Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНГЫСЫЗ ИЛЛЕ ЕЛ

ГАЛИ ХАЛИТКА 50 ЯШЬ

 

Торакның бу урынында һәрвакыт кеше була: керәләр, чыгалар, чәйнек тотып, кайберләре кайнар су алырга бара, кайберләре болай, эче пошкан­нан чуала. Очрашучылар бер-берсенә «Сәлам» дә «Сәлам» диешеп, ашы­гып кына ике якка аерылып китәләр. Ә кайчакта кинәт кыска вакытлы гына бәхәс тә бәйләнеп ала.

Ике-өч студент нәрсәдер турында сөйләшә иделәр. Ахыры, әдәбият турындадыр. Әнә теге яктан берәү чыкты да, боларга һич игътибар бирмичә, бик кирәкле эшенә ашыккандай, үтә башлады. Болар туктатты­лар. Бу—чандыр, озын гәүдәле, ак чырай­лы. саргылт чәчле, күгелҗем күзле егет иде.

Өстендә аксыл-зәнгәр күлмәк. Бер кулында китап иде микән, әллә чәйник иде микән... икенчесенең биш бармагын чәчләренә ти­рән батырып, артка таба сөреп куйды. «Я, әйтегез!»—дигән шикелле, тегеләргә, кырт кистереп кенә, карап алды. Тегеләр нидер әйттеләр. Мин әллә ишетмәдем, әллә ише­теп тә, хәтерем саклый алмаган. Әмма егет­нең аерым сүзләре колак төбемдә гомергә яңгырар булып калды: «...Социаль харак­тер... тирән психологизм... Менә нәрсә!.. Укыгыз... Лев Толстойны... Шолоховны...»

Үз сүзләренең тегеләргә нинди тәэсир яса­вы турында, ичмасам, һич кенә дә кызыксынмастан, ул шунда ук, алга карап, үз коридорына кереп югалды. Мин янымдагы студентлардан, кыюсызланып, шыпырт кына сорадым: «Кем соң бу?» Чибәр генә бер кызый: «Әбәү! Бар икән тау тишегендә мүк­ләнеп яткан бәндәләр!» — дигән шикелле, гаҗәпләнеп, минем наданлыгым өчен үзе газап чигеп, йөземә ялт кына карап алды һәм, күкрәгендәге дулкынын басарга телә­гәндәй, сүзләрен өзеп-өзеп кенә: «Шушы бит инде Халит... Гали Халит»,—диде. Кыз­ганычка каршы, минем бу егетне беренче күрүем, аның гурында беренче ишетүем иде: ул дүртенче курс студенты икән...

Һай гомерләр! Шул көннән соң утыз елга якын вакыт үткән дә киткән! Халитка да бүгеп егерме яшь түгел, илле! Теге чибәр кыз да хәзер карчыктыр инде. Ләкин шу­нысы яхшы: дөнья кулыннан берсен алса, икенчесен бирә. Еллар безнең Халитның да гомеренең зур бер кисәген алып китсәләр, алмашына җитди тәнкыйтьче һәм зур галим буларак танылу китерделәр, аңа карата кешеләрдә хөрмәт тудырдылар; аның социа­листик культураны үстерү юлындагы хезмәтләрен тәкъдир итеп, хөкүмәт орденын бирде.

Истәлекләр дөньясына тагын бер әйләнеп карыйк әле... Ул заманнарда Тукай турында ниләр генә язылмады: ул динче дә, ул милләтче дә, ул вак буржуа да, ул фәлән дә, ул төгән... Утызынчы елларның ахырына таба шагыйрь турындагы хөкем акрын-акрын яхшы якка таба үзгәрә башлады. Ләкин шулай да хәлиткеч кыю аваз ишетелми иде әле. Һәм менә, ниһаять, 1938 елда егерме өч яшьлек бер егет: «Тукай — халык шагыйре!» — дип, мәйданга кыю һәм көчле аваз ташлады. Бу —Тукай турында әллә кайчан туып та, вульгаризаторлар басымы астында томаланып торган зур хакыйкатьне яңадан ачу, аны ачучы яшь егет Гали Халит иде. Егетнең тиздән «Халык шагыйре Тукай» исемендә беренче зур китабы басылып чыкты. Егет танылган тән­кыйтьчеләр сафына басты. «Г. Халит» дигән имзаның шуннан сон, менә инде чирек гасырдан артыграк вакыт үтүенә карамастан, матбугат битләреннән төшкәне юк. Су­гыш алдыннан гына ул безнең икенче зур шагыйребез М. Гафури турында матур ки­тап бастырды, сонрак шунысы өчен аңа филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирелде. Сугыштан соң аның реализм мәсьәләләренә багышлаган махсус зур китабы чыкты. Аннары аның Тукай турында татар һәм рус телләрендә яңа зур-зур тикшеренүләре дөнья күрде. Шул ук вакытта ул Казан университетында лекцияләр укыды, урта мәктәп өчен татар теле һәм әдәбияты буенча программалар төзеде, дә­реслекләр хәзерләште.

Ул күп еллардан бирле инде зур һәм җаваплы фәнни хезмәт башкаручы коллек­тивның эшенә җитәкчелек итә. Ялгышмыйча әйтергә мөмкин, ул үз талант көченең 70—80 процентын шушы эшкә бирә. Мондый эш галимнән бик тирән эрудиция, талант, үткен каләм һәм аттай эшләрлек көч сорый. Уртак хезмәтләрнең аерым авторлар яз­ган өлешләрен җитәкчегә кабат-кабат укырга, укырга гына түгел, төзәтергә, күп урын­нарын авторлар өчен үзеннән язарга туры килә. «XX йөз башында татар әдәбияты», «Татар совет әдәбияты тарихы» — калын-калын китаплар. Ләкин теге яки бу бүлекне нинди генә автор язган булуына карамастан, мондагы һәрбер бит, һәрбер сүз. һәрбер өтер һәм нокта Халитның күзеннән үткән, мондагы һәр юлга анын каләме кереп чыккан...

Халит — карчыга күзле тәнкыйтьче. Ул кемнең дә булса язганын укыганда анда­гы көчле һәм зәгыйфь якларны шул хәтле өстенә туры төшеп эләктереп ала, аңа кар­шы әйтер сүзне табуы кыен. Ул гына да түгел, Халит үзе хакыйкать дип инанган нәр­сәсен, боргаланып-сыргаланып тормыйча, туры һәм ачык итеп әйтә торган кеше. Мон­дый чакта аның телен кылычка охшаталар. Кайбер авторлар моның өчен рәнҗиләр. Минем үземә калса, аңардан рәнҗер урын юк. Беренчедән, мин аның телен кылыч түгел, хирург пычагы дияр идем. Икенчедән, Халитның тәнкыйть сүзен ишеткәндә кү­ңел әрнеп ала икән, бу хирургның тәннән кирәкмәс нәрсәне кисеп алган чагындагы авырту кебек кенә. Соңыннан рәхмәт әйтәсең. Мин нәрсә дә булса язсам, басылганчы аны Халит укып чыгып фикер әйтүен үземә бәхет саныйм. Ул туры тәнкыйть ясый Аның тәнкыйте яңа уй. яна фикер, яңа идея тудыра. Аның тәнкыйтеннән соң эшләгәч, хезмәт, һичшиксез, яхшыра.

Ул үз җитәкчелегендәге коллектив белән дә шулай эшли. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән һәм зур гына өлеше аның үзе тарафыннан язылган кырык табаклы зур хез­мәт хәзер Мәскәүдә рус телендә чыгып ята. Татар совет әдәбиятының туу. үсү һәм чәчәк ату тарихы белән хәзер, шушы китаптан укып, бөтен дөнья таныша алачак.

Кайчакта телдән «Һай гомерләр!» дигән сүзләр ычкынып китсә дә, чынысын әйт­кәндә, бер дә алай үкенерлек түгел: кордашларның гомере юкка үтмәгән, алар авыр- авыр йөкләрне, кыенлыклар булганда да, «эһ» тә итмичә күтәреп чыга ала һәм хал­кыбызның мәңге югалмаслык хәзинәсенә кертеп урнаштыра белгәннәр. Шуларның бер­се—Гали Халит, талантлы язучы, галим, тынгы белмәс эш кешесе, безнең каләмдә­шебез һәм дустыбыз.

Кайчак илнең ерак почмагыннан берәр кунак килеп төшә. Ана Казанны күрсәтә­сең. Ләкин аны барыннан да бигрәк культураның танылган кешеләре: язучылар, компо­зиторлар. җырчылар кызыксындыра. Ул аларны күрергә тели. Шулай берәр зур залга эләгәсең. Трибунада әлеге саргылт чәчле, күгелҗем күзле танышыбыз. Аның иң илһам­ланган минутлары. Зал бер тынын кысып утыра, бер яңгыратып көлеп җибәрә, бер. бүлдереп, кул чабып ала. Сокланган кунагым шыпырт кына сорый:

— Кем соң бу?

— Әнә шушы бит инде ул... Г. Халит!

Аның хезмәтләре, аның исеме татар совет культурасының дулкыны барып кагыла алган ерак чикләргә кадәр киң таралган.