Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МОРДВА МӘКАЛЬЛӘРЕ

Оста кулда балта да — пәке.

Яхшы ишкәкче барында көймә дулкыннан курыкмый.

Иртән торган — авыз сөртә, соңга калган күз тырмый.

Ялкау ат камчыдан курыкмый.

Күмәк малны күп күз саклый.

Бердәм булган көтүгә бүре бәреп керә алмый.

Кеше авызындагы тешнең сызлаганы сизелми.

Сөтле сыер базарга барып җитмичә кала.

Судтан курыкма, начар судьядан курык.

Таяк телсез, ләкин өйрәтә.

Күмер корымга буялмый.

Сазга илтеп салсаң да алтын барыбер ялтырар.

Сүз сөйләргә яратсаң, кешене дә тыңлый бел.

Кул эшләгәнне тел белән төзәтеп була, тел эшләгәнне — кул төзәтми.

Җырны бергә җырлау яхшы, ә сүзне үзең генә әйт.

Ни тартсаң, шуны илисең.

 Тел белән диңгез кичә, эштә - тамчыдан да курка.

Кайчы кырка, сүз кисә.