Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучылар сүзе

Безнең кадерле, 'көрмәтле укытучыбыз Нәкый абый! Сезгә 65 яшь! Бу кан безгә, Сезнең укучыларыгызга, зур шатлыклы бәйрәм! Без Сезне, хөрмәтле Нәкый абый, бу тантаналы көн белән чын йөрәктән. ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Моннан күп еллар элек Сез безгә татар телен һәм татар әдәбиятың өйрәтүче, бездә туган телебезгә һәм әдәбиятыбызга тирән ихтирам, мөкатдәс хисләр тудыручы булдыгыз. Безгә татар язучылары, шагыйрьләре, аларныц бай иҗатлары турында, халыкның үз иҗагы турында гомергә онытылмаслык бай эчтәлекле, җанлы дәресләр бирдегез. Туган илебезне яратырга, аны ихтирам итәргә, халык өчен хезмәт итәргә безнең күңелләрдә көчле дәрт уяттыгыз. Бу — безнең гомер юлыбызда якты маяк булып торды. Безгә биргән белем һәм тәрбиягез өчен Сезгә мсң-мең рәхмәтләр әйтәбез, Сезнең ■ укучыларыгыз булу белән горурланабыз! Ул көннәрдән бирле 35—40 еллар вакыт үтеп китте, без дә кеше булдык. Укытучылар, врачлар, культура эшчеләре булып хезмәт итәбез. Шәһәрләрдә, районнарда, авылларда эшләдек. Кайда гына булсак та, Сез биргән белемнән, Сез биргән киңәшләрдән файдаландык, без аларны бервакытта да онытмадык һәм онытмабыз да! Үткән җәйдә без (бу хатны язучылардан бер төркем укучыларыгыз) Уфада очраштык. Иң элек без үзебез укыган 4 нче татар мәктәбен барып карадык, яңадан шул юллардан, шул эзләрдән үттек. Безгә рәхәт тә, шатлыклы да, бик моңсу-ямансу да булды, Нәкый абый! Безнең яңадан класс бүлмәләренә кереп утырасыбыз, Сезнең ялкынлы, үткен сүзләрегезне тыңлыйсыбыз, «Яшь көч» журналыбызны яңадан кулыбызга аласыбыз килде! Сезнең: «Маңгаегыз йолдызлы, укыгыз, өйрәнегез, эшләгез!» — дигән сүзләрегезне яңадан ишетәсебез килде! Хәзер башка шәһәрләрдә яшәүче укучыларыгыз Сезнең саулыгыгыз, эшегез турында бездән, Казанда яшәүчеләрдән, хат аркылы әледән-әле сорашып торалар. Сез безнең беренче остазыбыз, безне аякка бастыручы иң уз, иң якын, иң хөрмәтл^ җитәкче кешебез булдыгыз. Л1еиә Сезгә хәзер 65 яшь, 50 ел әдәби хезмәт! Бу — бер гомер! Шулкадәр озак еллар армый-талмый көчле дәрт белән халыкка әдәби хезмәт күрсәтүегез өчен безнең Сезгә рәхмәтебез чиксез! Алда әле Сез тагын безнең сәнгатебезне баетырсыз, искиткеч кыйммәтле иҗатыгыз белән тасын да шатландырырсыз дип ышанып калабыз без. Нәкый абый! Сезгә иң каннар сәламнәребезне җибәрәбез, саулык-сәламәтлек, бетмәс көч, сүнмәс дәрт, озын гомер теләп калабыз! Ик тирән ихтирам, иң кайнар сәлам белән укучыларыгыз: ФӘҮЗИЯ ТАҺИРОВА (Казан), МӨХТӘРӘМӘ ГАЗИЗОВА (Казан), МӘРЬЯМ ГОБӘЙДУЛЛИНА (Казан), ӘНВӘР ӘСӘДУЛЛИН (Казан), ГАЛИЯ ИСМӘГЫИЛОВА (Казан), ФАТЫЙМА ГОМӘРОВА (Уфа), ЗӘЙНӘП ГЫИМРАНОВА (Уфа), СУФИЯ БИ- ЛЯЛОВА (Волгоград), ШӘФИКА САТТАРОВА (Ленинград), ХӘЛИМӘ ГАЛИУЛЛИНА (Чемкент). ХӨРМӘТЛЕ РЕДАКТОР ИПТӘШ! 65 яшем тулу уңае белән мине котлап, яхМы .теләкләр белдереп хат, теле- -граммалар щибәргән барлык кардәш-туганнарга, язучыларга, аеруча Үзбәкстан-. нан язучы иптәшләргә, шулай ук кадерле укучы-шәкертләремә сезнең журналыгыз аша рәхмәт сәламемне тапшырырга рөхсәт итсәгез икән. Һәркайсына эшләрендә зур уңыш һәм үзләренә сәламәтлекләр теләп: Б Н