Балаларга укыгыз 

Таш, диеп, җавап биргән

 

Аннан-моннан дигән малай

Чыпчыкка дип таш аткан.

Чыпчык очкан, аткан ташы

Тәрәзәләрен ваткан...

 

Куркуыннан бик тиз генә

Өенә чабып кергән.

Анасы: кем ватты, дигәч,

Таш, диеп, җавап биргән.

 

Горчисны бал дип

 

Горчисны бал дип, күп итеп

 Икмәк өстенә яккан.

Ашык-пошык, комсызланып

Бик зур иттереп капкан.

 

Авызыма ут капты, дип

 Башлаган акырырга.

Янгын сүндерүчеләрне

 Тотынган чакырырга.

 

Хат

 

Мәктәпкә бармау хәйләсен

Эзләгән Аннан-моннан.

Кыш бабайга ярдәм сорап

 Бер хат язган соңыннан:

— Урамга чыкмаслык суык

Алып килче, кыш бабай.

Бар кеше әйтерлек булсын

Ай-яй суык, ай-яй-яй...

Салкыныңны җиткерә күр

 Утыз бер градуска.

Мәктәпкә бармаска, диеп,

Әйтсен радио дус та.

 

Чыпчыклар

Чыпчыклар өй кыегына

Күптән корганнар оя.

Бакчага чыпчык төшмәскә

 Әби карачкы куя.

 

Карачкы ертык күлмәктән,

 Башында иске бүрек.

 Кулына тоткан зур таяк,

 Шүрләрсең снн дә күреп.

 

Тик нигәдер карачкыдан

 Чыпчыклар курыкмыйлар.

Түп-түгәрәк сары битле

Көнбагышны чукыйлар.

 

Ял итәләр карачкының

Иңбашларына кунып.

Әбн үзе пыр туздырып

 Йөри чыпчыклар куып.

 

Песи баласы

Кая китеп юкка чыкты

Безнең песи баласы,

Никадәрле эзләсә дә

Табалмады анасы.

 

Ары чапты, бире чапты,

Күрмн акны, караны.

Мияу, мияу, кайда син, дип

Мыраулап та карады...

 

Песи баласы мияулап

 Килеп чыкты сикереп.

Ул киез итек эченә

 Йоклаган икән кереп.

 

Кыш

Җилкәсенә капчык асып

 Кыш бабан килеп керде,

Төрле кызык сүзләр әйтеп

 Бүләк өләшеп йөрде.

 

Аннан кыш бабай тыпырдап

Бнк шәп бик башлады...

— Биемәскә, аягында

 Безнең апа башмагы!

Чебиләр

 

Тышта бик җылы булса да

Тун кигәннәр чебиләр.

Яңа гына тусалар да

Йөгерешеп йөриләр.

 

Эремчек, тары ярмасы,

 Суалчан яраталар.

Суалчан днп ботинкамның

Бауларыннан тарталар.

Көш-көш, дигәч, китсәләр дә,

 Тагын килеп тарталар.

 Тарта-тарта ботинкамның

 Бауларын чуалталар.

 

Суган тураганда

Ашка салырга суганның

 Сайлап алдым олысын.

Әрчн башлагач еладым,

Килмәсә дә елыйсым.

Күзгә керә әчесе,

Ничек кенә әрчисе!

 

Әрчүен әрчедем ннде,

Эшнең бетте зурысы,

Пычак белән вак-вак итеп

Калды аны турыйсы.

Ашка суган турыйм мин,

 Көлә-көлә елыйм мин.

Казлар

 

Бер-бер артлы тезелешеп

Казлар күлгә баралар.

- Казлар, кая киттегез? — дип

Сорау бирә балалар.

Казлар шунда бертавыштан:

  • Елга-га-га-га...— диләр.
  • Ул елга түгел — күл! — дигәч,
  • Ул ага... Ага... — диләр.
  •  

Боз-сөңге

Өй кыегында боз-сөңге

 Чак-чак эләгеп тора.

Егылам, дип яшен коя:

«Тот! Тот! Тот!» — дип кычкыра.

 

Тигәнәк

Тигәнәккә якын килсәң

Итәгеңә сырыша.

 Шуңар әни: тигәнәк күк

 Сырышма, дип орыша.

 

Реклама