Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫНГЫ ТАТАР ХАЛЫК КАЛЕНДАРЕ

Борынгы татарлар ел исәбен АйКояш календаре нигезендә алып барганнар ' Ел исәбенең шундый системасы халыкның тормышкөнкүреш тәҗрибәсендә барлыкка килгән. Вакыт санау берәмлеге булып 29,5 көннән торган Ай фазаларының алмашыну чоры исәпләнгән. Ә ел төшенчәсе Ай фазалары алмашыну сезоннары белән билгеләнгән. 29 һәм 30 ар көн булып чиратлашып баручы 12 ай 354 көннән торган бер ел булып исәпләнгән. Менә шундый Ай елларының билгеле бер саны Ай еллары циклын тәшкил иткән. Төрки халыкларында ул цикл 8, 12, 15 яки 30 Ай елыннан торган. Мондый календарьның үзенчәлеге шунда, анда һәр айның башы, тәүлек башы шикелле үк, яңа Ай туган көнгә, ә календарь елның башы я кышын, яки җәен була торган көн белән төннең тигезләнгән (равноденствие) вакытына туры килергә тиеш булган. Ай фазалары һәр чакта да бер үк көннәргә (чнслоларга) туры килсен өчен, Ай елын периодик рәвештә озайтып торырга, ягъни 355 көннән торган озын (кәбисә) ел кертергә кирәк булган. Ай календаренда календарь айлар һәм ел вакытлары арасында аерма булган, чөнки Ай календаре белән билгеләнгән нинди дә булса берәр вакыйганың датасы ул вакыйганың Айның кайсы фазасында булуын гына күрсәткән, әмма аны төгәл билгели алмаган. Шуңа күрә мондый хәл, үз чиратында, авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнүчеләргә шак-’ тый комачаулаган, чөнки алар, кайсы 1Халык телендә ул «Кәмәрня-һижри ел» һәм «Шәмсия-һнжрн ел» дип (йөртелгән. һиҗри—гарәп сүзе, безнеңчә күчеп китү мәгънәсендә, ягъни Мөхәммәтнең Мәккәдән Мәдинәгә күчү вакыты. Бу хәл хәзерге ел исәбе белән 622 елның IG июленә туры КИЛӘ. 7 Г. В. Юсупов. Введение в бтлгаро- татарскую эпиграфику. М.-Л., I960.' эшне кайчан башларга кирәклекне төгәл белмичә, чама белән генә эш иткәннәр. Ә чама төрле кешедә төрлечә була бит ул. Ай фазаларына гына нигезләнгәнлектән, Ай календаре ирекле булган һәм 29 көннән торган айларны «буш ай», ә 30 көннән торганнарын «тулы ай» дип атап йөрткәннәр. Гадәти тормышта болгарлар еллар санын Ай еллары буенча исәпләп барганнар. Ә ислам дине килеп кергәннән соң, алар ел санын һиҗри 6 буенча, ягъни гарәпләрчә исәпли башлыйлар. Елларны һиҗри белән исәпләү шактый катлаулы булганлыктан, аны бары тик галимнәр, руханилар гына белгән һәм календарь язмаларын да шулар эшләп барган. Соңга табарак календарьга киңрәк эчтәлекле мәкаләләр, ягъни истәлекле вакыйгалар, табигать стихиясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән хәлләр һәм дәүләт эшләрен яки шәхси эшләрне башкару өчен дин тарафыннан рөхсәт ителгән көннәр дә теркәп барылган. һиҗри ел исәбенә нигезләнгән болгар-татар эпиграфик истәлекләре (ХШ—XIV йөзләр) байтак сакланып^калган7 . Мисалга ай исемнәрен алыйк. Аларны элек түбәндәгечә атап йөргәннәр: мөхәррәм (30 көн), сәфәр (29), рабигыль-әүвәл (30), ра- бигыльахыр (29), җөмәдняль-әүвәл (30), җөмәдияль-ахыр (29), рәҗәб (30), шогъбан (29), рамазан (30), Б шәүвәл (29), зөлкагыйдә (30), зол- хиҗә (29—30) i. Хәзер бу исемнәрнең, мәгънәләренә күз салып үтик. Барыннан да элек, алар һәркайсы гарәп сүзләре. М ө- X ә р р ә м — тыю, рөхсәт ИТ- м ә ү дигән сүз. Элекке заманнарда ул айда сугыш башлау яки башланган сугышны дәвам итү тыела торган булган. Сәфәр — сары дигән сүз, ул анда тирене саргайта торган авырудан бик күп кешеләр үлгән. Рабигъ — яз (весна) дигән сүз, ә «әүвәл» белән «ахыр»ныц мәгънәләре һәркайсыбызга билгеле. Димәк, рабнгыль-әүвәл— беренче я з, ягыш яз б а ш ы, ә р а б и- г ы л ь • а х ы р — яз ахыры дигән сүз икән. Ж. ө м ә д и я — туңу и ы, салкын л ы к н ы аңлата, ягъни җөмәдпяль-әүвәл — кыш башы, җ ө м ә д п я л ь - а х ы р — кыш ахыры дигән мәгънәне белдерә. Р ә җ ә б безнең телдәге куркыныч дигән сүзгә туры килә. Ислам дине кануннары нигезендә, рә- җәб ае изге саналган, мөселманнар ул ай кергәнче дөньяви эшләрен бетереп куярга да шул ай буена гыйбадәт кылып, савап җыярга тиеш булганнар. Әмма ачлы-туклы яшәгән фәкыйрь халыкка боларны эшләү ансат булмаган һәм, шунлыктан, алар рәҗәб ае килеп җитүне куркынып көткәннәр һ. б. Еллар санын исәпләүнең башы булып, гарәпләрдәге кебек үк, болгарларда да 622 елның (безнең эра белән) 16 июле исәпләнгән. Бу дата беренче һиҗринең беренче мөхәррәменә, дөресрәге, 15 июльдән 16 июльгә каршы (пәнҗешәмбедән җомгага) төнгә туры килә, чөнки мөселманнарда тәүлек башы булып Кояш баткан вакыт саналган. (Кайбер карткарчыклар тәүлекне хәзер дә шулай исәплиләр әле.) Кояшка берничек тә бәйләнешсез рәвештә, бары тик Ай фазаларына карап кына календарь алып бару кайбер урыннарда һаман гамәлдә йөри әле. 8 30 еллык циклның 19 елы 354 әр, 11 елы 355 әр көннән торган. Зөлхиҗә ае 30 көннән торган еллар (2, 5, 7, 10, 13, 16, 18, 21, 24, 26 һәм 29 ичы еллар) озын яки кәбисә еллар булган. 9 Бу урында сүз Идел-Кама болгарлары турында түгел, бәлки Болгария болгарлары турында бара. Мәсьәләне ачыклау өчен тарихка мөрәҗәгать итик: VI йөз ахырында борынгы болгарлар Куарат дигән кеше җитәкчелегендә ирекле союзга берләшәләр, әмма союз нык булмый һәм, Куарат үлгәннән сои, VII йөздә хазарлар тарафыннан таркатыла. Шуннан соң болгарларны:! бер өлеше хәзерге Татарстан территориясенә күчеп килә һәм нигездә угр-фин нәселеннән торган җирле халык белән аралашып, Болгар дәүләтенә нигез сала. Ә болгарларның икенче өлеше Аспарух дигән кеше җитәкчелегендә Дунай елгасы буйларына күчеп китә һәм бер гасыр буена (664-764 елларда) славян кабиләләрен үз кулларында тота. Әмма алар җирле халык арасында бик тиз ассимиляцияләнәләр һәм үз телләрен югалталар. Бары тик Болгария дигән дәүләт исеме генә сакланып кала. (История Болгарии, т. 1, М., 1954, стр. 56.) Әйтик, авылларда яшәүче карткарчыклар дини даталарны Ай календаре буенча билгеләп баралар. Барыбызга да мәгълүм булганча, халык арасында хәзер дә Айның беренче чиреген — яңа Ай, соңгы чиреген — иске Ай дип йөриләр әле. Татар халкында һиҗри ел исәбен безнең эра ел исәбенә, яки, киресенчә, безнең эра ел исәбен һиҗригә күчереп.исәпләү дә гамәлдә булган, һиҗри белән билгеләнгән даталарны безнең эра елына күчерү яки шуның киресен эшләү өчен, ягъни теге яки бу датаның аен һәм көнен (чис- лосын) төгәлрәк билгеләүне ансат- лаштыру өчен, соңыннан махсус таблицалар да төзелгән. һиҗри нигезендә айлап санап бару белән бер рәттән, борынгы болгарларда ел исәбен алып баруның бүтән ысулы да яшәп килгән. Ул ысул унике еллык циклдан гыйбарәт булып, андагы һәр ел Зодиак йолдызлыгындагы йолдызлар исеме белән аталып йөргән. Зодиак йолдызлыгындагы йолдызлар исеменә нигезләнгән унике еллык циклдан торган ул календарьның үзенчәлеге шунда, анда еллар сан тәртибе белән түгел, бәлки 12 төрле хайван исемнәре (Зодиак йолдызлыгы исемнәре) белән исәпләнгән. 12 ел үткәннән соң, цикл яңадан башланган. Унике еллык циклдагы еллар исеменең унысы болгарларда8 9 хәзергә тикле сакланып калган. Циклның беренче елы с о м о р (мәгънәсе билгесез), икенчесе — шегор (сыер), өченчесе — б б р е (бүре), дүртенчесе *- д а в ш а н (куян), алтынчысы — д и л а и (елан), җиденчесе— морен (ат, монголча морин), сигезенчесе — кучи (сарык), унынчысы — т о х (тавык), унберенчесе — етх (эт), уникенчесе— дохс (дуңгыз) дип аталган Идел-Кама болгарлары да ел санын шул ук унике еллык цикл нигезендә исәпләп барганнар һәм бу хәл XX гасырга тикле яшәп килгән. Татарларда ул циклдагы еллар исеме менә болай булган:2 1) тычкан, 2) сыер, 3) барыс, 4) куян, 5) ләү (кәлтә), 6) елан, 7) елкы (ат), 8) куй (сарык), 9) мичин (керпе), 10) тавык, 11) эт, 12) дуңгыз. Әлеге елларның һәрберсенең үз билгеләре булып, аларны яхшы, уртача яки начар елларга бүлеп йөрткәннәр. Ул билгеләр теге яки бу елның нинди хайван исеме белән аталуына карап бирелгән. Әйтик, тычкан һәм елан елларында бал күп була, дуңгыз елында икмәк уңа, ә к у я н елы корылыклы, уңышсыз ел була дип йөргәннәр һ. б. Ярым утрак тормыштан утрак тормышка күчеп җир эшкәртү белән шөгыльләнә башлагач, болгарларга теге яки бу эшне башкару вакытын төгәлрәк белү кирәк була. Ә авыл хуҗалыгындагы күп кенә эшләр ел фасылларына, ягъни Кояш хәрәкәтенә. бәйләнгән. Менә шуңа күрә дә болгарлар соңыннан Кояш календаре буенча эш итә башлаганнар. Мәгълүм булганча, бер Кояш елы 365 1/4 көн, ә бер Ай ае 29,5 көннән тора һәм шуның нәтиҗәсендә Ай елы белән Кояш елы арасында 11 көнлек (ә кәбисә елларда 12 көнлек) аерма барлыкка килә. Әнә шул һәркайсы уникешәр айдан торган Ай елы белән Кояш елы арасындагы аерманы 1 1. I. MiKKola. Тюрко-болгарское летоисчисление. Иза. отд. рус. яз. и словесности ими. Ак. Наук. СПБ., 1913, т. VIII, кн. ], стр. 247. 1 Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре, т. I. Казан, 1959. 435 бит. (димәк, уңайсызлыкны) бетерү өчен, Ай елына периодик рәвештә тагын бер ай (унөченче) өсти барырга кирәк булган. Шулай иткәндә генә Ай 1 Коръән, IX сүрә. 36—37 битләр. 11 В. Сбоев. Чуваши в бытовом, историческом и религиозном отношениях М 1865, стр. 45. елының башы нәкъ Кояш елының башына туры килгән. Ә Ан еллары циклы Кояш еллары циклының бер моментына, әйтик, көн белән төн тигезләнгән вакытка туры килсен өчен, еллар циклын төзегәндә теге яки бу Кояш елына ничә Ай ае туры килүен, ягъни 12 айлык елларны 13 айлык еллар белән ничек итеп чиратлаштыруны төгәл исәпләргә кирәк булган. Башта унөченче айны ирекле, ягъни һәр ел өчен билгеле булган бер тәртиптә, өстәп барганнар. Мондый система бик борынгы заманнардан (вавилоннардан, греклардан һәм еврейлардан) ук килгән. Әмма мөселман динендәге халыкларда (төрек, гарәп һ. б.) эш башка- чарак торган. Ал арда 13 пче ай өстәү законлаштырылмаган, чөнки коръән елны унике айдан гына торырга тиеш санаган 10. Шунлыктан 13 айлы АйКояш календаре белән гадәттә керәшеннәр һәм чувашлар гына эш иткәннәр. Моннан соң чувашларда елны 15 айга бүлү дә гамәлдә булган һәм алар Ай һәм Кояш календаре тәңгәллегенә өч еллык циклда ирешә алганнар. Татар халык фольклорында АйКояш календаре айларының түбәндәге, исемнәре сакланып калган: 1. Агам яки ага кырлач ае (хәзерге календарь буенча—декабрь) 2. Энем кырлач ае (январь) 3. Буш ай (февраль) 4. Наурыз ае (март) 5. Яз ае (апрель) 6. Сабак ае (май) 7. Җәй ае (июнь) 8—9. Челлә айлары (июль, август) 10. Ашлык сугу ае (сентябрь) 11. Келәү ае (октябрь) 12. Кыш ае (ноябрь) Хәзер шул исемнәрнең кайбер ләренең мәгънәләренә игътибар итик. В. Сбоевның әйтүенчә 11, «к ы р- л а ч» сүзе җыер ы п, каты р ы п калдыруны белдерүче «к к ы р и - л а к к» сүзеннән килеп чыккан, димәк, «ага кырлач» барлык нәрсәне туңдыра, җыера торган ай мәгънәсендә йөрн. Әмма моның белән бөтенләй үк килешәсе килми. Безнеңчә, «к ы р л а ч» сүзе, туңдыру, җыерудан бигрәк, кырны (поле), а ч ы к у.р ы н н ы белдерә, һәм ул декабрь аена мәгънәсе белән дә туры килә, чөнки ул айда кырлар бушап, шәрәләнеп калган чак була. Наурыз ай дигәндәге «наурыз» сүзе борынгы фарсыдан кергән булса кирәк, чөнки «naurus» фарсыча яңа көн, ягъни елның беренче көне мәгънәсендә йөри. Ә фарсылар яңа елның беренче көне итеп, хәзерге календарь белән 7 мартны исәпләгәннәр. А\енә шуңа күрә элек татарлар март аен наурыз ан дип йөргәннәр булырга тиеш. «Буш ай» дигән атаманың (гадәттә февральнең икенче яртысына, мартның беренче яртысына туры килә) барлыкка килүен, этнографлар ул айда крестьяннар эштән бушаи- ганрак вакыт булу белән аңлаталар. Башка атамаларга аңлатма биреп торуның хаҗәте юк шикелле, чөнки алар барысы да диярлек татар сүзләре һәм һәркайсы елның төрле фасылларымда башкарыла торган хуҗалык эшләренә ишарә ясыйлар. Бары тик «келәү» (гыйбадәт кылу) сүзе генә дин культына бәйләнгән, ягъни ул ай аллага гыйбадәт кылу ае булып хисапланган. Күзәткәннәрдән чыгып, борынгы татар календаре нигездә аграр характерда булган дип әйтәсе килә. Ә бу хәл исә, үз чиратында, татарларның борынгы бабалары —болгарлар элекке заманнардан ук авыл хуҗалыгы, ягъни җир эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Елны 13 айга бүлүнең бик күн төрки халыкларында гамәлдә булуын (сагайлыларда, алтайлыларда һәм чулым татарларында) рус сәяхәтчеләре дә язгапиар. Болгарлар Дунай ярларына 12 И м е и к и к — болгар князьләре турындагы язмалар. 13 1. В. Bury. The Chronological Cycle o[ the Bulgarians. Byzantintsche Zeitschrift, XI (1910), 1—2 (Дорр1е), Helt, SS. 127—144. 14 В. H.” 3 л а т a p с к и й. Болгарское летоисчисление. Известия отделения русского языка и словесности Академии Наук, т. XVII, кн. 2, 1912, стр. 28—59. күчкәнгә кадәр үк, аларга Ай-Кояш календареның билгеле булуын түбәндәге факттан бик ачык күреп була: болгар князьләренең нменнигын1 тикшергән Ы. В. Бю- ри Дунай ярларына күчкән (безнең эраның VII гасырында) болгарлар 60 еллык Ай циклы белән эш иткәннәр дигән нәтиҗә ясаган. Аларда һәр Ай елы 12 айдан торып, 354 яки 355 көнне эченә алган12 13. Шул ук именникның сүзләрен өйрәнүне дәвам нтеп, В. Н. Злотарский ул именникның Авитохоладан алып Испа- рухка (Идел болгарлары башлыгы— В. Б.) кадәр булган беренче кисәгендә нсәп Ай еллары белән түгел, бәлки Кояш еллары белән алып барылган дип аңлата. Болгарлар үзләренең Ай елларын Византия ел исәбе буенча системалаштырганнар. Именникның икенче кисәгендә Кояш елы буенча түгел, бәлки Ай елы буенча эш иткәннәр. Испарухтан исәпләнгән яна эра Гайсә туганнан ары 680 Ай елы яки 660 Кояш елы үткәннән сон башл'анган, ягъни болгар эрасының башы безнең эраның Византия сентябрь елына туры килә14 . Россиядә Петр I тарафыннан кертелгән календарь системасы татарларда бары тик XIX гасырның икенче яртысында гына ныклап урнаша. Ә аңа кадәр алар Зодиак йолдызлыгына нигезләнгән язма календарь буенча эш иткәннәр. Ул календарьда айлар Зодиак йолдызлыгы исемнәре яки шул йолдызлык билгеләре белән күрсәтелгән. Моны яхшырак күзаллау өчен, түбәндәге.таблицага мөрәҗәгать итик: Таблицадан күренгәнчә, Кояш хәрәкәте буенча исәпләнгән әлеге ай исемнәренең һәркайсы гарәпчә булган һәм, Идел буенда яшәгән күп кенә халыкларның календарена хас булганча, яңа ел башы'булып, татарларда да яз ае, ягъни март саналган. Зодиак йолдызлыгы исемнәренә нигезләнгән язма календарьның татарларда бик нык таралган булуын борынгы истәлекләрдән дә күреп була. Әйтик, Мәскәүдәге Казан вокзалында Зодиак йолдызлыгы билгеләре белән бизәп эшләнгән сәгать хә- I зер дә тора әле. Башка халыклардагы шикелле үк, татарлар да бик күптәннән бирле елны дүрт фасылга (җәй, көз, кыш, яз) бүлеп йөрткәннәр. Хәзер шул ■фасыллар исемнәренең кайдан килеп чыгуларына, ягъни этимологияләренә игътибар итик. Күзәтүне «җәй» сүзеннән башлыйк. Тел белгечләре әйткәнчә, бу җәелү, иркенәюне белдерә, һәм ул 'чыннан да шул ел фасылының асылына туры килә: җәй табигатьнең иң матур, иң иркен һәм тормышның кайнап торган вакыты бит. Әлбәттә, безнең заманда тормыш елның теләсә кайсы фасылында да хәрәкәттә, әмма ничек кенә булмасын, җәй көпе ул аеруча җанланып китә. Ә элекке заманнарда, халык нигездә авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнгән чакларда, җәйнең (җәелүнең) әһәмияте чамасыз зур булган. Шунлыктан халык апың исемен дә җисеменә туры китерергә тырышкан. «Көз» дигән исем көзән дигән сүздән ясалган булырга кирәк. Ә «көзән» сүзе җыеруны (көзән җыера), кан тамырлары тартышуны белдерә. Бу исем дә шулай ук җисеменә тәңгәл килә, чөнки көз көне табигать (үсемлекләр, су һ. б.) чыннан да туңып, җыерылып кала ич. Сасы көзән исемле җәнлекнең исеме дә шулай ук аның йомарланып яту гадәтенә бәйләнгән булырга тиеш. «К ы ш»ның кыс (кысу) дигән сүздән ясалганлыгына да шигебез юк безнең. Чөнки төрки телләренең кай- берләрендә «ш» авазы «с» авазы белән чиратлашу очраклары (мәсәлән, казакъларда) гадәти күренеш. «Яз» дигән исем язу (йодрыгыңны яз) дигән сүздән барлыкка килгән булырга тиеш. Чыннан да, кышкы салкыннардан соң табигатьнең языла, уяна башлаган вакыты бит ул. Күзәтүләрдән чыгып, татар халкы ел фасылларын билгеләгәндә теге яки .бу фасылда да табигатьнең торышына карап эш иткән дип әйтергә мөмкин.