Логотип Казан Утлары
Очерк

БОРЫНГЫ ШӘҺӘРНЕҢ ИКЕНЧЕ ЯШЬЛЕГЕ

 

 

Әкият булып

 Күтәрелә Казам —

Кызыл Татарстан башкаласы.

В. Маяковский.

1

Борынгы архитектураның гүзәл үрнәге — Сөембикә манарасына менеп карасаң, Казан шәһәренең искиткеч матур панорамасы күз алдына килеп баса. Зур Идел һәм мул сулы Казан елгасы буйлап дистәләрчә километрларга шәһәребезнең торак йортлар кварталлары, культура-көнкүреш биналары, яшеллеккә күмелеп утырган бакчалар, парклар, скверлар сузылган. Зур һәм данлыклы ул Казан каласы. Алты гасыр буена төзегәннәр аны. Аның бөтен тарихы халык язмышы, Вата­ныбызның тарихы белән нык бәйләнгән.

Монда 1887 елда бөек Ленин үзенең революцион эшчәнлеген башлап җибәрде. С. М. Киров, Я. М. Свердлов, Э. Н Бауман, М. Вахитов, Н. И. Лобачевский, Л. Н. Толстой, А. М. Горький, Г. Тукай, Г. Ибраһи- мов, Муса Җәлил һәм башка бик күп атаклы кешеләрнең исемнәре Казан белән бәйле.

Казан — тарих һәм архитектура истәлекләренә бик бай шәһәр. Аның үткәне киләчәге белән нык бәйләнгән. Без үткән гасырлардагы осталар­ның гүзәл иҗат җимешләренә хәзер дә сокланабыз. Борынгы осталар­ның Кремль, Сөембикә манарасы, Петропавел соборы һ. б. кебек бөтен­дөнья культура хәзинәсенә кереп калган әсәрләрендә халыкның милли даһилыгы гәүдәләнә. Ләкин башкалабызның бүгенгесе һәм киләчәге тагы да матуррак, тагы да гүзәлрәк.

Шәһәр — ул үзенә күрә бер организм. Ул туа, үсә, чәчәк ата, картая, ә кайчакта хәтта үлә дә. Аның авыруы да, озак һәм каты авыруы да мөмкин. Казан да революциягә кадәр шундый авыру кичерде. Аны Идел буендагы иң матур калаларның берсе итеп әверелдерү өчен Совет влас­те елларында республикабызның хезмәт ияләренә күп көч куярга туры килде.

Бишьеллыклар чорында һәм җидееллыкта Казанда машина төзү, хи­мия, азык промышленносте, төзү материаллары предприятиеләре бар­лыкка килде. Промышленность үсеше нәтиҗәсендә шәһәрнең халкы да шактый үсте. 1926 елны Казанда 179 мең кеше булса, хәзер анда 800 меңгә якын кеше яши. Халык саны буенча Казан Россия Федерациясен­дә 8 нче урында, илебез буенча 15 нче урында тора. Берничә ел үтәр: башкалабыз миллион кеше яши торган шәһәр булып үсәр.

Казан шәһәренең үсеше һәр яктан уйлап эшкәртелгән, фәнни нигез­ләнгән генеральный план нигезендә алып барыла. Бу план шәһәрләрне проектлау буенча Ленинград институтының («Ленгипрогор») талант­лы ижади коллективы тарафыннан төзелде. Шәһәрнең гомуми генеральный планы башкалабызның спецификасын, аның тарихи формалашкан үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән. Анда хәзерге архитектура, шулай ук төзелеш фәненең һәм техникасының казанышлары, ысуллары белән шәһәрне яңарту да күз алдында тотыла.

Шәһәребезнең төзүчеләре проектны тормышка ашыру өчен күп эш башкардылар. 1957 елда Зур Идел борынгы Кремль стеналары янына ук килеп җитте. Моның өчен уннарча километр яр буйлары ныгытылды, Иделдә иң зур механикалаштырылган елга портларыннан берсе булган Казан порты, елга вокзалының гүзәл бинасы (авторы безнең якташы­быз— ТАССРның һәм Төньяк Осетия АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Исмәгыйль Гайнетдинов) салынды.

Казан шәһәренең читләре дә танымаслык булып үзгәрде. Моннан 25—30 ел элек бушлык булган урында яңа социалистик шәһәр — баш­калабызның Ленин районы үсеп чыкты. Аның күп катлы йортлары, киң һәм төз проспектлары — шәһәребезнең мактанычы.

Бик күп азатлык сөючеләрнең богау тавышларын ишеткән, Радищев, Чернышевский, декабристлар һәм патша самодержавиесенә каршы баш­ка бик күп көрәшчеләрнең каторгага куылу юлы булган борынгы Себер тракты буйлап яңа торак корпуслары, Культура сарайлары, про­мышленность предприятиеләре биналары күтәрелде. Республикабыз башкаласының яна зур районы — Совет районы барлыкка килде. Шу­лай ук Идел буе, Киров һәм Бауман районнарында да зур үзгәрешләр булды. Казандагы төзелеш фронтының киңлеген түбәндәге саннар бик ачык күрсәтә: соңгы 6 ел эчендә шәһәребездә торак мәйданы бер милли­он 400 мең квадрат метр булган бер меңгә якын күп катлы йорт, 40 мәктәп, 70 балалар учреждениесе һәм шактый культүра-көнкүреш биналары салынды.

В. И. Ульянов-Ленин исемендәге 25 мең кеше сыярлык үзәк стадион, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы, Ирек мәйда­нында партиянең өлкә комитеты бинасы, Куйбышев мәйданында үзәк универмаг бинасы һ. б. лар башкалабызның горурлыгы булып торалар.

Шәһәр төзү эше кеше эшчәнлегендәге шундый өлкә ул: анда инже- нер-техник һәм эстетик мәсьәләләр генә хәл ителми, ә, беренче чиратта, социаль мәсьәләләр күз алдында тотыла. Бу мәсьәләнең тормышка ашы­рылуы кешеләрнең хезмәтендә дә, көнкүрешендә дә, ялында да шарт­ларның яхшыртылуы нигезендә бара. Партия һәм хөкүмәтебез шәһәр төзүчеләр алдына нәкъ әнә шундый бурычларны куя. Шәһәребезнең социаль структурасы, аны архитектура ягыннан планлаштыру промыш­ленность предприятиеләре белән торак районнарның үзара уңай урна­шуын күз алдында тотарга тиеш; анда халыкка культура-көнкүреш хезмәте күрсәтү тормышның коммунистик уклады үсешенә яраклы булырга тиеш

Хәзерге шәһәр төзү эшендәге шушы төп принциплар нигезендә соңгы елларда аерым торак массивларын проектлаштыруда шактый мөһим үзгәрешләр барлыкка килде. Зур торак массивларын планлаштыруда һәм төзүдә түбәндәгеләр күз алдында тотыла:

а)      микрорайоннар салу, аларда торак йортлар һәм даими хезмәт күрсәтү учреждениеләре булдыру;

б)      торак йортларны тавыштан һәм зур хәрәкәтле магистраль урам­нардан изоляцияләү;

в)      биналарны көн яктысына уңай итеп урнаштыру;

г)       микрорайоннарда бакчалар һәм спорт-физкультура мәйданчыкла­ры булдыру;

д)      коммуналь-хуҗалык биналары өчен (шәхси гаражлар, кер юу урыннары һ. б.) махсус жир бүлеп бирү һ. б. лар.

Мондый тәртиптә эш алып бару, бер яктан, төзелеш эшләрен инду­стрияләштерүне яхшырту мөмкинлеген бирсә, икенчедән, сыйфатны яхшырту, үзкыйммәтне киметү, эстетик яктан тулы канлы ансамбльләр тудыру өчен нигез булып тора. Мондый зур массивлар Казан шәһәрендә инде шактый. (Ленин районының 42-кварталы, Совет районының 28 һәм 29 кварталлары, Идел буе районының Татарстан урамындагы микро­район, Киров районының Болотников, Краснококшайскнй, Горький тракты урамнары һ. б. лар). Озакламый шәһәрнең көньяк-көнчыгышын да Казанда иң зур торак массивларының берсе салыначак. Бу микро­район республика Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе янында 100 гектар мәйданны биләячәк. Анда уннарча күп катлы торак йортлар, мәктәпләр, балалар учреждениеләре, магазиннар, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатлары, стадион салыначак, бакчалар утыртылачак.

Төзүчеләр һәм архитекторлар коммунизм төзүче совет кешеләре өчен уңай, аларның барлык көнкүреш һәм культура таләпләренә җавап бирерлек шартлар тудыру өстендә киң колачлы эш алып баралар. Мо­ның өчен алар планировканың һәм төзелешнең яңа, прогрессив методла­рын кулланалар.

Сугыштан соңгы елларда эре панельле йортлар салуның киң колач белән кулланыла башлавы бик әһәмиятле. Хәзер йортларның детальләре махсус предприятиеләрдә ясала, төзелеш мәйданнарында аларны җыя­лар гына. Үзләренең җылылык саклаулары һәм башка сыйфатлары белән мондый йортлар кирпеч йортлардан калышмыйлар, киресенчә, алар кирпеч йортларга караганда арзанракка төшәләр һәм озаккарак чыдамлы булалар. Эре панельле йортлар салу күләме елдан-ел үсә бара. 1960 елда Казанда бары 3 кенә эре панельле йорт салынган булса. 1964 елда 36 күп катлы панельле йорт салынды.

Казан шәһәренең үзәк урамнары хәзерге көндә, кызганычка каршы, бик үк әйбәт тәэсир калдырмый. Шәһәребезнең бу өлеше электәге купецлар шәһәрен хәтерләтә.

Бу урамнарны хәзерге чорга ятышлы итеп үзгәртеп кору мәсьәләсе күптәннән инде архитекторлар җәмәгатьчелеген борчып килә. Бу мәсьәлә Татарстан АССР Министрлар Советының төзелеш һәм архитектура эшләре идарәсе, Казан шәһәр советының башкарма комитеты һәм Ар­хитекторлар союзының Татарстан бүлегенең берләштерелгән архитек- гура-техника советында каралды. Узган ел, ниһаять, Татарстан Министр­лар Советында шәһәребезнең үзәк өлешен реконструкцияләү проекты расланды.

Хәзер Казан шәһәре — зур бер төзелеш мәйданы. Кая гына кара­ма — зур, куәтле краннар үзләренең укларын күккә сузганнар. Кичәге бушлыклар урынында матур-матур биналар күтәрелә. Борынгы шәһәр­нең чикләре көннән-көн киңәя. Казан көннән-көн яшәрә бара.

Шулай да әле аны Идел буендагы иң матур шәһәр итәр өчен күп тырышырга кирәк. Бигрәк тә электән калган тар урамнар һәм тыкрык­лар эчне пошыра. Киләчәктә аларның берсе дә булмаска тиеш.

Әлбәттә, гасырлар буена салынып килгән иске йортларны сүтү алар урынына яңаларын торгызу җиңел эш түгел. Бу катлаулы проблеманы чишү өчен безнең архитекторлар күп еллар буена зур иҗади эзләнүләр алып бардылар. Ниһаять, узган ел бу эш уңай хәл ителде. Шәһәрләрне проектлау буенча Ленинград институтының һәм «Татаргражданпроект» институтының авторлар коллективы башкалабызның үзәк өлешен һәрьяклап планлаштыру буенча хәзерге шәһәр салу һәм архитектура таләпләренә җавап бирә алырлык кызыклы проект төзеделәр.

Үзгәртеп корылачак шәһәрнең үзәк өлеше бик зур мәйданны (600 гектардан артык) били: Кремль —тимер юл вокзалы —елга порты — Татарстан, Куйбышев урамнары һәм Ирек мәйданы.

Дөрес, әлегә моны макетта һәм ватманда гына күз алдына китерә алабыз.    

Менә безнең алда Кремль тирәсе районы. Кайсы яктан гына карасаң да, борынгы архитектураның гүзәл үрнәге булган Кремль корылмала­ры иң беренче булып күзгә ташлана. Казанны Кремльдән башка күз алдына да китерү кыен. Проект төзүчеләр шәһәрнең үзәк мәйданын Кремль янында планлаштырып бик дөрес эшләгәннәр. Бу мәйдан хәзер­ге Беренче май мәйданына ялганып, кайбер архитектура алымнары ярдәмендә Бауман урамына кадәр дәвам итәчәк. Матур итеп бизәлгән бу зур мәйдан Кремль ансамблен тагы да матуррак итеп күрсәтәчәк. Мәйданнан Идел ярына кадәр 90 метр киңлектәге аллея-проспект сузы­лачак. Бу чын-чынлап башкалабызның парад проспекты булачак. Яшеллеккә күмелгән, фонтан каскадлары белән бизәлгән, су бассейнна­ры буйлап сузылган бу олы проспект шәһәребез архитектура ансамбле­нең иң гүзәл элементларыннан берсе булачак.

Хыялыбызда гына булса да бу эспаланда  буйлап сәяхәт итик. Аның сул ягында, Бауман урамында — КПСС өлкә комитетының политик мәгариф йорты бинасы. Ул хәзерге ярым жимерек чиркәү һәм әллә кайчангы ямьсез йортлар урынына салынган. Ә аннан соң электәге искереп беткән бер-ике катлы йортлар урынында монументаль җәмәгать һәм культура биналары тезелеп киткән. Киров урамы почмагыннан олы проспект буйлап Хезмәт сарае сузылган. Бу бина — шәһәрдәге иң зур йортларның берсе, аның тамаша залына гына да 800 кеше сыя. Ә прос­пектның уң ягында, В И. Ульянов-Ленин исемендәге үзәк стадион белән рәттән, өч мең тамашачы сыйдырышлы җәйге ябык каток һәм башка спорт корылмалары комплексы тезелгән. Пыяладан һәм тимер-бетон­нан коелган уналты метр биеклегендәге гаять зур бу каток бинасы — Кремль тирәсе районын матурлап торган биналарның берсе. Катокның ясалма боз өсте мәйданы 1800 квадрат метр. Монда тамашачылар боз өсте балеты, фигуралы шуу, хоккей ярышларын гына түгел, зур кон­цертлар, спектакльләр һәм цирк тамашалары да карый алалар. Чөнки, кирәк икән, боз өсте мәйданын өстәмә 2000 тамашачы сыешлы тамаша залына әверелдерү — бик җиңел эш.

Стадионның төньяк-көнчыгыш ягында 2000 урынлы цирк бинасы калкып тора. Бу бинада хәзерге заман архитектура сәнгатенең һәм тө­зелеш техникасының яңа казанышлары гәүдәләнгән.

Олы проспект тирәсендә, болардан тыш, яңа театр, шәһәр китапха­нәсе, гостиница, зур кафе-ресторан һ. б. биналар да күз явын алып тора.

Хәзерге заман архитектура сәнгате һәм төзелеш техникасы ысуллары белән салынган бу биналар һәм Кремльнең, Спасс манарасының борынгы үзенчәлекле архитектурасы үзара аралашуы нәтиҗәсендә менә дигән ансамбль барлыкка килгән. Бу күренеш ирексездән соклану, горурлану хисе тудыра.

Кремльнең үз ансамбле хәзер заповедникка — тарихи-революциои зонага әверелдерелгән. Электәге төрле учреждениеләр аннан алынган. Ул хәзер, кайбер реконструкциядән соң, музей-күргәзмә бинасы ролен үти. Анда зур күргәзмә заллары булган тарих институтлары урнашкан.

Казан елгасы ярыннан Куйбышев мәйданына кадәр сузылган Бауман урамы да бик нык үзгәргән. Электәге буталчык, берсе-берсенә терәп салынган иске йортлар хәзер инде борынгы шәһәр күренешен хәтерләтмиләр. Беренче бишьеллыклар чорында салынган Матбугат йорты, «Родина» кино-театры, «Балалар дөньясы» магазины тагын да матурай­ган, Зур драма театры стеналары төсле тимер-бетон плиталар белән тышланган. Яңа кафелар, төрле магазиннар һ. б. биналар урамның йө­зен бик нык үзгәрткәннәр. Ләкин киңлеге бары 20 метр гына булган бу тар урамны тамырдан үзгәртеп кору өчен уннарча еллар вакыт кирәк әле. Дөрес, хәзер үк инде бу урамнан транспорт йөрми, транспорт юлы күршедәге Профсоюз, Островский, Университет, Чернышевский урамнарына күчерелгән. Урам уртасыннан өч метр киңлектәге яшел тасма сузылган. Зур җәмәгать биналары (Банк, «Балалар дөньясы» уни­вермагы) янында ачык яшел мәйданчыклар барлыкка килгән. Чәчәкләр­гә фонтаннардан су бөркелә, тирә-юньдәге эскәмияләрдә кешеләр ял итеп утыралар. Бауман урамы хәзер җәяү йөри торган аллеяга әверел­гән. Электәге Бауман һәм Университет урамнары чатындагы ипи, ху­җалык товарлары кибетләре урынында тирәсендә яшел декоратив үлән­нәр үсеп утырган су бассейны җәелеп ята.

Бауман урамы — элек-электән шәһәрнең сәүдә үзәге, кибетләр, сәүдә учреждениеләре урамы. Шуңа күрә бу урам төрле төстәге реклама утла­ры белән матур итеп бизәлгән. Магазиннарның зур пыяла витриналары­на һәртөрле көнкүреш товарлары куелган...

Хәзер югарыга — Ленин урамына күтәрелик. Бу — шәһәребезнең иң төз, иң матур урамнарыннан берсе. Архитектура-тарих истәлеге — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты бинасы, аның факультетлары урнашкан биналар, СССР Фәннәр Академиясенең Казандагы институтлары бинасы, В. И. Ленин исемендәге республика Үзәк китапханәсе бинасы — һ. б. лар бу урамның гына түгел, бөтен Казан шәһәребезнең горурлыгы булып торалар. Ленин урамы — башка­лабызның фәнни үзәкләреннән берсе.

Менә Астрономический урамы. Бу урам да җәяү йөри торган олы урам-аллея булып әверелгән. Ул Лобачевский урамының дәвамы булып сузыла.

Куйбышев мәйданы. Ул һәрвакыт халык белән тулы. Моннан берничә дистә ел элек бу урын шәһәрнең күңелсез, пычрак урыннарыннан берсе иде бит. Аңа аннан-моннан гына кытыршы, тигезле-тигезсез таш җәелгән иде. Аны «Балык базары» дип йөртәләр иде. Моны инде карт­лар гына хәтерли торганнардыр.

Ә хәзер... Хәзер уң якта биш катлы зур торак йорт. Аның аскы катында кибетләр, «Чайка» исемле автомат кафе. Каршыда пыяладан һәм бетоннан салынган зур, якты универмаг бинасы. Аның белән рәттән, электәге мәйданның ямен җибәреп торган ике катлы иске йортлар урынында, башкалабызның 12 катлы Үзәк гостиница бинасы болытларга тия язып тора. Талантлы яшь архитекторлар Мөнир Агишев белән Мөнир Яваев проекты нигезендә салынган бу монументаль бина мәйдан­ны тагы да матурлаган, ямьләндергән.

Электәге «Вузовец» кино-театры урынында тагы бер күп катлы бина мәйдан ансамбленә ямь өсти. Ә революциягә кадәрге «Музуров номерлары» дип йөртелгән йортның фасадлары бөтенләй үзгәргән. Архитек­торлар аңа яңа, хәзерге заман төсе биргәннәр.

Мәйданның дәвамы булып Куйбышев урамы сузыла. Бу урам элек башлыча төрле характерлы бер-ике катлы йортлардан гыйбарәт иде, аның архитектура йөзе бөтенләй юк иде. Шәһәр кешеләре сизми дә калдылар: бу урам тамырдан үзгәрде, киңәйде; анда архитектура сәнга­тенең соңгы казанышлары рухында өр-яңа биналар, сул яктагы ярым җимерек иске йортлар урынында яшеллеккә күмелеп утырган бакчада җиңел, хәзерге заман корылмалары — кафе, көнкүреш хезмәте күрсәтү павильоннары барлыкка килде. Бу яшел зона, университет мәйданы белән тоташып, шәһәр үзәгенең иң матур урынына әверелгән. Урамнын уң ягында — күп катлы торак йортлары.

Ирек мәйданы күптән инде башкалабызның иң матур урыннарыннан берсе булып әверелде, һәм анда В. И. Ленин монументы. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы, КПССның Татарстан өлкә комитеты бинасы. Офицерлар йорты, Казан авиация институты корпусы һ. б. биналар төгәл архитектура ансамблен барлыкка китерәләр. В. И. Ленин монументы яныннан башланып киткән сквер мәйданга ямь биреп тора.

Боларга күптән түгел Офицерлар йорты белән рәттән салынган консерваториянең концерт залы өстәлде. Бу бина да шулай ук хәзерге архитектура сәнгате стилендә пыяла һәм бетоннан салынды.

Ирек мәйданы аша үтә торган Зур Кызыл урам буйлап Кремльнең төньяк-көнчыгыш ягына таба атлыйк. Элек авиация институты һәм тә­мәке фабрикасы булган урында хәзер — фәнни учреждениеләр, профсо­юз клублары, китапханәләр һәм башка җәмәгать биналары... Красин урамыннан көнчыгышка таба, элеккеге агач йортлар урынында, яңа торак микрорайон башланып китә. Бу микрорайондагы йортлар биш, тугыз һәм унике катлылар. Биек йортлардан гыйбарәт булган бу микро­район, Казан елгасы аръягыннан караганда, шәһәрнең үзәк өлешендә калку силуэт булып күренеп тора. Шулай ук биредән Казан елгасының аръягы да күренеп тора: анда зур төзелеш һаман да туктаусыз дәвам итә.

Сәяхәтебезне дәвам итик. Хәзер шәһәрнең үзәген калдырып, Яңа бистә ягына, Иделгә таба юнәлик. Казан кешеләренә бу тирәләрдә элек бушлык булганы яхшы билгеле. 1962 елда Идел ярында елга вокзалы­ның яңа бинасы калкып чыкты. Бу вокзал чын-чынлап Казан шәһәренең горурлыгы. Ул композициясе белән генә түгел, үзенең заманча эшләне­ше, милли формасы һәм архитектура элементлары белән дә игътибарны җәлеп итә.

Вокзалның әйләнә-тирәсендә дә шәһәр танымаслык булып үзгәргән. Татарстан һәм Кәрим Тинчурин урамнарындагы биек йортлар урынын­да әле кайчан гына пычрак күлләрдә бакалар кычкырыша иде. Аларның хәзер эзе дә юк. Бу урамнарда күз алдында уннарча күп катлы йортлар үсеп чыкты. Татарстан урамындагы элеккеге кыйшаеп беткән агач йорт­лар сүтелеп, алар урынына тугызар катлы йортлар салынды. Татар­стан урамы Иделгә чыга торган олы магистраль урамга әверелде. Ике микрорайоннан торган торак массив 31 гектар мәйданны били. Биредә мәктәп, балалар учреждениеләре, кино-театр, стадион, гостиница, көн­күреш хезмәте күрсәтү комбинаты салынды.

Урамның Кабан күле белән тоташкан урынында да үзгәрешләр зур. Монда тагын 9—12 катлы өч зур бина калкып чыкты. Алар органик рәвештә шәһәр ансамблен тутырып торалар һәм саф зәңгәр күк фонында заманыбызның бөеклеген гәүдәләндерәләр...

...Әйе, без бу кыска сәяхәтне хыялыбызда гына ясадык һәм югарыда әйтелгәннәрнең күбесе әлегә проектта гына. Ләкин бу проект һичшиксез якын арада тормышка ашырылыр. Моны тормышка ашыру эшләре көн- нән-көн киңрәк канат җәя. Безнең илебездә хыял нинди генә катлаулы булмасын, аның тормышка ашырылмый калганы юк. Тагын берничә ел үтәр, шәһәребезне нәкъ шундый итеп, хәтта матуррак, гүзәлрәк итеп күрербез. Чөнки безнең заманда чынбарлык гадәттә күзаллауга кара­ганда киңрәк тә, гүзәлрәк тә була. Совет Татарстанының башкаласы — борынгы Казан шәһәре көннән-көн үзгәрә, яшәрә.