«ХӘСРӘТ ДӘРЬЯСЫ»НЫҢ ТАТАРЧАСЫ ҺӘМ ТӘРҖЕМӘ ПРАКТИКАБЫЗ ТУРЫНДА

 

Матбугат битләрендә әдәби тәрҗемә хакында мәкаләләр басылмады дип әйтеп бул­мый. Заманында И. Гази, С. Әдһәмова, мәрхүм М. Максуд, үзләренең күп еллык иҗат тәҗрибәләре белән уртаклашып, тирән эчтәлекле бер­ничә мәкалә бастырганнар иде.

Ләкин ул мәкаләләр басылган­нан соң да ун еллап вакыт узды инде, һәм бездә байтак кына та­лантлы яңа тәрҗемәчеләр үсеп чык­ты. Н. Фәттах, Я Халитов, К. Миңлебаев, С. Сабиров, Р Гайнанов һәм башкалар әдәби тәрҗемә прак­тикасына яңа эзләнүләр, яңа алым­нар алып килделәр. Димәк, эшлән­гән эшебезгә берникадәр йомгак ясарга да вакыт җитте шикелле. Бу мәкаләдә мин, Кыям Миңлебаевның «Угрюм река»ны тәрҗемә иткәндәге эзләнү алымнарына тукталып, әдә­би тәрҗемә принциплары турында­гы кайбер фикерләрем белән уртак­лашмакчы булам.

Вячеслав Шишковның «Хәсрәт дәрьясы»— киң сулышлы әсәр, капитализм дәверендә Россия ха­лыклары кичергән газаплы авыр тормышны гаять зур колач белән сурәтләп биргән эпопея. Капитал дөньясының ерткыч табигатен автор бүре белән бер бүлмәдә яшәүче Прохор Громов образында сурәтли. Прохор сөйгәнен атып үтерә, мең бәладән коткарып калган иң якын дусты Ибраһимга нахак бәла ягып, аны сөргенгә озаттыра, хатыны Ни­наны чәч пәкесе белән суярга керә, бер гаепсез эшчеләрне патша сол­датларыннан аттыра. Бу әсәрдә үтерү-сую бар, байлык, алтын тудыр­ган комсызлык, азгын, тук тормыш бар. Монда кырыс тайга, катлаулы язмышлар, җан тетрәнүләре бар, шуларның барысын бер төбәккә җыйган тормыш — хәсрәт дәрьясы бар. В Шишков Россия капиталы тудырган мәрхәмәтсезлекне, аяусыз вәхшилекне кискен һәм усал тел белән — халыкның киң катлавын­нан килә торган образлы, җанлы, дәһшәтле, — әгәр шулай әйтергә яраса — хәтта беркадәр дорфарак тел белән хикәяли.

К. Миңлебаев оригиналның әнә шул үзенчәлекләрен, тәэсир итү кө­чен татар укучысына ничек җитке­рә алган?

Тәрҗемә мәсьәләләренә багыш­ланган бер мәкаләсендә күренекле рус язучысы һәм тәрҗемәче Нико­лай Чуковский болай дип язган иде: «Әгәр син тәрҗемә итә торган әсәрнең авторы яшен яшьнәү күре­нешен укучының котын алырлык итеп сурәтли икән, син дә аны шу­лай сурәтлә, синең укучыңның да коты алынырлык булсын — бары тик шуның белән генә синең тәржемәңнең никадәр уңышлы икәнен бәяләп була» .

«Хәсрәт дәрьясы»нда Петр Гро­мовның җиргә күмелгән хәзинәне эзләп табу күренешен искә төшере­гез. Караңгы бер төндә, сибәләп яу­ган яңгыр астында, эт ияртеп, ку­лына фонарь тотып, Громов төпсез тайгага чума.

«...Ул әрәмәле чокырга төште, шаулап аккан су аша аргы якка чыкты. Монда сукмак юк иде. Юл авырлашты. Әрәмәлекне үткәндә, Петр кайсы якка барырга кирәк­лекне, бүре шикелле, сиземләп бел­де. Ул. караңгыда корыган чыбык- чабыкларны шатыр-шотыр сындыра-сындыра, турыга кыеп чыкты. Аның башы үтә тиз эшли, фикер­ләре гаҗәп кызу агыла. Әле гәүдәсе үсеп, җилкәсе киңәеп киткән кебек була, шул чагында аның күз алды­на бай тормыш килеп баса: төшендә дә күрмәгән иркенлектә бөтен дөньяны шаккатырып яшәр иде, аны олылап быргы кычкыртырлар, чаң сугарлар иде. Әле хыялы төпсез упкынга төшеп китә: «сихерле сы­зык кебек булып йортны урап алган шул утыртма коймадан гомеремдә дә котыласым юк икән, раббем»,— дип уйлап ала да гәүдәсе янә бөре­шеп, кечерәеп кала...» (Беренче ки­тап, 11—12 битләр.)

 Бу өзектән, бик төпченеп тикшер­сәң, төзәтеп җибәрердәй берничә урынны табып була. Ләкин хикмәт анда түгел. Әсәрнең русчадагы хис бөтенлеге, драматик киеренкелек, Громовның комсызланып алтын эз­ләгәндәге кичерешләре төгәл сүзләр белән, аһәңле, тигез агышлы әйбәт тел белән тәрҗемә ителгән. «Хәсрәт дәрьясы»ннан мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Эшчеләр ба­рагындагы хәерчелек, исереклек, зур бәйрәмнәрдәге шашкын типте­ рү; тайгадагы йөрәк яргыч пожар; Нижний Новгородтагы ярминкә һәм жуликлар тарафыннан таланган Прохор; аюлар үкерүе, еланнар сызгыруы һәм байгыш уфылдаула­ ры белән күңелгә шом сала торган тайга төннәре, бер пот алтын юган саен гөрселдәтеп аткан туплар — болар барысы русчадагы эмоциональлеген,тормышчан кырыслы­гын саклап тәрҗемә ителгәннәр.

Ләкин осталыкның чиге юк, ди­ләр. Әнә шул ноктадан караган чак­та, бер К. Миңлебаев өчен генә тү­гел, тәрҗемәгә азмы-күпме кагы­лышлы булган барыбыз өчен дә уй­ланырга тиешле кайбер нәрсәләр бар.

Зур елгалар һаман бертөсле генә акмыйлар. Аларның шаулап, баш түбән ташланган шарлавыклары, уймакланып бөтерелгән чоңгылла­ры булган кебек, бөтенләй тынып, уйга талып утырган камышлы ту­гайлары да була. Зур язучыларның әсәрләрендә дә, вакыйга барышына, кешеләрнең характерына, темпера­ментына карап, әсәрнең агымы үзгәрә. Зур художникларның, бәлки, зурлыгы да шундадыр, алар тор­мыш агымына, үсеш-үзгәрешләргә гаять дәрәҗәдә сизгер булалар. Шишковның сурәтләү алымы — чир­кәс Ибраһимны тасвирлаганда уй­наклап торган җиңел; «мерикан немчурасы» мистер Кукның үз-үзен тотышын биргәндә гротескыга ка­дәр менеп җиткән саркастик ачы көлү; Громовларны сурәтләгәндә — имәннән юнып ясалгандай авыр һәм саллы. Хәер, Прохор Громовны су­рәтләгән чакта да стиль үзгәрә.

Үсмер Громов, саф күңелле, бер катлы Прохор, кояш нурларына, урман авазларына сөенә белә. Бу урында аның хисләре Себер тайга­сының легендалары, хәсрәт дәрья­сы өстенә сибелгән тәңкә-тәңкә ай нурлары белән үрелә, төнге пышыл­ даулар белән тулып яши. «Сары шайтан» котырыгына бирелгән Прохорның исә күзләре ут булып яна, эшчеләрнең аһ-зарына, хәсрәтле са­гышына аның исе дә китми. Бәйдә­ге бүре дә, ул да кеше хәсрәтенә тешләрен шакылдатып кына җавап бирәләр.

Әсәрнең лирик-романтик агымын, табигать авазларыннан һәм үсмер Прохорның күңел сафлыгыннан кил­гән урыннарны К. Миңлебаев русча­дагы тәэсире белән үк тәрҗемә итә. Ерткыч Прохорга бәйле кырыссаллы, авыр картиналар да аңа әйбәт буйсыналар. Ә менә югары җәмгыять даирәләрен сурәтләгән бүлекләрдә әсәрнең эмоциональлеге русчасындагы кебек көчле яңгыра­мый. Башка урыннарда нык куллы, үткен сүзле тәрҗемәче бу урында, ягъни югаргы җәмгыять кешеләре алдында, гүяки, каушап кала. Гро­мов резиденциясендәге юбилей тан­танасын алыйк. Шишков монда, ми­немчә, бер хакыйкатьне бик нык истә тоткан: Громов алтыны тирә­сенә җыелган ак сөяк генераллар, губерна түрәләре, үзләрен дөнья­ның тоткасы дип санаган хаким кешеләр «югаргы штильдә», «благо­родный манерларда» сөйләшәләр.

Әмма эшләгән эшләренә, кылган га­мәлләренә караганда — алар бер тиен торгысыз буш куыклар, түбән җанлы, әдәпсез һәм тотнаксыз шар­латаннар булып калалар. Әнә шул капма-каршы ике төшенчәнең бергә кушылуыннан комедия туа.

 «Чести быть приглашенным удо­стоился и Илья Петрович Соха­тых»,— дип яза Шишков. Игътибар беләнрәк укысаң, кыска гына шушы бер жөмләдә дә зур мәгънә бар: автор үзенең хикәяләү алымын әле­ге югаргы катлауның парадча куп­шылыгына, тантаналы манерларына якынлаштыра Татарчасындагы: «Илья Петрович Сохатыхны да ча­кырганнар иде», — дигән җөмлә исә әлеге нәзәкәтле даирәнең кыла­нышыннан, салон теленнән ерак­лаша, бөтенләй гадиләшеп китә. Әсәрнең эчке агышындагы чак сизе­лердәй нечкәлекләр турында сүз башлаганбыз икән, ахыргача әйтеп бетерик инде. «Хәсрәт дәрьясы»ның икенче китабында Прохор Громов­ның акылдай шашуын сурәтләгән картина бар. Кайдадыр Прохор кабинеты белән янәшә Питер һәм Мәскәү коммерсантлары, алтын промышленниклары Громовның приискаларын алу турында киңәш­мә үткәрәләр. Акылына зәгыйфьлек килгән Прохор да үз манарасында «киңәшмә» җыйган. Шкаф артла­рыннан, идән асларыннан аның яны­на коммерсантлар җыела; Прохорның исәр акылы чын киңәшмәдә катнашучыларның өрәкләре белән сөйләшә. Шул ук вакытта аның ко­лагы урамда, күрше бүлмәдә ише­телгән реаль авазларны да тотып ала. Тик ул реаль авазлар инде тормыштагыча кискен, дорфа булып түгел, исәрнең тоныкланган аңында йомшартылып, ничектер, серле бу­лып, томан эченнән ишетеләләр.

«...Звякнуло-брякнуло колечко» — диелгән русчасында (561 бит). Тәрҗемәче аны «...келә шакылдады» дип биргән.

Оригиналдагы «колечко» һәм «звякнуло-брякнуло» сүзләрендәге авазлар уйнатылуы шактый йом­шак, серле булып, безне әллә кай­чангы саф күңелле үсмер Прохор белән тоташтыралар; ә «келә ша­кылдады» бик коры, гади, табигый аваз булганга, тойгыларны еракка алып китә алмый.

Һәр телнең аңа гына хас үзенчә­лекләре була. Татар теленең бик нык үскән көчле якларыннан бер­се— ярдәмче фигыльләр. Татар те­ленең нечкәлекләрен озак еллар өй­рәнгән тел галиме Фазыл Фасеев безнең телдә сүзләр унөч фигыльгә хәтле янәшә килә алуын һәм моның бик табигый хәл булуын исбат иткән иде. Тәржемә практикасында гаять мөһим бу фактны без кай­вакыт истән чыгарабыз, шуңа күрә тәрҗемәдә телебезнең табигый агы­лышы, тәэсир итү көче кими. Тор­мыштан бер мисал китерәм. «Сук­ты» фигылен алыйк. Бу әле гамәл­ нең тынычрак башкарылуын бел­дерә. «Сугып җибәрде» булса, га­мәл инде көчәя төшә «Сугып торып җибәрде» — гамәлнең зурлыгын бө­тен кискенлеге белән күз алдына бастыра.

Кыям Миңлебаев тәрҗемәсендә фигыльләр куллану, заманнар бе­лән эш итү, нигездә, уңышлы баш­карылган. «Петрның йөрәге каты гына бер тибеп алды да рәхәт кенә кысылып куйды, аннары тук-тук итеп, ашыгып-ашыгып тибәргә то­тынды: менә көткән вакыт җитте, әтисе аны череп чыккан бай итә». (Беренче китап, 9 бит.) Фигыльләр бу өзектә бик жанлы урнашканнар. «Йөрәге каты гына бер тибеп алды», «рәхәт кенә кысылып кунды» һәм, ниһаять, бер-бер артлы, янәшә, шаулап килгән берничә фигыль — «тук-тук итеп, ашыгып-ашыгып ти­ бәргә тотынды». Ә бит русчасында соңгы буын, ягъни янәшә килгән биш фигыль «быстро забилось» дип кенә әйтелгән. Русчада «ашкынып тибү»не бирү өчен шул ике фигыль­дән башка берни кирәкми. Әгәр тәр­җемәче моны, сүз арттырудан кур­кып, бер тиенгә бер тиен рәвешендә «каты типте» дип кенә алган булса, русчадагы тәэсир бөтенләй югалып калган булыр иде. Русчада бу өзек­нең соңгы җөмләләренә игътибар итик: «Наконец-то родитель в одно­ часье сделает сына богачом». Тәр­җемәче «наконец-то»ны ниһаять дип алмаган, «көткән вакыт җитте» ди­гән. Һәм әнә шул «көткән вакыт җитте»гә «одночасье» да бик әйбәт кереп урнашкан. «Сделает богачом»ны «бай итә» дип кенә калдыр­ маган, «череп чыккан бай итә» дип алып, бик дөрес эшләгән. Югыйсә укыганда авыз тулып җитмәс, ори­гиналда бик нык басым ясалган «богачом»ны без сизмичәрәк узып китәр идек.

Тәрҗемә ителә торган әсәрләр­ дә авторның үз хикәяләвең бирүдә безнең уңышларыбыз байтак. Өл­кән буын тәрҗемәчеләрдән А. Ша­мов, М. Әмир, И. Гази, Ф. Хөсни, Ә. Еники, Ш. Маннурның бай тәҗ­рибәләрен бүгенге тәрҗемәчеләре­ без өйрәнеп кенә калмадылар, Я.Халитов, Н, Фәттах, К. Миңле- баев иптәшләр бу өлкәдә оригинал рухын бирү ягыннан кысан-тыгызлыкка, оригиналдан читкә китмичә, «вакламыйча» эшләүгә кадәр үсте­ләр. Бу хакта әллә ни бәхәс куер­тып торуның кирәге юк. Ә менә пер­сонаж телен, диалогларны биргән чакта бергәләп эшлисе, бергәләп ки­ңәшәсе байтак нәрсәләр бар әле.

Аның беренчесе — рус әдәбияты­на килеп кергән төрле милләт вә­ килләренең сөйләме. «Хәсрәт дәрьясы»нда чиркәс  Ибраһим сөйләвен тәрҗемәче аның үз телендәге эле­ментларны катнаштырып, дөрес эш­ләгән.

— «Тфү, мылтыкка! Хәнҗәр сау болсун, шундан якын дост юк!..— дип сөйләнә-сөйләнә, чиркәс хән­җәрен ялт-йолт уйнатты. — Капказ, төн уртасы, өйгә таба кайтам... Тау арасы, урман, ай. Күрәм — йолда ак кеше. Айтам китми, кычкырам — китми, тагы кычкырам — китми бит. Винтовканы салдым, атып җи­ бәрдем — һич кузгалмады... Хән­җәрне авызга кабдым, киттим шу­лай шуышыб. Барыб җиттим, кизенеб торыб кададым! Карыйм—ул кибереге элген катыннар күлмеги икен. Цых!» (Беренче китап, 7 бит.)

Кыям Миңлебаевның, иренмичә болкарлар телен өйрәнеп, шуны чиркәс Ибраһим теленә китереп кертүен, минемчә, тәрҗемәченең ан­сат юлдан китмәве, эзләнүе дип ка­рарга кирәктер. Ләкин бу барлык тәрҗемәләр өчен бердәй яраклы, бердән-бер котылу юлымы? Ә менә Степан Злобинның «Салават Юлаев» романын татарчага тәрҗемә ит­кәндә нишләргә тиеш булабыз?

Ярый ла, «Хәсрәт дәрьясы»нда чир­кәснең сүзләре ул хәтле үк күп урын алмый. Злобин китабында Са­лават бит төп герой һәм аның сүз­ләре, китапның яртысын ук булмаса да, һәрхәлдә өчтән бер өлешен тәшкил итәләр. Бу очракта әлеге юл белән китсәк, тәрҗемә китабы­быз ярым татарча, ярым башкортча булып чыга түгелме соң?

Әйе, тәрҗемә өлкәсендә уйлана­сы, бергәләп хәл итәсе проблемалар байтак әле. «Тын Дон» романында Дон буе казакларына гына хас бул­ ган бик күп шивә сүзләр бар. Та­тар телендә дә әдәби тел норма­ларыннан читкә киткән шивә сүзләр аз түгел. Урынчылык сөйләменең тәрҗемәчеләрне иң нык мавыктырганы — мишәр шивәсе. Ләкин бу юлдан китсәң, Дон казагына мишәр түбәтәе кидертү булып чыгар иде.

Персонажлар телен, диалогларны бирү татар тәрҗемәчесе өчен генә түгел, милли телләрдән тәрҗемә итүче рус тәрҗемәчеләре өчен дә хәзергә теш үтми торган каты чик­ләвек булып кала бирә. Менә шуңа күрә дә Г. Бәшировның «Намус»ы, Ф. Хөсни, Ә. Еники, И. Гази әсәр­ләре русча тәрҗемәдә оригиналдан төссезрәк булып чыгалар. «Хәсрәт дәрьясы»нда бик күп төрле типлар һәм аларның үзләренә генә хас, индивидуаль телләре бар. Ярым мужиктан күтәрелгән Прохор телен «патша җинаятьчесе» укы­мышлы Шапошников теле белән, салкын җанлы купец кызы Нина­ның телен гаять нечкә табигатьле, тирән хисле Анфиса теле белән янә­шә куя алмыйсың. Тайга сукбайла­ры Филька Шкворень һәм Тузик, шулер Приперентьев һәм урынлы-урынсыз фәнни терминнар кысты­рып сөйләүче мәзәк Илья Сохатых, патша күсәге — исправник Амбреев һәм урядник, чатлы-ботлы сүз­ләргә, тормыштан килә торган зирәк акылга бай эшчеләр теле яки шуңа капма-каршы югары җәмгыять те­ле... Өстәвенә йөз еллар буена ае­рым юнәлештә чарланган дин әһел­ләре, изге китаплар теле. Яки рус­часы җимерек мистер Кук, пан Парчевский, аек акыллы инженер Про­тасовлар, Тунгуслар. Ничаклы би­зәк, ничаклы уй борылмасы, фикер йөртү рәвеше! Боларның барысы тәрҗемәчедән бик нык эзләнү, уй­лану, татар теленең барлык хәзинә­сен эшкә җигүне таләп иткән. Нә­фислек һәм үткенлек, сагыш һәм моң, дорфалык һәм каргыш сфера­сыннан тәрҗемәче күтәрелмәгән чи­рәмнәрне дә актарып чыгарган һәм, көче җитмичә, аударып киткән генә урыннары да калган. Китап­тагы күп санлы атамалар, елга-күл исемнәре, авыллар, кошлар, үлән­нәр, җәнлекләр дөньясы, объект исемнәре шулай ук зур тырышлык белән, уйланып тәрҗемә ителгән­нәр. Себердә «Угрюм река» дигән елга юк, автор аны шул заманның тормыш символы итеп ала. Бу нәү­бәттән аның татарчага «Хәсрәт дәрьясы» дип тәрҗемә ителүе, ми­немчә, бик уңышлы, һәм ул әсәр­нең төп идеясенә дә туры килә. «Гляди в оба» башнясының «ике күзең ут булсын» дип тәрҗемә ителүе, сукбайларга тагылган кушаматларның татарча алынуы, борын­гы җырларның күп урында әйбәт тәрҗемәсе әсәрнең тәэсир итүен көчәйтеп җибәрәләр, аны аңлаешлы һәм әдәби-нәфис итәләр.

«Хәсрәт дәрьясы»нын татарчасы җиңел укыла, аңлашыла. Оригинал­дагы тәэсорат югалмый, русчадагы матурлыгы белән үк татар укучы­ сына килеп җитә һәм күңелдә зур тойгы калдыра. Татар укучысының матур әдәбиятка булган зәвыгын тәрбияләү ягыннан караганда, «Хәс­рәт дәрьясы» — гаять кирәкле әсәр. Беренче тәрҗемәләрендә әле капша­нып кына, курка-курка гына эшлә­гән Кыям Миңлебаевның бу китап­ны кыю һәм җитди тәрҗемә итүе аның алга таба тәрҗемәдә бик күп эшләр башкара алачагына ныклы ышаныч тудыра.

 

Реклама