Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАДЕ PAH ЙОРТ

аулы Казандагы тыныч урамнарның берсендә, атап әйткәндә, элекке Беренче тау, ә хәзер Ульяновлар урамында, ике катлы һәм балконлы бер йорт бар. Аның каршында яшел чыршылар, каеннар һәм ябалдашларын киң җәеп карт карама үсеп утыра. Алардан бераз гына арырак куаклык белән капланган шактый тирән чокыр башлана. Менә шул чокыр буендагы агачлар арасына урнашкан йортта 1888 елның сентябреннән 1889 елның маена кадәр Ульяновлар семьясы яшәгән. Монда — В. И. Ленин музее. Музей 1937 елның ноябрендә ачылган иде. Шул вакыттан башлап бу йортка һәр көнне уннарча, йөзләрчә кешеләр килеп тора һәм алар- ны анда, гимназист киеме киеп, музейның үзәк залы уртасында басып торучы яшүсмер егет — В. И. Ленин скульптурасы каршылый. Иңенә шинель салган, кулына китап тоткан ул. Ихтимал, бу китапта Некрасовның ирек таләп итеп язылган шигырьләредер. Володя һәм аның әти- әнисе, туганнары йотлыгып укыган шигырьләрдер. Егет уйчан. Күрәсең, бөек шагыйрьнең иреккә сусап язылган шигъри юллары турында уйланадыр ул. В. И. Ленинның музей-йорты зур булмаган сигез бүлмәдән гыйбарәт. Ул бүлмәләрнең икесен В. И. Ленинның Сембердә һәм Казанда яшәгән чорын чагылдыручы документаль экспозиция тәшкил итә. Анда Ульяновлар семьясының күп кенә фоторәсемнәре, В. И. Ленинның Сем- бер гимназиясендә һәм Казан университетында ничек укуын чагылдырган документлар, картиналар, макетлар. Ә калган алты бүлмәдә максималь төгәллек белән Ульяновларның тормыш шартлары чагылдырыл- ган. Менә йортның беренче катындагы кечкенә генә бүлмә. В. И. Ленин бүлмәсе булган ул. Аның турында Анна Ильинична (Ленинның апасы) менә болай дип яза. Йортның «беренче катында нигәдер ике кухня бар иде, ә башка бүлмәләр өске катта иде. Володя үзенә эш бүлмәсе итеп, өске каттагы бүлмәне түгел, бәлки аскы каттагы ике кухняның берсен — буш торганын сайлап алды, чөнки ул аны, башкалардан аерым торганлыктан, эшләү өчен уңайлы дип санады. Һәм шунда, күп санлы китапларын укып, көннәр буе утыра иде». Музейның шул бүлмәсенә кергәч, андагы җиһазларның гадилегенә, В. И. Ленинның кечкенәдән үк көнкүреш мәсьәләсендә тыйнак булганына гаҗәпләнмәү мөмкин түгел. Менә гади тимер карават, аның янына китап киштәсе эленгән, ә өстәлдә керосин лампасы һәм Володяның бабасы Александр Дмитриевичтан истәлек булып калган пыяла кара савыты. Шунда ук К. Маркс « Капитал »ының беренче томы. Владимир Ильич «Капитальны беренче мәртәбә нәкъ менә шушы кечкенә бүлмәдә укый башлаган бит! Ул аны гади генә укып бармаган, бәлки һәр сүзе өстендә ныклап уйланып, анда әйтелгән фикерләрне, Россиядәге эшчеләр хәрәкәтендә һәм социаль экономик шартларда ничек итеп тормышка ашыру турында фикер йөрткән. «Хәтерлим, — дип яза Анна Ильинична, — бераз гәпләшеп утыру өчен Володя янына төшкән вакытларда ул, бик кызып һәм бик рухланып, миңа Маркс теориясенең нигезләре һәм ул теория ачкан горизонтлар турында свйКАДЕ PAH ЙОРТ Ш ли иде. Өстенә газеталар җәелгән плита өстенә утырып, кулларын сел- киселки сөйләве әле дә хәзергедәй күз алдымда. Үз гәптәшенә дә күчә торган ышандыру көче бик зур иде аның». Менә шуңа күрә дә Казанга кайту белән Володя бик тиз арада үзенә иптәшләр һәм фикердәшләр таба һәм алар ярдәме белән Н. Е. Федосеев оештырган марксистик түгәрәк белән бәйләнешкә керә. Туктаусыз рәвештә полиция күзәтүе астында торуын белгәнлектән, Ленин фикердәшләрен үз бүлмәсендә бик сирәк кабул иткән, күбесенчә ул үзенә кирәк кешеләр белән иптәшләрендә очрашкан. Әмма башка вакытларда ул көннәр буе үзенең шушы кечкенә бүлмәсендә укып утырган. Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов, Писаревларның халыкның иҗади көченә нык ышанып, революцион пафос белән сугарылып язылган әсәрләрен, мәкаләләрен аеруча яратып, дулкынланып укыган ул. Шул ук вакытта культуралы һәм файдалы ял да итә белгән. Владимир Ильич бигрәк тә музыканы яратып тыңлаган. «1888 елның кышында, Казанда, мин Владимир Ильич белән операга бардым, — дип яза Дмитрий Ильич (Ленинның энесе) үзенең истәлекләрендә. — Безнең урыннар кайдадыр югарыда, галеркада иде. Ул кич минем исемдә бик ачык уелып калган. Театрдан җәяү кайтуыбызны, кайткач ипи белән сөт ашавыбызны да хәтерлим. Бөтен кич буе Володя театрда тыңлап кайткан музыка тәэсире белән рухланып йөрде һәм, өйдәгеләр барысы да йоклаганлыктан, акрын гына һаман үзенә ошаган арияне җырлады. Абыйның кәефе гадәттән тыш күтәренке иде — полиция күзәтүе астында аулак бер почмактагы Ко- кушкино авылында яшәгәннән соң опера театрында булды бит Володя!» Музейның култыксалы баскычы безне аш бүлмәсенә алып менә. Йорттагы иң зур һәм иң якты бүлмә бу. Бүлмә уртасында зур өстәл, аның өстендә лампа эленеп тора. Тәрәзә төпләрендә һәм тәрәзә янындагы урындыкта чәчәкләр. Алар бик күп. Мария Александровна бик яраткан ул чәчәкләрне һәм аларны үзе үстергән, үзе караган. Тәрәзә буенда борынгы рояль тора, аның янында ноталар куелган этажерка, диван. Әле күптән түгел генә бу бүлмәдә тагын бер экспозиция артты: монда элек Ульяновлар семьясыныкы булган фаянс шикәр савыты һәм алты көмеш чәй кашыгы куелды. Ул кашыклар заманында Владимир Ильич кулында да булганнардыр, билгеле. Бүлмәдәге барлык нәрсә хуҗаларның тормыш-көнкүреш культурасы югары булуын күрсәтеп тора. Монда барысы да гади, һәр нәрсә үз урынында һәм бер генә артык әйбер дә юк. Ульяновлар бик тыйнак яшәгәннәр. Алар бу бүлмәгә көненә берничә рәт җыела торган булганнар. Семья членнарының яшьләре шушында дәрес әзерләгән, шахмат уйнаган, ә олылары китап укыган һәм укыган китаплары турында кызу-кызу бәхәсләр алып барганнар. Шул ук вакытта бу бүлмә Ульяновларның ял итү урыны да булган. Мария Александровна кичләрен монда еш кына рояльдә уйнаган һәм балаларына «Аскольд кабере» («Аскольдова могила») операсыннан җырлар, романслар җырлаган. Ул чакта музыка мәктәбендә укучы Ольга Ильинична да (Ленинның сеңелесе) рояльдә бик еш уйный торган булган. Ул уйнаганда акрын һәм бераз саңгыраурак тавыш белән Владимир Ильич җырлар, романслар, хәтта опера арияләрен җырлаган. Володя бигрәк тә Даргомыжскийның «Туй»ын («Свадьба») һәм Гейненың лирик җырын яраткан. Ул җырдагы бик югары нотада алырга кирәк булган «Я совсем погибаю, милый друг» дигән сүзләрне сузып җырлаганда ул, көлеп: «Уже погиб, погиб совсем» днп әйтә торган булган. Владимир Ильичның җырында беркайчан да кайгы, төшенкелек сизелмәгән, бәлки батырлык, кыюлык һәм күтәренкелек бөркелеп торган. Хәзер бу бүлмә тып-тын. Тик стенадагы борынгы сәгать кенә минутларның үтүен санап тора. Ләкин бу үле тынлык түгел. Бу — безгә бөек Ленинны, аның безнең Казаныбызда укып, киләчәктә Россия халыклары бәхетле яшәсен өчен ниләр эшләргә кирәклекне уйланып, иҗат итеп йөргән вакытларын искә төшерә торган бөек тынлык. Ашханә ишеге безне Ленинның әнисе Мария Александровна бүлмәсенә алып керә. Бу бүлмәдә аның белән кызлары Ольга һәм Мария дә яшәгән, шунлыктан монда өч тимер кровать тора. Тәрәзә буенда өстәл. Аның янында зур һәм бернинди бизәксез иске комод. Мария Алексан- дровнаның бүлмәдәге әйберләрне гаҗәеп уңай итеп урнаштыра белгәнлегенә сокланмыйча мөмкин түгел бу бүлмәгә кергәч. Монда һәр нәрсә кирәк урынга гына куелган. Мария Александровна бүлмәсенә кердеңме, аның ниндидер бер эчке рухи көчкә ия булган мөләем йөзле портретына игътибар итмичә мөмкин түгел. Ул портретны карауга шунда ук Мария Александровнаның, ана буларак, никадәр шәфкатьле, түземле' һәм культуралы кеше булганлыгы хәтергә килә. Әйе, оста педагог та, бик әйбәт тәрбияче дә булган ул. Александрны да, Володяны да һәм башка балаларын да беренче башлап ул укырга өйрәткән бит инде! һәм ул балаларына беркайчан да кул тидермәгән—сукмаган, аларны тел, яхшы сүз белән тәрбия иткән. Үсә төшкәч революцион юлга кереп киткән балаларына каршы сүз әйтмәгән генә түгел, хәтта бу эштә алар- ның иң якын дусты булган. Балалары төрмәгә ябылган, сөргенгә җибәрелгән вакытларда да сукранмаган, түзгән. Менә шуңа күрә дә му- зей-йортта булган кешеләрнең күбесе андагы тәэсирләр кенәгәсенә Мария Александровнага ана буларак соклануларын язып китәләр. Мария Александровна һәм аның кече кызлары бүлмәсе белән янәшә бүлмәдә Анна Ильинична яшәгән. Аның зур булмаган ул бүлмәсендә китапларның бик күп булуы игътибарны җәлеп итә. Өстәлдә дә, киштәдә дә, комодта да — һәркайда китаплар. Монда В. Г. Белинский әсәрләре дә, А. И. Герцен, Д. И. Писарев, Ф. М. Решетников, Н. А. Некрасов һәм башка язучыларның әсәрләре дә бар. Өстәлдә профессор Семевскийның «Россиядә крестьяннар мәсьәләсе» («Крестьянский вопрос в России») дигән лекцияләре ята. Анна Ильинична югары белем алу турында уйлаудан тукталмаган. Әле гимназиядә укыган вакытында ук халык укытучысы булу турында хыялланган ул. Уналтынчы яше белән барганда Анна Ильинична гимназияне Зур алтын медаль белән тәмамлый һәм, укытучы ярдәмчесе булып ике ел Сембердә эшләгәннән соң, Петербургтагы Бестужев курсларының тарихфилология факультетына укырга керә. «Ләкин соңгы курста укыган чагында, абыйсы Александр Ильич эше буенча гаепләнеп, полиция күзәтүе астына алына һәм Кокушкино авылына биш елга сөргенгә җибәрелә. Анда ул бик күп укый, еш кына Ленин белән сөйләшә һәм чын марксист булып китә. Музей коридорының аргы башындагы бүлмәдә Дмитрий Ильич яшәгән. Ундүрт яшьлек Дмитрий ул чакта беренче Казан ирләр гимназиясенең дүртенче классында укый. Ульяновлар семьясы полициянең аерым күзәтүе астында булганлыктан, мәктәптә Митяның үз-үзен ничек тотышын аеруча игътибар белән тикшереп торалар. Дмитрий Владимир Ильичны бик ярата һәм һәрвакыт аңа охшарга тырыша. Ә ул чорда Владимир Ильич университетта укуын дәвам итәргә тели. Казан университетында яңадан укырга рөхсәт сорап, халык мәгарифе министрлыгына мөрәҗәгать итә. Ләкин Казан укыту округы попечителе Володя Ульяновның яңадан университетка кайтуына каршы чыга. Казан университетында укырга рөхсәт ителмәгәч, Владимир Ильич, укуын дәвам итү өчен чит илгә китәргә рөхсәт сорап, эчке эшләр министрына прошение бирә. Ләкин, полиция департаментының приказы нигезендә, Казан губернаторы В. Ульяновка чит ил паспорты да бирми. Менә шуннан соң Ленин укуын үзлегеннән дәвам итәргә мәҗбүр була. 1889 елның язында Казандагы марксистик түгәрәкләрнең эше тагын да җанланып китә. Владимир Ильич кичләрен еш кына өйләрендә булмый башлый. Казан полициясе дә Владимир Ильичны күзәтүен көчәйтеп җибәрә. «Казан губернасында яшерен күзәтү астында торучы кешеләрнең исемлеге»ндәге Ульянов Владимир исеме-фамилиясе турында «шикле кешеләр белән танышлык итә», «зарарлы юнәлештән бара» дигән язулар барлыкка килә. Патша опричниклары Ленинны «билгеле бер эше дә булмаган» кеше дип атыйлар, ләкин алар бик нык ялгышалар. Владимир Ильичның эше күптән инде аермачык була — халык бәхете өчен революцион көрәш юлын сайлый ул. Нәкъ әнә шуңа күрә дә, марксизмның революцион теориясен пропагандалау максаты белән, ул Н. Федосеев оештырган марксистик түгәрәкләрнең берсенә член булып керә һәм анда революцион актив эш алып бара. Полициянең яңа репрессиясе башлангач, Мария Александровна Володя өчен чын-чынлап хәвефләнә башлый. Менә шуңа күрә ул, Марк Тимофеевич Елизаров аркылы, Самара губернасындагы Алакаевка авылына якын гына булган бер кечерәк хуторны алдыра. Майның беренче числоларында Ульяновлар семьясы Казаннан шул хуторга күчеп китә. Һәм, чыннан да, Владимир Ильичның Казаннан китүе аны яңадан төрмәгә эләгүдән коткарып кала. Чөнки 1889елның июнендә Федосеев түгәрәге туздырыла һәм аның күп кенә членнары, шул исәптән Н. Е. Федосеев та, кулга алына. «Әгәр ул җәйдә Казанда калган булсам, — дип язды соңыннан В. И. Ленин, — төрмәгә бик ансат эләккән булыр идем дип уйлыйм». (В. И. Ленин, Әсәрләр, 33 т., 414 бит, дүртенче басма.) Владимир Ильич нибары ике елга якын гына яши Казанда. Ләкин аның чын-чынлап революционер булып китүендә, политик карашларының формалашуында бу чор иң мөһим этап булып тора. Апасы Анна Ильиничнаның әйтүенә караганда, Владимир Ильич нәкъ менә шул елларда «халык эше өчен көрәшүдә бөтен көчен бирүче, батыр һәм үз эшенә нык ышанган революционер булып . китте». Димәк, Владимир Ильичның революцион юлы Казанда башланган дип санарга ышанычлы нигез бар. Менә шуңа күрә дә Ленинның Казандагы музей-йорты безгә шушы йорттан революцион эшнең киң дөньясына беренче адымнарын атлаган бөек юлбашчының якты образын һәрвакыт искәртеп тора. Менә шуңа күрә дә бу йортка һәр көнне туган илебезнең төрле почмакларыннан уннарча, йөзләрчә хезмәт ияләре килеп тора һәм алар, музейны карап киткәндә, музей залының ишеге янындагы тумбочкага куелган тәэсирләр кенәгәсенә үзләренең рухи яктан тагын да чистарып, сафланып китүләрен язып калдыралар. Инглиз, немец, болгар, румын, грек, монгол һәм башка телләрдә язылган тәэсирләр дә күп ул кенәгәдә. Бу — «Ленин» дигән бөек исемнең бөтен дөнья халыклары телендә дә бердәй горур яңгыравына бик ачык мисал! К. ВӘЛИДОВА, В. И. Ленин музей-йортының директоры. А. Л10ЛЕВА, лектор.