Р.Гатауллин шигырьләре

 

Түземлелек

 

Кеше — түземле дә...

Табигате бунтарь булса да,

 Көтә белә.

Мине дә күпләр көттерделәр...

Көттерде — үсмер чак.

Мәхәббәт көттерде.

Сүз куешкан урынга — көттереп

килде сөйгәнем,

Көттереп үптерде.

Көттерде өлгергәнлек аттестаты,

Өлгергәнлек үзе.

Автобуслар, самолетлар,

атлар,

Хатлар көттерде.

Көттерде бәхет, акыл, тәҗрибә.

Көтәргә өйрәндем.

Инде — сез —

моңа кадәр

Мин белмәгән — картлык,

Кайгы,

авыру — килсәгез,

Көттерсәгез,

үпкәләмәм.

Чөнки мин көтә беләм.

 

Без күрмибез

 

Без күрмибез —

Болытның су парларын ничек алганын.

Күрәбез — коеп яңгыр яуганын.

Без —

хәтта иң якын дусларның

Ни белән яшәвен белмибез.

Белмибез —

берәүнең

Төннәр буе йоклый алмавын.

Эш өстендә ничек янганын —

 рәхәтен, газабын.

Шагыйрьнең эзләнүен күрмибез.

Ләкин, без

Сокланабыз —

яңа ачышларга.

Башваткыч эшләргә.

Хисле җырларга,

Көчле образларга —

 сокланабыз.

Алар ничек туа? Без белмибез.

Табигать яраткан талант бу!

— дибез.

...Без —

Болытның су парларын —

җыюын күрмибез.

 

Кеше—гашыйк

 

Жир кешене мәңге ашыктырган:

Гасыр, еллар буе.

Ашыгып сөя кеше, аннан ашыгып

Уза диләр туе.

Мин дә ашыгам — алга, елларыма

Колач ачып менә...

Ашыктыра кояш, йолдыз мине,

Җилләр ашыктыра.

Я суыта дөнья, я тирләтә,

Яки ачыктыра.

Кузгалырга, алга юл алырга

Форсат ачып тора.

Нинди бәхет. — һәрбер көне белән

Дөнья ашыктыра.

Яши ала шулай ашыгып,

җирдә,

Бары гашыйк кына!

 

Яратам бугай...

 

Аның турында уйланып,

мин

Йокысыз үткәрдем төнне бүген,

Янып чыктым.

— Әгәр дә шушы минутта,

Ул авырып ятса,

янса утта?!

Әгәр дә ул каты сызланса?!

Маңгаен тотарга да кеше

булмаса —

Шушы минутта?! —

Төне буе мин янып чыктым.

Әгәр дә ул бүген юлда булса?

Бәлагә очраса?

Караңгыда калса, һәм уты сүнсә?

Әгәр дә ул — юлда булса?!

Төне буе мин янып чыктым.

Әгәр булса ул бүген диңгездә?

Шторм кубып, чайкалса дулкында?

Давыл белән көрәшсә бу төндә

Диңгездә?!

Төне буе мин янып чыктым.

Мин авырыйм,

Мин — саташам

бугай.

Ләкин, гомеремдә беренче кат,

авырганда

Үз хәлемне мин оныттым,

Мин уйладым

һәм кайгырттым

аны шулай.

...Мин авырмыйм... һәм яратам

бугай.

 

Ятлар бирде,

ятлар алды

 

Башта сине мин сөймәдем әле,

Тик, ошадың миңа.

Ятлар: «Син сөясең аны», — диде,

Һәм ышандым моңа.

 

Бернәрсә дә сиздермәдем сиңа,

Сиздерделәр ятлар.

Һәм синнән дә бер көн «сөям» сүзен

Китерделәр ятлар.

 

Бер дә кавышып серләшмәсәк тә без,

Сөю истә калды...

...Ятлар бирде безгә бу сөюне,

Ятлар кире алды.

 

Роль биргәннәр...

 

Бала чакта уйнап роль бүлештек:

Син тау кызы, мин — бер көтүче...

Син сөясең... аннан онытасың,

Ә мин — мәңге янып сөюче.

 

Зурайдык та, чынлап сөештек без;

Картлар моны—«язмыш» дигәннәр...

Син ташладың мине,

Ә мин — сөям...

Безгә рольне белеп биргәннәр.

 

Исемнәр

 

Мин исемнәр яратучы.

Гаҗәпләнмә, нигә? — димә.

Байрон исеме, Пушкин исеме,

Гейне исеме ошый миңа.

 

Г аҗәпләнмә — Эдиссоннар

Һәм Колумблар миңа якын...

Җәлил исеме! — һәрберсеннән

Әллә күпме мәгънә таптым.

 

Мин исемнәр яратучы!

Минем йөрәк —

Йолдызларны үзенә җыйган

Күк шикелле! —

Мең-мең исем белән тулган.

 

Мин исемнәр яратучы...

Һәм,

Шулай ук — яратмаучы.

Гаҗәпләнмә, нигә? — димә.

Күп вакытта үз исемем дә,

Киң бушлыкта очып йөргән

Йондай җиңел тоела миңа!

 

 

Биеклекләр

 

Мин үзәндә туып,

үзәндә үстем.

 Биекләргә тартты йөрәгем.

Мин тауларга мендем.

Чикләнмәде

Таулар белән генә теләгем.

Һаман биек илтә мине юллар,

Һаман күтәреләм —

Нилектән?!

Ә бит, биектәге үзе аска төшә —

Йолдыз атылып төшә — биектән.

 Җир, күк...

Ахры һаман бер-берсенә

Җибәрәләр шулай илчеләр.

Күктән метеорлар төшә җиргә.

Җирдән күккә менә

Кешеләр!

 

Шикләнүең нигә

 

Ничә еллар сөеп,

күзләреңә

Туры карамадым.

Үпкәлисең: — Болай кылануың

Әллә яратмавың?!

 

Шикләнүең нигә инде синең,

Әй, күземнең нуры! —

Мин кояшны сөймиммени?

ә бит

Карый алмыйм туры...

 

Шат күңеллеләр җыры

 

Безнең көлү — башка төрле көлү.

Гариплектән, бәхетсездән көлмибез

                                                         без.

Мыскыл итә белмибез без.

Кабахәт көлүе түгел безнең көлү

Безнең көлү — кемдер елаганнан

түгел,

Мәхәббәттә яшь кыз алданганнан

түгел,

Кемдер бәхетен таба алмаганнан

түгел,

Безнең көлү — башка көлү.

Без көләбез—кояш елмайгандай,

Гөлләр тибрәнгәндә.

Без көләбез — уйнаганда,

Көлке тыңлаганда,

Башка кешеләр көлсә,

Һәм көлүнең кадерен белсә.

Без көләбез — яшь бер кызның ап-ак булып

Тезелгән тешләрен күрсәк,

Дуслар белән саф һавада йөрсәк,

Аруларны, авырлыкны җиңсәк...

Күп вакытта сәбәпсез дә без

көләбез.

Ләкин җитди була белмибезме?

Юк, беләбез.

Тормышны без әллә белмибезме?

Юк, беләбез!

...Яшәү күңеллерәк булсын өчен,

Әйләнәдә һәркем көлсен өчен,

Күп вакытта —

бик елыйсы килгәндә дә —

 Без көләбез.

 

Реклама