Леонид Топчий шигырьләре

Берәүгә дә әйтмим

 

Үзем өчен таш-пулатлар кормыйм,

Торам гади — исләр китмәле.

Берәүгә дә әйтмим,

Сөйләп тормыйм

Бәхетем минем кайда икәнне.

 

Сорашыгыз моны

Сез алардан:

Киптерелгән сазлык-сайлардан,

Агачлары ауган тайгалардан,

Шартлатылган

Биек таулардан...

 

Шаулап иген үсә ул сазлыкта,

Шәһәр тора тайга түрендә,

Нинди матур, тауда елан сыман

Бормаланып юллар күренә!

 

Шәһәр әйбәт, игеннәр дә бик шәп,

Мул җыярбыз уңыш-икмәкне.

Берәүгә дә әйтмим,

Тормыйм сөйләп

Минем бәхет нидә икәнне.

 

 

Ә н и г ә

 

Мәрхәмәтле, изге, карт аннам,

Бераз ела инде еласаң...

Ансат түгел иде кайтканда

Юлым минем туган якларга.

 

Инде яшьнәп торган чагым түгел,

Төсем хәтта түгел танырлык,

Элеккедәй ләкин, сулмый күңел.

Чәчәк ата, гел таң калырлык.

 

Сорашма син канда булганны,

Ниләр күреп, ниләр кылганны.

Нинди генә гомер кичмәдем —

Сиңа, әнкәй, рәхмәт хисләрем.

 

Үкенмә син, оныт кайгыларны,

Ялгыз үтте димә шәп чаклар.

Соң уллары бит рус аналарның

 Алмаш белми торган солдатлар.

 

***

Ирештек ди без бар теләкләргә,

Тормыш итү җиңел инде ди,

Җан башына күпме кирәккәнчә

Сөт һәм ит тә туры килде ди.

 

Димәк, безгә бакчаларга кереп,

Алма төпләрендә ятарга,

Көн үткәреп пенсионерлар кебек,

Гамьсез яшәп, ләчтит сатарга.

 

Юк! Җир ул — җир, охшаш түгел

күккә,

Тыныч яшәү аңа кул түгел,

Ашау өчен генә яши икән

Әле бит чын кеше ул түгел.

 

Елга булып акканда да сөтләр

Гамьсезлек юк, төшен син шуңа.

Әй, кадерле кешем, сине көтә

Ул чакта да бик күп борчулар.

 

Кешеләрнең алтын хыялы?

 

Көннәр үтеп елга әйләнәләр,

Әйләнәләр еллар гасырга.

Картаялар халыклар һәм илләр,

Картаймыйсың тик син асылда.

 

Гел яшь, буыннардан буыннарга

Күчәсең син гизеп дөньяны,

Азатлык һәм хаклык турындагы

Кешеләрнең алтын хыялы.

 

Тартасың син үзеңә мавыктырып,

Көчсезләргә хәтта рух биреп,

Кешене кара язмышыннан йолып,

Әйттермәскә кабат кол диеп.

 

Көрәшләргә өндәп, ачып таңны,

Күрсәтәсең яңа дөньяны,

Азатлык һәм хаклык турындагы

Кешеләрнең алтын хыялы.

 

***

Кыланудан мин бер кызык тапмыйм,

Кол итәрлек җырлар язмадым.

Шигырьләрдә прозаны яклыйм,

— Гади сүзләр минем язганым.

 

Талантымны бирәм тик тормышка,

Шатлык, сагыш бүлешәм мин аңар.

Кирәк түгел мактау һәм алкышлар,

Була бирсен түбән гонорар.

 

Тел тыймадым микән кирәгендә,

Адаштыммы юллар кичкәндә?

Тик гомеремнең күп еллары белән

Түләдем мнн борчу, шикләргә.

 

Һаман сөйдем ләкин якты таңны,

Хыялландым аяз көн көтеп, Нинди әйбәт әгәр шагыйрь җаны

Саф һәм ачык булса көн кебек.

 

***

Печән исе,

Чәчәк исе аңкый!..

Төн.

Диңгездә көмеш тамчылар

Чәчрәп балкый.

Элек шулай иде,

Ә хәзер бер сихри төш сыман,

Гаҗәп әкият сыман барсы да.

Бер тына, бер ташып күтәрелә

Безнең хисләр кинәт ярсый да.

Юк, борчымый мине инде сөю,

Ниндидер бер башка тойгылар.

Сөюдән дә өстен,

Нәфис хисләр

Йөрәгемдә минем уйныйлар.

Нури АРСЛАНОВ тәрҗемәләре

 

Реклама