ӘДӘБИЯТ ТАРИХЫНА МАТЕРИАЛЛАР

 

 

НӘШРИЯТКА ХАТЛАР

Соңгы елларда Г. Ибраһимовның туганнарына, каләмдәш дусларына язган байтак хатлары матбугатта игълан ителде. Ул хатларның язучы иҗатын һәм тормышын өйрәнүдә әһәмиятләре шактый зур. Г. Ибраһимовның тормыш юлына һәм иҗатына караган һәртөрле материаллар әледән-әле табыла торалар. Язучының бу санда бирел­гән хатлары, телеграммалары да беренче тапкыр дөнья күрәләр. Ул хатлар әдәбият һәм сәнгатьнең Үзәк дәүләт архивында (Мәскәүдә) сакланганнар (613 фонд опись, саклау берәмлеге 4850, 1—62 битләр).

Г. Ибраһимовның хатлары бу фондка ничек килеп эләккән соң?

Мәскәүдә, Дәүләт матур әдәбият нәшриятында утызынчы елларда Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» (1931), «Казакъ кызы» (1934), «Татар хатыны ниләр күрми»(1935 елда) кебек әсәрләре Гайшә Шәрипова тәрҗемәсендә русча басылып чыга. «Без­нең көннәр» романын чыгару да күздә тотыла. Г. Ибраһимов үзенең әсәрләре басыл­ган вакытта Дәүләт матур әдәбият редакциясе белән хат алыша, тыгыз бәйләнеш тота.

Бу хатлар, телеграммалар Г. Ибраһимов әсәрләренең русча басылу тарихын ачык­ларга мөмкинлек бирәләр. Язучының үз әсәрләренең тәрҗемәләренә мөнәсәбәтен ачык­лау, тәрҗемә теориясе буенча карашлары, тәрҗемә принциплары турында фикер йөр­түе ягынган да әһәмиятле алар. Г. Ибраһимов автор рөхсәтеннән тыш башкарыла торган һәртөрле тупас «эшкәртү»ләргә, бозуларга коммунистик принципиальлек белән каршы чыга, оригиналның рухын һәм эчтәлеген төгәл бирә торган тәрҗемә өчен су­гышчан төстә көрәшә. Нәшрият эчендәге волокитаны, бюрократизмны тәнкыйть итә.

Г. Ибраһимов хатларын язучының әдәби мирасын туплау комиссиясенә һәм жур­нал редакциясенә Нил Юзиев тапшырды. Хатларга язылган искәрмәләрне дә ул тө­зеде. Хатлар аның тәрҗемәсендә бирелә.

 

1

ГИХЛ.                                                              19 октябрь,1932 ел, Ялта.

СССР халыкларының иҗат редакциясе. Әхмәт Яркиев иптәш! Сездә 1933 өчен татар совет әдәбиятыннан тәрҗемәләр арасына миннән (10 табак) «Татар хатыны...»кертергә уйлана дип ишеттем.

Әгәр кертелсә, «Татар хатыны...» түгел, «Казакъ кызы» романы бирелергә тиеш. Моны миннән тәрҗемәсен бик сорыйлар. Царизмның колония сәясәтен ачу ягыннан да әһәмияте бар. Шәрыкны өйрәнүгә материал күп. Кыскасы, миннән кертсәгез, әлбәттә, «Казакъ кызы» керер. Минем фикерем шул. Җавап көтәм.

Ком. сәлам: Галимҗан Ибраһимов.

 
 

 

Бу хатны Галимҗан Ибраһимов Ялтадан Дәүләт матур әдәбият нәшриятының СССР халыклары иҗаты редакциясенә 1932 елның 19 Октябренда язып җибәргән. Ул, ачык хат рәвешендә, язучының үз кулы белән татарча язылган.

Хат шагыйрь Әхмәт Ерикәйгә адресланган. Ә. Ерикәй бу вакытта нәшрият ре­дакциясендә эшли. «Яркиев» дип ялгыш язылган.

«Татар хатыны ниләр күрми» повесте. Сүз нәшриятның 1933 елгы матур әдәбият китаплары басу планы турында бара.

2

15 апрель, 1933 ел, Ялта.

Дәүләт матур әдәбият нәшриятына, СССР халыклары иҗаты редакциясенә.

Иптәшләр!

Минем романның («Казакъ кызы») 1933 елгы планга  кертелүе турында мин сездән ике тапкыр хәбәр алган идем.

Бүген очраклы рәвештә бер бик сәер детальне белеп алдым: янәсе, авыр тәрҗемә ителә торган бу роман тәрҗемә өчен карт журналист Ф. Кәримовка бирелгән икән. Мин үзем аны яхшы беләм. Ул, шиксез, кайчандыр, Октябрьга кадәр, зур сүз остасы иде. Ләкин ул бөтен го­мере буена тик төрки-татар жаргонында гына 3 язды. Аның беркайда да, беркайчан да рус телендә бер китап та, хәтта мәкалә дә язганы булмады. Никадәр ачы булса да, мин турыдан-туры әйтергә тиеш: ул «Казакъ кызы»н тәрҗемә итә алмаячак!!

Бу эшне рус совет әдәби телен үзләштерү шартларында тәрбияләнгән иптәшләргә тапшырырга кирәк.

Мин, автор хокукыннан файдаланып, бу эшкә катнашырга мәҗбүр булдым. Иптәшләр, әгәр сез чынлап бу әсәрне аңа тапшырган булса­гыз, мин, автор буларак, бу эшне аннулировать итүегезне үтенәм. Мин болай да китапларымның рус телендә канәгатьләнмәслек редакциядә чыгулары белән артык газапланган инде. Тәҗрибәле тәрҗемәчегә тап­шырырга кирәк.

Җавап көтәм.

Җавап салу өчен открытка җибәрәм.

Ком. сәлам белән: «Казакъ кызы» романының

авторы Галимҗан Ибраһимов.

3

26 июль, 1933 ел, Ялта.

Иптәш Черняк!

«Казакъ кызы» тәрҗемәсенең бер өлешен (15 бит) алдым. Сезгә бер үтенеч: басарга тапшырмый торыгыз. Тәрҗемә дүрт аякка да аксый. Тагын бер сәер хәл: ни өчен кереш сүзне алып ташладыгыз? Ул чик­тән тыш кирәк. Ләкин монысы әле вак нәрсә. Иң әһәмиятлесе шул: тәр­җемә шундый булып чыккан, әгәр ул әлеге көенчә басылса, авторны да, сезне дә кыйнаячаклар.

Җентекләп язылган хат — ике көннән соң.

Г. Ибраһимов.

4

30 июль, 1933 ел, Ялта.

Мәскәү, ГИХЛ, правление.

Күчермәсе: СССР халыклары иҗаты редакциясенә.

«Казакъ кызы» романының тәрҗемәсе һәм Фрелихның эшкәртүе һич тә канәгатьләнерлек түгел. Басарга ярамаслык тупас хатйлар һәм бозулар күп. Автор буларак, тәрҗемәне бастыруга катгый рәвештә кар­шы киләм һәм наборга төшерми торуыгызны үтенәм. Хат аша һәм үзем Мәскәүгә баргач җентекләп аңлатырмын.

Ибраһимов.

5

28 август, 1933 ел, Ялта.

Мисхор, «Горное солнце» санаторие.

ГИХЛ, правление.

Иптәш Накоряковка .

Иптәш Накоряков!

Минем «Казакъ кызы» романын СССР халыклары иҗаты линиясе буенча тәрҗемә итү турындагы Сезнең хатыгызны (сезнең № 4444) алдым.

Сез Мәскәүгә килүемне тизләтүне сорыйсыз. Мин үзем Мәскәүдә август урталарында булырмын дип уйлаган идем. Ләкин, авыруымның көчәеп китүе сәбәпле, вакытлыча санатория шартларына күчәргә мәҗ­бүр булдым.

Мәскәүгә 18 сентябрьдән дә соңга калмыйча барырмын дип өметләнәм.

Ком. сәлам белән: Г. Ибраһимов.

6

Коренздан телеграмма.

 3 сентябрь, 1933 ел.

Мәскәү, ГИХЛ, Накоряковка!

Күчермәсе: Рябининага .

Милли секторның сәер ультиматив хатын алдым. Каты авыруым­ның көчәюе сәбәпле, хәзер санаториядәмен. Сентябрь ахырларында Мәскәүдә булачакмын. Мин барганга кадәр кулъязмамны һич ничек тә типографиягә төшермәгез!

Ибраһимов.

7

ВКП(б) Үзәк Комитетына, иптәш Кирпотинга.

 Күчермәләре: Совет язучылары союзының оргкомитеты иптәш Фадеевка .

ГИХЛ, иптәш Накоряковка.

Милли сектор — иптәш Рябининага.

1933 елның 4 августында ВКП(б) Үзәк Комитетына иптәш Стецкийга  дөрес тәрҗемә ителмәгән «Казакъ кызы» исемле тарихи романымны (революциягә кадәрге Казагыстан тормышыннан) басуны туктатырга үтенеп һәм бу мәсьәләдә ГИХЛ милли секторының дөрес эш итмәвен күрсәтеп телеграмма җибәргән идем.

ГИХЛ 10 августта (33 ел) мин Мәскәүгә килгәнчегә кадәр минем китапның наборга тапшырылмаячагы турында телеграф аша хәбәр итте. Соңга таба ГИХЛның милли секторы үзенең 15 августта № 4444 ха­тында: 1) аның хәрәкәтләре нәрсәдә дөрес түгеллекне аңлатуны, 2) тәр­җемәдәге хаталарны конкрет рәвештә күрсәтүне сорый.

Хәзерге чорда партиянең төп лозунгларыннан берсе булып бөтен өлкәләрдә дә эшнең сыйфаты мәсьәләсе исәпләнелә һәм шуның өчен дә мин ГИХЛның югарыда күрсәтелгән моментлар буенча соравын канәгатьләндерүне үземнең бурычым саныйм. ГИХЛның милли секторының әлеге мәсьәләдә дөрес булмаган хәрәкәтләрен нәрсәдә күрәм соң мин?

Мәсьәлә шулай тора: 1933 елның апрель аенда, минем «Казакъ кызы» романының бер карт татар журналистына  тәрҗемәгә бирелүе турында читтән очраклы рәвештә генә ишетәм. Моңа мин бик гаҗәпләндем. Чөнки әлеге кеше татарчадан рус теленә тәрҗемә квалифика­циясен бөтенләй үзләштермәгән. Ул үз гомерендә рус телендә хәтта бер мәкалә дә язып карамаган. Югарыда күрсәтелгән һәм тулысынча та­бигый сәбәпкә таянып, аның белән договорны юкка чыгаруны һәм квалификацияле тәрҗемәчегә тапшыруны сорап (андыйлар ГИХЛ хезмәт­кәрләре арасында да бар), милли секторга язма рәвештә мөрәҗәгать иттем. Моңа иптәш Черняк «тәрҗемәче белән шулай ук Олих Фрелих та эшләячәк» дип җавап бирде. Бу хәл мине тагын да ныграк апты­рашта калдырды. Отставкадагы кинорежиссер, матур әдәбият өлкәсендә бернинди тәҗрибәсе (квалификациясе) булмаган һәм татар телен бө­тенләй белмәгән гражданин Фрелих ничек итеп романны, өстәвенә шун­дый катлаулы, авыр тәрҗемә ителә торган әйберне, татарчадан русча­га тәрҗемә итсен (яки «эшкәртсен») икән! Мин кабат каршы килдем, ләкин нәтиҗәсе булмады. Милли сектор җавап бирмәде.

Ниһаять, 16 июльдә шушы тәрҗемәнең 15 битен һәм редактор ип­тәш Чернякның тәрҗемә белән бергә җибәргән хатын алдым. Миңа ба­рысы да ачыкланып китте. Черняк төп-төгәл түбәндәгечә яза: «Август башларында без романны наборга тапшырырга җыенабыз. Тышлыкта «Татарчадан тәрҗемә, О. Н. Фрелих эшкәртүендә (подстрочник буен­ча)» дип куелачак». Гражданин Фрелих милли сектор тарафын­нан минем китапны эшкәртү өчен чакырылган икән ләбаса (!) Бу чик­тән тыш сәер хәл. Минем бервакытта да үземнең романны эшкәртергә ризалык биргәнем юк. Әгәр инде эшкәртү кирәк дип табыла икән, аны һич тә Фрелихка түгел, ә лаеклы квалификацияле кешегә — маркс­истик-ленинчыл идеологиядә чыныккан һәм рус телен дә, татар телен дә белгән кешегә тапшырырга кирәк иде. Автор ризалыгыннан тыш эш­кәртү методын бу очракта һич ярый торган эш дип санамыйм. Шундый «эшкәртү»не Фрелихка тапшыру исә бөтенләй сару кайнатырлык. «Эш­кәртү» нәтиҗәсендә дөрес булмаган һәм бозылган тәрҗемә килеп чык­кан.

1933 елның 30 июлендә телеграф аша түләнгән җавап белән ГИХЛдан мин Мәскәүгә килгәнчегә кадәр китапны наборга тапшырмый тотып торуларын сорадым. Җавапны алты көн көттем һәм көтә- көтә дә ала алмагач, китапны наборга тапшыртмауны үтенеп, ВКП(б) Үзәк Комитетына иптәш Стецкийга мөрәҗәгать итәргә мәжбүр булдым. Милли секторның автор фикере белән исәпләшергә тиешлеге һәм аның телеграммасына җавап бирергә тиешлеге (җитмәсә түләнгән җавап белән) һәркемгә ачык бит. Ә эш башкача килеп чыкты. Милли сектор ВКП(б) ҮКына апелляциядән соң гына җавап бирергә тиеш тапты. (ВКП(б) Үзәк Комитетына апелляцион телеграмма 4/8—33 җибәрелгән, ә ГИХЛның миңа җавабы—10/8—33).

Гражданин Фрелих «эшкәртүеннән» кайбер мисаллар китерим.

Китапның башында эпиграф итеп шигырь китерелгән. Анда үзенең таулары һәм елгалары белән дала тасвирлана һәм ахырда: шушы дала мине тудырды дип әйтелә. Фрелих эшкәртүендә: «Так гора Аскар — мать моя родная» булып чыккан. Биредә икеләтә хата киткән. 1) Тау түгел, ә дала тудырган һәм 2) тәрҗемәче һәм эшкәртүче аңлаганча ас­кар сүзе тау исемен аңлатмый. Аскар сүзе «зур» [большое-громадное] дигәнне аңлата, ягъни ул аергыч сүз.

Китапның беренче фразасы: «Казакъның уртача байлыклы, күп адәмле ике ыругсы бар иде», — дип башлана. Үзенең «эшкәртүендә» Фрелих ни өчендер «уртача байлыклы» дигән принципиаль, социаль әһәмияткә ия булган сүзләрне алып ташлап, үзеннән «по соседству ко- чевали» дигән бөтенләй кирәк булмаган сүзләрне өстәгән. Бу рәвешчә алу китаптагы вакыйгаларның ары табан тасвирлануына бөтенләй кар­шы килә, чөнки бу ике ыругның күрше булуы мәҗбүри түгел.

Ул «летовка» дигән сүзне куллана: «с летовкой на летовку» һәм киң халык массасына аңлашылмаган бу сүзләрне еш кабатлый.

Оригиналның шул ук беренче битендә кайбер бай кабиләләр үзләрен Чыңгыз нәселеннән киләләр дип данлап, югарыда күрсәтелгән ике кабиләне кыерсыталар, аларның җәйләүләрен, суларын, җирләрен басып алалар, дигән мәгънәне аңлаткан җөмлә бар. Фрелих эшкәртүендә исә бу Чыңгыз кабиләләре «җәйләү һәм су җитмәүлектән җәфа чигүчеләр» булып чыга. Моның белән китаптагы вакыш аларның бөтен мәгънәсе бозыла. Чөнки романда изелүче кабиләләрнең рус самодержавиесе сатраплары ярдәмендә даладагы бөтен кабиләләр өстеннән властьны үз кулларына яулап алган югары катлам-аристократик Чыңгыз токым­нарына каршы алып барган кискен көрәшнең барышы турында сурәт­ләнә. Фрелих үзенең «эшкәртүендә» бу изүче-хакимнәрне «җәйләү һәм су җитмәүдән интегүчеләргә» әверелдергән.

«Эшкәртү»нең икенче битендә картның ике кабиләнең якынлашырга тиешлеге турында читләтеп кенә алып барган сөйләшүендә дә ышанмас­лык буталчыклыклар киткән. Картның «яңа туганлык»ның «дошман йөрәгенә ут салачагы, ә башыннан акылын чыгарачагы» турында әйткән сүзләре аеруча сәер яңгырыйлар. Ә моны гади итеп «сарманнар белән кара-айгырларның кода булып кушылулары дошманның йөрәгенә ут салыр, башыннан акылын алыр» рухында әйтергә кирәк иде.

7 биттә кыз тарафыннан шушы рухта: «Кайбер адәм бар: йөзе бул- маса сүзе, акылы белән күңелне ала, гайрәте, ирлеге белән йөрәгеңне тарта» дигән бик гади һәм ачык фикер әйтелә. Фрелих «эшкәртүендә» ничектер сәер килеп чыккан: «Не всем пригожим родиться — так другой сердце потянет к себе умом, обхожденьем, ухваткой мужской своей». Дала кызының шундый ачык һәм гади фикерләрен ни өчен һәм кем өчен шулай тотанаксыз итеп бозарга кирәк булгандыр, һич тә аң­лашылмый.

Тагы да мисаллар китереп торуның кирәге юктыр дип уйлыйм, чөнки югарыда китерелгәннәр дә тәрҗемәче һәм эшкәртүче эшенең сыйфа­ты турында ышандырырлык итеп сөйлиләр. Минем тарафтан карап чыгылган битләр әнә шундый бик тә уңышсыз, үле сүзләрдән тора. Бү төгәлсезлекләр һәм өстәүләр, автор фикерен чиксез күп бозулар ни өчен кирәктер, һич аңлашылмый. Күрәсең, бу Фрелихча «эшкәртү» дип ата­ла торгандыр инде.

Мондый «эшкәртү»дә автор үзенең китабын бөтенләй таный алмая­чак. Шундый хәлдә аны рус совет укучысына тәкъдим итү белән ав­тор килешми, чөнки ул партиянең продукция сыйфаты турындагы ди­рективаларын хыянәтчел төстә онытып, СССР халыклары иҗатын чы­гаруның производство планын формаль үтәү йөзеннән сыйфаты начар булган продукция чыгаруны аңлатыр иде һәм шуның өчен автор ком­мунист буларак романны Фрелих эшкәртүендә тәкъдим ителгән рәвеш­тә чыгару белән килешә алмады.

Моңа кадәр минем хезмәтләремнән дүрт әсәр тәрҗемә ителде һәм басылды (аның өчесе ГИХЛ басмасында). Аларның тәрҗемәләрен мин бик үк алай канәгатьләнерлек дип санамыйм. Минем «Казакъ кызы» тарихи романының Фрелих эшкәртүендәге русча тәрҗемәсе исә тәрҗе­мә ягыннан чагыштыргысыз түбән тора.

Шуның өчен мин бу китапны шул хәлендә бастыру белән килешә алмыйм.

Автор: Г. Нбраһимов.

8

25 октябрь, [1933],  Ялта.

Мәскәү, ГИХЛ, милли сектор, Рябининага.

Әйбәт кенә кайтып җиттем. Саклык кассасындагы хәзерге счетны хәбәр итәм: НР 22855.

6 нчы саклык кассасы. Ялта.

          Сәлам белән Ибраһимов.

9

15 ноябрь, 1933 ел, Ялта.

Мәскәү, ГИХЛ, милли секторга.

Рябинина! Минем романның тәрҗемәсе ничек баруы турында телеграф аша хәбәр итүегезне сорыйм.

Ибраһимов.

10

26 ноябрь, 1933 ел, Ялта

ГИХЛ, милли секторга.

Тарсис имзасы куелган телеграмманы алдым. Ул «тәрҗемә эшенең барышы турында хәбәр итегез», дип яза.

Бу бик тә сәер килеп чыга бит. Сезнең анда тагын ниндидер аңла­шылмаучылык туган булса кирәк. Эш шулай тора: иптәш Накоряковның ризалыгы белән, иптәш Рябинина «Казакъ кызы» романының тәрҗемә­сен иптәш Шәриповага тапшырырга һәм аның белән договор төзергә килешенгән иде. Сезнең телеграммадан тәрҗемәнең договоры һаман төзелмәве аңлашыла.

Иптәшләр! Миңа бу эшне милли сектор инде икенче тапкыр өзә шикелле тоела.

Бу эшне ашыктыруыгызны үтенәм.

Җавап өчен открытка салам

Автор Г. Ибраһимов.

11

26 декабрь... Ялта.

Мәскәү, ГИХЛ, милли секторга.

Безнең үзара килешү нигезендә Рябинина минем романның тәрҗе­мәсен Шәриповага 23 октябрьдән да соңга калмыйча тапшырырга һәм аның белән договор төзергә тиеш иде. Бу эшне ашыктыруыгызны сорыйм.

12

[Ялта.]

ГИХЛ, милли секторга. .

Кадерле иптәшләр!

Сезнең хатыгызны алдым. «Казакъ кызы»н тәрҗемә итү, минемчә, тәмамланып килә торгандыр. Минем Маскәүдә булган чакта иптәш Накоряков һам Рябининалар белән Шорипованың тәрҗемәсен тәҗрибәле рус стилисте тарафыннан редакцияләнәчәге турында килешенгән иде. Килешенгән шартларның бу моменты үтәлер дип ышанам.

Якын айларда гына Мәскәүгә барырлык хәлдә түгелмен: миндә плеврит бик көчәеп китте һәм хәзер мин Ялтаның хирургия больницасында ятам.

Тәрҗемәнең барышы турында сезнең хәбәрегезне көтәм.

Иптәшләрчә сәлам белән: Г. Ибраһимов

13

Мәскәү, 25 октябрь урамы, 10.

Госиздат. Мозольковка .

«Безнең көннәр» романын тәрҗемә итү өчен кем белән договор төзелде?

Г. Ибраһимов

14

28 февраль, 1934 ел, Ялта.

ГИХЛ, милли секторга.

Кадерле иптәшләр!

Иптәш Шәрипова миңа «Казакъ кызы» романының бер өлешен җибәргән иде. Ләкин мин хирургия больницасында ятам, хәлем бик авыр, ул тәрҗемәне укырлык һәм бәя бирерлек хәлдә түгелмен. Шул сәбәпле, автор буларак, мәсьәлә минем яктан түбәндәгечә хәл ителә:

Тәрҗемәнең сыйфаты өчен бөтен җаваплылык тәрҗемәчегә һәм милли секторның редакторына йөкләтелә. Соңыннан минем тарафтан претензияләр булмаячак. Бу турыда хәбәр итәргә тиеш табам. Чөнки иптәш Накоряков белән «тәрҗемә автор карап чыкканнан соң гына басарга җибәреләчәк» дип килешенгән иде. Хәзер бу шарт төшеп кала.

Тик авторның өч кисәтүе бар:

1. Эпиграф шигырьне алып ташларга. Ул кирәк түгел.

2.Беренче бүлекнең беренче җөмләсе уңышсыз тәрҗемә ителгән, аны төзәтергә кирәк.

3. Китапның исеменнән соң, титул биткә, шулай ук беренче бүлеккә

«Революциягә кадәрге казакъ тормышыннан» дигән сүзләрне өстәргә кирәк.

Бу уңай белән әйтергә теләгәннәрем менә шулар иде.

Китап совет язучылары съездына  чыгып өлгерер дип ышанам.

Иптәшләрчә сәлам белән: Г. Ибраһимов.

 

15

17 май,1935 ел,Ялта.

Мәскәү, 25 октябрь урамы, 10.

Госиздат. Накоряковка.

«Татар хатыны ниләр күрми» романы ни өчен шулай озак чыкмый тора?. «Безнең көннәр» романын тәрҗемә итү мәсьәләсе ничек?

Галимҗан Ибраһимов.

16

Гослитиздат.

СССР халыклары редакциясе.

Кадерле иптәш Асадуллаев!

Миңа мәгълүм булган белешмәләргә караганда, «Безнең көннәр» романын тәрҗемәгә кемгә тапшыру мәсьәләсе хәзергәчә хәл кылынып бетмәгән икән. Мин, автор буларак, бу эшне Совет язучылары союзы члены, тәҗрибәле тәрҗемәче иптәш Г. Шәриповага тапшырырга тәкъ­дим иткән идем. Ул озак еллар дәвамында Дәүләт нәшриятында даими хезмәттәшлек итеп килә. Минем Дәүләт матур әдәбият нәшриятында басылган өч романымны да Шәрипова тәрҗемә итте. Дәүләт матур әдәбият нәшрияты үткәргән конкурста ул премия дә алды. Татарстан Совет язучылары союзы председателе иптәш К. Нәҗми миңа иптәш Беспаловның  татарчадан русчага тәрҗемә итү конкурсында кем премия ала, шуңа «Безнең көннәр» романының тәрҗемәгә тапшырылачагы турында әйтүен язды. Ул хәзер бүләкләнде. Бөтен нәрсә тизрәк кирәк­сез волокитаны туктатырга һәм Шәриповага бу бик җаваплы эшне тап­шырып, практик эшкә керешергә кирәклек турында сөйли. Әмма бер төп шарт белән: тәрҗемәгә политик яктан көчле, грамоталы, партияле редакторның җитәкчелек итүе зарурый.

Тагын бер нәрсә. Әгәр тәрҗемәчегә гонорар күләме мәсьәләсендә фи­кер аерымлыклары килеп чыкса, мин түбәндәгене тәкъдим итәм: сез бит бу басма өчен, автор буларак, минем белән договор төзеячәксез. Менә шул автор гонорарыннан тәрҗемәче гонорарына билгеле бер кү­ләмне өстәгез. Мәсәлән, әгәр сез тәрҗемәчегә табагына 250 сум бирер­гә уйлаган булсагыз, хәзер автор гонорары хисабыннан 300 итеп бире­гез. Тәмам туйдырып бетергән волокитаны тизрәк туктату өчен менә шуны эшләргә кирәк.

Сезнең җавапны көтәм.

Коммунистик сәлам белән: Галимҗан Ибраһимов.

 

Реклама