Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ЖУРНАЛ КИРӘК

Минем алдан сөйләгән иптәш- "■* нең шагыйранә нотыгыннан соң минем бу чыгышым үзенең корылыгы белән тамакка утыруы мөмкин, чөнки мин шигырь хакында түгел, ә... акча һәм кәгазь турында сөйләячәкмен. Бездә хәзер талантлы язучылар бервакытта булмаган дәрәҗәдә күп. Укучыл арыбызның да саннары артканнан-арта. Газета-журналл арыбызның тиражлары үсә. «Азат хатын» журналының тиражы йөз илле меңнән ашып китте. Татар матбугаты тарихында мондый зур тиражларның булганы юк иде әле. Хәзер «Азат хатын» журналы битләрендә басылу язучы өчен зур дәрәҗә. Бусы инде кечкенә генә агитация булды, чөнки миң «Азат хатын»ның редколлегия члены бит. Коммунизм төзүчеләрнең яшь буынын тәрбияләү газета-журналларыбызның изге бурычы. Республикабызда ике йөз сиксән меңгә якын комсомол члены бар. Аларның яртысы татар яшьләре. Өч йөз мең чамасы партиясез яшьләребез бар. Аларның да яртысы татарлар. Ике йөз туксан меңгә якын пионерлары- бызның да яртысы татар. Сугышка хәтле бездә яшьләр өчен махсус сәя- си-яәфис журнал чыгып килә' иде. Шундый журналны яңадан чыгара башларга вакыт җитмәдеме икән? (Зал кул чаба.) Алты йөз меңгә якын яшь укучылар шундый журналның чыгуын зарыгып көтәләр. Буяп-бизәп чыгару ягыннан безнең хәзер типографик мөмкинлекләребез бик зур. Талантлы журналистларыбыз да бар һәм яшьләре дә үсеп килә. Университетта махсус журналистлар факультеты ачылды. Бик әйбәт журнал чыгарырга мөмкин булыр иде. Илдә укымышлы кешеләр арткан саен газета-журналларга язучылар да арта бара. Яшәп килгән газетажурналл арыбызның мәйданы кечкенә, әдәби әсәрләрне бик сайлап басканда да бу мәйданга сыеп бетеп булмый. Күптәй түгел «Татарстан яшьләре» редакциясе тарафыннан уздырылган әдәби конкурска биш йөзгә якын әсәр килде, редакция шуларның бары 5 процентын гына басыл чыгара алды. Газетаның мәй- даны кечкенә. Газетаның бүтән бурычлары да бар, әдәби әсәр генә басып тора алмый. Яшь язучылар үз әсәрләрен бастыру өчен урын тапмыйлар. Язучылар Союзы органы булган «Совет әдәбияты» журналы барлык әдәби продукцияне йотып бетереп бара алмый. Өлкә газеталары да әдәбият-сәнгатькә әллә ни зур урын бирә алмыйлар. Аларның үз эшләре, үз мәшәкатьләре. Яшьләр өчен махсус журнал чыгара алсак, хәл яхшыра төшәр иде. Аның битләрендә яшь язучылар чыныгып үсәрл.әр иде. Картлар урынына яшьләр киләчәк, аларны әйбәт итеп тәрбияләү — безнең бурыч. Мин съездга мөрәҗәгать нтәм һәм съездан үтенәм: саннары алты йөз меңнән артып киткән яшь укучылар өчен яңа журнал чыгару турындагы бу тәкъдимемне хуп күрсәгез икән һәм якласагыз икән! (Кул чабу.) Татарстан хөкүмәтеннән һәм. Партия өлкә комитетыннан сорыйк, Союз хөкүмәтеннән яхшылап үтенсеннәр, яңа журнал чыгарырга ничек тә рөхсәт алсыннар. Яңа газета-журнал турында сүз чыкса, гадәягтә кәгазь юк дигән җавапны ишетергә туры килә. 20—30 нчы елларда кәгазь тагын да азрак иде, шулай да яшьләр өчен махсус журнал чыгып килде. Күп кенә әдипләребез, шагыйрьләребез шул ж^урналда тәрбияләнделәр. Татар әйтә, чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, ди. Чынлап торып та- тынганда кәгазь табылыр.