Яңа китаплар

И Нуруллин

«ОБРАЗЛАР ДӨНЬЯСЫНДА»

Бу китапка тупланган тәнкыйть мәкаләләре бү­генге әдәбиятыбызның акту­аль проблемаларына багыш­ланган. Мәсәлән, җыентыкка беренче булып урнаш­тырылган «Оста кулга үткен корал» исемле мәка­ләсендә тәнкыйтьче әдәбият дөньясындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булган уңай герой проблемасы ту­рында яза.

Язучылар, әдәбиятчылар арасында бу мәсьәлә буен­ча ике төрле караш яши: берәүләр «кимчелексез» уңай геройны яклыйлар, икенчеләре: «мондый караш схематизмга алып бара» дип, аларга каршы төшәләр. Мәкалә авторы уңай герой проблемасына карата болай дип яза: «Кимчелексез» ге­рой. әйдә, түрдән узсын. Кешедә табылырга мөмкин булган иң гүзәл сыйфатлар­ны үзендә туплый бирсен. Тик бер шарты бар: ышан­дырсын ул, ясалма булма­сын!» И Нуруллин бу фике­рен дәлилләү өчен күп кенә язучыларның әсәрләрен ана­лизлый, ул әсәрләрдә сурәтләнгән геройларга характе­ристика бирә, совет әдәбия­ты тарихына күз ташлый һәм, шул күзлектән карап, кайбер әсәрләрне тәнкыйтьли.

Китап авторы тәнкыйть мәкаләләрен укучыларны ин­де туйдырып бетергән коры «фән телеэнда язмаган, фи­керләрен һәркемгә аңлаеш­лы итеп, гади телдә, попу­ляр стильдә укучыларга җиткерә, шул максаттан чыгып, төрле алымнардан файдалана. Менә аның «Коме­дияме, драмамы?» исемле мәкаләсе. Бу мәкалә хат формасында язылган. Ләкин бу кешенең көндәлек тор­мышындагы вак-төякләр ту­рындагы хат түгел. Монда әдәбиятның, драматургия­нең иң җитди мәсьәләләре турында сүз бара: комедия белән драма нәрсәсе белән бер-берсеннән аерыла? Әл­бәттә, автор мәкаләнең ба­шында ук бу сорауга турыдан-туры җавап бирми. Башта классик рус һәм та­тар драматургиясенә мөрәҗәгать итә. Классикларның әсәрләрендә сурәтләнгән катлаулы чынбарлык күре­нешләренең үзләре өчен анык жанр таләп итүләрен исбатлый, жанры анык бул­маган сәхнә әсәрләренең, гадәттә, тамашачы күңелен яулап ала алмауларын кон­крет мисаллар нигезендә күрсәтә.

И. Нуруллнн әсәрләрнең төрле сыйфатлары, әдәбият­ның төрле жанрлары турын­да яза «Кече жанрда зур эчтәлек» исемле мәкаләдә драматург Юныс Әмнновның «Бер пәрдәлек пьеса­лар» исемле җыентыгы ту­рында сүз барса. «Тор­мышчан сюжетны яклап» мәкаләсендә, исеме үк әй­теп торганча, төрле жанрда язылган әсәрләрдә беренче планда идея тирәнлеге ки­рәклеген, сюжетның «нинди­дер абсолют, беренчел компонент» түгеллеген, укучы­ны сюжет трюклары белән шаккатырырга тырышу бе­лән генә чын сәнгать әсәре­нең тумавын конкрет мисал­лар белән күрсәтә, идея-проблематик эчтәлекне тулы гәүдәләндерүгә хезмәт игә торган сюжетның гына тор­мышчан булуы мөмкинле­ген әйтә.

«Кыскалык турында» исемле мәкалә, кайбер бә­хәсле фикерләре булуга карамастан, шунысы белән әһәмиятле: автор биредә әсәрнең кыскалыгын яки озынлыгын «файдалы эш коэффициенты» белән билгеләнүен исбатлый, моны дәлилләү өчен татар һәм рус язучыларының күп кенә әсәрләреннән мисаллар, аларның сүзләрен китерә.

Китапка кергән «Иллюст­рациядән проблемага» дигән мәкалә дә кызыклы гына. Бу мәкалә әдәби бәхәс фор­масында язылган. Тән­кыйтьче «А» белән тән­кыйтьче «Б» Ә. Еникинең «Саз чәчәге» повесте ту­рында бәхәсләшәләр. Автор бу алымны повестьны бәя­ләүдәге фикер каршылыкла­рын тулырак чагылдыру те­ләге белән файдаланган. Ә китапның ахырына урнаш­тырылган «Язучының уй­ланулары» мәкаләсен тән­кыйть турында тәнкыйть ди­яргә була. Анда автор Фатих Хөснинең Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Уйланулар» исем­ле тәнкыйть мәкаләләре жыентыгын рецензияли, әсәрләр турында фикер йөрткәндә, тәжрибәле язу­чының һәр художникка хас бизәк һәм оттенокларны, жемелдәүләрне нечкәләп күрсәтеп бирүен уңай яктан бәяли.

Китап (күләме 144 бит, бәясе 26 тиен) киң катлау әдәбият сөючеләр, укучы­лар, укытучылар, язучылар һәм журналистлар арасында зур кызыксыну уятыр дип ышанасы килә.

 

Г. Иделле

«ЯЗУЧЫ ҺӘМ АНЫҢ КИТАБЫ»

Китап «Әдәбият — тәрбия коралы, көрәш коралы» дип исемләнгән кереш суз белән башланып китә. «Комму­низмның материаль-техннк базасын булдыру өчен та­рихи көрәш алып барган со­вет кешесен рухи азык бе­лән тәэмин иту, аны тәр­бияләү, үстерү, хисләрен баету — әдәбият һәм сән­гатьнең төп һәм изге буры­чы шул», — ди автор ки­тапка язган кереш сүзендә. Аннары ул хәзерге татар әдәбиятына кыскача күзәтү ясый.

Китап ике бүлектән тора Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Габдрахман Әпсәләмов, Ибраһим Гази, Риза Ишморат, Гариф Галиев, Абдулла Әхмәт һәм Хәй Вахит кебек язучыларның тормышлары, иҗади эшчәнлекләре турындагы хезмәт­ләр «Замандашларым иҗа­ты» дигән баш астына тупланган; ә икенче бүлектә автор Барлас Камаловның «Үр менгәндә», Аяз Гыйлаҗевның «Качак» хикәялә­рендә сурәтләнгән геройлар турында сөйли, Малик Хәмитов очеркларын анализ­лый, илленче еллардагы башлап язучыларның иҗат­ларына күзәтү ясый.

Гомәр Бәширов иҗаты ту­рында моңа кадәр дә күп язылды инде. Аның иҗаты турында укучылар дәрес­лекләрдән дә укып беләләр, газета-журнал битләрендә дә аңа багышланган мате­риаллар еш чыгып тора. Г. Иделленең Г. Бәширов турындагы бу китапка кер­гән хезмәте шуның белән әһәмиятле: ул иҗади порт­рет төсендә, очерк форма­сында язылган һәм анда язучының тормышы, иҗади-иҗтимагый эшчәнлеге бер-берсенә үрелеп бирелгән. Танылган язучының катлау­лы тормыш юлы да, күп­кырлы иҗади эшчәнлеге дә шактый тулы булып күз ал­дына килеп баса.

Мирсәй Әмиргә багыш­ланган мәкаләсендә автор аның иҗатында төп, нигез урынны алып торган тема­ларга, аны язучы буларак характерлый торган әсәр­ләргә туктала. Шул күзлек­тән чыгып, М. Әмирнең хи­кәяләрең повестьларын, ро­маннарын анализлый, аларда сурәтләнгән геройларга хас характер сыйфатларын күрсәтә, язучының кырык елга якын вакыт эчендә иҗади үсеш процессын гәү­дәләндерә.

Иҗат активлыгы белән танылган һәм заман тема­сына язылган әсәрләрендә чынбарлыгыбызның актуаль мәсьәләләрен күтәргән по­пуляр язучыларыбызның берсе — Габдрахман Әпсәләмов иҗаты турындагы мә­каләләр дә, И. Газиның хи­кәяләренә, «Гади кешеләр», «Онытылмас еллар» роман­нарына карата язылган хез­мәтләр дә, китапка кергән башка әсәрләр дә укучылар арасында үзенең хикәяләре, пьесалары белән киң таныл­ган Г. Иделленең әдәбият белеме, тәнкыйть өлкәсендә дә каләме очлы икәнен әйтеп торалар.

Аның яшьләр иҗатына ка­рата игътибарлы булуы,аларның әсәрләрен кат-кат укып чыгып, уңышлы һәм кимчелекле якларын җитди итеп анализлап бирүе, ки­ңәшләре аеруча әһәмиятле. Чөнки алар тәнкыйтькә тәҗрибәле каләм осталары­ның киңәшләренә бигрәк тә мохтаҗ булалар бит.

Г. Иделле А. Гыйлаҗевның «Качак» хикәясендәге Тәнзиләне, Б. Камаловның «Үр менгәндә» хикәясендә­ге Илсурны аларга хас ха­рактер сыйфатларын, үзен­чәлекләрен һәр яклап ачып бирә һәм икесе ике стильдә язучы бу ике яшь авторның иҗади алымнарына да киң туктала.

Безнең әдәбиятта очерк жанры турында тикшере­нүләр, бу жанр турында тәнкыйть әйберләре бөтен­ләй юк диярлек. Булганна­ры да очраклы гына һәм бик өстән язылганнар. Г. Иделленең бу китапка кергән «Кешеләр, аларның эшләре» мәкаләсен мондый­лар рәтенә куеп булмый. Автор яшь очеркист М. Хәмитов әсәрләрен бик төпле итеп, җитди итеп тикшерә, уңышлы якларны да, кимче­лекләрне дә ачык, конкрет итеп әйтә, бүгенге көн ке­шеләренең уй-тойгыларын. бүгенге тормышыбызның сулышын сурәтләүдә очерк жанрының әһәмиятен дә нигезле итеп укучыларга җиткерә.

Бу китапның бүгенге язу­чыларыбызның әсәрләрен пропагандалауда, идея-художество чараларын, аларга хас үзенчәлекләрне анализ­лап укучыларга җиткерүдә, укучыларның әдәби-эстетик зәвыкларын тәрбияләүдә ро­ле зур. Күләме 196 бит, бәя­се 50 тиен. 3 мең данә ти раж белән басылган.

Реклама