кырга торф чыгарам, ашлама кертәм. Шамил. Иртәге көн өчен?

Ильяс. Иртәге көн өчен.

Шамил Иртәге көндә терлекне корма белән тәэмин итү өчен нәрсә эшлисең? Карар кабул иттеңме?

Ильяс. Карардан кукуруз да, борчак та үсми.

Шами л. Ну, дус кеше, болай булса, тавык фермасына әтәч санар­га җибәрәм мин сине. Җәүдәт һаман да иректә йөри?

Ильяс. Җәүдәтне бирмим, ул миңа кирәк.

Шамил. Карап карарбыз. (Тәрәзәдән кычкыра.) Энекәш, Кәүсә­рия апаңа әйт әле, шушы тирәдә йөри иде. Монда керсен әле.

Ильяс. Шамил, синең белән хәл итәсе мәсьәлә бар. Мин Низами­ны бригадирлыктан бушатам.

Ишектә Низами күренә, әмма сүзнең үзе турында барганын аңлап, ишек төбеннән узмый.

Ша м ил. Бусы тагын ни?! Мин снимать иткән кешеләрне кире куясың, мин куйганнарны алып ташлыйсың?

Ильяс. Шамил, Низами белән булмый. Алга карап эшли ала тор­ган кеше түгел. Үз файдасын гына кайгыртучы. Комсыз. Кара син аның йорт-җирен, кул көче белән эшләп тапкан дисеңме?!

Ш а м и л. Урынына кемне күздә тотасың?

И л ь я с. Җәүдәтне.

Низами сиздермичә генә чыгып китә.

Шамил. Син нәрсә, шаяртуыңмы?! Да, милиционер булдымы монда? Мин килгәнче килеп, двигательне табып, җинаятьчене кулга алып куярга тиеш иде.

Ильяс. Килде. Очрашты, сорашты, сөйләште. Тикшеренде, җикеренде, ахырдан тынычланды. Әмма Җәүдәтне гаепли алмады.

Шамил. Кундымы?

Ильяс. Кунды микән, анысын белмим. Хәер, йоклаганын беләм. Йоклады, йоклады, йоклагач кунган булып чыга инде.

Кәүсәрия керә.

Кәүсәрия. У-у, ике директор да монда икән. Кайсыгызга кирәк булдым? Фу, тавык урлаган диярсең, йөрәгем дөп-дөп итә.

Ш а м ил. Түрдән уз, Кәүсәрия, мин чакырттым. (Урындык тәкъдим итә.) Сине тәбрик итәргә кирәк. Уяулык күрсәткәнсең. Премиягә ла­еклы.

Кәүсәрия. Нәрсә өчен?

Шамил. Җәүдәтне каптыргансың ич. Двигательне тапкансың.

Кәүсәрия. Кем тапкан, минме? Юктыр, мин булмаганмындыр ул.

Шамил. Син нәрсә тагын?!

Кәүсәрия. Белмим, белмим, җаным, хәтерләмим. Хәтерем би-ик начар минем. Кичә сөйләгән сүземне бүген онытам. Белмим, белмим.

Шами л. Ах, син алаймени әле?! Күрмәдеңмени?!

Ильяс. Кәүсәрия, бәлки, син аны Җәүдәт чыгаргач кына күр­гәнсең?

Кәүсәрия. Шулайдыр, шулайдыр. Ярый, чыгыйм мин. (Юнәлә.)

Шами л. Син кая?!

Кәүсәрия. И... Ике директорга бер үзем, ничек җавап биреп бе-термәк кирәк Ильяс абый, чыгып торасыз мәллә? Шаһитсыз гына әйтеп бирим булмаса.

Шамил (шүрләп). Ну, ну! Ильяс, кузгалма.

Ильяс башта әкрен генә кузгала, аннан Кисәк йөгереп чыгып китә.

Шамил. Ильяс дим! (Артыннан йөгерә, әмма ишекне ача алмый, күрәсең, тыштан Ильяс тотып тора.) Ильяс, ач! (Кәүсәрия шаркылдап көлә. Шамил читләтеп кенә килеп тәрәзә буена баса. Тәрәзәне ачып куя.) Я, сөйлә.

Кәүсәрия Якынрак килегез.

Шамил. Юк, шуннан гына.

Кәүсәрия. Сез, Шамил Саттарович, Җәүдәт өстеннән сөйләргә кушасыз миңа. Нишләп сөйлим, башыма тай типкәнме. Гыйлаҗем Җәүдәт белән карусель ясый, дәртләнеп, канатланып йөри, җанашым. Шуның канатын каерып ташлыйммы инде мин, язмаганны. Ә ул кару­сель кем өчен ясала дисең? Сыерлар өчен. Ә бит минем бозауларым да сыер булачак. Аларны карусельдән мәхрүм итимме?! Аллам сакласын. Сыер булып җиткәч ни әйтерләр? Йөземә төкереп китәрләр. Юк, күрмә­дем мин ул двигательне. Хәтерләмим, белмим, мин булмагандыр ул.

Ш а м и л. Тфү! Димәк?..

Кәүсәрия. Шулай. Дөрес, күрүен беренче мин күрдем. Ә допроска чакырсалар, күргәнем юк диячәкмен. (Кычкыра.) Ильяс абый, керсәгез дә була.

Шамил. Ну, знаешь!..

Кәүсәрия. Хушыгыз. (Каршына Низами очрый.) Низами абый, бозау абзарының ишеге юк.

Низами (ачулы). Эт бәйләп куй.

Кәүсәрия чыгып китә.

Низамины эштән чыгарам, приказ бирәм, дисең икән. (Усал көлә.) Шуны да аңламаска, ә. Син бит миңа түгел, үзеңә приказ бирәсең, энем.

Ш а м и л. Ягъни?

Низами. Миңа нинди гаеп тагасың? Корма әзерләүне өзде дипме? Ә ул чакта, мин өзеп ятканда, син кайда идең соң? Син өзмәдеңмени?!

Шамил. Ну, ну!

Низами. Бу гаеп, беренче чиратта, синең җилкәгә төшә түгелме? Ә ремонтны өзүдә, карусель ясауны өзүдә син гаепле түгел алайса?

Шамил. Син нәрсә?

Низами. Бу эшләр өчен мине снимать итәргә кирәк икән, сине тем боле. Эх, иптәш Хәсәнов, үзеңә үзең хөкем карары язып утырасың.

Ш а м и л. Җитте, җитте.

Низами. Юк, валлаһи, молодец икән бу Ильяс, чәнчи бармагы тирәсендә ничек әйләндерә сине. Ха, кирәк бит. Үзеңнең ахмаклыгың турында үзеңнән приговор яздыра да үзеңнән үк кул куйдыра. Ха-ха... Печать басарга онытма.

Шамил (маңгаеннан тирен сөртә). Ну-ну-ну!

Низами. Хәйлә бар икән үзендә дә. Капкынны ничек оста корган. Шамилең үз аягы белән, үзе теләп килеп кергәнен сизми дә кала.

Шамил. Кем сизми? Кемне чәнчи бармагына чорныйлар, Шамилнеме? Ашыкма, мине алай җиңел генә көлкегә калдыра алмас. Бале­рина итәм мин аны, бармак очында йөртәм. Ни әйтсәң дә әлегә мин директор, аның язмышы минем кулда. (Уч төбен күрсәтә.) Менә момда аның язмышы.

Низами. Дөрес, Шамил Саттарович, бик дөрес.

Шамил (аның саен кызып). Әгәр дә мин тотынсаммы, управляющийлыктан да, директорлыктан да гомергә колак катачак. Әгәр дә мин кирәк тапсам!

Низами Кирәк, кирәк. Шамил Саттарович Аны авылдан гына түгел, районнан ук куарга, бөтенләйгә куарга кирәк. Эзе булмасын.

Шамил (тынып кала) Нәрсә? (Низамига текәлеп карап торгач.) Туктале, син кая каерасың? Нигә аны бөтенләй куарга?

Низами. Ул куркыныч кеше, ышаныгыз.

Ш а м и л. Куркыныч? Кемгә куркыныч, ни өчен куркыныч? Прово­кация белән шөгыльләнәсеңме? Андый эшкә юл куймам!

Низами. Ахмак булма, Ильяс бригадирлыкка гына түгел, управляющий урынына да кеше әзерли. Синең урынга да.

Ш а м и л. Вон моннан!

Низами. Как хош! Миңа димәгәе, бергә эшләгән кеше дип кенә әйтүем. (Чыгып китә.)

Шамил (уйланып). Тукта, чыннан да, нәрсә соң бу? Тырышып- тырышып җинаятьче Җәүдәтне яклый. Кәүсәриясен үз ягына аудар­ган. Минем урынга... Тукта-ле, Низами! Низами дим! Кая киттең, шай­тан алгыры!.. (Ишеккә юнәлә, каршына Сәрьян керә.)

С ә р ь я н. Нәрсәгә кирәк булдым, мин монда.

Шамил. Сине түгел лә.

Сәрьян. Шайтан дип чакырдың түгелме соң?

Шамил. Тфү! (Ишектән үк кычкыра.) Низами, туктале. (Чыгып китә. Сәрьян кеткелдәп кала.)

Сәрьян (кычкыра). Ильяс улым! (Эчке кесәсендә ярты литр ара­кы күренә.) Ильяс!.. (Урам ягыннан тәрәзәгә Сәрьянның карчыгы килә.)

Карчык. Атасы дим, атасы! (Бармагы белән генә Сәрьянны чакыра.) Тавыкның түшен дә актардым, эчәгеләрен дә, теге винтикны таба алмадым мин.

Сәрьян. Шулайдыр. Такта астына тәгәрәгән булган икән, таптым инде мин аны.

Карчык. Тфү, каһәр генә суккансың икән.

Сәрьян. Ә син ни телисең, «шайтан» кушаматын тикмәгә генә кү­тәреп йөрергәме?! (Кайтырга юнәлә.)

Шул чакта ашыгып Җәүдәт килеп керә. Ярсыган.

Җәүдәт. Кайда ул?

Л е м а р а (бүлмәдән чыга). Кем, берәү дә юк монда.

Җәүдәт. Кәүсәрия апа әйтте, кайда сөяркәң? (Бүлмә ишегенә атлый. Лемара аны кертми.) Бикләнеп ятасызмы? Ач ишегеңне!

Л е м а р а (ярдәм сорап). Ильяс абый!

Җәүдәт. Шушы бүлмәдә, икегез генә төн кунарга уйлаган идегезме? (Ишекне каерып ачып бүлмәгә кереп китә. Лемара нишләргә дә белмичә кала. Бер Ильяс бүлмәсенә, бер телефонга килә. Җәүдәт Альбертны алып чыга. Альберт йокысыннан айный алмый, киерелә, исни.)

Альберт. Ох, әйбәт булды. Изелеп йоклаганмын. Төш тә күрелмәгән. Инде эшкә тотынырга да була. Кичкә кадәр авылның астын-өскә әйләндермәсәм.

Җәүдәт. Кайда сумкасы? Кепкасы кайда? (Бүлмәгә кереп китә.)

Альберт (аңлап алып). Бу ни хәл? Нишләп монда йоклаган мин?

Җәүдәт бүлмәдән сумка ыргыта.

Җәүдәт (бүлмәдән, кычкыра). Кайда кепкасы?

Лемара. Хәрап булдык. Икебезне дә хәрап итә инде. Бетерә, бете­рә. Кирәкмәгән көнче. Берни белән дә исәпләшми. Үзе дә бетәр, безне дә бетерер. Ичмаса ишекне бикләп куйгансыз.

Альберт. Мин?

Лемара. Син булмый кем булсын? Зинһар тизрәк таегыз. Мото­циклыгыз үзегезнеке, утырыгыз да элдертегез. Хәрап булабыз, хәрап булабыз...

Җәүдәт (чыга да Лемараны кулыннан алып бүлмәгә таба өстери). Әйдәле, табып бир әле

Лемара Әййй!.. (Җәүдәттән ычкына.)

Альберт. Нигә китим, мин шүрләүчеләрдән түгел. Мин... Юк. мин... Кайда икән минем мотоциклым? Ярый, исән булыгыз. (Чыгып китә.)

Мотоцикл кабызган тавыш ишетелә. Лемара шкафны ачып кепканы ала да тәрәзәдән суза.

Лемара. Алыгыз. Тизрәк, зинһар тизрәк! (Мотоцикл кузгалып киткән тавыш.) Хәерле юл, ха-ха-ха... (Такмаклап Җәүдәт каршына ки­леп баса.)

Ал итә, итә, итә,

Гөл итә, итә, итә...

Шул чакта урам як ишеге төбенә кадәр ачылып китә. Ике егет толыпка төренгән Диләраны күтәреп керә. Мәрьям дә шунда. Диләраның аягында олы киез итек­ләр. Ашыгып Шамил керә.

Шамил (куркуга кала). Ни булды?

Мәрьям. Елга аша өченче бригадага барганда бозлы суга төшкән. Шамил. Нигә елга аша?

Мәрьям. Турыдан бармакчы булган. Ашыккан. Ильяс аркасын­да. Ул куыра бит.

Шамил. Хәлең ничек?

Диләра. Коры кием китерегез, я үземне өйгә илтеп куегыз. Тиз­рәк, миңа бригадага өлгерергә кирәк.

Мәрьям. Тфү, Ильяс җене кагылгандыр моңа. Кемгә ачу итеп шулай эшлисең син, ә? Беләм бит, елгага керүең дә үч итеп.

Д и л ә р а. Миннән эш көтәләр.

Мәрьям. Хәрап икән! Лемара, булыш зинһар. Киемнәр табасы иде.

Мәрьям Диләраны Лемара белән бүлмәгә кертеп ясибәрә.

Шамил (буылып нәрсәдер сөйләмәкче, тузынмакчы була, аннан кисәк кычкыра) Кайда Ильяс, кайда управляющиегыз?

Урамнан Ильяс керә. Диләраның хәлен белергә ашыга. Башкалар чыгып китәләр.

Шамил. Кара син бу хәлне, нишли бит. Мин җибәргән участковыйны йоклата, минем сеңелне елгага батыра. Ә минем үз урыныма... икенче кеше эзли. Бу ни?! Син минем белән уйнарга керештем дисең инде. Ләкин мин белергә тиеш: нинди уен, кагыйдәсе ничек? Юкса мин синең бу уеныңа катнашудан баш тартам. (Ильяс дәшми.) Низами ту­рында приговор яздырып, Шамилнең үзен фаш итәм, дисеңме?! (Ильяс дәшми.) Болай булгач, инде үзеңә үпкәлә. (Кисәк әйтеп куя.) Кайда вәгъдә иткән уңышларың?

Ильяс. Чебешләрне көз көне саныйлар. Әйе, бүген бераз тоткар­лык булуы ихтимал. Ә якын көннәрдә күтәрелеш башланырга тиеш.

Ш а м и л.  Безгә бүген кирәк. Иртәгә нәрсә булыр, белмим. Миңа бү­ген күренеп торсын. Менә син безне бүген канәгатьләндерә алмыйсың. Шунлыктан без сине иртәгә калдыра алмыйбыз. Әйе, директор була­рак... (Ильяс аягына баса.) Мин сине эшеңнән алырга мәҗбүрмен. Ә ник, булмас дисеңме?

Мәрьям. Шамил, нигә шулкадәр ярсыйсың. Ул сине бөтенләй үк бәреп екмаган бит әле. Әнә, парткомда үзеңне яклап сөйләгән, нәтиҗә ясаса, эшли ала торган кеше дигән. Шулай булгач?! Ул бит сине күтәрде.

Шамил. Күтәрде. Әйберне ташка бәреп ватар алдыннан тоже баш өстенә күтәрәләр. Ныграк кизәнеп бәрү өчен. Менә карап карыйк: кем башы ярылыр икән.

Мәрьям. Шамил!

Шамил. Тыгылма әле, безнең эшне беләсеңмени син?!

Мәрьям. Аһ, алай икән. Менә, Мәрьям, ишетмәсәң ишет, тыгыл­ма, хакың юк. Аш пешерергә, кер уарга, идән юарга хакың бар синең. Ә совхоз эшләре турында сүзеңне әйтергә юк. Көчең кермәгән, тирең таммаган. (Күз яшенә тыгыла.)

Шамил. Әйе, әйе.

Мәрьям кул селтәп, үпкәләп кайтып китә.

Мин  сине эшеңнән алырга мәҗбүрмен. Юкса һәлакәткә атлыйсың.

Бүлмәдән Диләра чыга. Лемара пальтосын киеп алган.

Бузатерларга почет өләштең, җинаятьчеләрне канат астыңа алдың. Ялгышлык өстенә ялгышлык. Бу үзе җинаять юлына басу. Үзеңне үзең хәрап итәсең түгелме?! Юк, сине коткарып калырга кирәк. Шуның өчен мин сине эшеңнән алырга тиешмен.

Диләра. Абый, син ни сөйлисең?!

Ш а м и л. Башка чара юк.

Диләра. Бар! Әле эш узмаган. Ялгышлыкны төзәтергә була.

Ш а м и л. Ничек? Кем?

Д и л ә р а. Ул үзе! Үзе төзәтә ала! Приказны ертып ташлый. Сине үз урныңа утырта. Үзе элекке эшенә — директорлыкка! Бөтенесен кире кайтарырга була. Элек ничек булса — яңадан шулай!

Ш а м и л. Әгәр дә ул элекке хәленә кире кайтырга риза була икән, ул чакта мин... Пожалуйста.

Д и л ә р а. Ильяс абый, синең өстә болытлар куера.

Ильяс. Бик әйбәт, күк күкрәр, яшен яшьнәр! Яратам.

Д и л ә р а. Син шаяртасың. Юкка. Әлегә соң түгел, Ильяс абый, кайт син отпускаңнан. Иртәгә, бәлки, эшеңнең нәтиҗәсе дә күренә баш­лар. Ә бүген сине юк итәләр. Син агымга каршы йөзмәкче буласың. Мөмкин түгел ул.

Ильяс. Чигенү юк, Диләра. Күперләрне җимереп, көлен күккә күтәреп уздык.

Диләра. Ялгыш юлны дәвам иттергәнче, чигенү яхшырак.

Ильяс. Ах, шайтан, ялгыш булып чыкты микәнни. Минем бит ул турыда уйлаганым юк әле. Вакыт тими.

Диләра. Менә хәзер вакытың бар. Хәзер уйла.

Ильяс (һаман да шаяртып). Файдасы булыр микән? Әйтик, тәр­тәне кирегә борып элекке эзгә дә кайтып төштем ди. Шуннан ни? Та­гын чыгымлап китмәс бу дип уйлыйсыңмы? Юк, мин үземә үзем ышан­мыйм. Элекке хәлгә дә кайтырмын, сез әйткәнчә, бу ялгышны да төзә­термен. Ә аннан соң? Ә аннан соң тотармын да тагын нәкъ шушылай ук эшләрмен дә ташлармын. Характер!

Шамил. Бүлекчә артта иде, бүлекчәгә күчтең. Ә бүлекчәдә аерым бер ферма артта булыр, ферма  мөдире булып китәрсеңме?

Ильяс. Эш өчен кирәк икән, китәрмен!

Ш а м ил. Бу юл белән барсаң, сыер савучыга кадәр үсеп җитәргә дә күп кирәкми.

Ильяс. Кешеләр безгә ышаналар, ә аларның ышанычын акламас­ка безнең хакыбыз юк. Үзең дә күрәсең бит, канатланып йөри башла­дылар. Кара син Җәүдәткә, Кәүсәриягә! Башкаларына! Мин чигенсәм, алар ни диярләр?! Сезнең диңгездә, шторм вакытында, су коенганыгыз бармы? Ургылып дулкын артыннан дулкын килә. Сине күтәрә, әйлән­дереп ыргыта, үзе белән эчкә алып кереп китә. Ә сиңа рәхәт. Бу эшләр дә мине үз эченә суырып алды. Аңлыйсыңмы, рәхәт. Тормыш кайный, дулкын артыннан дулкын килә. Ә минем тагын да тирәнгәрәк керәсем килә. Үз артымнан Диләраны да ияртәсе иде дим!

Ш а м и л. Диләраны?

Ильяс. Өченче бригадага бригадир кирәк. Эх, шуңа Диләра алын­са! Мин аны, әлбәттә, приказ белән куя алмыйм. Әгәр дә үзе теләп алынса...

Шамил. Үзеңнең төшүең генә җитмәгән, инде Диләрадан да шуны көтәсеңме?

Ильяс. Эш өчен кирәкле урынга алынуны мин күтәрелү дип исәплим. Бүлекчәгә агроном табарбыз. Безнең өчен хәзер иң әһәмиятлесе — өченче бригаданы ныгыту. Диләра, ни дисең? Мин сиңа ышанам, жиң сызганып тотынсаң, ә!

Шамил. Беләсеңме нәрсә? Хәер, минем синең белән сөйләшерлек бүтән сүзем юк. Монысы инде, монысы — чамадан тыш. (Диләрага.) Безне тыңламыйча Казанга китми йөрсәң, менә—ишетмәгәнеңне ишет. (Тузынып пальтосын ала да кайтып китә.)

Диләра. Яраткан кешеләргә генә ясый торган тәкъдимең шушымы?

Ильяс. Үз иткән кешеләргә.

Диләра. Ялган. Үз иткән кешене, яраткан кешене түбәнгә төшерү өчен йөрмиләр, күтәрү өчен, үстерү өчен тырышалар. Аның тагын да күркәмрәк булуын, өстенрәк булуын телиләр. Ә син... Аңламыйм, ни өчен син мине шулкадәр күрә алмыйсындыр.

Илья с. Мин ышанам сиңа, аңларсың дип ышанам. Син уйла әле, ашыкма.

Диләра. Юк, юк, тагын бер мәртәбә юк!

Ильяс. Үзеңә караганда мин сине күбрәк белмим микән. Разый булырсың кебек.

Диләра. Юк.

И л ь я с. Ир йөрәкле кеше син. Елга аша чыгарга маташуың да ошады миңа. Тәвәккәллек! Миңа үч итеп, ә?! Молодчина.

Диләра. Юк!

Ильяс (йөзенә туры карап торгач). Ә бит син аңа охшагансың.

Диләра. Кемгә?

Ильяс. Хәербанатка.

Диләра. Элекке хатыныңа? (Тынып калды.) Ә... Менә мин сине аңладым. Нәрсә, борыным, колагым охшаганмы? Белми идем, үземнең фотография генә икәнлегемне белми идем. Шушы фотографиягә карап син үзеңнең еракта калган мәхәббәтеңне хәтерлисеңме? Һе, истәлек альбомы. Күләгә. Ә мин кемнеңдер күләгәсе булып яшәргә теләмим.

Тәрәзәдә Бәнат күренә.

Б ә н а т. Диләра апа, сиңа телеграмма.

Диләра телеграмманы алып укый, Ильяска суза.

Ильяс (укый). Көтәм, көтәм, көтәм.Сәгыйт Баймурзин.

Диләра. Көтә. Белмим нишләргә инде?

Ильяс (бераздан). Чакыргач барырга кирәк.

Диләра. Син шундый киңәш бирәсеңме?

Ильяс. Шулай дөресрәк булыр.

Диләра (Ильясның күзләренә карап торгач). Яхшы. Киңәшең өчен рәхмәт. Мин сиңа ышанам, уйламый сөйләми торгансыңдыр.

Ильяс. Хәерле юл.

Диләра. Станциягә кадәр машина булырмы?

Ильяс. Булыр.  

Диләра. Бүген үк?

Ильяс. Бүген дә мөмкин. (Аның күңелендә Хәербанат яраткан музыка яңгырый башлый.)

Диләра. Исән булыгыз, Ильяс абый, шулай дәвам итегез. Алын­ган юлыгыздан чигенмәгез. Кешеләрнең ышанычын казану зур нәрсә ул. Чигенмәгез, бер адым да. (Ишек буендагы Бәнат янында тукталып тора да чыгып китә.)

Бәнат. Әти!.. (Килеп әтисен кочаклый.) Әти, син аны яратасың түгелме соң? Яратасың икән ич, әти.

Ильяс. Дәшмә, кызым

Бәнат. Әнигә охшаган өченме? Ул чыннан да әнигә охшаганмы? Ильяс. Дәшмә дим.

Пәрдә.

 

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ

Ферма буе. Тәмәке тарту өчен махсус урын. Өстәл. Яшь агачлар тезмәсе артында фер­ма каралтылары, арба күренә. Вакыт кичкырын. Низами белән Җәүдәт тәмәке тартып утыра. Гыйләҗ басып тора, кулында гармонь. Авылны күзәтә. Менә бервакыт гармонен тартып та җибәрә, тыпырчынып та ала, җырлап та куя йөгереп Кәүсәрия керә, аның артыннан Мәйсәрә күренә.

Кәүсәрия. Абау, Гыйләҗ җаным, нишләвең бу? Көпә-көндез тау өстендә? Әллә инде, ходаем... Сулышыңны өр әле.

Г ы й л ә җ. Бөтен авылның күз алдында үзем уйнап, үзем җырлап биергә телим. Уен дип беләсеңме, дөньясын нишләттек бит. Карусельне ясап бетереп киләбез. (Тагын гармонь тарта.) Көн дә эшләнә торган эш түгел.

Кәүсәрия. Үзем дә бүген төш күрдем. Карусель зыр-зыр әйләнеп тора, ишегеннән бозауларымны кертеп торам, имеш, бер әйләнеп чыгу­да болар тана булып өлгереп торалар, имеш, икенче әйләнүдә сыер. Мичкә-мичкә сөт бирәләр, имеш

М ә й с ә р ә. Тавык төшенә тары керә, имеш.

С ә р ь я н килә.

Г ы й л ә җ. Исәнлекме, нихәл, Сәрьян абый?

С ә р ь я н. Бер көе, чыршы кебек. Картаймыйбыз да, яшәрмибез дә. Тик менә буяулар гына уңа башлады.

Кәүсәрия. Әй маладис та инде син, Сәрьян абый. Куандырасың безне. Сиксәнгә үрмәлисең бит.

Сәрьян. Исең киткән икән иске чикмәнгә. Минем әти үлмәгән булса, йөзне тутырган булыр иде инде.

Кәүсәрия (Сарьянның билбавына кыстырган кечкенә балтасын күреп). Бу балтаң нигә кирәк булды? Безгә булышырга килүең мәллә? Сиңа да Ильяс җене кагылмагандыр ич?!

Сәрьян. Ильяс кына булып чыкмады, хәзер Ильяс булды ул. Өйдә ятканчы дим, кая, шунда яшьрәк кызлар тирәсендә миңа да берәр эш табылмасмы? Кул арасына керергә ярап куярмын.

Г ы й л ә җ. Ай-яй, Сәрьян абый, кайда җылы урын барын үзең сизәсең тагын.

Мәйсәрә. Кара төндә кояш чыккан дип торам, Җәүдәт сакалын кырган, имеш.

Г ы й л ә җ. Бригадир булгач, сакалдан йөрү килешәмени!

Кәүсәрия. Аңа түгел. Йоклаганда кемдер кайчы белән кыркып киткән.

Мәйсәрә. Кем икән?

Кәүсәрия. Кем булсын, Лемарадыр инде. Ул сакалга аның җен ачуы чыга иде.

Низами. Сакаллар үстереп кемнедер фаш итәргә йөргән булды. Баксаң-күрсәң, начальник булу өчен генә тырышкан икән. Бригадир булып алгач, фаш итәселәрен онытты.

Җәүдәт. Әле син сизмисең икән безнең нәрсә өчен йөргәнне. Авылда гына түгел, бөтен район күләмендә фаш итәбез бит үзегезне. Карусель ясыйбыз! Менә шунда күрерләр кемнең кем икәнен.

Мәйсәрә. Шулай итеп, Низами агай, хәзер: ни сам, ни зам, просто Низам булып калдымыни инде?

Кәүсәрия. Карале, Җәүдәт, мин сине котламаганмын да икән. Бу бригадирлыкны булдыра алырсың микән инде?

Җәүдәт. Булдырып булыр. Эшен дә эшләтеп бетерермен. Тик менә аракысын гына ничек эчеп бетерермен. (Көлә.)

Л е м а р а килә.

Кәүсәрия. Комачауламыйк.

Лемара белән Җәүдәттән башкалар кузгалалар.

Н и з а м и. Азындылар. Әйтмәгән саен, һәрберсенең телендә, Низа­ми алай да, Низами болай. Үзе турында гына кайгыртучы, имеш, үзе өчен генә...

Сәрьян. Шулаймы? Алайса сиңа, Низаметдин, бик төптән уйланырга кирәк. Бөтен кеше бер авыздан әйтеп тора икән... Җиде кеше исерек дисә, аек булсаң да ят та йокла, дигәннәр.

Низами. Көнләшәләр. Байлыгымны күрә алмыйлар. Баеса, эшләп тапкан байлык. Көн-төн димәдем, сәламәтлегемне салдым. Башта колхозда, аннан совхозда. (Кесәсеннән справкалар чыгара.) Менә, ике врачта булдым, икесе дә...

Сәрьян. Ни диләр?

Низами. Икесе ике төрле киңәш бирә. Берсе Кавказга курортка барырга куша. Икенчесе җәяү йөрергә тәкъдим итә. Белгән юк әле, нишләрмен.

Сәрьян. Алайса син, Низаметдин, курортка җәяү бар. (Күмелә­ләр.)

Лемара. Сиңа повестка. Нарсудка — допроска чакыралар.

Җәүдәт. Двигатель турындадыр.

Лемара күзләрен тутырып Җәүдәткә карап тора да кисәк башын анын күкрәгенә сала.

Җәүдәт (аптырап кала). Мара!..

Л е мара. Андый-мондый хәл булса, нишләрмен.

Җәүдәт. Берни дә булмас, сабыр ит.

Лемара. Суд бит ул. Аңа факт кына булсын.

Җәүдәт. Сабыр ит. (Туктаусыз үбә.)

Лемара (Җәүдәттән ычкынып киткәч). Үзең бер дә сабыр итми­сең тагын. Бер сүз әйтимме? Сакалың миндә.

Машина килеп туктаган тавыш. Шамил керә. Икенче яктан Ильяс килә.

Җәүдәт. Мине нарсудка чакыралар.

Шамил. Нарсудка? Һе!..

Җәүдәт. Бригадирлыкны кемгә тапшырырга кушасыз?

Шамил. Табарбыз.

Җәүдәт. Бүген үк башкарыласы эшләр күп. Чәчү башланды, карусель ярты юлда. Үзем китеп барсам...

Ш а м и л. Әнә Ильяска тапшыр.

Җәүдәт. Ильяс абыйга? Сез нәрсә?! Бу бит...

Шамил. Нәрсә — бу?

Җәүдәт. Кешене..

Ш а м и л. Ничего... эшләр. Эшнең кечкенәсе юк аның.

Җәүдәт. Эх!

Ш а м и л. Нәрсә, үкендерәме? (Уза.)

Җәүдәт. Үкенәм. Тукмаклыйсын тукмаклап, сындырасын сынды­рып китәсе калган. Бер хирург та төзәтә алмаслык итеп. (Чыгып кит мәкче.)

Ильяс. Җәүдәт, ашыкма әле, җавабын үзем бирермен.

Җәүдәт. Юк инде, Ильяс абый, үзем барам.

Ильяс. Мине ике кулсыз итәсең. Бик вакытсыз бит. Карусельне өлгертәбез дигәндә генә.

Кәүсәрия кире керә.

Кәүсәрия. Бригадир, кирәк идең бит

Җәүдәт. Хәзер мин бригадир түгел. (Чыга.)

Кәүсәрия. Юкны сөйләмә, әйдә, үз күзең белән күреп кит.

Ильяс. Нәрсә бар, Кәүсәрия? Әйдәле.

Кәүсәрия. Тукта, тукта. (Бер Ильяска, бер Җәүдәткә карап тора.) Әллә инде...

И л ь я с. Әйе, хәзергә мин бригадир.

Кәүсәрия. Китче? Ай-яй, үстерәләр сезне, Ильяс абый.

Ильяс. Үзем дә шаккатам. Җаваплылык артканнан арта бара.

Кәүсәрия. Курка башладым, минем урынга менмәсәгез ярый инде, бозаулар мөдире булып.

Сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә ферма ягына китәләр. Б ә н а т күренә. Кулында газетага төргән төргәк. Артыннан Ма р с е л ь килә.

Марсель. Кемне эзлисең?

Б ә н а т. Күрмәдеңме, Диләра апа кайткан, ди.

Марсель. Әнә ич, амбар янында.

Б ә н а т. Кайткан. Ярый әле кайткан. Кайтмас инде, бөтенләйгә кит­те дип борчылган идем.

Марсель. Кайтса да озак тормас. Китәр. Кияве белән кайткан.

Б ә н а т. Юк. Кияве түгел ул. Корреспондент

Марсель. Әнә ич, икәү киләләр. Кияве.

Б ә н а т. Түгел дим, газетадан ул.

Марсель. Кемне тикшерергә килгән?

Бәна т.  Белмим.

Марсель. Белмисең шул. Әтиеңне, жалоба язганнар.

Б ә н а т. Ә?.. Исеме ничек?

Ма р сел ь. Баймурзин ди. Сәгыйт Баймурзин.

Б ә н а т. Сәгыйт? Шул үзе. Кияве.

Марсель. Ильяс абыйны тикшерергә килгән, ә? Хурланып үләр­сең.

Б ә н а т. Мин аңа тагын гимнастерканы кидертеп карамакчы булдым.

М а р с е л ь. Диләра апагамы?

Б ә н а т. Аны әти: «Әнигә охшаган», — ди.

Марсель. Но?

Бәнат. Минем үз әниемне бер мәртәбә дә күргәнем булмады. Ул солдат булган. Санитарка. Бу аның гимнастеркасы. Шушыны Диләра апага киертсәм, әниемне күргән кебек булыр идем.

Марсель. Каяле. (Гимнастерканы алып карый.)

Бәнат. Ярый әле киертмәгәнмен. Аңа лаекмени ул? Шуны яратып ятам тагын.

Марсель. Бәнат, борчылма. Төкер син барысына да. Юк, төкер­мә. Көрәш башларга кирәк. Безгә читтән генә күзәтеп йөрергә җитте инде! Көрәшергә! Әле дөньяда безнең өлешкә дә калган икән ул көрәш. Аяусыз булыйк! Җыен шайтан таяклары тик ятмыйлар бит, ни өчен без... Морҗаларыннан чәүкә булып кычкырырга кирәк, йөргән сукмак­ларына карикатуралар кадап куярга! Көрәшкә, көрәшкә, яшьлек!.. (Артта басып торган Диләраны күреп.) Диләра апа, сез кайчаннан бир­ле монда торасыз?

Диләра. Сез мине тирги башлаганнан бирле. Исәнме, Бәнат. Син, кызый, әтиең турында кайгыртмыйсың, ахры. 3—4 көн эчендә сизелерлек ябыккан.

Бәнат. Кеше ашамаган өчен генә ябыкмый. (Марсельдән гимнастерканы алып китмәкче була.)

Диләра. Тукта, тукта. Нигә үпкәләдең син миңа? Җибәрмим. (Кулыннан тота.) Бу нинди гимнастерка? Кемнеке? (Бәнат тартыла.) Җибәрмим.

Шами л керә, аның артыннан Ильяс күренә.

Ш а м и л. Сәгыйт кайда?

Дил әра. Әнә. (Шамил Сәгыйтнең каршына китә.)

Ильяс. Исәнме. Кайтуың белән! Тәбрик итәргәме соң? Туй кай­чан? (Диләра һаман дәшми.) Аңарчы карусельне җиңә алсак, туеңның түрендә утырырга исәп юк түгел, кода булып. Чакырсаң, әлбәттә.

Сәгыйт Баймурзин белән Шамил керә. Сәгыйт күзлектән.

С ә г ы й т. Исәнмесез.

Диләра. Таныш булыгыз. Сәгыйт Баймурзин! Ильяс Айтуганов!

Сәгыйт. Сезнең белән танышуыма шатмын.

Илья с. Кызганычка каршы, мин аны әйтә алмыйм. Жалоба тикшерергә килгәнсез дип ишетәм.

Сәгыйт. Сез тартасызмы? (Ильяс урын күрсәтә, утыралар.)

Диләра (Бәнат белән Марсельга) Әйдәгез әле, сөйләгез. Миннән башка нәрсә булды монда? (Диләра Бәнат белән Марсельне алып чыгып китә.)

Сәгыйт. Мин сезне беләм.

Ильяс. Мин дә.

Сәгыйт. Танышлар икәнбез.

Ильяс. Танышлар.

Шамил (бер Ильяска, бер Сәгыйткә карап алып, үз алдына). Шайтан белсен, нәрсә шунда... (Ул борчулы, кул селкеп, чыгып китә )

Сәгыйт. Совхозның иңен-буен аркылап киләм. Берсе сезнең туры­да «ул отпускада» ди. Икенчесе «авырый» ди. «Командировкада» ди өченчесе. Көлмиләр дә. (Тирә-якка күз ташлый.) Карусель! Бик зурдан купкансыз түгелме?

Ильяс. Бирегә совхоздагы барлык сыерларны тупларга уйлыйбыз. Шул чакта бөтен эшне механикалаштырырга, автоматлаштырырга мөм­кин булачак.

Сәгыйт. Дөресен әйтим, кеше буларак, үзем буларак, мин сезне аңлыйм. Сез бу адымны атларга мәҗбүр булгансыз. Сез эш кешесе. Җитешсезлекләр яныннан күзәтеп кенә, тәнкыйтьләп, күрсәтмә биреп кенә үтә алмыйбыз. Сез аны үз кулыгыз белән төзәтергә тиешсез.

Ильяс. Күргәнсең икән, үтеп китмә, төзәт.

Сәгыйт. Һәм сез аңа ирешәсез дә. (Сокланып.) Әнә, бөтен халык­ны күтәргәнсез. Зур хуҗалыкның нигезен саласыз. Аңлыйм мин сезне. Сез, артта калган хуҗалыклар булмаска тиеш, дигән карашны тормыш­ка ашырасыз. Сүздә түгел, эштә! Директор кеше бригадир эшен дә эшли белергә тиеш, дисез. Кешеләр белән җитәкчелек итү — алар белән бергә эшләү ул, дисез. Коммунизмда шулай булыр. Мин сезне аңлыйм. Бар бит әле бездә шундыйлар: үзе эшли алмый, ә эшли белә торган­нарны өйрәтеп йөри. Сез андыйларга әйтәсез, күп белсәң, эшләп күрсәт, дисез. Тел белән тегермән тартып йөргәнче, дисез. (Көлә.) Яклыйм мин сезне, мактыйм. Эш өчен шулай борчылган кешеләрне яратам мин. Йөрәкле кеше икәнсез. Сезне формаль як кызыксындырмый. Сез берни белән дә исәпләшмисез, сезнең өчен иң әһәмиятлесе — хезмәт. Аңлыйм.

Ильяс. Сез нәрсәне аңламыйсыз соң?

Сәгыйт. Әнә шул берни белән дә исәпләшмәүне. (Тәмәкесен тартып бетерә. Кесәләрен актара башлый. Блокнот чыгара. Шул чакта кесәсендәге икенче күзлеге җиргә төшә. Үрелеп ала.) Фу, чүттән басмадым. (Юл күзлеген салып, җирдән күтәргән күзлеген кия.) Берни белән дә... Ә исәпләшергә кирәк иде. Кирәк иде. Менә хәзер үзегезне мушкага утыртырга туры килә инде. Аңламыйсыз? Сез охотаны яратасызмы? Безнең хезмәт шул инде — охота. Аучы җәнлек ауласа, без...

Ильяс. Минем кебекләрне.

С ә г ы й т. Материал. Ауга чыккансың икән, мушкага утырта бел. (төзәп күрсәтә.) Мушкага ала алсаң, очып барган чебенне атып төше­рергә була. Хикмәт мушкага эләктерүдә. Сез элек совхоз директоры идегезме? Хәзер кем? Бригадир? Да — да — да! Димәк, качтыгыз? Язып куйыйк: «качкын». (Көлә.) Мушка? Судтан яклап калу булдымы? Мушка. Участковыйны йоклату? Тагын мушка. Низамины эштән алган­сыз. Сәбәп? Элегрәк аның белән әңгәмә, беседа үткәрелгән идеме? Юк. Кисәтү дә ясалмаган, выговор да бирелмәгән?

Ильяс. Җыелышта да тикшерелмәгән.

Сәгыйт. Кешене тәрбиялисе урынга...

Ильяс. Еллар буенча.

Сәгыйт. Өйрәтәсе, кисәтәсе, төзәтәсе урынга, сез нишлисез? Тотасыз да урыныннан аласыз. Ай-яй-яй-яй...

Ильяс. Мушка!

Сәгыйт. Үзегез килеп утырасыз. Шулай булгач миңа нишләргә кала?

Ильяс (каләменә күрсәтеп) Курокка басарга. Ялкын бөркесен.

Сәгыйт. Әйе, ялкынлы фельетон булыр бу.

Ильяс. Әмма ялкынны кәгазьгә төрмиләр.

Сәгыйт Барлык директорлар сезнең эздән барсалар...

Ил ьяс. Нигә барысы да минем эздән барырга тиеш?!

Сәгыйт. Барысы да кача башласа. Ах да, сез качмадыгыз, сез отпускада. Һе, барлык директорлар бер үк вакытта отпускага чыга башласалар, һәр министр авырый башласа, бөтен партком секретарь­лары командировкага китсә... Сезнең кебек... Нәрсә килеп чыгар иде? Анархия. Ничек сез шундый юлга бастыгыз, ә? Сез, беләсезме, кем? Куркыныч кеше. Тәртипне, гореф-гадәтне, традицияне таркатучы. Үзегез дә белмәстән, җәмгыятькә куркынычлы чир таратуыгыз бар. Аның иң куркынычы да шунда — сезне яклаучылар күп. Ә беләсезме, безнең өчен, газетчиклар өчен, кем сез?

Ильяс. Майлы калҗа. Кабасы да йотасы гына.

Сәгыйт. Калҗа? (Рәхәтләнеп көлә. Аннан язуын дәвам иттерә.)

Ильяс. Сез теге күзлегегезне киеп яза алмыйсызмы?

Сәгыйт. Кайсын?

Ильяс. Беренчесен.

Сәгыйт. А юк, булмый. Мин моның белән генә яза алам.

Ильяс. Кызганыч.

Сәгыйт. Гомумән, ике күзлек тоту читен. Юл кешесенә.

Ильяс Шулай, дөньяда күзлексез яшәүгә ни җитә!

Сәгыйт (күзлеген тотып). Язганда кулай, йөргәндә җайсыз. Кешеләр белән очрашсаң, танып булмый.

Ильяс. Шулайдыр. Кеше урынына күләгә. Баягынак — җиргә төш­кәч — юкка сез аны басып сытмадыгыз.

С ә г ы й т. Сез нәрсә?! Мин күзлексез эшли алмыйм. Мин — фельето­нист.

Ильяс. Юкка фельетонист җибәргәннәр. Безгә шагыйрь җибәрергә иде. Поэма язар иде. Әнә, Җәүдәтләр, Кәүсәрияләр турында.

Сәгыйт (көлә) Ә сез артык борчылмагыз. Дөрес, фельетон чыгар. Көлке булып, усал булып чыгар. Сезне эштән дә алырлар. Ә сез...

Ильяс. Фельетонист булып китәрмен.

Сәгыйт күзлеген сала. Д и л ә р а күренә, өстендә плащ, төймәләре төймәләнгән.

Д и л ә р а. Кабинетка керсәгез соң.

Сәг ы й т. Атна-ун көнсез бу эшнен очына чыгып булмас, дип уйла­ган идем. Монда бер утырып сөйләшүдән үк ачыкланып тора әле. (Беренче күзлеген каеп ала. Тирә-якка күз ташлый.) О, зур эшләр башкарасыз, зур эшләр! Хезмәт колачын киң җәйгән! Поэзия!

Д и л ә р а. Ничек, кармакка эләгерлекме?

С ә г ы й т. Эләкте инде.

Д и л ә р а. Димәк, язып чыгарга уйлыйсыз?

Сәгыйт. Ә син минем язып чыкмавымны телисеңме? Әйт, теләмим, диген, язмаячакмын. Миңа синең бер сүзең җитә. Бер сүзең! «Кызган Айтугановны» диген, кызганачакмын. «Хәрап итмә» диген, итмәячәкмен.

Д и л ә р а. Менә ничек?!

Сәгыйт. Айтугановның язмышы минем кулда. Дөресрәге, синең кулда. Коткарсаң, аны син генә коткарып кала аласың. Бер сүзең җитә.

Диләра. Менә хәзер аңладым мин сезне. Юкса аптыраган идем. Айтуганов өстеннән язылган жалобаны тикшерергә нишләп бу үзе килә, дип гаҗәпләнгән идем. Сезгә галиҗәнаплек күрсәтү кирәк булган икән. Жест! Менә күрегез, янәсе, Сәгыйт нинди олы җанлы кеше, көндәшенең язмышы аның уч төбендә, тели икән, сытып бетерергә кодрәтеннән килә, әмма ул аны эшләми. Кызгана. Үч алмый ул, алдына килеп тезлән­сәләр, аңар шул җиткән. Сез монда тантана кылырга килгәнсез икән.

Сәгыйт. Ә шулай да, мин көтәм: бер сүз!

Д и л ә р а. Юк. Әгәр дә Ильяс өстеннән язып чыгарга кирәк икән, шулай тиеш икән, шулай эшли аласыз икән, языгыз. Языгыз, җир белән тигезләгез. Әмма кызганырга уйламагыз. Кемнәрнеңдер кызгануына мохтаҗ кеше түгел ул!

Сәгыйт икесенә дә баш иеп соңгы сәламен тапшыра да бер сүз дә әйтми китеп бара.

Диләр а (сөзеп карап). Бригадир. Фельетон герое.

Ильяс. Ә шулай да син Хәербанатка охшагансың. Ул да шундый иде. Туры сүзле.

Диләра дәшми, җавап итеп, кискен хәрәкәт белән башындагы яулыгын тартып төшерә. Ул чәчен бөтенләй икенче төскә буятып кайткан икән. Ильяс башта аптырап кала, аннан шаркылдап көлеп җибәрә.

Ильяс. Аңа охшамаска тырышып чәчеңне буяттың?

Диләра. Элекке хатыныңа охшатып ярата башламасын, дип ку­рыктым.

Ильяс. Юкка борчылгансың. Миңа инде кырык яшь.

Диләра. Шулай шул, картайгансың инде. Кая ул яратырга, йөрә­гең күмергә әйләнгән.

Ильяс. И... Болай син бигрәк тә аңа охшагансың бит. Чәчләре шундый иде, ялкын төсле иде аның. Блондинка.

Диләра. Ялган! Булуы мөмкин түгел. Мин карточкасын күрдем.

Ильяс. Бәнаттан алыпмы? Ул карточкасы кышлай төшкән. Бүрек­тән. Чәче күренми. (Тагын көлә.)

Диләра. Аңлыйсыңмы син, мин кемнеңдер күләгәсе булып кына, хатирә булып, кемнедер алмаштыручы, бутафор булып яшәргә теләмим! Үзем булып, үз язмышым белән, үз шатлыгым, үз борчуларым белән яшәргә телим. Кеше яккан учакка ялкын өстәп кенә бара алмыйм. Минем үземнең учак ягасым килә. Үз йөгемне тартырга телим. Ярата­лар икән, менә шушылай булганым өчен, күзем, борыным кемнекенәдер охшаган өчен генә түгел, Диләра булганым өчен яратсыннар. Ә син фотография белән юанасың. Җәллим мин сине. (Күзендә яшь. Сузып тавышсыз кычкыра.) Кыз-га-нам!..

Ильяс. Ай, рәхмәт, кызган, шәфкатьле бәндә, мин синең кызгануыңа мохтаҗ. Ярдәм ит. Өченче бригадага бригадир кирәк, разый бул.

Диләра. Юк! Көтмә!

Ильяс. Дөресен әйткәндә, син Хәербанатка бөтенләй охшамагансың. Ул болай идемени? Шушындый зур эшләр барганда читтә калыр идемени?! Ул аның үзәгендә булыр иде. Бөтен дөньясын онытып, үзе артыннан башкалармы ияртеп! Юк, мин ялгышканмын, синең аңа охшашлыгың юк.

Диләра. Мин охшамаганмы? (Тиз генә төймәләрен чишеп, плащын ачып җибәрә. Аннан бөтенләй сала. Ул Хәербанат гимнастеркасын кигән булган икән. Хәербанат булып җырлап күрсәтә.)

Вставай, страна огромная,

Вставай на смертный бой!..

Мин охшамаганмы?

Ильяс (тынып кала. Бераздан). Хәербанат?.. Ни өчен? Кем өчен?

Диләра. Бәнат өчен.

Шамил керә. Башта аптырап кала, аниан аңлап ала.

Ш а м и л. Хәербанат? (Хәтерләп.) Очкын кебек, омтылып яши иде. Үзен һич аямас иде. Кайда авыр, ул шунда.

Диләра башлап жибәргән «Изге сугыш» жыры үскәннән-үсә бара. Ул аларның күңелләрендә яңгырый.

Шамил. Кара, чыннан да син аңа ничек охшагансың. Төсең дә, киемең дә.

Диләра. Кием охшау, каш-борын охшау гына нәрсә ул. Мин аңа эчке дөньям белән охшаганмы? Юк бит. Аңа охшарга миңа бик күп кирәк әле. Аның эчке матурлыгына. Ә теләр идем!

Ш а м и л. Әгәр дә хәзер Хәербанат исән булып, безнең арадагы хәлләрне күрсә, ни дияр иде? Икебезне дә тотып яңаклар иде. Әйе... Нәрсә дияр иде минем турыда Хәербанат?

Ильяс. Мин сине танымыйм, Шамил, синме бу, дияр иде. Иптәшең өстеннән жалоба язарга керешкәнсең, яла белән туена башладыңмы? Шундый түбәнлеккә төшәрсең дип уйламаган идем, дияр иде.

Шамил. Нәрсә?! (Каршына килә.) Син мине кемгә исәплисең?

Ильяс. Ышанган идем мин сиңа. Кеше дип караган идем. Ә син...

Ш а м ил. Сукыр! Моннан соң мин синең белән сөйләшү түгел, кычкырышмаячакмын да. Әйтер иде сиңа Хәербанат: тинтәк, дияр иде, Низами эшен Шамилгә сылтыйсың, дияр иде.

Ильяс. Низами?

Ш а м и л. Мин кизәнеп кенә калдым, ә ул сугарга да өлгергән.

Еракта — болыт тезмәләре артында кызарып кояш байый. Басу юлы буйлап узып баручы тракторларның фараларыннан сузылган яктылык тасмалары кырларны айкый .Җыр үскәннән-үсә бара.

Диләра. Әгәр дә Хәербанат хәзер исән булса, әйтер иде: Диләра, дияр иде, өченче бригада сине көтә, дияр иде.

Шамил (моны көтмәгән иде). Нәрсә, нәрсә?!

Диләра. Эшкә алынгансың икән инде, ярыл, шартла, теләсәң нишлә, әмма эшең җиренә җиткерелгән булсын, дияр иде.

Шамил. Диләра!

Диләра. Эш өчен кирәкле урынга алыну — төшү түгел, күтәрелү ул, дияр иде!

Шамил (тагын Ильяска борыла). Болай булгач, кычкырышырга туры килә. Ю-ук, кычкырышам мин синең белән. Сугышам!

Ильяс (авызы ерылган, басуга күрсәтеп).

Идет война народная.

Священная война!..

Җыр ерагайганнан ерагая бара. Авыл өстендә йөзә бу жыр. Караңгылык куера. Бераздан урамнарда электр утлары кабына. Күз алдында юллар ачыла. Калкулык. Чишмә буе Зәңгәр кич. Берәү дә юк. Менә яр өстендәге юлда Лемара күренә. Салмак кына атлый. Аның артыннан, беркадәр ара калдырып. Җәүдәт килә. Кулында гармонь, әмма уйнамый, авыз эченнән генә ярым җыр — ярым речитатив хәлендә шигырь әйтә.

Җәүдәт.

Зәнгәр кичләр буе көтәм сине,

Көтәм сине, ник һаман да килмисең син?

Зәңгәр кичләр буе эзлим сине,

Эзлим сине, кайда соң син, нинди соң син?

Йөрәгемә тулган хисләремне

Җырга салып бер туйганчы сөйләр идем.

Зәңгәр күкнең бөтен йолдызларын

Синең килгән юлларыңа сибәр идем.

Күперне әйләнеп чыгалар Тукталмыйча, бара-бара сөйләшәләр, ләкин бер-берсенә якынаймыйлар.

Җәүдәт. Бергә тора башлагач, шатлыкны да, кайгыны да уртак­лашырбыз.

Лемара. Минем кайгым юк.

Җәүдәт. Бергә тора башлагач булыр әле.

Лемара (бераз баргач). Бүген төш күрдем.

Җәүдәт. Я?

Лемара. Тәрәзәмә килгәнсең. Чиртәсең. Ачтым.

Җәүдәт. Шуннан?

Лемара. Сине кочакларга, үбәргә телим, имеш.

Җәүдәт. Я, я, шуннан-шуннан?

Лемара. Әтәч кычкыруына уянып киттем.

Җәүдәт. Каһәр суккан әтәч!

Күмеләләр. Марсель күренә. Икенче якта Бәнат.

М а р с е л ь. Нишләп йөрисең?

Бәнат. Әтине эзлим. Ә син?

Икесе дә бер-берсенә карашып алалар да тынып калалар.

Марсель. Сез китәсез икән инде. Совхоз үзәгенә.

Бәнат. Китәбез.

Марсель. Син дә?

Бәнат. Мин дә.

Җиргә текәлеп тик торалар.

Марсель. Ерак.

Бәнат. Ерак.

Марсель. Хәерле юл.

Бәнат. Рәхмәт

Тагын торалар.

Марсель. Исән бул.

Бәнат. Сау бул.

Торалар.

Бәнат. Йолдызлар. Сөйләшәләр.

Марсель. Нәрсә диләр?

Бәнат. Кич нинди матур диләр. Бәнат, диләр. Марсель, диләр әй кешеләр, диләр, без сезне югарыдан күзәтеп торабыз, сез дә матур булырга тырышыгыз, диләр. 

Марсель. Акыллы йолдызлар икән... Хуш.

Б ә н а т. Хуш.

Бәнат китә. Марсель аның артыннан озак карап кала.

Марсель (авыз эченнән генә).

Зәңгәр күкнең бөтен йолдызларын

 Синең йөргән юлларыңа сибәр идем...

Кайтып китә. Икенче яктан сөйләшә-сөйләшә Ильяс белән Шамил килә.

Ш а м ил. Ну-ну... Кара әле, синең отпускаң үтте түгелме соң? Әйе, үтте. Шулай булгач? Кая, Лемара, шул тирәдә генә йөри иде. (Карана.) Хәер (Ильясның үзенә, юмор белән.) Ал кәгазь, утыр, яз! Совхоз буенча приказ. Параграф беренче. «Иптәш Айтуганов Ильяс Гаязовичның отпускадан кайтуы сәбәпле, директорлык вазифасын бүгеннән аңа тапшырам». (Көлә. Машина ачкычын бирә.) Ал «Волгаң» ачкычын. Әмма шуны бел, мин директор булып торганда, әнә күпме эш башка­рылды. Язгы чәчү дисеңме, карусель дисеңме! Двигателе дә табылды. Кешеләр олы юлга чыктылар, күңелләренә канат үсте. Мин директор чакта! Кара аны, темпны төшермә.

Ильяс. Ә Диләра?

Шамил. Анысын үзара хәл итегез инде.

Ильяс. Рәхмәт. Хәзергә! (Китә башлый.)

Шамил. Ә тр-тр?

Ильяс мотоцикл ачкычын бирә. Үтеп китәләр. Беразлан Диләра күренә. Каен төбендә туктала. Кемнедер көтә

Диләра. Ул килмәде. Шушы минутта минем биредә икәнемне, аны көтеп торганымны ул белә бит. Нишләп килмәде соң ул?.. Ә шулай да бу минутта ул минем турыда уйлый. Уйлый, уйламый булдыра алмый. Үзе килмәсә дә, аның күңеле килә. Килми кала алмый, килә... Ул кил­мәде. Юк, ул килгән булырга тиеш. Башкача булырга мөмкин түгел. Юк, ул биредә, йөрәгем шулай сизә. (Кискен.) Ильяс, чык. Син биредә, чык! Яныма кил.

Каен артыннан Ильяс килеп чыга. Костюмын Диләра җилкәсенә сала. Диләра сискәнми дә, борылып та карамый

Диләра. Без хәзер сиңа кайтабыз

Ильяс. Минем белән юл авыр булыр. Уйладыңмы?

Диләра. Җиңел юл эзләмим.

Пәрдә.