УРТАК ТЕЛӘГЕБЕЗ (Язучы блокнотыннан)

 

Быелгы яз турындагы, дөресрәге, март Пленумы турындагы фикерләремне мин үткән ел март аенда булган бер сөйләшү­дән башларга телим. Ул чакта районнарга командировкага чыккан идем. Шул вакыт, район үзәгеннән шактый ерак булган совхоз­га барышлый, бер авылда кунып калырга туры килде. Мин тукталган йорт хуҗасы бик юмарт һәм сөйләшүчән кеше булып чыкты. Ул колхоз­лашуның беренче елларыннан бирле гел буразнада эшләп килгән. Шун­лыктан, аның игенчелеккә карата һәм бер игенчелеккә генә түгел, гому­мән авыл хуҗалыгының барлык мәсьәләләренә карата сине уйга кал­дыра торган үз фикерләре барлыгы аңлашылды.

Тары ярмасыннан пешерелгән аксыл-сары ботка ашап утырабыз. Ботка шулкадәр тәмле ки, мин бу ашка карата үземнең гаять дәрәҗәдә канәгать икәнлегемне әйтмичә кала алмадым:

— Бик рәхмәт сезгә, бигрәк тәмле булып пешкән, — дидем.

Хуҗа җавап урынына үзен борчыган мәсьәләне кузгатты:

— Тары ярмасы, мине суда пешерсәгез, икегә генә ярылам, ә сөттә пешерсәгез, җидегә ярылам, дип әйтә ди. Бу да шулай җидегә ярылып пешкән. Һи, туган, тары боткасына ни җитә!.. Тик менә аңа, нишләптер, үги итеп карыйлар шикелле.

Ул үзе яши торган авылда да, тирә-юньдәге башка авылларда да тары чәчүнең елдан-ел кими баруын сөйләде. Аннары кинәт карабодай­га күчте:

— Карабодайга да шундыйрак караш сизелә. Ә бит карабодай боткасы тәнгә җиңеллек кертә, сихәтлек бирә ләбаса! Элек-электән үк: «Солдатларның ашаганы — карабодай боткасы... » — дип җырлаганнар бит. Чынлап та, аны ашап кайсыбыз гына рәхәтләнмәгән! Аннары ул ярма гына биреп калмый, бал да бирә ләбаса! Шуңа карамастан, аны чәчүгә кырынрак карыйлар... Безнең авыл басуларында карабодай го­мергә котырып уңды. Хәтта аны арба белән ерып чыга алмаган еллар­ны хәтерлим мин.

Ул кичне, тары боткасы ашап, чәй эчкәннән соң да, без урында ки­леш озак кына сөйләшеп яттык. Ул сүз арасында чәчү әйләнешеннән чиста парны чыгаруның дөрес түгеллеге турында да әйтте.

Берничә көн үткәч, мин иртә белән радиодан соңгы хәбәрләр тыңлап, уйга калып утырдым. Анда, дөрестән дә, чиста парны хурлап, аны чәчүле пар белән алмаштыруны алга сөрәләр иде. Ул көнне чәчүле пар­ны шулкадәр яклап сөйләделәр ки, хәтта шушы турыдагы бер үк мә­каләнең баш өлешендә «чәчүле пар» дип, уртасында «биләмле пар» дип, ахырында «биләүле пар» дип, өч төрле термин кулландылар Әлбәттә, чәчүле пар да кирәк. Ләкин чиста пардан бөтенләй баш тарту һич кенә дә дөрес түгел.

Мин үзенең фикерләре белән әлеге чыкылдап торган колхозчы агайны искә алдым.

Март Пленумы күп кенә җитди хаталыкларны ачып салды һәм чис­та парга да, карабодайга да, тарыга да тиешле урын бирде. Аларны сатып алу бәяләрен күтәрүне кирәк тапты, бу культураларны игүдә катнашучыларга өстәмә түләү тәртипләрен билгеләде.

Солы турында да берничә сүз әйтәсем килә. Солы кешеләр өчен дә, терлекләр өчен дә бик файдалы культура. Сөлек кебек шома гәүдәле, көр атлар турында халык: «Моны солыга тәмам катырганнар», — дип әйтә икән, бу инде тикмәгә генә түгел. Ә менә соңгы елларда авыл ху­җалыгына югарыдан торып «күрсәтмә» бирүчеләр шулчаклы «акыллы» башка әйләнделәр ки, хәтта алар солының иген икәнлеген инкарь итеп, аны чәчүдән бөтенләй кул селтәүгә кадәр барып җиттеләр.

Әйе, март Пленумы бу төр культураларны чәчүне яңадан торгызды. Хәзер инде безнең басуларыбызда карабодай катык кебек ак чәчәк атып, тары саргылт ефәктәй чукларын асып, солы исә яшкельт төймәле сыргаларын тагып утырачак. Һәм, ниһаять, кайсы колхозда, нинди иген чәчәргә кирәклекне шунда яшәүчеләр үзләре сайлаячаклар. Бу нәрсә дигән сүз? Букешеләргә инициативага юл кую дигән сүз. Дөрестән дә, әгәр шаблон күрсәтмәләр белән теләсә нинди мәсьәләгә килеп тыгыла­сың икән, ул чагында кешеләр ике кулсыз калалар, эштән сүреләләр, гомумән, аларның гайрәтләре чигә. Бу уңай белән кызыклы гына, берүк вакытта бик аянычлы мисал китерер идем. Миңа кайсы елныдыр, бер­вакыт шулай кызу урак өстендә Арча районының бер колхозында бу­лырга туры килде. Андагы председательнең гаҗәп энергияле, гел булсынга гына эшли торган кеше икәнлеген күптән белә идем. Ул көнне мин аны басудан да, ферма тирәләреннән дә эзләдем, ләкин таба алма­дым. Кемдер аның кәефе юклыгын, бүген бөтенләй күренмәгәнлеген әйтте. Өенә киттем. Барсам, ул чоланда ята. Үзе авырмый да, йокла­мый да.

  • Нишләп болай тик ятасың, Шаһиәхмәт абзый? — дидем аңа.

Ул эчке бер ризасызлык һәм әрнү белән:

  • Районнан уполномоченный килде бит, минем кирәгем юк, — дип җавап кайтарды.

Мондый уполномоченныйларның колхоз председательләрен, колхоз­чыларны «өйрәтүләре» кайчакларда шул дәрәҗәгә җитә ки, гомер-го-мергә иген иккән бу кешеләр гүяки бер нәрсә дә белмиләр булып чыга. Хәлбуки, шушы уполномоченныйларның үзләренә килсәк, алар арасын­да, бигрәк тә игеннәр әле яңа тишелеп чыгып кәс каплый башлаган чорда, теге яки бу культураны аера белмәүчеләр дә очрый. Алар солы­ны бодай, бодайны солы дип, сине шуңа ышандырырга тырышалар.

Менә шуның өчен дә март Пленумы колхозларга квалификацияле җитәкчелек итүне төп бурычларның берсе итеп куйды.

Пленум прогрессив яңалыкларны, файдалы тәҗрибәләрне практикага кертергә кирәклекне әйтте. Берүк вакытта теге яки бу тәҗрибәне уйламыйча, шул килеш кабул итүнең ярамаганлыгын да кисәтеп куйды. Дөрестән дә, «һәрбер ялтыраган алтын булмый» бит. Моны хәтердә нык тотарга кирәк.

Пленум материалларын һәм шулар нигезендә чыгарылган карарларны укып карагач, чын күңелдән сөенәсең. Ашлыкны һәм терлекчелек продуктларын сатып алуның бәяләрен күтәрү, колхозларга салына тор­ган доход налогларын киметү, еллар буе өелеп килгән бурычларны списать итү кебек һәртөрле җиңеллекләр һәм шәхси хуҗалыкларда терлек асрауны чикләүләрне бетерү — болар һәммәсе дә бөтен халыкка файда бит. Боларны буш кул белән, коры куаныч белән каршы алып кына калмаска, ә җир байлыгын арттырганнан-арттыра бару өчен көрәшер­гә кирәк. Бу исә, шулай ук, бөтен халык эше. Чөнки бөтенебез бергә көрәшкәндә генә безнең һәрберебезнең алдында күкрәккә терәп каерып-каерып кисәрлек, тегермән ташы чаклы икмәк торачак һәм һәрберебез­нең авызында бал-май булачак! Бу — синең дә, минем дә, бөтенебезнең дә уртак теләгебез!

 

Реклама