Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яцалыклары

АВЫЛ ТАЛАНТЛАРЫ СМОТРЫ Россия Федерациясенең 15 республикасында авыл үзешчән сәнгатенә смотрлар уздырылды. Йомгаклау концертларында иң яхшы һәвәскәр артистлардан 12 меңнән артык кеше катнашты. Татарстан үзешчән сәнгать көчләренә смотрның йомгаклау кичәсе 22 декабрьдә Татар дәүләт опера һәм балет театрында оештырылды. Анда кыскала кереш сүз белән смотрны үткәрү буенча республика оештыру комитеты председателе, ТАССР Министрлар Советы председателе урынбасары Р. Ю. Ярмөхәмстова, Бөтенроссия смотры жюриеның Татарстан буенча председателе, СССР халык артисткасы Т. А. Устинова чыгыш ясадылар. Республика культура министры Б. М. Гыйззәтуллин жюри карарын игълан итте. 7 коллективка һәм 12 аерым башкаручыга Бөтенроссия смотры лауреаты дигән исем һәм лауреат дипломы бирелде. 8 коллектив һәм аерым башкаручылардан 10 кеше беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, ■4г коллектив һәм 33 аерым башкаручы икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Авыл талантларын шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре — үзешчән артистлар да котладылар. Аннары авыл үзешчән көчләре ике бүлектән торган зур концерт бирделәр. Тамашачылар аларның чыгышларын җылы кабул иттеләр. Озакламыйча, Төньяк Осетия АССРның Гвмдель авыл культура йортының жыр һәм бию ансамбле, Якутия АССРның «Эль- гяйский» совхозы жыр һәм бию ансамбле •белән бергәләп, Татарстан АССРның Арча район культура йортының милли гармонь- нар ансамбле Кремльнең Съездлар Сарае сәхнәсендә йомгаклау концернында катнашачак. ИЖ.АДИ КОНФЕРЕНЦИЯ КПСС өлкә комитетының конференцзалында Татарстан АССР авыл үзешчән сәнгатенә смотр йомгаклары буенча иҗади конференциягә әдәбият-сәнгать, культура, эшлеклеләре, халык талантлары вәкилләре, совет, партия, профсоюз, комсомол органнары работниклары килгән иде. Татарстан АССР культура министры .Б. М. Гыйззәтуллин «Смотр йомгаклары һәм авыл үзешчән сәнгатен тагын да үстерү бурычлары турында» доклад сөйләде. Үзешчән сәнгатьтә музыкаль-хор культурасының торышы турында композитор А. Ключарев, авыл районнарында милли хореографик сәнгатьнең торышы турында РСФСР һәм ТАССРның атказанган артисты А. На- рыков докладлары тыңланды. Күренекле сәнгать эшлеклесе, драматург Р. Ишморат, РСФСР халык художнигы .X, Якупов өстәмә докладлар беләи чыктылар. Фикер алышуларда Октябрь район Советы башкарма комитетының культура бүлеге мөдире К. Изотова, Лениногорск районының Орджоникидзе исемендәге колхозы үзешчән коллективы җитәкчесе Ш. Таһи- рова, язучы Фатих Хеснд, Минзәлә район Советы башкарма комитетының культура бүлеге мөдире Р. Тригулова, музыка белгече, жюри члены Г. Колншер, жюри члены, РСФСР культура министрлыгы работнигы Кузьмин, Бөтенроссия смотры жюриеның Татарстан буенча председателе Г. Устинова, КПСС өлкә комитеты секретаре М. Тутаев иптәшләр чыгып сөйләделәр. Иҗат конференциясе ■ эшендә КПСС Үзәк Комитетының РСФСР буенча идеология бүлеге инструкторы А. А. Кондрашина, Мари АССР Министрлар Советы председателе урынбасары А. И. Казакова, Мари АССР культура министры М. Ф. Рыбаков, КПССның Марк өлкә комитетының җаваплы работнигы В. А. Ершкин иптәшләр катнашты. ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР СЕМИНАРЫ Узган елның декабрь ахырында республикабызның төрле районнарында яшәүче, Казан югары уку йортларында укучы яшь язучылар семинары өч көн дәвам итте. Ул 22 декабрь көнне күренекле язучы Габдрах- .ман Әпсәләмопның бай эчтәлекле чыгышы беләи ачылып китте. Яшь язучылар аның әдәби иҗат мәсьәләләренә, язучыларның халык тормышы белән бәйләнешенә, әдәбн характерлар тудыру тәҗрибәсенә, бүгенге көндә укучыларны дулкынландыра торган вакыйгалар һәм проблемаларга багышланган уйлануларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Семинарның шагыйрьләр секциясендә яшь шагыйрьләрдән 3. Гомәрова, Д. Си- раи,, Р. Субаев, Ш. Шәрәпов, М. Газизов, Е. Уткин, Р. Мннгалимов, Ф. Гыйззәтулли- на, X. Әхмәтов шигырьләре тикшерелде. Бу авторларның әсәрләре хакында шагыйрьләрдән Ә. Исхак, М. Садри, Н. Арсланов, Г, Яатыйп, 3. Нури, Ж. Тәржемаиов, II. Юзиев, Ш. Галиен. Ә. Баянов. 3. Мә- җнтов чыгыш ясадылар. Проза әсәрләрен тикшерүдә язучылардан Г. Галиев, А. Расих, Г. Иделле, Җ. Тәржеманов, Л. Ихса- нова, И. Нуруллин, Г. Мөхәммәтшнн, Ә. Бикчантаева, X. Сарьян катнашты. Алар яшь язучылардан Л. Сабирова, X. Гомә- ров, Р. Батуллин. С. Хәйруллнн, Ә. Фазыл- жанов, Ф. Садриев хикәяләре һәм повестьлары турында сөйләделәр. Яшь язучылар Казан музейларында булдылар, театрларда спектакльләр карадылар. Семинар 25 декабрьдә Г. Тукай исемендәге клубта яшь язучыларның зур әдәби кичәсе белән төгәлләнде. КАДЕРЛЕ КУНАКЛАР Николай Островскнйньтц «Корыч ничек чыныкты», А. Фадеевның «Яшь гвардия» романнары күп миллионлы укучылар арасында зур ихтирам казандылар. Гыйнварның беренче көннәрендә Казанда Н. Остров- скийиың дусты һәм тор.мыш иптәше Раиса Порфиръевна Островская һәм Краснодоя- да. фашистлар оккупациясендә актив эш алып барган «Яшь гвардия» члены Георгий Минаевич Арутюнянц белән очрашулар үткәрелде. Татарстан дәүләт музеенда, педагогия институтында үткәрелгән очрашуларда Раиса Порфирьевна Николай Островский турында истәлекләр сөйләде. Авыру хәлендә дә халык өчен армый-талмый ижат иткән язучыга ихтирамның зур икәнен күреп шатлануын әйтте. Мәскәүдә В. Н. Ленин исемендәге хәр- биполитик академиядә укытучы Г. М. Арутюнянцның чыгышлары да истәлекләргә бай булды. АРТИСТЛАР ЯЗУЧЫЛАР ЯНЫНДА Тукай исемендәге клубта Татар дәүләт академия театры артистлары язучылар, журналистлар, сәнгать сөючеләр белән очра*штылар. Театр директоры, Татарстанның атказанган артисткасы Рәшидә Җиһанши- на коллективның Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан республикаларындагы гастрольләре турында сөйләде, театрның быелгы сезондагы репертуары белән таныштырды. Драматурглардан Риза Ишморат һәм Хәй Вахит, журналистлардай Ф. Хис- мәтуллин һәм 3. Шәфигуллип иптәшләр академия театрының эше турында фикерләр белән уртаклаштылар. Ахырдан артистлар аерым спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. ӘФГАН СТАН ХУДОЖНИКЛАРЫ КҮРГӘЗМӘСЕ Татарстан сынлы сәигать музеенда Әфганстанның хәзерге заман художниклары әсәрләреннән төзелгән күргәзмә эшләде. Казан тамашачылары Әфганстан осталары әсәрләренең төп нөсхәләре белән таныштылар. Элегрәк бу күргәзмә «Мәскәүдә һай Ленинградта күрсәтелгән. Аида, барлыгы 89 хезмәт арасында, рәсем сәнгате, графика, портретлар haw натюрмортлар, тарихи сюжетлар һәм пейзажлар: реалистик формада һәм кайберлг- ре модернистик характерда язылган полотнолар да куелган иде. Казандылар художник Брешнаның акварельләрен, портретларын, шулай ук Гаусетднн, Габделгазиз Тәржи, Хәер Мв- хәммәт, Корбаи Гали һәм башка художникларның картиналарын яратып карадылар. Аларның рәсемнәре дус Әфганстакны. аның үзенчәлекле табигатен, халык тормышын чагылдыралар. ЭСТЕТИКА БУЕНЧА СЕМИНАР Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләрендә, хезмәт ияләренә эстетик тәрбия бирү, шулай ук коммунистик хезмәт мәсьәләләренә багышлап, нефть районнарындагы партия һәм профсоюз работникларының ике көнлек семинары оештырылды. Хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләү турында доклад белән КПССның Лениногорск шәһәр комитеты секретаре иптәш Кадеев чыкты. Семинарга катнашучылар Лениногорск музыкаль-педагоги я училищесының шәһәр Һзч авыл кешеләренә эстетик тәрбия бирү тәж- рибәсе белән таныштылар, музыка белгече Ильясова, сәнгать фәннәре кандидаты Кумысников, шагыйрь Зәки Нури һәм башка иптәшләрнең чыгышларын тыңладылар. Аннары алар Бөгелмәдә «Нефтеавто- матнка» заводында, ти.мер-бетои әйберләр заводының техника кабинетында, 5 номерлы төзү трестында булдылар. Партиянең Бөгелмә шәһәр комитеты секретаре Гатия- туллин, тимер-бетон әйберләр заводы завкомы председателе Михайлов коммунистик хезмәт һәм көнкүрештә коммунистик мөиә- сәбәтләр өчен ярышка җитәкчелек итү тәж- рнбәсе белән уртаклаштылар. МУЗЫКА УЧИЛИЩЕСЫНА 60 ЕЛ Татарстан АССР Верховный Советы исемендәге Казан музыка училищесы — иң карт музыка үзәкләренең берсе. Декабрь. ахырында җәмәгатьчелек аңа 60 ел тулуны билгеләп үтте. Татар музыка культурасын үстерүдәтехникумның роле бик зур. Татар совет композиторлары С. Сәйдәшсв, Н. Җиһанов. М. Мозаффаров, А. Ключарев, Ф. Яруллин- Һәм башкалар, башкаручылардай М. Рах- маикулова, Г. Кайбицкая, Зөһрә Байрашева шушы училищедан чыкканнар. Татар академия театры белән бергәләп, беренче татар опералары — «Сания» һәм «Эшчеме дә аның студентлары куйган. Хәзер училищеда 300 дән артык кеше укый. Алар арасында руслар Һәм татарлар, чувашлар һәм башкортлар, украиннар һәм. азербаижаинар, башка милләт вәкилләре бар. Аларның күбесе — клублардан һәм культура йортларыннан, предприятиеләрнең һәм колхозларның үзешчән коллективларыннан килгән кешеләр. ТАТАР АРТИСТЛАРЫ МӘСКӘҮДӘ Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле- иып Мәскәудә Кремль театрында ясаган чыгышы тамашачыларда якты xitc калдырды. Концерт барышында М. Әхтәмова, С. Алиева, М. Вильданова, Ф. Шакирова, Г. Шаһиев, Г. Гафиятуллина, Ш. Мннабет- динов, Э. Жәләлетдинов һәм башка артистларның чыгышларын тамашачылар аеруча яратып карадылар һәм тыңладылар. Ба- яинстлардан М. Макаров, Н. Вильданов ■һәм И. Жаббзров үзләренең оста уеннары белән концерт номерларына тигез ритм һәм ■күтәренке темперамент өстәп тордылар. Залда Н. Җнһанов, 3. Исмәгыйлов, А. Ключарев, Р. Яхин, С. Садыйкова һәм <ашка композиторларның музыкалары яң- •гырады. «ДАВЫЛГА ТАБАН» БАШКОРТСТАН СӘХНӘСЕНДӘ Драматург Риза Ишморатның «Давылга табан» драмасы Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә күрсәтелә башлады. •Әсәрне РСФСРның атказанган артисты Вәли Галимов сәхнәгә куйган, декорацияләрне художник Сәмигулла Кәлимуллин эшләгән. Музыкаль оформление — Баш- кортстан АССРның атказанган артисты композитор Таһир Кәримовиыкы. Яшь Володя Ульяновның ягымлы һәм темпераментлы образын талантлы артист Ильшат Юмагулов ижат иткән. РСФСРның халык артисткасы Зәйтүнә Бикбулатова Мария Алек- •сандровна образын - уңышлы башкара. СССРның халык артисты Арслан Мөбарәков, РСФСРның атказанган артистлары Хажя Бохарский, Газим Тукаев, Рим Сырт- лаиов һәм башка артистлар да истә калырлык образлар тудыруга ирешкәннәр. МАКТАУЛЫ ИСЕМ Мәскәудә, композитор М. П. Мусоргскийиың тууына 125 ел тулуга багышлап, вокалистларның Бөтенсоюз конкурсы оештырылды. Анда төрле республикаларның атказанган һәм халык артистлары, опера театрларының күренекле солистлары, җыр сәнгате осталары, студентлар катнашты. Алар арасында Казан консерваториясе студенты Маил Корбанов та бар иде. Маил Корбанов конкурста өченче урынны алды. Аңа җырчыларның М. П. Мусоргский исемендәге Бөтенсоюз конкурсы лауреаты дигән мактаулы исем бирелде. Якташыбыз — конкурска катнашучыларның ян яше. ИДЕЛ ЖЫРЛАРЫ Мәскәудә Съездлар Сараенда һәм Кремль театрында уңышлы чыгышлар ясаганнан соң, Дәүләт Идел халык хоры Татарстан башкаласына килде. Беренче концерт В. И. Качалов исемендәге зур театр бинасында күрсәтелде. «Жигулнда яз» исемле лирик картина, «Көнбагыш» дигән юмористик бйю, «Идел буе халыклары» дуслыгы һәм башка җырлы ^хореографик картиналар казанлыларда әйбәт тәэсир калдырды. ЖУРНАЛ БҮЛӘКЛӘРЕ СССР язучылары союзы органы — %<Друҗба народов» журналында 1964 елда басылып чыккан иң яхшы әсәрләргә премияләр бирелде. Бу әсәрләр арасында язучы А. Гыйләҗевнын «Өч аршын җир» повесте бар. Аңа бу әсәр өчен 300 су.м күләмендәге икенче премия тапшырылды. Татар һәм чуваш шагыйрьләренең «Идел дәфтәре» дигән исем астыида берләштерелгән лирик әсәрләрен тәржемә иткән өчен Аркадий Штейнберг та 300 сум күләмендәге икенче премияне алды. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР, КОМАНДИРОВКАЛАР. Узган елның 22 декабренда СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институтында беренче татар прозаигы Муса Акъегетнең тууына 100 ел тулуга багышланган гыйльми совет утырышы актив һәм кызыклы сөйләшү төсендә үтте. Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин докладында, һәм башка иптәшләрнең чыгышларында, әдәбият тарихына, классик әдәбият әсәрләренә бәя бирү принципларына карата байтак кыйммәтле фикерләр әйтелде. Утырышка галимнәр, язучылар, журналистлар, шулай ук Казанга районнардан семинарга килгән яшь язучылар катнашты. * » • Казан энергетика техникумы студентлары Габдрахман Әлсәләмовны язучының «Мәңгелек кеше» романына багышланган конференциягә чакырдылар. Әсәрнең язылу тарихына, прототипларның кем булуларына һәм исәннәренең хәзер кайда яшәүләренә карата куп сораулар бирелде. Г. Әпсәләмовныц Казан Идел буе районы 19 пчы эшче-яшьләр мәктәбе укучылары белән очрашуы да эчтәлекле, әһәмиятле сөйләшү' характерында узды. Әңгәмәнең темасы «Батырлык һәм хыял» дип исемләнгән иде. Ә. Исхак, Ф. Хөсни, 3. Нури Совет районының Дербышки поселогындагы Культура Сараенда китап укучылар белән очраш тылар. Нәби Дәүлн, Сарьян Хасанов, Валерин Синев, Каин Латыйпов Ленин районының 41 нче һөнәр училищесында булдылар. t » » » С. Сабиров. Ш. Галиев, ЛА. Ногман, 3. Нури, X. Сарьян Питрәч районының Күн һәм Шәле авылларында китап укучылар белән 1965 елда Татарстан китап нәшриятында Һәм «Совет әдәбияты» журналы битләрендә басылып чыгачак әсәрләр хакында сөйләштеләр. Соңыннан алар үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, иҗат планнары белән уртаклаштылар. » * » Язучы А. Расих «Язучы, авыл һәм ки- тап» дигән темага кино төшерүне оештыру өчен Арча районының Кәче авылына барды. Шагыйрь Мөхәммәт Садрн Арчага яңа зур китап кибете ачу тантанасына барып кайтты, Казанның Совет районындагы 22 нче эшчеяшьләр мәктәбе укучылары белән очрашты. ♦ ♦ л Шагыйрь Н. Арслановны Казан дәүләт педагогия институты студентлары үзләренең әдәбият дәресләренә чакырдылар. Дәреснең темасы бөек шагыйрь М. JO. Лермонтов нжатына багышланган иде. Н. Арсланов Лермонтов иҗаты турында, үзе һәм башка авторлар тәржема иткән шигырьләрнең татарча яңгырашы хакында сөйләде. Тәрҗемә итү процессы белән таныштырды, күп санлы сорауларга җаваплар бирде. Әлмәт шәһәрендә мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбият укыту мәсьәләләре буенча укытучыларның Бөтенросспя киңәшмәсе үткәрелде. Анда филология фәннәре докторы X. Госман, балалар язучысы Җ. Тәрҗема- нов чыгыш ясадылар. » ♦ » Шагыйрь С. Баттал Казанның Киров районы 113 нче мәктәп укучылары белән «Геройлар эзеннән» темасына беседа үткәрде. Быелның 8 нче гыйнварында С. Хәким, Н. Арсланов, 3. Нури, ЛА. Садри В. В. Куйбышев исемендәге Казан кинопленка заводы эшчеләре белән очраштылар. Алар кинопленкалар нигезе цехында рус һәм татар телләрендә үзләренең шигырьләрен укыдылар. иҗат планнары белән уртаклаштылар, производство процессы технологиясе белән, эшчеләрнең тормышлары, көнкүрешләре белән таныштылар. * * ♦ ТЛССР культура министрлыгы, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Бөтенросспя театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге, Татарстан композиторлар союзы, Татарстан язучылары 19 декабрьда күренекле сәнгать остасы, ТАССРның халык, артисты Фәйзулла Туишевныц тууыиа. 80 ел тулуга багышланган кичә үткәрделәр. Күренекле гармоньчының тормыш юлы һәм иҗаты турында докладны Әнвәр Әх- мәдуллнн ясады. Артистның замандашлары Г. Кайбицкая, Г. Болгарская, С. Садыико- ва, Ф. Бнккенин, .Л. Антов, Р. Ишморат һәм башкалар истәлекләр белән чыктылар. Концерт бүлегендә Татарстанның атказанган артисткасы Р. Тнмерханова, филармония артистлары 3. Миңлегалиена, Г. Ша- һиев, Р. Тимофеева һәм башкалар чыгыш, ясадылар. * » » Язучыларның Ялтадагы иҗат йортында Бөтенсоюз драматургларының атналык семинары үткәрелде. Ул семинарда «Яланаяклы кыз» исемле яңа драмасы белая драматург Аяз Гыйләжев катнашты. Семинарга күренекле совет драматурглары һәм тәнкыйтьчеләре А. Крон, Вл. Пименов, Л. Зорин, Н. Громов һәм И. Вишневская җитәкчелек итте. • * т? Чуваш халык шагыйре Педер Хузангай үзенең Казандагы укучыларына кунакка килеп китте. Шул уңай белән В. И. Улья- нов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында дуслык кнчәсе оештырылды. Анда шигырьләр татар, рус һәм чуваш телләрендә яңгырады. П. Хузангай, Г. Пауш- кин, Ә. Баянов үзләренең шигырьләрен укыдылар, студентларның сорауларына җаваплар бирделәр. Соңыннан Педер Хузангай, залда утыручыларның үтеиүе буенча, үзенең Кубада булуы хакында сөйләде Кичәдә шулай ук университетның журналистика факультеты мөдире профессор , Й. Г. Пехтелев, шагыйрь С. Шакир. М. Ногман һәм башка иптәшләр бар иде ӘДӘБИ КОНКУРС «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталарының берләшкән редакциясе иң яхшы очеркка һәм публицистик мәкаләгә конкурс игълан итте Очеркларда безнең геронк замандашыбыз — коммунистик җәмгыять төзүче совет кешесе образы гәүдәләнергә тиеш. Публицистика тормыш күренешләрен гомумиләштерергә, алдынгылыкны, яңалыкны образлы формада пропагандаларга. .халкыбызның алга баруына комачаулый торган искелек күренешләрен фаш итәргә тиеш. Түбәндәге премияләр билгеләнә: Беренче бер премия ~ 150 сум. Икенче ике премия — [00 әр сум. Өченче дүрт премия — илебезнең зур яңа тезелешләренә, промышленность предприятиеләренә яки колхоз-совхозларга иҗат командировкасы. Конкурс 1965 елның 15 январеннан I июленә кадәр үткәрелә. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Узган елның 21 декабренда шагыйрьләр секциясе членнары секция бюросына отчетсайлау үткәрделәр. 1964 елда басылып чыккай поэзия әсәрләре турында 3. Мәжитов, бюроның нке еллык эше хакында бюро председателе Ш. Галиев докладлары тыңланды. Докладлардан соң Ә. Исхак, М. Садрн, Г. Латыйп, И. Юзиев, М. Әмир һәм башка иптәшләр чыгыш ясадылар, бүгенге поэзия үсешендәге әһәмиятле күренешләр һәм аерым кимчелекләр мисалында кызыклы фикерләр әйттеләр, секция эшен тагын да җанландыру буенча файдалы тәкъдимнәр керттеләр. Соңыннан 14. Юзиев, X. Туфан, 3. Мансур, Ш. Галиев, Г. Хужиев, Ә. Баянов, Н. Арсланов, 3. Нури иптәшләр составында секциянең яңа бюросы сайланды. Шушы елның 11 гыйнварында шагыйрьләр бюросының киңәйтелгән утырышында Г. Күчәрбаев, Б. Садретдияов һәм Баш- кортстанда яшәүче шагыйрь Тимер Арслан иптәшләрнең матбугатта чыгару өчен тупланган җыентыклары буенча фикер алышу булды. Г. Күчәрбаев жыентыгында бүгенге поэзия әсәрләре дәрәҗәсендә торырлык шигырьләрнең булмавы әйтелде, шунлыктан алар матбугатта чыгару өчен тәкъдн.м ителмәделәр. Б. Садретднновныц аерым; шигырьләрен яшь авторларның уртак жыентыкларында чыгару мөмкинлеге күрсәтелде. Башкортстан һәм Татарстан нефтьчеләре турында иң актив язучы күренекле башкорт шагыйре Тимер Арсланның Башкортстан язучылары союзы тарафыннан китап нәшриятына җибәрелгән шигырьләр китабы укучыларга тәкъдим итәрлек дип табылды. » » * Проза секциясе утырышында яшь язучы Нурихан Фәттах иҗаты турында фикер алыштылар. Анда чыгыш ясаган иптәшләр Н. Фәттах иҗатының һаман үсә. тематик яктан байый баруын күрсәтәләр. Әсәрдәге аерым кимчелекләрне бетерү, художество чараларын көчәйтү өчен киңәшләр бирелде. Утырыш Н. Фәттахны язучылар союзы, членлыгына алырга тәкъдим итте.