КҮКЧӘТАУ ДАЛАЛАРЫНДА (романнан өзек)

 Пролог

Башындан Кара таудын күч 1 киләде,

Күчкән саен бер юрга ат буш киләде.

Аерылу туышлардан 3 яман * икән —

    Мөлдерәп ике күздән яшь киләде

(Казакъ халык җыры )

— Я, тәңрем!..

Бол дөньяңды юктан бар кылдың. Асмандагы коштарга, судагы ба- лыктарга, даладагы киектәргә, жанвардарга, адәм заттарга жан бир­дең. Синең күңелең ак, рәхимең мул, мәүлем! Кара төндә яктыртып асманга ай белән жондызлар яктың.

Анау жаткан аскар таудар, яшел жефәк кигән сылу агачтар, төн жоктамый куанып, сайрап торган былбылдар, тургайдар. Эчсәң туялмас, суы кәүсәр болактар...Толпар ат белән атылып очканда бер җа­гыннан бер жагына житә алмаслык хәйран киң дала.

Болар, кодрәтең мул ходаем, безгә биргән өлкән сыең. Без сиңа көн-төн дога кыламыз, шөкер әйтәмез. Уемызда безнең кер җок, таш болак­тан саф. Гөнаһыбыз булса, хатамыз булса, кичерә күр, рәхимеңнән таш­лама, тәңрем, газиз мәүлем! Брак, айткан сүзем көфер булмасын, хә­лем, далаң бүген өлкән кайгыда.

Монау, яктырып туып килгән көннең күзе бүген казакъ даласына куаныш булмады, гой. ялгызымыз...

Йөрәктән сызылып, сыкранып чыккан зарлы дога төгәлләнмичә өзел­де.  Саргаеп кипкән кылганга тезләнеп утырган, ике кулын күккә күтәр­гән чал казакъ Ходайбиргән әкә өчпочмаклы томак бүрек кигән башын авырлык белән генә көнчыгышка борды. Аның картлыктан һәм ачлык­тан суырылган, тиресе жыерчыкланып сөяккә ябышкан куллары калты­ранып, бармаклары саксаул ботакларыдай катып, бөгелә алмыйча, бер-берсенә кушыла алмыйча тырпаен дерелдиләр. Күз кабаклары шешеп, салынып төшкән. Күзләре күренми. Бары сирәк-мирәк укмашып кат­кан саргылт төкләр генә керфек булуын төсмерлиләр. Бәлкем, Ходай­биргән әкә әле яна гына үзе укыган доганың, ялваруларының бөек жаббарга ирешүен һәм көтмәгәндә далада могҗиза пәйда булып, яң­гыр ява башлавын күрергә тырышып тәмле калгый торгандыр? Бәл­кем?..

Кызганычка каршы – юк. Ул күзләр инде бик күптән даланың хәй­ран матурлыгына соклана алмыйлар. Алар инде моннан утыз еллар элек Кинәсары ханның зәкәтчеләре камчысыннан сүнгән. Ләкин адәм баласы күрүдән туктый аламы соң! Мангай күзләре сүнү белән күңел күзе кабына — кеше үзенең барлык әгъзалары белән, кан тамырлары белән сизә, тоя башлый. Күңел күзе тоеп сызланудан да дәһшәтлерәк тагын нинди газап бар соң бу жир өстендә?!.

Кайгы — йөрәккә батып, кисеп кергән агулы ханҗәр. Ул ачу булып ташый, хәлсезләнеп егылган кешеләрне дә аягүрә бастыра. Бәлкем, соңгы күтәрелү, соңгы омтылыш, әгъзаларның ни соңгы хәрәкәтләнүедер. Менә хәзер дә шундый газаплы-ачынулы бер талпыну булып алды. Ходайбиргән әкәнең салынып төшкән кабаклары көнчыгышка борылу белән бер тартылдылар, бер җыерылдылар, укмашкан керфек кылчык­лары тетрәнделәр. Карындык төсле саргаеп куырылган, эчкә баткан төксез яңаклар буйлап эре-эре тамчылар тәгәрәде. Алар ияк очына гына асылынган сирәк чал сакалга җыелдылар да калтыранып керле көпегә — бишмәткә тамдылар.

Нәрсәдән куркынды соң бу күрми торган дөм-сукыр күзләр? О, алар күрделәр, дала өстенә килә торган афәтне, аның барлык фаҗигале кү­ренешләрен тетрәнеп күрделәр!..

Офыктан, утлы кармавычларын ерак ташлап, янып торган үрмәкүч сыман, кояш акрын гына югары үрмәли. Ул әле ялкынсыз, әмма шулкадәр кызып кабарган, аның шәүләсеннән бөтен көнчыгыш шомланып кызарып күңелгә куркыныч салып тора. Үрмәкүч акрын гына биеккә үрелә. Күк читендә адашып, тукталып калган болыт кисәкләре аның утлы пәрәвезләренә уралып көяләр — күгелҗем кара төсләрен ашыгып үзгәртәләр, кызаралар, яна башлыйлар, кинәт ялкынланып дала өстенә сузылалар.

Тән эчендә сүрелергә өлгерә алмаган һава яңадан кыза башлый. Үрмәкүчкә охшаган кояш ут шары булып кабарып, ялкынланып даланы көйдерергә тотына.

Менә шуның өчен дә, бүген бу туып килгән көнне дала башка ва­кытлардагы кебек куанып, балкып каршыламый. Җәйләүнең күрке һәм милке кылган, быел чак кына күтәрелгән дә, чәчәкләнә дә алмыйча, сабакта катып калган. Ә хәзер саргайган энәләрен тырпайтып дошма­нын күргән керпесыман тора.

Курыкмаслык та түгел, инде ике ел рәттән корылык. Күктән бер тамчы янгыр таммый, күләгә төшми. Елгалар, болаклар, күлләр кибеп корыды . Үсемлекләр сулды. Күзнең явын алып, балкый торган чәчәкләр шикле.

Елдагыча бәпкә чыгарырга ашыгып кайткан кошлар, канатларын көйдереп, оя ясарга урын таба алмыйча кайгырып, башка җирләргә очтылар. Боланнар, җойраннар, кыр кәҗәләре, кыр сарыклары сусызлыктан әлсерәп адаштылар. Җәйләүдәге мал чеметеп кабарлык үлән таба алмады. Ул гынам?

Үткән кыш уртасында, көннәр кинәт җылынып, даладагы кар эри башлады. Берничә көн рәттән янгыр яуды. Таулардан гөрләвекләр куз­галды. Катып, туңып көч-хәл белән җан саклап килгән кошлар, бу көтелмәгән җылылыкка куанып, тавышланып күккә күтәрелделәр йөзеп, берсен-берсе куып, чыр-чу килделәр. Далага көтелмәгән җанлылык һәм матурлык кайтты Әйтерсең лә, яз башы.

Ләкин бу куаныч түгел, киресенчә, табигатьнең артык мәкерле һәм һәлакәтле шаяруы иде. Озак та үтмәде, чатнама суыклар башланды. Дала өстен пыяла төсле ялтырап торган калын боз каплады.

Тибендә йөргән елкылар, тояклары белән казынып, боз ватарга азапландылар. Тыгызланып яткан кылган боз астыннан күренеп ымсындырды. Ләкин катыдан-каты елкы тояклары да бу хыянәтчел боз кат­лавын ватып, күренеп торган кылганны иреннәренә тидерә алмадылар. Тояклар ярылды, тубыклар, сыйраклар канга батты. Елкы балалары хәлсезләнеп боз өстенә аудылар. Елкы артыннан ияреп, тибеннән калган үлән  белән тамагын туйдыручы куйлар бер-берсенең йоннарын ашадялар.

Кышлаудагы барлык халык—карты-яше, хатын-кыз, бала-чага берсе калмый далага чыкты. Алар балта, көрәк, китмән, казык белән ка­һәрле боз катлавын ватарга керештеләр. Даланы каплап йөргән исәпсез күн малга боз астыннан чукып ачылган кылган туярлык азык була ала­мы соң?!

Бу бәла өстенә тагын күз ачкысыз бураннар башланды. Ачлыктан коры сөяккә калган, ләкин әле аяктан егылмыйча йөргән соңгы малны буран, өер-өере белән куып алып китеп, елга, күлләрнең бозлары астына илтеп төшерде. Өердән аерылганнары бүреләргә, шакалларга азык булды.

Далага дәһшәтле җот килде. Кичә генә ничә йөз өер елкы, меңләгән куй, йөзләгән дөягә хуҗа булган бай казакълар бармак белән генә са­нарлык кара мал белән калдылар. Ә гидәй казакъларның ялгыз-ярым маллары җотның беренче көннәрендә үк аякларын суздылар. Бу ел ләгънәтле куян елы иде. Казакъ халкын авыр бөлгенлеккә төшергән бу кара ел, соңыннан, өлкән куян исемен алды. Ул онытылмый. Аның кара күләгәсе соңгы елларга хәтле даланы тетрәтеп торды. Аксакал казакълар әле бүгенге көннәрдә дә, өлкән куян елындагы дәһшәтле күренеш­ләрне искә алып, зар елыйлар.

— Батыр — бер уклык, бай — бер жотлык!

Бу мәкаль әнә шул фаҗигале елларның куркынычлы тавышы инде

Менә шушы өлкән куян елындагы җотта казакъның урта йөздән килә торган ыруларыннан берсе булган Каравыл иле кара җәяү калды. Аның җәйләүләре мал үләксәләре белән чуарланды. Кышлау әйләнә­ләрендә яңадан-яңа каберләр калкып чыкты. Гүя җир, гарипләнеп, үзе­нең бөкреләрен чыгара башлады. Кышлау ташландык хәрабәгә әйләнде. Аңа төрле яктан ач бүреләр, шакаллар җыелды.

Элекке елларда төн йокламый мал саклап, туктаусыз өреп йөргән ышанычлы таза ау этләренең дә тавышы тынды. Моны сизеп алган бү­реләр, шакаллар кышлауның уртасына ук өерелеп килеп улыйлар, ан­сыз да ачлык белән сызылган җәрәхәтле йөрәкләргә шом һәм куркыныч салалар иде.

Инде күп төплекләрдән төтен чыкмый. Казаннар бер асым ит күрмичә тутыктылар. Сабалар кымыз татымыйча кибеп куырылдылар. Тәбә­нәк түгәрәк өстәлгә ябылган дастархан буш — бавырсак, корт, эремчек, сыкма, тозлы майлар әллә кайчан бетте. Башка елларда җәй урталары­на хәтле абдыраларда — сандыкларда өелеп ята торган карын-карыи сары май, колгаларга, йон арканнарга эленеп куела торган каклаган симез казлар, мае тамып тора торган шоҗыклар хәзер бары төштә генә күрергә калды.

Өлкән куян елында Каравыл ыруының бик күп адәмнәре газаплы ач үлемгә дучар булып, үкенечле рәвештә менә шушы таш түбәдәге зиратка яттылар инде. Бүген бу ыруның әле үз аягында йөри алырлык хәлдә булганнары, соңгы тапкыр зиратка җыелып, үзенең кадерле ыру­дашлары белән бәхилләшәләр.

Каравыл ыруы күчеп йөри торган Алка күл җәйләве заманында үзе­нең гүзәллеге, бай утлаулары белән барлык казакъ даласында атаклы җәйләү булган.

Бу җирләрне халык яратып, мактап һәм горурланып Сары арка дип атаган. Аның турында акыннар, думбра чиртеп, жыр җырлаганнар:

— ...Сары арка — сайран  җирем — ай,

                Табылмас хәйран илем ай.

       Көмештәй саф суы бар,

                                      Айдай якты күлем — ай...

 

Таулары биек, даласы киң, җәйләве иркен, дастарханы мул була ул Сары арканың. Ләкин...

Данлыклы Сары арка бүген шулай кансырап, азапланып үлем белән тартыша. Ул инде беркемгә дә ярдәм кулын суза алмый һәм үзенең кадерле ыруларын, намуслы балаларын билгесез сәфәрдән борып алып калырлык хәл дә таба алмый. Аның көчле, шәфкатьле канатлары зә һәрле ялкын белән көеп өтелгән.

Каравыл ыруы бүген кузгала. Ул, ата-бабаларының данлыклы жой ләүләрен ташлап, билгесез, ерак илләргә юл тота. Менә шул ирексез, кайгылы сәфәр алдыннан бу ыруның өлкәннәреннән саналган Ходайбиргән әкә әрвахларга илнең соңгы догасын тапшыра:

— Тәңрем!..

Тагын зарлы, карлыккан тавыш кабатланды. Чал карт, калтыраган кулларын күккә сузган килеш, көнчыгыштан зиратка таба борылды.

Каберләр... Алар җир өстеннән аз гына калкып, ерткыч җанварлар нык өннәресыман, түмгәкләнеп торалар. Аларга быел кар да тукталмаган, үлән дә чыкмаган. Каберләр өстендә тамнар да юк. Бары зират уртасындагы ләхете жимерелеп, балчыгы түбән иңгән бер кабер өстен дә генә ялгыз таш багана. Аның башы түгәрәкләнгән. Ташның бит ягына яңа туган ай сурәте төшерелгән. Айдан түбәнрәк, уеп, гарәп хәреф .тәре белән ниндидер сүзләр дә язылган булган. Ләкин җил, яңгыр ул хәрефләрне ашаган, ташны шомартып ялаган. Хәзер инде анда нинди сүзләр язылганын да һәм бу кабергә нинди дәрәҗәле кешенең мәете куелуын да һич белә алырлык түгел. Таш үзе дә яртылаш җиргә бөкрәйгән. Әйтерсең лә, бу жансыз багана да, дөньядан бизеп, үз иреге белән кабергә керергә җыенган. Зират биек үр өстендә. Аның әйләнә-тирәсе кыргый ташлар белән коршалган булган. Әмма хәзер ул ишелгән. Бүген менә шушы каберстанны халык ураган.

Алдынгы сафта — аксакаллар. Алар, әрвахларга хөрмәт йөзеннән бу изге туфракта тезләнеп торырга тиеш булсалар да, карт сөякләренең сызлануына, чатнавына түзә алмыйча, аякларын бөкләп утырганнар. Аларның башларында өчпочмаклы зур томак. Томанның колаклары эчкә бөкләнгән. Өсләрендә — көпе-чапан. Бил киң каеш билбау белән буылган Бай һәм дәрәҗәлерәк чалларның бил каешлары көмештән эшләнгән төрле төймә, ай-йолдызлар һәм асылма калта-янчыклар белән бизәлгән. Аякларда күн читекләр. Кәвешләрне зиратка якынлашканда, үр битендә, салып калдырганнар. Аксакаллар башларын түбән иеп, күзләрен ярым йомып, тирән уйда —догада калгыйлар. Алар арасында ап-ак гөмбә кебек булып, башларына зур урамал яулык ураган кимперләр — карчыклар күренә.

Алар да аксакалларга охшарга тырышып җиргә иелгәннәр.

Икенче сафта карасакаллар — ир уртасы казакълар. Аларның кайсы томактан, кайсы бәрән кырпулы очлы бүректән. Өсләрендә — ала-кола чикмән, бишмәт. Уң кул астында, җирдә—камчы Кашлар җыерылган, күзләрдә ачу катыш ямансылау. Алар Ходайбиргән әкәгә карап, тезләнеп катып калганнар.

Өченче сафта — ничек туры килде шулай утырган урта яшьтәге хатыннар. Алар, бит урталарын гына ачык калдырып, койрыклы кимәчәкләргә уранганнар. Хатыннарның алдында, тирэ-ягында — чебен булып сырышкан бала-чага. Аларның өс-башлары ертык, кайберләре бөтенләй шыр-ялангач. Алар аналарыннан нәрсәдер сорап тавышланалар, елыйлар, берсен-берсе чеметеп сугышып китәләр. Аптыраган хатыннар ачу белән тынгысыз балаларның башына сугып, төртеп җиргә чүктерәләр. Ә кечерәкләргә, көчләп, керле имчәкләрен каптыралар.

Иң артта яшь киленнәр, кызлар, бүз  егетләр һәм яшүсмерләр. Киленнәр озын чәчәкле, бизәкле шәлгә уранганнар. Кызларның өстендә кып-ызыл, үтә яшел, үтә сары төстәге озын күлмәк. Күлмәк өстеннән билне кысып тора торган бикасап камзул кигәннәр. Камзулның изүләре итәкләре алгын, көмеш ука белән каелган, бер пар гына кызыл, яшел күк кашлы зур көмеш каптырма белән каптырылган. Башларында бәрхет такыя яки киң кырпулы ефәк тышлы бүрек. Аларга тәңкәләр тагылган һәм нәкъ түбәдә кабарып торган өкеләр кадалган.

Егетләр юка итеп сырылган якасыз чапаннан, башларында тар кырпулы бүрек яки ак киездән тасмалар тегелгән аеры эшләпә. Каеш белән буган билләренә тубылгы саплы, тугыздан түгәрәкләп үргән камчы кыстырганнар. Яшьләр, гадәттә, җәйләүдән җәйләүгә күчкән вакытта кия торган бәйрәм киемнәрен киеп чыкканнар. Ләкин шуңа да карамастан аларда элекке дәрт, кыюлык һәм гамьсез шаярулар юк. Ачлык яшьләргә дә үзенең кара күләгәсен ташлаган һәм алардагы тынгысыз ашкынуны сүндергән. Алар аптырап, нәрсә эшләргә белмичә, Ходайбиргән әкәнең хәрәкәтен күзәтәләр.

Халык кулларын югары күтәрде — кайсы тавышланып, кайсы ирен нәрен генә кыймылдатып Ходайбиргән әкә артыннан доганы кабатлады, сонгы өмет белән аллага ялварды.

  • ...Көннең күзеннән даламыз көйде. Күземезнең карасыдай күргән Алка күл корды. Җот малымызны кырды. Киң даланы безгә тар кыл­дың, мәүлем. Казакътың балалары бүген күз яшен болактай агыза. Син үзең күреп, ишетеп торсыңгуй, ходая ... Монау торган таш түбәдә Каравыл иленең өлкәннәре — бездең аталарымыз, аналарымыз. бер карыннан туган карындашларымыз, хәләл сөтебезне аямаган балаларымыз... Анау мәңгелек дөньяда аларга иман байлыгын биреп, җаннарын җәннәттә кыл, тәңрем, илаһи амин...

Зарлы дога өзелде. Ходайбиргән әкә, томатын салып, ләхет ягы умырылып түбән ишелгән кабер ярына сәҗдәгә ятты. Дала кинәт ыңгы­рашып, ярсып китте. Зират буенда утыручылар елап, такмаклап, зар тап, иңрәп Каравыл ыруының иң кадерле җаннарын үзенең салкын кочагына алган җиргә—кара туфракка егылдылар. Кешеләр бер-берсен генә түгел, үз-үзләрен онытып, кабер туфрагын тырнап, кочаклап өзгәләнергә, еларга тотындылар. Бу көтелмәгән шау-шудан һәм ата аналарының акылдан шашып җирдә аунавыннан коты очкан балалар җан тавышлары белән акрып елап далага качтылар. Аларга беркем дә игътибар итмәде, күрмәде. Зират өстендәге халык, үз йөрәген үзе тар­тып алып кабергә салырдай булып, йолкынды.

Дәһшәтле аһ-зар кәчәйгәннән-көчәя барды. Дала елап, иңрәп газапланды. Ачлык белән сызылып сызланган, хәлен югалткан. Каравыл ыруы — картлар, ир егетләр, кимперлор, яшь кызлар җан тетрәткеч ял­вару белән жирдән-күктән, бер үзенә туксан тугыз исем: рәхимлелек, кодрәтлелек, гаделлек һәм дәһшәтлелек исемнәрен үзләштергән мәгърур көчтән — аллаһы тәгаләдән ярдәм кулын сузуны, казакъ балаларын җот, ачлык тырнагыннан тартып алуны сорады.

Ләкин ул кул күренмәде. Илаһи көч бу аһ-зарны ишетмәде.

Ходайбиргән әкә сәҗдәдән торды. Калтыранган куллары белән кап­шанып том агын алды да башына каплады. Артык зарлы елаудан, газапланудан арыпмы, әллә югыйсә бу канлы күз яшьләренең һичбер файда китерә алмавына күзләре җитепме, халык җирдән башларын кү­тәрә башлады.

—Балалар, аттанаек! — Чал карт ашыгып урыннан торырга омтыл­ды. Ике егет йөгереп килеп, Ходайбиргән әкәне култыклан урыныннан торгыздылар да акрын гына ярдан түбән алып төшеп киттеләр. Башка ирләр дә урыннарыннан кузгалдылар. Бары кимперләр генә, каберләр дән аерыла алмыйча, битләрен тырнап, озак газапландылар. Тагын та нышланып зарлап еладылар, гүр өстеннән уч-уч балчык алып күкрәкләренә яшерделәр.

Үр астында, Алка күлнең сусыз уйсулыгында, юлга хәзерләнгән - йөк төялгән атлар, дөяләр күптән көтеп торалар иде инде. Ходайбиргән әкәне култыгыннан күтәреп атка атландырдылар. Ул кыйблага карап тагын бер кат дога кылды да атының тезгенен тартты.

Кәрван кузгалды. Алдан — пар үркәчнең ике ягына ион арканнар белән урап бәйләнгән киез өй кормалары, кирәгәләр, киезләр, уклар чангыраклар һәм башка йөкләрен акрын гына тирбәлдереп дөяләр атлады. Кайбер дөяләрнең үркәчләренә казан төсле итеп төрелгән киезләр утыртылган. Алар эчендә кимперләр, яшь балалар чайкала. Дөяләр артыннан сыңар атка дугасыз, камыт белән генә җигелгән ике тәгәрмәчле арбалар тезелгән. Тәгәрмәчләр кеше буеннан да биегрәк, үз гомерләрендә бер генә тапкыр да күчәрләре майланмаганга алар шыгыр-шагыр килеп, сыкранып ирексез генә әйләнәләр. Бу арбаларга биек итеп тусь агачлар жыелма агач караватлар, казаннар һәм башка хужалык әйберләре төялгән. Арбаның астына тире чиләкләр, турсыклар асылган. Картлар, ир уртасы адәмнәр артта. Калган халык, хатын-кыз арбалар артыннан жәяү атлый. Кайда соң ул ярсып, берсен-берсе узып оча торган туллар атлар?! Кайда ул элекке вакытларда җәйләүгә күч кәндә була торган бәйгеләр, күкбәр алулар? Канда соң ул көннәрнең шау-шуы?!.

Кояш ашыгып югары күтәрелде.   

Ә кәрван, ана үч игкәнсыман, төньякка карал юл тотты. Кәрван ал­дында — озын кара күләгәләр. Әйтерсең лә, алар алдагы, билгесез язмышның шомлы шәүләләре булып сузылганнар. Ләкин ул күләгәләргә беркем дә игътибар итми. Чөнки һәрбер кешенең күңелендә бу күләгә­ләрдән дә караңгырак кара кайгы утыра. Каравыл иле хәзер шомлы бер тынлык эчендә, авыр хәсрәт белән кышлавын, ничә язлар, жэйлэр күчеп йөргән җәйләүләрен ташлап, кайчандыр күз кебек тулып торган, хәзер исә кибеп беткән күленнән аерылып, иң кадерле кешеләрен мәңгелеккә үзенә алган зиратны калдырып, билгесез язмышка атлый.

Нәрсә көтә аларны алда?

Бәхетме? Әллә тагын да дәһшәтлерәк һәлакәтме? Шатлыкмы? Әллә йөзеп чыга алмаслык кайгы диңгеземе? Нигә, нигә бу юлсыз юллар куркыныч шобага булып уралалар?!.

Исәпсез күп тояклар, шыксыз зур тәгәрмәчләр кузгалып китүгә, көл төсле күпереп торган туфрак соры төтен булып күтәрелде. Кәрван шул тузанга күмелеп, чайкалып, таралып китеп билгесез алга атлый, әйтер­сең лә, оялары туздырылган кошлар!

Каршыдагы үр өстендә өй булып күтәрелгән ак таш. Шул таш өс­тендә адашып килеп утырган ялгыз бер яшь карагай. Ул әле бөтенләй сабый, яшькелт энәләре ефәк төк булып кына калыкканнар. Ул бер үзе, ялгыз-ялгызак. Нинди рәхимсез юлаучы аны туган ыруыннан адаштыр­ган. Кем аны ялангач дала читендә, таш өстендә үксез бала итеп кал­дырган. Кем? Кояш күтәрелә, утлы укларын ялгыз сабый өстенә таш­лый. Кайда агаларның калын, киң күләгәләре? Кайда ачы. суык җил­ләрдән саклаучы баһадир аркалар?

Менә шул ялгыз яшь карагай үреннән юл кинәт борылып  уңга сузыла. Еракта, бик еракта ак болыт булып Бурабай, Күкчәтау тауларының иркәчләре күренә. Бәлкем, Каравыл балалары эзләгән бәхет шул гүзәл таулар күләгәсендәдер?

Кәрван акрынлап, чайкалып үрдән Тешеп югалды. Аның артыннан күтәрелгән тузан, соргылт болыт булып, ялгыз карагай өстендә бик озак асылынып торды.

Бераздан күктә бер зур бөркет күренде. Ул үзенең тутыккан сар­гылт канатларын киң җәеп, салмак кына кагып, зират өстендә әйлән­де. Кинәт канатлар катып, асылынып калдылар. Бөркет комсыз үткер күзләре белән жнргә текәлде. Даладан җанлы ризык эзләде. Ләкин җир өстендә үлем тынлыгы. Бер генә дә хәрәкәтләнгән җанвар күренми. Хәтта сукыр тычканнар да йөгереп үтмиләр, йомран да өне өстенә чыгып, алгы аякларын күтәреп сызгырмый. Бөркет — күзләренә ышанма­ды ахрысы, таш булып жнргә ташланды, гүр туфракларына сугыла язып чайкалды да тагын күтәрелде. Ул әйләнде, һәрбер түмгәкне күзен­нән сөзеп үткәзеп, тагын ачу белән күккә очты.

Җил исте. Тубылгыларның корган ботаклары бер-берсенә кагылып кыштырдадылар. Җил ниндидер бер ят ис алып килде. Әрем исе. Юк, көек исе! Озакламый Найзатумар ягыннан, Каравылның ташландык кышлау курганнарыннан төтен күтәрелде. Көйрәп торган далага утлы елан булып ялкыннар үрмәләде. Дала яна башлады.

Бөркет зират өстеннән тагын да берничә кат урады да, корбан та­будан өмет өзеп, ахры, канатларын авыр кагып, кәрван киткән якка бо­рылды Ишелеп яткан гүр туфраклары өстеннән шомлы кара күләгә үтте

I

Мең тугыз йөз илле бишенче елның унөченче май көне иде...

Җил автомашина өстенә ябылган сырма капотны юл буенча тартып- йолкып килде-килде дә, бер борылышта кинәт күтәреп алып китеп, күз­дән югалтты. Машина туктады. Кабина тәрәзәсе алдындагы автомат щетканың туктаусыз уңга-сулга авышып пыяланы сөртеп торуына да карамастан, юл бөтенләй күренми башлады. Бары үкереп, кайчак ачы сызгырып машинага ташланган җил тавышы гына ишетелде. Карның яуганы да күренми. Ул туктаусыз, көчле ташкын булып ишелә, өердән яңа гына алып кайтылган айгырсыман бер урында уралып дулый да дулый иде.

Моторның калтыранып гөрелдәве тынды. Автомат щетка тәрәзәне соңгы кат сөртеп, ярты ай сызып узды да туктап калды. Кабинаның сул як ишеге тар гына ачылып, солдат фуражкасы кигән, куе кара са­каллы кешенең башы күренде. Мөгаен, шофер юлны карарга омтыл­ган иде, — булмады: җепшек кар укмашып биткә сыланды. Ишек ашы­гыч ябылды Җил, ачу иткәндәй, вак ком бөртекләре китереп сипте, сыздырып, камчылап үтте. Ишек тагын ачылды, шофер бу юлы арты белән төшә башлады. Ләкин кирза итекләр басмага ныгытып басарга өлгермәделәр, җил уралып килеп ишекне каерып җибәрде. Аяклар таеп китте, шофер чайкалып кар өстенә барып төште.

— Зинһар ябыгыз! — Кабина эченнән кискен тавыш ишетелде —

Баланы харап итәсез бит. ябыгыз дим ишекне!

Шофер, сикереп торып, кабина ишеген япты.

Кабина эчендә утырган хатын, өстендәге җәйге юка пальтосы белән баласын урап кочып, башындагы мамык шәлен алга ук төшереп, үз сулышы белән сабыйны җылытырга тырышты. Бала мышнап, тәмле ару белән йоклый. Табигатьнең рәхимсез афәте аны тынычсызламый. Ана куены һәрвакыт жылы һәм хәвефсез була ич... Хатынның аягында рези­на бота. Ул аларны бер-берсенә сугып, аягын җылыта, баланы тирбәтә, вакыт-вакыт калтыранып, иңнәрен селкетеп ала.

Шофер  иң элек итекләре белән типкәләп көпчәкләрне тикшереп чык­ты, аннары арткы тәгәрмәчкә басып, кузов өстенә күтәрелде.

Йөк өстенә ябылган брезентның кабина як очы ачылып, башлыклы плащ кигән күзлекле кеше күренде. Ул аягына басарга өлгермәде, җил каршы яктан сугып, аны кар баскан йөк өстенә екты. Шофер нидер кыч­кырды, ләкин җил аның тавышын бөтенләй икенче якка кар белән бергә туздырып алып китте. Күзлекле кеше тезләнеп торды, мүкәләп кузок кырыена хәтле килде, җилгә аркан торып, аягүрә басты, йөк өстеннән тартылган арканга тотынып шофер да аңа таба үрмәләде. Алар икәүләп брезентның бер почмагын ачтылар да астан ике тимер көрәк, түгә рәкләп уралган тимер чыбык бәйләмен чыгардылар. Шофер, кар астын да казына торгач, зур гына брезент кисәге һәм иске бер телогрейка тартып алды. Көрәкләрне, тимер чыбык бәйләмен көрткә ташладылар. Шофер, көч-хәл белән телогрейканы өстенә киеп, брезент кисәген кул­тык астына кысты. Икесе дә кузовтан төштеләр. Шофер, карга ташлан ган коралларны җыеп алып, җитез генә машинаның алдына чыкты. Плащлы кеше, көрттән аякларын ала алмыйча, озак кына азапланды. Ул уң аягын чыгарып, сул аягын нке кулы белән күтәреп алга бастыр ды да шуннан соң гына атлап китә алды.

Юлчылар тәгәрмәчләр алдына өелгән карны көри башладылар. Буран элеккедән дә көчлерәк тузынды. Карны гына түгел көрәкне дә бер яктан икенче якка чайкады. Баскан җирдә көрт үсә. Алда бер нәрсә дә күренми. Керфекләр бозланып бер-берсенә ябышалар. Бит алмалары кызып яна. Кинәт җил чигенгәндәй булды. Аз гына тынды. Ике юлчы шул арадан файдаланып, мотор өстенә брезент ташлап, почмакларын тимер чыбык белән бәйләргә ашыктылар. Ләкин җил брезентның бәй­ләнеп җитмәгән чабуына ябышты һәм йолкып, очыртып алып китте

Түбәсе балчык белән ябылган тәбәнәк саман кураның урам як кап­касы шыгырдап ачылды. Ишелеп кергән буранга каршы иярле ат җи­тәкләгән хатын чыкты. Аның ун кулы тезгендә, сул кулы башына бөркәнгән чапанны кысып тоткан. Хатын, атны җилгә арт белән борып, өйнең почмагына ышыкланды. Ат җылы курадан буранга чыгуга ты­нычсызланды, башын чайкап пошкырып кунды. Капкадан икенче кеше чыкты. Аның башында иңнәренә төшеп торган өчпочмаклы зур томан, өстендә озын көпе, биле киң каеш билбау белән буылган. Аягында башлары очланып күтәрелгән пайпаклы итек. Кулында зур корык. Ко­рыкның очына йон арканнан элмәк бәйләнгән. Кеше юеш карда тая-тая ат янына килдер дә тезгенне сул кулына алды, корыкны хатынга бирде

Ал, ходайга тапсырып, аттанаен. Моңа буранда елкының чыгып китүе бар, гуй.

Ир кеше, калын киемнән булуына карамастан, җитез генә иир(ә күтәрелде, өзәнгеләрне рәтләде, хатын корыкны сузды

  • Җулың уң булсын.
  • Айтсын!

Атка атланган кеше корыкның элмәген сул беләгенә элде дә тезген­не тартты Ат. башын кутәреп. жнтез генә кузгалды. Озакламый алар буранга күмелеп, күздән югалдылар Хатын пышылдап дога укый-үкый курага таба атлады.                                                                                                                                           3 1

II

Гайшә, тыштагы буран төсле туктаусыз өерелгән уйларыннан арыyырга тырышып, юрганын башыннан eк ябынды да күзләрен чатырда­тып йомды һәм иреннәрен чак-чак кына кыймылдатып үз-үзенә йокы чакырды: «Мнн йоклыйм, бер нәрсә дә уйламыйм. Бер-ике-өч-дүрт. Йок-лыйм...» Ләкин уйлар, язгы бозлар кебек, бер чумып китеп бер калкып чыгып тагын жыела, тыгызлана башладылар. Баш чыңлап чатнап китте. «Кем ул? Кайда ул? Нигә миннән, унжиде ел буена, туган әтиемнең исемен яшерәсең? Әллә?..» Гайшәнең күзләренә яшь тыгылды, бөтөн тәне туңып, чымырдап китте. «Юк, юк, бәгырем!» Ул үксеп, елап, мендәргә йөзтүбән капланды. «Әйтмә, әйтмә алай! Син... син ташлан­дык бала түгел, түгел, җанкисәгем Зәйтүнә!..»

Кинәт өй түбәсендә нәрсәдер каерылып, шалтырап күтәрелде дә гөрселдәп бакча эченә ауды. Саман стеналар селкенеп китте — Әни! Әни дим!

Гайшә сискәнеп урыныннан сикереп төште, өстәлдәге кысып куелган унлы лампаның филтәсен күтәрде. Каршыда—стена буендагы кечкенә караватта куркып уянган кыз бала. Сабый әле йокылы-уяулы, күз­ләрен дә ачып җиткермәгән. Ләкин ул нәни куллары белән капшанып нәрсәнедер үзеннән этәреп жнбәрмәкче була:

  • Өй җимерелдеме, әни?

—    Юк, юк, курыкма, Алмагөл, — Гайшә йөгереп килеп, кочаклап, кызны мендәренә салды, — мин бу — әниең, курыкма, колыным.

Озын кара керфекләр күтәрелде, чак кына кысынкы күзләр га­дәттәгедән зуррак булып аптырап карадылар. Ике бөртек кара карлы­ган лампа яктысына чагылды. Алмагөл күзләрен тагын бер кат йомып ачты, балаларда гына була торган сөйкемле бер ышанучанлык белән елмайды, ике кулын сузып анасының муенына сарылды.

  • Син китмә, әни! Мин яман төш күрдем, куркам. Минем янга ят, әни.

— Ярый, ярый! Ятам, алтыным.— Гайшә кызының кулларын акрын гына кулларыннан ычкындырып, үзе дә аның янына кысылды. — Ку­рыкма, йокла. Ул — җил шулай тавышлана.

Өй түбәсеннән тагын нәрсәләрдер шуып төшеп тәрәзә яңагына су­гылдылар, челпәрәмә килеп ватылдылар. Ана куенына кереп иркәлән­гән Алмагөл бу соңгы сугылуларны ишетмәде, изрәп йоклап китте. Гайшә сагаеп тыңлады, дөбердәү кабатланды. «Шифер! Шифер җиме­релеп төшә. Чатырны алып ташлаган икән, каһәр суккан буран!»

Күз алдына ак палаткалар һәм суыктан бөрешкән кешеләр килеп басты. Уйлар икенче агыш алдылар «Мин әле җылы түшәктә, әзер ашта. Ә совхоздагы халык?! Мескеннәр, мондый буранда нишлиләр икән? Бу нинди афәт булды соң? Тояк инде унбиш көн өйгә аяк басма­ды. Әллә, иртәгә көн ачылса, «Алка күл»гә барып кайтыргамы? Бу арада кайната да хәбәр китерми. Юк, иртәгә, соңгы дәресләрне Арсланбикә тапшырып, Тояк янына барып кайтмыйча булмас».

Керфекләргә йокы кунмады. Гайшә, арып, аптырап, караваттан төште.

Алмагөл иреннәрен күпертеп, мыш-мыш сулый — гамьсез йоклый. «Нинди рәхәт чак!» Гайшә үз кызына үзе сокланып, аның иркен, тигез сулыш алуына карап, куанып елмайды, иелеп Алмагөленең битеннән үпте, шуып төшкән юрганын күтәреп япты, читләрен матрац астына кыстырып куйды.

«Инде нишләргә икән? — Әйтергә дә өлгермәде, сискәнеп төчкереп җибәрде. — Әбәү! Баланы үзем куркытып уятам, ахрысы».

Ул тиз генә мич куышында торган киез итекләрен алып киеп, җил­кәсенә җылы халатын салды да өстәл каршындагы урындыкка барып утырды. Өстәлнең бер кырыенда пөхтәләп өелгән китаплар, икенче кырыенда — дәфтәрләр. Уртада, көзге алдында - озынча хрусталь ваза. Анда берсеннән-берсе матуррак кыңгыраучыклар — умырзая чәчәкләре. Аларның һәрберсендә үзенә генә хас бер төс чагыла. Бу әле янып тор­ган җете төсләр түгел. Аларда - сабыйлык, туып килә торган матур­лыкның гүзәл шәүләсе генә. Ләкин бу кынгыраучыкларда никадәр җылылык. никадәр самими шатлык-яз шатлыгы бар! Гайшә әле кичә генә бу умырзаяларны даладан жыеп алып кергән иде бит. Нинди матур, кояшлы, чәчәкләре белән балкыган хуш исле яз иде кичә далада Халык тирләп-пешеп, беренче буразналарга бодай сибә, чын-чыннан са банда сайрашып, ярышып эшли һәм өр-яңа ындырларда беренче мул уңышны — гәрәбә бодай өемнәрен күрергә өметләнә иде түгелме соң?

Тәрәзә рамнары тагын дерелдәде. Җил аларны суырып алырга телә­гәндәй тартты, йолыкты, аннары бар көче белән этәреп җибәрде Вак боз кисәкләре ком булып тәрәзә пыяласына сибелде. Мичнең капкач­лары тартылып сугылып куйды. Морҗада кеше күңелен пошыра торган улауга охшаш шомлы бер тавыш туктаусыз шыңшыды Йокларга да, эшсез уйга бирелергә дә мондый төндә куркыныч иде Гайшә өелеп торган дәфтәрләрнең иң өстәге берсен алып, алдына куйды, ачты. Баш юлда эре, тигез хәрефләр белән «Корыч ничек чыныкты» романында Павел Корчагин образы» дип язылган. Яна юлдан шундый ук ачык, пөхтә хәрефләр белән текст башлана. Гайшә һәр сүзгә, тыныш билгелә ренә тукталып, тикшереп укырга һәм ара-тирә кызыл кара белән тө­зәтмәләр ясарга тотынды.

Өч дәфтәрне тикшереп чыкты да тукталды. Бармаклары бушап кит­те, каләме тәгәрәп өстәлгә төште. Ул, ике кулы белән чигәләрен кысып, үзе дә сизмәстән уйга чумды.

Инде икенче көн менә шулай. Гайшә вакыт-вакыт кайда икәнен, нәр­сә эшләгәнен дә белмичә зиһенен югалта. Бүген менә мәктәптә, дәрес вакытында, бер укучысын торгызып, Николай Островскийның иҗаты турында сөйләргә кушты. Кыз, ашыгып, бар белгәнен сөйләде. Сөйләп бетергәч, бәя көтеп укытучысына кыюсыз гына карады: «Сез минем җа ваптан ризамы?» — янәсе. Ә укытучы башын түбән игән дә эндәшми. Мескен кыз бик озак басын торыр иде, чеңгелдәп кыңгырау шалтыра ды Гайшә, сискәнеп китеп, укучыларына тәнәфескә чыгарга рөхсәт бирде. Нинди бәйләнчек уйлар борчый иде соң аны?

Куллар чигәдән ычкындылар да акрын гына өстәл тартмасын ачты лар. Зәңгәр конверт. Хат! Гайшәнең Ташкент унъеллык мәктәбендә уку­чы кызы Зәйтүнәдән килгән хат Ана бу хатта язылган сүзләрне инде күңелдән белә. Ләкин ул аны тагын укый.

Хатның беренче битендә язылган сүзләр күңелле, хәтта куанычлы да Зәйтүнә барлык фәннәрдән бишкә генә укуын, хәзер инде аттестат алу өчен имтиханнарга хәзерләнүен язган. «Әни, мин дә синең юлдан китәргә, укытучы булырга уйлыйм. Без, дустым Сәгадәт белән, педа­гогия институтына укырга керергә гариза бирергә җыенабыз. Син каршы түгелдер бит, әнкәй?» Бу юлларны укыганда Гайшә чын күңелдән куана һәм горурлана. Аның кызы Зәйтүнә инде югары мәктәп ишеген ачарга тели, белемгә үрелә. Нинди ана моңа шатланмас? Ә менә икен­че биттәге юллар?..

«...Автобиографиямне язарга утырсам, аптырап калам. Кем соң ми­нем әтием? Кайда ул? Нинди кеше булган ул? Нигә миннән унҗиде ел буена туган әтиемне, хәтта аның исемен, фамилиясен дә яшереп киләсең? Син кызыңны гафу ит, әни. Мин инде сабый түгел бит. Төшенәм. Әллә? Әллә мин законсыз туган ташландык баламы?..»

Ике тамчы кайнар яше хат өстенә тамды. Хәрефләр җәелеп, бер- берсенә кушылып, күгелҗем тапка әверелделәр.

  • Син хаклы, ләкин... — Гайшәнең тыны кысылды. Бугазга нин­дидер төен тыгылды. Ул буылып йөткерде дә тагын кабатлады. —Лә­кин әтиеңнең язмышын мин үзем дә белмим бит, акыллым...

Кинәт ул нәрсәнедер хәтерләгәндәй башын күтәрде, почмакта тор­ган китап шкафына җентекләп карады, аннары, борылып, стена буен­дагы сандыкка карашын туктатты.

  • Мөгаен, шушында.

Гайшә торып сандыкны ачты да аның эчендәге кием-салымнарны ашыгып идәнгә бушата башлады. Озак та үтмәде, сандыктагы барлык әйбер идәнгә өелде.

Менә ул!

Гайшәне телгә китергән бу әйбер катыргы папка иде. Идәндәге кием-салым киредән, рәтле-рәтсез рәвештә, сандыкка тутырылды. Гай­шә сандыкны япты да, аның өстенә утырып, кулындагы папканы ачты. Аның эче буп-буш, озак еллар ятудан ул инде саргая да башлаган. Папканың буш булуы Гайшәне гаҗәпләндермәде, ул ике катыргыны бергә кушып ябыштырган тасманың өске катлавын ертып, папканың уң як каплама катыртасын ачты. Аннан юка гына бер блокнот чыкты. Институтта укыганда күп кенә студентлар истәлек альбомнары, көндә­лек дәфтәрләр язу белән мавыгалар иде Гайшә алар белән кызыксын­мады, артык мәшәкать санады. Ләкин язмыштан узмыш юк икән... Бе­ренче мәхәббәт аның кулына да каләм тоттырды. Дөрес, ул, башка тиңдәшләре кебек, шигырьләр, җырлар язу дәрәҗәсенә кадәр барып җитә алмады. Шулай да беренче хисләр, икеләнүләр һәм газаплы ки­черешләр, күңелгә сыеша алмыйча, кәгазь битенә дә күчәргә теләделәр.

Бу блокнот шулай уйламаганда башланган иде һәм ул нәкъ шулай ук бер дә көтмәгәндә төгәлләнмичә өзелде дә Язмыш бөтенләй башка, тар һәм тайгак тыкрыкларга борылды. Инде бу блокнотны дәвам итте­рү түгел, аның башкалар күзенә эләгүе генә дә Гайшәгә тагын да яңа бәла өстәве мөмкин иде. Блокнотны бөтенләй югалтырга йөрәк кыйма­ды. Нинди вөҗдан беренче мәхәббәтнең изге истәлеген таптап үтәргә рөхсәт бирә алыр?! Гайшә бу язмаларны яшереп, иң авыр шартларда да югалтмыйча, саклап килде.

Менә бүген, унҗиде елдан соң, шул блокнот якадан ачылды.

«...Кызлар, сезнең кайсыгыз Гайшә?

Тамара — тапкыр, Клара белән мин уйланып алганчы, ул жавап та биреп өлгерде:

  • Кайсыбыз матуррак, шунысы Гайшә булыр. Абайлабрак карагыз әле, иптәш командир.

Без, баскычта тукталып калып, култыкланган килеш көлешә башла­дык. Юлыбызны кисеп туктаткан егет үзе дә аз гына кызарды, ләкин каушамады.

  • Ялгышасыз, мин командир түгел, студент.

Тамара мина терсәге белән төртте дә чакырылмаган кунакны кап­шый башлады

  • Кайсы факультеттан?
  • Тарих.
  • Ничәнче курстан?
  • Өченче.
  • Күрше икән,— мин дә түзмәдем, сүзгә кысылдым, — ләкин сезне...

Тамара сүземне авызымнан йолкып алды:

  • Шома егетне беренче тапкыр очратабыз.
  • Алайса таныш булыйк: Сәет Батталов. — Ул һәрберебезнең ку­лын каты-каты итеп кысты, без исемнәребезне әйткән булдык. — Бераз йөреп килик.

Без авыз ачарга да өлгермәдек, Сәет, арабызга кереп, култыклап алып та китте. Дәрес арасындагы унбиш минутлык кына тәнәфес иде, еракка китә алмадык. Институт ишегалдындагы мәйданда гына арлы- бирле атладык. Сәет үзе турында артык сүз кузгатмады, һаман шаяр­тып, вак-төяк репликалар белән безне көлдерергә тырышты. Мин ап­тырашка калдым Ничек инде, тиктомалдан, күрмәгән, белмәгән кыз­ны — Гайшәне эзли. Минем исемемне кемнән белгән? Үзем кызыксы­нам, ә батырып сорарга кыюлыгым җитми...

Үзе болан буйга-сынга килешле күренә. Тулаем хәрби киемнән Ба­шында фуражка, өстендә хаки төсендәге гимнастерка һәм галифе чал­бар. Аякларда ялтырап торган итек. Буйга миннән калку—мин аның жилкәсеннән генә. Йөзе түгәрәк. Мөгаен, бу анык тулылыгыннан, та­залыгыннан шулай күренә торгандыр. Күзләре... Мин ул вакытта Сәет­нең күзләренә текәлеп карый алмадым (Соңыннан гына мин ул яшь келт-күгелжем күзләргә сокланып карын торган булдым )

Бу кызык, табышмак очрашуны звонок бүлде. (Андый вакытта зво­ногы да артык тиз була бит аның ) Инде аудиториягә йөгерәбез дигәндә генә, Сәет минем кулымнан кысып «Кичкә, аллеяда көтәм»,— диде

...Тиктомалдан башны әйләндерде бит җүнсез егет. Лекцияләр дә колакка керми, һаман уйланам. Ничек инде ул, белмәгән, күрмәгән Гайшәне эзли? Бәлкем, ул мине түгел, башка Гайшәне эзли булыр?! Нигә эзли? Ана нәрсә әйтергә тели? Менә авыртмас башка тимер тарак.

Тамара минем тынычсызлануымны сизеп алган да теңкәмә тия. «Кара, Гайшә, акылдан шашма Хәрби кешеләр ухаживать итәргә бик оста булалар», — ди дә шаркылдап көлә башлый. Ачуланып урамга чыгам. Үзем кояш баеганны көтәм...

...Ниһаять, кич килеп җитте. Йөгерәм. Нәрсә әйтер икән, нинди сер­ләрен ачар икән бу табышмак егет?

...Әбәү, нинди боз йөрәкле кеше ул!

Мин аның белән артык сөйләшә алмадым, сикереп тордым да йө­гердем. Бар көчемә йөгердем Ярый әле — аллеяда берәү дә йөрми иде. Күрсәләр! Аның сүзләрен ишетсәләр! Бөтен институт гайбәтенә калыр идем бит. Мин тулай торактагы бүлмәмә кайтмадым, яр астындагы карлыганлыклар арасына төштем дә егылдым.

Нинди гарьлек, нинди гарьлек! Ул мине яратмый. Тамараны да. Клараны да, берәүне дә... «Миңа ачуланма, мин мәхәббәтне белмим, белергә дә теләмим, акыллым», — ди.

Шул инде акыллы сүз буламы? Мин аңладым... Ул кеше түгел — таш!

...Менә инде бер атна ул һәр кич. ашханәдән чыкканда, мине гастро­ном чатында көтеп тора.

  • Гафу итегез,— ди, чак кына башын иеп, елмая төшеп. Без, кул тыклашып, ашыкмыйча гына Ленин бакчасына таба атлыйбыз.

Нинди гаҗәп кеше ул? һаман иптәш студенты Моратны мактый «Ул —булган, ул — акыллы, ул—матур. Ә мин...» Шуннан китә тезеп үзен кимсетеп. Имеш, аннан пешмәгәнрәк кешене эзләп табуы да читен.

  • Ярый, — дим мин, шаярган булып. — син пешмәгән, ә иптәшең Морат үтә пешкән. Алай булгач, нигә ул башлап миңа үзе сүз катмады Яучылар аша сөйләшү заманы үткән инде.
  • Чын мәхәббәт телне бәйли, аякларны тышаулый ул, — ди

Әллә чыннан да шулай микән?

 

...Сәет мине иптәше Морат белән таныштырды. Морат — нәфис вак сөякле, ак чырайлы егет. Ул аз гына сөйли, бара-бара да онытылып уйга кала. Мин үзем дә характерым белән Моратка тартым. Юк, мин куркам. Ике уйчан бергә кушылса, тормышның ни яме булыр?!

Нигәдер дус кызларымнан читләшә башладым. Хәтта Тамарадан да, Кларадан да... Юк-бар хәйлә табып, аларны калдырам да ашыгам.. Кая? Үзем дә белмим. Ялгыз йөрим, юксынам. Кемне? Күпме генә тырышсам да, мин күңелемне Моратка бора алмадым. Гаҗәп бит... Морат мине өзелеп сөя, газаплана. Мин аннан качам. Сәет гомумән мәхәббәт­тән баш тарта, ә мин аны эзлим Мәхәббәт, нигә син шундый чуалчык юллар чатына куясың кыз баланы?

...Көтмәгәндә, китапханәдән кайтышлый, мин тубдиспансер янында Сәетне очраттым. Ул, башын иеп, күңелсез генә бара иде. Үзем дә сиз­мәстән йөгереп барып аның беләгеннән тоттым. Урам уртасында! Ке­шеләр ин уйлаганнардыр. Күрәсең, артык зарыкканмын Ул минем бу тотнаксызлыгыма гаҗәпләнмәде дә, ачуланмады да, хәтта елмаймады да, атлавында дәвам итте. Аның йөзе агарган, кашлары сытылган. Ул еламсыраган бер тавыш белән:

— Гафу итегез, Гайшә,- бик ашыгам, — диде дә, капылт борылып, аптекага кереп китте.

 

...Бүген кич нигәдер эчем пошты. Дәресләремне дә хәзерли алма­дым, күңелсез... Боегып утыра идем, телефонга чакырдылар. «Мөгаен, Сәет .. Кинога билет алгандыр». — дип куана-куана йөгердем.

Трубканы алсам — чыннан да Сәет.

— Мин, Гайшә... Вокзалдан.. Морат авырып китте. Ашыгыч рәвеш­тә Ялтага озатабыз... — диде дә көрсенеп трубканы куйды.

Барыйм дисәм, коеп яңгыр ява.

Нигә алданрак әйтмәде икән?

 

...Мин, мин гаепле. Мин үземнең вәҗдансызлыгым белән кичерелмәс жннаять эшләдем җыела алмыйча елыйм, ләкин күз яшьләре үлгән ке­шене терелтә аламы соң? Нигә, нигә мин Моратның саф мәхәббәтен кире кактым икән.

Ялтадан Моратның үлүе турында хәбәр килгәч, Сәет бик озак миңа күренмәде. Күпме төннәрне йокысыз үткәрдем, мендәрем күз яшемнән кипмәде.

 

...Мин бәхетле!

Юк, без икебез дә бәхетле. Кайберләүләр: «Мәхәббәт ул кыз белән егет булып йөргән чакта гына кайнар. Бергә кушылгач, ул көннән-көн сүрелә, ахырында күнегүгә генә кала», — ди иделәр. Мин менә шул сүрелүдән курка идем. Юкка гына икән. Сәет белән кушылуыбызга инде ярты елдан артып бара. Безгә тулай торактан аерым бүлмә дә бирделәр. Иптәш кызларым сокланып (бәлкем, кайбероүләре көнлә­шеп тәдер) карыйлар. «Сез нинди тату, күңелле, ага белән сеңел дә сез­нең төсле тора алмас», — дигән булалар. Чыннан да шулай бит. Безнең бер-беребезгә булган мәхәббәтебез көннән-көн көчәя генә, тамырлана гына бара. Торган саен без бер-беребезне якынрак, матуррак, тирәнрәк итеп күрәбез.

Сәет тырыш, кин күңелле, җәмәгатьчел кеше икән. Яхшы уку белән бергә, ул комсомол оешмасы эшләрен башкарырга да өлгерә. Спорт ярышларында да, һәвәскәрләр түгәрәгендә дә иң элек ул күренә. Сәеткә ияреп, мин дә студентлар коллективының төрле җәмәгать эшләренә кат­наша башладым. Икәвең дә бер юлдан баргач, бигрәк күңелле була икән!

 

...Бүген әдәбият тарихы дәресе булмады, профессорны кулга ал­ганнар.

— Ул халык дошманы булган, диләр.

...Институның директорын, тагын өч укытучыны төнлә квартирала­рыннан алып китеп, төрмәгә япканнар.

Алар да халык дошманнары булдылар микән? Нинди куркыныч!

 

Сәетне институт комсомол комитетының секретаре итеп сайлады­лар Ул һаман, элеккечә дәртләнеп, бетмәс эш артыннан чаба. Нигәдер йөрәк сызлый. Мин хәвефләнәм. Хәерлегә генә булса ярар иде инде?..

...Ике шатлык бергә якынлаша. Тиздән институтны тәмамлап, укытучы дипломы алабыз. Тиздән безнең беренче балабыз дөньяга килә­чәк. Мин инде аның тибешен дә тоям. Сәет тә түземсезлек белән аны көтә. Белмим, кыз булыр микән, әллә ир бала...

Сәет соңгы көннәрдә сизелерлек үзгәрде — өйгә кайтты исә китап ала да утыра, сөйләшми.

Нәрсә булды аңа?

Мин бала көтәм. Нәкъ менә хәзер, ана булу якынлашканда, иркәләнәсе килә... Ә Сәет күңелсез!

— Ни булды? Ни булды?! Уф... аңлый алмыйм. Сәет бүген кайтма­ды. Юк. Аны да... алганнар. Көн буе йөгердем Бармаган җирем, со­рамаган кешем калмады. Кайда икәнен дә әйтмиләр.

Әнә инде таң да атып килә. Мин һаман утырам. Кайда, кайда син хәзер, җанкисәгем, Сәет?!.

...Инде өченче көн. караңгы төште исә, чакыралар Өстерәлеп, Че­рек күл кырындагы өч катлы караңгы өйгә барам.

Болай да җәрәхәтле, телгәләнгән йөрәккә тоз сибәләр, һаман, һа­ман бер тигәнәк сорау.

  • Сәет Батталов институтта нинди контрреволюцион эшләр алып барды? Яшермәгез. Әйтегез!

Мин аның турында бар белгәнемне, чын күңелдән, яшермичә сөйли башлыйм.

  • Юк, — боз төсле салкын тавыш уемны бүлә, җаным тетрәп ки­тә, — ташлагыз юк-барны. Халык дошманы Батталовның җинаять эш­ләрен ачып салыгыз!

Мин елыйм. Нәрсә әйтим соң?! Ул бернинди дә җинаять эшләмәде бит. Нигә газаплыйлар мине?

Теге боз тавыш тагын кабатлана:

  • Сез халык дошманын якларга тырышасыз. Файдасыз! Гаепсез кешене НКВД кулга алмый Төшендегезме? Кайтыгыз. Уйланыгыз. Иртәгә — соңгы срок

Ике солдат мине ишеккә хәтле озатып килә.

Бүген кич тагын чакырачаклар. Күз алларым караңгыланып, бөтен тәнем бизгәк тоткан төсле калтырана. Нәрсә, нәрсә әйтергә кирәк сон аларга?..

  • Сәет, Сәет бәгырем, әйтче, әллә, әллә син чыннан да ялгыш юлга борылган идеңме? Мина әйтмәдеңме? Әбәү! Нинди коточкыч уйлар! .
  • Мин халык дошманы Сәет Батталовтан бөтенләйгә ваз кичәм...

 Күз алларым караңгыланды, тез буыннарым йомшарып, сыгылып китте. Чак-чак кына аумыйча өстәлгә тотынып калдым.

Факультет җыелышыннан ничек тулай торакка кайтып җитүемне дә хәтерли алмыйм. Әллә китерделәр, әллә инде үзем өстерәлдем.

  • Сәет бәгырем, син мине гафу ит? Мин зур җинаять эшләдем. Нишлим соң, нишлим?

Тиздән безнең балабыз туарга тиеш. Әгәр иртәгә диплом алам дигәндә генә институттан куылсам?! Ул баланы ничек тәрбияләрмен? Мин беләм, мин ышанам, мең кат ышанам, син гаепсез! Ләкин безнен уртак балабыз хакына, аны бәхетсез итмәс өчен генә мин андый ни хак, пычрак сүзләрне әйтергә мәҗбүр булдым. Кичер, бәгырем, мин мәңгегә синең белән!..

Сәетнең кулга алынуына өч ай дигәндә бала дөньяга килде. Кыз бала, атасыз, фамилиясез.»

— Менә, кызым, Гайшә көрсенеп блокнотны япты, — синең атаң турында бар белгәнем. Тукта, ул, сүзен бүлеп, уйланып калды: — Әллә? Әллә хат урынына шушы блокнотны Зәйтүнәгә җибәримме? Иртәрәк булмас микән?

Буран һаман басылмый. Морҗадан тагын улаган, шыңшыган та­вышлар ишетелә башлады. Гайшә лампаны сүндерде дә урынына барып ятты.

—Сәет, син дөньяда бармы әле? Кайда син? Нәрсә днп кызына җавап бирим соң?

III

Бүген иртә белән генә Күкчәтау даласы күгендә ялт иткән кояш балкый иде. Бер болыт әсәре күренмәде. Сабан тургайлары бер туктау­сыз очып, чырылдап, биек, якты иртәнге күктә гамьсез талпыналар. Аларга кызык та, сәер дә иде. Бу язда дала бөтенләй үзгәргән — аксыл кылган урынына кубарылып ташланган дымлы, кап-кара җир. Аның өстендә төрле кортлар, коңгызлар, суалчаннар үрмәли. Эзләп мәшә­катьләнәсе дә юк — әзер, тәмле, туклыклы азык .

— Егетләр! — Бригада иртәнге ашны ашап бетерүгә, Арсланов га­дәттәге «биш минутлык»ны ачты:—Көн отличный. Бүген бар педаль­ләргә басыгыз! Мин инде агрегатларны тикшереп чыктым. Тракторлар ходта, чәчү машиналары көйләнгән. Карагыз, башбаштакланып үзегезчә җайларга маташмагыз. Инде нибары ике мең гектар чәчәсе җир кала. Сыныгыз катса да, сынатмагыз, дуслар. Бригаданың йөзен каралтмыйк, яме? Но, шуның белән митинг тәмам, тракторларга!

Иргали, сүзен сөйләп бетерер-бетермәс кузгалып, үзенең тракторы­на таба атлады. Бригада членнары да шаулашып өстәл яныннан торды­лар — кайсылары тракторларына, кайсылары тракторларга тагылган чәчү машиналарына таба таралдылар.

Озак та үтмәде, беренче бригада станы моторлар гөрләве, сигнал- гудок тавышлары белән колакны тондырды. Иң алдан орлык төягеч машиналар үтте. Өчәр-дүртәр чәчү машинасы өстерәгән тракторлар — агрегатлар берсе артыннан берсе кузгалды. Аларның кайсылары стан кырыеннан ук башланган кырга керделәр, кайсылары, юлга чыгып, арырак киттеләр.

Директорның кабинеты палатканың бер почмагына гына кысрыклан ган иде. Бар җиһаз — өстәл, урындык һәм карават. Тояк, гадәтенчә, иртәнге ашка кадәр бригада учетчиклары алып килгән сводкаларны карап-тикшереп, үзенең блокнотына күчермәләр ясады. Аннан хуҗалык эшләрен башкаручы Тутаевны чакыртып, ягу-манлау материаллары, азык-төлек, икмәк һәм башка кирәк-яракларны алып килү өчен калага ничә автомашина җибәрү турында күрсәтмә бирде, банкка хәзерләнгән поручениеләргә, чекларга кул куя башлады.

— Иптәш директор, өч минуттан сәгать җиде. — Палатканың икен че як почмагында рацияне җайлап мәшәкатьләнгән солдат киемендәге радист наушникларын сала- сала Тоякка эндәште. Килегез, хәзер башлана.

Тояк документларын өстәл тартмасына салып бикләп, блокнотын алды да рациягә ашыкты. Бүген партия өлкә комитетының секретаре язгы чәчүнең барышы турында совхоз директорларының радиокиңәшмәсен уздыра иде. Беренче чыгыш «Алка күл» совхозы директоры Тояк Бөркетбаевка билгеләнгән.

— Алло-алло, мин — «Алка күл», сезне яхшы ишетәм. Башлыйбыз. Микрофон алдында директор.

Радист ымлап Тоякка утырырга кушты, үзе өстәлнең артынарак авышты.

  • «Алка күл» директоры Беркетбаев сөйли. Сәлам. 13 май иртәсе­нә безнең совхоз буенча 8873 гектар бодай чәчелде. Тагын 7130 гектар кала. Орлык житәрлек, бригадаларга ташылган. Техника бар. Тракто- ристлар җитешми. Бу биш көндә генә алты тракторист, өч шофер ма­шиналарын кырда калдырып чыгып киттеләр. Беренче бригада — бригадир Иргали Арсланов — һәм икенче бригада — бригадир Николай Поддубный — көндәлек чәчү планын 120—135 процентка тутыралар, эшнең сыйфаты да яхшы. Калган бригадаларда тоткарлык бар,у л якка хәзер үзем чыгам. Төшке аш вакытында «биш минутлыклар» үт­кәрәбез.

Радист рацияне «прием»га күчерде. Тояк башка совхоз директорла­рының чыгышларын тыңлый башлады.

Раднокиңәшмә бер сәгатькә якын сузылды. Дөресен әйткәндә, баш ка совхозларда да чәчүнең барышы әллә ни алда күренми. Ләкин өлкә комитеты секретаре. Бөркетбаевка аеруча кисәтү ясап, чәчүнең темпын кызулатырга, алдынгы агрегатларны төнлә чәчәргә күчерүне тәкъдим итте Иң ахырда:

  • Һаваның торышы үзгәрергә тиеш, мөмкин булган барлык чараларны файдаланып, ашыгыгыз, иптәшләр, — диде.

Тояк киңәшмәдән соң өченче бригадага барырга, анда бер-ике көн булып, бригаданы ныгыту чараларын күрергә планлаштырган иде. Чөнки бу бригада бөтен «Алка күл» не артка өстери. Инде өч бригадир алмашынды, ә эштә һаман үзгәреш юк — чәчү, планлаштырылган гра фикка керү түгел, көннән-көн артка чигенә, үзара ызгыш-талаш һаман бара.

Ләкин уйламаганда маршрутны үзгәртергә туры килде. Икенче бригаданың учетчигы бригадир Поддубныйның авырып калуы турында белдерде. Бу хәбәр Тоякны бик нык борчыды. Бу инде өченче бригада түгел, армиядән кайткан солдатлардан оештырылган тәртипле, эшчән бригада. Николай бригаданы үзе оештырды, ныгытты һәм алдынгылар сафына алып чыкты. Шундый бригадирның сәламәтлеге турында кай­гыртуны кичектерергә мөмкинме соң?

Менә шуның өчен Тояк, киңәшмә бетү белән, бригада аш пешерүче­се Каракүз янына кереп, аны-моны капкалады да атына атланып юлга чыкты. Әмма борчылу урынсыз булган икән. Станга якынлашуга, үрдән автомашина күренде. Тояк янына килеп җитү белән шып туктады Кабинадан тирләгән-пешкән Николай сикереп төште.

  • Сәлам, иптәш директорга!

Тояк, сәлам алу урынына, сорау бирде:

  • Николай, сине авыра дигәннәр иде бит?

Бригадир җиңе белән маңгаендагы тирне сыпырып төшерде дә кулын селтәде:

  • Пустяк. Кичә, менә шулай тирләгәч, салкын су эчкән идем, йөрәк бераз шаяртты. Эш тыгыз, орлык бодаен агрегатларга өлгертә алмый башладык. Чәчүне кызу тоталар. Әйдәгез, безнекеләр монда гына.

Тояк Николайны үз-үзен сакламавы өчен бераз шелтәләде дә атын икенче юлга — бригаданың чәчү кырына таба борды.

Солдатлар тырышып эшлиләр, чәчүнең сыйфаты да яхшы. Әгәр бу темп белән барсалар, дүрт көндә бригада үзенең барлык 3900 гектар кырын чәчеп бетерәчәк. Тояк монда озак тукталмады. Бригада членна­рына рәхмәт әйтеп, тагы да яхшырак эшләргә чакырды да, Николай сораган запчастьларны һәм солярканы кичкә хәтле җибәрергә вәгъдә биреп, килгән юлына кире борылды

Ярты юлга җиттем дигәндә, көн болытлап, салкын җил исә башла ды, ә ялгыз карагайга якынлашканда кар явып, буран күтәрелде

Тояк, станга бармыйча, атын Арсланов агрегаты чәчеп йөргән кырга таба борды. Ызан башында бригадир үзе дә очрады. Алар бер-ике сүз белән генә аңлаштылар да, икесе дә ике якка китеп, кырдагы халыкны җыярга, төрле җирдә өелеп яткан орлык бодайларын ни туры килде шуның белән каплап, ябып, җил очыртып китүдән саклау чараларын күрергә тотындылар. Ашыктылар. Өермә көчэйгәннән-көчәя генә барды. Ин куркынычы мондый буранга беренче тапкыр очраган кешеләрнең адашып калу ихтималы иде. Ләкин халык таралмады, бер тирәгә тупла­нып, бодай өемнәрен ябу, саклау өчен буран белән алышты.

Бригада машиналарны бер җиргә туплап, радиаторлардагы суны агызып, чәчү орлыкларын буран таратмаслык итеп япкач кына, тыныч күңел белән, хәл җыярга дип палаткага килгән иде. Тояк та тапчанга ягып калгыды. Әмма монда да тынычлап ял итәргә туры килмәде, каты жнл палатканы урыныннан кубарып алып ташлады.

Буран һаман өерелә, тнрә-якта бер нәрсә дә күренми. Бары ара-тмрә генә авышкан болытлар арасыннан тулган ай тәгәрәп чыга да аз гына вакытка даланы яктырта. Беренче бригаданың егетләре менә шул ара­да төрлесе төрле якка таралып, тәгәрәп барган әйберләрне куып, кул­га төшкәнен трактор янына ташый, өя бардылар.

Бу эш берничә сәгатькә сузылды. Ахырында трактор янына матрац, одеал, чемодан, табак-савыт һәм башкалардан торган зур гына чүмә­лә өелде. Аны палатканың киндере белән ябып, тапчаннар, өстәлләр белән бастырып куйдылар.

Менә шунда гына арганлык беленде — басып тора алмыйча чайкала башладылар, кайберәүләр брезент астына үрмәләп кереп, йокларга әзерләнделәр. Халык йөгереп эшләп тирләгән нде, хәзер туктагач, тир катып, өшетә башлады

Бу—май буранының иң мәкерле капкыны. Бу бәлане сизенгән Тояк арыган, йончыган кешеләргә утырып ял итәргә дә рөхсәт бирмичә куа башлады

  • Әйдәгез, туктамагыз. Барыгыз да кызлар тора торган вагонга!

Ул арада иң соңгы кеше булып, зур мичкә күтәргән Иргали килеп чыкты.

  • Ташла бочканны, — Тояк ачу белән Иргалинең җилкәсендәге мичкәне йолкып алып тәгәрәтеп җибәрде,— Бочкаң корсын. Халыкны сакла. Барысын да вагонга алып бар. Бер адәм дә далада кала күрмә­сен.

Алар икәүләп, йоклаганнарны уятып, күтәреп торгызып, ашыктырып, вагонга таба куа башладылар.

Халык зарланып, сүгенеп, теләр-теләмәс кенә җилгә каршы кузгал­ды. Иргали алдан китте. Тирә-якка кычкырып-кычкырып, брезент ас­ларын капшап, далада берәү дә калмаганлыгынл ышангач кына, иң соңгы булып Тояк Бөркетбаев атлады.

IV

Кемдер тәрәзәне шакыды. Гайшә, йокысыннан сискәнеп уянып, күзен ачты Тәрәзәне тагын шакыдылар. Ул, өстенә ябынган юрганын ачып ташлап, урам як тәрәзәгә үрелде һәм каушаган тавыш белән эндәште:

  • Кем анда? Кем кирәк.

Күрәсең, урамдагы кеше аның тавышын ишетмәде, тагын да катырак итеп тәрәзәнең рамына суга башлады. Гайшә куркынып карават­тан идәнгә сикереп төште, тәрәзәнең пәрдәсен күтәреп, ачу белән кычкырды:

— Акрын. Тәрәзәне ватасың бит! Син кем, кем дим?

Урамнан тонык тавыш ишетелде:

  • Килен... Ишегеңне ач!

Ул тагын да нәрсәдер әйтте, ләкин Гайшә аны ишетә алмады. Әле һаман тынмаган буран соңгы сүзләрне кагып икенче якка алып китте. Ләкин Гайшә тавышны танып өлгерде.

«Ай, кайната килгән ич!»

Ул кабаланып күлмәген эзли-эзли сөйләнде: «Менә урындык өстенә генә куеп яткан идем бит, юк». Гайшә анда үрелде, монда сугылды — күлмәк табылмады.

Кай җәһәннәменә китте соң? Ашыкканда гел шулай...

Ул сукрана-сукрана чыгып, аш өйдән шырпы алып керде дә өстәл­дәге лампаны кабызды. Күлмәк карават очындагы урындыкның арка­сына эленгән. «Ай хәерсез.. Ашыкканда күз бәйләнә дигәннәре шулдыр инде».

Гайшә сөйләнә-сөйләнә күлмәген, киез итеген киеп, аш өйгә чыкты, стенада эленеп торган фонарьны алып кабызды, аннары өстенә фуфай­ка ябынып, тышкы ишекне ачты.

Тар гына ишек алды, аны үткәч — түбәсе салам белән ябылган са­ман стеналы киң кура. Гайшә фонарьны җиргә утыртып, бастырыкны тартуга, зур капка бар буена ачылып китте. Курага ап-ак тузан ыргыл­ды. Фонарь ауды. Гайшә йөгереп килеп фонарьны күтәреп алды да бу­раннан читкәрәк ышыкланды.

Капкадан кемдер керде. Аның өс-башы сырма кар. Ул якынлашты. Юлчының ияк очында тиен койрыгысыман кабарып торган сакал — ап- ак мамык. Ул ниндидер озынча төргәк кочаклаган — анысы да ап - ак. Тиен койрык чак кына селкенеп мамыгын койды, карлыккан тавыш ишетелде:

  • Килен, өйалды ишеген ача бир, сабый туңып калмасын.

Гайшә ашыгып ишеккә таба атлады, үзе гаҗәпләнде.

«Җиде төн уртасында нәрсә алып килә соң бу кайната?»

Алар ике ишекне үтеп, аш өнгә керделәр. Гайшә түшәмгә эленгән асылмалы лампаны кабызды.

  • Калкам! — Карт тирә-якка каранды. — Кайда куяен?
  • Хәзер, ата, үзем...

Гайшә кабарып торган ак төргәкне кайнатасының кулыннан алып мич кырыендагы сәкегә салды, ашыгып биләүсәләрен сүтә башлады

  • Буранда калган мосафир адәмнәр, гой. Ходай әйдәп маган туры китергән. Сезнең өй жыкын булган соң усында борылдым. Даладагыларны алып керәем. Син сабыйны карый бир, калкам.

Карт, сүзләрен әйтеп бетерер-бетермәс, тая-тая курага чыгып китте. Гайшә биләүсәне сүтеп бетереп, киезне ачты.

Баланың йөзе күренде. Ул тирләгән, бит алмалары кызарып ка­барганнар. Бу күтәрелә. Әллә яктыга, әллә сулышы иркенәеп китүгә, ул күзләрен ачты. Аңа. ахрысы, әле ике яшь тә юк. Үзе шундый тулы, йөзе түгәрәк, күзләре зәп-зәңгәр. Бала нәни кулларын сузып җибәрде, кабарып торган ал иреннәре җәелде. Сабый рәхәтләнеп киерелде һәм елмайды.

  • Үс-үс!

Гайшә баланың кулларын түбән төшереп, күкрәгеннән аякларына хәтле сыйпап чыкты.

  • Тфү, тфү.. . Бигрәк сөйкемле.

Баланың күзләре Гайшәдә тукталып калдылар. Иреннәре җыелды, бәрелде. Кинәт ул кычкырып елап җибәрде.

  • Әбәү, алдандыңмыни? Әниең түгелмени?

Гайшә баланы киездән күтәреп алып, түр өйгә, үзенең караватына алып барып салды, башын гына ачык калдырып юрган белән ураганга бала тынычланмады, тирә-якка каранып, сытылып елавында дәвам итте.

Менә уенчык, кара әле нинди матур. Үркәчләре нинди зур! — Гайшә этажеркада торган уенчык дөяне алып баланың кулына тоттырды.Күзләр тагын яктырдылар, гаҗәпләнеп, кызыксынып карадылар.Гайшә яулык белән яшь бөртекләрен сөртте. — Менә шулай... Мин сиңа тагын уенчыклар бирәм. — Гайшә этажеркага борылуга, бала кулындагы дөяне идәнгә атып бәреп, элеккегә караганда да катырак ярсып елый башлады.

  • Әни, кем елый?

Алмагөл уянып, торып утырды, йодрыгы белән күзләрен уды аннан йөгереп әнисе янына килде.

  • Әни, бу кемдең бәпәсе?

Гайшә аңа җавап бирмәде, караватның сиртмәсенә басып баланы тирбәтергә, юатырга тырышты:

  • Елама, елама, акыллым, әниең хәзер килә.

Ул арада ишек ачылды.

  • Мөмкинме?
  • Мөмкин, мөмкин. Алмагөл, син тирбәт, әнә уенчыклар бир. — Гайшә ишектән керүчегә каршы атлады. — Түргә узыгыз, тукта, чишен­дерим үзегезне.

—  Рәхмәт. Улым ничек, өшемәгәнме? Газиз, Газиз, елама, акыллым.

Әнисенең тавышын танып бала елаудан туктады.

  • Юк, өшү кайда!.. Ул изерәп тирләгән, мин аны кулыма алганда үзем дә курыккан идем... Күз ачкысыз буран бит. Ярый әле —безнең әтигә туры килгәнсез. — Гайшә, йөгереп килеп, хатынның пальто төй­мәләрен ычкындырды. Җиңнәрен салдырды. Аягына күз ташлап ба­шын чайкады: — Ай-яй... аягында резина бота! Өшегәндер бит. Салыгыз тизрәк! — Ул тиз генә урындык китереп хатынны утыртты да үзе үк ботасын салдырып алды, аякларын кысып-кысып карады. — Юк, өше­мәгән. Менә пима киегез. — Гайшә мич башыннан кара киез итекләр алып үз кулы белән кидерде. — Инде әйдәгез, түр өйгә, улыгыз янына утырыгыз. Туктагыз, өстегезгә шәл салыйм, сез дерелдисез. — Хуҗа, ашыгып, юлаучының җилкәсенә мамык шәл япты.

Газиз көн буена машинада, аннан чанада сугылып, туңып ватылган. Инде ул елавын онытып йоклап та киткән иде. Алмагөл баланың болай тиз йоклап китүенә кәефсезләнеп, карават тирәсендә әйләнде дә, ят кешенең якынлашуын ишеткәч, тиз генә уенчыкларны кочаклап, кире­дән одеал астына кереп ятты. Ул башын аз гына ачык калдырып, йоклаганга сабышып, бәбинең әнисен көтте. Хатын баласы янына килде.

  • Арган икән, мескенем, йоклап киткән.

Ул, салкын кулларын баланың тәненә тидермәскә тырышып, ипләп кенә юрганны аяк очыннан ук урап япты, аннары чнткәрәк китеп, кесә­сеннән яулык алды. Алмагөл бу ят хатынның һәрбер хәрәкәтен, төсен, буен кызыксынып күзәтә башлады. Аның маңгай чәчләренә, кашлары­на, хәтта керфекләренә юка гына боз кисәкләре ябышкан. Алар ялтырап-ялтырап китәләр. Хатынның битендә күз яшьләре төсле тамчылар. Күрәсең, бозлар шулай эреп төшәләр.

«Ул безнең әнидән биек. Күлмәге нинди матур, ут шикелле янып тора. Кайдан алды икән андый күлмәкне?» Хатын чәчен тарый баш­лады. «Әнинең чәче озын, кап-кара, минем чәчем төсле. Ә бол апаның чәчләре җилкәгә генә төшеп тора, нигә алар шулай кабарган икән? Җирән елкының жалы шикелле. Минем дә осындай чәчем булса?» Алмагөл үз уеннан үзе чак кына кычкырып көлеп җибәрмәде. Иреннә­рен тешләде. Күзләрен чытырдатып йомды. Зөбәрҗәт аш өйгә чыкты.

      Гафу итегез, сезнең исемегез ничек, ханым?

  • Зөбәрҗәт.
  • Бигрәк матур исем.
  • Ә сезнең?
  • Минем гади генә, Гайшә.
  • Нигә алай дисез? Бик җиңел, онытылмый торган исем бит.

Гайшә самоварга каен тузы яндырып салды да торбасын учак авы­зына каратып куйды. Аннары ул тиз генә барып, каршы почмакта тор­ган шкафны ачты, графин һәм рюмка алды.

  • Мин онытып та торам, самовар кайнап чыкканчы аз гына җы­лынып алыгыз әле, — ул алтын путал белән каймалаган озынча рюмка­га спирт салды һәм бераз су өстәде, — мәгез, эчеп җибәрегез, сез әле дә дерелдисез.
  • Әдәпсезлек булмасмы? Бусагадан атлауга...
  • Юк, юк, бу бит җылыну өчен генә.
  • Мин бик курыккан идем. Җитмәсә, бала белән бит. Май аенда мондый буран булыр дип кем уйлаган. Чыннан да, туңып киттем, сез гаепләмәгез инде.

Зөбәрҗәт елмайды, юка, матур иреннәре җәелеп чак кына ачылды­лар. Ап-ак тешләре күренде. Озын, саргылт керфекләре астыннан ялты­рап зәңгәр күзләре карады. Дөресен әйткәндә, хатын-кызларда бер- берсенең матурлыгыннан көнләшү әле дә саклана. Алар аны ачыктан- ачык белдермәсәләр дә, күңелләреннән сызланалар. Ләкин Гайшәдә бу тойгы, матурлыктан көнләшү, бервакытта да булмады... Ул иптәш кыз­ларының матурлыгына һәрвакыт сокланып, куанып карады, бер генә тапкыр да көнләшмәде. Менә бүген дә бу билгесез хатынның сылулыгы аңа чын рухани рәхәт һәм өенә ямь биргән төсле булды. Үз чиратында Зөбәрҗәт тә куанды. Моннан бер генә сәгать элек, дала уртасында бен­зины бетеп, карга батып калган суык машина эчендә, Газизен кочаклап нишләргә белми аптырап утырганда, ул мондый мөлаем, туган күңелле хатынның якында гына яшәвен һәм аларны шатлык белән каршы ала­чагын һич тә күз алдына китерә алмаган иде бит. «Ул нинди ачык йөз­ле. Аның күзләрендә никадәр җылылык һәм шәфкать бар.» Зөбәрҗәт аз гына «эчимме-эчмимме» дип икеләнеп торды да рюмканы иреннәренә китерде һәм тиз генә, тын алмыйча эчеп җибәрде.

  • Менә салкын су.
  • Рәхмәт.

Зөбәрҗәт, чак кына йөзен чытып, стакан белән суны алды. Бер генә йотып Гайшәгә кире бирде, яулыгы белән иреннәрен сөртте.

  • Безнекеләр нигә кермиләр икән инде?
  • Ай алла, исемнән дә чыгып киткән ич. Нигә кермиләр соң?

Гайшә ашыгып, өстенә дә кимичә, йөгереп тышка чыгып китте. Кап­ка алдындагы кар көрәлеп почмакка өелгән, капка ябылган, бастырыгы да салынган, фонарь каршында ике кеше өсләрендәге карны кагалар. Гайшәнең кайнатасы атларны эчке курага алып кереп, бәйләп йөри.

  • Ярар инде, өйгә керегез. — Гайшә сөйләнә-сөйләнә юлчылар яны­на килде. — Үзебез кагып кертербез, мич ягылган.

Ишеккә арты белән торып, бүреген кагучы плащлы кеше кинәт борылып Гайшәгә карады. Бүрегендәге карны кагудан туктады. Кура уртасындагы баганага эленеп куелган фонарь аларның йөзен яктыртты Бер-берсенә текәлеп йотылып карадылар. Җил тагын сызгырып нәрсә­ләргәдер бәрелеп, тавышланып үтте. Плащлы кеше тирән бер дулкын­лану белән ишетелер-ишетелмәс кенә дәште:

  • Сез... Гафу итегез... Гайшә түгелме?

Гайшәнең күз аллары караңгыланып китте. Фонарь чайкалды. Ул үзе дә сизмичә кулларын алга сузды, аннары кинәт куркынып артка чигенде...

V

Вагонның тар һәм тәбәнәк ишегеннән кысылып, бөкрәеп, ак аюсыман берәү керде. Ишек төбендә чүгәләп утыручылар, бер-берсенә кыйшая-ава төшеп, ишектән кергән суык жилдән, керүченең кар белән каткан киеменнән чирканып тартылдылар, юл бирделәр. Калгып утыру­чылардан берсе, башын күтәрмичә генә, ачуланып мыгырданды:

  • Яп тизрәк! Монда кәбестә башлары ятмый бит.

Ишек күптән ябылган иде инде. Бусагада торучы, акрын гына аяк­ларын атлап, алгарак — яктыгарак чыкты. Бу — киң җилкәле, калку күкрәкле, эре сөякле кеше иде. Аның өс-башын, очлы папахасыннан алып күн курткасына һәм буркаларына чаклы, юеш кар сырган. Маң­гаена, чигәләренә чыгып калган чәчләренә, кашларына һәм керфеклә­ренә боз укмашкан. Киң, түгәрәк йөзендә әле эреп өлгермәгән аксыл бәс һәм кара таплар.

Ул тагын бер адым атлап туктады да, идәндә ятучылар өстенә боз­ларын коймаска тырышып, папахасын ике куллап сак кына салып, кар­шыдагы сәкенең буш кырыена куйды. Аннары куртка кесәсеннән яулык чыгарып, чыланган, керләнгән битен сөртә башлады. Чәчләргә, кашлар­га, керфекләргә укмашкан боз кисәкләре тиз генә эремәделәр. Хужа аларның эреп төшүләрен көтәргә дә теләмәде — тартып, йолкып, төк­ләре белән суырып алырга тотынды. Керфекләр җиңеләеп күтәрелде­ләр. Күзләр ачылып, яктырып китте.

Түшәмдә бер туктаусыз чайкалып торган асылмалы лампа. Аның куыгы корымланган, урта бер төше кителгән. Тишекне кәгазь ябыш­тырып ямап куйганнар. Тыштагы җил вагонга килеп сугылган саен, ямаулы куык эчендәге озынча кызгылт ялкын әле бер, әле икенче якка үрелеп, авышып китә дә шунда ук лыпылдап кысыла.

Вагон эче тынчу. Томан. Төтен. Тимер мичне кыздырып ягуга да карамастан, вагон стеналарына бәс сарган. Түшәмнән бер туктаусыз эре-эре тамчылар тама.

Бу — беренче бригадада эшләүче кызлар тора торган күчмә вагон. Ул башта тимер юл вагоннарына охшатып аслы-өсле дүртәр урынлы бүлемнәр һәм аралыклар белән эшләнгән булса да, соңыннан, урын җитмәү аркасында, аралыклар да такта белән түшәлеп, ике катлы сәке- сәндерәгә әйләндерелгән иде. Бары уртадагы ишектән түргә хәтле генә тар тыкрык калган.

Ирләр, үз палаткаларын буран аударгач, ирексездән шушында ки­леп кысылырга мәҗбүр булдылар. Кызлар хәзер барысы да түбәнге сәкегә күчеп, парлашып одеалга уранганнар да бер-берсенә кысылып, кочаклашып ятканнар. Вагонга алданрак килеп өлгергән егетләр югары сәкедә, сәндерәдә. Аларның кайсысы кызлар калдырган матрацта, кай­сысы коры тактада. Егетләр башларын юеш фуфайкалар якасына яше­реп, тезләрен күкрәкләренә хәтле тартып, бөгәрләнеп йоклыйлар. Кал­ганнары идәндә. Сәке буена чүгәләп, башларын тезләренә салганнар. Берничә тракторчы, сәке читенә, кызларның аяк очына утырып, баш­ларын тота алмыйча иелеп-иелеп калгыйлар.

Сәндерәнең алгы башында кемнәрдер саташып кычкыралар.

  • Радиаторга су кирәк...
  • Павлуша! Тизрәк, тизрәк...

Каршыдагы сәкенең кырыенда йокымсырап утырган егет, сискәнеп уянып, башын артка ташлады. Кире иелгәндә аның күзләре вагон ур­тасында басып торучыга төште. Чикләвек төсле соргылт, аз гына кысын­кы күзләр гаҗәп бер тизлек белән зурая, түгәрәкләнә башладылар. Егет кинәт кенә йодрыгы белән күзләрен каты итеп уды да туп шикел­ле сикереп урыныннан торды:

  • Җолдас директор, утырыңыз.
  • Утыр, утыр, калкам. Урын табылыр.
  • Җок, ага, сез утырыңыз.

Егет балаларча оялып, каушап, бер Тоякка, бер сәкеләргә күз йөр­теп чыкты да капыл гына сәке астына иелде, кычкырып жибәрде:

  • Уй-бай, урын таптым, ага.

Ул, башын да күтәрмичә, тәгәрәп сәке астына кереп югалды.

Тояк, идәндә йомарланып яткан ике егетнең арасына ипләп кенә уң аягын куеп, кагылмыйча атлап китмәкче иде, кинәт берсе сискәнеп кыч­кырып жибәрде:

  • Сукыр! Күзең чыкканмы әллә? Борынны изә яздың!

Ул башын күтәрмәде, керпе төсле җыерылып, фуфайкасының яка­сына башын яшерә генә төште. Тояк бөкрәеп сәке читенә утырды. Башы чатнап авырта, берәү чүкеч белән туктаусыз сугып тора кебек.

«...Әле жиде мен гектардан артык чәчелеп бетмәгән жир. Һәрбер стан башында тау-тау булып өелеп яткан орлык, куптарылып ташлан­ган палаткалар. Түбәсеннән су үтә торган пычрак караңгы вагоннар. Өстәвенә бүген икмәк тә килеп житмәде. Халык иртәдән бирле авызына валчык та капмаган!».

Тоякның иелеп төшкән муенына бер-бер артлы ике салкын тамчы тамды. Ул чирканып башын күтәрде, муенын учы белән сыйпап, сөртеп алды, көрсенеп тирә-якка каранды.

Тояк кесәсеннән портсигарын чыгарып папирос кабызды, йотылып, авызын тутырып төтен суырды.

«Нигә болай? Нигә барлык планнар җимерелә. Нигә бу халык пычрак суык идәндә ауный. Алар өйсез-көйсез йолкышлармы? Юк. Алар, үз теләкләре белән йорт-жирләрен калдырып, даланы иген басу­ларына әйләндерер өчен, халык бәхете өчен көрәшкә килделәр бит. Инде бар тапканнары менә шушы кысынкы, юеш вагонмы? Бөркет улы Тояк, бу халыкның язмышы өчен син гаепле бит!»

Баш иелде, яңадан-яңа авыр чәнечкеле уйлар тыгызланды. Ләкин арыганлык, суыктан жылыга керү тәнне изрәтте. Тояк утырган килеш калгып йоклап китте.

Тояк сискәнеп күзен ачты. Вагон эчендә ыгы-зыгы, талаш, кычкы­рыш. Нәрсәгә тавышланалар? Нәрсә бүләләр? Идәндә ятканнарның бер­се. елан чаккандай калтыранып, үкереп сискәнеп торды да башына ябынган лычма су фуфайкасын Тоякка атып бәрде.

  • Менә кем гаепле!..

Фуфайка директорга чак тимәде, өстә ятучыларның берсе тотып калды. Тояк утырган урыныннан селкенмәде, егеткә текәлде. Бу — яңа гына курс бетереп кайткан яшь тракторчыларның берсе Илһам Атласов иде. Аның бит мускуллары тетрәнә, авызы кыйшая. Кара чәчләре туз­ган. Маңгаеннан керле кар суы саркып, ябык, озынча бите буйлап ияге­нә төшә. Илһамның зур кара күзләре акаеп Тоякка кадалганнар. Ул тотлыга-тотлыга кычкыра:

  • Ашарга ипи юк. Ятарга урын юк. Бу целина түгел, каторга! Без кем? Арестантлармы, господин директор? —Ул мәсхәрәләп көләргә ты рышкан иде дә, барып чыкмады — юка иреннәре тартылып кыйшайды­лар, тавышы кызлар тавышысыман нечкәреп китте. — Ә-ә, безне каршы алганда митинговать иттегез, «хуш килдегез!..» Ә менә хәзер рәхим итеп карагыз! — Ул ике кулын жәеп вагон эчендәге шапшаклыкны күрсәтмәкче иде. уң кулын кызган мич кабыргасына тидереп, сүгенеп жибәр­де...—Дуңгыз кебек пычракта ауна!.. Издевательство! Дуңгызлар да хәзер болай тормыйлар. Монда предательство!

Соңгы сүз Тоякка пычак булып кадалды. Чыннан да, бу сүзләрне Илһам әйттеме? Һәрвакыт үзенең туган баласы кебек якын күреп, кирәк урынында булышып, сокланып йөргән ышанычы шулай сөйлиме? Тояк, Илһамны кышын станциядәге митингта күреп, бу егет эштә терәк булыр дип уйлаган иде. Илһам анда Татарстаннан килгән комсомоллар исеменнән сөйләде. Нинди ялкынлы, ышанычлы, өметле фикерләр әйтте ул анда...

Тояк аны үзе димләп, Күкчәтауга механизаторлар курсына җибәрде. Иң тыгыз эшләрен калдырып, Илһамның хәлен белер өчен, калага бар­ды, күчтәнәчләр җибәрде. «Бу — ышанычлы егет. Совхозда мондый егетләр күорәк булса, эш җиңелрәк булыр», — дип юанды. Хәзер үл әнә нәрсә сөйли.

Илһам! Ә үзең? Вагонның аргы почмагында башына одеал ябынып, ярым бөкрәеп утырган кыз одеалын ачып җибәрде. Ләкин то­ман эчендә аның йөзе күренмәде. Тавыш ашыгып, ярсып чыкты: —Ә үзең трибуна өстендә нәрсә сөйләдең? «Без кыенлыклардан курыкмыйбыз, һәрвакыт алдынгы рәттә булырбыз». Бу синең сүзләрең түгелме? Без,— тавыш ачулы яңгырады, — без дә прянник ашап утырмыйбыз. Без дә йомшак караватларда ятмыйбыз!

Ләйлә! Югары полкадан ишетелгән калын тавыш кызны бүл­дерде. Син бик кызарма! Илһам дөресен әйтә. Что без, этләрме?

Берничә тавыш, бу сүзне куәтләп, җәнҗалны кыздырырга ашыкты.

  • Дөрес!..
  • Нигә куркып торырга!..

Түземенең чигеннән чыккан Тояк сикереп торып кычкырды:

  • Бу нинди башбаштаклык?!

Берничә тавыш берьюлы акырып Тоякка сөйләргә бирмәде.

  • Җитәр!
  • Иптәшләр! Ул безне куркытмакчы була.
  • Туктагыз! — Ишек төбендә чүгәләп утырган Иргали Арсланов ашыгып күтәрелде. — Сез сукырмы? Директор үзе дә көне-төне безнең белән бергә бит.
  • Подхалим!

Мич өстенә кием киптерергә дип асылган колганы кемдер суырып алып, селтәп җибәрде. Тояк иелеп калды. Колга сәке тактасына сугылып шартлап сынды. Кызлар җан тавыш белән кычкырып, акыра-елый баш­ладылар. Шау-шу күтәрелде. Шул вакыт ишек ачылды, тузынып кергән буран эченнән кеше күренде. Ул бусагадан атлауга чайкалды, төбеннән киселгән агач төсле ава башлады. Аны тотып алдылар. Вагон эчендәге шау-шу басылды, барысы да вакытсыз килеп чыккан юлаучыга карап аптырап калдылар.

VI

  • Ашот, син нигә җәяү? — Тояк сабырсызланып, шоферны сорау белән күмде. — Машина кайда? Продуктлар?
  • Машина? Мин машинаны...

Ашот сүзне башласа да ялгап китә алмады. Күзләре йомылды. Ки­езләнгән кара сакалы буйлап керле су тамчылары агып төште.

  • Куфарян! Син йоклыйсың бит!.. — Тояк иелеп төшкән җөнтәч башны күтәрде. — Ни булды? Нигә җәяү калдың?
  • Ә?

Куфарян уянып күзләрен ачты. Тояк тагын шул ук бер сорауны кабатлады:

  • Машина! Машина кайда?

Ашот җавап урынына көрсенеп сулады, иреннәрен ялап алды:

  • Су! Авызым кипте.

Бер кружка суны ул тын да алмыйча йотлыгып эчеп куйды. Кемдер кабызган папирос сузды.

Мә, туган, йокыны төсләп җибәр.

Ашот папиросны алып бер-ике суырды да, сәкенең читенәрәк тар­тылып, тураеп утырды, машинаның кай җирдә туктап калуы турында сөйли башлады.

Йокы качты. Ыгы-зыгы башланды. Тояк тракторчыларга юлга хә­зерләнергә кушты. Завхозны чакыртты. Сәке астыннан күзләрен уа-уа заправщик — директорга үзенең «почмагын» бүләк иткән теге йомры егет — чыкты. Тимер мич өстенә чиләкләр тезелде—радиаторларга җылы су кирәк! Шау-шу вагон эченнән далага — тракторлар янына чыкты. Төн, буран, факеллар, чиләкләр, боерыклар, сүгенүләр, чакыру­лар барысы бергә буталды.

Беренче булып Арслановның тракторына җан керде. Аңа чана таба­нына утыртылган күчмә вагон теркәделәр. Бригадир үзе белән бергә ике егет алып кузгала башлагач кына, атылып-бәрелеп вагонга Ашот килеп керде. Аны димләп, сүгеп станда калдырырга теләсәләр дә, бул­мады. Ябышып ятты. Ахырында кул селтәделәр. Иргали рычагка басты. Трактор Найзатумарга борылды.

Җил басыла төшсә дә, төн болытлы, юл күренми иде. Иргали юл эзләп вакытны әрәм итмичә, дала буена турыдан-туры ярдырып китте. Тәвәккәл таш яра дип юкка әйтмәгәннәр икән. Озак та үтмәде, трактор Найзатумарга, юл уртасында калган машина янына килеп чыкты. Дәр­рәү төштеләр. Машина кузовындагы продуктларны вагонга күчерә башладылар.

Иргалинең кайтуы бәйрәм булды. Бригаданың барлык членнары аны шаулашып-куанышып каршыладылар. Бигрәк тә Каракүз. Ул баскан урынында тора алмады, трактор килеп туктар-туктамас, тагылма вагон­ның ишегенә ябышты. Бригада инде икенче тәүлек ашамаган, поварнын йөрәге ничек сызланмасын!

Даладагы плитә-мич кар астында. Ышаныч вагон эчендәге тимер мичкә калды. Каракүзгә булышучылар күбәйде: кайсы икмәк ташыды, кайсы капчык белән ярма кертте, кайсы консерва банкаларын ача баш­лады. Утын да килеп өелде. Тимер мич кызарып бүртенде — якын ки­лерлек түгел. Аның өстендә ике зур каструль. Берсендә тары боткасы, икенчесендә чәй кайный.

Бокырдап, тавышланып аптыраткан эчәгеләр, майлы ботка һәм ши­кәрле чәй белән тулгач, җәелеп тынычландылар. Халыкның йөзе дә яктыргандай булды. Ара-тирә шаярган, көлгән тавышлар да ишетелә башлады.

Ә менә директорның үзенә ашарга утырырга һаман вакыт җитмәде. Бер мәшәкать өстенә икенчесе өстәлде, куалады, ашыктырды — ашыйсы килү истән чыкты. Ярый әле, Иргали зарыктырмады, тиз әйләнеп кайт­ты. Беренче бригада тамагын туйдырып тынычланды. Ә калган биш бригада? Андагы халык та инде икенче тәүлек авызына валчык та кап­маган бит. Көн туганны, буран тынганны көтү җинаять! Хәзер ук гамен күреп, азыкны аларга җиткерергә кирәк. Тояк юлга чыгасы тракторлар­ны тагын бер кат җентекләп тикшерүне, кирәк булган материал белән тәэмин итүне Арслановка тапшырды да үзе вагон-складка завхоз Ту- таев Муса янына разнарядка язарга керде.

Азны күпкә бүлү җиңел эш түгел икән. Блокнотның биш-ун бите язылды, сызылды, ертып ташланды. Аеруча май, чәй-шикәр авыр бү­ленде — аз, бик аз җибәргәннәр. Тутаев түземен югалтып, базадагы «бюрократлар»ны сүгеп тә карады. Әмма ана карап фактуралардагы нетто-килограммнар грамм да артмады. Юрганга карап аякны сузарга туры килде.

Ниһаять, директор разнарядкага кул куйды — килгән азык җан ба­шына бүленеп төгәлләнде. Тагын үлчәү, бүлү, капчык, ящик табу һәм ташып төяү азабы башланды.

Иң соңгы трактор төялеп бетеп юлга борылды. Тояк аны станнан чыкканчы озата бармакчы иде, кемдер җиңеннән тартып туктатты:

  • Ага, дим!.. — Каракүз ачулы тавыш белән эндәште. — Инде өч кабат килдем, гой. Ашыгыз Вераның бүлмәсендә тора, суынып калды. Барыгыз, ачтан үләсез, гой.

Тояк тукталды. Трактор буран эченә кереп югалды. Ашказаны бокырдап кунды, чыннан да ашасы килгән ич.

  • Йөреңез.

Каракүз һаман әле китмәгән икән. Боерыкка буйсынырга туры килде.

  • Хәзер бараен, кырындас.

Тояк, кызның артыннан ияреп, җепшек карда тая-тая кызлар ваго­нына таба атлады.

Учетчица Вераның бүлмәсе — кысрык почмак. Карават. Урындык. Газета ябылган кечкенә өстәл. Анда өстенә тәлинкә капланган миски. Чәйнек, кружка, кашык. Бер түтәрәм күмәч. Каршыдагы стенага «ярка­нат» эленгән. Тояк кепкасын сгенадагы кадакка элеп, урындыкны тар­тып өстәл янына утырды, кесәсеннән пәке чыгарып күмәч турады. Фа­нер стена артындагы гөжелдәү басыла төште — йоклап киттеләр, күрәсең.

Тояк мискидәге ботканы ашап бетереп, кружкага чәй агыза башла­ганда гына ишекне шакыдылар.

  • Керегез.

Куфарян керде:

  • Иптәш директор, яңа парторгны алып килдем.

Тояк кружкадагы чәен киредән чәйнеккә салып аягүрә басты.

  • Әйтегез, керсен.

Куфарян, «ярый» дип, борылып чыгып китте.

Тояк, тынычсызланып, ишекле-түрле йөри башлады.

  • Җана! Бол җана борынгының урынын баса алырмы? — Ул тук­тап уйланып торды да урындыкка утырды, папирос кабызды. — Бар иде, гой җолдас, алтын җолдас.

Папирос кызарып яртысына хәтле янып төште. Бер-бер артлы зәң­гәр боҗралар күтәрелде. Күңел якын дусны, юлдашны сагынды.

...1954 нче елның декабре иде. Чатнап торган суык көннәр. Тояк, булачак совхозның мәшәкате белән көн буенча Күкчәтау урамнарында йөгереп арып, гостиницадагы номерына кайтып егылды. Кинәт номер­ның ишеге ачылды, билгесез кеше шакып та тормады, үз күреп туп- туры узды. Ул озын, таза; өстендә кара бәрән тиресеннән билен бөрмә­ләп теккән тун. Башында шундый ук кара бөдрә бүрек. Аякларда кара киез итек. Ул ышанычлы, нык адымнар белән атлап килеп караватта яткан Тоякка зур йонлач кулын сузды.

  • Хәерле кич! — Тавышы күкрәп чыкты. Тояк, аптырап, торып утырды. Теләр-теләмәс кенә кулын бирде. — Ялгышмасам, «Алка күл» совхозының директоры Тояк Бөркетбаев буласыз? Мин Николай Нико­лаевич Сыщенко. — Тояк, гадәтенчә, беренче очрашкан кеше белән җитди-официаль төстә күрешергә теләсә дә, булмады. Керүченең елмаеп торган ачык йөзе, бер-берсенә кушылып үскән калын кара кашлары астындагы зур кара күзләре аны үзенә буйсындырдылар. Ул елмайды, якын бер дустын очраткан кебек күреште. Николай Николаевич Тояк­ның кулын каты кысып, селкеп торды. — Сезнең белән танышуыма бик шатмын.

Тояк кунакка үзен тәкъдим итәргә өлгермәде, Николай Николаевич, нәкъ үз өендәге кебек, иркенләп өс киемен, бүреген салып шифоньер эченә элде.

Ул хаки төсендәге гимнастеркадан, күн галифе чалбардан, билдә — киң каеш. Калкып торган киң күкрәктә «Алтын йолдыз». Николай Николаеви

ч чәчен бармаклары белән генә тарап алды да, урындык алып, Тояк янына килеп утырды, сөйләп китте:

  • Менә, иптәш Бөркетбаич, бүгенге көннән, без икебез бергә эшли башлыйбыз. Парторг. Менә обкомның карары.—Ул гимнастерка кесә­сеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарып, Тоякның алдына салды. Тояк кәгазьне җәеп укып та бетерә алмады, Николай Николаевич, башлан­ган әңгәмәнең өзелеп калуына борчылгансыман, тизрәк сүз ялгарга те­ләп кулын сузды. — Ярый, ташла, калганын мин киткәч укырсың.

Тояк ирексез буйсынды, обком карарын укып бетерер-бетермичә өстәлгә куйды. — Хикмәт карарда түгел, эштә. Танышып алыйк, фронт­та— танкист. Гражданкада — механик. Харьков трактор заводыннан, Тракторны, комбайнны, автомашинаның барлык маркаларын күз йомып йөртәм. Бозылса — төзәтәм. Ә менә авыл хуҗалыгын, — ул кинәт сүзен кисеп, балаларча беркатлылык белән елмайды, — иген үстерү эшен, дө­ресен әйтим, чамалы беләм. Казагстанны бүген күрәм. Беренче казакъ дустым сез буласыз. Сөйләгез, совхоз ничек башлана?

Ул көчләп Тоякның авызын ачтырды. «Менә кеше, авызыңнан сүзең­не тартып ала»,—дип сокланып, шундук ияләшеп, Тояк совхознын ничек корыла башлавын сөйләп китте. Алар бер-берсеннән аерылыша алмыйча, озак утырдылар, киңәштеләр, план кордылар. Николай Нико­лаевич икенче көнне үк совхозның механизация көчләрен барлыкка китерү эшенә тотынды.

Шундый бәхетле кешеләр була бит җирдә. Алар өчен һәрбер ишек ачык, һәрбер кеше таныш, һәрбер эш ятышлы. Казакълар андый кеше­ләрне «йолдызы ак» диләр. Менә шундый ак йолдызлы кешеләрнең берсе, мөгаен, Николай Николаевич Сыщенко. Аз гына вакыт эчендә ул совхоз өчен кирәкле булган барлык техниканы: трактор, автомаши­на, чәчү машиналары һәм башкаларны җыештырып алды.

  • Яна кала электричествосыз буламы? Двигатель кирәк. Машина булгач, ремонт мастерское да булырга тиеш. Станоклар, инструмент­лар табарга кирәк, — дип, ул төн йокламыйча шулар артыннан чапты. Вокзал аның штабквартирасына әверелде. Бер көнне машиналар ка­бул итте, икенче көнне шау-шулы эшелоннарны каршы алып, трибунага чыкты, яшьләргә ялкынлы речьләр сөйләде, яңа җирләрне тизрәк үз­ләштерергә чакырды.

«Алка күл» җиренә беренче эшелон кузгалды. Николай Николае­вич — алдагы тракторда. Ул, яшьләр белән бергәләп, беренче палат­каларны корышты. Алар белән бергәләп совхозның территориясен ка­рап чыкты, булачак бригадаларның станнарын билгеләде. Шундук бригадалар оештыра башлады. Техниканың телен яхшы белгәч, аңа ме чанизаторлар белән сөйләшү, аларның сыйфатларын билгеләү, брига­дирларны сайлап алу да җиңел иде. Ул бригадаларны оештыруга ае­руча күңел бирде. Николай Николаевич бик тиз арада совхоз кешелә­ренең иң якын, иң кирәкле кешесенә әверелеп китте. Аны яраттылар. Аннан курыктылар һәм олыладылар.

Түземсезлек белән көткән яз да килеп җитте. Билгеле, ул монда, башка җирләрдәге кебек, шаулап, тавышланып, кояш балкытып, чәчәк­ләр исе аңкытып килмәде. Акрын гына, сызылып кына кар китте. Анык кай вакытта, кайда югалуын берәү дә күрмәде. Кояш күренде, аны бо­лытлар капладылар, салкын җил исте, тагын кояш чыкты, җылытты. «Алка күл» даласы ак киемен шулай күрсәтмичә генә, тавышсыз гына салды.

Иртәгә «Алка күл» даласында беренче буразналар сызылачак. Нин­ди зур шатлык! Совхозның барлык эшчеләре дәртләнеп, куанып шул мәңге хәтердә калачак тантаналы көнгә хәзерләнәләр. Тракторлар, куль­тиваторлар, сабаннар, зигзаг тырмалар үзләренә билгеләнгән участок­ларга якынлашып тукталдылар. Иртәгә!

Нәкъ менә шул «иртәгә» дигән кичне Бөркетбаев белән Сыщенконы Күкчәтауга — партия өлкә комитетына чакырдылар.

Аяз көнне яшен суккандай булды. Икесе дә коелып төштеләр. Сорау да, үтенү дә, баш тарту да файда итмәде.

Партия өлкә комитетының карары катгый булды. «Николай Никола­евич Сыщенконы Кызыл Тау районына совхоз директоры итеп билге­ләргә. «Алга күл» совхозына тиз арада яңа парторг җибәрергә».

Тояк «Алка күл»гә ялгыз, уң кулын югалткан кешедәй тилмереп кайтты. Язгы чәчүнең бар авырлыгы һәм җаваплылыгы аның өстенә ятты. Ә күңел һаман ышанмады, көтте. Менә-менә Николай Николае­вич кайтып килеп, йөнтәс кулын сузар төсле иде...

Ишекне шакыдылар. Тояк башын күтәрде. Сүнгән папиросы кулын­нан төшеп китте. Ишектән башлыклы плащ кигән күзлекле кеше керде.

VII

Сый сыек булды. Берәр кружка суынган чәй — бар хөрмәт. Үзара сүз дә ялганып китә алмады. Сорау, җавап бирү рәвешендә генә барды. Вакыт соң. Тояк та, Сәет тә арыганнар, һаваның торышы рәтсез. Ә совхозның хәле... Тояк бу турыда сүз башласа да, иртәнге радиокиңәшмәдә партия өлкә комитеты секретарена биргән рапортыннан артыкны әйтә алмады. Дөресендә, ул рапортка тагын нәрсәне өстәргә була? Күз алдындагы афәтне кабатлап телгә алудан ни хәер?..

Тояк өстәлгә таянып сөйләгән килеш калгып китте.

  • Иптәш директор, — Сәет, караваттан кузгалып, эшләпәсен кулы­на алды. Протез сыкрап чинап куйды. — сез, булмаса. бу караватка ятып ял итеп алыгыз, мин вагонга, бригада янына чыгыйм.
  • Ә? —Тояк сискәнеп сикереп торды. — Гафу итәсез... җок, җоктауга булмайды. Хәзер алтынчы бригадага баруым кирәк. — Ул папахасын киеп ишеккә атлады. — Мин сезне бригадир Арсланов белән танышты­рып китим.

Вагонның ишеген ачуга. Тояк бусагада аз гына тукталып калды. Яп-якты. Ничек болай? Бая мич яктысында гына утырган идек бит. Тү­шәмдә куыклары ялтыратып сөртелгән, филтәләре тулы чыгарылган ике «ярканат» янып тора. «Мөгаен, Куфарян Күктирәктән алып килгән». Тояк иелеп бусагадан атлады. Аның артыннан Сәет керде. Ул. яңа кеше буларак, вагонның эчен җентекләп карап алды. Тимер мич янында ике кыз табак-савыт юа. Берсе — урта буйлы, таза. Бите түгәрәк. Кыйгач сөрмә каш. Кап-кара чәч ике толым итеп үрелеп күкрәккә төшерелгән. Икенчесе — күршесенә караганда калку, чандыр. Аның йөзе озынча, ябык күренә. «Под кружок» киселгән, тузып торган кызгылт чәч. Кыз­лар. Сәеткә астыртын гына карап, эшләрен дәвам иттерәләр. Сәкенең бирге башында чыланып беткән фуфайкалы берәү мискиен тез өстенә куйган да, башын да күтәрмичә, ашыгып ботка ашын. Башкалар аслы-өсле сәкегә тыгызланып ятканнар, йоклыйлар. Тракторчыларның бер өлеше башка бригадаларга азык алып киткәнгә, хәзер инде вагон бераз бушый төшкән иде.

Уртагарак узгач, Сәет тавышын күтәрмичә генә исәнләште. Кызлар, икесе берьюлы елмаеп, сәлам алдылар. Ботка ашап утыручы сискәнеп башын күтәрде дә мискиен тоткан килеш аягүрә басты. Ул. авызындагы боткасын йотар-йотмас, ашыгып нәрсәдер әйтмәкче иде, чәчәлде, мис­кие чак кына кулыннан төшеп китмәде. Кызлар пырхылдап көлеп җи­бәрделәр.

Утыр, утыр, Иргали. — Тояк егетнең су саркып торган җиңеннән тартты.—Лач су булгансың, гой. Хәзер сал да элеп киптер. Син әллә ашка да килмәдеңме? Кайда булдың?

Иргали, киредән сәке кырыена чүгеп, бер-ике кашык ботка капты да шуннан соң гына директорга борылды.

  • Завхозга булыштым, иптәш директор. Аргы складның ишеген көч­кә ачтык. Кар баскан.

Тояк Иргалине, Каракүзне, Вераны Сәет Батталов белән таныштыр­ды да:

  • Менә нәрсә, бригадир,- дип төп сүзгә күчте.— мин хәзер брига­дага задание бирергә уйлаган идем, халык йоклап калган. Уятмыйк, бүгенге азап җитәрлек булды.

Иргали, калгып китеп, маңгае белән сәке баганасына сугылды да сискәнеп башын күтәрде, кызарган күзләрен зур итеп ачты. Тояк, Сәет­кә карап, «менә хәл ничек» дигәнсыман башын чайкады, элеккегә кара­ганда катырак тавыш белән һәм сүзен бүлеп-бүлеп әйтеп дәвам итте:

  • Хәзер ят та ял итеп ал. Таң иртән бар тракторчыларны Наузатумар маңгаендагы сөрелеп бетмәгән участокка җибәр. Калган халык чәчүлекне карасын, машиналарны майлап, көйләп куйсын. Инде төштән соң, көннең бите ачылса, может, чәчүгә чыгарга булыр, төшендеңме?
  • Бик төшендем. — Иргали хәтта аптырап карады. — Нигә төшен­мәскә? Кояшның колагы гына күренсен... Болай да целый бер көн каза­га китте.
  • Сүзең дөрес, бригадир, безнең казакъ халкы, казаның хәерен бирсен, ди. Безнең өчен хәер — тукталып калган эшне тизрәк урынын­нан кузгатып җибәрү. Таң иртән Күкчәтауга машиналар җибәрү кирәк. Бензин, солярка азаеп калган күренә. Җыелма өйләрнең детальләре дә ташылып бетмәгән.
  • Машиналар җитешми бит, иптәш директор.

Тояк, кесәсеннән блокнот чыгарып, кайсы шоферны кая җибәрү ту­рында киңәшә һәм яза башлады.

Сәет сүзгә кушылмады, катышырга жае да чыкмады. Директор бе­лән бригадир хуҗалыкның конкрет эше турында — кешеләрнең исем- фамилияләрен, машиналарның номерларын, маркаларын әйтеп сөйләш­теләр. Ә Батталов өчен бу хуҗалык әлегә вагон артындагы төн төсле караңгы.

Хәзер бар игътибарны менә шушы әңгәмәгә тупларга — мөмкин ка­дәр күбрәк исемнәрне, хуҗалыкның аерым тармакларын, урнашкан җирләрен хәтерләп калырга кирәк иде. Менә бу сәгатьтән башлап аның язмышы шушы кысынкы вагондагы кешеләрнең язмышы белән бергә бәйләнә бит. Шулай булгач... Сәет бер директорга, бер бригадирга ка­рады. Алар әйткән исемнәрне, фамилияләрне күңелдән кабатлап торды.

Шулай да күңел иләс-миләс. Уй бүленә. Моннан әле өч-дүрт сәгать кенә элек булып үткән көтелмәгән вакыйга күз алдыннан китми.

«Онытылган, өмет өзелгән иде бит. Өнме? Төшме? Кайдан, кайдан килеп чыктың син, Гайшә?! Очрашу! Унсигез елдан соң очрашу һәм... бер-береңә күтәрелеп тә карамыйча, бер авыз сүз дә әйтә алмыйча бор­чылу. Ә бала? Сабырсызлык белән көткән беренче куанычыбыз... Ул бармы? Бармы ул кадерле җан дөньяда?» Сәетнең маңгаена салкын тир чыкты. Ул чак-чак кына соңгы сүзләрен кычкырып әйтмәде. Батталов тиз генә кесәсеннән папирос алып кабызды, суырды. Тынычланырга тырышты — әмма...

«...Юк, Гайшә инде башка кеше. Ул менә бу, каршыда утырган Тояк Беркетбаевның... ә син, Сәет?..»

  • Җолдас парторг, — Тояк, бригадир белән сүзен бетереп, Сәеткә таба борылды. — бая әйткәнчә, сез шушы бригададагы халык белән, эш белән танышыгыз. Мин юлга чыгам.

Юк... — Сәет сискәнеп уянып китте. Башта нәрсә әйткәнен дә хәтерли алмый калды. «Нәрсә дидем? Да, юк... Юк». Карангыда утыру коткарды. Тояк Сәетнең шашып калуын, аптыравын сизмәде. Ул арада Сәет үзен кулга алды һәм юри, сүзләрен сузып, уйланган рәвештә, ялгап китте:       Минемчә... иптәш директор, мондагы эшләрне бригадир Арсланов үзе дә башкарып чыга алыр. Миңа кая да булса ераграк торган бригадага бару файдалырак булыр. Шулай түгелме?

Җаксы, — Тояк урыныннан торып папахасын киде, — мин каршы түгел. Алай булса ... — Ул бераз уйланып торды, — җаксы, сез өченче бригадага барыгыз. Ул Куйташта тора. Анда бер генә юл, егетләр күр­сәтерләр. Мин алтынчы, бишенче бригадаларда булырмын. — Сәет, ара­лыктан чыгып, директорга узып китәргә юл бирде. Тояк ишеккә таба бер-ике атлады да кире борылды.—Да, бригадир, син хәзер конюшнига барып, елкычы Буранбайга әйт, көннең күзе күренүгә Карагир белән күк бияне иярләп монда алып килсен. Без... — Ишектән бер чиләк су күтәреп Вера керде. Тояк сүзен бүлеп аңа эндәште: — Монауның ни, Вера, тагын чәй куясыңмы?

  • Юкка. — Кыз елмаеп башын чайкады. — Күрәсез бит, Бөркетбаич, идән ничек каткан, бераз сөртеп алырга кирәк. Оят.
  • Ә кайчан ял итәсез?

Ул арада Каракүз йөгереп килеп, Вераның кулындагы чиләкне алып, мич өстенә куйды, җавап та биреп өлгерде:

  • Анысы өчен кайгырмагыз, ага, вакытын табарбыз. Кызның җаны кырык.

Каракүзнең чаялыгы Сәетне дә сүзгә тартты:

  • Ә кырык беренчесе?
  • Билгеле инде, — Каракүз җитди кыяфәт белән кашларын җыер­ды, — чыбык...

Барысы да кычкырып көлеп җибәрделәр.

  • Ну, җитәр, — Тояк бармагын янап тыелырга кушты. — халыкның тынычын алмыйк, йокласыннар. Әгәр Вера рөхсәт итсә, без аның бүл­мәсен тагын берәр сәгатькә арендага алырга уйлыйбыз? Рәнҗемисезме?
  • Ул ни дигән сүз, иптәш директор?!

Вера үпкәләп карады, аннары:

  • Барыгыз. Мин монда Каракүз янында йоклармын, — диде.
  • Ну, алайса рәхмәт. Җолдас Батталов, әйдәгез, атлар килгәнче ял итеп алыйк.

Сәет белән Тояк Вера бүлмәсенә чыктылар. Кызлар идән юарга хә­зерләнә башладылар. Иргали мич өстендәге колгага эленгән фуфайка­сына үрелде.    .

Саркып, сүрән генә көн туа. Җил туктаган. Кар яумый. Ләкин сор­гылт, авыр болытлар һаман әле ябага йон булып салынып өстерәләләр.

Юл пычрак, тайгак. Карагир атлаган саен таеп, сөртенеп китә — башын чайкап кылганга борылырга омтыла, Тояк тезгенне бушатты. Елкы баласы сизгер, шунда ук юлны ташлап кылган өстенә чыкты, юыр­тып китте.

Ялгыз карагай үренә күтәрелгәч, Тояк башын күтәреп әйләнә-тирәгә күз ташлады. Әле күптән түгел генә күтәрелгән, тырмаларга өлгермәгән буй-буй буразналарга кар сырышкан. Кичәге буранда кыр өстендә тук­тап калган сабаннарга, чәчү машиналарына кыйгачланып көрт яткан.

  • Менә сиңа язгы чәчү!..

Тояк, көрсенеп, тужуркасының якасын күтәрде, папахасын басыбрак киде, тезгенне тартты. Карагир, сискәнеп, башын чайкап чаба башлады. Тояк аны тартып туктатты, җиңел җилешкә төшерде.

Ялгыз юлчының юлдашы — үлән. Үләне юк юлчының юлдашы — уй, ди казакъ. Тояк үләнгә бай егет иде. Ул бала яшеннән үлән, дум­бра моңы белән үсте. Аның тавышы көр, җыры мул. Нәкъ менә хә­зер күңел җырга ятмады. Уй борчыды, очсыз-кырыйсыз, чуалган уйлар  ..Карагир тайгак юлдан кылганга чыкты. Хәзер аңа җиңел — җил­дертеп бара. Бөркет улы Тоякка да үзенең хуҗалык эшләрен җилдер­теп алып барырга вакыт иде инде... Барып чыкмый. «Алка күл» һаман такыр юлга чыга алмый. Ансыз да сузылып, таркалып барган чәчү ләгъ­нәт төшкән буран аркасында тагын артка чигенде. Иртәгә, берсекөнгә, аннан соң көннең күзе ничек карар. Кайгың булса — дустыңа бар, кары­ның ачса — куышыңа бар, ди картлар. Авыз ачылса — сер күренә. Тояк беренче очраган кешегә серен ачып егыла алмый. Ләкин ялгыз атлау да читен...

Тояк үзенең уйларын шулай ерактан урап алса да, төп фикер тел очында гына иде.

  • Яна парторг арка таянычы була алырмы?

Беренче тәэсир! Ул алдый да, алдамый да. Дөресен әйткәндә. Сәет Батталов Тоякның күңеленә ул көткән кеше булып керә алмады. Эшлә­пә, костюм, галстук, күзлек, өстәвенә—протез! («Бу — балалык. Тыш­кы кыяфәте кешенең эчке дөньясын ача алмый».) Тояк үзенең беренче уен кире кагар өчен Сәетнең биографиясен тартып чыгарды. Анда да күңелне юатырлык, ышанычны ныгытырлык нигез күренмәде. Студент. Ун ел төрмәдә утырган. Аннан кайткач, бухгалтер — өстәл кешесе. Тояк эзләгән зәмин: авыл хуҗалыгында эшләү, техниканы белү, яисә масса­ны җитәкләп бару практикасы берсе дә табылмады. Менә шушы кеше Николай Николаевич урынына баса!

«Тукта, Бөркет улы, — күңел түреннән икенче бер тавыш кил­де, — син нигә алдан кисәсең? Ул да ак ният белән билен буганнарның берсе түгелме? Бүген килде. Бүген үк атка атланды. Сез икегез дә юлда ич...»

Карагир кинәт куркып артка чигенде, пошкырып борылды, баш бирмичә далага чапты. Тояк, егылуын егылмаса да, яхшы ук сискәнде, өзәңгеләргә басты, тезгенне каты тартты. Карагир бераз тартылып ба­рып борылды, үзе һаман дерелди, колакларын торгызган, ялт-йолт тирә-якка карана. «Нәрсәдән өркеде?» Тояк та ян-ягына борылды.

  • Уй-бай, җанварым!—Тояк кычкырып көлеп җибәрде. — Курык­каның шул булдымы?

Йоннарын коя башлаган соры куян җан көченә сикереп үргә кача. Болытлар сирәгәйгән. Көн яктырып килә. Озакламый кояш та чыгар төсле. Тоякның күңеле тынычлап, иркенәеп китте. Ул Карагирне кызу­лап, йолкыш куян качкан юлга чыкты.

Менә ул Тоякның туган туфрагы, туган даласы. Ата-ана кочагын белмичә үскән ятимне иркәләгән җәйләү һәм ашкындырып күтәргән мәһабәт Бурабай. Синең керсез, изге мәхәббәтең алдында нинди йөрәк ачылмас, нинди күңел җыр булып ташымас?!

Акрын, аннан көчәя-көчәя барып моңлы бер жыр күтәрелде. Дала яңгырап китте. Тояк туган җире белән күреште.

— Күгелжем күк Күкчәтауны томан баскан,

Аның башы болытларның чәчен ачкан.

Бер кыя бар, сөңге булып төп-тек тора.

Әйтерсең лә, коеп куйган мәрмәр таштан.

VIII

Август аеның караңгы һәм яңгырлы төннәренең берсе иде. Туксабай авылы — алка булып тезелеп утырган бер дистә киез өй — җиргә сең­гәндәй югалып, тавышсыз-тынсыз йоклый. Кинәт берничә эт алмаш- тилмәш тавыш бирделәр дә тындылар, күрәсең, киредән арба астына ышыкландылар. Авылның читендә утырган иске киез өй янына, елкычы Бөркетнең куышына атлы бер юлчы килеп туктады. Аның аты шабыр тир. үзе манма су.

Озак та үтмәде, бу өйгә авылның урта яшь ирләре, егетләре җыел­ды. Төн буенча шыпырт әңгәмә барды. Бу вакытсыз йөргән юлчы Бөр­кетнең атасы Ташжан әкәнең кече энесе Лачынтай иде. Ул Җидесу ягыннан килгән. Лачынтай, моңа кадәр казакъ илендә ишетелмәгән га­җәп хәлләрне әйтеп, тыңлаучыларны хәйран уйга калдырды.

  • Ак патша, — диде ул сүз ахырында акрын, ләкин көр тавыш белән. — яман уйда. Ни кирәк, сораганын аямадык — мал бирдек, ат бирдек, куй бирдек, җон бирдек, акча бирдек. Ул инде чебен җаны­бызга кул сузды. Бу хурлыкка казакъ иле ничек чыдасын. Кичә үзбәк йорты кулына мылтык, кылыч алып, Ташкенттагы солдат җыя торган өйләрне утка көйдереп, түрәләрен куды. Аму-Дәрьядан алып Сыр-Дәрьяга чаклы ярчылар  чапты. Моны ишетеп Җидесу казакълары да атка менде, кулына корал алды. — Тыңлаучылар башларын күтәреп бер-берсенә карадылар. Лачынтай, бераз тынып, җир учакны урап алган дусларына уйларын җыярга мөмкинлек бирде, алдындагы аяктан бер- ике йотым кымыз эчте. Аннан тамагын кырып, тавышын күтәрә төшеп дәвам итте: — Үткән йолдызның тулган ай көнендә Өлкән Алма-Ата авданында илнең өлкәннәре җыелды. «Инде ни кылабыз?» — дип. халык бер-берсенә караганда, авылнайлар, болыснайлар, аксөякләр беравыз булып, ак патшаны яклап, җан бирүгә чакырды. Шунда Тукаш Бөкин дигән бер егет атылып торды да, каты сүз әйтеп, аксөякнең йөзенә кара якты, битен тырнады. «Ак патшага инде кол булмыйбыз. Солдатка ак­сөяк бармайды. гидәй китәде. Сүзем бер — казакъ иле бүген атка ме­неп, кылыч алсын! Урысның чиновнигын, казакъның сатлык аксөяген аямый таптасын», — диде.
  • Бәрәкалла! — Тыңлаучылар тавышланып сүзне күтәреп алды лар. — Дөрес айткан!
  • Тукаш ир егет икән.

Шул ук таңда бу авылдагы барлык ир егет, атка атланып. Лачынтай белән далага китте. Алар арасында Тоякның атасы Бөркетбай да бар иде.

Еллар буенча кайнар яшь түгеп, байлар, биләр, чиновниклар кам­чысы астында иңрәгән гидәй казакъларның түземе чигеннән чыкты. Дала ат тояклары дөпелдәүдән, үч алуга чакырган ачулы авазлардан, кылычлар, сөңгеләр, китмәннәр чагылудан дер селкенде. Кузгалыш Каспий диңгезе ярларыннан Кытай чигенә. Тянь-Шань тауларына ка дәр чайкалды. Бары Күкчәтау, Акмолла авданнарында гына ун меңнән артык ир егетләр атка атланып, ни туры килсә шуның белән коралла­нып, азатлык өчен көрәшкә бил бәйләде. Алар болыснайларны, страж­никларны үтереп, «хезмәткә чакыру исемлекләре»н яндырып, телеграф баганаларын аударып, юлларны яптылар. Баш күтәрүчеләрне һәм алар­мы яклаучыларны җәзалау өчен далага яңадан-яңа отрядлар чыкты. Омск генерал губернаторы Күкчәтау өязенә генерал Ягодкин команда­сында унтугыз кавалерия сотнясы, аеруча нык коралландырылган ун­бер пехота ротасы җибәрергә мәҗбүр булды. Бу отряд, баш күтәрүче­ләрне очратканчы, тыныч авылларны яндырып, малларын куып алып ки­тә башлады. Әле моңа кадәр кузгалышка кушылмыйча, икеләнеп, ике арада калган казакълар да. карательләрнең вәхшәтлегенә түзә алмый­ча, атка атланып, кулларына корал алдылар.

26 сентябрьдә баш күтәрүчеләр генерал Ягодкинның отрядын Кожас җәйләвендә куып җиттеләр.

Баш күтәрүчеләр якынлашуга, отряд икегә бүленде — пехота фронт буенча сузылып ятып, мылтык, пулемет уты ачты, кавалерия отрядның тылын һәм флангларын саклап, һөҗүмгә ташланучыларны ян-яктан кысарга ашыкты. Тузан, ут, җан тетрәткеч ай-вай күтәрелде. Ике як бер-берсе белән буталды. Дала уртасында дәһшәтле сугыш башланды.

Беренче, көчле ташлануга чыдый алмыйча отряд бераз чигенсә дә, баш күтәрүчеләр үз теләкләренә ирешә алмадылар. Кылыч, сөңге, кис­тән белән ташланучыларны мылтык, пулемет кырып салды. Кавалерия ян-яктан кысып, урап ала башлады. Баш күтәрүчеләр котылгысыз үлем чолгавын күреп, чигенә башладылар.

Нәкъ менә шул, өметнең тәмам киселгән вакытында, отрядның тылы артындагы үрдән меңләгән атлылар чыкты. Бу Лачынтайның егетләре иде. Алар ачулы кычкырулар белән солдатлар өстенә ташландылар. Инде тәртипсез рәвештә чигенеп, кача башлаган беренче төркем, уйла­маганда килеп чыккан булышлыкны күреп, дәртләнеп, гайрәтләнеп ка­валериянең һөҗүмен кире какты һәм пехотаны таптап үтте. Генерал Ягодкинның отряды көч-хәл белән генә җыелып Күкчәтау ягына чиге­нергә мәҗбүр булды.

Бу тиңсез сугышта Сары арка үзенең йөзләгән батыр егетләреннән аерылды. Лачынтай да үзенең арка таяныч дусларын югалтты. Шулар арасында аның бердән-бер энесе Бөркетбай да мәңгегә күзләрен йомды...

Баш күтәрүчеләр белән җәзалау отрядлары арасындагы сугыш кара көзгә хәтле барды. Баш күтәрүчеләр бик күп бәрелешләрдә патша от­рядларын тар-мар китереп, станицаларны, хәтта калаларны урап алып, курку салдылар.

Ләкин билгеле бер үзәк командага оешмау, таркау хәрәкәт итү, ти­ешле дәрәҗәдә коралланмау, сугыш тактикасын белмәү һәм бай казакъ­лар, муллаларның ак патшага буйсынырга чакырып коткы салулары, ниһаять, кыш килеп җитеп, ышыклануга урын таба алмау аркасында баш күтәрүчеләрнең көче акрынлап таркалды.

Үз уеннан чигенмәс батырлар коралларын ташламадылар, өметлә­рен югалтмадылар. Кайбер төркем Кытай чиген үтеп Колҗа, Кошгар җирләрендә тупландылар, кайбер төркемнәр Тянь-Шань таулары ара­сында сакландылар. Ә иң гайрәтле тәвәккәл егетләр, Тургай даласына чыгып, Амангелде Иманов отрядына кушылдылар. Көрәш Октябрь ре­волюциясенә хәтле дәвам итте.

1916 нчы елның кар аралаш яңгыр яуган көзге төннәренең берсендә Ташжан әкәнең өенә тагын Лачынтай килде. Ул озак тукталмады. Хә­веф-хәтәрле вакыт. Авылдан-авылга җәзалау отрядлары йөреп баш кү­тәрүчеләрне эзәрлеклиләр, аларның туганнарын, хатыннарын кулга алып «заложник» итәләр, төрмәгә ябалар. Ташҗан әкә: «Мин инде яшемне яшәдем, ашымны ашадым, төрмәдән дә, үлемнән дә качмыйм.

Лачынҗан, кулыңнан килсә, киленем Асылкулны сакла. Бөркетбай, ни әйтәсең, шәһит китте... Мин Тоякҗан белән калып көнемне күрим...» — дип авыр унга калды. Тояк жир бишектә гамьсез йоклый иде. Асылкул елап улының өстенә ауды.

Таң беленер-беленмәс Лачынтай белән Асылкул атка атландылар. Ташжан әкә аларны озатып, ак юл теләп калды.

Көннәр ай, айлар ел булып йөрәкне тырнап, сызылып сузылды. Ерак юлга китүчеләрдән хәбәр килмәде.

Бары авыл жәйләүгә күчкәндә генә, Ташжан әкәнең өенә бер мо­сафир туктап:

— Лачынтай Амангелдегә кушылган. Асылкул юлда барганда авы­рып дөньядан күчкән... — дигән кара хәбәр әйтте.

Тояк ата-анасыннан аерылып, карт бабасы кулында, ятим булып калды.

Җитәм дигәндә генә өмет жимерелде. Карт хәлсезләнеп иске ки­езгә сузылды. Гидәйлек яткызамы? Ташжан әкә ирексездән таякка тая­нып торды. Туксанбай хажиның алдына килеп баш иде. Ак патша ауды, аның урынына Колчак патша килде. Ул китте, атаман килде. Ләкин далада һичбер үзгәреш күренмәде. Авыл һаман әле әүвәлгечә Туксан­бай хаҗиның кабагына карап, дерелдәп торды. Хаҗи карт елкычыны «кызганып» куй багарга алды.

...Бүз тургай, чырылдыйсың җиргә төшеп,

Мин йөримен кичкә кадәр тамак эчми.

 Ат итеп ак таякны кулыма тотып,

Кыйналам куй артыннан иртә-кичен.

Ай... ау, бүз тургай,

Чырылдыйсың, кошым, ай!

Котылыр көн булыр микән

Шушы байдан беркөн, ай?!

Утырып куй күзәтсәм, таңым атмый,

 Йөргәндә малны карап шәфәкъ батмый.

Җаным, ай, әйләнәмдә бер адәм юк.

Билем чишеп түшәгемә бер төн ятмыйм.

 Ай... ау, бүз тургай!..

— Ата!

Тояк жан тавышы белән кычкырып җибәрде. Җыр кырт киселде. Ташжан әкә сызлаган сөякләрен көчкә җыеп, таягына асылынып аягү­рә басты. Әле генә куй, кәжә бәтиләре белән сикереп уйнап йөргән Тояк зур тәкәнең мөгезендә күлмәгеннән эленеп тора. Баланың йөзе агарып киткән, кечкенә генә кара күзләр чыгып китәрдәй акайганнар. Тәкә дә, аның мөгезенә эленгән кечкенә Тояк та бу көтелмәгән хәлдән аптырап, кузгалырга куркып катып калганнар.

Ташжан аякларын авыр сөйрәп Тоякны коткарырга ашыкты. Тәкә әүвәлгечә кузгалмыйча тик тора.Тояк, олы әкәсенең якынлашуын күреп, куркуын онытып көлеп җибәрде:

— Ата, кулыңны бир.

Ташҗан кулын сузарга өлгермәде, тәкә сискәнеп артка чигенде, ан­нан бар көче белән башын чайкап чабып, үрдән түбән төшеп китте. Куйлар. кәҗәләр өркеп төрлесе-төрле якка таралдылар. Бала тагын жан тавышы белән кычкырды. Карт үз аягына үзе уралып егылды

Ул ава-түнә килеп җиткәндә, бала үр астында иссез ята иде. Ул ташка сугылган, авызы, борыны кан.

Бәхеткә каршы, елкычылар килеп чыкты. Алар Тоякны күтәреп якын­дагы болакка алып барып юындырдылар, исенә китерделәр, кымыз эчерделәр. Карт тагын оныгын житәкләп куйлар артыннан китте.

Ә бүз тургайлар, бернәрсә дә булмаган төсле, очынып очтылар, чырылдап күккә күтәрелделәр. Алар киңлектә, биеклектә, алтын нур­лар эчендә коендылар.

 

Тояк атка менде, ул алдынгы булып килә алмаса да, берничә бәй­гедә үк ат өстендә яхшы йөри белүен күрсәтте. Ташҗан әкә көннән-көн артка чигенде. Бигрәк тә аяклар аны артка тарттылар — сызладылар, йокы бирмәделәр. Буыннарны көзән җыерды, карт йөри алмый башла­ды. Шулай итеп, куй багу да аның кулыннан китте. Менә шул көннәрдә тургай даласыннан Лачынтай кайтып килеп, Ташжан әкә белән Тоякны үз авылына, Бурабай ягына күчереп алып китте.

Ташҗанның инде сонгы куанычы Тояк белән думбра булды. Ул алардан бервакытта да аерылмады. Ашка чакырсалар, берсен житәкләп, икенчесен кулына кыстырып барды. Кунакта Тоякка симез калҗа, ка­бырга тоттыра, кымыздан соң думбраның кылларын кузгата иде.

Ташжан әкә үзенең бар белгәнен, күргәнен Тоякның күңеленә са­лырга тырышты. Бәлкем, карт бу әңгәмәләр белән үзенең авыр язмы­шын бик азга гына булса да онытырга тырышкандыр. Ә бәлкем, ул Тоякның ятимлеген исенә төшермәскә, яшерергә тырышкандыр. Кем белә.. Кич булды исә, ул Тоякны куенына ала да, өлкән көпесен баш­тан ябынып, сөйли башлый. Бала бер куркып, бер куанып, ахырында рәхәтләнеп тыңлый һәм изрәп йоклап китә иде. Карт чалның сүзе әки­ят түгел, әңмәгә-тарих, Каравыл ыруының озын юлы. Монда гүзәл Сары арка да бар. Монда куркынычлы «өлкән куян» елы да бар. Монда атаклы акын — шагыйрь Акан Сире һәм матур үләннәр, җырлар... Монда Туксанбай хажи. Ак патша... Монда Тукаш Бокин, Амангелде Иманов... Монда канлы сугышлар һәм... дөньядагы иң кадерле кеше­ләр — Бөркетбай белән Асылкул... барысы да, барысы да терелеп күз алдына басалар...

Тояк аларны күрә, күңеле белән кочаклый, үбә... Кич якынлашуга, ул үзе өлкән атасының муенына сарылып, ялынып сорый башлый

— Ата, ата, дим, тагын да әңгәмә әйтче!..

Җомга көнне Ташҗан әкә йокысыннан гадәттәгегә караганда күп иртә торды. Түгәрәк өстәл янына чәйгә җыелгач, ул энесе Лачынтайга карап сүз кузгатты:

  • Бүген бер төш күрдем. Өлкән атамыз Ходайбиргән, җаны җән­нәттә булсын, үпкә әйтте. «Өлкәнәйне-зиратны оныттыгыз, безне таш­ладыгыз», — дип авыр карады, кабагын төшерде. Әрвахларга барып, тез чүгеп дога бирмәү гөнаһ гой, тәңрем үзе кичерсен... Алдымызда Рама­зан шәриф. Шушы йолдызга дога бирәмме дигән изге ниятем бар. Бу фарызның башы миндә, аягы синдә, калкам Лачынтай. Син миңа ат- арба табып бир дә, Тоягымны яныма утыртып, юлга чыгарып сал, зират кылып уралаен, савабы булыр, иншалла.

Лачынтай агасының ябык йөзенә, бөкрәеп кечерәйгән гәүдәсенә, де­релдәп торган шыр сөяк кулларына карап башын чайкады.

  • Ага җан, үтә олыс жир гой, чамаңыз...
  • Җок сүзне куй! — Карт энесенә рәнҗеп, сүзен кире какты— Ниятемне бозма, ходайдан курык!

Башка сүз булмады. Шул көннән юлга хәзерләнә башладылар.

Юлчылар, бер авылда кунып, икенче көнне иртә белән исән-сау ялгыз карагай үренә җиттеләр. Карт карагай, канатларын җәйгән бөр­кеттәй, коңгырт кара ботакларын таратып, ялгыз моңсулык белән каршылады.

Арбадан төшкәндә, карт аякларына баса алмыйча авып китте. Тояк йөгереп килеп аны кочаклап өлгерде, җайлап кылган өстенә утыртты. Болай да көзән җыерып азапланган аяклар арбада оеганнар — таяк шикелле бөгелмәс булганнар. Карт йөзен чытып, аякларын уа-уа сыз­ланды. Тояк атны туарып, тышаулап утларга җибәрде. Бераз ял иткәч, Ташҗан әкә азапланып кына торды. Тояк аны култыклады. Алар ак­рынлап зиратка, үр өстенә күтәрелделәр. Каберләргә якынлашу белән карт баланың кулыннан тартты.

  • Утыра кал, калкам, әүвәл намаз укып, дога кылаен. Шуннан аргы аталарыңның өйләрен күрсәтәең.

Тояк киек уты сырышкан түмгәк таш өстенә утырды. Ташҗан әкә йомшак кылганга урнашты. Ул аякларын сузып җибәреп, кулларын күкрәгенә кушырып, утырган килеш кенә намаз укыды, озак итеп дога кылды, теләк теләде. Аның тавышы думбра белән үлән әйткәндәге кебек көр, яңгырау түгел, ничектер бүтән, басынкы, зарлы иде. Тояк башта бу тавыштан куркып елап җибәрә язды. Бераздан күнекте — тирә- якка карап үзен юатты.

Көн кояшлы булса да, көзгә тартым, салкынча. Каберләр өстендәге вак кылган, әрем, алар арасыннан калкып, себерке булып күтәрелгән тиле бәрән үләннәре саргая башлаганнар. Вакыт-вакыт кагылып кит­кән җилгә алар ашыгып кыштырдашып куялар. Алардан да, дога укыгансыман, шомландыргыч өн чыга. Тояк үз авылында да, башка авыл­ларда да балалар белән зиратка баргалады. Кабер ташларын карап йөрде. Андагы каберләр җир өстеннән күтәрелеп, күшәп яткан кара сыер төсле булып, әллә кайдан күренеп торалар. Ә мондагы каберләр җирнең эченә ишелеп төшкәннәр — чокыр-чокыр булып яталар. Кабер ташлары бер-берсе өстенә ауганнар. Бары зират уртасында бер таш кына егыла алмыйча бөкрәеп калган.

Тояк зират өстендә башка күз туктатырлык нәрсә тапмады. Таш­җан догаларын тагы да моңлырак, әүвәлгедән дә зарлырак тавыш белән укырга кереште. Тоякның күзләре томаланды. Ул уйга калды: «Бу дога­ны ата-бабаларыбыз ишетеп ята микән? Хәзер алар кабердән чыгып, торып килсәләр?» Ул, үз уеннан үзе сискәнеп, бабасына сыенды. Карт­ның башы түбән иелгән. Көпе якасына терәлеп тырпайган аксакалдан эре-эре тамчылар тәгәри...

Тояк борылып үрдән түбән карады. Дала... Ул хәзер сары, кызыл чүпләрдән өлгеләп баскан киез төсле чуарланып янып тора. Үрнең уң ягында — тирән уйсулык. Ул уйсулыкның ярында вак кына куаклыклар

Намаз укып, дога кылып, әрвахларның рухын тынычландыргач, Ташҗан әкә шул урында кырын ятып бераз хәл җыйды. Кояш төшкә авышты. Тояк ул арада арбага барып турсыктан әйрән эчеп килде. Ташҗан кузгалды:

  • Колыным, кулыңны бир... Бәрәкалла... — Ул бөкрәя төшеп аягү­рә басты. — хәзер аргы ата-бабаларыңның төп өйләрен күрсәтәм...

Алар ишелгән каберләр арасыннан атладылар...

Кайтыр юлга чыккач, Ташҗан әкә зират өстендә башлаган сүзен дәвам итте:

  • Калкам, син әле колынсың. Бер көн килер, читтә йөреп, тарыгыр­сың, үз илеңне сагынырсың. Бака—күлендә патша, балык — суында патша, егет — илендә патша. Айлан колыннан, дөнья гиз. Бырак, ата өен ташлама. Каравыл ыруы бол туфракны кыенчылыкта, ачлыкта таш­лады. Син ир җегет булсаң, шушы җәйләүне үзеңә куныс — ил кыл. Туган җиргә көчеңне аяма... Тояк тыңлады. Әңгәмә юлны кыскартты. Кояш батканда алар авылга җиттеләр.

Уразаның икенче җомгасында, бабаларын зират итеп кайтканнан соң озак та тормый, Ташҗан әкәнең җиназасы күтәрелде. Авыл кыш­лауга кайтты. Тоякны Күкчәтаудагы балалар портына бирделәр.

Сүз атасы — колак, су атасы — болак, юл атасы — тояк, ди казакъ халкы. Кечкенә Тояк та әле катып өлгермәгән йомшак, кимерчек тояк­лары белән үз юлының беренче сукмагына басты. Бу әле аның өчен эз салынмаган, йөрелмәгән серле һәм куркыныч сукмак иде. Кая барыр, нинди юлларга алып чыгар икән бу сукмак? Әкияттәге кебек очсыз- кырыйсыз, борма-борма томаннарга кереп югалган бит ул кеше юлы. Нәрсә көтә, нинди язмыш сагалый аны алда?.. __

Дөресендә, ул билгесез киләчәк турында аз уйланды. Тоякны җәй­ләүгә дә, кышлакка да охшамаган таныш түгел шау-шулы тормыш ап­тыратты. Ул кызыктырып чакырды да, куркытып өркетте дә. Өереннән аерып алынган елкы баласы кулга озак ияләшә алмый. Аның күзләре һәрвакыт зур булып ачылган, колаклары торган була, тәне туктаусыз калтырана. Ул әйләнә тирәдәге һәрбер нәрсәдән хәвеф-хәтәр көтә. Юк кына бер кыштырдау яки биектәге бер кошның ашыгып үткән күләгәсе дә аның котын ала.

Балалар йортындагы беренче көннәрдә Тояк та шулай хис итте. Шау-шулы уеннарга катышмады, берәү белән дә сөйләшмәде. Гел читтә, ялгыз калырга тырышты. Аның уйлары һаман далада, җәйләүдә, өлкән атасының думбрасы, үләннәре, кызыклы хикәяләре тирәсендә әйләнде. Ләкин бу кыргыйлык һәм кыюсызлык озакка сузыла алмады. Ул, үзе дә сизмәстән, акрынлап күпчелек агымына тартылды. Тояк та шулай итеп балалар йортының тынычсыз тормышына күнегә башлады. Ләкин кинәт тулып ташу, кызулык, киреләнеп калу — юылмады, гомерлек хо­лык булып аның артыннан калмыйча иярде. Еллар ашыгып агыл­дылар.

Сукмак юлга алып чыкты. Инде иркенләп, киерелеп атлап китәргә генә кирәк иде, ләкин...

Шулай була бит ул, кеше сәфәргә хәзерләнә, ярсый, кабалана, тиз- тиз җыена, чыгып китәр көнне дүрт күз белән көтә. Шул зарыгып, ашы­гып көткән көн тугач, бусагадан атлап чыгар минутлар килеп җиткәч кенә, кинәт аяклар авырая, күңел икеләнә башлый.

Тояк тырышып укыды, җидееллык мәктәпне тизрәк тәмамлап, белемнең яңа, тагын да биегрәк баскычына күтәрелергә ашыкты. Ул көн килеп тә җитте. Соңгы саубуллашу кичәсе дә шау-шу белән узып китте. Бу кадерле кичә күңелле дә, ямансу да булды. Нигә икән? Бу сорауга Тояк кына түгел, башкалар да җавап таба алмадылар.

Күкчәтау шәһәрендә, педагогия техникумыннан башка, урта белем бирә торган уку йорты юк иде. Тоякның күңеле бу техникумга тартма­ды, каядыр читкә, зуррак шәһәргә талпынды. Балалар йорты һәм мәк­тәпнең директоры Тоякның бу теләген кире какмады,— Кызыл яр шә­һәрендәге авыл хуҗалыгы техникумына барырга тәкъдим итте. Тояк һәм аның иптәшләре Уралбай, Куанычбик һәм Казыйхан куанып риза­лык белдерделәр. Бу очраклы бер юнәлеш иде. Кая да булса китәргә, китәргә!

Кигәр көн килеп тә җитте. Моңа хәтле канатланып йөргән Тояк коелып төште, кәефе бозылды, күңеле борчыла башлады. Ул инде Кы­зыл ярга барырга язылганына үкенә башлады. Әмма чигенергә соң иде инде. Тояк тугыз ел тәрбияләнгән балалар йортыннан тирән бер пошыну белән чыкты.

Ул арбаның артына аякларын салындырып утырды. Каланың аргы башында, тауга күтәрелеп менгән урамнарның берсендә, кызылга бу­ялган өй түбәсе күренә, бер югала, бер тагын калкып чыга. Күзләр һа­ман шул түбәне генә күзәттеләр. Уйлар! Ә уйлар шул кызылга буялган тимер түбәле өй эчендәге ыгы-зыгы белән чуалды. Арбадан сикереп төшеп, киредән шул йортка йөгереп китәсе килде... Тәгәрмәчләр кинәт җиңеләеп, зырлап тәгәрәделәр. Тау битендәге кызыл ялкын сүнде. Тояк башын түбән иде.

  • Ахау, шөркөн!..

Тояк сискәнеп китте.

— Сиксән күл Кәкчәтауның тирәсендә,

                                                   Һәркайсы алтын кесә кыясында.

                                                   Һавасы дәрткә дару, җофар исле.

Көне-төне суласаң да туясыңмы?..

Ат тотып баручы Уралбай, каршыга күтәрелеп килгән Күкчәтау тау­ларына карап, бар тавышына үлән әйтте. Туры айгыр юртудан туктап акрын адымга күчте. Уралбай шәһәр эчендәге кебек дилбегәне дә йо- лыккаламый, каеш элмәк белән кулына киелгән камчыны да күтәрми, иркен көр тавыш белән җырлый. Тояк та түзмәде, җырга кушылды.

Вокзалда озак көтәргә туры килмәде — билетларны алуга, Караган­дадан, Күкчәтау станциясе аркылы, Кызыл ярга бара торган поезд ки­леп тә җитте.

Вагон эче халык белән шыгрым тулы. Басып торырлык урын калма­ган. Тояк тамбурга чыкты. Паровоз даланы яңгыратып сузып кычкыр­ды да көрсенеп кузгалды. Тимер идән астындагы авыр тәгәрмәчләр тык­тык килеп ашыгып йөгерделәр. Тояк вагон ишегенең тәрәзәсенә үрелде. Офыкта үркәчләнеп күтәрелгән күксел таулар артка чигенәләр, йөрәге, нәкъ вагон тәгәрмәчләресыман тавышланып, сулкылдый иде.

  • Җок, ата! Мин Күкшәтауны тастамаймын. — Тояк ике кулы бе­лән битен каплап үксеп-үксеп елый башлады. — Мин уралып тагын сиңа киләм, Күкшәтауым...

Гомер үтә. Яшьлек аның агышын сизмичә дә кала. Менә өч ел узып китте. Тояк Кызыл яр авыл хуҗалыгы техникумын бетереп, агроном дипломын кулына алды. Ул тизрәк Күкчәтауга кайтып, шунда хезмәткә урнашырга план корган иде. Кызыл Армия сафына алдылар.

Бөркетбаевның каршында хәзер җәйрәп яткан очсыз-кырыйсыз диң­гез, Япон диңгезе. Бер карасаң, ул тылсымлы көзге булып күзне чагыл­дыра, үзенә чакыра. Яр буеннан китәсе килми, ә бер карасаң, чәчләрең үрә тора. Бер-берсен таптап, җимереп, тау-тау дулкыннар күтәрелә. Алар ярсу ат шикелле пошкырып, ак күбекләр чәчрәтеп, ыңгырашып ярларга сугылалар, хәлсезләнеп кире чигенәләр. Аннан тагын элеккегә караганда да куркынычрак тавыш белән үкереп ташланалар.

Яшь солдатларның күбесе башта, казарма тормышына, хәрби тәр­типкә тиз генә ияләшә алмыйча, туганнарын, сөйгән кызларын сагынды­лар, хат көттеләр. Хат килүгә, алар тагын да тирәнрәк ямансуладылар. Тоякны мондый хисләр борчымады. Аның туган өе дә юк, җаны ачып торган ата-анасы да юк. Сөйгән кызы? Канат!.. Аның турында уйлау инде файдасыз. Ә шулай да йөрәк үзенең беренче мәхәббәтен оныта аламы соң? Ул, аккош канаты кебек, ак, озын, зифа буйлы кыз иде бит. Калын кара каш астыннан иркәләнеп карый торган карлыган күзләр. Нинди ышанычлы, өметле күзләр иде алар. Кем уйлаган ул самими күзләрдә дә хыянәт булыр дип? Техникумда, бер курста, янәшә утырып укыдылар. Бергәләп дәресләрен хәзерләштеләр, бар серләрен яшермичә уртага салдылар — шатлык, кайгы, байлык, ярлылык, — барысы да уртак булды. Техникумны бетереп чыккач, бергәләп Күкчәтауга эшкә китәргә һәм... үзләренең ояларын корырга вәгъдә дә куелган иде.

Өченче курсны бетерер-бетермәс Канат авырып өенә кайтып китте дә килмәде. Тояк сагынып, зарыгып Канатыннан хәбәр көтте. Озак та үт­мәде— хәбәр килде. Ләкин бу Тояк көткән, күңелне канатландыра тор­ган хәбәр түгел иде инде. «Калкам, инде үпкәләмә, мин үземә өн бул­дым»,— дигән. Мондый көтелмәгән хыянәттән соң. Тояк кызларга нәф­рәт белән карый башлады.

Менә шуның өчен дә башка күп кенә солдатларга туктаусыз ко­мачаулык ясый торган «гражданка» җепләре аны бәйләмәделәр, тарт­мадылар, ул барлык уйларын бары хәрби тормышка туплады.

Тояк алты айлык полк мәктәбен бетереп чыгып, отделение команди­ры булды, һәрвакытта тәртипле, кыю һәм җитез булуы белән ул полк командованиесе алдында мактау һәм хөрмәт казанды. Тагын өч ел узып китте. Аның белән хәрби хезмәтне бергә башлаган солдатлар өй­ләренә тарала башладылар. Инде Тоякка да полктан китәргә кирәк иде. Ләкин ул сроктан тыш хезмәт итәргә калырга гариза язды. Коман­дование аны куанып каршылады—рота старшинасы итеп билгеләде. Сәгатьле, тәртипле хәрби тормыш Тоякны үзенә бәйләде.

  • Тагын бер ел хезмәт итегез, хәрби мәктәпкә укырга җибәрербез, сездән яхшы командир булачак. — диде полк командиры.

Тояк үзе дә шуны чамалый иде...

Өмет бәхет булып бусагага килеп басканда гына челпәрәмә килеп ватылды, сугыш башланды.

Бары мең тугыз йөз кырык сигезенче елда гына Тояк капитан дә­рәҗәсендә полкның административ хуҗалык бүлеге начальнигы хезмә­теннән йөрәк авыруы белән отставкага чыкты. Врачлар аңа Казагстанга кайтырга киңәш бирделәр.

Күкчәтауга кайтуга Тоякны партия өлкә комитеты чакырып, авыл хуҗалыгы бүлегендә, бүлек башлыгының ярдәмчесе булып эшләргә тәкъдим итте. Үзенә бу кадәрле җаваплы эшне тапшыруга Тояк башта аптырап калды. «Алып бара алырмынмы?» — дип икеләнде. Ләкин ике­ләнә торган вакыт түгел, эшләргә, тапшырылган бурычны акларга кирәк иде.

Фронттан берничә мең километрлар ераклыкта булуга карамастан, сугыш Күкчәтау даласына да үзенең авыр ярасын салган, өлкәнең төп терәге булган авыл хуҗалыгы бик нык какшаган. Чәчүлек җирләренең яртысыннан артыгы кысыр калган. Мал кимегән, бигрәк тә эш атлары азайган. Авылда хатын-кыз, бала-чага гына, барлык эш шулар җил­кәсендә.

Менә шушы җимерелгән дөньяны яңадан күтәрергә, колхозларны ныгытырга, иген игү, мал үрчетүме аякка бастырырга кирәк иде. Эш өлкә комитетында, шәһәрдә саналса да, Тояк авылдан, колхозлардан кайтмады. Ул фронттан кайтучылардан бригадалар оештырды. Украи­нага, Белоруссиягә барып, йортсыз-җирсез калган гаиләләрне җыеп алып килеп, колхозларга урнаштырды, хәллерәк колхозлардан бурыч­ка мал алып, бөтенләй малсыз калган колхозларда мал үрчетә баш­лады. Эш — буа буарлык. Дәвалану, шәхси тормыш, гаиләле булу турында уйланырга чират җитми иде әле. (Врачлар хаклы булдылар. Күкчәтауга кайтып, туган дала һавасын сулап, тын ала башлауга, йө­рәкнең чәнчүе, тын кысуы үзеннән-үзе югалды.) Ул арада уйламаган бер вакыйга булып алды.

Тояк Күкчәтауда, элекке балалар йортыннан бер генә чат түбән торган Хәдичә исемле тол хатынның өендә бер почмак алган иде. Ул монда бик сирәк, командировкалардан кайткан араларда гына туктый, мунчага кереп, киемнәрен алыштыра да тагын китә. Шуның өчен Тояк бу йортта үзеннән башка тагын бер квартирант торуын абайламады. Минск каласыннан кайткач, ул Хәдичә апайга килде. Күчтәнәч итеп ике плитка такта чәй, җиләк-жимеш китерде. Тол хатынның куанычы эченә сыймады, йөгерә-йөгерә самовар куйды. Чәй эчкән арада зарланып та алды:

— Менә инде бер атна Гайшә больницада ята, бара да алганым юк, буш кул белән авыруга ничек барасың инде.

  • Кем ул Гайшә дигәнегез?
  • Ай алла, — Хәдичә аптырап Тоякка карады, — белмисеңмени? Минем янымда бер укытучы кыз да тора бит әле. Гайшә исемле үзе. Бик акыллы, инсафлы кыз. Үзе Казан ягыннан. Монда җаны ачый тор­ган туганы да юк бит, ичмасам.

Чәй эчеп бетерүгә, Тояк, Хәдичә апайны ияртеп, бераз күчтәнәч алып, больницага китте. Ләкин аларга Гайшә янына керергә рөхсәт бирмә­деләр. «Хәзер ярамый», — диделәр. Тояк ул көнне колхозга китмәде. Икенче көнне иртәрәк торып тагын больницага барды. Бу юлы да Гайшә янына керергә рөхсәт ала алмады. Бары өченче көнне генә Тояк, баш врачтан үтенеп сорап, авыру Гайшәнең койкасы яныннан туктамыйча уралып кына чыкты. Авыру койкада чалкан ята. Өстендә соры одеал. Күзләре йомык. Озын кара керфекләре хәрәкәтсез катып калганнар. Кабаклары күгәргән. Аның йөзе кечкенә, түгәрәк кенә. Яңаклары эчкә баткан. Тояк кергән вакытта авыруның температурасы күтәрелгән, бите янып кызарып тора иде. Менә шушы кызыллыктан башка бер генә дә тереклек әсәре беленми. Хәтта сулыш алуы да сизелми иде. Тоякны палатага алып кергән сестра үзе дә хәвефләнеп ашыкты, Тоякка тукта­лырга бирмичә тиз генә ишеккә барды.

  • Гафу итегез, — диде ул коридорга чыккач, — аның үпкәсенә суык тигән. Хәзер авыру кризис кичерә.

Гайшә больницада өч айдан артык ятты. Тояк үзенең кулыннан кил­гәнне— акчаны да, вакытын да җәлләмәде. Чын күңелдән, туган жан- лылык белән булышты. Табылмаган даруларны тапты. Ашамлыкка ка­рый башлагач, ит-майдан өзмәде.

Күрмәгән, белмәгән кешенең бу кадәр шәфкать һәм кайгырту бе­лән игътибар итүе Гайшәне гаять шатландырды, рухын күтәрде һәм тизрәк аягына басарга мөмкинлек бирде. Шулай бер дә уйламаганда алар бер-берсенә ияләштеләр һәм озакламый бер гаилә булдылар. Гай­шә, элеккечә, мәктәптә балалар укытты. Тояк һаман үзенең колхозлар эшендә булды. Алдагысы елда уртак шатлык — Алмагөл дөньяга килде. Гаилә тормышы бигрәк тә күңеллеләнеп китте.

Мең тугыз йөз илле дүртенче елны, партия Үзәк Комитеты Плену­мының чирәм жирләрне үзләштерү турындагы карары чыккач, Тояк үзен совхоз төзү эшенә жибәрүне үтенде. Бу теләккә партия өлкә ко­митеты каршы килмәде. Тояк Бөркетбаевка совхоз оештыру эше тап­шырылды. Ул үзенә кайчандыр бабалары ташлап китәргә мәжбүр бул­ган «Алка күл» җәйләвен сайлап алган идё.

Кырлар үргә күтәрелде. Биткә салкын жил бәрелде. Тояк башын кү­тәрде. Уйлар таралдылар. Күзләр яктырып киткәндәй булды. Күк йө­зендә әле һаман киез булып урнашкан болытлар. Ләкин офыкның көнь­як итәгендә аз гына ачыклык. Кояш нурларының чаткылары сизелә. Бәлкем, төшкә таба көн ачылып та китәр.

Тояк Карагирне сулга, тар юлга борды. Монда инде җир бераз сар­кый төшкән. Юл коры. Күрәсең, бу якта кар әллә ни күп яумаган. Алда кечкенә генә каенлык. Ялангач, яфраксыз ботаклар жил белән чайка­лып бер-берсенә сугылалар, кыйналалар. Шул чыбык ботаклар ара­сыннан күчмә вагоннарның торбалары күренеп кала һәм төтен күтәре­лә. Карагир, төтен исен сизеп ахры, йөрешен тизләтте — бригада станына таба ашыгып юыртты.

IX

Өченче бригаданың станына якынлашкан саен, Сәетнең кашлары җыерылып, йөзе чытылганнан чытыла барды.

Уң якта юлның буеннан буена каерылып ташланган калын катлам­нар. Трактор берничә тапкыр ураган да киткән. Аръякта, былтыргы­дан калган, саргаеп карала башлаган кылган. Анда ала-кола кар. Юлның сул ягында сөрелеп, тырмаланып, орлык чәчелгән басулар. Ләкин кайсы якка карама, анда хуҗасыз ташланган сабан, тырмалар, чәчү машиналары. Ызан читендә туктап калган тракторлар.

Куе кара болытлар авыраеп, җиргә якынаеп сөйрәләләр. Суык җил исә. Гүя кышка терәлеп килгән көз. Җитмәсә, Сәетнең протезлы аягы туктаусыз сызлый, вакыт-вакыт йөзләгән энәләр бер җиргә кадалгандай була. Аягы авыртуга чыдый алмыйча, протезны күтәреп, сикереп-сикереп китә. Протез өзәнгедән ычкына. Сәет, иелеп, аягын кулы белән кү­тәреп ботинканы өзәнгегә кидерә дә йөгәнне тарткалап куя. Җирән кашка аңа карап ашыкмый, башын түбән иеп, үз көенә акрын гына юырта бирә.   ц

Менә үр. Үр өстендә тезләнеп яткан куй төсле ак таш. Димәк, ки­леп җиттек, алда стан булырга тиеш. Чыннан да үргә күтәрелүгә стан күренә. Ул үр астында гына. Бер-берсенә капма-каршы туктатылган ике вагон. Бирге почмакта — күчмә кухня. Аръякта — озын брезент палат­ка. Монда да ничек туры килде, шулай туктап калган тракторлар, чәчү машиналары, аударылган сабаннар, баклар, тырмалар. Башын күтә­реп, «ни хәлләр бар икән», дип борчылып чыккан бер җан иясе күрен­ми. Әллә чыннан да барысы да качып беткәннәрме?

Сәет, палатканы узып китеп, тирә-якка каранып нәрсәдер эзләде. Аның карашы чүп-чар ташланган өемгә текәлде. Ул атын шул өем янына туктатты. Иярдән төшеп, җирән кашканы трактор артына бәй­ләгәч, Сәет тагын тирә-ягына каранды. Ләкин палаткадан да, вагон­нардан да кузгалып чыккан кеше күренмәде. Сәет аркасына салынган ике яклы йон капчык — курҗынны акрын гына алып өем янына китер­де дә чүп-чар белән күмеп куйды.

Палатканың ике як кабыргасы буенча тыгызланып тезелгән тапчан­нар. Уртада — кагып-сугып кына ясалган озын өстәл. Ике якта — ка­лын тактадан ышкыламыйча гына кагылган эскәмия. Өстәл өстендә — шайтан туе. Уртада — бер кырые яньчелгән чиләк. Аның тирәсендә — ауган, түнгән кружкалар, банкалар, мискиләр, буш шешәләр. Алар арасында балык башлары, кылчыклар, суган кабыклары. Бирге якта­гы мискидә ашалып бетмәгән тозлы кәбестә.

Җир идән папирос төпчекләре, чүп-чар кәгазь белән чүпләнгән. Палатка куелганнан бирле себерке йөзен күрмәгән, ахрысы. Палатка тәрәзәләренең бер пыяласы да калмаган Иң аргы башта тәрәзә тишегенә майланып беткән бушлат тыгылган. Калганнары ачык, җил өреп тора.

Халык шыгрым тулы. Барысы да тапчаннарына сузылганнар. Кайсы бушлат белән уранган, кайсы одеал ябынган, кайсы өстендә ни бар, шуның белән ауган. Башлар күренми. Бары аяклар, аяклар.

Сәет, ишек төбендә тукталып калып, тамак кырды, йөткергән булды. Плащының башлыгын төймәләреннән ычкындырып, кесәсенә салды. Эшләпәсен каккалап, суккалап төзәтеп киде. Күзлеген озак кына сөр­теп яңадан колакларына элде. Тавыш бирүче, күтәрелеп караучы бул­мады. Сәет алгарак узды.

  • Сәлам батырларга!

Тагын тавыш-тын юк. Сәет, аптырагач, урындык кырыена килеп утырды да өстәл өстендә аунап яткан табак-савытларны терсәге белән этеп җибәрде. Бер-нке кружка, шешә тәгәрәп җиргә төште.

  • Мин монда кешеләр бар дисәм, берәү дә юк икән.

Тынлык. Сәет кесәсеннән «Беломорканал» пачкасын чыгарып ертты да бер папиросны авызына капты, шырпы сызды.

  • Барин! — Палатканың аргы башыннан калын бер тавыш мөңгерәп чыкты. — Тартырга бир!
  • Тарт. Яхшы кешеләр өчен... җәл түгел.

Почмакның аргы очында киң читле камыш эшләпә чайкалды. Менә эшләпәнең хуҗасы да күренде. Сәет чак кына шаркылдап көлеп җибәр­мәде. Эшләпәле ике кулы белән тапчан кырыена тотынып гәүдәсен кү­гәрде дә, чайкалып китеп, өстәл янына килеп басты, «һоп!» Ул озын буйлы, түгәрәк сипкелле битле, беренче карашка ягымлы гына егет. Трусиктан. Күлмәксез. Орчыкланып, бүртеп-бүртеп торган мускуллы киң күкрәгендә энә төртерлек буш урын калмаган, — «бизәп» бетергән. Зур кара бөркет канатларын күкрәк киңлегенә җәеп җибәргән дә тыр­наклары белән шыр-ялангач кызны күтәреп очып бара. Кызның күкрә­гендә язу — «мәхәббәт өчен үләм!» — дигән соңгы сүзләре. Егетнең ялангач муенында кара галстук. Галстукның очында кызыл ефәк белән чигелгән елан. Гәүдә туктаусыз чайкала, бөркет тырнакларына дучар булган мескен кызын, чыннан да, очып китеп барган төсле тоела.

Егет, бик җитди кыяфәт белән, өстәлдә яткан «Беломорканал»га үрелде. Бер папиросны чиртеп чыгарып шырт кына иреннәренә кысты да, кинәт авызын кыйшайтып, җнрәнүле елмайды, яшел күзләре белән Сәет­кә текәлде. Сәет эндәшмәде. Егетнең иреннәре җыерылды, кабаклары салынды, тагын җитди кыяфәткә күчте. Сәет һаман аннан күзен алмый күзәтеп торды. Егет, бер кулы белән өстәлдә яткан шырпы кабын ачып, шырпыны алуга, кап, сикереп китеп, яндыра торган ягы белән кырын ятты. Шырпы үзеннән-үзе сызылды да чытырдап яна башлады. Егет па­пиросын кабызуга акырып җибәрде:

  • Братцы, барин разоряется, не зевайте!

Моңа кадәр тып-тын яткан халык шатыр-шотыр урыннарыннан тор­ды. Тапчаннар асты өскә килде. «Беломорканал» кулдан-кулга күчте. Шау-шу бераз тынгач, Сәет эшләпәле егеткә карап тыныч кына, ләкин палаткадагыларның барысы да ишетелерлек итеп эндәште:

  • Мин барин түгел, яңа парторг.
  • Да?!. — Егет егылып китә язган булып ике кулы белән өстәлгә таянды. Сүс кашлар сикерде. Күзләр чыгып китәргә якын булып акай­ды. Аннары эшләпәсен артка чөеп палатка эчендәгеләргә борылды. — Ишеттегезме, суык аяклар? Безгә яңа парторг килгән! — Әйтеп тә бе­термәде. өстәл өстенә менеп аякларын салындырып утырды, яшел күз­ләрен Сәеткә кадады. — Парторг дисең, ә? Яна гына мичтән чыктың­мы? Ә безгә ак эт, кара эт, барысы бер эт. Шулаймы, әфәнделәр. Ха- ха-ха...

Ул шаркылдап көлә башлады. Аңа башкалар кушылдылар. Бөтен палатка, акылдан шашкансыман, тыела алмый шаркылдарга тотынды. Сәетнең тыны кысылды. Тәне калтырана башлады. Ләкин ул акылын җыеп, үзен кулга алып өлгерде. Күзләрен һаман өстәл өстендәге нахал­да тотты. «Тагын нинди номерлар ташлар икән?»

Камыш эшләпәле, бөркет тырнагындагы кызны ике кулы белән кыса- кыса, чәчәлгэнче көлде дә тагын Сәеткә акаеп карады:

  • Парторг булырга синең арт ягың юылып бетмәгән әле. Бездә комган юк.

Арттагылар тагын шаркылдадылар.

  • Өстенә бастың, Семафор!
  • Борыныңны кыс!
  • Ха-ха-ха...
  • Безнең муенга утырып, оҗмахка барырга җыенган... Тот капчы­гыңны.

Эссе су сиптеләрмени, Сәетнең бөтен тәне кызып яна башлады. Маң­гаена тир чыкты, бөтен тәне сулкылдады. Сәет үзенең бу хәлен сиздер­мәскә тырышып, иреннәрен тешләде. Кулларын кесәсенә тыкты.

Семафор отыры каныгып, мыскыллый бирде:

  • Башыңда козгын оясы. Борыныңда — велосипед. Тәгәрмәчләрең каеш белән тартылган. Син парторг түгел, пешеп җитмәгән шалкан.

Тагын да хахылдау башланды.

  • Цыц! — Семафор өстәл тирәсендәгеләргә: «Шауламагыз, мин аны хәзер төпсез чуманга утыртам», — дигәнсыман сул күзен кысып алды да тагын сүзгә кереште. — Бар иде бер парторг, Николай Нико­лаевич Сыщенко. Вот, законный, килеп керсә, котың очар. Имән. Күкрә­гендә өч алтын йолдыз, шаярма, синең төсле бозау түгел. Полный ка­валер. Сөйләсә, тавышы аю булып акыра. Коеп куйган хохол. Вот, жал- кы, обком тартып алды. Син нәрсә? Син сөйрәлеп йөргән сөлек.

Ачу акылны жуйды. Сәет ничек сикереп торып, нәрсә кычкырганын да белми калды.

  • Молчать!
  • Минем авызны тыгарга? Андый әле... тумаган.

Көтмәгәндә Семафор сул кулы белән Сәетнең яңагына сугып җи­бәрде.

Сәетнең күзләреннән утлар күренде. Күзлек челпәрәмә килеп ва­тылды, Сәет чайкалып китеп тапчанга сугылды. Кемдер аны күтәреп торгызып, эшләпәсен башына кигезде.

  • Семафор! Бу — хулиганлык!

Күзлекнең кыйпылчыклары кабакны телеп, ике күз кан эчендә кал­ды. Сәет үзен яклаучының кем булуын шәйли алмады. Ләкин казакъ егете булырга кирәк — акценты казакъча иде. Сәет кесәсеннән яулы­гын алып күзләрен сөртте дә, уң кулын тагын плащ кесәсенә тыгып, өстәл янына басты. Палатка эчендәге халык тавышсыз-тынсыз Сәет бе­лән Семафорга карап катып калдылар: «Кем җиңеп чыга?»

Тагын күзләрне кан басты. Сәет тагын яулыгын алып, күзләрен сөртте. Уң кул кесәдә калды.

Семафор авызын кыйшайтып нәрсәдер әйтергә җыенган иде, Сәет аның күзенә текәлде.

  • Син жулик түгел, сука!

Семафор кинәт артка чикте. Ул блатнойлар дөньясында «сука» сү­зенең «сатлык җан» мәгънәсендә булуын һичшиксез белә. Шуңа ахры, аның тавышы икеләнеп чыкты.

  • Юк, честный.
  • Честный булсаң, әйт: сугарга ни хакың бар синең? Иң элек син мине мыскыл иттең!
  • Хакың, имеш... — Семафор кемгәдер күз кысты. — Крыса, каләм очын...

Шундук өстәл астыннан сап-сары керпе чәч күренде. Күсенеке ке­бек бүселеп чыккан күзләр Сәеткә карап чекерәйделәр. Крыса сул кулы белән Семафорга нәрсәдер сузды. Ялтыраган финка очы чагылып китте.

  • Сиңа «хак» кирәкме?! — Семафор атылып Сәетнең алдына басты. Яшел күзләре ялт-йолт итте. Бите кызарды. — Мә, сиңа «хак!» — Финка ялтырап күтәрелде.

Сәет тиз генә артка чигенде.

  • Ташла, гад! Атам!

Күтәрелгән кул кире төшә алмыйча баш өстендә асылынып калды. Бармаклар бушадылар. Финка җир идәнгә кадалды.

  • Артка чиген!

Семафор, нәрсә эшләргә белмичә каушап, аркасы белән өстәлгә ба­рып терәлде.

Сәет, наганың төбәгән килеш, күзләрен Семафордан алмыйча чүкте дә сул кулы белән финканы алды. Карап торучылар барысы берьюлы сулап куеп, башларын түбән иделәр. Берәү дә Сәеткә карарга базмады. Сәет үзе дә хәзер аларны күрми. Ул наганны сузган килеш катып кал­ган. Тәрәзә тишегеннән салкын җил ургылды. Маңгайдагы бөрчек тир тәгәрәп биткә йөгерде. Сәет уянып киткәндәй булды.

Ну, ничек, Семен Петрович? — Сәет наганын кесәсенә салыпбөтенләй дусларча, үзара бер нәрсә дә булмаган кебек елмаеп эндәш­те. — Номер үтмәде, ә?

Симка җиргә төбәгән күзләрен күтәрде, аптырап карады. «Минем исемне кайдан белә?» Аннары сүзсез, лап итеп эскәмиягә утырды.

Карап торучылар да, «Инде эш бетте» дигәндәй, сүзсез генә урын­нарына таралдылар. Сәет палатканың түбәсен күтәреп торган казык­ның башына финканы кыстырып сындырды да сабын өстәлгә ыргытты. Бер шешә челпәрәмә килеп ватылды.

  • «Каләм очын» да тота белергә кирәк!

Сәет өстәл буендагы икенче урындыкка, Симкага каршы утырды.

  • Иптәш парторг! — Симка Сәеткә кырын карап кына сүз башла­ды. Тавышы да мөңгерәп түгел, сытылып чыкты. — Минем бер соравым бар.
  • Рәхим итәсез! — Сәетнең тәне рәхәтләнеп, иркен сулыш алды. «Әһә... Парторгка күчтеңме? Тыңлыйм».
  • Сандугач булып сайрадыңмы?
  • Сайрадым.
  • Озакмы?
  • Бер катушка.
  • Крыс!..

Теге керпе баш, өстәл астыннан атылып чыгып, бер колода өр-яңа атлас карталар сузды.

  • Буришь? Рамсишь? Или на стос?
  • Шайтанга булса да уйныйм.
  • Крыса! Порядок!

Крыса атылып-бәрелеп өстәл өстендәге табак-савытны жыеп алып, уртага клеенка җәеп ташлады. Семафор яңадан терелде, күзләре ялты­рап яна башлады. Бит урталары кызарды Аркасына ташланган гал­стукны алдына тартып, гадәттәгечә авызын кыйшайтып елмайган булды.

  • Пошли.
  • Бер минут!.. Уен алдыннан минем бер шартым бар, — диде Сәет.
  • Такылда... — Семафор тагын элекке тонына күчте.

Палаткадагылар урыннарыннан кузгалдылар: «Тагын ни булган?» Сәет, урындыгыннан торып, палатка эчендәгеләргә күз йөртеп чыкты.

  • Иптәшләр, сезгә нәрсә кирәк, нәрсә җитешми?

Мондый капыл сорау уңышсыз булды, ахры. Әллә инде төшенмәде­ләр, берәү дә авызын ачмады, аптырап тордылар. Барысы өчен Семафор җавап бирде:

  • Акча.
  • Тагын?
  • Ашарга.
  • Тагын?
  • Урын-җир каралган, юарга кеше юк.
  • Тагын?
  • Җитәр. Бик бай булсаң, шул әйткәннәрне алдыбызга сал!

Халык шаулаша, кычкырына башлады:

  • Симка дөрес әйтә!
  • Акыл сатма, кулга бир!
  • Җитәр! —Сәет кулын күтәрде.— Аз гына сабыр. Ашау-эчү ягын бергәләп рәтләрбез, урын-җир бар. Кер юучы табылыр. Ә акча? Акча ны, егетләр, эшләп алырга кирәк. Сездә әле мең сигез йөз гектар җир сөрелмәгән. Мең ярымнан артык гектар җир чәчелмичә ята. Сез кияү егетләре түгел бит.
  • Дуңгызлар да түгел!.. — Почмактан ниндидер калын бер тавыш акырды.
  • Ярый. Менә нәрсә, егетләр. Аз гына тыңлагыз әле. — Шау-шу бераз басылды. Сәет сүзен дәвам итте:—Аласы акчаларыгызны шушы бер-ике көн эчендә алырсыз, ә менә калганын эшләп алырга кирәк. Ал­ма— пеш, авызыма төш — барып чыкмый. Кем эшли, шул ашый. Да- вай, егетләр, хәзер күп сүзне ташлап мировой уйныйк. Буш кашык — авыз ерта.
  • Могарыч синнән!
  • Ярый. Мин ана да барам. Миннән булсын. Семафор, әйдә, миңа бераз булыш. Егетләргә бераз күчтәнәч бар иде. — Сәет нәкъ Семафор шикелле авызын кыйшайтып күзен кысты. — Киттек!

«Ни була?» — дип шаккатып карап торган Крыса, Сәетнең кыланы­шын күргәч, күсе күзләрен челт-челт китереп авызын ерды:

  • Менә — артист!

Сәет белән Семафор чыгып китеп, озак та үтмичә, әйләнеп килеп керделәр. Семафорның җилкәсендә аркылы салынган курҗын.

  • Туганнар! Барин чынлап бөленә: «тере су» алып килгән.

Симка үзе курҗынны актарып өстәлгә биш шешә аракы, берничә

бәйләм колбаса, зур бер кета балыгы ташлады.

  • Молодец, парторг! Крыса, давай син бүген кок!

Крыса кружкаларны җыеп өстәлгә китереп куйды. Башта колбаса­ны, аннары кетаны турап ыргытты.

  • Палаткада барлыгы ничә борын? — Сәет учы белән сугып шешә­ләрне ача-ача Семафорга карады. — Сана!
  • Егерме бер.
  • Нәкъ. Барыгызга йөз граммнан. Ә Семафор белән миңа ике йөз­дән. Без бераз эшләп алдык бит!

Сәет тагын авызын кыйшайтып елмайган булды.

Семафор чәчми-түкми аракыны тиз генә бүлеп чыкты — унтугыз кружкага йөз граммнан, ике зур яшел кружкага икешәр йөз граммнан.

  • Ну, давай, туганнар, яңа парторгның саулыгына!

Палатка эчендәгеләрнең берсе дә калмый өстәл янына тыгызлан­дылар, кружкаларын күтәрделәр. Сәет үзенә билгеләнгән яшел кружка­ны күтәреп иң элек Симка белән, аннары калганнар белән чәкештереп чыкты да, ыгы-зыгы арасында аракысын өстәл астына түгеп, буш круж­каны йотылып эчкән булды, йөзен чытты. Кетаның бер кисәген алып авызына капты. Күз ачып йомганчы колбаса, балык өстәлдән юк булды.

  • Ну, парторг, давай, катай!
  • Давай.
  • Юк, миңа бир, — Семафор колоданы Сәетнең кулыннан йолкып алды, — минем ход. Нәрсәгә йөрисең?
  • Ирек синдә. Син король.
  • Давай. Синең пеләш башыңа! Отылсаң — безнең судка.
  • Отсам.

Семафор җавап таба алмыйча аптырап калды.

  • Белмим.

Дурак. Мин башымны салам, ә син нәрсә куярга белмисең. Менә честный вәгъдә, мин отылсам, каршы тормыйм. Теләсәгез ничек судла­гыз, сезнең право. Әгәр мин отсам, — Сәет палатка эчендәгеләрнең ба­рысына да тукталып-тукталып карап чыкты, — бер кеше калмыйча хә­зер үк эшкә чыга.

  • Анысын егетләрдән сора.

Инде бераз кызып, күңелләре күтәрелгән егетләргә карап елмаеп, Сәет күзен кысты.

  • Ну, туганнар, барамы?
  • Бара!

Сәет алдына ташланган карталарны кулына алып җәеп җибәрде дә нәкъ уртадан бер картаны суырып алып өстәлгә ташлады.

  • Мә, валет! Пан или пропал.

 

 

 

 

 

 

 

 

Реклама