Зыя Мансур

 

Озакка сузылган авырудан соң, күренекле та­тар совет шагыйре Зыя Мансур иҗатының чәчәк аткан чорында,  49 яшендә арабыздан китте.

Бөек Ватан сугышы елларын намус белән үтеп әдәбиятка килгән талантларның берсе иде ул. Күп яшәгән карт кебек акыл иясе, бала кебек эч­керсез һәм гаҗәеп тыйнак Зыя тормышның яхшы- яманын йөрәгенә якын ала, һәрнәрсәгә үзен җа­ваплы хис итә, дөньяга гашыйк күзләр белән ка­рый иде. Әнә шул сыйфатларның җимеше һәм шаһите буларак, Зыяның китаплары бер-бер арт­лы дөньяга чыга торды: «Язгы ташкыннар», «Ом­тылу», «Казан җыры», «Уйланулар», «Ләйсән», «Ак розалар», «Сайланма шигырьләр» һ. б. Тирән самимилек, фәлсәфи уйлану һәм чын гражданлык тойгысы белән сугарылган бу китапларны уку­чылар яратып каршы алдылар.

Поэзиягә бөек һәм изге корал итеп караган шагыйрь-коммуиист әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайнарга тырышты. Доклад һәм чыгышларында, мәкалә һәм рецензияләрендә әдәбиятыбыздагы һәр уңышка чын күңелдән куана, әдәбиятны ямь­сезли торган һәр күренешкә рәнҗеп һәм ачынып каршы чыга иде. Үзенә карата таләпчәнлеге һәм иҗат мәсьәләләрендә принципиальлеге белән ул каләмдәшләре арасында зур абруй ка­занды. Башлап язучы һәм яшь шагыйрьләрне тәрбияләү, талантлары ачылып китүгә ярдәм итү кебек мактаулы хезмәткә дә Зыя Мансур вакытын һәм көчен кызганмады.

Сугыш еллары сәламәтлеген җитди какшатуга карамастан, Зыя киләчәккә өмет белән карап, бөек коммунистик идеаллар белән рухланып яшәде, каләмен соңгы сулы­шына кадәр кулыннан төшермәде.

Аның якты образы каләмдәшләренең һәм меңләгән укучыларының йөрәгендә озак сакланыр.

Татарстан Язучылары союзы идарәсе.

«Казан утлары» журналы редакциясе

Реклама