Әхәт Гайнуллин

Әхәт Гайнуллин

Буа районы Аксу авылында 1929 елда тудым. Арыш басуларында тук башаклар тавышын тыңлап, тормыш матурлысына сокланып үсәр чакта Ватан сугышы башланып киткәнлектән, тормышның әчесен дә, төчесен дә бик яшьләй татырга туры килде. Без, сабыйлар, фронт өчен, җиңү өчен үз өлешебезне кертеп, унөч яшьтән сабанга йөрдек һәм печән чаптык. Ә сугыштан соң, су­гыш җәрәхәтләреэлекке матурлыгын югалткан шә­һәрләр, йөрәгендә дәрте, беләгендә көче булган һәрбер кешене үзләренә чакырдылар. Минем дә шул төркемдә буласым килде.

1954 елда, армиядән соң, чирәм җирләрдә һәм Себер төзелешләрендә эшләдем.

Яңа цехлар, корпуслар, йортлар төзүнең төзүче кешегә үзенең бер шигъри ма­турлыгы бар. Әле кичә генә син салган яңа йортның ишекләрен бүген инде шатланган кешеләр—квартира хуҗалары ачала. Күңелдә җыр туа! Ул җырларрның көчәйгәннән-көчәя барып, тышка, киң мәйданга чыгасы килә башлый. Мин тик шуны уйлыйм: ул җыртөзүченең шатлыгын да уртаклашсын, кайгысын да таратсын, йөрәгенә җылы бирә алсын, канатландырсын, кыскасы, төзүченең үзе кебек була алсын иде.

Хәзер дә төзүче булып эшлим һәм республика урта мәктәбендә (читтән торып) укыйм.

 

Йөрәкләр сөйләшкәндә

 

Күрергә сине ашкынып,

Талпынып типкәч йөрәк,

Аз сүзле диеп, урынсыз

Үпкәләү нигә кирәк?

 

Тынлыкка чумган бу кичтә

Җаннарың эри бергә,

Ишетәм хәтта чирәмнең

Тамыр җәйгәнен җирдә.

 

Талпынып сиңа ашкынган

Көннәрем сирәкмени...

Йөрәкләр үзе сөйләшкәч,

Сүзләрнең кирәге ни?

 

Флаг

 

Сез бит монда беренче кат әле,

Гаҗәпләнгән кеше кебек бер:

Күрәсез дә флаг җилфердәвен,

Бәйрәм микән бүген, дисездер...

 

Гаҗәпләнү, белмим, кирәк микән,

Ә шулай да менә кранга

Төзүчегә аны ни өчендер

Кирәк булган элеп куярга.

 

Машиналар чаба,

Кирпеч килә

Асфальт җәйгән озын юллардан;

Үсә бара шулай яңа йортлар

Исемнәрен көткән урамнар.          

 

Кар кызы

Ап-ак кардан киенеп таш салабыз...

Ташчы кызга карыйм, эндәшмим,—

Нинди чибәр!

Керфек очларына

Карлар куна. Кунсын, көнләшмим.

 

Охшаган ул сылу Кар кызына,

Татар кызы, минем якташым,

Татьянасы төсле ул Пушкинның,

Ул Алсуы төсле Такташның.

 

Көләч йөзе, ачык елмаюы...

Карашлары якты ут мәллә?

Ник гаҗәпкә калдым егет булып,

Кызларны соң күргән юк мәллә?

 

Азмы күзләр!

Әмма күргәнем юк

Беркайчан да мондый күзләрне! —

Уйларымны минем белгән кебек

Алсуланып китте йөзләре.

 

Романтикның исе китәмени,—

Салкын җилгә, кышкы буранга.

Эшләр беткәч, җәяү, икәү генә

Без атлыйбыз бергә урамнан.

 

Йөрәгемдә бетмәс җылы хисләр,

Әйтер сүзләр аңа, бар да бар.

 Гашыйк булып күктән җир кызына

 Талгын гына ява ап-ак кар.

 

Учак

 

Кышкы суык үзәкләргә үтә:

Без эшлибез ачык һавада,

Кирәклеген үзенең белгән кебек

Учак яна төзелеш барганда.

 

Вакыт-вакыт килеп төзүчеләр

Җылыталар туңган кулларын...

Этаж арты этаж күтәрелә

Болытларны этеп югары.

 

Мин учакка карап уйга калам:

Йөрәк утың өстәп эшеңә.

Җырың белән учак булсаң икән,

Җылы бирер өчен кешегә.

 

Хәлләрең белсәм икән

 

Хәлләрең белсәм икән лә,

Төшләремә керәсең:

Юллар озын, туңгансыңдыр.

Гел тауларга менәсең.

Тау түбәсе киртләч-киртләч,

 Болыт микән, кар микән...

Сагынып язган хатларымның

 Җылылыгы бар микән?

 

Салкыннарда йөри-иөри

Керфегең бәсләнгәндер.

Абау, җаным, бәс түгелдер,

 Күзләрең яшьләнгәндер...

 

Әйт дускаем, нилектән бу —

Шатлыктанмы яшь чыга?

Керсез күңелем, тугры бул син,

Әйдә юрыйк яхшыга.

 

Реклама