Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАРЫР ЮЛЫБЫЗ

 

(Журналист язмалары)

Партиябез Үзәк Комитетының бы­ел булып үткән март Пленумы, СССР авыл хуҗалыгын тагын да үстерүнең кичектергесез чаралары турында анда тикшерелгән мәсьәләләр һәм Пленум кабул иткән карар күңелдә күп нәрсәләрне тер­гезеп җибәрде, яңартты, искә төшерде...

Хәтеремдә, мин 1963 елның декабрь ае ахырында Актаныш районының (ул ва­кытта Минзәлә идарәсе) Нур Баян исе­мендәге колхозына барган идем. Ашханә янында бураннан ышыкланып басып то­рам. Менә бервакыт түбәсе брезент белән ябылган өч йөк машинасы килеп туктады. Машинаның көпчәкләренә хәтле җепшек кар сыланган. Бер машина кузовыннан кожан кигән ике таза ир кеше сикереп төште. Артларыннан, борчак коелган ке­бек, җиргә берничә дуңгыз баласы атыл­ды. Әйе, атылды, чөнки алар шундый вак­лар иде. Моңарчы тын торган кузов эче дә җанланды — дуңгыз балалары «чи-чи» килделәр. Әлеге ике агай көрг ера-ера дуңгыз балаларын куалап тоттылар һәм кузовка ыргыттылар.

— Кая илтәсез боларны?

— Дәүләткә тапшырабыз. Минзәләгә юл тотабыз. Нигә гаҗәпләнәсез?

— Гаҗәпләнерсең дә. Дәүләткә тапшы­рыла торган дуңгыз кимендә 80 килограмм авырлыкта булырга тиеш бит.  Бу һәркем өчен закон.

Яңа танышым көрсенеп куйды.

— Син, агай-эне, шәһәрдәнме әллә? — диде бу, миңа текәлеп карап.— Фураж калмады. Сыерларга башакка сибәрлек тә юк. Ачтан үтерәсеңмени аларны! Менә особый рөхсәт белән илтәбез.

Мин аларның “Коммунизмга”колхозыннан булуларын белдем. Яхшы колхоз ул. Кырларында мул уңыш үсә. Дуңгыз үстерү осталары бар. Бер елны кайсыдыр бригадасына һәр ана дуңгыздан 23 бала алып үстерделәр. Ит өчен дөньяга килгән шул хайваннарны 5—6 килограммлы чагын­да ук йөк-йөк төяп ит комбинатына озату­ның зур мәгънәсезлек һәм хуҗасызлык икәне аермачык күренеп тора иде. Ләкин ул чагында «Нигә бу шулай эшләнә?»—дип беркем фикерен ачыктан-ачык әйтә алмады. Янәсе, өстән кушылган — эше беткән.

Менә икенче бер күренеш... Мөслим рай­оны 1958 елда дәүләткә 170 мең центнер ашлык тапшырырга тиеш иде, ул аны 228 мең центнер итеп үтәде. Ә 1959 елда план тагын да арттырып җиткерелде — район дәүләт амбарына 376 мең центнер ашлык озатты. Шул ук җирдән, кешеләр дә, машиналар да шул ук. Дөрес, җирдән яхшы­рак файдалану һәм агротехника таләплә­рен яхшы үтәү хисабына ашлыкны елдан-ел күбрәк җитештерергә һәм дәүләткә дә күбрәк сата барырга тиешбез. Монысы һәркемгә мәгълүм хакыйкать. Ләкин ике елда планны ике өлештән дә күбрәк арт­тыру чыннан да үтәү өчен кыен иде. Мин моның нәрсәгә китергәнен яз көне үз күз­ләрем белән күрдем. Алдынгы хуҗалык­лардан исәпләнгән Киров исемендәге кол­хоз җитәкчеләре язын терлекләргә ашату өчен абзар түбәләрен ачарга, түләү шарты белән колхозчылардан ашлык җыярга мәҗ­бүр булдылар. Никадәр сарык һәм бәрән азык җитмәүдән кырылды, дуңгызлар саны кимеде. Артель председателе Лотфулла Мусии — тәҗрибәле җитәкче, кыю, тәвәккәл кеше. Ә шулай да ул бик куркуга төшкән, борчулы иде. Ак чәчләре дә күбәйгән төсле күренде. Мин аны правлениедә очраттым. Ул тәрәзәдән бик озак фермаларга таба текәлеп карап торды һәм кинәт өстәленә сугып:

— Вот чорт возьми, ашлык үстереп, колхоз терлегенә кирәк кадәре генә булса да фураж калдырырга хакың булмасын ин­де,— дип куйды. — Ә сөтне, итне нәрсә бе­лән арттырырга? Анысы да күктән яумый бит аның.

Дөрес, бу вакыйгадан соң колхоз аякка басты. Уңышны нык күтәрү хисабына, бераз фураж да калдыра башлады. Хәзер ул — районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе. Ләкин үсеше никадәр тоткарланып торды.

Производствоны, продукция җитештерү­не һәм аны дәүләткә тапшыруны дөрес планлаштырмау, түбәннән булган фикергә колак салмау бик эчне пошыра иде.

Бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин партияне теге яки бу чорда туган хәлгә һәрьяклап анализ ясарга, уңышларга һәм кимчелекләргә объектив бәя бирергә, кыенлыкларны һәм хәл ителмәгән пробле­маларны вакытында күрә белергә өйрәтте. «...Хәтта ачы һәм авыр хакыйкатьне дә туп-туры әйтүдән курыкмасак, — диде В. И. Ленин— без барлык һәм һәртөрле кыенлыкларны җиңәргә өйрәнербез, әлбәт­тә, һәм һичшиксез өйрәнербез».

Совет кешеләре колхоз һәм совхоз про­изводствосын үстерүдә 1953—1958 еллар чорында ирешелгән уңай нәтиҗәләрне ях­шы беләләр. Партиянең 1953 елгы сентябрь Пленумы билгеләгән чаралар авыл хуҗалыгын үстерүгә көчле йогынты ясадылар. Без ул чордагы күтәрелешне һәм энтузиазм­ны яхшы хәтерлибез. Саннар бу турыда бик ачык сөйлиләр. Ләкин шуннан соңгы елларда авыл хуҗалыгының үсеш темпла­ры акрынайды. Авыл хуҗалыгы продукт­лары җитештерүне һәм хәзерләүне артты­ру планнары үтәлми килде. Бу хәл илебез экономикасын үстерүдә мәгълүм кыенлык­лар тудырды. КПСС Үзәк Комитетының март Пленумында болар турында, даһи Ленин өйрәткәнчә, ачыктан-ачык әйтелде.

Социалистик производствоны үстерүнең экономик законнарын санга сукмау; җәмә­гать хуҗалыгын үстерү белән колхозчы­ларны һәм совхоз эшчеләрен материаль кызыксындыру, җәмәгать интересларын шәхси интереслар белән дөрес бәйләү принципларын бозу артта калуның төп сәбәпләре булды.

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы алдына куелган зур һәм катлаулы бурычлар эко­номик һәм материаль-техник характердагы чаралар белән бик йомшак беркетелде: игенчелек культурасын күтәрү турында карарлар күп чыгарылды, урыннарда бик күп күтәренке социалистик йөкләмәләр ка­бул иттеләр, ә шул ук вакытта колхозлар һәм совхозлар иң кирәкле авыл хуҗалы­гы машиналары белән һич тә тулы тәэ­мин ителмәделәр. Кайбер хуҗалык җитәк­челәре кыр эшләренең иң киеренке, көчне иң күп таләп итә торган чагы язгы чәчү яки урак өсте якынлаша башласа, тәмам аптырашта калалар иде. Тракторлар җит­ми. комбайннар аз, запас частьлар җитәр­лек кайтмый. Чәчү машинасы, культива­тор кебек тагылма коралларга кытлык биг­рәк тә сизелә иде. Партиябез шушы ачы хакыйкатьне халыкка яшермичә әйтеп бирде.

Тагын бер гыйбрәтле вакыйганы искә тө­шереп үтәсе килә. 1960 елның кышында Актаныш районының «Авангард» колхо­зында булуым вакытында артель предсе­дателе Хәйдәр иптәш Галиев бик рәхәт­ләнеп. эшенең барып чыгачагына күңелен утыртып, тавыкчылыкны үстерергә ниятлә­нүләре турында сөйләде. Яхшы гына фер­ма бинасы бар, тавык караучы кызлар да һәм аларның эш нәтиҗәләре дә әйбәт иде. Күңеле канатланудан, шатланудан предсе­дательнең йөзе балкып, яктырып китә иде.

— Без киләсе елга ук тавыклар санын 10 мең башка җиткерергә исәп тотабыз,— диде ул, фикерен уртаклашып. Мондый нәрсәгә кем генә шатланмас соң! «Чын күңелдән уңышлар телибез сезгә. Хыялла­рыгыз чынга ашсын!» — дидем мин. Яңа­дан бу колхозга килергә туры килмәде. Әмма иптәш Галиев белән без Минзәләдәге бер киңәшмәдә һәм Казанда уздырылган киңәшмәләрдә очрашкаладык. Мин аның әлеге хыялы ничек тормышка ашуы турында сораштырмыйча калмадым. Икен­че елны: «680 мең йомырка тапшырдык»,— диде ул шатланып. Бу, әлбәттә, бик яхшы үсеш иде. Ә шуннан соң аның бөтен план­нары чәлпәрәмә килгән. Минзәлә произ­водство идарәсеннән (колхоз ул чакта шул идарәгә карый иде) планны 780 мең итеп җиткергәннәр. Ә колхоз, бердән, тавыклар­га фураж калдыра алмаган, икенчедән, ишле тавыкларга бина салып өлгермәгән. «Планны үти алмыйбыз гына бит, менә тотындылар район җитәкчеләре суганлап-борычлап тәнкыйтьләргә. Тавыкларны бете­рүдән, дөресрәге, баш санын кыскартудан башка чара калмады» — дип сөйләде ип­тәш Галиев. 1964 елда инде колхозның 1300 баштан аз гына артыграк тавыгы бу­лып, ул дәүләткә 100 меңләп йомырка сат­ты. Планын, әлбәттә, үтәде. Председатель­не дә борчучы булмады, киресенчә, ул герой иде инде, колхоз да алдынгылар рә­тендә телгә алынды. Ә хуҗалык үз произ водствосын үзе теләгәнчә планлаштырса, ул дәүләтебезгә ким дигәндә ярты миллион йомырка артыграк тапшырган булыр иде.

Авыл хужалыгы продукциясен хәзерләү һәм сатып алуның моңарчы яшәп килгән практикасы колхоз һәм совхоз производ­ствосын тагын да киңәйтү очен кирәкле шартларны тудырмады. Колхозларга һәм совхозларга, урындагы табигый һәм эконо­мик шартларны исәпкә алмыйча, югарыдан катгый планнар җиткерелде. Ел башлан­ганда, ә еш кына уракка төшкәндә, район, колхоз һәм совхоз дәүләткә күпме ашлык тапшырачагын, фуражга һәм хуҗалыкның эчке ихтыяҗларына күпме калдырачагын аллан белми иде. Ә ашлык тапшыру баш­лангач, планга кат-кат төзәтмәләр кер­телде.

Мондый кимчелекләр республика мас­штабында да үзен нык сиздерде. Җидеел­лыкның беренче елларында колхозлар һәм совхозлар игенчелекне һәм терлекчелекне үстерүдә яхшы гына темп алганнар иде. 1961 елдан башлап республика хуҗалык­ларына, хәлне тирән анализлауга нигезлән­мәгән, күтәренке планнар җиткерелә баш­лады. Бу саннар колхозларның һәм совхоз­ларның реаль мөмкинлекләренә һич тә туры килмиләр иде. Нәтиҗәдә күпчелек хуҗалыклар, хәтта уңай килгән елларда да, кирәк кадәр фураж калдыра алмады­лар, кондициягә җиткерелмәгән аз үлчәүле терлек тапшырырга мәҗбүр булдылар. Шу­ңа карамастан, терлекчелек продукциясе тапшыру заданиеләре бер елны да үтәлмәде.

Производствога партия һәм хуҗалык җитәкчелеген һичбер нигезсез күп санлы үзгәртеп корулар, шулай ук колхозлар һәм совхозлар өстеннән командалык итү үзен тискәре яктан сиздерми калмады

Эштә булган җитди кимчелекләр турын­да сөйләгәндә, субъектив факторлар, үзе безнең эш дәрәҗәбезгә бәйләнгән сәбәпләр турында дәшми узу һич дөрес булмас иде. Әйтик, берәүләр җиң сызганып, тир түгеп сабан сөрәләр, җирдән мөмкин бул­ганның бөтенесен алырга тырышалар. Ә икенче берәүләре табигатьтән шәфкать көтеп, ваемсыз гына яши бирәләр. «Ярлылыкка» ташлама алучы кайбер хуҗалык җитәкчеләре хәтта «герой» булып та йөрделәр, ә җитештерүне арттыру турында башларын әллә ни ватмадылар. Беркемгә дә сер түгел, бер үк табигый шартларда игеннәрдән төрле уңыш үстерүче ызандаш колхоз хәтта бригадалар да еш очрый әле бездә. Март аенда Казанда узган республика партия активы җыелышында шундый бер-берсенә терәлеп торган ике хуҗалыкның— Азнакай районы, «Авангард» колхозы бе­лән Әлмәт районы, Калинин исемендәге колхозларның уңыш алу дәрәҗәсе чагыш­тырылды һәм моның сәбәпләре күрсәтелде. «Авангард» колхозында соңгы дүрт елда бөртекле культураларның уңышы 13 цент­нер булды. Бер үк туфрак-климат шартларындагы Калинин исемендәге колхозда ул 6.9 центнер тәшкил итте. Моның берничә сәбәбенә күз салыйк. Бу еллар эчендә «Авангард» колхозында һәр шартлы трак­торга 872 гектар эш башкарылса, Кали­нин исемендәге колхозда ул 478 гектардан артмады. 1964 ел унышы өчен «Авангард» колхозында августта җирләрнең 41 про­центы, ә Калинин исемендәге колхозда 0,3 процент туңга сөрелгән. Ниһаять, «Авангард» колхозында туңга сөрелгән җирләрне яз көне тырмалау 4 эш көнендә үткәрелгән булса, Калинин исемендәге кол­хозда бу эшне 9 көнгә сузганнар. Әйтел­гәннәргә тагын шуны өстәргә мөмкин: Ка­линин исемендәге колхозда туфрак эшкәрт­кәндә һәм чәчү алдыннан агротехниканы тупас бозуга юл куйганнар, орлык сортлы һәм югары кондицияле булмаган, кыр эш­ләре озакка сузылган. Әлбәттә, җиргә тиешле ашын бирмәгәч һәм кирәкле хөрмә­тен күрсәтмәгәч, аннан ни намусын белән югары уныш көтәсең.

Мондый характердагы чагыштыруларны һәм эшебездә турыдан-туры үзебезгә бәй­ләнгән кимчелекләрне башка районнардан һәм башка тармаклардан да китерергә мөмкин.

«Мөслим» совхозында 1964 елда 596 сыер кысыр калган. Бу — мең тоннадан артык сөт һәм никадәр бозау, ит дигән сүз. Бу тармактан совхоз 102 мең сумнан артык зыян күргән. Яхшы хуҗа мондый нәрсәгә юл куямыни!

Пленумда соңгы вакытта сарык асрау­га игътибарның кимүе һәм ит җитештерү­дә бу зур резервның, халык сүзләре белән әйткәндә, сандыкта күгәреп ятуы күрсәтеп үтелде. Бу безнең республикага да төбәп әйтелгән кебек булды. Кайчандыр татар халкының табынын бизәгән сарык ите безнең көннәрдә бик аз җитештерелә башла­ды. Авылларда, колхозларда сарык көтү­ләре сирәгәйде. Лаеш районында 1959 елда 18.6 мең баш сарык бар иде, хәзер 4.2 мең генә исәпләнә. Сарык асраучылыкны үсте­рү өчен уңай шартлары булган Бөгелмә, Баулы районнарында бу төр терлек соңгы өч елда 17.6 мең башка азайды. Ә бу бит соңгы ике район кайчандыр Татарстанда үзләренең сарыклары белән дан тоталар иде. Кайбер хуҗалыкларда моны специаллаштыпу лозунгысы астында эшләде­ләр. Сарыкларны бик тиз һәм күпләп киметтеләр, ә менә сыерларны яки кошлар­ны аз арттырдылар. Лаеш районында эш нәкъ менә шулай торды.

Мөмкин булганны алып җиткермәү, эш­ләмәү — байлыкны таптап йөрү белән бер ул. Янәсе, сарык доход бирә алмый, хуҗа­лык өчен рентабельле түгел. Кайчаннан бирле?! Мондый «дәлилләрнең» нигезсезле- ген күрсәтү өчен бер мисал китереп узу да җитәр кебек. Октябрь районының «Дружба» колхозы узгап ел сарык асрау­дан 52 мең сум саф табыш кына алды. Чөнки колхозда булсынга йөрүче, кайгыртучан хуҗалар эшли.

Март Пленумы авыл хуҗалыгындагы бик күп мәсьәләләрне яңача, эшлекле һәм принципиаль төстә тикшерде, үз урынына куйды. Карабодай һәм тары кебек ярма культураларының безнең кырлардан бөтен­ләй диярлек кысрыклануын, табигый бо­лыннарны һәм көтүлекләрне карамау нәтиҗәсендә күп кенә урыннарда аларның таш­ландык хәлгә килүен генә алып карагыз. Иптәш Л. И. Брежнев докладында Татар­станда да карабодай җитештерүнең киме­гәнлеге бик дөрес күрсәтеп үтелде. Кара­бодай мәйданы 143 мең гектардан 40 мең гектарга кадәр кимегән. Бәхетебезгә кар­шы, ул елларда да хуҗалыкны ничек алып барырга кирәген аңлап, кыю эш итүче җитәкчеләребез дә булды. Мәсәлән, Азна­кай районының «Алга» колхозы предсе­дателе иптәш В. Хаҗиәхметов шундыйлар­дан берсе. Биредә, аерым алганда, кара­бодай чәчүгә игътибарны йомшартмады­лар. Узган ел 20 гектар мәйданның һәр гектарыннан 13.9 центнер карабодай уңы­шы алынган. Иске сатып алу бәяләре белән дә аның гектары колхозга 228 сум саф табыш биргән. Быел колхоз бу кыйммәтле культура мәйданын 63 гектарга җиткерде.

Татарстан колхозларында һәм совхозла­рында производствоны үстерү темплары илебездәге уртача темплардан бераз юга­рырак булды. Агротехниканы камилләште­рү, чәчүлекләрнең тагын да яхшырак струк­турасын кертү һәм пар җирләренә борчак чәчү исәбенә бөртекле ашлыкның тулай җыемы бездә шактый арттырылды. Без борчак үстерә белүче республика буларак бөтен союзда танылдык. Бәрәңге һәм ши­кәр чөгендере мәйданнарын киңәйтеп, алардан мул уңыш үстерүгә сәләтле бу- луыбызны тәҗрибәдә күрсәттек. Узган ел республикабыз игенчеләре, Казан тирәсе районнарында корылык булуга, эссе җил­ләр хакимлек итүгә карамастан, кырларда мул гына уңыш үстерделәр һәм дәүләт ам­барларына 56 миллион поттан артык аш­лык озатып, ил алдындагы беренче изге бурычны үтәү турында партиябезгә, хөкү­мәтебезгә рапорт бирделәр. Болар барысы да куанычлы фактлар, һәм республикабыз колхозчыларының, совхоз эшчеләренең, колхоз һәм совхоз белгечләренең, җитәкче­ләренең тырыш хезмәт җимешләре турын­да әйтмәү дөрес булмас иде. Безнең горурланып телгә алырлык, игеннәрдән һәр­вакыт, елның-елында югары уңыш үстерү­че мастерларыбыз, механизаторларыбыз, фермаларда җиңү яулаучы, батырлык үр­нәге күрсәтүче кайнар йөрәкле, талмас бе­ләкле терлекчеләребез бар. Узган ел кырларыбыздан мул уңыш үстергән өчен бай­так хуҗалыкларның республика Почет тактасына кертелүе, өч йөздән артык ал­дынгы игенченең ТАССР Верховный Советы Президиумы Почет грамоталары, КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы грамоталары белән бүләкләнүе, алдынгылардан да иң уңганнарының СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе­нең алтын, көмеш һәм бронза медальләренә лаек булулары шул турыда сөйләмимени!

Җиңүләр, уңышлар барыннан да бигрәк безнең мөмкинлекләребезне күрсәтәләр. Дәүләт каршындагы бурычларын намус белән үтәп баручы алдынгы хуҗалыклар белән рәттән «арттагы», «фәкыйрь» ярлы­гын йөртүче хуҗалыкларның булуы күңел­не борчый әле.

Соңгы биш елда авылда туган хәлне КПСС Үзәк Комитеты Пленумы шау-шу­сыз, эшлекле төстә тикшерде һәм ярым чаралар белән генә чикләнмәде, мәсьәлә­ләрне һәрьяклап, төптән, нигезле хәл итте. Теге яки бу зона, хуҗалык өчен иң фай­далы тармакларны үстерү юлында туды­рылган ясалма киртәләр алып ташланды. Пленум, гүя, буылып, тыгылып торган чиш­мәне ачты һәм ул ургылып ага башлады.

Бөртекле ашлык сатып алуның алты елга билгеләнгән даими, үзгәрмәс планы, гадәт­тәгедән кечерәйтелгән план, планнан тыш тапшырылган ашлык өчен өстәмә түләү, игенчелек һәм терлекчелек продуктларына дәүләтнең сатып алу бәяләрен шактый кү­тәрү һәм аларның стабиль булуы, капитал салуларның гаять зур күләме, авыл хуҗа­лыгы өчен машиналар, аларга запас часть­лар, минераль ашламалар, гербицидлар һәм агу-химнкатлар эшләп чыгаруны бик нык арттыру, колхозларның, совхозларның финанс хәлләрен яхшырту... Болар бөтене­се авыл хуҗалыгын һәркайда һәм һәрь­яклап үстерү өчен гаять яхшы шартлар тудыра торган чаралар.

Күп та узмады, КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы Пленум күрсәтмәләре нигезендә яңа карарлар чы­гардылар.

Колхозларның дәүләткә бөтен бурычла­ры бетерелә, доход налогы күләме кимете­лә, совхозларның бөтен табышы производ­ствоны тагын да киңәйтү, эшчеләрнең тор­мыш-көнкүреш хәлен яхшырту өчен үзлә­рендә калдырыла, ачы туфраклы җирләрне нзвестьлауны һәм мелиорация эшләрен, җирнең уңдырышын күтәрү юнәлешендәге башка эшләрне дәүләт үз җилкәсенә ала. Болар — гаять зур эшләр.

Пленум карарлары авыл, колхоз һәм совхозлар тормышының бер генә әһәмиятле ягын да читләтеп үтмәде. Ул партия, совет һәм авыл хуҗалыгы органнарын колхоз­ларны идарә итүнең демократик нигезләрен ныгытырга, колхоз производствосының төп мәсьәләләрен хәл итүдә колхозчыларны киң катнаштырырга мәҗбүр итте. Үкенечкә каршы, без бу яктан күңелсез хәлләр бе­лән очраштыргалыйбыз әле. Кайбер җитәк­челәр, председатель постына менеп утыр­гач, үзенең халык тарафыннан сайлап куелганлыгын һәм отчет бирергә тиешлеген оныта һәм командалык итә башлый, кол­хозчыларны хуҗалык кая таба баруы белән таныштырмый, алар белән киңәш­ми, фикерләренә колак салмый. Янәсе, ул боерык бирергә, ә башкалар аны күндәм тыңларга һәм боерыкны җиренә җиткереп үтәргә тиешләр. Мондый урында, кагый­дә буларак, колхоз демократиясе бозыла, коллегиаль җитәкчелек аяк астына салып таптала, артель членнары производствоның әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итүдән читләшәләр, пассивлашалар. Миңа быел комис­сия составында шундый бер колхозда — Зеленодольск районының «Совет» артелендә булырга туры килде. Аның председателе Госман иптәш Тимершин колхозчылар өстеннән коры администраторлык юлы белән командалык итүче җитәкчегә әйләнгән иде. Җыелышлар уздырылмый, кешеләр белән киңәшеп эшләү гадәткә кермәгән, алар ху­җалыкның торышы белән таныштырылмый.

Хәтта быелгы отчет-сайлау җыелышы да артель Уставын тупас бозып үткәрелгән иде. Җыелыш яңадан үткәрелде. Колхоз­чылар председательнең һәм правлениенең җитди кимчелекләрен кискен тәнкыйть ит­теләр.

Ә бит һәркемгә билгеле: колхоз — иҗтимагый-кооператив оешма, аның демокра­тик нигезләре бозылса, ул нормаль яши һәм үсә алмый.

Шушындый күңелсез хәлләр булмасын өчен, март Пленумы авыл хуҗалыгы артеле Уставын үтәүнең һәр җитәкче өчен за­кон булуын күрсәтте. Колхозчыларның Бөтенсоюз съездын чакыру күздә тотыла. Анда авыл хуҗалыгы артеленең яңа, үрнәк Уставы кабул ителәчәк.

Ә кешеләргә, авыл кешеләренә нинди зур ышаныч күрсәтелде! Беркемгә дә сер түгел: соңгы елларда үз эшен яхшы белү­че хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр дә чынлыкта югарыдан күрсәтмә көтеп ята башлаганнар иде бит.

— Юк! — диде партия,— мондый юл бе­лән барырга ярамый!

Авыл хуҗалыгында белгечнең дә роле ачык күрсәтелде. Хәзер алар колхозда һәм совхозда производствоны оештыру мәсьәлә­сен үзләре хәл итәргә, һәр басу өчен агро­техниканы үзләре билгеләргә һәм тормышка ашырырга, чәчү әйләнешләрен үзләре эшләргә тиешләр. Ә бит безнең республи­кабызда авыл хуҗалыгы белгечләре шак­тый —3 меңгә якын кеше.

Кешеләрдә хәзер үз көчләренә ышану артты, иҗат энергиясе күтәрелде, гүя, яңа, колачлырак һәм күәтлерәк канат чыкты. Республикабыз хуҗалыклары март Плену­мы карарларын тормышка ашыру юлында беренче язда ук югары темп алу өчен яз­гы кыр эшләренә бик җентекләп әзерлән­деләр. Башка еллардан аермалы буларак, һәр урында да орлыкны калибрлап, иң яхшы фракцияләрен генә чәчүгә һәм кыр­ларда эшләячәк, уңышның нигезен салачак кешеләрне — тракторчыларны, чәчүчеләрне, прицепщикларны — алдынгы эш алымнары­на өйрәтүгә зур игътибар бирелде. Яхшы орлык — ярты уңыш ул. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык. Бу акыллы сүзләр нык искә алынды. Җир куенына начар, зә­гыйфь, көчсез орлык салу — үз-үзеңне алдау гына ул. Ә көчле орлык тиз тишелеп чыга, яшәүчәнрәк була һәм нык үсә. Әлбәт­тә, аннан уңышны да күбрәк аласың.

Быел җирләргә, органик ашламалар бе­лән бергә, минераль ашламалар да күбрәк кертелде. Кыр эшләре зур оешканлык, ты­ныч, иҗади эшләү һәм сыйфатка, агротех никага беренче дәрәҗәдәге игътибар белән аерылып торды.

Бөртекле ашлык җитештерүне арттыру безнең республика өчен төп бурыч булып килде һәм шулай булып кала да. 1965 ел­да бөртекле культуралардан, ким дигәндә, 12 центнер уңыш җыеп алу күздә тотыла. Бу — һәр игенченең намус эше. Безнең як­ларда үзләрен таныткан бәрәңге һәм ши­кәр чөгендере шулай ук төп культуралар булып калды. Ярма культуралар мәйда­ны киңәйтелде. Төп юлыбыз — һәр гектар­дан күбрәк уңыш алуны тәэмин итү.

Пленум карарлары илебез өстеннән уз­ган сафландыргыч яңгыр кебек булды. Без инде аның беренче матур нәтиҗәләрен үз күзләребез белән күрәбез. Әйтик, элек без терлекчелек продуктлары җитештерү һәм аны дәүләткә сату, тапшыру планнарын үти алмыйча иза чиксәк, быел аны беренче кварталда ук срогыннан алда үтәдек. Һәм РСФСР автономияле республикалары, крайлары һәм өлкәләре арасындагы ярышта Идел буе экономик районы буен­ча икенче бүләкне алуга ирештек. Аннан соңгы чорда да продукция җитештерү тем­пы кимемәде, киресенчә, үсә барды. Дәү­ләткә ит, сөт, йомырка узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күп артык тапшырылды.

Партиябез Үзәк Комитетының ноябрь Пленумы карары нигезендә республикабыз­да 15 яңа район төзелү, район җитәкчеле­генең халыкка, производствога якынаюы да, авыл җирләрендә колхозчыларга һәм совхоз эшчеләренә шәхси хужалыкларында терлек асрау буенча соңгы елларда кер­телгән чикләүләрнең бетерелүе дә яхшы эшләү өчен бик әйбәт җирлек булдылар, хезмәт ияләренең күңелләрен күтәрделәр. Яхшы туфракка утыртылган гөл дә әйбәт үсә бит! Моның өстенә, быел ук инде колхозларыбыз һәм совхозларыбызның дәүләт­тән күп кенә яңа машиналар, шул исәптән, чәчү машиналары һәм культиваторлар алу­ларын да әйтергә кирәк.

Колхозлар һәм совхозлар тапшырылган терлекчелек продукциясе өчен акчаны яңа бәяләр белән алалар инде. Игенчелектән, планнан тыш ашлык тапшырудан да күпме доход керәсен һәм аларны нинди ихтыяҗларга тотарга икәнен исәпләп куйдылар. Югарыда телгә алынган «Авангард» (Азна­кай) колхозына тукталыйк. Ул дәүләткә ашлыкны узган елгы кадәр (30.500 цент­нер) тапшырса да,  планнан тыш сатылган ашлык өчен өстәмә рәвештә 43 мең сум, тары, карабодай культураларының бәясе күтәрелү хисабына 14 мең сум артык доход алачак. Колхоз дәүләткә итне узган елгыдан 14 процент, сөтне 5 процент күбрәк сатачак. Элекке бәяләр белән хисаплаганда колхоз кассасына бөтен терлекчелек про­дукциясе өчен 483.200 сум керер иде. Ә яңа бәяләр белән ул 90 мең сум чамасы артык алачак. Ә доход налогын саф табыштан гына түләү хисабына күпме файда калачак. Авыл хуҗалыгы машиналарын арзан­рак бәягә сатып алу да иш янына куш була.

Март Пленумы йомгакларына багышлап уздырылган республика партия активы җыелышында КПССның Минзәлә райкомы секретаре Мәгъсүм иптәш Хөсәенов, үзлә­ренең башлангыч исәп-хисаплары турында сөйләп, болай диде:

— Бәяләр күтәрелгәч, безнең район кол­хозлары һәм совхозлары дәүләткә терлек­челек продуктлары сатудан һәм тапшырудан өстәмә рәвештә берничә миллион сум доход алачаклар. Ә элек күпчелек хуҗалыклар зыянга эшли иде.

Доходларның артуы колхоз һәм совхоз­ларда производствоны киңәйтергә, җитеш­терүне арттырырга зур мөмкинлек тудыра­чак. Март Пленумы карарларын тормышка ашыру — кешеләр хезмәтенә мул түләү, яна мәктәпләр, больницалар, клублар, колхоз­чыларга һәм совхоз эшчеләренә яңа өйләр, гомумән, мул тормыш дигән сүз ул. Азнакай районының «Авангард» колхозы һәм Минзәлә районы буенча әйтелгән саннарга күз салыгыз. Нинди зур суммалар җыела Республика буенча күпме булачак ул!

Әйе, партия һәм дәүләт авыл хезмәт ия­ләре кулына куәтле экономик рычаг бирде­ләр. Ләкин эш үзеннән-үзе генә барыр дип уйлау, тынычлану зур ялгыш булыр. Шул куәтле рычагны хәрәкәткә китерергә кирәк. Теге яки бу колхозның һәм совхознын уңышы хәзер тулысы белән җитәкчеләргә, белгечләргә, иген игүчеләрнең һәм терлек­челәрнең үзләренә, партия, совет һәм ху­җалык органнарының эшчәнлегенә, алар-ның үз вазифаларына мөнәсәбәтләренә бәй­ләнгән.

Табигать тик кыюларга һәм тырышларга гына үзенең тылсымлы серләрен ача, җи­мешләрен мул итеп бирә.

Партия Үзәк Комитетының март Плену­мы илебездә гүзәл һәм кодрәтле орлыклар чәчте. Һич шик юк, бу орлыклар яхшы шы­тым бирерләр һәм гөрләп үсәрләр.