Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшь шагыйрьләр тавышы

Дифгать Сирай

Кайберәүләрне балык кызыктыра

Каләмен дә,

Татлы хискә бирелеп,

Каршылыймын Идел таңнарын…

Дулкын кебек,

Текә ярга кагылып,

Уяталсаң иде талларын.

Аның кебек

Һәр чак ярсый-ярсый

Барсаң иде алга, турыга.

Алган үрең

 Калсын иде артта

 Һәйкәл булып үткән юлыңда.

Шулай димен,

Әйдә, бар йөрәкләр

Шул омтылыш белән тулсыннар .

...Кайберәүне балык кызыктыра,

Мин юләрне—һаман дулкыннар.

 

Көзге этюд

Аударырга теләгәндәй

Жил селкетә куакларны:

«Вакыт җитте, китегез»,-дип

Куа җәйге кунакларны.

Тик агачлар көрсенмиләр,

Җил йөрсә дә азып-тузып;

Яфрак төшсә, бөре кала

Килер язгы хәбәр булып.

 

Сүрелми

Поезд килгән саен каршы чыгып,

Юлчыларны күздән кичерәм.

Менә ул да килеп кочар диеп

Мин юанып куям эчемнән.

…Кемнәр белми солдат дуслар белән

Күрешкәндә туган хисләрне.

Тартынмыйча,

Күзне-күзгә текәп,

Сөйләшәсең баштан кичкәнне.

Ашлар куера,

Чәйләр суынып бетә,

Вакытны да сизми каласың.

Китәм дисә, тагы берне кун, дип

Үгетлисең, сәбәп табасың.

Озатканда күңел йомшап китә,

Керфек буйлап яшьләр йөгерә.

Сине яратучы дускаеңнан

Аерыласың гүя гомергә.

Аннан башка гүя беркемең юк,

Андыйларны күңел тапмас та…

Запаста без.

Ләкин походларда

Туган дуслык чыкмый запаска.

…Күпме поезд инде үтеп китте.

Ул күренми, һаман күренми…

Ә шулай да

Көтәр кешең булгач,

Қилер дисең, өмет сүрелми.

 

Сандугач

Ботакка басып сайрый сандугач. -

Тавышы дәртле.

Матур көйләрне сайлап алган ул

Кайдан шул хәтле?

Сайрый җилкенеп, хәтта агачлар

Чайкалган чакта.

Гүя җырлары тотып торалар

Аны ботакта.

 

***

Сөенечнең чиге бар микән -

Яңа туган бала кулында.

Хатыны һич бирми тынгылык:

- Матур исем кушыйк улыма.

- Хикмәт анда түгел, - ди ире, -

Азатмы ул яки Рөстәмме.

Шунсы әйбәт,

Тагын дөньяга

Бер тынгысыз кеше өстәлде.

 

Көрсенми ул

Әкрен генә атлап

Бара Гариф,

Җиргә терәп имән таягын.

Их, куясы иде үз урнына

Ядрә өзеп киткән аягын…

Тик көрсенми Гариф.

Көрсенүдән

Ни файда бар, төптән уйланса:

Сау аяк та ярдәм итмәс иде

Басып торыр җире булмаса.

 

Вышкалар

Вышкалар, вышкалар…

Санына

Чыгалмам ахры аларның. -

Гигантлар бизәгән Каманың

Элекке тын, сөзәк ярларын.

Вышкалар…

Маяклар шикелле

Еракка тезелеп китәләр:

Киләчәк көннәргә илтүче

Зур юллар шул төштән үтәләр.

Салисә Гәрәева

 

Аяз таңым!

Көлеп килгән яз шикелле,

Тормышымда бәйрәм булып балкыдың син.

Йөрәгемнән аккан җырым сиңа булсын,

Күңелдәге яшерен сөю ялкыны син!

Ярсып аккан язгы ташкын суы кебек,

Күңелдә гел якты хисләр кайнап тора,

Син уйлама боек диеп, тонык диеп,

Керсез җаным сандугачтай сайрап тора.

Аяз таңым!

Мин бәхетле, мин яратам!

Кирәк түгел миңа сүзләр,

вәгъдә, антлар...

Кара гына күзләремә сөю белән,

Шул карашны җырчы дусың

мәңге саклар...

Яз таңнары минем өчен үткән, диләр,

 Күнел өчен язлар бетми икән, иркәм!

 Мин бәхетле! Мин яратам, шуна күрә

 Күкрәгемдә якты, кайнар

кояш йөртәм!

***

Кызым үсә.

Аңлый бар нәрсәне,

Көннән-көнгә арта җорлыгы;

Кызыксыну дисәң - хәтәр инде,

Ә үзе соң - хөрмә зурлыгы!

Чәчләренә бантик куйган булам,

Тормый гына - чәче санарлык;

Елаганда энҗе күз яшьләрен

Алка итеп кенә тагарлык!

Кнчен арып,

йоклый алмый ятса,

Сәйдәш көен аңа көйлим мин;

Һәм җирдәге һәрбер ана кебек

Тыныч, матур еллар телим мин.

 

Карамадым

Урам аша ашыгып узган чакта

Карашымны тартыр өченме,

Кул изәдең,

борылып карамагач

Әкрен генә әйттең исемемне.

Ә мин, юләр, сиңа омтылсам да,

Горурлыкмы, ашыга идемме,

Ни өчендер борылып эндәшмәдем,

Кылана бит, ай-һай! - дидеңме?

Карамавым бәлки яхшыгадыр,

Горур булсаң - кадер арта бит;

Бер карамый барыбер булмас инде,

Никтер сиңа күңел тарта бик…

 

Урал туфрагында

Урал туфрагына тартты күңел,

Таныш түгел юллар әйдәде;

Еллар мине,

аерып Минзәләдән

Урал туфрагына бәйләде.

Урал!

Тауларыңнан тавышым

яңгырап кайтсын,

Җырым илтсен хисләр ташкынын!

Гашыйк булып сиңа Ләйлә сыман,

Юлларыңнан үтәм ашкынып!

Туган яклар ерак-ерак калды,

Ерак моннан ямьле Казан да,

Минем эзләр Ильмен карларында

Бу юлларны янып язганда.

Язылмаган җырлар аһәңедәй,

Олы бер көй яңрый күңелдә;

Хыялымда ашам кыялардан,

Бөркет булып Урал күгендә!

 

Беренче сөйгән кешем

Яратсаң - эзләп табарсың,

Онытсаң - ихтыярың;

Син минем яшьлек таңымда

Беренче сөйгән ярым.

Беренче сөйгән кешем син,

Беренче кабынуым;

Күңелдә йөртеп төсеңне,

Беренче сагынуым.

Иң беренче оялуым,

Беренче сагышым син;

Йөрәк хисеннән уянган

Каләмем тавышы син.

 

Егор Уткин

Яз да тамчылардан башлана

Март бураны күпме дуламасын,

Күрче, һава ничек ачылган.

Түбәләрдән җиргә энҗе тама -

Яз башлана нәни тамчыдан.

Тамчылардан шаулы яз уяна,

Ташый инеш, ташый бар сулар.

Ак каеннар яшел яфрак яра,

Купшылана тугай, басулар.

Кимсенмә син гади хезмәтеңә,

Юкка кырын караш ташлама.

Җаның олы булса - һәр эш олы!

Яз да тамчылардан башлана.

 

***

Урам тулы дәртле аваз

Бала-чага шау-шуы.

Урамда яз. Балалардай

Шаулап ага кар суы.

Уйныйлар, уйнап туймыйлар,

Арылсын арылмасын.

Әй яз! Күкләрең күкрәсен,

Тик туплар ярылмасын.

 

***

Мин читләтеп үттем инешемне,

Ду килешә инеш ярында

Бала-чага. Тарсына бит алар

Қайчак өлкән кеше барында.

Тын чоңгылда балык каптырулар

Ничек кенә кызыктырмасын!

Мин читләтеп үттем - шат тавышлар

Беркайчан да тынып тормасын.

Сабый чакны сугыш тартып алды,

Күпме кыен юллар үтелде…

Без тормышка кердек,

Ташны ярып,

Шытып чыккан гөлләр шикелле.

 

***

Тумагансың көзге айларда да,

Ник соң болай чуар холыклы?

Көнгә унбиш тапкыр кояшлы син,

Көнгә унбиш тапкыр болытлы.

Өлгермәдем әле тоярга да.

Сөюеңне, татлы назыңны.

Көзге урман кебек төрле төскә

Ник кертәсең яшьлек язымны?

Мәхәббәтнең көчен, тирәнлеген

Вакыт кына сыный дөньяда.

Буш савыттай нигә шалтырарга,

Тирән елга бит ул тын ага.

 

Пианист кызга

Куллары ла нәфис, җитез аның

Гүя аккош канат кагына.

Чиртеп нечкә күңел кылларына

Залга сихри моңнар агыла.

Чылтыр-чылтыр тау чишмәсе ага,

Тау итәге, хәтфә болыннар,

Иркен кырлар… Ниләр, ниләр генә

Хәтерләтми икән бу моңнар?

Әй, гүзәл кыз, нигә син җаныма

Йөрәгеңнең куштың ялкынын?!

Бүркем кулда килеш кайтканмын мин,

Онытканмын январь салкынын.

Газиз Камалов

Авылымның чишмәләре

Һәркемнең барып иләшкән

Яраткан чишмәсе бар.

Һәркемнең вәгъдә куешкан

Иртәсе, кичәсе бар.

Бергә чишсеннәр серләрен,

Вәгъдәләр ныгытсыннар.

Һәм көянтә-чиләкләрен,

Суларын онытсыннар…

Чишмәләр аксын, тамчылар

Шаяртып сикерсеннәр,

Җырлашып салкын суларын

Инешкә җиткерсеннәр.

Әйтсеннәр мәхәббәт белән

Йөрәкләр дөрләгәнен,

Ялгыз ай күреп аларны

Күгендә көнләгәнен…

Саф сулы, көмеш тавышлы

Авылымның чишмәләре.

һәркемнең була бәхетле

Иртәсе, кичәләре.

 

Киттең

Серле итеп, өмет биреп

Күземә багып киттең -

Хисләремне яктылыкка,

Нурларга манып киттең.

Күңелемә, уйларыма

Еракка алып киттең –

Очкын түгел, ялкын түгел

Вулканнар ягып киттең.

Үзең сизми йөрәгемне

Күкрәгемә түзәлмәслек

Исемең язып киттең -

Сагыну салып киттең.

 

Гәрәй Рәхим

Буыннар елъязмасы

1938 ел

Алар - кырык бер шат егет

Шаулап яши.

Дөньядан тик чын бәхетне

Даулап яши.

1941 ел

Алар бит — кырык ир инде

 Һәм бер егет.

Онытылмаслык дәһшәтле көн

Җитте килеп, —

Кырык хатын карап калды

Кырык иргә.

Кырык малай туып калдык

 Кырык бердә.

 

1944 ел

Ерак кырда кырык ир иде

 Һәм бер егет.

Барысы ла Ватан өчен

Калды үлеп.

 

1958 ел

Бер авылда кырык егет

Җырлап үстек;

Әнкәйләрдән әткәйләрне

 Сорап үстек...

 

1961 ел

Кырык берәү кырык өчен

 Үлгән җиңеп.

Утыз тугыз ир инде без

 Һәм бер егет.

 

1965 ел

Утыз тугыз малай туды

Инде бездә.

Утыз тугыз малай карый

Безнең күзгә:

— Тагын шулай дәһшәт белән

 Бер көн килеп

Сез — әтиләр кайтмассызмы?.. —

Дигән кебек.

Утыз тугыз малай яши

Бик рәхәттә.

Алар кырык булыр менә

Киләчәктә.

Бумасын дип кабат кара

Язмыш килеп.

Тынычлыкны уяу саклар

 Кырык егет.

 

Беренче күкрәү

Бик җырлыйсым килә

Бүген минем,

Бар тавышка,

Көчле иттереп.

Бүген минем,

Язгы күкрәү белән

Бер күкрисем килә

Гөр килеп.

Яңгыр болытлары

Сыймый күккә,

Бер-берсенә бәрелә, сөртенә.

Алар бәрелүеннән утлар уйный,

Күкләр күкри, таулар селкенә.

Иң беренче күкрәү…

Буразнада,

Маңгаена куеп кулларын,

Атам карап тора болытларга -

Ул белә шул анда ни барын.

Ул белә шул - иң беренче яңгыр

Җиргә яшәү, яшьлек китерә.

Борын төрткән япь-яшь үләннәрне

Колагыннан тартып үстерә.

Ул белә шул,

Иң беренче күкрәү

Ирек бирми җиргә кибәргә.

Яңгыр көтеп көн дә бүртә торган

Бөреләрне ачып җибәрә.

Маңгаена ике кулын куеп,

Атам карап тора югары.

Сакалыннан ташу акты инде,

Киемнәре тәмам чыланды.

Нигезенә,

Баскан туфрагына

Иң беренче күкрәү көн биргәч,

Шыпырт кына:

- Булды,

Икмәк булды, - диде,

Ил интекмәс,

Ие, интекмәс!

Менә шуңа,

Язгы күкрәү кебек

Бер күкрисем килә

Гөр килеп.

Минем бүген

Бик җырлыйсым килә

Бар тавышка,

Көчле иттереп!