Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аталы-уллы солдатлар

Баллада

Сугыш пыскып сүнгән җирдә, Бик ерак якта — Аталы-уллы солдатлар Торалар сакта. Егерме ел алмашмыйча Тора атасы. Улы өченче ел килгән, Быел — кайтасы. Күңеле сизгер егетнең, Күзләре үткер. һәйкәл-әткәй, дәшмәсәң дә, Сүзләрең күптер... Җиңүгә ул тик бер адым Барып җитмәгән. Аның өчен әле һаман Сугыш бетмәгән. ...Ике сагынуны алып УЛЫ кайтасы. Алмашынмас сакта торып Кала атасы.