ДУЛКЫННАР (хикәя)

 

Көн кичке якка авышса да, һаман кыздыра. Бөркү. Биек камышлар, куе таллар белән капланган борылмадан кинәт кенә ялтырап килеп чыккан Ык өстендә дә, мал таптап бетергән яланда да, яландагы җәйләүдә дә тавыш-тын юк. Көндезге савым узган, сөтле бидоннар паромга төяп аръякка чыгарылган. Шуна күрә җәйләүдәгеләр брезент палаткаларга, такта вагоннарга таралып ял итә.

Паром туктый торган күпердә, кулына кармак сабы тотып, Салих утыра. Ул өстенә куыш эчләрендә, кибән төпләрендә ауный-луный керләнеп беткән сары майка һәм аңа иптәшкә ике балагының да тез күзләре тишек иске чалбар кигән. Кара чәчләре чуалып киезләнгән, битен-ияген шундый ук кара куе сакал баскан. Салих, күпер субаена агым китереп сылаган калкавычын бөтенләй исеннән чыгарып, күзләрен Ык аръягындагы тауларга текәгән дә уйга баткан. Аның уйлары Ык суы кебек тын һәм салмак ага.

«Нәрсә ул яшәү?» — дип сорый үз-үзеннән Салих һәм, кашларын җыера-җыера уйланып утырганнан соң, сүзенең хаклыгына бөтен рухы белән инанган кешеләрчә, салкын кан белән генә үзенә жавабын да бирә. Яшәү — көрәш, дөньяда яшисең икән, өзлексез көрәшергә кирәк. Бу — хакыйкать. Ләкин ни өчен көрәшергә? Менә шушы сорауга жавап табуы Салихка әллә нишләп кыен, буталчык кебек тоела.

Дөнья — бер. Дөнья — адәм балаларының бөтенесе өчен дә уртак бишек. Тик бу гомуми дөнья эчендә бик күп вак «дөнья»лар да яши ич. Аларын кая куясың! һәр кешенең үз мөхите, үзе өчен генә аңлаешлы «бәләкәй дөньясы» бар. Нәрсәгәдер омтылганда, анык максатына ирешү өчен көрәшеп, өзлексез хәрәкәт эчендә яшәгәндә ул да синең белән хәрәкәт итә, көрәшә... Ә Салих соңгы вакытларда бернигә борчылмый йокымсырап яши башлады, һәм аның үз дөньясы да Салих белән бергә йокымсырады, тынды. Салихка шунлыктан бөтен кешеләр өчен уртак зур дөнья да  шау-шуыннан, алга чабуыннан туктап калгандай тоела башлады. Салих үзе моны бик яхшы сизә, әмма борчылмый. Аның үз фәлсәфәсе бар. Чөнки болай җанга да, тәнгә дә рәхәт. Мәшәкать әз, тыныч. Ә бит кешеләр шуны аңламыйлар. Мисал өчен еракка барасы юк, мисал — кул астында. Җәйләүдәге кызларны кара! Ярты крүжкә сөт өчен дөнья беткәндәй ах-ух килеп, төнне-көнне белми тызылдап-бызылдап йөриләр. Җыелышлар жыялар, киңәш-табыш итәләр, көлешәләр, әрләшәләр. Бер ише егетләр кара таңнан кара төнгә чаклы басуда җир сөрә. Шулай да ардым-таллым дими, ястык-мендәр турында уйламый. Шәмгә ут элдерүгә, дәфтәрләрен итек кунычына кыстырып, мәктәпкә йөгерә. Икенчеләре, ачуың да бер килмәгәе, бишегеннән төшкән көненнән алып картайганчы укый. Күз нурын коя коя, нервысын бетерә-бетерә интегә. Ахыр килеп галим була, академик. Өченче төрле хыялый башлар айга аяк басарга чамалап, теш кайрап йөри. Дүртенчеләре... Һи, санап бетерерлекмени, чут чамасына чыгарлыкмени аларның!.. Ләкин бу тырышулар, җәфаланулар ахыр чиктә гомер буе бөртекләп җыйган белемеңне үзең белән ияртеп җир куенына кереп яту һәм туфрак булу өчен генә бит! Менә кай ягы кыен аның — фани дөнья­ның. Дөрес үк уйланып җитмәгән...

Кояш, урыныннан күчеп, Салихның кулбашларын һәм чалбар тишекләреннән пеләш баш шикелле ялтырап күренеп торган тез кап­качларын яндыра башлады. Менә яр читенә пырылдап сиртмә койрык төште. Озын койрыгын көянтәдән атындыра-атындыра, йөрәгенә чыда­ша алмаган кеше төсле әрле-бирле йөгерергә тотынды. Болын буеннан велосипедында җилдереп почтальон малай узды. Елганың теге ягын­дагы печән кибәненә, канатларын салмак кына кагып, җәйге муллыкта симергән ялкау чәүкә кунды. Салихка «чәрр!» дип сәлам бирде. Җавап алмагач, безгә барыбер, дигәндәй, канат астыннан борча эзли башлады.

Салих, уйларына бирелеп, боларнын берсен дә күрмәде. Һавада кинәт гөрелте тавышы ишетелгәч кенә, йокысыннан куркып уянган кеше төсле сискәнеп, өскә карады. Анда Актаныштан Минзәлә ягына самолет үтеп бара иде...

Салих кармагын судан тартып чыгарды. Кармактан каралҗым- яшькелт озын кыраша ычкындырып күпергә ыргытты. Суалчанына төкергәләп кире салды да тагын дөньясын онытты, уй җепләрен әүвәл­геләренә ялгап җибәрде.

Менә ул, Салих, көтүче. Бүген таң атканчы ияр өстеннән төшмәде. Күрәнле ерганак буенда төн чыкты. Җәйләүгә сыерларны иртәнге савымга гына алып кайтты. Ашык-пошык бер кыерчык икмәк ашап, ярты чүмеч сөт эчте дә куышка кереп ауды. Төш җиткәнче үлек шикел­ле йоклады. Кайсы ягы белән ятса — шулай торды. Кич тагын ияргә менәр, төнге көтүгә чыгар. Көн саен шулай, ай буе, җәй буе. Төнлә көтү, көндез йокы. Юри генә үзгәрсен, ялгышып кына бүтән төрле бул­сын икән! Көннәр төннәрне куып, тегермән куласасы шикелле җай гына әйләнә дә тора

Ул, көз җиткәч, көтүне фермага алып кайтыр. Элекке шикелле салам парландырырга керешер. Кыш буе ферма тыкрыгын таптар. Март бураннарында сырынды өстеннән таң саен яңа сукмак салып узар. Өч-дүрт пар бияләй, бер пар киез итек туздырыр. Ык язгы ташу­ларыннан арып, кире үз ярларына кайтып сыенгач, болыннар ачылгач, тагын җәйләүгә чыгар. Менә шул. Күңел өчен генә дә, бер генә дә яңа­лык та юк. Бөтенесе — яшәп, күреп, туеп беткән нәрсәләр. Әйтергә кирәк, көннәр генә түгел—еллар да куласа төсле әйләнеп тора. Аны бүтәнчә итәргә көч-куәт җитми. Таллык уртасында, балтырган, юа арасында яткач, ниләр генә кыландырсаң да, әлеге дә баягы — сыртына артыш таягы, дигәндәй шул көтүче Салих булып каласың инде. Анысы гына җитмәсә, хатыны ташлап качкан карт егет Салих булып.

Теллерәк кызлар турыдан ярып, йөзгә бәреп тә әйтә: ир булган ирне хатын-кыз ташлап китми — чат ябышып ята, ди. Кем тикшереп йөргән дә кем төбенә төшкән— бәлкем, дөрес әйтәләрдер.

Салих көрсенеп куйды. Чыбыркы, чалгы, сәнәк сабы тота-тота тимердәй каткан бармаклары белән җилкә чокырын кашыды. Шул чакта аның нәкъ борыны турысында әллә ничек кенә божан пәйда булды. Кәтүк җебе белән асып куйгандай бер урында божылдап җан­ны үртәп тора башлады. Салих аны кулы белән читкә селтәп җибәрде. Божан божлавы тынуга, колга өстеннән уйнаклый-уннаклый куышып ике күбәләк очып үтте. Бу нәрсәкәйләренә хәтле парлы-парлы бит, чукынган, ачуың ничек килмәсен, дип мыгырданды Салих, ә син кеше башың белән түмгәк өстендә кыңгыраеп торган челән төсле ялгызың дөнья көт. Хатының киткәч — ни хәлләр итәсең. Башны ташка орып йөрәккә җиңеллек килми. Баш ярылыр — таш калыр, бар кырганың шул булыр.

Салих кәсләрне әрли-әрли (тагын алдаганнар) кармагына суалчан кигезде. Төшкән шәпкә, калкавыч суга чумды һәм «пылт» итеп калкып та чыкты. Ләкин бөтерелә-бөтерелә бер адым агарга өлгермәде — тагын күздән югалды. Салих, алабуга комсыз ахры: килгән шәпкә йота, дип кармак сабын тартты. Гажәпкә каршы, чирәм өстенә кармакны бик саран ала торган кашык буе чурагай килеп төште. Койрыгын җиргә бәрә-бәрә дөнья бетереп чабаланырга тотынды. Салих аны саңагыннан эләктереп кармактан ычкындырды һәм суга манчып кер чайкагандай чайкап алды да чиләккә җибәрде.

Шул чакта сукмакта зәнгәр күлмәкле бер кыз күренде. Ул, кәрзин тоткан ягына янтая төшеп, тиз-тиз атлап Салих янына килде. Кәрзинен шыпырт кына үлән өстенә куйды да аяк очларына басып Салихка якынлашты. Кулындагы үлән сабагын аның шәрә җилкәсендә йөртә башлады. Салих җилкәсен җыерды. «Чебен» алай да китмәгәч, кулы белән шапылдатып алды. Кыз көлеп җибәрде һәм күлмәк итәген рәтләп Салих янына утырды.

—      Йоклап киткән дип торам.

—      Ә-ә, син икәнсең, шайтан кызы, - диде Салих та көлемсерәгәндәй итеп, — ни чыкса - синнән чыга.

—      Эләгәме?

—      Юк. Бер исәр чурагай капты.

—      Балык төптә шул хәзер, салкында. Чишмә чыккан урыннарны эзли.

—      Беләм. Кәжәсе өчен түгел — мәзәге өчен утырам. Вагонда күңелсез, торасы килми, туйдырган. Син үзең ни майтарып йөрисең?

—      Чайкыйсы керләрем бар иде. Аннан соң,  бик эссе. Чумып чыксаң да ярый.

Тын калдылар. Салих тәмәке төреп кабызды.  Кыз күлмәк итәген сыпырып алды, уз уйларына үзе көлемсерәп куйды. Бит очлары уймактай чокырланып, йөзе тагын да сөйкемлеләнеп, матураеп китте.

Кызның исеме Фаягөл. Чәчләре сары, күзләре зәңгәр, бит алмалары, иреннәре алсу. Сүз өчен кесәгә керә торганнардан түгел—телгә дисеңме, эшкә дисеңме — чаяның чаясы. Әллә шуңа күрә инде, әллә башка берәр  сәбәптән Салнхның күзенә ул бүтән кызларга караганда ешрак чалына шикелле. Ул кайчакларда аның исемен юри үзгәртеп,  Чаягөл дип дәшә һәм төнлә көтүдә йөргәндә: «Бирсә дә бирә икән ходай төрле төсләрне бер кешегә өеп, буяуларын кызганып тормый икән. Ә бу салават күперенең үзен кемгә бирер икән дә, кайсы җүнсез егетнең бәхете хәттин ашыр икән? Безнең ише картларга гына насыйп яр булып чыкмады. Безгә насыйп ярлар, әгәр әниләреннән туган булсалар, кайларда адашып йөри торганнардыр», — дип пошынып уйлана һәм караңгы талларга карап көрсенә. Көрсенә дә, үрелеп-үрелеп тә буе җитмәгәч, йөземнәр пешмәгән әле, аларны ашасаң ашказаныңны бозарсың,  дип бакчадан чыгып киткән төлке шикелле: «Зәңгәр күзле, сары чәчле —әллә ничек шунда, безнең як халкына охшамаган ла ул», —дип, үзен юатып куя.

Фаягөл кинәт:

—      Чиртә, чиртә!.. Тарт инде тизрәк!.. — дип кычкырып жибәрде. Салих уйларыннан айнып кармагын тартып чыгарды. Ләкин кармак, Фаягөлнең үкенеченә каршы, буш иде.

—      Кычкырып балыкны куркыттың. Кармак салганда кем тавышлана, — дип мыгырданды Салих.

—      Кычкырма дигән була! Төш күреп утыра да... Аннары кешегә сылтый...

          —      Нибуч көпә-көндез төш күрерсең. Минем урында эшләп кара әле. Җәй буена хет сыңар төн йокы тигәне бармы миңа?..

—      Безне уйнап йөриләр дип беләсеңме? Сөтне аны савуы түгел — эчүе генә жиңел.

—      Ансын белә-әм! — диде Салих, нигәдер төксе генә итеп.

Фаягөл аның тавышындагы үзгәрешне әллә сизмәде, әллә сизеп

әһәмият бирмәде, субайга маймыч шикелле борынын төртеп йокымсы­раган калкавычка күз салып алды да тагын сүз катты:

—      Кай көннәрне билнең, кулбашларның сызлавына чыдар хәл кал­мый, бармакларны язып булмый. Вагон сәкесенә кереп егылыр идең дә кыймылдамый-нитми рәхәтләнеп ятыр идең. Ләкин Ык буенда гармун тавышы ишетелүгә сикереп торасың. Әйбәт киемнәреңне киясең. Ник дисәң, уйныйсы-шаярасы килә, күңел күтәрәсе килә. Уен-көлкесез тор­мыш— тормышмени ул!. Яшәдең ни, яшәмәдең ни!.. «Уйнамагач та көлмәгәч, бу дөнья нигә ярый», — дип тәк томалдан җырламыйлар шул.

Фаягөлнең күзләре уйчанланып, моңсуланып китте. Ул «артымнан йөргән егетләр күп, арысландай батырлары, һуш китмәле матурлары да бар, ләкин нишлим, нишлим — сине сөясем, синнән сөеләсем килә, мәхәббәтсез тормыш — тормышмени ул!» дип әйтергә теләгән иде. Ләкин тыелып калды. Кирәкмәс, дип уйлады, ул сүзләр теләсә кайда кычкырып әйтелә торган сүзләр түгел. Хисләр дә, мәхәббәт хисләре дә изге—аларны уйламыйча түгәргә ярамый...

—      Уйнагыз, шаярыгыз! Сезне тыйган кеше бармы әллә, — диде Салих һаман караңгы чырай белән. — Шуның өчен дә яшьләр. Яшь чак- тиле чак бер генә була. «Яшь гомерләр ике килми, сулар үргә акса да», — дип тә җырлыйлар бит.

—      Ә син үзең яшь түгелмени?

—      Түгел... Бәхетсезлегемә каршы.

—      И илаһым!.. Әллә картаеп та киттеңме?

—      Ие... кызганычка каршы.

—      И-и, менә агай! Алайса ничә яшьтә инде син, бабыкай?

—      Егерме алтыда, үскәнкәй. Дүрт ел үттеме — утыз тула. Аннан инде дүртенче дистә китә дигән сүз. Кырыкны ваклый башладыңмы — илле, илле артында алтмышы көтеп тора.

Фөягөл вак тешләрен кояшта елтыратып көлеп җибәрде. Ул, кул­лары белән җиргә таянып, гәүдәсен әз генә артка ташлап, гөнаһсыз балаларча рәхәтләнеп көлде. Салих аңа җәлт кенә күз салып алды. «Чибәр чая гөл, чибәр!»

Фаягөл, көлүеннән туктап, күлмәгенең кай төшеннәндер кулъяулык алды. Яшьле күзләрен сөртә-сөртә, һаман да «пырх-пырх» итеп, Салих­ның уйларына җавап биргәндәй әйтеп куйды:

—      Кара син, мин бит чыннан да синнән җиде ел соң туганмын, бабыкай. Тик син юкка уфтанасың. Кызгандырырга тырышып. Кеше төсле генә түгел. Ташла шул «карт-карт» диюеңне, мескенлегеңне. Оят кирәк әзрәк. Самогоны беткән чуаш шикелле йөрисең.

—      Җитәр, кызый!.. Чая дигәч тә син тагын... Ник телеңә салына­сың?..

—      Пошмас бәндә булганга. Билләһи дип әйтәм, — ачуың килмә­сен,—синең ишеләргә санаторий ни дә, крематорий ни — барыбер. Турысын әйткәнгә үпкәләмә — күлмәк итәгеңә ут капса да торып сүн­дермәссең син: пожарннклар килеп су сиптерүен көтеп ятырсың...

Кыз чуерташ алды да аны ачу белән Ык өстенә бәпчетеп җибәрде. Таш, дүрт-биш мәртәбә сикереп, аръякка җиткәндә генә суны кистереп төпкә чумды. Салих: — «Балыкларны качырып бетерәсең, тиле кы­зый»,— дип сукранып куйды.

—      Тота атмаган балыгыңа..., — диде кыз.

Тагын тынлык урнашты. Шулчак су читендәге яшел төнбоек өстенә төнбоек төсле үк яшел сыртлы бәләкәй бака баласы үрмәләп менде. Тамак астын дер-дер калтыратып, шар күзләрен ачкалап-йомгалап егет белән кызга карап торды. Куркыныч юклыгына, күпер өстендә озын таяк тотып утыручы кешенең үзенә тимәслегенә ышангач, батыраеп китеп, баш очында безелдәп торучы черкигә сикерде. Әмма, кызганычка каршы, аны эләктерә алмады, «чулт» итеп сырты белән суга егылып төште. Ап-ак шәрә корсагын кояшта ялтыратып, аякларын әле җыерып, әле язып ни булганын аңлый алмыйча бертын аңгыраеп ятты да, аңла­гач. оятыннан тиз генә төпкә чумып юк булды.

Фаягөл дә, Салих та ул мескенкәйнең көпә-көндез хур булуын күзә­теп утырганнар икән. Кычкырып көлеп җибәрделәр. Көлүдән башта Салих туктады, һәм аның чыраена шунда ук тагын җитди кырыслык йөгерде. Ул башын борып Фаягөлгә карады. Ачуы килүен яшереп- нитеп тормыйча, төксе генә тавыш белән:

—      Тә-әк. Пошмас җан, күлмәк чабуың яна башласа да сүндерергә иренеп ятырсың, дисеңме! Ә син моны, иптәш прокурор, нидән чыгып, нәрсәгә нигезләп әйтәсең әле? Һәм алай дияргә кем сиңа хокук, права бирде? — дип сорады.

Фаягөл икенче таш алып су өстенә бәпчетеп җибәрде.

—      Нидән чыгып эйтәмме? Менә нидән чыгып әйтәм, Салих. Чын егет кулында ут уйната, кылны кырыкка яра, диләр. Син дә шулай бит. Мин белгәннән бирле син гел эштә. Кулларыңда ут уйный. Мин сине гел эштә генә күрәм. Тынгысыз син, кырмыска кебек. Ә бүтәнгә... Бүтән­не күрмисең... Әллә ничек шунда. Бер нәрсәгә дә исең китми, ахры. Ә бу бит, беләсең килсә, бик куркыныч нәрсә. Кешене бөгеп төшерергә, үзенең колы итеп бөтенләй җиргә егарга, бетерергә может. Элек нинди матур җырлый идең, баяныңны нинди оста уйный идең. Таң алдыннан урам буйлап сыздырып кайтканда без, ник икәнен үзебез дә аңламый­ча, елап уяна идек. Ә хәзер җырың да ишетелми, баяныңны да уйна­мыйсың. Ни булды сиңа? Мөгаззәмә апа шулай сүндереп киттеме синең күңел утыңны? Ник йөрәгең йоклады синең, җаның ник йоклады?

Салих, шаккатып:

—      Йөрәге йоклаган кеше үлә, — дип кенә әйтә алды.

—      Җаны йоклаган кеше дә шуннан артык түгел. Тере мәет белән бер. Бүтәннәргә андыйлардан нинди файда да нинди зыян! Сөт тә, йон да юк.

Салих җилкәсен кашып алды һәм «черт» итеп суга төкерде. Ләкин бу усал телле кызның нинди максат белән мондый төртке сүз башлавын, тел төбен бераз сизенгән шикелле тоелса да. бөтенләй үк аңлап бетермәгән иде. Шуңа күрә аптыраганрак һәм ачулырак иде. Шуны кызга сиздермәс өчен ул шәрә тезенә уч төбе белән шапылдатып суга - суга:

—      Мин үз йөрәгемне иртәме-соңмы барыбер аңлармын. Сезне төше­нүе кыен. Әйт әле менә: син үзең чәчәк кебек яшь чагыңны нигә чебен- черки мыжлап торган куыш эчендә заяга уздырасың?—дип сорады.

—      Эшлим.

—      Ни өчен?

—      Кешеләр өчен.

—      Мин укытучы түгел, син дә укучы түгел. Такта янында җавап бирмибез. Дәреслек буенча сөйләвең монда бик үк килешеп бетми бетүен дә — ләкин ярар. Чөнки, ник дисәң, мин үзем син килеп әрләргә керешкәнче нәкъ шундыйрак уйлар белән баш вата идем. Бу фани дөньяда тырышыргамы, көрәшергәме, әгәр шулай итәсең икән, инде ни өчен көрәшергә дә, ни өчен тырышырга?! Киләчәкне без барыбер күр­мибез, төзибез генә.

—      Бүтәннәр күрер.

—      Кем соң ул «бүтән»? Мин аны белмим һәм беләчәк тә түгелмен. Үзем бәхетле итәр өчен арып-талып эшләгән ул кешемне күрергә тиеш бит инде мин. Ана хакым бардыр бит?..

—      Син, Салих, әллә ниләр сөйлисең бүген. Тәмам буталып беттең. Иртә белән сөт урынына карга мие эчмәгәнсеңдер бит?

—      Син, кызый, боргаланма. Әйтә алсаң — турысын әйт. Үзең ничек уйлыйсың?

—      Мин ул киләчәк буын кешесен күрәмме-юкмы — бу минем өчен вак мәсьәлә. Ул кем булса да — миңа барыбер. Мин бүген аларның берсе өчен генә түгел — бөтенесе өчен эшлим.

—      Әйдә, укы лекцияңне, кызый, укы... Мин бүген аның өчен көтү көтеп йөргән кеше, киләчәк кешесе, ул бәхетле жәмгыятьтә бәхетле булып яшәрме?

—      Әлбәттә.

—      Димәк, синеңчә, коммунизмда бернинди кайгы-хәсрәт булмаячак?

—      Әлбәттә.

—      Юк! Ул чакта да кайгы-хәсрәт булачак. Моңа минем иманым ка­мил.

—      Син ни сөйлисең? — диде Фаягөл, аптырабрак. — Кайдан алдың бу сүзләрне, кайдан килеп телеңә керде алар?

Салих кармак сабын күпер өстенә ташлады да Фаягөлгә борылды. Үзе дә сизмәстән аның кулларыннан алды, йөзе, кырыслыгын югалтып, уйчанланып китте.

—      Кайчак үз фикерем дә була минем, Фаягөл. Коммунизмда маши­налар, төрле роботлар булыр, гомумән, техника, автоматика бик нык үсәр, дибез. Әмма анда эшләүче кешеләр синең белән минем шикелле үк кешеләр ич. Йөрәкләре дә безнеке шикелле калачак. Хәзерге кеше­нең бөтен тойгылары, хисләре аларның йөрәкләрендә дә булыр йөрәк хисләрен, уйлау, фикерләү сәләтен бернинди заман да машина яки авто­мат белән алыштыра алачак түгел. Бер генә мисал: коммунизм кеше­ләре дә, нәкъ без курыккан төсле, үлемнән куркырлар. Яшәвен бездән озаграк яшәрләр, ләкин дөньядан нәкъ хәзерге шикелле китәрләр. Үлем үзе генә йөрми, үлем кайгы-хәсрәт, күз яшьләре ияртеп йөри. Газиз ата-аналарын, сөекле балаларын югалткан кешеләр кайгырмаслар, ела­маслар, янмаслар-көймәсләр дисеңме? Янарлар-көярләр. Чөнки кеше йөрәге, йөз еллар, мең еллар үтсә дә, үзгәрмәс, һаман шул кеше йөрәге килеш калыр. Шатлана да белер, кайгысын да күтәрә белер...

Салих, Фаягөлнең кулларын җибәрде дә, үз урынына борылып уты­рып, дулкынланудан тирләгән маңгаен кул аркасы белән сыпырып алды, ашыгып тәмәке кабызды. Фаягөл Салихны авызын ачып тыңлап торды. Менә кайчаннан бирле өс-баш дигән нәрсәгә тамчы да әһәмият бир мичә, ертык-пыртык киеп, бөтен дөньясына үпкәләгәндәй башын аска иеп, җимерек күз-каш белән берәүгә дә дәшми уйланып йөрүче бу кеше­нең кинәт дөрләп китеп бик күп сөйләп ташлавы һәм аның сүзләрендә соңгы елларда ишетелмәгән, әле хәзергә бнк үк аңлашылып та бетмә­гән ниндидер хаклык яңгыравы Фаягөлне аптыраткан һәм куандыр­ган иде...

Ык буендагы камышлы күлләрнең кайсынадыр балыкчылар ау сал­ды ахры, выртлавыч белән «вырт-вырт» итеп балык мутарга тотын­дылар.

Бу тавыш Фөягөлне уйларыннан айнытып җибәрде. Ул әкрен генә:

—      Ә мәхәббәт?.. Мәхәббәт ничек булыр?.. Мәхәббәт үлгәннәрне дә терелтә диләр бит? — дип сорады.

—      Төрлесе була, —диде Салих, аңа карамый гына. — Мәхәббәт үлене терелтә, терене үтерә.

Кыз аңа тиз генә каршы төште:

—      Юк!.. Ул дәвердә инде тереләрне үтерә торган мәхәббәт дөньяда яшәмәс. Үзе үләр. Синең сүзеңә ышанмыйм, ышанасым килми. Мәхәб­бәт кешеләргә бары тик шатлык кына китерер. Аларның гомер юлла­рын матурлар. Бәхеткә, таң йолдызы шикелле юл күрсәтеп, яктыртып торыр. Керсез, саф мәхәббәт, көнләшүләрдән, төрле түбәнлекләрдән чистарган чын мәхәббәт кешеләрне кешеләр өчен әллә нинди, күз күр­мәгән, колак ишетмәгән батырлыклар эшләргә өндәп торыр.

—      Җүләр кызый! Яшь син. Телең акылыңнан алда йөри. Шуңа күрә күңелеңә килгәнне телең әйтә дә бирә. Ул чакта, зиачит, халыкның бөтен эше, бөтен мәшәкате бетә дә, гыйшык-мыйшык тотышып, кети- кети уйнап ятарга гына кала инде, ә?.. Шулаймы?

Кыз ярсый башлады. Кашлары дулкынланып урыныннан купты, бит урталары кызарып янарга тотынды.

—      Түгел! Син уйлаганча түгел!—диде ул, ашыгып —Мәхәббәт — иҗат чишмәсе. Дөрес мәхәббәт бер чакта да эшкә комачауламый.

—      Дөрес мәхәббәт!? — дип сорады Салих, гаҗәпләнеп. — Анысы нинди була тагын?

—      Дөрес була, чын, — диде Фаягөл, тиз генә аңлата алмавына уңай­сызланып. — Сөйгәнең өчен, әгәр кирәк булса, эһ! тә итми җаныңны бирерлек...

Салих, башын аска иеп, көрсенеп куйды

—      Эх чая, чая гөл! Беркатлы кызый! Мәхәббәте хакына минут та уйламыйча, син әйткәндәй, җанын ярып бирергә торган чибәр кызлар, батыр егетләр хәзер юкмы әллә? Таһир-Зөһрәләрне элек кенә яшәгән дисеңме? Хәзер дә бар алар. Күп. Һаман күбәяләр. Тик, кызганычка каршы, монда безнең тирәдә, безнең өчен түгел. Еракта — башка бәхет- леләр өчен...

Кызның зәңгәр күзләренә гаҗәпләнү чыкты, ул:

—      Син әйткән «ерак» кайда соң? «Бәхетле» дигәнең кемнәр? —дип сорады.

—      Улмы? Ул «ерак» дигәнем Казан, Мәскәү ише гөрләп торган шәһәрләр. Караңгы төндә дә шушы көн шикелле ялт итеп торган киң урамнар, матур парк-бакчалар. Мәрмәр сарайлар, институтлар, уни­верситетлар, театрлар, кинолар, тагын мең төрле әллә нәрсәләр. «Бәхет- леләр» дигәнем шул бакчаларда киенеп-ясанып көлешә-көлешә гүлят итеп йөрүче чибәр кызлар, ак күлмәкле, чиста тәнле — профессор бу­лырга укучы егетләр. Завод-фабригында җиде-сигез сәгать эшләп кайт­каннан соң, төзәнеп-бизәнеп ял итүче шәһәр кешеләре... Аларның син омтылган мәхәббәткә һәм гыйшыклы уйнарга урыннары да бар, вакытлары да җитәрлек.

Фаягөлнең күзләрендә баягы гаҗәпләнү әкренләп югалды, алар уй­чанланып киттеләр.

—      Ә безнең вакыт юкмы? —дип сорады ул, сагышлы тавыш белән, әкрен генә.

Салих үз сүзләренең эзсез калмавын, Фаягөлгә тәэсир итүен күреп эченнән куанып алды. Ләкин куанычын тирәнрәк яшерде, тышка чыгар­мады. Гадәттәгечә тыныч күренергә тырышып, кызга җавап кайтарды:

—      Ә безнең, Фаягөл сеңелкәем, андый подручкем гүлятләргә чынлап торып бөртек тә вакытыбыз юк. Шәһәр халкы, син уйлама, культуралы яшәргә генә түгел — культуралы ашарга да ярата ул. Синең белән минем ише кешеләр, шәһәр халкы күзен ачып иртән торуга, аның өстә­ленә җылы булки белән куе сөт һәм до кефир-мефир ише нәмәкәйлэр әзерләп куярга тиешбез.

—      Ә урын? Син бит әле яшьлек хисләре өчен урыннар да юк дисең?

—      Әйттем. Артыңа әйләнеп кара, тирә-ягыңа... Минем сүзгә ыша­нырсың. Елның ел буена якты дөнья чырае күрмә, иртән эш диеп ян, кичен эш диеп көй. Син әйтәсеңме инде, мин әйтимме — бер үк балык башы —тирес арасында сыер жилене тартып яшәп ничек күңел күтә­релсен! Мәхәббәт дип ничек йөрәк җилкенсен! Мәхәббәт дурак түгел ул: мондый урыннарны җир буе җирдән әйләнеп үтә.

Салих тагын тәмәке кабызды. Ләшберди башлаган әрекмән белән ябылган калай банка төбендәге суалчаннарны туфрагы-ние белән су өстенә селтәп җибәреп, кармак җебе урарга кереште. Фаягөл, тезләрен күлмәк итәгенә тыгып, җайлап утырды һәм күзләрен ерактагы яшел урманнарга текәде. Урман читендәге юлдан машина үтте бугай ул урында урманны каплап, бөтерелә-бөтерелә каралҗым тузан болыты күтәрелде.

Шулчакта күперчектән ун-унбиш адым читкә каяндыр килеп чык­кан тәкәрлек кунды. Мөгезен бик дәһшәтле тырпайтып кунды да йом­шак кондырак арасына бер күмелеп, бер калкып, җәйләүгә таба чапты. Ык уртасына, күкрәге белән һава ярып, туп шикелле атылып акчарлак төште. Су чупылдады. Акчарлак, күз ачып йомганчы, кашык сабы озын­лыгы ялтыр балык эләктереп, кире һавага омтылды.

Аларны тын гына күзәтеп утырган кыз көлеп җибәрде һәм, әллә инде сабый чакларын искә төшереп: «Тәкәрлек, тәкәрлек! Тәңкәң бул­са миңа бир! Акчарлак, акчарлак! Акчаң булса миңа бир!» — дип кыч­кырды. Ләкин шунда ук җитдиләнеп Салихка карады.

—      Концертлар, парклар юк дисең... Кояш чыккан чакта әнә теге яшел камышларның таң җиленнән әкрен генә шаулап, серләшеп уты­руын ишеткәнең бармы?.. Мин тыңладым. Күп тапкырлар. Камышлар моңы, акчарлак тавышы минем күңелемә барлык музыкалардан матур­рак булып ишетелде. Камышлар пышылдавын тыңлый-тынлый, менә шушы болын буйлап ничәмә-ничә таңнарда ничәмә-ничә тапкырлар үттем мин. Салкын чык табаннарымны куыра иде, артымнан яшькелт сукмак, әле генә үзем салган юеш сукмак, сузылып кала иде. Кеше күңеле ни телидер — белүе кыен, кеше күңеле — томан, диләр. Ләкин таңгы чыкларны коя-коя барган юеш сукмагымны син әйткән парклар­ның комлы юлларына үлсәм дә алыштырмас идем мин. Чын әгәр, ант итен әйтәм. Безнең яклар!.. О-о, безнең якларның, Ык буйларының матурлыгы!.. Шушы табигать эчендә, шушындый көндә япь-яшь егет бөтенләй имансыз булса гына борынын салындырып, кара коелып уты­рыр. Йөрәк урынында таш булган кеше генә ник туганына үкенеп яшәр...

Фаягөл читкә борылды һәм тыңлаусыз бармаклары белән чәчләрен рәтли башлады. Салих аның чая икәнен бик күптән белсә дә, болай килешле итеп, укытучылар шикелле бәйләнешле итеп сөйләвен беренче тапкыр ишетә иде. Шуңа күрә ул башта, күзләрен челт-челт йомып, аптырап, соңга таба гаҗәпләнеп утырды. Кыз камыш дигәндә камышларга карады, акчарлак дигәндә, күзе белән әллә канчан очып киткән акчарлакларны эзләде. Ул үзенең җиңелә башлавын, Фаягөлнең, бала­чага итеп санга сукмый йөргән сары чәчле кызның, аның таш күңелен эретеп өстенлек ала башлавын сизде. Тик аның сүзләрен аста калды­рырлык каршы сүзләр (хәер, андый сүзләрне әйтергә ул бик үк теләми дә шикелле иде инде) тапмады. Шуңа күрә телен тешләп бер җавап­сыз калмас өчен генә:

—      Ямь юк монда, ямь, — дип куйды.

—      Тормыштан ямь табар өчен, беренчедән, аны аңлый белергә һәм күрә, таба белергә кирәк...

         —      Икенчедән...— диде егет, кызның сүзен бүлеп, ирония ишетелеп торган тавыш белән.

—      Икенчедән, — дип дәвам итте кыз, — икенчедән, тормыштан ямь табар өчен үзең ямьле булырга кирәк.

—      Мин тормышны аңлый белдем — тормыш кына мине аңлама­ды.— диде Салих, тагын көрсенеп. —Ә ямем юклыгын мин беләм...

—      Аны кайдан алдың?.. Нишләп синең ямең булмасын, ди?..

Бу гади сорау, нишләптер, Салихның күңел түрендә моңа кадәр тын гына йокымсырап яткан яшерен хисләрен кузгатып җибәрде. Таш курчакныкыдай зәңгәр күзле шушы кызга әз генә эч серләрен әйтәсе, бераз күңелен бушатасы килеп китте. Ул әле моңарчы берәүгә дә кычкырып та, пышылдап та чыгармаган серләрен ничектер искитмәгән төс белән, җиңел генә әйткәндәй әйтте дә бирде:

—      Ямьле кешене хатыны ташлап китми.

—      Шуңа дисеңме?

—      Шуңадыр инде...

—      Дөрес түгел! Мөгаззәмә апа үзе ата ялкау булды. Тир түкмичә, тузан йотмыйча яшәргә теләде. Анда да күмәч кенә ашап. Сыерыгызны да юньләп сава белми иде бит ул. Ярты сөтен калдыра иде. Шуның белән мескен хайванны көтүгә чыгара иде.

—      Аларын алла белә...

—      Алла түгел — мин беләм. Шәһәргә таюы синең аркадамы әллә? Черки күп, яши алмыйм, дип үзе кылтаеп йөргән. Шәһәр җүләр түгел — эш яратмаганнарны ашатмый. Ул ялкаулыгы белән бик үк романтикалый алмыйдыр әле.

Салих тагын тиз-тиз тәмәке тарта башлады. Фаягөл, ни әйтер икән, дигәндәй, аңа карап куйды да, эндәшмәгәч, уйчан гына өстәде:

—      Иреннән аерылган хатын — канаты каерылган хатын, диләр дә диюен... Тик мин аны кызганмыйм. Ул үз канатын үзе каерды.

—      Аларын халык белми шул, — диде Салих су өстенә карап. — Бер ярамаган гадәт бар: семья таркалдымы, ирне сүгәләр. Ә ире түгел — хатыны әшәке булып чыкса!.. Унау аерылышса, шуның бишесе хатыннары аркасында түгелме әллә? Шулай бит?.. Ә бездә бернәрсә булдымы — шалт ирнең маңгаена. Тоталар да шуны гаеплиләр. Аннан сон бөтенесе синнән читләшә, исерек адәмнән качкандай кача. Элекке дусларың ташлый, хатын-кызларны әйткән дә юк — алары бөтенләй дошман күрә башлый. Берәү дә яратмый. Менә шундый тормышта ничек яшәмәк кирәк, ничек күңел күтәрелсен!..

—      Бөтенесе дошман күргәндәй тоела гына. Ә сине кем дошман күрсен. Ни өчен?.. Ю-ук!.. Сине бөтенесе якын итә, дус, иптәш күрә... Әйтсәм-әйтим инде: сине хәтта яратып йөрүчеләр дә бар. Чын әгәр. Бер кыз...лар ярата сине...

Салих күңелсез генә көлеп куйды.

—      Син инде бигрәк... Арттырам дигәч тә... Кем яратсын мине’

—      Яратканның яхшысын-яманын тикшереп тормыйлар. Яраткан яхшы булып күренә, — диде Фаягөл әкрен генә.

—      Нишләп минем бер дә очратканым юк соң ул кызны?..

—      Акча янчыгын югалткан бай шикелле гомер буе җиргә карап йөргәч . Тирә-ягыңа, якты дөньяга бер күтәрелеп күз салмагач...

—      Җүләр кыздыр ул...

—      Монсын мач китердең. Җүләр, бик җүләр. Шыр тиле булмаса, башын-кузен сакал баскан, йөрәгенә мүк үскән бер боек җан өчен, тилебәрән орлыгы ашаган кебек, шул гомердән бирле тилереп йөрмәс иде...

Салих Фаягөлнең тавышында әлегә чаклы ишетелмәгән рәнҗү белән үкенү тойгылары сизеп аптырап китте. Шунда аның күкрәген рәхәт яндырып эчке бер дулкын узды. Егет кызның сүзендәге тирән мәгънәне әкренләп аңлый башлады һәм гаҗәпләнеп тә, куркып, оялып, куанып та аңа карады. Кыз башын аска иеп, салам очы тешләп утыра иде. Аның күкрәге еш-еш күтәрелә, кызышкан бит алмаларын тагын да матурайтып шәфәкъ алсулыгы йөгергән иде.

 

—      Фаягөл!.. — диде Салих, бөтен хисен, бу кызга булган бөтен якынлыгын үзе дә сизмәстән тавышына кушып.— Чая, чая гөл!.. Син...

Шул вакытта Фаягөл кыр кәҗәсе җитезлеге белән урыныннан сике­реп торды. Күлмәк итәгенең бөгәрләнгән урыннарын сыпыра-сыпыра. тыныч әйтергә тырышып:

—      Синең баяның кайда? — дип сорады.

Салих, сүзнең һич көтмәгәндә бөтенләй икенче, ят темага күчүенә гаҗәпләнеп, каушап төште. Зиһенен җыеп, шактый вакыт торгач кына:

—      Баян!.. Нинди баян? —дип сорады.

—      Баяныңны алып киләсеңме?.. Җәйләүгә.

Салих әз генә уйланып торды да кыю итеп:

—      Киләм! — диде.

—      Бүген кич... уйнарсыңмы?

—      Уйнармын! — дип кычкырды Салих. — Чукынсын, син әйткәч уйнармын!..

—      Әйбәт күлмәгеңне киярсең. Мин аны алып килдем. Юарга.

—      Нинди күлмәк? Кайдан алдың? — диде Салих, аптырап.

—      Кайдан булсын, мендәр астыңнан. — диде Фаягөл әз генә елмаеп, әз генә шелтәләп. — Җә, майкаңны бир!

—      Майканы?.. Минем... шушы сары майканымы? — диде егет, тагыл да ныграк аптырап.

—      Әйе инде. Сары дигән була. Беләүләнеп каткан бит. Төсен аерып булмый. Бер очтан аны да юып, үтүкләп бирим. Җә, сал инде!

Салих, командир боерыгын үтәгән солдат шикелле, ашыгып майка­сын салды. Фаягөл аны кәрзингә ташлады да тиз-тиз атлап таллар артындагы басмага китте. Салих шәрә тезләрен һәм шәрә корсагын Кама аръягындагы зәңгәрсу таулар өстенә барып җиткән кояшка ялты­ратып, бу хәлләргә гаҗәп-хәйран булып һәм әз генә миңрәүләнеп, утыр­ган урынында утырып калды, һәм ул, кыз керләрен юып бетереп кип­терергә элгәнче һәм чәчләрен рәтли-рәтли каршысына килеп басканчы, бу көнгә хәтле башына кермәгән рәхәт уйларын уйлап, әледән-әле үзалдына елмаеп утырды. Фаягөл:

—      Уфф... Су керәбезме? — дигәч:

—      Керәбез, әбизәтилне керәбез! — дип чамасыннан арттырыбрак кычкырып җибәргәнен үзе дә абайламый калды. Шунда ук тишек чал­барын салып атты. Кара сатин трусиктан гына калып, кызның чишен­гәнен көтә башлады.

—      Кара, күзләре шакмак кебек... Читкә борылып тор — күлмәкне салам, — диде Фаягөл, Салих борылды. Фаягөл тиз генә күлмәген салды да йөгереп килеп ярдан суга сикерде. Бераздан Ык уртасында аның башы күренде. Ул, битен-күзен каплаган сары чәчләрен сыпырып. Салихка карады да, аның аягы белән комлы төпне сак кына капшый- капшый әкрен генә эчкә керүен күргәч, түземсезләнеп:

—      Курыкма!.. Күпердән башың белән чум!.. Акчарлак ясап! — дип кычкырды.

Алар бик озак, тәмам арып беткәнче, рәхәтләнеп коендылар. Икесе бөтен Ык өстен шаулатып, көлешә-көлешә үрдәкле уйнадылар, каршы ярга чыгып тал араларыннан кара бөрлегән җыеп ашадылар, былтыргы кибән урыннарыннан юа эзләделәр, яр тишекләреннән җиде кысла, бер шамбы тоттылар. Кыслалардан, кыса дип, Фаягөл курыкты. Шуңа күрә аларны тоту белән кире җибәрә бардылар. Ә шамбы кызның ку­лыннан үзе шуып төшеп китте. Паром күпере өстенә беренче булып арган-талган, әмма түбәсенә һич истә-оста юк чакта үзе ишелеп төшкән бәхеттән һәм шатлыктан авызы ерылган Салих чыкты. Аның артыннан Фаягөл йөзеп килде. Кулларын өскә сузып:

—      Я инде, тартып ал!—диде.

Салих үрелеп аның кулларыннан тотты. Кызның матур муенына, купальнигы өстеннән әз генә күренеп торган зур ак күкрәкләренә, аларны аерган матур уентыга карап бер мизгелгә башын югалтты.

Күпер өстенә күтәрелгәч, аларның күкрәкләре бер-берсенә сизелер-сизелмәс кенә кагылып китте. Салих күзләрен йомды. Тәнендә кузгалырга иткән ләззәтле һәм газаплы ят теләкне куып тиз генә кызнын кулларын җибәрде.

Фаягөл сөлге белән сөртенгәннән соң:

—      Борыл, киенәм! — диде.

Салих сүз тыңлаучан бәләкәй бала шикелле тагын читкә борылды. Эченнән генә көлеп, кызык та бу кызлар халкы: ни гомер су кердек, бөрлегән җыеп йөрдек. Анда карарга ярый, ә чишенгәндә — киенгәндә— ярамый, дип уйлап куйды. Фаягөл керләрен жыеп кәрзингә тутырды.

—      Кипкәннәр дә. Хәзер кайтып үтүклим, — диде.

—      Рәхмәт инде сиңа! —диде Салих.

—      Рәхмәт – әйтүеңә рәтләп. Кич баяныңны онытма!

—      Онытмыйм инде, онытмыйм, Фаягөл!..

Фаягөл зәңгәр күлмәген җилфердәтә-жилфердәтә җәйләүгә кайтып китте. Ни булды соң әле бу, дип уйлады Салих, шәрә корсагында бармакларын биетеп, иртән дөньяда яшисем килми иде — хәзер бала-чага шикелле җүләрләнеп көләм дә торам, көләм дә торам. Мәхәббәт шулай давылландырамы кеше күңелен? Җан өрәме, әллә нинди олы эшләргә өндиме, киләчәккә чакырамы?.. Мөгаен... Шушы ак йөзле, зәңгәр күзле, алсу иренле салават күпере шаштырып киттеме? Чынлап шашаммы? Әллә карт башымнан гашыйк буламмы? (Салих сакал баскан ияген шытырдатып ышкып куйды.) Ә нишләп карт булыйм мин!.. Кырынырга, чистарынырга кирәк бүген. Көне нинди матур... Җәйләү дә шәп төштә безнең. Курорт бу. Казан халкы ялга дип безнең якларга килә... Фаягөл, чая гөл!.. Чукынсын, чыгам бүген кичке уенга, сыздырам баянны.

 

Кояш бәләкәй ак болыт астыннан чыкты. Болыт күләгәсе Ык өстеннән шуышып узып, каршы ярдагы таллар арасында эреп югалды.

Салих күпердәге чиләген алды да андагы чурагайны Ыкка җибәрде. Чиләктә азапланып яткан чурагай, үзенең иреккә чыгуын аңламый торды. Аңлап алгач, койрыгы белән суга бәреп, эчкә — тирәнгә кереп китте. Ул төштә су өстенә түгәрәк дулкыннар таралды.

Җәйләүдә радиола уйнатып җибәрделәр. Җәйләү өстенә, ямьле Ык буйларына Фәридә Кудашеваның искиткеч йомшак, саф һәм ягымлы тавышы таралды:

Таң алдыннан Агыйделнең

Дулкыннары бик салкын,

Яшь йөрәкнең дулкыннары

 Нигә икән бик ялкын...

Салих моңа чаклы яраткан җырчысының тавышында таш күңелле кешеләрне генә түгел — ташның үзен үксетерлек моң ишетә иде. Ләкин ул бүген бу җырда сагыш тулы моң түгел — күңелнең иң тирән, иң яшерен хисләрен кузгатырлык куаныч һәм бәхет авазы, ир йөрәген эшкә һәм көрәшкә җилкендерә торган чакыру, өндәү тавышлары ишетте. Гаҗәпкә калып, җырны тыңлый башлады.

Март, 1965 ел.

 

 

Реклама