Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һөм сәнгать яңалыклары

 

 

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕНДӘ

 

Татарстан Язучылар союзы идарәсенең 16 июньдә уздырылган киңәйтелгән утыры­шында «Казан утлары» журналының быел­гы 1—5 саннары тикшерелде. Утырышны, журнал редакциясенең эше турында кыскача кереш сүз белән, Язучылар союзы идарәсе­нең жаваплы секретаре Зәки Нури ачты. Журналның быел чыккан 5 саны, ул сан­нардагы материаллар буенча фикер алышу­да унбишләп кеше катнашты. Фикер алышу­да катнашучылар журналда басылган ма­териалларның сыйфаты яхшыра баруын, ре­дакциянең киң катлау укучылар массасы һәм авторлар белән элемтәсе киңәя, ныгын төшүен билгеләп үттеләр, редакция эшендә­ге аерым кимчелекләрне тәнкыйть иттеләр, журналның сыйфатын тагын да яхшырту, аның эшен җанландыру буенча күп кенә файдалы киңәшләр, тәкъдимнәр әйттеләр.

Журналның жаваплы секретаре Әхсән Баянов, редакция коллективының узган айларда ничек эшләве, 1965 елны нинди байлык белән каршылавы турында сөйлә­гәннән соң, язучыларны журналның алдагы айларга эш планы белән таныштырды.

— Алдагы саннарда журналыбызда нинди яңа әсәрләр басылачак соң? 5 саннан Шәйхи Маннурның «Муса» исемле яңа романы басыла башлаган иде. Зур күләмле бу ро­ман 1965 елда басылып бетәр, дип уйлыйбыз. Моннан башка, редакция папкасында Нәби Дәүлинең «Җимерелгән бастион» һәм Гариф Гобәйнең «Чын вә ялган яки коръән серлә­ре» исемле повестьлары, Ф Хөсни, И. Нуруллнн, Г. Мөхәммәтшин, М. Шәрифуллиннарның яңа хикәяләре бар. Шушы көннәр­дә журналга Мәхмүт Хәсәнов «Юллар, юл­лар» исемле яңа романын китерде. Редак­ция язучыларыбызның ижат планнары, нин­ди яңа әсәрләр язулары белән дә кызыксы­нып тора. «Казан утлары»на А. Расих ин­теллигенция тормышыннан алып язылган яңа романын, И. Гази «Онытылмас еллар»ның эпилогын, Г Бәширов, Н. Фәттах, Г Минскийлар яңа повестьларын китерер­гә вәгъдә бирделәр.

Поэзия әсәрләренә дә күп урын биреләчәк. Без инде берничә мәртәбә яшь авторларның яңа шигырьләрен туплап бирдек. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз. Ал­дагы саннарда Ә. Давыдов, Ш. Галиев, Г Афзал, Г Латыйп, 3. Мансур һәм башка шагыйрьләрнең лирик шигырьләрен бирәчәк­без. X Туфан, Ә Давыдов, М. Садри, 3. Ну­ри, И. Юзиев, Р. Әхмәтҗановлар яңа поэ­маларын төгәлләп киләләр.

«Казан утлары»ның һәр санында очерк­лар, юл язмалары, публицистик мәкаләләр басылып килә. Бүгенге көннең әһәмиятле проблемаларына багышланган әдәби очерк­ларга киләчәктә дә киң мәйдан биреләчәк. Очеркларның тематикасын төрлеләндерү, аларның географикасын киңәйтү өчен дә тырышабыз Алдагы саннарда Г.Галиев, Р Мостафин, Ә. Маликов, С Шакир, М. Хәмитов, Г Ахунов, М Юныс һәм башка ип­тәшләрнең яңа очерклары чыгачак.

Тәнкыйть-библиография бүлеге дә эшен җанландыра төшәргә тиеш. 1964 елдан без күренекле язучыларыбызның ижат портрет­ларын бирә башлаган идек. Бу эш быел да дәвам итә. 7 санда Р. Сверигинның Фатих Хөсни иҗатына багышланган хезмәте ба­сылды. Бу санда Р. Мостафинның X. Туфан турындагы мәкаләсе басыла. Алдагы сан­нарда Г. Афзал, Р Төхфәтуллин һәм баш­ка язучыларыбызның ижат портретларын бирергә уйлыйбыз.

Бөек Октябрьның 50 еллыгы һәм Татар­стан АССР төзелүгә 50 ел якынлашу уңае белән, әдәбиятыбыз һәм культурабыз үсе­шен яктырткан актуаль мәкаләләр, фәнни хезмәтләр дә журнал битләрендә зур урын алачак. Журналыбызның һәр санында даими рәвештә рецензияләр биреп барырга тыры­шачакбыз. Быел укучылар Р. Мостафин, Г.Иделле, Р. Башкуров, Р. Шириязданов, Ф.Хәмидуллин һәм башка иптәшләрнең рецензияләре белән танышачаклар. Журнал­да шулай ук әдәбият тарихына караган материаллар, истәлекләр, китап укучылар­ның яңа басылган әсәрләргә карата фикер­ләре чыгып барачак. Артистлар, компози­торлар, сәнгатебезнең башка өлкәләрендә эшләүче күренекле кешеләр турында мәка­ләләр, очерклар бирү планлаштырыла.

Филология фәннәре докторы, профессор Хатип Госман журналның быелгы саннарында чыккан истәлекләр турында сөйләде

— Истәлекләргә киң урын бирү — әйбәт күренеш. Шәхес культы заманнарында язу­чыга, аның шәхесенә игътибар кимегән иде. Язучыны шәхес буларак өйрәнү әдәбият фә­не өчен дә, укучылар өчен дә бик кирәк. «Казан утлары» журналында урнаштырыл­ган истәлекләрдән мин С. Әдһәмованың Ш.Бабич турындагы язмаларын аеруча яратып укыдым. Әдәбиятны әйбәт белүче һәм аңлаучы иптәш тарафыннан язылганга булса кирәк, бу истәлек шагыйрьнең нжатын аңлау өчен дә күп әйбер бирә М. Бөдәйлинең Ш. Бабич турындагы истәлеге дә нигездә яхшы. С. Шакирның Хәйретдин Мөҗәй турындагы истәлеге документларга бай, дәлилле булуы белән аерылып тора. Әмма әдәби һәм фәнни кыйммәте зур булган бу истәлек-очерк таркаурак язылган. Аңа стиль берлеге, композиция бөтенлеге җитеп бетми. Журналда басылган кайбер истәлекләрнең теле бик үк әйбәт түгел. Киләчәктә редак­ция эшчеләре бу мәсьәләгә дә җитди игъ­тибар бирергә тиешләр.

  • Мин, Хатип Госман сүзен дәвам итеп, театр сәнгатенә караган мәкаләләргә, ар­тистлар турындагы истәлекләргә тукталмакчы булам,—диде филология фәннәре кан­дидаты Бәян Гыйззәт. —Театр сәнгате турында мәкаләләр, аерым спектакльләргә карата рецензияләр чыккалап торса да, жур­нал редакциясе бу өлкәдә җитәрлек актив­лык күрсәтми әле. Андый материалларның «Казан утлары»нда күбрәк урын алуларын теләр идем.

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Хәсән Хәйри очеркларга һәм публицистик мәкалә­ләргә анализ ясады:

  • Быел басылганнардан М. Хәмитовныц «Биш ел үткәч» очеркын иң унышлысы дияр идем. Күп яктан отышлы әсәр бу. Ул тормышчан фактларга, әдәби детальләргә бай. Автор тормышны өйрәнеп, белеп язган. Хөснимәрдәновның «Якташларым» исемле очеркы да мина ошады. Р.Ишморатованыц «Авылда бер көн»е җиңел кулдан, уйланмыйчарак язылган. Аны, бәлки, «Җидеел­лык сәхифәләре» дигән рубрикада бирергә кирәк тә булмагандыр. Н.Мостафиннын «Солдат язмышы» әйбәт укыла, мавыктыр­гыч язылган. Очеркның теле дә әйбәт, ком­позициясе дә төзек. Очерклар турында сүз­не төгәлләр алдыннан бер искәрмә ясыйсы килә. Әле һаман да безнең очеркларның тематика ягы таррак. Безнең очеркистлар гел колхоз тормышы, председатель һәм бригадир турында гына язарга яраталар. Очеркларның тематикасын бик нык киңәй­тү белән бергә, безгә зуррак мәсьәләләргә багышланган, проблематик очерклар бул­дыру турында да уйларга вакыт.

—Н. Мостафиннын «Солдат язмышы»н мин да яратып укыдым,—диде Газиз Идел­ле. — Татар халкының Тукаев кебек курку белмәс уллары әле байтактыр. Аларны эз­ләргә, табарга кирәк һәм ул кешеләр ту­рында язарга кирәк. X. Хәйри фикеренә мин дә кушылам. Әйе, М. Хәмитов әйбәт очерк язган. Әмма М.Хәмитов кебек тәҗрибәле очеркисттан безнең тагын да яхшырак әсәр­ләр көтәргә хакыбыз бар. М. Юныс безнең әдәбиятка үзенчәлекле яңа темалар, моңар­чы без аз белгән яки бөтенләй диярлек белмәгән тормыш материалы алып килде. Аның очерклары, беренче чиратта, әнә шул яклары белән игътибарны җәлеп итә.

Афзал Шамов,. күбрәк, редакция эшендә­ге кимчелекләр, житешсезлекләр турында сөйләде:

  • Киләсе ел зур әдәбн даталар — Г. Ту­кай, Ф. Әмирхан, М. Җәлил елы.  Бу дата­ларны тиешле югарылыкта билгеләп үтү өчен журнал бүгеннән, җиң сызганып, эш­кә алынырга тиеш.

Монда җаваплы секретарь читтә яшәүче авторлар белән редакциянең элемтәсе әйбәт диде. Миңа килгән кайбер хатлар ул элем­тәнең бик үк әйбәт булмавы турында сөй­лиләр. К Гыйрфановның С. Рәмиев турын­дагы истәлекләре редакция папкасында озак вакытлар ятканнан соң гына дөнья күргән. Анда да күп кыскартулар белән ба­сылган, һәм мондый фактлар бер генә тү­гел. Киләчәктә мондый әйберләрне булдыр­маска кирәк.

А.Шамов чыгышыннан соң,  Гомәр Бәшировның идарә утырышына язган хаты укыл­ды. Ул хатта редакция эшендәге аерым кимчелекләр тәнкыйтьләнә, редакция сотруд­никларының хезмәт шартларын яхшыртырга кирәк, дип әйтелә.

  • Озак еллар буе редколлегия члены бу­лып эшләгәнгә күрә,—диде Ибраһим Гази,— мин редакциядәге хәлне шактый яхшы беләм. Монда, артык кызып китеп, А.Шамов редакция эшчеләренә күп гаеп ташлады, кайбер кимчелекләрне арттырып, күпертеп күрсәтте. Ул, мәсәлән, К. Гыйрфановның истәлекләрен артык озак яткырдылар, бик нык кыскартып чыгарганнар, диде. Ул ма­териалны кыскартып, редакция бик дөрес эшләде. Чөнки тулы килеш ул әйбер басар­лык хәлдә түгел иде. Авторлардан килгән әйберләрне редакция шул көенчә түгел, ә төзәтеп, эшкәртеп чыгарырга тиеш

Мәҗит Рафиков А.Гыйләҗев, И. Нуруллин, С. Сабиров һәм Р. Фәизов хикәяләрен уңай яктан бәяләде. С. Хәкимнең «Үрләр аша» поэмасы, Ә. Давыдов, 3. Нури, Ә. Ерикәй, Ш. Галиев, Ә. Баянов шигырьләре турында сөйләде.

Атилла Расих та чыгышын хикәяләр ту­рында сөйләүдән башлады:

  • Безнең прозада хикәя жанры актив­лашып килә. Бүгенге хикәяләребез сыйфат­лары, сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан да югары торалар. И. Газиның «Гаепсез гаеплеләр», И. Нуруллинның Тукай турын­дагы хикәяләре әйбәт тәэсир калдырды. М. Рафиков, М.Маликованың «Юлдашлар» исемле хикәясе йомшак, эшләнмәгән, диде. Мин бу фикер белән килешмәс идем. С. Са­биров безнең әдәбиятка үз темасы белән килгән, үзенчәлекле автор. Ләкин соңгы ел­ларда ул активлыгын шактый киметте. Н. Дәүлидән мин күбрәк көткән идем. Аның «Өч кирпеч» хикәясендә көлүнең максаты әллә ни зур түгел. А. Гыйләҗевнең «Үги ана яфраклары» хикәясенә аерым тукталырга кирәк дип саныйм. Бу хикәядә автор «Өч аршын җир» повестендагы көчле якларын тагын да үстергән, көчәйтеп җибәргән. А. Гыйләжев кешеләр язмышы турында яза, җылы итеп, аларны яратып яза.
  • Кайбер вакытларда журнал битләрен­дә очраклы тәрҗемәләргә дә урын бирелә,— диде Ә. Давыдов. — Кемне кайчан тәрҗемә итү турында журнал төпле бер фикергә ки­лергә тиеш.

Галимҗан Латыйп Ә. Давыдов фикерләре белән килешмәгәнлеген әйтте. Нурихан Фәт­тах журнал эшенә, җәмәгатьчелек тәртибен­дә, тәҗрибәле язучыларны тартырга кирәк, алар редакция эшчеләренә ярдәм итсеннәр иде, дигән теләк белдерде.

Шул ук утырышта гражданнар сугышын­да һәлак булган батырлар истәлегенә Казан шәһәрендә салыначак монументны төзүдә язучыларның катнашуы турында да сүз булды. Утырыш, бер тавыштан, монумент те­зүдә ярдәм итәргә, дигән карар кабул итте.

ӘГЕРҖЕДӘ ӘДӘБИЯТ АТНАЛЫГЫ

Май ахырларында язучыларның Г.Әпсәләмов, X. Туфан, Л. Ихсанова, Ш.Галиев, И. Юзиев, Ә. Баянов, Ә. Маликов, С. Шакир һәм Ш Бикчуриннар составындагы зур бер группасы Әгерҗе районында булып кайтты. Монда, Татарстанның иң ерак районнарының берсендә, 19 майдан 25 майга кадәр татар әдәбияты атналыгы уздырылды. Әгерҗе районы кешеләре язучыларны бик җылы каршылады, аларга тирән ихтирам, зур хөрмәт күрсәтте. Атналык чын мәгънәсендә әдәбият, сәнгать бәйрәменә әйләнде. Атна­лык көннәрендә язучылар китапханәләрдә, мәктәпләрдә. Культура йортларында, кол­хоз клубларында һәм кыр станнарында чыгышлар ясадылар, мәктәп балалары, эшче­ләр, колхозчылар һәм район интеллигенциясе вәкилләре белән очраштылар. Бу көннәрдә татар язучыларының яңа әсәрләре буен­ча фикер алышулар, укучылар конференция­ләре үткәрелде.

19 майда район Культура йортында атна­лыкны ачу тантанасы булды. Кичәне КПССның Әгерҗе райкомының икенче секретаре иптәш Г. Габдуллнн ачып җибәрде. Татар­стан Язучылар союзы идарәсенең председатель урынбасары Г Әпсәләмов Әгерҗе хезмәт ияләренә Татарстан язучыларының кайнар сәламен тапшырды, бүгенге әдәбия­тыбызның үсеше турында сөйләде. X. Туфан, Л. Ихсанова, Ш. Галиев, Ә. Баянов, С. Ша­кир яңа әсәрләрен укыдылар.

Икенче көнне язучылар ике мәртәбә (көн­дезге һәм кичке сменаларда) Әгерҗе татар урта мәктәбе һәм 74 рус урта мәктәбе уку­чыларында кунакта булдылар. Кичен район китапханәсендә Г. Әпсәләмов, X. Туфан әсәрләре буенча укучылар конференциясе уздырылды.

21 май көнне язучылар, ике төркемгә бү­ленеп, авылларга чыгып киттеләр. Г. Әпсәләмов, Ш. Галиев, Ә. Баянов. С. Шакир­лар (ахырдан бу төркемгә Ш. Бикчурин бе­лән И. Юзиев та килеп кушылды) составын­дагы беренче группа, районның Иҗ-Буби, Биектау, Кадрәле, Кодаш, Тирсә авылла­рында булып, мәктәп укучылары, игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар белән очраш­ты. Икенче төркем Көчек, Кырынды, Барҗы авылларында шундый ук очрашулар үткәреп кайтты.

Тантананы ябу кичәсе 25 майда Ленин исемендәге клубта үткәрелде. КПССның Әгерҗе райкомы секретарьлары язучыларга район хезмәт ияләре исеменнән зур рәхмәт әйттеләр. Атналык уздыруда катнашкан бар­лык язучыларга район партия комитетының һәм район башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырылды.

 

НУР БАЯННЫҢ ТУУЫНА 60 ЕЛ

Май аенда республикабыз җәмәгатьчелеге күренекле шагыйрь Нур Баянның тууына 60 ел тулуны киң күләмдә билгеләп үтте.

Газета-журналларда татар совет поэзиясен үстерүгә күп көч куйган патриот шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәкалә­ләр, замандашларының истәлекләре басыл­ды. Татарстан радиосы шагыйрь иҗатына багышланган тапшырулар оештырды.

31 майда язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында Нур Баянны искә алу кичәсе уздырылды. Кичәне, Нур Баян иҗатының әһәмияте, татар совет әдәбия­тындагы урыны турында кереш сүз белән, Габдрахман Әпсәләмов ачты. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗат мирасы турында доклад белән Хәсән Хәйри чыкты. Г Кашшаф, А. Гумеров, шагыйрьнең улы Р. Баянов, Минзәлә педагогия училищесының әдәбият укытучысы В. Һадиев Нур Баян турында истәлекләр сөйләделәр. Соңыннан шагыйрь­нең якташлары — Минзәлә педагогия учи­лищесы студентлары, шәһәребез артистлары һәм композиторлары көче белән концерт бирелде. Концертта Нур Баян шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар, татар ха­лык көйләре башкарылды.

 

Ш. МӨХӘММӘДОВНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ

20 майда СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институты, Татарстан Язучылар союзы белән берлектә, күренекле татар язучысы Шакир Мөхәммәдовның тууына 10О ел тулуга багышланган гыйльми совет утырышы уздырды. Утырыш­та язучының тормыш һәм иҗаты турындагы докладны филология фәннәре докторы, профессор М. Гайнулин ясады. 3. Максутова, С. Ногманов, Б. Урманчы һ. б. язучы Ш Мөхәммәдов турындагы истәлекләре бе­лән уртаклаштылар.

 

ГЕРОЙ ШАГЫЙРЬГӘ ҺӘЙКӘЛ

Тагын берәр елдан шәһәребезнең Беренче Май мәйданында Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак. Мәрмәр постаменттагы 6 метрлы бронза сыннан гыйбарәт булган бу мәһабәт монументның авторлары — СССР Сәнгать академиясенең член-корреспонденты, РСФСРның атказанган художнигы, дәүләт премиясе лауреаты скульптор В. Е. Цигаль һәм архитектор Л. Г. Голубовский. Һәйкәл сөекле шагыйребезнең якты истәле­генә лаеклы бүләк булачак.

 

ГАДЕЛ КУТУЙ МУЗЕЕ

 

29 майда Казан шәһәренең 130 мәктәп укучылары, тантаналы шартларда, күренек­ле татар совет язучысы Гадел Кутуйның музей-бүлмәсен ачтылар. Музей ачу танта­насына композитор Җәүдәт Фәйзи, СССР Фәннәр академиясе Казан тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми сотруднигы 3. Усманова һәм язучының улы Рөстәм Кутуй да килгән иде. Музей-бүлмәдә Гадел Кутуйның тормышы һәм иҗатына бәйлә­нешле күп кенә кызыклы материаллар җый­налган. Киләчәктә укучылар музейны та­гын да баетырга, тулыландырырга уйлый­лар.

 

ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ

Татарстан Язучылар союзы каршындагы шагыйрьләр секциясенең 2 июньдә булып үткән утырышында Касыйм Фәсәховңың «Дивана» исемле поэмасы укып тикшерелде. Авторның бу яңа поэмасы буенча фикер алышуларда 8 кеше катнашты. 3. Нури, Н. Арсланов, Г. Афзал, Ә. Давыдов, И Юзиев, Ш. Галиев, Ә Баянов, А. Сәләхетдинов-лар поэманың кирәкле, кызыклы темага язы­луын билгеләп үттеләр. Шуның белән бергә, поэма әле эшләнеп бетмәгән, шактый таркау, диделәр. Авторга әсәрен эшләп бетерү юл­лары күрсәтелде, әйбәт тәкъдимнәр әйтелде.

***

Шул ук көнне драматурглар секциясенең дә чираттагы утырышы уздырылды. Уты­рышның көн тәртибендә ике мәсьәлә иде:

1)Туфан Миннуллинның иҗат отчеты;

2)Октябрьның 50 еллыгына әзерлек.

Яшь драматург Т. Миңнуллин нинди әсәрләр өстендә эшләвен әйтте, киләчәккә иҗат планнары турында сөйләде. Ахырдан авторның «Очканда, кагынганда» исемле пьесасы укып тикшерелде. Туфан Миңнул­лин иҗаты, аерым алганда әлеге пьесасы буенча, Р Ишморат, А. Гыйләҗев, Ә Бик- чәнтәева, X. Гарданов һәм башкалар чыгыш ясады.

Икенче көн тәртибе буенча филология фәннәре кандидаты Бәян Гыйззәт чыкты.

Бөек Октябрьның 50 еллыгын каршылау уңае белән, татар совет драматургиясенең иң яхшы үрнәкләрен яңадан матбугатка чыгарырга кирәк, диде докладчы.

* * *

14 июньдә проза секциясендә М. Маликованың «Кыр ягы» исемле яңа хикәясе тик­шерелде. Утырышта хикәя жанры, аның үзенчәлекләре турында җитди һәм файдалы сөйләшү булды. Чыгыш ясаган иптәшләрдән А. Расих, А. Гыйләҗев, X. Сарьян яшь авторга үзенең хикәяләрен тагын да яхшыр­ту буенча киңәшләр бирделәр.

 

ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР, ОЧРАШУЛАР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР

13 майда Бондюгтагы икенче урта мәктәп­тә Э. Касыймовның «Гомер ике килми» ро­маны буенча укучылар конференциясе бу­лып үтте. Әсәр турында фикер алышуларда 11 кеше катнашты. Романның авторы Э. Касыймов китап укучыларның күпләгән сорауларына җаваплар бирде, әсәрнең язы­лу тарихын сөйләде. Аннан бер генә көн алда, 12 май көнне, Э. Касыймов Алабуга китап кибетендә әдәбият сөючеләр белән очрашкан иде.

***

Шәһәрнең Идел буе районы Культура са­раенда эшче яшьләрнең язучылар белән оч­рашу кичәсе булды. Анда татар язучыла-рыннан Нәби Дәүли, Әнвәр Давыдов, Зәй­ни Шаһиморатов үзләренең әсәрләрен укыдылар. Соңыннан үзешчән артистлар көче белән концерт бирелде.

15 майда Мәскәү шәһәренең Тарихи ки­тапханәсе залында Ә. Еникинең «Рәшә», А. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повесть­ лары буенча укучылар конференциясе булып узды. Конференциягә татар язучыларыннан Расих, Г. Ахунов һәм Башкортстаннан В. Исхаков та катнашты.

22 майда Ленинград шәһәренең татар яшьләре А. Расихны, Г. Ахуновны һәм баш­корт язучылары М. Галине һәм В. Исаковны үзләренә кунакка чакырдылар. Очрашу бик күңелле узды. Язучылар бүгенге Татарстан, аның әдәбияты һәм сәнгате турында сөйләделәр, Ленинград яшьләрен яңа чык­кан әсәрләр белән таныштырдылар. Ленин­градлылар исә язучылар хөрмәтенә үзешчән­нәр көче белән зур концерт куйдылар.

  1. майда Ленинград шәһәренең Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәсендә төрле милләт язучылары белән очрашу ки­чәсе булды. Бу кичәгә татар язучыларын­нан Г. Ахунов катнашты.
  2. майда Ә. Еники, Н. Дәүли, Ә Давыдов, Н. Арсланов, Җ Тәрҗеманов, Г Бакиров, Г. Латыйп, Ә. Бикчәнтәева, Ш. Галиев һәм башка язучылар «Яшь ленинчы» газетасында кунакта булдылар. Анда бүгенге балалар әдәбияты алдында торган җитди проблема­лар тикшерелде, балалар әдәбиятын үстерү­дә һәм пропагандалауда балалар газетасы­ның роле һәм бурычлары турында суз бар­ды.

Июнь башларында пионерларның респуб­лика слетына килгән яшь хәбәрчеләр «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә журна­листлар, язучылар белән очраштылар. Зәки Нури яшь хәбәрчеләрне балалар өчен чык­кан яңа китаплар белән таныштырды. Нәби Дәүли, Ләбибә Нхсанова, Әминә Бикчәнтә­ева, Шәүкәт Галиев, Галимҗан Латыйп һ. б. яңа әсәрләрен укыдылар.

9 июньдә, Казанда М. Әуэзов исемендә­ге Казакъ дәүләт академия театры гастроль­ләре тәмамлану алдыннан, Бөтенроссня те­атр җәмгыятенең Татарстан бүлегендә ка­закъ артистлары белән очрашу уздырылды. Кунакларыбызның спектакльләре турында фикер алышуларда артистлар, театр бел­гечләре, язучылар катнашты. СССРның ха­лык артисты Ш. Айманов, театр белгечләре Б. Гыйззәт, Р. Усманова, И. Иляловаларның чыгышлары аеруча кызыклы, файдалы һәм эчтәлекле булды.

Язучы Рафаэль Төхфәтуллнн Баулы рай­оны Акбуа нефтьчеләре поселыгыиың китап кибетендә әдәбият сөючеләр белән очрашты. Соңыннан автографлар белән китап сату оештырылды. Шул ук көнне кич Рафаэль Төхфәтуллнн Акбуадагы 1 номерлы татар урта мәктәбе укучылары алдында чыгыш ясады. «Алтын канатлы кош» дигән яңа хикәясен укыды.

7 июньдә Рафаэль Төхфәтуллнн Минзәлә шәһәренең Үзәк китапханәсендә шәһәр ин­теллигенциясе белән очрашты. Татар әдәбия­тының торышы турында сорауларга җавап бирде.