Логотип Казан Утлары
Очерк

ОЧЕРКЛАР

 

ТӨРЛЕ ЯЗМЫШЛАР

 

Бу язманың авторы шактый вакыт колхоз парткомы секретаре булып эшләде. Бу язмаларын ул үзе турыдан-туры аралашкан, кайгыларын да, шатлыкларын да бергә уртаклашкан шул колхоз кешеләренең эшләренә һәм язмышларына багышлый.

 

Тагын юлда

 

Үзенең күз яшедәй саф тамчылары, ястык калынлыгы боз кан­тарларын бер-берсенең маңгаена чәкештерә-чәкештерә яр читләренә ыргыла торган куәтле ташулары, ала-кола сыер төсенә кергән басулары, кыяр-кыймас кына баш калкытып килүче бо­лын чәчәкләренә бер сирпелүдә җан кертеп җибәрерлек шифалы нур­лары белән шаулы яз килде.

Шатлыклы яз авазына челтерәп аккан гөрләвекләр тавышы, ишек алларында сыртларын кояш нурларында җылытып торучы мал-туар­ларның яшел үләннәрне сагынып ямансу мөгерәүләре, капка башла­рындагы кечкенә «өйләрендә» кайнашып йөрүче сыерчыкларның сыз­гыруы килеп кушылгач, күңелләрдә дәртле бер симфония тирбәнеп киткәндәй булды. Озак та үтмәде, иркен сулыш алып, бакчадагы алма­гачлар бөре җибәрделәр, шомыртлар чәчәк атты.

Кадерле кунак кебек сагынып көтелгән Май бәйрәмнәре дә тиз генә үтеп китте. Шушы вакытны безнең якларда, гадәттә, җәйнең башы дип йөртәләр, чөнки күпчелек елларда яз бәйрәмен иртә культуралар чәчү­не төгәлләү белән каршылыйлар иде. Быел бу турыда авыз ачып ләм-мим дигән кеше булмады: басу өсләрендә кара-кучкылланып кар су­лары җыелып тора, берничә көннәр буена рәттән өзлексез рәвештә чи­ләкләп яңгыр коя. Көн аязып җибәргән вакытларда да кояш нурлары туфракны киптерергә өлгерми калалар, көтмәгәндә әллә кайдан килеп чыккан кара болыт күк йөзен тагын томалап китә.

Шундый көннәрнең берендә мин химия эшчеләре поселогы Бондюгтан егерме километрлар чамасындагы «Таң» колхозына барырга булдым. Беренче очраган йөк машинасына утырып, унике километр үткәннән соң, җәяүләп, Балан авылына илтә торган юлга чыктым.

Пычрак сыланган итекләремне көчкә-көчкә генә сөйрәп колхоз ида­рәсенә килеп кергәндә, җитәкчеләр инде төшке ашка таралганнар иде. Биш километр арада никадәр кадерле вакытымны югалтканымны сте­надагы сәгатькә күз салгач кына аңлап алдым. Хәер, транспорт булмау аркасында мин генә түгел, парткомның башка работниклары да, кол­хозда файдалы эшләр белән шөгыльләнү урынына, күп вакытларын юлда машина көтеп үткәрергә мәҗбүр булалар иде.

Бераздан өй алдында тавышлар ишетелде. Ишектән беренче булып тәбәнәк буйлы, кысык күзле, футбол тубына охшаган йомры гәүдәле мари егете колхозның баш бухгалтеры килеп керде. Аның артыннан утыз ел эшләү дәверендә басу мәшәкатьләре җилкәләрен иңрәйтеп тө­шергән агроном карт, өсләренә майга тапланган җылы сырмалар, пинжәкләр кигән механизатор егетләр күренде. Аларның җитди караш­ларыннан, киеренке хәрәкәтләреннән аяк-кулны бәйләп торучы яңгыр­ларга, чәчү өчен яхшы срокларның үтеп баруына тирән борчылу аңла­шылып тора иде.

 — Кичә басуга чыгып караган идек, — диде үз фикерләрен бөртек­ләп аңлатырга яратучы агроном.  — Трактор белән түгел, аяк белән дә кереп булмый. Бата...

Аннары ул миңа көндәлек мәгълүматлар язылып барыла торган бер калын дәфтәр сузды.

Ләкин андагы буш графаларга күз йөртеп чыгарга да өлгермәдем, сайлау вакытларыннан калган кечкенә генә кызыл тумбочка өстенә куелган иске телефон зеңгелдәп куйды. Трубканы алуга, мең төрле шытырдаулар аша, ерактан партком инструкторының өзек-өзек тавы­ шы ишетелде. Ул мине сорап шалтырата иде.

Сөйләшү озакка бармады. Юл мәшәкатьләре турында сорашканнан соң, әлеге инструктор әйтеп салды: «Әле генә район үзәгеннән Беренче шалтыратты. Хәзер үк сине Калинин исемендәге колхозга җибәрергә кушты. Анда барып, партия җыелышы әзерләргә кирәк булыр...»

Ул колхозның партком секретарен икенче колхозга председатель итеп күчергәннәр иде. Бу эшкә ярарлык кулай кеше табылмаганлыктан, аның урыны берничә айлар буенча буш торды. Менә бүген мин моннан кимендә утыз километр ераклыкта булган шул колхозга барып, җыелышның алдан хәстәрен күрергә тиеш. Ләкин ни өчен башка кеше түгел, ә мин? Егерме-утыз километрдан мине чакыртып йөргәнче, теле­фон төбендә утыручы шул ук инструкторны җибәрергә мөмкин түгел­ мени?

Шундый каршылыклы фикерләр белән ишеккә таба борылдым, һәм, председательгә бер-ике көннән яңадан килергә вәгъдә итеп, тагын юлга чыктым.

Тирә-якта элеккечә яз сулый. Пычрак ерып, үрләргә менә-төшә алга атлыйм. Әмма тормышыңның кайсы үрләрендә тукталып каласыңны белмисең икән шул. Парткомның партоештыручысы сыйфатында бу колхозга икенче тапкыр бер вакытта да әйләнеп кайтмаячагымны мин күңелемә дә китермәгән идем...

Беренче көннәр

 

Киң итеп ачылган тәрәзәләр аша бүлмәгә ургылып иртәнге саф һава керә. Челтәрле пәрдәләр җиләс җилдә талпынып-талпынып куя­лар да, чабуларын күтәреп, тәрәзә борысларына сшыналар. Таң җиле, авылга килгәч тә туган каршылыклы уйларны, икеләнүләремне күңел түреннән куып чыгарырга теләгәндәй, йомшак кына җиңнәремә кагы­лып, мине каядыр шау-шулы урыннарга, урманнарга, елга буйларына чакыра шикелле.

Өйдән чыккач та, колхоз идарәсе урнашкан кечкенә генә бинага юл тотам Аның ишегенә гадәттә ашлык амбары бикли торган зур кара йозак элеп китәләр. Иртәнге сәгатьләрдә ничә генә килсәң дә шундый куңелсезлеккә юлыгасың. Икенче авылда яшәгәнлектән, председатель әле бу вакытта килеп җитми. Хәер, аның торган авылы да колхозның бер  бригадасы бит, ул инде күптән басуга чыгып китә торгандыр... Тик менә Сөзәк Үр бригадасында кешеләр соң уяналар. Кайберәүләр көтү киткәнен дә сизми калалар, тәрәзәгә кояш төшкәнче, мендәрләреннән башларын күтәреп карамыйлар. Андыйлар, бригадирның радио аша эшкә әйтүен ишетсәләр, юрганнарын тагын да тартыбрак куялар.

Мондый күренешләргә каршы көрәшүе җиңел булмаячагын, коммунистлар арасында да андый хәлләрнең очраштыргалаганын алдан ук колакка төшереп куйганнар иде инде.

Беренче көннәрдә хуҗалык белән колхоз председателе Зиннур Ша­киров таныштырды. Холкы аның бик сабыр, юкка-барга күкерт кебек дөрләп китми. Әмма әйткән сүзеннән кире кайтырга яратмый, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер тора. Озын телле җилкуарлар белән йомшак кына сөйләшеп, каты гына итеп утырта да белә.

Төсе-битенә карап, Зиннурга беркем дә илледән ким бирмәс. Күз төпләренә уелып кергән тирән җыерчыклар, әле бөдрәләрен җуярга өлгермәгән сирәк кенә көмеш чәчләре, олы яшьтәге кайбер ирләргә генә хас була торган басынкылыгы, моның өстенә вакытыннан элек тулылана баруы аны бераз картрак итеп күрсәтә. Ә аңа әле нибары утыз тугыз яшь.

Минем күз алдымда аның ике рәсеме тора. Берсе — хәзергесе, икен­чесе — армиядән кайткач төшкәне. Беренчесенә карап, гомуми сызык­лар буенча гына аның хәзерге Зиннурга беркадәр охшашлыгын шәй­лисең. Армиягә киткәндә Зиннурга унсигез яшь була. Сигез ел буена солдат шинеле җилкәсеннән төшми. Туган илнең бик күп урыннарында була, бик күп вакыйгаларны башыннан кичерә ул. Йөргән юлларында күңелне әсир итәрлек бик матур яклар очрый аңа. Ләкин туган кыр­лары, Кызыл Яр басуларында каерылып үскән ашлыклар бервакытта да күз алдыннан китмиләр. Аның шунда кайтасы, сөйгән кызы белән кушыласы, үзе ялан аяк сабан сөреп йөргән басуларда кабат иген игәсе килә.

Кырык җиденче елдагы корылыклар аркасында йончыган авыл сөм серләнеп кенә каршы ала аны. Моның серенә тиз төшенеп алган Зин­нурга, хәзер армиядән кайткан кайбер яшьләр кебек, айлар буе типте­реп йөрергә туры килми. Ул трактор бригадасына эшкә керә. Тырыш­лыгы, күндәмлеге белән башка яшьләрдән аерылып торган Зиннурны авылда гына түгел, районда да бик тиз күреп алалар, аңа колхозның буш кассасы белән таушалып беткән печатен тапшыралар.

Башта бер колхоз булып яшәгән Кызыл Ярга Тургай авылын ките­реп кушалар. Шулай итеп «Кызыл комбайн» хуҗалыгы барлыкка килә.

— Беренче елларда бик тә авыр булды,—дип сөйли торган иде Зиннур. — Уңыш аз алынды. Кешеләр дә ачлы-туклы яшәделәр. Ә тер­лекләр турында әйткән дә юк. Баш саны да күп түгел иде түгелен...

Мыскаллап-мыскаллап җыелган колхоз байлыгы әкренләп арта бара. Ә соңыннан, колхозчыларны унлы лампалар да канәгатьләндерми башлагач, артель авылларында дәүләт электр линиясе сузарга кирәк­леге турында сүз кузгала.

Кечкенәрәк кенә бер колхоз өчен унсигез-егерме чакрымга линия сузарга теләүче булмый, әлбәттә. Күршедәге гомердән-гомергә мантымаган хуҗалыкны — Чапаев исемендәге колхозны кушу турында сүз кузгала.

Озак та үтми, биш авылны берләштергән, алты мең гектарга якын сөрүле җире булган Чапаев исемендәге зур колхоз барлыкка килә. Председатель итеп Шакировны калдыралар.

Бик табигый: колхоз кинәт кенә сикереш ясый алмый, әлбәттә. Мо­ның өчен күп тырышлыклар куярга, тәмле йокылар белән дә хисаплаш­маска туры килә.

Бу чорларда КПССның тарихи XXI—XXII съездлары булып үтә. Шулай ук КПСС Үзәк Комитеты Пленумнары кабул иткән карарлар да хуҗалыкны алга җибәрүдә гаять зур этәргеч булалар...

 

Күңелсез очрашу

 

Май урталары иле. Сергей югалган дигән хәбәр бер колактан икенчесенә күчеп, шул көнне үк колхоз авылларында уртага салып сөйлә­шерлек вакыйгага әйләнде.

Мин ул кешене якыннан белми идем. Председатель аның ферма мө­дире булып эшләве, соңыннан баш-аягы белән аракы шешәсенә «чум­ганы» турында сөйләгән иде инде. Сергей — кайчандыр район газета­ларында макталган, ясалма орлыкландыру технигы булып эшләгән вакытларда исеме телдән төшмәгән кеше. Ә менә бүген, атна буе эчеп йөргәннән соң, ферманы ташлап каядыр чыгып киткән.

Сергейның кинәт кенә юкка чыгуы барыбызны да аптырашта кал­ ырды.

Икенче көнне бүлмәгә елый-елый күзләре кызарган, нәфис гәүдәле бер кыз килеп керде. Алсу йөзле, кыйгач кара кашлы бу кыз Сергей­ның кызы Мария иде. Мин аның күптән түгел җәйләүдә сыер сауганын күргән идем.

 — Әтиең табылдымы?

Ни әйтергә белми аптырап торган кызга председательнең беренче соравы шул булды.

 — Юк, — диде Мария ишетелер-ишетелмәс кенә. — Район үзәгендә күреп кайтканнар дип ишеттек, чынмы-ялганмы..

Керфекләрендә моңа кадәр сабыр гына мөлдерәшеп торган яшьләр бите буйлап агып төштеләр...

Ике-өч көннән соң бүлмәгә тәбәнәк буйлы, чандыр гәүдәле, күз ка­баклары шешенеп беткән Сергейны чакырып керттеләр.

 — Чит җирләрдә ямансу түгелме? Коммунист кешегә шулай йөрү килешәме?

Сергейга төбәлгән һәр карашта менә шундый сорауларны укырга була иде. Чыннан да, бу очракта, ферманы, өендәге берсеннән-берсе бәләкәй җиде баласын онытып, кайдадыр типтереп йөргән кеше белән коммунист дигән кадерле исем арасында ниндидер уртаклык табу кыен иде.

Без аның барысын да түкми-чәчми сөйләп бирүен сорадык. Ләкин, сөйләү урынына, кызганыч кыяфәттә басып торучы Сергейның яңак сөякләре генә әле түбән төшеп, әле югары күтәрелеп биешәләр иде.

— Күрше совхозга көтү алырга дип бардым. Сез бит мине партия­дән чыгаргансыз. Шулай булгач, монда минем бөтенләй кирәгем кал­маган,— дип тезеп китте ул, озак кына фикерләрен җыйнап торганнан соң.

Аннары пинжәк җиңе белән ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп алды, һәм ул эчеп йөргәне өчен дә, ферманы ташлап китеп, эш­кә зыян китергәне өчен дә, ниһаять, партиядән чыгарылуга кадәр барып җиткәне өчен дә бик нык үкенәдер кебек тоелды.

Әйе, партоешманың берләштерелгән җыелышы чыгарган шул туры­дагы карар минем сейфта ята иде. Мәсьәлә Андреевның үзеннән башка гына хәл ителде. Шунда бу гафу ителмәслек нәрсәнең парткомның бе­ренче секретаре кодрәте белән эшләнгәнлеге кылт итеп исемә төште.

Ләкин ул вакытта сүзнең нәрсә турында барганын абайламый да калганмын, чөнки үземне шул җыелышта партком секретаре итеп сайлады­лар. Күрәсең, күңелдә туган төрле уйлар, киеренкелек мәсьәләнең асы­лын ахырынача аңларга ирек бирмәгән.

Партком бюросы бу ялгышны үз вакытында төзәтте. Ләкин кешенең йөрәгендә гомерлек яра калды. Дөрес, Сергейның кыйланышлары болай гына үтмәде, ана эчеп йөргәне өчен каты шелтә белдерелде. Тик бу җәза, аның катнашыннан башка партиядән чыгаруга караганда, бик күп мәртәбә җиңелрәк иде бит.

Сергей тиз арада үз хатасын аңлап алды. Тәртибе үзгәрде, узган ялгышларны кабатламый башлады. Җыелышларда да гомуми мәсьәлә­ләрне тикшергәндә авыз йомып утырмый, үз фикерләрен әйтергә ты­рыша. Соңыннан колхоз правлениесенә килеп, ул сыерлар көтүен үзенә тапшыруны үтенде. Бер үк вакытта ясалма орлыкландыру технигы ва­зифасын үтәүне дә үз өстенә алды.

Сергей үзенә тапшырылган эш өчен зур җаваплылык тоеп эшләде. Бу тырышлыгы аңа мактау китерде. Ул, сыерларны ясалма орлыклан­дыру буенча матур күрсәткечләргә ирешкәне өчен, республика күлә­мендәге бүләккә лаек булды.

Партком утырышларының берсендә җаваплы эш тармакларында партгруппалар оештыру турында карар кабул иткән идек. Андый груп­паны Сөзәк Үр товарлыклы-сөтчелек фермасында да оештырырга бул­дык. Терлекче коммунистлар җыелышында бу турыда сүз чыккач, алар үзләренең җитәкчесе итеп бертавыштан Сергей Андреев кандидатура­сын күрсәттеләр.

 — Дүрт аяклы ат та сөртенә. Ә кешене, барыннан да элек, ышаныч күрсәтү белән дәваларга кирәк, — диештеләр алар, Сергейның үткәндәгеләренә ишарә, шул ук вакытта кисәтү ясап.

 

Өйләр, өйләр...

 

Беренче карашка, Сөзәк Үр авылының үзенә тартып торырлык бер матурлыгы да юк кебек. Бер-береннән әллә ничә метрлар ераклыкта тезелеп киткән өйләре белән тарау гына дүрт урамы, бер якта машина- трактор паркы белән мастерской, икенче якта берничә йөз баш мал сыйдырышлы терлекчелек каралтылары, һәм яз айларында кечкенә күперләрне дерелдәтеп, такталарын үзенә ияртеп алып китүче, җәй көне чыпчык эчәрлек тә суы калмый торган инеше бар.

Башта шулай шыксызрак күренгән авыл тора-бара нәрсәсе беләндер үзен яраттыра башлады. Эш белән районга яки берәр җиргә чыккан чакларда да аны юксына башлыйсың. Тау астында карт таллар ара­ сында челтерәп агып ятучы «ак чишмәсе» (авыл кешеләре аны «изге­ләр чишмәсе» дип йөртәләр), инеш буендагы еламсыр таллары, баш­ ларын янтайтып утыручы карт өянкеләр кинәт кенә берьюлы күңелне биләп алалар.

Бу авылда керәшен татарлары яши. Колхозга кергән башка авыл­ларда, алардан тыш, күп кенә рус семьялары да бар. Дөресме-ялган- мы, бу милләтләрнең берләшүе царизмның башка милләтләрне рус­лаштыру политикасы үткәргән заманнарга барып бәйләнгән дип сөй­лиләр. Ләкин хикмәт анда түгел: биредә русы да, татары да бик тату яши, чөнки алар — колхозның үз хуҗалары.

Авыл кырына сөзәк кенә тау терәлеп тора. Аның өстенә менеп кара­саң, барыннан да элек, урамнарда күкрәк киереп торган яңа өйләрне күреп аласың. Авылның әле бер, әле икенче очында күптән түгел күтә­релгән буралар чират җиткәнен көтеп торалар.

Мәскәү янындагы машина-трактор сынау станциясеннән килгән бер карт инженер да яңа йортларны күреп соклануын яшерә алмаган иде.

Ул болай дип сорау бирде: «Нинди хисапка төзиләр аларны?»

— Үз хисапларына, — дип җавап бирдек без аңа.

— Ә төзү материалларын кайдан аласыз? — диде ул, тагын да төпче­ небрәк.

Чыннан да, колхозның егерме-утыз километр әйләнәсендә бер төп агач кисәрлек тә урман юк. Шуңа да карамастан, кешеләр яңа өйләр салалар, каралтыларын яңарталар.

Удмуртиянең тирә-юнь авыллары белән безнең колхозның дуслыгы, ярдәмләшүе инде традициягә әйләнгән. Алар бездә, без аларда — көтелгән кунак. Нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә, буш кул белән кире борып җибәрмиләр. Колхоз өчен дә, колхозчылар өчен дә агач материалларның күпчелеге әнә шуннан кайтарыла инде. Үз чиратында, без аларга салам, печән, кайчакларда фураж белән дә ярдәм итәбез.

Авылдагы төзелешләр турында сүз чыккач, бер вакыйгага тукталып үтәсем килә.

 ...Районнан кайтып килә идек. Янымда руль тотып утыручы Михаил Васильев нигәдер башка вакытлардагы кебек ак тешләрен күрсәтеп көлми, мин биргән сорауларга да теләр-теләмәс кенә җавап кайта­рып бара. Ә күзләре юлга, юл кырындагы дулкынланып утыручы бо­дайларга төбәлгән. Ул нәрсә турындадыр уйлый һәм, шуларның очына чыга алмыйча, газаплана кебек тоелды миңа.

— Нишләп болай бик уйчанланып киттең әле син?—дидем мин авылга җитәрәк.

Ул җавап кайтарырга ашыкмады. Авыл башына килеп туктагач кына, мунчага охшаган җил капкалы кечкенә генә бер өйне күрсәтте.

Аннары:

 — Менә шунда сигез җан гомер итәбез инде, — дип көрсенеп куй­ды.— Олы малай бераз ярдәм итәргә булган иде. Аның акчасына гына әллә ни майтарып булмастыр, ахры... Яңадан бер өч йөз сумлап табыл­са, яхшы булыр иде. Иске өйне дә сатмый булмас.

Кайткан көнне үк мин бу турыда председатель белән сөйләштем. Ул моңа каршылык күрсәтмәячәген, әмма кассада акча булмау сәбәп­ле, бер-ике көн көтеп торырга кирәк булачагын әйтте, һәм:

— Үзе килеп сорарга батырчылык итмәгәндер, ахры. Аның гадәте шундыйрак инде. Күкрәгенә мылтык төзәсәләр дә, кирәк нәрсәсен баш­лап сорарга үзе килмәс. Ул йорт турында мин үзем дә аның белән сөй­ләшергә йөри идем әле,— дип елмаеп куйды.

Бер атна арасында колхоз шоферы коммунист Васильев авыл чи­тендәге бәләкәй өен калдырып, зур якты йортка күчте.

Колхоз идарәсенә шундый сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр бер Ва­ сильев кына түгел, әлбәттә. Аларның барысы да диярлек, берничә ел­дан кайтарып бирү шарты белән, кассадан әҗәткә кирәк кадәр акча алып китәләр.

Бер вакыт колхоздан бурычка акча алу тәртибендә салынган өйлә­рне санап карадык. Сөзәк Үр авылында гына соңгы дүрт ел эчендә кы­рыктан артык хуҗалык яңа өй туйлары үткәргән булып чыкты.

Бу хәлне колхоз экономикасының үсә баруы белән генә аңлатырга була. 1962 елда ук биредә колхозчылар хезмәт хакын акчалата ала башладылар. Сыер савучыларның, механизаторларның хезмәт хаклары совхоз эшчеләренекенә тигезләнде.

Зур мәйданнарда борчак игә башлау колхозларга бик күп файда китерде. Бу культурадан мул уңыш алган беренче елны ук колхоз аяк­ка басты. Икенче елны борчак мең, аннан да соңгы елны исә мең ике йөз гектар мәйданда чәчелде. Шуның нәтиҗәсендә кышка җитәрлек яхшы сыйфатлы силос салып куелды, яңа елның теге ягына колхозчы­ларның хезмәтенә алты ай түләргә җитәрлек акча чыгып калды.

Менә нәрсә хисабына салыналар алар — яна өйләр!

 

Гаеп кемдә соң?

 

Басулар кардан әрчелде. Кояш үзенең нурларын юмарт сибә баш­лады. Җир өстеннән пар күтәрелә. Кайбер урыннарда инде тракторлар гөрелтесе ишетелә. Механизаторларның күптәннән зарыгып торган кул­лары, рульләрне боргалый-боргалый, агрегатларны бер-бер артлы ба­суга чыгаралар.

— Көткән идек — башланды!— дип куйды председатель, үр буй­лап басуга менеп баручы тракторларга таба күрсәтеп.

 — Хәзер чыдап кына тор инде. Сынатмасак ярар иде...

Өркетерлек әллә нәрсә юк инде югын. Машиналар нигездә ыша­нычлы. Механизаторлар да бурычларын яхшы беләләр, һәр ике парт­оешмада да агитаторлар сайлап куелды. Бригада саен сыйфат инспек­торлары билгеләнде. Ярыш шартлары җир-су кипкәнче үк аңлатылды. Барлык партоешмаларда, бригадаларда җыелышлар үткәрелде. Алай гына да түгел, 97 коммунистның, йөздән артык комсомолецның барысы да диярлек язгы кыр эшләрендә катнашалар.

Беренче көннәрдә чәчү уңышлы гына башланып китте. Ләкин соңга табарак партком членнары белән кайбер мәсьәләләрне ахырыиача чи­шеп җиткермәгәнебез дә ачыкланды. Моңа беренче бригада бригадиры Әхмәтҗанов сәбәпче булды. Ул, бөтен эшне механик өстенә ташлап, машиналарга үткәрелгән ремонтның сыйфаты белән бөтенләй кызык­сынмаган. Янәсе, ул, бригадир буларак, барыннан да элек гади кол­хозчылар белән генә эш итәргә тиеш. Ә чынлыкта, аны үзе тракторчы булганы, кирәк чакта яшь механизаторларга ярдәм күрсәтә алуы әчеп бригадир итеп билгеләгән идек. Ул моны акламады, әйбәт көннәрдә агрегатларның ватылып тору очраклары булды.

Чәчүне төгәлләгәч, гадәттә, ашлыкны урып-җыю турында уйлый башлыйлар, ләкин Әхмәтҗановны басуда өлгереп килгән арышлар да, борчаклар да кызыксындырмады, ул көннең теләсә кайсы вакытын­да бары тик үз хуҗалыгын гына кайгыртты. Яхшылап әйтүләргә, үгет­ләүләргә колак салмагач, партком утырышында, учет кенәгәсенә язып, каты шелтә белдерергә мәҗбүр булдык, эшеннән алып, гади тракторчы итеп калдырдык. Әлбәттә, аңа иске трактор тәкъдим ителде.

— Мин ул тракторда эшләүдән баш тартам, — диде ул, кырт кисеп.

— Үзең төзәт тә, үзең эшләп күрсәт,— диделәр аңа партком член­нары һәм бу карарны тормышка ашыруны миңа тапшырдылар.

Икенче көнне Әхмәтҗановның авылдай эзе суынган иде инде.

Бер ай чамасы узгач, ул, минем янга килеп, партия учетыннан тө­шерүне таләп итте. Мин аңа колхозда эшләргә кушып, беркая да җи-бәрмәячәгебезие әйттем. — Өем дә иске, торырлык түгел, китәм, — диде ул киреләнеп.

Председатель белән бергәләп, өй салу өчен колхоздан акча алырга тәкъдим ясадык. Ул безне тыңлап торырга да теләмәде, ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Әмма бу кирелекнең сәбәбен без соңыннан гына аңладык.

Идарә парткомына барып, шушы хәлне сөйләп биргәч: «Сезнең коммунист бит, кайтартыгыз», дип кенә җавап бирделәр, һәм миңа секретарьлардан кемнеңдер, аны учеттан төшереп, күрше совхозда эшләвен дәвам иттерергә кушканлыгын әйттеләр. «Безнең белән киңәшмичә, моны беркем дә эшләргә булдыра алмый», дигәч, Үзәк Комитет инст­рукцияләрен начар белгәнлегемне төшендерделәр.

Ул арада Әхмәтҗанов совхозның таштан салынган яңа квартира­ сына күчте. Аннары: «Монда тракторчылар җитми, килегез», — дип, авылның башка механизаторларын котырта башлады.

Парткомның вакытында кул сузмавы менә нинди авыр нәтиҗәләргә китерде. Эш аның белән генә бетмәде. Бераз вакыт үткәч тә, Михайлов дигән колхозчы, партия учетыннан төшмичә, шул ук совхозга эшкә ба­рып керде. Аның артыннан яхшы тракторчыбыз Иван Александров, семьясын алып, совхоз авылларының берсенә китеп барды. Күп тә үт­мәде, ике яшь коммунист механизаторыбыз каядыр чыгып китте.

Парткомның эндәшмәвен сизеп алгач, совхоз дирекциясе аларны үзенә кабул итә торды. Ә бит боларңың барысы да партия учетыннан төшмәгән, колхоз правлениесенең рөхсәтен алмаган кешеләр иде.

Идарә парткомына берничә тапкыр бу турыда язма рәвештә сигнал биргәч, кайбер бюро членнары: «Сез үзегез кадрлар белән эшли бел­мисез», дип безне гаепләделәр.

Бик күп көч куйганнан соң, киткән коммунистлардан бары тик бер Иван Александровны гына үз арабызга кире кайтарта алдык. Аны да зур кыенлыклар белән колхоз парткомы членнары үзләре хәл иттеләр.

Кайберәүләр кадрларны тәрбияләүдә, оператив җитәкчелектә һәм хуҗалык планнарын үтәүдә партия һәм хуҗалык органнарын үзгәртеп коруның файдасы гаять күп булачак дип бәяләделәр. Мин, делегат буларак, өлкә партия оешмасының XXXI конференциясендә дә бу хак­ та кайбер чыгышларны ишеткән идем. Ләкин аның зыяннан башка бернәрсәсе дә булмады. Без, партия органнарында турыдан-туры эш­ ләүчеләр, аның кыенлыкларын үз күзләребез белән генә күреп калма­ дык, үз җилкәләребездә дә татыдык.

 

Кирәкмәгән ярдәм

 

Тышта буран котыра. Берничә адым атларга да өлгермисең, эзләрне шунда ук кар тигезләп китә. Шундый буранлы көннәрнең берендә кол­хоз идарәсе янына озын яллы бер күк ат килеп туктады. Чана түренә, толыпка төренеп, ике кеше утырган иде.

Толыпларын култык астына кыстырып идарәгә кергән юлчыларны без шунда ук танып алдык. Берсе — идарәнең баш ветврачы, икенчесе әле күптән түгел генә участок лечебницасына куелган ветеринария ра­ботнигы иде.

Алар безгә үзләренең белгечлекләре буенча ярдәм итәргә килүләре турында әйттеләр.

— Менә күптән шулай кирәк иде,—дип, хуплап каршы алдык без аларны.

Шундый ният белән килүләренә куанмаска мөмкин түгел. Чөнки колхоз бу өлкәдә дүрт аякка да аксый иде. Мин эшләгән вакытта кол­хозда бер генә юньле ветеринария работнигы да юк иде дисәм, ялгыш­мам. Җибәрелгән кешеләр, тиешле шартлар тудырылуга да карамас­тан, куелган таләпләргә түзә алмыйча, китеп бардылар, яки бу эшне без генә эшләп бетерә алмабыз дигән кебек, артка чигенделәр. Шун­дый бер фактны искә төшереп үтәсе килә.

Безгә Мөнир исемле бер егетне зоотехник итеп җибәрделәр. Комсо­молец. яшь белгеч иде. Килгәч тә торак урыны, азык-төлек белән тәэ­мин иттек. Тик егетне болар гына канәгатьләндермәде. Ул авылда кино залларының, театрларның булмавыннан зарлана башлады. Яхшылап эшкә тотыну, өйрәнү урынына күпчелек вакытын йоклап үткәрде. Нәти­җәдә, эштән бушатырга туры килде.

— Белгечләр булмаудан безнең ничек интегүне үзләре күреп кит­сеннәр әйдә,— дидек без, председатель белән икәүдән-икәү генә кал­гач.— Бәлки, хәлне аңлап, нинди дә булса берәр җаен эзләп табарлар. «Кунаклар» бездә ике көн тордылар. Фермаларда булдылар, кеше­ләр белән сөйләштеләр. Ә инде китәсе көнгә каршы минем кулга эшлә­гән эшләре турында төзелгән акт тоттырдылар. «Таныштым дип, кул куегыз». — диде баш врач, актны миңа сузып.

— Сез ярдәм итәргә түгел, булган фактларны теркәргә, тырнак ас­тыннан кер эзләргә килгәнсез икән. Әмма сез теркәгән фактларның яртысы да чынбарлыкка туры килми, ә калганнары — бу актсыз да күптән инде сезгә мәгълүм.

Шундый кискен җавапны ишеткәч, барыбер кул куймаячагымны аңлап, толыпларын алдылар да урамга чыгып киттеләр.

Берничә көннән колхоз председателен, ревизия комиссиясе предсе­ дателен һәм башка работникларны район партия-дәүләт контроле комитетына чакырттылар. Алар, актта күрсәтелгән фактлар һәм дуңгызларның күпләп үлеменә юл куйган өчен каты кисәтү алып кайттылар.

Дунгызлар салкын тию, чир аркасында гына үлмәделәр. Ул елны фуражга да кытлык иде. Иген уңмауга да карамастан, ашлыкны ташыттылар да ташыттылар. Дәүләткә ун мең центнерга якын ашлык озаттык. Барлы-юклы ашлыктан колхозчыларның һәр семья членына 1 центнер да 70 килограмм исәбеннән ашлык өләштек. Бу, әлбәттә, бик аз иде. Амбар төпләре дә такыраеп калды. Калган фуражны исәпләп карагач, аның ярты кышка да җитмәячәге ачыкланды. Комбиазык со­рагач, бирмәделәр, шуның аркасында утыз, хәтта егерме килограммга җитмәгән дуңгыз балаларын да ит комбинатына илтеп тапшырырга туры килде. Алар арасында йодрык кадәрлеләре дә бар иде бит. Шулай итеп, колхоз ит җитештерүдәге төп резервтан колак какты. Икенче елны да ит сату планнарының үтәлмәвен бары тик шуның белән генә аңла­тып була. Ит җитештерүне җайга салу, элекке хәленә кайтару өчен генә дә ике елдан артык вакыт кирәк булды.

Без мондый «ярдәмнәргә», әлбәттә, мохтаҗ түгел идек.

 

Рәхмәт әйттеләр

 

Авылдан чыккач, районга бара торган юлның бер читендә түбәсе шифер белән ябылган зур таш бина тора. Кышкы айларда да, җәй көннәрендә дә аның тирәсендә хәрәкәт, көлү һәм җыр тавышлары бервакытта да тынып тормый. Яшьләр хәтта клубтан да бизеп бетте­ләр, кичләрен гел шунда килә башладылар.

Бу бина китапханә дә, бию залы да түгел, ул — терлекчеләр йорты.

Бөтен әһәмиятле чаралар менә шунда үткәрелә иде.

Ул бинаның салынып кына яткан вакытларын хәтерлим. Шул чакта ук инде ана югарыдан теш кайрап йөрүче «агайлар» бар иде. Алар: «Терлек абзарларыгызның рәте юк, ә үзегез шундый йортны терлекче­ләр кунып ята торган җиргә әйләндерергә уйлыйсыз. Монда бит кимен­дә йөз баш бозау тотарга була», — диделәр. Бигрәк тә аңа сыерларны мамык түшәкләрдә тотарга әзер торучы белгечләр хасландылар.

Без аларның сүзләренә колак салырга ашыкмадык. Терлекчеләргә эшләү өчен тиешле шартлар тудыру бурычын хәл итәргә тиеш идек. Терлекчелек каралтылары чыдарлык иде әле. Яңаларын да салмыйбыз түгел. Шул ук елны дуңгызлар өчен Тургай авылында таштан салынган типовой абзарны файдалануга тапшырган идек.

Терлекчеләр өчен аерым йорт кына булдырып калмадык, анда, чын­нан да, рәхәтләнеп ял итәрлек, буш вакытны культуралы итеп үткәрер­лек чаралар да күрдек: язучыларның рәсемнәрен, лозунглар элдек. Ка­раватлар, җитәрлек санда кыйммәтле урындыклар, өстәлләр алдык.

Күчмә китапханә булдырылды. Тыңларга теләүчеләр өчен радио керт­тек. Тәрәзә пәрдәләре дә элеп җибәргәч, йорт эче тагын да ямьләнеп китте. Бер сүз белән әйткәндә, терлекчеләр йорты терлекчеләр клубына әйләнде.

Йортның икенче яртысында ашханә оештырылды. Ай саен була тор­ган терлекчеләр җыелышларын без бик күңелле итеп үткәрә идек. Тәҗ­рибә алышкач, бүләкләр тапшырылгач, терлекчелектә эшләүчеләр өчен аш әзерләтәбез, аннары шунда ук кино күрсәтәбез. Кинодан соң яшьләр төн уртасына кадәр күңел ачалар.

Йортның шулай җиһазландырылуына сәбәп тә бар. Башка авыл­лардан килеп эшләүчеләр өчен ул бигрәк тә уңайлы булды.

Әле без белмәгән бик күп яшьләр бу йортның ишекләрен ачып ке­рерләр. Алар шушы өйләрдә ял иткән, фермада җиң сызганып эшләгән апаларның — колхозның алдынгы сыер савучылары Валентина Козло­ва, Александра Игнатьева һәм башка бик күпләрнең тәҗрибәләрен өйрәнеп, әйбәт терлекчеләр булып җитешерләр. Шушы йортларны сал­дырган, аларга киләчәктә рәхәтләнеп эшләр өчен шартлар тудырган өлкән абыйларын да искә алмый калмаслар...

 

Язмыш төрле булла

 

Берничә көн рәттән Ефим тынгылык бирми.

Укуым әрәм була бит. Тагын бер тапкыр сөйләшеп кара әле, бәлки җибәрер.

Сүз председатель турында бара. Миңа мөрәҗәгать итүче — яңа­рак кына бригадир итеп бигеләнгән кеше — Чистай авыл хуҗалы­гы мәктәбендә читтән торып укучы Ефим Николаев. Кышкы сессиягә бару турында сүз чыккач, председатель аңа быелга сабыр итәргә куш­кан. Моны фермада килеп чыккан кыенлыклар белән аңлатырга ты­рышкан. Әмма алариы бер Ефим генә төзәтә алмый, шуңа күрә аны җибәрмәүнең дә мәгънәсе юк. Аннары читтән торып укуның гадәттән тыш авыр икәнен дә аңларга кирәк бит. Ә Ефим инде өченче курсны тәмамлап килә. Моның өчен бик күп көч куярга туры килде аңа. Кон­троль эшләрен күтәреп минем янга килгән чаклары да аз булмады. ...Ефим ир уртасы кеше. Төрле кызыклы хәлләр турында сөйләргә ярата. Көлгән чакта аның бөтен әгъзалары хәрәкәткә килә кебек.

Көньяк халыкларныкына охшаган какчыл йөзенә шатлыклы вакытта кояш чыккандагы кебек алсу яктылык җәелеп киткәндәй була, ачулан­ганда— ул кара төнне хәтерләтә. Кырык яшь тутырып килүенә дә ка­рамастан, башында бер генә чал чәч бөртеген дә тапмассың. Андый чәч дөньяның кайгы-хәсрәтләрен күрми яшәгән кешеләрдә генә була диләр. Моның дөреслегенә ышануы кыен.

Ефим Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул фашист лагерьларындагы җәберләүләрне дә үз җилкәсендә татыган. Әмма аңа фашистлар тырнагыннан котылып, туган якларын кайтып күрергә, аның киң басу­ларында җиң сызганып эшләргә насыйп булган.

Сугыштан соңгы елларда колхозга беренче кайткан машинага уты­ручы Ефим булган. Колхозның механигы дәрәҗәсенә беренче булып күтәрелүче дә ул булды.

— Җиде класс белән генә тукталып калмадым,— ди ул, үткәннәрне исенә төшереп. — Алдынгы кешеләр белән бергә атлыйсым килде...

Ефим ул елны да укырга барып, өченче курсны уңышлы тәмамлап кайтты.

Ефимга иярүчеләр дә шактый табылды. Элекке колхоз шоферы Алексей Петров тагын бер елдан Чабаксар авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлап чыга. Моннан ике ел элек колхоз бригадиры Василий Степа­нов Ефим укыган мәктәпкә керде. Андыйларны хәзер күпләп санарга була.

Ефим, партком секретареның беренче урынбасары буларак та, күп эшләрдә эшләп йөрде. Җыелышларга, партия комитеты утырышына материаллар әзерләүдә күп кенә эшләр башкарды. Моннан тыш аны партия-дәүләт контроленә булышлык группасы председателе итеп сай­ладылар. Бу группа хуҗалыктагы җитешсезлекләрне ачты, әрәм-шәрәм итүчеләрне, колхоз милкенә кул сузарга яратучыларны фаш итте.

Николаев хәзер дә туган колхозында эшли.

 

Сабан туенда

 

...Бондюг стадионына килеп кергәндә, әле сабан туе башланмаган иде. Эсселектән алҗыган кешеләр лареклар тирәсендә кайнашалар. Биредә химия заводы эшчеләре дә, авыллардан килгән колхозчылар да, ерактан кайткан кунаклар да бар.

Озакламый радиодан сабан туе программасын хәбәр иттеләр. Түгә­рәк эчендә көрәш башланып китте.

Сабынланган баганага менүче егетләрнең җитезлегенә сокланып карап торганда, көтмәгәндә каршыбызга матур чәчәкле күлмәкләр кигән бер төркем кызлар килеп чыкты. Карасам, әлеге мин эшләгән колхозның сыер савучылары икән. Алар бирегә сабан туе карарга кил­гәннәр. Кызлар авылларында үткән сабан туе турында сөйләп алдылар, кунакка килмәгән өчен дусларча гына әрләп тә куйдылар. Алар ара­сында колхозның яхшы савымчылары, кайчандыр колхоз путевкасы буенча Идел буйлап сәяхәттә йөргән Александра Игнатьева кебек кыз­лар да бар иде.

— Сөт савып алу буенча быел алда барабыз, — дип куйдылар алар.

Аннары үзләренең тормышлары һәм эшләре турында сөйләделәр. Алардан аерылып китәргә дә өлгермәдем, безнең якка таба салмак кына атлап килүче Шакиров үзе күренде. Озак вакыт күрешми торганнан соң, кабат очрашуга икебез дә бик шат идек.

Ул быел тагын да картая төшкән. Күз төбендәге сызыклар тирәнәеп, гәүдәсе тулыланып киткән.

Хәл-әхвәл белешкәч, колхоздагы үзгәрешләр турында сүз чыкты.

 — Теге урман полосасы янындагы ташлы урынны хәтерлисеңме? — диде Зиннур, минем беләктән алып, һәм без мәйдан тирәли йөреп кит­тек.

Әйе, мин ул участокны яхшы хәтерли идем. Елның-елына иген уңмый торган участок иде ул. Берничә бөртек чәче тырпаеп торган та­ кыр башны хәтерләткән әлеге участокны җәй урталарында яңадан сө­реп, яшел азык өчен үлән чәчә идек. Алай да мантымадык. Ә хәзер, куль­ тураларны дөрес чиратлаштыргач, анда күкрәп бодай үскән.

Бөртекле ашлыкларны сатып алу бәяләрен күтәрү, колхозларга льго­талар бирү, колхозларны авыл хуҗалыгы машиналары белән җитәрлек күләмдә тәэмин итү буенча партиянең март Пленумы эшләгән чаралар турында сөйләшү аеруча кызыклы булды.

— Ашлыкны хуҗалыкта бераз кысып калу теге вакытта ни өчен эш­ләнә иде соң? Фәкать терлекләрне исән-сау кышлатып чыгару, азмы- күпме продукт алуны арттыру өчен генә дияргә мөмкин. Дәүләткә план­нан тыш ашлык саткан өчен, әлбәттә, мактадылар, ләкин аның өчен ба­рыбер артыгын түләмәделәр. Мактау сүзләрен ишетүгә караганда, ар­тык ашлыкны терлекләргә өстәмә фураж итеп бирү берничә тапкыр файдалырак бит. Без, мәсәлән, ел саен дәүләткә унике мең центнерга якын ашлык сатабыз. Хәзер икмәккә бәяләр дә бермә-бер күтәренке диярлек. Уйлашып карашкач, безнең колхозчылар план белән генә чик­ләнеп калмаска булдылар...

Зиннур бу турыда сөйләгәндә, ашлык сатудан кергән артык акчаның хуҗалыкның иң мөһим тармакларында тотылачагын, шуның белән бергә колхозчыларның хезмәтенә түләүнең яхшыртылачагын әйтте. Бик таби­гый: бу нәрсә хезмәт җитештерүчәнлеген, кешеләрнең активлыгын күтә­рүнең мөһим чарасы булачак.

Колхозда машиналар саны да артырга тиеш. 1953 елда алынып, инде күптән эшләү сәләтен югалткан техника урынын яңа ашлык комбайн­нары, төрле маркадагы тракторлар алыштырачак. Соңгы алты-җиде ел эчендә биредә бер генә йөк машинасы да алынмады. Булганнары да, запас частьлар җитмәү сәбәпле, сезонның әйбәт вакытында да эшсез тик торалар иде...

...Зиннур белән очрашу миңа бәйрәм өстенә бәйрәм кебек булды. Без аның белән әле сабан туе ярышларын карап, әле баштан кичкәннәр һәм киләчәккә планнар турында сөйләшә-сөйләшә караңгы төшкәнче диярлек йөрдек...