Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

 

 

В. И. ЛЕНИН ТУГАН КӨНГӘ БАГЫШЛАНГАН МУЗЫКАЛЬ ФЕСТИВАЛЬ

 

Казанда кешелек дөньясының даһи юл­башчысы Владимир Ильич Ленин туган көн­гә багышлап музыкаль фестиваль үткәрү инде традициягә әверелде.

Быелгы фестиваль 19 апрельдә Муса Җә­лил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында А. Холминовның «Ленин турында жыр»ы белән ачылды. Фестиваль­гә илебезне» башкаласыннан танылган ар­тистлар, композиторлар һәм СССРның дәү­ләт симфоник оркестры килде.

Казан тамашачылары СССР халык артис­ты профессор Л. Оборин башкаруында Бет­ховенның оркестр белән фортепьяно өчен язылган V концертын һәм аның Шиллерның «Шатлыкка» одасына язылган IX симфония­сен һ. б ларны кызыксынып тыңладылар. Фестивальгә шулай ук РСФСРның атказан­ган сәнгать эшлеклесе А. Юрлов җитәкчелегендәге республика рус хоры капелласы, солистлардан А. Пазовская, В. Суховицина,  РСФСРның халык артисты В. Ивановский, халыкара конкурс лауреаты В. Грамадский һ б. лар катнашты. Фестиваль республика­быз башкаласының театрларында, клуб­ларында, Культура йортларында апрель ахырына кадәр дәвам итте.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары фестиваль уңае белән предприятиеләрдә, югары уку йортла­рында, концерт залларында Ленин турында­гы һәм Ильич яраткан әсәрләрне башкар­дылар. Фестиваль барышында «Ленин без­нең белән», «Бөек тормыш» дигән әдәби концертлар оештырылды

 

 КОМПОЗИТОР А. Г. НОВИКОВ КАЗАНДА

В. И. Ленинның тууына 95 ел тулуга ба­гышланган фестивальгә танылган җырчы- композитор Анатолий Григорьевич Новиков та килгән иде. Бу көннәрдә ул Казан дәү­ләт университеты студентлары янында ку­накта булды. Казан музыка сөючеләренә берничә концерт бирде.

 

ТАМАШАЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ

20 апрельдә «Татарстан» кинотеатрында В И. Ленинның тууына 95 ел тулу уңае бе­лән үткәрелгән тамашачылар белән очрашуда шагыйрьләрдән Ш. Галиев белән М. Фәйзуллина бөек юлбашчыга багышланган әсәр­ләрен укыдылар.

 

КИНЕМАТОГРАФИСТЛАР КИҢӘШМӘСЕ

Апрель башында Казанда кинофикация һәм кинопрокат работниклары киңәшмәсе булды. Киңәшмәгә унике автономияле рес­публика һәм өлкә кинематографистлары катнашты.

Киңәшмәгә катнашучылар РСФСР Ми­нистрлар Советының Кинематография буен­ча Дәүләт комитеты председателе докладын тыңладылар, доклад буенча фикер алышу­ларга катнаштылар.

Киңәшмәгә Төньяк Кавказ һәм Идел буе шәһәрләрендәге биш киностудия чыгарган фильмнарга смотр үткәрелде.

 

КИТАП БӘЙРӘМЕ

Бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин тууына 95 ел тулу алдыннан, КПСС райкомы бюросының карары нигезендә, Мөс­лим районында китап сату ике айлыгы бул­ды. Башлангыч партия оешмалары, комсо­мол оешмалары, укучылар һәм укытучылар колхозчылар арасында китап пропаганда­лауны һәм сатуны киң җәелдереп җибәрде­ләр.

Мөслим унберьеллык мәктәбе укучылары һәм укытучылар 785 сумлык китап саттылар.

 

КАЗАНДА ЯҢА ОРКЕСТР

Татар музыка культурасының казанышла­ры шактый зур. Татар композиторларының симфоник әсәрләре, алар иҗат иткән опера һәм балетлар, җырлар республикабыз чиклә­реннән еракларда да яратып тыңлана. Шуңа карамастан, моңа кадәр симфоник әсәрләр башкару өчен махсус оркестр юк иде. Ап­рель аенда Казан музыка сөючеләре, ниһа­ять, шәһәребезнең үз оркестрын тыңладылар. Бу оркестрны оештыручы һәм аның дири­жеры РСФСРның атказанган артисты, Каре­лия АССРның халык артисты профессор И. Э. Шерман. Оркестр составында Казан консерваториясе педагоглары һәм студентлары чыгыш ясый. Оркестрның беренче концертлары тыңлаучыларда җылы тәэсир кал­дырды.

 

МУЗЫКА СӘНГАТЕ ФЕСТИВАЛЕ

Горький шәһәрендә апрель аенда Идел буе халыкларының музыка сәнгате фестива­ле булып үтте. Фестиваль Татарстан компо­зиторы Альберт Леманның «Ленин» орато­риясе белән ачылды.

Фестивальдә аңардан тыш татар компози­торларыннан Н. Җиһанов. Р. Яхин, А. Монасыйпов, Р. Еникеев, Ф. Әхметов һәм И. Хисамов катнашты.

 

А. АЛИШ ИСЕМЕНДӘГЕ ПИОНЕРЛАР САРАЕ

ТАССР Министрлар Советы тәкъдиме бе­лән РСФСР Министрлар Советы Казандагы Пионерлар сараена Абдулла Алиш исемен бирде.

 

БӨТЕНСОЮЗ КИТАП ЯРМИНКӘСЕ

Кыргызстан ССРның башкаласы Фрунзеда апрель аенда Бөтенсоюз китап ярминкәсе үткәрелде. Анда барлык союздаш республи­каларның китап сәүдәсе оешмаларыннан, РСФСРнын Автономияле республикалары, крайлары һәм өлкәләрендәге шундый ук 103 оешмадан вәкилләр катнашты. Татарстаннан күп санлы китап үрнәкләре куелган иде. Аларның күбесен бүтән республика һәм өл­кәләрнең сәүдә оешмалары договор төзү һәм заказлар бирү тәртибендә сатып алдылар. Китап пропагандалауда актив катнашырга тиешле иҗат оешмасы булган Татарстан Язучылары союзыннан ярминкәдә 3. Нури, Татарстан китап нәшриятының баш редак­торы X. Гобәйдуллин,  яшь композитор А. Батыршин, Таткниготорг, Татсоюз, өлкәара китап сәүдәсе базасы вәкилләре катнаш­тылар.

 

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ

Татарстан Язучылары союзының Әлмәт бүлегендә отчет-сайлау җыелышы булып үтте. Бюро составына Р. Төхфәтуллин, Ә. Маликов, Ш Бикчурин иптәшләр кертел­де. Бүлекнең җаваплы секретаре итеп Ә. Маликов сайланды.

Әлмәт Татар дәүләт театры Гариф Ахуновның «Утлар яна учакта» дигән пьесасын тамашачыларга күрсәтте. Бу әсәр респуб­ликабызның нефтьчеләр тормышына багыш­ланган.

Әлмәт районы буенча семинарга җыелган клуб мөдирләре, китапханә работниклары алдында шагыйрь Әдип Маликов һәм проза­ик Герман Крылов чыгыш ясадылар. Алар үзләренең әсәрләрен укыдылар, күп санлы сорауларга җаваплар бирделәр.

 

КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР, ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР

Мамадыш районының Югары Ошма авы­лы клубында булып үткән культура-агарту работникларының районара семинарына кат­нашучылар шагыйрь Г. Латыйп, балалар язучысы Г. Бакиров белән очраштылар, аларның яңа әсәрләре белән таныштылар.

Апрель аенда Татарстан дәүләт музеенда казанлылар язучы Ю. М. Корольков белән очраштылар. Патриот шагыйрь Муса Җәлил, куркусыз разведчик Рихард Зорге турында повестьлар авторы Юрий Михайлович Ко­рольков Бөек Ватан сугышы еллары һәм по­вестьларны ничек язуы турында сөйләде

Март аенда В. И. Ленин исемендәге рес­публика китапханәсендә Э. Касыймовның «Гомер ике килми» романы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Фикер алышу­га эшчеләр, студентлар, укытучылар катнашты. Слесарь Зарипов, токарь Хәйретдинов, аппаратчик Айзетдинов, укытучы Яруллина, пенсионер-укытучы Гайнуллин, инженер Зәйнуллнн һ. б. чыгыш ясаучылар романны яратып укуларын сөйләделәр, авторга яңа иҗат уңышлары теләделәр.

Шул ук романга карата укучылар конференциясе Алабуга педагогия институтында да булып үтте. Студентлардан Якупова, Нуриева, Рәхимова, Гафаров, Кәримуллина, Фәсхиева, Дәүләтова, Гиззатова һ. б. лар роман буенча фикерләрен әйтеп чыгыш ясадылар.

Габдрахман Минский, Казан дәүләт Кон­серваториясе студентлары белән очрашып үзенең яңа әсәрләреннән өзекләр, иҗат планнары белән таныштырды.

Галимнәр йортында Бөек Ватан сугышын­да җиңүгә 20 ел тулуга багышлап «Ул көн­нәрнең даны онытылмас» дигән темага үткә­релгән кичәдә шагыйрь Зәки Нури катнаш­ты. Ул совет кешеләренең сугышта күрсәт­кән батырлыклары турындагы әсәрләрен укыды.

Шагыйрь Нәби Дәүли Удмуртия АССРда булып кайтты. Шул көннәрдә ул Болезино эшчеләр поселогының беренче номерлы ти­мер юл мәктәбе укучылары белән очрашты һәм тимер юлчылар клубына җыелган эшче­ләргә «Яшәү белән үлем арасында» исемле повесте турында сөйләде һәм яңа әсәрләрен укыды.

Әгерҗе районы Культура йортында Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» исемле китабына карата укучылар конферен­циясе үткәрелде. Конференциягә автор үзе дә катнашты.

Казан дәүләт педагогия институтында X. Туфан, Г. Әпсәләмов, Ә. Исхак иҗатлары­на багышланган әдәби кичә булып үтте. Сту­дентлар яраткан язучыларының чыгышла­рын зур кызыксыну белән тыңладылар.

Казан шәһәренең 10 номерлы интернат мәктәбе укучылары белән очрашуга Гариф Гобәй, Зәки Нури, А. Сәләхетдинов, К. Фәсәхов һәм X. Сарьян катнашты. Укучылар язучы абыйларының яңа әсәрләрен яратып тыңладылар.

Казан дәүләт университеты каршындагы әдәби-ижат түгәрәгенең чираттагы утыры­шында Ф. Хөсни студентларны РСФСР язу­чыларының II съезды йомгаклары белән та­ныштырды.

Г. Әпсәләмов Казан шәһәренең 122 мәктәп укучыларында кунакта булды, аларны әсәр­ләренең язылу тарихы белән таныштырды, иҗат планнары турында сөйләде.

12 апрельдә Казан шәһәренең 35 мәктәбен­дә укучылар һәм укытучылар язучылардан Госман Бакиров, Әминә Бикчәнтәева, Мөнир Мазунов һәм Самат Шакир белән очраштылар.

Соңыннан укучылар тарафыннан концерт бирелде. Укучылар язучы абыйларына һәм апаларына бүләкләр тапшырдылар.

Залда китап сату оештырылган иде. Язу­чылар автографлар белән китапларын бир­деләр.

Арча районы Олы Әтнә авылындагы ки­тапханә укучылары белән Самат Шакир очрашу үткәрде. Ул укучыларга үзенең ши­гырьләрен укыды һәм Сталинград геройлары испанлы Рубен Ибаррури Рунс, рус егете Владимир Каменщиков һәм татар егете Ха­физ Фәттәхетдиновлар турында «Легенда егетләре» дигән повесте өстендә ничек эш-ләвен сөйләде.

7 апрельдә Алабугада «Яңа Кама» газета­сы редакциясе янында оештырылган әдәбият түгәрәгенең чираттагы утырышында Э. Касыймов РСФСР язучылары съезды йомгак­лары турында сөйләде. Соңыннан яшь шагыйрьләр Е. Уткин белән Ф. Шәйхиевнең яңа шигырьләре укып тикшерелде.

 

ТУКАЙ КӨННӘРЕНДӘ

Республикабыз хезмәт ияләре апрель аен­да халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 79 ел тулу көнен билгеләп үттеләр. Шагыйрь иҗатына карата китапханәләрдә, мәктәпләрдә, югары уку йортларында китап күргәзмәләре оештырылды, әдәби кичәләр үткәрелде.

Казанда Тукай һәйкәле янында 25 апрель­дә шул уңай белән традицион шигырь бәйрә­ме үткәрелде

Бәйрәмне Г. Тукай иҗатына багышланган кереш сүз белән Г. Тукай премиясе лауреа­ты Г. Әпсәләмов ачты. Аннары X. Туфан, С. Хәким, Г. Хуҗиев, М. Садри, 3. Нури,  Ә. Давыдов, И. Юзиев, Ш. Галиев, Ә Баянов, М. Фәйзуллина, Ә. Бикчәнтәева, С. Ша­кир, Н. Гайсин, яшь шагыйрьләрдән Ә. Гайнуллин, Л. Шакирҗанова үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Артистлардан Ә. Яһүдин, А. Шамуков, 35 мәктәп укучылары Л. Галиева, Т. Галиева, И. Сибгатуллнна, Н Локманова, 126 мәктәп укучылары Г. Мусииа һәм С. Хисмәтуллнна Г. Тукай әсәрләрен яттан сөйләделәр.

Бәйрәмгә катнашучылар Г. Тукай һәйкә­ленә чәчәкләр куйдылар.

21 апрельдә Совет районы Культура сара­енда (Дербышка поселогы) Г. Тукай иҗаты­на багышланган әдәби кичә булды. Г. Тукай иҗаты һәм хәзерге заман турында доклад белән Гали Халит чыкты. Инженер-конструктор Эрнест Зәйнуллин Тукайның халыкчан-лыгы, контролер Гафиятуллнн Тукай лирика­сы, партия эшчесе А. Исхаков Г. Тукай һәм балалар әдәбияты турында сөйләделәр.

Кичәдә Хәсән Туфан, Нури Арсланов, Га­лимҗан Латыйп, Мөхәммәт Садри Г. Ту­кайга багышланган әсәрләрен һәм шигырь­ләрен укыдылар. Филология фәннәре канди­даты, доцент Якуб Агишевның Тукай әсәр­ләрен художестволы итеп укуын кичәгә кат­нашучылар бик яратып тыңладылар.

Соңыннан 106 мәктәп укучылары Г. Тукай әсәрләреннән зур концерт бирде.

 

ГЕРОЙ ШАГЫЙРЬ X. МӨҖӘЙНЕ ИСКӘ АЛУ КИЧӘЛӘРЕ

Күптән түгел Башкортстан АССРның Октябрьск шәһәрендә Бөек Ватан сугышы герое, патриот шагыйрь X. Мөжәйгә музей ачылу уңае белән искә алу кичәсе булды. Кичәне КПССнын Октябрьск шәһәр комите­тының беренче секретаре Мидхәт Афридонов ачып, болай диде:

— Без бүген ялкынлы көрәшче һәм ша­гыйрь Мөжәһит Хәйретдиновны хөрмәт бе­лән искә алырга килдек. X. Мөжәй — без­нең якташ. Ул Октябрьск шәһәренең Тө­рекмән эшчеләр поселогында туган, шуннан армиягә киткән һәм каты сугышларда кат­нашкан. Ул искиткеч батырлыклар күрсәтеп һәлак булды. Фашизм оясында — Мюнхен һәм Дахау үлем лагерьларында да ул ком­мунистлар партиясенә, Ватанга турылыклы булды. Патриот шагыйрь безнең йөрәклә­ребездә мәңге сакланыр...

Аннан соң сүз Татарстаннан килгән шагыйрь Самат Шакирга бирелде. Ул X. Мөҗәйнең тормышы һәм иҗаты, фашизмга каршы төзелгән яшерен оешмада алып бар­ган эше, көрәше турында сөйләде. Башкорт шагыйрьләре Мөхетдин Таҗи, Тимер Арслан, Габдулла Байбурнн X. Мөжәйнең батырлык­лары турында чыгыш ясадылар. Шагыйрь­нең апасы Хәйретдинова Хаҗувафа Мөжәй турында истәлекләр сөйләде. Социалистик Хезмәт Герое Ләйлә Мәрдәншина патриот шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү кирәкле­ген әйтте.

Кичәдә X. Мөҗәйнең шигырьләре укылды.

23 апрельдә Казан Мәгариф хезмәткәрлә­ре йортында X. Мөҗәйгә багышланган әдә­би кичә булды. Кичәне кыскача кереш сүз белән Г. Әпсәләмов ачты. Самат Шакир шагыйрьнең тормышы, иҗаты, фашист тоткынлыгында күрсәткән батырлыгы турында сөйләде. Илдар Юзеев X. Мөҗәйгә багыш­лап язылган поэмасын укыды. Соңыннан Идел буе районы Киров исемендәге Куль­тура сарае каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәге көче белән X. Мөжәй иҗатына ба­гышланган зур концерт булды.