КОРЬӘНХАФИЗ (хикәя)

 

Унҗиденче елның көзендә, укулар ннде башлангач, безнең мәдрәсәгә яңа хәлфә килде. Гаҗәп кызыклы, шуның белән бергә әллә нинди буталчык бер вакыт иде бу... Узган кыш патша төшерелгәч, шә­кертләр хөррият диделәр дә бөтенләй авызлыкларын салдылар. Мәдрә­сәдә электән килгән тәртип-низам бозылды, укуларның рәте-чираты китте. Җитмәсә, былтыр гына килеп укыта башлаган арык гәүдәле һәм юаш табигатьле Гариф хәлфә дә бик йомшак кеше булып чыкты. Аны җәдит хәлфә диләр иде, ул шәкертләргә кул күтәреп суга белми иде, хәер, шәкерт кыйнарлык аның көче дә юк иде. Иптидаи (кече) сыйныф­ларда ыбыр-чыбыр балаларны ничек җитте алай тыңлата алса да, рөштиләрдә (өлкән сыйныфларда) ул бөтенләй көчсез-гаҗиз иде; андагы ат­тай таза шәкертләр бәләкәй, арык хәлфәнең тәмам башы өстеннән йөри­ләр иде. Акыралар, бакыралар, бер сүзен колакларына элмиләр, үзе күрмәгәндә, артыннан мыскыллап көләләр, кыскасы, мескенкәйгә көн күрсәтмиләр иде. Кайда ннде ул монда дәрес! Хәтта бичара хәлфәнең сыйныфта утырып елаган чаклары да булган дип әйтә торганнар иде. Мондый хәлне ничектер аңлавы да читен нде. Гүя моңарчы башлары тукмалудан чыкмаган шәкертләргә кешечә әйтелгән яхшы сүз керми дә, күнекмәгән дә алар аңа, гүя сыртларына аларның һаман йодрык кирәк тә таяк кирәк. Шулай булмаганда, алар өчен хәлфә хәлфә дә түгел, хөрмәткә лаек кеше дә түгел... Юк, түзмәде безнең йомшак күңелле мес­кен хәлфәбез мондый бәйдән ычкынган кыргыйлыкка, тотты да мәдрәсә­безне, мәдрәсәбезне генә түгел, кариябезне ташлап каядыр китте. Бер генә кыш укып калдык без аңардан.

Инде менә аның урынына яңа хәлфә килде. Билгеле, без аны бик кызыксынып каршы алдык. Бу инде Гариф хәлфә кебек шәкертләр ара­сында югалып калырлык кечкенә, өтек кеше түгел нде. Озын кара каза­ки кигән, нечкә билле, киң күкрәкле, уртадан калкурак нык, какча гәүдәле, бәрхеттәй кара сакал әйләндереп алган ап-ак чырайлы, юешлә­небрәк торган кызыл иренле, ефәктәй йомшак кара мыеклы һәм аз гына сары йөгергән елтыр кара күзле бик чибәр бер кеше нде ул. Беренче керүендә үк ул безгә, күзләрен кысыбрак, матур иреннәренең чите белән генә елмайгандай итеп, гүя менә аны-моны сизмәгән куяннарга агач ботагыннан койрыгын уйнаткалап, карап яткан сүлән шикелле, эченнән генә нидер уйлап, нидер чамалап, яшерен-астыртын гына карап торган иде. Һәм без аның чын уен, чын теләген белмәсәк тә, бу елмаюлы астыр­тын карашыннан ихтыярсыз шомланып, эчебездән генә калтыранып та куйган идек. Онытмас борын тагын шуны да әйтим: баштарак без аның исемен дә ачык кына белә алмыйча тордык. Безгә аны «Хафиз хәлфә» дип таныштырдылар, шул ук вакытта бу кеше — «Корьәнхафиз» дип тә әйттеләр. Тик бераздан гына төшенеп алдык: чын исеме дә Хафиз

• Корьәнхафиз-корьәнне яттан укучы

һәм шуның белән бергә корьәнхафиз да икән ул. Ләкин тиз арада ул шушы соңгы «корьәнхафиз» дигән ләкабы белән халык теленә кереп китте. Без, шәкертләр, аны «Карый хәлфә» дип йөртә башладык.

Бер уңайдан тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк: безнең мәдрәсәне Искәндәр ахун мәдрәсәсе дип йөртәләр. Таш мәчеткә урам аша, иркен генә ихата эчендә аның ике бинасы бар. Берсен, гади авыл өе сыман бүрәнәдән салынган кечерәген, яңа мәдрәсә дип, ә икенчесен, такта бе­лән тышланган зуррагын, иске мәдрәсә яки сары мәдрәсә дип атыйлар (сарыга буялган иде ул). Яна мәдрәсәдә күбрәк Дәүләкән балалары укып йөриләр. Аларны иптидаи сыйныфлар дип атыйлар. Хәер, болай сыйныфлар дип зур итеп әйтү дөрес тә булмас, чөнки бер өй эчендә, бер хәлфә алдына утырып, беренче тапкыр әлифба һәм иман шарты күтәреп килгән җиде-сигез яшьлек балалар белән бергә, инде ничәдер кыш рәттән корьән һәм хәдис ятлап йөргән ундүрт-унбиш яшьлек малайлар да укыйлар иде. Беренче, икенче, өченче сыйныфлар дигән сүз юк, барысы да тик иптидаи дип кенә йөртелә.

Ә сары мәдрәсәдә рөшти (өлкән) сыйныфлар, ягъни анда төрле авыллардан килгән зур шәкертләр ятып укыйлар. Болар инде типсә тимер өзәрлек таза егетләр. Өсләрендә бәрән эчле билле бишмәт, башларында кама читле бүрек, муеннарында ак шарф, кулларында ак перчатка, ә аякларында читек яки тула оек өстеннән кигән тирән киез каталар. Бик көяз булырга яраталар, эскәк белән кашларын нечкәртә­ләр, бармакларына берәр кыз исеме язылган кашсыз йөзек кияләр һәм безнең ише вак малайларга «каениш» дип кенә дәшәләр иде. Аларның күбесе Дим буендагы башкорт муллаларының һәм байларының мулла- мәзинлеккә укын торган малайлары иде. Аларга йөге белән азык килә, һәм кыш буе җылкы ите ашап, сары май ашап, бавырсак ашап яткан­лыктан, алар бик тазалар һәм бик мутлар иде. Кайберәүләре качып-посып кыпа яр буендагы Ишморат бичәсенә бал эчәргә дә йөриләр иде.

Менә безнең яңа хәлфәбез Корьәнхафиз да сары мәдрәсәнең бер кечкенә бүлмәсенә урнашып, өйләгә чаклы безне, өйләдән соң рөштиләрне укыта башлады. Рөштиләргә шулай ук карт хәзрәт Искәндәр ахун үзе дә көн саен диярлек дәрескә керә иде.

Әйе, беренче очрашу бик нык хәтердә калган. Әйткәнемчә, кара казаки кигән, ак чырайлы, кара сакаллы чибәр кеше тузан эчендә шау итеп торган мәдрәсәгә ничектер мыштым гына килеп керде һәм тукталып, бер суз әйтмәстән, безнең утырышын беткәнне көтеп торды. Без әле ул елларда да борынгыча астыбызга киез салып, тәбәнәк өстәлләр артына тезләнеп утыра торган идек. Бик уңайсыз, бик авыр иде болай утыруы, аяклар оеп, катып бетә, аларны кая сузарга, нишләтергә бел­мичә йөдәп, җәфаланып бетәсең. Әмма бу тәбәнәк өстәлләрдән күрәсе җәфалар алда булган икән әле.

Шулай без утырышып беткәч, Карый хәлфә дә өстәлләр алдында торган биек, артсыз урындыкка килеп утырды һәм әлеге шул сүлән ши­келле елтыр күзләрен кысып, аз гына көлемсерәп, берни сиздермичә безгә карап тора башлады. Без барыбыз да тынып калдык. Шактый дәшми торганнан соң, хәлфә акрын гына сорап куйды:

  • Бүген кизү кем?
  • Мин, — диде арткы рәттән бер олырак шәкерт.
  • Торып җавап бир, — диде хәлфә ана, тавышын үзгәртмичә генә.

Шәкерт торып басты.

  • Мин кизү.
  • Исемең ничек?
  • Хәкимҗан.

Ямаулы чалбар, җиңнәре беләзегенә дә җитмәгән иске пинжәк кигән озын, чандыр шәкерткә хәлфә аның ныклыгын, тазалыгын, холкын ча­малагандай сынап күпмедер карап торды. Аннары сорады:

  • Бүген сыйныфта ничә шәкерт?
  • Егерме биш.
  • Килми калганнары бармы?
  • Бар. Өчәү.
  • Утыр, — диде хәлфә һәм кулындагы катыргы тышлы озын дәф­тәрне тезләре өстенә куеп ачты да малайларны исемнәре белән дәшә башлады. Җавап бирүченең һәркайсына каш астыннан сөзеп кенә карап алды, кайберәүләрдән: «Мондагымы, читтәнме?» яки «атаң кем?» дип сорап та куйгалады. Бу эшне бетергәч, торып, шыгыр-шыгыр иткән өр-яңа читекләре белән йомшак кына басып, тәбәнәк өстәлләр яныннан китап-дәфтәрләребезне карап узды. Шул чагында бер малайның түбәтәе астыннан чыгып торган җилкә чәчен каты гына тартып куйды. Көлемсе­рәп: «Поп малаемы әллә син?» — диде. Малай дәшмәде, тик күзенә мөлдереп яше генә килде. Тагын, күршесенә нидер пышылдаган икенче бә­ләкәй генә малайның маңгаена, бер сүз әйтмәстән, куш бармаклап чиртеп алды. Җиңел генә чиртте кебек, ә шулай да малайның маңгае кызарып, бүртеп чыкты. Без барыбыз да ни өчен бу дип, бик аптырап, сагаеп калдык. Малай көлемсерәп басып торган чибәр хәлфәгә сискәнеп һәм сыкранып бер генә карап алды да, маңгаен тотып, тизрәк башын иде. Ләкин тавышын чыгармады. Бу хәлдән безнең эчебезгә, салкын бизгәк шикелле, өшеткеч бер курку йөгерде.

Хәлфә яңадан үзенең биек урындыгына барып утырды. Ак кулы бе­лән кечкенә кара сакалын сыпыргалагандай итеп торды, шуннан соң бер-ике зуррак шәкерттән берничә генә тыныш корьән укытып карады Ләкин бер сүз әйтмәде, төзәтү-фәлән дә ясап тормады, аз гына уйланып утыргач, тыныч кына:

  • Бүгенгә җитте,—диде,—иртәгә чынлап тотынырбыз, ә хәзер, бар, кайтыгыз!

Гариф хәлфә вакытында без, дәрес бетәр-бетмәс, ду килеп, урыны­быздан куба идек, ишек төбенә ташланып, өерелешеп-көрмәкләшеп, бук­чалар белән сугышып, мәдрәсәне тузанга батыргач кына чыгып китә тор­ган идек. Бу юлы инде без, иске гадәт буенча, алай дәррәү кубып, ишек­кә ташланмадык, ничектер ихтыярсыздан тыелып, кабаланмыйча-шауламыйча гына киез итекләребезне, каталарыбызны киеп, бер-бер артлы мыштым гына чыгып киттек. Хәлфә урыныннан кузгалмыйча, башын ия төшеп, сүзсез генә безгә карап калды.

Һәм менә шушы беренче очрашудан соң атна-ун көн дә үтмәгәндер, мәдрәсәдә гомумән һәртөрле шау-шу басылды, тузан да басылды, эчен генә түгел, бөтен ихатасын үле бер тынлык басып алды. Безнең өчен уйнау да бетте, көлү дә бетте, ә шаяруны исә бөтенләй оныттык дияргә ярый.

Икенче көнне үк инде без хәлфә кулында өч талдан үреп ишкән озын чыбык күрдек. Хәер, шәкерт өчен чыбык бик таныш нәрсә ул, әмма чыбыркысыман итеп үргәнен безнең әле татыганыбыз юк иде. Бик зәһәр нәрсә икән. Ничектер сиздермичә генә килеп чага торган елан төсле булып күренә башлады ул безгә... Әйтик, сыйныфта шәкертләр китапла­ры өстенә иелеп, тонык кына гүләп, һични уйламыйча сабакларын ят­лап утыралар. Шул чакта әлеге өчтән ишкән чыбык кинәт, баш очыбыз­дан выжлап, берәрсенең сыртына барып төшә. Шәкерт чынлап та елан чаккандай үз-үзен белештермичә сикереп-чинап җибәрә. Бөтен сыйныф сискәнеп, агарынып китә: ни булды, ни өчен бу? Берәү дә шауламады, тынлыкны бозмады бит югыйсә! Тик соңыннан гына беләбез: бичара малай, күршесенә борылып, нидер әйтмәкче булган, имеш, бары шуның өчен генә!

Ләкин бу коточкыч усаллыкның безне тетрәткән, безне таңга кал­дырган хикмәте, билгеле инде, чыбыкта түгел, ә чыбыкны тоткан хәлфәнең үзендә иде. Беләсезме, ул бит бер сүз әйтмичә, бернинди кисәтү фәлән ясап тормыйча, житмәсә әле, майлы елтыр күзләре һәм кызыл иреннәре белән көлемсерәп кенә, сине сыйпап алгандай, китереп суга һәм әйтергә кирәк, бик яман суга. Ә берни көтмәгән малай исә, чыбык әчесеннән өзгәләнеп китсә дә, хәлфәнең әнә шул елмайган чибәр йөзенә күтәрелеп карау белән ничектер ярым үлектәй өнсез катып кала, ачу-нәфрәте дә аның кабынып китми, күзеннән яше дә бәреп чыкмый, бары тик ак кәфендәй йөзенә искиткеч бер аптырау-курку гына җәелә. Кычкырып елый да алмый ул, елап жибәрсә, хәлфә моның өчен ишкән чыбыгын бер-бер артлы тагы да катырак төшереп ала. Башынамы, би­тенәме, аркасынамы — карап та тормый. Кечерәк шәкертләр моңа түзә алмыйлар иде, күбесенең кайткан чакта балак буйлары юеш була торган иде

Шулай итеп, башта безне үзенең чибәрлеге һәм көязлеге белән сок­ландырган Корьәнхафиз бик тиз арада бөтен мәдрәсәнең котын алган ерткыч зөбаныйга әверелде. Ерткычлыгының һич чамасы юк иде. Өчтән үргән чыбык нәрсә ул! Чыбык кына эләксә, шөкер итә идек әле... Бер кызып китсә, аның елмаюы ыржаюга әйләнеп, күзләрен тәмам кан баса торган иде. Мондый чагында ул шәкертне колагыннан сөйрәп торгыза иде дә, бар көченә кизәнеп, яңагына салып җибәрә иде. Шәкерт егылып китсә, яңадан торгызып, тагын сугып ега иде. Аннары баз ишеген ачты­рып, шунда типкәләп төшереп җибәрә иде. Бер көнне ул Мнңнәхмәт ди­гән шәкертне чәйханәдән вакытында чәй китереп җиткермәгән өчен генә шулкадәр рәхимсез кыйнады ки, теге бичара һушыннан язды, авызын­нан канлы күбекләр килде. Үлә дип торабыз. Бары йөзенә салкын су сипкәч кенә, күзен ачты, анда да бик озак тора алмыйча, идән урта­сында бөгәрләнеп ятты. Шуннан сон Мнңнәхмәт мәдрәсәгә аяк басмас булды. Моның ише кансыз кыйнаулар еш кына булып тора иде. Мәсә­лән, Сафиулла абзый малае Габделбариның да, шундый кыйналудан соң, колагы агып йөри башлады. Ләкин мондый имгәнүләргә Корьәнхафизның һич исе китмәде, аз гына да тыела белмәде, һаман әүвәлгечә елмайгандай ыржаеп, тиргәми-сүкми генә шәкертләрне вата бирде.

Гаҗәп, залим булган җирдә хаин да табыла икән ул. Безнең залим­ның да шундый хаине табылды. Бу — җиләк-җимеш подвалы тотучы Гыйбаш сәүдәгәр малае Шәрифҗан бөкре иде. Ул яше белән шактый олы булса да, рөштигә күчә алмыйча һаман безнең арада, иптидаи сый­ныфта утыра иде. Берәү белән дә аралашмыйча, берәү белән дә дус­лашмыйча, һәркемгә шом салып, өнсез-сүзсез генә йөрүче бер карачкыл булып күренә иде ул безгә. Аның колаклары иләмсез зур иде, һәм ма­лайлар аңардан «бер колагын астына җәеп, икенче колагын өстенә ябы­нып ята икән» дип көлә торганнар иде.

Безнең Дәүләкәндә, «Марҗа базары» дип йөртелгән мәйданда кино дигән нәрсә бар иде. Ул заманда без аны кино дип түгел, ә «томанный» дип йөртә идек. Билгеле, шәкертләргә «томанный» карау катгый рәвеш­тә тыелган иде, шунлыктан бу сихри җир безне үзенә гел тартып тора иде Шунда эләгүнең хәйләсен-җаен без эзләп кенә йөри идек, һәм кай­чагында, бигрәк тә кышкы ярминкә вакытында, без кырык хәйлә корып, бик нык яшеренеп, «томанный»га барып чыккалый идек. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, безнең «томанный» тирәсендә йөрүебез икенче көн­не үк хәлфәгә билгеле була торган иде. Моның җәзасын сөйләп торасы да юк, тик бер нәрсәгә без хәйран кала идек: кайдан белгән бу зөбаный? Бары берничә тапкыр шушы каһәргә юлыкканнан соң гына тө­шенеп алдык: Гыйбашлар «томанный» каршысында гына торалар ич, менә шуның ләгыйнь малае, әлеге бөкре Шәрифҗан, капка төпләреннән «томанный»га кемнәр килгәнен күзәтеп тора икән дә икенче көнне хәл­фәнең колагына житкерә икән. Шул хаин аркасында без өчтән үргән чыбыкны күпме ашамадык. Безнен иң явыз дошманыбыз булып китте ул, тик бөкре булганы өчен генә без аны эт итеп тукмаудан тыелып калдык.

Кыскасы, Карый хәлфәдән күргәннәрне сөйләп бетерәсе дә түгел һәм, дөресен генә әйткәндә, максат та ул түгел. Мәдрәсәдән читкә, зур­рак дөньяга чыгыйк әле, кызыгы аның шунда. Әйе, безне утлы табада биеткән шул ерткыч залим, беләсегез килсә, мәдрәсә тышында бөтен­ләй икенче кеше булып йөри иде. Корьәнхафиз!.. Аның шушы бер исеме үзе генә ни тора! Һәркемнең телендә ул, һәркемнең күзе аңарда. Мәчеткә ул кара казаки өстеннән көмештәй елык-елык уйнаклаган атлас чапан, башына кара чуклы зәңгәр фәскә җыйнак кына итеп чорнаган ак чалма киеп бара. Намаз вакытында гомуми сафка басмыйча, ахун хәзрәттән бер генә адым арттарак ялгыз басып тора. Намаздан соң хәзрәтнең уң ягына утырып, матур, көчле Мысыр мәкаме белән кычкырып корьән укый. Аш мәҗлесләреннән дә аны һич калдырмыйлар. Анда да ул Ис­кәндәр ахун белән янәшә утыра һәм хәзрәт рөхсәте белән корьәнне дә ул укый. «Әгузебилляһи...» дип аз гына сакауландырып, тавышын аз гына калтырата төшеп башлап җибәрүгә, мәҗлес халкы тәмам өеп, мәрткә киткәндәй тынып кала, ә ишек артына җыелган хатын-кызлар, авызларын яулык читләре белән каплап, тәмам эреп, яшьләрен агыза- агыза аны тыңлыйлар.

Ул елны, җитмәсә, ураза да кышкы айга туры килгән иде. Бөтен рамазан буена Корьәнхафиз мәчеттә тәрәвих вакытында кычкырып кәрьән чыкты. Аны тыңлар өчен генә халык ябырылып тәрәвихка йөрде. Менә шуннан соң инде Корьәихафизның шөһрәте һәм дәрәҗәсе аеруча үсеп китте. Базарда, кибетләрдә, мәҗлесләрдә агай-эне аның зур гый­лем иясе булуына, зирәклегенә, чибәрлегенә исләре китеп, тел шартла­тып сөйли торган булдылар. Хәтта күп кенә сәүдәгәр кызларының да ул хыялларына кереп, күңелләрен кытыклый һәм төн йокыларын качыра башлаган иде.

Озак та үтми, халык арасында Корьәнхафизны карт хәзрәттән соң мәхәлләгә имам итеп кую турында да сүзләр йөри башлады. Бу инде колакны торгызырлык хәбәр иде. Дөрес, ахун хәзрәтнең фани дөньяда озак тормасын истә тотып, аның урынына имам табу мәсьәләсен мәчет картлары элек тә үзара сөйләштергәлиләр иде. Ләкин бик сак кына, ахунның үзенә ничек тә барып җитмәслек итеп кенә, чөнки бу бик че­терекле, бик катлаулы мәсьәлә иде. Ә инде Корьәнхафизны ахун урынына димләүгә килгәндә, бу аеруча зур гәп, зур бәхәс тудырырга тиеш иде. Хикмәт шунда: Искәндәр ахун үзе саф башкорт иде, ә Корьәнхафиз — Ыслак татары. Шуның белән бергә, мәхәллә халкы да ике груһка бүленеп йөри: төп халык—җир-су биләүче башкортлар; ә сәүдәгәрләр, приказчиклар, тегүчеләр, итекчеләр—барысы да читтән килгән татарлар. Болар арасында мәхәлләгә хуҗа булу өчен һәрдаим яшерен көрәш бара. Башкортлар мәхәллә башына «килмешәк татарны» куярга һич теләми­ләр, ә татарлар ахун хәзрәттән соң мәхәлләгә имам итеп берәр уңган, өлгер, гыйльме шәп татар мулласын китерергә ашкынып торалар.

Шуның өстенә әле тагын Искәндәр ахунның Бохарадан укып кайткан Әхмәдия атлы үз улы да бар иде. Тик бичара мәхзүм чатан иде, бер аягы белән чокырга төшеп киткәндәй бик каты аксап йөри иде. Ләкин башкортлар барыбер аны атасы урынына имам итәргә ниятләп торалар иде. «Сатан булһала, үзебездеке булыр» диләр иде алар. Ә татарлар исә, мәхзүм ул — гарип кеше, гарип кешегә оеп намаз уку дөрес бул­маячак, дип каршы төшәләр иде. Билгеле, алар шушы сылтау белән имамлыкны ничек тә башкорт кулыннан алып, татар кулына бирергә тырышалар иде.

Ә Искәндәр ахун үзе соң бу мәсьәләләргә ничек карый, ниндирәк мөнәсәбәттә тора? Моны ачык кына белүче булдымы икән? Иң элек, ахун хәзрәт табигате белән бик аз сүзле, йомык бер кеше иде. Мәҗлесләрдә ул, бүтән муллалар шикелле, үзе башлап  акыл сатарга яратмый, бары сорауларга җавап кына биреп утыра, корьәнне дә күбрәк мәзиннән укыта, хәтта мәчеттә мөнбәргә менгәч, вәгазьне дә бик кыска тота иде. Ихтимал, бу кадәресе аның картлыгы җитүдән дә килгәндер инде. Дөрес, ул бик башкорт җанлы мулла иде, бөтен исәп-гамәлендә иң элек үзенең башкортларына таяна торган иде. Ләкин татарлар белән дә ул бик нык хисаплашырга тиеш иде. Мәсьәлә шунда ки, башкортлар үзләре дин өчен, шәригать өчен алай бик җан атып тормыйлар. Гомумән, дингә җиңел карый торган халык. Күпчелеге мәчеткә бик сирәк йөри, шәригать кушканнарны бик иренеп кенә тота. Сер түгел, мәсәлән, Дим буендагы Көрмәккәй, Шәрип, Казангол кебек саф башкорт авылларындагы мәчетләрнең сукмагын җәй көне үлән басып бетерә, ә муллалары базардан базарга күмәкләшеп кымыз эчеп, бал эчеп, курай тартып, җырлашып, кәеф-сафа сөреп йөриләр, һәм берәү дә моны гаеп итми, киресенчә, андый мулланы мактап кына сөйлиләр: шәп кеше! Менә шуңа күрә дә башкортка хәзрәт үзенеке булса шул җиткән, калганына аның артык исе китми. Ә татар инде андый түгел. Татар, бигрәк тә аның сәүдәгәрләре—гаҗәп тәкъва халык, дин-ислам өчен җанын да, малын да кызганмый, шәригать кушканны үзе үтәү генә түгел, хәзрәтнең дә бик төгәл үтәп баруын тикшереп торырга ярата. Аннары хәзрәткә тигән күп төрле сәдака да, мәчет-мәдрәсәне карау өчен бирелгән һәртөрле иганә дә күбрәк алардан керә. Шулай булгач, Искәндәр ахунның үз мәхәлләсендәге татарлар белән хисаплашмыйча һич мәҗәле юк. Аңа ике халыкның да көен көйләргә туры килә. Ихтимал, шуңа күрә ул имамлыкка кемне варис итү мәсьәләсе буенча барган бәхәсләрне ишетмәмешкә салынган булып, тел яшереп торырга мәҗбүрдер дә... Ләкин шулай да Корьәнхафизга аның үз мөнәсәбәте ничек, ни уйлый ул бу кинәт калкып чыккан татар турында, җаны кабул итә аламы аны? Мөгаен, юктыр, хәер, ачык кына әйтүе бик читен. Дөрес, ул аңа юл куя, бернинди көнчелек-мазар күрсәтми, әмма шуннан башкасын сизү һич мөмкин түгел. Мәҗлесләрдә ул ап-ак сирәк сакалын күкрәгенә терәп, күзләрен шешенке кабаклары астына яшереп, тын гына утыра. Сүзе бик сирәк чыга, тик әллә ни дә бер генә бик хикмәтле һәм усал итеп берәр кинаяле сүз әйтеп куя, шуңа күрә аңардан бераз куркалар да, шул ук вакытта аны, билгеле, олылап хөрмәт тә итәләр. Ләкин мәчеттә булсын, мәҗлестә булсын, хәзрәт үзенең янәшәсендәге Корьәнхафизны гүя күрми дә, белми дә. Атналар буена ул аның белән сөйләшмидер кебек.

 

Аның каравы, Корьәнхафизның ахун хәзрәткә булган мөнәсәбәтен ачык сизәргә мөмкин иде. Иң элек шуны әйтергә кирәк: Дәүләкән кебек зур бер җирнең бай мәхәлләсенә килеп эләккәч һәм татар сәүдәгәрләренең бихуш булып күтәреп алуларын, хәтта имамлыкка юрый башлауларын белеп алгач, бу хәйләкәр-елгыр бәндә мондый форсатка теше-тырнагы белән ябышырга тиеш иде. Ахун хәзрәт урынына имам булып калу —бу инде төшеңә дә кермәслек бер бәхет! Момын өчен иблиснең үзе булырга да теләсәң нинди җәтмәләр корырга да ярый. Ләкин шуның белән бергә ахун хәзрәтнең башкорт булуы һәм башлыча үзенең башкортларына таянуы Корьәнхафизның эшен гаять читенләштерә иде. Хәтта өметсезгә әйләндерә иде. Бу эштә ачыктан-ачык татарлар ягына да басарга ярамый иде, алай иткәндә бөтенесен оттырырга мөмкин иде. Шуна күрә безнең Корьәнхафиз, башкорт ышанучан, башкорт олылаганны ярата дип булса кирәк, иң элек хәзрәтнең үзенә ничек тә ярарга, ничек тә елышырга тырышты. Ачыктан-ачык ялагайлык күрсәтмәсә дә (чөнки аңа үз дәрәҗәсен дә сакларга кирәк иде), ул карт хәзрәтне гүя хөрмәт итү, олылау йөзеннән аның алдында «тәхсир» дип, «мөбарәк зат» дип баш иеп кенә торды, һәрвакыт янында булып, анын һәр теләген, һәр боерыгын үтәргә әзер торды. Мәчеттә ул аны култыклап мөнбәргә менгерде. Мәҗлесләрдә ул аңардан узып сүз сөйләмәде, корьәнне дә бары аның рөхсәте белән генә укыды. Кыскасы, бик итагатьле бер кыяфәт белән, ахун хәзрәткә чынлап та бик якын торган бер кешесыман, ул бөтен җирдә аның күләгәсе булып йөрде.

Ләкин болар гына карт хәзрәтнең күңелен җәлеп итмәсен, татар файдасына аның фикере үзгәрмәсен Корьәнхафиз сизенә иде булса кирәк. Монда юхаланып маташу юлы белән генә эш чыгарып булмаячак иде, әлбәттә. Карт хәзрәтне тәмам әсир итәрлек ниндидер бүтән бер бик көчле, бик тәвәккәл чара табарга кирәк иде. Ә безнең Ыслак мишәре, явыз, усал булу өстенә. бик чая кеше дә иде. Чынмы-ялганмы, ләкин ялкынсыз төтен булмый диләр, аның әнә шулай имамлыкны өмет итеп йөргән чагында Дәүләкән шинкарларына барып, марҗалар белән күмүшкә эчеп утыруы турында да сүзләр чыккан иде. Тик, хикмәте хода, моның аңа бер зыяны да булмады. Зур дәрәҗәле чибәр кешенең гамәлен алай бик хөкем итмиләр, күрәсең... Менә шул әрсезлегенә һәм үзенең дәрәҗәсенә таянып, карт хәзрәткә тагы да ныграк якынаю нияте белән, Корьәнхафиз әфәнде гаҗәп бер кыю адым ясый. Ул үзенчә бик дөрес исәп йөртә, ләкин моңардан ни килеп чыкканын алда күрерсез.

Эш болай тора: Искәндәр ахунның чатан мәхзүмнән башка тагын Гайшә исемле җитеп килгән кызы да бар иде. Башкорт кызларының Дим камышыдай бер сылуы иде ул. Озын кара калын толымлы, түгәрәк карасу йөзле, сызылып киткән нечкә кашлы, чиядәй иренле, энҗедәй ап-ак тешле, елмайганда бит урталары чокыраеп китә, үзе карлыгачтай уйнак-сөйкемле иде. Сары мәдрәсәдә ятучы шәкертләр «Гайшә җан!» дип авалар да китәләр иде. Шул «карлыгасты» бер күрер өчен генә алар атна саен хәзрәтнең абзарындагы тиресен түгәргә йөриләр иде. Җомгадан соң ун-унбишләп шәкерт, туй мәҗлесенә хәзерләнгәндәй бик көязләнеп, ак шарфларын чорнап, ак перчаткаларын киеп, бүрекләрен кырын салып, шагыр-шогыр хәзрәт ихатасына атлыйлар. Анда аларны хәзрәтнең ялчысы озын Гыймади каршы ала, һәркайсысына я сәнәк, я көрәк тоттыра. Шәкертләр шарфларын, туннарын салып дәррәү эшкә тотыналар. Зур үрәчәле чанага тиресне төягәч, биш-алты шәкерт аны һай-һулап сөйрәп, яр астына алып төшеп китәләр. Болай ат җикмичә генә күмәкләшеп тарту кызыграк та һәм вакыт та озаккарак сузыла. Ләкин тирләп-пешеп эшләгән шәкертләрнең күзләре гел аш өенең ишегендә генә—шуннан Гайшәҗан комган күтәреп килеп чыкмас-мы? Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, җиз комганны күтәреп, я чатан мәхзүм, я карт остабикә, я Гыймади хатыны килеп чыга, ә Гайшәҗан юк, Гайшәҗан чыкмый да чыкмый. Һай, аны күрүләре бик тә читен шул! Бигрәк тә хәзрәт үзе өйдә булса, бу бөтенләй өметсез эш инде. Әмма өметсез шайтан дигәндәй, кайчагында көтүләре бушка да китми. Гайшәҗанның да бит әле үз җаны бар, ул да бит шәкертләрнең ишек алдында тирес түккән булып, зарыгып көтүләрен сизеп тора... Һәм менә уйламаган бер чакта гына сылу кыз тәнкәле юка җиләнен башына бөркәнеп, аш өеннән ялт килеп чыга да башын түбән иеп кенә, кечкенә ак пималары белән вак-вак атлап кына капка төбенә китә. Урамга чыгып, кемнедер көткәндәй, бер уңга, бер сулга борылып, каранып тора... тора да аннары керфекләрен шулай ук җиргә төшереп кенә, вак-вак атлап кына кире өйгә таба килә һәм ишеккә җиткәндә генә кыр кәҗәседәй кинәт атылып кереп китә. Авызларын ачып каткан шәкертләр шул чакта мәхзүмэнең озын кара толымлы зифа буен да, кыйгач кашлы, бит урталары чокыраеп торган түгәрәк йөзен дә ичмасам бер рәхәтләнеп күреп калалар, һәм аларга шул җитте дә! Шунда ук көрәк-сәнәкләрен ташлап (калганын Гыймади үзе дә көрәп бетерер), туннарын киеп, тизрәк мәдрәсәгә элдерәләр. Кайткач, бөтен кич буена «ах, Гайшә хурый» да «ах, Гайшә җаный!» дип, котырып киткән хыялларыннан тәмам исерешеп, киезләре өстендә аунап яталар. Бигрәк тә пешеп кенә өлгергән кып-кызыл җиләк шул! Кемнең генә авызына өзелеп төшәр икән ул татлы-сусыл жиләк?!

Менә шушы җиләктәй мәхзүмәгә безнең Корьәнхафиз нәфесен суза да инде. Әлбәттә, ул шәкерт түгел, хәзрәткә шактый якын торган, аның өенә кергәләп-чыккалап та йөргән кеше, һәрхәлдә, сылу Гайшәне күргәләгән булырга тиеш. Ничек кенә булмасын, сүлән шикелле астыртын мыштым гына каранып йөргән Корьәнхафизда унҗиде яшьлек хәзрәт кызына дөрләп ялкынлы дәрт кабына. Ихтимал, моны мәхәббәт дип тә атарга ярый торгандыр, чөнки мәхәббәт ерткыч җанварларга да хас нәрсә диләр. Кыскасы, ул Гайшәгә өйләнергә тели. Ләкин бу теләкнең нигезендә башлыча бик еракка каратып төбәлгән зур исәп тә ята: әгәр ул берәр могҗиза белән Искәндәр ахунның кияве булып алса, бай мәхәллә һичшиксез аныкы булачак. Башкорт бик туган жанлы, урын һәм дәрәжәне үз токымына яки үз кардәшенә тапшырырга ярата, шулай булгач, карт хәзрәт тә, гәрчә бердәнбер улын үз урынында күрергә теләсә дә, мәхәллә халкы мәхзүм гарип ул дип каршы торгач, имамлыкны ахыр чиктә яраткан кызының киявенә бирер иде. Бирмичә хәле юк, чөнки мәхәлләнең иң көчле өлеше — татарлар шуны таләп итәчәкләр. Шулай итеп Корьәнхафиз үзенең яшерен максатларына ирешәчәк.. ирешәчәк, әгәр дә Гайшә дигән карлыгачны үткен тырнакларына эләктереп ала алса.

Ул башта Гайшәгә булган өметен сиздерергә ашыкмады, ул иң элек үзен бик мәһабәт тотып, бик көяз йөреп, мәхәллә халкы алдында дәрәҗәсен күтәрергә һәм суфиланып, итагатьлек күрсәтеп хәзрәткә елышырга тырышты. Әмма ләкин коры исәп һәм азгын теләк һәрвакытта берәр очыннан сүтелә башлый. Корьәнхафизның мәдрәсәдәге ерткычлыгы тышка чыкты, халык теленә керде, кайбер ярлы-ябагай балалары укуларын да ташладылар. Хәлфә кыйнаганнан соң колагы ага башлаган әлеге Габделбариның әтисе Сафиулла абзый, — әйтергә кирәк, Дәүлакәннең мөхтәрәм сәүдәгәрләреннән берсе, — хәлфә өстеннән хәзрәтнең үзенә туп-туры шикаять белдерә. Бу инде хәтәр нәрсә, ышанычлы терәкләрнең берсе какшый башлау дигән сүз. Кем баласы икәнен абайламыйчарак малайның колагына тондырган икән, хәерсез!

Шуның өстенә, бозык хатыннар белән чуалуы турындагы сүзләр дә ешрак кабатлана башлады. Әгәр бу сүзләр ахун хәзрәткә барып житә калса, Гайшәдән генә түгел, бөтенесеннән колак кагарга мөмкин. Кыскасы, Корьәнхафизга ашыгырга кирәк иде.

Ә тарихи вакыйгалар ул кышны бик куерып китте. Әйткәнемчә, Корь-әнхафиз безнең мәдрәсәгә унҗиденче елның көзендә килгән иде. Бөтен Рәсәйне инкыйлап ташкыны басып киткән бер заман иде бу. Ерак Пайтәхеттән көчле инкыйлап җиле, ниһаять, безнең кечкенә Дәүләкәнгә дә килеп җитте. Бездә дә совет дигән яна власть урнашты. Дөрес, көндәлек гади тормыш үзенең моңарчы хөкем сөргән тәртип-низамы, дине-шәригате белән искечә һаман бара иде әле. Ләкин шуңа карамастан, бу инде яңа чор, яңа заман иде. Тиздән бөтен иске тәртипләр җимерелергә тиеш. Берәүләр моны бик теләп көтә, икенчеләр хафага төшеп, куркып тора. Әмма яңаның тууы кискен, каты көрәшсез булмас кебек. Эшләр шуңа таба бара.

 

Корьәнхафиз менә шушы буталчык, хәвефле вакыттан файдаланып калырга уйлый. Көннәрдән беркөнне ул карт хәзрәт алдына барып, түбәнчелек белән, ләкин ачыктан-ачык сүзен башлый:

— Тәхсир, сезгә зур гозерем бар,— ди, чибәр йөзендә әдәп белән әрсезлекне бергә чагылдырып. — Тугры сүзем өчен кәефегез кырыла күрмәсен, бары изге теләнгән чыгып әйтәм, тәңрем моңа шаһит! Үзегез күрәсез, тәхсир, заманнар бик буталды, иртәгә ни буласын берәү дә белми, зур афәтләр килүе мөмкин... Әйе... Хосусән сезнең кебек тирә-якта дан тоткан ахун хәзрәтнең хәле бик мөшкелләнеп китүе мөмкин, ник дисәгез, әһлеислам арасында да бердәмлек бетте, груһларга бүле­неп якалашу китте, хак сүзне җиткерүче дин әһелләренә колак салмый башладылар. Алай гына да түгел, бу дәһри бәлшәвикләр чыгарган влас халыкны ачыктан-ачык днн-шәригатькә каршы котырта, хәзрәт-имамнарны халыкның дошманы итеп күрсәтергә тырыша. Мондый шартларда изге мөнбәрдән әһлеголәмәне хак юлга өндәүнең никадәр авыр булуын, шаять, үзегез дә аңлый торгансыздыр... Шуның өстенә, тәхсир, мәгълүм булганча, без барыбыз да бу фани дөньяда мосафирлар гынабыз, зин­һар, сүземне авырга ала күрмәгез, әмма ни кыйлмак кирәк, картлыгыгыз бик җиткән, хак тәгаләнең тәкъдирен белеп булмый, үз янына чакырып алуы да мөмкин... Аз гына сабыр итегез, остазым! Сезгә булган хөрмәтем искиткеч зур, максатым — иманым шикелле саф,— сез галиҗанәбкә бөтен вөҗүдем белән тугрылыклы булып калуда гына... Мөбарәк җилкәгездә күтәреп барган авыр йөкне ышанып миңа тапшыра аласыз. Изге юлда җаным фида, — мин сезнең калканыгыз булырга телим. Тик хәер-фатихагыздан ташламагыз, тик калбем түреннән чыккан соңгы үтенечемне генә кире какмагыз... Пәйгамбәремез алдына килеп тезләнгән сәхабә шикелле, кулларымны гарешкә сузып, я, хәзрәтем, сездән сорарга җөрьәт итәм: Кадирмәүләнең ихтыярына буйсынып, кы­зыгыз Гайшәбикэ мәхзүмәне миңа хәләл җефетлеккә бирсәгез иде...

  • Җитте, хәлфә, җитте! — ди хәзрәт кулы белән ишарә ясап һәм көчкә сулышын алып. — Сез кем хозурына килүегезне белеп килде­гезме?
  • Белеп килдем, тәхсир, бик яхшы белеп килдем.
  • Сез үзегезнең кем идекегезне дә яхшы беләсезме?
  • Мин сезнең тугрылыклы хадимегез, тәхсир! — ди Корьәнхафиз, өр-яңа кәләпүшле башын ия төшеп.

Карт хәзрәт авыр күз кабакларын яртылаш кына ачып, судай тонык күзләре белән көяз-сылу Корьәнхафизга текәлә.

  • Алайса, ишек төбенә китеп, минем сүземне тыңлагыз: килмешәк мишәр өчен минем үстергән кызым да, әзерләп куйган мөнбәрем дә юк. Ишеттегезме?.. Барыгыз, моннан соң бусагама аяк басасы булмагыз.

Моны ишетеп, Корьәнхафиз башта агарынып китә, беравык сүз таба алмыйча катып тора, аннары кара янып, буылып әйтә:

  • Сез... сез. тәхсир, бу сүзләрегез өчен бер үкенерсез! Мин... мин бу тәхкыйрьне онытачак түгелмен.

Хәзрәт аңа кулын гына селти. Корьәнхафиз елан шикелле хәзрәт өстенә ысылдап: «Моннан соң сез миннән рәхим шәфкать көтмәгез!» — ди дә бәрелә-сугыла чыгып та китә.

Шулай итеп, моңарчы дәшми-тынмый гына йөргән карт хәзрәт үз- үзенә бик нык ышанып, масаеп, имамлыкны өмет итеп, хәтта мәхзүмәгә нәфесен сузып йөргән «килмешәк типтәрне» бер селтәнүдә үтерде дә куйды. Билгеле инде, бу Корьәнхафиз өчен хәзрәт бусагасыннан гына түгел, гомумән мәхәлләдән куылу дигән сүз иде. Чынлап та, Дәүләкән сәүдәгәрләрендә хәзер Корьәнхафиз кайгысы юк, һәм башкорт мулласы моны бик нык исендә тоткан булса кирәк. Ләкин ул Ыслак мишәренең никадәр усал-явыз булуын гына уйлап җиткермәгән икән...

Ул кышны мәдрәсәдә укулар бик иртә тукталды, читтән килгән олы шәкертләр чана юлы өзелгәнче үк авылларына таралышып беттеләр. Корьәнхафиз да озакламый юкка чыкты. Без дә, ерткыч тилгәннән котылган чебиләр шикелле, бер иркен сулыш алдык.

Әмма шулай да ул мәлгуньнең бөтенләй үк юкка чыгуына күңел нигәдер ышанып бетми иде. Кешесе андый түгел. Кабердән әйләнеп кайта торганы. Чынлап та, Дәүләкәннең таш мәчетле бай мәхәлләсенә шулай ансат кына кул селтәп китәме соң ул! Байларның кыйммәтле ке­ләмнәр белән түшәлгән залларында Мысыр мәкаме белән кычкырып корьән укуларын, чапан кесәсенә шыгырдап торган «кәгазьләрне» карамыйча гына салып куюларын тиз генә онытыр дисезме? Юк, әлбәттә. Кеше тиресен алыштырса да, гадәтләнгән кәсебен алан җиңел генә ташламый. Дөрес, соңгы вакытта дөньялар үзгәреп киткәч, бигрәк тә ахун хәзрәт тарафыннан шундый мәсхәрәле рәвештә куылгач, Корьәнхафизның Дәүләкәндәге майлы-ширбәтле тормышы ничектер кинәт өзел­гәндәй булды. Имамлыкка омтылу да бер мәлгә әһәмиятен югалтып җибәрде шикелле. Ләкин бу, ихтимал, вакытлы гына бер күренештер. Дин бар, шәригать бар дигәндәй, бәс шулай булгач, аның мәхәлләсе дә сакланыр, мулласыз да, билгеле, тормаслар. Юк, өметне өзәргә һич тә ярамый... Аннары килеп, Дәүләкән үзе һәм аның мәчете утка янса да, Гайшәбикә мәхзүмә кала бит әле, ул бар бит әле. Искәндәр ахуннан кайтарасы үч бар, үч! Моны инде ул «та кыямәт» онытачак түгел. Җае гына чыксын. Гайшәбикәне тартып алыпмы, бүтәнчәме, әмма ул карт хәзрәтне кәҗә урынына бер үкертәчәк әле! Әйтте диярсез, һәм озакка да сузмаячак ул моны. Белеп тора ул, башкорт җитеп килгән кызын озак асрарга яратмый, бүрек белән бәргәч егылып китмәсә, тизрәк туй­лап озату ягын карый. Ахун хәзрәтнең дә Гайшәсенә, уналты яше тулар-тулмас, тирә-якның исемле муллаларыннан һәм бай башкортларыннан яучылар килә башлаган иде инде, тик хәзрәт ни өчендер үзе генә бирер­гә ашыкмый иде. Ә хәзер дөньялар болай булып киткәч, сылу кызын исән-имин чагында озатып җибәрүе дә бик мөмкин иде. Шул сәбәпле, Корьәнхафиз каядыр китеп югалса да, Дәүләкән тирәсеннән алай бик еракта йөрмәскә тиеш иде.

Озын сүзнең кыскасы, Корьәнхафизның тагын әле бер Дәүләкәндә «пәйда» буласын без ничектер сизенеп, көтеп йөрдек. Тик кайчан, ничек, нинди кыяфәттә пәйда буласын гына алдан юрый белмәдек,—хыялы­быз җитмәде. Ә ул, чалмалы иблис, һич уйламаган яктан, һич акыл ирешмәс бер рәвештә килеп чыкмасынмы! Бу шулкадәр шаккатыргыч әкәмәт бер вакыйга булды ки, Дәүләкән халкы перәме бот чабып «ах» итте. Валлаһи дип әйтәм, әгәр шушы вакыйга булмаса, мин дә күпме гомердән соң ул бәндә турында вакыт әрәм итеп язып тормас идем. Ярар, барысын да ишеткәнемчә сөйлим әле, — ишеткәнемчә дим, чөнки Корьәнхафизның бу килеп китүен бары эш узгач кына белдек.

Мин инде ул кышны илдәге хәлләрнең кискенләшә баруын, мәдрәсәдә укуларның иртә бетүен әйткән идем. Чынлап та, язга чыгу белән, дөньялар тагын буталып китте. «Аклар» — «Кызыллар» сугышы баш­ланды. Каяндыр, ниндидер тагын чехлар дигән нәрсә калкып чыкты. Менә шул чехлар җәй башында безнең Дәүләкәнгә килеп керделәр Совет урнаштырып йөрүчеләр каядыр юк булдылар. Өяздә нинди власть, кем кемгә хуҗа, — белгән кеше юк. Әллә нинди билгесез, ышанычсыз бер вакыт, һәркем өендә посып ята. Баерак кешеләр хатын, бала-чагаларын читтәрәк торган тынычрак авылларга күчерделәр. Искәндәр ахун да буй җиткән Гайшәсен, солдат күзеннән саклау өчен булса кирәк, үзенең туган авылы Ташлыярга озатты.

Шулай да бу чехлар дигәнен бездә алай озак хөкем сөрмәделәр. Аларның солдатлары, җирле халык белән артык аралашмыйча, станциядә үзләренең вагоннарында тордылар. Тик бик фырт киенгән офицерла­ры гына сәүдәгәр өйләрендә граммофон уйнатып, купец кызлары белән парлап биешеп, кәеф-сафа кылып йөрделәр. Ә бер айдан соң Бәләбәй ягыннан килүче кызылларга каршы торырга теләмичә тиз генә Дәүләкәнне ташлап, чыгып та киттеләр.

Дәүләкәнгә беренче тапкыр «кызыллар» килеп керделәр. Кырыклап олау, ике йөзләп кеше; беразы ат өстендә, ә күпчелеге — җәяүле гаскәр... Чын армия идеме бу, —  хәзер әйтә алмыйм инде, ахрысы Богырыслан —Бәләбәй тирәсеннән җыелып чыккан аерым бер отряд кына булгандыр. Өс-башлары да, кораллары да аларның бик чуар иде; бер ишеләре окоп­ларда аунаган иске шинельдән, икенчеләре — үзләренең чикмәннәреннән; күбесендә штыклы озын мылтык, калганнарында көпшәсе киселгән кыска мылтык, ә кайберләрендә бернәрсә дә юк. Хәер, араларында чын командирларча аркылы-торкылы каеш киеп, шпорлы итек киен, ян ягына кылыч, наган тагып йөрүчеләре дә бар иде. Кыскасы, кем нәрсә тапса, шуны кигән, шуның белән коралланган булса ки­рәк. Ләкин бөтенесендә уртак бер нәрсә—башларында яки күкрәклә­рендә зур кызыл тасма. Шушы тасма булмаса, аларның акмы, кызылмы, яшелме икәнен дә тиз генә аерып булмас иде.

...Инде тыңлагыз. Отряд килеп кергән көннең төнендә үк Искәндәр ахунның капкасын кемдер бик каты дөбердәтергә тотына. Өй эчендәгеләр сискәнеп уяналар, тын да алырга куркын көтеп торалар. Озын Гыймади капкага чыга... Һәм менә бер заман туп-туры хәзрәт яткан түр якка берәү атылып килеп керә. Шпорлы итекләрдән, кызыл галифедан, ак папахадан, папаханың бөтен буена кыеклап кызыл тасма тоткан; аркылы-торкылы каеш шлеялар кигән, бер янтыгында—кылыч, икенче янтыгында— наган. Зур кара мыеклары орчыктан ике якка сөзеп тора... Идән уртасына аякларын аерып баса да бу, түшәгендә утырган хәзрәт­тән кычкырын сорый:

  • Я, тәхсир, таныйсыңмы?
  • Таныйм, — ди хәзрәт, аз гына көттереп.
  • Танысаң бик әйбәт, безгә хәзер исәп-хисапны өзәр вакыт җитте.

Йөзе генә түгел, иреннәре кәгазьдәй агарган һәм сакал-мыегы әкрен генә калтыранган хәзрәт әллә артык дәрәҗәдә хәйран калудан, әллә чиксез ачу-нәфрәттән инде, телдән язып, керфеген дә кага алмыйча, Корьәнхафизга озак кына карап тора. Аннары тәмам аптыраган, исе киткән кешедәй ихтыярсыздан сорап куя:

  • Ничек сине җир йотмый, ә?.. Я кадир, я мәүла!..

Күзләрен ялт-йолт йөрткән Корьәнхафиз сабырсызланып аңа кыч­кыра:

  • Хәзрәт, аллаңа сыенырга өлгерерсең, минем вакытым юк, сүзне бетерик.
  • Сиңа миннән ни кирәк, иблис мәлгунь?
  • Гайшәбикә... Кайда Гайшәбикә?

Хәзрәт балаларча һәртөрле куркуны онытып, кинәт тәштитләп кар­гарга, тиргәргә тотына:

  • Алланың дәргаһыннан сөрелгән хаин син, яэҗүз-мәэҗүз булып кубарылган ерткыч вәхши син, җир күтәрмәс нәҗес, кабих зиначы син... Күкләрнең каһәре яусын башыңа, мөртәт!.. — Һәм бәддога кылгандагы­ча ике кулының сырты белән битен сыпырып куя.

Корьәнхафиз, котырып китеп, наганын тартып чыгара.

  • Тукта, хәзрәт! Күрәсеңме менә моны? Авызыңны хәзер кайнар кургашын белән тутырам... Кайда Гайшәбикә?.. Чакыр тизрәк, я!..
  • Гайшәне түгел, көчегемне дә бирмим мин сиңа!..
  • Юк, бирерсең!.. Җаныңны алам, тәхсир, сузма!
  • Җанымны да син ала алмыйсың, бәдбәхет! Җаным алла хозуры­на китәчәк.
  • Атам!
  • Ат, я, ат!.. Ник атмыйсың?

Корьәнхафиз сыңар күзен кысып, наганын хәзрәтнең нәкъ башына төзи... Ике кулы белән түшәгенә таянып, артка каерыла биреп утырган хәзрәт ап-ак иреннәрен кыймылдатып, күзен дә йоммыйча наган көпшәсенә карап тора... Корьәнхафиз акрын гына наганын кире төшерә.

  • Тәхсир, — ди ул, ниһаять, карлыккан тавыш белән, — кирелеге­нә барма. Бел, синең кебек ахуннарга көн бетте хәзер... Ә минем аркада әле син котылып калачаксың... Аңлыйсыңмы шуны? Я, ник дәшмисен?.. Чакыр алайса Гайшәбикәне, үзем сөйләшәм мин аның белән...
  • Ул өйдә юк,– ди хәзрәт, тыныч кына.
  • Юк? Ни өчен юк, кайда ул?
  • Китте...
  • Кая китте? 
  • Авылга.
  • Кайсы авылга?
  • Анысы сиңа кирәк түгел.
  • Хәзрәт, син уйнама минем белән!.. Мин синең җаныңны да җә­һәннәмгә җибәрермен, Гайшәбикәне дә җир астыннан эзләп табармын. Яхшы чакта әйт, кайда ул?
  • Ул монда юк. вәссәлам!.. Син кабихка ялганлап тору бик зур түбәнлек булыр иде... Ә кайда икәнен сорама, барыбер әйтмим.
  • Әйтмисең?
  • Әйтмим.

Корьәнхафиз кызыл галифе кигән аякларын ике җәпле сәнәктән аерып, җилкәсен җыерып, хәзрәткә бүредәй карап тора. Әлбәттә, хәзрәт алдашмый, юк, алдашмый, тик нишләтергә үзен? Түшәгендә атып үте­рергәме, нишләтергә?..

Ә карт ахун аны үчекләгәндәй күзенә туп-туры карап әйтә:

  • Я, мәлгунь, атсаң ат, атмасаң — чыгып олак, җәллад шикелле алдымда басып торма!..

Шуны әйтүе була. Корьәнхафиз чытырдатып наганын кыса да селтә­неп бер... түшәмгә атып та җибәрә. Аннары бик яман сүгенеп, ишеккә бөтен көченә тибеп, атылып чыгып та китә, һәм таң алды караңгылыгы аны, әйтерсең, баш-аягы белән йота.

Шуннан соң ул чынлап та төн эчендә эреп югалган гыйфриттәй каядыр юк була. Иң гаҗәбе шунда ки, кызыл галифеле, ак папахалы Корьәнхафизны хәзрәттән башка Дәүләкән кешеләреннән берәү дә күр­ми. Ә бәлки, күреп тә танымаганнардыр? һәрхәлдә, кызыллар отряды озак тормыйча Дәүләкәннән чыгып киткәч кенә, карт хәзрәт өендә булган төнге вакыйга халык арасына тарала. Ахрысы, шуңадыр бу ва­кыйга кешеләргә ниндидер бер җен әкиятесыман булып тоела, башта аңа ышанырга да. ышанмаска да белмиләр, аннары гадәттәгечә үзләреннән әллә ниләр өстәп бетерәләр. Хәтта Корьәнхафизның яңадан әйләнеп кайтуын көтеп, сагалап йөрүчеләр дә була. Ләкин атналар үтә, айлар үтә, кешеләр бу маҗараны чәйнәүдән, ниһаять, арып туктыйлар, ә Корьәнхафиз шул китүеннән Дәүләкән тирәсендә, нә чалмадан, нә па­пахадан дигәндәй, бүтән инде күренми. Безгә калса, мәкерле ниятенә ирешер өчен генә чалмасын кызыл тасмалы папахага алыштырган ул залим кызылларга ияреп ерак китә алмагандыр. Кызыллар үзләре үк аны берәр җирдә дөмектереп калдырганнардыр — шулай юрадык без, шулай юрыйсыбыз килде.

  • Ә Гайшәбикә? — диярсез инде сез.
  • Гайшәбикә Ташлыярдан исән-сау әйләнеп кайтты. Мәхзүмәнең бәхе­те бар икән. Дөньялар тынычлангач, егерменчеме, егерме беренчеме елны Дәүләкәнгә Башкортстанның зур гына бер түрә тиешле кешесе килеп, ахун хәзрәттән әйбәт кенә сорап, матур гына туй итеп, Гайшәбикәне Өфе каласына алып китте. Ул елларда мулла кызларының чи­бәрләрен, яңача тәрбия итәбез дип, шулай алып киткәлиләр иде.
  • Соңыннан без Гайшәбикә турында, мәҗлесләрне бизи торган бик шәп «бисә» булган, дип ишеттек. Булыр, бик булыр. Хәтерлисезме, ул сылу карлыгач бичара шәкертләрнең күзләрен ничек яндыра иде!..

1964.

 

 

 

 

Реклама