Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧОРЫБЫЗ ТАЛӘП ИТӘ

Гел татаР совет драматур- ший сиясенә шактый кызыклы, үзенчәлекле берничә яңа әсәр алып килде. Бу әсәрләрдә халкыбызның бүгенге тормышы да, үткәне дә гәүдәләнде; алар яңаны яклап һәртөрле артталыкка, әшәкелеккә каршы юнәлдерелгәннәр. Җанр төцлелеге ягыннан караганда да хәлләр алай күңелсез түгел. Бу елда безнең драматургиядә зур идеяле, калку характерлар биргән әсәрләр өчен әдәбиятның төп, чыгару өчен көрәш дәвам итте. Соңгы елларда татар совет драматургиясендә үзенә аерым урын алачак бер әсәр язылып тәмамланды һәм сәхнәгә күтәрелде. Ул — Риза Ишморатның барыбызга да билгеле булган «Давылга табан» исемле драмасы. Драматург Ишморат бу әсәрендә революцион эшкә башлап аяк атлаган яшь Ленин образын иҗат итеп, зур әдәби ачыш ясады. Бу хезмәт хәзер безнең драматургиянең Ленин образын тудыра алу дәрәҗәсенә күтәрелгәнен, бүгенге көндә аның зур талантлы язучылары бар икәнен күрсәтте. Шушы ирешкәннәргә таянып, шул ук юнәлештә тагы да зуррак уңышлар яуларга нигез барлыгын раслады. Бу юнәлеш нидән гыйбарәт соң дигән сорауга соңгы елларда Р. Ишморат тарафыннан язылган әсәрләрне күрсәтү белән җавап бирү дөрес булыр иде. һәр образы, һәр репликасы осталык үрнәге дип раслаудан ерак торган хәлдә, безгә бернәрсә ачык: Муса Җәлил, Әсгать Җиһаншин һәм, ниһаять, Ленин образларын сәхнәгә күтәргән бу өлкән драматургның иҗаты үзенең тирән идея эчтәлеге белән, героик- романтик рухы һәм яңалыгы белән безнең бүгенге идея-эстетик таләпләребезгә якын тора. Социалистик реализм теориясенең төп баганаларыннан булган уңай герой проблемасын әнә шул рәвештә чишәргә омтылып, ул бүгенге әдәбият һәм сәнгатьнең төп, магистраль юнәлешендә эшләп килә. Күренекле драматургның бу хезмәтенең әһәмияте тагы шунда булды: зур темага алынып, аның кирәклегенә тирән ышанып эш итүе аркасында, язучы күп еллар буе төрле комачауларны, кыенлыкларны, шул исәптән, осталык җитеп бетмәүдән килә торган авырлыкларны җиңеп чыкты. Зур проблеманы чишәр өчен зур ихтыяр көче кирәк, шул вакытта гына нәтиҗәгә ирешеп була. Р. Ишморатның «Давылга табан» дигән драмасы өстендә егерме елдан артык эшләү тәҗрибәсе менә шул турыда сөйли. көрәш, аны бүгенге баганалы юлына Биредә тагы бу тәҗрибәнең яшь язучылар өчен гыйбрәтле сабак икәнен әйтеп китәргә кирәк. Мәгълүм булганча, «Давылга табан» драмасы Казан рус Зур драма театрында уйналды. Үткән елда Татар академия театры репертуарына Н. Исәнбәтнең Ватан сугышы чорында язылган «Гөлҗамал», Т. Миңнуллинның әкият нигезендә язылган «Азат» һәм Ш. Бикчурпнның бүгенге көнне чагылдырган «Бергә, гомергә» исемле әсәрләре кертелде. Республикабызның башка татар театрларында да күп кенә яна әсәрләр сәхнәгә күтәрелде. Шулар арасында Мннзәлә театрында Ю. Әминовның «Сатучы- лар»ы. Г. Хөснуллинның «Эксперимент Хәйрүш», күчмә театрда Ш. Зәйнинең «Уеннан уймак» комедиясе, Әлмәттә С. Кальметовның «Тамгалы йорт» һәм А. Гыйлаҗев- ның «Яланаяклы кыз» исемле әсәрләре тамашачыга күрсәтелде. Күрәсез, бүгенге көн турында оригиналь әсәрләр язган авторлар быел да шул ук безнең урта буынга керә торган биш-алты язучыдан гыйбарәт. Өлкән гвардия нигездә һаман ял итә, яшь гвардия сафлары да һаман артмый тора. Хәзерге көндә дә күп кенә драматургларыбыз яңа әсәрләр өстендә эшлиләр. Матбугаттан билгеле булганча, Р. Ишморат Татарстанда төзелеп килә торган яңа шәһәр кешеләре турында пьеса яза. Газетада басылган өлешенә караганда, драматург безне яңа кешеләр, яңа характерлар белән таныштырыр төсле. Бу әсәрендә дә ул безнең сәхнәгә бүген бик кирәкле булган заманыбызның зур, актуаль мәсьәләләрен күтәреп чыга — зур химия гигантлары төзүчеләр турында яза. Сонгы елларда академия театрының популяр язучысы булып әверелгән һәм хәзер Башкортстан- да, .Урта Азия республикаларында да танылган X. Вахит театр өчен дүртенче әсәрен тәмамлады. «Карлыгач канат кага» дип исемләнгән бу әсәрендә ул совхоз директоры Ильяс, агроном Дилара кебек 'бүгенге көннең җитди мәсьәләләрен хәл итә торган кешеләр турында яза. Бу әсәр әле укылыр, төзәтелер, тирәнәер. Әмма хәзергә бернәрсә ачык: X. Вахит тынгысыз эзләнә, актив эшли, театрны белә һәм ярата. Күп кенә башка драматургларның да яңа әсәрләре өлгереп килә: Г. Минский яңа комедия язды, Р. Ишморат, Г. Сәгыйдуллин, Ш. Рәкыйпов, И. Абдуллин, Т. Закиров, Ш. Зәйни һ. б. иптәшләр актив иҗат эше алып баралар. Без башка иптәшләрне дә кыю рәвештә драма жанрында көч сынап карарга чакырабыз. Бу сезнең төп. яраткан жанрыгызга һич тә зыян итмәс, киресенчә, бастыр, тирәнәйтер генә. Хәтерегезгә төшерегез: кайсы олы язучы — шагыйрьме ул, прозаикмы — пьеса язмаган. Безнең резервларыбыз да зур. Сәхнәбездә матур эшләре белән танылган М. Әмир, Г. Иделле, С. Баттал, Ә. Камал, үзләренә өмет баглаткан Ш. Хөсәенов, И. Юзиев, Ш. Шаһ- гали, Г. Ахупов, сездән сәхнә яңа әсәрләр көтә. Безнең хәзерге драма әсәрләренең авторларын- нинди мәсьәләләр кызыктыра соң? Соңгы елларда безнең язучылар, тормышка тирәнрәк керә барып, безнең көннәрдә булган яңа күренешләрне, кешеләр арасында туган яңа мөнәсәбәтләрне ныклап өйрәнә, шуларпы сәхнәгә күтәрә башладылар. Ләкин яңаны раслау, искене инкарь итмичә була алмый. Безнең үсешкә комачаулый торган һәр тискәре күренеш фаш ителергә -тиеш, шуны җиңү (административ чараларны суд органнарына калдырып) мораль яктан җиңү һәм бөтен асылын фаш итү юлы белән барырга тиеш.’ Менә шушы күренешләр белән кискен көрәштә бүгенге драмаларның конфликты барлыкка килә. Зур; кискен конфликтлар нигезендә исә тормышта булган күренешләр, зур коллективлар, халык интересларына кагыла торган күренешләр һәм вакыйгалар ята, болардан иҗтимагый әһәмиятле конфликтлар туа. Ләкин боларны күрү әле эшнең башы гына, тормыш белән бәйләнешнең башы гына. Аларны халык күзлегеннән карап бәяли белергә, каршылыкларлы җиңеп чыгу юлларын белергә кирәк. Әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен әнә шулай тормыш эченә актив үтеп керү дип-кенә аңларга мөмкин. Димәк, материалны тормышның кайсы тармагыннан алу бик әһәмиятле. Кешеләр нинди омтылышлар белән яшиләр, нәрсә турында хыялланалар һәм ни эшлиләр — боларны истә тотмыйча хәзерге заман героен күрсәтеп булмый. Яна конфликт — яна геройлар табу дигән сүз, безнең бүгепге көндәге -күпкырлы тормышта туып килгән яңа күренешләрне, вакыйгаларны тотып ала белү, аның үсешенә ярдәм итү, аны раслауга булышу дигән суз. Яна сәхнә әсәрләрендә хезмәт эстетикасы, хезмәт иясе кешеләренең эстетик идеалы өстенлек алып тора. Әле күптән түгел генә бүлмә, гаилә төзү 'Интересларыннан тыш бернәрсә белән дә кызыксынмаучы персонажлар, төрле әрәмтамаклар, тар балаклар сәхнәне яулап алган иде. Хәзер исә сәхнәгә яңаны иҗат итүче хезмәт кешеләре килде. Күптән түгел әле хезмәт темасы дигән сүзне тар аңлау, моны бары тик эш процессларын, кешене эш өстендә генә күрсәтү яки аны эш турында гына уйлаучы итеп күз алдына китерү зур урын алган иде. Ләкин хезмәт эстетикасы дигән сүз киң мәгънәле ул. Ул кешенең гүзәл сыйфатларын ачып, аны иҗатка, иҗтимагый тормышка актив мөнәсәбәтле итеп бирү дигән сүз; шуның белән бергә ул һәртөрле торгынлыкка, искелеккә каршы аяусыз көрәшче дә. Н. С. Хрущев язучыларның Ш съездында әнә шундый кешеләр турында язарга чакырды; «Үз әсәрләрегездә халык, гади кешеләр эшли торган бөек эшләрне чагылдырыгыз. Мондый кешеләрне белсеннәр, алармы яхшырак күрсеннәр, алар һәммә кеше өчен үрнәк булсыннар». Без менә бүгенге драматургиябезнең геройлары турында шул таләпләр югарылыгында торып сөйләшергә тиешбез. Узган елда язылган яки сәхнәгә куелган әсәрләрнең зур күпчелегендә әнә шул бурычлар яктылыгында эзләнүләр нык кына сизелә. Бу эзләнүләр замандаш образлар, яңа драматик 10. .С. Ә.“ X- 5. ситуацияләр һәм конфликтлар өлкәсендә алып барыла. Бу яктан аеруча Ю. Әминов һәм С. Кальметов пьесалары әһәмиятле. Яңа пьесалар бигрәк тә тормышчан булулары белән аерылып торалар. Геройларның эшкыланышларында бүгенге уйлар, бүгенге тел ярылып ята, аны кабинетта торып кына уйлап чыгарырга, башка әсәрләрдән күчереп алырга да мөмкин түгел. Менә С. Кальметовиың «Тамгалы йорт» исемле яңа драмасы. Күптән түгел Әлмәт театрында куелып уйнала башлаган бу әсәр җәмәгатьчелек бүген күтәргән әһәмиятле мәсьәләләргә кагыла. Пьесадагы вакыйганы искә төшерү белән сүзнең ни турыда барганы да ачыграк аңлашылыр. Ул шуннан гыйбарәт: Рафикъ исемле егет әле былтыр гына бер шинель һәм солдат сумкасы күтәреп армиядән кайтып төшкән. Бер ел да узмаган, Рафикъның иске өе янында калай түбәле алты почмаклы мәһабәт йорт калкып та чыккан. Рафикъ гади шофер, бер ел эчендә шул кадәрле зур хуҗалык торгызырга акча кайдан алган ул? Халык әнә шул мәсьәлә белән кызыксына башлый, аеруча килен булып төшәчәк Илгизә моның белән кызыксына. Илгизә үзе саф күңелле булганлыктай, килен булып төшәчәк нигезнең дә намуслы куллар белән салынган булуын шарт итеп куя. Ул Рафикъны эшчән, намуслы, кеше йөзенә туры карарга хаклы кеше итеп белә, шуңа ышана, шул аның мәхәббәтен ныгыта. Әмма йортның нигезе черек булып чыга. Аның нигезендә намус ятмый, алдашу ята. Егет әнә шулай сыналу алдында кала. Карун анасы Сафура аркасында, бәхет бары тик биек йортларда гына табыла, ә ничек яшәү, нинди моральгә буйсынуның әһәмияте юк, дигән караш аны фаҗига алдына китереп бастыра. Мәгълүм булганча, әдәби әсәрне сюжет схемасы буенча гына күз алдына дөрес китереп булмый. Чөнки сюжет әле- ул пьесаның нигез ташларының бары тик берсен генә тәшкил итә. Шуның өчен дә бу тәҗрибәне әсәр белән таныш булмаган- нарга анда сүз ни турында барганын белдерү өчен генә эшләргә ярый торгандыр. Бу пьесада кимчелекләр дә бар, әлбәттә. Ләкин аның бөтен эчтәлеген бер хикәягә, хәтта фельетонга сыйдырырга мөмкин дип исәпләүчеләр булса, болар бик авыр хәлдә калачак. «Тамгалы йорт» бүгенге тормыш күренешләрен җанлы характерлар ярдәмендә, кешеләр язмышы аша гәүдәләндергән, әдәби яктан шактый тирән эшләнгән әсәр ул. Пьесада Рафикъ. Сафурадан кала тагы оста эшләнгән тимерче Гаделша, искедән аерылганда комик хәлләргә төшкән күршеләре Мәгърифә кебек оригиналь образлар бар. Үзенең моннан элек сәхнәгә куелган «Уйланырсың, кодагый» исемле комедиясендәге иҗади казанышларын драматург биредә тагын да тирәнәйткән. Ул хезмәт кешесе турында, хезмәт намусы турында җитди сүз алып бара. «Тамгалы йорт» кебек бүгенге көн рухы белән сугарылган әсәрләрнең геройларында һәм драматик ситуацияләрдә бүгенге тормышка хас булган күп кенә матур күренешләр чагылган. Күптәнме әле пьесаларда, роман-повестьларда һәртөрле җитешсезлекләрне, кимчелекләрне, каршылыкларны җиңәр эчен ярдәмгә инде штампка әйләнеп беткән персонажлар кертелә иде. Бу эшләр күбрәк парторгларга, райком вәкилләренә, я прокуратурага йөкләнә иде. Ләкин тормыштагы үзгәрешләрне сизгер күзәтә торган язучылар иҗатында бу мәсьәләдә дә яңалыклар бар. Хәзерге әсәрләрдә дәүләт вәкиле итеп сайлап куелган кешеләр генә түгел, гади кешеләр дә бу эшне үз ' өсләренә алалар һәм илдәге хәлләр өчен үзләрен җаваплы дип саныйлар. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау һәм җайлау административ тәртиптә түгел, ә безнең тормышта урын ала барган әхлак принциплары нигезендә эшләнә. Яңа пьесаларда кешеләрнең җәмгыять алдыңда җаваплылык идеясе үткәрелә. Ю. Әминевиың «Сатучылар»ы, исемеңнән үк күренгәндә, шактый оригиналь темага язылган әсәр. Биредә чыииаи да сәүдә өлкәсендә эшләүче кешеләр турында сөйләпә, алар арасындагы намус һәм кешелеклелек мәсьәләләре күтәрелә. - [әкии әсәрнең эчтәлеге, әлбәттә, моннан киңрәк. Ю. Әминев бу пьесасы әчеп дә шактый үзенчәлекле яңа ситуация тапкан. Сез анда гаҗәеп тормышчан образлар, бүгенге тормышка гына хас күренешләр, күп төрле яңа күзәтүләр, тормыш турында фикерләр табасыз. Автор үзенең әсәрләрендә бүгенге авылны характерлый торган яна һөнәр ияләреннән врачлар,- механиклар. укытучылар һәм башкаларның тормыш һәм эшен күрсәтүгә игътибар бирә, бу исә бүгенге авылны дөрес төсмерләргә, аны танып белергә мөмкинлекләр ача. Ләкин шунысы әһәмиятле: язучы үз геройларын профессия буенча гына түгел, башлыча характер ягыннан билгеләргә омтыла. Шушы пьесасында ул бер-берсеннән аерылып торган һәм нигездән оригиналь булган Җәүдәт, Хөррия, Мәрзия, Миргаяз, Мөҗәһидә кебек яңа образлар биргән. Шуның белән бәйләнештә автор яңача конфликт та тапкан. Бу конфликтта шәхси һәм иҗтимагый моментлар оста бәйләнгән. Әле кайчан гына безнең пьесаларда алдынгы кешенең төп сыйфатлары итеп хезмәткә, җәмгыятькә, социалистик милеккә яңача мөнәсәбәт, гаиләгә турылыклы булу кебек үлчәү алына иде. Әлбәттә, бу әһәмиятле һәм хәлиткеч сыйфатлар. Хәзерге әдәбият әнә шулар өстенә совет кешесенең характерына соңгы елларда өстәлгән тагы да яңа сыйфатлар табу өстендә эзләнә. Мәсәлән, Ю. Әминев комедиясендә безнен җәмгыятьтә ленинчыл демократия юлына басканнан соң туган зур үзгәрешләр китергән яңа тема — кешегә ышану, аны хөрмәтләү темасы үзәк мәсьәләләрнең берсе итеп алына. Бу тема X. Вахитның яңа әсәрендә дә куела. Совхоз директоры Ильяс югалган двигательне табу әчеп милиция чакыруга бөтен көче белән каршы тора һәм чыннан да бу ышанычында алданмый. Шунысы кызык: икесе бервакытта язылып, берберсен һич белешмичә эшләгән ике язучыда бу тема берыолы күренә. Тормыштагы яңалыкны игъти бар белән күзәтүче язучылар иҗатында мондый охшашлыкның булуы бик мөмкин, чөнки аларныц иҗат чыганагы тормыш үзе бит, ә тормыш .безнең җәмгыятьтә гуманизм, чын кешечә мөнәсәбәтләр үсүе турында яңадан-яңа дәлилләр биреп тора. Драматургиядә яңаны эзләү күп төрле юллар белән барганын да әйтеп китәргә кирәк. Мәсәлән, А. Гый- лаҗев пьесасында традицион, хәтта урыны ^елән мелодрамага тартым сюжетны яңа эчтәлек, бүгенге материаллар нигезендә тирәнәйтү омтылышы бар. Яланаяклы кыз Гөләндәм, яшьтән гаепсезгә гаепләнеп, йөрәге рәнҗетелгән яшь кеше, юлда очраган һәртөрле гаделсезлекнең килешмәс дошманы булып әверелгән. Шулай итеп әсәр бүгенге идеяләргә хезмәт итә торган эчтәлекле булып чыккай. Ш. Зәйнинең Мин- зәлә театрында куелган «йөрәк давыллары» драмасында да инде күреп үтелгән ситуацияләргә яңача килергә тырышу бар; кешенең бәхетсезлеген күреп, аңа, үзенең шатлыгы исәбенә булса да, ярдәмгә килергә карар иткән хәзерге заман кешесе турында язылган пьеса ул. Шулай итеп, һәр әсәрдә тырышып эзләнү, яңаны, бүгенгене табу омтылышы бар. Әгәр элегрәк кеше урынын техника мәсьәләләре алган булса, хәзерге әсәрләрдә игътибар кешенең үзенә юнәлтелгән.' Безнең бүгенге театр репертуарында X. Вахит иҗаты зур урын алып тора, һәм аның бүгенге драматургияне тикшергән вакытта үзәктә торуы табигый хәл. X. Вахит иптәшнең соңгы әсәреннән күренгәнчә, ул, безнең чор яшьләренә багышланган һәм тамашачыны кызыктыра алган берничә әсәрен («Беренче мәхәббәт», «Рәхим итегез», «Канда соң син?») биргәннән соң, яңарак мәсьәләләргә күчү чорын кичерә. Без сүзне аның үткәндәге уңышларын, табышларын басым ясап күрсәтүдән башларга кирәк дибез, чөнки актив эшләп килгән язучы үзенең уңышларына таянып кына һаман югары күтәрелә ала. X. Вахит геройлары арасында ю* яшь буып кешеләре аеруча матур һәм үзенчәлекле булып гәүдәләнде. Шат күңелле, үзара мөнәсәбәттә әдәпле һәм таләпчән, кешелекле яшьләрне аеруча яратып, белеп яза ул. Алар тормышта җылы урын гына эзләп йөрүче әрәмтамаклар да, тар балаклар да түгел. Шулай да X. Вахит һәм кайбер башка язучыларның пьесаларында тормышта бераз яшәп, эшләп тәҗрибә алган яшьләр аз күренә әле. Мәсәлән, киләчәктә Марсларга очар өчен, катлаулы операцияләр' ясар өчен, Иделләрнең агышын борыр өчен бүгенге көндә көннәрен төнгә кушып белем алучы талантлы укучы яшьләребезнең романтика белән тулы тормышы, заводларда, кырларда, төзелешләрдә зур эшләр башкаручы героик характерлы гүзәл егетләребез һәм кызларыбыз X. Вахит һәм башка күл кенә язучыларның пьесаларын сәхнәдә карарга гына йөриләр, әмма сәхнәнең үзенә герой буларак менә алмыйлар әле. X. Вахит әсәрнең сюжетын төзү мәсьәләсендә дә каршылыклы процесс кичерә. «Беренче мәхәббәт» әсәрен алыйк. Язучы әсәрнең темасын хәл итәр өчен тулысынча җавап бирә торган Тәлгать, Рәхилә, Әпсәләм кебек берничә характер тапкан һәм шулар ярдәмендә кызык кына драматик ситуация төзегән. Яшьләр күңелендә булган беренче мәхәббәт, тормыштагы беренче адымнар, матур хыяллар — барысы да табигый, аңлаешлы һәм тамашачыны кызыктыра һәм уйландыра алырлык материал бирә. Ләкин язучы шушы вакыйгаларның, шушы характерларның үсеше, бәрелеше әсәр өчен җитәрлек булуына ышанмый кебек. Ул интриганы тагын да көчәйтергә, тагы да мавыктыргычрак итәргә тырыша. Әсәргә мелодраматизм, сентиментальлек килеп керә. Бу сыйфатлар аның кайбер . башка әсәрләренә дә хас. Шуны әйтергә кирәк, яңа әсәрендә X. Вахит нык кына алга киткән, күрсәткән җитешсез* лекләрдән арына төшкән. Гомумән бу әсәре язучының туктаусыз эзлә* нүен күрсәтеп тора, һәрхәлдә аның иҗаты җитди сөйләшүләрне күтәрә ала торган дәрәҗәгә үсеп бара. Без башта ук хәзерге драматургиядә ике тенденциянең яшәп килүен — реализм белән үткәннең иң яхшы традицияләре бәйләнеп үсүен, олы драматургия белән вак-төяк интригалар (җыр-бию, мелодраматизм алымнары) көрәшеп килүен искәртеп үткән идек. Менә шушы көрәшнең бер чагылышы Ш. Бик- чурпнның «Бергә, гомергә» әсәре буенча куелган спектакльне тикшергән вакытта тагы бер тапкыр калку булып күтәрелеп чыкты. Ш. Бикчурин сәхнәгә ике әсәр бирде һәм икесендә дә ул җыр-бию, уен-көлкене мул итеп кулланды. Яшь драматургның матур үткен теле бар, тормыштагы яңаны, кызыкны тотып ала белә торган күзәтүчәнлеге бар. «Бергә, гомергә» әсәрендә ул инде бер адым алга атлады, оригиналь һәм кирәкле теманы — дуслык темасын күтәрде, ике ана образын иҗат итеп, характер төзүдә дә остара баруын күрсәтте. Ләкин вакыйгаларның үстерелеше торган саен канәгатьсезлек, гаҗәпләнү, борчылу тудыра бара. Әһәмиятле тема мәхәббәт маҗаралары, уен-көлке белән күмелеп кала. Пьесада, бигрәк тә спектакльдә, тик торганда җырлап җибәрү, биеп китү, юктан көлү, һәрнәрсәне уенга кайтарып калдыру зур урын алган. Театр исә, яшь язучыга ярдәм итү урынына (Ш. Бикчуринның әсәр өстендә ныклап эшләргә исәбе барлыгы һәммәбезгә билгеле), аның әсәрен ярым оперетта, ярым водевиль ясап чыгарган. Шушы уңай белән үткән елгы әсәрләрнең күбесе комедия булуын да әйтеп китәргә кирәк. Дөрес, комедия дә зур мәсьәләләр чишә ала, ул да эстетик тәрбия эшен башкара. Әйе, уңай герой үрнәгендә генә бу бурычларны үтәп була дигән сүз дөрес булып ук бетмәс. Заманында А. В. Луначарский бу турыда бик дөрес әйткән: комедия... «ул кешенең алдына куелган көзге. Бу көзгедә үзен күреп, кеше куркуыннан чөй һәм бау эзләргә тотынмый, бу көзгегә караганнан соң ул хәзер үк юынырга һәм кырынырга кирәк икәнен күрә». Шулай булса да, бөтен йөкне комедиягә кайтарыл калдыру, уңай геройлар образын киң һәм тулы рәвештә күрсәтү мөмкинлеге бирә торган драма, трагедия кебек жанрларны да читләтеп үтәргә ярамый. Мондый берьяклы үсеш конфликтлар мәсьәләсенә дә бик дык кагыла. Иң башта яңа, бүгенге конфликтлар эзләүдә кыюсызлык яшәп килүен күрсәтергә кирәк. Шуның аркасында урыны-урыны белән искергән конфликтлар да күренеп китә. Мәсәлән, «Тамгалы йорт»та эштән чыккан начар бер кеше образы бар. Бетем бәланең чыганагы да шул кеше — урманчы Фәррах. Рафикъны юлдай яздыручы да, башка әшәкелекләрне дә эшләүче ул. Әмма язучы Фәррах белән көрәшне һәм бу образның финалын ышандырырлык итеп, логика нигезендә эшләп чыга алмаган: тотылудан куркып, шушы карт бүре Фәррах, янәсе, урманда асылынып үлә. Без күргән Фәррах исә ахырга кадәрле көрәшергә, алдашырга, ничек тә бәладән котылып калырга тырышачак тәҗрибәле карак иде. «Яланаяклы кыз» әсәрендә ир белән хатынның яңа шәһәрне нинди план белән салу мәсьәләсендә каршылыкка керүләре күрсәтелә. Бу уңайдан кискен генә конфликтлар туарга мөмкин иде. Ләкин ир белән хатын бәхәсе конфликтка әверелми. Характерлар көрәшенә үсми, хатын сөйли һәм югарыга яза тора, боларның мөнәсәбәтләре шул килеш кала килә. «Тамгалы йорт»тагы Рафикъның да финалы уйланып җитмәгән. Намуссыз икәне ачылган Рафикъның драматик кичерешләре гыйбрәтле итеп тулысымча күрсәтеләсе урында, автор аны ашыгыбрак үзгәр- тә-төзәтә башлый. Ул алдашу юлы белән төзелгән йортның ишегенә аркылы такта кадаклап куя. Безнең драматургиядә конфликтсызлык «теория»се бөтенләйгә җиңелгән дип карау дөрес булмас иде; бигрәк тә, теориядә түгел, иҗади практикада ул үзем сиздерә тора. Тормыштагы зур конфликтлар урынына төрле аңлашылмаучылыклар белән чикләнү, зур мәсьәләләрне читләтеп үтү, әлеге шул кечкенә бәрелешләрне дә бертөрле тыныч юл белән хәл итеп тәмамлау — болар барысы да конфликтсызлык теориясе заманнарыннан калган кимчелекләр түгелмени?! Хәзерге көндә сәхнә әсәрләрендәге конфликтлылык дигән сүз ул зур, тирән, актуаль идеялелек дигән сүзнең синонимы булып тора. Мондый конфликтларны халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә .булган язучылар гына күрә һәм күрсәтә ала. Безнең әдәбият, театр тарихында моның мисаллары бик күл. Заманында Ш. Камалның «Козгыннар оясында» әсәре сәхнәгә куелу зур бер вакыйга итеп кабул ителгәнлеге, Т. Гыйззәтнең «Мактаулы заман» комедиясен академия театрында карар өчен районнардан эшелон-эшелон тамашачылар килүе мәгълүм фактлар бит. Яки М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасын искә төшерик. Сугыш чоры колхозларында җитешсезлекләрне, таркаулыкны күреп, чын йөрәктән ачыну һәм кайгыру нәтиҗәсендә туган һәм чорның үзәк конфликтларын, димәк, зур мәсьәләләрен чишүгә багышланган әсәр ул. Көчле конфликтларны сәхнә әсәренең җаны дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да үзара мөнәсәбәтләрне, кешенең характерын, психологиясен, дөньяга карашын үзгәртү өчен бик көчле көрәшбәрелешләр кирәк. Конфликтлылыкның билгесе әнә шулай вакыйгада катнашкан персонажларның характерында үзгәрешләр тууда ачык күренә. Хәзерге әсәрләрдә геройларның шәхси һәм иҗтимагый язмышларын, иҗтимагый һәм шәхси конфликтларын тирән бәйли белмәү күренә, күбрәк шәхси конфликтларга нигезләнгән пьесалар языла. Ә югарыда күрсәтелгән безнең классик әсәрләрнең уңышы, классик булып калуының сәбәбе пидә соң? Алар шәхси мәсьәләләрне гаилә, көнкүреш, интим тормыш даирәсе белән генә чикләп калганнармы? Юк, бу әсәрләр халык тормышын, халык характерының иң әһәмиятле якларын нигез, үзәк итеп алганнар. Алар кешене җәмгыятькә бәйләнеше ягыннан тирән гәүдәләндерүгә ирешкәннәр. Димәк, бу әсәрләрдә типиклаштыру нигезенә иҗтимагый принциплар салынган, шул нигездә кешенең хәзерге көн белән бәйләнешләре ныграк, тирәнрәк гәүдәләнгән. Иҗади практикада гына түгел, теоретик эзләнүләрдә дә конфликт мәсьәләсенә берьяклы караш үзен сиздереп-сиздереп үтә әле. Бездә кайбер иптәшләр конфликт ул тамашачыны кызыктыру, әсәрне үтемле итү чарасы итеп кенә карыйлар. Шул карашны күптән түгел А. Әхмәт иптәш язып та чыкты. Г. Аху- новныц «Чулпы җыры» пьесасына карата ул болай дип яза: «Әсәрдә конфликт та, көрәш тә юк кебек. Алар биредә өзек-өзек булып кына чагылып үтәләр. Шулай булса да, сугыш газапларын үз җилкәсендә кичергән, улларын, кызларын, аталарын, ирләрен югалткан тамашачы драмадагы геройлар (кичерешен үзенеке итеп кабул итә. Пьесада халык кичерешен чагылдырган эпизодлар шактый. Шуның өстенә авторның теле матур, җиңел, йөгерек. Ул геройларын үзләренә хас булган телдә сөйләтә белә. «Сәхнә законнарына сыймыйча» язылган «Чулпы җыры» 160 тапкыр сәхнәгә менә!.. Бу факттан чыгып шуны әйтәсе килә: бәлки безгә драматургия кануннарына бик үк буйсынмыйча язылган, ләкин халык күңеленә тәэсир итә ала торган сәхнә әсәрләрен куюдан баш тартмаскадыр». («Социалистик Татарстан», 1961 ел, 24 февраль.) Күрәсез, язучы биредә конфликтны ниндидер бер өстәмә таләп, бер бәла дип аңлый. Пьеса аннан башка да уңыш казана ала дип исәпли. Биредә конфликтны бары тик ачыктан-ачык персонажлар көрәше дип кенә берьяклы аңлау да һәм аны мәҗбүри булмаган бер канун итеп карау да чагыла. Икенче берәүләр исә конфликтка бөтенләй ялгыш карашта торалар. Драматургия һәм театр торышы мәсьәләләрен тикшергән иҗади киңәшмәдән соң «Социалистик Татарстан» газетасында менә мондый караш белдерелде. Анда, драматургия үсеше өчен төп шарт итеп, менә нинди нәрсәләр куелды: «Ике сихри көчне — кешенең эчке драмасын һәм аңа бәйле булган конфликтны кулыбызга алсак, сурәтли белсәк, аларны органик бәйләп диалектик бердәмлектә хәл итү осталыгына ирешсәк, драматургия һәм театр сәнгатен заман таләп иткән югарылыкка күтәрә алырбыз!» («Социалистик Татарстан», 196! ел. 23 декабрь.) Дөресме бу таләп? Уңай геройлар драматургиясе тудыру бурычы төп максатларның берсе итеп алынганда .мондый шартлар һәм бурычлар алга кую дөресме? Кешенең эчке драмасы дигән нәрсә нинди мәгънәдә алына һәм ул нинди кешеләргә хас? безнең сәхнәне үстерү өчен үзенең эчке каршылыкларында — драмаларында казынып, үз эченә бикләнгән, бер карар кабул итәргә гаҗиз булган персонажлар кирәкме? Андыйларның «эчке драмасына бәйле булган конфликтны» сәхнә әсәрләренең үзәгенә куярга һәм шуның белән заман таләп иткән югарылыкка күтәрергә мөмкин- ме? Кыскасы, хәзер безгә раппчы- лар тарафыннан уйлап чыгарылган яман аты чыккан «җанлы кеше» теориясен кире кайтарырга кирәкме? Әлбәттә, юк. Бүгенге конфликтлар турында сөйләгәндә кайберәүләр аны я бары тик капитализм калдыклары белән генә бәйлиләр, я булмаса чит ил йогынтысына гына кайтарып калдыралар. Ләкин хәзерге тормыштагы конфликтларны, каршылыкларны боларга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Безнең җәмгыятьнең алга бару юлында 1 башка төрле авырлыклар һә.м каршылыклар да бар. Партия соңгы елларда гына да авыл хуҗалыгындагы күпме кимчелекләрне ачты һәм авырлыкларны җиңүгә юл күрсәтте. Бо- ларны күрмәү һәм читләтеп үтү халык тормышы белән бәйләнгән әдәбиятка хас сыйфат түгел. Конфликтлар мәсьәләсенә характер төзү, бүгенге геройларның образларын иҗат итү проблемасы тыгыз бәйләнгән. Югарыда күренгәнчә, бу мәсьәләдә әле .күп кенә хәл ителмәгән бурычлар бар. Хәзерге татар театрында чорыбызга хас булга и героика урынына көнкүреш драматургиясе өстенлек алып китте. Ә бит халкыбызның яңа җәмгыять өчен, коммунистик хезмәт өчен, яңача тормыш һәм тынычлык өчен алып барган зур көрәше — масса-күләм героизмнан гыйбарәт булган күренеш. Героиканы бары тик сугыштагы батырлык белән чикләү дөрес түгел. Нефть скважиналары янында кышын, көзен тиңдәшсез көрәш алып барган хезмәт батырлары, кырларда югары уңыш яулаучы колхозчылар, заводларда, төзелешләрдә үзләрен аямыйча эшләүче коммунистик хезмәт бригадалары — болар героик күренеш түгелмени? Космонавтлар, очучылар, Җиһаншпннар турында әйтеп тә торасы юк — болар да безнең чордашларыбыз, замандашларыбыз ич. Хәзерге драматургиядә зур, калку уңай образлар да һә.м аларга каршы куелып, шундый ук тирән эшләнгән тискәре типлар да бик аз иҗат ителә әле. Аның геройлары башлыча урта кул кешеләр. Хезмәтне, хезмәт кешесенең тормышын ниндидер күңелсез, төссез итеп күрсәтү дә, аның ром антик-героик эчтәлеген ачмыйча үтү дә әнә шул хәзерге тормыштагы героиканы күрсәтә белмәүнең бер күренеше ул. Уңай герой проблемасының партия темасы белән тыгыз бәйләнештә булуы үзеннән-үзе аңлашыла. Чөнки Коммунистлар партиясе эшчәйлегендә, аның тоткан юлында, максатларында хезмәт ияләренең, халыкның чын тормыш, бәхет, азатлык турындагы өметләре тулысыңча чагыла. Икенче төрле итеп әйткәндә, партиянең Программасы шушы өметтеләкләрне бергә җыйнаган һәм шуларны гамәлгә куя юлларын күрсәткән бер документ ул. Әдәбиятта, сәнгатьтә партия темасы төрле рәвешләрдә бирелә ала. Сәхнәдә исә ул еш кына аерым персонажлар, коммунист образлары аша гәүдәләнә. Совет әдәбиятында баш геройлары коммунист булган онытылмаслык әсәрләр бар. Халыкның ышанычлы дусты, җитәкчесе, киңәшчесе булган уңай образларны иҗат итү зур, хөрмәтле бурычларның берсе. Уңай герой образын иҗат итү омтылышында бер гуманистик мәгънә ята. Кешенең кешелегенә басым ясап, аның гүзәл сыйфатларын табып, шуларның үсүенә ярдәм итеп, язучы чын кеше тәрбияләү эшенә булыша. Шуңа күрә без заманыбызның каһарманнарын, чын батырларын, чорның төп үзенчәлекләрен үзендә чагылдырган зур образлар иҗат итүне һәрвакыт якларга тиешбез. Димәк, хәзерге драматургия проблемаларын тикшергәндә сүз яңача «конфликтлар, зур характерлар иҗат итү турында барырга тиеш, замандашлык проблемасын чишүне без бары тик шул мәгънәдә генә аңлыйбыз. Үткән елда барлыкка килгән әсәрләрнең уңай һәм шулай ук җитешсез якларын тикшерүдән максат ачык булса кирәк: сүз бу әсәрләрнең кайбер җитешсезлекләрен күрсәтү белән аларньыкире кагу турында бармый, ә шуларның уңай казанышларын үстерү, тирәнәйтү, образлар системасын киңәйтү, яңа жанрлар үстерү, героик, романтик пафосны көчәйтү кирәклеге турында бара. Шулар турында бергәләп уйлашу, иптәшләрчә ярдәм итешү турында бара. Бу иҗади бурычларны гамәлгә ашыруда оештыру эшләренең дә зур урын тотуын әйтергә кирәк. Хәзергә кадәрле драматургия үсешенә театрларның да, Союз идарәсенең дә, культура министрлыгының да игътибары җитәрлек булмады. Драмсекциянең эшен дә бик нык җанландырасы бар, өлкән язучыларның секциядә актив катнашуларын, шул юл белән яшьләргә ярдәм итүләрен көчәйтәсе бар. Яна язылган пьесаларны бастырып чыгару мәсьәләсе бик авыр тора. Мәсәлән, унга якын пьесасын сәхнәгә куйдырган С. Кальметов, Ю. Әминев, инде биш-алты пьеса язган Ш. Зәйни, А. Гыйләҗев, Г. Сәгыйдуллин, Ш. Рәкыйпов һәм башка иптәшләрнең шушы көнгә кадәрле җыентыклары басылып чыкмауны, ә кайберәүләренең бер генә әсәре дә. басылмавы драманы • үстерүгә ярдәм итү буламы? Бездә көчләр бар. Бездә талантлар җитәрлек. Эшне дөрес оештырганда, тиешле кайгыртучанлык күрсәткәндә, үзебезнең театрларны тирән мәгънәле, әсәрләр белән әлбәттә тәэмин итеп булачак. Безгә юл ярып бара торган Камаллар, Тинчуриннар, Гыйззәтләр үстерергә кирәк. Татар совет театр сәнгатен яңа югары баскычка күтәрү эшенә бөтен иҗади көчләрне тупларга кирәк. Чорыбыз шуны таләп итә.