Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛЛАДАЛАРЫБЫЗ ТУРЫНДА

Тимерче Гомәрнең гомере алачыкта күрек янында уза. Үз гомерендә меңнәрчә тупсалар, йозаклар, шөшлеләр, пычаклар ясаган бу кеше тормышның ямен, яшәүнең ләззәтен хезмәттә таба. Еллар үтә. Гомәрнең балалары үсеп җитә. Алар аталарына ялга чыгарга, «рәхәт күреп калырга» тәкъдим итәләр. Чүкечен ташлагач, Гомәр вакытын кая куярга белмичә аптырый, эшсезлектән чирли башлый. Авыру янына танылган табип- ларны чакыралар, шифалы дарулар эчерәләр. Ләкин Гомәрнең хәле яхшырмый. Аталарының соңгы теләген үтәп, уллары аның кулына чүкеч тоттыралар. Кызган тимергә суккан саен, Гомәрнең көче арта бара. Ул күреге янында терелеп, сәламәтләнеп китә. Гөжелдәп кабына Күмерләр учакта; Көч кайта Гомәргә, Кан уйный шул чакта. Бу вакыйга Ш. Галиевнең «Тимерче Гомәр һәм гомер» исемле балладасында сурәтләнгән. Көндәлек тормышта бәлки мондый хәлләр булмый да т-органдыр. Ләкин хикмәт әлеге вакыйганың нәкъ менә шул .килеш очравында түгел. Автор бу әсәрендә хезмәтнең хәтта авыру кешегә дә дәва була алуын, аның эстетик ләззәтен күрсәтүне төп максаты «теп куйган. Ә баллада жанрының үзенчәлекле мөмкинлекләре шагыйрьгә әлеге проблеманы романтик стиль белән, күтәренке рухта һәм югары пафослы итеп чишәргә ярдәм .иткән. Нәрсә соң ул баллада? Аңа нинди үзенчәлекләр хас? Баллада итальян сүзе «ballare» дан килеп чыккан. Безнеңчә — бию, биергә дигән мәгънәгә туры килә. Урта гасырларда француз, итальян, испан әдәбиятларында баллада дипхороводларда җырлана торган лирик әсәрләрне атаганнар. Вакыт узу белән, 3 Елистратова А. А. «Роберт Бернс». М., 1957, рус телендә. 4 Н. Гыйззәтуллин. «Әдабият белеме сүзлеге». .Казак, 1958, 28 бит. балладаның эчтәлеге дә, формасы да үзгәрә. Англиядә һәм, бигрәк тә, Шотландиядә халык тормышында килеп чыккан тарихи вакыйгалар, маҗаралы - күренешләр, геро- ик походлар һәм легендар каһарманнар турында язылган әсәрләрне баллада дип йөртә башлыйлар. Англиядә Робин Гуд, Робин Рой, Арпа Бөртеге Джон шикелле халык геройлары турында бик күп балладалар туа. Инглиз әдәбияты классикларыннан Р. Бернс, Байрон, В. Скотт үз иҗатларында халык балладаларыннан бик киң файдала- налар. Мәсәлән, Р. Бернснын «Ике көтүче», «Арпа Бөртеге Джон», «Тэма о Шентера» шикелле әсәрләре шул исемдәге балладаларга нигезләнеп язылган '. Баллада, халык поэзиясенең бер төре буларак, рус фольклорында да очрый һәм ул, үзенең драматик рухы, композицион бөтенлеге, күп очракта аерым шәхес яз1мышы турында сөйләве буенча, безнең бәетләргә якын тора. Хәзерге көндә баллада, башка әдәби жанрлар шикелле үк, халыкара термин булып кулланыла. Әдәбият белеме сүзлекләрендә аңа билгеләмәләр бирелә. Мәсәлән, Н. Гыйззәтуллинның «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә аңа: «Совет поэзиясендә баллада дип героик вакыйгаларны тасвирлаучы сюжетлы шигырьләрне йөртәләр»3 4 , — дигән билгеләмә бирелгән. Т Әдәби тәнкыйть Чыннан да, М. Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә», «Кызыл ро- ■ машка», Ф. Кәримнең «Үлем уены», Н. Тихонов, А. Светлов, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак һ. б. шагыйрьләрнең күпчелек балладаларында героик эчтәлекле тормыш вакыйгасы сурәтләнә. Ләкин'баллада жанры камиллегенең соңгы ноктасына җитеп .катып калган бер нәрсә түгел. Иҗтимагый тормыш шартларының үзгәрүе, халыкның эстетик фикерләвенең, шигъри зәвыгының үсүе, поэзиянең диапазоны кинәюе аркасында, башка әдәби жанрлар шикелле үк, чынбарлыкның типик чагылышы булган баллада да һәм эчтәлеге, һәм формасы буенча туктаусыз үсеш, үзгәреш процессын кичерә. Мәсәлән, А. Твардовский үзенең «Ваз кичү турында баллада», «Иптәш турында баллада» шикелле әсәрләреңдә субъектив башлангычны, .психологик анализны тирәнәйтте, геройны эчке каршылыклары белән ачу алымнарын .күрсәтте. С. Хәкимнең «Сары капкалы йорт» ’, Ә. Баянов- ның «Төнге бәхәс» балладаларында да шәхеснең кичерешләрен, эчке дөньясын, рухи халәтен сурәтләүгә зур игътибар бирелгән. Бу тип әсәрләрне бик хаклы рәвештә психологик балладалар ди-п атарга мөмкин. Героик, психологик балладалардан тыш, без А. Сурковның «Гвардия намусы турында баллада», Ә. Давыдовның «Солдат турында баллада» шикелле публицистик балладаларын беләбез. Сатирик балладалар да язылып тора. Мисалпа Ә. Фәйзинең «Бәйге», Г. Афзалның «Кунак егете турында баллада» әсәрләрен искә алу да җитә. Баллада жанрының барлык төрләре дә яшәргә хаклы. Чөнки жанрның төрләрен чынбарлыкның гаять бай һәм катлаулы »булуы китереп чыгара. 1 С. Хәкимнең шигырь җыентыкларында «Сары капкалы йорт» поэма булып йөри. Ләкин бу әсәр романтик рухы, кискен конфликты, драматизмы, эчтәлеге, формасы һәм башка үзенчәлекләре белән баллада таләбенә тулы җавап бирә. Бу мәкаләдә М. Җәлилнең «Ана бәйрәме», «Күлмәк», «Кызыл ромашка», Ф. Кәримнең «Идел» әсәрләрен дә, жанр таләбеннән чыгып, баллада рәтендә тикшерәбез. Һәм югарыда саналган балладаларның барысында да «героик вакыйгаларны тасвирлау»чы сюжет юк. Ш. Галиевнең «...Гомәр һәм гомер» балладасында да шул ук хәл. Аларның үзәгендә романтик рух белән өртелгән, көндәлек героика белән сугарылган, югары пафос белән сурәтләнгән һәм иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләр күтәрергә ярдәм иткән, заман рухын чагылдыра торган тормыш-көнкүреш вакыйгалары ята. Сюжетында «героик вакыйга» юк дип кенә, ул әсәрләрне баллада исемлегеннән сызып ташлау мөмкин түгел. Аларны халкыбыз яратып укый, һәа! ул әсәрләр жанрның башка таләпләренә тулы җавап бирәләр. Димәк, бүгенге көн балладасы югарыда китерелгән билгеләмәнең төп бер таләбеннән киңрәк булып чыга. «Сюжетлы шигырь» төшенчәсе балладага караган барлык сүзлекләрдә дә, мәкаләләрдә дә диярлек иокә алына. Чөнки ул баллада жанрының үзенчәлеген шактый тулы чагылдыра. Ләкин бу терминны каб_ул итәбез икән, сюжет төшенчәсе әсәрдә сурәтләнгән - .вакыйга белән (хис, тойгы түгел) тәңгәл килергә яисә сюжет аерым бер вакыйгага нигезләнергә тиеш. Поэм>а, лирик шигырь өчен әсәрнең буеннанбуена сузылган вакыйганың булуы мәҗбүри шарт түгел. Лирика вакыйганың үзен сурәтләми. Аның үзәгендә кеше -кичереше ята. Димәк, лирик поэзия шәхес рухының’ матурлыгын, аның йөрәк хисләрен, тойгыларын сурәтләүне максат итеп куя. Поэмага килик. А. Твар довели йнын, «Киңлекләр», С. Хәкимнең «Языгыз, җир уллары», Р. Әхмәтҗановның «Иолдызстан» шикелле чор һәм аның геройлары турында уйлануларга корылган лирикфәлсәфи поэмалары аерым бер вакыйгага корылмаган, һәм ул таләп тә ителми.. Андый поэмалар авторның тормыш, һәм кешеләр, үткән һәм киләчәк турындагы уйлануларыннан, үзара идея-эстетик яктан тыгыз бәйләнгән төрле эпизодлардан, лирик монолог - тан тора 2 , ^ зиео - «Тормыш поэзиясе». Казан, 1961, 3— 37 битләр. Әмма тасвирлап, сөйләп бирерлек вакыйгасыз баллада булмый. Бу үзенчәлеге белән баллада лирик шигырь һәм фәлсәфи поэмалардан аерылып тора. Әлеге таләп үтәлмә- сә, әсәр максатына ирешми. Баллада — синтетик жанр. Анда лирика да, эпика да чагылыш таба. Чөнки баллада, барыннан да бигрәк — романтик әсәр. Субъектив, лирик кичерешләрнең зур урын алуы һәм вакыйганың куе эмоциональ буяуларда бирелүе романтизмның төп сыйфатларыннан берсен тәшкил итә. Балладаның сюжетыңда геройның катнашуы әсәрнең фәлсәфи нигезен тирәнәйтүдә, экспрессив тәэсирен көчәйтүдә зур мөмкинлекләр тудыра. Әмма шәхеснең язмышы, тойгылары, эчке дөньясы хәрәкәттә, вакыйга турындагы сөйләмдә генә ачыла. Димәк, балладада кеше һәм лирик, һәм эпик планда сурәтләнә. Баллада —лирик һәм эпик тасвирлауның, субъектив һәм объектив башлангычның очрашу ноктасы. Бу яктан ул кайбер сюжетлы поэмаларга бик якын тора. Мәсәлән, А. Сурков үзенең утызынчы елларда язылган «Командир Исаев», «Минер Синицынның үлеме», «Җайдак» шикелле публицистик балладаларын, «кечкенә поэма-, лар» дип атаган. Жанр «серен» тоеп эш итә белгән шагыйрь аларның гадәти поэма түгел икәнлекләрен һәм ул жанр таләпләреңә җавап бирмәгәнлекләрен а'чык сизенгән. Чөнки баллада, гадәттә, күләме буенча поэмадан кыскарак була. Әмма әле бу бары тик тышкы аерма гына. Поэтик жанрның төп билгесе итеп кыскалык яки озынлыкны алу һәрвакытта да акланмый. Мәсәлән, һ. Такташның «Алсу» һәм «Мока- май» поэмалары күләмнәре буенча баллададан бик нык аерылмыйлар, һәр жанрның төп үзенчәлеге аның эчке законнарын төзүче сыйфатлардан чыгып билгеләнергә тиеш. Баллада нинди дә булса вакыйгага .корылган була дигән идек. Ә.мма теләсә нинди вакыйга баллада язу өчен материал була алмый әле. «Билгеле бер тормыш материалы үзенең эчтәлеге һәм характеры белән ниндидер бер жанрга тартымлык күрсәтә, шул жанрда гына тулырак ачыла» *. Баллада чорга хас зур мәсьәләләрне, халык тормышында булган әһәмиятле вакыйгаларны яки эпизодларны гына сайлап ала. һәм моның белән генә дә чикләнми. Шул вакыйганың, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең иң киеренке, иң мөһим моментын үзәккә куя, аны ачык төсләре тирә-якка сирпелеп, ямь биреп торган куе эмоциональ буяу белән масштаблы һәм калку итеп сурәтли, «гаҗәплеге» белән күңелгә сеңә торган үзенчәлекле характер тудыра. Бу алым чорның иҗтимагый эчтәлеген, заман рухын, аның киләчәк перспективасын гомумиләштереп, типиклык көзгесе аша үткәреп чагылдырырга «мөмкинлек бирә. Димәк, баллада тормыш материалына үз иҗат принцибы белән килә, аны үзенчә сурәтли. Уңышлы балладаларда шагыйрь төп игътибарын уңай герой тудыруга юнәлтә, аны зурайтып сурәтли, калкытып куя. Герой язучының иҗтимагый идеалын, дөньяга карашын әйтеп бирүдә төп рольне уйный. Ләкин балладада характер төгәлләнгән вакыйгалар эчендә сурәтләнми, бәлки шул хәлләрнең билгеле бер борылыш моментында гына күрсәтелә һәм бары тик вакыйга агышында, көрәштә генә ачыла яисә характер турыдан-туры фабулага бәйле була. Оста тотылган бер-ике типик штрих геройның җыелма, гомуми сыйфатларын гына әйтеп бирә. Аның башка үзенчәлекләре үзеннән-үзе аңлашылып тора, укучы хыялы белән тутырыла. Шулай булуга карамастан, баллада герое роман, повесть, поэ- м-а образлары шикелле кабатланмас характер булып истә кала, күңелгә сеңә. Мисалга М. Җәлилнең «Сандугач һәм чиш.мә» исемле классик балладасын алыйк. Әсәрдә геройның үткәне, аның тышкы , кыяфәте, кем булуы турында берни дә әйтелми. Ул явыз, мәкерле дошманны эзәрлекләп баручы батыр егет' дип кенә тәкъдим ителә. Бу — гомумиләштереп гән характеристика. Без шуннан аның халык улы икәнен, 1 И. Нуруллин. «Образлар даиьясыидаэ. Казан, 1964, 24 бит. кристалл төсле саф әхлак, югары идеаллар кешесе булуын, дошманга тирән нәфрәтен, тормышка мәхәббәтен, җиңүгә ышанычын, оптимизмын һ. б. сыйфатларын күз алдына бастырабыз. Аның, кыюлыгы да, үлемсезлеге дә туган -иле, халкы белән тыгыз бәйләнештән килә. Чөнки чын батырлык югарыда саналган үзенчәлекләрдән башка була да алмый. Типиклаштыруның бу алымы (геройга җыелма характеристика бирү, . аз сүз белән -күп мәгънә әйтү) балладаны тормышның үзе кебек үк хәрәкәтчән, динамикалы итә, аңа романтик төсмер өсти һәм геройның психологик кичерешләре гаммасын, кайнар сулышын ачыграк тоярга ярдәм итә. Димәк, баллада герое халык, кол- .лектив идеалын чагылдыра һәм бик нык гомумиләштереп бирелә. Бу принцип тарихи шәхесләрне сурәтләгәндә дә саклана. Мәсәлән, С. Хәкимнең шагыйрь Ибраһим Йосфига багышлап язылган шул исемдәге балладасында геройның индивидуаль үзенчәлекләре бик аз, саран бирелгән. Ләкин бу — шагыйрьнең җитешсезлеге түгел, ә балладаның сурәтләү алымы, чынбарлыкны образлы күзаллау ысулы. Шул ягы белән баллада герое эпосның монументаль, монолит, ләкин статик образларын хәтерләтә. Ләкин бу берьяклылык, геройның рухи үсешен 4 күрсәтүне беркадәр чикләсә дә, укучыны ялыктырмый. Омтылышлы характер, аның якты идеалы, вакыйганың тиз үсеше, балладага гына хас хәрәкәтчән стиле сине бик жи- : ңел «кулга ала», яңа кешеләр, гүзәл тойгылар дөньясына алып керә, тормышка, героик матурлыкка мәхәббәт уята. Балладада тискәре герой «үп очракта .символик, аллегорик характерда алына. Дошман, фашист, танк, кыя, диңгез, шүрәле, үлем, дала, болыт — менә алар уңай геройның антиподлары, аңа -каршы торучы көчләр. Алар белән көрәштә уңай геройның характер үзенчәлекләре ачыла. Шунысы үзенчәлекле, тискәре герой бервакытта да «төзәлми», җиңелә, әмма үзенең идеалларыннан кире кайтмый. Уңай герой белән аңа каршы торучы көчләр арасында килешү була да алмый, чөнки балладада көрәш һәрвакытта антагонистик характерда була. Баллада үзенең табигатьне, чынбарлыкны җанландыру сыйфаты яисә шартлылыгы, гиперболасы белән мәсәлгә дә охшап китә. Ләкин алар арасында охшашлыкка караганда аерма зуррак. Чөнки мәсәл, барыннан да бигрәк, — сатирик жанр. Аңа читләтеп, киная, метафора белән (бер әйбернең яки күренешнең төп сыйфатын икенче бер әйбер яки күренеш аша чагылдыру) сөйләү хас. Табигатьнең аллегорик күренешләре заманның иҗтимагый һәм фәлсәфи идеяләрен образлы итеп сурәтләргә ярдәм итә. Балладада нсә табигать символ, аллегория булып кына түгел, ә реаль образ яисә халык җырларында . киң таралган поэтик җанландыру алымы буларак та кулланыла. Баллада конфликтының бик төгәл, кискен булуы, драматик коллизиясе, романтик рухы һәм стиле белән дә мәсәлдән бик нык аерыла. Мәсәл жанрының төп ижат алымнарыннан берсе булган дидактика, әхлак балладага бөтенләй хас түгел. Баллада, лиро-эпик жанр булуына карамастан, лирик чигенүләрне яисә эпик әсәрләргә хас булганча җентекләп, детальләп тасвирлауны яратмый. Балладаның төп '.максаты — чынбарлыкның теге яки бу күренешен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне билгеле бер кискен, кабарынкы моментында тотып алу, аны хәрәкәттә, үсештә күрсәтү. Әлеге таләпне үти алмаганга, яшь шагыйрь Р. Әхмәтҗановның «Таш елады» балладасы уңышлы чыкмаган. Баллада сугышка, атом маньякларына «аршы язылган. Сүз дә юк, кирәкле тема. Ләкин автор, Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләре фаҗигасен сурәтләргә керешкәнче, вакыйга киңлегенә, реалистик тулылыкка омтылып, лачыннарның, балыкчыларның тыныч, бәхетле тормышы турыңда сөйләп китә. Бу бүлекләр, җил каерып ыргыткан һәм бер чите белән генә эләгеп торган түбә калае шикелле5 төп бинаның — баллада ның композициясен тәшкил иткән үзәк вакыйганың—-тышында асылынып калганнар. Автор әйтергә теләгән төп фикер поэтик детальләр, күп төрле ассоциацияләр арасында югалып калган һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, әсәрнең башында «баллада» дип куелган сүз акланмаган. Балладада сөйләм бик хәрәкәтчән, эмоциональ һәм күтәренке була. Бу хәл аның стиль үзенчәлекләренә дә йогынты ясый. Баллада жанрын үстерүгә зур көч куйган, танылган рус шагыйре Н. Тихонов, балладаның стиль үзенчәлекләренә бәя биреп, «баллада — тизлек» дип билгели. Поэмада һәм кайбер шигырьләрдә берничә төрле стилистик катламнар кулланылырга мөмкин. Шатлыклы хәлләр турында сөйләгәндә шагыйрь бер төрлерәк, кайгылы вакыйгаларны тасвирлаганда икенче төрлерәк стиль белән эш итәргә мөмкин. Ә балладада, гадәттә, әсәрнең башыннан ахырына чаклы бары тик бер генә стиль, бер генә поэтик интонация кулланыла. Ләкин балладага куелган бу таләп күңелсез стилистик охшашлык тудырмый. Уңышлы балладайың үзенә генә хас стиле, моңы, ритмикасы була. М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, X. Туфан, С. Хәким балладалары моңа ачык мисал булып тора. Баллада төп сурәтләү чараларын поэзиябездән, халык иҗатыннан ала. Уңышлы балладаларда татар поэзиясенә, халык җырларына хас чагыштыруларны, метафораларны, образлы сүзләрне, мәкаль-әйтемнәр- не һәм ритмик берәмлекләрне бик күп табарга мөмкин. Баллада татар поэзиясендә мөстәкыйль жанр булып утызынчы елларда формалаша. Яна дөнья поэзиясенә халыкның данлы үткәнен, бүгенге тормышын, яна кешенең киләчәккә омтылган хыялларын сурәтләү, тойгы белән хәрәкәтне диалектик берлектә чагылдыру өчен романтик рухлы, кискен конфликтлы жанр кирәк иде. Тормыш таләбенә җавап буларак, матбугатта беренче балладалар күренә башлады. Ә. Фәйзи «Дала һәм кеше», «Кара таш ник дәшми»; Ш. Маннур «Исәңме, Байкал», «Бибкәй матур турында баллада»; М. Җәлил «Матрос Штепен- ко»; X. Туфан «Тимер турында баллада» һ. б. әсәрләрен язып чыктылар. Ләкин утызынчы еллар балладасы бер дә юктан һәм буш урында гына тумады, һәр милли әдәбиятта баллада жанрының үзенә хас формалашу, үсеш юлы булган шикелле, татар поэзиясендә дә аның үзенчәлекле тарихи юлы бар. Балладаның характерлы сыйфатлары халык иҗатында бик борынгы заманнардан ук килә. Фольклор сюжетлары, сурәтләү алымнары, символлары романтик жанр туу өчен төп чыганакларның берсен тәшкил иттеләр. Монда, барыннан да бигрәк, балладалар белән бәетләр (бигрәк тә бәетләрнең лиро-эпик төрләре) арасындагы уртаклык күзгә ташлана. Алар икесе дә халык тормышында булган әһәмиятле иҗтимагый-тарихи вакыйгаларны, шәхеснең я маҗаралы, я фаҗигале язмышын кискен драматик алым һәм поэтик тел белән сурәтлиләр. Баллада белән әкият арасындагы генетик бәйләнешне дә инкарь итеп булмый. Балладага, маҗаралы, тылсымлы әкиятләрдәге нгикел- ле үк, вакыйгаларны күпертеп күрсәтү (күпертүнең дәрәҗәсе бер үк булуы турында сүз бармый), конфликтның .кискенлеге, геройларны эре штрихлар белән сурәтләү, фабуладан читкә алып китә торган детальләрдән баш тарту, образны хәрәкәттә ачукае. Шунысы үзенчәлекле, татар балладасының беренче үрнәге «Шүрәле» һәм романтик рухы, фантастик образлары белән балладага бик якын торган «Су анасы» әсәрләренең нигезендә дә әкият, легенда сюжеты ята ’. Әмма новатор шагыйрь халык иҗаты сюжетын шигырь теленә күчерү, аларны субъектив бизәкләргә төрү белән генә чикләнеп калмый. Г. Тукай фольклорның фантастик сурәтләрендә сизел- ’ Г, Халит. «Татар әдәбиятында реализн мәсьәләләре». Казан, 1948, 105 бит. тән реалистик үрентеләрне үстерә, аларны тормышка якынайта, заман таләп нткэнчэ яна яңгыраш бирә. Димәк, Г. Тукай, яңа жанрга нигез салганда, беренче чиратта халык иҗатына, поэзиябезнең уннарча, йөзләрчә еллык бай поэтик мирасына таяна. Болар барысы да татар балладасының милли җирлектә тууы турында сүз алып барырга мөмкинлек бирәләр. Әмма бу үзенчәлекле жанрның үсү, тарихи формалашу процессын халык иҗаты, милли поэзия белән генә бәйләү, дөрес булмас цде. Баллада иҗат итүчеләр көнчыгыш, рус һәм аның аша инглиз балладаларының поэтик тәҗрибәләрен исәпкә алалар. Шуңа күрә бөек рус әдәбиятының алдынгы идеяләре, төп иҗат алымнары татар балладасының тууына, үсешенә, тарихи дөреслек белән сугарылуына, характер ачу осталыгына, психологик тирәнлегенә, стиль төгәллегенә тирән йогынты ясады дияргә дә тулы нигез бар. Бөек Октябрь социалистик революциясе романтик жанрга да бик күп яңа сыйфатлар (әкият батыры урынына яңа чор героен тасвирлау, дәвер сулышын чагылдыру, героик моментны үзәккә алу һ. б.) алып килде, һ. Такташ, М. Гафури, Ш. Бабич, Ф. Бурнаш, И. йосфи шикелле «революция шатыйрьләре» баллада жанры киләчәктә үсел китәр, мөстәкыйль әдәби жанр булып оешыр өчен җирлек әзерләделәр. Беренче татар балладасы революциягә чаклы ук туса да, ул, үз иҗат принцибы, типиклаштыру ысулы, чынбарлыкны «үзенчә» сурәтләү алымы булган аерым жанр булып, алда әйткәнебезчә, бары тик утызынчы елларда гына формалаша. Баллада жанрының ул чордагы уңышы да, җитешсезлеге дә 9- Фәйзи, III. Маннур һәм С. Баттал иҗатында бигрәк тә ачык чагыла. Ә. Фәйзи балладалары тематикаларының киңлеге һәм образларының төрлелеге белән аерылып тора. Кешенең героик эшенә, ямьле тормышына сокланып карау, революцион дөреслекнең җиңәчәгенә ышану идеяләре Ә. Фәйзи балладаларының төп юнәлешен тәшкил итә. Шагыйрьнең «Дала һәм кеше» балладасы табигать белән кеше арасында барган мәңгелек көрәшнең бер конкрет чагылышын күрсәтүгә багышланган. Балладаның һәр юлыннан совет кешесенең батырлыгына, табигать көчләрен җиңүенә ышаныч һәм шундый кешеләрне тәрбияләгән җәмгыятебез белән горурлану хисе сизелеп тора. Ә. Фәйзинең шул ук елларда язылган «Кара таш ник дәшми» исемле кыю һәм новатор балладасы бөек Ленинның якты истәлегенә багышланган. Юлбашчы образын чорның тирән эчтәлеге белән бәйләп бирү, аның үлемсезлеген поэтик образлар аша ачуга омтылу шагыйрь өчен бик мактаулы проблема. Ләкин дөнья әдәбиятында Ленин турында бик күл язылган. Башка әсәрләрне кабатламау, әдипләр өчен мәңгелек илһам чыганагы булган Ленин образының яңа бер үзенчәлеген әйтеп бирү шагыйрьдән зур осталык, талант таләп итә. Безнеңчә, нәкъ менә шуңа күрә дә Ә. Фәйзи баллада жанрына, аның бай ижат мөмкинлекләренә — аллегорияләргә, символларга мөрәҗәгать иткән. Әсәрдә гасырларның авыр кайгысын тыңлаган, ач дулкыннарны сыендырган, усал җилләрне туктаткан, күкрәгенә яткызып ятим балаларны йоклаткан кара таш халыкның үткәнен һәм,у бүгенге тирән кайгысын символлаштыра. Ленин һәм халык аерылгысыз. Аларның максатлары бер, теләкләре уртак. Менә шуңа күрә кешеләр патша сарайларын бизәгән мактанчык ак мәрмәр ташларны читкә ыргытып, Ленин яткан чардуганның өстенә гади кара ташны алып килеп куялар. Шагыйрь халыкның үткәнен бүгенге көн белән бәйлн һәм шулар аша юлбашчының характерлы сыйфатын: гадилеген, тыйнаклыгын образлы итеп күрсәтүгә ирешә. Ленинның үләме тирән кайгы итеп кабул ителсә дә, пессимизм тудырмый. Чөнки аның эше үлемсез. Анпаи үтә меңнәр, миллионнар Акрын гына, дәшми, Бу дәшмәүдә күп сүз, чөнки монда Үлемсезлек яши. Ш. Маннур 'балладаларының идеяэчтәлеген, ул еллар балладасы арасында тоткан урынын тулырак күз алдына бастыру өчен, Г. Сәгъдинең романтик рухлы әсәрләргә карата әйткән бер фикеренә тукталу файдалы булыр шикелле. Г. Сәгъди егерменче еллар уртасында романтизмга аңлатма биреп, аның әһәмиятле үзенчәлекләреннән берсе итеп, романтизм сәнгатенең көзгесе бүгенге көн тормышына түгел, борынгы за.манга — әкиятләр, кыйссалар, .мәсәлләр дөньясына 'Каратылган һәм аңа жанр ягыннан поэмачылык, дастанчылык хас дип күрсәтеп үтә Ләкин баллада жанры романтизмның бу алымнарын тулысынча кабул итмәде. Ә. Фәйзи, С. Баттал, X. Туфан, М. Җәлил үзләренең балладаларында киң эпик сурәтләүләрдән, прозаизмнан, Г. Сәгъди термины белән әйткәндә, дастанчылыктан баш тарттылар. Алар кыскалыкта— осталык, баллада — тизлек дигән принциптан чыгып эш иттеләр. Югары пафослы романтик әсәр тудыру өчен канваны үткән тормыштан, әкият-легендадан эзләп йөрүнең кирәге калмады. Легендага тиң торырлык материалны язучыга чор үзе алып килде. Баллада бүгенге көн романтикасының көзгесе булып китте. Ләкин романтизмның классик кануннары тәэсире утызынчы елларда үзен оиздергәләп куя иде Мәсәлән, Ш. Маннурның «Бибкәй матур турында балладаасы Әгерже районы Тирсә авылында язып алынган легендага нигезләнеп иҗат -ителтэн. Әсәрдә урта гасырдагы татар авылы сурәтләнә. Чибәр кыз Бибкәй, аның сөйгәне Корбан белән Халиг бояр арасындагы көрәш баллада’- ның төп конфликтын тәшкил итә. Билгеле, сюжетны легендадан, халык иҗатыннан алу гына әсәрне борынгы заман мирасы яисә реакцион итми әле. Бу нәрсә язучының әсәренә салган 'идеясенә, дөньяга карашына бәйле. Ләкин Ш. Маннур романтизмның икенче элмәгеннән дә тиз генә котыла алмады. Аның балладаларына дастанчылык, вакыйга1 Г. Сәгъди. «Татар әдәбияты тарихы». Казан, 1926, 283—284 битлор. ны сузу, артык детальләштерү хас. Шагыйрь жанрда барлыкка килгән яңа законнарлы сиземләп өлгерә аламын, искечә язуын дәвам итә. Бай традиция җирлегендә туган баллада жанры тор-мыш, чор тәэсире астында туктаусыз үзгәрә, камилләшә. Шулай итеп, язучының чынбарлыкны чагылдырудагы шәхси иҗат алымы белән жанрның объектив кануннары арасында каршылык туа. Дөрес, монда мәсьәләнең икенче ягын да онытырга ярамый. Ш. Маннур иҗатына гомумән эпик стильдә язу, геройны киңрәк тормыш күренешләре эчендә сурәтләү, вакыйгалар турында озын итеп сөйләп бирү хас. Бу алым аның поэмаларында да, хәтта лирик шигырьләрендә дә ачык сизелә. «Биб- кәй матур турында баллада» 5 бәйләмнән тора. Автор бик теләп Халит бояр образына, авыл халкына, кыз белән егетнең ата-аналарына тулы характеристика бирә; авыл табигатен, аның кырларын, суларын, болыннарын җентекләп тасвирлый. Укырга күңелле булса да, бу эпик бизәкләр әсәрнең романтик рухын суыталар, иң драматик моментны — Бибкәй белән Корбанны . тотып авылга алып кайту, кызга җәза бирү, егетне солдатка озату күренешен томалап китәләр, калкулыгын тигезлиләр. С. Батталның «Егет һәм үлем» балладасында Ш. Маннур алымының киресе сизелә. Шагыйрь, вакыйганы мөмкин кадәр кискенрәк, хәрәкәтчәнрәк итеп бирергә тырышып, бай сурәтләү чараларыннан, лиризм элементларыннан бөтенләй диярлек баш тарткан. Шуның аркасында, балладада риторика һәм шартлылык зур урын алган, әсәргә самимилек, гадилек җитми. Балладаның катлаулы романтик образлары, символлары сугыш чорында бигрәк тә җанланып киттеләр һәм соает кешеләренең рухи дөньясында, үзара мөнәсәбәтләрендә тугай күп кенә яңа сыйфатларны ачып, үстереп җибәрделәр, чорның киеренке сулышын тоярга ярдәм иттеләр. Балладаның к-искен сюжеты, вакыйгаларга т.из алып керә торган конфликты, куе эмоциональ буяулары сугышны конкрет хәлләрдә тасвирларга, аның драматизмын чагылдырырга мөмкинлек бирде. Ул сугышның беренче көненнән үк татар поэзиясендә иң популяр жанрларның берсе булып китте. Ул елларда романтик әсәр язып карамаган, баллада жанрында үзенең каләм көчен сынамаган шагыйрьне табуы кыен. М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, Ш. Мөдәррис, Ә. Исхак һ. б. шагыйрьләр сугышның чын асылын аңлатып бирерлек һәм халыкта дошманга нәфрәт, җиңүгә ышаныч хисе уятырлык балладалар иҗат .иттеләр. М. Җәлил татар балладасын бөтенләй яңа баскычка, тиңдәше булмаган югарылыкка күтәрде. Аның балладалары си-мволикага бай, образлары тулы эшләнгән, конфликтының -кискен һәм идеясенең тулы ачылган булуы белән аерылып торалар. М. Җәлил шигырь осталыгына, тирән фикерләрне кы-ока һәм тапкыр итеп әйтеп бирүгә халыктан өйрәнә. Сугыш вакыйгасын сурәтләгәндә дә шагыйрь халык 'иҗатының романтик образыннан, символыннан оста файдалана. Аның балладаларында табигать, тор-мыш-көнкүреш әйберләре: чишмә, сандугач, күлмәк, чәчәк совет солдаты белән бер сафка басып, явыз дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Шулай wren, традицион образларга сугыш чоры алып килгән яңа мәгънә, яңа эчтәлек салына, күнегелгән форма - үзенең әлегәчә күрелмәгән мөмкинлекләрен ачып җибәрә. Югарыда исп • кә алынган «Сандугач һәм чишмә» балладасында халык иҗатында күбесенчә мәхәббәт, сафлык, гүзәллек символы булып йөргән сандугач белән чишмә халыкка -азатлык алып килүче батыр көрәшченең беренче ярдәмчеләренә әвереләләр. Гашыйклар сердәшчесе сандугач балладада актив көрәшче итеп бирелә һәм егетне үлемнән коткару бәрабәренә үзен корбан итә. Бу традицион образ туган .илгә (мәхәббәт, изге көрәштә аның өчен җаньГһны кызганмау, җиңүгә тулы ышаныч -идеяләрен укучы күңеленә тулырак җиткерү, дошманга нәфрәт тойгысын уяту өчен кулланыла. Халык, туган ил, табигать белән бергә булганга, көрәшче егет дошманның мәкерле тозагыннан котыла һәм дошманны тагын да ныграк -көч белән эзәрлекләвен дәвам итә. «Кызыл ромашка» балладасында төп фикер икенче бер традицион об,- раз — чәчәк ярдәмендә ачыла. Батыр сугышчы, ромашка янына ятып, берүзе 15 дош-манга -каршы сугыша. Яралана, ләкин чигенми. Көрәшченең каны тамганнан соң кызарып калган ромашка бу вакыйганы иптәшләренә җиткерә, егет исемен горурлык белән иокә ала. Аның батыр ал каны Тамды минем чукларга — Минем кызыл күлмәгем Бик охшады Чулпанга. «Сандугач һәм чишмә», «Ромашка» балладаларында М. Җәлил халык образлары ярдәмендә үзенең төп фикерен ачык, аңлаешлы итеп әйтеп бирүгә ирешә. Образлары чын мәгънәсендә милли булганга, М. Җәлилнең бу балладаларын барлык милләт халкы яратып укый. «Гади рус кешеләре аның (М. Җәлилнең — Т. Г.) исемен Рылеев һәм Маяковский исемнәре белән янәшә куеп -сөйләделәр. Ул гына да түгел, Мусаның иҗатында рус халкы иҗатының йогынтысын күрергә теләделәр (мәсәлән, «Күл-мәк», «Сандугач һәм чишмә» шигырьләрендә)», дип язды Әмирхан Еники. Хикмәт М. Җәлилнең рус фольклоры элементларын куллануында гына түгел. Ул бу әсәрләрендә барлык милләт кешеләренә хас уртак тойгылар, хисләр турында язды. Шагыйрь үз халкының милли үзенчәлекләренә, традицияләренә ныграк та-янып, материалны аның тормышыннан алса — ул барлык халыкларга да якын, интернациональ шагыйрь булып кабул ителә. Рус укучылары «Күлмәк» балладасында бер дә юкка гына рус фольклоры элементлары барлыгына ишарә итмәгәннәр. Рус, татар һ. б. милләт кешеләре фрльклорында да - мәхәббәтнең, сөюнең -илаһи көчен күрсә тергә теләгәндә халык менә шул алымга мөрәҗәгать итә. Сөйгәненең тавышын ишетү, ул чиккән кулъяулык белән битен сөртү, ул теккән күлмәкне кню белән мәхәббәткә каршы торучылар тарафыннан үтерелгән егет терелә һәм үч алуын дәвам иттерә. М. Җәлилнең герое да, сөеклесе Дилбәр җибәргән күлмәкне кигәч, яңадан аягына баса. Шагыйрь мондый хәлнең тормышта очрамавын яхшы аңлый, һәм ул укучысын әлеге вакыйгага ышандырырга тырышмый да. Автор өчен иң әһәмиятлесе — кыен минутларда ярдәмгә килә, салкын йөрәкне җылыта, җиңүгә алып бара торган саф мәхәббәткә дан җырлау, аның көчен күрсәтү. Әкиятме бу? — Әйе. Тик әйт миңа, йөрәгемнең назлы иркәсе! Син түгелме сөю нурың белән Кабызучы гомерем иртәсен? Азмы күрдем окоп алларында Мин үлемнең кыргый биюен, Йөз үлемнән мине тартып алды Синең керсез, кайнар сөюең. «Ана бәйрәме» (балладасында сугышның коточкыч фаҗигасе өч баласын сугышка озаткан ана кичерешләре аша ачыла. Образның эчке дөньясын, уйтойгыларын ачу, вакыйганың динамик үсешен бирүдә күгәрчен, җил образлары зур роль уйныйлар. Мәсәлән, ананың беренче кайгысын күгәрчен алып килә, ә икенче улының үлем хәбәрен җил ирештерә. Ананы бу хәбәр бик нык ■картайта, күзләрен күрмәс итә. Балладада сурәтләнгән фаҗигале дөнья — хыялый булып кына калмый, ә ачы чынбарлык булып бөтен тулылыгы белән күз алдына килеп баса. Ләкин М. Җәлилнең геройлары бервакытта да киләчәккә ышанычларын югалтмыйлар. Кече улы алып кайткан җиңү байрагы ананы күзле итә, кайгысын тарата, тирән сагышын җиңеләйтә. Ана образы бик зур гомумиләштерү көченә ия. Ана кайгысы — ил кайгысы, ана шатлыгы — ил шатлыгы. Балладаның төп көче менә шунда. Фольклор образлары һәм сурәтләре ярдәмендә чорны, аның үзенчәлеген укучыны уйландырырлык, дулкынландырырлык итеп ачып бирү ягыннан Ә. Фәйзинең «Йолдыз» балладасы М. Җәлил әсәрләренә якын тора. Балладада сурәтләнгән йолдыз гади йолдыз гына түгел. Ул — азатлык, хаклык өчен яшь гомерен кызганмаган һәм батырлыгы, кыюлыгы белән бик күпләрнең күңеленә кереп урнашкан Зоя Космодемьянская о;бразы. Баллада жанры Ә. Фәйзигә тарихи шәхесләр турында язганда кулланылган трафарет алымнардан качарга ярдәм иткән. Ф. Кәрим «Идел» балладасында Ватанны саклау идеясен чагылдыра. Әсәрнең стиле җиңел, бизәкләре гади, һәм анда Идел егете образы тулы ачылган. М. Җәлил романтик әсәрләрендәге төп фикерен ромашка, йолдыз, сандугач, дулкын, чишмә шикелле традицион образлар аша ачса, Ф. Кәрим беренче нәүбәткә реаль шәхесне һәм аның эчке дөньясын, кичерешләрен, героик тойгыларын куя һәм, төп вакыйганы 'ачканда, фольклор образларына мөрәҗәгать итә, аларны иң кирәкле ярдәмчеләренә әверелдерә. Мәсәлән, М. Җәлилнең «Ромашка» балладасында без батыр көрәшче белән очрашмыйбыз. Аның каһарманлыгы турында горурлык һәм зур осталык белән сугышчының каны тамган чәчәк сөйли. Ф. Кәримнең «Тимер һәм тимерче» балладасында исә беренче планда постын ташлап качкан иптәшен теге дөньяга озаткан, дошман танкысы белән йөзгә-йөз очрашканда да каушап калмаган гади тимерче Саттар образы тора. Ә инде халык иҗаты метафоралары (күз әйләнү), образлы әйләнмәләре (яшь иллегә үрләү, һава бугаздан буа), тәэсирне, эмоцияне көчәйтү өчен кулланылган кабатлаулар (тимерчеме тимер та.вына, таумы тимерчегә бәрелер) Саттарны җанлы кеше итеп күз алдына бастыралар. Шулай итеп, бу ике талант ике төрле поэтик алым белән Ватан сугышы чоры балладасының иң матур, иң яхшы үрнәкләрен бирделәр һәм романтик стильнең иҗат 'мөмкинле- те бик киң икәнлеген «исбат “иттеләр дип әйтергә була. Иҗат алымнары, поэтик 'интонацияләре арасында зур аерма булу белән бергә, М. Җәлил һәм Ф. Кәрим балладалары чагылдырган төп идея арасында уртаклык та зур. Ул — җиңүгә ышаныч, совет сугышчысы күңелендә дошманга нәфрәт уяту, халыкның канына сеңгән батырлык, кыюлык сыйфатларын яңа тарихи шартларда үстерү, туган ил, халык өчен яшәүче геройны сурәтләү. Башка татар 'шагыйрьләре сугыш чоры балладасы үсешендә бу генераль юлны тутырып, киңәйтеп, үстереп килделәр. Шулай итеп, баллада да сәнгать алымнары белән дошманга каршы көрәште, совет сугышчысын җиңүләргә -рухландырды, дошманга каршы нәфрәт хисе тәрбияләде. Романтик агым социалистик реализм әдәбиятының аерылгысыз өлеше, аның тулы хокуклы әгъзасы. «Зур художникларда реализм белән романтизм һәрвакыт гүяки бергә кушылган була»', дип язган иде М. Горький. Бу үзенчәлек безнең •көннәр поэзиясендә бигрәк тә ачык сизелә. Романтик 'күтәренкелек, эмоциональ киңлек, драматик патетика, фикер белән тойгының диалектикасын табарга - омтылу эчтәлекләре һәм милли үзенчәлекләре буенча төрле булган әсәрләрне берләштерә, аларны янәшә 'куярга мөмкинлек бирә. Тормыш күренешләрен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне каршылыклары белән ачарга тырышу, яңа җәмгыять төзү өчен көрәшне калку итеп сурәтләү, бүгенге гүзәллекнең җиңүен раслау, аның үсешен үзенчәлекле алымнар белән, хәтергә сеңәрлек итеп күрсәтә белү — бүгенге көн балладасының төп юнәлешен тәшкил итә. Язучы берөзлексез баллада гына язып тора алмый, һәм бу таләп тә { Л. М. Горький. Сочинения. 24 т., (953, 471 стр. 10 .с. ә.- № 2. ителми. «Романтизм кайсы да булса шагыйрьнең иҗатында тоташ күренеш түгел, ■— ди Н. Юзиев. — ...Романтизм аларда тормыш вакыйгаларының һәм геройларның бер ише- сен тасвирлаганда гына көчәеп китә»5 . Гражданнар сугышы герое шагыйрь И. Йосфи образым калкурак итеп һәм 5 «Совет әдәбияты» журналы. 1963 Лә 7, 144 бит. зурайтыбрак сурәтләргә кирәк булганга, С. Хәким баллада жанрына мөрәҗәгать итә. Бу поэтик алым шагыйрьгә героен кыю, тәвәккәл, ирек өчен тормышын, яшьлеген кызганмый торган һәм рухи яктан саф, бөтен итеп сурәтләргә ярдәм иткән. И. йосфи—мәңге яшь, мәңге тере герой. Ул яшь буынны батырлыкларга рухландыра, алга әйди, Мусаны сугышка озатып кала. Балладада үткән көннәр батырлыгы бүгенге матурлык белән тутырыла. Биредә 20 иче елларның романтик рухы, борылыш елларының аһәңе, халык җырының ритмикасы ачык сизелә. С. Хәким, балладаның иҗат законнарын тирәнтен аңлап, тарихи теманы үз чорына һәм халыкка хас яңа эчтәлек белән баета. Героен бүгенге эстетик таләпләр күзлегеннән чыгып сурәтли. Үткән көннәрнең данлы героикасы Н. Дә үл игә «Яр буенда шаулый нарат», 3. Мәҗитовка «Җырлы таңнар» исемле балладалар иҗат итүгә этәргеч бирде. 3. Нури исә «Сәгать чыңы» балладасының төп герое итеп Кубаны саклаучы солдатны ала. Әмма, темасы яңа, үзенчәлекле булуга да карамастан, аның әсәре чын мәгънәсендә баллада булып җитмәгән. Сөйләү стилендә пассивлык, сүлпәнлек сизелә, героик сызык романтик пафос дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган, потенция хәлендә калган. Геройның ялкынлы йөрәк тибешен Чистай шәһәрендә эшләнгән сәгатьнең артык реалистик чыңы күмеп китә. Әсәрдә шигъри фантазиянең ярлылыгы да үзен ачык сиздерә. Безнең көннәр балладасының бер үзенчәлеге итеп аның көндәлек тормышка якынаюын, • илдә булып торган масштаблы вакыйгаларны чагылдырырга омтылуын күрсәтергә була. 30 нчы елларда кайбер язу'- чылар баллада өчен сюжетны әкияттән, легендадан алдылар, ә сугыш елларында халык иҗатының шартлы символларыннан киң файдаландылар. Ләкин заман балладаның бүгенге көнгә якынаюын таләп итте. Мәсәлән, дүрт егетнең океан өстендә үткәргән 49 көнлек легендар походы язучыларыбызны романтик алымга мөрәҗәгать итәргә рухландырды. Халкыбызның героик тарихына тагын бер якты сәхифә өстәгән бу вакыйга кешене, бигрәк тә шагыйрьне, дулкынландырмыйча калдырырлык түгел иде. Шул уңай белән X. Туфан «Упкыннар өстендә», Н. Дәүли «Диңгез һәм солдатлар», Г. Латыйп «Кеше батыр белән Диңгез батыр» исемле балладалар иҗат иттеләр. Бер карауда гади һәм бик гадәти күренгән тормыш вакыйгалары Ш. Галиевкә, югарыда искә алынган «Тимерче Гомәр һәм гомер», «Кыя һәм кеше» исемле балладаларын язарга мөмкинлек бирде. X. Туфанга багышлап язылган һәм М. Җәлил балладаларының иҗади үстерелеше ачык сизелеп торган «Кыя һәм кеше» әсәрендә кыя белән гади кеше арасында бәхәс туа. Кеше — туган иленә чын күңелдән бирелгән, бөек идеяләр белән рухланган Советлар Союзы гражданины. Аның көченә, рухи матурлыгына, җиңелмәслегенә мактанчык кыя да шакката һәм кешенең озын гомеренең, ныклыгының серен сорый: һәм кеше әйткән: — Кыя, кыя-таш, йөрәгем минем Халыкка тоташ! Ә. Давыдов «Солдат турында баллада» әсәрендә вакыйгаларны, тормыш күренешләрен табигый каршылыклары аша ачарга омтыла. Әле генә фронттан кайткан солдат алдында да каршылык җитәрлек. Ул күкрәгендәге дан орденын тагын бер кат хезмәт фронтында, басуда акларга тиеш. Шагыйрь, тормыш диалектикасын, җәмгыятьнең үсеш законнарын исәпкә алып, героен акрынлап уңышка алып килә. Дан ордены янына тук башак өстәлә. Жанр таләбен тоеп бетерә алмау, балладаны повесть, хикәя, поэма шикелле язу, вакыйганы ахырына чаклы югары пафос, бер «тын» белән сурәтли алмау С. Батталның «Очучылар турында баллада»сын чырайсыз, кызыксыз иткән. Шагыйрь материалны яхшы белә, яратып сурәтли. Ләкин укучының эстетик фикерләвенә ышанмый, аңа мөстәкыйль фикер йөртергә урын калдырмый. Эре штрихлар белән язасы урынга, җентекләп сөйли. Татар поэзиясенең баллада жанрында уңышы зур. Ләкин аның сыйфат мөмкинлекләре тагын да киңрәк. Кызганычка каршы, халыкның киләчәккә юнәлгән матур уйларын, канатлы теләкләрен, айга, йолдызларга очу, дөньяда иң ямьле тормыш төзү турындагы хыялларын, хезмәт героикасын чагылдырган балладалар әлегә бик аз туа. Баллада дип аталган кайбер әсәрләрдә романтик очыш, куе төсләр, драматик патетика артык натуралистик, тонык сурәтләү белән алыштырыла. Кискен конфликт, характерларның, бәрелеше вакыйганы эчпошыргыч күңелсез итеп җентекләп сөйләп бирүгә кайтарылып калдырыла. Андый әсәрләргә тормышны тирәнтен тою, чынбарлыкның фәлсәфи нигезен аңлап эш итү җитми. Кайбер шагыйрьләр төп игътибарларын жанрның форма ягына гына юнәлтәләр, баллада булгач, анда табигатьне катнаштыру, җанландыру мәҗбүри дип саныйлар. Бу берьяклылык, үз чиратында, эчтәлеккә зыян китерә. Иҗтимагый тормыш, халыкның эстетик фикерләве бер урында тормый, туктаусыз үзгәрә, яңа эчтәлек исәбенә байый, яңара, һәм ул әдәбияттан да яңа поэтик алымнар, буяулар, .чын новаторлык таләп итә. Яна таләпләр нигезендә, баллада жанры да бай традициягә таянып, совет чынбарлыгын тулырак чагылдыру юлында алга барырга, социалистик реализм методына таянып яца үрләр яуларга тиеш.