Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ КҮПМЕ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ

Сүз дә юк, безнең язучылар Союзымда төп урынны татар әдәбияты тота. Чын мәгънәсендә зур, кызыклы һәм тиз үсә торган әдәбият ул. Ләкин, шулай килеп чыкты инде, Татарстан язучылары Союзының биштән берен рус телендә язучы авторлар тәшкил итеп тора. Рус язучылары ике цл эчендә"уналты китап чыгардылар. Алар турында докладчы сөйләде инде. Республикабыздагы рус әдәбиятының мондый торышына Татарстан язучылары Союзының катнашы бармы соң? Әйе, һичшиксез бар! Нәкъ менә шул татар әдәбиятының көчле агымы, татар язучыларының активлыгы рус язучыларын үзенә тартты да инде. Ләкин менә РСФСР язучылары Союзы турында, кызганычка каршы, алай дип әйтә алмыйм мин. Анда безне күрмиләр. Ә Татарстан язучылары Союзы каршындагы рус секциясенең роле нинди соң? Хәзер рус секциясе турында гына түгел, гомумән барлык секцияләр турында да бәхәс бара. Кайбер тәҗрибәле, өлкән язучылар әйтә: имеш, аларга секция утырышларына йөрү күңелсез, чөнки анда академик характердагы өйрәнү эшләре генә карала, зур проблемалар аз күтәрелә. Ләкин секцияне тәшкил итүче язучыларның иҗат эше белән бәйләнмәгән нинди проблемалар булырга мөмкин соң? Юк андый проблемалар, алармы уйлап табарга кирәк! Безнең шартларда секция зур түгел, унунбнш кеше генә анда. Ләкин ул коллектив киңәшче (тәнкыйтьче, коллектив редактор) була ала һәм булырга тиеш тә. Аның файдасы әнә шунда. Секция таләпчән редактор ул. Курыкмыйча әйтә алам, рус секциясенең соңыннан йөз ю. ,с. ә.- w з кызартырлык йомшак булган бер генә әсәрне дә үткәргәне юк. Сүз уңаенда әйтеп китим, аеруча каты тәнкыйтькә очраган кайбер әсәрләр (Ян Винецкий романы һәм Феликс Кузнецов шигырьләре) булган икән, алар секциядә тикшерелмичә, аның катнашыннан башка дөньяга чыктылар. Ләкин секция эшенең шушындый характерда булуыннан һич тә, безгә проблемалы мәсьәләләрне куярга кирәкми, дигән нәтиҗә чыкмый әле. Әлбәттә куярга кирәк андый мәсьәләләрне. һәм барлык язучылар өчен дә куярга кирәк. Менә бу нәрсәгә ачлык сизелә бездә. Без интеллигентлырак һәм дөньяда барган эшләрдән хәбәрдар булырга, тормышны тирәнрәк өйрәнергә тиешбез. Ә безнең башка иҗат союзлары белән бәйләнешебез аз, гаҗәеп дәрәҗәдә аз. Без хәтта үзебезнең әдәбиятыбызга кагылышлы мәсьәләләрне дә еш кына тиешенчә белеп җиткерә алмыйбыз. Мәсәлән, хәзерге чит ил әдәбияты хакында нәрсә беләбез без? Шул ук Кафка турында, әйтик. Яки фән турында? Ә безнең илдә фән гадәттән тыш зур тизлек белән, революцион рәвештә үсә бит. Әле күптән түгел генә игълан ителгән ТАСС хәбәрендә безнең ил тарафыннан җибәрелгән планетаара корабльдә плазмалы двигательнең уңышлы эшли башлавы белдерелгән иде. Ә без плазманың нәрсә икәнен яхшы беләбезме соң? Мин үзем, мәсәлән, бик томанлы гына беләм аны. Ә безнең республиканың тормышы турында? Әле күптән түгел генә санитар врачлар, планлаштыру мәсьәләләреннән ерак торучы кешеләр, җәмәгатьчел туклануда НСО кулланырга тәкъдим итеп, «Советская С Татария» газетасына язып чыктылар. Без НСО ның нәрсә икәнен беләбез, эшкәртүнең норматив бәясе (нормативная стоимость обработки) ул. Икенче төрле итеп әйткәндә, безнең экономикабыз өчен гаять зур әһәмиятле булган планлаштыруның иң .мөһим, ягъни нигез күрсәткече ул. НСО Татарстанда туды. Бу методны куллану буенча бик күп төрле экспериментлар үткәрелә. НСО тирәсендә кискен, кайнар дис- жуссия барды һәм без дә ул дискуссиядә катнаша алган булыр идек. Ләкин катнашмадык. Гомумән без кайбер мөһим мәсьәләләрдән еш кына читтә калабыз. Әйтик, партия өлкә комитеты җитәкчеләренең идеология эшчеләре белән очрашулары турында безнең күбебез газеталардан укып кына белдек. Мондый очрашу, үткәрелү яхшы, әлбәттә. Ихтимал, анда бик мөһим һәм кызыклы мәсьәләләр тикшерелгәндер. Андый очрашуларга, активларга бары тик учреждение һәм предприятие җитәкчеләре генә чакырылу да бик табигый: барлык кешеләрне дә чакырып булмый. Әмма язучылар Союзы — үзенә бертөрле предприятие! һәр язучы — пропагандист. Ул уннарча, ә еш кына йөзләрчә мең укучылар белән күзгә-күз карап сөйләшә. Менә шуңа күрә дә язучының белеме, тормыш белән танышлыгы ни дәрәҗәдә булуның аеруча зур әһәмияте бар. Без укучыга яңа нәрсә әйтергә тиешбез ләбаса! Әмма һәрвакытта да әйтә алмыйбыз. һәм, минем уйлавымча, рус язучылары язган уналты китапның берсе дә Союз аренасына чыга алмавы очраклы хәл түгел. Без укучыларга күренекле геройлар бирмәдек, аның каршында зур проблемалар күтәрмәдек. Сүз җаенда әйтеп үтим, бу мәсьәләдә татар прозасының эше шактый әйбәтрәк. Ә безнең исә иң билгеле азучыларыбыз да бу бурычны үти алмадылар. Ян Винецкий романы каты тәнкыйтькә юлыкты. Тихон Журавлев чорыбызның төп мәсьәләләрен яктыртуга бик акрын килә. Кыйммәтле фикерләр аз булганда, формага кирәгемнән артык әһәмият бирелә. Сүз дә юк, безнең эштә форманың да әһәмияте бик зур. Ләкин кайчакта эче буш булган чикләвекләрне алтынга буяу кебегрәк хәлләр дә булгалый бездә. Менә шуңа күрә үзенең «Фикер дә, хис тә!» («И мысль и чувство!» ! ) исемле мәкаләсендә Михайлов безнең талантлы язучыбыз Рөстәм Кутуйны нигезле рәвештә тетеп чыкты да инде. Баналь фикерләр, теләсә нинди үткен соуска кушып бирелсәләр дә, барыбер баналь булып кала.