Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН ҺӘМ ТАТАРСТАН

Бөек Ленинның җәмгыятьне революцион үзгәртеп кору өчен, коммунизм өчен көрәш турындагы теоретик мирасын һәрьяклап өйрәнү — совет тарих фәне алдында торган иң мөһим бурычларның берсе.

Бөек Октябрьның 50 еллыгы һәм Владимир Ильич Ленинның тууы­на 100 ел тулу көннәре якынлашу уңае белән бу бурыч хәзер аеруча зур әһәмияткә ия булып тора.

Коммунистлар партиясе тарихының барлык этапларында да Ленин­ның бөек ролен дөрес итеп күрсәтү буенча совет тарихчылары шактый зур эш башкардылар. СССР Фәннәр академиясенең Казандагы тел, әдә­бият һәм тарих институты һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты Пар­тия архивы тарафыннан әзерләнеп, әле күптән түгел генә басылып чык­кан «В. И. Ленин и Татария» исемле җыентыкны да Ленинианага билгеле бер дәрәҗәдә өлеш кертү булды дияргә кирәк. Ленинга бәйлә­нешле урыннардагы документларны туплап чыгаруда бу җыентык асыл­да безнең илдә беренче тәҗрибәләрнең берсе булды.

Җыентыкка Ленин әсәрләрендә, Ленин турындагы җыентыкларда һәм документаль материалларда игълан ителгән Татарстанга бәйләнеш­ле документлар кертелгән. Болардан тыш, КПСС Үзәк Комитеты кар­шындагы Марксизм-ленинизм институтының Үзәк архивыннан, Октябрь революциясенең Үзәк дәүләт архивыннан, КПССның Татарстан өлкә комитеты Партия архивыннан һәм Татарстан АССРның Үзәк дәүләт архивыннан табылган, шулай ук үзәк һәм республика матбугатында игълан ителгән материаллар тупланган.

Җыентык 318 документны эченә алган. Шулардан тыш, табылган документларның бер өлеше җыентыкның кереш өлешендә һәм өстәмә­ләрдә файдаланылган. 90 документ беренче мәртәбә басылган, шуның егерме җидесе — Ленинныкы.

Җыентык түбәндәге бүлекләрдән тора: Ленин документлары; Ленин турындагы документлар; хезмәт ияләренең хатлары, телеграмма­лары һәм резолюцияләре; Ленин турындагы истәлекләр; өстәмәләр.

Җыентыкның беренче бүлеге аеруча зур әһәмияткә ия. Анда В. И. Ленинның үзе тарафыннан язылган яисә кул куелган 122 документ урнаштырылган. Истәлекләр бүлегендә Анна Ильинична, Мария Ильинична һәм Дмитрий Ильич Ульяновларның, М. П. Голубева, В. В. Воровский, В. В. Адоратский, Ш. А. Манатов, Г. С. Гордеев,С. Сәедгалиев, А.П. Шувалова, В. М. Бахметьев һ. б. истәлекләре бирелгән. Китап И. Ленинның 20 ләп фотографиясе һәм Ленин документларының фо­токопияләре белән иллюстрацияләнгән.

Җыентыкка тупланган материаллар В. И. Ленинның 1887 елдан 1924 елга кадәрге чорда Казан партия оешмасы һәм Казан крае хезмәт ияләре белән тыгыз элемтә тотуы турында киң мәгълүмат бирә. Алар революцион хәрәкәтне үстерүдә, Совет властен урнаштыруда һәм ныгы­туда, гражданнар сугышы елларында Идел буе районнарын чит ил интервентларыннан һәм акгвардиячеләрдән саклауда, милли республи­ка төзелешендә һәм Татарстан АССР да социалистик үзгәртеп корулар­ны тормышка ашыруда В. И. Ленинның роле ни кадәр зур булуын бик ачык чагылдыра.

Җыентыктагы документларның байтагы (сиксәнгә якыны) В. И. Ле­нинның Казанда һәм Кокушкинода яшәгән вакыттагы (1887 елның июленнән 1889 елның маена кадәр) тормышын һәм революцион эшен күр­сәтүгә багышланган. Мәгълүм булганча, яшь Ильичның бу чордагы тор­мышы һәм революцион эшчәнлеге совет тарихи әдәбиятында гомумән алганда шактый тулы яктыртылган. Әмма бу җыентыкны төзүчеләр күп кенә яңа, моңарчы беркайда да басылмыйча архивларда яткан матери­алларны да тапканнар. Алар, барыннан да элек, патша властен борчуга сәбәпче булган хәл — 1887 елда Казан студентлары арасында револю­цион хәрәкәтнең үсүе турында сөйләүче документлар. Студентлар хәрә­кәтен булдырмый калу өчен, мәсәлән, патша хөкүмәте төрле чаралар күргән, хәтта хәрби частьлар китерүгә кадәр барып җиткән (№ 272— 288 документлар ). Җыентыктагы материаллар, шул исәптән яңа табыл­ганнары да, Владимир Ильичның Сембер гимназиясендә иң яхшы уку­чылардан берсе булганлыгын тагын бер тапкыр раслыйлар. Моны патша властеның мәгариф органы вәкилләре дә танырга мәҗбүр булалар.

Гадәттән тыш сәләтле булуын искә алып, аңа математика яки таби­гать фәннәрен өйрәнергә киңәш итсәләр дә, яшь Володя аңлы рәвештә университетның юридик факультетына укырга керә. Туганы Н. Веретенниковның нигә юридик факультетны сайладың, дип соравына каршы В. И. Ленин: «Хәзер шундый вакыт, хокук фәннәрен һәм политик эконо­мияне өйрәнергә кирәк. Башка вакытта, ихтимал, мин бүтән фәннәрне сайлаган булыр идем»,—дип җавап бирә (№246). Күп кенә документлар В. И. Ленин Казан университетында укый башлаган чорда андагы шарт­ларның гаҗәеп дәрәҗәдә кыен булуын, алдынгы студентларның бик нык эзәрлекләнгәнлеген тагын бер тапкыр дәлилләп торалар. Университетка кергәндә нинди дә булса оешмаларда яки түгәрәкләрдә катнашмаска сүз биргән булса да, анда укый башлавының беренче көннәрендә үк Володя революцион эшкә керешеп китә. Полиция департаментының 1888 елның 3 апрелендә язылган документында, мәсәлән, узган ел ахырында Казан да «бик зарарлы юнәлештәге түгәрәк» оешканлыгы һәм җәзаланып үтерелгән Александр Ульяновның энесе, Казан университеты студенты Владимир Ульяновның да шул түгәрәктә член булып торганлыгы әйтелә. Ул түгәрәк «Петербургтагы дәүләткә каршы юнәлтелгән түгәрәкләр бе­лән бәйләнеш тоткан» диелә (№134).

1887 елның 4 декабренда Казан университетында булган атаклы студентлар сходкасын оештыручы һәм анда иң актив катнашучы кеше дә Володя Ульянов булган. Менә шуңа күрә дә студентлар инспекторы Потапов үзенең бер докладында болай дип язган: Владимир Ульянов «әле сходкадан ике көн элек үк үзенең ниндидер әйбәт булмаган нәрсәгә әзерләнеп йөрүен сиздерде; аеруча шикле студентлар белән сөйләшен, вакытын тәмәке тарту бүлмәсендә үткәрде; өенә кайтып-килеп йөрде, башкалар соравы буенча нәрсәләрдер алып килде һәм, гомумән, үзен бик сәер тотты. Ә 4 декабрьда беренчеләр рәтендә актлар залына таш­ланды һәм, Полянский белән бергәләп, башкаларны рухландырырга теләгәндәй кулларын болгап, икенче катның коридоры буйлап чабып йөрде; сходкадан киткәндә үзенең университетка керә торган билетын калдырып китте» (№ 136).

Патша власте вәкилләре сходкада катнашучы студентлардан бик каты рәвештә үч ала. Мәгариф министры Делянов 1887 елның 5 декаб­рендә «әйбәт уйлаучыларны коткару өчен юньсезләрне кызганмаска» кушып, махсус телеграмма җибәрә (№291). Володя Ульянов шундук университеттан чыгарыла һәм Казан төрмәсенә ябыла. Аннары Казаннан 40 километрдагы Кокушкино авылына сөргенгә озатыла. Кокушкинода да аның өстеннән яшерен күзәтү алып барыла (№ 131).

1888 елда Володя Ульянов яңадан Казанга кайта һәм Н. Е. Федосеев тарафыннан оештырылган марксистик түгәрәкләрнең берсендә катнаша башлый, актив революцион эш алып бара (№150). Шулай итеп, В. И. Ле­нинның революцион эшчәнлеге Казанда башлана.

Соңыннан, инде Казаннан киткәч тә В. И. Ленин Казан социал- демократларына һәм, гомумән, Казан краенда булган хәлләргә туктау­сыз игътибар биреп, ярдәм итеп тора. Моның чыннан да шулай икәнлеге җыентыкта В. И. Ленин хезмәтләреннән алып урнаштырылган документ­лардан бик ачык күренә. Мәсәлән, В. И. Ленин үзенең «Россиядә капи­тализмның үсеше» дигән зур хезмәтендә. Россиядәге капиталистик мөнә­сәбәтләрнең ничек үсүен күрсәтү өчен, Казан губернасыннан да мисал­лар китерә. (Бу китап, басылып чыккан елында ук, Казанга да килеп җитә.) Күп кенә документлар В. И. Ленинның өч рус революциясе чорында да Казан краендагы эшче һәм социал-демократик хәрәкәтләрне зур игътибар белән күзәтеп баруы турында сөйли. Әйтик, «Приближение развязки» исемле мәкаләсендә Казан эшчеләренең 1905 елгы чыгышлары­на В. И. Ленин патша властен бәреп төшерүгә һәм кораллы восстаниягә китергән вакыйга дип югары бәя бирә . В. И. Ленинның кушуы буенча, беренче рус революциясе елларында Н. К. Крупская да Казан РСДРП комитеты белән тыгыз элемтә тота (№ 303—309). Казан губернасында III Думага сайлауларны анализлап, В. И. Ленин үзенең «IV дәүләт Думасына сайлау кампаниясе» исемле хезмәтендә IV дәүләт Думасына сайлаулар кампаниясе вакытында эшчеләр демократиясе башкарырга тиеш булган конкрет бурычларны билгели. РСДРПның VII (Апрель) Бөтенроссия конференциясендә ясаган чыгышында да, большевиклар партия оешмасының урыннардагы эшен характерлап, В. И. Ленин «Ка­зандагы иптәшләр»нең социалистик революция алдында торган бурыч­ларны дөрес аңлауларын билгеләп үтә.

Бу документларны «Ленин и Татария» исемле җыентыкка кертеп, төзүчеләр бик яхшы иткәннәр. Ләкин 1917 елга кадәрге чорга кара­ган документларның, кызганычка каршы, төзүчеләр игътибарыннан чит­тә калганнары да бар. Мәсәлән, РСДРПның Казан комитеты тарафын­нан «Пролетарий» (1905 елгы) исемле Ленин газетасының барлык сан­нары да алынган булу турындагы Марксизм-леннннзм институтының Үзәк партия архивында саклана торган хат  җыентыкка кертелмәгән.

Ә ул хатта сүз «Пролетарий» газетасының Казан большевиклары һәм эшчеләре арасында зур җанлану тудыруы турында бара бит, югыйсә.

В. И. Ленин 1907 елның 25 январеннан 19 ноябрена кадәр РСДРП ның Мәскәү, Петербург, Казан һәм башка шәһәр комитетлары органы буларак чыккан «Пролетарий» газетасының редакторы булып эшли һәм Казан большевикларының матбугат органы белән турыдан-туры үзе җитәкчелек итә. 1906—1908 елларда чыккан «Вперед» газетасы белән дә шул ук хәл була. Менә бу фактлар да җыентыкта чагылдырылмаган.

Марксизм-ленинизм институты Үзәк партия архивында саклана тор­ган солдат Ефим Федотов хатын да (1917 елның җәендә партиянең Үзәк органына мөрәҗәгать итеп, В. И. Ленинны һәм «Правда» газетасы сот­рудникларын кайнар котлап язылган хат ул) җыентыкка кертергә кирәк иде шикелле. Җыентыкта В. И. Ленинның нинди хезмәтләре Казандагы большевистик һәм демократик матбугатта басылып чыкканлыгы һәм нинди хезмәтләре чит илдән алып кайтып бастырылуы һәм таратылуы турында җитәрлек мәгълүмат юклыгын да мактап булмый, әлбәттә. (Мәсәлән, легаль татар матбугатында В. И. Ленин исеменең инде 1906 елда ук күренә башлавы билгеле .)

Бөек Октябрь революциясенең җиңүе һәм ныгуы, социалистик Ватаныбызны кораллы саклау чорында В. И. Ленинның Татарстан белән бәйләнешен чагылдыра торган материаллар җыентыкка шактый күп кер­телгән. Яшь Совет дәүләтен оештыручы В. И. Ленин урыннарда, шул исәптән Казан губернасында да, Совет властен ныгыту белән җитәкче­лек итә. Советлар республикасының оборонасын оештыручы бик зур хәрби стратег буларак, ул революция язмышы хәл ителә торган граж­даннар сугышы фронтларындагы иң җаваплы урыннарны тиз генә сизеп алып, совет халкын шул фронтлардагы дошманны тар-мар итүгә моби­лизацияли. 1918 елның җәендә В. И. Ленин гражданнар сугышы фронт­ларының иң җаваплы урыны — Казан — Урал — Самара тирәләрендәге Көнчыгыш фронт булуын басым ясап әйтә. Кызыл Армиянең сугышчан көчен һәм мораль-политик хәлен яхшырту өчен бу фронтка В. И. Ленин инициативасы белән Петроград, Мәскәү һәм башка промышленность үзәкләреннән һич кичекмәстән пролетариатның яхшы вәкилләре җибә­релә. В. И. Ленин Казан фронтын тиешенчә тәэмин итү белән бик нык кызыксынып тора.

Казан ак чехлардан азат ителгәч, В. И. Ленин бу хәлгә бик шатлана һәм, Казанны азат иткән кызылармеецларны җиңү белән котлап, телег­рамма җибәрә. Аннан соң да В. И. Ленин Татарстанның хәле белән туктаусыз кызыксынып, аның турында кайгыртып тора. Моның шулай икәнлеге 1918 елда акгвардиячеләр белән сугыш вакытында таркалган совет органнарын торгызу өчен Совет хөкүмәте тарафыннан Казан губерна башкарма комитетына бирелгән 5 миллион сум күләмендәге ярдәмнән дә ачык күренә (№50).

1919 елда Көнчыгыш фронт яңадан гражданнар сугышының иң җаваплы урынына әйләнә. Бу уңай белән В. И. Ленин «Көнчыгыш фронттагы хәл буенча РКП(б) Үзәк Комитеты тезислары»нда Колчан армиясенә каршы көрәш программасын бик ачык итеп аңлатып бирә (№55). Җыентыктагы материаллар ул чорда да В. И. Ленинның Көнчы­гыш фронтка, аерым алганда Татарстан җирендә бара торган сугыш хәрә­кәтләренә, бик зур игътибар бирүен һәм конкрет ярдәм итеп торуын бик ачык күрсәтәләр. Шулай да Оборона Советы Председателе В. И. Ленин­ның 1919 елның 16 апрелендә Идел буе совнархозларына, шул исәптән Казан совнархозына да, җибәргән телеграммасы нигәдер җыентыкка кертелми калган. (Ул телеграммада Көнчыгыш фронт армияләрен тәэ­мин итүгә бәйләнешле таләпләрне һәм заказларны үз вакытында үтәүгә һәм Идел буе, Урал хәрби округларында оештырылучы частьларга ки­рәк кадәр кием-салым булдырырга күрсәтмә бирелгән.)

Җыентыктагы йүп кенә материаллар В. И. Ленинның Казан краен­дагы фронтка якын булган һәм акгвардиячеләрдән азат ителгән район­нарда халык хуҗалыгын торгызу һәм юлга салуда, тылдагы совет халкын фронтка ярдәм итәргә мобилизацияләүдә, промышленность предпри­ятиеләренең туктаусыз һәм мөмкин кадәр күбрәк эшләвен тәэмин итүдә, ягулык мәсьәләсен хәл кылуда һәм халык хуҗалыгында бөлгенлекне бетерү өчен көрәштә бик әһәмиятле күрсәтмәләр биреп, ул күрсәтмәләр­нең үтәлүе белән һәрвакыт кызыксынып торуы турында сөйли. Әйтик, В. И. Ленин инициативасы белән 1918 елның июлендә Паратский зато­нындагы Балтик заводын (суднолар төзүче һәм ремонтлаучы Паратский мастерскойларын да кушып) торгызу турында карар кабул ителә. 1920 елның 2 ноябренда, шулай ук В. И. Ленин җитәкчелегендә, Халык Комиссарлары Советы хәрби киемнәр эшләп чыгаручы Казан кием-са­лым мастерскойлары эшчеләрен бүләкләү мәсьәләсен тикшерә (№ 97).

В. И. Ленинның хәрәкәттәге армияләрне һәм илебезнең промышленность үзәкләрен икмәк һәм авыл хуҗалыгының башка төр продуктлары белән тәэмин итүдә эшчәнлеге турында да җыентыкта күп кенә матери­аллар урнаштырып, аны төзүчеләр яхшы иткәннәр. Шулай да бу мәсьә­ләгә карата 1919 елның 1 июнендә В. И. Ленин тарафыннан Казан губпродкомына җибәрелгән түбәндәге телеграмманың җыентыкка керми калуы кызганыч: «Казань. Губпродком. Вне всякой очереди. Немедленно отправьте весь имеющийся зернофураж в Камышин, продбазе Десягой армии, отправка должно быть произведена в порядке боевых грузов. Через пять дней телеграфируйте мне количество отправленного, дни отправки. Предсовобороны Ленин»2.

Тимер юл транспортын торгызу мәсьәләсе дә В. И. Ленинның игъти­бар үзәгендә торган. Бу эшне юлга салу максаты белән Совет хөкүмәте В. И Ленинның турыдан-туры үз җитәкчелегендә оештырылган, респуб­ликаның Идел буе районнарында урнашкан Запас армияне файдаланыр­га карар кыла. Армиянең төп көчләре, штабы һәм политбүлеге Казанда була.

Оборона Советының 1920 ел 23 январендагы карары нигезендә, Запас армиягә мөмкин кадәр тизрәк Мәскәү — Казан — Екатеринбург тимер юлын сафка бастыру бурычы йөкләтелә. Запас армиянең сугыш­чылары, Казан крае эшчеләре белән берлектә. Совет хөкүмәтенең бу карарын билгеләнгән вакыттан бер ай алдан үтәп чыгалар — Колчак бандалары җимереп киткән (Кама елгасы аша салынган) күперне саф­ка кертәләр һәм 1920 елның 17 февралендә ул күпердән илнең промыш­ленность үзәкләренә икмәк илтүче поездлар үтеп йөри башлый. Менә шул фидакарь хезмәтләре өчен, 1920 елның 13 мартында Оборона Сове­тының махсус карары белән. В. И. Ленинның Мәскәү — Казан тимер юл­чыларына белдергән рәхмәте булса да, ул документ та җыентыкны төзүчеләрнең игътибарыннан читтә калган.

Татарстан нефтен тикшерүдә В. И. Ленинның турыдан-туры катнашуын раслаучы бик кызыклы документларның җыентыкка кертелмәвен дә китапны төзүчеләрнең житешсезлеге дип әйтәсе килә. Әле гражданнар сугышының иң авыр вакытында ук (1919 елның җәендә), В. И. Ленин­ның кушуы буенча, академик И. М. Губкин һәм Бөтенроссия Халык Хуҗалыгы Советы президиумы члены Ф. Ф. Сыромолотов җитәкчеле­гендә Казан губернасы районнарында нефть булу-булмауны тикшерү өчен геологик разведка экспедициясе җибәрелә. Ә 1919 елның 26 авгус­тында экспедиция җитәкчеләре беренче тикшеренүләрнең уңышлы чыгу­ын — Идел-Урал районнарында шактый бай нефть ятмалары булуын әйтеп, В. И. Ленинга Казаннан телеграмма җибәрәләр. Шул ук елның сентябрендә Бөтенроссия Халык Хуҗалыгы Советы президиумында док­лад ясап, И. М. Губкин Идел-Урал районында, аерым алганда Татар­стандагы Сүкәй тирәләрендә, нефть чыгара башлау буенча практик чара­лар тәкъдим итә.

Җыентыктагы бер төркем документлар В. И. Ленинның Татарстан культурасын үстереп җибәрүдә, төрле типтагы уку йортларының һәм партия-совет матбугатының эшен юлга салуда да актив катнашуын күрсәтүгә багышланганнар. Бу уңайдан 1919 елның 11 июнендә Ленин имзасы белән кабул ителгән Совнарком карары аеруча әһәмиятле. Ул карар Казан авыл хуҗалыгы институтына сметадан тыш кредит бирү турында. 1920 елда В. М. Бахметьев белән әңгәмә вакытында В. И. Ленин Казандагы матбугат, полиграфия базасының торышы һәм милли интел­лигенция белән бәйләнеш мәсьәләләрен җентекләп сораша. Шул ук ва­кытта, ул татар әдәбияты классикларының, аерым алганда шагыйрь Габдулла Тукайның, алмашлары бармы дип тә сорый (№ 262, 266, 269 һ. б.).

В. И. Ленин әле революциянең беренче елларында ук Казанда совет тарих фәнен үстерүгә игътибар итә. Аның инициативасы белән Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы тарихын өйрәнү буенча эш башла­на: Казан университетының күренекле галиме В. В. Адоратскийга революция һәм гражданнар сугышы тарихы буенча очерклар язу бурычы йөкләтелә һәм урындагы дәүләт органнарына бу эштә аңа һәр­төрле ярдәм итәргә күрсәтмә бирелә.

Казан краен Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасына әверелдерүгә һәм 1921 елгы ачлык вакытында Татарстан халкы­на бик зур ярдәм күрсәтүгә В. И. Ленинның әйтеп бетергесез зур игътибар итүен чагылдырган материалларны шактый күп туплап, җыентык­ны төзүчеләр бик яхшы иткәннәр.

1918 елда В. И. Ленинның эсэрлар тарафыннан явызларча яралануы бөтен совет халкында, шул исәптән Татарстан хезмәт ияләрендә дә, бик нык ачу тудыра. Эшчеләр, крестьяннар һәм кызылармеецлар бөек Ленинны яралаган өчен дошманнардан үч алырга ант итәләр һәм даһи­ның сәламәтлеге турында сорашып торалар. Ә В. И. Ленинның хәле ях­шырып, ул яңадан эшли башлагач, 1922 елнын 14 Октябренда Казан дары заводы эшчеләре аңа хат язалар: «Сәламәтләнүең уңае белән,— диелгән ул хатта,— сиңа кайнар сәлам җибәрәбез, Россия һәм бөтен­дөнья пролетариаты җитәкчесенең безнең сафларыбызга яңадан кайту­ына без бик шатбыз. Владимир Ильич, синең сәламәтлегең безгә көч, куәт һәм ышаныч бирә...» (№ 219). Җыентыкта моннан тыш, 1922 елда Кокушкино авылы крестьяннарының В. И. Ленинга язган хаты һ. б. материаллар да урнаштырылган. Шулай да җыентыкны төзүчеләр ул елларда милли вакытлы матбугатта В. И. Ленинга мөрәҗәгать итеп язылган материалларны күбрәк файдалансалар, тагын да яхшырак булыр иде шикелле. Әйтик, 1918 елда Үзәк мөселман комиссариатынын Галимҗан Ибраһимов имзасы белән беркетелеп, В. И. Ленин исеменә адресланган һәм «Чулпан» газетасында басылып чыккан телеграммасы­ның (анда сөекле юлбашчыбыз өчен дошманнардан үч алырга ант итү турында сүз бара) җыентыкта булмавы белән бик үк килешәсе килми. Безнеңчә, Татарстанга турыдан-туры карамаган яки инде моңарчы мат­бугатта басылган кайбер материалларны кыскарту хисабына булса да, бу документны җыентыкка урнаштырырга кирәк иде.

Ә менә шәхес культы чорында онытылып торган һәм әдәбиятта аз билгеле булган кешеләр турында биографик белешмәләр бирә торган күп кенә материаллар (К. А. Абдрахманов, В. Б. Халатов, И. Т. Гаврилов, И. И. Межлаук, И. И. Ходоровский, Ш. Н. Ибраһимов, А. П. Шувалова һ. б. турында) урнаштырып, җыентыкны төзүчеләр бик дөрес ит­кәннәр. Дөрес, бу бүлектә дә кайбер җитешсезлекләр сизелеп тора. Мәсәлән, Д. П. Малютин, В. В. Кураев, А. И. Израйлович, Б. И. Гольдберг һәм башкалар турындагы белешмәләр тулы түгел, ә В. П Булич, Н. П. Брюханов һ. б. лар турында бернинди мәгълүмат та бирелмәгән. Безнеңчә, китерелгән документларның исемлеге дә бирелгән булса, җыентык тагын да отышлырак чыккан булыр иде.

Җыентык кайбер фактик кимчелекләрдән дә азат түгел. Мәсәлән, хәрби мөселман шурасының юкка чыгарылу датасы (351 бит) һәм 17 биттәге В. И. Ленин хезмәтеннән алынган цитатаның чыганагы дөрес күрсәтелмәгән. 175 нче документның кабул ителү датасында һәм тек­стында да хата бар һ. б. Бөек юлбашчыбызның Татарстан белән бәйлә­нешен яктыртуга багышланган шушындый мөһим җыентыкның нибары 1300 данә тираж белән генә чыгарылуын да искәртеп китәсе килә. Ихти­мал, киләчәктә аны күбрәк тираж белән чыгару мәсьәләсен алга куярга кирәктер.

Йомгак итеп шуны әйтәсе килә: «В. И. Ленин и Татария» исемле бу җыентыкны дөньяга чыгарып, аны төзүчеләр бик зур, бик кирәкле эш башкарганнар. Алда без күрсәтеп үткән кайбер кимчелекләр аның кыйм­мәтен һич тә киметә алмый. Бу җыентык, бер яктан, фәнни работниклар, пропагандистлар өчен бик яхшы кулланма булып торса, икенче яктан, аны күп санлы укучылар да кызыксынып укыячак. Шул ук вакытта ул Ленинианага кертелгән шактый зур өлеш тә булып тора.

Т. НАСЫЙРОВ, Г. БЕЛЯЛОВ, тарих фәннәре кандидатлары.