Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгатъ яңалыклары

КӨН ТӘРТИБЕНДӘ — БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ КПСС өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советы, балалар өчен китаплар чыгаруны яхшырту һәм арттыру мәсьәләсен тикшереп, ТАССР Министрлар Советы янындагы матбугат идарәсен һәм Татарстан китап нәшриятын балалар өчен эчтәлеге ягыннан тирән идеяле, художество сформлениесе һәм полиграфик эшләнеше ягыннан яхшы сыйфатлы, совет халкы батырлыгының бөеклеген аңлаешлы, мавыктыргыч һәм образлы формада чагылдыра торган, балаларда һәм яшьләрдә Ватанга, хезмәткә, белемгә мәхәббәт, өлкәннәргә ихтирам, югары мораль сыйфатлар тәрбияли торган, кызыксынучанлыкны һәм фантазияне үстерә торган китаплар чыгаруны тәэмин итәргә, балалар китапларын ижат итүгә аеруча талантлы язучыларны, квалификацияле художникларны, күренекле галим- ■кәрне, педагогларны, производство новаторларын һәм алдынгыларын киң тартырга мәҗбүр итте. Татарстан Язучылар союзы һәм РСФСР художниклар союзының Татарстан бүлекчәсе правлениесе беләк берлектә, совет балалар әдәбиятын үстерүнең пдея-ижат проблемаларын Һәм балалар өчен әзерләнгән аерым китапларны тикшерүне оештырырга, авторларның, художникларның һәм редакторларның нәни укучылар, ата-акалар, педагоглар, китапханәләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре работниклары белән очрашуларын үткәрергә, балалар өчен әдәбиятны пропагандаларга, балаларның, семьяның Һәм мәктәпнең ихтыяҗларын өйрәнергә тәкъдим ителде. КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы Татарстан Язучылар союзына һәм РСФСР художниклар союзының Татарстан бүлекчәсе правлениесенә балалар өчен югары художестволы һәм югары идеяле әсәрләр булдыруда нәшриятка даими ярдәм күрсәтергә тәкъдим иттеләр. .Шушы максаттан чыгып, нәшрият белән берлектә, язучыларның, художникларның һә.м редакторларның иҗади семинарларын, китаплар һәм иллюстрацияләр күргәзмәләре оештырырга киңәш ителде. Республика газеталары һәм журналлары редакцияләренә балалар өчен нц яхшы әсәрләрне киң пропагандаларга, тәнкыйть- библиографня материалларын даими ур- .наштырырга тәкъдим ителде. БАЛАЛАР ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘРГӘ КОНКУРС Совет дәүләтенең 50 еллыгы һәм Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә РСФСР Министрлар Советының Матбугат дәүләт комитеты һәм РСФСР Мәгариф министрлыгы балалар өчен иң яхшы әдәби әсәрләргә ике еллык конкурс игълан итәләр. Конкурсның бурычы балалар һәм яшьләр өчен Россия эшчеләр сыйныфының В. И. Ленин һә.м Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә җәмгыятьне революцион үзгәртеп коруын һәм революцион идеяләрне үстерүен, Бөек Октябрь социалистик революциясенә әзерлекне һәм аның ясалуын, яңа коммунистик жәмгыять төзелешен, аның экономикасын, фәнен һәм культурасын чагылдыра торган әсәрләр булдырудан гыйбарәт. Конкурска төрле жанрлардагы әсәрләрнең — романнарның, повестьларның, поэмаларның, шигырьләрнең, хикәяләрнең, әкиятләрнең, пьесаларның, фәнни-художество, фәнии-фантастнк әсәрләрнең, «күпне күргән» кешеләрнең автобиографик әсәрләренең, образлы һәм әдәби формада язылган документаль һәм публицистик әсәрләрнең кулъязмалары бирелә. Вакытлы басмаларда (газеталарда, журналларда) чыгарылган әсәрләрне конкурска кулъязмалар кебек үк тәкъдим итәргә мөмкин. СССР халыклары телләрендә язылган әсәрләрнең кулъязмалары рус телендәге әдәби тәрҗемәсе белән бергә бирелергә тиеш. Конкурс 1965—1966 елларда ике чорда үткәрелә, һәр чор буенча шул елда аерым рәвештә йомгаклар ясала һәм премияләр бирелә. Бөтен конкурс дәвамында кулъязмалар беренче чорга — 1965 елның 31 декабрена кадәр, икенче чорга — 1966 елның 1 январеннан 1966 'елның 31 Декабрена кадәр кабул ителә. ДУСЛЫК КИЧӘСЕ 15 январьда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының актлар залында МэскЭү Һәм республикабыз язучылары катнашында дуслык кичәсе булды. Тамашачылар рСфСР язучылар союзы правлениесе предсеДатеЛе Леонид Соболев чыгышың зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичәдә рус әдипләре С. Л1ихалков, А. Алексии, Б. Дубровин, Р. Моран һәм М. Львов үзләренең шигырьләрен укыдылар. Ә, Исхак, С. Хәким, 3. Нури, X. Туфан, Ә. Маликов, С. Сөләйманова, Р. Кутуй һәм башкалар үз шигырьләре белән тамашачылар күңелендә җылы тәэсир калдырдылар. КИНОФИЛЬМНАР ТАТАРЧА ЯҢГЫРЫЙ Казан кино студиясе татар, башкорт, чуваш һәм мари телләренә күп кенә художестволы фильмнар тәржемә итеп чыгарды. Алар арасында «Тереләр һәм үлгәннәр», «Тынлык», «Сез кем, доктор Зорге?», «Бар шундый егет», «Чапаев» һәм башка картиналар бар. Соңгы вакытта «Мандат» һәм «Дәүләт жикаятьчесе» фильмнары тәржемә ителде һәм монтажланды. СӘЙДӘШЕВ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАП М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры коллективы композитор Салих Сәйдәшев әсәрләреннән концерт бирде. Атаклы «Совет Армиясе маршы», нәфис һәм моңсу «Шәрык биюе» увертюрасы һәм бию өчен язылган әсәрләр Җ. Сад- рижиһанов. җитәкчелегендә, симфоник оркестр башкаруында яңгырадылар. Театрның хор һәм балет труппалары «Наемщик» операларыннан өзеклар күрсәттеләр. Концертны алып барган артист Хәким Сәлим- жанов композитор турында кызыклы истәлекләр сөйләде. МУСА ҖӘЛИЛ МУЗЕЕ Ленин районының 31 нче мәктәбендә ге- роншагыйрь Муса Җәлил музее ачылды. Укучылар һәм укытучылар музейда шагыйрьнең тормышы һәм эше турында күп төрле тарихи экспонатлар туплау өчен эзләнүләрен дәвам иттерәләр. МОНГОЛИЯДӘН КИЛГӘН КУНАК Казанга күренекле монгол композиторы Б. Дамдин-Сурэн килде. Ул Татарстан композиторлар союзында композиторлар, җырчылар һәм музыка белгечләре белән очрашты. Дамдин-Сурэн — туган җирнең матурлыгын гәүдәләндергән җырлары, скрипка һәм башка музыкаль ' инструментлар өчен язган әсәрләре, симфоник сюиталары, «Та- мир елгасы кәләше» исемле музыкаль драмасы, «Бәхеткә юл» дигән операсы һәм башка әсәрләре белән танылган композитор. • Ерактан килгән кунак Татарстан сәнгать осталарына Монгол Халык Республикасы культурасының бертуктаусыз үсүе, ' Советлар Союзы белән Монголия арасында культура элемтәләренең ныгуы турында сөйләде. Очрашу кичәләрендә, Татарстан композиторлары әсәрләре белән бергә, композитор Дамдин-Сурэн музыкасы башкарылды. БЕЛОРУС АРТИСТЛАРЫ КАЗАНДА Минск дәүләт опера театры артистлары. Иван Дубровин һәм Зиновий Бабий ел башында Казанга гастрольгә килеп киттеләр. М. Дубровин Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Паяцы» спектаклен- дә Канно партиясен башкарды. 3. Бабий «Паяцы» операсында Канио, «Риголетто» спектаклендә герцог партиясен җырлады һәм зур концерт бирде. Кунаклар иҗатын казандылар әйбәт кабул иттеләр. ЧИТ ИЛЛӘР ПОЭЗИЯСЕ КИЧӘЛӘРЕ РСФСРның атказанган артисты, «Тынычлык Һәм халыклар дуслыгы» конкурсы лау- реаты Вячеслав Сомов зур нәфис сүз остасы, чит илләр поэзиясенең иң яхшы үрнәкләрен пропагандалаучы буларак киң танылды. Узган елгы очрашулар буенча аны Казан тамашачылары да яхшы беләләр. Ул былтыр Чехословакия, Франция, Латин Америкасы илләре шагыйрьләре әсәрләрен укыган иде. Артист поэзия сөючеләргә яна программа белән килде. Ул Казан Яшь тамашачылар театрында үткәрелгән беренче чыгышын төрек шагыйрьләреннән Назым Хикмәт, Октай Рифат, Орхан Вәли, Аргентина шагыйрьләреннән Рауль Гонсалес Туяьон, Кубаның атаклы шагыйре Николае Гельен, француз шагыйрьләреннән Җак Превер, Ремон Кэно һәм башка күренекле шагыйрьләр әсәрләрен уку белән башлап җибәрде. . Казан дәүләт университетындагы кичә тулысынча диярлек Америка Кушма Штатлары поэзиясенә багышланды. Программада Карл Сендберг, Ленгистон Хыоз, Роберт Фрост әсәрләре аеруча зур урын алган. Күпчелек әсәрләрне В. Сомов гитара уйнавы белән бергә башкара. Укылган шигырьләрнең эчтәлегенә нык бәйләнгән, ритмик яктан гаҗәп бай музыканы автор — Алексей Кузнецов үзе уйный. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР, КОМАНДИРОВКАЛАР Кышкы каникул вакытыңда Төмән өлкәсенең Яцавыл һәм Якъяр Төмән районы һәм Уфа шәһәренең беренче интернат мәктәбе укучылары Казанга татар совет язучылары белән очрашу өчен килделәр. Шул уңай белән Г. Тукай исемендәге клубта үткәрелгән сөйләшү иптәшләрчә әңгәмә төсен алды. Язучылардан Г. Баширов, Г. Әп- сәләмов, 3. Нури, А. Расих, М. Гайнуллин, И. Юзнев, Г. Бакиров, Н. Дәүлп, С. Хәким, Г. Мөхәммәтшин, Г. Гобәй, композитор Сара Садыйкова һәм башка иптәшләр укучыларны әдәбияттагы яңалыклар белән таныштырдылар, үзләренең иҗат планнары белән уртаклаштылар. * * * Язучы Г. Әпсәләмов КПССның Казан шәһәр комитеты каршыңда эшләп килүче культура университетында үз иҗаты турында сөйләде һәм күп төрле сорауларга җаваплар бирде. Киров районы Культура сараенда, депутат буларак, сайлаучылар -алдында чыгыш ясады. ♦ * » Алабуга педагогия институтында Н. Дәүли студентлар һәм анда эшләүче яшь язучылар белән очрашып, үзенең шигырьләрен укыды. «Яшәү белән үлем арасында» китабының язылу тарихы турында сөйләде. Шулап ук районның Морты авылында Татарстан Верховный Советы депутаты, КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. 3. Тутаевның сайлаучылар белән очрашу кичәсендә үз әсәрләрен уку белән катнашты. Аннары Алабуга партия мәгарифе кабинетында китап укучылар белән сөйләште һәм беренче номерлы мәктәпне тәмамлаган кешеләрнең традицион кичәсендә чыгыш ясады. ♦ • * Татарстан азучыларының алтынчы съездына катнашу өчен Мәскәүдән килгән кунаклар — рус язучылары Л. Соболев, С. Михалков, А. Алексии В. В. Куйбышев исемендәге кино-пленка, заводы эшчеләре белән очраштылар. Кунаклар белән бергә М. Әмир һәм Г. Әпсәләмоо та бар иде. * * ж Казанның 113 нче мәктәбе укучылары үзләре янына балалар язучыларыннан Г. Латыйп, Л. Ихсанова, Ә. Бикчәнтәева, М. Фәйзуллина, Г. Гобәйне чакырдылар. Язучылар үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Дүртенче Техник училище укучылары белән очрашу кичәсендә Н. Дәүли һәм И. Юзиев үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, М. Рафиков аларның иҗатлары турында кыскача чыгыш ясады. Ленин орденлы Казан мех комбинаты клубында М. Әмир, С. Хәким, Р. Әхмәтҗа- нов, Н. Дәүли, Ш. Галиев эшчеләр белән очраштылар, үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, татар әдәбиятындагы яңалыклар белән таныштырдылар. Татарстанда яшәүче чуваш язучысы Алексей Талвир, рус язучылары София Радзиевская, Валерий Синев, татар язучылары Риза Ишморат, Марзия Фәйзуллина, Равил Фәйзуллин Казанның 12 иче урта мәктәбендә булдылар. * ♦ * Күренекле драматург Н. Исәнбәткә 65 яшь тулу уңае белән, Дербышкн поселогы эшчеләре әдәбимузыкаль кичә оештырдылар. Анда Н. Исәнбәт һәм РСФСРның халык артисты Г. Шамуков чыгыш ясадылар. ♦ ♦ ♦ Арча һәм Зеленодольск районнарында татар әдәбияты атналыгы үткәрелде. Атналык вакытында Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, Р. Ишморат, С. Хәким, М. Садрн, А. Расих, 3. Нури, Р. Ишморатова, Ф. Хөсни һәм башка язучылар китап укучылар белән очраштылар, әдәби кичәләрдә, укучылар конференцияләрендә катнаштылар. Үзешчән сәнгать коллективлары концертлар күрсәттеләр. ФӘННИ СЕССИЯ СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институты оештырылуга 25 ел тулды. Шул уңай белән институтта 9 февральдән алып 12 февральгә кадәр фәнни сессия үткәрелде. 9 февральдә пленар утырышта институтның гыйльми секретаре, филология фәне кандидаты И. Надировның Казан тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни эшчәнлек йомгаклары турындагы, филология фәннәре кандидаты X. Хәйринең «Хәзерге заман татар романында жанр үзенчәлекләре», филология фәннәре кандидаты Л. Мәхмутованыи «Хәзерге татар әдәби теле һәм диалектлар» исемле докладлары тыңланды. 10 февраль көнне тел секциясе утырышында өлкән фәнни сотрудник, филология фаниәре кандидаты Н. Борһанова татар диалектларының борынгы татар әдәби теленә мөнәсәбәте хакында, филология фәннәре кандидаты X. Курбатов сөйләм телендәге үзенчәлекләр турында докладлар ясадылар. Шул ук утырышта, болардан тыш, филология фәннәре кандидатлары Ф. Фасеев, JI. Смоляков, Р. Субаева, кече гыйльми сотрудниклар А. Латыйпов, Н. Казакевич докладлары куелды. Әдәбият һәм халык иҗаты секциясе утырышлары 10 февральдә үткәрелде. Анда кече фәнни сотрудник А. Әхмәдуллин, өлкән фәнни сотрудниклар, филология фәннәре кандидатларыннан Н. Гыйззәтуллип, X. Ярми һәм башка иптәшләр чыгыш ясады. Тарих, археология һәм этнография секцияләре 11 февраль көнне эшләделәр. 12 февраль көнне пленар утырышта, та- рйх фәннәре кандидаты А. Халиковиың Идел һәм Кама буйларында төрки телле кабиләләрнең беренче булып яши башлаулары проблемасына кагылышлы докладыннан һам филология фәннәре кандидаты Г. Халитнең 20 нче еллар совет әдәбиятында яңа герой проблемасына багышланган докладыннан сон, секция җитәкчеләре Л. Мәхмүтова, М. Гайнуллин, 3. Гыйлъма- нов, Н. Воробьев секцияләр эшенә йомгак ясадылар. Институтка 25 ел тулуга багышланган тантаналы кичә Казан галимнәр йортында үткәрелде. «СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институтында 25 ел эчендә башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар» турындагы доклад белән институтның директоры тарих фәннәре докторы, М. К. Мөхәррәмов чыкты. Аннары котлау чыгышлары ясалды, институтны котлап җибәрелгән күп санлы телеграммалар укылды. Тантана зур концерт, күңел ачу уеннары белән — бәйрәмчә төгәлләнде.