Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДЕЛЛЕК ҺӘМ МӘХӘББӘТ ПОЭЗИЯСЕ

(“Дастан Бабахан" әсәренә 550 ел тулу уңае белән)

Бөтендөнья әдәбиятында атаклы булган Шекспир, Шиллер, Пушкин, Толстой, Фирдәүси, Низами, Нәвои, шулай ук бүтән әдип һәм шагыйрь­ләр үзләренең үлемсез әсәрләрендә гаделлеккә һәм эчкерсез мәхәббәткә чиксез зур урын биргәннәр. Аларның бу мәсьәләләрне үз вакытла­рында күтәреп чыгулары хаксызлыкка, эксплуатациягә каршы, ке­шенең иң гүзәл сыйфаты булган мә­хәббәтне акча, дәрәҗә, байлык һәм власть өчен корал итеп куллануга каршы кискен протестның бер күре­неше иде.

Моннан 550 еллар элек Сайяди псевдонимлы шагыйрь тарафыннан лиро-эпик һәм трагик жанрда языл­ган «Дастан Бабахан» исемле әсәр дә шул ук гаделлек һәм саф мәхәб­бәтне яклап язылган әдәби мирас.

Әсәрнең сюжеты бик борынгы за­маннарда туган һәм төрки халыкларына гына түгел, гомумән Көнчы­гыш халыкларына да билгеле булган Таһир белән Зөһрә арасындагы мәхәббәтне гәүдәләндерүгә багышланган. Көнчыгыш халыкларында бу сюжетка язылган һәм Таһир-Зөһрә конфликтын төрлечә чишелештә күрсәткән әсәрләр дә бар. Мәсәлән, азербайҗаннарда чыккан «Таһир- Зөһрә» әсәрендә Таһир һәм Зөһрә исән чакларында ук үзара кушылып, бәхетле гомер итәләр.

Ә төркмән шагыйре Молланепесның (18101861) «Зөһрә-Таһир» романында алар башта үтереләләр, аннары бер изге кешенең догасы бе­лән яңадан тереләләр. Сайяди ва­риантында исә аларның җаннары гына бергә кушыла. Сайядига нис­бәтен бирелә торган «Таһир-Зөһрә»нең берничә варианты бар. Шул ва­риантларның берсе — «Дастан Ба­бахан» дигәне XVIII йөз ахырла­рында Биби Ганбәр мелла Йосыф кызы исемле шагыйрә тарафыннан Куян авылында күчерелеп алынган. Ләкин бу кулъязма, ул чорда та­тарча китаплар басу эше юлга салынмаганлыктан, дөньяга чыга ал­маган. 1870 елларда Күшәр авылы­ның Әхмәт Уразаев-Курмаши дигән кеше, «Таһир-3өһрә»нең төрекчә ва­риантыннан файдаланып, үзенең «Таһир-Зөһрә» исемле әсәрен яза. Аннары ул әсәр күп тапкырлар ба­сылып, халык арасына таралып китә. Курмаши каләме белән эшкәр­телгән «Таһир-Зөһрә» бу сюжетка язылган әсәрләрнең бер варианты булса да, ул Сайяд углы Кылыч ка­ләме белән язылган «Дастан Баба хан»нан бик нык аерыла. Бу аерым­лык әсәрнең төзелешендә дә, эчтә­лек һәм вакыйгаларның үстереле­шендә дә бик ачык күренә.

Курмаши әсәрендә дә, ул файда­ланган Истамбул нөсхәсендә дә ханның һәм вәзирнең исемнәре юк. Авторның үзенең исеме, шулай ук баласы юклыгы турында да бер сүз дә әйтелми, бәлки: «Төрле хәбәр­ләрне сөйләүчеләр сөйлиләр ки...» — генә диелә.

Хан һәм вәзир, балалары булсыр өчен, бик күп изгеләргә сәдакалар — меңәр-меңәр алтыннар өлә­шәләр. Ниһаять, бакчада боларга бер изге кеше очрый. Үзләре әйтмәсәләр дә, ул боларның хан белән вәзир икәнлекләрен, балалары юк­лыкка кайгырып йөрүләрен белә. Аларга бер алма биреп, шуны икегә бүлеп ашарга (балалары булсын өчен) куша, ләкин балалары тугач, аларны бер-берсеннән аермаска ки­рәклеге турында әйтә. Аерсалар, зур фаҗигаләр туачагын да искәртә. Хан, моңа да мең алтын бирим дип, кесәсенә кулын сузганчы, әлеге «из­ге» кеше юк була.

Курмаши әсәрендә Таһир чиксез көчле итеп сурәтләнә, ул ханның меңнәрчә гаскәрен кыра, тик Зөһрә кушкач кына хан гаскәрләренә би­релә.

«Дастан»да исә бала өчен акча түләүләр юк. Анда ханның Баһир исемле вәзире бала сорап ходайга ялвара да, шунда ук йокыга китә; төшендә һәр икесенең балалары бу­ласын күрә; ханга барып бу сөенеч­ле хәбәрне сөйли; хан шунда аңа ба­лаларны бер-берсеннән мәңге аер­маска сүз бирә, ә вәзир, моңа ышанмаса да, ханга каршы килми. Таһир да бу әсәрдә алай чиктән тыш көч­ле түгел, һәм ул хан гаскәрләре бе­лән сугышмый да.

Курмашида хан үзенең вәгъдәсен­дә торырга тели һәм Зөһрәне Та­һирга бирү өчен туй әзерлекләре күрә башлый, ә ханның хатыны мо­ңа каршы төшә: дистәләрчә шаһза­дәләр сорап торганда, кызын вәзир улына бирергә теләми, моңа аның горурлыгы ирек бирми. Ханны болай гына күндерә алмагач, төрле сихерчеләр китереп, ханны сихерлә­теп Таһирдан күңелен кайтара.

«Дастан»да исә Зөһрәнең анасы Таһир ягында тора, «кызың сөйгәч, син дә сөяргә тиеш» дип, ханны үгетли. Димәк, монда ханның ха­тыны— чын һәм шәфкатьле ана. Зөһрәне Таһирдан аеруга ачык со­циаль мотивлар сәбәп була. Бердән, хан үзен ак сөяк, югары раса, ә вә­зирне һәм аның улы Таһирны кара сөяк, түбән раса дип карый. Икен­чедән, әгәр кызын вәзир улына бир­сә, олы хан — каан  алдында дәрә­җәсе төшүдән курка, шуңа күрә Зөһрә тугач та, Таһир тумас борын ук, вәзирнең ир баласы булса, вәгъ­дәсен бозарга карар бирә.

Үз-үзидин әйтер: шаһ ирермән ,

Бу татар илигә хан ирермән.

Вәзирем Баһир ирде кара углы.

Ки бу Таһир ирер һәм аның углы.

Рәва ирмәс, вәзире берлә ханы

Кода булса, мәламәт тартса  җаны.

Килер башымга йөз төрлүк мәламәт,

Ки хакан илидин тартгым әһанәт.

Ул йөзләрдә Идел — Кама ти­рәләрен яулап алып, шунда хан итеп куелган кешеләр үзләрен Чың­гыз нәселеннән килгән ак сөяк, юга­ры раса саныйлар, әмма бу «юга­ры раса» кешеләр аз була, һәм тиз арада алар җирле төрки халыклары тәэсирендә калалар, җирле халык әкренләп властька килә. Таһирның атасы Баһирның Бабаханга вәзир булуы, ә Бабаханның аңа һаман да кара сөяк, түбән раса итеп каравы әсәрдә бик ачык чагыла.

Классик әдәбиятта бик күп бәхет­сезлек һәм конфликтларга сәбәп итеп күрсәтелгән менә шул каста аермасы Таһир белән Зөһрә арасын­дагы саф һәм керсез мәхәббәтнең бәхетсезлек һәм һәлакәт белән тә­мамлануына сәбәп була.

Бабаханның кызы Зөһрә, вәзир Баһирның улы Таһир чиксез саф күңелле һәм бер-берсен чын күңел­дән сөйгән, бер чакта да бер-берсенә хыянәт итмәүче гашыйклар итеп су­рәтләнәләр. Бабахан Таһирны эзәр­лекли, аны сандыкка салып, суга агызып җибәрә. Ул Бәгьдад пат­шасы сараена барып чыга. Бәгьдад патшасының кызы Маһым аңа га­шыйк була. Җанын саклау өчен, Таһир аңа өйләнә, әмма аның ире булмый: бер урынга ятсалар да, арага кылычын куеп ята. Ә Зөһрә­дән хәбәр алу белән, коры сахралар, биек ташлы таулар аркылы, төрле куркыныч һәм юлбасарларга очрый- очрый, үзенең Зөһрәсе янына кайта.

Зөһрә дә шулай ук: ул да, Таһир агызып җибәрелү белән, дөнья кызыкларын ташлый, ниһаять, Таһир­ны эзләргә кеше җибәрә. Тик Таһир әйләнеп кайткач кына тагын җанланып китә.

Әсәрдән күренгәнчә, Таһирны як­лап илдәге бөтен халык күтәрелә. Халык җыелып Бабаханга килә. Ни теләсәң шуны: бөтен байлыгыбызны, алтыннарыбызны ал, әмма Таһирны исән калдыр, диләр. Әмма деспот хан халыкның бу үтенечен кире ка­га, Таһирның башын кистерә. Әгәр халыкның бу соравын үтәсәм, ул башка таләпләр дә куя башлар, дип курка Бабахан. Ләкин бу җинаять ханга кыйбатка төшә: ул үзенең бердәнбер кызын — Зөһрәсен югал­та. Зөһрә Таһир кабере өстендә үз- үзен үтерә.

Шагыйрь монда да мәхәббәтнең үлемнән көчле икәнен әйтә. Таһир һәм Зөһрә үлгәч тә бу ике гашыйк каберләре өстенә үскән гөлләр, чә­чәкләр һәм аларга кунып сайраган кошлар аркылы, алар арасындагы мәхәббәтнең дәвам итүен аеруча матур һәм көчле итеп сурәтли.

Әсәрдә геройларның исемнәре оч­раклы сайланмаган, бәлки символлаштырып алынган. Мәсәлән, Та­һир — пакь, саф кеше дигән сүз. Зөһрә безнең халык арасында шигъри хисләрне иң күп уята тор­ган Зөһрә йолдыз исеме. Әсәрдә Ба­бахан кызына бу исемне халык үзе җыелып биргәне әйтелә, һәм Зөһрә үзе дә, халыкка, ярлы һәм мескен­нәргә ярдәмче итеп сурәтләнә. Та­һирның анасы Шаһ Хубан дип йөр­телә (матурлык патшасы дигән сүз). Бәгъдад патшасы Гадел шаһ, ә кызы — «Маһым» дип исемләнә (Маһ ай).

Әсәрнең теле чуар. Монда борын­гы төрки сүзләр дә, гарәп һәм фар­сы сүзләре дә күп. Ләкин бу чуар­лык безне гаҗәпләндермәскә тиеш. Ул хәл безнең XVI йөз шагыйре Мөхәммәдъяр, XVII, XVIII, XIX йөз шагыйрьләре Мәүлә Колый, Утыз Имәни һ. б. да бар. «Дастан»ның теле Мөхәммәдьяр теленә бик якын. Әмма ул төрекчәдән дә, үзбәкчәдән дә аерыла.

Һәрбер әдәби әсәрнең билгеле та­рихи җирлеге бар. Без әсәрне, анда­гы ситуацияләрне, беренче карашта әһәмияте аз булган детальләрне дә игътибар белән күзәткәч, аның та­рихи җирлеге — XIII — XIV йөзләр­дә Идел — Кама тирәсендә яшәгән һәм хәзерге татарларның бабалары булган болгарлар һәм бүтән төрки халыклары иле икәнен күрәбез. Ул йөзләрдә бу ил үзәге Кара-Корым- да булган Чыңгыз империясенең бер өлеше саналган. Шуңа күрә көчле һәм күп гаскәрле Бабаханның Таһир-Зөһрә мөнәсәбәте мәсьәләсев чишкәндә дә, югарыда күрелгәнчә, өлкән хан (каан) сараендагы фикер белән хисаплашуы очраклы түгел.

«Таһир-Зөһрә» темасына язылган әсәрләр төрки телендә сөйләшүче халыкларның һәммәсендә диярлек бар. Аларның барысында да сүз та­тар иле һәм татар халкы турында бара. Хәтта XIX йөздә шушы тема­га зур роман язган төркмән ша­гыйре Молланепес та Бабаханны та­тар ханы, Таһирны татар дип атый. Тик Молланепес әсәренә сүз башы язган Аман Кекилов иптәш кенә аны 1799—1834 еллардагы Иран шаһы Фәтх Алинең әдәби образы дип уйлый.

Әсәрдә Бәгъдадка мөнәсәбәтнең дә зур әһәмияте бар. Мәгълүм ки, Бәгъдад белән Идел — Кама буйла­рында яшәүче халыклар арасында бәйләнеш X йөзләрдә үк башланып китә, һәм бу бәйләнеш сугышлар, басып алулар аркылы түгел, бәлки сәүдә һәм культура юлы белән бара. Менә шул җылы дуслык мөнәсәбәте әсәрдә бик ачык гәүдәләнә. Бу ил­ләр арасында сәүдә кәрваннары йөри. Ике ил халыклары бер-берсенең телләрен дә аңлыйлар. Татар иленнән барган Таһир һич кыенлык­сыз Бәгъдад патшасы сараена ка­бул ителә. Таһирны эзләргә җибә­релгән кеше дә үзеңең җыры аркылы Таһирны эзләп таба. Патша­ның икенче кызы Шәһри белән дә бик тиз аңлаша һәм аңа өйләнә дә.

Шуны да истә тотарга кирәк: Бәгъдадның көче, төзеклеге XIII йөзләргә чаклы гына бара. Чыңгыз хан улының улы  Һәлакү гаскәр­ләре Бәгъдадны тар-мар иткәч, аның инде элекке шөһрәте сүнүгә йөз тота. Бу факт та әсәрнең XIV йөздән дә соң языла алмавын күр­сәтә. Борынгы әдәбиятыбызны озак еллар тикшергән мәрхүм Б. Яфаров та аның язылу датасын шул чорга кайтара.

Шул рәвешчә, шагыйрь Бәгьдад патшасын гадел шаһ итеп күрсәтеп, шул гаделлеге буенча, аны деспот шаһ Бабаханга каршы тип итеп ала. Бу — урта гасыр әдәбияты өчен хас сыйфат. Урта гасырның алдын­гы кешеләре феодаль таркаулык һәм шул нигездә туган үзара бәрелеш-ызгышларны гаепләгәннәр, пат­шалар, корольләр әнә шул феодаль таркаулыктан килгән кыенлыкларны жиңеләйтүче үзәк булганнар. Ләкин моның өчен аларның гадел һәм ил халкына яхшы мөнәсәбәттә булула­ры зарур саналган. Гадел патшаны, корольне, ханны әдип һәм шагыйрь­ләрнең идеал итүенең сәбәбе шунда. Аларга әле бүтән төрле гаделлек билгеле дә булмаган, аның өчен кирәкле шартлар да ул дәвердә өлгер­мәгәннәр.

Гаделлек мәсьәләсе кешелек җәм­гыяте белән бергә туган. Аны һәр­бер намуслы кеше яклый. Ләкин га­деллек төшенчәсе чорга, чордагы социаль-экономик, политик шарт­ларга карап үзгәрә. Шуңа күрә без гаделлекне яклаган Сайяди, Нәвои кебек борынгы әдәбият вәкилләрен ихтирам итәбез, әмма алардагы га­дел монарх идеясен шул килеш бү­генге чорыбызга күчерә алмыйбыз.

Әсәрдәге аерым детальләр дә аның җирлегенең кайда икәненә ишарә итәләр. Мәсәлән, Таһир өчен эшләнгән сандыкны, Зөһрәнең ку­шуы буенча, су үтмәсен дип, бик нык мумлап (балавызлап) әзерли­ләр. Бал һәм балавыз — Идел — Кама буйлары, гомумән, хәзерге төньяк Россия җирләре өчен характерлы әйбер. Без моны X йөз ба­шында Бәгъдадтан Болгарга килгән Ибн Фадланның сәяхәтнамәсендә дә бик ачык күрәбез.

Шагыйрь күп сулы елгаларны да биек агачлы урманнар арасыннан ага итеп күз алдына китерә, Таһир салынган сандык та шундый куе ур­ман арасыннан ага. Таһир Бәгъдад­тан кайтканда биек, ташлы таулар арасыннан үтә.

Бу әсәрне татар әдәбияты җөмлә­сеннән санау белән, бу темага языл­ган күп төрле әсәрләрнең башка төрки халыкларында да булганлы­гын без һич тә инкарь итмибез. Тик шунысы бар: аларның берсендә дә бу әсәр «Дастан Бабахан» дип исем­ләнми. Әсәрләрнең темалары бер булса да, текстлары төрлечә. Бу төрлелек кайберләрендә бик ерак, кайберләре (мәсәлән, үзбәкләрнеке) безнең дастанга якын тора.

Әсәрнең авторы Сайяди нечкә хисле, тирән кичерешле шагыйрь. Ул үзенең геройлары белән бергә яши, алар кичергән кайгы-хәсрәтләрне үз йөрәге аркылы үткәреп кәгазьгә төшерә. Әсәргә язган керешендә үк, кеше өчен баланың чиксез кадерле икәнен әйтеп, үзенең баласы юклык­тан зарлана. Кешенең җимеше бала икән, ә минем балам юк, шуңа күрә мин коры тән, минем җаным юк, минем көнем төн кебек караңгы, юлымны яктыртучы аем юк, ди. Шу­ның белән ул Бабахан җинаятенең, Таһирның анасы Шаһ Хубан хәсрә­тенең ни дәрәҗәдә көчле булырга тиешлеген алдан ук сиздереп куя, әсәр дә шул планда җәелдерелә. Ге­ройларның лирик кичерешләре рә­вешендә китерелгән газәлләрне дә ул шул ук газәл тонында үз киче­решләре белән төгәлләп бара.

Шагыйрь Сайяди үз чорында көн­чыгышта билгеле булган Йосыф- Зөләйха, Ләйлә-Мәҗнүн, Фәрһад- Ширин кебек төп чыгышлары белән борынгы яһүд, кытай һәм гарәп хи­кәяләренә тоташкан халык иҗаты әсәрләре белән дә таныш булган һәм аларны үз әсәрендә телгә алып кит­кән. Аңа IX йөз ахырында Бәгъдадта реакцион руханилар таләбе бу­енча үтерелгән Мансур Хәлаҗ исем­ле Иран шагыйре дә билгеле.

Әсәрне безгә китереп җиткерергә сәбәпче булган, аның тулы күчермәсен калдырган Биби Ганбәр мел­ла Юсыф кызы да илебезнең төрле почмакларына таралган Куян авыл­ларының берсендә туган. Соңыннан ул элекке Казан өязе Кавал һәм Мулла иле авылларына, аннан Ка­занга килеп чыккан. 1817 елда икен­че ире Шәфигулла исемле кеше бе­лән тау ягына (Казаннан көньякта) күчеп киткән. Үзе укымышлы, әдә­бият сөюче ханым булган. Аның китапханәсендә заманының мәшһүр әсәрләре «Мөхәммәдия», «Әмали» һ. б. китаплар булып, Биби Ганбәр аларны төпләтеп, саклап тоткан. «Дастан Бабахан»ның кырыйла­рында шул Биби Ганбәр кулы бе­лән язылган икешәр юллы шигырь­ләр, тарихи фактлар, гарәп һәм фарсы телләрендә кыска-кыска текестлар бар. Мәсәлән, 198 биттә мондый белешмә бар: «Александр Павл углы, Павл Битыр углы, Битыр Фидыр углы, Кстантин Павл уг­лы». (1801—1825 елларда Россиядә патша Александр 1 турындагы бу язуын үзенчә алдык.) 148 биттә:

Бакчаңа бадиан игәем,

Куйныңа җофар сибәем,

Сагынуыңны беләмен,

Кайтып кына булмый, нишләем.

102 биттә:

Кил, и Дилбәр , йөзең ачкыл,

Тәсаддыкдыр бу җан имди;

Фиракың һәжридә һәрдәм

 Көяр бу остөхан имди.

160 биттә:

Көлле гыйльмин Ләйсә фил-кыйртаси заг; Көлле сиррнн җавәзәл-иснәйни шаг. (Кәгазьгә язылмаган һәрбер гыйлем югала; Ике кешедән артыкка билгеле һәр сер фаш

була.)

160 биттә:

Фәләк, сән худ ирерсән, би вафа,

Тапмадым мин һәр гиз яуме сафа.

(Язмыш, син начар, вәгъдәсез;

Бер чакта да мин рәхәт көн тапмадым.)

Менә болар Биби Ганбәрнең гади бер хатын-кыз гына түгел, бәлки үз заманында бик сирәк очрый торган аңлы бер ханым икәнен күрсәтә. Безгә әле әсәрнең авторы Сәйяди турында да, аны күчерүче Биби Ганбәр турында да бик аз нәрсә мәгълүм. Киләчәк, бәлки, тагын күп нәрсә ачар.

Биби Ганбәр «Дастан»ны да ши­гырь белән тәмамлый:

Гыйнаять кыйлды тәңре бирде һиммәт,

Җомга көн булды тәммәт, —

ди Һәм «Куян авылында Мелла Йосыф кызы Биби Ганбәр бетедем» («яздым» дигән сүз) дип кул куя.

Югары художестволы итеп, саф дөньяви темага язылуы, деспотизм­ны, каста аерымлыгын гаепләп, дес­пот хан белән халык арасындагы каршылыкны ачуы, гуманизм һәм гаделлеккә, саф мәхәббәткә дан җырлавы белән әсәр безнең әдәбият тарихыбызда зур урын тота. Шуны исәпкә алып, бу әсәрнең зур бер өлеше, С. Исәнбаев иптәш эшкәр­түендә, «Борынгы әдәбият» дәресле­генә кертелде. Хәзер аның тулы тексты, рус теленә юлга-юл тәрҗе­мәсе дә әзерләнә.