Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛ КЕШЕЛӘРЕ

Ничектер шунда, чыгымчы атка охшаттым мин ноябрьне. Болай әйтергә җае да бар: һич тә рәте - чираты булмады көннәрнең. Әлс генә кар катыш яңгыр явып китә, озак та үтми, аны томан алмаштыра. Бер суыта, бер җылыта, ни көз түгел, ни кыш түгел. Тик ай ахырында гына һавалар азрак утырган кебек булды. Бозлавыклар белән сулышы тарайган җиргә юка гына кар юрганы ябылгач, һәр тараф үзенә генә хас бер сафлык, бер күркәмлек белән бизәлде. Кышкы табигатьнең утырып килгән көннәренең берсендә, шактый зур төркем татар язучыларының Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә булулары һәм китап укучылар белән күп мәртәбәләр очрашулары турында Чаллы районы газетасыннан укыгач, каләмдәш дусларның безнең Зәй якларына килүләрен дүрт күз белән көтә башладым. Чөнки газета битләрендә аларның Зәйдә дә булачаклары турында алдан ук хәбәр ителгән иде. Ниһаять, билгеләнгән көн килеп җитте. Ашыга-ашыга гостиницага шалтыратуыма каршы язучыларның әле генә килеп төшүләрен әйттеләр. Йөгерә-йөгерә гостиницага барып хердем. Дүртенче каттагы ике тәрәзәсе белән көньякка караган бүлмәдә ни хәтле танышлар, ни хәтле күңелгә якын кешеләр! Минем күзләр аларның берсеннән икенчесенә йөгерә. Ишектән кергәч тә уң яктагы тар койка янында чүгәләп утырган Ибраһим ага Гази үзенең кечкенә юл чемоданын актарып маташа. Аның баш очында, стена буенда — Салих Баттал. Ул алыптай гәүдәсе белән тар гына койкасын иңләп ята. Әллә арыган, әллә яңа урынны сынап карау өчен яткан — кем белә? Галимҗан Латыйп, бүлмә уртасындагы бердәнбер өстәлдә ниндидер язулар рәтләп кайнаша. Икенче як стена буенда Газиз Мөхәммәтшнн, шулай ук койкасына сузылып яткан килеш, ниндидер зур битле журнал укый. Исәнләштек. Теге-бу турыда сүзләр китте. Алар инде бер атнага якын йөриләр, шактый ялыкканнар, йончылганнар икән. Алда нихәтле очрашулар, нихәтле борчылулар көтә әле аларны. Тиздән партиянең Чаллы шәһәр комитеты инструкторы Крапивин иптәш тә килеп җитте. Шушы ике-өч көн эчендә ниләр эшләргә икәнен сөйләштек, планлаштырдык та тамакларны ныгытып алырга ашханәгә барырга җыендык, һәрхайсы киенеп бетте, тик Галимҗан Латыйп кына җитешми. Ул ботинкасын каптыра алмый маташа. Шулай азапланып-азаплаиып та хикмәт чыкмагач, аңа иптәшләрдән берсе ярдәмгә килде.- Галимҗан күп булса моннан бер атна элек кенә алган булган икән бу тышкы яктан ыспай гына күренгән ботинкаларны. Ә менә инде ботинканың бер сыңары башыннан бүселеп чыгарга, ягъни авызын ачарга да өлгергән. Җитмәсә, каптырмасы да тотмый икән. Каяндыр тимер чыбык табып, аннаи-моннан рәтләп куйгач, бөтенләй тугарылып төшкән ботикка янадан гәүдәсен тотарлык хәлгә килде. Өченче каттагы бүлмәләрнең берсенә тукталган Барлас Камаловка сугылып, җыйнаулашып ресторанга юнәлдек. Барлас Камалов белән Галимҗан Латыйпка бу тарафлар таныш, аларның Яна Зәй поселогында моннан элек тә булып киткәннәре бар иде. Аштан соң урамга йөрергә чыккач, телләребез тагы ачылды. Мин шушында торучы булганлыктан, моннан биш- алты ел элек басу һәм әрәмәлек җәелгән урында хәзер шәһәрнекеннән һич тә ким булмаган әллә ничәшәр катлы йортлар белән балкып утырган Яна Зәй поселогы турында сөйли башладым. Галимҗан Латыйп сүземә куәт бирде: — Бер ел эчендә нихәтле үзгәреш! Үсеш! Ул гына булмады, Барлас Камалов, тирй-юньгә карашын йөртә-йөртә, ялгап алып китте: — Менә теге дүртәр катлы йортлар... Узгаң ел алар юк иде бит. Ә ГРЭСнын икенче моржасы! Гажәп биек! Шулмыни инде йөз сиксән метр гәүдәле пәһлеван? Исең хитәр, кай арада калкып чыккак! Дүрт ел элек Яна Зәйдә булып киткән Газиз Мөхәммәтшин, күп тешне бөтенләй таный алмыйча, аптырап бетте: — Хәтәр, хәтәр, алга китеш! Мин килгән теге елны бу урамнар, бу таш пулатлар юх иде, билләһи юк нде. Ялгышмасам, монда бәрәңге басулары иде бугай. Энергетиклар урамын әйтәм, Казанның бер олеше күчкәнмени! Салих Баттал белән Ибраһим Гази, бу тарафларга гомерләрендә беренче тапкыр килгән булганга күрәдер инде, андый чагыштырулар ясамадылар. Әмма мондагы үсеш, мондагы яңалык, мондагы төзү колачының киплегенә соклану аларныц тнрә-якны җентекләп карауларыннан, каләмдәшләренең үзара җанланып сөйләшүләрен игътибар салып тыцлап баруларыннан бик ачык сизелә иде. Шулай беркадәр сөйләшеп йөргәннән соң, иптәшләрнең бер өлеше гостиницага ял итәргә китте. Ибраһим Гази, Галимҗан Латыйп һәм мнн фәкыйрегез яшь поселокның урамнары буенча атлавыбызны дәвам иттердек. Г. Латыйп белән миңа авыз ачарга да юл куймый, И. Гази һаман саен: «Менә бу урамны гына күрик, теге кибетне генә карап чыгыйк, теге чатка хәтле генә барыйк», — дн-ди, бик күп җирләрне гиздерде. Бөтен күк битен болытлар томаны каплап алганга күрә, көннең кичме-иртәме икәнен дә аеруы кыен, мәгәр талгын гына тирбәлә-тирбәлә төшеп торган карлар һаваны хушландыра- лар, сулышка ләззәтле бер рәхәтлек бирәләр һәм күңелне тел белән әйтеп булмый торган ниндидер рәхәтлеккә күмәләр иде. Азык-төлек кибетләренең берсенә килеп кергәч, И. Гази парланган күзлеген сөртеп карандыкаранды да әкрен генә әйтеп куйды: — Ничектер, егетләр, сару кайный башлады. Ресторан ашы килешмәде, күрәсең. Ул шунда ук прилавка артындагы ак халатлы, озынча бнтле сатучы хатыннан бер шешә сироп һәм стакан сорады. Гаҗәпләнебрәк калган сатучы каяндыр стаканын да табып бирде. Ләкин И. Гази сиропны стаканга салгач, үзе эчмичә, Галимҗанны, мине кыстый башлады. Аның кунак итүенә каршы килмәдек. Эчәсе кнлмәсә дә, эчә башлагач, тәме тамакка йөгерде. И. Гази үзе соңыннан гына, шул ук стаканга шешә төбендәге сиропны салып: — Әһә, миңа да калган икәи әле, — дип эчеп җибәрде. Кибеттәге бер өлкән яшьләрдәге апаның: «Үзләре культурный гына кешеләр бугай. Шушы хәмер дигәнне өйләренә кайтканчы эчәргә дә түземлекләре булмагач, кәкуй болар...»— дигән гаепләп әйтхән сүзен минем дуслар ишетмәделәр дә шикелле. Озак та үтми, икенче бер кибеткә кергәч тә, И. Гази әле сару кайнавының басылмавын, моның өчен сироп эчәргә кирәклеген куәтләп караса да, без инде риза булмадык. Китап кибетендә «чираттагы переучет» бара иде. Мин анда шундый хәлнең җәй көне дә булып узуын әйттем. Ишекне шактый, дөбердәтә торгач, безне кибеткә керттеләр. — Нинди уңай беләк переучет? — дип сорады И. Гази. — Барлыйбыз, тикшерәбез, язучы абыйлар. Сөйләшә-сораша торгач, монда да татар телендә матур әдәбият китапларының сирәк чыгарылуы, аз кайтарылуы турында зарланмый калмадылар. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә китап укучылар белән очрашуларның бербер артлы кабатланып кына торулары, язучыларга тын алырга да җай булмавы турында мин белә идем инде. Язучы дусларның ял итәселәре килгәне әллә кайдан сизелеп тора иде. Ләкин андый ял монда да насыйп булмады. Әлеге шушы килгән көнне үк. күз бәйләнер вакытлар җитү белән, китте язучыларны чакырулар, китте очрашулар... Чыдап кына тор! Вакытлыча Түбән Камада калган Нәби Дәүли көн урталарында килеп җитәргә тиеш иде. Әмма ул юк та юк. Иптәшләр моның өчен ярыйсы гына пошынып та алга- ладылар. Бары тик төн урталары якынлашканда гына, ягъни кичә таралыр алдыннан, ул чемоданы-пие белән унберьеллык мәктәп бинасына килеп төште. Ул юл газаплары күрә-күрә, юл чатларында автомашиналарга кул күтәрәкүтәрә, шактый кыенлык белән Түбән Камадан Яна Зәйгә килү өчен бер көн гомер уздыруын сөйләде... Зәй ГРЭСы белән танышу, бу яшь гигантны күрү теләге язучыларыбызиың күне- лен инде байтактан җилкендергән икән. Икенче көнне иртүк шаулаша-гөрләшә, шәһәр комитеты инструкторы Крапивин иптәшнең машина тәкъдим итүеннән баш тартып, поселоктан әллә ни ерак булмаган ГРЭС төзелешенә юнәлдек. Кем кышча, кем язча киенгән, кем икесен дә бутаган дигәндәй, И. Гази, Н. Дәүли, Г. Мөхәммәтшии кышка хас җылы пальто, бүрек кисәләр, Салих Батталның өстендә җәйге пальто, аягында бик хәтәр җәелгән гаять олы башлы киез итекләр, Г. Латыйп белән Б. Кама- ловның да пальтолары демисезонный. Ә Г. Латыйпның тимер чыбыклар белән ныгытылган теге яңа ботинкасы кавызын» шытырдатып йомган иде. Вахтаны узу белән, безне дежурный инженер Зинаида Алексеева каршылады. Бер көтү нр-ат шул озынчарак нечкә гәүдәле, җиңелчә пөхтә киенгән, йөз чалымнары, барлык килеш-килбәте сөйкемле хүренгән яшь инженерга иярдек. Ул үзенең җитез һәм җиңел генә атлап йөреше белән дә, бүтән хәрәкәтләр белән дә, ничектер шунда, күгәрченгә бик охшый иде. Шул сылу күгәрченгә ияреп, аның аңлатмаларын тыңлап йөрү, миңа калса, һәр барчабызның күңеленә аеруча бер хозурлык, аеруча бер яктылык сала иде шикеллесыман. Турысын гына әйткәндә, тормышка яшьлек хуҗа бит. һәрбер зур эш яшьлек һәм көч беләи бәйләнгән. ГРЭС-гигант үзе дә яшьлек! Төп корпус. Турбиналар цехы, пар казаннары цехы, идарә итү щитлары үзләренең гаять катлаулы күп төрле җиһазлары, боргалана-боргалана киткән бихисап күп трубалары һәм төрледән-төрле машиналары белән күңел түренә сеңел калалар. Мондагы механизмнар шау-шуы сүзләрне ул кадәр ачык ишеттерми. Шунлыктан безнең дуслар цех начальниклары яки мастерларның аңлатуларын тегеләрнең авызларына керерлек якын килеп тыңлыйлар. Бара тора без, ничектер шунда, үзеннән-үзе бүленешеп беттек. Дүртәр-бишәр группа булып йөри башладык. ГРЭС работниклары иренмиләр, язучыларның күп төрле сорауларына һич тә иренмичә бәйнә-бәйнә җаваплар кайтаралар. Гаҗәеп мавыктыргыч һәм тел белән әйтеп бетермәслек кызыклы экскурсия иде бу. Безнең бу җылылык электростанциясе бер үк вакытта эшли дә, төзелә дә. Аның яңадан-яңа блоклары сафка басып, илнең гомуми энергия ташкынына яңа куәт, яңа көч өстәп тора. Ул яктан быел бигрәк тә гыйбрәтле ел: ике блок сафка басу елы. Аны>^ берсе инде күптән җырлатып эшли. Татар әдәбияты айлыгы барган көннәрдә чираттагы дүртенче блокта иң соңгы эшләр бара иде. Энергетика төзүчеләрнең әйтүләренә караганда; бер ел эчендә шундый зур куәтләрнең, ягъни икешәр йөз мең киловатт егәрлекле ике баһадирның сафка бастырылуы Татарстан өчен генә түгел, бәлки бөтен илебез өчен дә зур яңалык. Чү! Көчле звонок шалтырый. Бу нинди сигнал тагы? Иптәшләрнең карашлары югарыга текәлә. Биек. Кайсыларыбызныңдыр бүрекләре башларыннан төшеп китә. — Бу безиең баһадир кран, — ди Зинаида Алексеева. — Ул йөз егерме тоннага кадәр йөк күтәрә ала. Ленинград комсомолларының Татарстанга бүләге'ул. Без лар казаны цехында. Күзәтү тәрәзәләрендә кояш нурлары кебек ялкын уйный. Кешеләр бик сирәк күренә. Ьәркайда механизмнар гөрелдесе. Баш әйләнгеч югарылыкка карап, Барлас Камалов Алексеевага сорау бирә: — Бу пар казанының биеклеге ничә метр? — Утыз биш метр. — Вот здорово! — дип башын селки Нәби Дәүли. Инде китәргә дип кенә торганда, И. Газн сүз куша: — Әйдәгез, егетләр, ГРЭСның түбәсенә меник. — Ничә метр соң анда хәтле? — ди С. Баттал. — Кырык метр. Хәтта артыграк та булыр. Кайсыдыр йөрәге начарлыктан зарланып куя, кайсыдыр башын селки. Г. Латыйп җиңелчә генә сүз көрәштерә: — Анда менеп ни калган? И. Гази бирешергә теләми, үзенекен итә: — Карыйк бер. Биектән дөнья күбрәк күренә ул. Истәлек булып калыр күңелдә. Яңадан менеп буламы-юкмы — кем белә? Гигант пар казаны 'әйләнәсеннән өскә үрләгән тимер баскычтан И. Гази өскә менеп китә. Аның артыннан мин дә калышмаска тырышам. Минем арттан да күтәрелүчеләр күренә. Югарыга менү бик кыен булмаса да, безнең кебек саулыгы шагыр-шо- гыр килгән кешегә алай бик җиңел дә түгел. Шулай түбәгә якынлашып килгәндә, Ибраһим агага кычкырдым: — Әллә туктыйбызмы? — Нигә? — Аннан түбәгә чыгып булмый шикелле. — Алай дисең инде син. Анда ябык бугай шул. И. Гази каршы килмәде, баскыч буйлап аска төшә башладык. Безнең иптәшләрнең кайсы ярты юлда туктап калган, кайсы бөтенләй аста иде инде. ГРЭС дирекциясе бинасында терле схема, эскизлар белән танышуыбызны дәвам иттердек. Безгә инде күптәнге таныш шикелле тоелган Зинаида Алексеева, бер дә иренмичә, төрле-төрле аңлатмаларны бирә торды. Генератор схемасы тирәсендә кайнашабыз. Күп еллар буе очучы булып хезмәт иткән шагыйребез С. Баттал, техника турында суз барганда, үзен судагы балык кебек иркен хис итә. Тегесе турында сорый, монысы турында гәп кузгата, җиңелчә генә бәхәсләшеп алырга да җитешә. Миңа калса, чибәр һәм игътибарлы Зина белән сөйләшә-сөйләшә, ул үзе дә яшәреп китте, төсенә- күзенә яшьлек нуры йөгердесыман. Бер арада С. Баттал Зинага кинәт кенә шундый сорау ирештерде: — Сезнең иптәшегез бармы? Һич көтелмәгәндә бирелгән һәм экскурсиягә бәйләнеше булмаган мондый сорауны ишеткәч, бит алмаларына бәреп чыккан алсулыкны тоймастан, Зинаида Алексееаа бик ипле төстә генә җавап кайтарды: — Юк. Мин ялгыз. ' . Шуны гына көткән кебек, С. Баттал бөтенләй канатланып китте: — Бик яхшы! Менә мин... Менә минем дә улым өйләнмәгән. Сезнең кебек кыз белән танышып куйса, мин әйтәм, нинди шәп булыр иде, ә! Минем улым да инҗенер- химик. — Зинаның уңайсызлануына артык исе китмичә, дәвам итте шагыйрь: — Монда аның белгечлеге буенча эш табылмасмы? * Битендәге алсулыгы сүнмәгән Зина, ак тешләрен күрсәтеп елмая-елмая: — Белмим шул, әйтә алмыйм, язучы иптәш, — диде... Иртәгесен язучылар яңадан Чаллыга китәргә һәм анда бер көн булып, Казанга юнәлергә тиешләр иде. Әмма кайчакта иртәнге исәп кичке якка ярамаучан да булып куя бит. Монда да шулайрак килеп чыкты. Урындагы иптәшләр белән киңәшкәч, колхоз җитәкчеләренең авазларын ишеткәч, барлык азучыларыбыз да Чаллы районының «Якты йолдыз» колхозыңа барырга риза булдылар. Колхоз председателе йолдыз Кор- машев һәм партоешма секретаре Геннадий Буятов иптәшләрнең сәгать саен диярлек Яңа Зәйгә телефоннан шалтыратып торулары үзе генә дә халыкның әдәбият әһелләре белән очрашырга теләве турында бик кычкырып сөйли иде кебек. Иртәнге җиңел сәгатьләрдә «Якты йолдыз»ларның ике җиңел машинасы язучыларны төяп басу юлларыннан алып китте. Колхозның үзәк авылы Кадер кешеләре безне бик җылы каршы алдылар. «Тере язучыларны күрер көннәребез бар икән!» — дигән, уены-чыны бергә кушып әйтелгән сүзләр әледән-әле колакларга кХлеп сугыла торды. Урамнарда безнең очрашулар турында игъланнар куелган иде. «Якты йолдыз» хуҗалыгының үзәге — Кадер авылы урамнары буйлап барабыз. Авыл төзек. Нихәтле яңа өйләр. Ж.ил капкалар бик сирәк. Салам түбәле өйләр дә аз, ифрат та аз. Алары инде таза иген арасындагы чүп үләннәресымаграк. Кайчандыр салам яки кабык түбәле өйләрдә, мал-туар арасында туган, шунда аунап 'үскән язучыларга авыл күренешләренең аеруча якын икәне, һәркайсының диярлек һәрбер өйгә, һәрбер тәрәзәгә кызыгып карап баруларыннан ук сизелеп тора, күренеп тора. Юлларга юка гына кар яткан. Тыкрык араларындагы кечкенә тауларда малай-шалайлар тау шуалар. Акбайлар, сарбайлар да шул шук малайлар артыннан калмый. Кайчандыр безнең дә шулай уйнап йөргән чаклар бар иде бит. Әй, бу гомерләр... Колхоз председателе Кормашев һәм партком секретаре Буятовлар безне көне буе, төрле-төрле авылларга урнаштырылган терлекчелек фермаларындагы кешеләр Һәм эшләр белән таныштырып керделәр. Кадер авылындагы сарыклар фермасы да яхшы ягы белән истә калды. Абзарлар киң, ышык. Утарларда да тәртип, төзек каралтылар, җитәрлек кадәр запас азык та шунда, янәшәдәге ындырда, зур-зур эскертләргә куелган. Кайсыларыбыз туңа да башлаган иде. Сарык караучылар өенә керүебезгә, кызлар тимер мичкә гөрләтеп ягып җибәрделәр. Урын тапканча утырыштык. Председатель берсеннән-берсе яшь, берсеннән-берсе дәртле, берсеннән-берсе чибәр Мәдинә, Флюра, Мөслимә, Наиләләрне мактап китте. Бу кызлар, 100 баш сарыктан 120 баш бәрән үстереп. районда икенче урынны алуга ирешкәннәр икән. Ансат эш түгел. Моны мал асраган һәркем аңлый. Без алар белән кызыксынабыз, алар безнең белән дигәндәй, кызлар сораулар яудыра башладылар. Нишлисең, бригада җитәкчесе Ибраһим Газига,, гадәтенчә тартыныбрак сүз башларга туры килде: — Хуҗалыкта бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы диләр бугай әле. Я, шуны истә тотып, бераз сөйләшеп алыйк булмаса, дуслар. Ул язучыларның әле берсенә, әле икенчесенә сүз бирә. Йотылып тыңлыйлар. Халык естәлгәннәиөстәлеп тора. Тиздән өйдә басып торыр урын да калмый. Нәби Дәүли, түрдәге кечкенә өстәлгә терәлеп торган сәке йөзлегендә утыра иде. Ул ифрат нык таушалган, битләре бармак эзләре белән каралып, саргаеп беткән бер китапны, укасы коела дигән төсле кыяфәт белән кадерләп кенә кулына ала да, куанычлы төстә, әмма калтыраган тавыш белән кызларга карап сүз куша: — Бу кем китабы? — Безнеке, — диләр кызлар. — Ярый, мин моны үземә алам. Сезгә яңасын җибәрермен. Н. Дәүлинең бу сүзенә каршы, өч-дүрт тавыш бергәләшеп әйтәләр: — «Яшәү белән үлем арасында» дигән китап ул. Бик яратып укыдык без аны, абый. Сез шушы китапны язган кеше буласызмыни инде? Язучы белән укучының чын туганнарча якын һәм җылы хисләр аша очрашуы иде бу. Кзыларның күзе Нәбидә. Нәбиебезнең гадәттәге көлсү аксыл чыраена кан йөгерде. Көчле дулкынланудан булса кирәк, күзләре елтырый башлап, ул почмакка таба борылды. Соңыннан, ягъни кичен, бу уңай белән С. Баттал кечкенә бер шигырь дә язып өлгертте. Шагыйрь авылда гел яңалык күреп гаҗәпләнә. Машиналар да яңа, өйләр дә. Шунда ул бер китап күрә: Тик бер таушалган әйберне Күреп шатландым туктап, Укый-укый менә ничек Таушалган безнең китап. Председатель Кормашев яшь кеше, буе уртача, мәгәр калын җилкәле, киң күкрәкле, ачык чырайлы, күп сүзлелек авыруы белән дә интекми. Аның язучы абыйларына барысын да күрсәтәсе килә. Җитмәсә, вакыт дигәне дә чабудан тарта бит әле аның. — Әйдәгез, ары киттек, — ди ул. — Теләсәгез ат белән, теләсәгез машинага утырып. Колхозыбызга ун авыл карый. Без идарә йорты янында тукталып калабыз. Шунда Ибраһим Гази алга атылып чыга: — Мин атка утырып барам, егетләр. Аз гына вакытка булса да яшьлек заманнарын кире кайтарыйм әле. Без, бер төркем кешеләр, мичкәдәге селсдкаларсымаң беребез өстендә беребез дигәндәй «Газикэка төяләбез. Мин инде пик атка утырмавыма үкенсәм дә соң иде. Миңа калса, сигез километрлык ара ерак, гол озынсыман тоелды. Урта Пәнәче бригадасының дуңгыз караучылар өенә килеп туктагач та, башлыгыбыз Ибраһим аганы шактый көтәргә туры килде. Ләкин без ул юк дип тормадык. Танышу китте, сөйләшү' китте. Монда куп кенә әдәби китаплар да бар икән. Авыл кешеләре, язучыларыбызның китапларын кулларына тоткан хәлдә, алар белән сөйләшә башладылар: — Мина сезнең «Кыр чәчәге» дә, «Шигырьләр» китабы да бик ошады, иптәш Галимҗан Латыйп. Гел яшьлек турында язгач, мин сезне яшь кешедер дип уйлый идем. Ялгышмасам, чәчләрегез ак бугай. — Салих Баттал сез буласызмыни инде? Мин сезнең очучылар турындагы хикәя ләрегезне үлеп яратам. Көлке шигырьләрегезне укыганда, бар кайгылар онытыла. «Сигезенче кем?» дә сезнеке бит әле. Аны да бик яраттык. — Ә, иптәш Нәби Дәүли! Без сезне китапларыгыз аша бик яхшы беләбез. «Юлларда очрашулар» кулларда йөри. — «Яз башы», «йолдызлар астында» сезнен китаплар икән инде алайса, Иван мулла, туес, Газиз Мөхәммәтшин иптәш. Ну, малай, «Иван мулла» бәргән дә еккан! - Барлас Камалов хикәяләре дә кулларыбыздан төшми. Шул рәвешчә сүзләр куерганда, өстенә калын толып кигән Ибраһим Гази та терлекчеләр өенә килеп керде. Аның пальтосын толып йоннары алаландырып, үзенә генә хас бер мәзәк төскә керткән иде. Саф һава һәм ат җиленең аңа килешүе — бит алмаларының кызаруыннан ут күренеп тора. Ул чыннан да беренче карауда егетләрне хәтерләтә. Гадәтенчә ул, иң элек, күзлеген салып сөртте һәм салам укалары белән бизәлгән бүреген өстәлгә куйды да баш түбәсендә төрле тарафларга авышкан чәч бөртекләрен пөхтәләп кенә бер якка тараган итте. Өстәлдә «Гади кешеләр» китабы ята. Хәзер инде монда әсәрнең авторын беләләр. Ферма мөдире Андрей Баранов, «Онытылмас еллар» романын кулына тоткан килеш, И. Гази белән сөйләшергә кереште: — Байтак кына кешеләр журналда басылганда ук укыдылар сезнең бу китапны. Безнең әтиләрнең яшьлек еллары... Алар һич тә онытылмаслар, Ибраһим абый. Малахай бүрекле, урта яшьләрдәге берәү бу хәтле калын китапны язарга ничек акылы җиткән дә, ничек сүз табып бетергән, дип гаҗәпләнеп башын селкеп куйды. Авыл кешесе үтә дә гади, үтә дә кече күңелле бит ул. Саргылт кашлары бергә кушылган Андрей Баранов та шундыйларның берсе булып чыкты. Ул ун елдан артык дуңгызлар карый икән. Үрчемне дә яхшы ала. План үтәлеше ягыннан да алдынгылар рәтендә. Аның хатыны Пелагея да терлекчелектә эшли. — Семьяң зурмы? — Болай әллә ни дәү түгел, урта кул гына, бнш малай, тагын хатын да үзем. — Теге өч игезәк турында да әйтеп күрСәт язучы иптәшләргә, — ди малахай бүрек. — Аның нәрсәсен әйтәсең. Шулай бер елны минем хатын өч малай китерде. Гәҗитләргә яздылар, ул радиодан шауладылар, ул бүләкләүләр... Икесе озын гомерле булмады. Шул вчне(( берсе исән, Василийга хәзер җиде яшь. Урта Пәнәченең дуңгызлар фермасы гаять зур, әйтерсең лә ул үзе бер урам биләп тора. Якты. Җылы. Уртада асылмалы юл. Су кертелгән. Бу зур каралты безне дә тиз генә үз эченә йотып алды. Кайсыбыз председатель Кормашев белән, кайсыбыз партоешма секретаре Буятов белән, кайсыбыз ферма мөдире Баранов белән, кайсыбыз дуңгыз караучы хатын-кызлар белән төрлебез төрле почмакта йөрибез. Әнә И. Гази кечкенә генә, ап-ак кына чучканы күтәргән дә җылы сүзләр әйтеп иркәли, тегесе чапа- ланган була, чәрчүләнгән була. Бригада башлыгыбыз әлеге шул мырык-мырык белән мавыгып, якындагы каршы як ишегеннән резина шлангтан улакка су сиптерүчене дә абайламыйча, «душ» астына барып керде. Монда чылану ана байтак кына мәшәкатьләр тудырды. Әнә, Г. Латыйп берсе озын, икенчесе кыска буйлы сөйкемле генә ике кыз белән сүз куерта. Әнә, С. Баттал беләи Н. Дәүлине хатын-кызлар әйләндереп алганнар да көлешә-көлешә нидер сөйлиләр. Язучылар үзләре дә тегеләрдән сораштыралар. Әнә, Г. Мөхәммәтшин, инсафлы гына елмайган көе, блокнотына нидер терки, нидер яза. Әнә... Тышта кышкы төн үзейең кара шәлен җир өстенә бөркәргә дә өлгергән. Каядыр еракта йолдызлар җемелди. Ферма тирәсендә һәм авылда балкыган электр утлары шул ерак йолдызлар белән күз кысышалар. Авыл башындагы ферма каралтыларына ерак урамнардан көлгән, сөйләшкән авазлар, рармонь, җыр тавышлары кичке һава дулкыны белән килеп җитә. Каядыр саташып кычкырган әтәч тавышлары да колакларга килеп сугыла. Язучы дуслар, «Газик»ка утырып, тиздән' китеп тә югалдылар. Бу юлы инде Тимеркүк җигелгән кашовкада Геннадий Буятов белән мин барам. Ти- меркүк сыната торган мал түгел, күрәсең, элдерә генә. Ни әйтсәң дә, машина — машина.'ат ат инде. Урта Пәнәчегә килгәндә И. Гази соңга калса, Югары Пәнәчегә килгәндә мин соңга калдым. Без килеп җиткәндә, дуслар 128 сыерлар фермасын карыйлар иде. Нәкъ кичке саву барган вакыт иде. Буятов белән шул гомуми дулкынга килеп кушылдык. Бераздан терлекчеләр өенә кердек. Өч-дүрт минут вакыт үтмәгәндер, уртача зурлыктагы ей кешеләр белән шыгырым тулды. Йолдыз Кормашев бу алтын куллар, бу тынгысыз җаннар — Рәмзия Хөснетдинова, Гөлсинә Галимҗаиова, Маһруй Рахимова, Наилә Хәбибуллкна, Мәрфуга Гомәрова, Нажия Маликова, Фәүзия Хәсәнова, Сәрби- Җиһан Сәлимова, Разня Мөхәммәтҗанова, Мәрьям Фәсхиева һәм Рәзинә Шаһиевалар турында дәртләнеп сөйли. Аларның күбесе үзләренең еллык йөкләмәләрен ноябрь аенда ук тутырганнар. Сөт чишмәләренең хуҗалары, бу зифа аккошлар, күңелдә җылы хисләр уяталар. Комплекслы бригада җитәкчесе Нурлсйман Әлмиев, аның ярдәмчесе Газизулла Нәбиуллин, бөтен тирә-якка хөрмәт казанган карт укытучы Кашаф ага Хәмитов. Сабира апа Хәмнтова һәм үзенең матур-матур әдәби парчалары белән район һәм республика газеталарында катнашучы яшь колхозчы М. һадиуллин һәм тагы бик күпләр бар иде монда. Бу тырыш кешеләр һәммәсе дә кнгап дуслары, матур әдәбиятның кадерен белүчеләр. Әле күптән түгел генә күрше авылдагы дуңгызлар фермасында ялгыш «душ»ха эләккән Я. Гази пальто чабуларын һәм җиңнәрен сыккан булса да, җылыдан суыкка, суыктан җылыга кереп-чыгып йөри-йөри аның пальтосының хәтсез өлеше төсен югалткан иде. Шунлыктан Ибраһим Гази янып торган мич авызына елыша, я арты белән, я кырын торып, чабуларын киптерергә тырыша. Ул, шул мич янында торган хәлдә, кичәне башлап җибәрде. Шагыйрьләребез тар гына өйдә киң күңел белән тирли- пешә сөйләделәр, шигырь укыдылар, Аларны кат-кат сөйләттеләр. Очрашулар артык шау-шусыз, эшлекле төстә, хәтта әйтергә яраса, иҗади киеренкелек белән уздылар. Алар һәм китап укучылар һәм каләм осталары өчен бик тә кирәк, файдалы булды диясем килә минем. Мина калса, Зәйдәге очрашуларның иң кай- маклысы, әлеге без сүз алып барган «Якты йолдыз» колхозында булды. Бик күп җирләргә хас булганча, бу колхозның һәр авылына, һәр капкасына, һәр өенә татар китаплары иң якын дус, иң якын киңәшче. Моның шулай икәнен без аерым сөйләшүләрдә дә, әңгәмәләрдә дә, кичәләрдә дә бик ачык тойдык. Күңел түрендә озак сакланырлык булып, яхшы хисләр уятып калган очрашуларның берсе турында да сөйләп үтим. Ул кичне Кадер авылы клубы барлык теләгән кешеләрне дә сыйдыра алмады. Кемнәр генә юк иде анда) Өлкән буын кешеләре дә, урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә. Билгеле, тормышыбызның нинди генә тармагында булмасын, иң авыр йөкне тарта торган яшь кешеләр монда да күпчелек иде. Монда төн уртасына кадәр дәвам иткән, ягъни биш сәгать ярым барган очрашу һәркемнең күңелендә гаять зур тәэсир калдырды. Кичәнең барышында ялыгучы да, өенә кайтырга ашыгучы да сизелмәде. Язучы үзенең әсәрләреннән озын гына өзек укыймы, шигырь сөйлиме, үзенең киләчәккә булган планнары турында сүз алып барамы—зал аны тын да алмыйча, тирән тынлык саклаган хәлдә тыңлады. Кичәдә катнашучы язучыларның теге-бу әсәрләренә карата нихәтле сораулар би-' релде, никадәр фикерләр, кайнар теләкләр әйтелде! Нихәтле кызыксыну!.. Очрашу тәмамлангач та, халык таралырга ашыкмады. Китап сәүдәсе дә кызды. Берничә көн буе язучылар кая барса, шунда китаплар төяп килүче Зәй китап кибете мөдире Рәйсә Искәндәровага күтәрелеп баш калкытырга да мөмкинлек бирмәделәр. Култык асларын тутырып китаплар алган кешеләр язучылар алдына барып чират тордылар. Һәркайсының таныш язучыдан автограф аласы килә, истәлек калдырасы килә иде. — Монда килгән язучыларның барлык китаплары сатылып бетте. Тик бүтәннәр да коры калмасыннар өчен әле яңарак кайткан «Онытылмас еллар» романын гына кибеттә җиде данә калдырдым,— диде Исхәндәрова. Кадер сигезьеллык мәктәбе укытучылары Шәяхмәтов һәм Гомәрова иптәшләрнең матур әдәбият китаплары турымда Һәм укучылар һәм авыл халкы арасныда оста пропаганда алып барулары, шулай ук бик мактап телгә алырлык күркәм сыйфат. Язучы күңеле беркайчан да тыныч түгел. Ул һәрчак эзләнә, бер үк вакытта газаплы һәм татлы уйларга күмелә, тирән кичерешләр белән яши. Ул гел яңалык эзли, сафлык эзли. Ә болар барысы да төрле бай вакыйгалар белән кайнап торган тормыш эчендә, халык арасында. Бер карасаң, юл хешесе ул язучы дигәнең, кыен юл, мәңгелек юл кешесе!..