Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАЙТУ (хикәя)

 

I

Кайрак кебек шома, тигез асфальт юлны калдырып, ул каен урманына таба борылды. Моннан инде барасы буровойның сәндерәсе дә, андагы верховойның гәүдәсе дә аерым-ачык булып күренә иде. Ахры, бораулаучылар инструмент күтәрәләр — верховой шәмнәрне кабул итәргә менгән.

Мөнәвир, верховойга күренмәскә теләп, юл буендагы яшь каен куакларына табарак сыенды, үзе зур дулкынлану белән кызу-кызу бара бирде, йөрәге аның күкрәк читлеген җимерердәй булып тыпырчына, сулыш алырга ирек бирми, ярсый. «Нәрсә диярләр, үзләренә кире алырлармы?» дигән уй җәфалый иде юлчыны.

Мөнәвир, нәрсәдер белергә тырышкан сыман, тагын вышка башына карап алды, тагын агачларга елыша төште. Назлы каен яфраклары аның битен сыйпап иркәләгәндәй иттеләр, аны бераз тынычландырды­лар. Ул күлмәк изүен чишеп җибәрде, агачтан бер-ике салкынча яфрак өзеп алып, аның белән маңгай тирен сөртеп ташлады. Аннан, юл читен­дәге яңа киселгән агач төбенә күләгәгә утырып тәмәке кабызды да ерак­тагы буровой гөрелтесе белән кушылган кошлар сайравын тыңларга ке­реште. Сигез айдан соң туган җирләргә кайтып, яңадан таныш урманда утыру аңа чиксез ләззәт бирә иде.

Урман, урман! Хуш исле, сайрар кошлы урман, ничек сагындырдың син Мөнәвирне! Үзеңдә булган бар нәрсәне: һәр аяк тавышын, һәр агач шытырдавын, һәр кош сайравын һәм буровой торбасының һәр чыңын бәйнә-бәйнә сөйләп торган яңгыравыклы, беркатлы, гади урман, ничек юксындырдың син улыңны!

Тыңлап карагыз әле, чыннан да гаҗәп соң: шунда ук гөрләп буро­вой эшләп тора, шунда ук, тирә-юньгә әһәмият бирмәстән, агачлардан- агачларга кунып төрле кошлары, сандугачлары сайрый. Мондагы кошлар һич тә буровойны үзләренә комачау итеп карамыйлар — сайрыйсын сайрый бирәләр. Җитмәсә, оя да ясыйлар, бала да чыгаралар. Буровой һәм кошлар ничектер бер-берсен тулыландыралар. Кошлардан башка буровой, буровойдан башка кошлар яши алмастыр кебек.

Мөнәвирнең сынаганы да бар: урманнан вышка күченеп киткәч, кошлар моңсуланып калгандай булалар, ямансу сайрый башлыйлар. Урман эче барабансыз оркестрны хәтерләтә. Көз көне, кошлар җылы якларга очкач, тагын да күңелсез — урман оркестрының бер барабаны — тукра­ны белән буровое гына кала.

Мөнәвир киткәндә көз, урманның әнә шундый күңелсез чагы иде. Тик Мөнәвир туган ягын урман күңелсез булган өчен ташлап китмәде. Юк, ул чагында урманның ямен дә, туган якларның якынлыгын да бе­лерлек дәрәҗәдә түгел иде ул...

...Соңгы уйлар Мөнәвирнең кәефен генә җибәрде. Ул тәмләп тәмәке­сен дә тартып бетерә алмады, төпчеген аяк астына салып изде дә, уры­ныннан авыр гына торып, кыяр-кыймас юлга төште. «Үткәннәрне бәлки гафу итәрләр» дигән өмет бетмәгән иде әле аңарда. Бары шул бердән­бер өмет кисәге генә аны кире кайтырга, бирегә килергә мәҗбүр итте дә.

—Сәләхетдин абзый бәлки читкә типмәс, алыр...

Бораулау мастерының бөтен яхшылыкларын, иткән изгелекләрен хәтерләп,  юл буе шул уйлар белән юанып килде Мөнәвир.

Менә буровой да яп-якын инде, каршыда гына. Бораулаучылар ашыга-ашыга забойга инструмент төшерәләр. Чынлап карасаң, кешеләрен дә танырга була. Әнә, вышка башында верховой Әбүзәр — дус малай. Гәү­дәгә озын булганы өчен Мөнәвир аны үз итеп кенә ирештерә, үрти тор­ган иде: «Нигә сиңа вышка башына менеп йөрергә, үрелсәң болай да җитәсең ич...». Теге юаны — Фәрит, ахры. Әйе, ул. Ярдәмче урынына баскан. Димәк, күтәрелгән егет.

Тукта, бораулаучы кем соң? Зәңгәр шакмаклы күлмәк кигән, тәбә­нәк буйлы бу кеше кем, Зыя түгелме?

Кайчандыр Мөнәвир генә басарга хаклы булган идарә пультына ба­сып, тормоз рычагын тоткан Зыяны күргәч, Мөнәвир үзе дә сизмәстән кашларын җыерды.

—Зыя булып Зыя бораучы? Минем өйрәнчегем?..

Бөтен тәнен биләп алган тирән көнләшү хисе әлегәчә булмаган тәвәккәллек белән Мөнәвирне алга өстерәде.

Шул вакыт культбудка астыннан зур соры эт өреп чыкты һәм, ямь­сез калын тавыш белән амалап, Мөнәвиргә таба килә башлады. Юлчы куркып, барган җиреннән шып туктап калды.

Бу эт Вертлюг иде. Шул — бер вакыт эшкә барганда бораулаучыларның юл буенда яңгыр астыннан тапкан һәм автобуска утыртып вах­тага алып килгән көчекләре.

Мөнәвир киткәндә Вертлюг йодрык кадәр генә иде, хәзер чын овчар­ка, кешене куркытырлык эт булган.

—Вертлюг, әллә үзеңнекеләрне танымыйсыңмы? — диде Мөнәвир, исәнләшкәндәй, эткә таба кулын сузып. Ләкин Вертлюг аны тыңламады, эндәшкән саен усалланды гына.

Эт өргән тавышка культбудкадан бораулау мастеры Сәләхетдин аб­зый чыкты. Ул бөтенләй нефтьчеләргә хас булмаган челтәрле ак майка кигән, ялан баш иде. Чәчен, гадәтенчә, тап-такыр итеп алдырган, мые­гын борын астында бармак башы кадәр генә калдырып кырган.

—Вертлюг! — диде эткә кисәтүле итеп Сәләхетдин абзый һәм, үзенә ялагайланып сыенган овчаркага бармак яный-яный, килүчегә каршы китте.

—Әллә Мөнәвир инде?

Мастер гаҗәпләнгәндәй итенде, туктады. Мөнәвир кабаланып аңа кулын сузды.

— Мин, Сәләхетдин абзый, исәнмесез?

Очрашу, күрешү нәкъ Мөнәвир көткәнчә булды. Сәләхетдин абзый салкын гына, исе китмичә генә кул бирде һәм:

—Кайттыңмы? — дип сорады мәгънәле генә итеп. Мөнәвирне баш- тан-аяк күзе белән капшап чыкканнан соң: — Ишеткән идем, ишеткән идем, — дип өстәде.

Мөнәвирнең йөрәге жу итеп китте: «Барысын да ишеткән икән».

Сәләхетдин абзый, чыннан да, Мөнәвир Гариповның кайтуы турында бораулау конторасында бер атна элек үк ишеткән иде инде. Халык ди­гәнең андый хәбәрне яшен тизлеге белән тарата бит ул. Мөнәвирнең маҗараларын конторада бераз арттырып та сөйләделәр бугай  Имеш, Гарипов моннан киеп киткән күлмәген дә алыштырмаган. Имеш, кайтыр­га да хатыныннан акча соратып алдырган. Сәләхетдин абзый башта бу сүзләргә гайбәт кенә дип караган иде, кичә Мөнәвирнең хатыны Кәүсә­рияне күреп сөйләшкәч, тәмам ышанды. Сүзләр шактый күпертелгән булса да, Мөнәвирнен өс-башын карый алмавы хас икән. Әмма кайту өчен акча сорамаган, сер бирмәгән, ничек итсә иткән, үзе кайтып егылган.

—Үзе чорт с ним, холкы үзгәргәнме соң? — дип, уенын-чынын бергә кушып сорады Сәләхетдин абзый Кәүсәриядән.

—Һаман шул, кире беткән тәкәббер. Урамга да чыкмый, кешеләр белән дә сөйләшми, эш тә эзләми...

— Мөнәвирлеген итә дисең, алайса... Шулай инде, характер трактор түгел, тиз генә төзәтеп булмый. — Карт, үз кызыдай күреп, Кәүсәрия­нең аркасыннан какты: — Борчылма, килен, «кайткан малда бәрәкәт бар».

Моңа кадәр дә Сәләхетдин абзый белән Кәүсәрия очрашканда сөй­ләшә торганнар иде. «Ничек, килен, хат-хәбәре бармы?» — дип башлый иде мастер сүзен.

Мөнәвир турында сорашсалар, Кәүсәрия уңайсызланып кына җавап бирә иде. Мөнәвир башта озак кына хат язмады. Бичара Кәүсәриянең күңелендә ниләр генә булмагандыр дисең.

Мөнәвирдән беренче хат килү белән үк Кәүсәрия Сәләхетдин абзыйларга йөгерде. «Мөиәвирнең хәле мөшкел икән, әллә чакырып языйммы, Сәләхетдин абзый?» — дип, киңәш сорарга килгән.

—Кирәкми, чакырма, үзе кайта ул, үзе! — дип, мастер тәмам Кәүсәрияне ышандырган иде.

Картның әйткәннәре юш килде. Менә хәзер аның алдында күптән көткән «иске дусты» Мөнәвир басып тора.

—Куяннар базарда очрашалар дисең инде, ә? Ничек соң әле болай...

Сәләхетдин абзый сәер генә итеп Мөнәвиргә тагын бер мәртәбә

карап алды.

— Язмыш, Сәләхетдин абзый... — дип пышылдады Мөнәвир.

— Үзең эзләп тапкан язмыш, кем...

Мөнәвиргә шундый читен, шундый авыр. Элек аның өчен үлеп тор­ган Сәләхетдин абзый да аңардан әнә ничек суынган, аңарга әнә нинди кырын күз белән карый. Чит иткәне, кунакны өенә дәшәсе килмәгәне әллә каян ук сизелеп тора. Эте булып эте дә тешләргә генә чамалый, каһәр.

Шулай да Мөнәвир кыстауны көтмәде, мастерга ияреп культбудкага керде, йөзеңне ертып килгәч, кире китеп булмый инде...

Ике бүлмәле вагон эче пөхтә итеп җыештырылган, бизәлгән. Төрле плакатлар, рәсемнәр, диаграммалар... Түр стенада алтын хәрефләр бе­лән язылган Кызыл байрак һәм рамга куелган Мактау грамотасы элен­гән. Иң өстә, стена буена сузылган кызыл комачта «Елына егерме биш мең метр бораулау өчен!» дигән лозунг кычкырып тора. Өстәлдә теле­фон, зур радиоалгыч.

Ишек янындагы кием шкафы башында күзләрен шарландырып симез ала мәче утыра — таныш булмаган керүчене күзәтә.

Кызыл байрак, егерме биш мең метр, Мактау грамоталары. Болар барысы да Мөнәвиргә ничектер ят та, яңа да, гаҗәп тә булып тоелды­лар. Алар әллә ничек Мөнәвирне әрнештерә, үкендерә, көнләштерә иде.

Бригаданың уңышлары турында Бохарада вакытта ук ишеткән иде инде Мөнәвир. Хәтта «Правда» газетасында Сәләхетдин абзыйның рәсемен дә күрде. Менә шунда инде ул тынычлыгын җуйды да...

Культбудканың энәсеннән-җебенә кадәр карап чыккач, Мөнәвир түзмәде, вахта журналына нидер язарга утырган мастерга дәште:

—Бай яшисез.

Сәләхетдин абзый башын күтәрми генә жавап бирде:

—Аллага шөкер, син юк дип тормадык.

Мөнәвир сүзсез калды. Дөрес сүзгә жавап юк. Уңайсызлануын яше­рү өчен тәрәзәгә борылды.

Тышта бораулаучылар соңгы шәмне төшерәләр иде инде. Кара, ничек җәһәт эшлиләр. Мөнәвир күрә дә алмый калды—торбалар җир астына чумып та өлгергәннәр. Байракны тикмәгә генә бирмәгәннәр шул егетләргә. Хәзер булса Мөнәвир дә бригадасының кадерен белер, башым калкытмый эшләр иде,тик алсыннар гына иде.

Шул турыда сүз кузгатмакчы булып, ул яңадан мастерга таба бо­рылды. Ә Сәләхетдин абзый уйлап та бирми — такыр башын кырын сал­ган да яза гына. Нәрсә яза икән журналга шул кадәр? Нигә соң ул дәшми? Ичмаса, нәрсә булса да сорашсын, я булмаса, үткәндәге гаеп­ләре өчен Мөнәвирне авызы туйганчы тиргәсен иде. Барысын да күтәрер иде Мөнәвир, жанына рәхәт, жиңел булып китәр иде...

Мөнәвир берничә мәртәбә: «Мин бригадама кайттым, зинһар алыгыз, Сәләхетдин абзый», — дип әйтмәкче дә булып талпынган иде, тик моңа кыюлыгы житмәде. Сәләхетдин абзый һичшиксез: «Исеңдәме, мин сиңа нәрсә әйттем?» — дип, үз сүзләрен хәтерләтәчәк иде.

Әйе, Мөнәвирнең бүгенгедәй исендә. Китәргә ниятләп гариза тотып кергәч, шушы культбудкада әйтте: «Уйлап эш ит, энем, үкенерсең, кайтсаң яңадан алмам». «Алмасаң, кем сиңа ялына!» Менә шулай дип жавап биргән иде Мөнәвир.

Ул чагында Сәләхетдин абзый башын чайкап: «Бозылса бозыла икән кеше!» — диюдән башка сүз әйтә алмады. Аның Мөнәвиргә бик нык хәтере калган иде.

Чынлыкта, Мөнәвирне кеше иткән дә, аны бозган да Сәләхетдин аб­зый үзе булды.

Тимәштә нефть мәйданы ачылган ел, бораулау эшләре чиксез зур. Бораулаучылар рәттән икешәр вахта торалар: бораулаучы кадрлар җитешми. Эшчеләр табу тәртибе дә шундый: юлда бер атлы колхозчыны күрсәләр, бораулаучылар аның каршысына йөгерәләр, үзләренә яучы­лый башлыйлар: «Әйдә безгә, бездә яхшы, бораулаучы булырсың». Ул кеше: «Мин бит нефть эшен белмим», — дип карышса да, тукталып калмыйлар: «Нефть вышкасын күргәнең бармы? — Бар. Шулай булгач булдырасың!»

Сәләхетдин абзый — карт төлке, Баку нефтьчесе, кадрны алай юл­дан тотып җыймый. Вахтадан бушаган араларда Шөгергә баргалап, промысел операторларына агитация ясап йөри. Имеш, нигә монда сква­жина сагалап ятарга, ни эше, ни ашы. Әйдәгез безгә буровойга, кесә тутырып акча эшләрсез.

Сәләхетдин абзый Мөнәвирне шуннан, Шөгер промыселыннан ияртеп кайткан иде. Мөнәвир бригадага буровой эшчесе булып керде. Ләкин күрә: алтын таулары вәгъдә иткән мастер аңа акчаны санап кына бирә. «Минем үз эшем лутчы иде», — ди Мөнәвир. Эшчесез калудан курыккан мастер егетне акчалырак эшкә — верховой итеп күтәрә.

Гайбәтенә кереп булмый, Мөнәвир — тырыш, уңган егет, нәрсәгә тотынса, шуны эшли. Шуңа күрә дә контордан Мөнәвир Гариповны бо­раучы ярдәмчесе итеп билгелиләр һәм икенче бригадага күчерәләр.

—Кеше өчен табып кайттыммы мин аны? — дип, эшчесен алуга бик ачуланып йөри Сәләхетдин абзый. Күп тә үтми, Мөнәвир янына килә:

—Нәрсә син безне ташладың. Сәләхетдин абзыеңда яхшырак урын булмас дип белдеңме әллә?

Мөнәвир үз кадерен үзе белә торганнардан була күрәсең, бораучы булып янадан Сәләхетдин абзый бригадасына күчә.

Үсенеп киткән Мөнәвирнең борыны яхшы ук күтәрелә. Гарипов иптәшләрен санга сукмый башлый. Аның чуар күңеле кайсы буровойда яхшы, кайда күбрәк түлиләр — шунда омтыла.

Ул елны Сәләхетднн абзый бригадасы бораулый торган мәйдан гаять көйсез булып чыкты. Бораулаучылар биш-алты йөз метр әйбәт кенә бо­раулап баралар да көтелмәгән җир асты куышлыгына юлыгалар. Бо­раулый торган су каядыр упкынга кереп югала. Куышлыкны томалап кырык-илле метр борауларга да өлгермиләр, тагын упкын, тагын су йотылу.

Башка чакта Сәләхетдин абзый дип кенә торган Мөнәвир сукрана башлый:

—Менә, авыртмас башка тимер таяк! Каян килеп эләктем мин бу эбер-чеберләр арасына! Монда эшләсәң, ыштансыз калырсың, билләһи! Китәм!

Мастерның да, бораулаучыларның да Мөнәвирне бригададан җибәрәселәре килмәде. Ни әйтсәң дә, Гариповның тәҗрибәсе зур, авыр хәлдән чыгарга ярдәм итә ала торган кеше.

Акча шаукымы тигән Мөнәвир бригададан китте. Мастерның фатыйхасыннан, иптәшләренең ризалыгыннан башка китте — буровой эшчесез, ятим калгандай утырып калды. Сәләхетдин абзыйның соңгы мәртәбә өзгәләнеп әйткән «Уйлап эш ит, энем, үкенерсең, әмма соң булыр, кайтсаң яңадан алмам» сүзе Мөнәвиргә хәтта көлке генә булып тоелды. Чөнки, үзенең әйтүенчә, аны теләсә кайда күтәреп алачаклар, кулына меңәрләгән сум акча тоттырачаклар иде.

Мөнәвир киткәч, Сәләхетдин абзый әллә никадәр исенә килә алмый­ча, башын чайкап торды:

—Бозылса да бозыла икән кеше!

Сәләхетдин абзыйның Мөнәвиргә карата булган үпкәсе әллә ай буе­на барды тагын. Тик бераздан соң, йөрәк әрнүе басыла төшкәч кенә Мөнәвирне бозуда үзе гаепле икәнен төшенде. Картны күтәрә алмаслык вөҗдан газабы басты.

— Яшь баланы кәнфит ашатып бозгандай боздым шул. Башкалар сүзенә колак салмадым... — дип сөйләнә иде ул бораулаучылары янында. Бу Сәләхетдин абзыйның алар алдында үзенчә гафу үтенүе иде инде.

—Кайтса, кире алыр идеңме, Сәләхетдин абзый? — дип сорыйлар иде бораулаучылар, кызыксынып.

—Алыр идем. Гаебемне төзәтер идем, яңа баштан тәрбияләр идем мин ул каһәр сукканны, — дип йодрыкларын йомарлап куя иде мастер.

Ниһаять, теләге кабул булды: Мөнәвир кайтып төште. Сәләхетдин абзый нишләргә белми аптырап калды.

II

Сәләхетдин абзый бригадасыннан киткәч, аны башка бригадалар кабул итмәделәр.

—Һәй, алмасагыз, ул кадәр шаккатканым юк әле, сездә генәмени эш! — диде дә, контора белән исәп-хисапны өзеп, гаиләсе белән дә киңә­шеп тормыйча, күзе караган якка сәфәр чыгып китте Мөнәвир.

Башта ул Куйбышев бораулаучыларына кагылды. Бораулау конторасына кереп, үзенең тышы белән үк нефтьченеке икәнен белдереп торган хезмәт кенәгәсен күрсәтте. Карчыга борыны кебек озын кылыч борынлы кадрлар бүлеге начальнигы кенәгәне ничектер җирәнеп кенә ачканнан соң болай диде:

— Ә документыгыз?

— Документ күрсәтәм!—диде Мөнәвир ирәебрәк.

Теге кеше күзлеген маңгаена күтәреп куйды да кылыч борынын юга­ры чөеп сорады:

—Диплом, аттестат кебегрәк нәрсәгез дим?

Мөнәвирнең моңа ачуы чыкты, нәрсә дип әйтергә белмичә, иреннәрен мимылдатып торды да, начальникның кулыннан кенәгәне тартып алып, чыгып китте.

Ачуы да килерлек иде шул. Ике ел эшләде, верховой булды, бораулаучы ярдәмчесе булды, бораучы булды — моңа кадәр беркем дә аннан аттестат та, диплом да сорамады. Ул турыда хәтта телгә алучы да булмады.

Мөнәвнр Башкортстанга китте. Туймазы шәһәрендә, бораулау контораларының берсендә исә үзенең сораулары белән бер башкорт аның теңкәсенә тиеп бетте:

—Нәмә дип эшеңде ташланың, эшеңдән нәмә дип сыктың, үзеңдекеләр ярамый инемени?

Мөнәвирнең мин-минлеге, тәкәбберлеге ул кадәр төпченүләрне күтәрә алмады:

—Анысы инде, абзый, безнең эш, китер кенәгәне! — диде дә кенәгә­сен алып икенче конторага юнәлде.

—«Нәмә сыктың?» — дип сакауланган була тагын, үләрсең кыланышына!

Эченнән юл буе сүгенеп, төкеренеп барды Мөнәвнр һәм шул ачулы хәлендә икенче бер контораның ишеген барып тартты.

— Сабыр итегез, егет, күрәсез, кешеләр, — дип, мөлаем генә бер хатын Мөнәвирне кире борды.

Мөнәвнр ишек төбенә баскан хәлдә чират көтеп тора һәм уйлана: «Монда безнең контора түгел икән...»

«Татбурнефть» трестында бит аны теләсә нинди мәсьәлә белән, те­ләсә кайчан чиратсыз кертәләр иде. Ишектән башыңны гына күрсәтү кирәк: «Ә-ә, Гарипов, әйдә! Сез, кем, бераз сабыр итегез, кешенең вах­тага барасы бар». Касса янына акча алырга килсә дә, бөтенесе юл биреп тора: «Читкәрәк китегез, башта эре акчаларны җибәрик».

Биредә ишек төбендә ярты сәгатьләр басып торгач кына кабул ит­теләр.

Чибәр хатын кенәгәгә күз төшерү белән әйтте: «Ай-яй, эш алыштырырга яратасыз икән үзегез! Риза булсаң, бораучы ярдәмчесе итеп алабыз».

—Нәрсә сез, көләсезме әллә? Мин бит бораучы булып эшләдем!

— Эшләвен эшләгәнсез дә, ләкин... кем ничек эшләми!

Бу сүзләрдән соң инде Мөнәвнр ничек чыгып киткәнен дә, кая барганын да хәтерләмәде. Ул ниндидер юл белән вокзалга килеп чыккан иде. Нишләргә? Промыселга, Шөгергә кире кайтыргамы? Юк, анда инде аны алмаслар. Яңадан әлеге ханым янына барып, ризалашыргамы? Бул­мый, түбәнгә тәгәрәү. Урта Азиягә юл тотаргамы?

Мөнәвирнең Бохарада бораулаучылар алалар икән дип ишеткәне бар иде. Шунда китәргә карар итте. Тик анда да Куйбышевтагы, Баш- кортстандагы кебек каршы алсалар, ул нишләр, тагын кая барыр?

Поездга утыргач та, төрле ямьсез уйларга бирелеп, ут йотып барды Мөнәвнр. Ераграк киткәч, километрлар саны арткан саен йөрәгенең дә сызлавы көчәя барды. Ә поезд туган җирләрен артка калдырып, көн-төн туктамый чаба гына. Гүя бу җәһәннәм машинасы аны мәҗбүри алып китә, каядыр җир читенә илтеп олактыру өчен ашыга —Мөнәвирдә шун­дый тәэсир.

Юл буена диярлек аның эче пошты, бик кыйммәтле әйберен югалт­кан кебек йөрәге әрнеде. Ул кемнәрнедер үзе дә белми юксынды, сагынды...

Инде вагон тәрәзәсеннән ят, ләкин гаҗәп матур бакчалар, гомер таныш булмаган яшел үзәннәр, биек-биек агачлар күренә башлагач, Мөнәвирнең күңеле күтәрелеп китте, авыр тойгылары таралды. Тышта чын гүзәллеге белән Азия кояшы балкый иде. Гаҗәпләнмәслек тә түгел: әле берничә көн генә элек салкын җилләр исә, вак яңгыр сибәли иде. Керза итекләрдә туган якның лае да кибәргә өлгермәде — ул инде кояш­лы Азиядә.

Хәзер инде Мөнәвирнең күңелен яңа, берсеннән-берсе тәмлерәк хис­ләр кытыклый башлады. Имеш, ул мондагылар өчен бик кирәкле кеше булып чыгачак, аны монда күтәреп алачаклар. Ул атаклы бораучы бу­лыр, даны шушыннан бөтен илгә таралыр. Исән булса, акчаны да көрәп алыр. Сәләхетдин абзыйны да, белеш-танышларын, хатынын да шакка­тырыр әле ул.

Бохара вокзалына ул шундый хыяллар белән төште. Үткән-барганнан бораулау конторасын сорашырга кереште. Сәгатьләр буена йөрсә дә, беркем дә андый контораның барлыгын әйтеп бирә алмады. Ахырда, шәһәр советына кереп сорарга мәҗбүр булды Мөнәвир.

—Ай-вай, бала!—дип, тел шартлатып, Мөнәвирне кызганып баш селектеләр шәһәр советындагылар.

Бораулау конторасы дигәннәре моннан йөз чакрым ераклыктагы да­лада икән. Нишлисең, башыңа төшкәч, барасың. Мөнәвир бер үзбәк кар­тын яллап, ишәккә атланып далага чыгып китте. Чүлдә кызу кояш ас­тында өч тәүлек барды, ниһаять, янып-пешеп килеп җитте. Контораны эзләп бер киез чатыр эченә килеп керде.

— Исәнмесез?

—Вәгаләйкем әссәлам, мосафир, түрдән узың, чайдан авыз итең,— диде аңа түр башында, киез өстендә аяк бөкләп утырган әкә.

Аларның искиткеч кунакчыллыгы, ачык йөзлелеге Мөнәвиргә ошап китте. Бик сусаган чагы иде, бер дә кыстатып тормыйча, чәй эчте, аннан татарчалап-русчалап үзенең ни өчен килүен сөйләп бирде.

—Хуп, мәйле! — дип сикереп торды әкә һәм кулына Мөнәвирнең әлеге дә баягы майланып, читләре бөрешеп беткән хезмәт кенәгәсен ал­ды. Әкә дип дәшкән кеше үзе бораулау конторасының директоры бу­лып чыкмасынмы!

—Без сине участок начальнигы итеп куябыз, хупмы? — диде дирек­тор, кенәгәне саклык белән карап чыкканнан соң.

Моны ишеткәч, Мөнәвир көлеп җибәргәнен шәйләми дә калды. «Начальник! Мөнәвир — начальник! Җиде класс белеме дә булмаган Мөнәвирне начальник ясамакчы булалар. Бар икән башның кадерле чаклары!»

Бераз аңгы-миңге килеп утыргач:

—Мин бит бораулаучы, бораулый беләм, әмма... — дип, хәлен аңла­тырга да маташып караган иде Мөнәвир, тик әкә аңа сөйләп бетерергә ирек бирмәде:

—Бораулый белгәч, начальник була беләсең дә беләсең! Хуп, мәйле, язып куйдым, иртәгәдән эшкә!

Мөнәвирнең язмышка буйсынмый чарасы да юк иде. Акча тотылып беткән, шулай булгач, кая да булса бүтән җиргә китү турында уйларга да урын калмый.

«Әйдә, — диде ул эченнән генә. — мәйле икән, мәйле, начальник булып карыйк, соңыннан күз күрер...»

«Күз күрер» дигәне инде биредә, кайчан да булса урын табып, бо­раучы булып керү иде. Ләкин килүенә ике-өч ай үтте, конторада андый урын бушамады.

Югыйсә Мөнәвир өчен участок начальнигының эше дә зарланырлык авыр түгел иде инде. Станциядән буровойларга торбалар, җиһазлар кай­тарта, машиналарга гына утырып йөри. Исәп-хисап, язу-сызу кебек эшләрне башкаруда аңа инженерлар, хисапчылар ярдәм итеп тора, йөрәккә ятмагач, күңелең тыныч булмагач — эшең эш түгел инде.

Ничаклы гына тырышып хезмәт итмәсен, аңа ничектер биредәге кешеләр ышанычсыз карыйлар, үз итмиләр, килмешәк дип әйтәләр төсле тоелды. Директор әкәнең кич саен диярлек үзенә чәйгә чакыруы да, бо­раулаучыларның иптәш начальник дип эндәшүләре дә барысы да ясалма. Мөнәвнрне сынау өчен генә эшләнә кебек. Шуңа күрә дә Мөнәвир әкә янына керми, бораулаучыларның күзенә артык чалынмый башлады.

Килгәннең беренче атналарында Мөнәвир «дала клубы» дип аталган күршедәге зур чатырга кереп йөри, кино-мазар карый иде, хәзер алардан да бизде.    

Далага яз килде. Урта Азия табигате купшы кунак кызыдай көяз­ләнде, матурланды. Апрель башларында ук инде күз күреме җитмәс җирләрне җете кызыл тюльпан, алланып торган кыргый мәк чәчәкләре каплады, һәркайда кошлар сайраша. Озын койрыкларын җилбердәтеп кушаяклар, җитез йомраннар чабыша, ояларыннан башларын тыгып, бер-берсен үртәшкәндәй суырлар сызгырына. Җансызга җан кертә, рухсызга рух бирә торган гүзәл яз иде бу.

Яз даланы җанландырды, ләкин Мөнәвирнең күңелен күтәрә алма­ды. Мөнәвир зарыгып көткән бораучы урыны һаман бушамады. Кеше­ләренә исең китәр, буровойга ябышып яталар, берсе дә эшен ташлап китәргә исәпләми.

Мөнәвирнең ачуы да килә башлады. Әкәне күргән саен тинтерәтеп бетерде: «Миңа кайчан үз эшемне бирәсез инде?»

Башта бу эшеңдә үзеңне күрсәт әле, — ди Юлдаш әкә, көлә генә.

Эх, үзен бу эштә күрсәтә алырмы микән Мөнәвир? Бер дә генә дә ошамый бит аңа бу эш!

Мөнәвир кебек күңеле китек кеше өчен далада язгы төннәр ямансу була. Бүген дә ул эштән соң беркая чыкмады, чатыр эченә кереп, аның брезент ишеген чак кына күтәреп куйды да алсу офыкка карап уйланып ятты.

Күршедә күңел ачалар. Клубның җир идәне дер селкенеп тора. Шая­ру, көлү тавышлары, төрле милләт көйләре ишетелә.

—Шулай да Татарстандагы кебек түгел инде,—дип үртәлеп куйды Мөнәвир. — Безнең Әбүзәр тальянын тартып җибәрсә...

Кәүсәриядән хат алган иде. Исәнме, качкыным, дигән... Сагынам, дигән. Илгизәр дә үсте инде, тәрәзәгә капланып: «Әти, кайт!» дип кыч­кыра дигән. Сәләхетдин абзыйлар икенче скважинаны башлаганнар, алдынгылык алар кулында икән. Мөнәвир соң монда килеп ни майтар­ды? Йөри шунда, кеше булмаганнан начальник исеме күтәреп!

Мөнәвирнең төннәре гел әнә шундый кичерешләр белән үтә иде. Кү­зен йомса да, бригадасындагы иптәшләре, хатыны, баласы килеп баса. Бигрәк тә Илгизәре күз алдыннан китми. Туптай тәгәрәп әтисенең итә­генә менә, шаяра. Колак төбендә дә аның тавышы: «Әти, кайт! Әти, кайт!»

Мөнәвирнең күңеле әкренләп туган якларына күчте. Аны бары принцип дигән нәрсә генә тота иде инде хәзер. «Кайтмам» дип китте ич. Нигә бер дә уйламый әйтте икән? Нигә иптәшләрен, Сәләхетдин абзый­ны, хатынын тыңламады икән? Каһәр суккан тәкәбберлеге булмаса, шушы минутта ук кайтып китәр иде...

Эшеннән, тормышыннан зарланып язган хатына җавап алды. Кире чакырмаслармы дип өмет иткән иде Мөнәвир. Юк, чакырырга исәплә­миләр. «Гелән җил куып йөрү булмасын. Кайтсаң да үз эшеңне таба алмассың», — дип язган Кәүсәрия.

—Чакырмасалар чакырмаслар, кайтам, — дип фикер йөртте Мөнәвир.

— Мин иптәшләремне, Сәләхетдин абзыйны, хатынымны бәхиллә­тергә тиеш. Минем эшемме соң начальник булу, торбалар санап йөрү?

Уйлап-нитеп тормый гына күңеленә килгән бер халык мәкален дә үзенә яраклаштырып куйды Мөнәвир: «Чит җирләрдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул».

Китәргә төрле сәбәпләр эзләп, гомердә кыланмаган гадәтләр дә уй­лап тапты — тимер юл станциясенә торбалар алырга баргач, буфетка кереп аракы эчә торган булып китте.

—Ай-вай, бу баланың яман гадәте дә бар икән, мәс булып йөри!— дип исе китте әкәнең.

Бораулаучылар да: «Моны Татарстаннан эчкәне өчен куганнар икән», — дигән нәтиҗәгә килделәр.

Бер көнне Мөнәвир буровойга лаякыл исереп кайтты. Кесәсеннән Сәләхетднн абзыйның рәсеме төшкән «Правда» газетасын чыгарып, аны бораулаучылар алдында селки-селки сөйләнә башлады:

—Күрәсезме, кемнең рәсеме? Бөек кеше ул Сәләхетдин абзый, ке­шенең көзгесе, әүлия! Минем монда килеп харап буласыны сигез ай элек үк әйтте. Мин тиле ышанмадым, бәхет эзләргә киттем, шундый ал­тын кешене ташлап киттем. Хәзер төшендем, әмма ләкин соң. Мин Сәләхетдин абзый янына китәм. Аңардан гафу үтенергә кайтып китәм һәм вәссәлам!

Иртәгесен Мөнәвир гариза язып директор янына керде.

—Хуп, мәйле, — диде әкә, гаризаны укып караганнан соң. — Хәерле сәфәр! Игелексез кеше икәнсең...

Директор Мөнәвирне ничек алган булса, эшеннән дә шулай бик җи­ңел генә чыгарып җибәрде.

Менә күрәсез, Мөнәвир инде әкә янында түгел, ә абзый янында уты­ра. Шул ук күпне күргән хезмәт кенәгәсен тотып Сәләхетдин абзый янында утыра.

—Үткәннәрне онытыгыз, Сәләхетдин абзый, гафу итегез, гаебемне тирем белән юармын, аңлыйсызмы? — ди ул.

—Миндә эш тормас... Коллектив гафу итәрме соң?

Сәләхетдин абзый урыныннан торып ишекле-түрле әйләнеп килде дә, яңадан урынына барып утырды. Күрәсең, үткәндәгеләрне ул Мөнәвирдән дә ныграк кичерә иде.

Икесе дә бер авыз сүзсез утырдылар.

—Әй, егетләр... — дип мастер көрсенеп алды һәм культбудкадан чыгып китте. Мөнәвир тәрәзә аша аның буровойга таба алпан-тилпән генә атлавын күзәтеп торды.

Сәләхетдин абзый кулы белән ымлап югарыдан верховойны чакырып төшерде, эшне туктатып торырга кушты. Бораулаучылар аяк өсте генә Сәләхетдин абзый белән нәрсәдер бик кызып-кызып сөйләштеләр, бераз кычкырышып алдылар. Мөнәвир тәрәзә аркылы кайсыныңдыр «кирәк­ми» дигән сүзен дә ишетеп калды төсле. Шуннан соң Сәләхетдин абзый тагын кемнедер үгетләде кебек, бармаклары белән культбудка янына таба төртә-төртә Мөнәвирне күрсәтте.

Мастер биш-алты адым китте дә янә буровойга әйләнеп килде. Бу юлы инде алар тыныч кына сөйләштеләр.

Аларның хәрәкәтләреннән Мөнәвир үзенә хөкем ясаганнарын аңла­ды. Ул, тәрәзә яңагына поскан хәлдә, аларның гадел карарын көтте.

Ниһаять, башын, муенын кулъяулыгы белән сөртә-сөртә Сәләхетдин абзый культбудкага керде.

—Эшне дә, тормышны да яңадан башларга туры килер, энем,— диде ул, Мөнәвир янына утырып. — Буровой эшчесе итеп алырга бул­дык. Риза булмыйсың икән, әнә, үзең чыгып сөйләш..

—Рәхмәт, туганнар, мин риза, бик риза! —диде Мөнәвир. Шатлыктан аның күңеле тулган иде.

— Я, я, син ир бул! — диде Сәләхетдин абзый Мөнәвирнең күз яшьләрен күргәч. — Яз гаризаңны. Мә каләм, мә кәгазь!

Мөнәвир берсүзсез каләмне тотып алдындагы кәгазьгә иелде. Күз яшьләре таммасын өчен керфекләрен кысты.