МУСА (дәвамы)

 

 

III

Дәвамы. Башы 5—6 саннарда.

 

Иртәгесен Муса күтәренке кәеф белән йокыдан уянды. Такта барак, балчык идән, салам түшәк һәм шул ук немец коллыгы булса да — күңеле көр, фикере ачык иде. Гүяки, ул бик матур бер төш күреп ятканда, кинәт күк капусы ачылып киткән һәм шул нур балкышында аңа бу каһәрле чокырдан сикереп чыгу юлы кү­ренгән! Уянгач, шушы куанычны яңадан татып, үзенең алдагы ният­ләрен күңел күзеннән кичереп ята иде ул. Юк, төшендә аңа бертөрле дә могҗиза капу ачылмады, күкләрдән бертөрле дә сихри аваз ишетел­мәде. Кичәге авыр һәм озакка сузылган газаплы уйлар эчендә туды бу фикер. Кинәт яшен шикелле ялтырап, үзенең бөтен матурлыгы һәм куркынычлыгы белән, шул куркынычтан курыкмый торган кыюлык соравы белән балкып туды. Туды да, Мусаның бөтен дәртен, барлык рух көчен ияртеп, йөрәген үч һәм кайнар теләк белән җилкендереп, ут эчендә калган баланы кереп алу шикелле «хәтәр уен» белән мавыктырып, үз артыннан алып китте. Бу изге максат аның күңел күген яктыр­тып, офыкларын киңәйтеп җибәрде. Ул бүген үзен канатлары кинәт бәйдән ычкынган дала кошы кебек сизә иде. Менә, яңадан киң һәм биек күкләрдә йөзәргә, үзеңне үлем читлегенә бикләгән дошманның башына кадалып, рәхимсез үч кайтарырга мөмкин! Юк, үзеңне генә тү­гел, меңнәр-меңнәрне бикләгән һәм аларның җанын сатып алырга телә­гән әшәке дошман белән, әнә шул асыл дусларыңа таянып, аяусыз тар­тыш башларга!..

Мусаның бөтен җанын-тәнен ярсу ут куыра башлады. Ул, каты сызланудан җанын кая куярга белмәгән кешедәй, сәндерәсеннән кинәт сикереп төште дә балчык идән буйлап ялан тәпи йөрергә тотынды. Куллары йомарланган, әле генә якты булган йөзен караңгы ачу баскан иде. Кинәт аның каршына күзләрен акайткан фюрер үзе килеп басты. Ул инде меңләгән әсир җилкәсе өстенә, «Бу минеке!» дигәндәй итеп, үзенең йөнтәс кулларын салган иде. «О, хөрмәтле фю­рер!— ди Муса мыскыллы тавыш белән. — Сез минем халкымны ялчы итәргә уйлагансыз икән... Әмма, ялгышасыз, әфәндем! Сезне полководец диләр, Европаны тезләндергән империя башлыгы диләр... Ә менә мин даһи да түгел, полководец та түгел, сезнең канлы тырнакка эләккән тычкан баласыдай, гади бер солдат, бәләкәй генә Муса Җәлил. Сез мине, ата мәче шикелле, теләсә кайчан шытырдатып чәйни аласыз! Ә шулай да йөрәк өстемә кулымны куеп әйтәм: татар халкы сатыла торган товар түгел! Шәфи дигән адәм азгыны сезне мәкинә сибеп, чыпчык урынына алдаган. Сатылмый ул татар халкы! Сез, әлбәттә, аны мәҗбүр итәргә теләрсез, чөнки сезнең кулда корал. Ләкин мин дә карап тормам! Мин, менә шушы бәләкәй генә Муса, сезгә караганда мен тапкыр зәгыйфьрәк, әмма рухы белән мең тапкыр көчлерәк бер гади шагыйрь, үз тирәмә тугры дуслар җыеп, сезгә каршы яуга чыгам!

Һәм башымны кисәргә бирәм: сез нихәтле көчләсәгез дә, татар солдаты үз туган иленә атмас!..»

Блоктагы унлап кеше бары да торып, юынып керде, ә Муса һаман йөренә, һаман пышылдый иде әле. Болар яңарак килгән кешеләр һәм Муса белән рәтләп таныш та түгелләр; әсирлек шартларында үз эч­ләренә бикләнгән дә булганлыктан, килеп эндәшергә дә кыймый­лар иде.

—Әллә бу абый акылдан шаша микән? — дип куйды берсе, әкрен

генә. — Кайчаннан бирле зат-пирут йөрүдән туктамый, үзе нәрсәдер укына...

 — Гаҗәп түгел монда берсе дә, энем,— диде икенчесе, зарлы та­выш белән сузып. — Бу каһәр суккан җылан оясында шашу гына тү­гел, үрле-кырлы сикереп үләрсең...

Блокның ярым ачык калган ишегеннән немец сакчысы күренде, йөрүеннән һәм уйларыннан әле һаман бушанмаган Мусаның, түрдән әйләнеп килгәндә, кинәт аңа күзе төште дә сискәнеп китте: бу минутта Гитлер үзе килеп кергәндәй тоелды аңа. Чөнки ул аның белән бәхәс кылудан һаман туктамаган иде әле. Сакчы, дага һәм йомры башлы кадаклардан койгандай авыр итекләре белән зык-зык басып, урталык­ка килде дә:

 —Һумиарофф Мусза! Шеф Френцельгә! — дип кычкырды. — Шнеллер! — дип тә өстәде.

Муса, аптырап аңа карап торганнан соң, «тагын нәрсә кирәк икән боларга?» дип уйлый-уйлый, сәләмәләрен эләктергәләде дә сакчы каршына килде. Немец аңа атларга кушты. Үзе арттан автомат төбәгән килеш, блоктан алып чыгып китте.

Шеф Френцельнең вилласы ябык лагерьдан читтәрәк бер бакча эчендә иде. Мусаны сакчы шунда алып килде. Инде октябрь бетеп баруга карамастан, агачларда сыгылып утырган бурлат кызыл алма­ларның, бик тәмледер кебек тоелган эре грушаларның һәм шәмәхә сы­ман төтен сыланган төсле симез сливаларның әле һаман да җыелмаган булуы Мусаны гаҗәпләндереп һәм кызыктырып куйды. «Рәхәт яши­ләр, бирәннәр!..» — дип уйлады ул.

Эчкә кереп торасы булмады, күзлекле майор Френцель үзе чыкты.

          — Һумиарофф? — дип сорады немец.

—  Әйе, — диде Муса.

— Фрайлагерьдагы танышларыгыз сезнең белән күрешүне сорыйлар. Менә сезгә бер көнлек пропуск.

— Данкешөн, һерр Френцель1, — диде Муса. — Әмма кем сорый мине? Кемне эзлим?

— Алишофф Абдуля, — диде шеф.

Муса үзен Нәзир Һадиев сорый торгандыр дип уйлаган иде. Күп­тәнге җан дусты бит. Шулай да куанычтан аның аяклары җиргә дә тимәде. Лагерьның чәнечкеле рәшәткә капкасын ачтырып чыгуга, җиди-сигез адымда гына Алиш басып тора иде.

—Муса! — дип кычкырды ул, бәгырьдән өзелеп чыккан тавыш бе­лән, һәм аңа таба омтылды.

Муса да, кочак җәеп, ана ташланмакчы булган иде, ләкин кинәт кенә, юлы кырт киселгәндәй, туктап калды. Әйтерсең, шушы урында аяклары алынды аның. Тик күзләре генә мөлдерәп һәм газаплы аңлашылмаучылык белән Алишка текәлде. Чөнки Алишның башында биек түбәле, каракошлы, свастикалы яшькелт-зәңгәр фуражка һәм өстендә коеп куйгандай немец формасы иде. Мусаның күз алдында сагынып омтылган Алиш түгел, ә бәлки Карип Ишбулдин, юк, хәтта бөтенләй таныш булмаган немец фашисты басып тора сыман тоелды. «Ничек  болай!.. Алиш та шуны кигәнме?.. Нәрсә соң бу?..» — дигән мең төрле сорау башыннан узды. Ул хәтта артка чигенде, кире үз лагерена кереп китәргә теләде. Бу хәлдән каты борчылуга төшкән Абдулла моны бик тиз аңлап алды һәм елардай тавыш белән:

 —Муса! Курыкма, җаным! — дип кабат кычкырды. — Дөрес, миңа дуңгыз тиресе кидерделәр, ләкин үзем әле дуңгыз сазына аунага­ным юк! Мин әле Алиш!..

Муса үзен җиңде һәм, бу секундта үзенә буйсынмыйча кинәт ташып киткән нәфрәт тойгылары өчен үзен гаепле санагандай, борчулы елмаю белән җәһәт-җәһәт алга атлады.

—Алиш! Дустым!—диде ул, кочакларын җәеп. Абдулла аңа табан атлады. Алар икесе дә ирләрчә, дөресрәге, солдатча керсез күңел белән нык итеп, бер-берен кочып алдылар; кыска һәм кайнар үбешеп, йөзлә­рен бер-беренең җилкәләренә капладылар да, «Алиш!», «Муса», «Эх, дускаем!» — диешә-диешә, елап җибәрделәр. Телгәләнгән йөрәк тавы­шы белән өзеп-өзеп әйтелгән бу сүзләрдә, бер-беренең җилкәләренә тамган бу кайнар яшьләрдә, ничәмә вакытлардан бирле чигеп килгән газап һәм михнәтләрнең, җәбер һәм изүләрнең, әрнү һәм үкенүләрнең барлык ачысы бергә җыелган иде. Яндырып чыга иде ул яшьләр.

Ниһаять, алар, башларын калкытып, яшь аралаш бер-беренә караш­тылар да сабыйларча садәлек белән елмаешып куйдылар. Сөйләшәсе сүзләр, уртаклашасы кайгылар шул хәтле күп иде, хәтта, каян башлап җибәрергә белмичә, аптырашып тордылар. Әмма Алишның бәгырен яндырган хәсрәтләре, вөҗданын кимерә торган әрнү һәм үкенечләре көчлерәк, күбрәк җыелган булса кирәк, беренче булып ул башлап җибәрде сүзне.

 — Үземнең нинди кыяфәткә кергәнемне күрмәс өчен көзгедән караганым юк иде. Беренче көзге син булдың, Муса, — диде ул. — Чиста күңелле кешенең мине күрү белән адымы киселү, хәтта артка чигенә башлавы минем никадәр кабахәт төстә икәнемне аңлатып бирде. Менә, күр инде, Муса, беткән баш, сатлык җан, фашист ялчысына әйләнгән Абдулла Алиш дигән язучы кисәге шушы була инде... Җирәнгеч хәшә­рәт мин хәзер! Төкер син минем йөземә, төкер! Үпкәләмим. Рәхмәт әйтермен! Ничек үпкәлим? Мин аңа бик хаклы булган сасы көзән бит. Мине тудырган газиз анам бар, миңа гомер иптәше булган Өркыям бар, ике күз алмамдай Алмазым белән Айвазым бар — алар минем кабахәтлегемне ничек күтәрерләр, Алиш дигән бәдбәхет исем чыкканда кеше күзенә ничек карарлар? Эх, улларым, йөрәк кисәкләрем, нишләт­тем мин сезне, нишләттем! — Һәм Алиш тыела алмыйча үксеп, үзләре утырган эскәмиянең терәгенә капланып, яңадан елый башлады. Җан өзгеч авыр, газаплы елау иде бу. Муса, аны юатырга теләп, аркасына кулын сузды. Шул ук кулы белән башыннан сыйпамакчы булып үрел­гән иде, ләкин, бик мәһабәт ялтыратып эшләнгән унтер фуражкасына күзләре тукталды да, күңеле бармады — кулын кире тартып алды. Чөнки бу минутта алар арасында ялган хисләр булуы һич кенә дә мөмкин түгел иде.

 —Тукта әле, үз-үзеңне шул хәтле камчылама әле,— диде Муса борчылган тавыш белән. — Тынычлана төш. Син бая бик үк куркыныч әйтмәгән идең ич, ачыграк сөйләп бир.

Алиш, башын калкытып, елаудан кызарган күзләре белән Мусага карады. Ул күзләрдә төбе күренмәгән сагыш, кара язмышка буйсыну­дан туган өметсезлекнең күксел рәшә сыман болганчык пәрдәсе бар иде. Хәсрәт сарысы коелган боек йөзе каны качкандай күгәреп, суы­рылып калган; күз төпләренә, борын тирәләренә һәм маңгай аркылы сына яткан сызыклар, әсир үткән гаҗизлек юллары шикелле, текә ти­рән һәм бормалы булып сузылганнар. Алишның кайчандыр калын бул­ган чем-кара кыл чәчләре дә шактый юкарып, кырау сибелгән төсле булып, ә чигәләре, кояш ашагандай, бөтенләй уңып калганнар иде. Муса боларның барысын да бик тиз аңлап алды һәм, Алишны тирән кызгану белән, баягы шикләнүен сиздерүе өчен үкенеп куйды.

—Әйдә, берәр аулаграк почмакка китик әле, — диде Алиш, тирән көрсенеп. — Монда бигрәк аяк өсте.

Алар берсүзсез кузгалдылар да агачларның куерак үскән ягына таба атладылар. Вак кына яфраклары, ут тигәндәй, юка гына булып саргая башлаган бер юкә төбендә яшел буяулы гади агач эскәмия күренде.

 —Кара, боларда да юкә үсә икән, — диде Муса, гаҗәпләнеп.

—Бездәге күк. — дип елмайды Алиш, һәм алар икесе дә шунда утырдылар. Икесенең дә күңелендә шушы юкә күләгәсе ниндидер ягымлы хис уятты, бу урын әллә кайларда калган туган җирнең уч төбедәй генә бер почмагы сыман тоелды. Юкәнең юан кәүсәсен каплаган караңгы кайрыларына, биектәге яфракларның таныш тавыш белән әкрен генә җилфердәшүенә сокланып, үренә-үренэ карап алдылар. Ниндидер бер минутлык рәхәт килде аларга.

—Без синең белән Казан вокзалында аерылышканга ел ярымлап бардыр инде хәзер, — дип сүз башлады Алиш. — Ул чакта рәтләп сөйләшә дә алмаган идек. Китү кайгысы, фронт кайгысы иде. Кәефләр кәкре, күңелләр бөкре иде, чөнки хәлләр шәптән түгел иде. Ә шулай да бер сүзең хәтердә: «Берлинда күрешербез... Гитлерның муенын бор­гач!»— дигән идең... Пәйгамбәр булгансың икән: күрештек... Тик Гитлер муенын гына... Әйе, ул безнекен бора!..

Муса эндәшмичә башын түбән иде. Гитлер муены безнең куллардан бик ерак иде шул әле... Алиш яңадан сүзен дәвам итте.

—Әйе, ул чакта әйбәтләп сөйләшә алмадык, ә хәзер менә сөйләш­сәк тә, соңга калдык, бугай... «Күз каршымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе...»

— Шулай ук соңга калдыкмыни? Шулай ук үзгәрдемени «әшьялар төсе», Алиш? Бик тирәнгә китә түгелме соң бу?..

—Ничек дип әйтергә, Муса туган... Мин сәясәтче түгел, элек тә мин андый мәсьәләләрне тирәнтен аңлый алмый идем, хәзер бөтенләй башым катты. Мин бит партиясез, мондый кошмарларны күрәчәгем башыма да килмәгән юаш бер Абдулла; өй арты бакчадагы шомырт ботагында хәйләсез генә сайрап гомер иткән гади бер кошчык кебек, үземнең кечкенә генә, гади генә хикәя һәм әкиятләрем белән балалар күңелен табарга теләп яшәгән бәләкәй бер язучы гына идем. Ул язучы­лык көннәрем искә төшкәндә, мин әле дә сиңа рәхмәт укыйм, Муса дус. Чөнки син миңа язган рецензияләрнең берсендә дә мине юкка чыгарма дың, ә дусларча һәм белеп, һәйбәт киңәшләр бирдең, уңышларымны да күрә белдең. Ә бит ул елларда тәнкыйть — казакъ камчьгсы белән бер иде: чыжлап битеңә төшә дә чәчрәтеп күзеңне чыгара! Бер тәнкыйть мәкаләсе белән нинди генә атаклы язучыны да, кабат тормаслык итеп, сугып егалар иде. Явызлык бервакытта да онытылмый, диләр. Юк, яхшылык та һичкайчан онытылмый.

—Тукта әле, син мине юкка һәм бик соңга калып мактыйсың, — диде Муса, көлемсерәп. — Хәзер, үзең беләсең, ул эшләр сират күпере­нең теге ягында калды ич...

 —Әйе, мин читкә тайпылдым бераз, — дип җавап бирде Алиш.— Синең сорауларга һаман килеп җитә алмыйм әле. Гомердә бер очрашкандай, сүз күп булганлыктан ул. Әйе, челпәрәмә килде без иман иткән әшьялар төсе. «Немец пролетариаты!»—дидек. Кайда ул? «Дошманны үз җирендә кыйнарбыз!» — дидек. Нәрсә булып чыкты?.. Жиздрада без­не вагоннардан бушаттылар да Брянск тирәсенә хәтле җәяү алып кит­теләр. Ул чагындагы фронт хәлләрен беләсеңдер инде: кайда алгы кырый, кайда фланг, кайда тыл — шайтаның да аңламаслык чуалчык нәрсә иде ул... Поход килешли үк сугыша башладык. Сугышуның да рәте-чираты булмады, дүртенче көндә камалышта калдык һәм, чигенә-чигенә, әйләнеп чыгабыз дип йөри торгач, аждаһаның авызына ук ки­леп кердек. Ачыгып һәм талчыгып беткән, каңгырып йөрүче төркем­нәрне боҗрага кысып алып коралсызландыру немецлар өчен кыен булмады. Ник шулай сугыштык без?.. Алып киттеләр безне сарык көтүе шикелле куып! Уникенче октябрь иде бу, моннан бер ел элек, әз генә артык... Шуннан соң, лагерьдан-лагерьга сөреп йөртә торгач, Чехословакиягә китерделәр, анда заводта шлифовальщик булып эшләр­гә өйрәндем, тамак та әз генә рәтләнә башлаган иде, ләкин аннан тагын алып киттеләр. Польшадагы Седельце лагерена Идел буе милләтләрен җыялар икән — мине дә шунда быргыдылар. Андагы карантин көннә­рен — дизентерия, тиф, күлмәкне күтәреп китәрдәй бет мыжгысы, үрдәк күкәе хәтле булып укмашкан борча күче, — һәммәсе берьюлы кешегә һөҗүм итеп, аны кырмыска оясына салынган кәлтә еланы шикелле үрле-кырлы сикертә-сикертә талауларын — син сорама, мин сөйләмим. Төс-кыяфәтеңә караганда, үзең дә яхшы беләсең кебек күренә... — Алиш, биек түбәле немец фуражкасын күтәреп, кулъяулыгы белән маң­гаен сөртеп алды. Аннары як-ягына каранды да, башын кысып торган ул картузны салып, ниндидер җирәнү хисе катнаш бер хәрәкәт белән эскәмиянең аргы башына таба эшереп җибәрде һәм сүзен дәвам итте. — Шул чакта үзенең әтүтәннәре белән Шәфи Алмаз дигән адәм килеп чыкты. Шома гына сөйләп бирде. Әйтерсең, җәмгыяте хәйрия; әйтерсең, эмиграциядәге бер татар бае немец лагерьларенда үлем газабы чигүче мөселман солдатларына шәфкать һәм мәрхәмәт кулын суза, изге эш эшли! Минем шикелле беркатлы һәм гомер буе сәяси сукыр булып яшәгән тинтәкләр алданмыймы соң? Иң элек аның янына Карип Ишбулдин чапты, каян белгән: «Габдрахман абый да Габдрахман абый!»—вак шайтан булып аяк астына сибелде. Нихәтле аңгыра булсам да сизеп торам: йомшак җәеп, каты утыртачак бу адәм, алдая­чак! Ләкин үләсе килми. Ай, үләсе килми! Үзем инде өрәк төсле, үләт шәүләсе. Ачлыктан дистрофия башланган Ә шулай да ничек кенә булса да котыласы килә...

Муса күптән түгел генә булган үз хәлен күз алдына китерде. Ул үзе дә нәкъ шундый ук хисләрне кичергән иде бит. Нәкъ шулай ук, Шпи­гель чокырындагы бет һәм җәбер корбаны булып үләсе килмәде. Ко­тылу юллары юк иде, сукыр бер очрак тартып чыгарды.

Алиш озак борсаланып, көзнең сүрән кояшлы көне салкынча булса да, маңгай тирләрен сөртеп, каны качкан күмгәк иреннәрен теле белән чылата-чылата, үзе генә белгән авыр кичерешләр эчендә сүзсез тор­ганнан соң:

—Менә, мин хәзер шушы кабыкта... — диде. — Мин Шәфигә ялландым, ә Шәфи мине өч тиен бакыр бәясенә немецка сатты. Мин хәзер фашист ялчысы! Шушы форманы өстемә кидерүләре белән газиз анам­ны да, багалмадай балаларымны да, туган җиремне дә кабат беркайчан да күрә алмаячагымны аңладым. Әмма соң иде инде һәм чарасыз идем мин. «Бетте көч, сынды кылыч, кайтмады үч...»не еш кына кабат­ларга туры килә хәзер. Ә немецлар Сталинград урамнарында сугышалар Иделгә барып чыкканнар. Аңлыйсыңмы, Муса, Идел-әнкә күкрә­генә басканнар! Казаннан кул сузымы җирдә бит ул... — Һәм Алиш ачыргалы үксү белән тагын елап җибәрде. — Казан, Казан... — дип кабатлады ул яшь аралаш. — Безне шушы кабыкка тыгып, шунда алып барырлар... Улларым каршына! Юк, мин моны күтәрә алмам! Хәзер үк инде бу каһәр суккан кием, тимер панцырь шикелле, тар мина, кыса мине, буа, тын алырга ирек бирми! Менә кара эле: нәкъ күкрәк өстендә генә актан тегелгән каракош сурәте; ул свастикалы каракош җир шары өстенә баскан. Юк, җир шары түгел, ул — минем йөрәгем. Канатларын як-якка җәйгән ерткыч каракош шул минем йөрәгем өстенә утырган да үткен тырнаклары белән чытырдатып кысып алган аны! Ул төн-көн минем йөрәкне шулай тырнап тора; кара кан тама ул йөрәктән, кара кан тама...

—Алиш! — дип кычкырып җибәрде Муса, аны кочагына алып.— Син минем иң якын дустым икәнсең! Юк, юк, син бу форманы Карип кигәнчә кимәгәнсең! Бүре — сарык тиресе ябынса да — барыбер бүре. Ә бәрәнне бүре тиресенә төрсәләр дә, барыбер шул ук сөйкемле һәм гөнаһсыз бәрән ул! Әйт әле, дустым: «...кайтмады үч»не кабатларга туры килә, дигән идең. Ә бармы соң үчең? Бармы соң көчең?

—Үчме? — диде Алиш, күкрәгенә тыны сыймагандай итеп. — Әллә нинди герметик капкачлар белән бикләп бетергән чуен казаннан аты­лып чыгарга торучы пар шикелле ярсый ул үч! Ә үче барның көче бар, диләр.

—Бик шәп, бик шәп, җаным!

—Андыйлар лагерьларда да тулып ята,— дип дәвам итте ул, ачы­нып. — Берәве килеп авыз ачса, эченнән хәсрәт сөреме бөркелеп чыга. Икенчесе килеп сулыш алса—үч һәм нәфрәт ялкыны тышка ыргыла... Ләкин ни кырасың ул үч белән? Немецлар Сталинградта бит! Күңел төшенке. Мораль терәк юк...

—Эх, туганкай, авыр көннәр шул,— диде Муса, тирән сулап. Бу минутта аның йөзен дә ачы хәсрәт баскан иде.— Бик кыен көннәр. Ми­нем дә ул хакта уйлый-уйлый башларым авыртып бетә. Кай тарафка гына атласаң да, дөм-караңгы юлсызлык кына шикелле тоела... Ләкин менә эчтә: инә күзе хәтле генә ниндидер бер өмет чаткысы ята. Валла­һи, могҗизага ышанган шикелле! Нишләптер, шул сүнми, һәм шул нәни очкын әйтә миңа; «Юк, синең халкыңны немец барыбер җиңә алмый, ул бердәм, аның әле потенциаль куәте бар, ул бирешмәс!» — ди. Менә шушы иман нуры мине көрәшкә чакыра, һәм минем күзләремә карап сорый: «Ә шул кан йотучы халкыңның хәлен җиңеләйтү өчен син нишли аласың?..» — ди.

—Туктале, Муса, — диде Алиш, түземсез тавыш белән. — Син нинди көрәш турында сөйлисең? Ни пычагым кырып була монда? Бер­лин урамына чыгып, немецларга атып йөрерсеңме? Коралың кая һәм ул нәрсә бирә? Ә үзең — сатылган баш бул тагы. Чөнки Шәфи, мине саткан кебек, сине дә, әлбәттә, сатачак! Кем ышансын синең көрәшеңә, кем ышансын?!

— Син, Алиш дус, йөз төрле сорауны берьюлы куясың, — диде Муса да, шул ук кызулыкка бирелә башлап.— Ләкин, боларга җавап­тан бигрәк, сине иң ачындырганы — үлемнән коткарган булып кыла­нучы Шәфинең сине сатып җибәрүе. Әйе, мине дә сатар ул. Мин, Волхов фронтында эләгеп, Двина буендагы Шпигель «оҗмахы»нда яттым. Андагы фаҗигане оныту яки бет һәм үлем базына кире кайту — мөмкин түгел. Гомумән, ул лагерьлар турында, әгәр исән калсак, бөтен дөньяны тетрәтерлек итеп язар идек! Әмма бусы —киләчәктә. Ә хәзергесе болай: Шәфи дигәнең синең белән мине генә сатса бер хәл иде, без чүп кенә! Ә ул бөтен Идел буе халыкларыннан җыелган ничәмә мең әсирне сата ич!

— Седельценең бер үзендә генә дә егерме мең татар җыйдырылган, имеш, — диде Абдулла. — Әле һаман китереп торалар иде...

—Ә башка лагерьларда күпме? Шулай булгач, чамалап кара: күп­ме татар әсире сатыла икән? Шуның янына башкортны, чувашны, мари белән удмуртны һәм мукшыны куш. Ни чама булыр җәмгысе? Ничәмә-ничә дивизия килеп чыгар?.. Шәфиләр менә шул хәтле әсирне туган илгә атарга өйрәтсә — без нишләрбез? Әгәр шушындый коточкыч җи­наять эшләнә калса, совет илендәге барлык кешеләр безнең халыкның битенә төкерәчәк түгелме? һәм ул кара канлы тап, бөтен тарих буена бетми торган ләгънәт мөһре булып, без яраткан татар халкының йөзен­дә калачак түгелме? Менә кайда ул трагедия!

Алишның йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Ябык йөзенә, туңгандагы шикелле, бала йоннар кабарып чыкты, хәтта аларның селкенгәне дә си­зелә кебек тоелды. Шул ябык чырайлылыкны тагын да көчәйткәндәй, артык тирәнгә баткан күзләре караңгыланып китте. Калын кара каш­лары, бер-беренә һөҗүм итешкән төсле, кара-каршы җыерылып килде. Муса сүзләре шундый хәлгә китергән иде аны. «Бәләкәй баш шул мин, бары үзем өчен генә кайгырам!» — дип, үзен эчтән тирги башлады ул. Чынлап та, хәтәр бит... Седельце лагеренда интеккәндә аның башына да томанлы гына рәвештә шушындыйрак фикерләр килгән иде килүен... Әмма фаҗиганең бөтен тирәнлеген ачык күреп бетермәгән икән ул. Дөрестән дә, әгәр күп меңләгән әсир шундый җинаятькә мәҗбүр ител­сә, Алиш бер үзе сөттән ак, судан пакъ булып калган хәлдә дә, туган иленә таза вөҗдан белән кайта аламы? Юк. Бер очтан аның да битенә төкерәчәкләр.

— Әйе, җан өзгеч фаҗига булачак, — диде ул, ниһаять, сүзгә баш­лап. — Нишләргә соң? Халыкны ярату — ансат; хезмәтенә хәзер булуыңны игълан итүе дә җиңел, әмма чын мәгънәдә аңа хезмәт күр­сәтү — бик кыен эш. Нишләргә соң, без нишли алабыз, Муса? Бигрәк тә мин! Мин бит инде немец присягасын да кабул итеп өлгергән мәхлукъ!

— Ничек? — диде Муса гаҗәпләнеп. — Кайчан булды әле ул?

— Польшада, Едельняда; монда китерү һәм кабыкларын кидерү алдыннан... Мулла укыды, башкалар кабатлап торды... Бер сүзен кабатларга да күңелем бармады, тордым шунда эчтән сүгенеп. «Бөек Дойчляндка тугры булып...» — диделәр. «Анагызны эт оргыры!» — дип кычкыра яздым.

— Болай булгач, антың шәп икән! — дип көлде Муса. — Кайгырма, без әле башкачарак та ант итә белербез...

Аларга беркем дә комачау итмәде. Алиш үзенең таныш ике-өч иптәшенә, башта үзе каршылап, үзе генә сөйләшергә теләвен әйтеп куйган иде. «Мусаның кәефе ничек булыр бит. Берьюлы ябырылмаска кирәк, соңыннан үзем җайлармын очрашуны...» дип аңлатты ул. Шуңа күрә иркенләп сөйләштеләр. Бер фикер дә ашыгып әйтелмәде. Ике иптәш, һәммәсен дә ачык итеп, эчкерсез сөйләште. Муса үзенең төп максатын әйтергә дә бик ашыкмады. Алишны хәзерләп җиткерү кирәк иде. Һәм менә хәзер шул сәгать якынлашты кебек тоелды аңа.

— Алиш, ә син миңа ышанасыңмы? — дип сорады ул, кинәт кенә тавышын түбәнәйтә төшеп.

— Бәлеш тагы! «Өч көн торгач исәнме, кодагый» дигән шикелле син! — диде Абдулла, гаҗәпләнү катыш көлемсерәп. — Нигә алай дип сорыйсың? Әгәр ышанмасам, күз яшьләремне күрсәтеп, эч серләремне түгеп утырыр идеммени?

— Мин дә шулай тоям, һәм ышанам сиңа, Алиш. Ә шулай да кабат сорыйсым килде, күрешмәгәнгә озак вакытлар узды ич...

— Ышанам мин сиңа, Муса. Утыз дүртенче еллардан бирле ышанам һәм дус күрәм, —дип җавап бирде Алиш җитди төс белән, —Тик үзеңә генә әйткәнем юк иде. Минем күңел ничектер шулай корылган инде: кем яхшы ният белән яхшы сүз әйтә — мин аңа ышанам, аны яхшы кеше дип саныйм һәм дус күрәм. Тупас сүгенүне яратмаган кебек, ялган мактауны да яратмыйм. Кешеләргә үзем дә шулай булырга ты­рышам. Шушы дуңгыз тиресен бөркәнүдән башка, вөҗданым саф. Иң кыен һәм ачка үләрдәй авыр чакларда да вөҗданыма кер төшермәдем, мин аны сатмадым, син дә шулайсыңдыр дип уйлыйм.

— Шулай, Алиш туганым, бик шулай, — диде Муса, аңа кулын сузып. — Менә сиңа кулым, менә сиңа башым — алар синең иректә. Ялганчы булып чыксам —өз башымны. Ләкин ант итеп әйтәм: өстемдә керем юк! — Алар бер-беренең кулларын кысыштылар. Аннары Муса тагын да җитдирәк төс белән яңадан дәвам итте.— Әмма мин үзем саф­лык белән масаеп, тыныч кына ята алмыйм. Әнә шул үзебезнең мең­ләгән әсирләрнең җаны өчен, аларны Гитлерга бирмәс өчен көрәшкә чыгам! — Муса бөтенләй пышылдап диярлек сөйли башлады хәзер. — Ишетәсеңме, берсен дә бирмәскә! Аларны фашист агуыннан йолкып алырга кирәк. Бу көрәш бик кыен, бик яшерен һәм бик каты булачак. Немецның кем икәне безгә билгеле: бәлки ул моның өчен башны чабар, әмма шулай да максаттан чигенү юк! Туган илгә якты йөз белән кайту юлы — бары шушы гына, дип уйлыйм. Ләкин шунысы бар бит әле: «Ялгыз батыр — яу түгел», — дигән борынгылар. Мин хәзергә бер үзем. Иң беренче ышанычлы иптәшем итеп серемне сиңа чиштем. Кушыла­сыңмы миңа, Алиш? Тимер була алырсыңмы?

Мусаның фикерләре кая таба агылганын Алиш инде баядан ук аң­лап утыра иде. Аның сүзләрен тыңлаганда ул үзе дә байтак нәрсәләр хакында уйлап алды. Муса әйткәннәрдә дөреслек ярылып ята: бер үзең чиста булу белән генә ни кырасың? Шәфиләр җибәргән кара томан, бәлки, чыннан да инде кешеләрнең күңел күзен томалап өлгергәндер... Иң куркынычы — аларның «татар легионы» булып немец ягыннан су­гышка керүләрендә!.

—Кушылам! — диде ул, кайнар пышылдау белән кулын күкрәк өстенә куеп. — Кушылам! һәм тимер дә була алам! Ни күрсәк тә— бергә!..

Аларның коры сөяккә калган коры куллары шытырдашып бергә кушылдылар. Аннары ике солдат бер-беренә каршы аягүрә басты. Икесе дә ике кулын яңадан бер-беренә бирде, икесе дә бер-беренең күзләренә туп-туры карады. Тирән тынлык урнашты. Бөек һәм изге көрәшкә чыгуның беренче минуты иде бу.

—Туган илебез өчен, туган халкыбызның якты намусы өчен актык сулышыбызгача көрәшербез!

—Татар егете туган иленә атмас!

—Үлсәк үләрбез, әмма дошманга серебезне ачмабыз!

—Шаһит бул, якты кояш, бу безнең изге антыбыз!

Бу сүзләрне алар, алдан өйрәтеп куйган шикелле, бер үк вакытта, бер авыздан, бер йөрәктән әйттеләр. Аннары кайнар кочаклашып үбеш­теләр. Икесенең дә йөзенә ниндидер сөенеч яктысы йөгерде, кыяфәт һәм хәрәкәтләренә ышанычлы җиңеллек һәм матурлык керде. Ике сол­дат, ике шагыйрь шулай ант итте.

 

Өченче кисәк

БЕРЕНЧЕ БАШЛАМ

 

Муса бу зондерлагерьдан тиз генә чыгып китәргә ашыкмады. Башта мондагы хәлләр һәм гомумән бөтен обстановка белән яхшы танышып, үз ниятләреңне шуларга карата кырык кат дигәндәй үлчәп карарга кирәк иде. Ул Гумеров фамилияле әсир кыяфәтендә үз лагеренда гына түгел, фрайлагерьга да чыккалап, үзенә моңарчы бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән аралашып йөрде, үзе дә сөйләде, аларны да сөй­ләштерде, каян килгән, ниләр күргәннәрен белде, кәефләрен өйрәнде һәм легион корып йөрүчеләрнең кемнәр булуын сораштырды. Ниһаять, аның күз алдында шактый ук тулы һәм катлаулы бер картина туды.

Безгә каршы башланган сугыш инде ел ярымга якын дәвам итә, үлем тегермәне һаман тарта тора, шулай да немец дивизияләре бик ерак киттеләр хәзер. Аларның бер канаты Сталинградка килеп чыкса, икенче канаты Дон, Калмык, Кубань далаларына җәелеп, Төньяк Кавказга үрләде. Әллә кайдагы Төньяк диңгездән башланып Кавказ­гача сузылган бу чамасыз озын фронт сызыгын нәрсә беләндер кап­ларга кирәк иде. Шуның өстенә ничәмә-ничә Көнбатыш илләрендә дә, Россиянең басып алынган өлкәләрендә дә күпме немец гаскәрләре тотарга кирәк. Шулай итмәсәң, ул шомлы тыл, иске капчык шикелле, хәзер бүселеп төшәчәк. Ә Көнчыгыштагы немец дивизияләре һаман кырыла, һаман сирәкләнә бара. Яңа гаскәр каян алырга?... Немец командованиесе бу мәсьәлә белән баш ватарга мәҗбүр була. Кайберәү­ләр моның практик чарасына да керешәләр. Оберлендер дигән өлкән лейтенант Көнбатыш Украина милләтчеләреннән «Нахтигаль» («Санду­гач») батальоны укмаштырып, Львовтагы поляк белән яһүтләрне акыл­га утыртуда һәм, гомумән, шәһәр халкына тәртип өйрәтүдә зур гына хезмәтләр күрсәтә. Шул ук Оберлендер, соңга табарак «Бергман» («Тау кешесе») дигән яңа батальон туплап, Төньяк Кавказны комму­нистлардан әрчи һәм яңа тәртипләр урнаштыра башлый.

Мостафа Чокай, Каюм Вәлиханов һәм Әхмәт Тимер дигән эмигрантлар да Розенбергта эшләүче Бройтнгам әфәнде ярдәме белән «Төркестан легионы» оештыралар. Бу легион да эшкә ярап куя: Көньяк Россиядә һәм Калмык далаларында каратель булып йөри. Генерал Власов армиясен барлыкка китерүдә Гелен әфәнде искиткеч зур сәләт һәм акыллылык белән эш итә. Власов хәтта чамадан ашып китә: «Бире­гез миңа бер миллионлы армия, — ди. — Барам да Ленинградны алам, баш министры үзем булган вакытлы хөкүмәт төзим һәм буйсынган Россияне аяк астыгызга салам! Шуның белән сугыш та бетә!» — ди...

Мондый уңышлы тәҗрибәләрдән соң фюрерның «Комиссар арляс» фәрманын алыштыру кирәклеге нык сизелә башлый. Ул фәрман буенча, әсиргә төшкән комиссарлар, политруклар, яһүтләр һәм азиатлар, — димәк, Россиянең ярты халкы, — кырып бетерелергә тиеш. Ә ничек аларны кырып бетерәсең? Яңадан уннарча Майданек мичләре корсаң да мөмкин түгел. Шуның өстенә, аларның эшкә ярап торуы күренә. Шулай да Гитлер ул фәрманны бөтенләй юкка чыгарырга теләми. Мичек юлбашчы үз фәрманын үзе юкка чыгарсын! Ярар, хәрби әсир­ләрне шулай файдалана аласыз икән, бик яхшы, ди ул. Әмма рус комиссарлары һәм иудалар турындагы өлеше үз көчендә кала! Аларга — капут!..

Шулай итеп, бу фәрман тормыш белән җайлаштырылгач, һәртөрле милли төркемнәр оештыру өчен күп кенә акчалар билгеләнә. Озак та үтмәстән, грузин, азербайҗан, әрмән, тау халыклары, «Идел-Урал» һәм башка легионнарлы төзүче маклерлар, кисмәге белән бал тапкан чебеннәр шикелле, тыз-быз чабып йөри башлыйлар.

Берлиндагы кечкенә төркем татар эмигрантлары арасында төрле катлау һәм һәртөрле кәсеп кешеләре була. Аларның беришесе беренче сугышта ук әсир төшкән солдат, һәм шул чакта немкага өйләнгән дә төпләнеп калган. Андыйларны «шкафчы Мотыйк», «тегүче Мәхип», «водопроводчы Хәким», «шофер Хафиз» дип йөртәләр; икенчеләре исә революциядән һәм совет властыннан качып килгәннәр. Бу кешеләрне «маклер Габдрахман», «Усман мулла», «фабрикант Яушев», «шпион Идриси» диебрәк атыйлар икән. Ә инде Әхмәт Тимер дигән берәве бу катлауларның берсенә дә керми, ул башка сындагырак адәм. Әхмәт Тимер — Бөгелмә шәһәренең Рәшит мулла малае. Утызынчы елларда урта мәктәп бетереп, егет булгач, ышанычлы контрабандистлар өйрәт­кән юл белән Кавказ таулары аша Төркнягә качып чыккан ул. Әтисе биргән адреслар буенча Стамбулда үз кешеләрен тапкан да гимназиягә кергән, аннары ниндидер акчага Берлин университетын тәмамлап, магистр исеме алган. Сугыш башлангач, Әхмәт Тимер Һеббельс әфәнде пропагандасында эшли башлый. Ләкин яшь һәм энергияле магистр өчен радио аша «үрдәк» очыру гына бик бәләкәй эш булып күренә. Аның башында бик зур планнар, еракка китә торган хыяллар йөри. Көннәрнең берендә казакъ эмигранты Мостафа Чокай, үзбәк качагы Каюм Вәлихановлар белән берләшеп, «Олуг Төркестан» дәүләте төзү һәм аның гаскәрен дә әсир солдатлардан хәзер үк оештыра башлау мәсьәләсен күтәрә ул. Шәүкәтле Алман гаскәрләре, һичшиксез, Урта Азия һәм казакъ сахраларына да барып җитеп, туган җирләрне урыс­тан һәм большевиклардан азат итәчәкләр. Менә шул чакта ил язмышын үз кулларына эләктерергә тиеш алар!.. Схема рәвешендә генә булса да, «Олуг Төркестан» мәмләкәтенең харитасын да төзеп, «Көнчыгыш министры» Розенберг әфәнде каршына киләләр.

— Һем-м... — дип суза ул, мәгънәле генә итеп. — «Гросс Тюркештан!» — шәп яңгырый. Бик зурдан селтәнгәнсез... Андый мәмләкәт ки­ләчәктә үзе бер куркыныч нәрсә булып чыкмас микән соң?..

Әхмәт Тимер бик кайнар дәрт белән киресен исбат итәргә керешә. Шулай да Розенберг «Олуг Төркестан»ны аларга тиз генә тоттырып чыгармый. Хәзергә булачак олуг мәмләкәт легионына гаскәр тупларга, аны ныгытырга куша.

Шулай итеп, «Төркестан легионы»ның беренче батальоны кырык икенче елның февраль айларында ук төзелеп җитә. Аның эченә уйгур­дан алып татарларга кадәр бөтен төрки халык әсирләреннән кешеләр тутырыла. Шул чуар төркемне күпмедер өйрәтәләр дә, немец киеме киертеп, немец коралы тоттырып, Көньяк фронтына озаталар. Моңарчы ач яңаклы, сәләмә киемле «штудент» булып йөргән Әхмәт Тимер кинәт бөтәеп китә. Чокай белән Вәлихан әфәнделәр дә, яңадан тез чәнчеп утырып, сөяк кимерергә тотыналар һәм, туйганнан соң баскычлы-бас- кычлы итеп кикерә-кикерә, «Әлхәмделилла!» — дип куялар. Әйдә, су­гышсын Олуг Төркестан уллары, изге җиһатта шәһит булсыннар!..

Бу яңалыкны ишеткән маклер Габдрахманның үкенүенә чик-чама булмый. Ничек соң ул, мәче шикелле бервакытта да сырты белән төшми торган Габдрахман Шәфи Алмаз, шушындый табышлы, күп акчалы эшне һәм киләчәктә, шайтан белсен, нинди бәхетле мөмкинлек­ләре булган эшне көпә-көндез кулыннан ычкындырды? Ни өчен ул сукыр торна шикелле муенын сузып, авыз ачып калды? Ничә әйтсәң дә, коры сәүдәгәрлек! Хәзерге заманда сәясәттән тыш яшәү ярыймы соң? Эх, хатыны белеп сүгә шул аны «кәләвәче» дип. Каеш түбәтәй — эче бәләкәй!..

Габдрахман Шәфиев Берлинның астын-өскә китереп чаба башлый, ничек кенә булса да шул майлы калҗаның үз авызына керүен тели ул. Һәм аның күктән теләгәнен ходай җирдән бирә. Төркестан легионын­нан тама торган майны үз якташларының берсенә дә ялатырга телә­мәгән Әхмәт Тимергә башка татар эмигрантларының да ачулары бик кабарган була. Бер көнне Шәфи янына Усман мулла килеп чыга. Сүз, әлбәттә, үзеннән-үзе шул тирәдә әйләнә. Мулла хәзрәт Әхмәт Тимернең «Олуг Төркестан» идеалларын тетеп сала. Тетмәслек тә түгел, чөнки Әхмәт Тимер аны бик каты җәберләгән. Радиода пропагандага кирәк булган Усман легион төзегәндә кирәк булмаган. Әхмәт аны читкә тибә­реп, күпме табыштан колак кактырган. Ә үзе маңка малай!..

Кайчандыр Семипалат казакълары арасында зур сәүдә тоткан татар баеның укымышлы улы булган бу тәкәббер кеше, хәзер инде Берлин мәчете тирәсендә мәет юып, җеназа укып йөри торгач, чәчләре коелып, сәләмәләнеп һәм бөтенләй кыршылып беткәй иде. Юк, аңа Әхмәт Тимернең «Олуг Төркестаны» һич ошамый. Шул хакта киңәшер өчен дә Шәфи якташына килеп чыккан ул.

— Барып чыга торган нәрсә түгел1 — ди Усман мулла, юк чәчен арт­ка сыпырып. Бу гадәте аның яшь чагыннан калган. Чөнки ул чакларда аның озын итеп җиткергән коңгырт кара чәче булган; ул матур чәчләр шушы нәләт төшкән чит җирләрдә коелып беткәннәр. — Булмый! —дип кычкыра ул сул кулын йомарлап. — Ике тәкә башы бер казанга сый­мый, ә монда унлап тәкә булачак. Кем башта кем муен? Русия мөсел­маннары моңа үзләре дә разый булмаячаклар. Ә инде безнең Идел буе татарлары — бигрәк тә. Чөнки безнең үз идеалыбыз бар: «Идел-Урал штатлары». Без ул идеал өчен инде көрәшеп тә карадык, ул тарихка кергән эш. Менә хәзер шул бөек идеалыбызны гамәлгә ашыру өчен яна имкяниятләр туып тора. Олуг фюрер кумандасы белән җиңеп ба­ручы Алман гаскәрләре Идел ярларына чыгып бастылар. Озакламый Казан өстендә милли азатлык тулары  җилфердәр. Менә шул көнгә без үзебез хәзер булырга тиешбез!..

— Менә, менә дөрес! — дип күтәреп ала моны Шәфи һәм кычкырып сөйли башлый: — Нәкъ мин уйлаганны уйлап йөрисең икән! Әйе, әйе, безнең үз Идел-Урал мәмләкәтебез булырга тиеш. Татар халкы үзе баш булуны теләр һәм аның кабилияте дә бар. Нигә аңа Төркестан ханнарына барып йөрү кирәк? Идел-Урал буенда башкорт, ар, чуваш, чирмеш халыклары беткәнмени, без алар белән идарә кыла алмыйбыз- мыни?

— Әлбәттә, шулай! Бу безнең мәдәни вазифабыз, — дип җөпли Усман мулла, күзләрен челт-челт йомып. — Теге бит ул — пантюркизм; анда төрекләр тыгылып, барлык тезгеннәрне бик тиз үз кулларына эләктерүләре ихтимал. Ә шәүкәтле Алман империясе моңа, әлбәттә, разый булмаячак, эш зурга һәм чуалчыкка китәчәк...

— Булды! —дип куя Шәфи Алмаз, фикерләрен яшен тизлегендә бер йомрыкка туплап. — Иртәгә үк шәрык министры Розенберг әфәндегә барып, «Олуг Төркестан»ны җимерәбез. Җимерү белән «Идел-Урал буе халыкларын азат итү кәмитите» төзибез. Шул кәмитит исеменнән, немес химаясендә «Идел-Урал» мәмләкәте төзү проектын Розенберг әфәндегә тапшырабыз. Ә мин: «Идел-Урал» легионы оештыру шикелле кыен һәм мәшәкатьле эшне бүгеннән үк үз өстемә алам!

— Син инде сәләтле кеше-е, — ди Усман мулла үкенечлерәк тавыш белән. — Әнә бит, күз алдында нинди планнар корып өлгерттең, баш эшли синең... Тик менә мин генә нишләрмен? Әхмәт кебек син дә мине төп башына утыртып калдырырсың микән, Шәфи дус?..

— Ни сөйлисез, Усман әфәнде? — дип нәразыйлык белгертә Шәфи. — Сез бит хөрмәтле кешебез. Сезгә хәзер үк эш тапшырам: легионның мөфтие булырсыз! Ә Казанга кайткач, аллаһе боерса, күз күрер. Бәлки, бәлки... дин-мәгариф вә тәрбия эшләре вәзире итеп куярбыз. Разыймы сез?..

Менә шушыларның барысы белән дә танышып алган Мусага хәзер инде мәсьәлә шактый ачык һәм барыр юл билгеле булып күренде. Үткән заманның бу өрәкләре, болай караганда бик көлке тоелсалар да, татар әсире белән сәүдә итүләре ягыннан куркыныч бәндәләр һәм алар­ны аяусыз көрәштә җимереп ташларга кирәк иде...

Колониячеләрнең «Бүлгәләп хакимлек ит!» дигән кагыйдәсе буенча эш йөртүче немецлар «Олуг Төркестан»нан өркеп калдылар. Андый зур мәмләкәт төзесәң, соңыннан нәрсә килеп чыгар? Үзеңә каршы сырт йоннарын штык итеп кабартмасмы? Әнә бит англичаннар нинди хәйлә­кәр: йөз миллионлы гарәп дөньясын дистәләрчә вак дәүләткә бүлгәннәр дә рәхәтләнеп хөкем йөртәләр. Имепме-имәләр үзләрен! Әнә шундый оста булырга кирәк!..

Шуңа күрә Шәфи Алмазның килүе бик урынлы булды һәм аның тәҗрибәле сәясәтчеләрчә вакыйгалар барышына таянып сөйләшүе дә Розенберг әфәндегә ошап калды. Барысы да хәл ителде, килешелде.

Шәфине шулай күзле бүкән итеп куйгач, немецлар татар-башкорт һәм Идел буе әсирләрен Польшадагы Седельце, Радом, Демблин, Крушино һәм башка лагерьларга җыйдылар. Карантин һәм башлангыч хәзерлек уздырганнан соң, сугышка яраклы солдатлар Едлино лаге­рена күчерелеп, хәрби өйрәтүләр, ант иттерүләр башланды. Солдатлар баштан аяк немец формасында, аларның йөрәк өсләрендә каракош һәм свастика иде. Бу фашист билгеләреннән Идел буе егетләренең тыннары кысылды. Шуның өстенә милли эмблема да уйлап чыгардылар: борын­гы Урал калканы өстенә аркылы чәкәштерелгән ике кылыч һәм алар­ның уртасына ук сурәте төшерелде, калканның югары башына латин хәрефләре белән «Идел-Урал» дип язылды. Бу билге солдат мундиры­ның җиңенә тегелгән иде. Ай белән йолдыз төшерелгән яшел әләм дә булды. Шулай итеп, немец фашистлары бөтәйткән «милли гаскәр»  барлыкка килде.

Картрак һәм саусызрак солдатларны аерым батальоннарга туплап, Голландия, Бельгия һәм Франциянең төньяк ярларына, «Атлантик вал» казырга җибәрделәр. Күрәсең, булачак «милли штатлар»ның чикләре шул тирәләрдән уза иде булса кирәк!..

Шәфи үз-үзен танымый башлады хәзер. Чөнки гомер буе «суктым- алдым», «кияүләттем» белән яшәгән кеше кинәт кенә «милли түрә» булып, «зур эшләр башкаручы» булып китте. Хәтта Кальвария, Сувалки, Демблин, Крушино шикелле ерак лагерьларга барып, татар әсир­ләрен үз ягына аудару нияте белән нотыклар сөйләргә кереште, һәм ул үтә чыккан оратор икән ләбаса! Бигрәк тә Николай заманасын оста итеп сөйләгәндә бик зур уңышка ирешә ул. «Мамык мендәрдәй каба­рып пешкән калач, кыссаң учына сыеп бетәсе, шуның гөрәнкәсе биш тиен бит, бары биш тиен!.. Шикәрнең кадагы унбиш тиен, аны ашаучы да юк, — кәнфит кенә суыралар! Сап-сары майлары укмашып-укмашып торган елкы итенең боты өч тәңкә бит! Аны үлчәп торган кеше дә юк, әллә тагы биш пот тартадыр ачуым килмәгәе... «Идел-Урал» мәмләкә­тендә дә тормышлар шундый булачак!..» дигән ялкынлы сүзләрен ишеткәч, татар һәм башкорт әсирләре рәхәтләнеп көлеп җибәрәләр. Ә Габдрахман абзагыз юри тәмле итеп сөйли боларны. Ачның күзе икмәктә, диләр. Әйдә, ныграк кызыксыннар, селәгәйләре аксын! Тизрәк авышырлар аның ягына!

Менә иртәгә тагын да мөһимрәк эшләр белән Седельце лагерена китәсе ул. Чөнки милли комитетны яңа яшь кадрлар белән ныгытырга кирәк. Искеләрне якын да җибәрергә ярамый. Ул мәкерле шайтаннар хәзер үзеңне бәреп төшерүләре мөмкин!.

Муса һаман ябык лагерьда иде әле. Моннан тиз генә чыгып китү бер дә уен эш түгел. Ун тапкыр, йөз тапкыр уйларга кирәк. Моннан чыгу — сират кичү, диләр. Әмма шулай микән? Сират күпере кичә алган кешеләр туп-туры оҗмахка керәчәк, имеш. Ә бу бикле капканы ачып чыгучы кеше туп-туры тәмугка, шайтан кочагына ташланырга тиеш. Мусадан башкалар да бик ашыкмыйлар, уйланалар. Ничек уй­ланмасыннар: алда нәрсә көтә? Дөрес, алар әле бүгенгә хәрби әсир­ләр, ирексездән куып китерелгән бәндәләр. Немец эт урынына типкәләл йөртсә дә, алар әле һәрхәлдә кеше. Үз илләренең гражданы, вөҗдан чисталыгы саклыйлар һәм Ватан каршында ниндидер хокуклары да бар шикелле. Ә иртәгә ничек? Моннан чыгып киткәч, хәлләр бөтенләй үзгәрәчәк бит. Немец аларга ирек вәгъдә итә, ләкин икмәк вәгъдә итми. Чыбыклы лагерьдан чыккач, ачка үләсең килмәсә, син ана ялланырга, аның хезмәтен башкарырга тиешсең. Ә хезмәте аның пычрак. Немец формасын ки, кулыңа ул биргән коралны тот һәм ул җибәргән тарафка барып сугыш. Кемгә каршы соң бу? Анысы да сер түгел — илгә каршы. Ягъни үзеңнекеләргә ат син немец мылтыгыннан... Әйе, немец иреген алгач, моңарчы сиңа гаҗиз булган бетен нәрсәләрдән ваз кичәргә, аларны онытырга, хәтта дошман күрергә тиеш син...

Дөнья бинасының һәм яшәешнең акыл җитмәс бөек һәм яшерен серләрен дин догмаларыннан түгел, «кара китап»лардан эзләгән Фауст, шул максатына ирешү теләге белән, шайтанга җанын саткан имеш... Муса алдында да хәзер шундыйрак кыен проблема тора. Аңа да Иблис кул куешырга тәкъдим итә, димли, кызыктыра, хәтта мәҗбүр итүе дә ихтимал аның. Нишләргә соң? Мусаның да менә монда килеп, мондагы яңа хәлләр белән танышкач күңелендә туган изге һәм бөек максаты бар. Ничек булыр икән соң? Фәкать шул изге максаты хакына Иблис белән кул куешса, аның төсенә керсә, теләгенә ирешә алырмы?.. Күп эзләнеп гаҗиз булган Фауст яшәүнең мәгънәсен, ниһаять, кешеләр нрке өчен көрәштә һәм төзүчел көрәштә тапкан. Муса, могҗизалар күр­сәтә белә торган алхимик булмаса да, кайсы ягы беләндер шул ук Фаустка охшый кебек хәзер. Аның алдында да үз халкының меңләгән улларын кара һәлакәттән коткару, аларның вөҗдан һәм намусларын саф ңилеш саклап калу шикелле бик кыен эш тора. Ә моның өчен тик бер генә, бары бер генә юл бар. Ул юл — дошман белән килешеп, кул куешып, аның кыяфәтенә керү. Моннан да кыен һәм хурлыклы тагын нәрсә булуы мөмкин?.. «Сатлык җан» дигән сүзне ишетү - иң якын дустыңның сине атып егуы белән бер булачак. Уйланмый мөмкин түгел, ашыгыр урын юк. Чөнки тагын да кыенрак ягы бар әле: булдыра алыр­мы ул, ияртә алырмы кешеләрне? Ирешә алырмы шул изге макса­тына?.. Әллә йөзенә мәңгелек кара тап ягып, үзе генә пычранып калыр­мы? Җитмәсә аның бит мондый тәҗрибәсе дә юк. Идән асты эшен белгән карт коммунист булса, ичмаса, тагын бер хәл иде... Ә шулай да тотынырга кирәк! Һәрхәлдә, солдатның ятып калудан атып калуы яхшы...

Тик менә сөйләшкән кешеләрнең тел төбеннән бер дә өметле аваз­лар ишетелмәде эле аңа. Әллә бик нык сагаялар инде, әллә күңелләрен­дәге нәфрәт сүнеп киткән яки бөтенләй булмаган инде, һәрберендә диярлек гомуми сүлпәнлек, аермасызлык, беркая да омтылмаучанлык сизелә. Ахры, Шпигель лагере шикелле үлем чокырларында күп айлар буена интегеп, бу дөньядан тәмам өмет өзәргә мәҗбүр булган кешеләр, һич көтмәгәндә үлемнән котылып монда килгәч һәм әз генә җүнле шартларга куелгач, яшәү куанычы белән исереп киткәннәр. Гаҗәпмени, Муса үзе дә шундый хәлдә иде бит, тәмам үләргә җыенган иде. Әгәр аны меңләгән кешеләрнең иртәгә киләсе язмышы кинәт уятып җибәр­мәгән булса, ихтимал, ул да әле бик рәхәтләнеп шул сәрхушлыкта йөргән булыр иде. Күрәсең, алар өчен яңа бер уяткыч кирәктер. Бәлки, тора-бара күзләре ачылыр. Әмма хәзергә тик берничә егеттә генә ниндидер очкын барлыгын сизә алды Муса. Аларның берсе укытучы Мулланур, икенчесе инженер Әхәт һәм тагын бер-ике егет. Әхмәт Симаев белән дә яңадан сөйләшеп карады, теге көнге сүзләре өчен әрләп алды ул аны. Ә егет бөтенләй шаккатырды Мусаны.

— Туктале, Муса абый,— диде ул, гаҗәпләнгән тавыш белән.— Мин бит синдә сатылучыларга нәфрәт тусын өчен шулай сөйләштем һәм, үземчә, сине дә сатылудан саклап калырга тырыштым!

— Һи, чучка малае! — диде исе киткән Муса, дусларча ачуланып. — Минем өчен куркасың, ә? Ә мин шул көннән бирле синең өчен куркып йөрим. Кичә дә эзләгән идем үзеңне.

— Курыкма, кәбәм! — диде Әхмәт, мишәрлеген исенә төшереп.— Безнең күңел — гранит ташы! Мин фрицка сатылмыем, ә фрицның үзен сатарга могу!..

Егетнең күңел сафлыгы чишмә суыдай үтә күренеп тора иде бүген. Әмма шулай да Муса аңа кинәт кенә ачыласы итмәде. Әллә ничә төрле сораулар биреп имтихан кылдырганнан соң да:

— Ә сиңа, чынлап та, ышанырга буламы, Әхмәт? — дип кабат сорады.

Симай ачулы күзләрен күрсәтмәс өчен җиргә карады. Ике бит эчен һава белән тутырып, «пуф-ф-ф» дип куйды, озак сузып. Аның җәбер­сенгәне күренеп тора иде.

— Ә сиңа? — дип сорады ул, кабарынып.

— Кабарынма! — диде Муса, тавышын күтәрә төшеп. — Уйнап сөйләшмим, җитди эш бар...

— Җитди эш!—Әхмәтне кинәт кызыктыру дәрте чолгап алды.— Алайса, бетте, Муса абый! Юкса үпкәләргә исәп бар иде. Җитди эш булгач, менә шушы карт имәнгә ышанган кебек ышан!

—Һе, — дип көлде Муса. — Карт имәнгә ышанам анысы, әмма аның белән һич ни эшләп булмый. Миңа кеше кирәк, ышанып эш итәр­дәй кеше!

— Менә сиңа ике кул! — диде Әхмәт. — Үзеңә ышансаң, миңа да ышан!..

Һәм Муса аңа үз максатын сөйләп бирде. Авыр һәм яшерен көрәш­кә чыгарга кирәклеген әйтте. Әхмәт Симаев куанычыннан хәтта сике­реп торды, Мусаны кочаклап алды һәм:

— Шыбыртабыз Гитлерны!—дип кычкырып җибәрде.

— Үкермә, юлбарыс, — диде Муса. — Аучы колагы үткен була...

Алар лагерьның аргы почмагында иде. Якын тирәләрендә кеше- фәлән күренмәде. Муса аңа гомумән басынкырак булырга, тойгыларын бик гөрләтеп чәчмәскә киңәш итте. Аннары Алиш белән булган ант­лары хакында сөйләп бирде. Әхмәтнең тагын хәтере калган төсле булды.

—Сәер икән, — дип куйды ул, — беспартийный Алиш белән әллә кайчан сөйләшеп, эшне бетереп тә куйганнар, ә коммунист Симайга, күпме допрослар алып, чүт ли ни коръән үптергәннән соң гына әйтә­сең... Юк, гаделлек түгел бу, кәбәм!

—Шаулама, Әхмәт, — диде Муса. — Андый «үтә кызыл» булырга ярамый. Монда вөҗданы чиста һәм үз иленә тугры булган һәрбер кеше — коммунист! Онытма шуны, яме. Кешеләрне шул үлчәү белән танырга өйрән.

Шулай да кызык егет иде ул Әхмәт. Аның үз кирелеге һәм җиңел акыллылыгы аңа үз фикере булып күренә иде. Мусага аны байтак кына каезларга, шомартырга туры килде. Әмма оешмага керүгә бик дәртләнеп риза булды. Ул аннан бик зур эшләр көтә һәм үз башында да аяктан еккыч шәп планнар йөри иде...

Бер иртәне Алиш, Булатов һәм Шабаев Муса янына үзләре килеп чыктылар. Муса аларның өчесен дә кочаклап алды һәм бик гаҗәплән­де. Алиш сөйләп бирде. Моны алар үзләренчә бик кызык кына оеш­тырганнар. Бер шешә кызыл аракы күтәреп, Алиш җитәкчелегендә лагерь башлыгы Френцель әфәнде каршына килгәннәр дә әз генә кызмача кыяфәт белән бик ялынып үтенә башлаганнар:

— Хөрмәтле майн һерр!—дигән Алиш, кулындагы шешәне бол­габрак.— Бүген минем туган көнем. Ә минем иң якын дустым Гумеров — ябык лагерьда. Рөхсәт итегез, зинһар өчен, аның янына кереп, берне генә чәкешеп эчәргә! Икебез бер каланыкы, бик дуслар идек, туган көннәребез гел бергә уза иде... Әгәр бөек Дойчландта да мин дусларым белән шул бәхеткә ирешә алсам, сезгә мең рәхмәтләр укыр идем!

Френцель әфәнде карап-карап торган да, немец формасын кигән шушындый кешеләр үтенеп сорагач, туган көн икәнен күрсәтә торган шешә дә һәм әз генә кәгеп алулары да күренеп торгач, каршы килә алмаган, күрәсең. Часовоеннан капканы ачтырып, Муса торган барак­ка хәтле озаттырып ук куйдырган.

— Сез, егетләр, Гитлер хәзрәтләренең үзен дә бармакка чорнарсыз әле! — дип көлде Муса. — Яки дары тутырган мичкә өстенә утыртып, күккә күтәртерсез.

Муса торган блоктагы кешеләр төрле җиргә эшкә таралганнар иде, иркенләп көлешеп алдылар. Шешә башы да ачылды. Аннары әңгәмәгә керештеләр.

— Менә, — диде Алиш, — үзләрен алып килдем. Мин дә кылларын тартып караган идем каравын, әмма алай гына риза булыр сыман тү­гелләр, ишан хәзрәтнең үзен күреп кул бирәсебез килә, диләр. Соң, мин әйтәм, мин кем? Мин соң ишан малаеның малае түгелмени?.. Малае­ның малае гына шул, диләр. Ягъни куян шулпасының шулпасы!

Фоат Булатов аеруча рәхәтләнеп, ничектер буш сыман тоелган авыз эчен гөмбелдәтеп көлде.

—Чынлап та, сәер бит, — диде ул, — синең исемнән әгитләп ята безне. Кая, мин әйтәм, кем соң ул, үзен күрергә мөмкин түгелме ул тау тишеге изгесенең?..

Муса аның әле үсмер егет чактан ук таныш булган йөзенә ярым елмайган хәлдә карап алды. Аның кайчандыр козгын канатыдай елкылдап торган куе кара шома чәчләренә хәзер ниндидер соры тузан сибелгән шикелле, шешенкерәк кабак астыннан карый торган элекке үткен кара күзләре дә ничектер әз генә уңган төсле, итләч зур борыны, коры кимерчәккә калып, шактый тырпаеп тора, элек тә очлы иякләре хәзер бөтенләй кипкән чөй кебек убылып калган иде. Йөзендәге кыза­рып торган җөй эзе Фоатны бөтенләй ямьсезләп җибәргән. Күрәсең, болар һәммәсе дә аның әсирлек хикәяләредер инде. Муса бу хакта сүз кузгатырга теләмәде, кешенең ярасына кагылу нигә кирәк?.. Үзләренчә шаярып сөйләшкән булу яхшырак ич.

— Беләсезме, егетләр, — диде Муса, — бу бит безнең бокс буенча СССР чемпионы!

Алиш белән Шабаев Фоатның бөтерчек хәтле генә гәүдәсенә күз төшерделәр дә шаркылдап көлеп җибәрделәр.

—Булыр, булыр!

—Юк ла инде,— диде Фоат, хәтере калып. — Син бигрәк, Муса абый...

—Тукта, тукта, син миңа үзең язган идең ич!

—Бутыйсың, Муса абый, — ул бит йөгереш буенча, һәм СССРныкы ук булмаса да КИКС  чемпионы... А што, биш мең метрга йөгереп, вуз күләмендәге беренчелекне алып карагыз әле сез, шуткемени ул! Ә хоккейда безнең команда Казан беренчелеген алды! —Фоатта спорт­смен дәрте уянып китте. Ул үзенең шул чакларын сагынып, спорт уңышларын сөйләргә, комарланып мактанырга тотынды.

Моңарчы ничектер тын гына елмаеп утырган калын коңгырт чәчле, биек маңгайлы, озынча йөзле һәм шулай ук очлайган иякле Гариф Шабаев күзләренә әз генә шаян очкын йөгертте дә:

— Аучы, балыкчы, шахматчы һәм һәртөрле спортчы нигә болай борчак сибәргә ярата икән? — дип куйды. — Ну мактаналар да соң!..

Тагын көлешеп алдылар. Әмма Фоат бирешергә теләмәде. Үзенең валлаһи-билләһи дөресен генә сөйләгәнен әйтте дә Гарифның үзенә тотынды.

— Ай, Муса туганкай, мин бит онытып та җибәргәнмен,— диде ул, борчылган булып. — Таныш бул: бу безнең Гариф Шабаев дигән егет. Бик серьезный, бер дә шапылдык түгел. Үзбәкстанда үскән. Пылауны

бик ярата. Үзе зур финансист. Шәфи Алмаз әфәнденең малия вәзире булачак кеше...

Шабаев, йөзенә караганда, Муса яшьләрендәге кеше иде. Шаярту­ны, чынлап та, бик өнәп бетерми булса кирәк, күзләренең очы белән генә Фоатка карады да сыңар куллап кына җилтерәтеп этеп җибәрде. Аның эре сөякле гәүдәсе, озын торыклы куллары өчен бәләкәй генә түгәрәк Фоатны җилпеп җибәрү — балалар тубын чөю белән бер иде, күрәсең.

—Чамалап сөйләш, телеңне песи ашамасын! — диде ул, ярым ачу­лы тавыш белән. — Карга күтәреп китмәсен!

—Иллә мәгәр куәтле егет тә инде бу Шабай, — дип көлде Фоат. — Тау-ташыңны күтәрер, тик уен сүзне күтәрергә генә көче җитмәс!..

—Татылдама инде, саескан баласы! —диде Шабаев, бармак янап. — Тагын чөям бит үзеңне, тайяр бул!..

Алда утырган шешә шулай да әкренләп бушады. Җиңел эчемлек кенә булса да, лагерьда киселеп беткән бу егетләрнең башына менеп алды ул. Булатов тагын тел кайрарга тотынды.

—Кара әле син безгә, Муса абый, — дип башлады ул. — Кыяфәт­ләр нинди шәп! Ташла син бу хәерче сәләмәләреңне, киен безнең шикелле! Менә без хәзер Гитлерның турылыклы ялчыларына әйләндек. Фриц! Туган илгә кайта калсак, «һальт!», «цурюк!» дип кенә кычкыра­чакбыз. Ә хатыннар тирәсенә сырышкан тәти егетләрнең өстенә туры килсәк: «Һенди һох!» — дип плен алырга да булыр...

—Алай бик турылыклы булгач, илгә кайтып йөрүнең ни кирәге бар сиңа? — дип көлде Шабаев. — Немец итеген туздырып йөргәнче, мондагы немкаларны гына атаковать кылсаң, хуп мәйле имәсме?..

...Үзләренең шушындый хәлгә төшеп, вөҗданга хиляф эшкә мәҗбүр ителүләренә бу кешеләрнең эчләре яна, торфлы җирдәге шикелле, балчык астыннан ут пыскый иде. Шуңа күрә дә тыштан шат, гамьсез күренергә тырышалар. Уен-көлке сөйләшкән булып, тапкыр сүзләргә ташланып, бер-берсен тел белән сөзеп тә җибәргәлиләр. Һәммәсе дә эч пошканнан, һәммәсе дә ялган хәлдә калган җанны кая куярга бел­мәүдән иде болар. Ләкин, сабагыннан өзелгән гөл, никадәр генә салкын суда тотсаң да барыбер шиңгән шикелле, озак та үтми, бу егетләр дә шәлперәеп төшәләр иде. Әле генә дуамал тере, тапкыр сүз­ле һәм гамьсез күренгән Булатов та, дошман киендергән тәти форма­лары һәм дагалы итекләре аны баскан, кыскан кебек, ничектер сыгы­лып төште. Кесәсеннән немец сигареты чыгарып кабызды да:

—Без янганчы, тәмәке янсын әле, — дип куйды. Бар көче белән суыргандай, тирән итеп бер суырып алды. Иреннәренә, борын яфракларына сыланып, куе аксыл-соры төтен чыкты, бит һәм яңак сөякләре буйлап әкрен генә югары күтәрелде. Гәүдәсен ия төшеп, терсәкләре белән ике ботына таянды да сүзсез калды ул. Аның артык борчылганы әллә каян сизелеп тора иде. Моны бик тиз аңлап алган Алиш Шабаевка карады да:

—Әйдә, Гариф, һава алыштырып керик, — дигән булды. — Боларның оҗмахы ниндирәк икән, аны да күрербез...

Алар кузгалып чыгып киттеләр. Фоат, шуны гына көткән кебек, тел­гә килде:

—Эшләр кәкәй бит, — диде ул, тирән сулап.

—Ничек кәкәй?

—Әллә синеңчә кәкәй түгелме? Әллә син шуны да аңламый­сыңмы?

—Аңлаган да күк булам булуын... — дигән булды Муса, сүзне Фоат иркенә бирергә теләп.

— «Булам булуын» белән генә пычагым да булмый шул. Күзләрең­не гафләт ярысы баскан булса, тырнакларың белән ертып ташла! Күрмисеңмени сатлык товарга әйләндек бит!—дип кыза-кыза, бер авыздан әйтеп ташлады Фоат. — Ничек котылырга? Ул безне, берәм­лекләп кенә түгел, уптым сата лабаса!..

Аның эчендә ниләр кайнаганын Муса шушы сүзләрдән үк сизеп алды. Кызган тимерне нәкъ менә хәзер чүкечләргә кирәк иде.

—Ә син үзең ничек уйлыйсың соң? — дип сорады ул аңа төбәлеп.

—Минме? Уем бер: качам! Моның хәзер җае да бар. Бакчи бу форманы, менә дигән маскировка! Немецның үзе булып йөрергә мөм­кин. Тел ягы бар минем...

—Һәрбер сабыйның хыялы — шул,— диде Муса, кинаяле тавыш белән. Тиз генә кача да котыла, имеш. Кыланып караган идек без дә...

—Кылану гына җитми шул, — дип көлде Фоат. — Бер кач, ун кач, котылганчы кач! Нигә мин үземне эт итеп изгән явызларга хезмәтче булыйм? Бәлки сиңа тәмле ашлар эләкмәгәндер әле. Ә мине, менә кара, автомат төйтәсе белән сыйлаганнар иде! — Ул киң итеп авызын ачты: һәр ике яктагы урт тешләренең асты да, өсте дә кырылып төшкән, тик сынык төпләре генә тырпаеп тора иде. — Менә бу кылыч ярасы­дай кызыл җөйдә алты кырлы каеш камчы очы әле дә чыжлап тора!..

Муса аны кызганудан сүз таба алмыйча торды. Тирән сулап куйганнан соң гына:

— Әйе, дустым, каты булгандыр шул... — диде.

— Әле мин сиңа аркаларымны күрсәтер идем. Анда минем биография язылган,—дип дәвам итте Булатов. — Күңел буйсынмый, җан түзми, мин һаман качам, алар һаман тоталар һәм аркага яза килә­ләр...

—Димәкки, син качуны яхшы күрәсең? Шуннан башка юл кү­ренми?..

—Юк, Муса абый, күренми.

—Ә соң Алиш сиңа бер сүз дә әйтмәдемени?

—Әйтте ул әйтүе-ен, — дип сузды Фоат. — Ләкин мин ышанмыйм аңа. Балалар уены гына булыр. Үзең тоткын хәлдә тоткынны азат итү мөмкин эшме? Үзең Иблискә кул биреп, аның тиресенә кергәч, бүтән­нәрне иманга өндәп маташу — көлке түгелмени? Юк, мин качам. Миңа качмыйча ярамый. Чөнки мин үзем өчен генә түгел, кызым Эсфира өчен дә, сөйгәнем Сәгадәт өчен дә үч кайтарырга тиешмен. —     Һәм ул алар турындагы аянычлы хикәяне Мусага да сөйләп бирде. — Менә шулай булгач, монда сүз белән маташканчы, кулыңа корал тоткан ки­леш актык сулышыңача тартышып үлү—мең яхшы!..

Алар озак бәхәсләштеләр. Берлин хәтле тирән тылдан ялгыз качып азаплану бары тик һәлакәткә генә китерәчәген аңлатуы шактый кыен булды. Чөнки Фоат үз өстендәге немец формасына, тел белүенә һәм акыл хәйләсенә бик нык ышана иде. Янәсе, немец солдаты төсендә һич тоткарсыз фронт буйларына хәтле бара да, җай китереп, партизан­нарга яки үзебезнекеләргә ансат кына чыгып китә.

—Әйт әле, Фоат. — диде Муса. — Сезнең Седельце лагеренда күп­ме кеше бар иде?

—Унсигез мең дип сөйләделәр...

—Ә Демблин, Радом, Крушино һәм башка лагерьларда күпме булыр?

—Гел шуның хәтлешәр булсын ди.

Димәкки, ким куйганда, йөз мең чамасы татар һәм башкорт әсире бар икән. Ә инде шуларга чуваш, мари, удмурт, мукшыларны да кушсаң?..

—Я, шуннан нәрсә димәкче буласың инде син? —диде Фоат, ниндидер һөҗүмнән сакланырга җыенган төсле. — Уптым-илаһи санаган да, гел дә йөз егерме меңгә җитсен ди... Шуннан соң?..       _

—Шуннан соңмы? Шуннан соң... шул гына, — диде Муса. — Әйдә, мин дә немец формасы киеп алыйм. Тел ягы миндә дә бар, МГУ бетер­гән кеше бит. Бик ныклап хәзерләник тә бер дә тотылмаслык оста хәйлә белән качыйк! Беләсеңме, мин шулхәтле Чулпанкаемны сагын­дым, аны күз кырыем белән генә бер күрер өчен җанымның яртысын бирер идем! Ә бит исән-сау качып котылсак, мин ул бәхеткә ирешә алам. Бәлки, синең дә Эсфираң исәндер. Син бит аларны кемнеңдер фараз белән әйтүе буенча гына диңгез төбендә яталар дип уйлыйсың... Әйе, миңа Чулпанкаем һәм Әминәм белән кавышу, сиңа Эсфираң белән Сәгадәтеңне эзләп табу мөмкин булачак!..

Фоатның күзләрендә өмет яктысы кабынды. Ул бөтенләй җанла­нып киткәндәй көлемсерәп куйды. Муса аның шат йөзенә карады да дәвам итте:

—Һәм безне үзебезнекеләр дә яманламас. «Берлин хәтле җирдән качып кайткач, молодец!..» диерләр. Без дә «коммунист намусыбызга тап төшермәдек!» дип, күкрәк сугарбыз, шәп бит, малай, бир кулыңны, сүз шушы булсын, әйдә качыйк! — Фоат кулын сузды, әмма Муса үз кулын сузарга ашыкмады. — Ә моңарчы үзең әйткән йөз мең кешене эт авызына ыргытып китик! Гитлер аларның күзен томалап, кулларына корал бирсен дә безгә каршы җибәрсен! Безнең көч күп бит, барыбер җиңәрбез!

—Нәрсә бу? Тукта! — дип кычкырды Фоат, урыныннан сикереп торып. — Ура кычкырып башладың, каравыл кычкырып бетердең...

Ник син мине мыскыл итәсең?..

—Мыскыл...— дип көлде Муса, чыннан да мыскыллы тавыш бе­лән.— Ә син герой! Шәп юл тапкан, ә! Юк, әгәр син коммунист бул­саң, әнә шул йөз егерме меңне сөйрәп кара! Бәлки, бу эш бурлаклар­ның Иделдә баржа сөйрәвеннән дә авыррак булыр, әмма шулай да сөйрәп кара син аны! Аңладыңмы?..

Моңарчы үпкәле күзләре белән Мусага текәлеп торган Фоат, ар­тындагы бүкәнгә яңадан утырды да, терсәкләрен ике ботына терәгән килеш сөяк учлары белән йөзен каплап, солдатча авыр сулкылдый- сулкылдый елый башлады. Моны күреп тору Муса өчен чиксез авыр иде.

—Эчкә сыймас кара сагышларым башыма суккан, ахры, Муса абый, — диде Фоат тотлыгып. — Кичер. Төптәнрәк уйлаганда, әлбәттә, мин сукыр...

Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин ишек ачылган тавыш ишетелде. Анда Муса белән бер блокта торучы Габбасов дигән егет күрен­де. Фоат тиз генә артка борылып торды да үзен рәткә китереп алды.

—Тегеләр әллә кая югалды, — дигән булды Муса. — Әйдә эзлик әле үзләрен.

Алар һавага чыккач, лагерьның бер читеннән ага торган авыл инешенә таба юнәлделәр.

—Анда минем сердәш тирәк бар, — диде Муса. — Әйдә, шунда барып утырыйк әле, нәрсә сөйләр икән?...

Ә якынлашсалар — аптырап калдылар, чыбык ботакларын кәүсә­сенә сыендырып үскән куе яфраклы ак тирәк төбендә, Алиш белән Шабаевны ике ягына алып, Әхмәт Симай утыра һәм кулларын бутап, көлдерә-көлдерә нәрсәдер сөйли иде.

—Әйдүк, кәбәм!—дип кычкырды ул Мусага. — Коткар тизрәк. Мине монда ике фриц плен алды! Бак, синең үзеңне дә каптырган төгелме, атаем?..

Көлешеп алган булдылар. Алиш Фоатны Симайга тәкъдим итте.

—Беләм, — диде Әхмәт. — Килгәч тә күргән идем мин Фоатны, һәм безнең сүз дә килешә аның белән. Менә мин фриц формасын гына киеп алыйм, аннары: прощай, сез безне күрә алмыйсыз — качабыз!..

Бу сүз әле генә булып алган хәлдән соң ниндидер усал бер мыскыл итү шикелле ишетелде Фоатка. Күзләренең агын әйләндереп, ярсу ачу белән Симайга карап алды ул.

— Бакылдама, сер тотмас үрдәк, төлке чәйнәр муеныңны! — дип куйды. — Итегемне жәллим, олтаны тузар, син инде, брат, үзең генә сыздыр...

Бу юлы ни өчендер Мусага карап көлештеләр. Алиш күзләрен дә уйнаклатып алды: борычладыңмыни, янәсе.

—Ярар, дуслар, уен-муен бетмәс, чуен муен бөгелмәс, дигәндәй, мин инде сезнең өчегезне дә беләм, — диде Муса. — Ә менә Гариф иптәш Шабаевны белмим. Аның уйлары ниндирәк икән? Бәлки, ул безнең барыбызга да әйтеп бирер?

Шабаев аягүрә басты. Җыелышта сөйләргә җыенган сыман җитди төс белән, хәтта тамак та кырып куйды.

—Ә мин сезне беләм, яшьтәш,—дип башлады ул. — Күреп түгел, укып беләм... Хәтта, үзем финработник булсам да, шигырь белән шашынып йөргән чакларым да бар иде...

—Нигә, аның гаебе юк, — дип көлде Алиш. — Безнең литфондта Закиров дигән бухгалтер шагыйребез сул кулы белән чутласа, уң кулы белән яшерен генә шигырь яза иде!..

—Минем дә шундыйрак чаклар булды, — дип елмайды Гариф.— Гафу итегез, шигырьдән башлавым болай гына... Хәер, бик «болай гына» да түгел инде ул. Менә монда бәхетсез язмыш очраштырмаган һәм киләчәктә бергә эшлисе Мусаның үзен күрмәгән булсам да, рухын электән үк белә идем дигән сүзем... Минем уйларым да нәкъ сезнекечә, иптәшләр. Мактана дип әйтмәгез, үз эчемдә дә шундый теләк ята иде. Әгәр шундый эшне кузгатучы берәү дә килеп чыкмаса, үзем нәрсәдер кыланып карамакчы идем. Юлдашлар тапсам, янәсе. Ә хәзер, башлау­чыбыз Муса кордаш табылгач инде, мин бик рәхәтләнеп сезгә кушы­лам! Дөрес, мин бертөрле басынкырак, йомыграк кеше. Бәлки, бик зур эш тә кыра алмам, әмма коммунистик бурычымны намус белән үтәр­мен, иптәшләр.

—Шәп әйттең, Гариф дус, рәхмәт,— диде Муса, аның кулын кы­сып. — Димәкки, мәсьәлә ачык, дуслар? Димәкки, эшкә тотынабыз?

—Әйе, тотынабыз!—диде Алиш. — Мин шундый начар настроение белән килгән идем бу лагерьга: боек, өметсез, суярга алып барылган сарык хәлендә... Ә хәзер күз алларым яктырып китте... Тик эчне авырт­тырып торган бер генә нәрсә бар...

—Нәрсә ул? — дип сорады Муса.

Алиш уңайсызланыбрак җавап бирде:

—Мин бит партиясез, иптәшләр. Сез коммунистлар арасында мин бер үзем — «ак күке — ят күке» булып калмам микән?

—Ә син, Алиш, — диде Муса, — шушы изге көрәшкә чыккан көнеңнән алып үзеңне коммунист сана. Без дә сине шулай кабул итәрбез. Ничек уйлыйсыз, дуслар?

—Дөрес, дөрес! — диделәр бар да, җыелыштагы шикелле бер аваздан.— Бу хакта бәхәс булуы да мөмкин түгел!

—Алайса култыклашып алыйк, — диде Муса. Бар да аягүрә басып, тирәк төбенә тезелделәр. — Без хәзер бәләкәй бер түгәрәк булдык, ал­дагы зур көрәшнең беренче күзәнәге! Без әлегә бишәү, һәрберебез үзенә ике генә тугры юлдаш тапса да, без булырбыз унбиш! Тик шуны онытмагыз: безнең бу эш — бик яшерен сер. Теләсә кемгә сөйләү юк! Югыйсә дошманга бик тиз барып җитүе мөмкин. Фикердәшегезне башта бик ныклап өйрәнегез. Тәмам ышанырлык булгач кына, без аны үз арабызга алырбыз. Ул чакта да әле ул безнең бу комитетта кемнәр барлыгын тиз генә белмәскә тиеш.

—Дөрес әйтәсең. — диде Булатов, — конспирация — иң кирәге. Чөнки без аждаһаның урт тешенә басып, бугазына ут салабыз. Ул шуны сизми дә калсын!..

«Фоат таба инде ул!» — дип көлешеп алдылар.

—Ә хәзер, Алиш белән безнең кыска гына антыбыз бар, шуны кабатлыйк,— диде Муса.

Егетләр, тимер кыршаудай култыкланышкан килеш, Муса белән Алиш әйткән сүзләрне кабатлап бардылар:

—Туган ил өчен, туган халкыбызның тапсыз намусы өчен актык сулышыбызгача көрәшербез!

—Татар егете туган иленә атмас!

—Үлсәк — бергә үләрбез, әмма дошманга серебезне ачмабыз!

—Шаһит бул. якты кояш: бу безнең изге антыбыз!..

Биш кешенең эчке киеренкелек белән чыккан тавышы, никадәр генә тыелган булмасын, яр буйларын яңгыратып җибәргәндәй булды, йокымсырап яткан көзге инеш тә, өянке тал һәм көмеш тирәк башлары да, бу кешеләргә чит булуларына карамастан, шул ук сүзләрне кабат­лыйлар кебек тоелды. Тирәк төбенә килә торган сукмакларда берничә кеше күренде. Алар да бу тавыш чакыруына ашыгалар төсле иде...

Муса моны абайлап алып, тиз генә ике кулын күтәрде дә:

  • Бер. Ике. Башладык! — дип дирижерлык итәргә тотынды һәм үзе җырлап җибәрде:

Тәрәзә төбем каты бал,

Ашыйсың килсә, ватып ал.

Сөюләрең чынлап булса,

Хәлил бәгырем, җанкисәгем,

Тәрәзәдән тартып ал...

Беренче сүзләрдән үк башкалар да кушылып киттеләр. Бар да киң итеп елмаешты. Чөнки балалар уены кебек кызык тоела иде бу аларга...

 

II

Шәфи Алмаз шулай да сүзендә торды. Беренче очрашудан соң өч атна дигәндә, Мусаны алмага үзе килде. Шәфи, үзенең кодрәтле һәм зур кеше икәнен Муса алдында күрсәтәсе килү белән бергә, Розенберг каршында да үзенең җитди кешеләр белән эш йөрткәнен исбат итәргә тели иде. «Менә, күрегез, татарның танылган шагыйре, Мәскәү университетын тәмамлаган кешесе Муса Җәлил —сезнең алдыгызда үзе басып тора! — дип әйтмәкче булды ул. — Бу инде әллә кайчан иленнән аерылып, онытылып беткән иске адәмнәр түгел, бу инде бүгенге татар мәдәниятенең тере йолдызы, моның кулыннан бик күп эшләр киләчәк, әфәнделәрем. Бу — безнең горурлык түгелмени? Әйе, әйе. Шәфи Алмаз солидный деятель буларак, эшен дә солидный йөртә белә. Клиентурасы да ни җитте түгел аның!

Икенчедән, немеснең шундый зур хадимнәре белән сөйләшү Мусаның үзенә дә гыйбрәт булыр. Бозау кирелеге языла төшәр, һаман бәльшәвик кураен гына сызгыртып тормас. Туганда ук ата камунис булып тумагандыр! Әз генә дөньяны күрә белергә кирәк. Европа бит бу!..»

Ул шундый фикерләре белән буталып Френцель өендә утырганда, чакыртылган Муса килеп керде. Урыныннан торып, күрешергә теләгән Шәфинең күзләре аңа төште. Ул ирексездән тукталып калды. Муса өстендәге уңып, тузып беткән яшел шинельнең умырылган итәкләре, әллә кайчангы канга каткан чабулары, ике терсәгендә чачакланып торган ертыклары, ә башындагы кайсыдыр милләт гаскәренең ямьшәеп, катып беткән пилоткасы, аякларындагы тимер чыбык белән буылган ярык агач башмаклары, чалбар дигән нәрсәсенең тез күзләре бүре авызыдай ачылып торуы аның кәефен кырды да ташлады. Мондый товарны ничек күрсәтергә кирәк? Немесләр бит, кәбестә яфрагына яки мүккә никотин сибеп ясалган тәмәкеләрен дә алтын путаларга урап, Төркиядән китерелгән «зифир» итеп саталар. Ә монда чын товарның да тиешле упаковкасы юк!..

—Френцель әфәнде,—диде ул, үпкәле тавыш белән. — Бу нинди хәл инде? Ул безнең атаклы шагыйребез, ә сез аны нинди кыяфәттә йөртәсез? Без ике сәгатьтән Розенберг әфәнде янында булырга тиеш­без — оят түгелме сезгә?

Френцель, Розенберг дигән сүзне ишеткәч, утлы табага баскан мәче шикелле чабулый башлады. Мусаны тиз генә җилтерәтеп алып чыгып китте дә егерме-утыз минут узуга киендереп тә кертте. Бу юлы инде аның өстендә ярыйсы гына күренгән совет хәрби киеме иде. Бу киемдә Мусаның үзенә дә рәхәтрәк булып китте: никтер аннан фронт исләре килгән сыман тоелды; үзе дә, әйтерсең, бүген генә шуннан китерелгән иде ул. Бу киемдә аның гәүдәсе дә турая, башы да күтәрелә төште, горурлыгы да артып киткәндәй булды. Кем җилкәсеннән булгандыр инде ул, кайсы мескен монда салып калдыргандыр һәм ничек калдыр­гандыр аны? Әмма һәрхәлдә ул туган ил киеме иде һәм анда шул туган җирләр исе дә бар кебек иде.

—Менә хәзер бераз рәтләнгән, — диде Шәфи, канәгать булып. — Рәхмәт сезгә, һерр Френцель.

—Битешө-ө-өн! — дип сузды лагерь башлыгы. Бу аның аеруча күңеле булганлыгын аңлата иде.

—Ә сезнең белән без хәзер Остминистр каршына барабыз, Муса әфәнде,— диде Шәфи, рәсми төстә канат астына алган тавыш белән.

—Гаҗәп, — диде Муса, җилкәсен куырып. — Нигә кирәк икән мин аңа... Миңа, мәсәлән, аның бер тиенгә дә кирәге юк...

—Муса әфәнде! — диде Шәфи, нәразыйлык белгертеп. — Сез шундый итеп сөйләшәсез: гүяки сез әсир түгел, мин әсир!

—Нигә, андый хәлнең дә булуы ихтимал...

—Юк инде, эңкәш, булмас! — диде Шәфи, катгый тавыш белән.— Шәфи Алмаз — бэльшәвик кулына калмас!

Муса эндәшмәде. Бу кеше белән артык сүз көрәштереп торуның файдасы, әлбәттә, юк иде. Куелган курчак кына бит. Аның шулай булуы беренче очрашуда ук Мусага бик яхшы аңлашылган иде. Төп мәсьәлә — немецлар белән нинди тактикада булу. Нәрсә өчен чакырткан була икән соң бу Розенберг дигәннәре? Кыргый киек күрер өченме? Мин бит андый мөһим фигуралар өчен беркем дә түгел...

Шәфи Алмазның кыршылган эмальле, тәбәнәк сөйрәле бәләкәй генә машинасы дөньяны күп күргән булса кирәк: «кытыр-пытыр» килеп, сасы сөремнәрен таратмыйча, кузгала алмый торды. Шәфи Мусаны шуңа утыртып, көчкә ходка җибәрде дә алып китте:

—Сугыш комачаулый, җүнле машина да күреп булмый, — диде Алмаз, гафу үтенгәндәй итеп. — Шушы кылтыравык белән чикләнергә туры килә.

Муса бу юлы да аның зарын ишетмәде. Ул үзенең яңа уйлары, яңа планнары эченә чумган иде. Вустрауга ни өчен китерелүен әле ачык белмәгән Мусаның, беренче тапкыр Шәфи ясаган пычрак тәкъдимне ишеткәч, чәчләре үрә торгандай булды. Шунда ук бу кешене эт урынына тиргәп, йөзенә төкереп җибәрмәкче иде ул. Әйдә, теләсә нинди лагерьга озатсыннар, хәтта ассыннар, крематорийда тереләй яндырсыннар — барыбер! Остминнстренә дә шул ук сүзләрне әйтәсе: «Коммунист башым белән бервакытта да сезнең алда ялчы буласым да, тезләнәчәгем дә юк!» диясе иде... Әмма шул ук төлке Шәфи авызыннан ычкынган кай­бер сүзләр аны бу кискенлектән тыеп калды. Ә инде мондагы хәлләр белән танышкач һәм иптәшләре белән күрешкәч, аның каршында бөтен­ләй башка дөнья ачылып китте, башка планнар туды. Хәзер инде бүтән тактика кирәк булачак. Хәзер алар яңа юлга чыгалар. Хәерле генә бул­сын бу юл, уңышлы гына булсын иде!

Алар, Берлин университеты артындагы тар гына Доротеештрассе белән килеп, кечерәк кенә бер мәйданга туктадылар. Муса, машинадан чыгу белән үк, каршысында өч биек платан агачы күрде. Ул агачлар астында, яңгырдан ышыкланган шикелле, гади генә постаментта бакыр бюст һәйкәл тора иде. Якынрак килеп карагач, Муса аның Гегель һәй­кәле икәнен белде. Гегель, Гегель! Заманында аны өйрәнеп күпме баш ваткан иде ул. Менә кайда очраштылар. Немецның атаклы диалектик философы әнә ничек тыйнак кына монда посып калган. Әйтерсең, ул университетка алгы ишектән керә алмаган, аның киң залларына узарга көче җитмәгән билгесез бер магистр, һәйкәле дә бөтен буйга түгел, бакыр бюст кына. Ә нигезе — дүрт почмаклы гранит өеме. Философның тирән мәгънәле сүзләреннән берәр өзек тә язылмаган, бары тик исем һәм дата гына. Күрәсең, немецлар өчен искитәрлек кеше булмаган ул. Шулай да мәйданчык һигельплац дип атала икән...

—Остминистериум әнә шул йортта, — диде Шәфи, бармагы белән алга таба күрсәтеп. — Университет көтепханәсенең бер корпусында.

—Зинадан туган баланың һәрвакыт шулай инде ул — үз бишеге булмый, — диде Муса, — кешенеке белән кештәкләнә.

—Һай телегез, һай телегез, әфәндем!—дип өтәләнде Шәфи Алмаз.— Һич булмаса, министр алдында тыя төшегез, үз файдагыз өчен!..

Ул, алдан йөреп, Мусаны бина эченә алып керде. Бераздан аларны кабул итү бүлмәсенә уздырдылар. Зур-зур тәрәзәле, калын стеналы, биек түшәмле кечерәк залга охшаган бу бүлмәдә яшел хәтфә белән ябылган берничә өстәл һәм алардан читтәрәк утыручы берничә кешене күрде Муса. Шәфи аларга «Һайль Гитлер»не әйтеп, кычкырып сәлам бирде. Аннары Мусаны таныштыра башлады:

—«Идел-Урал» комитетының зондерфюрере доктор Унгляубе. Татар халкының күренекле шагыйре Муса Җәлил...

Муса каршында торган чуар сипкелле, башына ут кабынырдай кызыл җирән чәчле, тук гәүдәле, озын буйлы кешегә рәсми төс белән сүзсез генә баш иде. Бу ничек «зондерфюрер» икән?.. «Зондерфюрер, зондерфюрер»... ничек аңларга? Димәкки, ябык лагерь булган кебек, ябык фюрер, негласный фюрер дә була инде?.. — дип уйлады ул.

Аннан узгач, Шәфи икенче исемне әйтте:

—Шәрык телләре галиме профессор Фон Менде...

Тагын шундый ук хәрәкәтләр һәм яңа исемнәр кабатланды. Аннары «Мария Карловна Кальтенер» дигән бер руслашкан немка белән таныштырдылар. Аннары Муса күрсәтелгән урынга килеп утырды.

Озакламый чаршаулы ишекләрнең берсеннән Розенберг үзе килеп чыкты. Шактый олы гәүдәле, тулы битле, кыскарак муенлы бу кеше Пруссиянең мал асраучы, сыр ясаучы фермер-бюргерларын хәтерләтә иде. «Һайль...» белән гомуми сәлам биргәннән соң, Мусага таба атлап, аның буй-сыны бик үк мәһабәт булмавын хуплап бетермәгәндәй ел­маюын арттыра төште һәм, үзенең гомумән кече күңелле, ә Мусага исә, ихтирамлы икәнен күрсәтер өчен, күрешергә кул сузды:

—Сез безнең хөрмәтле кунагыбыз, исәнмесез, господин Муса Ялиль! — диде ул, немец акценты белән русчалатып. — Пожалуйста, сядитес, кунак булыгыз...

Муса исә сузылган кулны алырга мәҗбүр булды. Министрның кулы шешенке һәм суык иде; бәлки, шуңа күрәдер, ул кул Мусада бака тәне­нә кагылган сыман бер тойгы калдырды. Баягы немка бокал сымак олы

бүксәле, тәбәнәк аяклы тирән рюмкаларга бөкесе аркылы нечкә генә кәкре трубка уздырылган зур шешәдән унар тамчы чамасы коньяк са­лып чыкты, аргы баштагы түгәрәк өстәлдән конфет һәм печениеләр китерде. Шунда ук официанткача киенгән икенче бер кыз-ханым кеч­кенә генә чәйнек һәм чынаяклар белән кара кофе кертте. «Кара боларны, важный кылынган булалар»,—дип утырды Муса эченнән генә.

Альфред Розенберг, наци партиясенең теориячеләреннән берсе булып, үзен әдәбият-сәнгать өлкәсендә дә белдекле кешеләрдән саный иде. Утыз җиденче елларда Совет иленнән качкан бер-ике әдәбиятчыны да үзе кабул итеп, аларны канат астына алды. Мусаны да, бәлки шундыйрак кешедер, җай китереп Сталин игосыннан котылгандыр, дип, үзе күреп, сынап карамакчы булды. Ул үзе дә егерменче елларда Совет җиреннән качкан немец булганлыктан, бу хис аңа аеруча таныш иде.

— Әфәнделәр, — диде Розенберг, яңадан аякка калкып. —без бүген кадерле кунак белән очрашабыз. Муса Ялиль әфәнденең әсәрләре хәтта Германиягә кадәр килеп җиткән. Менә аның җыентыклары, менә ул чыгарган балалар журналы. — Ул, үзенең папкасыннан алып, Мусаның сугышка кадәр латин хәрефләре белән чыккан кайбер җыентыкларын һәм бер «Октябрь баласы» журналын күрсәтте. Боларны, Карип Ишбулдин теге вакытта Гумеров дигән кешенең Муса Җәлил булуын кай­тып әйткәч, Берлин университеты китапханәсеннән бик ашыгыч рәвештә эзләтеп, Шәфи белән профессор Фон Менде китереп биргән иде. Муса, әлбәттә, моны белмичә, бик аптырап утырды. «Каян тапканнар болар андый нәрсәләрне?..» дип гаҗәпләнде ул.

—Кызганычка каршы, мин үзем укый белмим, — дип дәвам итте Розенберг. — Әмма татарча укый белгән кешеләр дә әз түгел. Аларнын әйтүенчә, Муса әфәнде — яхшы шагыйрь, популяр шагыйрь. Аның кебек Дейчлянд күләмендә дә популярләшүе өчен без, әлбәттә, көчебезне кызганмабыз. Ягез, әфәнделәр, кадерле кунак хөрмәтенә, аның белән танышу һәм дуслашу хөрмәтенә бер тост күтәрик...

«Кайсы яктан суктыралар! —дип уйлады Муса, башкалар белән бергә бүксәле рюмкасын күтәргәндә. — Егыл да кит!..»

Тамчылар авызларга капланды. Шушындый речь белән сугарылган немец коньягы аның тел очын ялкын шикелле көйдереп алды. Кара, нинди зәһәр икән! Мусаның күзләре һәм аңы җитез хәрәкәттә иде. Тагын ниләр кыланырлар, дип көтте ул, сынаулы карашын министрдан ал­мады. Розенберг тагын дәвам итте. Аның кәефе гаять күтәренке, мөл­дерәп торган шатлыгы тышка бәреп чыккан иде.

—Без бүген тарихи көннәр кичерәбез, әфәнделәр, — диде ул, күзләрен Мусага төбәп. —Хакыйкать ачы булса да әйтми хәл юк — Кремль актык сулышын тартып чапалана, ярга ташланган балык шикелле ты­пырдый. Чөнки даһи фюрерның шәүкәтле гаскәрләре Русь йөрәгенең беренче кан тамыры булган Вольга елгасына чыгып басты. Русь йөрәге безнең итек астында хәзер! Сезнең өчен дә куаныч зур, хөрмәтле кунагыбыз Муса Ялиль әфәнде, һәм сезнең өчен дә, Шойфи Альмаз әфәнде! Чөнки Шталинград белән Казан арасын безнең немец пантерасы бер генә сикерәчәк. Ә Казанны алу белән татар халкына польный протекторат! Президенты — Шойфи Альмаз әфәнде; вице президент яки премь­ер-министр — Муса Ялиль әфәнде. Вольга буенда яшәүче бүтән вак-төяк халыклар «Идель-Ураль» штатына баш иячәк. Бөек Дейчлянд аларның эчке эшенә тыгылмый, фюрерның бары тик бер генә резиденты күз- колак булып торачак...

Бармакларын бер-берсенә аралаштырып җитди генә сыман утырган Мусаның йөзендә нечкә һәм нәзакәтле көлемсерәү күренде. Аның ар­тында бәреп чыгарга торган киная һәм ачы нәфрәт барлыгы сизелә иде. Чөнки Розенбергның әлеге нотыгы артык шапырыну, җиңүче мактануы һәм буш декларация булып ишетелде аңа. Ә министрның җитди кеше булуын, сүзләрен үлчәп кенә сөйләвен көткән иде ул. Шуңа күрә, ника­дәр тыенкы булырга тырышса да, аңа җавап бирмичә булдыра алмады. Бераз тамак кыргалап торды да:

—Гафу итегез, министр әфәнде, — дип, Розенбергның сүзен бүлдер­де. — Илчегә үлем юк, шагыйрьгә хөкем юк, дигән безнең халык. Шуңар күрә сорыйсым килә: ит күргәнгә үпкә тансык булыр микән?..

—То есть ничек? Аңламыйм сезне, майн һерр, — диде министр, кашларын җыерып.

—Татар халкының республикасы бар, аңа башка төрле уенчык кирәк булыр микән?.. димәкче идем...

—Нинди уенчык? — дип, тавышын көчәйтте Розенберг. — Уенчык ул — большевиклар биргән республика! Марионетка! Ә протекторат — яңа Европаның иң демократик типтагы казанышы! Шәрык халыклары Европача эш йөртәчәк!

—Мәсәлән, Чехия протектораты шикеллерәкме инде ул, әллә «Польша губернаторлыгы» төслерәкме?.. — дип, тагын сүз кыстырды Муса гөнаһсыз гына төс белән.

—Һерр Мусза! — дип куйды Розенберг. Аның инде соры кашлары, кара-каршы очкан ике ук шикелле, бер-беренә килеп терәлгән, астан караучы күзләре очкынланган иде. Ләкин ул үзен тотып калды. —Сез моның белән ни әйтергә телисез? Аңлап җиткермәдем.

— Һични теләмим,— диде Муса, тыныч тавыш белән.— Кунак буларак беләсем генә килгән иде... Сез бик киң колач белән сөйлисез... Казан шактый ерак бит ул... Европаның аргы башында... Юллары да чокыр-чакырлы...

—Майн һерр, — диде министр, нервлы елмаеп, — сез анысы өчен хафаланмагыз, фюрер солдаты Африка чүлләренә дә барып җитә ала!..

—Шулай да һавадагы торнага караганда, кулдагы чыпчык яхшы­рак диләр бугай.

—О-о!—дип көлде Розенберг. — Тагын фольклор! Анысы ничек була инде?

—Соң менә Шәфи әфәнде белән миңа «Куцый-веци» президентлык вәгъдә итү —шул түгелме?.. Белмим, ул ничектер, әмма минем Казанга хәтле немец арбасындагы дегет чиләге булып сөйрәләсем килми...

—Хах-ха-ха!—дип көлде немец. — Ай-яй мактыйсыз үзегезне!

—Нигә, әллә безгә халык шуннан да артык бәя бирер дисезме? Теләсә, үз арасыннан да сайлый ала бит ул. Моңарчы шулай иде: үзе сайлый иде ул, яшерен тавыш белән!

Шәфи Алмазны бизгәк тотты. «Бөтен эшне харап итә бу. Үз башына да җитә, минем башны да ашый. Ышаныч юк сезгә дип, куачак хәзер Розенберг. Кулдан мал ычкына!..» — дип көенде ул. Чынлап та, Шәфигә Розенбергның уңай карашын казаныр өчен күпме угаланырга, күпме йөз суы түгәргә туры килде бит. Арткы тәпиләренә басып, күпме койрык болгамады, Унгляубе белән Фон Мендегә нинди бүләкләр ясарга мәҗ­бүр булмады ул. Ә хәзер шуларның һәммәсе дә җилгә очармы?.. Менә бит нинди кешеләре бар бу татарның, шайтан алгыры! Үзе ниндидер кечкенә генә бер киек төсле бу Муса, ә үзе шоп-шома гына итеп немец овчаркасының борынын тырный! Менә Иблисне!

Розенберг әфәнде дә шактый сагая төште; юк, бу шагыйрь кисәге ул көткән кеше булып чыкмады, ахры. Бик яшел күренә. Шулай да кул­дан ычкындырмаска иде. Әсирләр арасыннан бер җүнле кеше килеп үзенең хезмәтен тәкъдим итми бит. Бу да баш тартырга чамалый кебек. Ә кеше—кирәк, көчле кеше кирәк. Бу шагыйрь теләп эш итсә, чаң тавышлы була алыр иде, үз артыннан күпләрне ияртер иде... Министр әфәнде яңадан аңа мөрәҗәгать итте:

—Сезнең талантлы шагыйрь булуыгыз үткен сөйләшүегездән, халыкчан метафора һәм аллегорияләрегездән үк күренеп тора, — диде

ул. — Ләкин сез шактый дәрәҗәдә пропагандага бирелгәнсез. Без бит андый ук куркыныч җанварлар түгел, якынрак килеп карагыз, дөрес­лекне ачыграк күрерсез. «Не так страшен тшорт, как его малюют» диләрме әле русьлар? Без дә шулай сезнең файда өчен тырышабыз бит... Сезгә киң колач җәеп җырларга кирәк хәзер. Хезмәттәш булыйк, Муса әфәнде!

Муса соңгы көннәрдә бик ачынып һәм бик ярсып йөри иде. Немец­ларның Сталинградка кадәр барып җитүе шулай ачындыра иде аны. Нәрсә соң бу? Нишлиләр безнекеләр? Ни өчен шулкадәр тирән тылга җибәрәләр? Күпмегә хәтле дәвам итәр? Чынлап та, бу бакыр башлар Казан хакында ук уйлыйлар микәнни соң? Ихтимал, булыр да. Шашы­нуларына бер дә чик юк ич. Болай да тәкәббер немецның борыны күккә барып бәрелгән хәзер. Җитмәсә, матбугатларында нинди кабахәт тел белән мыскыл итәләр тагы...

Мусаның эчке кесәсендә «Унтер мёншь» дигән журнал ята. Кичә лагерьда Әхмәт Симай биргән иде аны. «Ярты кеше» дигән мәсхәрәле исем белән немец хәрбиләре өчен чыгарыла торган бу сафсата жур­нал— Советлар Союзы халыкларыннан, бигрәк тә көнчыгыш халыкла­рыннан, иң кабахәт көлү, аларны хайванга, ишәккә тиңләү шикелле тупас мыскыл итүләр белән тулган. Бу язмаларны укыган немец сол­даты, әлбәттә, үзенең кыргыйларга каршы сугышуына һәм аларны кыру хәләл эш булуына һичшиксез ышанырга тиеш. Анда язылганнарны укыгач, Мусаның төсләре күгәреп киткән иде. Менә хәзер аның шул ачуы яңадан кабынды да, кесәсеннән «Унтер меншь»не чыгарып, Розенбертка сузды.

—Хөрмәтле министр әфәнде, бик колач җәерлек түгел шул! Рәхим итеп шуны укып карагыз әле, — диде ул. — Менә бит безнең хакта нәрсәләр язалар! Ә сез хезмәттәшлек, дисез... Сездәге татар әсирләренең кимендә илле проценты урта мәктәп бетергән, кимендә егерме проценты вуз бетергән кешеләр. Белмимени алар немецчә? Укымыймыни шушы пычрак мыскыллауны? Җәберләмимени ул аларның намусларын?

Розенберг ала-кола төскә керде. Тиз генә җавап сүзе таба алмады, бу адәм белән вакланып утырырга мәҗбүр булуына ачуы да килде. Шулай да уенны ахырга кадәр җиткерү кирәк иде.

—Моны бит безнең коллега Һеббельс әфәнде чыгара, — диде ул, елмаерга тырышып. — һәм ул журнал тукталачак. Чөнки җиңүче Дейчлянд Ост халыкларына карата бөтенләй яңа политика йөртә хәзер. Фюрер аларга мәрхәмәт белән карарга куша

—Монысы бер хәл...— диде Муса, беркадәр басыла төшеп. Чөнки ул әйтәсе килгәнне әйтеп бетерде шикелле инде һәм аңа шушы урында борылыш ясау кирәк иде. Иблискә кул бирәсе булгач, гел кирегә сука­лап булмый ич... — Безгә дә эшләве күңеллерәк булыр... — дип өс­тәде ул.

—Гевисс, гевисс!  — дип кабатлады министр, йөзе ачылып. — Без сезгә, Ялиль әфәнде, иң яхшы урыннар тәкъдим итәбез!

—Тәшәккердән гаҗизмен, хөрмәтле шеф, — дип җавап бирде Муса. Ул инде үзе дә уенга керешкән иде хәзер.—Әмма мин күләгәдәрәк хәрәкәтләнүне файдалырак санар идем. Чөнки сразы зурдан тотын­сам, якташларымны өркетеп куюым ихтимал. Мин, мәсәлән, поэзия белән бер рәттән музыканы, гомумән сәнгатьне бик яратам. Германиянең шигъри титаннары алдында гына түгел, бөек композиторлары ал­дында да баш иям...

—Отшен приатно! —дип куйды министр. — Ниндирәк эш теләр иде­гез соң?..

—Бар андый эш, — дип кычкырды Шәфи Алмаз. Ул Розенбергнын «вице президент», «примьер-министр» дигән сүзләреннән куркып калган иде, чөнки андый претендентларның әледән үк янында йөрмәүләре яхшы. Юкса, үзеңне бәреп төшерүләре мөмкин. Шуңар күрә хәзер кон­крет эш күрсәтү бик урынлы иде.

—Нинди эш? — дип сорады Розенберг.

—Безнең батальоннарда культвзводлар бар, анда музыкант, җырчы, артист халкы бар — шуларга җитәкчелек итсен, лекцияләр укысың!

—Бик шәп булыр, бик теләп алынам, — диде Муса, куанып. Ул үзенең Берлинда гына ябылып ятмыйча, шушы эшеннән файдаланып, ха­лык арасында йөри алачагын уйлап өлгергән иде. — Мин риза!

—Алайса, мин каршы килмим, — диде Розенберг куанычлы чырай белән. — Ләкин сезнең өчен бик кечкенә булмасмы, хөрмәтле кунак?

—Кечкенәдән башлыйк, министр әфәнде. Зурына өлгерербез. Аль­пинистлар өй түбәсенә менүдән башлыйлар, имеш...

—Үзегез тапкыр сүзле сез, — дигән булды Розенберг.

Моңарчы күләгә шикелле утырган Фон Менде, Унгляубе белән баш­каларга да гомуми җанлану керде; әлеге кыз-хатыннар да, каяндыр пәйда булып, бокалларга яңадан унар тамчы коньяк тамыздылар, сельтерски сулар салдылар. Хәзер инде сүз чәкәше тынып, хрусталь чәкәше яңгырады.

—Безнең килешү өчен!—дип игълан итте министр...

Кунаклар таралыша башлады. Иң элек Муса чыгып китте. «Сатылу»

мәрасиме аның күңелен тырнаса да, гомумән алганда, канәгать иде ул. Чөнки үзенең көчле нәфрәте, буйсынмыйча бәреп чыгып, бөтен эшне кырып ташлавыннан курыккан иде. Ярый әле, үз вакытында үзен тотып кала белде һәм эшнең дә төп максатны үтәү өчен иң файдалысы табылды.

Муса артыннан Шәфи чыкты. Ул да бик канәгать иде. Муса, әче телле булса да, молодец егет икән, аның өчен хәвеф-хәтәр тудырмады, эшнең бәләкәенә дә риза булды. Бәләкәй булса да Шәфи аңар бик һәй­бәт мәгаш  билгеләр, өс-башын инәдән-җептән чыккан белән киен­дерер!..

Шушы куанычы белән кулларын җәеп, Муса янына килде ул:

—Әйдә, Муса әфәнде, алып килгәнмен икән, илтеп тә куйыйм инде үзегезне, — дип машинага кыстады. — Ай-яй, оста һәм кыю сөйләште­гез. Ул-бу булмагае дип, бик курыккан идем, үзегез сәләтле тагы: нәкъ кирәк урында гына борып җибәрә белдегез. Шулай, шулай, җае килгән­дә борыннарына чиертү ярый аларның, бик масаймасыннар!

Немецлар үзләре генә калгач, Розенберг кашларын җыерды.

—Күрдегезме нинди Вильде! — диде ул. — Мәчкәй шикелле ташланырга тора. Тибеп очыра яздым үзен. Шулар белән эш итәргә кирәк диген, ә? Карагыз, күз-колак куегыз, чи коммунистлыгы әллә каян билгеле. Аның ул тинтәклеген кагып чыгарырга кирәк башыннан!

 

III

Маһия ханымның туган көне якынлашты. Ул аны ел саен күңелле бер бәйрәм төсендә уздыра килә һәм бәйрәм саен ниндидер яңа кунак­лар, яңа куанычлар була торган иде. Быел да шулай истә калырлык булсын иде ул көн! Ни арада килеп җитә торгандыр тагын үзе. Күрми дә каласың, бер елың тәгәри дә китә. Эх, уза гомер, искән җилдәй уза! Ә гомер узган саен кеше ешрак артына әйләнеп карый, кайтмас яшь­леген сагына; шул яшьлегенең кадерле хатирәләрен, кыз чакта бәйлән­гән ефәк тасмалары сыман, сандык төбеннән алып кат-кат сүтәргә тоты­на. Маһия ханымның да шундый көннәре җитеп бара. Бер «ах!» итүдә Шәфи дигән «заграничный кияү»гә атылып чыккан тиле чаклар най­ларга китеп югалды хәзер? Кайда икән ул Казан гимназисткасы, Мәскәү студенткасы Маһия? Дөресен әйткәндә, ул инде Маһия дә түгел бит хәзер. Ул күптән инде Фрау Мага Альмаз булып санала, һәм аңа шул хәтле күнегелгән, әйтерсең, чынлап та, мулла хәзрәт кайчандыр аңа шундый исем кушкан һәм гомер буе шулай дип йөрткәннәр!

Маһия ханым, Берлинга килгәннән соң шундый зур йортның хуҗа­сы булып төпләнгәч, иң элек үзенең татарлыгын кырып ташлауны һәм аннан бөтенләй качуны кичектергесез кирәкле эш итеп санады. Шул ният белән солдат һәм турист өчен чыгарылган «сөйләшкеч»тән башлап, калын-калын сүзлекләр һәм цивилизацияле булуын күрсәтүче бик күп китаплар җыйды. Алар белән маташу аның куанычы иде. Европа үзә­гендә яшәгәч, европача булырга тиеш бит. Синең әллә кайдагы татар дигән милләтеңне кем белә? Аның берәр цивилизациясе, атаклы кеше­се, тарихта тоткан якты урыны бармы? Берсе дә юк бит. Киресенчә, монда ул сүзне әйтә дә белмиләр — «тартар» диләр. Берәүләре шул «тартар»ны ишетүгә: «О, беләм, беләм! Альфонс Додэ, «Тараскон Тартарены», бик кызыклы китап!» — дип шаккатыралар. Икенчеләре исә: «О, тартар! Бөтен Европаны басып алучылар, кан диңгезе ясаган Батухан!» — дип, сиңа күзләрен алартып карыйлар да артка чигенә баш­лыйлар. Син шул әллә кайчангы монголлар, җирдә сөякләре дә калма­ган какой-то Батуханнар вәкиле булып, шул кыргыйлар өчен гаепле кеше булып йөре!

—Боже мой, как это страшно дико!

Килгән елларында Маһия ханым, яртылаш русча сөйләшкәнлектән, шулай дип кенә җилкәләрен куырып куя торган иде. Әмма Берлинда русчага осталык модасыз нәрсә булып калды, чөнки бары тик үз теллә­рен генә иң югары санаган немкалар өчен рус теле әллә бар, әллә юк иде. Шуңар күрә Маһия ханымга үзенең зирәк зиһене белән немец сүз­ләрен «сөйләшкеч»тән башлап ятларга туры килде. Күрше тирәләренә үзен «Фрау Мага Альмаз» дип танытты ул. Бөтен өй җиһазларын не­мецча итеп корып җибәрде, Шәфине дә немец теленә, немец гадәтләренә дүмбәсләп өйрәткәндәй өйрәтә башлады: «Ох и балбес же ты, чүлмәген абсолютно буш, круглый тинтәк!» дип мактый иде ул аны. Фрау Мага, гомумән, искиткеч кодрәтле һәм сөекле хатын булып чыкты, Шәфине тиз арада башмак астына салып, бик оста гына үтүкли белде. Аның киңәшеннән ире бервакытта да чыкмый иде. Фрау Мага үзенең бер-бер артлы диярлек туган кыз балаларына да Альбина, Шарлотта дигән немец исемнәре биреп, немец имезүчесе һәм немец нәнкәсе яллап, би­шектән үк немецчә тәрбияләп үстерде. Әлбәттә, аның балалары татар теле шикелле «бер тиенгә кирәксез, тупас һәм чүп тел»не белмәделәр. Кайчакларда Шәфи ялгышып үз кызларына татарча эндәшсә, «без ан­дый «каля-маля» җен телен белмибез!»—дип, мәсхәрәле җирәнеп, әни­ләре шикелле җилкәләрен генә куырып куялар иде.

Шулай бәхетле генә немецләшеп килгәндә, Мага ханымның бәләкәй генә, сай гына күңел күлен кинәт бер җил тирбәндереп, хәтта чайкалдырып ташлады. Ул җилнең исеме французча басым белән Скандёр, фамилиясе Яушёф дип әйтелә иде. Чөнки ул элегантный яшь кеше, сүзләрне сайлап кына, французча акцент белән генә сөйли торган ул сөй­кемле егет Франциядән килеп чыкты. Килеп чыкты да Мага ханымның туган көнендә Шәфиләр өендә күренде, һәм шул бәйрәм кичендә инде, шук малайлар яшел җәтмә корып песнәк аулаган шикелле, Мага ханымның күңелен аулап та алды. Шуннан соң Мага ханым яңа бер дөньяга чумды. Бичара песнәк әлеге малайлар кулында ничек пырхылдаса, ул да Скандерик кочагында шулай тетрәнә иде. Юк, мескен песнәк шикелле ычкыныр өчен талпынып түгел, ә ниндидер азгын дәрт белән ярсы­ды ул...

Әмма бу «яшерен бәхет» озакка бара алмады. Мага ханым тәмам тилереп җиткәч кенә Скандерик юкка чыкты һәм аның бер бай немкага өйләнүе, аннары завод хуҗасы булып китүе ишетелде. Хәзер Мага ханымның аны күрмәгәненә озакламый өч ел тула. Ә күрәсе иде, күзнең бер кырые белән генә карыйсы иде: шул немкасы, Маганы ташлатыр­лык «хур кызы», нинди нәмәрсә икән? Үзе ничек икән? Бөтенләй онытты микән инде ул аны?.. Тукта, туган көн бәйрәменә аларны да чакырсаң, нәрсә булыр икән?..

Мага ханым күрше бүлмәдән ирен дәшеп кертте.

—Кара әле, Шәфус, — диде,—бәйрәмгә кемнәрне чакырабыз?

—Нинди бәйрәмгә ул? — дип гаҗәпләнде Шәфи Алмаз.

—Менә тагы, хатыныңның туган көнен дә оныттың мәллә? Шул солдат арасында ышкылып, солдафон булып беттең инде. Уналтынчы ноябрьда минем туган көнем, хәзер ике көн калып бара!

—Ай, асылташым, гафу ит, бөтенләй хәтердән чыккан, — диде Шәфи.

—Синең шул булыр!

—Алай түгел инде, алтыным. Мин бит син дигәндә... — дип аклан­ды Шәфи, ялынчак тавыш белән. — Ә бәйрәмеңне бик шәп итеп уздыра­быз! Беләсеңме, яңа кунаклар чакырабыз!

—Да-а?! — дип сорады Мага назлы тавыш белән.

  • Әйе, әйе, доктор-юрист Унгляубене, профессор Фон Мендене һәм... әгәр түбәнсенмәсэ...

—Остминистр Розенбергны?

—Нәкъ үзен! Группенфюрер Альфред Розенбергны.

—Ах, нинди шнкарно булачак! Алар белән аралашу минем күптәнге мечтам инде, Шафус!

—Минем дә шулай шул! Үзебезне милли яктан да күрсәтергә кирәк. Немец үз милләтен күрсәтүне бик ярата бит..

—Ә ничек итеп күрсәтергә?

—Минемчә, берәр төрле милли аш хәзерләсәң, деликатес итеп?

—Ах, искиткеч. Гөбәдия, бламажи пешерәм. Безнең Казанда бик шәп әзерлиләр иде.

—Бик шәп булыр. Ә үзең миллирәк итеп киенсәң, әйтик, калфак­мы шунда?..

—Оригиналиш идея! — диде Мага ханым, күңеле тулып. Шәфи шул уңайдан файдаланып өстәп куйды:

—Алардан башка тагын берничә кунак...

—Алары тагын кемнәр?.. Шул кляузник эмигрантларыңдыр инде?

—Түгел, ефәк чәчем; алардан — бер Гани әфәнде генә. Ул инде мулла кеше, әйдә, бер фатиха бирер. Ә калганнары бөтенләй яңа кош­лар, яңа хадимнәр.

—Шул бетле татариннарыңдыр инде, — диде Мага ханым, кылдан нечкә кашларын сындыргалап. — Ни шайтаныма кирәк шулар? Өеңә бет коеп, инфекция кертеп калдырсалар?

—Син инде бигрәк, энҗе тешем, — диде Шәфи, үпкәле тавыш белән.— Алар арасында әдип, шагыйрь һәм мөхәррирләр бар, инженер, экономист, финансист шикелле әгъля товарлар бар. Алар җитәренчә мәдәни кешеләр. Шуларның берсен хәтта министр әфәнде үзе кабул итте, ә миңа инде бөтенләй оят булачак!

—Оят, имеш! Ә менә күптәнге дусыбыз, атаклы завод хуҗасы, Германиянең кирәкле кешесе Искандер Яушеф әфәнденең бездә булмаганына һәм без аны беспардонно чакырмавыбызга ничә ел? Өч ел тулып бара түгелме? Менә кайда ул оят!

Бу гайрәтле сүзләрдән соң Мага ханымның түфли үкчәләре артык еш һәм зәһәр шакылдый башлады. Искәндәр исемен ишеткәч, йөзен чытып булса да, Шәфи, әлбәттә, аңа бик тиз ризалык бирде, хәтта бүген үк телеграмма җибәрәчәген әйтте. Шулай итеп, һәр ике якның да теләге булды һәм бу өйдә бәйрәмгә әзерләнү бизәге башланды.

IV

Җәй көне малайларның кайбер йөрәклерәге урманнан карчыга баласы тотып кайта. Оясыннан егылып төшкәнгә күрә генә кулга эләккән бу кошчык бөтен авыл малаенда соклану тудыра. Аның җирән-чуар каурыйлары да, матур кәкрәеп килгән томшыгы да, балык тәнкәсе хәтле генә яшел-соры кыргый күзләре дә, эләктергән нәрсәсенә тырнакларын шундук батырып өлгерә торган нечкә кыртыш аяклары да чын карчыга токымын беренче күргән малайлар өчен искиткеч кызык яңалык булып китә. Теге малайга, бер дә теләмәсәләр дә, сансыныбрак карарга мәҗ­бүр булалар, һәм малай үзе дә, шундый сирәк эләгә торган киек кошы белән масаеп, авылның очыннан-очына очынып чапкалый башлый. Кар­чыга баласы аның кулларын тырнап канга батыра, битләрен, беләкләрен чукын, авызын ачыбрак торса, хәтта күзләрен дә эләктереп алырга ча­малый, әмма малай нинди кыен булса да түзә, аягыннан эләккән асыл кошны ычкындырасы килми. Даны ни тора бит аның!

Шәфи Алмаз да Муса белән шул малай төслерәк мавыга иде. Җае килгән саен Муса аның битен-күзен тырнап торса да, аның наданлыгыннан һәм юкҗанлылыгыннан ачы итеп көлсә дә, Шәфи һаман ишетмә­мешкә салыша, елмайган була, Мусага карата дуслык һәм яхшылык күрсәткән була. Чөнки аның кул өстендә шундый асыл кошның басып торуы — үзе бер горурлык бит!

Теге вакытта министр алдында сөйләшкәнчә, Шәфи аны Идел-Урал комитетының мәдәни агарту бүлегенә җайлы гына эшкә куйды. Муса теләсә кайда чыгып йөри ала, аның эше кәнсәләр сәгатьләре белән бәйләнмәгән, ул легиондагы мәдәни агарту, пропаганда һәм сәнгать-музыка эшләрен юлга куеп җибәрергә, алар белән җитәкчелек итәргә тиеш. Шәфи аны, үтенүе буенча, хәрби форма белән дә бәйләмәде. Муса баштан аяк цивильный киеменнән — тройка костюм, туфли, галстук һәм эшләпәдән йөри башлады. Дөрес, Шәфи аны үз акчасына киендермәде киендерүен, аны немецлар пакгаузыннан киендереп чыгардылар, әмма ләкин, Гаптрахман абзасы тырышмаса, хәрби әсирдән цивильныйга күчә алыр идемени ул? Кечкенә буйлы шагыйрьнең, кыргый тай шикелле, һаман тибенгәләп торуын да бик яхшы аңлый Шәфи — ул әле кулга ияләнмәгән, баш бирәсе килми, бәльшәвик шаукымы чыгып бетмәгән. Тора-бара һәммәсе дә рәтләнер! Бүген әле сугыш дигәнең Сталинградта, Төньяк Кавказда бара. Ә ярты елдан кан тирәдә булыр ул? Әгәр немес абзаңнар Казаныңны таптап узып, Кәтринбур тирәләрендә сугыша баш ласалар? — ул чагында Мусаң да, башкаларың да, иң гөнаһсыз куп бәрәннәре шикелле, яшел үләндә күшәп кенә ятырлар. Бәләкәй шагыйрьнең карчыга тырнаклары да мамык пирчәткә кигән кызлар бармагыдай йомшакка әйләнер. Алай гына да түгел, шул ярты ел, бер ел эчендә Шәфи Алмаз хәзрәтләре инде Сөембикә манарасы янындагы таш сарай­да президент булып утырыр! Ә Муса Җәлил аның иң кирәкле кеше­се— уң җилкәсенә кунаклаган акыл фәрештәсе булыр. Ә бер ел — күнпме генә гомер ул, исән кеше өчен хәзер килеп җитәчәк...

Шушы куанычлы хыяллары Шәфигә юмартлык бирдеме, әллә хатынына үч итепме, ул, Мусаның үзен генә түгел, ә «комитет» тирәсенә ки­терелгән байтак кына татар егетләрен дә кунакка чакырды. «Идел- Урал» газетасында эшләргә кушылган Абдулла Алиш белән Карип Ишбулдин да, Шәфинең шәхси секретаре итеп билгеләнгән Гариф Шабаев та, комитетның экскурсияләр җитәкчесе итеп куелган Фоат Булатов та, радио пропагандасына билгеләнгән Әхмәт Симай һәм баш­калар да Шәфи Алмаз йортына беренче тапкыр мәҗлескә килделәр.

Шәфи йортының өченче катындагы шактый киң кунак залы урта­сына озын өстәл буйлап бай табын корылган. Биек-биек хрусталь вазаларга матур итеп тезелгән алма, йөзем, армуд, шәфталы, әфлисун, слива шикелле җимешләр һәм башлары ак кургаш белән төрелгән зур шешәле эчемлекләр табынны мул итеп күрсәтәләр, сый-хөрмәтләрнең барысы да җитәрлек икәне күренеп тора. Монда әле җиңүчеләрчә кыланалар иде!

Залда иң элек Карип Ишбулдин күренде.

—Мин килеп тә җиттем, Гаптрахман абый,— диде ул, хезмәт көткән күзләре белән инәлеп караган килеш. Аннары Мага ханым алдында түбән бөгелеп баш иде дә, аның янга сузылып төшкән ефәк билбавы очыннан, иреннәрен очлайтып, үбеп алды. — Ихлас күңел белән, җан-тәнем, бар йөрәгем белән тәбрик итәм сезне, шәфкать фәрештәсе Маһия ханым, — дип яңадан сыгылды һәм кәгазь эченнән сыңар тюльпан чәчә­ге чыгарып бирде. — Биниһая озын гомерләр, бәхет вә шатлыклар телим!

—Данкешөн, рәхмәт, Гарип әфәнде. Сезнең мондый нәзәкатьле булуыгыз бик күңелле! Онытмам...— Тиз генә иренә борылды: — Шафус, безнең Гарип әфәнде шикелле яхшы егетләр кесә акчасына йөдәми­ләрме?..

Карип үзенең исемен бозып әйтүчеләргә бик тиз ачулана иде. Чөнки шул беренче хәрефне алмаштырып әйтү аркасында бөтенләй ямьсез мәгънәле икенче сүз килеп чыга. Бу юлы да аның Шәфи хатынына җен ачулары чыкты. Ләкин шундый матур калфак кигән мөлаем һәм текә холыклы, хуҗа һәм бай хатын алдында яман төс күрсәтеп буламыни? Ул, әлбәттә, ачуын йотарга мәҗбүр булды, һәм Шәфи урынына Мага ханымга тизрәк үзе җавап бирергә ашыкты.

—Юк, юк, хөрмәтле Маһия ханым! Гаптрахман абый бервакытта да безне онытмый, һәрдаим үзенең мәрхәмәтеннән өзми!

Шул чагында ишектән тавыш килде. Шәфи Алмаз үз комитетына алынган солдатлардан икесен йортның тышкы ишекләре төбенә лакей урынына бастырган иде. Шуларның берсе кереп:

—Дәү кунаклар килде! —дип кычкырды. Бар да шул якка ташландылар. Иң элек ике кеше, зур катыргы тартмага салынган ниндидер авыр нәрсәне, тышыннан уралган ефәк тасмаларның чәчәкле бантын бозмаска теләгәндәй, ипләп кенә күтәреп эчкә кертте. Аннары зал ишегеннән озын буйлы, соры каракульдән тегелгән немецчә кепкалы, завод хуҗаларыча яки циркта киек өйрәтүчеләрчә җыйнак, тыгыз киемле, сыек күк күзле кеше белән туп атыдай мәһабәт юан һәм сап-сары чәчле, ләкин бик матур алсу йөзле немка килеп керде. Мага ханымның бер секундка көнчелеге кабарып, гәүдәсенә салкын су сиптергәндәй бул­ды. «Шушы икән инде миңа караганда кадерле хайван!..» Ләкин ул үзен шунда ук кулга алды һәм, битенә киң елмаю элеп, аларга кул сузды:

—А, безнең иске дуслар! Сагындырдыгыз! Хуш киләсез! — Шундый нидалы тавышлар белән кунакларны түргә әйдәде.

Шәфи дә шундый ук ихтирам күрсәтүдә калышмады. Бу кеше, әлбәттә, еллар буе Мага ханымның үзәген өзгән Скандер Яушев иде.

Кайчандыр Троицки, Орски һәм башка калаларда шәп магазиннар тоткан Яушевларны Октябрь давыллары, ерак далалар буйлап «пәри арбасы» үләне шикелле тәгәрәтә торгач, Кытай җирләренә хәтле сөреп китергән. Шунда алар яңадан әүвәлге кәсепләрен торгызып җибәргән­нәр. Элек Мәскәү гимназиясен алай-болай бетереп өлгергән Искәндәрне атасы Париж университетына озаткан. Шактый еллар буе университет коридорларын таптап, атасының алтыннары белән диплом асларын түшәгәч кенә, Искәндәр инженер исеме алып чыккан. Париж тәр­биясе күргән нечкә гадәтле, цивилизацияле инженер, анда эш тапмагач, вак шпионлыкка ялланып, еш кына Германия шәһәрләрен һәм Берлин­ны таптый башлый. Шул чакларда Мага ханым белән флирт уйнаулары да бик күңелле була. Әмма Яушев, айнык башлы кеше булганлыктан, корыган курайга кунып, тиккә сайрау белән генә канәгатьләнми : Германиядә тиешле элемтәләр табып, Парижда җыйган информация­ләрен Берлинда, ә Берлиннан эләктергәнен Парижга илтеп сата һәм шул көннәрдә инде нәфислекне нечкә сизүче мусье Скандер шактый бай мөлкәтле һәм, мәхәббәт мәйданы буларак, сөйкемле бәдәннәре дә ярый­сы ук мул булган мәһабәт фрау Мартага отышлы гына рәвештә өйләнеп тә куя. Дейчлянд гражданины булып китә, тора-бара Гитлер партия­сенә дә язылып ала. Бу хәтле зур ышанычларга кергәннән соң хатыны­ның Познань шәһәрендәге радноприборлар заводына тулы хуҗа булып китү мусье Скандер өчен артык кыен эш булмый. Нечкә цивилизацияле татар эмигранты әнә шулай фашист фабрикантына әйләнә...

Ул вакытта Шәфи Алмаз, Яушевның бу уңышларына кызыгып, көйчелектән шартлар хәлгә җитеп йөргән иде. «Ничек соң мин шундый мөмкинлекләрне күрми калам?» — дип өзгәләнгән иде ул. Әмма ходай аны да онытмаган икән: тагын да мулрак итеп үзенә бирде. Ул хәзер Яушев шикелле заводчыларга бик тыныч күз белән өстән карый ала. Чөнки ул легион хуҗасы, алла кушса, президент буласы кеше! Шулай булгач, Шәфинең аңа ялынасы юк, ә Искәндәр ишеләрнең Шәфи абза-ларына ялынычы тизрәк төшәр, бәлкем. Кайчандыр Маһия тирәсендә чуалганы өчен эчкә яшерелгән ачуын да менә шул чагында бик ләззәт­ләнеп кайтарырга мөмкин булыр! Ә хәзер исә, өлкән кешеләргә хас галиҗанлык белән югартын гына елмаеп кабул иткән бул үзләрен. Сизеп торсын, дуңгыз, кем табынында утыруын!

Шәфи аларны табынның түренә урнаштырды. Чибәр йөзле, мәһабәт гәүдәле фрау Мартага киңрәк һәм ныграк кресло куйдырды, аның белән ул аеруча ягымлы һәм хөрмәтчән булырга, илтифат күрсәтергә тырыш­ты. Ә шул арада Мага ханым үзенең күптән күрмәгән Скандерыннан күзләрен ала алмый иде. Аның башкаларга сиздерми генә сирпелгән карашында уйнашчыл сагыну да, азгын дәрт кайнавы да һәм Скандерның ташлавы, онытуы өчен көйдергеч үпкә чаткылары да күренә иде. О, ул аны биетер әле! Җае гына туры килсен — кочагында килеш чеметә-чеметә җанын алыр!

Ишектә шау-гөр килгән кунаклар төркеме күренде. Муса, Алиш, Фоат, Гариф, Симай һәм башкалар, баш киемнәрен салып, залга узды­лар да тутый коштай киенгән Мага ханымны тәбрик иттеләр. Алар хәзер ике дөнья кешесе булып, ике төрле уен уйнап яшәргә тиешләр иде. Шуңар күрә Алмаз әфәнденең үзе һәм кунаклары белән дә бик лояль төстә күрешеп чыктылар. Күрсәтелгән урыннарга утыру белән Муса мандолин тартып алды. Дөрес, залда кызыл агачтан эшләнгән кыйбатлы рояль дә бар иде. Ләкин аның капкачында бәләкәй сандык бикли торган ак йозак күргәч, байларны борчыйсы килмәде. Мандолинның кылларын чирткәләп, колакларын боргалап көйләде дә «Телеграм баганасы»н уйнап җибәрде. Башкалар ана кушылып, калын тавыш белән җырлый башладылар. Бу көй сугыш алдыннан гына шаулап бар­ган «Ташкыннар» драмасыннан солдат хатыны Гайнавал җыры булса да, фронт кешеләре аны үзләренә хас ир җыры шикелле итеп, яратып җырлыйлар иде:

«...Күз керфекләрем талганчы-ы-ы

Карыйсым калган икән...»

Муса кулындагы кылларның оста сызылып һәм ерак-еракларга ки­теп югалгандай сузылып, тирән бер моң белән тибрәнүе егетләрнең күңелен әллә кайларга алып китте. Алар, вагон тәрәзәләреннән баш сузып, туган җир белән хушлаша-хушлаша фронтка киләләр. Бетмәс чакрым­нарга киткән телеграм баганалары берәм-берәм артка йөгерәләр. Баш­ларындагы әллә ничә рәт сузылган чыбыклар, шушы мандолин кыл­ларын хәтерләткәндәй, моңсу гына зыңлап калалар. Аларның ниндидер үзләренә бер авыр хәсрәтле көйләре бар. Ә чыбыклар артындагы ерак­та, хәтфәдәй яшел яланнар уртасыннан назлы гына тулганып, соклан­гыч матур тугайлар ясап аккан инешләрнең шаян кызлар кулы белән юри борма-сырмаландырып җәелган буй киндер шикелле кояшта бал­кып ятулары мәңге онытылмас булып күңелләргә уелган... Эх, кайда соң хәзер ул гүзәл җырлар! Тагын бер генә тапкыр шул газиз туган яклар­ны күрү насыйп булырмы аларга?.. Уйлар һәм кичерешләр бергә кушы­лып, һаман җыр булып агыла:

«...Сагынасынмы дип сорыйла-а-ар,

Сагынмаган кая ул...»

Әйе, сагынмаган кая ул! Туган аналарның, җан сөйгәннәрнең, күз нурыдай балаларның якты һәм зарыккан чырайлары бер генә минутка да күз алдыннан китми. Шуларны бер генә күрсәң, бер генә кочсаң, бер генә үпсәң, бер генә сөйсәң иде! Аннары инде үлсәң дә үкенмәс идең!..

Композиторның халык моңнарына нык бәйләнгән бу көчле көе хәтта акча копилкасы шикелле гипс йөрәкле Шәфи Алмазга да тәэсир итте булса кирәк: «Һай, бу көегез, сабый чакларны искә төшерде...» — дип, яулыгы белән керфек очларыннан нәрсәдер селкеп алгандай итенде.

Муса, ирекле аккордларга күчеп, Алишка таба башым борды да:

—Җитәр ахрысы, — дип пышылдады.

—Уйна инде, Муса җаным, — диде Алиш. — Күптән тыңлаганым юк иде бу көйне...

—Юк, җитәр, — диде Муса көлемсерәп. — Тимсах яшь коя баш­лады. Тәме китте... — Һәм ул мандолинын диван өстенә каплады. Бу пышылдашуны ишетеп калган Симаев белән Шабаев кычкырып көлеп алдылар.

—Әйе, әйе, — дип өстәде Муса, — әгәр кеше моңланганда тимсах та яшь коя башласа, көт тә тор: ул сине кабып йотарга җыена!

Мәҗлестә була торган шау-шу эчендә Шәфи моны, әлбәттә, ишетмәде. Карип Ишбулдин гына күзләрен елтыратып: «Нәрсә бар? Миңа да әйтеп көлегез әле», — дип елыша башлаган иде.

—  Әнә, тәрәзәгә песнәкләр кунган, — диде Фоат.

Карип тәрәзәгә ташланды, ә болар тагын да юанрак тавыш белән кычкырып көлеп җибәрделәр.

Карипнең моңа хәтере калса да, сиздермәскә тырышты.

—Шаяртмагыз, майн һерр! — дигән булды ул, дусларча төс бе­лән.— Без бит әле эчмәгән, айнык баштан шаяру кызык түгел... Әнә Гаптрахман абый тизрәк сыйлый башласа инде, анда бер хәл...

—Карагыз әле, Гарип әфәнде, куегыз әле шул «Гаптрахман абый» дигән сүзегезне!—диде Мага ханым, ачулы тавыш белән. — Сез «Гап­трахман абый» дигән саен, сыерга атланган мужик күз алдыма килә. Ф-фу!

Ишбулдинның йөзенә күкле-яшелле тимгелләр чыкты. «Ык-мык» килде, ни җавап бирергә белмәде. Ә егетләр, өстәл астына таба иелеп, тагын пырхылдашып алдылар. Тик бераздан соң гына Карип мыгыр­данып куйды:

—Яхшы, әйтмәм... Тик, гафу итеп, минем исемне дә бозмагыз. Мин

гарип түгел — Карип. Ә гарип—чулак, чатан, күзсез, саңгырау дигән шикелле сүзләр була ул. Ә минем бар җирем дә исән-сау!

Мусаларга тагын да күңеллерәк булып китте, алар кабат рәхәтлә­неп көлештеләр. Бу хәл гамьсез, кайгысыз булып күренү өчен дә бик уңай иде.

Мага ханым күзләрен акайтып Карипкә карады. «Әле син шулаймыни, халуй?» дигән төсле ачулы иде ул күзләр.

Күп көттергәннән соң, ниһаять, Фон Менде һәм җирән Унгляубе дә җәмәгатьләре белән парлашып килеп керделәр. Фон Менде үзе, гомер буе китап чәйнәгәнгәме, элеп киптергән чабакка охшаса, хатыны моңсу чырайлы Мәрьям анага охшый иде. Унгляубенең хатыны исә ап-ак арий нәселенең кара буяулысы, тутырган тавык шикелле тук битлесе һәм астыртын гына бурлык итә торган песинеке төсле бәләкәй елтыр күзлесе иде. Аларны инде ишек төбендә көтеп торган Шәфи белән Мага ханым һәм Яушев белән чибәр Марта дәррәү куаныч күрсәтеп каршы­ладылар.

—Һа, кадерле кунаклар, хуш киләсез, битешө-өн! — дип, кунак­ларның бай киемнәрен салдырышып, түргә әйдәделәр. Озакламый Унгляубенең көнчыгыш министрлыгында кемдер булып эшләүче нинди­дер туганнан тума сенелесе Матильда белән тагын ике немец кызы килеп керделәр. Боларны Шәфи, егетләргә күңелсез булмасын дип, хатынына әйтми генә дәшкән иде. Киләсе кунаклар шулар белән бетте. Розенберг әфәнде, ниндидер мөһим командировка белән Берлиннан китәсе булганга, килә алмавын белдергән иде. Мага ханымның моңа бик эче янды, чөнки мәҗлес ул теләгән масштабта була алмыйча калды.

Зал шау-шу белән тулды, беренче бокалларга эчемлекләр салынды. Муса аңлавынча, моңарчы политик һәм хәрби темаларга артык катнашмаучан, бары тик телләр галиме булып кына күренүчән профессор Менде кинәт сүз алды. Ул үзенең Мисыр мумиясе төсле кипкән озын гәүдәсе белән аягүрә басты да:

—Хөрмәтле әфәнделәр! — дип кулына бокал күтәрде. — Безнең бу кичәгә бик зур куанычыбыз бар: бүген безнең данлы гаскәрләр Царицын шәһәрен алуны тәмам иткәннәр! Иртәгә Шталинградның җимерек урамнарында немец гаскәрләре җиңү парады ясаячак. Тәбрик итәм сезне! Батырлар өчен күтәрик!

Һәммәсе дә аягүрә бастылар. Рюмка чәкәшүләр яңгырады. Ишбулдин бу вакытта әлеге немец кызлары белән мәшгуль иде, аны-моны уйлап тормастан, немец туташларын кыстый-кыстый, эчеп тә җибәрде. Ләкин калган биш егетнең хәле шактый авыр иде. Мондый атамалы тостлар эчкәндә нишләргә соң? Сталинград китүе өчен ничек эчәргә?!.

Әхмәт Симаев радиопропаганда бүлегендә эшли башлаган иде инде. Аның эше немецчәдән русчага күчерелгән һәртөрле пропаганда материалларын,  фронт сводкаларын татарчага тәрҗемә итеп, атнага берничә тапкыр ана телендә тапшырулар алып бару һәм шул материалларны матрицага сугу, аннары бастырып, көнчыгыш эшчеләре арасын­да тарату иде. Бу эштә аңа радиотапшыргыч белән генә түгел, радио­алгыч белән дә эш итәргә кирәк була, һәм ул, бүген иптәшләрен күрәсе булгач, совет информбюросының кичке тапшыруларына колак салып та өлгергән, ләкин мондый ук шомлы хәбәрне очратмаган иде. Шуңар күрә Фон Менде сүзләренә тиз генә чөй кыстырырга ашыкты ул. Бәлки, шулай итә торгач, Сталинградны югалту куанычына эчми дә узып булыр?..

—Ай-Һай, профессор әфәнде, сез ашыкмыйсыз микән? —диде Әх­мәт, рюмкасын тотып баскан килеш. — Мондый хәлләрдә ялгыш хәбәр­ләр булуы да бик ихтимал бит. Кайбер командирлар алмаганны да ал­дык дип күрсәтергә яраталар, чөнки аларның тизрәк орден тагасылары килә...

—Юк, бу инде бәхәссез, — дип өстәде Унгляубе. — Точно.

—Кем белә бит аны?..— дип җилкәләрен куырды Әхмәт бик ихлас күңелле кеше кыяфәтендә. — Мәсәлән, былтыр Һеббельс әфәнде дә шу­лай ашыгып хур булды түгелме соң? Ул бит, җиденче ноябрьда Шәү­кәтле фюрернең шанлы гаскәрләре Мәскәүнең Кызыл Мәйданында парад ясаячак, дип вәгъдә иткән иде. Хәлбуки, мондый куанычлы хәл­нең, кызганычка каршы, әле һаман да булганы юк... Менә бит ул ашыгу!..

Бу сүзләр барганда башкалар арасында үзара сөйләшү китте. Бар да диярлек гаҗәпләнү һәм шигәю белән Әхмәтка карыйлар, ә Фон Менде белән Унгляубенең күзләре яшен ташлары кебек елтырый иде. Шушы моменттан файдаланып, Мусалар үз рюмкаларын кире куйды­лар, кайсысы ялгыш түгелеп китте, кайсысының эченә ялгыш селедка төште, кайсын икенче савытларга бушаткаладылар. Әхмәт, үзенә юнәл­гән утлы карашларны алып ташлау нияте белән, сүзен дәвам иттерде:

—Әллә ни генә булды шул чагында, кадерле әфәнделәр! Бик үке­нечле хәл килеп чыкты, — дип пошынды ул. — Мөхтәрәм фюрернең Мәскәүне алуы ул чагында шулкадәр якын ихтималдагы эш иде, бездә инде бу хакта һичбер шик-шөбһә калмаган иде. Һәм шуның белән сугыш бетә дә, без инде өйләребезгә кайтып китәбез дип тора идек. Ни өчен шулай булмады? — һич аңламыйм.

—Русьларның Кыш генераллары комачау итте безгә, — диде Унгляубе. — Әмма быел инде алай булмас, без кыштан курыкмыйбыз хәзер!..

Мусаның күз алдына кинәт кенә Алыпкул бабай килеп басты. «Әйе, әйе, яза гинирал: Сыкы Суыгыч Салкынбайский!..» дип, күз почмакла­рын шаян җыерчыкландырып, карчыгы алдында көлеп тора иде ул.

Сүз, шулай итеп, әзме-күпме башкага борылды, хәл кадәренчә чөй сугылды һәм биш егет Сталинград китүе өчен эчми калдылар. Муса моны бик яхшы төшенеп алды һәм Әхмәткә дуслык күзләре белән карап, рәхмәтен белдерергә өлгерде.

Мондый куркыныч рәсми тост узып китүгә икенче бер «дәһшәт»килеп туды. Мага ханымның күзләрендә яшен утлары уйный иде. Ул урыныннан кузгалды да, «ах-ух» килеп еламсырап, истерикага таш­ланды.

—Сез барыгыз да солдафоннар! — дип кычкырды ул. — Бүген минем туган көнем, ә сез беренче тостыгызны ук шул солдатларыгыз өчен эчәсез! Ах, майн Гот!—Ханым үкси-үкси икенче бүлмәгә үк кереп китте. Бар да аның артыннан ташландылар. Чынлап та нинди зур хата, хөрмәтле даманы шампанский белән тәбрикләп, кулын үбәргә бөтен­ләй онытканнар бит! Чын күңелдән үкенеп гафу үтенделәр, аны табын­га чакыру өчен ялыну-ялварулар китте, егетләр өчен мәзәк ыгы-зыгы башланды. Ул Ишбулдин инде, «Гаптрахман абый, Гаптрахман абый» дип, утлы табага баскан мәчедәй йөгереп йөри иде. Моңарчы җиңүче кыяфәтендә, мыек астыннан гына көлеп утырган Симаев шул арада пышылдап өлгерде.

—Мин тыңладым. Корыч кала китмәгән: Әйдәгез, Корыч каланың корычлыгы өчен!..

Ләкин алар рюмкаларын күтәрүгә, Шәфинең тутый кошын теге яктан җитәкләп алып чыктылар, һәркем борчылган, һәркем аны тынычландырырга тырыша иде.

—Без инде бокалларны һәм күзләрне мөлдерәтеп, әллә кайчан сез­не көтеп торабыз, хөрмәтле Мага ханым! — диде Муса һәм иптәшләре­нә күз кысты. — Озак яшәгез, бәхетле булыгыз. Корычтай ныклык сез­гә! — Ул эчеп җибәрде. Аның артыннан Алиш, Фоат, Симай, Гариф күтәрде. Башкалар да аларга кушылып өлгерделәр.

—Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә, — дип елмайды Фоат, кулына әфлисун телеме тотып.

—Шулай булырга да тиеш, — дип куйды Шабаев. — «Не зевай!»— дигән изгеләр китабында.

Тутый кошның кәҗәләнеп алуы да ярап куйды, — куркыныч төс ала башлаган рәсми тостлар башкача кабатланмады, хәзер хатын-кызларга, аларның тәти күзләренә багышлап эчәләр иде инде Мусалар өчен дә әйбәт булды бу. Чөнки гитлерчылар өчен күтәрүгә караганда, хатын- кызларның күлмәк итәкләре яки яңа башмаклары өчен эчү мең мәртәбә җиңелрәк ич. Шуңар күрә Муса: «Безнең милли калфагыбыз Европа үзәгенә дә килеп җиткән!..» дигән темага бик кызыклы гына сүз тотып, Маһия ханымның саф энҗедән генә чигелгән бик кыйбатлы калфагы өчен тост тәкъдим итте. Кунаклар һич карусыз эчеп җибәргәч, хуҗабикәнең бик кәефе килде. Караңгы чырае ачылып китеп, кунакларны үзе әзерләгән милли ашлар белән сыйлый башлады. Дөрес, Фон Менденең әлеге Мәрьям анасы бламажины, «бламанже» дигән булып, француз ашы итеп күрсәтергә маташкан иде маташуын, ләкин Мага ханым аңа бик җәелергә ирек бирмәде.

—Юкны сөйлисез, хөрмәтле фрау, — диде ул. — Бу безнең ата- бабадан, җитмеш буыннан килгән үз ашыбыз. Дас ист райн татаришес герихт!

Шуннан соң бәхәс куермады.

Моңарчы тостларны төгәл эчү һәм ашау ягын төгәл җиренә җиткерүдә дәшми-тынмый намус белән эш иткән Искәндәр Яушев нәселдән килгән йола буенча сәер генә бер кикереп куйды да сүз башлады.

—Һүрмәтле месье,— диде ул Шәфи Алмаз белән Унгляубегә мөрәҗәгать итеп.—Минем сезгә киңәшем һәм үтенечем бар. Мәгълүм ки, ми­нем Познаньдагы завод — хәрби фронт өчен мөһим әйберләр эшләп чыгара. Анда ышанычлы сакчылар кирәк. Поляклар бары да бандитлар, бер тиенлек ышаныч юк! Немесләрдән куеп булмый — фюрергә солдат­лар кирәк. Шуңа күрә, Шәфи әфәнде, сез миңа бик һәйбәт егетләр би­регез. Мин үз татарларыбыздан оештырмакчы булам завод сакчылы­гын...

Шәфи Алмаз мәгънәле генә итеп Унгляубегә карап алды: «Бу үтенеч ярыйсы күренә, уңышлы коммерция ясап алырга мөмкин!..» дигән кебек иде ул. Ә чуар адвокат гомумән хәзер Шәфине бер караштан ук аңлар­га, хәтта Польшага-фәләнгә йөргәндә, Шәфи шикелле үк, чемодан эчен­нән сәүдә итәргә дә өйрәнеп килә иде. Шунлыктан, ул хәтта Шәфигә хәт­ле үк җавап бирә башлады:

—Бу идея начар түгел, майн һерр. Уйлашып карарга ярый...

—Әйе шул, — диде Шәфи дә, зондерфюрергә каршы килмичә. — Әгәр безнең кешеләребез тиешенчә тәэмин ителсә... әгәр «Идел-Урал» кассасына тиешле әҗере кертелсә...

Мусаның ачуы килде. Ниндидер бер реплика кыстырырга теләде. Башына да бераз киткән иде. Шуңар күрә тагын да кызмачарак төскә кереп:

—Әгәр ул кешеләр, жандарм формасы киеп, завод полицае булыр­га ризалык бирсәләр?..— дип ялгап куйды ул шундый ук тавыш белән

Бар да гаҗәпләнеп аңа карадылар.

— Анысын синнән сорамыйлар, егет! — диде Искәндәр әфәнде, тупас кына итеп. Бу җавап Мусаны тагын да үчектерә төште.

—Нигә сорамасыннар? — дип көлемсери төште ул.— Әсир — ишәк түгелдер ич?.. Алай дип уйлаучы — үзе тинтәк булыр иде!..

—Телеңне тыя төш, малай! Тартып өзмәсеннәр! — диде Яушев тагын да төксерәк тавыш белән.

—Һи-и, — дип елмайды Муса беркатлы кешеләрчә генә, — юкка хафаланасыз, әфәндем! Фюрернең тимер капкалы Германиясендә кай­бер француз шымчылары да бик рәхәт кенә гомер сөрә дип сөйләшәләр әле, хәтта аның партиясендә дә торалар, имеш. Шулай булгач...

Искәндәр Яушев, кызарып-бүртенеп, сикереп торды:

Ах, млекосос! Силягай! Миссине... большевик! — дип кычкырды ул ярсып. Ләкин аның, оясыз күке шикелле, яшьтән үк чит җирләрдә үскәнлектән, русчасы да, татарчасы да бик зәгыйфь иде. Шуңар күрә вакыйганың иң җитди чагында гына егетләр аның чатак сүзләреннән көлешеп куйдылар. Муса да һич исе китмәгән рәвештә генә:

Мин бит сезнең хакта әйтмәдем, әфәндем...— дип өстәде.

Бу сүзне Яушев мыскыллы киная дип аңлау сәбәпле (һәм Муса әйт­кәннең дөресе дә шулай иде) яңадан кыза башлады, әмма сөйкемле Мага ханым белән Шәфинең бу күңелсезлекне зурга җибәрәсе килмә­де— немецлар алдында оят булачак бит — хөрмәтле завод хуҗасын тынычландырырга тотындылар. Хәтта Мага ханым җазибәле караш бе­лән үтә ягымлы булырга тырышып:

Скандерик!..—дип эндәште аңа һәм яңагыннан сыйпап куйды. Аннары Муса өстенә шелтә яуды; аннары кызларга «уйнарга-көләргә- җырларга» команда бирелде. Бая гына Искәндәр әфәнде алып килгән он лары хәтле зур радиоланы корып җибәрделәр. Күңелләрне чеметтерә торган пластинкалар әйләнә башлады. Иң башлап Ишбулдин бер немка белән залда бөтерелергә тотынды. Гариф белән Фоат та, үзләренә пар табып, алар артыннан төште. Инде күптәннән бирле читтән генә күз уйнатып утырган Матильда үтүкләгән озын керфекләрен түбән сузып, ялгыз кешеләрчә моңлы һәм мөлаем генә елмайгандай итеп, Муса янына килде. Аның бокалына һәм үзенекенә шампанский тутырды да: «Сезнең үткен телегез, канатлы сүзегез өчен, майн дихтер!»  дип, чәкәшергә тәкъдим итте. Аның кара буяулы кайма эчендәге сыек зәңгәр зур күзләре шундый итеп карый, үтә күренмәле капрон челтәр белән өртелгән тулы күкрәкләре шундый еш һәм дәртле тибрәнә, аккошныкыдай ап-ак муен­нары шундый сөйкемле борылгалый, сүзләре шундый кайнар сулыш белән пышылдап кына, серле булып кына чыга, гүяки бу кыланышлар һәммәсе дә: «Мин сезне генә яратам, мин сезнең өчен генә!» дия иде. Муса Матильданың болай якын итүен төшенеп җитмәде. Ни өчен соң әле Унгляубе әфәнденең бу ерак сеңелесе шулай аңа бик игътибарлы? Бик гаҗәп хәл!.. Муса моны тирәнтенрәк өйрәнергә булды. Аның сүзлә­ренә артык каршы килмичә, көлгәләп кенә утырды. Хәтта Матильда тәкъдиме буенча алар бер фокстрот та биеп килделәр. Кыз аңа мөмкин хадәр тыгызрак елышырга, тән кайнарлыгын ирештерергә, Муса күңе­ленә вәсвәсә салырга тырышты. Беренче очрашуда ук мондый кыюлык күрсәткән кыз Мусаны сагайта төште. Бәлки, немец кызлары гомумән шулай тәвәккәл буладыр?.. Бәлки... яратадыр?.. Ләкин аның башы әй­ләнмичә калды. Ниндидер эчке тавыш: «Бомба! Шартламасын!» дигән кебек тоелды.

Тәнәфес гөрләп дәвам итә иде. Табын янында беркем дә калмаган. Кайсылары киң залга чәчелеп бииләр. Кайсылары Шәфинең бай квартирасының төрле бүлмәләренә югалганнар, һәр бүлмәдә кыйммәтле ме­бельләр, кечкенә түгәрәк өстәлдә эчемлекләр тора. Кешеләр, шул тирәгә төркемләшеп, әңгәмә коралар, эш йөртәләр. Тик Муса белән Матильда гына табынның бер башында утырган килеш бер-берен сынау көрәше алып баралар иде. Нәкъ шул чакта Карип Ишбулдннның:

Гаптрахман абый, Гаптрахман абый! Карагыз әле! — дип ярым тавыш белән пышылдаганы ишетелде. Кешеләр шул якка борылдылар. Шәфи үзе дә ишеге яртылаш ачык торган зәңгәр бүлмәгә юнәлде, баш­калар да ни өчендер бик тиз шулай таба якынайдылар. Әмма Шәфи шунда ук кире борылды да, ишекне ябып, читкә китәргә һәм кешеләрне дә үз артыннан ияртергә теләде. Ул ара да булмады, әллә каян гына килеп чыккан фрау Марта, туп атыдай пошкыра-пошкыра, ишеккә таш­ланды. Ишек киерелеп ачылганда, хәтта читтән генә карап торган Муса да Искәндәр Яушевның Мага кочагына шундый нык һәм котылгысыз булып кысылганын күреп алды. Ажгырып барып кергән фрау Марта белән Мага ханым арасында һәр обыватель өендә була торган гадәти җанжал башланып китте. Француз тәрбиясе күргән Яушев, шул авыктан файдаланып, тиз генә халык арасыннан чыгып сызды. Аның эле­гант мыеклары шактый чуалган, йөзендә кызыл бизәкләр күренә һәм ул үзе дә, барыннан да бигрәк, шул тәртипсез күренешләр өчен көенә ке­бек иде. Мага ханым таянычсыз-нисез бер үзе калды. Бу фил хәтле немканың һөҗүменә каршы торырга да, бу рисвайлыкны күтәрергә дә бер ялгызы көч табарга тиеш иде ул. Кем уйлаган соң, кем уйлаган? Озак вакытлар күрешә алмаганга бик сагынган иде шул ул. Үпкә сүз­ләрен әйтеп бер әрлисе, сөясе һәм ичмаса бер онытылып үбәсе килде. Ләкин саклыгы житмәде, шампанский сөремнәре аяктан екты ахры — хурлыкка калды...

Шәфи, яңадан барып, бүлмә ишеген япты һәм Карипне ашардай күз белән карап: «Ахмак!» дип кычкырды.

Муса үз иптәшләре белән бер тирәдәрәк тора иде.

Әйдәгез, егетләр, сыздык! Монда балык базары башланды хәзер,— диде ул шыпырт кына, һәм алар ыгы-зыгы вакытында, берәү күзенә дә чалынмастан, чыгып тайдылар.

Мага ханым кинәт кенә бик һәйбәт бер хәйлә тапты һәм, тырнакларын кабарткан фрау Мартага карап, елмая да башлады:

Хөрмәтле кунагым, фрау Марта! — дип ялварды ул.— Ә сез юкка гына кызасыз. Мин бит алып килгән зур бүләгегез өчен һерр Скандергә бары тик рәхмәт кенә әйтә идем, аның артыннан шулай ук сезне дә ко­чып, рәхмәт белән үпмәкче идем. Менә кулымда шанпански бокалы да бар иде бит.— Һәм кулындагы хрусталь бокалны өскә күтәреп, уйнатып куйды.

Ирләр бу саламның тотынырга яхшы икәнен шундук сизеп алдылар.

Чыннан да Мага ханым минем янга шул сүзләрне әйтеп килде,— дип куйды каяндыр пәйда булган Яушев.

Чөнки мин җибәргән идем аны,—диде Шәфи,— бик зур итеп рәхмәт әйтергә кушып!

Шулай бер-берен йолдый торгач, бар да рәтләнде тагы. Бу күңелсезлекнең төзәлүенә хәтта сөенеп тә куйдылар һәм мәҗлес элекке шәплеге белән дәвам итте.

ӨЧЕНЧЕ БАШЛАМ

Иң авыр көннәр иде. Немецлар Сталинградны тулысынча алып, Идел юлын кисүләре, Кубань һәм Төньяк Кавказны узып китүләре, кызыллар­ның каршылык көче бөтенләй җимерелүе турында рәсми рәвештә игълан иттеләр. Газеталары исә совет гаскәрләренең әле тегендә, әле монда тар-мар ителүе хакында язмалар белән тулы иде. Милли корал өстенле­ген бик ярата торган немецлар өчен баш әйләндергеч ямьле бәйрәм иде бу көннәр. Ирексездән немец кул астында яшәүнең тәмен болай да җигәрлек татыган кешеләр башларын аска иделәр, һәркемдә рух төшен­келеге, эчке изелү көчәя барды. Мусаның да күңеле эленке-салынкырак булып китте. Әмма шулай да оешманы туплап җиткерергә, яңа кешеләр тартып, киң колач белән эшкә керешергә кирәк иде. Фронт хәлләре ни­чек кенә булмасын, барыбер көрәшми булмаячак... Бер кичне ул үзенә фикердәш була башлаган Рәфикъ Гыйльфанны ияртте дә Исрафилев дигән инженерны эзләп китте. Бу кеше белән Муса Вустрау лагеренда танышып, берничә тапкырлар сөйләшеп йөрде. Ул чагында аларның фи­керләре дә килешер сыман, дуслык теле дә табылыр төсле күренгән иде. Ләкин Исрафилев Вустрауда артык озак юанмады. Шәфи Алмаз йомыш­ларын үтәп беркадәр вакыт йөрде дә Хименс заводына эшкә керде һәм шул якка күчеп тә китте. Муса белән Рәфикъ аны Берлин читендәге Райникендорфта булган бер йортның күгәрчен оясыдай бәләкәй чарла­гыннан эзләп таптылар. Сөйләве читен булган сүз авырлык белән генә башланып китте:

Нихәл соң, Әхтәм? — диде Муса.— Син, ахры, җайлы урнаштың? Күзгә-башка күренмисең...

Ерак торам бит.

 

Тавыш-тының да чыкмый... Шушылай тыныч кына яшәргә исәп мәллә?

Нигә, тыныч кына яшәү — начар түгел бит! — Исрафилев нинди­дер мәгънәле караш белән Рәфикъ Гыйльфан өстенә күз ташлады. Аның башындагы биек түбәле немец картузы да, астыннан чигәләренә бүселеп торган чылгый чәчләре дә, өстендәге унтер-офицер кителе дә Исрафи- левкә ошап бетмәде булса кирәк, ул кырыс күзләрен ялт кына Мусага таба борды да:

Шалтай-балтай йөргәнче! — дип өстәде.

Рәфикъның күгәргән йөзенә бала йоннары кабарып чыкты, күзләренә усал ут кабынды, ул хәзер үк күтәрелеп бәрелергә тора иде, тик Муса, эшне алайга җибәрәсе килмичә, үзе сүз башлады.

Ни әйтергә теләвең аңлашыла, Әхтәм,— диде ул, тату тавыш бе­лән.— Әмма кеше формага карап кына эш йөртсә, ялгышуы да мөмкин. Чөнки кайчакларда форма белән эчтәлек бик нык аерылучан да була икән. Өстән караганда бөтенләй ят бер форма астында бөтенләй икенче төрле эчтәлек яшеренә, һәм алар, тирән конфликтка кереп булса да, янә­шә яшәргә мәҗбүр булалар. Ниһаять, конфликт үзенең югары дәрәҗә­сенә җиткәч, әлеге шөкәтсез форманы җимереп ташлый...

Рәхмәт, Муса туган, онтыла башлаган политграмота сабакларын искә төшердең. Вузда чакта күп баш ваткан идек,— дип елмайды Әхтәм ирония белән.

Юк, Исрафилев, без сиңа саф күңел белән килгән идек,— диде Муса, хәтере калыбрак.— Син минем немец киендергән бу тәти костюмнарыма карап кына фикер йөртмә. Фронт разведчикларында маскхалат дигән нәрсә була. Солдатны табигать төсләре белән бер итә дә куя... Ә без җан аямас мөһим эшләр башлап йөри идек... Син безгә бик кирәк буласы идең. Син бит төгәл приборлар заводында эшлисең... Хәер, эш приборда гынамыни? Син үзең кирәк идең безгә, үзең кадерле!

Ә нишләмәкче буласыз соң сез?..

Эшләр идек әле... Хәлләрнең нинди авыр икәнен сиңа сөйләп торасы юк. Дошманның бүрек чөеп бәйрәм итүен үзең дә күрәсеңдер Шушындый чакта ничек түзеп тормак кирәк?..

Эх, Муса туган! — диде Исрафилев, кинәт үзгәреп.—Эшләр синең белән минем булышлыктан узган бит! Алай булгач, ачык сөйләшик. Мә­сәлән, бик каты чир эләгеп, кешене түшәккә ега. Кешенең организмы ул чир белән көн-төн көрәшә, ә чир аның саен һөҗүмен көчәйтә. Кешегә докторлар дарулар биреп карыйлар. Ләкин булмый, чир, ниһаять, орга­низмның каршылык көчен тәмам җиңә; кеше канындагы шариклар да, йөрәк тә, дарулар да һични эшли алмыйлар. Кешенең тәне әкренләп үлә бара. Бу хәлне күргәч, инде теге докторлар да катнашудан туктыйлар. Аның үлемен җиңеләйтү чарасын гына күрәләр... Хәлләр менә шундый- рак түгелме соң хәзер? Мин моңарчы, авыруның егәрләнеп китеп, аякка басуына ышана идем әле. Күңелдә шундый якты бер өмет бар иде. Ә хәзер?.. Немец инде Иделнең түбән агымын аркылы кискән, илнең иң зур кан тамырын өзгән, алай гына да түгел. Кавказ тауларына хәтле барып җиткән... Шуннан соң нәрсә көтәсең?.. Юк инде, юк... Авыруның мәңге­гә күзен йомуы көннәр, сәгатьләр эше генә хәзер. Ә син әйткән «мөһим эш» шул үлекнең маңгаена салкын сулы чүпрәк кую гына булачак. Ан­дый компресстан ни файда?..

Муса аңа озак итеп, сүзсез карап торды. Куе кара чәчен артка тара­ган, тар маңгаен каплый язган зур, кара мөгез тирәчле күзлек кигән, борын яфраклары үтә күренердәй юка тиреле бу кеше ничектер вак инешләрдә яши торган олы күзле «ташбаш»камы, әллә ватаны Көньяк Азия булган «күзлекле маймыл»гамы охшап киткәндәй булды. Бу кеше­гә сүз кайтару, бәхәс кузгату кирәк түгеллеге дә күренде, чөнки ул көч­сез һәм кызганыч иде. Аңа таяну мөмкин булыр дип, күрәсең, Муса ялгышрак уйлаган. Андый түгел икән... Саз каены булып чыкты ул... Кеше­ләрне тирәнтенрәк белү җитми икән әле. Сабак булсын бу...

Ниһаять, урыныннан кузгалгач, тагын бер тапкыр уйлап алды: «Ту­ган ил — түшәк өстендә яткан үлек. Аның маңгаена юеш чүпрәк куеп маташуның файдасы юк хәзер...» Кирәк бит, ә?

—Ярый, Исрафилев, бигайбә!—диде Муса. Без ялгышрак килгән­без. Монда сөйләшкән — монда калсын. Без сине белмибез, син безне белмисең! Килештекме?

—Ярар килештек,— дип җавап бирде Әхтәм, үзе дә кузгалып.— Ты­ныч булыгыз, мин кешеләрне сатмыйм...— Һәм, ишек ачарга узганда, баягы төсле үк күзләре белән тагын да Рәфикъка карап куйды: «Миннән курыкканчы, менә моннан курык син!» — ди төсле иде ул.

Муса тышка атлады, аның артыннан чыккан Рәфикъ олы күзләренең агын күрсәтеп артка борылды да яндыргыч нәфрәтле пышылдавын җил­кә аша гына тегеңә ыргытып калдырды:

—Ә шулай да сволочь син! Капитулянт! Сатуың да бик ихтимал!

Исрафилев, чамадан тыш җәберсенеп һәм гарьләнеп, тешләрен шы­кырдатып кысты. Ниндидер үтергеч һәм бу яланы юкка чыгаргыч сүз белән кычкырасы килде аның. Ләкин кунаклар тар караңгы баскычтан төшеп тә югалдылар инде. Ә коридорда кычкырып, йөрәк яраңны ачар­га ярамый иде...

Муса җимерек кәеф белән бүлмәсенә кайтып керде, аның артыннан Рәфикъ та эчкә узды һәм, янган күзләре белән тирәне айкап, зар кы­лырга тотынды. Муса Шәфи Алмаз йортыннан өч бүлмәле квартир алып яшәүче фрау Вальдесның бер бүлмәсендә тора иде. Хәер, үзе генә түгел, монда алар Абдулла Алиш һәм Фәтхи Баянов дигән кеше белән өчәүләп яшиләр. Фрау Вальдесның кайчандыр урта кул чиновник ире һәм рейх­сверда ике малае булып, хәлле генә кешеләрдән саналганнар. Хәзер исә ире үлгән, ә малайлары сугышта...

Рәфикъ ярсый башлау белән, Муса фрау Вальдес ишегенә колак салды. Ул яктан куркыныч барлыгы сизелми, хуҗа карчыкның бары тик аргы бүлмәсендәге кушеткада гырлап йоклавы гына ишетелә иде. Алиш белән Фәтхи Баянов та өйдә юк, газета чыгаралардыр, күрәсең.

—Шулай да син бик ярсымыйчарак сөйлә,— диде Муса,— фрау йо­кысы— эт йокысы. Егетләрнең кайтып керүе дә ихтимал.

—Ярсымыйчарак, дисең син! Мөмкинме соң ул! — диде Рәфикъ, шы­тырдатып кыскан йодрыгын күкрәк өстендә калтыратып.— Күрдең бит, күрдең! Ышанмыйлар безгә! Күзләре белән нинди итеп сөзде мине? Әй­терсең, мин ата сатлык!—Һәм ул башындагы шәп картузын идәнгә атып бәрде дә өстәлгә капланып үкси башлады.— Каһәр суксын моны кигән бу башны! Каһәр суксын!..— Шулай бер тын өзгәләнеп алгач, яшь бе­лән чыланган йөзен өстәлдән күтәрде.— Күрә торып монда да ышан­мыйлар икән инде, еракта калган илдә ничек ышансыннар безгә. Күрмәгән-нитмәгән көйгә, безнең коры сүзгәме? Һи-и, анда кайткач герой бу­лып сөйләүчеләр күпме табылачак! Аларның барысына да ышана китсәң!.. Хәер, анда кайту да бит әле икеле безгә. Кем кыяфәтендә кайта­сың? Әгәр болар, чынлап та, җиңеп чыксалар, сарык булып сөрелергә генә кала безнең башларга!.. Юк, Муса абый, миңа таянма син. Булмый миннән. Тегендә, Сталинград якларында, ил, бәлки, чыннан да актык сулышларын аладыр, ә без монда вак-төяк пропаганда белән маташыйк, имеш. Че-пу-ха!

Муса аптырап калды. Рәфикъның Исрафилевкә ярсуы табигый иде, әмма аның ышанмавына карап кире нәтиҗә ясавы, әле генә ялкынланып йөргән егетнең чигенә башлавы һич аңлашылмый иде. Каян килә соң шушындый сыек кешеләр?.. Шулай да ул үзен ярсытмаска тырышты.

—Нишләр идең соң? — дип сорады тыныч кына.

—Утка ташлана торган чак хәзер. Илеңнең актык сулышында актык солдат булып үләргә!

—Матур сүзләр,— диде Муса.— Тик эшләве генә мөмкин түгел. Мон­нан торып ни кырасың?

—Җаен табармын Шәфи мине гәзит редакторы итәм дип йөри. Итсен. Ризалык бирәм. Аннары редакциясен күккә күтәрәм дә качам! Үлсәң дә хәзер, бомба кебек шартлап үләргә кирәк!

Муса елмайды һәм бу юлы да кызмады, Исрафилев белән бәхәсләш­мәгән күк, Рәфикъ белән дә сүз көрәштермәде. Алар китергән сәбәпләрне пыран-заран туздырып ташларлык ялкынлы сүзләре булса да, тыелды. Чөнки аның үзенә дә бик кыен һәм, таш баскандай, авыр иде. Башка иптәшләрендә дә шушындый ук эчке җимерелеш туса, нишләргә? Ул чагында бу изге максатның күктә генә асылынып калу куркынычы бик зур. Фронтлардагы хәлләр, чынлап та, шулай чамадан тыш дәһшәтлеме соң? Чынлап та, без шулай һәләкәт түшәгендәме?..

Ул битараф салкын кан белән фикер йөртте. Дөрес, дошман кул астында һәм аның да ерак эчке тылында калган кешегә фронттагы хәлләрнең ни дәрәҗәдә куркынычлыгын ачык белү һич кенә дә мөмкин түгел. Ә немецлар һаман җиңү турында, олы Россиянең, аннан-моннан гына өелгән олы салам эскерте шикелле, ишелеп төшүе турында кычкыралар. Мондый шартларда саташмас җиреңнән саташырсың! Исрафилевнең шундый сүзләр белән чарлагына посуы гаҗәп тә түгел. Көрәш күрмәгән кеше булса кирәк. Ләкин менә Рәфикъ та тиз чыгымчылый торган коры бунтарь гына икән. Аны яшерен көрәшнең романтик ягы гына кызыкты­ра, күрәсең. Авырлыгын бил сөягенә салганда — шырт сынуы бик ихти­мал. Тик эш, кызганычка каршы, аңарда гына түгел. Алиш белән Фоат­ның да, Гариф белән Әхмәтнең дә күңелләре салпы күренә. Кыйналудан канатлары салынып төшкән каз бәпкәләредәй боек йөриләр. Муса моны бик яхшы сизеп тора, әйтмиләр генә үзләре... Әйе, хәлләр авыр. Илнең язмышы, чынлап та, кыл өстендә. Ә шулай да Мусаны икеләнүдән сак­лаучы ниндидер эчке бер тавыш хәбәр бирә: «Юк,— ди ул,— алтмыш куллы Алып батырдай алтмыш телле халык алай гына бирешергә уйла­мый. Ул әле, яраланган-яндырылган булса да, җиргә нык басып тора: алтмыш колач җилкәсендә җир күтәрер егәр бар. Алтмыш тармак кул­ларында алтмыш батман чукмар бар. Ул әле соңгы сүзен әйтмәгән!..»

Мусаның Рәфикъ ярсыганда тыныч елмаюы шушы эчке ышанычтан да иде. Һәм шулай тыныч кына ул аңа җавап та бирде.

—Ярый, Рәфикъ,— диде ул,— без әле синең белән нидер эшләмәкче булып кына йөргән идек. Мин сине, яшь комсомолец дип, үзем бу эшкә димләгән идем. Бер төрле дә көчлек юк. Ачык сөйләшү, әлбәттә, яхшы­рак. Соңыннан үкенече булмасын... Син бая теге кешегә бик каты сүзләр әйткән идең, ә хәзер үзең дә шул эзгә төштең, ахры...

—Юк, алай түгел, монда бик зур аерма бар! — диде Рәфикъ, Мусаның сүзен бүлеп.— Ул, тамак хакына булса да, немецка һөнәрен саткан, сугыш приборлары ясый һәм шул күгәрчен оясында шыкланып калмакчы була. Ул әле немец подданные да булыр. Ә мин сатылмыйм! Ялгыз солдат булып, үләргә китәм!

—Мин сине тотмыйм да, гаепләмим дә, Рәфикъ. Үз ихтыярың. Үзең белгәнчә хәрәкәт ит. Монда берәүне дә көчләп булмый.— Муса, үзен тыярга теләгәндәй, чәчләрен артка табарак сыпырып куйды.—Тик, кайда гына булсаң да, иманыңны югалтма! Ил җиңәчәк. Без әле синең белән Казанда кочаклашып күрешербез, исән генә булыйк!

—Бирсен ходай,— диде Рәфикъ, урыныннан торып. — Ләкин, не осуждай! Матур итеп үләсем килә!

«Бунтарь идем,

Гөнаһ-фәлән диеп тормадым.

Зәңгәр төндә күрше карчыгының

Ак әтәчен кереп урладым!»

Чорт возьми, үзе шәп шагыйрь булмаса да, әйбәт юллар язып калдырган шул Такташ. Күпме романтика!

—Ә син аны бозып укыйсың,— дип көлде Муса.

—Ничава! Мин — үземчә.

—Шулай инде син. Үзең шагыйрьне танымыйсың, үзең шигырьләрен күңелдән беләсең, гәрчә бозып булса да...

—Нишлисең бит, ошый. Мин булсам, әлбәттә, шәбрәк язар идем!.. Ярый, сау бул, Муса абый!

Мин үземчә телим көләргә,

Мин үземчә телим үләргә!

Гыйльфанов җилтерәп ишеккә атлады. Ул шушындый матур хәрәкәт­ләр белән артистларча гына чыгып китәргә уйлаган иде, ләкин аны Муса бүлде.

—Бер генә минут...— диде ул, тавышын әкренәйтә төшеп.— Ә менә дәҗҗал муеныңнан буып алса, ничек сайрарсың?

—Курыкма, әйтмәм. Дәҗҗалның мин үзен буармын!

Польша урманнары күрер әле

Казанның бу бунтарь егетен!

Шул сүзләр белән, шулай да артистларча матур хәрәкәт ясап, Рә­фикъ Гыйльфан чыгып китте.

—Абау, хәтәр син! — дип калды Муса дусларча көлеп. — Юлың уңсын!

(Давамы бар.)

 

 

Реклама