Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җәүдәт Исмәгыйлов

 

Җәүдәт Исмәгыйлов

Мин Башкортстанның җырларда җырлана торган Ашказар, Дим сулары башланган тирәләрдәге авыл­ларның берсендәБалыклыбашта 1936 нчы елда ту­дым. Үз авылымда башлангыч белем алдым. Урта мәктәптә укыгач, Оренбург педагогия институтын 1959 нчы елда тәмамладым. Аннан туган якларыма кайттым, 3 ел укытучы булып эшләдем. Яшьтән үк театр сәнгате белән кызыксынганга күрә, 1962 нче елда Әлмәт драма театрына килдем. Төп максатым: югары театр белеме алу.

1952 нче елдан бирле ВЛКСМ члены Поэзия бе­лән кызыксынуым мәктәп эскәмиясеннән ук башлан­д.  Безнең мәктәптә шигырь язучылар күп иде. Сәх­нәдә Г. Тукай, М. Җәлил, Һ. Такташ һәм Ш. Ман­нур шигырьләрен яратып укый идек.

Поэзия турында язсаң, күп язарга була инде ул. Бер карауда гади генә булган нәрсәләр дә укучы өчен яңа булырлык итеп, тапталмаган образлы сүзләр белән языл­са, әйтергә теләгән фикерең күпләрнең хисләрен дулкынландырса, шигырь күңелгә сеңә, андый шигырьләрне яратып укыйлар. Бүгенге кешенең эчке дөньясын ачкан ши­гырьләрне халык үз итеп кабул итә.

Яшьләр арасында « Хәзер язар нәрсә азайды» дип шөбһәләнүчеләр дә бар. Хезмәт кешесенең мең төрле хыялы, үзенә генә хас матур яклары бик күп, менә шулар ту­рында язарга кирәк дип уйлыйм мин.

 

Ләйсән яңгыр килә сибәләп

 

Янар кояш көлеп кенә карый

Күнеле тулган ерак бозларга.

Боз китүен әллә кызганамы,—

Зәй буйларын күзләп кыз бара.

 

Юл тетрәтеп килгән самосвалда

Шофер егет туктап көтсә дә,

Ник утырмый ул кыз машинага?

Бар, күрәсең, бардыр бер сәбәп.

 

Һәр машина канат куйган кебек,

Илтеп куйса Бигәш кырына,

Ул арада сүзләр табыла мени

Язылачак яңа жырыңа?

 

Әнә алда

Урсал тавы урман-бүрегеннән

Кышкы карны кагып төшергән.

Әйтерсең лә,

Сүндергән дә Зәйнең факелларын,

Мактау сүзе көтә кешедән.

 

Әнә уңда яңа шәһәр үскән,

Ап-ак йортлар Чупай ташыннан;

Бигәш кызлары күк канат җәеп,

Тезелешкән таулар каршына.

Зәй буенда яткан тау сыртларын

Йомшак кына назлап, иркәләп,

Чал бөдрәле аксыл томан төште —

Ләйсән яңгыр килә сибәләп.

 

Яз килүен, ярга гына сыенып,

Көтә-көтә Зәй дә үртәлгән.

Кай арада Әлмәт — Урсал чиген

 ГЭС буасы кадәр күтәргән.

 

Кара алтын тулган ак мичкәләр

Утраулардан гүя купканнар,

Ак аюларменн боз өстенә

Балык аулар өчен чыкканнар.

 

Үзәннәргә яңа агым биреп,

Унынчы яз килеп җитәсен

Белә торып,

юлны машинада

 Буш кул белән ничек үтәсең?

Әй, син шофер,

ян көзгенә карап,

 Тарасаң да тузгак түбәңне,

Кыз утырмас синең кабинаңа —

Җыр язасы аның күп әле.

 

Һәм самосвал үпкәләгән сыман,

Зәңгәр төтен бөркеп кузгала.

Күңеленә яңа җырын теркәп,

Әлмәтенә кайта кыз бала.

 

Кеше үзе дөнья куйгач та
 

Баш очына агач утыртуны

Җирдәгеләр йола иткәннәр.

Агач үскән.

Кабер язуларын

Еллар, җилләр юып үткәннәр.

 

Ә агачлар кайсы ятып үскән,

Кайсы үскән күккә омтылып.

Кызык кына, әнә, һәркайсында

Бер кыланыш, үзенә бер холык.

 

Күкрәп үскән имән иңнәренә

Ак беләген салган бер каен.

Имән сөеп, чәчләреннән

сыйпый.

Ике гашыйк болар, мөгаен.

Карагайлар мыштым егет сыман

Йомылып тора баскан урында.

Сер тоталмас усак яфраклары

Ни пышылдый алар турында?

 

Җирдә үзен кем дә үз итмәгән

Кәкре каен тора бер читтә.

Шикләнепме шуннан йөзен борган

Шау чәчәккә чумган яшь юкә.

Биек нарат үзе тиң күрмәгән

Бу кечкенә урман кисәген:

Бөркет канатыдай ботаклары,

Карурманга очу  исәбе.

 

Күрәсең бер тормыш алымы бу:

Кеше үзе дөнья куйгач та,

Яшәеше аның чагылыш тапкан

Каберендә үскән агачта.