Логотип Казан Утлары
Очерк

МАТУР ТУГАНДА

«Муеным сындырырмын ахыры мин монда!» — яңа председательнең колхоз хуҗалыгы белән танышып чыкканнан соңгы беренче фикере шул булды. Ә бит ничек кенә мактамадылар бу артельне. «Тыңлагыз, Урта Балтай сөйли!», «Ныклы адымнар», «Әхиятдин бабай әкияте» ши­келле башлар астында эре хәрефләр белән бирелгән зур-зур хәбәрләр өлкә газетасының күренекле урыннарыннан кычкырып торалар иде. Журналистлар шушы колхоз турында әллә ничә очерк язып чыгарды­лар. Язучы Әмирхан Еники да үзенең «Егет кунакка кайтты» дигән ки­табын биредә торып, шуннан рухи азык алып язган иде ич!

Кайда соң биредә алар күрә алган хозурлык, алар мактаган күркәм хәзинәләр кая киткән?!

Башын аска иеп урам буйлап барган Хәмидуллинны берәү дә туктатмады. Чирмешән чокырындагы каз-үрдәкнең дә аңарда эше булма­ды. Аларга нәрсә, түшләре күмелерлек су таптылармы, шул җитә. Әмма председательнең фикерләре ничек кенә чуалган булмасыннар, үткен күзләре исә бер генә нәрсәне дә читләтеп үтмәде. Бу чокыр булып калган ярлар кайчандыр су белән тулып торгандыр. Әнә, буа ясый торган урын култыкланып күренә. Биредә күпер булган. Аны та­шудан соң яңадан төзәтмәгәннәр, ахрысы. Калдык агачларын балта белән чапкалап алып киткәннәр... Таушалган, бөтенесе дә менә шушы сусыз калган Чирмешән чокыры шикелле.

Ә райкомдагы сводкалар ал да гөл иде бит. Икмәк заданиесе елның- елы үтәлеп килә. Сөт, ит сату буенча да колхоз районда алдынгылар­ның берсе булып күренә. Каян килгән соң бу саннар, кем биргән, нинди оятсыз кул язган аларны?! Дөрес, моңарчы укытучы булып эшләгән һәм «эквивалент» дигән сүзнең илаһи кодрәтен белмәгән кеше өчен бо­лар бөтенесе дә караңгы иде әле. Бу колхоз җитәкчеләре генә түгел, район үзе дә әнә шул «эквивалент» белән яши иде ул чакта. Бәрәңге, яшелчә заданиесе үтәлмәдеме, эквивалент исәбеннән чыгып, икмәк бе­лән капларга була иде. Ит һәм сөт урынына, тагым шул эквивалентка таянып, икмәк тапшырдылар. Фураж калмады. Чәчүлекне дәүләттән ссудага алдылар. Аны язгы пычракта заготзерно кадәр җирдән җил­кәгә салып ташыдылар. Менә шул 1953 елны да әле Урта Балтайдагы Крупская исемендәге колхоз членнары һәр хезмәт көненә бары 147 грамм ашлык алдылар...

Авыр уйларга бирелгән Хәмидуллин үзенең авылдан чыгып ук киткәнлеген абайламый да калды. Менә ташлы чокышты ак балчыклы җирләр башланды. «Кабул ит, председатель, сиңа калган мирас шушы инде», дигәндәй, алар ниндидер бер җылылык көткән сыман Хәмидуллинга карыйлар төсле тоелды. Ул изүләрен чишеп җибәрде. Ак балчык­лы ярга ятып, туфракка күмелердәй булып, җир сулышын тыңлады. Ике пульс бергә кушылгандай булды. Гүя, председательнең йөрәк тибешенә кушылып, җир дә җавап бирә, аныңкүп хәсрәтләр күргән изге җир- ананың да — йөрәге ярсый-ярсый типкәндәй тоелды аңа. Хәмидуллинны ниндидер бер рәхәтлек чолгап алды. Башта кечкенә генә, сизелер-сизелмәс кенә булган бу сихәтле тамчы җанны уятты, тәнгә ниндидер сихри көч таратты һәм Хәмидуллин җирдәге вак ташларны да сизмәстәй бу­лып, бала вакытындагыча, бер тәгәрәп алды. Мондый рәхәтлекне бала чактан ук җиргә ялан аяк баскан һәм җир кочагында эшләп үскән кеше генә сизә белә!..

• • •

Беренче көн шулай үтте. Ә иртәгесен инде таң белән үк эшкә кере­шергә кирәк иде. Идарәгә беренче булып ферма мөдире Габдулла Фәтхуллин килде. Ул Хәмидуллинның күптәнге танышы. Әле Дәвештә укыткан чагында ук алар районда үткәрелә торган киңәшмәләрдә бергә очрашалар, президиумда да янәшә утырганнары бар иде. Үзе юкта авыл кешеләренең Фәтхуллинны «ярты Гаптул» дип атаганнарын да ишеткә­не бар иде Хәмидуллинның. Бу икенче исемне Габдулла Бөек Ватан сугышыннан алып кайтты. Тездән югары ике аягын да өздереп, госпи­тальдә дәваланганнан соң, аны авылга кадәр медсестралар озата кил­деләр. Менә шул Гаптул район хәрби комиссариатыннан үзенә пенсия кенәгәсе китерүчене култык таягы белән куып чыгарган, дип тә сөй­лиләр.

  • Миңа мескен итеп карамасыннар. Үземә бер сынык икмәк табар­лык көчем бар әле, — дигән ул, ярсуына чыдый алмыйча. Мәктәп бала­лары аңа коляска ясап биргәннәр. Шуның белән йөреп, Габдулла шак­тый вакыт клуб мөдире булып эшләгән. Ул чакларны Урта Балтай клу­бының үзешчән сәнгать коллективы район смотрларында беренчелекне алып килгән. Менә шул Габдулланы, сөт җитештерүдә кризис килеп тугач һәм учет эшләре буталгач, товарлыклы-сөтчелек фермасына мө­дир итеп күчергәннәр. Гәүдәгә ярты гына булса да, ике кеше җилкә­сенә салырлык йөкне күтәрә ул. Фермада — мөдир дә, учетчы да, авыл Советында — даими комиссия председателе — культура эшләрен оеш­тыруда башлап йөрүче кеше.

Бу юлы да Фәтхуллин председатель янына зур йомыш белән килгән иде. Сүз терлекләрне җәйге лагерьга күчерүдән башланды.

  • Фермада сыерлар да картайды, савымчылар да карчыклар гына калды. Яшьләрнең бик үк киләселәре килми, — диде Габдулла, хәлне аңлатканнан соң. Аннары нәрсәнедер оныткан төсле уйланып торды да:
  • Әллә терлекчеләрне акчалата түләүгә күчерикме икән? Кызыксынулары арта төшәр иде, — дип куйды.

Тәкъдимнәр күп җыелды бу көндә. Администраторлыкны төп эш стиле дип санаган һәм үз фикереннән чыгып кына командалык итәргә яраткан элекке председатель заманында томаланып килгән уй-фикерләр бөтенесе дә өскә калкып чыктылар.

Педагог буларак кешеләрне үзенә тарта белсә дә, колхоз хуҗалы­гына җитәкчелек итү тәҗрибәсе булмаган Хәмидуллин өчен бу мәсьә­ләләрне чишү бик авыр иде әле. Райкомда да, авыл хуҗалыгы бүле­гендә дә төпле киңәш бирүче булмады. «Һәр тармак буенча җиткерелгән план бар. Сезнең төп бурычыгыз шуны үтәү. Сукмактан чыкмаска ты­рышыгыз», — диделәр аңа. Ә бу сукырга таяк тоттыру шикелле генә иде.

Менә колхоз хисапчысы, чал чәчле карт Әхиятднн бабай Рәхмәтуллин председатель алдына артельнең еллык отчетыннан күчереп алын­ган мәгълүматлар кәгазен китерде. Андагы саннар һич тә күңел юатыр­лык түгел иде.

«Һәр гектардан уңыш 4,14 центнер.

Еллык акча доходы 51.708 сум.

Һәр сыердан уртача савым 695 литр.

Банктагы хисапта акча калдыгы 5 сум 25 тиен...»

Хәмидуллин башкаларын укып тормады. Бүген Чирмешәнне буарга, сулык ясарга тиешләр иде. Ул шунда китте. Анда да кешеләр нигәдер теләр-теләмәс кенә эшлиләр иде. Авыл Советы председателе Зиннәт Баһавиев бер читкәрәк алып китеп, серне чиште. «Мәгәрич көтәләр алар» дигән сүзләрне ишеткәч, Хәмидуллин ачуына чыдаша алмады. Каты сүз ишетмәсә дә, председательнең кызыл тимгелләр чыккан йөзе­нә, чытырдатып кысылган йодрыкларына карап, аның хәлен аңлаган Баһавиев кулларын җәйде:

  • Электән шулай килә. Бүген генә төзәтеп булмый, туган, — диде

ул.

  • Бер бозганны төзәтү өчен тагын күпме тапкыр бозарга кирәк бит. Баштан ук кизәнергә ярамас. Үтсен әйдә, бу юлыга,— дип, Хәмидуллин «белгәнегезчә эшләгез» дигәндәй кулын селтәп китеп барды. Ул ни­кадәр тирән ялгышуын бер атнадан соң, партия райкомы бюросына баргач кына аңлады...

• • •

Бюрога иртән үк килеп җитәргә куштылар. Хәмидуллин юлга чык­канда, кояш офыктан аз гына күтәрелгән иде әле. Юл буе чирәмнәрен­дә чык бөртекләре ялтырый. Җирдәге тереклек өчен бердән-бер җан бирүче әнә шул тамчылар иде. Чәчүгә кадәр дә яңгырлар булмады. Сонгы бөртекләрне күмдергәнгә дә бер атна була, ә табигать һаман юмартлыгын күрсәтми иде. Ел җиңелдән буласы түгел, ахрысы. Менә инде язгы гөнаһлар да күренә башлады. Бодай, солы басуларында чә­челми калган урыннар балалайка сыман, бормаланып-бормаланып то­ралар. Әйтерсең, ул участокларда биләүсәле малай ятып калган да, аның йокысын бозмас өчен читтәнрәк әйләнеп үткәннәр. Күп әле, бик күп саксызлык, әрәм итү дә күп. Колхозчыны да гаепләп булмый. Нәр­сәгә кызыксынып эшләсен соң ул?

Хәмидуллин, әле кичә генә идарәдә бригадир Фәһим Мөхәммәтгалимов сөйләгәнне исенә төшереп, көрсенеп алды. Бибинур Газимова эшкә чыкмый калган икән. Икенче көнне бригадир аны беркадәр кыздырып алырга теләгән. «Болай эшкә салкын карасаң, хезмәт көнеңне дә кисәр­без», дип сүз генә башлаган икән, тегесе шаркылдап көлеп үк җибәргән. «Бәй, Фәһим абый, көнем җәл түгел, без бит аңа барыбер бернәрсә ала алмыйбыз, берүк төнемне кисә күрмәгез, йокларга калсын», дип брига­дирның авызын каплаган да куйган.

«Бу көйгә барып булмый, халыкны ничек кенә булса да кызыксын­дырырга кирәк, күңел биреп эшләрлек бер чара табарга кирәк», дип уйлады председатель...

Ә җиңел арбага җигелгән юрганың уйлап торырга вакыты юк. Ул һаман элдерә, юлаучысын тизрәк илтеп җиткерергә кирәк. Әнә бормала­нып аккан Зөя дә артта калды. Юлның ике ягында су ята торган җир­ләр. Җәен анда әрем, каты агач үләне үсә. Үткән-барган хатын-кызлар аны идән себеркесенә җыялар. Менә сабан туе урыны. Наратлык. Тау төшәсе дә аннары район үзәге — Апас. Райкомда ни көтә, нигә дип чакырганнар икән? Хәер, белмәссең. Бюрода беренче булуы гына кыен. Аннары күнегәсең. Ә Хәмидуллинның әле бюро членнары алдына берен­че басуы.

Кеше күп чакырылган. Урамда да, райком бинасы коридорында да, янәшә кабинетларда да бюрога килүчеләрне очратты. Хәмидуллин «Нигә инде һәркемне үз сәгатенә туры китереп чакырмаска. Эш калдырып, монда тупланып ятудан кемгә файда бар», — дип уйлады ул. Ләкин ачыктан-ачык әйтергә батырчылык итмәде.

Арада яңа председательләр яшьләр дә күп. Состав бигрәк тә үт­кән елгы урып-җыю кампаниясе вакытында күп үзгәрде. Эчке кирәкләр­гә барлык сугылган ашлыкның 15 процентыннан артык тоткан өчен эләкте кайберәүләргә. Икенчеләре кулдан ягулык-майлау материалла­ры сатып алган өчен ычкындылар. Сукмактан читкә тайпылма, дип ки­сәтүнең дә нигезендә нәкъ менә шулар ята иде.

Бюро бик озакка сузылды. Хәмидуллинның «персональ эшен» көн тәртибенең егерме дүртенче мәсьәләсе итеп карадылар. Оештыру бүлеге мөдире Хәйбуллин урыннан килгән жалобаны укыды. Анда түбәндәге юллар бар иде: «Апас районының Крупская исемендәге колхоз предсе­дателе Гашикъ Хәмидуллнн колхоз дисциплинасын таркатуга алып бара, артель байлыгыннан явыз ният белән файдалана. 12 май көнне, елганы буабыз дигән булып, «коллектив пьянка» ясадылар. Бер капчык песоктан самогон кудыртып, бөтен начальство җыелышып эчтеләр».

Хәмидуллин ничек дип тә аңлатырга урын тапмады, хәер, аклану юлын эзләмәде дә. Тик аның—бергә эшләүче, йөкне үзең белән бергәләп тартучы кешенең (ул жалобаның авторы Баһавиев икәненә шикләнмә­де) шулкадәр пычрак атуына гына җаны әрнеде. «Димәк, яратмый, күрә алмый, ниндидер ярасына басканмын. Теге председатель белән бик әшнә дигәннәр иде. Бәлки, шул ачудыр. Юк. ничек кенә булмасын, поч­мактан торып ату кешелеклелек түгел. Гайбәт ул». Жалобаны укыган­нан соң урнашкан кыска вакытлы тынлык эчендә Хәмидуллин күңеленә шундый уйлар килде.

Кинәт тынлык бозылды. Урындыгын артка этәреп, райкомның берен­че секретаре Харис Заһретдинов сикереп торды:

  • Позор, түбәнлек бу! Хәмидуллин кем тегермәненә су коюын беләме икән?! Колхозда шабашниклар тудырасыңмы? Эх, син, педагог. Без аны ныгытырга җибәрәбез, ә ул беренче көннәреннән үк тарката башлый...

Сүзләр, тәкъдимнәр күп булды. Кемдер: «Каты шелтә бирергә ки­рәк», диде. Кемдер аңа каршы төште. Яшь кадр, тикшерү белән чиклә­неп калсак та ярый, диде. Ут, су кичкән карт коммунист, райкомның пропаганда бүлеге мөдире Фатих ага Адаматов кына бер якка да кушылмады.

  • Кызмыйк, иптәшләр, — диде ул. — Мондый очракта беренче тәэ­сирләрдән чыгып кына, үлчәп карамын торып кисәргә ярамый. Хәмидул­лин — яшь кадр. Өйрәтергә, ярдәм итәргә кирәк. Колхоз председателен тиз генә әзерләп булмый бит. Үткән көзне дә күпме кадрларны югалттык. Ә бит аларның берсе дә үзе өчен тырышмады, колхоз хуҗалыгын алып бару өчен көчәнде. Уйлап карагыз, минем сүзем шул.

Бу юлыга Хәмидуллин шелтә белән котылды. Коридордагылар аны юатып озатып калдылар. «Бусы гына түзәрлек әле, көтелмәгән хәлләр дә килеп чыккалый. Нишлисең, югарыдан күрсәтмә шундыйдыр», дип иң өлкән яшьтәге председатель Сәйхунов аның җилкәсеннән сыйпап калды.

Ләкин тынычланырга иртәрәк икән әле. Колхозда тәртип урнаштыра, акча артыннан гына чабучыларның койрыкларын кисә башлагач, рай­комга исемсез хатлар ташкыны тагын да арта төште. Икешәр бакча тотучыларга, ит, йомырка белән Казан юлында йөрүчеләргә, көтүе белән терлек асраучыларга да җәелергә урын калмады. Әрәм тамакларны кыса төшү белән бергә Хәмидуллин, партия оешмасы һәм идарә член­нары белән киңәшеп, хезмәттә үз-үзләрен аямыйча эшләүчеләрнең ин­тересларын күздә тота торган чаралар да күрде. Колхозда эшкә чыгуны .исәпкә алу буенча, совхоз системасындагыча, наряд тәртибе кертелде.

Һәр наряд кәгазен биш көнгә бер яба бардылар. Бу тәртип хезмәткә акчалата түләүгә күчә башлау иде инде.

Уракка төшү алдыннан, ярты еллык хезмәт нәтиҗәләреннән чыгып, колхозчыларга акчалата аванс бирелде. Дөрес, финанс тәртибен берка­дәр бозарга туры килде. Тулып җитмәгән өлешенә производство кирәк­ләренә алынган кыска сроклы ссуданы да кушып җибәрделәр. Исәп шулай иде: беренче акчалата аванс, гомумән, яңача түләү тәртибе терлекчеләр өчен өстенлеклерәк итеп эшләнде. Бу фермаларда эшне яхшыртырга стимул булачак иде. Ә инде продукцияне реализацияләү­дән килгән табыш ссуданы капларга артыгы белән җитәчәк. Киңәйтел­гән кабат җитештерү процессында капитал салуны дөрес оештыруның ролен Хәмидуллин институтта укыганда ук хәтеренә салган иде. Ул аны практикада да оста кулланды. Әмма бу беренче талпыну гына иде әле. Бөркет баласы да беренче талпыну белән генә очып китә алмый, диләр ич. Шулай да бу кыю чара колхозчыларның, ничә еллар буе ик­мәк игеп тә, үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күрмәгән, артталыкка күне­геп беткән Урта Балтай кешеләренең күңелләрендә яңа тойгы уятты,, ышаныч чаткылары кабызды.

Халык җилкәне киңрәк җәйгән, адымны ышанычлырак атлый баш­лаган бу көннәрдә тагын колхозга тикшерү белән килделәр. Райком инструкторы Гайнетдинов тикшерү эшен авыл Советы бүлмәсендә алып барды. Коммунистларны, тармак мөдирләрен, кайбер колхозчыларны чакырып сөйләште. Ике көн утырып, командировка кәгазенә печатьне дә авыл Советында суктырып, соңыннан янгын сакчылыгындагы атны җик­тереп китеп тә барды. Тикшерүчеләрнең үзе белән очрашырга теләмәү­ләре, бөтенесен дә яшертен генә алып барулары Хәмидуллинны берка­дәр борчуга салды. Әмма ул монысының да элекке җитәкчеләрнең та­рафдарлары язган чираттагы әләкләү икәнлегенә һич тә шикләнмәде. Тик күп вакыт үткәч кенә авыл кешеләре арасында: «Үзен зампредтан төшергән өчен Бари Каюмов үч тота икән. Хәмидуллин өстеннән ЦКга язган икән», дигән хәбәрләр таралды. Була бит шундый көнче бәндә­ләр. Берәвесе үзенең хәленнән килмәгәнгә көнләшә. Икенче берәвесе — янәшә хезмәттә эшләүчесе—миннән узып китәр дә мине кысрыклап чыгарыр дип көнләшә. Менә шушы искедән калган йола кадрлар сай­лаганда да бик зур зарар китерә. Начальник кеше зам итеп гадәттә үзеннән көчсезрәкне, сүзсез бунсынучан, ул әйткәнне куәтләүче юмакай ны куярга тырыша һәм шулай итеп тылны ныгытам дип уйлый.

• • •

Хәмидуллин колхозда беренче күргәннәрен «яшьлек хәтирәләре» дип кенә искә ала. Председательнең киң маңгаена тирән эзләр салган, чәченә кырау төшергән әнә шундый «хәтирәләр» аркасында бит кайбе­рәүләр туган якларыннан, семьяларыннан аерылдылар, урынсыз газап­лануларга дучар ителделәр.

Эзләре күптән күмелгән бу вакыйгаларның минем күңелемдә күп еллар үткәннән соң калкып чыгуына нәрсә сәбәпче булды соң? Шул ук кешеләр белән унбер ел үткәннән соң яңадан очрашумы, әллә колхоз­ның бүгенге тормышын күреп сокланумы? Бәлки, алары да тәэсир ит­кәндер. Әмма үткәндәгеләр турында уйландыра торган һәм күңелдә ябылып ятканнарны айкап ташларга мәҗбүр иткән вакыйга аларыннан күп тапкыр тәэсирлерәк. Ул — КПСС Үзәк Комитетының 1965 елгы март Пленумы. Аның карарларын укыгач, нәкъ менә Хәмидуллин сөй­ләгәннәрне күз алдыннан кичерәсең, һәм үткәндәгеләр янәшәсендә хә­зерге тормыш тагын да ачыграк, гүзәлрәк чагыла.

Максатны әйткәч, миңа КПССның Апас райкомында нәкъ үзем уй­лаган колхозга барырга тәкъдим иттеләр.

  • Күптәнге председательләрдән менә Сабир Сафин бар. Әмма Хә- мидуллинда кызыклырак материаллар таба алырсыз, дип киңәш бир­де райкомның беренче секретаре Шамил Мостаев. Ул шундый бер эпизодны да искә төшереп алды.

Үткән елның көзендә райком һәм авыл хуҗалыгы производство ида­рәсе район колхозлары алдында катнаш силосны күбрәк әзерләү бу­рычын куйганнар. Биредәге хуҗалыклар өчен яңа нәрсә бу. Идарә белгечләре техниканы көйләү, эш процесслары белән таныштыру өчен кайсы да булса берәр колхозда тәҗрибә семинары үткәрергә дигән фикерне әйтәләр.

  • Күпчелек председательләр шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Әле кичә генә Хәмидуллин да шалтыратты, — ди идарәнең баш зоотехнигы Гобәй Сәләхов.
  • Ә нигә аның үзендә, Крупская исемендәге колхозда, оештырмаска? — дип тотып ала Мостаев.

Моннан соңгысын инде мин Хәмидуллинның үзе сөйләгәннәрдән белдем. Райкомнан хәбәр алгач та ул механизаторларны чакырып киңәшә. Әле ул көнне силос базлары да, катнаш силос әзерләү өчен җайлашты­рылган техника да булмый. Колхоз елның-елы кукурузны җир өстендә силослап килгәнлектән, элекке чокырлар онытылган хәлдә ятканнар.

  • Аккордно-премиаль түләү билгеләдек. Бурычны төшендердек. Кешеләр көнен-төнен белми эшләделәр. Ә өч көннән соң, район колхозларыннан семинарга килүчеләргә тулы көченә эшләп торучы агрегатны күрсәтә алдык, — ди председатель. Менә бит ул мораль һәм материаль стимулны бергә кушуның илаһи көче.

Колхоз савым сыерлары һәм дуңгызлар өчен мең тонналап катнаш силос әзерләгән. Туклыклылыгы ягыннан концентраттан калышмаучы бу азык ит һәм сөт чыганагы булып хезмәт итә. Фермаларга барып кер­сәң, кыш көне дә хуш исле җәй һавасын сулыйсың. Күңелгә бик яхшы тәэсир итә торган, икенче ягы да бар икән әле аның. Анысы идарәнең отчет кәгазьләреннән күренә. Элек елына 695 литр сөт биргән сыерлар хәзер 2 мең 400 не бирәләр. Бу бит дүрт тапкырга якын үсеш! Саннарга күчкәнбез икән, инде башкаларын да мәхрүм калдырмыйк. Хәмидуллин эшләгән чорда (төгәлрәге соңгы ун елда) иген уңышы ике тапкырдан күбрәккә, акча доходы биш тапкырга арткан. Колхозчылар хезмәтенә түләү дә шундый ук пропорцияләрдә үсә бара. Хезмәткә өстәмә рәвештә генә дә былтыр 114.750 сум акча түләнгән. Колхоз капиталь төзелешкә ел саен 150—200 мең сум средство тота.

Без артельнең терлекчелек хуҗалыгын карап йөрибез. Менә «П» хә­рефе формасында кирпечтән эшләнгән кошлар фермасы. Аны кошчылык фабрикасы дип атарга була. Тик янында инкубаторы гына юк. Дуңгыз­лар торагы да зур группалап асрау өчен көйләнгән, типовой проект бу­енча салынган. Сыерлар фермасы дүрт рәтле. Быел анда машина белән саву мәйданчыгы да булачак.

  • Терлекчелекне колхозның үз эчендә специаллаштыруга юл тотабыз. Вак фермаларны бергә туплау төгәлләнеп килә,—ди иптәш Хәми­дуллин.

Яңа биналар янында таушалган элеккеге корылмаларның әле дә торуына гаҗәпсенүемне күргәч, ул көлемсерәп өстәп куя:

  • Бусы инде үзенә күрә колхозның үсеш диаграммасы. Аннары без ул биналарны кирәк-яракны саклау өчен файдаланабыз.

Кайту уңаенда без колхозның техника паркына тукталдык. Ремонт мастерское да яңа гына салынган. Шунда ук гомуми ашханә. Язгы һәм җәйге кыр эшләре вакытында ашларны кыр станнарына, трактор агрегатларына илтеп бирәләр.

«ДТ-54» тракторы янында ике егет сөйләшеп тора. Икесе дә урта мәктәпне тәмамлаган һәм тракторчы-слесарь квалификациясен шунда алганнар. Ринат Сәләхов «ДТ-54», Касыйм Сибгатуллин «Т-40» тракто­рында эшләячәкләр. Беренче сезон. Күңелле дә, аз гына шикләнү дә бар.

Безнең мәктәп хәзер колхоз өчен төп кадрларны әзерләү комбина­ты шикелле,— ди председатель.

Хәер, мәктәп белән колхоз арасындагы бу элемтә күптәннән килә инде. Аңа беренчеләр булып Талия Гаязова белән Әминә Хәбибуллина юл салдылар. Сигезенче класста укыганда ук тавыклар фермасында эшләп, алар елга һәр тавыктан 140 ар йомырка алганнар иде. Шефлык елдан-ел киңәя барды, һәм хәзер инде терлекчелек тулысы белән яшь­ләр кулында.

Мәктәп кадрлар әзерләүне ике профильдә алып бара. Малайлар тракторчы булып чыгалар, кызлар — терлекче һәм яшелчә үстерүче. 40 гектарлы участокта укучылар производство бригадасы иген уңышын күтәрү буенча сорт-сынау эшләре алып баралар. Анда яңа алмаш, кол­хозның киләчәге үсә, формалаша.

• • •

Кич. Авылда хезмәт симфониясе дәвам итә. Ул кырлардан клубка, уку өенә, китапханәгә күчә. Анда агро-зоотехника түгәрәкләренең чи­раттагы занятиеләре башлана. Алдынгы тәҗрибә мәктәбендә игенчелек­не һәм терлекчелекне алып баруның яңа алымнары өйрәнелә. Кешеләр зур эш белән мәшгуль. Хәзер аларның бер-берсеннән чүп эзләргә, донос язарга вакытлары юк. Ул чаклар онытылган. Шәхси интереслар бөтен халыкның гомуми интереслары белән бергә бәйләнгән бу көннәрдә бө­тен көч бер ноктага суга, йөрәкләр бергә тибә.

Ә бит моңа ирешү өчен күп көч куелган. Әле хәзер дә Хәмидуллинның яратып кабатлый торган бер сүзе бар: «Көн саен бер генә кешенең аңын сафландыру да җитәкче өчен зур жиңү ул». Бу юлда, сафлык өчен көрәшләр юлында, күп сынаулар кичкән ул Хәмидуллин. Һәр адымын­да кешеләргә, аларның әйткән киңәшләренә таянып эш иткәнгә күрә генә колхоз хуҗалыгы бүгенге дәрәҗәгә ирешә алган.

Коллектив җитәкчелек органы — бригада советлары шушы колхозда беренче тапкыр килеп тугач, күп кенә председательләр бу яңалыкка кырын карадылар, аяк астындагы җирне ычкындыру дип санаучылар да булды. Әмма совет идарәнең җитәкчелек ролен киметмәде генә түгел, аның актив ярдәмчесе булып китте. Хәзер советта Фәттах Шакиров, Гаяз Шиһабиев, Галихан Габбазов, Зариф Рәхимов кебек картлар бе­лән бергә, Лена Гафарова, Люция Гыйззәтова кебек яшь колхозчылар да утыралар. Яшьләрнең белеме картларның тәҗрибәсе белән бергә кушылып, авыл хуҗалыгын үстерүдә яңа резервларны ачуга ярдәм итә. Инспекторлар киңәшмәсе, экономик анализ бюросы кебек ярдәмче- комитетлар массаны колхоз белән идарә итүгә киңрәк тартуның, иҗат активлыгына киң юл ачуның бик мөһим формалары.

Бригада советлары колхозда күп кырлы эш алып баралар. Андагы утырышларда производствоны планлаштыруның яңа формаларын эз­ләүдән алып колхозчыларга материаль ярдәм күрсәтү, кешеләрне тәр­бияләү мәсьәләләренә кадәр карала.

Сәйфи Шәгалиев яхшы электрик була, йортларда электр приборла­рын төзәтергә, яңа чыбыклар үткәрергә туры килә аңарга. Хезмәт өчен, «натуралата» түләүчеләр дә табыла. Егет эчә башлый. Советта тикше­реп, хәлне ачыклаганнан соң, аны тракторга күчерергә дигән тәкъдим кертәләр. Бригадир да килешә, идарә дә хуплый. Хәзер Сәйфи алмаш­тырып куйган шикелле.

Совет тәкъдиме белән колхозда индивидуаль төзелеш кузгатучылар­га биреп тору өчен озак сроклы ссуда фонды булдырыла. Ә инде ар­тельдә озак еллар хезмәт итеп пенсиягә чыккан Фатима Камалиева кебекләргә артель средствосы хисабына берничә йорт салынган.

Колхозда аерым фермаларны, бригадаларны хуҗалык исәбенә кү­черү буенча да талпыныш ясап караганнар.

  • Әмма әлегә кадәр төпле бер нәтиҗәгә килеп булмады. Елына җидешәр задание җиткереп, производство планын җидешәр тапкыр үзгәрткән тәкъдирдә нинди хуҗалык исәбе кертергә мөмкин иде соң, ди Хәмидуллин. — Менә хәзер, кагылгысыз план заданиеләренә күчкәч, бу төп мәсьәләне дә хәл итүе реаль нигезгә корылачак.

Әйе, Март Пленумы карары колхоз авылы хезмәт ияләренә ачык пер­спективалар бирде, шаблонның тамырына балта белән чапты. Әлегәчә бит авыл хуҗалыгы белән кем генә командалык итмәде. Ит вәкиле... Сөт вәкиле... Икмәк вәкиле... Райкомнан нинди генә вәкилләр килмәде, һәркайсыдавай да давай. Ә нинди материаль кызыксыну бар иде ул давайдан. Бу уңайдан Хәмидуллин кызык кына бер үткәндәгене искә төшереп алды

1959 ел. Колхоз ашлык тапшыру заданиесен үтәгән. Ә артель членнарының хезмәт көненә ашлык бүләргә һаман рөхсәт итмиләр. Көтмәгәндә райкомнан яңа өстәмә задание килеп төшә. Нишләргә? Фураж­сыз калсаң, терлекчелеккә удар. Колхозчыны да кыерсытып булмый. Председатель үзенең бухгалтериясен ашыгыч эшкә куша. Тикшерү килгәнче, ике ведомостьны кладовойчыга төшереп җиткерәләр. Берсе— контрактация тәртибендә колхоз фермасына бозау китерүчеләргә тиешле ашлык, икенчесе — колхозчылардан алып торылганны кире кайтару. Фактта исә бернинди бирәчәк тә булмый. Ә шул ведомостьлар арка­сында фураж сакланып кала. Үзеңнекен үзеңнән яшерү иде бу. Менә бит шаблон нәрсәләр генә эшләргә мәҗбүр итмәде.

  • Исәп белмисез. Кулыгызга карандаш алып эш итмисез, дип теңкәгә тиделәр. Андый шартларда ничек итеп исәпләргә мөмкин иде соң? — ди Хәмидуллин, көрсенеп.

Колхозда иң доходлы культура булган киндер мәйданы яртылаш кысрыкланган. Ә нигә аерым артельләрне билгеле бер техник культура игүдә специаллаштырмаска?! Туфракка ашлама кертүне дә производст­во идарәсе билгеләп, колхозга планын җиткергәч, агрономнарга нәрсә эшләргә кала иде соң? Инициативаны чикләүме бу? Нәкъ үзе.

Хәмидуллин — күпне белергә теләүче, җиде кат үлчәп, бер кат кисү­че кеше. Фән казанышлары, алдынгы тәҗрибә аның өчен бетмәс-төкән­мәс хәзинә. Әле яңа гына Казан авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегендә дәүләт имтиханнары тапшырып кайтты. Шуңа да ул белемнең кадерен тоя, колхозның урта буын кадрларын теоретик яктан әзерләүгә һич нәрсәне кызганмый. Зоотехник Нурулла Гатауллин хәзер экономистлыкка укый, шофер Һарун Закиров, механик Илдус Хәйбуллин — авыл хуҗалыгы институты студентлары.

Таләпләр үзгәрә. Шуңа күрә иске багаж гына җитми. Иске ба­гаж ул һәр елны бер тирәнлектә сөреп, асфальтка әйләнгән җир катлавы шикелле генә. Аннан дым да килми, һава да йөрми, ди укырга теләмәүчеләргә карата председатель.

Бүгенге ирешелгәннәр әле беренче баскыч кына. Тагын күпме атлый­сы, күтәреләсе бар әле. Менә колхозда ашламалар куллануның яңа тех­нологиясе кертелә. Ул электәгедән бөтенләй аермалы. Елның-елы бар черемәне чөгендер һәм кукуруз участокларына кертеп бетерү тулы эф­фект бирә алмады. Шуның белән чәчү әйләнеше дә бозылды. Хәзер исә, колхоз идарәсе, белгечләр һәм инспекторлар киңәшмәсе ашламалардан яңача файдалану тәртибен эшләделәр. Бер елны бер кыр, аннары икен­чесе тулы дозада ашланачак. Моның өчен черемә генә җитми. Исәп компостка кайтып кала. Торф күп.

Орлыкчылык эшен яхшыртасы бар. Монысы да җиңел генә түгел. Мәсәлән, колхозда ике ел «Отечественная» сортлы бодайны Чувашиядән алып кайтып чәчеп караганнар. Кабул итү пунктындагы белгечләр «безнең республикада расланмаган» дип сорт өстәмәсе өчен түләүдән баш тартканнар. Уңышны яхшы бирсә дә, аны бетерергә туры килгән.

Болынсыз колхоз өчен люцерна, тимофеевка да кирәк. Капылт кына сөреп аттык, ә ул үләннәрдән башка терлекләр ач кала язды. Әйе, мәшәкать җитәрлек. Әмма болар бөтенесе дә күңелле мәшәкатьләр.

Председатель кесәсеннән «Правда»ның 27 март санын тартып чыгара. Анда кызыл карандаш белән сызылмаган бер генә юл да юк. КПСС Үзәк Комитетының март Пленумында иптәш Л. И. Брежнев доклады Хәмидуллинның иң якын сердәше булып әверелгән

Һавалар үзгәрә. Җылыга таба бара,ди ул көлемсерәп һәм җирле радионы тоташтырып җибәрә. Ә анда Урта Балтай сөйли. Колхоз авылының бүгенге көне, якты киләчәге, авыл хезмәт ияләре алдында торган яңа перспективалар турында сөйли ул. Шуларны тыңлыйм да мин тагын бер тапкыр Хәмидуллинның башыннан кичергәннәрен күз алдыма китерәм. Әйе, дим мин, кешеләрне үз ялкыны белән яндыра ал­ган җитәкче генә зур коллективны бердәм, тату семьяга тупларга сә­ләтле.