Логотип Казан Утлары
Шигърият

Лирика

 

 

 

Лирика

 

Ү рләреңне менгәч, туган ягым,

 Рәшәң белән битем юдың снн,

 Һәрвакытта бергә уртаклаштың,

Уртаклаштың барын-югын снн.

 

Үрләреңне менгәч, туган ягым,

Жилфердәде яшел күлмәгем...

Ни өчендер башка төштә түгел,

Үрләреңдә яшем түгәмен...

 

Үрләреңне менгәч, туган ягым,

 Әкрен дәшеп, мине туктаттың...

Бар җылысын тоеп ятармын күк

Үлгәч тә мин синең туфракның.

 

***

Коенып үскән су буе,

Шылт та итми як-якта...

Яшәргә риза мин монда

Әйләнеп бер яфракка.

 

***

Әбиләрнең иске сандыгында

Намазлык һәм яңа уган кер...

 Анда тарих, анда бер почмакта

Тукай үзе ята, «Туган тел».

 

***

Син мал дисең, мина малың нигә,

Бер кырыйга әнә өй барын...

Иманлының йолдызлары якты,

Сынмасын тик шул нык иманың...

 

***

Җыр язмышы кош язмышы кебек,

Бер тирәдән үтә юллары;

Җыр да кайчак егылып төшә җиргә,

Күтәрелә кайчак югары...

 

***

Ү пкәләгән, үз күршесен тирги карчык:

Безнең йортның алды ачык, арты ачык,

Ләкин минем намусымның капкасы бар,

Туры булсаң, шул капкадан йөре, бар,чык...

 

***

Көтүчеләр тапкан чишмә кебек,

Җырым минем, син дә улаксыз.

Шул чишмә күк син дә тыныч актың,

 Шул чншмә күк син дә гөнаһсыз.

 

***

Язгы офык, карыйм, бар да зәңгәр,

Күзгә димен нәрсә иярсен?

Мин көтәмен, хәзер күренер днмен

 Җир юлдашы — берәр иярчен...

 

***

Мин аларга күнегеп беттем инде.,

Ялганыннан хәзер чыннар күп.

Дугалы ат килеп чыгар төсле,

Җиз кыңгырау кинәт чыңлар күк.

 

***

Бала чакта әнкәй белән икәү

 Ерак кырда урак урганда,

Лев Толстой кебек картны күреп,

Керми идем куркып урманга.

 

Хәзер дә мин барып чыгам, урман

Элеккечә шаулый, тавышлый,

Ул мәһабәт, ләкин нидер җитми,

Җитми төсле нәкь шул «Толстой».

 

К ө т ү ч е л ә р

 

Көтүчеләр... Дөнья көтүчеләр...

Кырда алар яздан көзгәчә...

Чоры башка... нинди көтүче син

 Хыялларың өстә йөзмәсә...

Көтүчеләр кырда... Аларга да

Өстәмә бер яңа эш чыкты:

Көне буе көтүеңне кара.

Күзәт җирне, күзәт бушлыкны.

 

Кайтыр вакыт җитә, күзәтәләр:

Кайсы сыер алдан юл башлар?

Кайта көтү, көтүләргә безнең

 Күрсәтеп оча «юлдашлар».

 

***

Йөрдем белгән таныш урманымда,

Ышанычлы, сине ул саклар...

Шул ук урман, шул ук тынлык дисең...

Тик усаклар, ләкин усаклар...

 

Имәннәре... имәннәр дә шул ук,

Шатлыгыннан сине кочаклар...

Шул ук кош-корт, җәнлекләре дә шул,

Тик усаклар, ләкин усаклар...

 

Бүтәннәргә ияргән дә киткән

Монда үскән ап-ак шомыртлар,

Алар күптән загс залларында...

Эх, шул яшьлек, сүнмәс шул утлар...


***

Кич, Идел... Пароход ашыкмый,

Мичкәләр, капчыклар өйгәннәр...

Кемнәрдер су керә... юк,алар

 Кайчандыр без кискән имәннәр..

 

Бер полк атлылар йөзә күк.

Әйтерсең командир — читтә төп...

Пароход шикләнә, борыла,

Үтәбез тын гына читләтеп...

 

Артымда кычкырган тавышлар...

Аларны төпкә мин батырган...

Кич, Идел... Калкалар әкренләп,

Калкалар тирәннән батырлар...

 

***

 

Напалеонны куган, өенә

Кайткан солдат, күнел шат та соң...

Кайткан исән, тирәк утырткан:

 Йортын аның уттан сакласын.

 

Солдат — вафат... Тирәк — картайган,

Каныгалар аңа яшеннәр...

Тирәк тирәсендә солдатның

Оныклары инде яшиләр.

 

Олыларда курку, борчылу;

Үгетләп тә кара, тиргәп тә,

Үч иткәндәй яшен вакытында

 Бала-чага җыела тирәккә.

 

Куышына аның керәләр,

Коя яңгыр, тирәк чылана.

Юк, чыкмыйлар, шунда тирәкне

Әйләндерсен давыл чырага.

 

 

Елганың борылган төшендә...

Г. Халитка.

 

Елганың борылган төшендә,

Бик хәтәр төшендә елганың

Тал тора, таза бер тал тора,

Еламый, көтмә син елавын...

 

Ташыган язгы су, бозлары

Шул талга бәрелгән, сугылган,

Зур бозлар кысканнар — иңрәгән.

Кайчакта җиргәчә сыгылган.

 

Җилкәсе суелган, күп түзгән

Калын, киң җилкәсе яралы,

Яшәгән шушында, үстергән

 Шушы җир һәм шушы яр аны.

 

Тамырда төрле чүп, тамырлар

Ачылган, яфракка ярлы ул...

Күпме ел бер үзе саклаган,

Саклаган куркыныч ярны ул.

 

Елганың борылган төшендә,

Тугайда чәчәкләр — сабыйлар

Ишәя яз саен, тик талга

Нигәдер бер күз дә салмыйлар.

 

 

К ы р г ы й

 

Авылдан читтә алмагач

Үсә ялгыз, кыргый ул...

Язны да каршылый ялгыз,

Чәчәк ата, кормый ул.

 

Буранда чаңгычы яшь кыз

Калган кебек адашып,

Туңмасын, чакыр авылга,

Коткар үзен, ал дәшеп...

 

Төскә дә урта, уртача,

Буйга артык үсми ул...

 Ялынам безгә күчәргә,

Ялынсам да күчми ул.

 

Авылда күп алар, бик күп,

Тарта ләкин кыр мине.

Үзем дә белмим ни өчен

Яратам шул «кыргый» ны.

 

«Крестьян йөрәге»

 

«Крестьян йөрәге» дип анны

Атаганнар, күптән аталган...

Борчулы кыр... хәсрәт кенә анда...

Ишеткәнем шулар атамнан...

 

Анда кемдер ятып елаган, ди.

Аты үлгәч, атын, йөгәнен

Камытлары белән бергә күмгән,

Күмгән, диләр; үзенең йөрәген.

 

Ул калку кыр һаман сулап тора,

Мин тыңларга аны кызыгам...

Карабодай чәчәкләре көйгән

 Күкрәгеннән типкән кызудан...

 

Анда тагын кемнәр еламаган...

Икмәгеңнең юкмы артыгы?

Эш эзләп тә... күбрәк сугышларга

 Киткәннәр шул йөрәк аркылы...

 

Ул һәрвакыт калкып, сулап тора,

 Беләм аны кече яшемнән...

«Крестьян йөрәге»ндә уйный,

Җәй буена уйный яшеннәр.

 

Җил дә ярган, су да ярган аны,

Үткән-сүткән каты бәрелгән...

Миңа газиз, мин бит өзелеп төшкән

Шул йөрәктән, шул бер бәгырьдән.

 

Бер тауда ун чишмә...

 

Бер тауда ун чишмә,

Унысы ун төстә,

Югыйсә бер үк тау,

Югыйсә бер үк җир,

юлы бер...

 

Бер тауда ун чишмә,

Тынмыйлар бер кич тә,

 Чәчәкле җәй әле,

Атлы һәм җәяүле

юлыгыр...

 

Бер тауда ун чишмә,

Унысы ун төстә:

Берсе тиз болгана,

Берсе тиз моңлана,

ком-ташта...

 

Бер тауда ун чишмә,

Юлларын син кисмә,

Агышы ун төрле,

Тавышы ун төрле,

 моң башка.

 

Бер тауда ун чишмә,

Ун яшь кыз — ун төштә,

Сөйләшеп туймыйлар,

 Туй диләр, туй диләр

чибәрләр...

 

Бер тауда ун чишмә,

Сереңне син чишмә,

 Сереңне чибәрләр

 Дөньяга сибәрләр,

сибәрләр...

 

***

Тәрәзәләр ачып бер сызгырдым,

Чапкан печәннәрем кипсен дип,

 Пакусларым буйлап сагышларым

 Сезнең якка таба китсен дип.

 

Тәрәзәләр ачып бер сызгырдым,

Сагышымнан җилләр купсын дип,

Тал бөгелгән саен искә төшер,

Минем кебек син дә юксын дип.

 

Әптери

 

Ул чабата ясап көн үткәрде,

Һөнәре шул, һөнәр ярата...

Мич башында, сәкедә һәм чөйдә,

 Аягында аның чабата.

 

Кешеләргә тугызлыдан үрде,

Үзе өчен ярар җиделе.

Кулы җиңел, чабатасы җиңел,

Ә тормышның кайда җиңеле?

 

Җырладылар кызлар: Әптеринең

Өе тулы юкә-курыпса.

Без чабата киеп йөрмәс идеек

Әптерине әгәр җир упса...

 

Базар көнне җиде баласын ул

 Уятырга кыймый аптырый...

Бер рәт итеп, балаларын тезеп,

Чабаталар сата Әптери.

 

Акчасына бөтен күмәч алыр,

Базар аны әллә күрмәсме,

Сынап карар, таралырмы токым:

Тәгәрәтер чаттан күмәчне.

 

Яшел чирәм буйлап очар күмәч,

 Очар күмәч җирдән туп кебек.

Үзе дә тук, ее дә тук гүя,

Бетен дөнья аңа тук кебек...

 

Шатлыгыннан тавышы урам ярыр,

 Балалары чибәр, көләчләр,

Балалары аның әйтерсең лә

Мичтән генә чыккан күмәчләр.

 

Болай гына яздым, сүз булсын дип,

Базардан соң сөйләп куярлык.

Балалары... Әптери соң үзе

Үлгәч хәтта сөяп куярлык.

 

***

Әй, мәктәбем, очкан оям минем,

 Үз оясын һәрбер кош табар...

Бик ерактан күренсен дип, үргә

Юри салган сине осталар...

 

Озак уйлап бер сүз әйткән алар:

Монда укыр кеше, бел шуны;

Дүрт ягыңда — дүрт олы юл әнә,

Дүртесе дә булыр борчулы...

 

Дүрт ягында — дүрт озын юл ята,

Тәрәзәләр синең томанлы;

Кайчан гына кайтмыйм, үрдән миңа

 Шул сагышлы күзләр төбәлде.

 

 

Мулланур

 

Казан  чите, таңда Казан чите,

 Таш стена, ап-ак стена.

Таш стена түгел, истәлекләр

Ишелә күк минем өстемә.

Ак стена, салкын таш стена,

Я ул бер дә дәшми, я — дәшә.

Күрәм узган юлны.

Күрәм Мулланурны

Ленин белән бергә, янәшә.

 

Мулланурны аткан мылтык тавышы

Стенада калган, монда ул.

Ак стена, таш стена салкын,

Йөрәкләрдә безнең Мулланур.

Ак стена, салкын таш стена,

Я ул бер дә дәшми, я — дәшә.

Күрәм узган юлны,

Күрәм Мулланурны

Ленин белән бергә, янәшә.

 

Беренче тау

 

Беренче тау...

Анда ятмый томан,

 Үз вакытында шаулый яз анда.

Беренче тау

 Беләсеңме кайда?

Без яшәгән данлы Казанда.

 

Беренче тау...

Җирдә беренче тау...

Торган чакта дөнья уйланып,

Караган шул таудан Идел аша,

Караган яшь, батыр Ульянов.

Беренче тау...

Таулар биек, текә,

Ул менмәгән таулар юк алар...

Беренче тау...

Ульяновны көтә,

Көтә анда тын, карт юкәләр.

 

Беренче тау...

 Анда ятмый томан,

Үз вакытында шаулый яз анда.

Беренче тау

Беләсеңме кайда?

Без яшәгән данлы Казанда.

 

 

***

Туган якта һәр тал җырлый

 Үз-үзенә, тын гына...

Җырлый һәр тал, җитә эңгер

 Тынмый алар, төн була...

 

Туган якта һәр тал җырлый,

Иркен монда һәр талга...

Җырлый һәр тал, батырлыкның

 Билгесе күк һәр тамга...

 

Туган якта һәр тал җырлый,

 Җырлый ярга нык басып;

Монда бар да үз дигәнчә,

Монда һәр тал Некрасов.