Логотип Казан Утлары
Публицистика

Алхәбәр

«КАЗАН УТЛАРЫ»—2007

Тормыш язган хикәяләр

Быелгы 4 нче санда әнә шундый рубрика ачып җибәргән идек. Киләсе елда сезнең кулга 5-6 «иҗат ителмәгән, чын» хикәя барып ирешәчәк. Биредә шуларның икесеннән кыска өземтәләр бирәбез. 3. Зайнуллин. Җиде юл чатында <• Башта бер генә уй: «Кая барырга хәзер? Ничек итеп яшәп алып китәргә?. * Мин утырган жирдән берничә кабер аша бер хатын эшли—кабер ташлары юа Менә ул минем янга килеп утырды —Сезнең бик зур кайгыгыз бар. ахрысы? —Кайгы түгел бу. Минем тормышта катастрофа булды. —Мин сезнең өчен чит кеше Миңа сездән берни дә кирәкми Мин бик акыллы еврейка. Мәскәүнең бик күп еврейләре минем янга киңәшкә киләләр Сөйләгез миңа., катастрофагызны. » Р. Фәизов. Апа ниләр сөйләде « Бездән, үзем кебек жинаятьче хатыннардан, штраф батальоны төзеделәр Кулга мылтык бирделәр. Өч ай өйрәткәч, сугышка алып киттеләр. Кайсыдыр шәһәр янында, аны яклап, ут эченә кердек. Безнең арттан кулларына автомат тоткан ирләр керде, аларга. чигенә башласалар, атыгыз, диделәр Немецлар белән йөзгә-йөз килдек. Исән калуга өмет тотып, ярсып, үз-үзебезне белештермичә сугыштык Безне күргәч, фашистлар да каушауга төштеләр. Шул кадәр котырган идек. Мин үзем әзмәвердәй бер ирне штыгым белән чәнчеп үтердем Без йөз кешедән нибары өч кеше исән калганбыз...» Мондый хикәяләрне сездән дә көтәбез, кадерле укучылар.