Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА АБЫЙ

Китап тышында, аркылы-торкы­лы тимер чыбыклар сузылган ка­раңгы фонда, алсу-көрән буяу бе­лән эшләнгән Муса карап тора. Аның уйчан, шул ук вакытта ачулы, бернинди каршы көчкә бирелмәслек нык, кырыс чырае, туры, үткен күз карашы сине дә көрәшкә чакыра, сиңа да көч-куәт биреп тора сыман... Художник Ю. Лысогорский эшлә­гән тышлык китапның эчтәлеген тө­гәл ачып бирә, һәм син аны, кулга алгач та туган беренцр хисләрдән аерылмыйча, дулкынланып укып чыгасың.

Шагыйрь Әнвәр Давыдовның, ми­нем белүемчә, бу беренче проза әсә­ре. Сугыш бара торган Волхов ти­рәләрендәге төнге урманны шигъри тасвирлау белән башланган бу по­вестьның эчтәлеге, өстән генә кара­ганда, Муса Җәлилнең героик хәр­би биографиясен сөйләп-күрсәтеп бирүгә генә багышланган кебек. Сугыш. Камалышта калу. Яралану. Әсирлек. Концлагерьлар. Төрле газап-жәфалар. Яшерен антифашистик эшләр. Легион һәм ана Мусалар оешмасы йогынтысы. Зур җиңү. Шик астына алыну. Тотылу. Ябылу. Үлемгә хөкем ителү... Әнә шундый мәгълүм фактларны гади биогра­фик әсәр характерында түгел, ә художестволы әсәр — повесть жанрында төрле вариацияләрдә тагын бер тапкыр күрсәтү дә кирәкле һәм файдалы хезмәт, әлбәттә. Әмма, әгәр ул Муса Җәлилнең безгә инде һаман-һаман күбрәк билгеле була барган шушы үткән юлын иллю­стратив рәвештә, яссы һәм шаблон формада кабатлау гына булса, аның кыйммәте шактый кимер иде. Бәхеткә каршы, бу китапка карата алай дип әйтеп булмый.

Повестьның укучыны кызыксындыра торган үзенчәлекле, ориги­наль яклары бар. Китапның исеме үк — «Муса абый» — әйтеп тора: ул балалар өчен язылган, «урта яшьтәге мәктәп балалары өчен» диелгән. Бу исә әсәр алдына, автор алдына специфик таләпләр дә куя Ә. Давыдов шуны искә алып, тие­шенчә аңлап эш иткән. Мәсәлән, китапта Муса, авыр яраланып дош­ман тылында калгач та, иң беренче булып Вил исемле 12—13 яшьлек бер малай белән очраша! Мусаның әле саташу, эле аңга килү хәлендә бу малай белән сөйләшүе... Доку­ментларын яндыруын аңардан үте­нүе... моның өчен шырпы булмаудан хафалану... Малайның шуннан Му­саның документларын «беркем таба алмаслык итеп» җиргә күмеп куюы... Мусаның, яшь малайны тәмам тетрәтеп-калтыратып, пистолетын үз йөрәгенә терәп атуы, тик анда пуля булмау аркасында гына исән ка­луы... Шунда немецлар килеп чы­гып, Мусаны да, малайны да әсир итеп алып китүләре, аларның бай­так лагерьларда бергә газап чигеп йөрүләре...

Кем ул Вил? Язмыш аны нинди зур кеше белән очраштырганын ул аңлап җиткерәме? Алда бу ике арадагы мөнәсәбәт нинди юл бе­лән, ничек дәвам итәр? Менә шу­шындый сораулар, вакыйгалар, ситуацияләр яшь укучыны аеруча дулкынландырып-мавыктырып, ки­таптан аерылмаслык итә.

Ә бер карасаң, Вил исемле бу тагар малаеның тарихы — үзе бер мавыктыргыч хикәя икән һәм ул повесть сюжетына оста һәм кызык­лы итеп үреп тә бирелгән.

Ул гынамы әле. Анда тагын Се­режа исемле рус малае, Пауль, Курт исемле немец малайлары да бар. Аларның һәркайсы китапта төрле күләмдә урын алып торалар һәм иң әһәмиятлесе, кызыклысы шун­да — алар Мусаларның немец ты­лындагы эшләре, язмышлары бе­лән тыгыз бәйләнешле итеп тас­вирланганнар.

Повестьта балаларга, аеруча Вил­гә, шулкадәр күп урын бирелгән ки, вакыт-вакыт синдә шундый той­гылар да тумый калмый: тукта әле, Муса турындагы кырыс язмышка мондый бала-чагаларның нинди катнашы булуы мөмкин, дип сагаеп та куясын. Ләкин бара торгач, укый-уйлана торгач, барысы да аң­лашыла, акланыла, ышандыра, тө­гәл документаль әсәр булмыйча, балалар өчен махсус язылган худо­жество әсәре буларак иҗат ител­гән бу повесть агышында алар барысы да үз урыннарына бик уңай гына, җайлы гына барып утыра­лар.

Бу очракта Мусаның үз тормыш-иҗат биографиясе дә авторга нык кына ярдәм иткән һәм аңа балалар өчен нәкъ менә шундый характер­дагы повесть язуга мөмкинлек тә, хокук та биргән.

Чыннан да, мәгълүм булганча, Муса тормышта да, иҗатында да балаларга бик якын иде, аларны яратучы, аларның гел алга омтыл­ган нәни рухи тормышларын, төрле бай хыялларын бөтен нечкәлекләре белән һәрьяклап һәм тирәнтен аң­лый белүче иде. Ул, озак еллар буе, Мәскәүдә чыга торган «Кеч­кенә иптәшләр», «Октябрь бала­сы» исемле журналларның редакторы булып эшләде, зур иҗа­тында балалар өчен дә бик күңел­ле, кызыклы, тирән эчтәлекле әсәр­ләр язды. Муса «...еш кына шулай Мәскәү урамнарында очраган ма­лайлар белән сүзгә керергә, хәтта кайчагында уеннарына катнашып китәргә дә ярата торган иде, кайберәүләрен ул редакциягә алып килә, алардан хәбәрләр яздыра» диелә бу китапның да бер урынында. Ан­нары. Алиш та киң танылган бала­лар язучысы бит!

Әсәрнең шушындый ягы, аның специфик сюжеты һәм характеры башта ук чагылып үтә. Менә Ленинград өлкәсендә дошман тылы булып калган Бор исемле авылдан ерак түгел урманда, куе үләнгә кү­мелеп, бер калкулык кебек кенә булып торган землянка. Татар ма­лае Вил белән рус малае Сережа шунда качып яшиләр, вакыт-вакыт авылга кайтып, азык-төлек алып киләләр. Калган вакытларын су­гыш тынганрак урыннардан корал очраса — корал, патрон очраса — патрон җыеп уздыралар. «Башта, алар, бик күп корал җыеп, фашистларга каршы икәү кузгалырга исәп тотып хыялландылар, аннан аларга Бор авылының таныш укы­тучысы Владимир Николаевич оч­рый, бу коралларның әле бик ки­рәк булачагын әйтә, шулай итеп, аларның землянкасы бер төркем кыю совет кешеләренең корал ар­сеналына әверелде, ә малайлар үз­ләре шул арсеналга корал ташучы да, сакчы да булдылар». Ә хыялла­ры исә — һаман да герой сугышчы булу...

Менә алар ул авыр фаҗигале ел­лар турында, немецларның ерткыч­лыгы турында әкрен генә, ашык­мыйча гына үзара сөйләшәләр, бә­хәс алып баралар. Аларның бу әң­гәмәләрендә, гамәлләрендә, хыял­ларындагы кебек үк, заманга хас җитдилек тә, балаларга хас бер­катлылык та чагыла. Янәсе, бу явыз немецларны берсен дә кал­дырмыйча атып-кырып бетерергә кирәк... Немец... ә Тельман, Клара Цеткин һ. б. Алары бер-ике генә, андыйларны үзебезгә алдырырга, ә калганнарын бетерергә... Мондый ялгыш фикерләр шунда ук җитди каршылыкка да очрый, һәр халык­та яхшы кешеләрнең күп булуын, тик кайчакта Гитлер кебек начар­ларының халыкны җәфалавын ба­лаларга аңлатуда шул ук Муса ярдәмгә килә: «Күптән түгел,— ди Вил,—мин татарча бер китап укы­дым. «Джим». Муса Җәлил язган... Күп яза ул шагыйрь, әй кызык инде... Ул китапта фашистлар ях­шы немецларны төрмәләргә утыр­талар... Эмма исемле кечкенә кызныж негр курчак белән уйнавын да атасына гаеп итеп куялар...»

Вилнең тарихы — үзе бер мавык­тыргыч хикәя, дигән идек. Чыннан да шулай икән. Китап битләрендә ул ниләр генә эшләми, кемнәргә генә әверелми! Ул—безгә таныш татар малае Вил дә, ул — немец малае Вильгельм Кнаппе да, ул — гитлерчы майор Штраусның тәр­биясендәге ышанычлысы булып, та­тар әсирләренең ниләр сөйләвен яшертен тыңлап йөрүче «шымчы» Әхмәт тә, һәм ул — асылда—менә дигән совет малае, Мусаларга. Алишларга авыр көрәшләрендә зур гына булышлык күрсәтүче чын пат­риот малай. «Үзенең ябык җил­кәләре белән олылар күтәргән ка­дәр авыр йөкне күтәрергә мәҗбүр булган бу сабый» образын автор ни­гездә бик уңышлы итеп күрсәтә ал­ган.

Ничек килеп чыга мондый ситуа­цияләр,— боларның барысын кеч­кенә рецензиядә сөйләп бирү мөм­кин түгел һәм бу очракта моның ки­рәге дә юк, аның өчен бу мавыктыр­гыч кызыклы сюжетка корылган ки­тапның үзен укып чыгарга киңәш итәбез. Тик шуны әйтергә кирәк: Муса турында, аның батырлыгы, тапкырлыгы, балалар дусты булуы һәм шулай булып калуы турында балалар өчен язганда Әнвәр Давы­дов реаль тормышка хилаф булмаган иҗат фантазиясен шулай тулы көчкә җәелдереп җибәреп дөрес эшләгән. Зур хыяллар да, романтика да, төрле маҗаралар да, хәтта де­тектив элементлар да бар анда һәм аларның берсен дә кире кагып бул­мый, алар урынлы, кирәкле кулла­нылганнар, ә балалар, яшь укучы­лар, мондый китапларны мавыгып, бирелеп укыйлар, һәм шул ук ва­кытта аңардан дөнья кадәр файда­лы нәрсәләр алып калалар, чөнки анда төп образ — Муса абыйлары бит һәм китапта ул үзенең бөтен батырлыгы-матурлыгы белән тасвир­ланган. Повестьта Мусаны ул төрле хәлләрендә күрә. Аның «судан утка, уттан суга» (китапның бер главасы да шулай атала) ташланып, корычтай чыныгуын күрә анда яшь укучы. Муса — сугышчы, Муса — журна­лист. Муса — шагыйрь. Муса — яра­ланганнан соң әсирлектә җәфа чигүче... Ләкин бөек рухи көчен берни сындыра алмый аның; көчле агита­тор һәм оста конспиратор Муса шун­дый кыен шартларда да дошманга каршы аяусыз көрәшче булып кала. Ул үзе болай вакыт-вакыт бик ты­ныч кебек күренә, әмма аның эчен­дә «океан дулкыннары кебек көчле хис кайнавын, уйларының давыл ке­бек айкалуын сизү» кыен түгел. Ба­тыр йөрәкле, олы җанлы Муса, тор­мышны үлеп яратучы нечкә күңелле шагыйрь Муса үлемгә нәфрәт белән карый, гомуми бөек максат хакына, якын дуслары хакына үзен корбан итүгә һәрвакыт әзер тора. Ә Муса кайда гына, нинди генә шартларда булмасын, андый дусларны бик күп таба, үзенә җәлеп итә, гашыйк итә — шундый тылсымлы көч бар аңарда, һәм повестьта аның бу сый­фаты да җитәрлек чагылган.

Китап кайбер кимчелекләрдән дә азат түгел, әлбәттә. Гомумән алган­да җиңел, ачык тел белән язылган булса да, урыны-урыны белән кы­тыршы җөмләләр дә очраштыргалый. («Кыска гына исәнләштеләр», «Тыныч бөеклекне артык сүз белән борчыйсы килми», «Зур фронтта ар­тык начар үзгәрешләр торма- са» һ. б.)

Эчтәлегенә кагылышлы кайбер урыннары да беркадәр уйландыр­мый калмый. Мәсәлән, әсирлектә Мусага турыдан-туры Ватанга хыя­нәт эшләргә тәкъдим итәләр. Бу— бәхәслерәк момент. Безгә инде мәгълүм булганы бүтәнчәрәк бу­гай: башта аның мәшһүр шагыйрь Муса Җәлил икәнлеге ачыла (ә китапта ул һаман «Гумеров» булып йөри), шунда аңа «Идел-Урал» газетасында эшләргә тәкъдим итә­ләр. Конспирация өчен уңай шарт шул була Мусага һәм ул шунда, үз тирәсенә патриот дусларын туп­лап, дошман көчен таркатуга юнәл­дерелгән киң эш җәеп җибәрә. Мәсьәләнең инде ачык мәгълүм булган шул ягы повестьта ничектер җитәрлек күрсәтелмәгән

Вил кайбер урыннарда, яшенә, балалыгына хас булмаганча, бик олы акыллы итебрәк күрсәтелгән һәм бу аның, образ буларак, ышан­дыру көчен беркадәр киметми кал­мый. Аның барлык төп характерын, әсәрдә башкарган эшләрен, төрле маҗаралы вакыйгаларда катна­шуын һ. б. тулы килеш саклаган хәлдә, аны кирәгеннән артык «акыллы баш» итмичә, балалык психологиясенә, уй-фикер дәрәҗә­сенә зыян китермичә сурәтләгәндә тагын да уңышлырак образ булып кабул ителер иде.

Ә менә бүтәнчәрәк характердагы кайбер күренешләр турында автор­га мондый гаепләрне ташлау урын­сыз булыр дип уйлыйм. Мәсәлән, Мусаның Розенберг белән политик бәхәсе, ихтимал, андый ук төстә булмагандыр, реаль күзлектән ка­раганда мона ышандыруы да җиңел түгел. Әмма художникның бу очракта, ике идеология бәрелешен күз алдында тотып, бәхәстәге диа­логларны китерүен аклап була, чөн­ки бу Мусаны шагыйрь буларак кына түгел, бәлки аның коммунист, патриот булуын да тулырак харак­терлауга хезмәт итә.

Өстән генә караганда, Берлин ресторанында Мусаның Шәфи Ал­маз белән очрашуы да чынлыкта булмагандыр, яки ул очрашу бүтән урында яки бүтәнчәрәк булгандыр, дигән фикер тууы мөмкин. Әмма по­вестьтагы вакыйгалар агышы мон­дый шикләнүнең үзен дә шик асты­на ала бугай. Чөнки анда тагын әсәрдә мәгълүм роль уйный торган майор Штраус, тагын легион, та­гын безнең Вил — Вильгельм — Әх­мәт телгә алына һәм шуларга бик җитди реаль вакыйгалар бәйләнеп китә. Аларны, шулай ук, мондый характердагы әсәрдә кулланылуы мөмкин булган алымнар дип ка­рарга ярый.

Ә гомумән «Муса абый» по­весте— безнең балалар әдәбияты­ның уңышлы әсәрләреннән берсе. Ул яшь укучыларыбызның кулын­нан төшми торгандыр, аны алар яратып укыйлардыр һәм әсәр аларда батырлык, матурлык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүдә яхшы йо­гынты ясый торгандыр дип уй­лыйм.

Муса турында моңача иҗат ителгән опера һәм пьесаларга, ис­тәлекләр һәм монографияләргә, картина һәм поэмаларга бу бала­лар повестеның да өстәлүе — куа­нычлы вакыйга. Ә тиздән безне та­гын да яңа бер шатлыклы вакыйга көтә: зур шагыйрьләребездән Шәйхи Маннур Муса Җәлил турында киң полотнолы роман төгәлләде. Герой-шагыйрь Муса Җәлил әнә шулай, торган саен, олы әдәби образ булып та әверелә һәм тормышта, әдәбият- сәнгатьтә дә мәңгеләшә бара. Зур көрәшебездә, бөек максатка бару юлыбызда ул шулай безнең алдын­гы сафларыбызда атлый.