Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨГЕЛМӘ ИМӘНЛЕГЕ

• Элекке Самар губернасына керә торган иске өяз шәһәре турындагы бу язманы нәрсәдән башлап китәргә соң? Аның бөтен өязен үз кулларында тоткан миллионер Шакир бай Хәкимовларданмы, бик күп комсыз купецларданмы яки патша заманында караңгы төннәр кичергән авылларны уятудагы үзенең бик зәгыйфь адымнары өчен дә шушы шәһәрнен төрмәләрендә черегән Зәкиҗан Шәнгәрәевләрдәнме? Ә бәлки революция елларында Бөгелмә урамнарыннан атлап узган күренекле чех язучысы Ярослав Гашектан, яки хәзерге көндә Казаң шәһәрендә яшәүче бер өлкән кешенең квартирасында саклана торган, бөтенләй кадаксыз, тимерсез эшләнгән һәм аның серләрен белмәгәндә берничек тә ачып булмый торган иске имән сандыктан башлау кирәктер? Ә бәлки бу язмаларны кызыл гвардиядә хезмәт иткән яшь бер хатыннан башлау кызыграк булыр? Кыскасы, Бөгелмә турында каләм тибрәтерлек вакыйгалар аз түгел. Әгәр без бу язмаларны хикәя дип ата'сак, аны мөмкин кадәр мавыктыргыч сюжетка кору, a инде очерк дип исем бирсәк, бел- гән-күргәннәрне барысын да хронологик тәртиптә сурәтләү кирәк булыр иде. Ләкин, алдан әйтеп үтик, бу язмалар хикәя дә, очерк та түгел, һәм ул шушы ике жанрның берләшүе белән барлыкка килгән үзенә бер төрлерәк жанр дияр идем. Шунлыктан, биредә автор ниндидер бер жанрның гына таләпләренә туры китереп язудан үзең иркенрәк хәлдә тотарга тиеш тапты. Шулай булгач, хәер, төп темага якынрак килик. Совет властеның яшәвенә инде ярты гасыр тулып килә. Шушы вакыт эчендә безнең Ватаныбыз танымаслык дәрәҗәдә яхшы якка үзгәрде. Моны раслый торган фактлар искиткеч күп һәм алар барысы да ■безнең күз алдыбызда. Ләкин, соңгы елларда без бу үзгәрешләргә шулкадәр ияләштек ки, хәтта аларны гүяки күктән төшкән итеп кенә карый башладык. Мондый караш аеруча яшьләр арасында чагылып киткәли. Без, өлкән буын кешеләре дә, бу җиңүләрнең ничек килгәнлеген кайчакларда хәтеребездән чыгарабыз, ягъни онытабыз. Оныту гомумән начар гадәт, диләр. Бу чыннан да дөрес. Чөнки без үткәннәребезне онытсак, аларны хәтеребездән чыгарсак, бүгенгенең кадерен белми башлавыбыз мөмкин. Кабат әйтәм, бүгенге якты көннәрнең моннан дистәләрчә еллар элек бик караңгы төннәрдә башланганлыгын безгә әледәнәле хәтеребезгә төшереп торырга кирәк. Шулай булмаганда кешенең, аеруча яшь буынның рухани яктан ярлырак булып үсүе дә бик мөмкин. Хәзер инде Бөгелмә турында хәтердә калганнарга килик. Мин Бөгелмәгә беренче тапкыр әткәй үлгән елны, 1910 елларда, Бөгелмәдә гражданнар сугышы елларында чех язучысы Ярослав Гашек торган йорт. 8—9 яшьләремдә чакта карабодай төяп килдем. Көзге пычраклар бетеп, көннәр салкынга тарта башлаган иде инде. Беркөнне чәй эчеп утырганда әнкәй мәрхүм минем аркамнан сөйде дә: — Хәзер атаң урынына син калдың инде... Иртәгә Шәйхевәли абыең- нар карабодай сатарга Бөгелмәгә баралар икән, әллә соң аларга ияреп син дә бер йөк карабодай сатып* кайтасыңмы, улым? — диде. Бөгелмәгә бару! А-а-а, бу минем күптәнге хыялым иде. Кулымнан чәй тәлинкәсе төшеп китә язды: — Барам, әнкәй, барам!—дидем. Шул көнне күршебез Зариф абзый кереп лапас астына өч таган көйләп, аңа ашлык иләге асты. Мин,келәт бурасыннан кечкенә тәпән белән карабодай ташып тордым, ул аны иләп торыпша җәелгән арбага аудара торды. Торыпша тулгач, әнкәйдән пычак белән чыра сорап алды һәм торыпшаны бик әйбәтләп шырпылады ' Аннары инде арт һәм ал күчәрләрне, тәгәрмәч тырнакларын бик нык җентекләп чыкты һәм үзе белән үзе һаман сөйләште: — Бөгелмә имәнлеге атны да, сбруйны да бик сайлый, иң куркынычы — имәнлек! Шул имәнлекне исән-сау чыксаң, Бөгелмәгә барып кердем дигән сүз! Көннәр бик аяз торганлыктан, авыл араларындагы юллар да, басу .юллары да пыяла кебек ялтырап ятканлыкны үзем күреп тора идем. Эчемнән генә аптырап калдым: «Бу Зариф абзый нигә алай дип сөйләнә икән? Ул Бөгелмә имәнлеге шулай бик куркыныч микәнни соң?» (Мин аның куркыныч та һәм куркыныч түгел дә икәнлеген революция елларында аңладым, бу турыда алда күрелер). Карабодайны шулай кичтән төяп, сбруйларны да шулай кичтән әзерләп куйдык. Икенче көнне, таң беленә башлау белән, тәртә арасына аксак ак атыбызны керттем. Озак юлга чыгачак булганлыгыбыздандыр инде, аны төне буе солыда тоткан идем. Ул 20 поттан артык карабодай 1 Ул заманда чыра телеп бер карыш-озынлыгында кадакка охшашлы чөйсыман ■бер нәрсә ясыйлар, аны шырпы дип атыйлар һәм шуның белән торыпшаның читләрен бер-берсенә эләктерәләр иде. төялгән арбаны гайрәтле бер омтылыш белән урыныннан кузгатты. Мин, аякларымны йөк өстендә салындырып утьфган килеш, капкабыздан чыктым һәм Шәйхевәли абзыйлар өе турына килеп туктадым. Бераздан тирә-күршеләрдән тагы берничә олау чыкты һәм алар да шушында кнлеп тупландылар. Аннары инде тыкрык башындагы кечкенә ишек алдыннан бәләкәй генә туры ат җигелгән йөк белән Шәйхевәли абый күренде. Әйдәүче буларак алга үтте. Без бара-тора җиде-сигез .олауга җиттек. Мин бәләкәй булгангадыр инде, минем аткы уртага керттеләр. Кузгалдык. Юлда Сумаровка авылына туктап атларны ашаттык, аларны ял иттердек. Үзебезнең дә билбау аслары бушаган иде, аларны да тыгызладык. Кичкә таба инде Зәй елгасын кичеп, үргә таба күтәрелдек. Бу инде беренче үр түгел иде. Шундый үрләргә без берничә тапкыр күтәрелеп, берничә тапкыр төшкән идек лнде. Ләкин аларда бернинди газап та күрмәдек. Ә инде миңа калса, бөтен кызыксынган нәрсә Зариф абзыйның да, юлчыларның да бик сагайган һәм гел куркынып сөйләгән әлеге Бөгелмә имәнлеге иде. Ниһаять, без, юлчылар, шушы имәнлеккә килеп җитәбез, һәркем атын туктатып, чөелдерекләрне, аркалыкларны бик яхшылап яңадан бәйли, камыт баулары тәртә башыннан шуып чыгарлык түгелме икәнлекне тикшереп карый, йөк өстеннән аркылы үткәрелгән арканнарны кысыбрак торырлык итеп яңадан кат-кат тарта, тыгызлый, тәгәрмәчләрнең тугымнарына, чәкүшкәләргә суккалап ала. һәркем йөк өстеннән төшеп аты яныннан җәяү бара башлый. Имәнлеккә керү белән гаҗәп казылмалы һәм борылмалы юллар сузыла. Адым саен диярлек арбалар әле уңга, әле сулга кыйгаялар, кайчакларда тәгәрмәчләр җирдән аерылалар, шартлап дугалар сына, камыт баулары өзелә, тәртәләр каерылып чыга. Кешеләр өзлексез рәвештә атларын әйдиләр. Берәүләр аларны кызганып: — Әйдүк малкай! — дип дәшсәләр, холыксызрак кешеләр акылсыз хайваннарны сүгеп: — һай күзең чыккан нәрсә! Анда басалармыни, менә монда бас! — дип дилбегәләрен әле бер якка, әле икенче якка тарткалап авызлыклы атларын, бичара малкайларны, газаплыйлар. Шулай җәфа чигеп, газапланып, бик акрынлык белән генә булса да алга таба барабыз. Менә олаулар белән олауларны әллә нинди шомлы, караңгы култыклар аера... Карт имәннәрдән торган шушы караңгы култыклар арасында калгач, күңелне искиткеч курку баса. Олау белән олау арасы унбишегерме адым гына булуга карамастан, бер-береңне ачык күрә алмыйсың, һәркем үз йөге, үз аты белән мәшгуль, һәркем үз нужасын сөйри. Тик кинәт кендекләр чыгып, йөкләр җиргә капланганда гына юлчылар бергә җыелып, аларны җилкәләре белән яңадан торгызалар. Я хода, юл газабы — гүр газабы дигәндәй, шушы икән инде ул, дим мин үземә үзем һәм олылар артыннан атлыйм. Алар кебек атымны әйдим. Ләкин аңа бер дә каты дәшәсем килми, аны кызганам,. Шәйхевәли абый кебек: — Ярдәм бирсен сиңа, малкаем! — дим. Ниһаять, дөньяны әллә нинди бер караңгылык каплый башлагандай була. Әллә, дөрестән дә, кояш баеп караңгы төшәме, әллә күзгә генә шулай күренәме, һич белеп булмый. Чөнки без шомлы имәнлекне әле һаман үтә алмыйбыз. Бу сәер караңгылык куергакнан-куера бара кебек тоела. Карт имәннәр җанлы шәүләләргә әверелеп, күз алдында гүяки кыймылдый башлыйлар... Халык әйтмешли, шулай илле алла, илле мулла ярдәме белән дигәндәй, мең төрле бәлалар күреп, им'эилектэн исән-сау котылабыз һәм Бөгелмәгә килеп керәбез. Кояш инде күптән баеп, шәфәкъ та күптән баткан. Башыма тагын исәп төшә: «Кырык чакрым дип йөртелгән бу озын юлның иң озын урыны, иң озакка сузылган урыны шушы имәнлек икән инде...» Ләкин, күп уйланырга вакыт калмый, без шәһәр читенә фатирга урнашабыз. Иртәгесен инде без ашлык базарында. Бөгелмәгә карабодай төяп килгән Шәйхевәли абыйлар да, Габделгалим бабайлар да барысы да йөкләре янында басып торалар. Алар белән бергә без дә, кечкенәләр дә, башларыбыз арба үрәчәсеннән генә булса да алар кебек кыланырга тырышабыз һәм алар шикелле арба яннарында басып торабыз. Ашлык белән сәүдә итүче миллионер Шакир бай Хәкимовның һәм башка бик куп купецларның доверенныйлары алдында өлкәннәр үзләрен бик нык тоталар. Доверенныйларның йөк яннарына килеп тупас кына: — Ни бәя? — дип сорауларына каршы: — Җитмеш тиен! — дип җавап бирәләр. — Син, дөньяга бүген генә тудыңмы әллә? — диләр тегеләр. — Кырык тиеннән булса, әнә, Крупянка амбарына илтеп аудар. Авылдашларым дәшмиләр. Тегеләр тагын мыскылларга тотыналар: х— Карабодаең шаккатырлык түгел. Яртысы ач төшле, өстәвенә чи, чүпле! Кызыл кар яуганны көт, кызыл кар яуса, кырык биш тиен бирерләр! — диләр. Арбам янында басып торган килеш, кечкенә булсам да, аларның бу фикерләре белән риза түгел мин. Бер аларга карыйм, бер йөктәге карабодайларга карыйм. Безнең карабодайларыбыз сайлап куйган кебек ләбаса! Болар нигә кимсетәләр микән Шәйхевәли абыйларны? Әллә юри генә, үртәп кенә шулай диләр микән? Тегеләр йөк янына бер киләләр, бер китәләр. Төш вакыты якынлаша. Сатулаша торгач, без бөтенебез дә зур бер амбарга барып, шунда йөкләребезне бушатабыз. Аннары инде, фатирга кереп тормыйбыз, юлда ашарга күмәч, крендель кебек нәрсәләр алабыз да, авылыбызга кайту өчен әлеге имәнлеккә таба юл тотабыз. Менә тагы без имәнлек эчендә. Бу карт урманны Бөгелмәгә кергәндә юыртып үтеп булмаган иде. Чөнки ул, бердән, үр иде, икенчедән, безнең арбаларыбызга йөк төялгән иде. Хәзер, авылга кайтканда, юл да түбәнгә таба сузылган, арбаларыбыз да буш. Шулай булса да имәнлекне барыбер бик акрын, атлатып кына чыгарга туры килә. Чөнки ул чокыр-чакырлы, аның упкын кебек урыннары бар. Моннан үткәндә юлга да, шомлы имәнлек эченә дә карарга туры килә. Биредәге караңгы култыклар, имәнлек эчендәге шомлы күләгәләр белән бер-берсенә өстәләләр, алар бер-берсен көчәйтәләр... һәм меңә алдыбызда ниндидер яктылык күренә. Димәк, без имәнлекне чыгып киләбез. Күңелемне шатлык ала, әй, мин әйтәм, исән-сау гына авылыбызга кайтып җитсәк иде. Бу Бөгелмә дигәннәре әллә ничек икән, юлы да газаплы, карабодайларыбызны да юк бәягә саттык, дим. Имәнлекне чыгу белән дилбегәләребезне тартыбрак тотабыз һәм юыртаюырта Зәйгә таба төшеп китәбез. Минем Бөгелмәгә беренче тапкыр баруым әнә шулай булды. Ә икенче тапкыр мин анда 1914 елның жәендә, бөтен дөнья сугышы башлангач бардым, һәм шушы баруымнан алып мин аңа даими юл салдым. Ул җәйне солдатка алынган авылдашларыбыз ике-еч көн саен Бөгелмәгә озатылалар иде. һәм өлкәннәр булмаганда без, яшүсмерләр, олаучы булып бара идек. ‘Анда күп кенә запас полклар ятканлыктан, икенче җәйне дә, өченче җәйне дә Бөгелмәгә еш барырга туры килде. Аннары инде берничә елдан соң Бөгелмәгә укырга килдем. Шулай итеп, гәрчә яшь булсам да, андагы имәнлекләрнең, андагы Макар тауларының, андагы тимер юл эшчеләренең беренче карауга бик мәзәк тоелган серләрен акрынлап аңлый, төшенә башладым. Бөгелмә турында сүз чыкса, гомерем буйларына оныта алмаслык булып күңелемә кереп калган берничә эпизод исемә тошә. Ул елларда мин Нагорная урамындагы бер йортта квартирада тора идем. Өс-баш бик «бөтен»: аякта тишек ботинка, кырык ямаулы чалбар, өстә — мамыклары чыгып беткән, кияр җире калмаган иске бишмәтсы- ман нәрсә, башта толчоктан сатып алынган күнсыман портфельдән тектереп кигән кепка. Ашау-эчү дә «шәп» иде: иртә белән бер кисәк сухари белән бер кружка кайнар су эчәсең, көндез сасы балык шулпасы белән бер сынык каткан икмәк ашыйсың. Ә кичен инде салам түшәлгән агач топчанка да хәлсез килеш аз-маз дәрес хәзерләп, китаплар актарып ятасың. Көннәрнең берендә бу йортка ике кызылармеец китереп керттеләр. Алар да өйнең түренә, мин тора торган якка, урнаштылар. Алар сирәк- мирәк төннәрен шушы якта йокласалар да, күбесенчә караңгылы-якты- лыда әлеге имәнлек ягына чыгып китеп югалалар иде. Атна-ун көн чамасы вакыт үткәч, шуларның берсе — тоныграк зәңгәр күзле, калкурак күкрәкле, якты чырайлысы — бер көнне минем аркамнан сөйде дә кулыма зур гына бер шакмак шикәр тоттырды. Башта бу хәлгә ышанмыйчарак тордым. Ул елларда шикәр турында түгел, тоз турында да уйлап булмый, чөнки бер кадак тозны да ике катлы арба төбендә йөртәләр иде. Шунлыктан, бу зур гына бер кисәк шикәр минем тәмам башымны әйләндерде, һәм мин аны кечкенә-кечкенә итеп вакладым да, дүрт-бпш көнгә җиткердем. Бу кызылармеец әнә шулай аркамнан сөеп берничә тапкыр миңа шикәр бирде. Мин аптырадым: «бу нигә болай мине ярата икән?» Беркөнне үз күзләремә үзем ышанмадым: таң беленә башлаганда уянып китсәм, әлеге миңа шикәр бирә торгам кызылармеецның имчәкләрен кысакыса нәрсә беләндер бәйләгәнен күрдем... Димәк, бу хатын кеше. Менә кайда икән аның мине яратуының сере! Икенче көнне исә нәкъ кичәге кебек таң беленгәндә ул өс-башына хатынкыз киемнәре киде һәм кояш күтәрелә башлаганда ялгызы гына имәнлек ягына чыгып китте. Мондый хәлләр күп тапкырлар кабатланды һәм көтмәгәндә бу ике кызылармеец икесе бер көнне каядыр кител югалдылар. Алар яңадан» Бөгелмәдә Совет властен урнаштыру өчен сугышларда һәлак булганнар күмелгән туганнар каберлеге. кайтмадылар. Ләкин хозяйка аларның исән-сау Сембер ягына поезд белом клткәнлекләрен аңлатты. Ул аларның эшләре белән хәбәрдар булгандыр инде, күрәсең. йөрәгемә бик нык сеңеп калган күренешләрнең икенчесе—атылган бер шәрә кешенең язмышы. Бу хәл дә шул елның көзендә була. Менә салкын, караңгы төн. Тимер юл станциясендә кочегар булып эшләүченең өендә тынлык. Кочегар үзе дә, хатыны да тирән йокыда. Кинәт тышта өйалды ишегенең келәсе шалтырап киткәндәй була. Җиңел генә сизелер-сизелмәслек булып кына ишетелгән бу тавышка кочегар күзен ачып җибәрә. Ул, сугыш вакытында ниләр булмас, йокламаска кирәк, белмәссең, әллә нәрсәләр булуы ихтимал, дигән уй белән кулына фонарь алып, өйалдына чыга. Чыкса, ишек кичтән ничек эленгән булса, хәзер дә шулай эчтән эленеп куелган. Кочегар шикләнерлек бер нәрсә дә юк. Ул тынычлап кереп ята. Ул көнне хозяйка бик иртә тора, һәм лар төбендәге онны себереп алып нәрсә дә булса ашарга хәстәрләү өчен өйалдына чыга. Ларны ачып җибәрсә, ни күзе белән күрсен, анда аксыл сары ыштаннан гына, шәрә кеше ята. Хозяйка кычкырып җибәрә: — Ах1„ һәм ул йөгереп кереп ирен уята: — Анда, лар эчендә кеше ята! Хуҗа сикереп урыныннан тора һәм өйалдына чыгып лар яныңа баса. — Курыкмагыз, туганкай, безне, утыз биш кешене урманда аклар атканнар иде. Мәгәр ниндидер язмыш белән мин исән калдым, и менә аптырап сезнең өйалдыгызга кереп, шушында яттым. Зинһар дим... — Сез кем соң? — Мин, мин, Богрысланнан сезгә ярдәмгә килгән кеше... Мин кызыллар отрядыннан... Шәһәр аклар кулында чакта монда, өйалдына кереп яшеренгән кеше кызыллар булмыйча кем булсын. Моны кочегар аңлый, әлбәттә, һәм ул аны өйгә алып керә. Ашата-эчертә, булган кадәренчә иске-москы әйберләр белән киендерә... — Куркуымнан юлны хәтерли алмыйм, миңа китәргә кирәк, имәнлеккә юл күрсәтче, туганкай, — ди әлеге кеше. Кочегар аны өйдән алып чыга һәм тар гына сукмакка төшерә: — Бу кәҗәләр йөри торган сукмак. Аклар аны белмиләр. Ул сине Макар тавы дигән тауга алып менәр. Анда менгәч, сул якка каер, имәнлек шунда, хуш туган, хәерле юл сиңа!.. Шул көннән алып бу билгесез кеше югала. Ул канлы бәрелешләрдә үлгәнме яки тере калганмы, моны бүгенге көндә ачык белүче юк. Тик шунысы кызыклы, бу вакыйга хәзер халык арасында бер легендага әйләнгән. Халык ул билгесез кешене исән дип саный, имеш ул 1928 елларда каядыр барышлый поезддан Бөгелмәгә төшеп, шушы квартираны эзләп йөргән, ләкин аны таба алмаган. Аннары инде кем икәнлеген берәүгә дә әйтмичә үз юлына китеп барган. Ул бик зур урында тора торган кеше булган... Революция вакытында Бөгелмә берничә тапкыр кулдан кулга күчте.’ Хәтта аның бер башында аклар, икенче башында кызыллар торган чаклар да булды. Бу кискен көрәш көннәрендә Бөгелмәнең тимер юл эшчеләре, гәрчә алар күп санда булмасалар да, Бөгелмәдә Совет власте урнаштыруда, аны саклап калуда бик зур урын тоттылар. Шул ялкынлы кискен көрәш көннәренең берсен генә күз алдына китерик. Тышта салкын көз: күктә әллә нинди куркыныч кара болытлар агыла. Ләкин ни кар төшми, ни яңгыр яумый. Дөньяны үзенә бер төрле караңгылык баскан, ни көн түгел, ни төн түгел дигәндәй, әллә нәрсә шунда. Шәһәр бөтенләе белән аклар кулында. Ләкин аларда да тантана сизелми, анда-санда, берән-сәрән генә атлап йөргән солдатлар күренгә- ли. Шәһәр халкын гүяки җир йоткан диярсең. Беркайда да җан иясе юк. Менә кинәт тимер юл станциясе ягыннан мылтык тавышлары ишетелә, кызыл кирпечтән салынган биек стеналы Крупянка тирәсендә ниндидер шартлаулар яңгырын. Әле генә тын торган урамнарда аклар кайнаша башлый. Алар кызылларның Бөгелмәдән 25—30 чакрым ераклыкта торганлыкларын яхшы белсәләр дә, мылтык тавышларын ишетеп аптырап калалар һәм нишләргә дә белмичә анда йөгерәләр, монда йөгерәләр. Менә туктаусыз ишетелеп торган мылтык тавышлары өстенә шәһәрнең әле бер урыныннан, әле икенче урыныннан янгыннар күтәрелә. һәм аклар бернәрсә дә аңламыйча чыр-чу килеп шәһәрне ташлап тәртипсез рәвештә качарга тотыналар. Бәла өстенә бәла дигәндәй, кай арададыр, кемнәр тарафыннандыр Бөгелмәнең эчендәге һәм читендәге барлык күперләр сүтелгән... Бу хәлне күреп, аклар акылларыннан шашалар. Әллә шәһәрне кызыллар урап алганмы, дигән икеләнүләр туа. Ләкин бит әллә нинди биеклекләргә менеп, әллә нинди подзорный трубалар аркылы карама — шәһәргә һөҗүм итүче бер генә кызылармеец та күренми... Аклар качарга мәҗбүр булалар. Станция ягыннан ишетелеп торган мылтык тавышлары, һәртөрле шартлаулар басыла, янгыннар сүндерелә. Өчдүрт сәгатьтән соң шәһәргә тыныч адымнар белән кызыл гаскәр килеп керә. Аларны тимер юлчылар каршы ала: — һавага аткан мылтык тавышларыннан колаклары тонды, юри төртелгән янгыннардан башлары әйләнде, шәһәргә кызыллар килеп керделәр дип уйландылар булса кирәк, күз ачып-йомганчы үкчәләрен күтәрделәр, — диләр тимер юл эшчеләре. Әгәр без крайны өйрәнү музеендагы экспозиция материалларына күз салсак, ул көннәрдә Бөгелмәнең ни дәрәҗәдә кайнап торганлыгын һәм әлеге имәнлекнең дошман өчен никадәр куркыныч урын булганлыгын тагы да ачыграк күрербез. Мәсәлән, андагы материалларның берсендә күренгәнчә, Колчак армиясенең Бөгелмәдәге яшерен агенты үзенең хуҗаларына түбәндәгеләрне хәбәр итә: «...В каждом доме спрятано оружие... Не дай бог попасть в лес — убыот. Слово «партизан» здесь обладает магической силой. Язычники, огнепоклонники, магометане и провославные — все ополчились против нас». Колчак бандалары куылганнан һәм Совет власте урнашканнан соң да әле Бөгелмә тынычлана алмый. 1920 елның кыш уртасында тирә- яктагы авылларда кулаклар восстаниесе башлана. Фетнәчеләр коммунистларны, комсомолларны, укытучыларны, активларны үтерергә керешәләр. Аларны үтереп кенә калмыйлар, ә үтергәннән соң эчләрен ярып, аш казаннарына арыш тутыралар, укытучыларны тереләй бәкеләргә салып су астына җибәрәләр, активларны ат койрыгына тагып, урам буйлап сөйрәп йөртәләр. Восстаниегә каршы көрәштә Бөгелмә комсомоллары таңга калырлык батырлыклар күрсәтәләр. Күп кенә яшьләр Совет власте өчен башларын салалар. ...Бөгелмә дигән исемне без үзәк һәм республика газеталарында бик еш укыйбыз, Бөгелмә дигән исемне Бөтен Союз һәм республика радиолары тапшыруларында бик еш ишетәбез. Бөгелмә дигән исемне киноларда, телевизор экраннарында күрәбез. Бу исемне без чит илләргә озатыла торган һәртөрле приборларның маркаларында һәм, ниһаять, һиндстан, Япония, Куба, Аргентина, Вьетнам ярларына якорь салган танкер бортларында (сүз «Бөгелмә» исемле мәшһүр танкер турында бара) күрәбез. Әйе, кайларда гына ишетмибез, кайларда гына укымыйбыз без кайчандыр бик бәләкәй генә ©яз шәһәре булган бу Бөгелмә исемен. Аның революциягә кадәр һәрьяклап бик бәләкәй бу луын, ә революциядән соң һәрьяклап бик зур шәһәргә әверелүен ачыграк күрү өчен кайбер чагыштырулар китерсәк зыянлы булмастыр. Гражданнар сугышы елларында анда сары кәгазьдә басылган ике битлек газета чыккан булса, хәзер биредә рус һәм татар телендә дүртәр битле өч газета чыга. Аларның тиражлары да ун меңнәрчә исәпләнә. Бу газеталарда басылган материалларның эчтәлекләрен карап чыккач, бик тирән уйларга чумасың. Элекке Бөгелмә белән хәзерге Бөгелмәне күз алдына китерү өчен бу шәһәрдә чыга торган «Ленин байрагы» газетасы катнашы белән оештырылган бер материалга игътибар итеп үтик. Бу материал «Социалистик Татарстан» газетасына (№ 13802) басылып чыкты. Анда язылганча, поезд яки самолет белән республиканың көньяк-көнчыгышына барсагыз, Бөгелмәне әйләнеп үтә алмыйсыз. Моннан хәзер һәр тарафка шома асфальт юллар тарала. Гүяки, безнең гаять зур нефть краеның капкасы ул. Моннан йөз елдан артык элек халык күп йөри торган Оренбург юлында «Ямщиклар бистәсе» буларак барлыкка килгән Бөгелмә революциягә кадәр бик аз алга китте. 1917 елда анда нибары 8,5 мең кеше яши иде. Ул Самара губернасының иң фәкыйрь шәһәре иде. Нәрсә белән дан тота иде соң ул? Бернәрсә белән дә түгел. Анда биш чиркәү, хатын-кызлар монастыре һәм раскольниклар гыйбадәтханәсе — скит бар иде. Олы урамда төрмә калкып тора иде. Земство статистика җыентыгында язылганча, 1912 елда Бөгелмәдә «фабрикалар һәм заводлар— 4, аларда эшләүчеләр, саны •—73, җитештерү күләме — елга. ■300 мең сумлык» булган. Совет власте елларында һәм бигрәк тә Татарстанда зур нефть чыгару башланганнан бирле, Бөгелмә бик нык алга китте. Киң экранлы кинотеатр дисеңме, төзек йортлар кварталлары дисеңме, гаять зур фәнни-тикшеренү институты һәм яңа механика заводы, стадион һәм музыка мәктәбе — болар барысы да искелеккә һөҗүм итәләр. Хәзерге, ягъни 1965 елгы Бөгелмә шәһәре нинди? Саннар һәм фактлар аны барыннан да яхшырак тасвирлыйлар. Хәзер анда 28 промышленность предприятиесе бар. Алар бер елда 61 миллион сумлык продукция эшлрп чыгаралар. Бөгелмәдә эшләнгән нефть аппаратлары, автоматика приборлары, газ челтәрләре, төзүчеләр өчен күчмә вагоннар, секцияле мебель һәм башка бик күп төрле әйберләр илебезнең барлык өлкәләренә һәм хәтта чит илләргә чыгарыла. Безнең нефть районнары үсә, төзекләнә. Бу бик табигый хәл. Чөнки шәһәрдә 21 төзү оешмасы эшли. Алар арасында «Татспецстрой» 5 нче һәм моннан ике ай элек кенә төзелгән «Востокнефтегазсантех монтаж» кебек зур-зур трестлар бар. Соңгысы Татарстанда гына түгел, бәлки Башкортстанда һәм Куйбышев өлкәсендә дә зур эшләр башкара. Бөгелмәделәр Россиянең җидееллыкка өстәмәсенә лаеклы өлеш кертәләр. Биш ел һәм 10 айда алар инде 41 миллион 920 мең сумлык өстәмә продукция бирделәр. Совет шәһәре, нефть шәһәре Бөгелмәнең горурлыгы — аның фәнни, проект учреждениеләре, геофизика тресты һәм экспедицияләре, Татарстан нефть тикшеренү институты — бик хаклы рәвештә республиканың нефть буенча фәнни фикер үзәге санала. Аның бик яхшы җиһазланган лабораторияләреңдә хәзер 1.000 нән артык кеше эшли. Галимнәрнең көче — промыселлар, буровойлар һәм скважиналар белән турыдан- туры элемтә тотуда. Институтның сигезьеллык эш дәверендә нефть чыганаклары эшкәртүнең 23 проекты төзелде һәм производствога кертелә, 26 сотрудник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды. Ә моннан бер атна элек кенә С. А. Солтанов докторлык диссертациясе яклады. Ул инде Бөгелмәдә икенче фәннәр докторы һәм соңгысы булмас дип уйларга кирәк. 8 .с. ә.* № з. Культура, сәламәтлек саклау, халык мәгарифе тиңдәшсез алга китте. 70 мең кеше яши торган шәһәрнең яңа, күпьяклы тормышын бик ачык характерлый торган сапнарны гына да тулысымча санал чыгарга мөмкин түгел. Кыска гына тукталганда Бөгелмәнең бүгенгесе әнә шулай. Аныи якын киләчәге ничегрәк соң? Шул ук газетада язылганча, хәзер Бөгелмәне реконструкцияләү проекты төзелде һәм расланды. Ул шәһәрне 1964—1980 елларда Татарстанның зур промышленность һәм культура үзәгенә әверелдерүне күздә тота. Революциягә кадәр салынган күп кенә иске таш һәм агач биналар сүтеләчәк. Шәһәрдә, башлыча, күп катлы таш йортлар салыначак. 1980 елга шәһәрнең торак фонды берничә тапкыр чамасы артачак. Кеше башына 12 квадрат метр туры киләчәк. Иске үзәк бик нык үзгәртеләчәк, хәзерге Ленин бакчасы бераз тарайтылачак. Шуның исәбенә һәм йортларның бер өлешен сүтү исәбенә Совет мәйданы киңәйтеләчәк. Анда В. И. Ленинга яңа һәйкәл салыначак. Үзәк Октябрь проспекты 60 метрга киңәйтеләчәк. Аның бер поч- ■ магында тугыз катлы бина барлыкка киләчәк. Хәзерге-механика һәм электротехника җиһазлары ремонтлау заводлары, шулай ук ит комбинаты, сыра заводы һәм икмәк заводы 1980 елга шактый киңәйтеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Берничә яңа предприятие, элемтә идарәсенең һәм автомат телефон станциясенең яңа биналары барлыкка киләчәк. Радиореле элемтә булдырыла. Драма театры бинасы киңәйтелә. Быел Культура йортын тезү тәмамлана. 1915 елда салынган тимер юл вокзалы бинасы да зурайтылачак һәм вокзал алдындагы мәйдан реконструкцияләнәчәк. Йөк ташуның артуы уңае белән Бөгелмә товар станциясен Акбаш станциясенә күчерү күздә тотыла. Автомобиль юллары челтәре киңәйтелә. Бөгелмәдәге балчыклы коры елгалар зур сулыклар астында калачак. Район Советы бинасы каршындагы күпер янында 1966 елда 8,5 метр биеклектән бетон плотина барлыкка киләчәк. Шәһәрне яшелләндерү мәйданы 756 гектарга артачак. Физкультурниклар өчен өч стадион салыначак. Шәһәрдә хәзерге гомуми белем мәктәпләре челтәре, спорт һәм музыка мәктәпләре, эшче яшьләрнең кичке мәктәпләре шактый киңәйтеләчәк. Ике яңа техник югары уку йорты — текстиль һәм төзүче инженерлар институтлары ачылачак. Бөгелмә кебек шәһәрләр бик күп бездә. Мондый шәһәрләрнең күпчелегенә һәм бу көннәрнең килүенә кайчакларда гаҗәпләнеп тә куясың. Ә кайчакларда гаҗәпләнергә урый да калмый. Чөнки без, егерменче гасыр кешеләре, бу көннәрне бик көтеп алдык. Ләкин кул кушырып түгел! Кул кушырып көткәндә ул көннәр килми иде. Кабат әйтик, бу көннәр өчен безнең якыннарыбыздан, туганнарыбыздан кемнәр генә башларын салмады! Бөгелмә вокзалы мәйданындагы һәм Бөгелмә зыя- ратындагы туганнар каберләрендә мәңгегә йокыга талган революция корбаннары шул турыда сөйләмиләрме? Алармыц баш очларына утыртылган акация яфраклары шул турыда шауламыйлармы? Зыярат өстеннән әкрен генә искән җилләр шул турыда безнец исебезгә төшермиләрме? Шул вакытларда корбан булган, ягъни ат койрыгына тагып, кар өстендә йөртеп, газаплап үтерелгән һәм үтерелгәннән соң ашказанна- рына бер уч чи арыш салып мәсхәрә ителгән яшь җамнарның койган каннары бүген СССР дәүләт флагларында шәүләләнмиме? Бүген укучы алдына куелган шушы язмамы әзерләү алдыннан автор тагы бер тапкыр Бөгелмә имәнлегең әйләпеп чыкты. Совет властеның ярты гасырга якын гомере эчендә бик күп вакыйгаларны күргән һәм хәзер тип-тигез асфальт гол кисеп үткән бу имәнлек әле да ниндидер тирән тынлыкка чумган бер урын булып тора. Аның гореф-гадәтләрен уйлап, мәгълүм бер фикергә килә алмыйча йөдисен. Чөнки бер уйлаганда, анда ак бандалар, кызылларга үлем чокыры казып, шул чокыр ярында мылтык күрекләрен тарткан булсалар, икенче уйлаганда атылып та, ничектер, исән калган кешеләргә шушы имәнлек үзеннән урын биргән һәм аларны дошманнардан яшереп тоткан. Бер караганда, ул кызыллар төялгән арбаларның күчәрләрен сындырса, икенче караганда ул шушы сынган иске күчәрләрне бик озакка чыдарлык яңа, имән күчәрләр белән алыштырган. Дөрестән дә, аның бик сәер яклары бар. Көчле давыллар, афәтле өермәләр, күз ачкысыз бураннар, ачы жилләр шушы имәнлеккә килеп кергәч, карт агачлар арасында кая барып бәрелергә белмичә, йөриләр-йөриләр дә, тәмам хәлсезләнеп, туктап калалар. Янгыр болытлары чыга икән, әлеге имәнлек аларны да үзенә таба тартып китерә, һәм алар да аның өстеннән китә алмыйча, асылынып торалар-торалар да, аннары коеп ява башлыйлар. Язмабызның башында бер имән сандыкны искә алган идек. Ул сандык, дөрестән дә, шушы урманнан кисеп алып, такта итеп ярылган имәннән ясалган һәм аңа бернинди дә кадак сугылмаган, бернинди дә тимер заты кермәгән. Ничек эшләнгәнлеген белмәгән кеше аны ача да алмый. Ул бик серле итеп ясалган һәң, чынлап та, сер саклый торган сандык ул. Бүгенге Бөгелмә имәнлеге дә нәкъ менә шул сандык кебек революция елларындагы авыр көрәшләрнең истәлекләрен үзендә саклый. Бик төз гәүдәле, чуен кебек каты, бөтенесе дә бер тигез озынлыктагы бу имәннәр озакка сузылган сугыш кырларында тәмам чыныгып җиткән, бернинди көч алдында да баш ими торган, ягъни бик авыр сынауларда сайланып калган батыр солдатлар кебек аягүрә басып торалар!..