ЯЗМЫШ ҺӘМ УЗМЫШ

(АРТИСТ ЯЗМАЛАРЫ)

Артист булгач, мина кагылышлы бик күп мәзәк хәлләр, гыйбрәтле вакыйгалар булып торды Шулардай берсен искә аласым килә 1970 елны академия театры Мәскәүдә бик зур уңыш белән гастрольләрен уздырды Шул уңай белән безне КПСС Үзәк Комитетының культура бүлегендә кабул иттеләр театр директоры Рәшидә апа Җиһаншина. баш режиссер Марсель Сәлимҗанон. театрның аксакаллары Габдулла ага Шамуков. Фоат абый Халитов. Фатыйма ханым Ильская. Шәүкәт абый Биктимеров. Наил Дунаев һәм мин идем Минем өчен моннан да зуррак вакыйганың булуы мөмкин түгел Театрны 60 елга беренче мәртәбә шундый дәрәжәле урынла кабул итәләр бит Бу хәл. өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Әхмәтжанович Табеев янына керү генә түгел, анда да күп кеше үз гомерендә бер мәртәбә керә алмады Хәзерге вакыт белән чагыштырганда. Президентның кабул итүе белән бер иде. артык булмаса Керер алдыннан паспортларыбызны, партия билетларын тикшерделәр Ишек төбендә сакчылар тора, офицер безне иркен бер бүлмәгә кертеп җибәрде Менә безне кабул итүче ханым, очрашуны ачып «Иптәшләр, нинди сорауларыгыз, теләкләрегез бар. әйдәгез уртага куеп, ачыктан-ачык сөйләшик*.— диде Иң элек сүзне Рәшидә апага бирделәр Ул театрга яңа бина кирәк икәнлеген бик дулкынланып, матур итеп сөйләде Шуннан соң сүзне Марсельгә бирделәр ул да мәгънәле итеп, төпле дәлилләр китереп, безнен театрыбыз шул дәрәҗәдә үсте, мөмкин булса, безне чит илләргә гастрольләргә чыгарсагыз иде. дип сүзен тәмамлады Очрашуыбыз бик күтәренке рухта, күтәргән мәсьәләләребез дә бик зурлар—барыбыз да кайда утырганыбызны бик яхшы аңлыйбыз Аннары «Менә хәзер яшь артистны тынлап карыйк, бәлки анын ла сораулары, теләкләре бардыр Тартынып тормагыз*.—дип. мина сүз бирделәр Берәү булса партия Үзәк Комитетына чакырган һәм яшьләргә шундый зур игътибар биргән өчен чын күңеллән горурланып рәхмәт әйтер иде Ә мин торып бастым да җанымны газаплап килгән, борчыган сорауларымны сөйли башладым мин әйтәм. менә инде ун елга якын театрда эшлим, йөз сум хезмәт хакы алам, өстемә кияргә жүнле киемем, гаиләмне ашатырлык акчам юк Сез ничек оялмыйсыз, урамнан барганда бу кыяфәттә халыктан оялам, без бит партия идеяләрен халыкка җиткерүче театрда хезмәт итәбез Безнен ничек яшәгәнебезне күрмисезмени’ Җитмәсә театр журналында Англиядә яшәүче эшсез артистларны мыскыллап язасыз янәсе, алар бер айга 480 фуит акча алып яталар Мин әйтәм. безнең акча белән чагыштырганда, ҮЛ 1100 сумга якын туры килә, дим Юк. тормыш болай бара алмый, үзгәрешләр булырга тиеш, партия идеяләрен халыкка җиткерүче артист ач-ялангач йөрергә тиеш түгел, дип җан ачысы белән сөйләвемнән көчкә тукталдым Шунда иптәшләремнең йөзенә карасам, ап-ак булып, бүртенеп, кызарып чыкканнар, берсе дә минем якка башын күтәреп карамый Мәҗлесебездә бик авыр тынлык ‘Лавамы. Башы лурнлшбьиның II нчг < аныт)а урнашты. Җитмәсә минем сөйләгәннәремне ике секретарь ханым язып бара икән. Кинәт сул күзем тартыша башлады, авызым әкрен генә кыйшая шикелле, иренем чатнап кипте, телем көрмәкләнә, күзалларым караңгыланып китте Шунда ике ханым «Тынычланыгыз, тынычлан»,—дип, алдыма лимонлы чәй. печенье китереп куйдылар. Кая миндә чәй кайгысы! Очрашу беткәч нишләтерләр икән дип, үз-үземә урын таба алмыйм. Рәшидә апа чыккач: —Син нәрсә, Шакиров! Партия Үзәк Комитетына килеп, шундый сүзләр сөйләмәсәң ярамый идемени? Син сөйләгәннән үзгәрешләр булыр дип уйлыйсыңмы?—диде. Мин әйтәм. партия Үзәк Комитетында да сөйләмәгәч, кайда сөйләргә тиеш мин. дим. Марсель Хәкимович авыр сүзләр белән сүкте дә: —Моннан соң мин сине беркая да алып бармыйм!—диде. Культура министры белән өлкә комитеты кешесе нәрсә уйлаганнардыр, анысын кем белсен инде. Ярый әле, Аллага шөкер, театрдан куып чыгармадылар. Анысына да рәхмәт яусын. Әмма шушы очрашудан соң сул күзем шактый озак кына тартышып йөрде. Мин бу вакыйганы ни өчен искә алып яздым сон әле? Чөнки хәзер дә минем җаным туктаусыз җәфалана, өзгәләнә. Кайчан без үзебезнең язмышыбызга аек күз белән карарбыз икән? Без бит бүген бик аз калып барабыз, башка милләтләр безне йотып бетерә бара. Бу дөньяда безгә үзебездән кала һичкем ярдәм итмәячәк, беркемнән дә рәхим-шәфкать көтмик. «Бу татарлардан котылсак, тормышыбыз яхшырачак»,— дип кенә уйлыйлар Милләт буларак бетсәк, сөенәчәкләр генә. Күктән бәхет төшкәнен көтеп ятмыйк. Әгәр дә исән-сау милләт булып яшисебез килә икән, иң беренче нәүбәттә бер-беребезне хөрмәт итик, бер-беребезнең кадерен белик—җитәр берберебезне ашарга! Бердәм булыйк, бердәм булмаганга күрә безне ашап бетергәннәр дә инде. Милләт хакында сөйләгәндә тамактан өстен Рух бар—ата-бабаларыбыз рухы. Иманыбызны, дан-шөһрәтебезне сатмыйк, үзебезне башка милләтләрдән көлдермик! Бәлки, миңа боларны язарга кирәк тә булмагандыр, әзрәк унайсызрак килеп чыккан кебек. Әмма нишлисең: җаным түзмәгәч яздым инде. һәрхәлдә, артист дигән бөек исем минем өчен әллә кайда—күк йөзендәге мәңге сүнмәс-сүрелмәс йолдыз кебек балкып, нур сибеп тора ул! Бигрәк тә татар артисты. Ни кызганыч: халкы бар—дәүләте юк һаман да бер сүз татар театрының урыс дәүләтендә урыны билгеләнмәгән Татар театрының мөмкинлеге булса, әгәр ана акча бирсәләр, аның бүген Мәскәүдә, иртәгә Санкт-Петербургта, берсекөнгә Уфада. Чиләбедә, Екатеринбургта, Самарада. Красноярскида, Новосибирскида. тагын әллә күпме кала, шәһәрләрдә айлар буена тулы залларда тамаша күрсәтергә мөмкинлеге бар лабаса! Урыс дәүләтендә татар театрына ирек бирмиләр Ә бит татар халкы саны-исәбе белән Россиядә икенче урында Татар бит эшен эшли, салымын түли, урыс дәүләтенә бөтен тәне, җаны белән хезмәт итә. Шулай булгач, аның үз телендә театр карарга гына да хакы юкмени?! Хәтта Советлар Союзы вакытында да татар театры, урыс театрлары кебек, үзенең тамашачысын канәгатьләндерергә тырыша иде. Ә хәзер нәрсә? Әгәр дә татар академия театры, Мәскәүнең иң зур театрлары кебек, «национальное достояние России» мәртәбәсен алмаса, аның киләчәге аяныч булачак. Ә шундый дәрәҗә, мәртәбә алмаска безнең хакыбыз юк! Татар театрына—100 ел. Без Россиядә—миллионнарча Без моны ялынып сорарга тиешмени? Түгел! Әгәр безне кеше, милләт итеп санасалар, дәүләт, хөкүмәт үзләре бирергә тиешләр. Мин Г Камал исемендәге Татар академия театрыннан күптәннән бирле эшлим инде. Шуңа күрә үзебезнең театр турындагы кайбер фикерләремне әйтеп калдырасым килә Әлбәттә, урыс артисты белән татар артистының аермасы хәтәр зур Чөнки мөмкинлекләр бүтән. Урыс артисты тели икән бүген—Казанда, иртәгә Рязаньда, Костромада. Ярославльдә, бәхете булган шәттә. Мәскәүдә. Петербургта эшли ала— санап кына да бетерерлек түгел. Татар артистының бер академия театры бар. шундый югарылыктагы ике-өч театр булган шәттә, татар артистларына да кояш чыгар иде Урысларның киносы белән телевидениесе турында әйткән дә юк инде Татарның киносы белән телевидениесе дә юк! Сез: «Безнең телевидение бар бит*.—дип әйтерсез. Ләкин ул чын татар телевидениесе түгел Безгә килгән кунакларга телевидение тапшыруларын күрсәтергә оят Алар еш кына аптырап: «Нишләп сез үз телегездә телевидениедә сөйләшмисез?»— диләр Җавабыбыз бар. әлбәттә «Без түгел, безнең җитәкчеләребез шундый кешеләр булып чыктылар: үзләренең милләтеннән, теленнән оялалар* Мин инде «Театр—ул милләтнең йөзен билгели» дип язып чыккан идем Чөнки милләт бар икән, анын театры булырга тиеш, ансыз милләт юк. Урыслашып беткән шәһре Казанда татар халкы үзен милләт итеп, татар итеп театрда гына хис итә Миллионлаган, таралып яткан милләттәшләребезне берләштерү, милли анын уяту театрда күпкә җиңелрәк Мин шунын өчен генә булса да татар театрларын саклап калыр идем Телисезме, теләмисезме, татар халкының ин талантлы балалары татар театрына җыйналган, чөнки халкыбызның үзенә дә театр «җене* кагылган Мин моны болай гына—сүз өчен генә әйтмим, мин моны үзем күрдем. Әгәр дә безнең әдәбиятыбыз, театрыбыз, моңыбыз булмаса. без төрки халыклар арасында мондый дәрәҗәгә ирешмәс идек. Татар театрына карап, төрки халыклар бүген дә үэ-үзенә үрнәк ала 1957 елның Мәскәүдәге вакыйгалары әле дә күз алдымда тора Татар театры төрки халыклардан үзбәк, казакъ, кыргыз, әзәрбәижан. төрекмән театрларыннан бер дә ким түгел, бәлки өстен икәнлеген күрсәтте Болар бит безгә караганда бер башка өстенрәк иделәр, чөнки үзләренә күрә дәүләтләре бар иде Ягъни Союзный республикалар иделәр. Ә безнең халкыбыз бар—дәүләтебез юк. җиребез бар ә илебез юк. Шушындый хәлдә дә безнең театрыбыз Мәскәүне шаулатты. Советлар Союзында татар театры барлыгын бөтен урыс халкына, хөкүмәтенә, җәмәгатьчелегенә, җитәкчеләренә күрсәтте. (Шул исәптән Минзәлә театры ) Хәтта Мәскэүдә безгә татар театры ачарга рөхсәт биргәннәр иде Безнең җитәкчеләр генә (ачтырмадылар, янәсе, бөтен талантлы артистлар Мәскәүгә китеп бетәр. Казанда татар театрында уйнарга артист калмас, дип өректеләр, сурыктылар) Бүләкнең дә иң зурын, кадерлесен бирделәр: Ленин ордены Мондый бүләк теләсә кемгә тәтемәде ул. Минем күз алдымда—татар халкының бөек артисты Хәлил Әбҗәлилов Шигърияттә Г Тукай, музыкада С Сәйдәшев булса, театрда мин күргән дан-шөһратле артистлардан Хәлил абый Әбҗәлилов иде Аны дөньяда бөек артистлар белән тиңләргә мөмкнн грузин Хорава, осетин Тхапсаев, украин Бучма. урысның иң бөек артистлары Менә ул шундыйлардан һич тә ким түгел иде Менә кем ул—Хәлил Эбҗәлилев1 Бүген •Хуҗа Насретдин»да—Хуҗа, иртәгә «Ташкыннар*да—Биктимер, берсекөнгә «Король Лир*да—Король Лир Нинди камиллеккә ирешкән артист Мондый иҗатны күпме генә теләсәң дә кабатлый алмыйсың инде ул Комедиядә, драмада да. трагедиядә мондый бөеклеккә ирешеп уйнаган артистлар бөтен дөньяда бармак белән генә санарлык Моны мин генә әйтмим, барча татар, рус тәнкыйтьчеләре язды Аның театр сәнгатенә үз гомерен багышлаганлыгын шул заманның гакыллы шәхесләре шәрехләп әйтеп калдырган Мондый артистларыбыз булганлыгына ничек горурланмыйсың ди инде' Чыннан да. татар академия театры теләсә нинди урыс театры белән тиңләшерлек, тиң иде Мәңге кабатланмас якты мизгелләр Йөз ел буена татар дөньясыннан берәмтекләп җыйналган бәһа куеп бетермәслек талантлар Менә хәзер—бүген генә мин аларның чын бәясен аңлыйм. Татар акылы—төштән соң. Без Мәскәүдән кайтып эшли башлаганда театр шиңеп калган гөлне хәтерләтә иде Күп вакыт шулай була театр бер күтәрелә, бер төшә Алынасы дәрәҗәле исемнәр алынып беткән, талантлы өдкәннәребезнең бер өлешен пенсиягә җибәргәннәр. Мәскәүдән ГИТИСны бетереп кайткан кайбер артистларны «прсфнегодный* дип куып чыгарганнар, баш режиссер Ширияздан Сарымсаковны эшеннән алганнар Труппада ниндидер таркаулык сизелә, тамашага халык аз йөри Өлкәнәеп беткән апалар яшь кызлар булып, өлкән абзыйлар яшь егетләр булып уйныйлар Ә безнең торырга урыныбыз юк. хезмәт хакыбыз /0 сум Шунын алты сумын «бездетность» дигәнгә алып калалар. Бар киләчәк өметсезлектән генә гыйбарәт Моңа карамастан, без театрны шул хәтле дә ярата идек ки. теләсә нинди авырлыкка түзәргә, чыдарга да риза-бәхил кебек идек Әлбәттә, гадәти кеше моңа түзеп тора алмый, үзеннән-үэе каядыр китеп котылырга мәҗбүр була Безгә «Шундый хезмәт хакына кем эшләсен инде? Ташла бу эшеңне, җүнлерәген тап Син бит аңгыра бәрән түгел»,—дип әйтә торганнар иде Чыннан да, минем белән бергә укыган иптәшләрем Хәмзә Арсланов, Миргалим Харисов, Роберт Батуллин, Туфан Миңнуллин, Әхтәм Зарипов театрдан китеп баргач, теләсә нинди эштә дә үзләрен талантлы иҗатчылар итеп күрсәттеләр. Батулла белән Туфан халкыбызның кадерле, хөрмәтле язучылары—драматурглары буларак танылдылар, Әхтәм Зарипов телевидениедә баш режиссер сыйфатында бик күп еллар буена чын мәгънәсендә ижтиһад итте, Хәмзә Арсланов—дәүләт эшендә, Миргалим Харисов гәҗиттә эшләде. Уйлап кына кара: синең белән бергә укыган иптәшләрен әллә нинди дәрәҗәләргә ирешеп бетсеннәр әле. Биш еллык гомерләре Мәскәүдә укып бушка узмаган бит! Иң куанычлысы шул: театрдан киттек дип язмышлары фаҗигале тәмамланмады. Кызлардан Иркә Сакаева, Клара Газизова кебек кешелекле, миһербанлы, сабакташларына һәрчак хөрмәт белән караган якты телевидение «йолдыз»ларын сагынып ничек искә алмыйсың ди инде? Моны мин ни өчен әйтәм соң? Безнең курска әнә нинди талантлы татар балалар җыйналган булган икән бит! Театрда эшләү үзенә күрә бер бәхетсезлектер дә әле ул. Чөнки һәр көнне тамашачы алдына чыгып сынау бирәсең. Безнең укытучыбыз Михаил Николаевич Гладков көлеп: «Театрда 30 ел эшләве генә авыр, аннан соң җиңеләя ул*,—дип әйтә иде. Миңа калса, утыз елдан соң тагын да авыррак Татар сәхнәсенә Дамир Хәйруллин (урыны оҗмахта булсын), Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев килеп керүен, хатын-кызлардан Флера Хәмитова. Мәсхүдә Хәйруллина, Фирдәвес Әхтәмова, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсанованың сәхнәгә беренче аяк басуы театрыбызга ямь өстәде. Шуның өстенә. театрга баш режиссер булып Марсель Сәлимҗановның килүе академия театрына саф җилләр иңдереп җибәрде. Марсельнең яшь булуы, жаны-тәне белән татар театрының башка халыклар театрларыннан ким түгеллеген раслау, дәлилләү теләге, беренчелекне бервакытта да. беркемгә дә бирергә теләмәве безнең труппаны югары дәрәҗәдәге һөнәри рәвештә тотты Кем генә килмәсен, нинди тәнкыйтьчеләр сүз әйтмәсен,—һәммәсе бер авыздан дигәндәй театрның талантлы артистларга ифрат бай икәнлеген, теләсә нинди урыс театрлары белән дә янәшә торырга хакы барлыгын билгеләп үтәләр иде Мәскәүдә, Ленинградта, Уфада гастрольләр безгә һәрвакыт үзенә күрә бер имтихан булды, һәрхәлдә, кайда гына уйнасак та. һәрбер спектаклебез татар тамашачысының күңелендә гомерлек истәлек булып калгандыр. Менә шундый сәләткә ия артистлар арасында үзеңә урын табуы әйтеп бетергесез авыр булганга күрә, сиңа үзеңнең нәкъ бу театрныкы икәнлегеңне исбатларга кирәк инде. Сүз дә юк. режиссерлар сине хөрмәт итәргә, сиңа ышанырга тиеш. Ә инде иҗатташларыңның сине талантлы актер сыйфатында кабул итүе үзе бер бәхеттер инде ул. Режиссерлар һәрвакыт тыңлаучан, сабыр, үзенең кем икәнлеген күрсәтергә тырышмаган, буйсынган артистларны үз итүчән Артист үзенең нәрсәгә сәләтле булуы белән режиссерның теңкәсенә тимәскә тиеш Шуңа күрә акыллы артистлар бер нәрсә дә белмәгән, бер нәрсә дә күрмәгән, ишетмәгән, шундый да беркатлы, гади, режиссер ни кушса, шуны үтәүче, анын әйткәне берен һәрвакыт моны талант иясе әйтте дип кабул итүче ролен уйныйлар. Вакыты-вакыты белән тәмам аптырап каласың; чыннан да, бу артист ышанып, ихластан шулай эшлиме ул? Әллә юри шулай кылана гынамы? Театрда моның мисаллары бик күп. Менә шундый артистлар белән режиссер рәхәтләнеп эшли, үзенә тәм таба, ләззәт ала Минем кебек, башта куеласы пьесаны сүгүче, аннан бирелгән рольдән канәгать булмаучы, режиссер белән юкка-барга бәхәсләшүче, фикере дә барлыгын белдерүче артист белән теге-бу режиссерның җәфаланып торасы килми Шуңа күрә эш башлаганда ук мине сүгеп ташлыйлар иде. янәсе, юк-бар белән М. Сәлимҗанов. 1965 ел. теңкәгә тимәсен, үз фикере үзендә калсын Мин дә режиссерларны тыңларга өйрәнгән идем инде Ләкин сон булды, файдасы тимәде Артист хезмәте—ин җайсыз хезмәт Чөнки ул бөтенесенә буйсынырга тиеш Шуна күрә күп нәрсә синен иҗатыннан, талантыннан гына тормый, бу нәрсә синең холык-фигылекнән. кешеләр белән бергә эшли белүеңнән, шушы коллективта үз урыныңны таба белүеңнән дә килә. Турысын әйткәндә, син өйрәтелгән эт кебек буйсына белергә тиешсең—театр эше шуна корылган Мин-минлегенне. уз-узеңне җинә алмыйсын икән, сине бик күңелсез язмыш көтә Театрга килү белән шушыны яхшы аңлаган кеше алга ыргыла Аны бөтен кеше ярата, хөрмәт итә Безнең эш күмәк хезмәт шул. Син ялгызың гына бернишли алмыйсың Бу режиссерга да, артистка да тигез кагыла Үзең белән бергә эшләгән режиссер турында гадел фикер әйтү кыен, чөнки зур рольләр биргән режиссер синең иң кадерле кешен санала Сиңа рольләр бирмәгәне, никадәр генә талантлы булса да.—сиңа беркем дә түгел. Әмма режиссерларны да анларга кирәк: алар да иҗат кешеләре бит Без артистлар тарафыннан аларның да җылы сүз ишетәсе килә. Бигрәк тә премьера көннәрендә Артист кеше, режиссерга бәйле булганга күрә, күп вакыт ана дөресен әйтә алмый, курка. Спектакль куелуның беренче көнендә син дөресен әйтеп кара: ошамады дисәң, гомергә яңа роль ала алмыйсын Мин моны шактый сынаган кеше Безнең эштә: «Син миңа дус, ләкин «Истина дороже»,—дип әйтеп булмый. Моңа жан. йөрәк, батырлык кирәк Ә вакыт уза торгач, дөреслек барыбер калкып чыга анысы Дөньяда үз эшен шулкадәр яраткан бүтән кешене мин күз алдыма китерә алмыйм Бу нәрсә фәкать артистларга гына хастыр, мөгаен Ана берни кирәк түгел. Син ана зур, көчле, тамашачыларны шаккатырырлык рольләр генә бир1 Ул шуның хакына җанын, тормышын сатарга риза Шуңа күрә сез безне ничек бар, шулай кабул итегез фәрештәне бөтен кеше ярата аны Мина «Сабыр булырга кирәк*.—дип әйтәләр иде әйтүен, ләкин гомер кыска Гомерең буена сабыр булып кына булмый шул, эшлисе килә. Ә режиссерлар турында шуны гына әйтә алам ул талантлы артистлар тәрбияли алганмы-' Әгәр дә ул талантлы артистлар үстерә ала икән, артист өчен аннан да бөек режиссер юк һичсүзсез, мин шәхсән эшләргә туры килгән режиссерларга үтә бурычлы, рэхматлемен Театрдагы беренче эшем Шамил абый Шаһгали пьесасы нигезендә куелган «Без аерылышабыз* спектаклендәге башкорт егете Котлыбай образы иде Хәзер менә әлеге рольдә уйнаганымны искә төшергәндә аның фәкать башкорт егете икәнлеге генә исемдә калган инде Үземчә, Котлыбайны Урал тауларында үсеп җитлеккән кеше итеп, күтәренкерәк рухта, ягъни татарлардан бераз аерылыбрак торсын диебрәк күрсәтергә тырышкан идем Ширияздан абый Сарымсаков «Син аны гап-гадн итен уйна*.—дип, мине бөтенләй икенче юнәлешкә этәреп җибәрде Мин теләгән, үземчә аңлаган чын башкортны уйный алмыйча калдым Бәлки. Ширияздан абый хаклы да булгандыр Мина исә үземне сәхнәдә тырышып-тырышып иркен табигый готарга өйрәнергә кирәк иде Бу—артист өчен иң кирәкле беренче адымнарның берседер Ансыз тиз генә үсүе, танылуы һич мөмкин түгел Шушы эшне сикереп узып, үземчә җәһәт кенә талантлы артистлар рәтенә керәсем килде, ләкин һәр эштә, һәр нәрсәдә эзлеклелек дигән нәрсә бар бит Син шуларга өйрәнмичә торып киләчәктә рольне ничек итеп эшләргә кирәк икәнен белә алмыйсың Сәхнәдә беренче мәртәбә Вәкил абын Закиров. Шәхсәнәм Әсфәндиярова. Шәүкәт абын Биктимеров. Ибраһим абый Гафуровнын ничек уйнаганнарын күреп үземә шактый сабак алдым Мина ин кы тыгы Ширияздан абый Сарымсаков булды Ул рольләрне артистларга үзе уйнап күрсәтә шуннан тәм таба, ләззәт ала. рәхәтләнеп көлә, җитмәсә, рольнең иң тәэсирле ил ин кызык җирен уйнап күрсәтә Моннан сон артистка уйнарга бернәрсә дә калмый шикелле Мин шундый күренешне күргәч, шаккаттып, аптырап карап тора идем артистлар мина килеп *Ул күрсәткәнчә уйный күрмә тагын, харап буласын».—дип кисәтеп китәләр иде Хәзер инде мин Ширияздан абый гомере буена үзен бөек артист дип санаган. шуны исбат итәр өчен уйнап күрсәтә торган булган, дип уйлыйм. Ул мине ошатты, ахрысы миңа бер-бер артлы зур-зур рольләр бирде, рәхмәт яусын инде аңа. Шулай бервакытны Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә* трагедиясе буенча куелган спектакльдә үзе белән бергә ул миңа Дәрвиш ролен бирде. Әлбәттә, ул үзен трагик актер итеп күрсәтергә теләде, үзеннән башка әлеге образны гәүдәләндерерлек артист юк дип исбатларга тырышты. Күрегез: нинди кабатланмас артист бит ул Ширияздан Сарымсаков! Сез аны белми идегез, хәзер менә күрегез инде! Нишләптер артистлар да, тәнкыйтьчеләр дә аның Дәрвишен үзе көткән дәрәҗәдә кабул итеп җиткермәде Гәрчә бу спектакль искиткеч көчле, матур, зәвык белән эшләнгән иде. тамаша заллары һәрвакыт тулы булды. Берзаманны мин Ширияздан абыйга: —Син бу рольдә уйнама инде, Ширияздан абый, миңа гына калдыр.—дидем.— Җитмәсә минем киемнәремне дә киясең икән. Ширияздан абыйның миңа карап көлеп торганы әле дә исемдә. Беләм, ул: «Мин шушы малайга роль бирдем, ә хәзер ул мине уйнатырга теләми!*—дип уйлады инде. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, диләр ич. Мин дә менә шундыйрак бер оятсыз булдым да куйдым Үзем егерме биш яшьлек, эшли башлавыма нибарысы тулар-тулмас өч кенә ел. Инде менә үз остазымның ролен тартып алырга маташам. Чөнки артистлар килеп, минем уйнавымны бик мактыйлар иде шул. Фәкать соңыннан гына анлап алдым: Ширияздан абыйга үч итеп, юри генә котыртып әйткәннәр икән. Режиссер булып күрсәтү бер эш. ә сәхнәдә спектакльнең башыннан ахырына кадәр уйнап чыгуның бөтенләй бүтән нәрсә икәнлеген мин шунда аңладым. Сүз дә юк, Ширияздан абый Сарымсаков театрыбызның иң кадерле режиссерларыннан берсе иде ул Бик кызганыч, иң талантлы, остаз булып өлгергәч, ул 1966 елны театрдан китәргә мәҗбүр булды, шуңа дучар ителде. Әгәр ул театрда эшләсә, минем язмышым бөтенләй икенче төрле булыр иде. Минем шуны алларлык та башым булмаган шул. Әгәренки без бердәм булып, аны яклап чыксак, бәлки ул театрдан китмәс тә иде Аны спектакльләр куярга соңыннан да чакырып алырга була иде, вә ләкин киң күңеллелек җитмәгән шул—чып-чын татарлар булып калдык. Ул исә гомере буена театр белән кызыксынды, вафат булганына кадәр гел безнең белән аралашып торды. Театрга, артистларга үпкә-сапкасын һич белдермәде, чөнки холык-табигате җәһәтеннән горур кеше иде Театрыбыз, артистларыбыз турында телевидениедән, радиодан искиткеч кызыклы, акыллы, мәгънәви яктан хәтергә сеңеп --------------------------------- калырдай истәлекләрен, хатирәләрен сөйләп, яздырып Ә. Шатров «Дәрвиш» калдырды Салих абый Сәйдәшев турында беренче ролендә 1965 ел. кинофильмны ул эшләде. Татар театр сәнгатендәге беренче профессор нәкъ менә ул булды да. Тормышы нихәтле генә фаҗигале булмасын. Ширияздан абый һичкайчан югалып, сынып кала торган кешеләр затыннан түгел иде Үзенең укучылары Наил Әюповны, Хәлим Җәләйне иң якын балаларыдай күреп, һәрвакыт тормышлары, иҗатлары белән ихлас кызыксынып, белешеп торды Мондый бөек кешене ничек хөрмәт белән сагынып искә алмыйсын? Режиссер Марсель Сәлимҗанов белән 40 елга якын бергә эшләгәнгә арабызда төрле хәлләр килеп чыккалый иде Гаиләдә бергә-бергә яшәгәндә һаман ал да гөл булып тормый бит, «бер болганмый—су да тонмый, болганмый булмый-булмый» Беренче эшем Хәй абый Вахитның «Соңгы хат» пьесасы буенча куелган спектакльдә Зөфәр роле иде Ул минем өчен бик зур яңалык иде дип әйтә алмыйм, ләкин Марсельнең баш режиссер вазифасында театрда куйган беренче спектакле шул иде Ул үзенең эшли белә алуын шундый зур югарылыкта күрсәтте ки, барыбызның да аның белән яңадан эшләргә язсын иде дигән теләкләребез минем күңелемдә тирәнтен сеңеп калган Барча артистлар «режиссер икән, шундый булсын, үз эшенә Марсель 120 кебек әзерләнеп килсен* дип аны бик мактадылар Без бит әйтәбез «Менә ул чын профессиональ режиссер, артистлар белән эшли белә* Эш дәверендә ул минем белән якынаеп китте, без дуслар дәрәжәсендә идек Ул мина бер-бер артлы рольләр бирә башлады Бервакытны ул миңа —Мин Празат белән бергәләп Нәкый Исәнбәтнең «Спартагын* куярга уйлыйм Әзерлән, Спартакны син уйнарсың,—диде. Шатлыгымнан нишләргә дә белмим, нинди рәхмәт сүзләре әйтсәм дә, анлатып бирә алмам шикелле иде Ике «ярты»ны кесәмә тыгып, янына кердем —Иртәгә үк әзерләнә башлыйм Шакировнын Спартакны нинди итеп уйнаганын күрерсең,—дидем Шуннан сон көне-төне дигәндәй шул хакта гына хыялланып, үз «өстемдә» эшләргә керештем Ягъни физик күнегүләр ясыйм, әйткәнемне сәхнәдән тамашачыга ап-ачык «күренерлек* хәлгә житкерергә тырышам Менә карагыз, күрегез гладиатор нинди була, янәмәсе Кайвакыт төнлә кайбер жөмләләрне, гыйбарәләрне дә кычкырып-кычкырып куйгалыйм. ятлыйм Мине белгән артистлар минем ничек роль өстендә эшләгәнемне беләләр Менә бер ай үтте, ике ай, куярга яна пьесалар алдылар,—ә «Спартак* юк та юк! Түзмәдем —Марсель Хәкимович, «Спартамны киләсе сезонда куясызмыни?—дидем —Юк, мин аннан баш тарттым Празат белән килешә алмадык —Нәрсәгә монда Празат? Син бит миңа сүз бирдең куям дип’ Ул минем хәлемне аңлады бугай, һичбер сүз әйтмичә, кулын селкеп китеп барды Мин ап-ак булып катып калдым Шуннан сон ни булганлыгын күз алдыгызга китерәсездер Нишләп йөргәнемне, театрга, Марсельгә булган мөнәсәбәтемне әйтеп, язып тору кирәкмидер Күңелемдәге, йөрәгемдәге бөтен өметләрем чәлпәрәмә килде Байтак гомер өметсезлеккә бирелеп йөрдем Мин бит Спартакны уйнап, үземнең нинди артист икәнемне күрсәтермен дип уйлаган идем Юк шул. язмагач, берни эшләп тә булмый Тормышта син бертөрле уйлыйсың да. ә киресе килеп чыга Мин моны ни өчен язам соң әле? Эшләнгән шактый эшләр онытылдылар инде, ә менә эшли алмаганы шулай күңелемдә тора да тора бирә Мин театрның күп эшләрен кабул итеп бетерми идем Без чит кешенең хезмәтенә бик зур таләп, дәгъва белдерәбез Үзебезнең эшебезгә генә, начар килеп чыккан шәттә, «пьеса начар иде* яки «рольне эшләргә режиссер ярдәм итмәде* дип, үзебезне һәрвакыт юатабыз Ә чынлыкта исә һәммәсе барыбер артистка гына кайтып кала Бер сүз белән әйткәндә, әтәч бик яхшы кычкыра, ә менә йомырканы барыбер тавык сала Уильям Шекспирның «Ричард III* трагедиясен театрыбызда куялар икән, шуның өчен Уфадагы башкорт театрыннан Илшат Йомаголовны чакыралар икән дигән хәбәр таралгач, Марсельгә хәйран үпкәләп йөргән идем Ул килүен-килде. ләкин Марсель «Ричард III* не куймады Ул гына да түгел, татар театрында Илшат агайның язмышы бик күңелсез бетә язды Мин нишләп әлеге «Спартак*ны. «Ричард*ны искә төшердем соң? Театрда мондый пьесаларны уйнарлык артист бармы’ Шекспирны. Гогольне. Чеховны куярлык режиссер бармы театрда’ Әллә бу драматурглар әсәрләрен хәзер телевизордан үз телләрендә карау да житәме? Нинди «күзлектән* карыйсың бит' Әгәр шул әсәрләрдәге рольләрне уйнарлык артист, сәхнәгә куярлык режиссер булса’ Нигә академия театрының данын күтәрмәскә Классик пьесаларда уйнау артистларга зур бер мәктәп ләбаса Бар бит сәнгатьтә шундый биек, якты маяклар алар синең бөтен гомереңне яктыртып тора Әлбәттә, милли театрда, аеруча татар театрында татар халкы язмышы, дөньясы, музыкасы, теле—бар рухы яңгырап торырга тиеш!

Реклама