Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛДА БЕР КӨН

Сарман яклары. Әгәр җәй айларында бу якларга килгән булсам, хуш исле чәчәккә күмелгән болыннарны, мул уңыш үсеп торган иген кырларын күрер идем мин. Эссе көннәрне эштән арып кайткач су коенырга килгән Сарман кешеләрен үзенең саф суы белән иркәләргә әзер торучы тыныч кына агып яткан Микзәлә елгасына карап та сокланыр идем. Тик басуларны, болыннарны, елгаларны калык кар түшәге каплаган. Көчле салкын җил кар өемнәрен туздыра. Юлда җәяүле буран уйный. Инде әнә әкренләп караңгы да теште. Кызу-кызу агылган соргылт болытлар аша ара-тирә генә ай карап куя. Тик аның яктысы да, җылысы да юк. Шулай да минем күңелдә җылы һәм якты тойгылар, якты уйлар. Чөнки мин әле моңа кадәр бөтенләй таныш булмаган яңа авыл, яңа кешеләр һәм аларның гүзәл эшләре белән танышыр өчен, аларның олы шатлыкларын уртаклашыр өчен барам. Азалак авылында иртәгә зур һәм мәһабәт культура йорты ачылачак. Шул уңай белән анда зур тантана, бәйрәм булачак. Сарман райкомы секретаре иптәш Низамиев^ Азалак авылы кешеләрен дә, ачылачак культура йортын да бик мактап сөйләгән иде. Дөресме икән аның сүзләре?.. Дөрестер, әлбәттә. Нигә дип ялганнар икән ул. Җиккән атыбыз пошкыра-пошкыра алга юырткан саен, минем кызыксынуым көчәя бара. — Әнә Азалак утлары күренә, — дн мине озата баручы Сарман культура бүлеге мөдире иптәш Мәрдәнова. Озак та үтми, без Азалак урамына килеп керәбез... ф • ф ...Мин Нурдидә әби өенә килеп кергәндә, ул мич тирәсендә кайнаша иде. Өй эченә тәмле күмәч исе чыккан. Керосинка өстендә пешеп утырган каз ите дә борынны кытыклап тора. — Әйдүк, кызым, әйттеләр, Казаннан кунак килә, сиңа кунарга керер диделәр. Әле ипием дә бар иде, яңасы тәмлерәк булыр дип, менә тагын ипи пешереп алдым,— дип сөйләнә-сөйләнә, әбкәй миңа ашарга әзерли башлады. Бер-беребезгә бик тиз ияләшеп киттек без Нурдидә әби белән. Ул миңа армиядәге улы Мирсәетнең рәсемнәрен күрсәтте. Мирсәет хезмәт итә торган частьтан килгән мактау кәгазен дә укытты. — Ун гына ай калды инде улым кайтырга. Ул кайткач сыер алабыз, үзенә яхшы костюм' тектерәбез, аннан инде зурлап туй итәрбез дип торабыз. Алты почмаклы бу өйне армиягә киткәнче үк Мирсәет үзе салды. Килен килгән җиргә бер яхшы карават та алып җибәрсәк, барысы да төгәлләнә. Без Нурдидә әби белән төн буе сөйләшеп яттык. Гомерен колхозда тырышып эшләп, алмадай өч бала үстергән һәм хәзер хөкүмәт пенсиясе алып, балалар рәхәтен күреп яши Нурдидә әби. Ул әлегә алты почмаклы өйдә бер ялгызы яши һәм аның күңеле дә өе шикелле үк иркен. Ул барысын да белә, бары белән дә кызыксына. Кемнең баласы мәктәптә артыграк шаярып җибәргән, кемнең баласы укудан артта калган, кем фермада сыерын начар сауган... Нурдидә әбинең барысына да катнашы бар, барысы өчен дә күңеле борчыла, җаны көя. Миңа Нурдидә әби колхозның бүгенге тормышы турында да, үткәне турында да бик иркенләп сөйләде. ...Өйнең икенче ягында Нурдидә әби белән бер хатынның нәрсә турындадыр кызу- • кызу сөйләшкән тавышларына уянып киттем. Бик нртә икән әле, сәгать биш тә тулмаган. Җылы урынымнан иренеп кенә торам. Тәрәзәгә карыйм. Өйләрнең һәркайсын- да ут яктысы. Авыл өчен бу вакыт иртә түгел шул инде. Таныш булмаган хатынның сүзләре колагыма керә: — Ярар инде, әни, бер юлга тынла, син иртәгә барып карарсың, ә без бүген барыйк. Анар каршы Нурдидә әбкәй кискен генә: — Юк, юк, барам дигәч барам, — ди. — Культура йортын анысы иртәгә дә карый алам, бүген мин йорт карар өчен түгел, Вильдаииы күрер өчен, аның халыкка карап шатлана-шатлана сөйләгәнен күрер өчен барам. Вәт шул... Әлеге хатын җавап биреп тормады, ишекне шап иттереп япты да чыгып китте. Нурдидә әби минем яныма ук килеп утырды да: — Кияүдәге кызым килгән, — диде,— бүген кичкә, культура йорты ачкан мәҗлескә барабыз, балаларны алып кал дип. Каенанасы да бара икән. Әйттем, Вильдан- ның шатлыгын уртаклашырга барам дидем. Шулай булмый, аның безнең өчен никадәр көч куйганын, ничек тырышканын күреп торам бит мин. Әтисе үлеп ятим калгач, Виль- данның ничек нужа күреп үскәнен дә яхшы беләм ич мин. Нигә аның бүген шатлыгын уртаклашмаска... Үзем Нурдидә әбинең сүзен тыңлыйм, үзем эчемнән генә уйлыйм һәм куанам: нинди олы җанлы кеше бу Нурдидә әбкәй... Уйлана-уйлана өйдән урамга чыктым. Күрәсе кешеләрем, барасы җирләрем күп иде. Кар көртләренә бата-чума алга атлыйм. Минем каршыга йөгерә-йөгерә килүче, өстенә телогрейка, башына шәл бәйләгән кечкенә генә буйлы бер кызый «исәнмесез» дип эндәште дә, бераз читкәрәк тайпылып, янымнан узып китмәкче булды. — Сеңелем, тукта әле, кая болай ашыгасың... Терлек фермаларыгыз кай тнрәдәрәк сезнең — дип сорадым, аны туктатып. — Әйдәгез минем белән, мин фермага барам, — диде дә кызый китәргә ашыкты. — Тукта инде, сеңелем, мянем аякта ботинка, эченә кар тула... — Гафу итегез, апа, сыерларым көтәләр, сез акрынлап, үз җаегыз белән атлагыз. Әнә ферма бик якын ич инде, — диде дә җилфердәп китеп тә барды. Нишлисең, яшь кеше өчен буран ни дә, кар өемнәре ни... Ярар, мин сине барыбер очратырмын әле, — дип, аның артыннан фермага киттем. Иң элек мин фермага түгел, ә маллар өчен азык әзерләнә торган кухняга барып кердем. — Иһи, монда үзенә күрә бер завод икән ич. Артизиан коесы, «КВ-200» маркалы азык парлагыч. Бер-берсе егермешәр тонна сыешлы су цистерналары, бәрәңге пешерү чаннары... Чөгендер, салам турау машиналары. Кырдан кайткан, силос базларыннан алынган һәртөрле азык шушында эшкәртелеп, парландырылып бирелә. Дүрт йөздән артык сыер гына бар бу колхозда. Сыер абзарлары чяста, якты, җылы. Сыерларның алларында автомат су эчергечләр. Алар, эчәселәре килсә, борыннарын гына төртәләр дә кышның иң салкын көннәрендә дә рәхәтләнеп җылы су эчәләр. Өсләренә халат киеп, йөгерә - йөгерә эшләп йөрүче яшь кызлар һәм апайлар белән танышам. Менә Шакирова Рәзинә, Корбанова Эльмира, Нуретдинова Әзһәрия, Мингалиева Фәһимә, Хафизова Бәрия — колхозның алдынгы сыер савучылары. Сыер саву, фермада эшләү җиңел эш түгел, әлбәттә. Ләкин алар зарланмыйлар, киресенчә: — Нәрсәсе авыр инде аның, сыерларның ашарларына яхшы, үзебезгә дә эш хакы яхшы килә. Әнә, Мәрьям апалар заманында гына кыен булган ул, — диделәр һәм чиләкләр күтәреп, фермага килеп керүче хатын ягына башларын ымлап куйдылар. Яшькә инде шактый олы булса да, гаҗәп җитез хәрәкәтле, шат йөзле Мәрьям апа беләк миңа башкаларга караганда озаграк сөйләшергә, аның белән якынрак танышырга туры килде. — Әй җаным, хәзер фермада сыер саву ул үзе бер рәхәт. Чиләгеңне тутырып сөт савып аласың да, авызыңны тутырып икмәк ашыйсың. Бар иде шундый заманнар да: фермалар ярым җимерек, кыш булса, эченә кар тула, көз булса яңгыр үтә. Абзарның вче тездән пычрак, терлекләрнең ашарларына юк. 1941 елны, сугыш башланганның беренче көнендә үк, ирем фронтка китте. Мин ике бала белән калдым. Шундый авыр чакта колхоз мине ферма мөдире итеп куйды. Яшьләй чәчләрем агарды, эшләмәдек түгел, эшләдек, тырыштык. Ничек булса да терлекләрне саклап калырга, илгә, фронтка азмы-күпме сөт, май бирер өчен бөтен көчебезне куйдык. Ә хәзер нәрсә, тәмле ризык, җылы абзар. Мәрьям апа, сугыш бетеп, авылга ирләр кайткач, ферманы аларга тапшыра да үзе сыер сава башлый. Сугыштан соңгы беренче сайлауларда авыл Советына депутат булып сайлана. Һәм әле дә ул депутат. Бик күп мәртәбәләр кыйммәтле бүләкләр белән бүлекләнә, Мәскәүдә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә катнаша. I960 елны колхоз аның фермада эшли башлавына егерме ел тулу юбилеен үткәрә. Ферма кешеләре белән саубуллашып, авылга кайтып киттем. Ләкин иртә таңнан йөгерә-йөгерә фермага дип баручы кечкенә кызыйны очрата алмадым бит. Кая булды сон. әле ул? Сорар идем, исемен дә, фамилиясен дә белмим, ә очратасым килгән иде ул кызыйны. Яныма гына җилдереп килеп туктаган җигүле ат ул уйларымнан аерды. Кошевой чанадан җитез генә бер хатын төште дә кулын сузып каршыма ук килеп басты. — Исәнмесез, Рәисә ханым. Мин сезпе Нурдидә әби өеннән эзләп йөрим тагың, сез монда икәнсез, — диде һәм кулымны ирләрчә каты итеп кысты. Таныштык. Фәр- хәнә Локманова булып чыкты бу ханым. Дүрт авыл бергә кушылгач, «Беренче Май» һәм «Серго» колхозларын берләштергән Янарусс авыл Советы председателе икән ул... 1919 нчы ел. Туган илебезне явыз дошманнардан саклап калу өчен барган аяусыз сугыш Локманны үзенә чакыра. Ул хатыны Шәмсебанатны, өч баласын итәгенә утыртып, дүртенчесен йөктә калдырып авылдан чыгып китә. Локман китеп өч көн үткәннән соң, кыз бала дөньяга килә. Ана яңа туган кызчык өстенә кайнар яшен та- мыза-тамыза елый: «Бәхетсез бала, нигә генә тудың, кемгә кирәк син. Ичмасам, малай да түгел. Әнә әтиең китте, исем кушарга да өлгермәде». Ә Локман, Минзәләгә барып җиткәч, кызның туганын ишетә дә, начальникларыннан рөхсәт алып, бер-ике генә сәгатькә авылына кайта, балага исем кушарга. Фәрхәнә дип исем кушалар кызга. Шуннан соң Локман, кышкы буранда, тагын авылыннан чыгып китә. Китә һәм шул китүеннән беркайчан да әйләнеп кайтмый. Үлгән хәбәре генә килә. Әтиләре юк дип тормыйлар сабыйлар, үсәләр... Фәрхәнә дә уңган, матур кыз булып үсеп җитә. Колхоз кая эшкә кушса, шунда эшли ул. 1939 елны авылдашлары уңган һәм җитез Фәрханәне авыл Советына депутат итеп сайлыйлар. Үзендә булган барлык көче белән авылдашларының тормышын яхшыртырга, аларга ничек тә ярдәм итәргә тырыша Фәрхәнә. Кичләрен ликбезда укыта, үзе дә укый, комсомолга керә. Ирләр белән беррәттән сабан сөрә, урак ура. Менә дәһшәтле 1941 ел килә. Азалак авылының барлык ирләре сугышка китә. Ә хатын-кызлар үзләре өчен дә, ирләре өчен дә эшләргә тотыналар. «Атналар буе авылга кайтмыйча сука сукалап йөргән бер көнне, — ди Фәрхәнә, — мине бик тиз генә авыл Советы сессиясенә чакырып кайтардылар да авыл Советы председателе итеп сайлап куйдылар». Егерме ике ел буена шунда эшли Фәрхәнә. Шулкадәр озак вакыт җитәкче урында эшләү Фәрхәнә ханымнан зур тырышлык һәм олы йөрәклелскне талап иткәндер, әлбәттә. — Эш бик күп, яшем дә шактый инде, алай да зарланмыйм, рәхәтләнеп эшлим, — ди Фәрхәнә. Мин Фәрхәнәнең күзләренә карыйм. «Яшем дә шактый» дигән сүзләре белән килешәсем килми. Кешенең яше аның йөрәк дәрте, эшкә сәләте белән, башкаларга яхшылык күрсәтергә әзер торуы һәм тормышка булган кайнар мәхәббәте белән үлчәнә бит хәзер. Ә боларның барысы да җитәрлек Фәрханәдә. —• Әнә колхозның партоешма секретаре иптәш Заманов та килә, — диде Фәрхәнә, кызу-кызу атлап безгә таба килгән кешене күрсәтеп. — Һәр иртәне диярлек шушы тирәләрне бер әйләнеп чыга ниде ул безнең секретарь. Җирдән эзләгәнем күктән төште дигәндәй, бик шәп булып чыкты әле монысы да. Партоешма секретарен бик күрәсем килгән иде. Аңарга үземнең кем икәнемне, нинди ниятләр белән килүемне әйткәч, ул бераз миңа карап торды да: — Беләбез, ишеттек, — диде.— Макталырлык кешеләр күп бездә. Хәер, анысы аның һәркайда да шулайдыр. Әмма шунысы: элек безнең колхоз районда иң арттагы хуҗалыкларның берсе иде, — диде һәм мине колхоз хәлләре белән таныштыра башлады. Сөйләшә-сөйләшә алга атладык. — Ә хәзер «Беренче Май» районда нң алдынгы колхозлардан санала, — дип сүзен дәвам итте ул. Моның төп сәбәпләреннән берсе шул: председателебез Вильдан Рамазанов уңган кеше безнең, менә дигән җәмәгать эшлек- лесе, КПСС өлкә комитеты Пленумы члены. Халык үзен бик ихтирам итә. Үзе дә һәр колхозчыга якын иптәш, киңәшче. — Авыл кешеләре үзләре ничек соң, тырышып эшлиләрме? Председатель никадәр генә яхшы булса да, ул үзе генә колхозны бик алга этәрә алмас нде бит, иптәш Заманов,— дим. Ә Заманов минем шул сүзләремне генә көткәндәй: 4 — Һей, Азалак кешеләреме? — ди.— Алар үзләренең тырышлыгы, бердәмлеге белән бөтен районда дан тота. Мәсәлән, механизаторларны гына алыйк. Колхозда, җәй айларында, урып җыю эшендә төп эшне механизаторлар башкара. Хәзер безнең колхозда тырыш һәм техниканы яхшы үзләштергән механизаторлар бик куп. Ләкин техника әзрәк, булганы да инде искереп килә. Запас частьлар аз кайта. Шулай да бездә маошналар ватылып, эш тукталып тору фактлары бөтенләй булмый. Менә, мәсәлән, иске, бик кул мәртәбәләр капиталь ремонтта булган машинада шофер булып эшләүче Мөбарәкшин Нәкыйп колхозда ип беренче булып коммунистик хезмәт ударнигы исемен яулап алды. Яки менә Кәримов Әнвәрне алыйк. Ул инде күптән искергән «ДТ» тракторында эшли. Шуңа карамастая, 1964 елгы урып-җыю вакытында Сарман районы механизаторлары арасында беренчелекне алды һәм уңыш бәйрәмендә «Иж-Плане- та» мотоциклы белән бүләкләнде... Шул вакыт ферманың кызыл почмагыннан җәһәт кенә атлап бер кыз чыкты да безгә таба килә башлады. Мин көлеп үк җибәрдем, әнә икән ул кызый! Иптәш Заманов кинәт көлеп җибәрүемә гаҗәпләнеп, миңа карап куйды, ләкин сорау бирмәде. — Әнә шушы кыз кирәк иде миңа,—дидем. — Ләйсән... алдынгы сыер савучыбыз ул безнең. — Бигрәк тә яшь бит, бала гына. Ничектер мин аны фермада очратмадым. — Сезгә, бәлки, ул эшли торган җирне күрсәтмәгәннәрдер... — Ул нигәдер уңайсызланып, башын аска иде һәм: — Әйдәгез, әнә кызыл почмакка барыйк. Ләйсәнне дә шунда чакырырбыз, — диде. Мине Ләйсән эшли торган абзарга алып барасы килмәвенең сере бик тиз аңлашылды. Абзар иске, аның тишек-тошыклары куп, шуңа монда башка абзарларга караганда чисталык түбән икән. Замановның кунак кешегә җитешмәгән якны бик күрсәтәсе килмәгән күрәсең. — Язга чыгу белән 200 баш сыер өчен типовой абзар сала башлыйбыз,— диде ул, акланырга теләгәндәй. Ләйсән, бераз сүзсез генә безнең янда басып торды да, үзенең сыерлары янына алып керде. — Ничә сыер савасың, сеңелем? — Унбишне. — Сиңа ничә яшь сон? — Уналты тула, — дип җавап бирде Ләйсән, озын кара керфекләрен сирпеп кенә безгә карап алып. — Сигез классны тәмамлагач, моннан ике ел элек, фермага, менә шушы авыр участокка, үзе теләп килде инде безнең Ләйсән,диде Заманов, хызга ягымлы карап. — Нигә укуыңны дәвам итмисең соң? — дип сорадым Ләйсәннән. Ул миңа гаҗәпләнеп карады да: — Мин укыйм. Быел кичке мәктәпнең унынчы классын тәмамлыйм. Унберне тәмамлагач, бәлки әле институтка керермен,— дип куйды. ~ Бармакларың бик нечкә бит, сеңелем. Авырдыр мондый бура кебек унбиш сыерны саву? — Авыр дип, җиңел эшне кем дә эшли, авырын эшләргә кирәк әле яшь чакта,— диде моңа каршы Ләйсән, ярым шаярып... Беләм, авырдыр, сеңелем, ләкин ул авырлык синең ата-анаңа, җитәкчеләрең Вильдан абыеңа, Фәрхәнә апаңа һәм авылдашларыңа төшкән зур авырлык түгел. Синең юлың киң, киләчәгең якты... Кышның кыска көне узып та китте. Колхозның без булмаган урыннары, без күрмәгән һәйбәт кешеләре дә, һәйбәт эшләре дә күп әле. Мәсәлән, урамнарында су колон- калары, өйләрендә радиоалгычлар булу һәйбәт түгелмени! Бик күп кешедә мотоцикл, велосипед бар. Авылга югары вольтлы электр линиясе керү белән, телевизор алырга җыенучылар да юк түгел. Колхозның өч бригадасы да коммунистик хезмәт ударнигы исемен яулап алу өчен көрәшә. Ә Азалак авылы (беренче бригада) коллективына бу мактаулы исем бирелгән дә инде. Утыз сигез колхозчы коммунистик хезмәт ударнигы исемен алган һәм колхозның мактау китабына язылган. Алариың картайган көннәрендә персональ пенсия алырга лаеклы булулары уставка беркетелгән. Ләкин мин бит, ерак юлларны якын итеп, Азалак авылында культура йорты ачу тантанасына катнашыр өчен килгән кеше. Инде әнә ак колонналары белән электр утларына күмелгән мәһабәт бина эченә төркем-төркем халык агыла. Машиналарга утырып тирә-як колхозлардан кунаклар, ә районнан җитәкче иптәшләр килә. Бу матур бина алдында мин беравык сокланып басып тордым. Авылмы соң бу?.. Авылларда клублар ачкаины күргәнем бар иде минем. Ә бу бит нәкъ шәһәрдәгечә... 250 кеше сыярлык тамаша залы. Киң һәм якты фойэ. Биллиард бүлмәсе. Менә артистлар өчен репетиция һәм грим бүлмәләре. Чишенү бүлмәсе. Шахмат, домино уеннары. Яхшы диваннар, түшәмдә матур люстралар. Сәхнә зур. Кызыл төстәге плюш пәрдәләре күзнең явын алып тора. Мин, президиумда утырган килеш, залга — халыкка карыйм. Барысы да чиста, пөхтә киемлеләр, шат йөзлеләр. Халыкны бүгенге тантана белән тәбрикләр өчен трибунага колхоз председателе иптәш Рамазанов килеп баса. Аның алсуланган бите, зур зәңгәр күзләре уттай яналар. Халык арасыннан Нурдидә әбине эзлим. Әнә икән. Алда ук, башына соры мамык шәлен ябынган килеш, бөтен дөньясын онытып председательгә карап утыра. Аның да җыерчыкланган йөзеннән, эчкә баткан күзләреннән дулкынлануы беленеп тора. Ул председательнең һәрбер сүзен йотардай булып тыңлый. Тыңламаска мөмкинме соң? Үзенең бала чагын ятимлектә, яшүсмер чагын нужада үткәргән, дөньяның әчесен-төчесен татыган гади авыл малаеның шундый зур эшләр эшләрлек булып үсүе аның күз алдында булган бит. ...Әй бөтерелде дә соң авыр еллар шаукымы авыл өстендә. Салам түбәле өйләрнең түбәсен ачты, яртылай фанер каплаган тәрәзә ярыкларыннан ачы җилләр алып керде, һәр капкага үзенең явыз куллары белән шакыды, ишекләреннән кереп түр башына узды. Узды һәм халыкны кан-яшь түктерде. Барлык хәсрәтләргә, авырлыкларга да тешен кысып түзә ала торган тырыш Рамазан абыйны вакытсыз кара җир астына илтеп тыкты. Өйдә дүрт бала ятнм калды. Сигез яшьлек Вильдан ик олысы. Аның тирәсендә дә бәхетсезлек шактый уралды. Ундүрт яшендә вакыт, колхоз төзелгән елларны, кырда арба күчәре астында калып, аягын имгәтте. Сызланды, сыкранды, ләкин ярдәм итәр кеше юк иде. Авылда врач та, фельдшер затын күргән кеше дә юк. Им- том нтүче әбиләр генә Вильдан янында күп бөгерелеп йөрделәр. Ләкин файда нтэ аламыни алар? Вильдан аягын үзенчә дәвалады. Ике кәк рәттән берәр шешә бензин белән аягын юды. Аяк гөбе кебек шеште, бензин эчкә, сөяккә төшеп организмны черетә башлады. Беркөнне, берәүгә дә әйтмичә, берәүгә дә күренмичә, Вильдан, кояш чыгар- чыкмас ук, үзе ясаган култык таягына таянып, аксый-аксый авылдан чыгып китте. Төрле юл газаплары күрә-күрә ул Казанга килеп җитте. Аны икенче балалар клиникасына урнаштырдылар. Ләкин врачлар никадәр генә тырышып дәваласалар да, аяк рәтләнмәде, Вильданның хәле авырая барды. Аякны кисәргә булдылар. Ләкин профессор моңарга риза булмады, беравык малайга карап торды да: — Юк, ярамый, мондый бөркет кебек егетнең аягың кисәргә һич ярамый. Ничек тә аны саклап калырга кирәк, — диде.— Болай гына дәвалап та рәт чыгар кебек... һәм чыннан да шулай булды: ике ай больницада яткач, ул үз аяклары белән- авылга кайтып китте. Еллар узды, тормышын рәтли башлады Вильдан. Колхоз белән бергә ул да ныгыды. Ләкин каһәр төшкән фашизм афәте матур гына рәтләнеп җиткән тормышка аяк чалды. Вильда» иң беренчеләрдән булып сугышка китте. Аның сугышта күргән авырлыклары, күрсәткән батырлыклары турында тәфсилләп язып тормастан, шуны гына әйтәсе килә, дошманны кыйкый-кыйный Берлинга барып җитә ул. Сугышның соңгы көннәрендә каты яралана. Умыртка сөягенә кереп утырган ярчык һәм снаряд шартлавыннан алган контузия аркасында госпиталь койкаларында озак кына вакыт ятарга мәҗбүр була. 1946 елны колхозга председатель булып сайлана. Сайлана һәм монда да, колхозны җиңүгә алып чыкканчы, бнк сикәлтәле авыр голлар үтәргә туры килә аңа. Двресен әйтик, абына язып калган чаклары да була Вильданның. Ләкин, олы максат белән янган бу намуслы егет юлда егылып калмый. Авылдашлары һәм барыннан да бигрәк партия ярдәмгә килә аңа. Ул тагып да ныграк ышаныч беләи алга баруында дәвам итә, чын мәгънәсендә дәүләт эшлеклесе булып өлгерә. Бүген ул җиңүче. Сарман районында гына түгел, республикабызның атаклы кешесе. Әнә аның тавышы нинди кор яңгырый: — Хөрмәтле авылдашлар, сезне мин бүген зур шатлык, зур бәйрәм белән котлыйм. Сезнең тырышлыгыгыз, бертугандай бердәм эшләвегез аркасында мул булып игенебез уңды, терлекләребез күп итеп нт, сөт, май бирде. Шуларны саткан акчага, үз кочебез белән, культуралы ял итәр өчен шушы бинаны салдык. Инде рәхәтләнеп ял итегез, кинофильмнар, спектакльләр карагыз. Моннан ике ел гына элек без соңгы проектларның да иң яхшысы белән сигезьеллык мәктәп салган идек. Хәзер аның зур һәм якты классларында безнең балаларыбыз белем алалар. Безнең әле киләчәк өчен планнарыбыз тагын да зуррак. Язлар җитеп, кара җир күренгәч тә, әнә Минзәлә суы. буеннан ерак түгел җиргә стадион төзиячәкбез. «Серго» колхозы һәм безнең колхоз яшьләре катнашы белән футбол командасы оештырылачак. Йөз бала укырлык мәктәп- интернат һәм өйләнүче яшьләр өчен 16 квартиралы йорт салу дланда тора. Пекарня һәм мунча да салачакбыз. Үзегез беләсез, әлегә безнең Азалак урамнары чокырчакырлы, тигез түгел. Озакламый урамнарыбызга таш җәячәкбез, һәм быел яздан ук һәр хуҗалык үзенең йорты алдына агачлар утыртачак. Шулай тиеп без урамнарыбызны яшеллеккә, гөлгә күмәчәкбез, һәм без боларның барысын да колхозның үз акчасына, колхозчылар көче белән эшләячәкбез... Зал Рамазановның сүзләрен алкышлап каршы алды. Трибунага Сарман район башкарма комитеты председателе иптәш Вәлнев менде. Ул бүгенге тантана белән тәбрикләп, культура йортының пианино белән бүләкләнүен һәм авылга югары вольтлы электр линиясе керү белән, районда беренче булып, шушы культура йортында киң экранлы кино эшли башлавын әйткәч, халык бөтен залны ■ яңгыратып тагын кул чапты. Тирә-як авыллардан килгән колхоз председательләре дә тәбрик сәламнәре белән чыгып үзләренең кыйммәтле бүдәкләрен тапшырдылар. Мин дә колхозчыларны Республика халык иҗаты йорты һәм Татарстан язучылары исеменнән тәбрик иттем һәм күренекле язучыларыбыз: Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов, М. Әмир, Г. Гобәй, Ф. Хөсни, Н. Дәүли, Р. Ишморат, Г. Мөхәммәтшин, Г. Зәйнәшеваларның Азалак авылына матур теләкләр белән язган автографлы китапларын тапшырдым. Колхозчылар исеменнән сүз алган коммунистик хезмәт ударнигы иптәш Сәетгалиев болай диде: — Рәнсә ханым, хөрмәтле язучыларыбыздан шундый зур бүләк алып кнлеп, безгә зур хөрмәт күрсәттегез. Аларның һәр барысына аерым-аерым бездән сәлам һәм зур рәхмәт әйтегез. Аннан шуны да әйтегез: килсеннәр алар Азалак авылына, күрсеннәр безнең культура йортыбызны, матур тормышыбызны. Яңа әсәрләр язу өчен материаллар бездә бик күп. Хөрмәтле авылдашлар, без зур көч куеп, куп тир түгеп салдык бу бинаны. Әнә ерак та түгел ташлык җир, без шуннан үзебез тонналап таш чыгардык та менә шушы җиргә китереп өйдек. Әле күптән түгел аягыбызга чабата, өстебезгә каткан чикмән киеп йөргән мужиклар менә шушы матур бина эчендә ял итәбез. Матур җырлар, тирән эчтәлекле шигырьләр яңгырасын мондаУ Аннары культура йортын салуда зур хезмәтләр күрсәткән ташчылар, малярлар һәм башка бик күп төзүчеләргә колхоз кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Соңыннан авылның үзешчән коллективы концерт бирде. Коллектив белән җитәкчелек итүче сигезьеллык мәктәп завучы Әдибә ханым Әхмәтхакова үзенең киң кырлы таланты белән безне сокландырды. Ул мандолинада уйкый, аккордеонда уйный, матур итеп җырлый да, дәртләнеп бин дә. Концертта мин ике толымын ак бант белән үреп куеп, өстенә бик килешле аксыл күлмәк кигән яшь кенә кызыйның «Умырзая» көен җырлавын яратып тыңладым. Нии- ди моңлы итеп җырлый ул. Шулай моңлы итеп җырлаучы кыз минем әлеге танышым — ферма кызы Ләйсән иде...