ӘДИПНЕҢ ИКЕ ПЬЕСАСЫ

 

 Шәхес культы елларында вульгар социологизм дип атала торган өрәк яңадан баш калкытты, күңелләргә шом салып, әдәбият бе­леменә дә зур гына зыян-зарар ки­терде. Бу өрәккә табынган әдәбият­чылар, тары бөртеге хакына энҗедән баш тарткан әтәч кебек, әдәбия­тыбызның бик күп энҗеләрен читкә атып, дөресрәге, буржуазия малы дип игълан итеп, әдәбият тарихы­бызны гаять ярлыландырдылар.

Вульгар социологизм «корбан»нарынын иң күренеклесе Фатих Әмирхан булды. Ана либераль бур­жуа язучысы дигән мөһер басылды. Иҗатына «анализ» әнә шул хөкемне һичнигә карамый раслауга гына кайтып калды.

Шөкер, ул заманнар инде узып китте. Галимнәр, аек күз белән ка­рап, әдипнең иҗатына фәнни дөрес бәя бирергә омтыла башладылар, ярыйсы гына уңышларга да иреште­ләр. Әмма бу әле эшнең башы гына. Зур әдип, публицист һәм драматург, ниһаять, татар әдәбияты тарихында үзенең лаеклы урынын алырга тиеш.

Бу мәкаләдә без Ф. Әмирханның драматургик эшчәнлегенә бер күз ташламакчы булабыз. Дөрес, аның беренче пьесасы «Яшьләр»не алай читкә типмәделәр. Ә инде «Тигез­сезләр» пьесасы авторны буржуазия кулына бирүне аклау өчен иң зур дәлилләрнең берсе итеп китерелә иде.

1909 елда язылган «Яшьләр» пье­сасында, сәхнә күзлегеннән караган­да, җитди генә «гөнаһ» лар да күзгә ташлана. Вакыйга берлеге җитми, әллә ничә тема, катнашучылар күп, кайберләренең төп вакыйгага бәйлә­неше бөтенләй юк,  персонажлар гадәттән тыш озын сөйлиләр, драма­тургия күзлегеннән караганда артык булган бөтен бер пәрдә (2 нче пәрдә) бар.

Ләкин бу әле әсәрдә Ф. Әмирхан­ның таланты чагылмый, анда әһәмиятле типлар, кызыклы характерлар юк, зур мәсьәләләр күтәрелми дигән сүз түгел). Олы фикерне дә, Әмирхан каләменә хас нечкәлекне дә, ре­ализмның тантанасын да күрәбез без анда.

Ф.Әмирхан турында язган барлык әдәбиятчылар да дип әйтерлек «Яшь­ләр» пьесасында «аталар һәм бала­лар» проблемасы куелган диләр. И. С. Тургенев сүзләре биредә әсәр­нең проблемасын билгеләр өчен уңайлы булганга гына кулланыл­мый, билгеле. «Яшьләр» пьесасы, һичшиксез, татар тормышына Турге­нев романы яктылыгында карау нә­тиҗәсендә туган. Пьесаның беренче күренешләрендә үк «Тургенев темасы»ның килеп кергәнлегенә игъти­бар итик. Хөсәен байның аттестатка әзерләнә торган улы Газиз рус әдә­бияты буенча мондый сүзләрне кыч­кырып укый башлый: «Редко какому литературному произведению приходилось вызвать такую бурю, как это случилось с романом Тургенева «Отцы п дети». Шунысы характерлы, Газиз моны Хөсәен бай өендәге талаш-кычкырышларның асыл мәгъ­нәсен сеңелесе Зәйнәпкә аңлатып биргәннән соң укый. «Бу кычкырыш­лар, бу тавышлар.— дигән иде ул.— Безнең белән әтиләр арасында түгел. Аңлыйсыңмы? Түгел. Бу тавышлар— иске тормыш белән яңа тормыш арасында».

«Аталар» һәм «балалар» тартыша Иске белән яңа көрәшә.

Кемнәр соң алар иске тормышны яклаучы «аталар?» Бу лагерьга иң элек Хөсәеннең кияве, печән базары сәүдәгәре Рәхимҗанны кертергә кирәк. Каенатасы сүзе белән әйткәндә, ул «ысулы кадим». Аныңча, һәр «ис­ке— изге». Надан, кире, бозык ул. Кыскасы. Рәхимҗан — типик «днн- мәгыйшәт айгыры». Икенчесе — Хө­сәен. Аваз методы белән укытуны яклый ул, шәригать кысасы мөм­кинлек биргән дәрәҗәдә яңалыкны кабул итәргә дә риза, улларын «ад­рес язарлык» һәм «газета укырлык» кына русча укытуга да каршы кил­мәгән. Икенче сүз белән әйткәндә, бусы инде — җәдитче татар купецы. Мәрьям һәм Фәхерниса, ирләренең койрыгы буларак, табигый, шушы лагерьга керәләр.

Пьесада тагын авторның үзе тара­фыннан ук «милләтче» дип тәкъдим ителгән Зыя бар. Яше, өс-башы, сөй­ләшүе һәм аралашу даирәсе ягыннан ул «яшьләр» лагерена карый кебек. Әмма бу тышкы яктан гына шулай. Бер чагыштыру ясыйк.

«Рәхимҗан. Әлегәчә, шул ин­де, кеше арасына керәсе килсә, Га­зизгә кибеттә дә күренгәләп, агай- эне арасындарак йөрергә кирәк шул».

«3 ы я. Көненә бер-ике мәртәбә кибетегезгә төшеп менсәгез, ара-ти рә мәчеттә күренгәләсәгез, атагыз­ның дус-ишләре белән катышкала- сагыз, милли киемдә йөрсәгез — сезгә нинди зарар килер иде?» Кү­ренә ки, журналист Зыя белән ка­димче Рәхимҗан бер үк сүзне сөй­лиләр, бер үк фикер әйтәләр.

Кечкенә, әмма характерлы бер де­таль китерик. Фатыйма исемле бер студент кыз: «Ашагач, дога кылу фарызмы, түгелме?»— дигән сорау бирә. Динне яхшы белгән яшьләр дөресен әйтәләр: фарыз түгел. Шун­нан кыз Зыяга мөрәҗәгать итә, теге­се болай ди: «Фарыз ук булмаса да, дога кылган яхшы». Менә бит нинди ул Зыя. Бөтен уе-теләге — бәхәстә урта юл эзләү, каршылыкларны ки­лештерү. Моннан инде аның Газиз белән аның аталарын гына түгел, бәлки крестьян белән алпавытны, эшче белән капиталистны да килеш­терергә омтылганлыгын да аңларга мөмкин. Яшьләрдән кайберләре иске строй турында шактый ачы сүзләр  әйткәч, Зыяның: «Бу сүзләрдән 1905 нче ел исе килә»,—дип ычкындыруы, билгеле, очраклы хәл түгел. Йосыф­ның моңа җавап итеп әйткән тапкыр сүзе Зыяга бик төгәл характеристика булып тора: «Кстати сказать, мил­ләтче борынына бер дә килешми торган ис». Милләтче Зыя, димәк, «картлар» лагере вәкиле.

«Яшьләр» лагерена Газиз, аның энесе Йосыф, сеңелесе Зәйнәп, ишан атасыннан ваз кичкән Гали, радикал Әхмәт, учитель Зәкәрия, гимназист­ка Сара һәм башкаларны кертергә мөмкин. Татар тормышын асылын­нан үзгәртү — менә аларның уртак теләге. Ләкин ничек, нинди юл бе­лән? Бу сорауга биргән җаваплары исә бик чуар, бик төрле. Арада ике «программа» өстенлек итә. Беренче­сен Гали әйтеп бирә: «...безнең бу көнге задачабыз (хәл итәргә тиеш нәрсә)—искене вату. Без бүген үк яңаны эшләп, татарның күз алдына китереп куя алмабыз... Без Рудиннар, Базаровлар була алсак, халыкка бертуктамый искене җимерү идея (фикере)сен сөйләсәк, килә­чәктә чын эш эшләрлек кешеләр дә җитешерләр яки без үзебез үк күп тәҗрибәләр белән эшләрлек кешеләр булып чыгарбыз». Галинең һәм башка яшьләрнең рус разночинец­ларын, революцион-демократларын һәм народникларын күздә тотып сөйләгәннәрен дә искә алсак, юга­рыда китерелгән «программа»ны якынча революцион-демократик эч­тәлекле мәгърифәтчелек дип бәяләп булыр иде.

Икенче «программа»ны «учительская школа тәмам итеп, аттестатка әзерләнүче» Әхмәт әйтеп бирә X. Ямашев, Г. Сәйфетдинов һәм Г. Коләхметовның да шул мәктәпне үткән кешеләр булганлыгын искә алсак, бу белешмәнең автор тарафыннан юкка гына китерелмәгәнлеген чамаларбыз. Өстәвенә, персонажлар Әхмәтне «социалист» дип атыйлар. Ләкин нинди социалист? Эсерлар­да үзләрен шулай исемләгәннәр. Зыяның сүз арасында аны демократлар вәкиле итеп каравыннан чыгып, без аны социал-демократлар юлын тотучы кеше итеп карый ала быз. Аның шул ук Зыяга җавап рәвешендә әйткән «программасы» да моны раслый. «Юк, брат (берадәр) әгәр сез, татарны чынлап алга җи­бәрәсегез килсә, фәкыйрь халыкка крестьян, рабочийга сознание (аң) кертергә тырышыгыз. Фәлән байның һиммәте, фәлән байгураның шәфкате дип кәгазь буяганчы, шул фәләннәрнең ничек итеп кеше эшләгәнне ашаганлыкларын, шулар эше аркасында баеганлыкларын языгыз».

Соң әсәрнең үзәк персонажлары Газиз белән Йосыф кайсы «программа»ны яклыйлар? Эш-хәрэкәтләре һәм уй-фикерләре аларны Галигә бәйләп куя. Тагын шунысы кызык: Газиз үзенең озын-озын монологла­ры белән Гали телгә алган Рудинны хәтерләтсә, кыска һәм үткен репли­ка, ирония һәм сарказмнары белән Йосыф нигилист Базаровны искә тө­шерә.

Революцион-демократик эчтәлек­ле мәгърифәтчелекне алга сөргән Ф. Әмирхан үзе якынча шулай ук Гали, Газиз һәм Йосыфлар карашын уртаклашкан.

Беренче карашка «нәрсә эшләр­гә?» дигән сорауга әсәр Гали «программа»сы яктылыгында, ягъни ха­лык эченә кереп, бертуктаусыз аны агартырга, искене җимерү идеясен сөйләргә кирәк дип җавап бирә ке­бек». Ә чынлыкта исә, объектив рә­вештә, пьесадан бу юлның көткән нәтиҗәне бирмәячәге аңлашыла. Ха­лык соң интеллигенцияне үз арасына кертәме?—дигән сорауга Гали баш­та аның арасына көчләп керергә ки­рәк, дип җавап биргәч, учитель Зә­кәрия үз башыннан кичкән хәлне сөйли. «Менә мин Казан губернасын­да ике ел учитель булып тордым. Әүвәлге елны балаларын укыттым, үзләре белән эшем булмады— ул ел­ны ничего (зарарсыз). Ә икенче елны кичләрдә, карт мужикларны җыеп, газета укып сөйли башладым. Җыеннарына барып, белгәнемчә, файдалы совет (ңиңәш) лар бирә идем. Теләгәннәренә буш русча укыттым: нәрсә булды дип уйлый­сыз? Донос ясап, урынымнан ку­дырттылар. Менә көчләп кереп хез­мәт ит!»

Кала бер юл: Әхмәт «программа»сы Әсәрдән чыга торган объек­тив нәтиҗәнең автор карашларын­нан киңрәк һәм тирәнрәк булуы очрагына матур мисал бу. «Яшьләр» пьесасының чын мәгънәсендә реа­лизм әсәре булганлыгын күрсәтә торган төп момент — нәкъ менә шу­шы.

Әгәр Ф. Әмирхан, әлеге «нәрсә эш­ләргә?» темасын гына алып, мәгърифәтне кайнар рәвештә яклый тор­ган бер героен чынбарлыкның объектив законнары белән бәрелешкә кертсә, шуның рухи фаҗигагә юлыгуын күрсәткән булса, пьеса һәм идея-художество һәм драматургик яктан откан булыр иде.

Әмма пьесада үзе бер әсәр сорый торган тагын бер зур тема — хатын- кыз хокуксызлыгы темасы да як­тыртыла. Ф. Әмирхан бу мәсьәләне дә чын-чыннан реалистик тирәнлек белән һәм оста художникларча хәл итә алган.

Менә Хөсәеннең олы кызы Фәхерниса, «ябык кына, зәһәр генә», кил­деле-киттеле бер хатын. Надан, вак­чыл, гайбәтче, хорафатчыл. Кыска­сы, Рәхимҗанга пар килгән, чиләге­нә күрә капкачы. Тумыштан ук шун­дый булганмы ул? Яисә Хөсәен өен­нән шул хәлендә чыгып киткәнме? Газиз болай ди: «Ун ел әүвәл ул үткен, булдыклы, нечкә күңелле, мәхәббәтле генә, зәңгәр күзле, тулы гына йөзле бер татар кызы иде. Си­не, мине гакылдан шашып ярага иде». Соң нәрсә Фәхернисаны бу хәлгә китергән? Җавап эзләп ерак барасы юк, Газиз бик матур аңла­тып бирә. Тирәлек, ди, иске татар тормышы, ди; «әүвәл холыксыз каен­ата, каенана кул астында изелү; алардан котылгач, ике мәртәбә көндәш белән тору; ул да беткәч, атнасына икешәр мәртәбә ирен фә­хешханәдән лаякыл исерек көенчә төяп кайтару».

Бу теманы тагын Зәйнәп образы тулыландыра. Фәхерниса хәленә төшмәсен өчен абыйлары аның күзен ачканнар: укытканнар, яңа фикерләр тукып торганнар, яңача яшәрт әзер­ләгәннәр. Инде аны атасы Габдрахман исемле егеткә кияүгә бирмәкче. Зәйнәп исә яңа идеяләр һәм абыйла­рының киңәше йогынтысында кары­шып маташа Әмма элек-электән килгән гореф-гадәтләр һәм ата-ана власте көчлерәк: Зәйнәп җиңеләчәк, аның киләчәге аянычлы булачак.

Пьеса, шулай итеп, Газизнең өй­дән куып чыгарылуы һәм Зәйнәпнең, ата-ана кыставына каршы тора ал­мыйча, канаты салынып төшү белән тәмам була.

Әсәрдәге ике зур тема арасында бөтенләй бәйләнеш юк дисәк, хата булыр иде. Бәйләнеш, әлбәттә, бар. Зәйнәп вакыйгасы, мәсәлән, Газиз- Галиләр «программа»сының хатын- кызны азатлыкка чыгару мәсьәләсен хәл итүдә дә көчсез икәнлеген тагын бер кат раслый. Мәгърифәт ярдәмендә сеңелесен коллыктан азат итәргә хыялланган Газиз көчсезлеген үзе үк танырга мәҗбүр: «Әни ясаган тәэ­сирне җуярлык тәэсир ясый алмыйм. Өч елдан бирле үз фикеремә ияртеп китергәнем бер кызга, бүген — иң кирәкле дәкыйкадә  куәте калеп  бирә алмыйм».

Социаль һәм политик азатлык яу­лап алу өчен мәгърифәт коралы гына җитмәгән кебек, хатын-кызны коллыктан коткаруда да ул корал үзе генә көчсез. Пьеса безне әнә шундый нәтиҗәгә китерә. Бу исә дө­рес нәтиҗә, реализм әсәреннән генә чыга алырлык нәтиҗә.

Ф Әмирханның икенче пьесасы «Тигезсезләр» (1914) тоны, җанры һәм иҗат манерасы белән «Яшьләр» дән нык кына аерыла. Биредә инде ялангач публицистика юк. Караш­лар, фикерләр көрәше дә анда төп нәрсә түгел. Автор безне «бусы ях­шы, бусы начар» дип хөкем чыгар­мыйча, уңай сыйфатыннан тискәре­гә, тискәресеннән уңайга акрынлап күчә торган, ягъни полутон белән язылган гадәти персонажлар белән таныштыра, аларның эчке дөньясы­на алып керә, шул кешеләрнең үз­ара мөнәсәбәтен лирик настроение белән сугара. Әсәрдә инде без тема күплегеннән туган таркаулык күр­мибез. Ул бер бөтен, өсти дә, киметә дә алмыйсың. Кыскасы, сәхнә әсәре булу ягыннан «Тигезсезләр» «Яшьләр»гә караганда күп өстен.

Әнә шул пьеса (дөньяга килгән вакытыннан башлап соңгы елларга чаклы) бик күп әр-хур күрде. Рево­люциягә кадәр әсәрне «ялтыравыклы ялган» дип атаган Ф Сәйфи-Казанлы соңрак аны «...бөтенләе белән буржуа сыйныфын идеаллаштыру өчен язылган агитка» дип бәяләде. «Тигезсезләр»,— диде Г. Толым­бай,— ...сәүдәгәрлекне һәм динне мактауга, эротикага өндәүгә корыл­ган». «1914 нче елларны,— ди­ләр соңгырак тикшеренүчеләр, — Ф. Әмирхан әнә шундый артта ка­луларга каршы көрәшүче «эшлек­ле» яңа тип байларны, сәүдәгәр­ләрне идеаллаштырып сурәтли баш­лый». Мисалга «Тигезсезләр» пье­сасы китерелә.

Әдәбиятчыларның фикере бер эз­дән ага: Ф. Әмирхан татар либераль буржуазиясен идеаллаштыр­ган.

Әсәрдә либераль буржуазия вә­килләре итеп санарлык өч персонаж бар: Сафи Насыйбуллин, аның улы Гомәр һәу атасыннан зур гына мирас алган Галиев. Акыллы һәм культурасы чамалы булган соңгы­сын хәзер үк читкә атыйк Кала баштагы икесе.

Сафи Насыйбуллин, «искерәк мо­дада европача киенә торган» купец, улын коммерческийда укыткан, бер кызы гимназия тәмамлап килә, икенчесе хосусый укытучыга йөри. Татар буржуазиясенең картрак буын вәки­ле шундый икән, аңа каршы куелган яшь буын, атасын сәүдә эшендә иске ысул һәм гадәтләргә ябышып ятуда гаепләгән Гомәр нинди булырга ти­еш?! Гомәр, һичшиксез, татар либе­раль буржуазиясенең иң алдынгы вәкиле, аның «каймагы». Әгәр бу тип идеаллаштырылган булса, ягъни автор иң якты шәхесләрдә генә табы­ла торган иң матур сыйфатларны, тагын да арттыра төшеп, Гомәргә туплаган булса, тәнкыйтьчеләргә кушылудан башка чара калмас иде

Чынлыкта исә алай түгел. Бармы Гомәрдә көчле интеллект, киң караш? Бармы политика, культура, әдәбият һәм сәнгать турында төпле фикер? Бит ул студентлар, гимна­зистлар, язучылар белән аралаша, аларның бәхәсләрен ишетә. Мондый вакытта һаман ул читтә, күләгәдә, тыңлаучы ролендә генә кала килә. Чөнки әйтер сүзе, уртаклашыр фике­ре юк.

Дөрес, бер урында аны да бәхәскә тарталар. Сүз сеңелесе Рөкыяның киләчәктә нинди юл сайларга тиеш­леге турында бара. Кыз үзе худож­ник булырга тели, Гомәр юристлык­ка укырга димли. Фикерен ул менә ничек дәлилли: «...художество мәктә­беннән чыгып, бездә бер кисәк икмәк тә табар хәл юк. Әмма юрист һәр­вакыт үз-үзен туендыра ала». «Кор­сак» фәлсәфәсе, мещанлыкның типик фикер йөртеше! Ни өчен соң Гомәр Рөкыяны нәкъ менә юрист ясамакчы, ник, мәсәлән, доктор түгел? Врач кеше дә үзенә икмәк таба ала ич. Юк, биредә Гомәр сеңелесенең киләчәген кайгыртудан бигрәк, үзен, үзенең коммерциясен кайгырта. Врач, врач инде, акчаңны түлисең дә дәвалана­сың. Ә инде үз кешесе, үз туган сеңелесе юрист булса, коммерсант өчен бөтенләй башка эш. Билгеле, Гомәр күңелендәгене язучы Сөләйман ал­дына бушатып сала алмый. Шулай да түбәндәге сүзләрне ычкындырып ташлый: «...яхшы юрист һәрбер эш­нең башында тора ала, теләсә нинди эштә ул файдалы (ассызык безнеке — И. Н.) була ала».

Гомәр идеаллаштырылган булса, ким дигәндә милләте турында чын күңелдән кайгыртыр, аны алга җибә­рү, күтәрү өчен көчен дә, вакытын да, акчасын да кызганмас иде. Әмма пьеса дәвамында аңардан оптика магазинын юлга салу турындагы сүзләрдән башканы ишетмисең. Дө­рес, ул магазинга өйрәнчек алганда «милләт интересын» күздә тота: та­тар малае булсын иде, ди. Юкса «кулларыннан һәрбер эш килерлек татар малайлары Печән базары ти­рәсендә он-тоз, читек-кәвеш әйләнә­сендә, изелеп беткән сәүдәгәрләргә генә бәйләнеп яталар», Әмма шуңа ялгап, коммерсант кеше «...хәзергә әле эш белми торган кешегә жало- ваньены күп бирә алмыйм» дип кисә­теп куя, элеккеге урында алган эш хакының яртысын гына бирергә вәгъдә итә.

Гомәр өчен милләт кайгысыннан кесә кайгысы өстенрәк торганлыгы Сөләйман сүзләреннән дә ачык күре­нә. Ул оптика магазинын юлга салу өчен Гомәрне мактагандай итә дә болай ди: «Ләкин әле Казаныгызның зыялыларыннан берәү яшь сәүдәгәр­ләрдән шактый зарланып хтырды, һиммәтсезләр, сәүдәләренә бикләнә­ләр дә гомуми эшләрнең һәммәсен­нән качалар, гомуми эшләргә берка­дәр акча сарыф итәргә туры килә башласа, акчаларын берәр тиенләп саныйлар, башка эшләрдә аталары гадәтләреннән читкә чыга алсалар да, бу тугрыларда аталары белән аермалары телләре белән киемнә­рендә генә кала, ди...». Болай да үт­кер почмакларны шомартырга ярат­кан Сөләйман Гомәрдә кунак булып яткан вакытында хуҗага туры бәреп әйтә алмый, әлбәттә. Аның каравы уйлап-нитеп тормый торган Закир хакыйкатьне әйтеп бирә. Гомәргә төртеп күрсәтә дә ул кычкырып җи­бәрә: «Хак, хак, хак. Сөләйман әфәнде! Бу каһәр суккырлары һәм­мәсе шулай».

Ниһаять, менә ялган сөйли белми торган Рөкыяның абыйсы турындагы фикере: «И, таптыгыз да шәп кеше! Безнең абый андый мәҗлес өчен бер дә кул кеше түгел. Иң әүвәл, сәгать уннке тула башласа, аның күзләре йомыла башлый; икенче, андый нәр­сәдән кызык та тапмый төсле ул, сәүдә дип җенләнгән бер кеше инде ул шунда...»

Кайда монда Гомәрне идеаллаш­тыру? Киресенчә, Ф. Әмирхан «маңгайга бәреп» әйтмичә генә аны тән­кыйть итә. Либераль буржуазиянең иң яхшы вәкиленә язучының мөнә­сәбәте шундый икән, бу социаль кат­лауны идеаллаштыру турында сүз була аламы? Әлбәттә, юк.

«Тигезсезләр» пьесасы турындагы борынгы «әкият»не яклаучылар бәл­ки Рөкыя образын дәлил итеп ките­рерләр. Әнә бит, янәсе, Ф Әмирхан бай кызый идеаллаштырган. Әйе, пьесадагы барлык персонажлар ди­ярлек Рөкыяга гашыйк булган кебек, драматург үзе дә аңа, һичшик­сез, сокланган.

Ләкин биредә дә идеаллаштыру юк. Язучы аның кимчелекләрен дә яшерми. Бу кыз—иркә, иренчәклеге дә бар, кирәк икән, чытлыклана да белә, хорафаттан да азат түгел. Әнә шундый кимчелекләре булуга кара­мастан, язучы аның матурлыгына, яшьлек сафлыгына, дәртлелегенә, сә­ләтенә, беркатлылык белән кушыл­ган аек акылына, романтик ашкын- лыгына, туры сүзлелегенә, җыеп әйт­сәк, тоташ көмештән коелгандай, бөтенлегенә (цельность) сок­лана.

Рөкыя тумыштан ук зирәк, хәрә­кәтчән, сәләтле. Бала чагы һәм үс­мер еллары «европача» яши торган купең семьясында үткән, гимназия­дә яшәү идеалы турында бик күп купшы фикерләрне күңеленә сең­дергән, рус әдәбиятыннан мәгънәви азык алган.

Культуралашкан семья һәм гимна­зия — менә ул яши торган дөнья. Моннан тыштагы дөнья анарга әле ал да гөл булып күренә. Табигый, Рөкыя хәзергә саф, намуслы һәм бер бөтен булып кала килә. Ф. Әмирхан аны нәкъ шундый итеп күрсәткән икән, дөрес күрсәткән. Бу образ да «Тигезсезләр» пьесасында либераль буржуазия тормышының идеаллаштырылганлыгы турында сөйләми.

Кайбер тәнкыйтьчеләр Ф. Әмир­ханны темасы өчен дә гаепләделәр. Янәсе, кайда монда социаль тигез­сезлек? Әсәр «...буржуа гаиләләре­нең үз эчендәге, көнкүреш-семья тор­мышында булган тигезсезлекләрдән, шуларны күрсәтүдән генә гыйба­рәт». Алай карасаң, А. П. Чеховның «Тигезсезләр»не бик нык хәтерләтә торган «Акчарлак» пьесасын да юк­ка чыгарырга кирәк. Анда да — дво­рян һәм чиновниклар гаиләсендәге көнкүреш-семья тормышындагы ти­гезсезлек кенә күрсәтелгән. Треплев Нинаны сөя, Нина исә аңардан би­зеп, Тригоринга гашыйк була. Аркадина Тригоринны ярата, бусы исә хыянәт итә. Медведенко Машаны сөя. Маша Треплев дип кибә һ. б.

Хикмәт сюжетның тышкы бәйләнешләрендә түгел, бәлки эчке мәгъ­нәсендә.

Ф. Әмирхан пьесасында нинди ти­гезсезлек турында сүз бара соң? Иң әүвәл, Сафи байның ике кызы ара­сындагы тигезсезлек: табигать һәм җәмгыять Рөкыяга күбрәк нәрсә биргән, Сәлимәгә карата исә саран­лык күрсәткән,. Моннан инде икен­чесе килеп чыга: Сәлимә Габдулла исемле студентны сөя, тегесе исә Рө­кыяга гашыйк. Ниһаять, Сөләйман белән Рөкыя арасындагы тигезсез­лек. Бер-берсен яраталар, ләкин араларында — яшь аермасы.

Күренә ки, «Тигезсезләр» пьеса­сында кеше бәхете, кеше язмышы мәсьәләсе куелган. Әгәр бу мәсьәлә мораль-психологик планда гына хәл ителгән булса да, әсәрне себереп тү­гәргә безнең хакыбыз юк. Кеше кү­ңеле, кеше йөрәге һәм кеше җаны сәнгатьтә үзенең чагылышын табар­га хаклы. Әмма пьесаны җентекләп тикшерсәк, мораль-психологик план артында, бик үк күзгә бәрелеп тормаса да, социаль планны да чамаларга мөмкин.

Әсәрдә сүз гомумән кеше бәхете турында түгел, бәлки буржуаз җәм­гыять шартларындагы кеше бәхете турында бара.

Сәлимә, мәсәлән, ни өчен бәхетсез? Ул, унтугыз яшенә җитеп, гимназия­нең дүртенче классына гына имти­хан бирергә әзерләнеп йөри. Сәбәбен Гомәр әйтеп бирә: «Синең белән без­нең заманнар бит башкарак иде». Гимназия тәмамларга хыялланган кызны икенче пәрдәдә инде без Гомәрнең магазинында кассир итеп күрәбез. Буржуаз практика эченә кереп киткән Сәлимә, табигый, элек тә бик ташып тормаган сөйкемлеле­геннән мәхрүм калган. Габдулланың аны читкә тибәреп, яңа гына гимна­зия тәмамлаган Рөкыя артыннан йөри башлавы табигый.

Сәлимәгә бер юл кала: сөймәгән кешесенә — бай малае Гайсага кияүгә чыгу. Аның тормышының ничек булачагы Гөлчиһрә язмышыннан ачык күренә. Гөлчиһрә дә яратмаган кешесенә чыгарга мәҗбүр булган һәм хәзер, беренче мәхәббәтен сагы­нып, күңелсез көннәр кичерә.

Килик Рөкыяга. Карап торышка, ул бәхетле, киләчәге дә матур булыр төсле. Ләкин аның да матур хыял дөньясыннан реаль чынбарлыкка аяк атлыйсы бар әле. Хәзер үк инде ул чынбарлык белән конфликтка ке­рә башлаган. Иң әүвәл Рөкыя үзенә тиң булырдай кеше, бербөтен кеше эзли, тик таба алмый. Бай кы­зы тәкәбберлеге түгел бу. Хикмәт аның вакка-төяккә бүленмәгән ха­рактер бөтенлегендә, табигать баласы булуында. Ә инде аңа таныш булган егетләр барысы да ничектер төссез-чырайсызлар, кечкенәләр, вак җанлылар. Ярты акыл Закир белән Галиевне әйтмибез дә инде, Габдул­ла да шундый. Абыйсы Гомәр дә шундый булгач, аның таныш егетлә­ре һәм Сәлимәне алачак Гайса да аңардан ерак китмәгән булырга ти­ешләр.

Рөкыяның игътибарын җәлеп итә алырлык бердәнбер кеше—Сөләй­ман. Танылган язучы, чибәр, нәза­кәтле, татлы телле. Ләкин бу мәхәб­бәт тә Рөкыяга бәхет китерәчәк тү­гел. Беренчедән, Рөкыя яшь ягыннан Сөләйманның кызы булырлык; икен­чедән, бу язучы тышкы яктан ялтыраса да, ничектер сүнгән йөрәк ул. Кешене тыңлый белсә дә, акыллы киңәш бирә алса да, моны күңел кушуы белән эшләми. Яшь кызлар белән җиңелчә флирт, бай гаиләләр­дә матур поза күрсәтеп йөрү, тор­мыштан туйган кеше кыяфәтенә ке­реп кыланчыклану — менә нәрсә бе­лән ул үзенең эчке бушлыгын, идеалсызлыгын каплап килә. Сөләйман­ны Ф. Әмирханның идеаль образы итеп күрергә теләгән Ф. Сәйфи-Казанлы да хәтта, үз-үзенә каршы ки­леп, болай дигән иде: «...ләкин әсәр буенча Сөләйман урыны-урыны бе­лән байлар табынына өйрәнгән, җә­мәгать бәлешләрен ярата торган, буржуа тәрбиясе сәбәпле бозылган укымышлы кеше тибына охшый».

Рөкыя белән Сөләйман мөнәсәбәте вакытлы мавыгудан узмаячак. Үзе­нең яшен һәм, ихтимал, эчке бушлы­гын күздә тотып, Сөләйман кызны беркадәр «суытырга» тырыша. «Син минем үзеңне сөйгәнемне белмә,—ди ул,—мин синең минем чал чәчләрем­не дә гафу итәргә әзер икәнеңне бел­мим. Шуларны белешкән минуттан безнең икебезгә дә җәһәннәм булыр. Мин сине, Рөкыя, шул минуттан чәч­ләренә чал кермәгән бөтен кешеләр дән көнләшә башлармын, мин сине газаплармын, үзем синнән артык газапланырмын!»

Кыскасы, Рөкыяның чылтырап чы­га торган саф көлүе, күбәләктәй очынып йөрүләре, дөньяга ачык, чиста күз белән каравы озакка тү­гел. Капиталистик чынбарлык аны да гарипләндереп ташлаячак. Әнә бит Гомәрнең вәгазьләре бушка кит­мәде: Сәлимә, гимназияне ташлап, сәүдә кешесенә әверелде, тиздән Гайсага кияүгә чыгачак. Рөкыя да, «аек карашлы» абыйсының киңә­шен тотып, художественное учили­ще турындагы фикереннән кайтыр, күп дигәндә юрист булыр. Апасы Сәлимә әйтмешли, «И, нишләп ял­ганлап торыйм соң», дип бер эшен оттырыр, икенчесен... Аннары ха­кыйкатьне тегеләйгә дә, болайга да боргалый башлар. Яисә инде, бу эштән бизеп, икенчегә ябышыр, аны­сыннан да күңеле кайтыр. Калыр бер юл: кияүгә чыгу. Икенче бер «Гайса»га тап булыр да тук, ләкин кызыксыз яшәү белән яши башлар. Мондый тормыш белән килешергә теләмичә «бунт» күтәрсә, язмышы һәлакәт белән очланыр.

Буржуаз җәмгыятьтә матурның, сафның, бәхет идеалының язмышы әнә нинди. Сәлимә һәм Рөкыя образ­ларында («Тигезсезләр» пьесасы башлыча шушы ике кыз турында) Ф. Әмирхан кешенең табигый омты­лышлары, бәхет турындагы табигый хыяллары белән буржуаз чынбар­лык арасындагы каршылыкны күр­сәтеп бирде һәм объектив рәвештә капиталистик мөнәсәбәтләр хаким­лек иткән җәмгыятьтә чын кешелек бәхетенә урын юк, дигән хакыйкать­не раслады. Әсәрнең пафосы һәм идея-художество көче әнә шунда.

Күренә ки, Фатих Әмирханның «Яшьләр»ендә генә түгел, бәлки «Тигезсезләр»ендә дә бернинди «бүкәй» юк икән. Сәнгатьчә оста эшлә­неше өстеиә, ул идея юнәлеше белән дә искермәгән булып, бүген дә тәр­бияви әһәмияткә ия. Инде килеп, бу гүзәл пьеса сәхнәдән дә яңгыраса, нур өстенә нур булыр иде.

 

Реклама