Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак манара

Л/эгалуи хакыйкать: Базык Бистәсе төбәгеннән чыккан кшәм ияләре соңгы дәвер татар әдәбияты үсешенә сизелерлек йогынты ясады.юр Бу якта туып үскән шагыйрь, прозаик, драматургларны дистәләп санарга мөмкин Прозаик, шагыйрь, публицист Рәшит Гариф та шушы як кешесе. У,11933 елның 22мартында Балык Бистәсе районының Чирмешен авылында туган Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң ул гомеренең тап өзешен журналистикага багышлый Төрле елларда « Октябрь юлы» (Балык Бистәсе). • Байрак» (Буа) газеталарының баш редакторы, • Социалистик Татарстан» газетасының әдәбият сәнгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара, шулай ук. партия өлкә комитетында һәм таткиновидео берләшмәсендә җаваплы эшләрдә була. Соңгы езларда Рәшит Гариф актив иҗатчы буларак танылды бер бер артлы «Кояш чыгар алдыннан». «Инану». "Кит мине. Гөлчәчәк». -Болытлы көннәр». -Болыннарда дулкын» дип исемләнгән китаплары басылып чыкты Үз вакытында Татарстан китап нәшриятында «Украин хазык әкиятләре- • Болгар халык әкиятләре» китаплары да аның тәрзвумәсендә дөнья күрде Рәшит Гариф Татарстан Я зучылар берлеге әгъзасы. Бу көннәрдә язучы Рәшит Гарифка 70 яшь тулды Редакция хе змәткәрләре һәм каләмдәшләре аны юбилее уңаеннан ихлас котлый, иҗат уңышлары, сәламәтлек. озын гомер тели Рәшит Гариф Ак манара Болгар жире... Ак манара... Ул ничек исән калган? Асылда бердәнбер шаһит Канлы чор-гасырлардан. Йөрәге аша уздырган Аяусыз яуларны ул. Гомерен күкләрдән сорап. Ялварып алгандыр ул. Узса да кырып-җимереп Шәһре Болгарны заман, Манара, керсез догадай, .Ак төсен саклый һаман. Сыйпадым кабер ташларын Шәһре Болгар хәрабәсен Карап йөрибез икәү... Ялтыратып тәреләрен Каршылый безне чиркәү... Үләксә йоткан козгындай, Муенын сузган биек. Тора... сабый йөрәгенә Кадалган сөңге кебек. Корганнар чиркәү нигезен, Кабер ташларын тезеп. Ташта—ярымай, кемнеңдер Сытылган күзе кебек... Чит илләр килә... Карыйлар Ары да бире килеп. Сыйпадым кабер ташларын Шул нигезгә иелеп... Тәрәзә пыялам чатнады Саксызмы кагылдым ялгышып, Тәрәзә пыялам чатнады. Ничә кат җилемләп карадым— Беренчел хәленә кайтмады. Тырыштым, тырыштым, тырыштым. Чатнаган шушы эз бетсен дип. Пыяла икегә бүленде, Хезмәтем шул булды бары тик. Әйттең син миңа бер авыр сүз— ■Мин калдым җавапсыз, чарасыз. Инде бит мең матур сүзең дә Ялгамый йөрәгем ярасын. Карлыгачлар АВЫЛ ИҢЛӘП инеш ага... Ярлары кырач кына. Шул кырачка карлыгачлар Ел саен оя кора. Беркемнән дә курыкмыйлар. Янамыйлар беркемгә. Оча алар көннәр буе Зәңгәр күкләр иркендә. Онытылып карап торам Мин шушы манзараны. Бизисе rue кошлардай Безнең бу замананы. Уйларымны жәлли сыман Кошларның дөньялары. Кәрәзләр кебек тезелгән Карлыгач оялары. Мәңге яшел агач Болгар илен дошман пыр туздырган. Габдулла хан янган ялкында... Хан уллары Галим һәм Алтынбәк Уй йөрткәннәр кайгы чагында Яңа кала төзү хакында... Иске Казан! Халкым тарихында Снн ничәнче икән башкала? Әгәр берсен килеп җимерсәләр. Нигез салган халкым башкага. Үсеп чыккан күпме башкала! Без беләбез: мәңге яшел агач Кискән саен һаман калыккан. Татар да бит үзе янган көлдән Кабат калка торган халыктан. Шуңа татар дигән дан тоткан! Кыек сүз Сиңа матур бер сүз әйттем Гөлләр уянды... Күреп гөлләр елмаюын. Жаным юанды. Сиңа изге теләк әйттем. Догама кушып. Төште шулчак ай яктысы Учыма очып... Сиңа ялгыш бер кыек сүз Әйтеп ташладым. ...Купты давыл, өзеп атты Чәчәк таҗларын.