Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕАТР СӘНГАТЕНДӘ БЕР НӘСЕЛ КЕШЕЛӘРЕ

Балаллар каләме белән язылган әсәрләрне бик яратып укыйбыз, Камаллар катнашында уйналган спектакльләрне сокланып карьшбыз. Тик бу Камаллар барысы да бер туганнармы, аларның бер-берсенә якынлыкларын аермачык белеп житкерә алмыйбыз...» — дигән сүзләрне еш кына ишетергә туры килә. Әйе. татар әдәбиятында һәм татар театры сәнгатендә Камаллар фамилиясе бик еш очрый. Чыннан да, Камал фамилиясен йөртүче язучыларыбыз һәм артистларыбызның тормыш юллары белән ныклап таныш булмаучыларның, бигрәк тә яңа үсеп килә торган яшь буынның, бу сорауны алга куюы бик табигый һәм урынлы. Менә шуны искә алып, бу мәкаләдә күпләрне кызыксындырган шул сорауларга җавап бирергә булдык. Камаллар исеме татар халкының зур ихтирамын казанды, әдәбиятыбыз өчен дә. театр сәнгатебез әчеп дә бик таныш һәм якын исемпәрнен берсе булып китте. Татар әдәбиятының классиклары Галиәсгар Камал белән Шәриф Камал, татар сәхнәсендә тирән зз калдырган Камал I, Камал I], Камал Ш һәм тагын бнк күп Камалларның исеме һәрвакыт хөрмәт белән искә алына. Әмма без, башка Камалларны калдырып торып, бу юлы бер нәселдән килгән, бертуган Камаллар турында гына сөйләргә телибез. Галиәсгар ага Камалның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге күпьяклы һәм бай эш- чәнлеге аның үз гаиләсендәге туганнарыңа бик нык тәэсир ясады, аларны ижат эшенә канатландырды. Аның йогынтысы нәтиҗәсендә башта беренче энесе Габдулла (1893—1933), аннары кече энесе Габдрахман да (1896—1948) сәхнәгә менәләр. Сеңелләре Зәйнәп тә (1899) алардан калышмый. Бу буынга алар артыннан килүче яшьләр — Галиәсгар аганың уллары Әнәс (1908) белән Фаик та (1919—1942) кушылалар. Ә инде Фатыйма (1903) ханым бу нәселгә килен буларак килеп керә. Фатыйма белән Габдулла кызы Гәүһәр (1923) хәзер театр сәнгатендә Камалларның иң кече вәкиле булып тора. Менә шулай итеп, буыниан-буынга килгән бер нәсел кешеләреннән татар сәхнәсен* дә Камаллар дкнастиясесыман токым барлыкка килә. Казан җәмәгатьчелеге 1963 елны Габдулланың, 70, Фатыйманың 60, ә 1964 елкың башында Галиәсгар аганың 85 еллыгын тантаналы төстә искә алып үтте. Шул ук елны Зәйнәпкә С5, Фанкка 45 яшь тулды, ә алдагы якын елларда Габдрахман 70, Әнәс 60. Гәүһәр 45 яшен тутыр]яр. Татар театр сәнгате өлкәсендә эшләгән һәм әле дә эшләүче шушы бер нәсел кешеләренең яшәү елларын бергә кушсаң, бу династиягә 500, ә аларның сәхнә эшчәнлек- ләренә 250 ел тула. Нинди озын гомер һәм нинди данлыклы хезмәт юлы! Камаллар нәселеннән чыккан артистларның, бигрәк тә Галиәсгар аганың һәм аның энеләре Габдулла белән Габдрахманның, сәхнә эшчәнлекләре гаять авыр шартларда башлана. Ул елларда консерватор байлар, реакцион руханилар татар театрын булдырмау өчен кискен керәш алып баралар. Сәхнәгә баскан һәрбер кешене каргыйлар, мәс ОВЕТ ВЛАСТЕНМН хәрәлиләр. Ләкин 1 алиэсгар ata, шушындый авырлыкларга да карамастан, кыю рәвештә сәнгать юлына баса: алдынгы фикердәге яшьләр белән берләшеп татар театрын оештыру эшендә зур активлык күрсәтә. Һәм, ниһаять, карагруһчыларның каршылык- ларын вата-җимерә, зур тарткалашлардан соц татар телендә беренче спектакль — «Кызганыч бала» сәхнәгә куела. Бу вакыйга Галиәсгар аганы рухландырып жибәрә, аның «алдагы иҗат эшләренә дәрт бирә. Шул көннән алып ул үзенең бетен сәләтен, иҗат көчен татар театрын аякка бастыруга, аны үстерү эшенә багышлый. Бер-бер артлы яна пьесаларын язып, яшь театрның репертуарын тәэмин игә. Әмма аның яшь театрга хезмәт күрсәтүенә «көфер почмагы»иың атаманнары адым саен аяк чалалар. Һәрвакыт, һәр урында аны бу эшеннән чигендерергә маташалар. Полиция управлениесенә донослар явып кына тора. Хәтта шул заман интеллигентларыннан саналган югары катлау бәндәләре дә аны: «Аның әсәрләре урам телендә язылган» дип түбәнсетәләр. Буржуаз җәмгыять вәкилләренең мондый кара эшләре Галиәсгар аганы вакыты- вакыты белән ачындырса да. аның театрга, иҗат эшенә булган мәхәббәтен сүрелдерә алмый. Ул иҗатын дәвам игә һәм соңыннан Габдулла Тукан тарафыннан югары бәя алган «Бәхетсез егет»ен яза. Ләкин Галиәсгар ага үзе язган әсәрләр белән генә канәгатьләнми. Ул, репертуарны төрләндерү ниятеннән, сәхнә әсәрләре җыю өчен, 1912 елда Истамбулга бара. Аннан берничә әсәр алып кайта һәм татарчага тәрҗемә итә башлый. Шушы тәрҗемәләрнең берсе француз драматургы Мольер әсәре булып чыга һәм Галиәсгар аганы плагиатлыкта гаеплиләр. Моңа хәтле дөньяда Мольер барлыгын белмәгән Галиәсгар ага өчен бу бер яктан уңайсыз булса, икенчедән аны бөек драматургның башка әсәрләре белән дә кызыксынырга мәҗбүр итә. Төрек язучысы Кассап үзләштергән «Саран»нак тыш, Галиәсгар ага Мольерның тагын берничә әсәрен («Скапенның хәйләләре», «Хаста». «Ирексездән табиб» һәм «Канатлы доктор» комедияләрен) русчадан татарчага тәрҗемә игә. Аннары ул рус язучыларыннан Островскийның «Гроза»сын, Гогольнең «Реви- зор»ын, Горькийның «Тормыш төбендә»сен тәрҗемә итә. Галиәсгар Камал, үз гомерендә егерме бишләп оригиналь әсәр язып, башка мнлләг азучыларының дистәләрчә пьесаларын тәрҗемә итеп, заманында татар сәхнәсен репертуар белән тәэмин итүче драматургларның берсе булды. Аның шундый зур иҗади эшчәнлеге татар театрын үстерүдә тиңдәшсез урын алып тора. Ә инде Мольер, Островский, Гоголь, Горькийларның зур художестволы драмалары, комедияләре аша татар сәхнәсенең берекче буын артистларын, татар театр сәнгатенең беренче карлыгачларын тәрбияләүдә, аларны сәхнә осталары итеп җитештерүдә аның әһәмияте аеруча зур. Галиәсгар Камал, драматург һәм тәрҗемәче буларак, татар театрын репертуар белән тәэмин итүче генә түгел, ә театрның туу көннәрендә аңа һәрьяклап ярдәмгә килүче, театр эшен оештыручы һәм аиы юлга салып җибәрүчеләрнең берсе булып та танылды. Ул, афишалар язудан алып, спектакльләр өчен киемнәр табу, артистларга гримнар салу кебек эшләрне дә иренмичә эшләгән. Галиәсгар ага үзе дә бу турыда: «Татар театрын нигезләүдә әсәрләрем белән генә түгел, киемнәрем, уеннарым белән дә күп ярдәм иткән идем», — ди. Г. Камал — татар театрының башлангыч елларында артист һәм режиссер буларак та күп эшләгән кеше. Ләкин әлегә аның артистлык һәм режиссерлык иҗаты ныклап тикшерелеп бетмәгән һәм матбугатта тиешенчә яктыртылмаган мәсьәлә булып калуын дәвам итә. Революциягә чаклы татар спектакльләренә язылган рецензияләрдә күп очракта артистларның исеме күрсәтелмәвен, фәлән «рольне уйнаучы адәм яхшы, гүзәл чыгарды», яки фәлән «рольне уйнаучы килештерә алмады» дип кенә чикләнүләрне искә алсак, Галиәсгар аганың артистлык иҗатын тулысы белән күз алдына бастыруның шактый кыен икәнлеге бик яхшы аңлашылыр. Шулай да Галиәсгар аганың уз әсәрләрендәге һәм тәрҗемә пьесаларындагы кайбер рольләрне зур осталык һәм иҗади сәләтлелек белән башкаруы билгеле. Мәсәлән, замандашларының истәлекләренә таянып, без аның Шиллерның «Юлбасарлар» һәм «Мәкер вә мәхәббәт», Горькийның «Тормыш төбендә» исемле әсәрләрен сәхнәгә куйганда, ул әсәрләрдәге баш рольләрне зур осталык белән уйнавы турында әйтә алабыз. Зәйни Солтаков еш кына Габдулла Тукай Астрахань яшьләре белән очрашкан чагында аларга Галиәсгар Камалның рольләрне «муаффәкыятьле итеп уйнавыи» сөйләгәнен искә ала иде. Гафур Коләхметов белән Галиәсгар Камал татар сәнгатенең үзәге булган «Шәрык клубы» эшенә дә җитәкчелек итәләр. 1910 елдан алып, биредә системалы рәвештә «Сәйяр» труппасының, спектакльләре куела башлый һәм Галиәсгар ага берничә сезон буена шушы труппада режиссерлык хезмәтен алып бара. Гомумән, Галиәсгар ага Бөек Октябрь революциясенә чаклы да, анпан соң да театрга якын тора, аның эшенә даими ярдәм күрсәтеп килә. Резолюция елларында энесе Габдрахман Камал тарафыннан оештырылган беренче татар совет театры эшемә якыннан торып катнаша һәм шул елларда параллель яшәп килгән, кызылармеецлар өчен оештырылган татар запас батальоны труппасында да артист булып эшли. Гражданнар сугышы елларында Галиәсгар ага халыкка тиз барып җитә торган эстрада жанрына күчә һәм үзенең гомор-сатирасы белән интервентларга каршы аяусыз ут ача, үзе язган декламацион куплетларын сәхнәдән торып башкаручы эстрада артисты булып китә. Ә татар дәүләт театры төзелү белән аның художество составына профессиональ артист итеп алына. Әмма ул соңыннан драматургия өлкәсендә күбрәк эшли башлый, ә аның артистлык хезмәтенә булган мәхәббәтен туганнары дәвам иттерәләр. Югарыда әйтелгәнчә. Габдулла белән Габдрахман Камалларның сәхнәгә басулары татар театрының гаять зур авырлыклар кичергән елларына туры килә. Галиәсгар ага театрның башлангыч елларындагы оештыру, аны аякка бастырып җибәрү авырлыкларын үз җилкәсендә татыса, энеләре исә аның яшәү кыенлыкларын уртаклашалар. Акчлсызлыктан интегү, гостиницалардан куып чыгарылу, карагруһлар тарафыннан мәсхәрәләнү, кыйналуларны беренче буын татар артистлары шактый күп күрә. Спектакль куяр өчен бина таба алмыйча, табылган тәкъдирдә куелачак әсәргә рөхсәт бирелмәү яки зур кыенлыклар белән оештырылган спектакльләрдән расходны капларлык акча җыелмау аркасында, киемнәрен сата-сата тукланып, 2—3 кешегә бер билет алып, шәһәрдән шәһәргә күчеп йөрергә мәҗбүр булган татар артистлары арасында Габдулла белән Габдрахман Камаллар да була. Габдулла (Камал 1) белән Габдрахман (Камал 11) Камалларның сәхнә эшчәнлек- ләре 1912 елларда башлана. Бу вакытта «Сәйяр» инде үзенең художество йөзен ачыклаган профессиональ театр дәрәҗәсенә күтәрелгән коллектив иде. Ул елларда труппа рус театры артистлары белән дә иҗади бәйләнешкә кереп, рус драматургиясенең классик әсәрләрен сәхнәгә куя башлый. Әлбәттә, мондый җирлек һәр ике яшь артистның да ижади алымнарына уңай тәэсир ясый. Тәрҗемә әсәрләр татар сәхнәсенә яңа стиль, реалистик сәхнә методын алып киләләр. Рус режиссерлары җитәкчелегендә «Сәйяр» артистлары, шул җөмләдән Камаллар да, башкарган образларын реаль чынлыкта, тамашачыны ышандыра алырлык дәрәҗәдә иҗат итүгә ирешәләр. Дөреслеккә, гадилеккә, табигыйлеккә нигезләнгән рус сәхнәсендәге реализм принциплары татар артистларының үсүенә нык йогынты ясый. Островскийның «Гроза» сын дагы Дикой, «Гаепсездән гаеплеләр»ендәге Муров образлары, «Ревизор» комедиясендәге Осип, татар сәхнәсендә беренче буларак, Камал 1 тарафыннан иҗат ителәләр. Хлестаков («Ревизор») белән Фердинанд («Мәкер вә мәхәббәт») образларын беренче башкаручы кеше дә — ул. Өлкән буын артистларның әйтүләренә караганда, бу образлар, татар сәхнәсендә беренче тапкыр куелуларына да карамастан, Камаллар тарафыннан бик оста итеп башкарылганнар. Болардан тыш та Камаллар татар театры тарихында искә алынырлык бик күп образлар тудырдылар. Моңа мисал итеп Камал I тарафыннан зур осталык белән гәүдәләндерелгән Яго («Отелло»), Сатин («Тормыш төбендә»), Президент («Мәкер вә мәхәббәт»), Хәсән карт («Альманзор») һәм татар драматургиясендәге дистәләрчә образларны күрсәтергә була. Ул замандагы рецензентлар теле белән әйткәндә, Камал J һәрбер образын диярлек «фәүкыльгада (гадәттән тыш) зур осталык белән» башкарган. Аның иҗади осталыгы белән гаҗәеп матур тембрлы тавышы сәхнәдәш иптәшләрен сокландыра торган була. Талантлы артист буларак, Камал Н дә искиткеч осталык белән иҗат ителгән образлар калдырды. Ул тудырган Вәли («Беренче театр»), Закир («Бәхетсез егет»), Исмәгыйль («Галиябану»), Аскарик («Наемщик»), Гарәп («Таһнр-Зөһрә»), «Тукай» пьесасындагы агасы I алиәсгар Камал һәм «Казан» пьесасындагы В. Вахитов образлары аның олы хисе, киң диапазонлы артист булуын бик ачык раслыйлар. Болардан тыш, аның соңгы елларда «Зәңгәр шәл», «Соңгы сәлам», «Сакла, шартламасын», «Сүн- гэн йолдызлар» әсәрләрендә тудырган образлары һәм «Булат батыр», «Койрыклы йолдыз», «Кара багана» исемле татар тормышын чагылдырган кинофильмнардагы рольләре дә чын профессиональ югарылыкка күтәрелгәннәр иде. Боек Октябрь революциясен Камал I Оренбург шәһәрендә каршылый. Ул вакытларда хөкүмәтнең бер кулдан икенче кулга еш кына күчеп торуы, шуның өстенә «Ширкәт» труппасы эшләп килгән бинаның януы—Камал I җитәкчелек иткән Оренбург татар театрының таралуына сәбәп була. Шуннан соң Камал I труппа туплап фронтка китә. Ә 1918 елга чаклы «Сәйяр» труппасында өзлексез эшләп килгән Камал II, Казан шәһәре чехлардан тазартылу белән, беренче татар совет драма театрын оештыра һәм, аның режиссеры булып, үзенең иҗади хезмәтен совет сәнгатен үстерүгә багышлый. 1919 елда агасы Галиәсгар Камал белән бергәләп оештырылган армия театры эшендә дә актив катнаша. Шулай итеп, «Сәйяр» труппасында чыныгып, иҗади яктан элгереп, профессиональ артистлар дәрәҗәсенә күтәрелгән агалы-энеле Камалларның алдагы елларда эшчән- лекләре төрле шәһәр, төрле театр сәхнәләрендә дәвам итә. Камал I гражданнар сугышы елларында, шартлар кыен булуга да карамыйча, труппасы белән фронтка китә. Труппа, кызылармеецларга спектакльләр күрсәтә-күрсәтә барып, Урта Азия җиренә аяк баса. Юлда Камал I гә тиф эләгә һәм авыр хәлдә аны Ташкент шәһәрендәге лазаретка китерәләр. Анда ул озак вакытлар госпитальдә дәваланырга мәҗбүр була. Врачлар аңа ерак юлга чыгарга кушмыйлар. Әмма эш сөючән йөрәге, сәнгатькә булган мәхәббәте аңа тынычлык бирми, ул һаман сәхнәгә омтыла. Аягына басу белән башта Ташкентта татар театры оештыру турында хыяллана. Әмма, артистлар составы аз булганлыктан, театр ныклап оешып җитә алмый. Кечерәк күләмдәге әсәрләр куеп, берәр ел яшәгәннән сон, театр тарала. Шуннан Камал 1 үзбәк яшьләрен туплап, үзенең бөтен көчен, сәләтен һәм тәҗрибәсен үзбәк драма театрын оештыруга багышлый. Озак та үтми, Камал 1 постановкасында һәм катнашында үзбәк телендә беренче театр — «Хәлимә» спектакле күрсәтелә. һәм Камал 1 шул 1920 нче еллардан алып 1930 нчы елларга кадәр Урта Азиядә кала. Ул, профессиональ артист, тәҗрибәле режиссер һәм оста җитәкче буларак, башта үзбәк драма театрын аякка бастыруда булыша, аннан соң таҗик театрында хезмәт итә. Үзбәк һәм таҗик халыкларының театр сәнгатен үстерүдә, кадрлар әзерләүдә, иҗади һәм практик ярдәм итүдә Камал I нең хезмәтләре бик зур. Татар дәүләт академия театрының гастрольләре вакытында Ташкентка баргач, Камал I нең хатыны Фатыйма ханымга Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрының олы буын артистлары, сәхнә ветераннары исеменнән фоторәсем бирәләр. Ул рәсем артына болай дип язылган: «Бу кешеләрнең иҗади үсешендә, ирегез — турылыклы дустыгыз Камал I нең хезмәте бик зур... Бу кешеләр аны һәрвакыт яраталар һәм хөрмәт итәләр...» Әйе, үзбәк театрының тууы Камал 1 исеме белән бәйләнгәнлеген раслаучы хак сүзләр бу. 1931 елны, Татарстан хөкүмәтенең чакыруы буенча, Камал I Казанга кайта. Аны радиокомнтетка баш режиссер итеп билгелиләр. Биредә ул татар сәнгате өчен яңа булган жанр — радиодрама театрын оештырып җибәрә. Радиопостановкаларның сыйфатын күтәрүдә, аларны төрләндерүдә Камал 1 зур көч куя, тырыша, артист һәм режиссер буларак, радиодрама театрын үстерүдә -зур эшчәнлек күрсәтә. Әмма 1928 еллар тирәсендә башланган тамак туберкулезы аны акрынлап хезмәт сафыннан чыгара Һәм койкага китереп сала. 1933 елның 23 июнендә (Галиәсгар агасы үлеп бер атна узуга) аның өлкән энесе Камал I — Габдулла да вафат була, 1920 елдан алып 1932 елга кадәр Татар дәүләт академия театрында, аннан соң Уфа, Пермь, Троицк кебек шәһәр театрларында артист һәм режиссер буларак хезмәт күрсәтеп, татар театр сәнгате белән бик тыгыз бәйләнештә яшәгән Камал 11 нең дә соңгы елларда сәламәтлеге какшый башлый. 1937 елда аның авыруы көчәя һәм татар сәхнәсенең ветераны булган Камал 11 дә иҗатын туктатырга мәҗбүр була. Шуннан соң ул яңадан театрга килә алмый һәм 1948 елда озакка сузылган үпкә авыруыннан үлә. Галиәсгар, Габдулла һәм Габдрахман Камалларның сеңелесе Зәйнәп Камалова яшьтән үк агалары катнашында уйналган спектакльләрне карап тәрбияләнә. Бу спектакльләр аңа зур тәэсир ясый һәм ул үзе дә артистка булырга хыяллана. Ләкин дип басымы аркасында изелергә мәҗбүр булган татар хатын-кызлары кебек үк Зәйнәп гә бу хыялына озак вакытлар ирешә алмый йөри. Фәкать ире генә аның бу теләген тормышка ашырырга ярдәм итә. Зәйнәп Камалова беренче тапкыр 1920 елда Ташкент шәһәрендә агасы Габдулла тарафыннан оештырылган театрда сәхнәгә аяк баса. А. П. Чеховнын «Лго» әсәрендәге Попова роле анык иҗатында иң беренче баскыч булып тора. Иҗади сәләтен тиз арада күрсәтеп өлгергән Зәйнәп тә, агасы Габдулла, җиңгәсе Фатыйма Камаллар белән бергә, үзбәк театрына күчерелә һәм «Хәлимә», «Намаз огры», «Һөҗүм», «Бозыклык армуганы», «Һинд ихтилалчылары» кебек үзбәк әсәрләрендә төп рольләрдә уйный башлый. Бүгенге көндә дан тоткан Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрының нигезе булган ул театрда берничә еллар эшләгәннән соң. ганлә тормышына бәйле сәбәпләр аркасында, 3. Камалова сәхнәдәй беркадәр вакыт аерылып тора. Ә 1928 елны Казанга Татар дәүләт академия театрына кайта. Күп тә үтми, аңа тагын Ташкент татар театрына китәргә туры килә. Соңыннан яңадан Казанга кайтып, радиодрама театрында берничә сезон эшләгәннән сон, Республика күчмә театрына алына. Менә шул театрда 20 елга якын хезмәт нтеп, Татарстанның атказанган артисткасы 3. Камалова пенсиягә чыга. Зәйнәп Камалова — үзенең 35 еллык иҗади гомерендә Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Коләхметов, К- Тинчурин, Т. Гыйззәт, Р. Ишморат һ. б. авторларның әсәрләрендәге төп геройларны гәүдәләндергән артистка. Бигрәк тә, акылдан шашкан карчык («Һинд ихтилалчылары»), Катя («Соңгы сәлам»), Зөһрә («Шомлы көннәр»), Хәнифә карчык («Кайту»), Җиһан («Башмагым») рольләрен оста, үзенә генә хас нечкәлек белән башкара иде ул. Татар театрының атасы булып танылган Г. Камал, үз энеләрен, сеңелесен һәм киленен генә сәхнәгә тартып калмыйча, алты баласыннан ике улын да (әлбәттә, алариың сәләтләренә карап!) сәнгать дөньясына тарта. Боларның, берсе Әнәс (1908 елгы), икенчесе Фаик (1919—1942). Бу ике егет Октябрь революциясе җимеше буларак төзелгән Татар театр техникумына укырга керәләр һәм аннан берсе режиссерлык (Әнәс аңарчы Казан педагогия техникумын да тәмамлаган була), икенчесе артистлык профессиясе алып чыгалар. Үзешчән түгәрәкләрдә уйнаганда ук үзләренең сәләтләрен күрсәтергә өлгергән яшүсмерләр шундук сәхнә эшенә кереп чумалар һәм үзләренең мөстәкыйль эш алып барырлык көчләре бар икәнлекләрен күрсәтә башлыйлар. Әнәс Камал бик иртә яза башлый. 1928 елны аның «Биш меңле Гайнетдин» исемле комедиясе басылып чыга һәм ул комедия 7—8 ел буенча сәхнәдән төшми уйнала. Әнәс Камал әле театр техникумының соңгы классында укыган елны ук яңа гына оештырылган күчмә эшче театрында әдәбият эшләре мөдире булып эшли һәм, техникумны тәмамлауга (1931 елның язында), популяр мәзәкче Хуҗа Шункаров белән бергәләп, Татнаркомпросның Беренче районара колхоз-совхоз театрын оештыра. (Хәзерге Минзәлә театры). Бу театрда ул художество җитәкчесе һәм артист булып биш ел чамасы эшли. Яшь театрны юлга салуда һәм аны үстерүдә күп кенә хезмәт күрсәтә. Әнәс Камал үзенең 35 еллык иҗади хезмәт дәверендә: «Туй», «Давыл», «Ике көч», «Буран», «Иске Казанда» (соңгы икесе Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә дә уйнала), «Март бураннары», «Сәлам хат» шикелле күп пәрдәле пьесалар (күбрәге комедияләр) яза. Ул аеруча бер пәрдәле комедияләре белән клуб сәхнәләренең популяр драматургы булып таныла. Аның Г. Халик Садри белән бергәләп язган «Юллар», «Бәхет нурлары» исемле драмалары да Республика күчмә театры сәхнәсендә куелып, тамашачылар тарафыннан яхшы кабул ителәләр. Ә. Камал шулай ук Казан дәүләт курчак театры өчен «Кисекбаш» (Г. Тукай әсәре буенча) комедиясен яза һәм бу әсәр балаларның гына түгел, зур тамашачыларның да күңеленә ошый, берничә ел буена репертуардан төшми. Фаик Камалның тормышы һәм сәхнә эшчәнлеге башка Камаллар белән чагыштырганда кыскарак. Шулай булса да, ул Әсгать Мәҗит җитәкчелегендәге эшче театрында эшләү дәверендә тамашачыларны җәлеп итәрлек образлар тудыра алды. Т. Гыйззәтнең «Мактаулы заман»ындагы Хәнәфи, М. Фәйзинең «Галиябану»ын- дагы Бәдри образларын гына уйнау профессиональ артист әчеп бик аз, әлбәттә. Әмма Фаик шушы аз санлы образлар белән дә үзен зур перспективалы артист буларак танытып өлгерде һәм тамашачыларның мәхәббәтен казанды. Киләчәге өметле. нҗат колачы киң булган бу егетнең гомере, кызганычка каршы, кыска булды. Бөек Ватан сугышы елларында Орел шәһәре өчен каты көрәш барган көннәрдә Фаик Камал батырларча һәлак була. Шунысы характерлы. Әнәс кенә түгел, гомумән Камалларның күбесендә, артистлык осталыгы белән бергә, язу сәләте дә бар. Мәсәлән, Камал II 1917 елда «Сулган чәчәкләр» исемле пьеса яза һәм ул барлык татар театрлары сәхнәләрендә уйнала. Зур күләмле пьесадан тыш. аның берәр пәрдәле сәхнә әсәрләре, радио өчен язылган әдәби монтажлары да бар. Әле хәзер дә Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала торган «Васса Железнова» (М. Горький) пьесасын да ул тәрҗемә иткән иде, Фаик Камалның да язучылык сәләте бар иде. Лның «Пионер каләме» журналында басылган хикәяләрен яшь укучылар яратып укыйлар иде. «Дуслар һәм дошманнар» исемле тәмамланып җитмәгән повестеннан да Фаикныц язарга шактый сәләтле кеше булуы бик ачык күренә. Камаллар гаиләсенә Фатыйма ханым килен булып, Камал I нең тормыш иптәше буларак, килеп керә. Гади эшче кызы Фатыйма Хәлиуллина театраль гаиләгә килеп керүгә тормышын тулысы белән үз халкынна намуслы хезмәт итүгә багышлады. «Минем иҗатымның канатларын үстерүдә Камаллар гаиләсе үзенең тәэсирен ясамый калмады,—ди Ф. Камалова,— Галиәсгар абый белән иптәшем Габдулладан алып, Камалларның һәркайсысы диярлек күңел түрендәге кылларымны хәрәкәтләндереп. күптән борчып килгән теләкләремне тормышка ашыруда зур ярдәм иттеләр». Әйе, Фатыйманың иҗат тормышында бу гаилә зур роль уйнады. Шушы гаилә кешеләре белән аның тормыш һәм иҗат юлы бергә үрелеп үсте. Резолюция алды елларында саф һәм ирекле мәхәббәт факелын кабызучы Галиябану образыннан алын, Ф. Камалова үзенең 45 еллык сәхнә эшчәнлегендә бик күп оригиналь һәм тәрҗемә әсәрләрдә төп рольләрне башкарды. Татар сәхнәсендә Ф. Камалова — Дездемона («Отелло»), Луиза («Мәкер вә мәхәббәт»), Амалия («Юлбасарлар»), Сәрвәр («Сүнгән йолдызлар»), Балдыз («Балдызкай»), Күгәрчен («Күк күгәрчен»), Гөлйөзем («Наемщик») кебек дистәләрчә образларны иҗат иткән зур артистка. Гаҗәеп зур осталык белән ул иҗат иткән образлар арасында бер-берсенә капма- каршы характердагы төрле чор, төрле яшьтәге, төрле милләт хатын-кызлары бар. Алар арасында майларына чыдый алмаган бай, сәүдәгәр хатыннары, азгын күңелле солдаткалар, караңгылык, наданлык сереме белән агуланган аналар, акча колына әверелгән сатлык җаннар, хәтта кеше үтерүдән дә чирканмаган бәндәләр бар. Менә шулар артистканың иҗат юлын тәшкил итә. Аларны артистка сәхнәдә һәркайсьтн үз хәрәкәте, үз психикасы, үз характеры белән яшәтеп, үз тавышы белән сөйләтә алды. Гомумән Ф. Камалова үзе башкарган һәрбер рольнең рухына керә, эчке кичерешләрнең ньюансларын тиз тотып ала белүе белән танылды һәм РСФСРның атказанган, ТАССРныц халык артисткасы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул, ана буларак, Камалларның сигезенчесе итеп, татар сәнгатенә кызы Гәүһәр Камалованы варис итеп калдырды. Сәхнә эшчәнлеге күптән түгел генә башлануына карамастан, Гәүһәр Камалова татар театрының яшь көчләре арасында күзгә күренеп үсеп, күтәрелеп баручылар рәтендә тора. Тамашачы инде аны «Васса Железнова», «Отелло», «Соңгылар», «Дошманнар», «Бәхетсез егет», «Ялгыз каен», «Аҗаган» һ. б. әсәрләрдә Васса, Эмилия, Соколова, Кәрим бай кызы, агроном Зөләйхә, Зөлхәбирә образларында күрде. Тамашачылар Гәүһәрнең Вассасын аеруча сокланып карадылар. Бу образны Гәүһәрнең анасы Фатыйма ханым Камалова да үз вакытында оста башкарган иде. Әмма ана белән кыз уйнавында охшашлык күрүе авыр. Фатыйма ханым, олы буын артисткасы буларак, бу рольне үз дәвере трактовкасында башкарган булса, Гәүһәр Камалова аңа бүгенге көн карашыннан чыгып, аның социаль әһәмиятен тагы да тирәнрәк ача алды. Гәүһәрнең киләчәге ометле. Камаллар эстафетасы хәзергә Гәүһәр кулында. Димәк, ул атасы, анасы, агалары, апалары, туганнары юлын дәвам иттерер, татар театр сәнгатен үстерүдә киләчәктә дә намуслы хезмәт итәр дип өмет итәргә хакыбыз бар