ЯҢА ГЕРОЙ НИЧЕК ТУДЫ

I

Һәр заманның алдынгы язучылары яңа герой образын сурәтләп калдыру теләге белән рухланып иҗат итәләр. Сүз сәнгатенең төп максаты беренче нәүбәттә шуннан гыйбарәт икәнлеге күпләр тарафыннан кат-кат әйтелгән инде. Татар әдәбиятының да чирек гасыр күләмендәге бер кисәк тарихын алып карасак (бу урында без аның 1905—1930 еллар арасындагы чорын күз алдында тотып сүз алып барачакбыз), яңа герой өчен көрәшнең үзәк мәсьәләләрдән берсе булып торуын күрербез. Заманның ал­дынгы кешесе мәгънәсендәге яңа герой проблемасы татар әдәбиятында XIX йөзнең азакларында ук күтәрелгән иде инде. Беренче милли роман һәм драмаларда гәүдәлән­гән мәгърифәтче геройлар шул юнәлештәге беренче норматив үрнәкләр булдылар. Мәгърифәтчелек әдәбиятының бу матур үрнәкләрендә халыкка хезмәт итүче яңа кеше­нең гуманистик образын бирү шикелле максатның яралгылары бар иде. 1905 ел рево­люциясе алып килгән яңа шартларда алар тагын да күтәрелеп, бөреләнеп киттеләр. Кыю әйтергә мөмкин ки, барыннан да элек прогресс хакына, кеше азатлыгы һәм халык бәхете өчен, иске дөнья белән мөнәсәбәтен өзәргә ашкынган яңа герой, Тукайча әйткәндә, «Фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аклаучы вә аңлатучы егет». XX йөз башындагы татар әдәбиятында үзенең хаклы урынын алды. Хәзер инде бу герой алдан әзерләнгән әдәби нормалар һәм мораль догмалар кысасында түгел; ул күп очракта үзлегеннән хәрәкәт итә, үз теле белән сөйли, үзенчә уйлый һәм кичерә, төрле иҗтима­гый, интеллектуаль һәм психологик интереслар дөньясында яшәү хокукын даулый, заманның зур иҗтимагый-политик идеяләреннән һәм сыйнфый каршылыкларыннан чит­ләшми. Шуңа күрә аны гомумән түгел, ә билгеле бер иҗтимагый мохитның вәкиле мәгънәсендәге әдәби характер һәм тип итеп, аерым язучының ижат көзгесендә чагыл­ган индивидуум — герой итеп карарга бөтен нигез бар. Чыннан да, бу геройны иҗти­магый тирәлек һәм рухи-әхлакый каршылыклар эчендә, сәбәпле бәйләнешләр дөнья­сында тасвирлау кебек детерминизм тамыр җәя башлады. Үткән җәмгыять үзенең иҗтимагый-сыйнфый табигате белән бик чуар һәм каршылыклы булганлыктан, ул чор әдәбиятындагы уңай герой характерында да шул чуарлык һәм каршылыклар, әл­бәттә, гәүдәләнергә тиеш булды. Болар социалистик революция алдыннан җитлеккән татар демократик әдәбиятындагы яңа геройның гомуми сурәтендә дә тирән эз калдыр­дылар.

И. Нуруллин «XX йөз башы татар әдәбияты» дигән хезмәтендә (Лекцияләр курсы. 2 нче кисәк, 1964 ел) «ике лагерь арасында урталыкта калган катлауга игътибарның артуы» (25 бит) турында әһәмиятле бер фикер кузгатып, моның көчле реалистик үр­нәкләре Ф Әмирхан иҗатында барлыкка килүен әйтә. Һичшиксез, бу язучыны «татар тормышының алмашыну көннәрендә» мәйданга чыккан геройлар аеруча кызыксын­дырды. Аңа кадәр шул ук темага караган кайбер үрнәкләрне драматургиядә Г. Коләхметов биргән иде. «Ике фикер» һәм «Яшь гомер»дәге яңа геройлар тормыш һәм фикер каршылыклары эчендә формалашалар. Алар арасында үзләренең сыйнфый максатларын ачык аңлаган Вәли һәм Йосыф кебек революцион эшчеләр генә түгел, бәлки, Давыт һәм Гали шикелле, урталыктан революция, халык ягына күчүче интеллигентлар да бар Дөрес, Коләхмнтовның бу геройлары белән Ф. Әмирханның урталыктагы типлары ара­сында аерма зур. Димәк, мондый герой проблемасына якын килүдә дә идея эстетик аерымлыклар бу чор татар әдәбиятында яхшы ук тирәнәйгән икән. Гомумән алганда, бу аерымлыклар заман героен тумышыннан ук коеп куйган, статик хәлдә түгел, ә тормыш каршылыклары, фикер һәм хисләр көрәше аша күрсәтүнең төрлелеге, байлы­гы турында сөйлиләр. Г. Ибраһимовның да революциягә кадәрге иҗатында әнә шун­дый тенденция — искелек белән яңалык көрәше эчендә үзенең унай идеалын, туры юлын эзләүче геройны сурәтләү бик калку булып торды. Аның ике дәвер иҗатын бәйләгән «Безнең көннәр» (1914—1920) романындагы Давыт Урманов бу яктан аеруча гыйбрәтле. Урталыкта калган интеллигенциянең бер вәкиле буларак., Урманов аңлы революцион көрәш, алдынгы идеяләр юлына күчү газабын кичерә.

Билгеле булганча, социалистик революция алдыннан котырынып киткән декадент­лык һәм модернизм кешенең ролен түбәнсетү, аның эчке матурлыгын һәм батырлыгын инкарь итү кебек антигуманизмны — кешегә каршы фәлсәфәне күтәреп чыкты һәм шуның белән сәнгатьне агулый башлады. Мондый рухтагы фәлсәфә һәм сәнгать, га­дәттә, иске тәртипләрне төбе-тамыры белән куптарып ташлаячак революцион давыл­ларга, халыкларның азатлык өчен көрәшенә каршы юл белән китте.

Алларында А. М. Горький торган һәм бөек классик әдәбият традицияләренә ту­рылыклы булган язучылар азатлык һәм гуманизм байрагын югары тотып, кешенең ма­турлыгын һәм батырлыгын яклап тавыш бирделәр. «Кеше ул горур яңгырый!» — диде Горький, декадентларның кешене пычратуга юнәлтелгән черек фәлсәфәсен фаш итеп, һәм әдәбияг кешенең рухи кыйммәтен, тарихны, тормышны яңадан коручы көрәшче булуын күрсәтергә тиеш дип чыкты. Шул рәвешчә, социалистик революция алдыннан кызып киткән әдәби-идеологик көрәш мәйданында сәнгатьнең төп героена — кешегә мөнәсәбәт мәсьәләсе кискен бер төскә керде. Шушындый ук көрәштән татар әдәбияты да чигтә торып калмады. Аның да төп герое кем һәм ничек булырга тиеш? — дигән сорау күпләгән татар язучыларының идея-эстетик программасын билгеләде. Алар шул сорауга җавап бирү юлында кыен эзләнүләр һәм каршылыклар кичерделәр. Әмма аларның идеалында да «көч белән бергә гүзәллекне җыйган»  кеше образына мәхәб­бәт якты маяк булып янып торды. Яшь татар совет әдәбияты үзенең өстегә менә шундый геройны бөтен чынлыгы, тормышчанлыгы һәм гүзәллеге белән чагылдыру бу­рычын алды. Аның миссиясе гаҗәп тә җаваплы һәм мактаулы иде. Шуңа күрә дә, со­вет әдәбиятының асыл новаторлыгы нәрсәдән гыйбарәт? — дигән сорауга, барыннан да элек, социалистик революция белән тарих сәхнәсенә чыккан гади кешеләргә тапкыр яңа геройны илһамлы итеп сурәтләү дип җавап бирәсе килә. Бу бурычның, проблеманың күләме һәм хәл ителеше төрле чорларда һәм әдәби жанрларда ничек кенә булма­сын, татар совет әдәбиятының башлангычында ук инде тарихның якты сәхифәләренә бөек азатлык идеалларын үз каны белән язган кешене югары күтәреп күрсәтү ачык иде.

Октябрь революциясе ил һәм халык язмышын хәл итү өчен тарихта һичбер вакыт булмаган реаль мөмкинлекләрне алып килде. Сәнгать дөньясының да нигездән яңаруы­на киң юл ачты. Бу юл — һәртөрле изелү һәм хурлыклардан азат кеше атлый торган олы юлдан читтә була алмый иде инде. Һәм яна чор әдәбиятына да әнә шул кеше беренче герой булып килеп керде, аның беренче мәртәбә горур тавышы ишетелде:

Мәңге газап, мәңге коллык, мәңге хурлык,

Мәңге изелү, мәңге елау һәм әрнүләр...

Кирәк түгел, кирәк түгел, — хөрлек телим,

Юлларымда кан-яшь күрмим, коллык күрмим,

Азат булыйм, азат торыйм, азат яшим,

Тыныч эшләп, тыныч кына гомер сөрим!..

(Г. Харис “Ни өчен?” 1919)

Бу, һичшиксез, гасырлар буенча ирек даулап килгән һәм шуның өчен үзен һәрва­кыт корбан игәргә әзер торган халык идеалының яңа лирик герой аша яңгыравы иде. Шулай итеп, революциянең беренче елларында ук әнә шундый герой татар әдәбиятын тулысынча яулап алды дияргә мөмкин. Аңардан башка безнең әдәбиятның язмышын хәл итү мөмкин түгеллеге елдан-ел бәген зурлыгы һәм авырлыгы белән ачыла барды. Байтак вакытлар дәвамында ул герой, үзендә «тумыш талларын» саклаган хәлдә, әдәби традицияләрнең төрле һәм калын катламнары арасыннан, үзенә лаеклы новаторлык кыюлыгы белән, зур тормыш эченә юл салырга тиеш иде. Бу юл аңа алдан әзерләнеп һәм шомартып куелмады. Нәкъ шушы урында атаклы немец язучысы И. Бехерның: «Яңа сәнгать бервакытта да яңа формалардан башланмый, яңа сәнгать һәрвакыт яңа кеше белән бергә туа», — дигән тирән мәгънәле сүзләрен кабатлыйсы килә.

Социалистик революция татар әдәбиятына яңа идея коралы бирде: халыкның һәртөрле дошманн'арына каршы рәхимсез сыйнфый көрәш пафосы белән үтәдән-үтә сугарып, аны тарих ташкыннарының уртасына алып керде. Шушы көрәш идеясе кешелекне алга әйдәүче һәм аерым сыйныфларның, аерым шәхесләрнең язмышын хәл итүче бердәнбер көч итеп аңлана башлады. Нәкъ шушы җирлектә күп кенә татар азучыларының дөньяга карашында яңа тарихи омтимизм — пролетариат революциясе­нең җиңүенә, аның тарихи закончалыгына һәм кешелекнең яңа дәверен ачуына ышаныч тамырланды. Революция, азат халык һәм ирекле ватан яшь татар совет әдәбиятының иң илһамлы тема һәм мотивларына әверелеп, алар киң массаларның хәрби-политик эн­тузиазмы, гражданлык һәм патриотлык тойгылары белән тирәнтен сугарылдылар. Бо­лар һәммәсе әдәбиятның яңа героена хас сыйфатлар да иде. Бу герой үзе теләп кызыл солдат булган һәм революцион көрәш романтикасы белән рухланган яшь лирик герой ролендә мәйданга чыкты:

Авыр көрәш... ирекле эш... иркен тормыш...

Тик шуларга багышлана бар җырларым.

Җырлыйм һаман.. «Җиңәбез!» дим, иманым там,

Алга барам... авырлыклар куркытмый һич.

«Канлы көрәш аша иркен тормыш», —

Шигарем шул: мин —көрәшче яшь коммунист!..—

(М. Максуд. «Минем җырларым», 1920)

ди ул герой һәм үзе баскан көрәш юлының бик авыр, канлы икәнлеген аңлый, әмма бу юл якты, бәхетле тормышка илтәчәгенә ышанып җырлый һәм көрәшә. Заманның революцион тормышына хас батырлык романтикасы иде бу.

Әлбәттә, бу романтик герой нигездә риторик һәм схематик әле. Аның сәнгатьчә дәрәҗәсе югары, камиль түгел. Аны шартлы рәвештә, мәсәлән, йөз сызыклары ачыл­маган мрамор фигура белән чагыштырырга мөмкин. Бу фигура скульпторның бик җен­текләп һәм яратып эшкәртүен көтеп тора әле. Шулай да һәйкәлнең мәһабәт бер ге­ройны сынландырырга теләве күзгә бәрелә инде. Ул үзенең пьедесталында башын югары күтәреп, горур басын кына калмый, ә үз заманы кешеләре белән бергә, җиңүче­ләр ореолының нурлары эчендә киләчәккә табан ашкынып атлый:

Ирекле җан теләп алган юлым белән барам алга,

Барам һәм тиз җитәрмен изге теләк, изге идеалга. —

(Б.Рәхмәт “Тылдагы дошманга”, 1919)

дип кабатлый ул, һәм аны, һичшиксез, яшь татар совет әдәбиятының үзәгендә торган яңа норматив герой дияргә мөмкин. Бу яктан ул киң мәгънәгә, эчтәлеккә ия, ләкин эстетик яктан — тар һәм абстракт. Аның шәхси, индивидуаль дөньясын күрү кыен. Психологик, хисси портреты юк дәрәҗәсендә. Ф Бурнашның һәм башка күпләрнең «типовой» сюжетка корылган поэмаларындагы кыз һәм егет образлары да бер-берсен нән аерым булган индивидуаль эчке сыйфатларга ия түгелләр әле.

Заманның гомуми идея-эстетик рухы — политик максимализм, настроениеләрнең романтик канатлы булуы, революцион мөмкинлекләргә чиксез ышану — тәүге татар совет әдәбиятын шул елларда өстенлек иткән рус пролеткультчылык хәрәкәте белән якынлаштырды. Ләкин бу якынлашуны пролеткульт доктриналарын, эстетик принцип­ларын турыдан-туры һәм аңлы рәвештә уртаклашу дип карарга кирәкми. Дөрес, мон­дый тенденция дә берникадәр башланган иде инде. Шулай да бу уртаклык серен яңа чынбарлыкны сәнгатьчә кабул итүнең гомуми стихиясе ничек булудан эзләргә кирәк. Кешелек дөньясының бөтен почмакларын тетрәткән иҗтимагый шартлау булды, әмма бу тетрәү сәнгатьчә, художестволы аңда, хистә детальләр белән түгел, ә беренче нәү­бәттә үзенең искиткеч мәһабәтлеге, грандиозлыгы белән чагылды.

Революция башындагы татар совет әдәбиятында абстрактлык һәм агитацион ри­торика ни дәрәҗәдә генә булмасын, аның яңа герое халыкка һәм революциягә хезмәт итү юлыннан батыр басып атлый башлады. Классик әдәбиятның гуманистик һәм демок­ратик традицияләренә нык бәйләнгән бу герой шулай ук прогрессив романтизмга хас «героик индивидуализм»ны да кире какмады. А. М. Горький фикеренчә, «героик ин­дивидуализм» ул «мин»нән элек халыкны һәм кешене икърар итә, үзенең рухында тормышның барлык шатлык һәм газапларын гәүдәләндерергә омтыла. Бигрәк тә та­тар поэзиясендә шәхескә, кешегә революция биргән ирекне халык азатлыгыннан аер­мыйча хис итү элементларының чәчәк ата башлавы «реаль кеше шәхесен массалар­ның абстракт, суык образына батырып калдырырга» омтылган пролеткультчыларның романтик героеннан нык кына аерылып торуны да искәртә иде.

Җыеп кына әйткәндә, социалистик революция темасына турыдан-туры бәйле яңа герой проблемасыннан башка татар совет әдәбиятының иҗат методын, яңа эстетика­ның тормышчан җирлеген билгеләү мөмкин түгел. Ә яңа герой проблемасы исә берни­чә еллык иҗат тәҗрибәсе белән генә хәл ителми, әлбәттә. Моның шулай икәнлеге го­мумән 20 нче еллар дәвамында ачык күренде. Аеруча бу чорның башында поэзиябездә киң генә урын алган гыйсъянчылык яңа шартларда романтик традицияләрнең үзенчә­лекле бер гәүдәләнеше булып мәйданга килде. Кайберәүләр уйлаганча, гыйсъянчылык­ны аерым язучыларның ниндидер бер вакытлы мавыгуы дип карап, аңа бунтарьлык, анархистлык мөһере сугу белән генә чикләнү дөрес булып җитмәс. Ә чынлыкта исә, гыйсъянчылык ул яңа герой эзләүнең катлаулы төстә, традиция белән новаторлык күренешләренең үзара гаҗәп каршылыклы керешүе, аралашуы һәм бәрелешүе җирле­гендә барганлыгын исбатлаган бер хәрәкәт. Гыйсъянчылык һәм гыйсъянчы герой татар әдәбиятына читтән килеп кермәде, ә демократик әдәбият традицияләре белән нык бәйле хәлдә чыкты. Аның да «тумыш таплары» ярылып ята иде әле.

Җирдәге һәм күктәге барлык искелек калдыкларына, яңалык дошманнарына кар­шы рәхимсез көрәш һәм ләгънәт игълан иткән гыйсъянчы герой күп очракта «мин» ролендә тавыш бирде. Аның биографиясе дә бик билгеле һәм гади: иске җәмгыятьтә ул кыерсытылган, җәберсетелгән һәм тормыш төбендә калган булса, хәзер инде ирек­ле горур кеше булган. Менә шундый герой үзен мәсхәрә иткән тормыштан, явызлык­лардан үч алу теләге белән яна, аңа каршы «утлы, канлы сугыш» ача. Димәк, бу ягы белән ул гражданнар сугышы вакытындагы кызыл солдат бурычын дәвам иттерә. Лә­кин гыйсъянчы герой, кулына корал тотып, сугыш кырларында ак бандаларга каршы көрәшеп йөргән замандашыннан бигрәк, үткәндәге романтик туганына күбрәк охшый Г. Ибраһимовның «Көтүчеләр» (1913) хикәясендәге Вахит образын гына искә төшерик. Бу хикәянең революциядән соңгы редакциясендә Вахитның (шул ук «мин»нең) иске тормышка төбәлгән ләгънәт тирадасы барлык гыйсъянчыларга уртак рухта көчәйтеп җибәрелә: «Сөйләгез! Без, тормышның төбендәгеләр, сездән җавап сорыйбыз! Ничә мең еллык тәҗрибә иске юлларның хатасын ачмадымы, — без җавап көтәбез! Миллионнарча ач балалар, ачлыктан баласын имезергә сөте булмаган миллионнарча аналар, юмеренчә эшләп тә, ахырда урамга ташланган картлар, аһ-зарлары, кайгылары белән җир йөзен каплаган барча мазлумнар — без сездән җавап көтәбез...» — ди Вахит үт­кәнгә һәм аның даһиларына мөрәҗәгать итеп, иске тормышка каты хөкем чыгарып 20 нче еллар башында калыккан гыйсъянчы да шундый ук пафос белән сөйләде. Әмма шуның белән бергә, ул үзенең элекке романтик туганы газапланган тар дөньядан ба­тырлык мәйданына чыгарга, революция каһарманы булып, «тарих ташкыны» эченә ташланырга ашкына. Нәкъ шул урында гыйсъянчы геройның нечкә, йомшак җире — «Ахиллес табаны» күренде дә инде. Үткән тормыш белән исәп-хисапны өзеп, үзен ре­волюциягә багышлаган геройны гыйсъянчылар «саф пролетарий» рәвешендә күз алды­на китерсәләр дә, чынлыкта исә андый герой, шул ук иске романтик плащны киеп, яңа шартларда да үзенә йорт-җир таба алмаган ялгызак (отшельннк) сыман күренде әле:

Көрәшчеләр!

Сезнең арагызга яшь бер егет килә,

Аның да

Һичбер нәрсәсе юк:

Малы да,

Атасы да,

Анасы да,

Сөйгән яры да...

дип тәмамлаган иде Такташ үзенең бер шигырен («Такташ үлде», 1923). Һәм шушы сыйфатларны шагыйрь яңа геройга тапкыр дип күрергә теләде. Инде чынбарлык бе­лән чагыштырганда, ул сыйфатларда традицион-романтик шартлылык, әдәбичелек никадәр күп булуы һәм кычкырып торуы турында сөйлисе дә юк.

Монда без гыйсъянчы геройның барлык билгеләрен санауны максат итмибез. Әмма шунысын әйтергә кирәк: яңа геройдагы революционлыкны, батырлыкны аңлауда шәхеснен «абсолют иреге» кебек идеядән бик үк ерак китмәсә дә, искелеккә бәйле дип каралган барлык нәрсәләрдән азат яңа кеше идеалы гыйсъянчылык эстетикасының да үзәгендә торды. Үзенең героен титаник кеше итәргә, анарда көчле шәхесне күрергә теләү дә шундый идеалдан аерылгысыз иде. Гыйсъянчы геройда иске мәгънәсендәге романтик трагизм күпме генә булмасын, аның да төп юлы — революция башында бө­тен гәүдәсе белән аякка баскан көрәшче — солдат салып калдырган олы һәм якты юл Гыйсъянчылыкка бәйле традицияләр безнең әдәбиятта вакытлы гына бер күренеш булды да үтеп китте, аларның эзләре калмады дигән караштан без ерак торабыз. Шул ук 20 нче еллар әдәбиятының барлык жанрларына аның тәэсире зур булды. Монда мәсьәләгә тик яңа геройны күрсәтү ноктасыннан гына кайбер фактларга һәм әһәмиятле моментларга кагылып китү белән чикләнәбез. Мәсәлән, 20 нче еллардагы татар әдә­биятында физнк көчле һәм рухи горур геройны сурәтләргә омтылыш гомуми бер тен­денциягә әйләнде дияргә мөмкин. Әйтик. К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендәге Булат һәм качкыннар яки Ф. Бурнашныц «Хөсәен мирза»сындагы Муса һәм качкыннар — бо­лар шул ук гыйсъянчы геройлар. Алар 20 нче елларда да һәм аннан соң да сәхнәдән төшмәделәр. Мондый геройларның классик романтизм типлары (мәсәлән, Шиллерның «Юлбасарлар»ы һ. б.) белән якынлашып, аваздаш булып китүләре дә гаҗәп түгел.

Яңа геройны күз алдына китерүдә шундый ук романтик традициянең үзенчәлек­ле бер чагылышын X. Туфан поэмаларында да күрергә мөмкин. Аларда да гаҗәп нык ихтыярга, физик көчкә, сирәк, уникаль характерларга ия булган, тышкы кыяфәте һәм эчке дөньясы белән гадәттәге кешеләрдән бик аерылып торган геройлар хәрәкәт итә. Туфанның берничә поэмасы аша үткән Хабул гына да моны тулысынча раслый. Иске тормыш белән көрәш эчендә элекке бунтарьның ннчек яңа кеше, революция кешесе булып үсүенә җанлы мисал ул. Гыйсъянчы геройдан аермалы буларак, аңарда инде нәкъ менә шул нәрсә — яңа герой булып үсү тарихы, эволюциясе бар. Туфан үз герой­ларының иҗтимагый табигате белән эчке характеры, шәхси натурасы арасында ур­таклык, гармония эзли Бу урында алар социологизм кысаларыннан да бөтенләй үк азат түгелләр. Әмма шагыйрь бу кысаларны тарихи фон һәм тормышчан эпик чолга­ныш исәбенә киңәйтеп, геройларның җанлы, хәрәкәтчән булуына ирешә. Ә гыйсъянчы герой болардан мәхрүм булып, статик, катып калган хәлдә гәүдәләнде. Чөнки ул әле нигездә шартлы романтик герой иде. Ш Усмановның «Таң» повестендагы Сөләйман образы да үзенең көчле һәм горур булуы белән шундый ук, ягъни Хабулга якын тип лардан. Гомумән, мондый охшаш геройларны татар әдәбиятыннан күпләп китерергә мөмкин. Әлбәттә, татар әдәбиятында реализм принциплары ныгый барган саен, гыйсъ­янчы герой традицияләре дә тормышчан конкретлык, эпиклык шартларында реалистик төсмер алды. Шул ук Хабулны яки Сөләйманны гына алып карасак та, аларның чын­барлыкка нык тоташканлыгын, риторик һәм абстракт гыйсъянчылар гына булмавын күрербез.

II

Революциянең беренче елларында ук инде алдынгы Татар совет язучылары чын­барлыкның катлаулы каршылыклары эчендә туа һәм формалаша башлаган яңа герой белән очраштылар. Әмма тормыш һәм көрәш белән тыгыз бәйләнгән героик характер­ны әдәбият битләрендә реалистик тулылык белән сынландыру югарылыгына берничә ел эчендә генә ирешү мөмкин түгел, билгеле. Моның өчен әдәбиятның үз эчке мөм­кинлекләре дә өлгерү кирәк әле. Элекке әдәби традицияләр сәнгать зәвыкларын тулысынча диярлек биләп торган бервакытта, революционер, халык көрәшчесе кебек яңа герой образын тормышчан эпик колачларда, тирән драматик шартларда, аның катлау­лы уй-тойгылары белән сурәтләү — бу гадәттән тыш зур иҗади бурыч иде. Ләкин монардан һич тә, революциянең беренче елларында тагар совет язучылары әнә шун­дый бурычтан ерак тордылар, аны аңламадылар, дигән нәтиҗә чыгарырга ярамый. Киресенчә, шул юлда беренче күренекле тәҗрибәләр ясалуы безнең әдәбият өчен бик тә сөенечле һәм мактаулы иде. Бигрәк тә драматургия жанры революция героен сәхнәгә чыгаруда беренче кыю адымнарын атлап, күп меңләгән гади тамашачыларның игътибарын яулап алды. 1919—1920 еллар арасында Ш. Усмановның «Канлы көннәрдә», «Беренче адым», Г. Ибраһимовның «Яңа кешеләр», Ф Сәйфи-Казанлының «Дошман­нар» кебек драмалары язылу яшь татар совет әдәбиятындагы яңа герой образының ролен тагын да киңәйтеп һәм җанландырып җибәрде. Бу әсәрләрдә Камил, Батырхан һәм Кәрим шикелле, революиион-сыйнфый көрәш эчендә чыныккан яңа кешеләр алгы планга куелдылар. Дөрес, болар шулай ук нигездә норматив типлар. Чорның бөтен әдәбиятына хас агитацион максатка нык буйсындырылганнар. Җанлы кешегә тиешле күп кенә эчке сыйфатлардан алар мәхрүм әле. Ләкин бу геройлар ялгыз түгелләр һәм заманның зур көрәшеннән читтә тормыйлар. Шуның белән бергә алар, үзләренең за­мандашлары да иске тормышның һәм революциягә дошман идеяләрнең, шартларның колы булып калмасын дип. яңа кеше өчен актив көрәш алып баралар. Тегенди яки мондый сәбәпләр аркасында революциядән, халыктан аерылып китү куркынычын ки­чергән, ягъни урталыкта калган геройларга үрнәк булалар. Мәсәлән, «Канлы көннәрдә»ге Йосыф, Хәмзә, «Яңа кешеләр»дәге Шәйбәк, «Дошманнар»дагы Айсылуларның язмышында, революцион сыйнфый көрәш шартлары белән бергә, Камил, Батырхан һәм Кәримнәрнең дә роле зур. Шул рәвешчә, демократик әдәбиятта куелган проблема — тормышның олы юлын эзләп газапланган һәм саташкан геройны күрсәтү бөтен прин­ципиальлеге белән күтәрелә һәм хәл ителә башлый. Урталыктагы геройларның күпче­леге чын мәгънәсендә яңа кешеләр сафына кушыла. Димәк, революция әзер көенчә, үзеннән-үзе генә мәйданга килмәгән кебек, аны ясаучы геройлар да бер юлы гына ту­мыйлар һәм «сайланма» затлардан гына тормыйлар. Революция һәм сыйнфый көрәш эчендә яна кешенең дөньяга карашы, характеры формалаша һәм ачыла дигән хакый­кать татар совет әдәбиятының башлангычында ук тамыр җибәрде. Бу хакыйкать исә безнең әдәбиятның үзенә лаеклы реализм юлыннан үсүе өчен кирәкле шартларның киләчәктә, перспективада тагын да нәтиҗәлерәк булачагы турында сөйли иде. 20 нче еллар дәвамында тупланган әдәби тәҗрибәбезнең күпчелек өлеше моны тулысынча раслады дисәк, һич артык булмас. Бөек тарихи процесска кушылып, тормышның киң юлына чыккан чын яңа геройны сурәтләү бурычы бу чордагы татар әдәбияты алдына да бөтен зурлыгы һәм жаваплылыгы белән килеп басты. Актив тарихи эшчәнлеккә күтәрелгән миллионлаган гади кешеләрнең образлары 20 нче еллардагы татар совет әдәбиятының бөтен жанрларында үзәк урынны алдылар, аның реалистик һәм роман­тик тенденцияләрен билгеләүдә хәлиткеч рольне уйный башладылар.

Олы буын язучылардан бигрәк тә Г. Ибраһимов иҗатында яңа герой проблема­сы үзенең бик әһәмиятле яклары белән куелды. «Яңа кешеләр»дәге Батырхан һәм Камәрләр, «Кызыл чәчәкләр хикәясе»ндәге Солтан һәм Шаһбазлар, «Тирән тамыр лар»дагы Фәхри һәм Садыйклар — алар һәммәсе халык арасыннан чыккан яңа кеше­ләрнең югары күтәреп, калку итеп бирелгән типлары. Алар — революцион көрәш эчен­дә янып яшәүдән башканы белмәгән романтиклар. Язучының аеруча мондый тип­ларны сурәтләгәндә күбрәк күренә торган публицистик-ригорик пафосын да, бәлки, шуның белән аңлатырга һәм акларга мөмкиндер. Әмма, барыннан да элек, шунысы әһәмиятле: Ибраһимовның яңа герое тарихның, тормышның драматик вакыйгалары, иҗтимагый-сыйнфый каршылыклары эчендә формалаша, үзенең характерын ача. Бу инде язучының революциядән соңгы иҗатында үсеп киткән эстетик карашларында иң әһәмиятле реалистик сыйфат булып, аның гомумән иҗат методында, ә хосусан уңай геройны типиклаштыруында иң тотрыклы, нык концепциягә әверелде.

Үз заманындагы барлык татар язучыларына караганда да, Ибраһимов үзенең художниклык игътибарын яңа геройның гармоник образын күрсәтүгә юнәлтте. Моның белән шулай ук яңа чор прозасына лаеклы синтетик стиль мәсьәләсе дә бәйләнгән иде. Октябрьга кадәр үк инде Ибраһимов иҗатында гармоник кеше идеалы сизелде. Аның кайбер яралгыларын, мәсәлән, «Яшь йөрәкләр» романындагы Зыя образында төсмерләргә мөмкин. Ләкин бу яралгылар тормыштан түгел, ә язучының романтик хыялыннан азыкланганлыктан, перспективалы булып чагыла алмадылар, ягъни уңай геройны изгән иске тормыш авырлыклары аның киләчәккә омтылу ихтыярын, опти­мизмын басып, буып тордылар әле. Ибраһимов үзе үк, ул чорда язучының уңай идеалы һәм геройлары белән изүче тормыш арасында тирән каршылык яшәү котылгы­сыз фаҗигане китереп чыгара, дип аңлаткан иде. «Шагыйрь халкы, әгәр дә ул чын мәгънәсе илә шагыйрь булса, бу җирдәге вак, гади тормыш илә канәгатьләнә алмый,— дип язды ул үзенең «Татар шагыйрьләре» исемле хезмәтендә.— Аның хыялы әллә кая, ерак, югары һәм хыялый галәмгә алып китә, ләкин хакыйкатьтән китә алмый, һаман шулай үзе сөймәгән, нәфрәтләнгән вак, түбән тормыш эчендә яшәргә мәҗбүр була. Шуннан туа аның истирабы, бу тормыштан зарланулары, ачы әрләнүләре. Шуннан бик күп шагыйрьләрнең әшгары аһ-зар илә, тормышка ләгънәт илә тула. Чөнки тормыш аның теләгәнен бирми, юанычлар калдырмый». (21—22 битләр). Шуның шикелле үк, Ибраһимовның да күп кенә уңай геройлары идеал белән тормыш арасындагы каршы­лык газабын кичерделәр.

Искелек белән яңалык, прогресс белән реакция арасындагы көрәш идеясе безнең классик әдәбиятның тормышчан төп эстетик чыганагы һәм терәге булды. Ләкин шул көрәш эченә килеп кергән уңай, яңа геройның тормышка карашы һәм рухи дөньясы күпчелек очракта иҗтимагый һәм сыйнфый, тарихи һәм оптимистик бөтенлеккә ирешә алмады. Димәк, гармоник яңа герой идеал булып кына калды әле. Әмма шуның бе­лән бергә, аны туктаусыз эзләү һәм аңларга теләү дә көннән-көн көчәйде. Г. Ибра­һимов 1914 елда «Безнең көннәр»не язганда, аеруча Зариф Булатовны шундый герой­ларның берсе итеп күз алдында тоткандыр дип уйларга кирәк

Тик социалистик революциядән соң гына Ибраһимов бүгенгесе белән киләчәге нык бәйле оптимистик һәм гармоник геройларны тапты. Болар — тормыштагы геройларның төгәл күчермәләре түгел, ә тормыш геройлары белән язучының идеалында туган ге­ройларның синтезыннан, уртаклыгыннан гыйбарәт. Менә шул ноктада аларның ро­мантик хыял аша узган һәм камилләштерелгән реалистик типиклыгын ачыграк күреп була да инде. Г. Ибраһимов үзенең яңа геройларын эре сызыклар белән калку итеп бирү принцибын яклады. Ләкин бу — гыйсъянчыларның һәм шулай ук пролеткультчы ларның титаник герой концепциясеннән принципиаль рәвештә аерыла. Монда Горький белән якынлык һәм уртаклык күбрәк иде.

Образны синтетик гомумиләштерүне Горький, пролеткульт принципларына каршы буларак, шәхестән, конкрет кешедән һич тә аерып карамады. Анын карашында «иде­аль герой» ниндидер масса эчендә югалырга, эрергә тиешле абстракт бер төшенчә тү­гел. Әдәбияттагы яңа герой чорның һәм революцион сыйныфның иң әһәмиятле сый­фатларын, уй-тойгыларыи үзенең көчле рухи дөньясы аша гәүдәләндерергә тиешлеген таләп итге ул. Бу, һичшиксез, геройны калку, эре итеп күрсәтүне яклаган эстетик концепция иде. Һәм анарда социалистик сәнгатькә хас реализм белән романтизм син­тезының бер төп сыйфаты чагылды. Г Ибраһимов та шул ук юнәлештә иҗат итте һәм татар әдәбиятының шундый рухта үсешенә зур йогынты ясады. Ләкин чорның яңа героен эзләү һәм сурәтләү бер юлдан гына китте дигән сүз түгел әле бу. Революция тудырган яңа геройлар дөньясы никадәр зур һәм бай булса, шуңа нисбәтән әдәбиятта да аңа төрле яклап, төрле ноктадан керергә омтылыш көчәя һәм катлаулана барды. Заман героеның идея-мораль йөзен ничек аңлау һәм сәнгатьтә ничек чагылдыру мәсь­әләләре күп язучыларның игътибарын үзенә тарта килеп, безнең әдәбиятта да полемик сызыкларны, төрле тенденцияләрне тудырды. Бу, үз чиратында, язучыларның конкрет тормыш материаллары эченә, геройлар дөньясына тагын да тирәнрәк керә баруларын таләп итә иде. Шулай ук заман героена бәйләнештә яңа эстетик идеалны аңлауның уңай һәм кире яклары, кыенлык һәм каршылыклары да үзләрен нык сиздерделәр.

Революция белән күтәрелгән яшь талантлардан аеруча Ш. Усманов ижатында яңа геройны реалистик күрсәтү ечен көрәшнең шул чорга бик тә характерлы булган кайбер тенденцияләре чагылып калды. Аңарда, революция героикасы һәм романтикасы, барыннан да элек, чынбарлыкның чуар көндәлеге һәм массаларның соры стихиясе эчендә туа, дигән хакыйкатьне расларга омтылыш көчле булды. Әгәр дә Г. Ибраһимов тормыш каршылыклары аша үткән яңа геройның бөтенлегенә, гармоник шәхес булып формалашуына төп игътибарын юнәлтсә, Ш. Усманов исә мондый геройның зур иҗтимагый-сыйнфый көрәштә нинди идея-мораль кыенлыклар, каршылыклар белән очра­шуын калку итеп күрсәтергә теләде. Мондый теләк үзенең төп эстетик максаты белән шулай ук яңа геройның гармоник образын эзләүгә бәйләнгән иде. Бу ноктадан кара­ганда, Ш. Усмановның прозасы өчен «Легион юлы» дилогиясе бик тә характерлы. 20 нче еллар дәвамында языла килеп, 30 нчы еллар башында тәмамланган бу әсәрнен фактик җирлегендә төрле милләт вәкилләрен бер бөтен революцион коллективка әйлән­дергән көрәш юлы — акларга каршы сугышларда үткән героик походы ята. Ул поход­тан чорның драматизмы, тарихи мәгънәсе, политик рухы һәм мораль-гуманистик эчтә­леге бәреп тора. Вакыйгалар агылышына һәм коллектив геройның гомуми настроениесенә игътибар беренче планда булганлыктан, аерым геройлар язмышының эзлеклелегенә, бөтенлегенә ирешү максат ителми. Тарихның киеренке, катлаулы шартларында революцион массаның корыч ихтыяры формалашу — менә шул «Легион юлы»ның үзәк эстетик сызыгы. Әледән-әле күренеп киткән геройлар шушы ихтыярның ничек гәүдә­ләнешен күз алдына китерүне конкретлаштыралар.

«Без бөтен авырлыкларга каршы барырга риза. Илдә революциянең яшәве картага куелган заманда, без бу далада кулларыбызны баглап утырасыбыз килми. Акларда көчле артиллерия булса, бездә штык бар. Караңгы төндә, туплар бернәрсә эшли алма­ган вакытта, штык белән һөҗүм итәрбез. Далада салкын булса, йөгереп җылынырбыз. Яйсанның салкын өйләрендә туңып утыруга караганда, далада сугышып үлүне артык күрәбез». — ди ул, күп вакыт исеме дә билгеле булмаган герой. «Сөйләүче унтугыз- егерме яшьләрендәге егет иде. Ул күн тужурка кигән, ачык күкрәге, салкында кызган тимер күк. янып тора. Аның корыч чыңлавы шикелле ачык тавышы шыгрым тулган зал эчендә яңгырый, һәрбер сүзе тимер ук булып йөрәккә кадала иде». Менә шундый романтик герой, гади көрәшле образлары Ш. Усмановның да игътибар үзәгендә. Шуның белән бергә, аны да яңа геройның авыр көрәш шартларында үз эчке каршылык­ларын җиңеп үсүе, рухи формалашуы кызыксындыра. Әмма язучы моны аңлауга һәм хәл итүгә икенчерәк ноктадан килә. Аның шушы юнәлештәге эзләнүләренә бер матур үрнәк итеп, бигрәк тә «Гает корбаны» (1924) исемле хикәясен күрсәтәсе килә. Хәйрүш солдат язмышында искелек белән яңалыкның бәрелеше бик тормышчан итеп күрсәтел­гән Революциягә чын күңелдән хезмәт итсә дә, Хәйрүш дини тойгы һәм ышанулардан, ягъни иске психологиядән азат түгел әле. Шуның аркасында ул аклар кулына эләгә. Бу фаҗига геройның рухында эзсез калмый. Ул үзенең ялгышуын, иске йолаларның корбаны булуын төшенә һәм революцион бурычның бар нәрсәдән югары икәнлеген аңлап үлә. Менә шундый антитеза аша яңа геройның эчке дөньясындагы каршылыклы бер хәлне һәм үзгәрешне күрсәтергә омтылыш Ш. Усманов иҗатында яхшы ук сизелеп калды. Яңа геройның эчке рәсемен, мораль йөзен билгеләүче төп сызык итеп, иҗтима­гый бурыч, революцион идеал белән шәхси, интим теләкләрнең бәрелеше алынды. Моны гадәттә семья һәм мәхәббәт мәсьәләләренә бәйләп күрсәтүгә басым ясалды.

Яна геройның иҗтимагый бурычы белән шәхси теләкләре арасындагы бәйләнеш, уртаклык, гармония мәсьәләсе революциянең башында ук инде безнең әдәбиятта кү­ренгән иде. Моңа, мәсәлән. Ф. Бурнаш поэмаларында күп урын бирелде. Көрәш эченә ашкынучы егетне сөйгән кызының китмәскә үгетләве, ә егетнең ил һәм халык кар­шында патриотик бурычын изге санап фронтка китүе һәм кызның да, ниһаять, риза булып, икесенең дә көрәшкә һәм мәхәббәткә мәңге ышанычта калулары кебек колли­зия гражданнар сугышы чоры поэмаларында күп кабатланды, традицион-романтик сюжетның характерлы бер күренеше булды. Монда әле революцион идеал белән мәхәббәт арасындагы каршылык вакытлы бер күренеш, тиздән хәл ителәчәк конфликт булудан узмый. Көрәш һәм мәхәббәт гармониясе яңа геройлар мөнәсәбәтендә тулынча өстенлек итәчәге алдан ук билгеле. Гомумән алганда исә, моны «сугышчынын үсешен эчке яктан күзәтүгә, психологизмга омтылу» 1 дип бәяләргә мөмкин.

Шул ук чорда күренә башлаган икенче тенденция революцион-сыйнфый көрәш идеясенең шәхси теләк һәм мавыгулардан өстенлеген катгый рәвештә раслаудан, бо­лар арасындагы уртаклыкны, гармонияне хәтта инкарь игүдән дә гыйбарәт иде. Ш. Усмановның беренче пьесаларында ук бу тенденция бар. Аеруча мәхәббәт-семья сызыгы буенча «Бай кызы» (1922) пьесасында ул кискен куелды. Кызыл комиссар Хәлил, мәхәббәт хисләренә бирелеп, бай кызына өйләнә һәм мещанлык колы булу куркынычы алдында кала Ләкин ул үзенең хатасын аңлый һәм кабаттан көрәшкә китә. Шул рәвешчә, яңа кешенең революцион романтикасы мещанлык тынычлыгына каршы алынып, геройны авыр хәлгә куйган эчке конфликт социологик антитезаның билгеле схемасы белән хәл ителә. Ә ул схеманың асыл мәгънәсе — иске сыйныф вәкилләре бе­лән яңа кешеләр — революционерлар арасында шәхси уртаклык була алмый, дигән караштан гыйбарәт иде.

«Бай кызы»ннан соң язылган кайбер хикәяләрендә Ш. Усманов бу концепцияне яңа геройның үз эчке дөньясындагы каршылыклар планында карарга теләде. «Ил кызы» һәм «Краском мәхәббәте» (1923) хикәяләрендә сурәтләнгән кызыл көрәшчеләр, үзләре яши торган шартларның авыр булуына карамастан, бәхетле мәхәббәт һәм семья ту­рында да хыялланалар. Ләкин зур көрәш чынлыгы бу хыялларны җимерә, бу очрак­та да революцион идеал шәхси теләкләрдән өстен булып кала. Язучы фикеренчә, хә­зерге вакытга шәхси бәхет турында уйлау яңа кеше, яңа герой идеалы белән сыеша алмый. Гомуми эш өчен мондый бәхет корбан ителергә тиеш. «Памирдан радио» (1925) повестендагы Җаббар — үзен әнә шундый идеалга багышлаган бер романтик герой

Хәзерге чорда яңа герой каршында көрәштән башка бернәрсә дә юк, дигән ка­рашны бу очракта «революцион аскегизм»нан аерып калдыру кыен. Чөнки яңа герой­ның гражданлык бурычын, революциягә хезмәт итүен аның шәхси бәхетенә һәм теләк­ләренә каршы куеп карау — нигездә суллык күренеше. Шулай да мондый аскетизмны аерым язучыларның бер уйдырмасы, яңа геройны үзләренчә ясарга омтылулары дип кенә аңлау да хата булыр иде. Аның белән бөтен бер революцион буын кешеләре су­гарылганлыгын истә тотарга кирәк. Шулай ук тарихның, тормышның кинәт борылышы, текә агышлы чорларында иҗтимагый максатлар белән шәхси теләкләр аралыгы тагын да киңәю һәм тирәнәю мөмкинлеген дә онытырга ярамый. «Революцион аскетизм» әнә шул аралыкны күрә, әмма аны бетми торган бер күренеш итеп аңлый яки бетәргә мөм­кинлегенә ышанып җитми.

20 нче елларның яңа героендагы менә шундый каршылыкка әдәбиятның игътибар итүен һич тә урынсыз һәм әһәмиятсез дип булмый. Чөнки ул яңа чынбарлык һәм яңа идеаллар белән бәйләнгән иде. «Революцион аскетизм» настроениеләрендә иске тормыш төбеннән күтәрелеп чыккан кешеләрнең бер өлешенә хас драматизм — бөек идеаллар белән тормышның вак, көндәлек, үтүчән ихтыяҗлары арасындагы мәңгелек каршы­лыкларны, гармониясезлекне юкка чыгару хыялы һәм газабы чагылды. Шуңа күрә «революцион аскетизм» яна геройның мораль йөзен һәм иҗтимагый характерын билге­ләүче уңай бер күренеш иде дигән гомуми нәтиҗәне дә ясап булмый.

Яңа геройның иҗтимагый һәм мораль гармониясен табу, билгеләү һәм күрсәтү мәсьәләсен аңлауда, шул рәвешчә, татар әдәбиятында төрле тенденцияләр мәйданга чыкты. Югарыда искә алынганнан аермалырак булган, бик тә характерлы икенче бер (ендеицияне, мәсәлән. Г Ибраһимов иҗатында күрергә мөмкин. Аның да яңа геройлары революцион идеалны, бурычны югары куялар. Бу яктан алар совет әдәбиятының уртак эстетик концепциясеннән үсеп чыгалар. Әмма алар шул идеал белән бәйле шәхси теләкләрне дә инкарь итмиләр, киресенчә, шулар арасындагы гармониягә омтылалар һәм аны табалар. Октябрьга кадәрге иҗатында язучы моны хәл итә алмады. «Безнен көннәр»нең беренче редакциясендә инде моны икенчерәк юнәлештә аңларга теләүнең беренче әһәмиятле билгеләре күренде. Давыт Урмановның «революцион аскетизмы» белән Җиһангирның интим-мәхәббәт романтикасы каршы куелып, боларның икесе дә зур һәм катлаулы тормыш чынлыгыннан, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдән читкә алып китә торган мавыгулар итеп күрсәтелә. Романның соңгы редакциясендә язучы үз геройларының бу линиясен тагын да ачыклады . Аның фикеренчә, уңай геройның граж­данлык характеры шәхсн-интим теләкләреннән аерым була алмый. Киресенчә, сыйнфый-революцион идеал яңа геройның шәхси, субъектив деньясы формалашуга да хә­литкеч йогынты ясый. Аның иҗтимагый һәм шәхси теләкләре, беренче нәүбәттә, халык азатлыгы һәм бәхете өчен көрәштә тыгыз мөнәсәбәткә керәләр, шунда кешенең рухи тулылыгы, бөтенлеге булып җитлегәләр. Нәкъ шундый көрәштә Ибраһимов уңай геройларының күпчелеге үз шәхси тормышларының мәгънәсен һәм матурлыгын таба. «Яңа кешеләр»дәге Батырхан һәм «Кызыл чәчәкләр чикәясе»ндәге Солтан, «Тиран та­мырлардагы Фәхри һәм Садыйк, «Безнең көннәр»дәге Булагов һәм Нина, революцион идеал белән бергә, үзләренең шәхси теләк һәм мөнәсәбәтләрендә дә матурлык, гыйффәтлелек, яшәү һәм көрәш илһамы күрәләр. Семья бәхетен һич тә кире кагарга теләмиләр. А. Шамов та «Рәүфә» (1926) дигән хикәясендә ярлы семьядан чыккан Рәүфә белән кулак семьясы арасында уртак рухи теләкләр булмау драмасын сурәтләп, «Днепр буенда» (1927) исемле повестенда исә үзләрен революцион идеалга багышлаган нкс яшь кешенең — Хәлим белән Рахильнең мәхәббәт матурлыгын күрсәтте. Аңарда да «революцион аскетизм»га каршы тенденция ачык иде.

Яңа геройның иҗтимагый, революцион идеалы белән шәхси омтылышлары бәйлә­неше кешенең яңа җәмгыятьтә үз урынын ничек аңлавы һәм табуы кебек зур мәсьә­ләдән аерылгысыз. Шуна күрә ул әдәби геройлар дөньясы белән генә чикләнә алмый; геройларның идея-мораль каршылыклары булып кына калмый, ә аерым язучыларның үзләре өчен дә революцион идеал белән яңа этик-эстетик идеалларны аерылмаслык итеп аңлау юлы бик такыр һәм ачык булмаганлыгын күрсәтә иде. Моның характерлы бер чагылышын Һади Такташ иҗатында күрергә мөмкин. Яңа чынбарлык белән иске романтик традицияләр арасындагы тирән каршылыкны ерып чыгу өчен көрәшкә бик күп иҗади көчен салып, бу шагыйрь үзенең һәм әдәби героеның заман белән бәйләнеше һәм революция алдында идея-мораль җаваплылыш мәсьәләсен бик тә кискен гәүдәләндереп үсте. Аның башлангыч иҗатында геройның азатлык һәм мәхәббәт идеа­лы традицион-трагик яктырылышында калды әле. Мәхәббәт — кеше рухи ирегенең югары бер идеалы мәгънәсендә алга күслып, иске тормышның законнары һәм әхлакый нормалары белән ул һич тә сыеша, килешә алмый, дип чыкты шагыйрь. Атаклы «Җир уллары трагедияге»нен дә бер төп идея сызыгы шуннан гыйбарәт иде. Мәхәббәт — кеше матурлыгының әхлакый нигезе булу һәм аның иҗтимагый бурыч белән бәйләнеше турындагы фикер Такташның күп кенә әсәрләре аша үтте. «Күмелгән кораллар» (1927) драмасында ана кадәр Ш. Усманов һ. б. тарафыннан күтәрелгән проблема алынды. Бай малае Солтан белән Советлар властен яклаган мөгаллимә Сәгыйдә ара­сындагы мәхәббәт — семья мөнәсәбәтләре сыйнфый идеалларның капма-каршылыгы белән һич тә сыеша алмыйлар. Үзенең баласына ата булырга тиешле Солтанны Сә­гыйдә революция хакына нәфрәт белән кире кага һәм халыкка дошман дип саный.

Иҗтимагый бурыч белән шәхси теләкләрнең бәйләнеше мәсьәләсе безнең тормышның тыныч шартларында үзенең икенче яклары һәм көтелмәгән кыенлыклары белән ки­леп басты Яңа геройның тормыш позициясен гурыдан-туры революцион-сыйнфый кө­рәшкә бәйләп караганда, бу мәсьәләнең чишелешендәге беркатлылык та һәм турылык та күзгә бәрелеп торды. Чагыштырма дәрәҗәдә ул җиңелрәк тә кебек. Ә менә социа­лизмны тыныч шартларда төзегәндә, яңа кешенең тормыш позициясен тагын да эчтәнрәк, аның рухи тирәнлегеннән эзләргә һәм табарга кирәк иде. Шундый максат белән Такташ «Югалган матурлык» (1928) драмасын язды. Бу әсәрдә яңа кешеләрнең иҗ­тимагый һәм шәхси теләкләре арасында хәл ителүе кыен булган һәм тирән драматик каршылык барлыгы турында сөйләнә. Совет инженеры Газизнең һәм аның сөйгән хатыны комсомолка, студентка Галиянең семья бәхете фаҗигале җимерелүен күрсәтеп, автор яңа герой язмышында иҗтимагый һәм шәхси теләкләр гармониясе ничек булырга тиеш? дигән сорауга җавапны ачык калдырды. «Мин кешелек дөньясы алдын­да беренче ана булырга тиеш идемме, әллә җәмәгать эшчесеме?» — дигән сорау га­заплый Галияне, һәм шуна дөрес җавап таба алмау аркасында, ул үзенең яшьлек  матурлыгына, сәламәтлегенә һәм ана булу бәхетенә хыянәт эшләп, һәлакәткә бара. «Революция гаилә мәсьәләсендә безнен алга бик күп проблемалар, бик күп каршы­лыклар китереп куйды», — дип, кешелекнең яңа буынын тәрбияләүдә совет семьясы­ның бурычы искнткеч зур һәм җаваплы икәнлеген аңлаган Газиз дә: «Ир плюс хатын— трагедия... Әллә нәрсә... Бүгенге гаилә төзелергә өлгерми җимерелә бара...» кебек сүзләрдән югары күтәрелми, һичшиксез, яңа геройның эчке тормышын, рухи мө­нәсәбәтләрен төзү эше җиңел генә бармый, яңа шартларда аның кыенлыкларына күз йоммаска кирәк, дигән карашны яклый Такташ һәм үзенең бөтен иҗатына хас булган зур гуманистик идеяне үткәрергә тели. Монда шулай ук яңа геройның мораль-психологик табигатен билгеләүдә ул елларда кабул ителгән социологик схемадан читлә­шергә омтылыш та бар иде. Ләкин алынган теманы традицион-романтик һәм трагик планда караудан катгый рәвештә читләшә алмавы язучының үзен дә, геройлары ши­келле үк, каршылыклы хәлгә куйгалады.

Заман героеның рухи матурлыгын һәм бөтенлеген эзләү, аны сәнгатьтә сынландыру проблемасы Такташ иҗатын 20 нче еллар азагына табан тулысынча бнләп алды. Шагыйрь поэзиядәге яңа матурлыкның сере һәм художникның беренче мәртәбә шул матурлыкны ачудагы роле турында сөйли. Аны объектив һәм субъектив каршылык­ларны кичереп үсүче заман героен сурәтләү кызыксындыра. Мондый герой барыннан да элек конкрет тормыш шартларында үзенең эш-кыйланышлары белән бирелгәндә генә ышандырырлык, реалистик булырга мөмкин. Менә шушы момент Такташ поэзия­сендә ачылып киткән лирик эпосның да үзенчәлеген билгеләсә кирәк. Моның бер ма­тур үрнәге — «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927) поэмасы. Мәхәббәт һәм семья иреген мещан­нарча аңлауга каршы куелган бу әсәрдә яңа җәмгыять кешеләренең иҗтимагый идеалы белән морале арасында тыгыз бәйләнеш булуы раслана. Әмма бу бәйләнеш, гармо­ниянең тууы тормыш каршылыкларыннан, геройларның рухи ялгышу һәм газапларын­нан башка һич тә булырга мөмкин түгел, Зөбәйдә белән Мәхмүт арасындагы мәхәб­бәт тарихы да шундый җирлектә ачыла.

«Типларны берьяклы итмәскә, аларның эчке каршылыкларын ачарга...» «Нәфис дө­реслек нигезендә кешенең бөтен эчке каршылыклары белән җанлы психологик типлар тудырырга», — менә шундый әһәмиятле таләпләрне Такташ гомумән безнең әдәбият һәм шул җөмләдән үз иҗаты каршына да куйды. Аның «Мәхәббәт тәүбәсе», «Мокамай», «Киләчәккә хатлар» һәм «Камил» кебек күренекле әсәрләре шул таләпләрне тор­мышка ашыруның гүзәл мисаллары булдылар. Боларда заман кешеләренең катлаулы эчке драматизмы һәм язмышы күз алдына китерелеп, Такташ иҗатының буеннан- буена килә торган проблема — шәхес белән коллектив, аерым кеше белән җәмгыять арасындагы гармоник мөнәсәбәт кебек гуманистик караш яктылыгында хәл ителә. Нәкъ шуңа бәйләнештә «Такташны барыннан да элек кешенең рухи хәле, пси­хологиясе кызыксындыра башлады». Шагыйрьнең лирик герое да шул ук юнәлештә үсә килеп, ул үз замандашының көр күңелле дусы, якын юлдашы һәм туры сүзле киңәшче­се булып формалашты.

Дөнья матур.

Шушы дөньяның мин —

Ирке чикләнмәгән юлчысы;

Давыллы елларның, зур көрәшнең

Матурлыгын җырлар җырчысы .. —

(«Бүгенге матурлык», 1927)

дип игълан итте ул герой үзенең эстетик кредосын. Заман сулышын һәм аның чын геройларына лаеклы уй-хисләрне сәнгать дөньясына киң колачлап алу — менә шундый зур максат шагыйрьнең бөтен дикъкатен үзенә тартты. Элеккерәк чорга хас булган һәм билгеле шигъри чаралар белән генә мондый максатка ирешеп булмаячак, эпостай аерылгысыз лирикага, психологизмга йөз белән борылырга кирәк иде. Шуңа күрә эпик геройны гына түгел, лирик геройны да тарих фонында һәм көндәлек тормыш эчендә гәүдәләндерүгә ирешүне Такташ яңа сәнгать өчен бик әһәмиятле бурыч итеп аңлады. Шулай итеп, 20 нче еллар дәвамында татар әдәбиятында туплана килгән реа­листик тәҗрибәләр яңа геройның тормышчанлыгын һәм рухи портретын билгеләүгә дө­рес юнәлеш бирделәр. Такташ бу юнәлешкә поэзиядә киң юл ачучылардан берсе бул­ды. Аның шигъри тавышы һәм геройлары бүгенге шау-шулы зур тормыш эченнән ки­ләчәккә юнәлделәр.

Без бу мәкаләдә социалистик революциянең беренче ун елындагы татар совет әдәбиятында яңа герой образы ничек туды? дигән сорауга җавап бирүне максат иткән идек. Бу максат, билгеле, үткәнгә гади бер экскурс, әйләнеп карау булып кына кала алмый. Ул чор әдәбиятында урын алган яңа герой, бүгенге эстетик таләпләр югарылы­гыннан караганда, күп ягы белән әле җитлекмәгәндер дә. Әмма, ничек кенә булмасын, ул герой — тарихның зур сынауларында туып һәм чыныгып, үзеннән соң безнең әдәби­ятка килгән күп геройларга үрнәк һәм юлдаш булды. Аның революцион идеалы бөек һәм рухи-мораль дөньясы нык, таза булганлыктан, ул заман авырлыкларын һәм ба­сымнарын курыкмыйча күтәрде. Шуна күрә 20 нче еллар әдәбиятының яңа герое бервакытта да үлмәс.

Без яңа җир, яңа кеше өчен

Җирдә зур дау алып барабыз! —

дигән иде Такташ. Татар совет әдәбиятының беренче яңа герое да — яңа җир һәм яңа кеше өчен көрәш давылларында чыныккан солдат, гражданин һәм гуманист. Мондый каһарманны тарих һәм кешелек онытмый.

 

 

Реклама